Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Чигү чигәм
Киергедә минем хисләр... Нечкә күңел — нечкә инә. Җепләр сайлыйм, Җепләр саплыйм.
Чигү чигәм...
Ак ефәккә бизәк иңә...
Төсләр эзлим, төсләр сайлыйм.
Күктән миңа
Нурлы дуга
Төрле-төрле
Җепләр суза:
Нинди кирәк,
Менә кызыл, менә яшел, Сары, ал, ди...
Теләгәнең сайлап ал син, Ошаганын
Сорап ал, ди.
Кулларымда нәзек инә, Ак ефәккә бизәк иңә... Газап чигәм, рәхәт чигәм, Күңелләргә чәчәк чигәм...
Ул чакта
Алда нинди олы бәхет булган, Кем уйлаган аны ул чакта, Яңакларны куеп яңакларга. Сөйләшербез диеп шул хакта.
Алда нинди шатлык торган безнең, Хыялландык микән ул чакта. Утырырбыз диеп чыбык ташлап Икәү бергә яккан учакка...
□□□□□□□□□□□□□□□□□□□С
7G
Алда олы бер юл көткән икән. Атласак та төрле сукмактан. Йөрәкләр дә бергә типкән икән. Тоймаганбыз гына ул чакта.
Безне алга бер моң дәшкән икән. Килде микән башка шул чакта. Кушылырбыз диеп, бер җыр булып, Икебез ике ташкын булсак та.
Нинди көчләр
Әле кайтып төшәм сагынып сиңа, Әле китеп барам яныңнан.
Язын сулар тулып ташкан сымак, Ерагаеп көзен ярыннан...
Әле ераклардан тыңлыйм сине, Әле яннарымда җырлыйсың.
Бер ерактан, бер якыннан мине Сагышларга нигә чорныйсың?..
Әле аерым юлдан атлыйбыз без. Әле бер сукмактан, янәшә.
Барабыз без шулай тып-тын гына, Тик йөрәкләр генә сөйләшә.
Аерылып таңда офыгыннан. Кич кавышкан кояш шикелле, Китәмен дә кабат кайтам сиңа, Нинди көчләр мине сихерли?..
Ялгыш кына
Ялгышып бер күзләреңә күзем салдым, Төнсез калдык шуннан бирле, көнсез калдык...
Иңнәреңә ялгыш кына башым салдым. Ниләр эшлик, башсыз калдык, ашсыз калдык...
Ялгыш кына колагыңа бер сүз салдым, Икебез дә телсез калдык, өнсез калдык...
Бишек элдек
Бишек элдек бүлмәгә, Бии-бии тирбәлә.
Күрше-күлән, дус-ишләр Килде бәби күрмәгә...
Калмады бер килмәгән. Кояш элдек бүлмәгә . Тәрәзәдән ай кергән, Шул кояшны күрмәгә...