Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАҺИНӘ


Керүчеләр беренче чиратта мина русчалап сәлам бирделәр, аннары үзара татарча сөйләшә башладылар:
— Чур, сәндерә минеке!
— Алай итмик, Ләйлә, без икәү түбәнгә урнашыйк, анда Рөстәм ятсын.— диде күк күлмәкле, зәңгәр күзле кыз. Юлаучыларга утыз-утыа биш яшьләр тирәсе булыр. Гәүдәләре сылу, җыйнак, күңелләре көр. берсенең кара чәче яшьләрчә кыска, икенчесенең озын гына сары чәче нечкә кара резинка белән җилкә турысыннан кыстырып куелган. Өченчесе— керпе чәчле, кечкенә генә мыеклы ир, бу ике хатын-кызга ничек ярарга дигәндәй, нәүмизләнебрәк торды да «кичке обход ясыйм әле» дип чыгып китте. Ишектә мәһабәт буй-сынлы икенче бер ир күренде. Ул. бөтен дөньяны кочарга теләгәндәй итеп, ике кулы белән ишекнең ике яна- 1ына таянды. Торышы-килбәте белән бераз Маяковскийны хәтерләтә иде.
Беребез кара чәчле, беребез сары._
Яшь хатыннарның әле берсенә, әле икенчесенә карады, Такташ юлларын дәвам иттерде:
Сары чәчлесе ул мин идем.—
дип, чем-кара чәчле башын күкрәгенә төшерде. Аннары рөхсәт сорап күк күлмәкле кыз утырган сәкенең бер читеннән урын алды. Шигырь сөйләүче кызмача булгангамы, ханымнар берни дәшмәделәр. Чандыры* чаясы күк күлмәклеге тарак бирде;
ин аларнын икесенә берьюлы гашыйк булдым,— бер төн эчендә. Җәйге төндә тан алдыннан күз алдымда чәчкә сыман бер матурлык ачылды.
Поезд кузгалыр алдыннан гына вагонга «ябырылган» шау-шулы төркемнән өч кеше мин урнашкан купега килеп керде. Икесе хатын-кыз. берсе ир- ат. Чирәм жирләргә. төзелешләргә эшкә баручы студентлар дисәм, комфортлы урын сайламаслар иде. Аннары үзләре гәүдәгә жиңел булсалар ла, төскә студент ишедән олырак күренәләр. Ничек кена булмасын, күршеләрем тиктормас, тынгысыз халыкка охшый.
— Чәчеңнв кешечә тарап куй әле, сөймим шул ат койрыгыңны — Күк күлмәкленең ефәктәй чәче иңбашларына таралып төште.
Сары чәчкәй, зәнгәр чәчкәм._
Алтынсу ефәкне сыйпарга сузылган кул ханымның кырыс карашыннан һавада асылынып калды, хәлсез генә, кире кайтып, үз хужасынын 4 алкаланып маңгаена төшкән чәчен каплады. Тагын шигырь юллары. Үкенечле, сагышлы бер юл: ®
Шаһинәм минем. Шаһинәм.™ S
Рөстәмнәре берничә стакан белән озын гына шешә алып керде. Гадәт- = тәге юл мәҗлесе башланды, йоклаган булып ятаргамы, чыгып китәргәме? Әһә, миңа теләктәш табылды. Ләйләбез:
— Мин йоклыйм, иптәшләр, узган төн дә черем итмәгән. Үзегезне үзегез карагыз,— дип купеның яртысы өчен хәл итте.
— Тсс, тынлык...
Керпе чәч шәраблы шешәсен өстәлдә калдырып чыгып китте. Зәңгәр күзле ханым йокларга яткан юлдашы янына күчеп утырды. Кәефле нр. ике кулын чәчләренә батырган килеш хәрәкәтсез калды. Бимазалар дип курыккан идем, борчылуым нигезсез икән.
Рөстәм дигәннәре бер-ике тапкыр ишектә күренде дә бөтенләй юкка чыкты, башка юлдашлары янында урын тапты, күрәсең.
Тып-тын. Ара-тирә яңгыраган паровоз гудоклары синең юлда икәнеңне оныттырмый, тәгәрмәчләр тавышы юлаучы кешенең халәтен билгеле бер ритмга сала. Шул ритм нркенә бирелеп барасың да барасың. Теләсәң черем ит, теләсәң фикер йөрт. Хәрәкәтләрне чикләсә дә, уйларны чикли алмый бу ритм. Үткәннәргә, яшел уҗымлы басуларга җәяү кайтып төш, корыч акчарлак канатына утырып, киләчәккә оч. Минем уйлар исә бу кысан купе эченнән чыкмады: фикерем дәшми-тынмый бер-бер- сенә каршы утырган икс кеше тирәсендә әйләнде. Бер эш буенча оешкан төркем кешеләре булудан гайре аларны тагын нидер бәйли сыман. Икәү- дән-икәү тып-тын утыру өчен күренмәс нәфис җепләр белән бәйләнгән булу кирәк. Дөрес, зәңгәр күзләр кырыс карый; ул күзләрдә кояш нуры чагылган линзадагы сыман мең төрле чаткы күреп калдым мин бая. Иптәшләре дә үзләрен аулакта калдырдылар. Исемнәрен ишеттемме мин аларның, юкмы—үзем өчен берсен шагыйрь, икенчесен Шаһинә дип атадым.
Шаһинәм минем, Шаһинәм..
Есенин юллары болай гына кабатланмыйдыр, алар кемгәдер төбәлгән. төбәлмеше — әлеге җитен чәч булырга тиеш.
Бер-ике тукталыш арасын дәшми баргач, әлеге <Шаһинә»не телгә алып, «шагыйрь» стаканнарга шәраб салды. Берсен юлдашына бирде. Гадәттә салмыш кешеләрнең күзләрендә мәгънәсез бер бушлык була. «Шагыйрь»нең карашында тирән моңсулык. Төнге лампа яктысында кара керфекләрдән гүя коңгырт-соры нур сирпелә. Чигә чәчләренең чал бөртекләре җемелди. Стаканның яртысыннан узган кызгылт эчемлекне ир кеше бер күтәрүдә эчеп куйды. Каршыдагы стакан эчелмәгән килеш кире өстәлгә утырды. Тагын тынлык. Гудок сызгыртуы да тәгәрмәчләр тыкылдавы.
— Нигә эчәсең?
— Син һаман каты бәгырьле...
— йомшаклар янында рәхәткә тиештеңме соң?
Кайгыртучанлык белән әйтелгән кебек булса да, Шаһинәнең сүзләрендә беркадәр мыскыллау, беркадәр рәнҗү сизелде. Сорау җавапсыз калды. Ханым мина күренми, шулай да аның кул эше белән шөгыльләнүен чамалаган идем, дөрес икән.
— Нәрсә бәйлисең?
— Кышка җылы оек. Бездә кыш салкын була бит.
САҖИДӘ СОЛӘИМАНОВА
— Сине шундый эшләр белән шөгыльләнә дип һич күз алдына китерми идем.
— Ә ничек китерә идең? .
— Сине бит мәктәптә «Белинский» дип йөртәләр иде. Ә хәзер син әкияттәге шикелле кесәл ярлы сөт елгалары хакында хыялланасын. Үзен генә хыялланып калмыйсын, бүтәннәрне дә ышандырырга тырышасын. Синеңчә, тормышнын нигезен йомырка белән генә ныгытып була!
— Нигә, борынгы таш пулатларны салганда измәгә йомырка сытканнар ич!..— Юлдашының ярсып китүен Шаһинә уен-көлке белән йомшартмакчы булды, ахрысы.
■— Тирәннәнрәк каерырга кирәк, иптәш журналистка!—«Шагыйрь» ялгызы утырган сәкегә сыя алмыйча мең төрле рәвешкә керә: маңгаена төшкән чәчен әледән-әле артка ташлый, кулларын болгый, йодрыгы белән тезенә сугып ала.— Сиңа төсмени ул тирес белән мактану, савымчыларның телевизор каравына соклану?
Шаһинә сабыйны юаткандай итеп кенә сүз ката:
— Син дә бит газета битләрендәге ялкынлы сүзең белән генә гарәп илләрендә социализм төзи алмыйсың. Ләкин һәрберебез бер хакыйкатькә таянып эш итә: ук үтә алмаган җиргә сүз үтә.
Юлаучылар журналистлар икән. Мәскәүдә киңәшмәдә булганнар, күрәсең, кайтып баралар Мәһабәт гәүдәлесе, аңлавымча, тышкы эшләр комментаторы. Әлеге киңәшмәгә катнашмаса да, Мәскәүдә чагы булып, каләмдәшләре, якташлары янына килүе мөмкин. «Шагыйрь»не чит илдәге кайбер күңелсезлекләр ярсыткан, шул ярсуын бүтән нәрсәгә юнәлтә кебек. Уклар күбрәк Шаһинә ягына оча.
— Баллы теллегә әйләнеп киттек. Онытмыйк, дәва микъдарында гына агу да файдалы.
Ханым укны тотып алып кире җибәрә:
— Минемчә, тәнкыйтьләргә остардык. Бер эшләүчегә йөз тәнкыйтьче туры киләчәк, әгәр аидыйга киң юл ачсаң. Мактау сүзенә без болай да юмарт түгел, бигрәк тә үзебезне туендыручыларга карата.
— Ә син өстәгерәкләрне көйдер, иптәш журналистка, һич югы. үзеңнең галим агрономыңны!..
Ниндидер агрономга каныкты шагыйрь. Шаһинәне битәрләве дә шуның аркасында, әлбәттә. Ягымлы сөйләшсә дә, баллы телле булырга охшамаган ханым. Дөреслекне ярып әйтергә ярата шикелле. Менә тагын «шагыйрь»нең теленә төер булган әлеге агроном:
— Шулай да. ничек яшисең син ул җир корытучы белән? Күп еллык үләннән кукурузга, кукуруздан сенажга...
— Минем өчен аның беркемдә дә булмаган өстенлеге бар.
— Ул минем баламның атасы!..
«Шагыйрь»нен башы түбән иелеп төште.
Тагын тынлык. Гудок тавышы, тәгәрмәчләр барысы бер омтылыш белән алга тәгәри. Купе ишеген бер-ике тапкыр ачып карадылар.
— Мине исеңә төшерәсеңме?..
Ике арадагы стена аркылы ишетелгәндәй булды шагыйрнен бу өне.
Беравык җавап ишетелмәде. Аннары, чишмә тавышыдай, җайга гына сүзләр агыла башлады.
Исеңдәме, син минем портретны ясаган идең? Башымда синең ак кубанкаң. Авыз колакка җиткән.
«Шагыйрь»нең карашы берьюлы яктырып китте, чишмә агышы аны да ияртте.
Эне шул, синең толымнарыңны таратасым килгән иде, сурәтеңне шулай ясамакчы идем.
Мин сүттермәдем Бик еш алып карыйм мин ул рәсемне. Анда миннән бәхетле кеше юк.
Шаһинә, туктап калудан курыккандай, бер хатирәдән икенчесенә /чте:
, — Ниндидер бер җыелышта гел сызгалап утырдын. Соңыннан янына ъгелып, ясаган рәсемеңне карый башладык. Әле дә күз алдымда: дин- ;’3, кояш баеп бара Диңгез өстендә нурлар балкый. Кара да ак белән ♦ салган рәсемдә ничек күренде икән ул нурлар? Сул якта кыя өстендә п >ркет. Башын бер якка салган, моңаеп калган кебек. Ун якта пальма 2 ачы. Музыкант Азалия синең янда бик бөтерелде ул кичне. <0, диңгез— i инем хыялым!» дигән була, фәлән-фәсмәтән, ди. Рәсемне син аңа бүләк 3 гәргә тиеш, янәсе. Кайтканда артымнан куып җитеп, кәгазь рулонны ,иңа суздың. Өйгә кайткач карасам, рәсемдә өстәмәләр бар; пальмада иләшкә охшаган тәлгәшләр... Астына мондый җыр язылган:
Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде Сине күреп сөйләшсәм
Әле дә бар ул рәсем. Хатларыңны, шигырьләреңне ертып ташладым, миләшле пальма калды. Сина охшатам мин аны. Беләсеңме, яз.мышын- ы алдан сизү дигән нәрсә бар. Кайдадыр диңгез аръягында йөрисен әзер, ә җимешең, төшең үзебезнең якныкы бит. Бераз ачы. Дәва микъ- арындагы агу шул микән әллә?— Җитди әйберне сак кына уен-көлке 5елән өртеп бирү сәләте бар икән Шаһинәнең.
Ханымның туктаусыз сөйләнүен «шагыйрь» сүзсез генә тыңлый.
— Рәсем белән, поэзия белән бик мавыга идең, ташлагансыңдыр <нде?
— Минем мавыгулар күп булды,—ди «шагыйрь». Үзе җитдиләнеп, юшынып китә. Үзен өлкән куеп, Шаһинәнең яңакларыннан сөеп 1ла, чәчләреннән сыйпый. Аннары купе эчендә арлы-бирле йөренә башлый. һәр хәрәкәтеннән көч бөркелеп тора, йөренә дә тагын үз урынына килеп утыра, вагоннан чыгып кая барсын?
— Мин сиңа шул Азалия белән хыянәт иттем бит .
Шаһинә ишетелер-ишетелмәс «аһ» итеп куйды Менә нинди хәбәр әйтергә җыенган икән «шагыйрь»!
--- Ниндидер сәбәп табып, өенә чакырды, сыйлады Белдең микән бу хәлне, юк микән, ләкин син мине үтәдән-үтә күрәсең кебек иде, күзеңә туры карый алмадым. Сиңа якын килергә үземне хаксыз санадым.
Озак тынлыктан соң стаканга сулкылдап шәраб акты.
— Кичә үлгән булсам, бүген белмәс идем...—ди Шаһинә телгә килеп. Тавышының калтыравын басарга тырышканлыгы сизелә.—Белмәвем яхшы булган, югыйсә, син нәфрәт утында янып бетә илен. Безнең аралар нидән өзелгәнлеген мин аңлый алмый аптырадым. Сизенү генә бар иде миндә. Синдә рухи ярлылану димме..
Көмеш чишмә агымы югалды Шаһинәнең тавышы карлыгып калгандай булды. Бераз тынлыктан сон ул өзелгән сүзне ялгарга уйлады
— Ләкин без бит еллар үткәч тагын очраштык, бер генә тапкыр да түгел.. Минем күңелдә синен урынны һичкем алмаган иде.
Юк, сүзне генә түгел, кайчандыр өзелгән җитдирәк нәрсәне ялгарга азаплану иле бу.
__ Сип шундый шигъри күңелле нәфис кыз... Ә тормыш ыбыр-чыбырлы .. Күп чытырман ерырга туры килде мина. Алып керәсем килмәде сине ул чытырманга.
Әйе. зур омтылышлар белән яшәп, үз юлларын әле табып өлгермәгән кешеләр язмышларын хатын-кызга бәйләп куюдан тыелалар Хыялларың тормышка ашмаса, яраткан кешенең өмете акланмавын күреп яшәү — үзе бер җәза.
Бераз тынлыктан соң ул, минем юрауны җөпләгәндәй, өстәп куйды:
— Сине илаһи килеш саклансын дигәнмендер...
в. «К У» м в
САҖИДӘ CU ЛӘ fl МАНОВА
•— Аллалар янында гына фәрештәләр була ди бит. Шулай дигән бер акыл иясе.— Шаһинә үзен кулга алган, тавышы ныгыган иде.
— Мин алла була алмадым шул...
Икесе дә шәрабтан авыз иттеләр.
— Аңламыйм, ничек сине чит илгә җибәрәләр? Эчкече дигән даның, чыккан.— Шаһинә бу сүзләрне, нинди җавап ишетермен дигәндәй, сагаеп әйтте.
— Кем әйтә?
— Авылдашлар сөйли. Сине иминлек пәйгамбәре итеп күрәселәре килә бит аларның. Сугышка каршы язылган мәкаләләреңне укыйлар.
— Мин бит читтә бер грамм да капмыйм. Айлар, еллар буе. Кайткач инде сагынудан, сөенечтән...
— Салмыш кайтып керсәң, әниең дә бик сөенер инде, алайса, сагы-: ну ы шул икән дип...
И бу хатын-кыз политиканы оста үткәрә дә инде. Бездә, укытучыларда, моны «тәрбия моменты» диләр. Сизеп торам: шагыйрь өчен бу «момент» нәтиҗәсез үтмәс, изге урынга гөнаһларын бушатырга килгән кешенеке сыман, гәүдәсе җыйнакланып, бөрешебрәк калды. Тынлык озакка китте, тагын да сузылса, купега сыймас иде шикелле. «Шагыйрь» аны кырт өзәргә карар итте:
— Шигырь сөйләргә ярата идең сип, үзең дә язгалый идең. Сөйлә әле берәр нәрсә.
Аз гына паузадан соң Шаһинәнең күңел түреннән ябырылып килгән тавышы яңгырады:
Илчеләргә дә бит үлем килә, һәлакәткә очрый яучылар...
Синең өчен мин көрәшәм әле, Днңгез-таулар аша яу чыгам.
Минсез узган юлларыңнан барып.
Елларыңнан йолкып аерам!
Безнең затка карап хәйран калсын
Синең галижәнаб даирәң
Минсез үткән көннәреңне куып, Төннәреңә йозак салдыртам. Ах. ник таңнар ата миннән УЗЫП? Сине юлга дәшә һәр иртән?
Эчкән суың, очкан күкләреңнән. Кочкан җилләреңнән көнләшәм! Янәшәңдә йөрмәм шәүләң булып. Сирәк килә торган бәйрәм булып. Гел көттереп яшим, теләсәң...
Кем шигыре бу? Миңа билгесез шагыйрьнекеме, әллә сөйләүченен үзенекеме? Үз көченә нинди ышаныч! Шул ук вакытта шигъри юллар багышланган шәхесне олылау. Башкача булса, аның өчен көрәшергә дә кирәкмәс иде.
Әле генә яңгыраган шигъри юллар ирексездән минем күңелдә кабатлана. Бер көчәеп, бер тынып искән җилгә охшаш бу шигырь. Менә ул агач яфракларын өзеп алырга теләгәндәй давыллана, ярсына. Аннары үзе тузгыткан яфракларны тын гына иркәли, сыйпый.
Мин шигърият тәэсиренә бирелеп барган арада юлдашларымнын берсе төнге лампаны сүндерде. Күптән яктырган икән. Поездның барышы әкренәйде, аста ыгы-зыгы, җыену башланды. Шагыйрь коридорга чыкты. Шаһинәнең юлдашы, урын-жирен җыеп, (кичә аңа Ләйлә дип дәшкәннәр иде) юынырга юнәлде. Шагыйрь тагын керде, сәкедәге юл сумкасына карап куйды.
— Гитәсеяме’..—диде ул аянычлы ля, өметле дә бер тавыш белән. Шаһин-, катгый бер омтылыш белән юлдашының каршысына басты, ике кулын анын яңакларына тидерде, үрелеп маңгаеннан, керфекләреннән үпте. «Шагыйрь» һушы киткәндәй кулларын салынды* ып тик торды. Әгәр ул үзенең кадерле кешесен күкрәгенә кысса, бу гомергә шулай калыр иде. аерылышып китә алмаслар иде сыман. Ләкин алар икесе дә бу хәлиткеч минутка әзер түгелләр иде.
— Озата чыкма!..
«Шагыйрь» исен жыярга өлгергәнче Шаһинә тпз генә сумкасын аллы да юк булды. Ишектә Ләйлә күренде, чөйдән плащын алды, саубуллашып. чемоданына үрелде. Кинәт шагыйрь аны күтәреп, ике янагын- нан үпте дә яңадан урынына бастырды. Шаһинәгә бармагы белән дә кагыла алмавын үзенчә төзәтүе булды инде бу.
— Хушыгыз, бәхетле булыгыз!
— Эч пошырып йөрдегез сез дә!..— диде Ләйлә чыгышлый, ачу һәм өзгәләнү катыш. Ул Шаһинәнең бөтен серләрен белә, күрәсең, дустының яшьлек мәхәббәте белән очрашуыннан канәгатьсез калган. Бәлки болан гына аерылуларын теләмәгәндер.
Шагыйрь төн эчендә сулыгып калгандай озын гәүдәсе белән тәрәзәгә капланды. Нигә озатырга кушмады Шаһинә5 Купеда хушлашу тәэсире белән китәсе килгәндер. Бәлки халык арасында андый-мондый сүзгә урын калдырасы килмәгәндер.
Байтак карап торганнан сон. «шагыйребез» акрын гына әйтеп куйды:
— Шаһинә-м...
Әйе. соңгы аваз алдыннан аз гына тотлыгу булды. Тирән мәгънәле сыман тоелды мина пауза аша әйтелгән аваз. Ниндидер карарга килдеме кеше, нәрсәнедер расладымы?
Минем дә үз тукталышым якынлаша, торырга, жыснырга вакыт. Шагыйрь чыкты, купе буш калды.
Гудогын кычкырта кычкырта, юл ярып поезд алга чаба. Тирә-якта алтын сары кырлар. Арыш серкә очырыр чак житкән. Күз аллымда һаман шул ике кеше. Үзем өчен генә мин аларнын берсен шагыйрь, икенчесен Шаһинә дип атаган идем. Бу исемнәргә аларнын гадәт-холыклары туры килә. Берсе килешмәүчәнлеге, кайнарлыгы, ара-тирә дуамаллыгы белән. Икенчесе сабырлыгы белән, шартлылыкларга буйсына белүе, кемнәрнедер үзенә буйсындыра алуы белән. «Бәхетсез мәхәббәт* дигән сүз бар. Юк. мәхәббәт бәхетсез булмыйдыр ул Бу ике кеше янында үткәргән төндә минем күз алдымда гажәеп бер матурлык ачылды Тан нурына ачылган чәчәк төсле.-