Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ ГАРМОНИЯСЕ


ил Юзиевның бу китабы' татар шигырь поэтикасын өйрәнүгә багышланган. Ул авторның поэтика өлкәсендә күп еллар буена алып барган тикшеренүләренең дәвамы булып тора Ләкин хезмәттә мәсьәләнең куелышы да һәм аның тематик юнәлеше дә яңа. Әйтик, моннан алда чыккан «Сәнгатьчә ма-турлык һәм осталык» (Казан, 1969) дигон китабында автор поэзиянең тышкы бәй-ләнешләрен, ягъни кино, театр. музыка кебек башка сәнгать төрләре белән элемтәләрен күрсәткән булса, монда инде игътибарын шигырь структурасындагы эчке бәйләнешләргә юнәлтә. Аерым алганда, шигырьнең «алтын багана»лары булган ритм, рифманың үзара һәм шигъри фикер белән нинди мөнәсәбәтләргә керүен тикшерү яңа хезмәтнең максатын һәм бөтен эчтәлеген тәшкил итә.
Билгеле, шигырь тезелешен, ритм-риф- маның поэтик үзенчәлекләрен тикшергән хезмәтләр безнең әдәбият белемендә моңа кадәр дә бар иде X. Госманның, X. Курбатовның һәм Ә Исхакның тикшеренүләре бу яктан бигрәк тә әһәмиятле Әмма бездә татар шигырь тезелешен шигъри фикер, мәгънө-эчтелек белән ту- рыдан-туры һәм бу кадәр тыгыз бәйләп тикшергән хезмәтләр юк иде әле. Форма белән эчтәлек берлеген анализлау гомуми күзәтүләрдән узмый иде Шушы яктан чыгып караганда. Н Юзиев хезмәтенең нинди кыйммәткә ия булуы һәм әдәбият фәненә нинди яңалык китерүе аеруча тулы күэ алдына килә. Ул татар шигырь теория-
' Нкл Юзиев Шигырь гармониясе Казан. 1972.
сен һәм структураль поэтикасын үстерүдә үзенә бер баскыч булып тора
«Шигырь гармониясе», үзенең темасы, проблемасы белән яңа булган кебек, тикшеренү алымнары ягыннан да яңа. үзенчәлекле Шигырь тезелеше хезмәттә баштан алып ахырга кадәр җанлы иҗат процессына, шагыйрьләрнең иҗат лабораториясенә бәйләп тикшерелә Бу исә авторга ритм, рифманың ничек тууын һәм шигъ-ри фикер белән ни рәвешле ярашуым әсәрләрнең язылу процессына бәйлән эволюцион үсеште күрсәтергә мөмкинлек биргән Иң меһиме — бу шагыйрь йөрәгендә ярым ннхумтиа рәвештә барган катлаулы иҗат процессының аерым катламнарына үтел керергә һәм аның иң характерлы закончалыкларын үтемле итеп аңлатырга ярдәм иткән
Шигырь тезелешенең шигъри фикер белән бәйләнеше беренче бүлектә ритм мисалында тикшерелә Ритм — шигырьмен умыртка сеяге. аның тел кече, энергиясе Ләкин, авторның дәрес аңлатуынча ритм ул сүзләрне тутырып куя торган әзер калып. алдан ук билгеле форма түгел. Шигьрн фикер үзенә кирәкле. отышлы форманы үзе таптыра һәм үзе койдырв- Бу җәһәттән Сибгат Хәкимнең бер урында китерелгән сүзләре бик гыйбрәтле «Минем өчен,— ди ул.— тегел ритм-интомә- циянв табу формаль әйбер генә түгел Гадәттә бит ритм, үлчәмне форме билгесе итеп кенә карыйлар шагыйрь турындагы мәкалә-рецензияләрде үтел барышлый берничә сүз әйтү белен гено чикләнәләр Ә шигырь язу вәкытында минем эчен шул бердәнбер аһәңне табу кайвакытта тол нәрсәгә әверелеп китә».
Н
Әйе, шагыйрь, образлар белән бергә, ритм-интонация дә иҗат итә. Менә шуңа күрә талантлы шагыйрь өчен дә, шулай ук сизгер күңелле тикшеренүче өчен дә ритм гади кабатлану гына, бертөрлелек кенә түгел, ө туктаусыз үзгәреп тора торган катлаулы һәм каршылыклы процесс, һәм, әйтергә кирәк, фонетикадан тыш, телнең грамматикасына-синтаксисына да, лексик- семантик ягына да, шулай ук музыка һәм матурлык законнарына да нигезләнгән процесс. Димәк, Н. Юзиев шигырьнең ритмын кайбер әдәбиятчылар кебек бер төрле күренешләрнең кабатлануы дип кенә аңлатмый һәм телнең фонетикасына гына бәйләп калдырмый. Аның өчен шигырь — ритм тудыра торган күп төрле факторларның җыелмасыннан, үзара ке-решүеннән төзелгән катлаулы полиритмии күренеш. Шигырьнең ритмик үзенчәлеген дә әнә шул бәйләнешләрнең һәр әсәрдә үзенчәлекле, кабатланмас булып оешуларыннан эзләргә кирәктер, ди тикшере-
Ритм ничек туа һәм шигъри фикер белән ни рәвешле үрелә соң? Икенче төрле әйткәндә, шигырьнең әлеге элементлары туганда бер-берсе белән нинди бәйләнештә булалар? Шагыйрьләр үзләре бу сорауга төрлечә җавап бирәләр Чөнки һәр шагыйрь үзенчә иҗат итә, һәм һәр шигырь үзенчә языла. (Аннары акыл кү-зәтүеннән читтә дә барган иҗат процессының үзенчәлекләрен, шигырь элементларының ни рәвешле оешуын кистереп кенә әйтеп бирүе дә кыен.) Менә берничә шагыйрьнең шушы турыда автор-а биргән җаваплары: «Ритм-интонация миндә фикер-хас белән бергә формалаша» (С. Хәким). «Үлчәм һәм ритм шигырьнең настроениесен табудан туа. Башта тормыштагы поэтик бер факттан күңелдә моң хасил була. Шул моң уй-акыл аркылы уза — моңлы фикер туа. Үлчәм һәм ритм фикер һәм моңнан алда да, соң да табылуы мөмкин. Моны һәр шагыйрь үзенчә таба» (И. Юзсев). «Шигырь туганчы аның идеясе, темасы туа... Минемчә, фикер төптән килә, ритм исә алдан чаба, фикерне өстери, аңа ярдәм итә, ә командалык итми» (Г. Афзал). Бу фикерләрдә күпмедер дәрәҗәдә уртаклык та, шулай ук бер- берсенә каршы килә торган моментлар да булуын күрү кыен түгел. Моны, әлбәттә. китапның авторы да күргән һәм шигъри фикернең алдан тууын абсолют канун итеп карарга ярамаганлыгын искәрткән. (Чөнки «болай уйлаганда шигырьдә эчтәлек белән форманы мәктәп дәреслекләрендәгечә мөстәкыйль, аерым яши торган ике нәрсә итеп кабул итәргә урын кала».)
Әгәр тикшеренүче бер уңайдан ритмны шигъри фикердән, эчтәлектән алда туа алмаганлыгын да искәрткән булса, мәсьәлә, безнеңчә, тагын да тулырак аңлашылыр иде. А. Блокның шигырь язганда башта билгеле бер фикергә туры килә торган көй-яңгыраш эзләве дә, шулай ук В. Маяковскийның «сүзләр туганчы иң әвәле ритмик гүләү ишетүе дө» «ритм беренчел» була ала дип исәпләргә мем- кинлек бирми әле. Чөнки, шагыйрьләр үзләре әйтүенчә, мондый көй-яңгыраш «билгеле бер фикер» аркасында һәм мондый бер гүләү «билгеле бер этәргеч», «социаль заказ» нәтиҗәсендә туа. (Мая-ковскийның Сергей Есенин турында шигырь язарга керешкәндә нияте, максаты инде билгеле булганын исегезгә төшерегез.) Димәк. Блок белән Маяковский сүз алып барган көй-яңгыраш һәм ритмик гүләү асылда шигъри фикердән бәйсез рәвештә тумый, ө шигъри уй-ният рухы белән өртелгән булып чыга, һәм бу табигый да- форма беркайчан да беренче башлап һәм эчтәлексез формалаша алмый.
Әмма, Н. Юзиев бик дөрес искәрткәнчә. әлеге көй-ритмик гүләү башта сүзсез туа, ягъни мәгънәләре ачыкланган конкрет сүзләр белән тутырылмаган була. Менә шуңа күрә дә аны чын мәгънәсендә «шигырьнең формасы», «шигырьнең ритмик төзелеше» дип карарга да кирәкмидер. Шигъри уй-нияткә туры килә торган көй- ритмик гүләү ул — шигырь формасының бер элементы гына Шигырьнең чын поэтик формасы, ритмик төзелеше исә әсәрнең поэтик эчтәлеге өстендә эшләгәндә, юллар тел материалы, конкрет сүзләр белән тутырылган вакытта гына барлыкка килә. Икенче төрле әйткәндә, эчтәлек өстендә эшләү бер үк вакытта форма өстендә дә эшләү дигән сүз. Иҗат про-цессының шушы кире каккысыз закончалыгын аңлатканда, автор С. Хәким иҗатын уртага алып, безнеңчә, бик дөрес эшләгән. Чөнки шагыйрьнең үзенең биргән җаваплары да, шулай ук тикшеренүче табып китер*ән мисаллар да «шигъри фикер яралгысының ритм-интонация белән бергә
тууын (нәкъ менә бергә тууын!) аеруча калку итеп күз алдына бастыралар Хәтта алдан дәфтәргә язып куелган рифмалар да, авторның хаклы раславынча, чын шагыйрь эчен формаль күренеш кенә түгел. Форма элементы булган рифмаларда бер үк вакытта туачак әсәрнең эчтәлек яралгылары да була. Ягъни рифма — бөтен бер поэтик организмның эчтәлек белән сугарылган бер күзәнәге. Менә ни өчен кайбер шагыйрьләрдә әлеге күзәнәк акрынлап аерым әсәргә үсеп әверелә, ягъни шигырьнең тууы кайчанга рифмалардан башлана. Кыскасы, шигъри уй-иият төрле шагыйрьдә һәм төрле очракта төрлечә формалашса да, иҗат процессының гомуми закончалыгы бер үк: «шигъри фикернең тулырак һәм ачыграк гәүдәләнүе аның үзенә кирәкле, отышлы форманы табуы белән, шигъри форманың ачыклыгы һәм камиллеге аның эчтәлекле кулланылуы белән бәйле».
Шигырь тезелешенең, ритмның шигъри фикер белән үзенчәлекле эчке бәйләнешләргә кергән мәйданы — үлчәм һәм метр (строфа калыбы). Шигъри эчтәлек төрле булган кебек, үлчәмнәр дә күп төрле. Ләкин поэтик фикер белән үлчәм арасындагы бәйләнеш турыдан-туры һәм ачыктан- ачык түгел. Әгәр бу элел.тә турыдан-туры чагылган булса, поэзиядә никадәр тема бар икән, шул кадәр үк үлчәм очратыр идек. Тик моңа карап икс арада-ы бәйләнешләрне кечерәйтергә, ниндидер абстракт нәрсә итеп калдырырга да мөмкин түгел. Теге яки бу традицион үлчәм нең, билгеле бер поэтик теманы яки фикерне генә гөүдәләндсрмәсә дә, аерым бер шигъри эчтәлекнең настроениесен гомуми рухын гәүдәләндерүе бәхәссез Әйтик, боек, мәһабәт нәрсәләрне, җитди рухтагы эчтәлекне гадәттә озын үлчәмнәр уңышлы гәүдәләндерә, шаян, җиңел рухтагы эчтәлекне бирү өчен исә кыска үл-чәмнәр кулай була Эчтәлек белән үлчәм метрның үзара мөнәсәбәтенә караган бу мәсьәләләр барысы да «Ши-ырь гармо- ниясөиндә шактый киң чагылыш тапканнар Шул ук вакытта автор бор үк үлчәмнәрнең төрле шигырьдә төрле гариацияләрдо килүен. һәрбер вариациянең үзенә башка бер хис-фикерне сурәтләүгә ярашуын да терле мисалларга нигезләп тикшергән Эчтәлек белен үлчәм арасында тагын да катлаулырак булган бу бәйләнешләр ритмлаштыруга тартылган тел материалында. конкрет шигырь тукымасында, андагы авазлар һәм сүзләр хәрәкәтендә генә тулырак ачыла, сүз һәм аяазлао хәрәкәтендә, ритмик берәмлекләрнең үзара диалектик мөнәсәбәтләрендә генә яш« дип, гомуми нәтиҗә чыгарылган.
Шигырь — билгеле бер чор җимеше. Тарихи чорга, әдәби хәрәкәтнең үсешечә карап, шигырь төрле үзгәрешләргә дучар була. Эстетик нормаларның һәм поэтик традицияләрнең тарихи эволюциясенә бәйле рәвештә аның интонациясе, үлмәм- ритмы да яңара, чор таләпләремә яраклаша. Безнең әдәбият фәнендә шигырь тезелешенең теп төрләре шактый ачыкланган һәм чорларга бәйләп күпмедер дәрә-җәдә тикшерелгән иде инде Ә менә бер ши'ырь төзелешеннән икенчесенә күчү процессы (сүз соңгы ике гасырдагы күчеш- үзгәрешләр хакында бара), бу процессның нинди юллар һәм каршылыклар аша баруы кул тидерелмегән өлкә булып ята иде. Н. Юэиев шушы өлкәгә дә үтел кергән һәм гаҗәп кызыклы күзәтүләр ясаган. Без монда, барыннан да элек, авторның язма поэзиядә элекке музыкаль шигырьдән, ягъни терки аруздаи силлабик сөйләм шигыренә күчү эзләрен табып анализлавын күздә тотабыз. Мондый эзләр М. Гафури шигырьләрендә киң сакланып калган икән Музыкаль тзктлы шигырь структурасыннан сөйләм шигыронә күчкәндә ул башта озын үлчәүләрне кыскарткан: 15—15 һәм 16—16 иҗекле шигырь юлларының һәркайсыи имешергә бүлеп, үлчәм периодын (өлгесен) кечерәйтүгә ирешкән. Моның балан ул сүзләрне «эрерәк планга» күчерүгә һем шул юл белән аларның мегъмеви-интоиәцион мөс-тәкыйльлекләрен арттыруга юл алган. Ләкин шагыйрь бүленгән юлларның үзара тигезлегенә игътибар биреп җиткерми еле һәм аларны телнең сиитаксим-ммтонацион теэеләше белән до ззлокле яраштырып бармый. Чонки ул күнегелгән иске мотр- үлчәмиәр йогынтысыннан берьюлы гыие котыла алмый Менә характерлы мисал
лар:
Тирлагәи ат. әетен
Черки, кигәвен йончыта:
Ат хуҗасы көй кыплык-
тан l4l1t
Янма сия. кит! МИЯ япкйя тнк.
Манге китми лөиьами.
Менян яктыртзямга мохгаж
Түгел ялкынлы мая
’ (.Ян 1916)
Күренүенчә, әлегә строфаларда сөйләм шигыре белән аруз арасындагы каршылыклар ярылып ята. Бер яктан, шагыйрь бер юлны икегә бүлү һәм зуррак паузалар тудыру исәбенә көйле өлгене җимерергә, иске кысадан азат булырга омтыла; икенче яктан, ул әле метрик ачык иҗекләр хас булган һәм даими цезуралар белән аерылмаган аруз тактлары тәэсиреннән ычкына алмый Шуңа күрә шигырь юлларын да кайчакта туп-туры шул берәмлекләр чигенә карап бүлә («Көн кы-зулык»— II «тан һаман да»), яисә башка урыннан бүлгәндә дә, ритмны шул ук тактларга нигезләр*ә мәҗбүр була («Чөнки яктыр» — I «тучыга мох» — I таҗ түгел ял» — I «кынлы җан»). Юллар симметрик булмаганлыктан һәм телнең синтаксик-ин- тонацион төзелеше исәпкә алынма^анлык- тан (мәсәлән, «мохтаҗ түгел» дигән синтагма асылда ике юлга бүленә алмый бит), мондый строфалар сөйләм интонациясенә чын мәгънәсендә җайлаша алмыйлар әле. Ә менә шагыйрьнең 1917 елда иҗат ителгән һәркемгә мәгълүм «Кызыл байрак» шигырендә исә иске өлге белән яңа үлчәм һәм телнең табигый интонациясе арасындагы каршылыклар юк дәрәҗәсендә. Чөнки ул инде — музыкаль тактларга түгел, ә даими цезураларга һәм симметрик ритмик буыннарга нигезләнгән саф силлабик шигырь. Аның юллары да, табигый сөйләмгә ярашып, һәркайсы бер мөстәкыйль синтагмадан тора («Кара син алга, II күрәмсең анда» һ. б.), Автор игътибар иткән мондый мисаллар безгә традицион көйләм шигыреннән сөйләм шигыренә күчүнең җиңел һәм капыл гына хәл ителмәвен, ә төрле кыенлыклар һәм каршылыклар аша барганлыгын күрсәтәләр.
Сөйләм шигыренә күчү бер шагыйрьләрдә даими цезуралы һәм симметрик буынлы төзелешкә — силлабик ши-ырьгә юл алу рәвешендә барса (М. Гафуридан тыш, бу юнәлеш Дәрдмәндкә, Н. Исәнбәткә, Ф. Бурнашка хас иде), икенче шагыйрьләрдә ул «ирекле» (ассиметрик)' шигырьнең төрле үрнәкләрен тудыру рәвешендә гәүдәләнде (Кайбер шагыйрьләр
1 «Ирекле» сүзен без бу очракта, төзек шигырь кысасына сыймый тэрган һәртөрле шигырьләрне белдерү өчен, шартлы, җыелма мәгънәдә кулланабыз. Н Юзнев ирекле һәм катнаш үлчәмле мондый ур- яәкләрне «ассиметрик шигырьләр» дип атый исә, мәсәлән С. Рәмиев, ике юнәлештә дә берьюлы эшләделәр.) һ. Такташ, X. Туфан һәм башкалар иҗатында формалашкан мондый төр шигырьләр шигъри фикер белән үлчәм-ритм арасында бөтенләй яңа мөнәсәбәтләр тууына китерде. Аерым алганда, мәгънә-интонацияне шигырьгә «баш» итеп кую һәм ритмны да шуңа карап оештыру нәтиҗәсендә, хис- фикер белән шигырь төзелеше арасында бәйләнеш тагын да ныгыды, тулыланды. Бу өлкәдәге уңышсыз тәҗрибәләр исә акрынлап кире кагылды. Н. Юзиев татар поэзиясендәге «ирекле» (ассиметрик) шигырь үрнәкләрен беренче башлап аерым төрләргә бүлеп аңлаткан һәм аларның әдәбиятны нинди казанышлар белән баетуын, кайберләренең исә аерым югалтуларга китерүен ышандырырлык итеп күрсәтеп биргән.
Ләкин 20 елларда шагыйрьләрнең «ирек- де ритм» белән мавыгып, вакыт-вакыт шигъри гармонияне югалтуларын «гасырлар дәверендә сыналган шигъри кануннарны санга санамау нәтиҗәсе» дип кенә карау, безнеңчә, берьяклырак. Шулай ук шагыйрьләрнең ирекле форманы акрынлап үлчәмлелек һәм тотрыклы элементлар белән баетулары, я булмаса ассиметрик үрнәкләрдән соңыннан төзек формага күчүләре дә «тора-бара традицион шигырьгә карата нигилистик карашларыннан арынулары» белән генә бәйләнмәгән булса кирәк. Безнең уебызча, боларның иң зур сәбәбе XX гасыр башында әле, аерым шигырьләрне һәм фольклор әсәрләрен исәпкә алмаганда, силлабик шигырьнең ныклап урнашкан һәм бөтен язма поэзияне иңләгән традициясе булмавында һәм булган кадәресенең дә аңлы рәвештә кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнелмәвендә. (Г. Тукай, мәсәлән, «халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга», «халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер шөбһәсез, нигез булачактыр», дип юкка гына әйтмәгән. Силлабик шигырьнең эчке структурасы да бездә беренче тапкыр цезураларга һәм ритмик буыннарга нигезләп X. Вәли тарафыннан 1929 елда гына аңлатылган.) Менә шуңа күрә дә әлеге шагыйрь-ләрнең санга сукмаган, кире каккан нәрсәсе асылда силлабик шигырь түгел, ә көйле-музыкаль шигырь төзелеше аруз була. Димәк, алар гамәлдә классик шигырьнең үзләре инкарь иткән төренә
кайтып төшмиләр, ә һәркайсы үз юлы белен аның моңарчы киң кулланышка кер- мэг»н силлабик төренә барып чыгалар. Без болармы мәсьәләгә сүз уңаенда ачыклык кертү, аны тагын да тулыландыру рәвешендә әйтәбез. Бер үк вакытта без теге яки бу үлчәмнәрнең яки шигырь төзелешенең туу һәм алышыну сәбәпләре, тел факторларыннан һәм чор һавасы, яшәеш шартларыннан тыш, шигъри фикерлә/ системасының үзгәрүенә дә бәйле дип исәплибез. Мәсәлән, ирекле шигырьнең хәзерге вакытта активлашып китүен һәм аның яңа үзенчәлекләрен шигъри фикерләү системасыннан башка ныклап аңларга мөмкин түгел. Бу кызыклы закончалыкның хәзергә бер фәнни хезмәттә дә махсус күтәрелгәне һәм тикшерелгәне юк әле.
Монда, һичшиксез, «Шигырь гармония- се»нең тагын бер зур яңалыгын аерып күрсәтергә кирәк. Без хезмәттә шигырь ритмының ачык беленеп тормаган, зчтә, тирәндә яткан якларының да тикшерелүен күздә тотабыз. Ритмның хәрәкәт итү мәйданы, чыннан дә, шигырьнең «тышкы формасы» (үлчәм, рифма, авазлар хәрәкәте, җемлә-синтагма төзелеше һ. 6) белән генә чикләнми. Авторның рус поэтикасы казанышына нигезләнеп хаклы раславынча, шигырьнең әле шундый ук әһәмияткә ия булган эчке (мәгънәви) ритмы да бар. Ул хис-фикер һәм вакыйгалар агышындагы билгеле бер тәртипкә: үсеш һәм тук-талышларның, киеренкелек һәм чишелешләрнең үзара ярашуларына—ритмик чиратлашуларына — нигезләнә. Шагыйрь әсәр өстендә эшләгәндә, тышкы ритм белән беррәттән, менә шушы эчке (мәгънәви) ритмны да табарга омтыла. Шигырь-нең мәгънәви һәм ритмик-интонацмон куәте ахыр чиктә шушы ике төрле ритмның каршылыклы һәм бердәм гармония төзүләренә карап билгеләнә. Зур художниклар шигырь гармониясен эзләүдә аеруча сизгер булалар һәм аңа ирешү өчен тау-тау «сүзләр рудасы» актаралар Автор моны С. Хәкимнең шигырь өстендә эшләве мисалында бик уңышлы күрсәтеп биргән Иң кызыклысы — ул укучыга кү-ренмәгән, шигырьгә керми калган сүзләрнең дә әсәрнең төп гармониясен табуда зур роль уйнавын, аларның да әсәрнең структурасы белән якын бәйләнештә булуын исбатлаган
Шигырьгә сейләм диңгезеннән алына торган сүзләрнең иң нык сайланганы, «таҗ кидерелгәне» — рифма Шигырь төзелешенең мөһим элементы буларак, акын строфа композициясен оештыруда һәм ритм-интонацияне төрләндерешүдә әһәмияте гаять зур. Ләкин 1 Билгеле. әгәр автор рифманы (һәм
‡‡‡‡‡‡‡‡‡ ритмны) строфика белән лә макус һәй кннр-ж бәйләп тикшергән бч.ка. шигырь- ритм, рифма небе*, үк. шигырь ти неа «алтын баганасы» булып тора
рифманың иң зур әһәмияте, ритм кебек үк, шигъри фикерне, эчтәлекне мөмкин кадәр тулы һәм үтемле итеп җиткерүгә хезмәт итү. Менә ни өчен рифманың шигъри фикерне ачышудагы ролен тикшерүгә багышланган икенче бүлек беренче бүлекнең логик дәвамы булып тора. Рифманы форма күренеше итеп кенә түгел, ә нәкъ менә эчтә- лек-мәгънә я-ыниан чыгып та өйрәнгәнгә һәм аны бөтен әсәр тукымасы белән бәйләгәнгә күрә, шигырьнең поэтик структурасы шактый тулы булып күз алдына баса1.
Гомумән, Н Юзиев мәсьәлә††††††††† ‡‡‡‡‡‡‡‡‡ә гадәтлә- иелгәнчә генә, әйтик, бу гади яки кушма рифма, бусы ярлы яки бай рифма, монысы фигыль рифма һ б дип традицион юл белән генә якын килмәгән, ә татар поэзиясендә рифманың яңгыраш һәм урыннары ягыннан мэгъно'Э нисбәттән нинди үзгәрешләр кичерүен тикшереп чыккан. Авторның аваз ярашуында төрле яңа өлгеләр тууын күрсәткән һәм рифманың хәрәкөтчәнлеген яки аерым очракларда аның бөтенләй кулланылмавын анализлаган күзәтүләре шактый кызыклы. Алар поэзия усешендэ’е аерым закончалыкларны (мәсәлән, традицион жанрлар белән рифмалашу тере арасындагы автомат бәйләнешнең юкка чыгуы, рифманы күп функцияле итеп файдалану, шигырьдә рифманың ассоциатив роле көчәю, ак шигырьнең күбрәк драматик әсәрләрдә кулланылуы һ б) ачып салалар. Шул ук вакытта теге яки бу шагыйрьнең индивидуаль стиль үзенчәлекләре дә күрсәтеп үтелә (мәсәлән. X, Туфан заманында «син мине» — «ич инде», «тотканда» — «бунтарьга» кебек гел сузык авазлар гармониясеннән генә торган рифмаларны активлаштырып җибәргән икән, М. Җәлил,
С. Багтан, Ә. Фәйзи исә «тапталып» —
«таммады». «кызы» — «кызып», «ачысын»—
«тамчы су» кебек ачык һәм ябык иҗеккә
тәмамланган рифмаларны кин кулланышка
керткәннәр). Авторның хаклы раславынча,
шагыйрьләрнең шигъри фикерләү үзенчәлегенә
бәйле рәвештә кулланылган мондый сыйфатлар
соңыннан акрынлап бөтен поэзия казанышына
әверелгәннәр.
Билгеле, икенче бүлектә дә киләчәктә искә
аласы, тулыландырасы урыннар һәм бәхәслерәк
фикерләр бар (әйтик, «ак шигырьнең
традицияләре бездә яңа салынып килә» дип
раслау, я булмаса Ш. Мәхмү- товның ак
шигырьләре «Хикмәт шигырьләре принцибында,
Хикмәткә ияреп» язылган дип исәпләү). Ләкин
алар хезмәтнең гомуми кыйммәтен киметерлек,
аның йөзенә күләгә төшерерлек дәрәҗәдә тү-
гелләр. Аннары катлаулы һәм ныклап кул
тимәгән мәсьәләләрне күтәргәндә андый
моментларның булуы табигый дә. Кыскасы, Н.
Юзиев, заман таләбенә җавап бир» торган фәнни
хезмәт иҗат итеп, татар шигырь теориясен һәм
структураль поэтикасын үстерүгә шактый зур
өлеш керткән. Катлаулы мәсьәләләргә
багышлануына карамастан, ул җиңел укыла. Теле
матур, стиле, аңлату алымы мавыктыргыч.
Китап, һичшиксез, шагыйрьләр, әдәбиятчылар
һәм поэзия гөючеләр өчен файдалы кулланма
булачак.