Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙДА «АК ПАРОХОД»ЫБЫЗ?


Кыргыз язучыларының татар телендә хикәяләре чыгу уңае белән
езнең татар язучыларының да башка республикаларда чыккан китаплары, хикәя җыентыклары шулай зур кызыксыну уятамы икән? Ул җыентыкларны да шулай кулдан-хулга йөртеп, «менә бит нинди талантлы язучылары бар икән» яки «кара син аны. «кәсепче» прозаик боларда да бер икән» дип фикер алышалармы икән?
Шулай була калса, башка республикаларга китә торган хикәя, шигырь җыентыкларыбызны кырык иләктән уздырырлык! Бу җыентыкны төзүне иң җаваплы, иң талантлы язучыга гына тапшырырлык! Чөнки халыкның, татар халкының культура дәрәҗәсен күрсәтәчәк бер илчелек сыйфатында китә бит ул бездән- Ниләр чыгардык, соңгы елларда кемнәрнең нинди әсәрләрем бастырдык икән без тугандаш рес-публикаларда? Кемнәрнең нинди әсәрләре буенча бүгенге әдәбиятыбыз турында «Ьикер йөртәләр икән СССР дигән безнең олуг семьябызда?
1972 елның җәй ахырында гына татар телендә дөньяга чыккан «Кыргыз хикәяләре» XXII кулыма килеп кергәч, китапны укыганчы мин әнә шулерны уйладым. Хәер, уйлар тирәигәрөк кереп китте. Илебезнең төрле шәһәрләренә, төрле республикаларыбызга әдәби очрашуларга җибәргән язучы, шагыйрьләребез турында да уйландым. Безнең бүгенге Татарстаныбызның йөзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә аламы ул иптәшләр? Бит бүгенге татар совет әдәбиятының дәрәҗәсе турында трибунага чыгып үзенең хикәясе яки шигырен укыган әнә шул әдип буенча фикер йөртәчәкләр. Башка өлкәгә, башка шәһәргә барып трибунага чыккан әдипнең үз өстенә алган миссиясе зур, бик зур! Шуны уйласаң, кунакларны иң күренекле язучылардан гына җибәрерлек.
Хәер, сүз «Кыргыз хикәяләре» турында иде бит әле.
Китап — халыкның культура үсешенең көзгесе. Иң башта — бу китапның тезелү принциплары турында. Бу — үзенә күрә бүгенге яшь кыргыз язучылары турында белешмәлек тә. Берәү өчен дә сер түгел, күңелгә ошаган әсәрнең авторын һәркемнең дө якыннанрак беләсе килә. Кем ул? Аңа ничә яшь? Моның тагын нинди әсәрләре бар? һ. б.. һ. б. сораулар, дөресен әйтик, һәр укучының күңелендә туа. Ахырга кадәр әйтеп бетерсәк, инде, әлбәттә, әсәре күңелеңә ошаган авторның тышкы кыяфәтен дә күрәсе килә. Китап чыгаручыларга, әдәби журнал чыгаручыларга ошыймы бу, ошамыймы — укучы әнә шулай уйлый Кайбер әдәби әсәрләрне, кайбер язучыларның өченче, дүртенче әсәрләрен бездә дә әнә шундый био-библиографик белешмәлек белән якты дөньяга чыгарганда һич тә үкенерлек булмас иде. «Юность», «Иностранная литература» кебек әдәби журналлар моны тикмәгә генә шулай эшләмидер. Бу нәрсә редакцияләрне, уку-чыларны һәм, ниһаять, авторларны вакытны ала торган «язышудан», ә бик еш кына мәгънәсез сорауларга җавап хаты язып утырудан азат итәр иде.
«Кыргыз хикәяләрепнең күңелгә бик тә ошаган беренче тышкы атрибуты — һәр язучы, китапка кергән һәр автор турында кыскача гына био-библиографик белешмәлек бирелгән булуы. Берәүгә дә сер түгел, бу китап чыкканчы күбебезнең кыргыз әдәбияты турында иң зур мәгълүматы — Чыңгыз Айтматов һәм аның әсәрләре буенча гына иде. Карасаң — Чыңгыз Айтматов бугенго
XXII «Кыргыз хикәяләре’. 1972. Казан. Төзүчесе Хава Хөсәенова.
Б
кыргыз прозасында һич тә ялгыз түгел икән. Аның янында моңарчы без белмә- ган, кызганычка каршы, әсәрләрен моңарчы укымаган алла кемнәр, алла кемнәр бар икән... Аларда, тугандаш кыргызларда, бер үзенчәлек бар икән: яшь кенә бу язучылар күл тврле жанрда үзләрен сынап карыйлар. Кайсы киносценарий яза. кайсы шигырь дә, сценарий да, драма да, хикәя дә яза икән. Яшь кенә бу егетләрнең драма әсәрләре илебезнең бик күп театрларында бара икән. Ә инде аларның балалар әдәбияты өлкә-сендә актив эшләүләре! Роман авторы, киносценарий авторы фәләи-фәләи китаплар авторы — ә үзе балалар язучысы! Безнең ечен гыйбрәтле хәл бу. Без бит, турысын әйткәндә, бераз гына катгый бүләбез: олылар әдәбияты икән — ул Ф. Хесии, Ә. Еники, Г. Баширов, М. Әмир, А. Гыйләжев, А. Расих дибез Балалар әдәбияты икән, тавык чебиләре, күрше әбигә утын ярып, су кигереп ярдәм итә торган «положительный» малайлар турында язучы бер-ике ханымны күз алдына китерәбез.
Китапта төрле дәрәҗәдәге хикәяләр, төрле язмышлы авторлар бар. Төзүче дә сизгән, ахрысы: хикәяләрнең иң кәйлеләрен, кеше күңеленә иң нык тәэсир итә торганнарын алга урнаштырган. Шулай була бит. Мәсәлән... чөй эчкәндә. Беренче чынаяклар куерак, хуш ислерәк була. Шулай да мин сүзне икенче хикәя- ден — Map Байҗиевның «Елмаю» дигән хикәясеннән башлар идем. Монда бер карчыкның үлүе турында сүз бара Бу дөньяда кем тумаган да. кем генә үлмәгән! Бигрәк тә ашын ашаган, яшен яшә-гән олкән яшьтәге бер карчыкның үлүе кешелек җәмгыяте өчен нәрсә ул! Ниндидер бер кар басып киткән балчык түбәле саман йорттагы кыргыз карчыгының үлүе нинди дә булса әдәби әсәргә сюжет була аламыни соң! Ул кем сиңа, Тамарамы, Клеопатрамы, я бул- маса Мария Стюартмы!
Юк. Мең мәртәбә юк. Надан бер карчык ул бичара. Тамаралар, Клеопатралар, Стюартлар турында аның ишеткәне дә юк. «Ул гомере буе тир түгеп >ш эшләүне генә белгән. Бөтен гомерен бер кисәк икмәк табу өчен тырмашып яшәгән Башы кайгы-мешөкатьтэн арынмаган, дус- ишләре, ире белән бергә рәхәтләнеп көлеп бер күңел ачканы булмаган, шуның артыннан аркасына капчык белән күтәрел кизәк ташыйсы, мичкә я-асы. балалерын ашатасы, исерек ире белән талашасы барлыгын оныта алмаган. Ул гомере буе бер уч ашлыгыи, бер тәңкә акчасын саклап тотарга тырышса да, ачлы-туклы, ярлы яшәгән. Унлап ак җәймә булдырырга хыялланса да, өчтән артык урын җәймәсе булмаган. Дүртенчесен сатып алганда, беренче җәймәсе тузган Ә берьюлы унны сатып ала алма'ан, иртәгәге көнгә икмәккә акчасыз калырмын дип курыккан—» (36 бит.)
Монысы — хикәядәге тәп геролняның кыскача тормыш юлы булды. Ә портрет! Кызчыкның «әбисе карт бер каргага охшап калган иде: яңаклары очлайган, сирәк чал чәчләре тузган иде» (37). «Карчык саксаул ботагы шикелле корышып калган кулын күтәрде» (42). Ә дөньяга карашы! Кечкенә кызчыгына менә нәрсо ди уя: «Матур алалар барысы да алдакчы алар. Чит ирләрне яраталар. Син до менә кечкенә чагыңда — әйбәт әле. үскәч, син дә алдаша торган булырсың...» (33).
« — Алла юк. алла юк. диләр! Ә үзләре көннең нинди буласын алдан юрап торалар,— диде карчык, кемнедер үртәгән кебек чыраен сытты.
— Көннең нинди буласын алладан со-рамыйлар
— Алладан сорамыйлар— Алайса, каян беләләр! Мәрхүм бабаң йолдызларга карап әйтә торган иде.. Эчмәгән чагымда. Эчүгә сабышкач, әйтә ллмас булды» (38).
Хикәядә карчык өнә шундый сыйфатлар белән, бөтен ямьсеэлогя, үҗәтлеге, картлык кирелеге белән бирелгән. Карты да нинди! Карчыгына карата һер чак кырыс булган. Юлдан кайткач, «камчысы белен хатынына төртеп: «Я, нихәл!» — дип сорый (45). Эчкән, эчкән дә үлгән, кыз тары да — безгә до һәм, ихтимал, авторның үзенә до билгесез сәбәпләр аркасында ирен, баласын, карт анасын ташлап шәһәргә киткән. Тормышта бии сирәк очрый торган хәл бу Карчык янында калган сабый менә ничек уйлый: «Бөтенесе аңлаешлы да кебек, аңлашылып та бетми. Тик шунысы гына ачык: әнисенең алай итүе — дуамаллылыктан да, ахмаклыктан да түгел. Монда ниндидер катлаулы бер мәгънә бар. Чөнки әнисе кызы алдында акланырга тырышмаган, әбисе дә, әтисе до, авылдашлары да аңламаган ниндидер бер нәрсәне төшенде-рергә тырышкан. Бәлки, әтисе бетенәсем дә аңлый торгандыр, тик берни до эшли алмыйдыр
Әнисенең шулай итүе бик сирек, аеруча бер сәбәп аркасында гына була торган хәл икәнлеге дә ачык» (37).
Кыскасы, бу хикәяне һәм аның авторын тиргәп буласы. Буласы... Әгәр хикәя синең күңелеңне тетрәтмәсә. Синең рухыңны бер дер селкетеп алмаса. Сине уйга калдыр- маса... Ә бит теге саксаул ботаклары тесле корышкан куллы, карт каргага охшаган бу карчыкка син инде сокланасың. Син инде аның хәсрәткә сынып эчә башлаган һәм шуның белән үлгән ирен дә яратып өлгердең, аны да якын иттең. Син инде хикәядә аз гына урын бирелгән кияүне дә үз итеп өлгердең, аларның олыларча акыллы кечкенә кызчыкларын да. Ә игезәк Асан бэлон Үсән! Алар карчыкның сөекле уллары, Сталинград кырында ятып калган баһадирлар — карчыкның соңгы кенендә аның төше аркылы синең күз алдыңа киләләр. Тормышының соңгы көнендә ике тапкыр төшендә күрә ул үзенең йөрәк бәгыре — улларын. Алар башта «офыкта елтырап ике ак йолдыз» булып калкалар...» Игезләрнең кечкенә чагы әле. Алар ак җәймәне почмагыннан тоткан килеш йөгереп киләләр дә, әти-әниләренең өстенә ябып, кире йөгереп китәләр. Яшел үлән сутына буялган тәпиләре һәм йомшак артлары гына елт-елт күренеп кала» (39). һәм, ниһаять, хәятының иң соңгы минутында карчык үзенең гомерендә иң бөек бәхете, яшәү ләззәте булган шушы ике улын күрә. Бу юлы инде солдат итеп. «Карчык дөп-дөп иткән аяк тавышы ишетте. Аның солдатча киенгән игезләре Асан белән Үсән янәшә атлап киләләр икән. Зур бер кәгазьне читеннән тотып күтәреп киләләр. Менә ул ак җәймәгә әйләнде. Уллары шул җәймәне карчыкның өстенә яптылар да китеп бардылар. «Рәхмәт, улларым!» Алар артыннан тагы ике солдат җәймә күтәреп килә иде, алар да аны карчыкның өстенә ябып киттеләр. Бо- лардан соң тагын да бик күп солдат узды, барысы да Асан белән Үсәнгә охшаган иде... «Рәхмәт, балакайларым! ■> (48).
Карчык әнә шундый татлы хыяллар, татлы тойгылар кочагында дөньядан китә. Шундый җиңел үлемгә бик лаек иде ул ана, хезмәт сөючән саф күңелле кыргыз карчыгы. Чөнки аның бөтен тормышы үзе яраткан ак җәймә кебек пакь, саф булып калган. Монда хезмәт халкына хас иң бөек мораль категорияләре бер фокуска тупланган: җирдә озак-озак яшәп тә карчык чиста күңелле булып кала алган. Шәһәргә киткән кызы өчен дә менә ничек борчыла ул: «Үз ире булмагач, янына кыз- мача ирләр килеп бәйләнә торганнардыр» (45). Кыргыз халкының бу бөек хатынындагы әхлакый сыйфатларга тормышның бер генә шәфкатьсезлеге дә зарар сала алмаган. «Йа, раббым! Шул нәҗес нәрсәне эчүдән ни кызык таба бу кешеләр?! Шул әче су балаларыңны иркәләү, хатыныңны сөюдән дә татлырак микәнни? Аның үзенең исерткеч дигән нәрсәне гомерендә дә авызына алып караганы булмады Ярамагангамы? Куркуданмы? Юк. Хатын-кыз исерткеч эчәргә тиеш түгел, менә шул. Сугыш елларында, ире хезмәт армиясенә киткәч, солдаткалар һәм тол хатыннар бал әчетеп, аны үзләре янына чакыралар, бал эчеп, җырлыйлар, аннары елаша торганнар иде. Яшерен-батырын түгел, берише хатыннар чит ирләр белән, хәтта үсмер егетләр белән дә шаяралар иде. Ул үзе мондый хатыннар янында булмаса да, андый уйны күңеленә дә кертеп карамый иде — хатын-кыз үз ирен генә белергә тиеш» (41). Я, шушы карчыкмы кыргыз прозасындагы сокландыргыч образ түгел?
Хикәя карчык турында гына кебек укылса да, анда икенче бер образ бар. Кырыс, аз сүзле, кешегә хас булган бик күп сыйфатлары белән. Уңае һәм тискәресе белән. Ул — карчыкның ире. Әйткәнебезчә, ул кырыс. Ерак юлдан кайтканда хатынын кочагына алмаган ул. «Я, нихәл?» дип камчы сабы белән генә төрткән. Эшчән, каты куллы. Ләкин әнә шундый ирне авыр кайгы сындырган. Карчыгы кебек үк нык булмаган ул. (Ә кайгы-хәсрәткә, авыруга ирләргә караганда хатын-кызның ныграк икәнен барыбыз да беләбез.) Никадәр аз сүзле, хатынын бераз гына куркытып яшәгән шушы кырыс ир «улларының үлүе турында хәбәр килгәч... кыз балалар шикелле үкереп-үкереп» елый да кеше белән сөйләшмәс була. Ул эчүгә сабыша.
— Эчәргә кем мәҗбүр итә соң сине? — дип сорый хатыны.
«Ире:
— Гитлер,— диде дә торып чыгып китте» (41).
Кызганыч, кычкырып еларлык фаҗига бу! Менә дигән семьяны җимереп, кибет ишеге төбендә өч борынга керергә иптәш көтеп торган, кешелек сыйфагын югалткан бәндәләрдән никадәр югары бу ир!
Хикәядә романтик буяулар бик мул. Мондагы бөтен персонажларның да рухи
дөньялары искиткеч бай. Каты кайгыга сынган ир дә, озак яшәп инде күптәннән үлә башлаган карчык та, йорты, семьясын ташлап шәһәргә киткән кыз да, ниһаять, өйдә калган кызчык та — рухи яктан һәрберсе бер дөнья. Болар хис кешеләре, болар тормышта була торган гадәти кешеләрдән бераз алдарак, өстенрәк, уй-хислә- ре белән баерак. Язучы реализмга хилафлык эшләмәгәнме! Безнеңчә, һич юк. Киресенчә, хикәя гадәттән тыш кырыс реализм таләпләренә буйсындырылган. Хәтта, әйтергә кирәк, тормышта еш очрап та, әле әдәбиятта сирәк очрый торган реалистик күренешләр файдаланылган.
...Үләр алдыннан кешенең күңеле соңгы тапкыр һич тә көтелмәгән бер нәрсә тели. Исәннәр өчен бер җитди сигнал инде ул. Я йөзем суы. кыйммәтле соклар йотып кына яшәгән бу кеше соңгы сәгатендә... кара арыш оны умачыннан куе. бер тәлинкә аш тели. Я ризыгы ипи, бәрәңге, сөттән узмаган берәү үләр алдын-нан кинәт кенә... күркә шулпасы яки әфлисун таләп итә. Кешенең барлыктан юклыкка күчкәндәге бу соңгы теләген үтәргә кирәк, дип әйтәләр. Яшь прозаик Map Байҗиев өнә шул соңгы теләкне искиткеч реалистик планда, һич тә тапталмаган бер планда биргән. Гомере буе эчүчелеккә нәфрәт белән карап килгән, авызына тамчысын да алмаган боек әхлаклы бер карчык... соңгы сәгатендә кинәт кенә кызчыгын сыра алырга йөгертә. Ни өчен шулай! Саф физиологик хаҗәтме бу! Юк, алай түгел икән, һич тә алай түгел. Гомеренең соңгы минутларында карчык үзенең бөтен тормышын, кинолентадай, миеннән уздыра. Әнә шунда бер кадр аның карт, тузган миендә тоткарлана. Ул — ире, аның бердәнбер сөеклесе, кәҗүнни тел белән әйткәндә, «тормыш иптәше» булган шушы кырыс кыргызга бәйле икән! Бер вакыт ире аны сыра алырга җибәргән булган «Хатын бер бидон тутырып сыра алды, һәм басу аша кайткан чакта, сыра чайпалып бидон кырыеннан түгелгәләде. Кайтып җиткәч, ире китмәнен бер читкә ташлады да, аякларын җәеп басып, йотлыга- йотлыга эчте. Сыра аның мыек очларыннан агып дымсыз җиргә тамды. Хатыны, кояш яктысыннан күзләрен кыса төшеп, иренә карап торды, аның голт-голт итеп, бугаз төере селкенүен күрде» (42). Авыру карчык, баксаң, һич тә физиологик хаҗәттән чыгып түгел, бәлки рухи хаҗәттән чыгып сыра теләген икән. Соңгы минутларында ул үзенең иң кадерлеләрем күз алдына китерә: ире. уллары Асаи белән Үсәи.. Сыра түгел, әнә шул сыраны «мыек очларыннан агызып» эчкән ире исенә төшкән аның...
Карчыкның үлем алдыннан саташып чыгып китүе дә гаҗәп реалистик. Тормышта очрамыймыни андый хәлләр! Мин бер картның ничек үлгәнен беләм. Сугышта малайлары югалган карт-карчык салкын өйдә сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергәннәр. Туңганнар, басу түрендәге эскерттән салам йолкып кар өстеннән шудырып тартып кайтканнар, мич якканнар Гомер узган, хәбәрсез югалган малай да кайтып төшкән, яраланып яткан икән, ул арада сугыш та беткән. Тыныч көннәр башланган. Малай колхозда эшли, өйләнә, яңа йорт салып җибәрә, оныклар, бура кадәр сыер, ишек алдында мотоцикл, «Дружба» пычкысы $өлән генә туралган каен утыны. Карт та. карчык та колхоздан пенсия алып яшиләр, тыныч картлык кичерәләр. Ә менә авыру эләккәч, карт көннәрдән бер көнне, кышкы буранда, беркемгә дә әйтмичә, кулына бау кисәге ала да басу түренә китә. Кичке якта аны табып алалар: карт теге еллардагы кебек бер кочак саламны бәйләгән дә өенә кайтырга чыккан, һәм шунда, басу түрендә, дәпья белән хушлашкан. Авыр, безгә, исән калганнарга, анализлау эчен авыр хәл, әмма факт
Map Байҗиеаның карчыгы да шупай итә: ул яшьлегенә таба чыгып китә. Ме- тур төшләр күрә, ләззәтле минутлар кичерә. Аның битенә китерел-китррел салган буранны да ул гомере буе үзе яраткан ак җәймә дип кабул итә һәм ул җәймәне дә аның өстенә Сталинград кырында һәлак булган уллары Асаи белән Үсәи китерел ябалар. Шулай матур үләргә хакы бар ул ананың... Үлем, ләкин нинди гүзәл хисләр пәрдәсендә.
Рус язучысы А. И Куприн бер полководецның адъютанты ничек үлгәнен сөйли Сугышның иң кызу вакытында полководец аны бер йомыш белән алгы сызыкка җибәргән булган. Теге офицер, йомышны үтәп, полководец янына килгән до бмк төгәл генә доклад ясаган. һем кинәт кенә йөзе агарып киткән, ияре өстендә чайкала башлаган.
— Сез яралымы әллә! — дип сораган полководец.
— Юк, галиҗәнаб,— дигән яшь офицер,— мии инде үлек.
һәм аның үле гәүдәсе ияр өстеннән шуып төшкән '.
Map Байҗиевның хикәясен укыгач, шул эпизод минем хәтеремә төште.
«Елмаю» хикәясендә үлем аркылы яшәү гүзәллеге, яшәү мәгънәсе раслана. Хикәя әгәр мине дулкынландыра икән, әгәр ул минем күңелемне тетрәтә һәм геройларына сокландыра, тормыш ямен тагын да тирәнрәк сизәргә өйрәтә, рухымны оптимизм белән сугара икән — мин аны язучының уңышы дип саныйм.
Нәкъ шундый ук хисләрне Чыңгыз Айтматовның «Солдат улы» дигән хикәясен укыганда да кичерәсең. Чыңгыз Айтматов — кеше рухының чын мәгънәсендәге белгече. Димәк, талантлы художник. Аның әсәренә тиккө-каба гына рецензия язу, аңа карата фикер әйтү үзе бер зур бурыч. Айтматовның әсәрен укыйсың да үзең өчен ер-яңа бец, дөнья ачасың. Иң гади бер әйбер, иң гадәти бер вакыйга турында язды бу язучы, ә үзе тудырган образлары белән синең күңелеңне биләп алды. Менә гап-гади бер кыргыз малае — Авалбәк. Токтосун малае. Әтисе сугышта үлеп калган, ә малай сораган бер кешегә җавап бирә:
— Мин, ди,— Токтосун малае.
— Ә-ә, тукта, тукта, син теге почтада эшләгән телефонистка малае бит әле, шулаймы? — дип тә сорап карыйлар аннан чабаннар. Малай исә үз сүзендә нык тора.
— Юк, мин Токтосун малае.— ди ул. Чөнки шулай әйтергә аңа өнисе куша, әтисен онытмасын дип сукыр әбисе дә шулай куша, колагын борып тора. Шулай булырга кирәк бит, кино караганда экрандагы җиде егетнең берсен, кыргызга охшаганын. әнисе улына: «Әнә, әтиең» дип күрсәтә. Шул минуттан ул кыргыз Авал- бәкнең әтисенә әйләнә дә куя. һәм хикәя үзенең кульминациясенә якынлаша.
Узган ел «Огонек» журналы РСФСР художникларының яңа әсәрләре күргәзмәсеннән репродукцияләр бирде. Арада төрлесе бар — таш-тимер корылмалар, шакмаклы-өчпочмаклы буяулар белән бизәлгән йөз-кыяфәтләр. Алары да кирәктер, алары да, ихтимал, рәсем сәнгатенең билгеле бер казанышыдыр» Әмма мине Симферополь художнигы Л. Лабенокның «Әти» дигән бер картинасы җәлеп итте. Зур кирпеч йортның ишегалды, зур капка-
' «Etes vous blessd. monsieur? — Pardon, sir, je suis mort.» дан урам күренеп тора, йортның ШуЛ ишегалды як стенасына, инде каралып, заман агышын үзенә сеңдереп искергән кирпеч стенага бер кыз бала акбур белән зур итеп үз әтисенең рәсемен ясаган. Ясаган да уйга калган, башын түбән игән. Аның йөзе юньләп күренми дә, ул аска караган. Ә стенадан балалар фантазиясе белән тудырылырга гына мөмкин булган солдат карап тора: ул яшь тә, чибәр дә, батыр да. Аның күкрәгендә чәчәк һәм «Батырлык өчен» медале. Ихтимал, ул баланың әтисе чибәр, яшь булгандыр, ә менә «Батырлык өчен» медале ала алмыйча ук үлгәндер. Ихтимал, ул чибәр кеше булмагандыр, ә медале булгандыр. Бәлки, ул, бу кызчык стенада ясаганча, үз гомерендә мыек йөртмәгәндер? Ә менә бала үзенең хыялында аны шулай күз алдына китерә: яшь, чибәр, батыр, мөлаем. Чөнки ул — аның әтисе. Дөньяда аннан да батыр, аннан да юньле, аннан да матур кеше булуы мөмкин түгел. Я. әйтегез, шулай уйлау балалык өчен генә хас түгелме?
«Солдат улы»ндагы Авалбәк тә нәкъ әнә шулай уйлый. Экрандагы геройларның берсе, кыргызга охшаганы, ничек инде аның әтисе булмасын? Аның әтисе солдат идө бит, батыр иде бит ул! Малай үз фантазиясендә үзе «уйный» башлый, сабыйларча чын күңелдән ышана.
«Малайлар, күрдегезме минем әтинең үлгәнен? Ул бит минем әти! Күрдегезме минем әтине...» (14).
Тормыш — кырыс. Авалбәкнең гүзәл хыялына кемдер салкын су сибә.
«— Нәрсә кычкырасың, синең әтиең түгел ул. Әнә киночы абыйдан сора, артист ул».
Ләкин Авалбәк балаларда гына була торган беркатлылык белән үз фантазиясенә үзе шул кадәр ышанган, аны инде сүндерү мөмкин түгел. «Малай әтисенең егылуын күрсәтергә теләп җиргә ауды да тәгәрәп үк китте. Ул нәкъ әтисе төсле итеп, кулларын як-якка җәйгән көе, экран алдында ятып калды».
Ч. Айтматов, бөек художникларга хас булганча, кырыс реализмга гуманистик финал таба: «Күзләренә яшь тулган, ирен, нәрен тешләп улына таба атлаган ана» баласын җирдән күтәреп ала:
«— Тор, балам, тор. Ул синең әтиең иДе,— Диде дә әкрен генә, улын җитәкләп, кашардан чыгып китте».
Чыксалар — «ай инде югары күтәрелгән. Куе зәңгәр төн эчендә ерактан тау
түбәләре агарып күрен», ә түбендә күз күреме җитмәс киң дала упкын тәсле каралып ята иде. .»
Малайга авыр. әнисенә аяыр — икесенең дә елыйсы килә. Ләкин «күз яшьләрен йотып» түзәләр. Тагын бер җемлә — һәм хикәя һич тә укучы көтмәгәнчә оптимистик чишелеш таба. Сугышта үлгән солдат шул сәгатьтән Авалбәкнең күңелендә яши башлый... Хикәянең соңгы җөм-ләсен укыйсын да уйга каласың. Солдат улы инде синең күңелеңдә үзе дә яши башлады. Ул үсәр, үскән саен аның теге сабый вакытында хыялы тудырган әтисө дә «үсәр», тулыланыр, изге сугышта һәлак булган бу солдат үзенең малае өчен әхлак, кешелек эталоны булыр, улы үзенең бөтен калган эш-әмәлен өнә шул Боек Ке-ше — Ватан өчен корбан булган әтисенә үлчәп башкарыр.
Бөек Ватан сугышында әтисез калган балалар турында күпме язылды инде! Инде яңа бер сүз әйтергә дә урын калмагандыр дип торсак — бу тема художник өчен бстмөс-текәнмәс икән.
Мин юри «Солдат улы»на «Елмаю»даи соң тукталдым, чөнки Чыңгыз Айтматов иҗаты турында хәзер дөньякүләм әдәбиятта языла, ул хәзер әдәбиятның Шолоховлары, Фадеевлары. Фединнары белән бергә бөек совет әдәбиятының куәтле бер вәкиле буларак танылды. Аның кечкенә күләмдә булган бу хикәясе турында озын итеп язып торуга караганда, менә нәрсәне әйтеп китү урынлы булыр сыман: без, бүгенге язучылар һәм галимнәр. Урта Азия, Казагыстан әдәбияты турында сүз чыкканда, анда яшәүче әдәбият әһелләренең безнең адреска әйтелә торган бер фикерләрен кабатларга, тәмләп сөйләргә яратабыз. Ә алар очрашу вакытларында, гыйльми конференцияләрдә безгә болай диләр:
— Без татар демократик әдәбияты вә-килләренә—Тукайга, Ибраһимовка, Гафу рига һ. б. бурычлыбыз. Аларның әсәрләре безгә мәгърифәт нуры алып килде, татар язучылары аркылы без бөек Пушкин, Лермонтов әсәрләре белән таныштык. Безнең беренче китапларыбыз да сездә — Казанда басылган.— диләр—
Без моны рәхәтләнеп кабул итәбез без инде моңа ияләнгәнбез. Шул кадәр ияләнгәнбез, индо СССР семьясында искитәрлек темплар белән чәчәк аткан бу республика әдәбиятларыннан үзебез дә өйрәнергә тиешлекне онытып та җибәрәбез. Тукайның бер мәсәлендәге казлар ке-бек: «Безнең бабайлар Римны коткарганнар!» дип кычкырынырга яратабыз. Чыңгыз Айтматов әсәрләрен укыгач мин гел шул Римны коткарган казлар турындагы мәсәлне хәтергә тешерәм. Кайда «Дөя күзе»беэ! Кайда «Ак пароход»ыбыз! Кайда искиткеч гуманистик, партияле, ватанчыл «Хуш, Гелсары!» дәрәҗәсендәге повестебыз! Без бик вак темалар белән акыл сатмыйбызмы? Әллә без ойрәнмибезме! Ә бит кеше гомере тарихи барыш эчен, кызганычка каршы, бик кыска. Язучы гомере — икеләтә кыска. Иң ялкынлы, иҗат эшендә көиие-төнне белмичә янып-көел кайнаган талант ияләренең дә үзләренең иҗат планнарын тормышка ашырып бетерә алмыйча калганнары мәгълүм. Бездә исә, ничектер, ирешелгөннәр белән канәгатьләнү, вак проблемалы әсәрләр белән вакыт уздыру көчлерәк сыман...
Монысы инде бераз читкә китү булды.
«Кыргыз хикәяләре»иең эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, әлбәттә, төрле күләмдә, төрле үлчәүдә. Ләкин бу хикәяләрнең, димәк. авторларның да. барысы эчен де уртак бер сыйфат бар: ул — бүгенге кеше тормышына битараф булмау. Битарафлык— әдәбиятчы өчен иң зарарлы авыру. Хәер, аны авыру дип әйтү бу очракта дөреслеккә туры килмәс тә: битараф кеше сэнгатькяр була алмый. Бу — ак-
Җыентыкны берләштерә торган уртак сыйфатларның тагын берсе — ул табигать һәм кеше мәсьәләсе. Кыргыз проэаЛлтың бүгенге яшьләр буынын бик борчый икән бу мәсьәлә. Табигать һәм кеше дигәннән монда кыргыз язучылары урамга агач утырту һәм коелар казу мәсьәләсен күтәрәләр икән дип уйланмасын. Аларда, ихтимал, агач утырту, җирне яшелләндерү мәсьәләсен күтәрүнең ихтыяҗы да юктыр әле Бу язучыларның күл кенә әсәрләрен-дә кешенең тереклек дөньясына менәсә- бәте мәсьәләсе фәлсәфи планда куела Тургеневтан, Чеховтан Тукайгача. Ибраһи- мовкача, Такташкача килеп җиткән зур фәлсәфә ул. Табигать — бердәм организм һәм кеше бөтен тулылыгы белән әнә шул бердәм организмның терпе тармакларына мен ас әбәттә күрсәтелсә генә тулы ачыла Камбаралы Бобуловның җыентыкка кергән ■Иркенбәк» дигән хикәясе, мәсәлән, шуның бер мисалы. Әнисез калган Иркенбәк исемпә малай һәм Куҗамкол ата тара-фыннан йоклап яткан җиреннән «шап мт-
терел эләктереп» алынган тау кәҗәсенең баласы Ике язмыш. Беренчесенә йортка үги ана килеп керү яный; икенчесенә...
■— Әйе. әйе, улым, суярбыз,— диде Куҗамкол».
Хикәя әнә шул вак мәсьәләләргә генә корылган. Куҗамкол яшь хатын—үги ана алып кайтырга тиеш һәм кәҗә бәтиен суярга тиеш. Малайга башта моның беренчесе явызлык, икенчесе әйбәт эш булып тоела. Ләкин алга таба хикәя тирән фәлсәфи әсәргә әйләнә, үсә. Чөнки: «Киек бәтие яшь каплаган күзләре белән тилме-реп, аңар ялварып карый:
— Әни-и-и! — дип, Иркенбәк тә кычкырып җибәрде һәм йөгереп чыгып, ишегалдындагы тирәкнең кәүсәсенә сөялеп торып, озак кына елады. «Бә-ә-ә» диюе «әни» дип әйтүе.. Ул мескен дә минем шикелле әнисен сагына икән...» (61).
һәм бераздан:
«— Икебез дә бичара ятимнәр бит!.. Әниеңне сагынасыңмы? Мин дә сагындым. Бик сагындым үзен... Тау итәгенә илтеп, үзеңне җибәрсәм, әниеңне эзләп табарсың микән?..» (63).
Хикәянең финалында зур борылыш: малай кәҗә бәтиен тау итәгенә җибәрә. ■Бар әйдә, хуш инде, дус! Мине онытма, яме?» Шул ук вакытта ул әтисенең үги ана алып кайтуына да ризалык бирә: «Әтисе, учак астына өелгән кизәк төбенә өрә-өрә мышнап, ут элдерә алмыйча азапланып ята иде. Бит-башы көл, корым булган, S үзе кызганыч иде.
— Әй! —диде Иркенбәк...
— Нәрсә?
Гаепле кеше сыман кызарып, Иркенбәк түбән карады.
— Мин каршы түгел...» (59)
■Иркенбәк» матур, мәгънәле хикәя. Әлбәттә, автор аны бераз кысанрак итеп эшләсә дә булыр иде. Кысан дигәннән, бу китапка кергән бик күп хикәяләргә ка. гыла бу. Р. Рыскелдинованың «Кызыл кашлы йөзек» хикәясен дә шактый кысып, бераз суын чыгарып булыр иде кебек.
А. Җакыпбековның «Айкашка» хикәясе Г. Ибраһимозның «Алмачуар» әсәре белән аваздаш. Кеше һәм ат... Әйтерсең кеше һәм кеше. Матур гына фәлсәфәле бу хикәя дә ялыктыргыч озын булып китә. Язучы А. Җакыпбеков урынында булсам мин, һичшиксез, Г. Ибраһимовның «Алма- чуар»ын тагым бер кат укып чыгар идем. Мәхәббәт турында поэма бит ул. Автор үзе дә хикәясен «Бер мәхәббәтмен тарихы» дип атаган бит!
Мирза Гапаровның «Кара күлнең казлары» миңа бик ошады. Нәрсәсе белән? Әйтүе дә кыен. Ихтимал, табигать призмасы аша кеше күңелен бирүе беләндер. Ихтимал, сурәтләү чараларының бик тегәл, колоритлы булуы беләндер.
...Картның гомере ялгызлыкта үтә. Яшь, бәхетле вакытында аның хатыны үлә. «Кара күл аның яшьлек куле. Ә яшьлеге инде әллә кайчан узып киткән.
Дөрес, ул җирдә, нәкъ күл буендагы комлы калкулыкта, аның егерме биш яшендә үлгән иң әүвәлге һәм иң соңгы хатынының кабере калган.
...Әле яшьрәк чагында отпуск алыр вакыты якынлашса, Кара күл хәтеренә еш килә иде. Күл буендагы комлы калкулыкта калган ялгыз кабер белән ак болыттай оешып очкан кыр казлары төшләренә керә торган иде» (76).
Җыентыкта Кыргызстанның соклангыч табигате барлык хикәяләр буенча да сизелеп. төсмерләнеп бара Чишмәләр, кыр кәҗәләре, тургайлар, ай нурында коенып утырган тау башлары, ак болыттай кыр казлары — яшь кыргыз язучыларының үз җирләренә, үз табигатьләренә булган иксез-чиксез мәхәббәтен сөйли.
Үз җиренең табигатен философларча аңламаган, аны иҗади кабул итмәгән кеше әдәби әсәр язып маташмасын иде. Барыбер берни дә чыкмаячак. Шатлыклы күренеш: кыргыз прозасына табигатьне өнә шундый иҗади кабул итүче, уйлану- чан, кеше язмышын бөтен катлаулыгы белән алып анализлаучы яшьләр килә икән.
Бу — шатлыклы күренеш.
Китапка сүз башы язган Чыңгыз Айтматов яшь кыргыз прозаиклары өчен уртак сыйфат итеп «иҗатка аналитик уй йөртә белү, психологик тирәнлек, тормыш чынлыгын сәнгать чынлыгына әйләндерүдә үз-үзеңә ышанганлык «ны атый.
1972 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кыргыз хикәяләре» җыентыгы моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Хава ханым Хөсәенова бу җыентыкны төзеп зур, файдалы эш эшләгән. Бу китап тугандаш ике халык — татар һәм кыргыз халыклары арасындагы дуслыкны тагын да үстерү, ныгыту юлында якты бер истәлек булыр.
Әйбәт илчелек килгән безгә ерак Кыр- гызстаннан—