Логотип Казан Утлары
Роман

КАМА ТАҢНАРЫ


Романная бүлекләр
ажигале хәбәр буласын күнелем сизенгән иде аны. Югыйсә, өлкә партия активы җыелышыннан «Сезне срочно телефонга!..» дип чакырып алырлар идемени?
Шулай ук күңелемә: «Әллә төзелештә бер-бер хәл булдымы икән?» — дигән уй килде. Алай дисәң, миннән ике-өч кенә кеше аша Кама автомобиль заводының генеральный директоры утыра, ин элек аңар мөрәҗәгать итәрләр иде. Аяк очларыма гына басып, чакырырга кергән
Таныш тавыш. Мин җитәкчелек итә торган информаиия-хисаплау 'зәгеидә эшләүче яшь инженер Данная Ризванов. Ул башта активтан (акыртып чыгарганы өчен гафу үтенде, аннары, әйтәсе сүзен әйтеп бе- срсргә өлгерә алмавыннан курыккан кебек, тезә дә башлады
— Имам Хисамовнч... Зур бәхетсезлек. Автомобиль катиегрофасын- ia... Зинаида Ивановна һәлак булды...
«Ничек? Кайда?.. Кая барганда? Нинди машинада?..»
— Кайчан?..— дидем.
— Әле яңарак кына больницага китерделәр үзләрен...
— Ничек «үзләрен?»
— Шоферыгыз Нургали белән икесен. Сезнең машинада, Каманың екә яры астына очканнар...
«Кая барганда?.. Катастрофаның сәбәбе нәрсә?..» — дип сорау рынсыз иде. Шуңа күрә, сүзне озакка сузмыйча: «Хәзер кайтырга чы- ам»,— дидем дә трубканы куйдым.
Нәкъ шул вакытта тамашачылар залыннан кул чапкан тавышлар шетелде. Ул да булмады, театр заллары давылны хәтерләткән терел- е белән тулды...
Типовой проект белән яңарак кына салынып беткән больницага клдсм.
каным артыннан иярәм. Сәхнә артыннан бераз үтүгә, мич ияргән ханам ачык ишекләрнең берсе янында туктап, «Рәхим итегез!» дип эчкә күрсәтте. Карасам, бүлмә эчендә тагын бер ханым. Иөзе җитди Ку- кындагы телефон трубкасын мина бирү белән, яман хәбәргә шаһит 5улырга теләмәгән сыман, чнткәрәк тайпылды.
— Тыңлыйм!..—дидем.
Тәрәзәләренең аскы өлгеләре акка буялган, тәбәнәк бинанын ишеге ачып, ярым карангы салкын бүлмәгә алып керделәр.
Ак халатлы ир кеше мина күз карашы белән генә якынрак килерг. кушты. Үзе стенадагы кнопкаларның берсенә басты. Астан, салкынлы, бәреп торган карангы люктан, ак җәймә белән капланган мәет күтә релде.
Җәймәне ачып карадым. Зинаида ята. Сары чәчләре ян-якка тара лып төшкән. Авызы чак кына ачык: тешләре күренеп тора. Бәлки, җаа ачысы белән кычкырган булгандыр...
Башым әйләнеп китте. Җәймәне кире яптым.
Күрше бүлмәгә чакырдылар. Аида мине ГАИ сотруднигы беләз милиция хезмәткәрләре каршылады. Медицина үз сүзен кыска әйткән! гражданин Нури Вафин, гражданка Зинаида... текә ярдан очып төше! һәлак булганнар. Аракы эчкәнлекләре исбат ителгән. Миннән граждан»» Зинаида Ивановна белән кайчаннан бирле торуымны сорап, язып алды) лар, мәрхүмәнең шөгылен, холык-фигылеи сораштылар, аннары Вафин йортына алып киттеләр.
Иске Чаллыда тора иде ул. Быел сүтеп алынырга тиешле урамга килеп кердек. Менә бер якка авыша төшкән өй. Аскы каты, таштед салган өлеше, тәмам җиргә иңгән. Туктадык. Машиналардан төштер Ишегалды аннан-моннан кадакланган алачык-сарайлар белән тулы, Аска таба төшә торган сөзәк баскыч буйлап караңгы өйалдына барып кердек.
— Әйдәләрме?..— дип кычкырып сорады суд тикшерүчесе.
Түрдә бер ишек ачылып китте. Шул яктылыкка таба атладык. Кер юып маташучы урта яшьләрдәге хатын каршылады безне. Чит-яткеше^ ләрне күреп сагайды, эшеннән бүленеп терсәгенә кадәр сызганган кулларын биленә буган алъяпкычына сөртте. Итәкләрен тарткалап төзә- тенгәндәй итте.
— Түргә узыгыз...—диде, аптырап калуын яшерә алмыйча.
— Рәхмәт...— диде суд тикшерүчесе. Фуражкасын салып кулына тотты.— Сез Нургали Вафинның хатыны буласызмы?
— Әйе,— диде хатын, нидер сизенгән сыман.— Әллә... андый-мондый хәл булдымы?
— Әй-йе, булды,— диде суд тикшерүчесе.— Ирегез белән бәхетсезлек булды... Бу сезнең балалармы?
— Әйе...
Бүлмәдә ике бала бар иде. Берсе — өстәл кырыена утырып китап өс- тенә иелгәне — кыз бала. Укучы булса кирәк. Икенчесе—биш-алты яшьләр чамасындагысы — малай. Идәндә утыра. Ул да эшсез түгм, алюмин чыбыкны бөгеп буш кәтүкләргә керткән дә машина ясаган. Кузов урынына дүрт кырлы консерва банкасы куйган...
Суд тикшерүчесе ике сүз белән генә Нури Вафинның нинди шартларда үлгәнлеген, мәрхүмнең гәүдәсе үзәк больницада булуын әйтте.
Ярым караңгы бүлмәгә күз ияләшеп өлгергән иде инде. Хуҗа хатынына карыйм. Юк, бу яман хәбәрне ишетү белән шактый ук төс салга» ак чырайлы хатын күтәрелеп бәрелмәде, алып та орынмады. Үзәкне өзеп карый торган моңсу зур коңгырт-кара күзләр генә, ничектер, бер мәлгә сәер ялкынланып куйдылар. Ләкин бу да бер мизгелгә генә. Шунда ук, мондый фаҗигале хәбәрне көткән кеше сыман, чак кыначнт- кә борылгандай, кул селтәп куйды. Ул да булмады, бәхетсезлекиеябв- тен ачысы берьюлы аның күзләрендә чагылды.
Аннары кинәт йомшап, ярдәмгә бик тә мохтаҗ кешедәй тилмер® кабат безнең якка тутырып күз салып алды да, өстәп тагын ни әйтсж дә шуңа ризалыгын, күнәчәген сиздерергә теләгәндәй, тагарагы ЯНЫ§; дагы озын эскәмиянең буш өлешенә килеп утырды. Өстәл янында» кызы да тавыш-тынсыз гына килеп әнисенә елышты.
Тәбәнәк түшәмле ярым карангы квартирдагы бу күренеш, т---н ярасы кебек күиелне әрнетеп, бимазалый башлаган иде инде л. i тикшерүчесеннән рөхсәт сорап, бүлмәдәгеләрнён игътибарын Ык; итмәскә тырышып, тавыш-тынсыз гына чыгып киттем.
Мәрхүмнәрне җирләгәч, мин җанымны кая куярга белми әрле-бир J ле сугылып йөрдем. Зинаида Ивановнаның миңа карата бигүк туры лыклы булмавын сизенә идем мин, әмма уеннан уймак чыгар дип. ” фажига белән очланыр дип башыма да китерми идем.
Жанымны кая куярга белми йөрткән тагын бер сәбәп бар иде әле партия активына китәр алдыннан бер атна элек кенә мин өч бүлмәле “ яна квартир алган идем. Хәзер шул болын чаклы квартирда япа-ялгы Ф зым, тол ир булып торып калдым. а
Мина ул квартирдан котылырга, бер бүлмәлене генә сорап алырга, 2 һич югы, алыштырырга булыр иде. Ләкин минем юлыма аркылы төш- “ кән хәл — һәлак булган Вафинның семьясы ярым подвалда яши бит. о әнә шул зиһенемне чуалтып тора. Квартирны болай гына алыштырсаң. Д алар кызганыч, инде ике бүлмәсен аларга биреп, үзем берсендә генә калсам, алар белән янәшә яшәргә, фаҗигале үлемне һә.м хыянәтне " күкелдә яңартып, көн саен Вафин семьясы белән очрашып торырга з туры киләчәк иде. *
Бер-икс көн тегеләй дә, болай да хәл итә алмый аптырап йөрдем 2 Кем белән булса да киңәш-табыш итсәм, бу янә дә фаҗигане искә гө- шерү булыр дип курыктым.
Ул арада КамАЗнын ашыгыч эшләре килеп чыкты үлгән ике бөртек кеше гигант төзелеш фонында телгә дә менеп җитмәс борын сүнде, без үлемне түгел, киләчәк көнебезне уйлап яшәргә тиеш иде-.
Мин завод заказлары белән бер атнага Киевкә китеп бардым, бор* <улы уйларымны үзем белән ияртеп йөртмәс өчен, квартирның ике бүлмәсенә ордерны һәм бер ачкычны Вафин хатынына биреп кал* тырдым.
Инде менә атна дигәне үтеп тә китте, соңгы рейс самолет белән 1аЛлыга кайтып төшкәч, мин тагын уңайсыз хәлдә калдым...
Урамнарда хәрәкәт бөтенләй тынган. Сон булгангамы, шофер автогены кем кайда тели шунда туктатып, пассажирларны төшерә Мин ■», үзебезнең урамга җиткәч, шофер егеткә рәхмәт әйтеп төшеп калдым. Аның каравы, өйгә кайтып җитеп, ачкычны барлау өчен кесәмә улымны тыгып подъезд ишеге аша аякны атлагач кына, стенага килеп ■әрелгән кеше сыман туктап калырга мәҗбүр булдым
Беренче туган уй: «Күченделәрме икән әле?» Аларны мин югында үршсм Алексей Фомич күчерергә тиеш иде. Ордерны да мин апа биеп калдырдым. Ә күндәм, сүз тыңлаучан Фомнчка йомыш куштык* 'ы —үтәлгән дип сана. Баскычтан төшеп тәрәзәләргә күз салдым, .арыйм, ут күренми. Бәлки, зал ягында ут янадыр дип уйлап, урам кка да чыгып карадым Анда да шул ук хәл Берьюлы берничә төрле й: балки, ташынып өлгермәгәнпәрдер? Өн тулы әйбер дип, хәзер үк үченүдән баш тартканнардыр? Хәер, күченеп килгән тәкъдирдә дә Фкларга яткан булулары мөмкин. Соң бит инде хәзер...
Яңадан ишегалдына узып, подъезд янына кнләм. Тәрәзәләргә кабат үз салам. Карасам, кухня тәрәзәсендә чак кына яктылык сирпелә ке- ‘8К. Коридорда янган ут кухня аша шулай төшә түгелме сон5
Подъездга кердем. Өскә күтәрелдем. Ишеккә колак салып тынлап фыйм. Юк, ул-бу ишетелми. Ьары тик кайсыдыр квартирда радий ы, телевизормы шау-гөр килә.
Ишек төбендә таптанып торып булмый, звонок-фәлән биреп тормый ча, инглиз ачкычын борып, ишекне ачтым. Коридорда ут. Ә кухня ише ге төбендә өстенә озын җиңле ап-ак кофта кигән, коеп куй ганда и зифа буй-сынлы яшь кенә ханым басып тора. Кулларын күкрәк турысына,ку шырган. Чәчләрен бик пөхтә итеп арттан җыештырып куйган гору| башы чак кына минем якка борылган. Кем булыр бу?
— Мөмкииме икән?..—дидем, үземне чит кеше йортына басвд кергәндәй тоеп.
— Рәхим итегез! —диде ягымлы тавыш.
Бусага аша атлап кереп, бары тик игътибар беләнрәк карагач кына таныдым үзен. Бу беркөнге хатын үзе ич. Танымыйча торуымны күр инде, ә! Әнә бит, шул ук уйчан бер кыяфәт, йөрәкләрне өздерердер моңсу караш. Тик ул узган юлы мина шактый ук төс салган, йончыган] дөнья мәшәкатьләреннән тәмам арыган хатынга охшаган иде.
— Саумы сез!.. —дидем мин, портфелемне идәнгә куеп.
— Исәнмесез!..
Шул минутта мин үземне куян өмет итеп барып та аюга юлыккан сунарчы кебегрәк хис иттем.
— Сез мине, зинһар, гафу итә күрегез,— дидем мин, акланырга җыенган кеше сыман итеп.— Соңгы рейс белән кайтырга туры килде.
— Нигә акланып торырга? Сез бит үз өегезгә кайттыгыз.— Тавышы коры, кыяфәте кырыс иде аның.
Миңа кичекмәстән нинди дә булса адым ясарга кирәк иде. йомар* лап тоткан балони плащымны сул беләгемә аркылы салдым да:
— Мин китим әле, булмаса...— дип, кабат портфелемә үрелдем.
— Беркая да китмисез! — Хатын юлыма аркылы төшәргә җыенган сыман алга таба кискен хәрәкәт ясап куйды.— Бу вакытта кая бармак* чы буласыз?..
— Гостиница-фәләнгә... Я эш урыныма, кабинетыма,— дидем мнй, үземне бераз гына кызгандырып алырга теләп.— Ә сез, зинһар, борчыган өчен гафу итә күрегез...
Хатынның җавабы катгый иде.
— Беркая да бармыйсыз!
Мин буйсындым. Җил-давылдан, тузан-ләпектән саклану өчен үзем белән йөртә торган плащымны ишек катындагы чөйгә элдем. Чәчләремне сыйпаштырдым.
— Без бит әле сезнең белән таныш та түгел,— дидем мин түргә узмыйча гына.— Мине Имам Хисамович дип йөртәләр. Фамилиям Кот- дусов...
Хатын да исемен әйтте. Һәдия атлы икән. Исеменең минем беренче хатыным Наҗия белән аваздаш булуына игътибар итмичә булдыра' алмадым.
Тирә-якка күз салдым. Залның ишеге ябык. Минем кабинет та әйберләр белән терәтеп куелган. Шунда ук холодильник янында ш® чемодан, төенчекләр. Кухня ягына күз төшердем. Шаккаттым. Ми® шулай аптырашта калдырган нәрсә балаларның кухня идәнендә йоклап ятулары иде.
— Сез нәрсә?..—дидем мин, гаҗәпләнеп.— Нигә вокзалдагы кебе яшисез? Алексей Фомич, квартир сезнеке, дип әйтмәдемени сон? Ьа лаларны кухняга салырга ярый димени! Анда бит газ...
Хатын зал ишеге ягына баш кагып, телгә килде.
— Фатир тулы әйберләр... Түргә узарга базмадык. Кеше әйберли^ бит. Өстәлдә кәгазьләр, язу-сызулар... Бала-чаганы үзегез бс-лхез - һәм шунда ук икенче төрле тавыш белән, хәтта чак кына кабат ***■ рыслана төшеп куйды.— Фатир дигәч, мин әллә берәр буш куишиН дип уйлаган идем... Килмәс иек, подвалда яшәү дә туйдырды...
Бу сүзләрне әйткәндә аның йөзенә күләгә сарылып кына калмады, гавышына кадәр үзгәрде, ничектер бу тавышта кимсенү дә, түбәнсенү 1Э чагылды кебек.
Мин аны тынычландырырга тырышып карадым.
— Сез, Һәдия ханым, юкка борчыласыз. Квартир сезнеке. Ә мине tea үтеп баручы бер мосафир дип кенә санагыз. Минем көнем төзелеш- ♦ •ә уза.
Аңар карап Һәдиянең йөзе ачылмады, кыяфәте дә үзгәрмәде. Моңсу йчанлык ярылып ята иде бу йөздә.
Кабат кухня ягына күз салдым. Анда үтеп, өстәл янына утыру мөм- шнлеге юк иде. Уемны хатын сизенде, ахрысы, җәһәт кенә кухня ише- е янына якынайды.
— Балаларны хәзер, менә монда, коридорга күчерермен...— диде л, чак кына каушап калган кыяфәт белән.
— Юк, коридорга түгел. Үз урыннарына илтеп салыгыз аларны,— ♦
.идем мин әмер биргән тавыш белән — Әйдәгез әле, үзегез әйтмешли, и мтирыгыз
белән таныштырыйм... 2
Зал ягына үтеп, люстраны кабыздым. Урта бер җирдә торган зур £ стал өстендә газета-журналлар, сызым-чертежлар чәчелеп яталар. <■> Кәһәт кенә җыеп алдым үзләрен... *
— Боларны җыеп кабинетка да кертеп куеп була иде ич...
— Ничек куелган, шулай торсыннар, дидем. Язу-сызу бит ул... £
Икенче ишекне ачып җибәрдем. s
Ана кеше беренче булып таралып йоклаган улын кулына күтәреп *
лды. Ул түр якка чыгып киткәч, минем дә кыз баланы күтәреп аласым s илде. Тик чит кеше баласына тотынырга яхшысынмадым. Әнә ул, нә- ек беләкләрен як-якка атып, рәхәтләнеп йоклап ята. йоклаган булса а күренеп тора: нәкъ әнисе, суйган да каплаган. Минем дә гомерем зды берәр кыз бала үстерә алмавыма үкенеп.
Һәдия ханым кызын да урнаштырды. Идәндәге урын-җирне дә җыеп лды. Ялгыз калдым. Ашыйсы килеп китте. Казан аэропортында да есторанга-фәләнгә керергә өлгерә алмадым шул.
Шул вакыт ишектә Һәдия ханым күренде.
— Бәлки, сезгә чәй куяргадыр? — диде ул.
— Борчылмагыз, Һәдия ханым. Үзем генә куярмын...
Ул арада Һәдия кухняга үтеп, чәйнеккә краннан шаулатып су гызып, газ плитәсен кабызып җибәрде.
Мин кабинетыма кердем. Өстәл лампасын кабыздым. Олы диванга )ын җәйдем. Шул чак, нинди хикмәттер, күңелемә җылы дулкыннар фгәнен хис иттем. Баксаң, шушы түбә астында ялгыз түгеллегемне, ена аша гына җан ияләренең барын тою рәхәте икән ләбаса!
Чәй өлгерде. Кухняга чыктым. Тәлинкәгә йомшак күмәч турап /елган. Шикәр, конфет. Җыйнак кына таш савытта ак ман.
— Үзегез дә утырыгыз,— дидем мин, өстәлнең түрге башына ур- 1ШЫП.
— Рәхмәт. Без баянак кына ашап-эчкән идек.
Шулай да Һәдия чыгып китмәде. Минем алга чәй ясап куйганнан '>1 озынча өстәлнең ишек катындагы башына килеп утырды. Тикмәгә нә утырмавы йөзенә чыккан. Сүзе бардыр дигән уй килде башыма, та ул сөйләшүнең бик үк күңелле булмаячагын тоеп торам
Киеренке тынлыкка әллә ни исем китмәгән кыяфәт белән чәй эчәм. /терброд ясап ашадым Инде булды дип, рәхмәт әйтеп урынымнан да бып кнтмәкче идем. Һәдия ханым, кулы белән тыйнак-әдәпле генә парә ясап, урынымда калырга кушты.
«Менә, башлана...» дип уйлап куйдым мин.
— Мина бер генә сорауга җавап бирегез әле...— Эчке бер сыкррну ■лән тирән итеп ухылдап алды да дәвам итте; — Сез бит акыллы кеше...
КАМА ТАҢНАРЫ
Мине уйламасагыз, үзегезне уйлар идегез. Сез бит олы, дәрәҗәле, исемле кеше. Сезне бит бер генә дә белмәүче юк...
Билгеле, әллә ни рәтле сүз көтми идем мин. Әмма шулай кискен борылыш ясап, шактый ук ачы сүзләрдән башлар дип тә көтмәгән идем.
Сизеп торам: ике бала белән калган ялгыз бу хатынны тынычландырырга, һич югында, юату сүзләре әйтергә кирәк. Шул ук вакытта рәнҗетмәслек тә булсын ул сүзләр. Кычкырып елыйсыңмыни, андый сүзләрне таба алмыйча газапланам, иза чигәм.
Ул да булмады. Һәдия ханым, терсәге белән өстәлгә таянып, кулларына йөзен яшереп, тавышсыз гына елый башлады. Бу хәл бөтенләй әллә нишләтеп җибәрде мине. Монда инде ниндидер сүзләр әйтеп кенә мәгънә чыгарып булырлык түгел иде. Менә бит, ә! Бу хәлләрнең азагы турында нишләп уйламаганмын соң мин? Ничек соң әле шушындый гап-гади хакыйкать тә минем башыма килмәгән?
— Ярар, Һәдия ханым. Мин аңладым сезне...— дидем мин. ишеккә таба юнәлеп.—Мин китәм... Шулай да бер үтенечем бар сезгә. Баштарак миңа гостиницада яшәргә туры килер. А1ин бүлмәмне алыштырганчы. әйберләр сездә торып торсын инде. Хәзер үк алып, кая куныйм аларны?..
Һәдия ханымның үксүдән тетрәнгән җилкәләре тынган кебек булды. Менә ул башын калкытты. Учы төбендә әвәләүдән бармак башы кадәрле генә булып калган кулъяулыгыннан күзләрен алмыйча гына әйтте:
— Беркая да китмисез!.. Квартир сезнеке. Без китәбез... Мин инде бүген дә шәһәрне әйләнеп кайткан идем, тик кулай фатир гына белешә алмадым. Ә искесенә, үзебез машинага төянгәндә үк, дүрт балалы гаилә кереп калды. Хәзерге Чаллыда торак мәсьәләсенең ничеклеген үзегез дә яхшы беләсез ич.
Һәдия ханым, минем буйсынуны күреп, кофтасының беләзеге турысында төймәләнгән җиңнәрен тарткалап, төзәтенеп куйды да шактый тыныч тавыш белән әйтте:
— Ярар, барыгыз, ял итегез. Сез бит юлдан кайткан кеше... Минем сүзләремне авырга алмагыз, йөрәк әрнегәннән...
— Сез алай бетеренмәгез. Менә күрерсез, бар да әйбәт булыр,- дидем мин. Нәрсә уйлап әйттем мин бу сүзләрне? Урынлымы алар, юкмы, бу минутта барыбер үз-үземә хисап бирә алмаган булыр идем.
Һәдия бу сүзләргә әллә ни игътибар итмәде: — Ярар, ял итегез,— диде дә түргә үтеп, үз артыннан ишекне япты. Шунда ук залдагы ут сүнде.
Баскан урынымда үрә катып калдым. Тыныч йокы, дип тә әйтә алы адым хәтта.
Тәмам яктырып беткәч кенә йокыга киткәнмен. Уянып күзләремне ачканда, бүлмә эче тулы кояш. Күңел күге дә чак кына аязланып киткән сыман. Ләкин андый тойгы озакка бармады, күз алдыма беләкләренә капланып елаган Һәдия ханым һәм аның рәнҗеп әйткән сүзләре исемә төшү белән төнге халәтемә кайттым да куйдым.
Чү-ү!.. Якында гына кемнәр чыркылдаша? Игътибар беләнрәк тынлап карагач төшендем: балалар уянган икән. Сәгатемә күз төшерәм. Әйе, җиденче киткән икән шул инде.
Җәһәт кенә тордым. Селтәнгәләп зарядка ясагандай иттем. Юын- дым-киендем.
Аннан-моннан сөртенгәндәй итеп, чәчләремне тарадым да якадан кабинетыма кереп киттем. Нәкъ шул вакытта зал ишеге ачылганлыгы.
Яңалык булган. Беренчедән, бүген үк иртәнге унда, анык кабине- « нда производство киңәшмәсенә җыелабыз. Шуның өстенә миңа бер- 2 в көннән яна сәфәргә җыенырга кирәк. Сәяхәт итү бик күпкә китте => •елме? Мин инде: «Төп эшемне кайчанрак эшләрмен соң?» — дип, ди- £ <торныи сүзенә каршы да төшмәкче идем. Әмма шунда ук: «Менә, х дия не квартирда калдырып тынычландырырга сәбәп тә булды», ди- н I икенче бер уй күңелемнән узды. »
Минем өзеп җавап бирергә ашыкмавымны сизенгән директор: 2 омандировкалар бик ешайды дип авырсынсагыз, башка берәр иптәш- * җибәрербез»,— диде. г
Командировканың кая һәм ниндирәк йомыш белән булуын Сораш- H. Мәскәүдән икән. Безнең «КамАЗ» чыгарасы машиналарның нкен- партня үрнәкләренә сынау эшләре төгәлләнгән. Автомобиль промыш- шосте министрлыгында шул мәсьәлә тикшереләчәк икән. Бу мина шдан-туры кагыла, мин вәкаләтле комиссиянең бер әгъзасы. Берен- партия машиналарны сынау нәтиҗәләрен тикшергәндә дә катнашкан •ы. Ул юлы җитди генә кимчелекләр табылып, күп кенә детальләрне, та аерым узелларны өр-яңадан хәзерләргә дигән катгый карар кабул лгән иде.
«Калган кадәресен заводта сөйләшербез...» — дип, Леонид Борисо- : әңгәмәне өзеп телефон трубкасын куйды.
Һәдия исә ниндидер гадәттән тыш шик-вәсвәсә ишетергә җыенган «ай, күзләрен зур итен ачып, минем ни дә булса әйтүемне көтеп 8 иде.
— Безнең генеральный директорыбыз иптәш Василов. Нинди яна- У1ар алып кайтуым белән кызыксына,— дидем. Сизеп торам, аңа см бу сүзләремнең кирәге юк.— Яңадан сәфәр чыгарга кушалар,— ем мин, аны тынычландырырга теләп. Шул вакыт чак кына ачылган
ишеге ярыгыннан берьюлы дүрт күзнең карап торуын күреп ым.
— Әй-й, егетләр, кызлар! Ник бу якка чыкмыйсыз? Әйдәгез, һнч маса, танышып алыйк...
Беренче булып дүрт-биш яшьләр чамасындагы йомры башлы ма> чыкты. Өстендә төсен югалткан ак күлмәк, кыска штан. .Аягына ике оекбаш киеп алган. Әллә каян күренеп тора малай борча кебек юн булырга охшый.
элек малайның, аннары кызның исемнәрен сорашып белдем, и белән Нурия.
“ Ай-Һай, исемнәрегез матур икән!
“алай чәчрәп алга чыкты.
~ Ә синеке?
Эннсс ялт тегенең муен тамырына.
ридорда кайсыныңдыр аяк тавышы ишетелде. Ул да булмады, ана шенен: «Әкренрәк атлагыз, шауламагыз... Ах-х, сезне!..» дигән тавы- >1 ишетелде.
Шул вакыт телефон шалтырады. Балаларны җил тузгыттымыни, /ндук түр бүлмәгә кереп качтылар. Кинәт тып-тын булып калды. Те- фон кабат хәбәр салды. Трубканы Һәдия ханым алды. «Әй-йе!» — ♦ де ул тыныч-басынкы тавыш белән, һәм шунда ук русчалап: «Ха- p...» дип, телефон трубкасын тумбочка өстенә кунды. Ул да булмады, ын ишекне шакып: «Сезне телефонга чакыралар»,— дигән тавышы «телде.
Мин, рәхмәт әйтеп, коридорга чыктым. «Хәерле иртә!..» дип исән- ште.м. Бары тик шуннан сон гына телефон трубкасын кулыма алдым.
— Тынлыйм!..— Леонид Борисович икән. Минем ниләр җимертеп Йтуым белән кызыксына.
Хәлләрне сөйләдем. Монда нинди якалыклар булуын сорадым.
КАМА ТАҢНАРЫ
— Зурлар беләк «син» дип сөйләшәләрмени? И-и, агач тел!.. Ая ларына нәрсә кидең?.. Күзең кайда? Бар хәзер үк алыштыр!..
— Зарарлы түгел.— дип яклагандай иттем егетне — Уңы белән с лын бутамаска әйбәт була ул, ийеме, Һади?..
Әниләре ачулана дип, малай да, Нурия дә түр якка кереп китмэд ләр. минем янда калдылар.
Һади яңадан алга чыкты:
— Бу синең әйберләрме?
Мин аңламаганга сабыштым.
— Нинди әйберләр?
— Менә бу...— Һадиның имән бармагы холодильникныц «Татар стан» дигән сүзенә төртелде.— Аннары телевизор?..
Миннән чынлап торып сорау ала башлаган ташбашның сүзен һәда бүлде.
— Ярар, ярар, җитте сиңа! Юклы-барлы сүз белән абый кешени эчен пошырма,— диде ул.
Әнисенең кулы астыннан бөтерелеп чыккан Һади яңадан мнны каршыма килеп басты. Ә инде әнисе кухняга чәй куярга дип кереп кит кәч, яңадан сорау ала башлады.
— Ә теге уйный торган?..
Егеткә ярдәмгә ашыктым:
— Пианиномы?
— Әйе. Аны син уйныйсыңмы?
— Юк.
— Кем уйный соң?
— Менә Нурия уйнар... Музыка мәктәбенә йөри башласа, аңа бн кирәк булачак ул.
— һы-ы,—дип куйды ташбаш. Искәрмәстән генә апасының шр- дый зур бүләкле булуына чак кына көнләшүе иде, ахры. Ләкин уа ани шундук онытты, яңадан сорау яудыра башлады:
• — Син кайда эшлисең?
— Завод төзим.
Малай аякларын тагын да җәя төшеп, башын артка ташлап, ми» нән күзләреп алмый. Ике кул да бөердә.
— Зурмы ул?
■— Нәрсә?
— Шул завод инде?
— Бик зур.
Һади күзен-башын җыергалап алды. Бик әһәмиятле, гаять катлау лы сорау бирергә җыена булса кирәк.
— Ә аннары?..— дип куйды ул.
— Нәрсә аннары?
— Завод төзелеп беткәч?
— Аннары ул заводта зур-зур автомашиналар ясарбыз.
— Ә бәләкәйләрне?
— Бәләкәйләрне дә ясарга була.
— Бик-бик бәләкәйләрне дәме?
— Бик-бик бәләкәйләрне дә.— Бу юлы инде мин үзем сорауга кар шы сорау белән җавап бирергә булдым: — Син, Һади, автомашиналар ны бик яратасын, ахры? — Беренче тапкыр очрашканда да машина яса утырганыңны күргән идем, дип өстәмәкче дә идем, әмма андый яме хәбәр алынган көнне кабат исләренә төшерәсем килмәде.
Заводның «бик-бик бәләкәй» автомашиналар да эшли алачагынәи Һадины тәмам җилкетте, күзләре гел миндә.
— Тиз ясаламы?
Юри аңламаганга сабыштым.
— Нәрсә?
— Машиналар.
— Бик тиз. син бит юган арада бер машина ясалып та бетә.
Ташбашнын күзләре түгәрәкләнеп килде.
— Шулай тизме?!.
Бу юлы бер читтә торган Нурия дә түзмәде, сүзгә кушылды.
— Ул бит рәтләп юынмый,—диде кызчык. Һади ягына ым кагып.— ♦
Кулын чылатып борын очын гына юешли дә... 3
йомры башка шул сүз җигә калды. 5
— Кем чылата?.. Әйт әле, кем чылата? Минме?.. Үзең чылатасын =
син!.. <
Бәхәс ни белән беткән булыр иде. шул вакыт баш очыбызда гына звонок шалтырады. Балалар, каушап калып, җәһәт кенә түргә, ишеккә а таба тартылып куйдылар. Әниләре, карагыз аны. кеше барында күзгә- 5 башка чалынып йөрисе булмагыз, дип кисәтеп, колакларына киртләп ~ куйган булса кирәк. *
Ишекне ачтым. Телеграмма китергәннәр икән. Кул куеп алдым. ® Җиңел майка белән трико чалбар киеп алган спортсменкага охшаган 2 япь-яшь кыз саубуллашып китеп баргач, телеграмманы ачтым. Улым о Исламнан. «Үтеп барышлый булабыз, каршы алырга әзер тор». £ дигән. и
Мондый хәбәр минем өчен иң зур шатлыкларның берсе була торган и иде. Чөнки ул минем бердәнберем, шатлыгым да. куанычым да. юаны- > чым да. Хәтта горурлыгым да. Без бит аның белән кирәгеннән артык я сирәк очрашабыз. Елына күп дигәндә ике-өч тапкыр. Анда да дүрт-биш 5 көнгә генә. Исламнын «кайтам» дигән хәбәрен алгач, башларым күккә г тия. шатлыгымнан нишләргә дә белми торган идем. Шунда ук эштән берничә көнгә ял алып каршылау хәзерлекләрен күрә башлый торган идем. Әмма бу юлы. ничектер, шундый зур куаныч икенче төрлерәк хис белән алышынды... Берьюлы берничә төрле сорау туды, проблема хасил булды. Кая урлаштырырмын? Җитмәсә тагын, үзе генә дә түгел... Кем белән кайта икән? Әллә башлы-күзле булдымы икән?.. Андый очракта аларны тулай торакка урнаштырып -улмаячак. Инде нишләп карарга? Бу хәлдән ничек чыгарга? Хәзергә бит әле мин үзем дә җир белән күк арасында.
Карасам, кухня ишеге катында Һәдия басып тора. Күзләребез очрашты. Аның карашы гадәттәгечә мопсу, шул ук вакытта сораулы. Минем шулай икеләнеп, чак кына югалып калуымны ул да сизенгән, ахрысы.
— Улымнан...—дидем мин, телеграмманы күрсәтеп. Ләкин «Кайтабыз. каршы ал» дигән сүзләрен әйтмәдем.
Ләкин бу хәбәр Һәдия өчен яңалык булмаган икән.
— Кичә дә шалтыраткан иде...— диде ул, үз чиратында уңайсызланып,— Новосибирскидан.
— Әйе. ул Себер Академиясендә...
Һәдия мине бүлеп аклана башлады.
— Рәтләп сөйләшеп булмады... «Сез кем? Әтинең кеме буласыз?..» Дип. бик төпченә башлагач, трубканы куярга мәҗбүр булдым. Аннары инде, кабат-кабат шалтыратсалар да, трубканы алмадым. Гафу итегез!..
— Зарар юк...—дидем мин. Һәдияне тынычландырырга теләп
Чәй әзер иде. Ана кеше, соңрак ашап эчәрләр дип, балаларны табын янына утыртмады. Кичәге кебек, ишек катындагы урындыкка Һәдия дә килеп утырды. Нәрсәдер әйтергә җыена булса кирәк. Минем үз хәлем хәл. Уйлана торгач, бәлки, кунакларны монда гына алып кайтыргадыр? дигән фикергә килдем. Чыннан дя. кая алып барасын ди аларны? һәм ни булса шул булыр дип. бу турыда Һәдия белән дә киңәшеп карарга булдым. Озак баш ватып тормадым, әйттем. Күп булса бер-ике
көн торырлар, дип өстәргә дә онытмадым. Телеграммадагы: «Үтеп барышлый» дигән сүзгә чытырдап ябыштым.
Бәхетемә каршы, Һәдия моны бик гади кабул итте: «Монда кайтмыйча кая кайтсыннар тагын»,— дип кенә куйды.
Бу хәл мине бөтенләй канатландырып җибәрде. Сүз уңаенда хәтта кунакларны каршы алырга ярдәм итешүен дә үтендем. Рәхмәт төш- кере, моңа да күнде. Миннән дә бәхетле кеше юк иде бу минутта. Шунда ук кадерле кунакларны ничек итеп каршы алу турында үзебезчэ планнар да кора башладык-Аш-су әзерләргә Һәдия ханым риза булды.
— Акча менә монда...— дидем мин, кухня шкафындагы ваза сыман савытны өстәлгә алып куеп.
— Кайчанрак кайтырлар икән соң алар?..
Бик урынлы сорау иде бу.
— Хәзер беләбез аны,— Шунда ук аэропортка шалтыратып, телеграммада күрсәтелгән рейс самолетының кайчанрак килүен сораштым. Көндезге икеләр тирәсендә, диделәр, һәрхәлдә, Һәдия ханыма ул кадәр үк ашыкмаска да була иде.
Заводка иртәрәк киттем. Көн матур, кояшлы. Тротуардан барам. Уйлыйм: «Кайтабыз» дигән сүзе үзе бер табышмак. Әллә өйләндеме икән? Алай дияр идең, шундый зур адым ясаганда минем белән киңәшер. һич югында, туена чакырыр иде. Ул да булмый, икенче бер уй башын калкыта. Монысы инде хәвефлерәк... Өйгә кайтып керүгә Ислам Һәдияне күрәчәк. «Кем бу?» «Каян?»
Мондый уйлар минем башымда тикмәгә генә тумадылар, әлбәттә. Минем инде кайчандыр шундый аңлашуны, дөресрәге, сорау алуга дучар булуны башымнан кичергәнем бар. Ул вакытта инде минем хатыным — Исламның әнисе Наҗия үлгән иде. Зинаиданың беренче тапкыр буларак минем янга Горькийга килгән елында булды ул сөйләшү. Ислам да искәрмәстән генә кайтып төште.
Зинаиданы күрү белән:
— Бу кем? — диде.
— Якын танышым...— дидем мин, җинаять өстендә тотылган кеше сыман.
— Икенче төрле итеп әйткәндә: гетера. Шулаймы?
Мин дә авызымны йомып калмадым, хәлемне аңлаттым.
Әмма аның үз туксаны туксан иде.
— Мин сине аңлыйм...— диде ул, кырт кисеп.— Әмма аклый алмыйм. Син, әти, билгеле кеше. Аңла, минем өчен син Монблан кебек идең, әллә каян күренеп тора идең... Горурлана идем мин синең белән. Өйрәтә дип уйлама, әти. Мин сине якын күргәнгә, үз иткәнгә күрә генә әйтәм бу сүзләрне. Синнән башка кемем бар минем?.. Син мине, зинһар. дөрес аңлый күр. Мин синең өйләнүеңә каршы түгел, һич юк! Тик бу адым һәр яктан үлчәнеп, тирәнтен уйланып эшләнергә тиештер.Син бер хәлне исеңнән чыгарма: репутация дигән нәрсә бар. Әнием мәрхүмә аны: абруй, ди торган иде...
Янадан шуңар охшашлы сөйләшү көтә түгелме соң мине? Мин үземнән бигрәк Һәдия өчен борчылам. Ислам саксызрак сүз ычкынды- 1 рып, ансыз да китек күңелне бөтенләй рәнҗетеп куймасмы?
Зина исә ул вакытта да әллә ни югалып калмады. Исламнын уен, үзенә карата булган мөнәсәбәтне аңлап, ир-ат белән хатын-кызнын Һәр ' яктан тигез булуы турында фәлсәфә сатты.
Шундый уйларга бирелеп, автовокзалга килеп җиткәнемне сизмич» I дә калганмын.
Төрле төстәге зур автобуслар, тирә-якка төтен-сөрем бөркеп, бер-1 бер артлы кузгалып, төрлесе төрле якка таралып торалар.
Мин дә маңгаена «КамАЗ» дип тамга суккан автобусларның берсенә кереп утырып, заводка китеп бардым.
Кунакларны каршы алырга аэропортка Алексей Фомич барды
Күршем аларны, нәкъ мин әйткәнчә, эш урыныма алып кайтты, /лым Ислам белән кочаклашып күрештек. Әллә ни үзгәрмәгән, һаман а шул ук торыш-кыяфәт. Уртачарак буйлы, әнисенә тартым тар җилкә. ♦ >ары тик күзлеген генә алыштырган. Борынына галәмәт зур ялтыра- 3 ыклы кара күзлек киеп куйган. Кигәвенгә охшап калган.
Ислам чыннан да ялгыз түгел иде. Бергә эшләгән якын дустын, = стон егетен, ияртеп кайткан. Яшь галим дип таныштырса да, юлдашы- < ын яше, һәрхәлдә, утызның өстендә булырга охшаган иде. Исеме ь 1нис, фамилиясе Калнынич. Кирәгеннән артык озын, Ислам кебек үк * андыр. тар җилкәле. Иң күзгә бәрелеп, ташланып торганы — кин < (алтайлы ак чырае һә.м ияк очында гына калдырган җыйнак сакалы. “ »хсыл озын чәче, шундый ук төстәге сакалы үзенә килешеп тора. Аның * орна кебек эре-эре атлап өстәл янына килүе, бик илтифатлы итеп « егелә-сыгыла исәнләшүе, җәелеп елмаюы шундук үзенә җәлеп итә. 2
Ул арада Алексей Фомич: «Әйдәгез, өегезгә кадәр озатып та куям»,— о ,ип, безне җилтерәтә дә башлады. “
— Улым!..—дидем мин. Алексей Фо.мич һәм Янис белән ишеккә к аба юнәлгән Исламны туктатып.
— Нәрсә, әти? >
— Бер генә минутка тукта әле... Менә нәрсә, өйдә хатын кыз кү- «
еп гаҗәпләнмә...—Әйтә алмадым, ахры. Ислам ирен кырыйлары белән * лмаеп. хәтта мыскыл иткән кебек төрттереп куйды. г
— Таныйм әтине!..
Янис, безнең кыстауга буйсынып, чикерткәнеке сыман озын ботын ырпайтып, алга — Алексей Фомич янына кереп урнашты. Без Ислам елан артка утырдык.
Машина завод идарәсе яныннан кузгалып китеп, цех корпуслары расыннан алга ыргылды. Бераз сөйләшмичә бардык. Ислам белән этләп аклаша алмавым тәмам пошаманга төшерде. Машинада чит-ят сшеләр алдында ул турыда сүз кузгатуы кыен Шуның өстенә әле егет- әр бөтен игътибарларын шофер Алексей Фомичка юнәлдергәннәр, алыкка бару турында әңгәмә корып җибәрделәр. «Балык тоту — безен хобби»,—ди эстон егете, Фомичка табз борыла төшеп. Ново- ибирск тирәсендә алар балык тотмаган елга, айкамаган күл калма- 1Н. янәсе. Алар бүген үк, я иртәгә иртүк Камага балыкка төшү турына клан коралар
Ислам аеруча түземсезләнә. Бүген үк төшү ягын каера. Без бары 4К ике генә көнгә кайттык, ди. Аның шул «ике генә көнгә» дигән сү- )ндә дә ниндидер киная бардыр кебек тоелды миңа.
Авызыма су капкан төсле утыруымны килештермичә, мин дә сүзгә ушылдым. Алексей Фомич белән: балыкка кай тирәгәрәк барсак хшырак булыр икән? — дип киңәш-табыш иттем.
— Инженер Гургенидзеның туган көнен уздырган җирдән дә һәй- )Трәк урын булмас,— дип башлады ул — Беренчедән, балыклы урын, вбе дә чиста, комлык. Бик аяк асты да түгел. Шуның өстенә, машина Мвн су буена ук төшеп була. Менә дигән чиста сулы чишмәсе дә шун- 1 гына. Аннан да кулай урын булмас.
Алексей Фомич ул урынның отышлы якларын тезепме-тезде. Сели- IT кирпеч заводының беренче директоры балыкка гелән шунда йөри »рган булган. Машина белән төшеп йөрерлек булсын өчен бульдозер- ар белән юлны да ул ачтырган, һәр көн, таң белән, эшкә барганчы, 1лык катырырга яраткан.
— Безгә дә, Алексей Фомич, сезнең ярдәмегез кирәк булыр инде,— идем мин, балыкка төшүнең мең төрле мәшәкатьләре турында уйлап
— Кадерле кунаклар хөрмәтенә барысын да эшләрбез,— дще унган, һәрвакытта да күндәм күршем.
Кайтып җитеп подъезд төбендә туктадык. Алексей Фомич җәһәт, кенә машинадан чыгып, багажниктан кунакларның чемоданнарын алып1 бирде. Үзем кертешим дип әйберләрне күтәреп тә алган иде инде, әмма егетләр уңайсызланып, ашыгып чемоданнарын үз кулларына алдылар.
Алексей Фомичны өйгә чакыра башладык. Тик ул: машинаны илтеп куясым, кичектергесез эшләрем бар, бәлки, соңрак сугылып чыгармын, дип, тиз генә китеп тә барды.
Ишекне Һәдия ачты. Бөтен өй эче минем өчен гаять тансык булган, таба ашы исе белән тулган. Һәдиянең дә өстендә яңа күлмәк. Кайндр плитә янында озак булгангадыр, йөзләре алсуланган. Чәчләрен артка таба жыеп, ак косынка белән бәйләп куйган. Билендә — алъяпкыч.
Шау-гөр килеп танышу, исемнәрне әйтеп кул кысышулар башланды. Янис бөгелеп-сыгылып баш иеп кенә дә калмады, Һәдиянең кулын да үбеп алды.
Авызларын ачып бер читтә торган балаларны да бөтереп алып, кул-, ларын кыскалап, аркаларыннан сөйделәр.
— Әти, ник өйдә балалар барлыгын әйтмәдең? Машинаны берәр магазин янында туктатып, күчтәнәч-фәлән алып чыккан булыр идек- |
Исламның шушы юк кына сүзе дә күңелләремне җилкендереп.җанI өргәндәй итте.
— Соң түгел әле,—дидем мин, кунакларның сүзен куәтләп.—Һади,
әнә, автомашина бик ярата... ' Ж
— Шулаймы? Ниндирәкләрне яратасың соң? — Бу сорауны да| Ислам бирде.
— Рульле машинаны...— диде йомры баш, куллары белән машина I йөрткән хәрәкәтләр ясап.
— Бик һәйбәт! Алабыз аны...— диештеләр кунаклар.— Рульле; кирәк икән, рульлене алабыз.
Ул арада Һәдия зал ишеген тагын да киңрәк ачып, кунакларны; түргә үтәргә кыстый башлады. Ә андагы ындыр табагы кадәрле итеп киңәйтелгән өстәл өсте газеталар белән капланып куелган иде. «Тәки өлгергән...» дип уйлап куйдым мин.
Янис шактый ук үзенчәлекле кунак булып чыкты.
— Әгәр дә рөхсәт итсәгез, мин иң элек бер генә минутка салкын душ астына кереп чыгар идем,—диде ул.
Мин анын бу үтенечен шунда ук башкарырга әзер икәнлегемне белдереп, кунакка душны күрсәтергә булдым.
— Рәхим итегез! — дидем мин.— Суның салкыны да, кайнары да бар...
— Рәхмәт! Бик зур рәхмәт...
Утларны кабызып кунакны ваннага озаткач, яңадан коридорга чыктым.
— Менә, Һәдия ханым, минем улым шушы була инде.—Аларин якыннанрак таныштыру иде минем максатым.—Ә бу, Ислам, минеЫ. фатирдашы.м. Җәй башында гына аларның гаиләсендә зур бәхетсезлек; булды, ире автомобиль катастрофасында һәлак булды. Зинаида Ивановна да шул ук машинада иде. Бу турыда мин сиңа хәбәр иткән идем бит инде.
— Әйе.
— Әле дә ярый, Ислам, телеграммагыз бик вакытлы килде. Ике-еЧ көннән миңа да командировкага.
— Кай якка?
— Мәскәүгә.
— Алайса, юлдашлар булабыз икән.
Һәдия ханым кухняга кереп киткән арада Исламның үз эшләре, ормышы белән кызыксынып куйдым.
— Андый-мондый үзгәрешләр юкмы әле? — Сүзне ерактанрак баш- арга иле исәп.
— Хәзергә юк,—диде Ислам.
— Диссертация ничек? һаман ла якламадыкмы әле?
— Юк.
— Ник сузасын?
— Вакытны әрәм итәсем килми. Икенчедән, оппонентларны, гыйль- и советларны, ВАК 1 членнарын борчыйсым килми. Өлгерермен әле. ннары бит, белгәнеңчә, гыйльми исем алу җаваплылыкны да арттыра, л бит түләнергә тиешле вексель алу белән бер... Мин болай да өлкән кытучы, тагын ни җитмәгән?..
Ул арада шау-гөр килеп, юеш чәчләрен тарый-тарый, ваннадан нис килеп чыкты.
— һай-fi, шәп!..— диде ул, кирәгеннән артык канәгатьлек алган ке- а 1едәй.—
Җилкәләрдән тау төштемени, җиңеләеп калдым.
— Мин дә тиз генә кереп чыгыйм әле, алайса,—дип, Ислам да э
фһәт кенә ванна бүлмәсенә кереп бикләнде. °
Янис белән минем кабинетка кердек. Ул тәмәке тартырга рөхсәт * эрап, сигарет чыгарды.
— Рәхим итегез, хөрмәтле Янис,—дидем мин, алдына көл савыты > итереп куеп.—Иркенләп тартыгыз,— дип, тәрәзә ачып җибәрдем я
Кунак, уф ф. рәхәт! дигән булып, йомшак креслога килен утырды * а тәртәләрен сузып куйды. Шунда ук сигаретын кабызып, тирән итеп s уырды, башын артка ташлап, түшәмгә таба бер-бер артлы боҗралар ;нбәрде...
— Ташлыйм, ташлыйм дип, ничә мәртәбә омтылып каралым, юк, улмый. Тәмәкесез яши алмыйм,— диде ул, акланырга теләгән сыман.
Читләтеп кенә әти-әниләре, туган-тумачалары, хезмәте турында эраштыра башладым. Ишетергә теләгәнем Исламның эше, шәхси эрмышы иде, әлбәттә.
Әти-әниләре исән-саулар, Таллин янындагы кечерәк кенә бер шәһәр-* 5ктә яшәп яталар икән. Ә инде СССР Фәннәр академиясенең Себер үлеге турында сөйли башлагач, бик хәбәрдәр кеше булып чыкты, ис- ггмәле саннар, фактик мәгълүматлар китерде. Бүгенге көндә анда мегә якын фәнни-тикшеренү учреждениесе, ал арда \тыз менгэ якын !ше эшли икән. Эстон егете үзләренең фән мастерскоенда, фәнне ясау- 4лар арасында яшәүләре турында бик тәфсилләп сөйләргә кереште.
Сүз һаман да Исламны читләтеп уза. Әңгәмәне уку-укыту мәсьәлә- ipeiin борып карыйм. Педагогның эше җиңеләйгәндер, чөнки бит хәзер тарга кибернетика, «укыта» торган машиналар килүе турында бер-икс '3 кыстырып куям. Сизеп торам: кунак өчен кызыклы тема түгел бу. 1улай да әдәп йөзеннән генә, бары тик минем сорауга җавап бирергә зрак булганга гына сүз башлады
— Әйе, файдаланылалар,—диде ул, сигаретының көлен кагып.— :якив бит шул кадәресе дә бар: безнең академия гадәтн уку йорты тү- л. Аида бары тик физика, математика кебек фәннәрдән бөтен Союз Шмпиадаларында җиңеп чыккан сигезенче, тугызынчы, унынчы класс :учылары өчен махсус программа белән укыталар. Анда, безнең уе- йчв, киләчәктә безуең фәнебезнең данын тагын да югарырак күтә- 1чак булачак Эйнштейннар, Жолно-Кюрнлар. Ландаулар укый Шун- актан бездә белем бирүнең үзенчәлекле яклары бар. Бәлки шуңа эрәдер, бездә уку-укыгу эшендә кибернетика, «акыллы» машиналар 'ллану, тәҗрибә күрсәткәнчә, тиешле нәтиҗәләрне бирмәде. Гомумән,
1 ВАК —высшая аттестационная комиссия.
КАМА ТАҢНАРЫ
мин ул «акыллы» машиналарны фетишизировать итү ягында түгад Кибернетика, «акыллы» машиналар һичкайчан да. хәтта киләчәктә да тере кешене, галимне, тәрбиячене алыштыра алмаячаклар. Бигрәк т; педагогика өлкәсендә... Кибернетика психолог һәм физиолог була алу дан хәзергә бик ерак тора әле.
Янис шул чак үзенең дә нәкъ Ислам кебек шул махсус программа белән белем алучылар арасында педагог булып эшләп караганлыгы турында сөйләп китте. Күп түгел, ике ел чамасы гына укыткан. Бетен йөзе белән елмаеп, урынсыз сүз әйтергә җыенган кеше кебек күз карашын читкә алып, өстәп куйды:
— Аннары китәргә мәҗбүр булдым... Фауст әйткән бит: «Педагог буларак беттем, тагын шайтанга әйләнәм...» дигән. Мин дә фәнни эшка күчтем. Яхшы педагог булып туарга кирәклекне бары тик шунда гына анладым мин. Грекларда: белем бирү укучылардан түгел, ә укытучылардан башлана, дигән мәкаль дә бар.
Ниһаять, үзем теләгән сүзләрне дә ишеттем. Исламны профессиональ лектор дип атады, табигый талант, диде. Аның лекцияләрен бик яратулары, аның дәресләренә яшьләрнең бик теләп йөрүләре турында сөйли башлады. Аны нечкә психолог, эрудит, бүгенге яшьләрнең характерлы. үзенчәлекле сыйфатларын гына түгел, аларның хыял-омтылыш- ларын да тоя белүе, аларның уй-фикерләрен, акыл-зиһеннәрен генә түгел, йөрәкләрен дә кузгата белүе турында мавыгып тезде дә тезде
Ванна бүлмәсеннән чыгып килүче Исламны күреп алдым. Янистан1 сүзен бүлгән өчен гафу үтенеп, урынымнан күтәрелдем.
Шау-гөр килеп, кысташып, табын янына утырдык. Кунаклар да ачыккан икән. Утырышу белән алларындагы тәлинкәләрне салат, колбаса. редиска белән тутырып та куйдылар.
Тамадалыкны, өлкән кеше буларак, үз кулыма алдым. Һәдиянең,, эшем бар дип, табын янына утыруга аяк терәп каршы торуы мәжлес-1 нең ямен җибәрә язды. Ислам белән Янис хәтта урыннарыннан сикерешеп тордылар, беренче рюмкаларны барыбыз да бергә күтәрәбез дип, Һәдияне кулыннан җитәкләп диярлек өстәл янына утырттылар.
Ниһаять, табын түгәрәкләнде.
— Я. җәмәгать!..— дидем мин. рюмканы кулыма алып.—Беренче-, сеп кунакларыбызның исән-саулыклары өчен күтәрергә дигән тәкъдим бар.
Һәдия коньяк салган рюмкасына иреннәрен генә тидереп алды да. эшем бар дип, кухня ягына чыгып китте.
Кунаклар бик җәһәт керештеләр. Ул арада Һәдия безгә каннар шулпа чыгарды.
Аштан соң өчпочмак килде. Бу кадәресен инде мин дә көтмәган идем. Кунакларның да күзләре ут булды. Эстон егете исә: «О-о, менә, ичмаса!..» дип, тәлинкәсен ике куллап күтәреп үк алды.
Чыннан да. өчпочмаклар исләрең китәрлек иде. йөзләре килгән, һәркайсы бер штамп астыннан чыккан сыман тип-тигезләр. Ит. суган, борыч, лавр яфракларының татлы хуш исләре борыннарга бәреп керә-
Тема да. кискен борылыш ясап, икенче юнәлеш алды. Сүзне телеграммадан башладым. «Кайтабыз» дигәч, әллә өйләндеме икән, дип уйлавымны әйттем, һәм шунда ук:
— Сина. Ислам. утыз тула түгелме соң инде? — дип сорап куйдым.
— Шулай бугай — диде ул. бер дә исе китмәгән кыяфәт белән.Ан’
нары ашыкмыйча гына кулъяулыгын чыгарып, калын кара кысалы зур күзлеген салып сөртте. Кулын алга таба сузып, тәрәзә ягына куеп карады: күзлек яхшы сөртелгәнме? Аның шулай минем сорауны гамеГО дә алмавы күңелемне кытыклап куйды. Тукта, тагын бераз төрттергэв- дәй итим әле. Г
— Мии синен кебек чакта сипа, беләсенме, ничә яшь иде? Унны тутырып килә идеи, дүртенче класс укучысы идең.
— Сон син бит, әти, особый индивидуум
— Ә сез, хөрмәтле Янис, өйләнгәнме әле?
— Юк, мин дә буйдак,— диде ул, сакалын чеметкәләп. Аннары берьюлы Ислам өчен дә җавап биргәндәй, елмаеп, өстәп кунды; — һа ф ман да шул бер бәла: вакыт җитми...
— Болай булса, электрон-хисаплау машинасына мөрәҗәгать итми-
чә булдыра алмассыз, ахры,— дидем мин. тегеләрне дә үз чиратымда = кытыкларга теләп.—Тотасыз да: мина хәзер фәлән-фәлән яшь, фәлән ? җирдә эшлим, фәлән сум хезмәт хакы алам, өйләнергә телим, дип *“ мөрәҗәгать итәсез... ~
— Ә нигә? —дип элеп алды Янис.— Бу мәсьәлә буенча безнен рес- х публикада дискуссия оештырылды. Беләсезме, Германия Демократик ф Республикасында: «Яшем егерме икедә, аксыл-сары чәчлемен, буем
I метр да 72 сантиметр, күзлек киям. Яхшы характерлы урта яшьтәге “ берәр иргә тормышка чыгар идем», кебек белдерүләрне газета-журнал = битләрендә очратырга мөмкин. £
Ә мин, Лейпциг шәһәрендә халыкара ярминкәдә вакытта, шулай электрон-хисаплау машинасы ярдәмендә барлыкка килгән гаиләдә ку- * пакта булганымны сөйли башладым. £
Юк эшне бар итеп, өстәл белән кухня арасында йөренгән Һәдия дә s минем соңгы сүзләремне ишетеп: «Хакмы шундый хәл?» дип туктап калды. *
— «Фюр дин» фирмасы сотрудницасы иде ул,— дип башладым s мин.—Марта Фриш атлы иде. Башта бер егет белән очраша. Инде өйләнешәбез дип торганда, ни сәбәптәндер, теге егет ташлый моны. Фрау Марта, үзенең әйтүенә караганда, бик авыр кичерә бу хәлне. Көзге шыксыз кичләрнең берсендә, япа-ялгыз өйдә утырганда, газетадагы белдерүләргә игътибар итә бу. «Тол ирмен,—диелгән була анда.— Хаты-ным үлде. Үземә 34 яшь. Өч һәм биш яшьлек ике балам бар. Зурысы кыз бала, кечесе малай. Үземә турылыклы хатын, балаларыма һәйбәт ана булырлык кешегә өйләнер идем. Тәкъдимнәрне һәм фотоны «Дивом» почтасына, фәлән-фәлән номерлы ячейкага җибәрергә». /Марта ни булса шул булыр дип. фотосын һәм үзенең кем булуын язып, күрсәтелгән адрес белән җибәрә. Үзенең адресын да күрсәтә, әлбәттә. Җавап озак көттерми. Тол ир башта ике баласын алдына алып төшкән фотосын җибәрә. Марта фотодан күрә: ата балаларын ярата. Ә бала ярат кан кеше киң күңелле, тулы мәгънәсе белән чын кеше була. Икенче хатта инде очрашу урынын билгелиләр. Үзләренең ниндирәк киемдә булачакларын язалар, һәм, ниһаять, фрау Марта тормыш юлдашы буласы кешесе белән Көнчыгыш вокзалның платформасында очраша. Менә дигән гаилә корып җибәрәләр. Фрау Марта беренче очрашу моментын искә төшергәндә көлмичә булдыра алмын. «Ирем әле дә булса минем оялып, таш сын кебек катып калуымны мәзәк итеп сөйли»,— ли ул. Сүз арасында: «Баштагы бәхетсезлек бул.маса, бәлки мин бу бәхеткә ирешә дә алмас идем»,— дип өстәп куярга да онытмый Марта
— Ләкин ул адым, сез уйлаганча, механик рәвештә генә эшлән ми,— Бу сүзләрне Ислам әйтте.— Ул турыда язып, сөйләп, колакларны тондырып бетерделәр бит инде.. Перфокарталары туры килгән кешеләргә җавап җибэргәләгәнче, бу мәсьәлә кабат-кабат, бик җентекләп тикшерелә. Тикшерү эшендә, кагыйдә буларак, психоаналитиклар, графологлар, физиономистлар, социологлар, экономистлар катнаша Гаять зур һәм вәкаләтле комиссия эшли анда. Хәер, гаҗәп тә түгел, никахта, русча әйткәндә, бракта брак җибәрергә ярамый...
Табын яныннан кузгалып. Ислам мине туктатты да
— Әтн,—диде, кеше ишетеп калудан курыккан кебек,—ишек ягы-
па күз төшереп алганнан сон.— Әти... Сиздекме икән. Һәдия ханым кай ягы беләндер әниемә охшаган...— диде.
Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Ул да булмады, янак-битләремә! кайнар дулкын бәрде.
Бер дә исем китмәгән кыяфәт белән:
— Ул кадәресенә игътибар итмәдем,— дигән булдым мин.
Ниһаять, балкон астында без көткән машинаның сигнал тавышы ишетелде. Барыбыз берьюлы балконга ташландык.
— Салют. Фомич’..—дидем мин.— Безнең хәлләр ничек?.. Булдымы?
— Булды, Имам Хисамович! — Күршем җәелеп елмайды.
— Анысы да яраган. Ә хәзер, Фомич, әйдә, кереп чык әле...— Баш бармагым белән чәнчә бармагымны тырпайтып күрсәттем.
— Хәзер ярамас. Имам Хисамович. Служба. Сез балыктан кайткач, ' уха ашарга керермен...
Без дәррәү күтәрелеп, йөгерә-чаба, әйберләрне машинага ташый башладык. Минут та үтмәгәндер, машина тирәсе капчыклар, сумкалар I белән тулып өлгерде. Өеп-тезеп куйган әйберләрне күргәч, барыбыз да рәхәтләнеп көлештек.
— Бер машинага гына сыймас бу кадәрле әйбер, грузо-такси да яллыйсың калган, әти.— дип куйды Ислам.
Ансыз да үзен киеренке тоткан Һәдиягә шул җитә калды.
— Бәлки, безнең йөрисебез юктыр...— диде ул.
— Юк сүз сөйләмәгез. Һәдия ханым.—Урынсызрак сүз ычкындыруын Ислам үзе дә сизенде, ахрысы.— Сездән башка без анда ике кул- ’ сыз булачакбыз... Минем сүзләремне чынга алмагыз тагын. Бер юлга [ сыймасак. машина үз кулыбызда ич...
Һәдияне без болай да инде кырык алла, илле мулла ярдәмендә генә • безнең белән балыкка барырга күндергән идек.
— Газ плитәсе алабызмы? — дидем мин.
— һич кирәкми! — дип каршы төште Янис.— Ухаиың бар тәме ! аның төтен исе сеңүдә, янган учактан чаткылар чәчрәп төшүдә, һәм кара күк гөмбәзендәге йолдызларның шәүләсе чагылуда. Соң бит, Имам Хисамович. янган учак янында утыру үзе бер гомер, үзе бер шигърият- (
Балалар уянды. Бөтен өй эче хәрәкәт белән тулды. Һәркем үзенчә болгана-тулгана. Нурия әнисенә әйберләр биреп тора. Җыелган кашык- ! лар. савыт-сабалар, чиләк-чүмечләр үзе бер ат йөге булыр. Шуның ес- тенә. әле берничә сумкага дыңгычлап тутырылган азык-төлек...
Нәкъ менә шул чакта килеп җитте дә инде Алексей Фомич. Әйберләрнең иләмсез күп икәнлеген күргән күршем: «Сездән эш чыкмас» | дигән кыяфәт белән үзе үк төенчекләребезне тутырыша башлады. Палаткалар. матраслар, балта кебек нәрсәләр багажникка сыйды. Анна- | ры барыбызга да машина эченә кереп утырышырга кушты. Аяк аслары, аллар яңадан әйберләр, төенчекләр белән тулды...
Мин рульга утырдым. Яныма Ислам белән нәни ташбаш урнашты- I лар. Ә артта: Янис, Һәдия һәм Нурия.
— Менә булды да.— диде Фомич, ишекләрне һәйбәтләп ябып чыкканнан соң —Ярар, җәмәгать, хәерле юл сезгә. Суалчан-кортлар банка- | ларда булыр... Машинаның чехолы да шунда, багажникта. Кояш астында бик кыздырмаска тырышыгыз.— Аның машина өчен янып-көюен беләм мин, шуңар күрә дәшмим. Менә ул соңгы күрсәтмәләр бирде дә: — Ну-у. ни пуха, ни пера! —дип. кабат кул изәде...
Кузгалдык. Түзә алмаслык бөркү. Шуның өстенә тагын бик кысык утыралар — селкенерлек тә хәлләре юк, тирә-якларына шыплап әйберләр тутырылган. 1
Олы юлга чыгу белән тизлекне арттырып, тәрәзәләрне ачып жибәо- v Яд алды көне булгангамы, юлда хәрәкәт әллә ни зур -ител. Бераз* IR олы юлны читтә калдырып сулга борылдык. Арыш басуы башлан- 4. Беренче күргәндә яшел хәтфә кебек кенә булып жәйрәп яткан >ыш хәзер инде баш кыса башлаган. Елга ягыннан искән талгын жил- I ул чайкала, иге-чиге күренмәгән басу өстеннән, ерагая барган саен ♦ сләрен үзгәртеп, дулкыннар йөгерешәләр..." 2
Бераздан офыклар ачылып, киңәеп китте: Кама өстенә килеп чык- j- IK. Машинадагыларга да жан керде. =
— Да-а!„—дип сузып куйды Янис.— Чыннан да мул сулы зур елга < ЙИ.
— ГЭС плотинасы төзелеп беткәч, икенче як ярлары бөтенләй күрен *
)ячәк,—дидем мин. <
Машинаны саклык белән генә текә яр астына алып төшәм. Су /йлап бераз баргач, аны куе әрәмәлек каплаган, өскә авардай булып * фган чамадан тыш биек кыя астында туктаттым. а
Ишекләр дәррәү ачылды. «Уф ф та уф-ф!» диешеп, барысы да маши- 2 |дан коела башладылар. Янис. үзе тотып килгән зур сумкасын бер » 1ткә куйды да, кулларын алга таба сузып: £
— Күрегезме, зинһар!.. Нинди матурлык, нинди хозурлык! Ә һааа х
JL ЮК, юк! Биосфераны харап итәбез дип коткы салучыларга ышан- н ыйм мин. Күр син бу хикмәтне!.. >
Чыннан да искитмәле иде бу тирәләр. Ярларына сыеша алмыйча ж ама ага. Яшел яр буйларына гына күз сал син! Беренче тапкыр мои- * 1 аяк басканда гына да бу тирәләр ул кадәр үк ямьле түгел иде. Хәзер я ыяга охшашлы текә яр битләре гөлҗимеш, карлыган, зелпе куаклары •лән капланган. Чак кына читтәрәк. үзәнлек башланган урында, куе 1ллык. Инженер Гургенидзенын туган көнен уздырганда табын хәзер- энгән урын, үзенә бер ярус булып, шактый өстә калган. Астарак тип- иез алтын-сары комлык ачылган
Балык тотарга керешкәнче иң элек палаткаларны корып, утын әзер- )п. казан асу өчен урыннарны жайлап куярга булдык. Күлмәк-майка- арны салып атып, машинадагы әйберләрне яр буенарак ташый баш- адык.
Ниһаять, казан асу өчен таган ясалды, палаткалар тартылды, атраслар өреп тутырылды, кирәк кадәр утын әзерләнде, ут ягылды, ишмә суы белән мөлдерәмә итеп тутырылган чиләк учак өстенә элене. Бары тик шуннан соң гына шау-гөр килешеп суга сикерештек. 1вздск. су чәчрәтештек, чумып, төпнең ннпдилегеи тикшердек. Балалар урында әйткән дә юк. суда чупырдап рәхәтләнәләр генә.
Бер Һәдия генә коенмый. Учак янында кайнаша, палатка буенда збын әзерләп маташа. Яр буена якынаям
— Һәдия, сез нишләп коенмыйсыз? — дим. аның тартынуын яхшы елсәм дә.— Көннең кыздыруын гына күрегез, чыдар чама юк.
Һәдия:
— Соңрак, эш беткәчрәк коенырмын,—дип жавап кайтарды
Иң элек Һади кармаклы булды Аңар ипи йомшагы изеп, ничегрәк теп кармакка утыртырга кирәклекне аңлатып, балык тота торырга уштык.
Янис безне дә эшкә кушты. Яр буйлап озын җепләр суздык Бишәр- лтышар кармак тагылган закнднушкалар ясадык. Бер башына курга- шннан коелган батыргычлар бәйләп, ярдагы сыек колгага чорналган ашына кыңгыраулар куйдык. Аннары, кармакларга суалчаннар утырып. берничә закнднушканы суга ыргыттык. Балык кабу белән кыңгы- ау безгә хәбәр салырга тиеш иде
Кояш баю ягына авышса да. бик бөркү Күлмәк майкаларны кию •к. Үзебез ялан аяк. Аяк астында коры кош ың кышкы салкын челлә
көндә кар шыгырдагандай сызгырып калуларын тою рәхәт та соң!
Бераздан без дә кармаклар белән коралланып, өскәрәк. тирән урын, гарак барып, балык чирттерә башладык. Бер салдык, ике салдык, балык бер дә кабам дип әллә ни атлыгып тормый.
Мин учак ягына күз салгалыйм. Әле яңарак кына Һәдия белая Нурия, кулларына сөлге тотып, су коенырга дип борылыш артына киткәннәр иде.
Әледән-әле пароходлар, баржалар, тиз йөрешле «Ракета», «Ме- теор»лар үтеп торганлыктан, су өсте тыныч түгел. Шунлыктан калкавычны күзәтүе бик кыен. Бөтенләй чиртмәгән дә кебек, ә кармакны чыгарып карасаң, җимнән җилләр искән.
Күзем палаткалар ягында. Әнә. Нурия, йөгереп килеп, ут янына чүкте. Бераздан борылыш артыннан чыгып килүче Һәдия дә күренде. Сөлгесен җилкәсенә салган. Туфлиларын сынар кулына тоткан. Дулкыннар уйнаган яр буйлап су ерып килә ул. Әле яка гына узып киткән зур пассажир пароходының эре-эре дулкыннары Һәдиянең аяклары тирәсендә шаулый... Ә ул чәчрәгән су чылатмасын өчен буш кулы белән чак кына күлмәк итәкләрен күтәргән. Читтән караганда Һәдия әле яна гына буйга җитеп килә торган кыз баланы хәтерләтә. Бик тә төз.җыйнак гәүдәле, зифа буйлы ул.
Калкавычыма күз салам. Бер мәлгә су өсте тынып калган сыман булды. Шул чак минем аклы-кызыллы калкавычыма җан керде, башта калтыранган кебек бер урында биеп алды, аннары чак кына янтаеп читкә таба тартылды. Мин ялт кармакны үземә таба... Бар! Балык.. Бармак кадәрле генә булса да бөтен ярны бер итеп:
— Булды!. — дип кычкырып җибәрдем.
Барысы да минем янга ташландылар.
— Нинди?.—дип сорап куйды Янис.
— Менә дигән комки,— дидем мин.
Янис ике сикерү белән минем янда иде инде.
— Монда бирегез. Имем Хнсамович... Мин аны зур кармакка утыртып донкага салам.
Ул арада Ислам да: әһә-ә! дип аваз салды. Шул вакыт кояшның соңгы нурларында ялт-йолт килеп яр өстенә уч төбе кадәрле даран чабак очты.
Күп тә үтмәде. Һади да бөтен яр буен бер итеп: «Балык!..» —дип чырылдап җибәрде. Бармак кадәрле генә маймыч эләккән үзенә. Малайны: молодец, менә дигән балыкчы икәнсең, дип мактап күккә чөеп ташлау өчен шул маймыч бик җиткән иде.
Кояш баю ягына борылгач, балык та күңеллерәк чиртә башлады- Әмма бер генә дә менә, ичмаса, бу балык дип әйтерлеге капмады. Ике- өч нәни алабуга белән биш-алты шыртлака өстәлде.
Ул арада сүрелә башлаган кояш кургашын төсенә кергән мул сулы Каманың теге яктагы үзәнлекләренә барып төште. Чык төшкәнгәме, тирә-як төтенли башлап, ак күләгә хасил булды. Су өстендә дә ефәктәй юка ак томан тирбәлә башлады.
Шул вакыт кулына шактый олы коштабак тотып, Һәдия килеп җитте.
— Кая балыкларыгызны бирегез,— диде ул.— Күз бәйләнгәнче чистартып куйыйм.
■— Әни. менә минем балык,— дип. иң элек Һади үзенең елтыр маймычын савытка китереп салды. Аның янына безнең вак-төяк өстәлде.
Һәдия күзләре белән генә елмаеп куйды.
— Камада хәзер балык юк дип әйттем бит мин сезгә.— Аннары I кабат биш-алты вак балык салынган коштабакка күз төшереп алды
ла, Ислам белән мине чын күнелдән көләргә мәҗбүр иткән сүз ычкындырып куйды.—Минем әти дә балыкчы иде... Аның: «И-и ходаем, мәрхәмәтеннән ташлама, шундый балык тотсам иде, аның турында үлгәнче сөйләрлек, алдаламыйча сөйләрлек булсын иде», дигән сүзләрен еш кына ишеткәли идем...
Бу кызыкны Яниска да тәрҗемә иттек. Ул да рәхәтләнеп көлде. Шунда ук балыкчылар белән аучыларга бәйле булган берничә мәзәк * тә сөйләп алдык.
Һәдия ханым кинәш-табыш иткән сыман:
— Бәлки, ашарга башка әйбер әзерләрбез? — дип сорап куйды.
— Юк, уха пешерәбез...— дидем мин, кармагымны кабат суга ташлап — Балык булырга тиеш. Менә тагын берәр тапкыр чиртсен дә...
Күзләрем калкавычта. Юк. чиртергә уйламый да. Кармагымны чыгарып җебен колгага чорнадым да яр өстенә аттым. Үзем туфлиларымны ялан аякка гына элеп алып, машина янына юнәлдем.
Багажникны ачып, почта ящигы кебек кенә бәләкәй суыткычны чыгарып, юк-бар балыкны чистарта башлаган Һәдия янына килдем Суыткычтан һәркайсы ким дигәндә килога тартым өч чөгә, бер кара- хаиат. олы гына бер сыла балыгы чыкты. Бу хәлне күргән Һәдия ханымның күзләре шар булды. Балыкның шәплекләрен күреп мин дә. «Молодец, Алексей Фомич!» — дип, эчемнән генә мактап куйдым.
Кояш баеды. Елга ягыннан дымлы салкынча сулыш бөркелә. Өсләребезне киенергә мәҗбүр булдык. Ул арада анда-санда маяклар кабынды. Пароходлар, буксир-баржалар да төрле төстәге утларга төрен дсләр. Төнге караңгылык торган саен куерганнан-куера барды. Камавын без урнашкан бу яктагы текә ярлары бераздан кап-кара тоташ урманга охшап калдылар. Калыкканда ничектер теләр-теләмәс кенә җемелдәшкән йолдызлар кинәт яна көч белән дәррәү җемелди башладылар. Тирә-як тынлыкка чумды. Каманың бу яктагы текә ярлары артыннан, Талгын гына агып яткан дәрьяны күрергә ашыккандай, искәрмәстән генә, ялт итеп, бөтен җиһанга нур сибеп, тулы ай калыкты. Тирә-як кинәт яктырып та, киңәеп тә киткән сыман булды...
Шул вакыт Яннс, елан чаккан кеше сыман, искәрмәстән генә «ой-н!» —дип кычкырып җибәрде. Җәһәт кенә атылып торды. Башта нәрсә булды икән дип каушап калдык. Һәдия дә ялт итеп безнең якка борылды.
— Ишетәсезме?.. Балык ич бу!..— Янис кыңгырау чыны килгән якка торып йөгерде. Без дә аякланып Янис артыннан караңгылыкка ташландык.
Без килеп җиткәнче Янис инде жилканы кулына алып: — Бар’. Балык бар... Сөкәне бирегез тизрәк!..—дип кычкырып, аяк терәп балык белән тартыша иде.
Ислам сөкәне эзли йөгерде.
— Нәрсә... Әллә миннән алган комкига капканмы? .—дидем мин.
— Юк. Зур гына ак корт утыртып салган идем. Тирес корты Ай- яй, тарта!.. Кая, тизрәк бирегез инде сөкәне
Ислам караңгыда әрле-бирле йөгеренсә дә, сөкәне таба алмады
— Юк ул монда...
— Ай-Һай!..—дип өзгәләнде Янис.—Бик көчле йолкына. Сөкәсез алу икеле булыр моны...
Мин дә яр буйларын караштыргалагандай иттем, әмма берни дә күренми. Моңарчы кирәге булмагач, кая булса да ташлангандыр инде.
— Хәерле булсын, тәвәккәллим...— диде Янис пфлилары белән суга кереп —Чыгарып карыйм... Читкәрәк китегез... дөпелдәмәгез .
Күз тәмам ияләткән иде инде. Шул вакыт ярдан биш алты метр чамасы чнттәрәк зур гына балыкның су өстенә чыгып шапылдап сикермме ишетелде.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф КАМА ТАҢНАРЫ
— Әллә киттеме’ — Бу сорауны өне алынган Ислам бирде.
— Юк бугай... Тартыша,— диде тәмам тыны кысылган Янис.
Ярга якынлаша төшкәч, балык кабат суны бик яман шапылдатып алды.
— Ай-яй. яман кылана, хәерсез...—дип куйды тәмам хәлдән тайган Янис.— Җәен баласыдыр, ахры...
Көрәшә-тартыша торгач, Янис балыкны сайга, аннан яр өстенэ комлыкка өстерәп чыгарды, һәм яшен тизлеге белән балыкка ташланды Алдан тезләнде, аннары табышы өстенә сузылып ук ятты...
Өч-дүрт кило чамасы зурлыгындагы кушбаш балыгы иде бу. Үзебез дә кала алган кешеләр сыман кыландык. Башта, балыкны кая куеп торабыз дип, байтак вакыт сүз көрәштердек, аннары инде катгый бер карарга килеп, саңагы аша тимер чыбык уздырдык та. суга җибәреп казыкка бәйләп куйдык.
Шуннан соң гына тыныч күңел белән уха ашарга утырдык.
Ятар вакыт җитте. Кемнең кайда йоклаячагы турында сүз кузгаттык. Зур палатканы Һәдия белән балаларга бирдек. Минем өлешкә кечкенә палатка тиде. Ислам белән Янис исә машина эчендә йокларга булдылар. Без шулай урын бүлешкән арада нәни Һади Ислам абыенын касыгына башын куеп йокыга да киткән иде инде. Һәдия аны: «Үскәнем лә! Эшләп арыган ул», дип күтәреп алып палаткага кертеп урнаштырды. Нурия дә шунда чумды. Бераздан табынны җыештырып, азык-төлекне палатка янына урнаштырып, күләгә кебек тавыш-тынсыз гына йөргән Һәдия дә юк булды. Без дә хәерле төннәр, тәмле йокы, матур төшләр теләшеп йокларга дип таралыштык.
Палаткада ятам. Аяк очымда гына вак дулкыннар чулт-чулт киләләр. Алар шулай үзләренә бер төрле бетмәс-төкәнмәс моң көйләгәндәй ярга кагалар. Сирәк-мирәк кенә пароход гудоклары ишетелеп куя. Ул да булмый, яр буенда эре-эре дулкыннар шаулашырга, чынлап торып актарылып ярга ыргылырга тотыналар. Димәк, яңарак кына аскамы, өскә табамы пароход яки үзйөрешле зур баржа узган. Андый вакыпа якында гына кыңгырау чыңлаган авазлар да чыгып куя кебек. Мин бөтен игътибарымны шул якка юнәлдерәм. Әмма дулкыннар басылу белән өзек-өзек кенә булып ишетелгән кыңгырау авазлары да тына сыман.
Ә уйлар, талгын гына аккан елга кебек, бер-берсенә ялганып кына торалар... Баянак килгәндә кайчандыр Зинаида белән бергә утырган урыннан узарга туры килде. Машинаны ул тирәдә туктатырга ничектер күңелем тартмады. Әмма күз салмыйча үтеп булмады... Учак көлен күптән инде җилләр тузгыткан, яңгырлар юган. Бары тик шашлык кыздыру өчен тезеп куелган ташлар гына кара көеп яталар...
Әйтүләренә караганда. Зинаидаларның һәлак булган урыннары да шушы тирәдә генә. Ул да булмады. Зинаның моргта яткан мәете күз алдыма килде. Җан ачысы белән кычкырганга охшап авызы ачылган. Ап-ак тешләре күренеп тора. Кай җиредер түзә алмаслык булып сык- рап-әрнегәнгә охшап, чырае сытылган...
Минем уйларымны исәпкә алып барган счетчиклар сыман, аяк очындагы вак дулкыннар чулт-чулт итәләр...
Икенче мәртәбә командировкадан кайтканда, квартирым буш булып чыкты. Һәдия хат язып калдырган.
_ «Имам Хисамович! Ничек кенә булмасын, мине кичерерсез дип уйлыйм. Нишләмәк кирәк, кинәт кенә үзгәрә, кинәт кенә икенче кеше
була алмадым шул. Гафу итегез. Сезгә исә барысы вчен дә чиксез зур рәхмәт. Ярдәмегез зур булды. Малайны бакчага урнаштырдым. Кайчандыр алган һөнәрем дә үземә ярап куйды, кадрлар хәзерләү комбинатында буяучылар бригадасы белән җитәкчелек итәм. Дөресрәге, япь- 1шь кыз балаларны мастерок тотарга өйрәтәм. Тормышыбыз шулай тернәкләнеп китәр, ахрысы Нургали өчен пенсия бик чамалы чыкты. ♦ Хәерле булсын инде, исән чагында да ул кеше кайгысын күрә дә, ишетә дә белми иде, үлгәндә дә адәм рәтле үлә алмады..
Ярар, Имам Хисамович, исән-сау булыгыз. Үз-үземне белешмичә катырак бәрелгән булсам, кабат үтенеп сорыйм сездән, зинһар, кичерә күрегез.
Ярар, хушыгыз. Тормышыгызда тынычлык, авыр хезмәтегездә зур уңышлар һәм какшамас сәламәтлекләр теләп калабыз. •
Һәдия һәм бәләкәчләр».
Шушы ике-өч авыз сүздән торган язу бөтен барлыгымпы айкап ташлады. Үземне нахакка рәнҗетелгән кеше сыман хис иттем. Тормышымның бөтен яме, максаты, мәгънәсе югалды. Һәдиянең бу адымы ничектер бик зур гаделсезлек булып тоелды.
Язуны кабат кулыма алдым.
Бары тик шунда язуның язылган көненә игътибар иттем Моннан биш көн элек язылган. Димәк, мин командировкага киткәч әллә ни озак тормаган. Минем күздән югалуымны гына көткән...
Ниндидер бер томана «бәхетле картлык» дигән сүз чыгарган. Картлыкның кайчан бәхетле булганы бар? Картлыкның тыныч яки борчулы булуы мөмкин. Әгәр дә кеше картайгач та тирә-юньдәге кешеләрнең ихтирамын югалтмаса, тормышы, яшәү үрнәге белән үзеннән сон каласы буынның мәхәббәтен казанса, мондый картлыкны — сүз дә юк — тыныч картлык дияргә мөмкин
Аннары тагын бер хакыйкатьне ачтым кебек мин: кырыкның аръягына чыккач, гомер дигәнең, ай-һай, тиз уза, күз дә иярми икән!
Башта, үзәгемне өзеп, балыкка баруыбыз исемә төште. Аннары барыбыз бергә җыенып сәфәр чыгып киткән көн күз алдыма килде. Һәдиянең шулай искәрмәстән кабаланып чыгып китүендә әллә Ислам гаеплеме икән? Инде кузгалабыз дип кенә торганда, ул: «Минем Һәдия ханымның үзенә генә сер итеп әйтәсе сүзем бар», дип. чак кына кылангандай итеп. Һәдияне бер читкә алып киткән иде. Менә шунда Ислам Һәдиянең тиз җәрәхәтләнүчән йөрәгенә, кнлде-китте сүз әйтеп, агу салмадымы икән? Мин бит беләм, Ислам бер сүз белән кешене өнсез итә ала. Моны мин үз җилкәмдә татып караган кеше
Һәдияне күрергә, аның белән кабат сөйләшергә дигән карарга килдем.
Иң элек кадрлар хәзерләү комбинатларына шалтыратып белешә башладым. Андый комбинатлар берничә монда. Ниһаять, ташчылар, штукатурчылар һәм буяучылар хәзерли торган комбинатта мастер булып эшләвен белдем. Икенче сменага чыгачак, диделәр
Кичке сигезләр тирәсендә мин кадрлар , хәзерләү комбинатының өчәр катлы корпуслары янында идем инде Көннең әле сүнеп тә бетмәвенә карамастан, олы тәрәзәләрнең барысында да диярлек утлар яна. Аскы каттагы тәрәзәләргә күз салсаң, башлар... Шыплап тутырганнар диярсең.
Машинаны җибәрдем дә эчкә үтү өчен ишегалдына кердем. Түрдә- рәк. ак таштан салынган мастерскойлар тирәсе мең төрле техника белән тулган. Анда моторлар гөрелтесеннән җир тетрәп тора. Егетләр, кызлар мәш килә. Булачак һөнәр ияләре.
Үземә кирәк корпуска кердем. Озын коридор. Тынлык. Аудиторияләрдән жииелчә гөрелте ишетелә. Ишекләрдәге язуларга күз салам.
<■ «х. У.» М 3.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф КАМА ТАҢНАРЫ
49
Менә буяучылар классы. Туктыйм. Ишеккә якыная төшеп, колак салып тынлыйм. Юк, ир-ат тавышы.
Беренче катны йөреп чыкканнан сон икенчесенә күтәреләм. Карасам. укытучылар бүлмәсе. Машинкада баскан тавыш ишетелеп тора. Кердем, исәнләштем. Секретарь хатын эшеннән бүленеп урыныннан ук күтәрелде.
— Сезгә директор кирәктер инде? Кызганычка каршы, ул моннан ярты гына сәгать элек киңәшмәгә китте.
—• Миңа бәлки сез дә ярдәм итә алырсыз? — дидем мин.
— Рәхим итегез! — диде ханым.
— Мина Һәдия Вафинаны күрергә кирәк иде.
— Рәхим итегез! Хәзер табабыз аны... — Секретарь ханым ярты стенаны биләп торган расписание янына килде дә бармагын өстән аска шудырып төшерде.-— Хм-м... Бүген ул практик занятие үткәрә икән шул.
— Практиканы, кайда үтәләр соң? .
— Автоградта, төзелештә.
Саубуллашып чыгып киткәнче кабат сорадым:
— Автоградка барсам таба алырмынмы?
Ханым зур пыялалы күзлеген рәтләп куйды да елмайды.
— Бик ашыгыч кирәк идемени сон? — дип сорап куйды.
Ханым миңа ярдәм итәргә җыенган кыяфәт белән җәһәт кенә тәрәзә янына барды, бер якка каерыла-каерыла ишегалдын караштырды. Аннары куанган тавыш белән:—Монда!..— диде.— Аларны төзелешкә илткән автобус монда. Хәзер шоферны табам да белешәм... Бәлки әле илтеп кайтырга да риза булыр...
Секретарьның коридор буйлап йөгереп үткәне аермачык булып ишетелеп торды. Бераздан алар шофер егет белән килеп керделәр.
— Николай,—диде ханым,— менә иптәшкә бая син автоградка илткән группаның мастерын күрергә кирәк. Ничегрәк табарга икәнлекне аңлатып бирсәнче...
Изүләрен чишеп җибәргән, базык гәүдәле егет ике авыз сүз белән әйтте дә бирде.
— Тугыз катлы торак йорт ул. Табуы бик җиңел... Аны ВазихМав- ликов җитәкчелегендәге комсомолец-яшьләр бригадасы сала...
Секретарь Николайны бүлде.
— Анда бит. Николушка, йөзләгән бригада...
— Мавликовны белмәгән кеше юк. Комсомол съезды делегаты, ВЛКСМ Үзәк Комитеты члены дисәң теләсә кем әйтә дә бирә...
— Бәлки синең кешеләрне алырга барасың бардыр?
— Юк. Кайтканда алар өченче сменаны илткән вахта машиналары белән кайталар.
— Кара әле. Коля...—диде секретарь ханым, кабат шоферны бүлеп.— Иптәшне бәлки илтеп кенә кайтырсың, ә?..
Егет ут икән. Бераздан инде без автоградка таба элдертә идек.
Иске Чаллы артта калды. Алда ут диңгезе. Анысы инде автоград. Юлда тоташ ташкын булып машиналар агыла.
Яна калага кергәч, әллә ни ерак бармадык, шаулап торган төзелеш мәйданы каршында, тау-тау өелгән тимер-бетон плита, блок өемнәре янында туктадык.
— Менә шушы йорт,— диде Николай, салынып беткән тугыз катлы бинаны күрсәтеп.
— Бик зур рәхмәт сиңа, Николай. Минем дә бер файдам тияргә язсын.
— Сау булыгыз!
Сәгатемә күз салам. Унынчы ярты булып килә. Әле бит эзләп табасы да бар... Йортның подъездлары ишегалдында. Кызу-кызу атлап шунда юнәләм. Монда да шау-шу, көндезге кебек итеп яктыртылган ише
галдында моторлар гөрелтесе. Балчык измәсен шланглар ярдәмендә югары катларга биреп торучы агрегатлар шулай шаулый.
Буяучылар дүртенче катта эшлиләр икән. Барысы да хатын-кызлар. Киемнәрендә акбур-измә таплары. Пумала тоткан житез-өлгер кулларына күз иярми. Карыйм, ду китереп эшләүче буяучы кызлар бер дә инде практикантларга охшамаганнар. «Әллә өйрәнчек яшьләр кайтып * киттеләрме икән?» з
Ул да булмый, рәхәтләнеп көлешеп алалар. Шул вакыт аермачык < итеп Һәдиянең тавышын ишеттем... 5
— Күрдекме!—диде Һәдия, соклануын яшерә алмыйча.— Әнә. < буяу ничек тигез ятты...
— Юк, юк, Нурия!.. Алай түгел. Астан өскә таба сыпырырга кирәк
Тукта'. Тигезләгечнең өске өлешен чак кына, ярты гына сантиметрга = күтәр. Югыйсә, әнә, күрәсең ич, «сөздереп» барасың. Ф
Шул вакыт кызларның берсе мине күреп алды. Җәһәт кенә терсәген уйнатып: «Кара әле, кем бу?» дигән сыман күршесенең касыгына “ төртте. х
Нәкъ шул секундта Һәдия дә мина таба борылды. Кинәт үзгәрде. 3 каушап калды. Ул да булмады, йөзенә кызыллык йөгерде Өстендәге » киемнәренә чәчрәгән измә тапларыннан берьюлы арынырга теләгәндәй. * сыпырынгалап алды. Аның бу халәтен күргәч, шулай искәрмәстән генә н килеп чыгуыма чын-чыннан үкенеп куйдым.
— Исәнмесез!..— дидем мин. бер-ике алым алга таба атлап.— Исән- к месез. яшь төзүчеләр... Кешеләргә куаныч бирүчеләр!
Кызлар дәррәү жавап кайтардылар.
— Рәхмәт, абый. Үзеңне монда бирсен!
Ул арада үзен кулга алырга өлгергән Һәдия дә, жинел тужуркасының жинен каерып, сәгатенә күз төшереп алды
— У-у. кызлар!..— диде ул.— Ун тулып килә икән ич инде —Бүгенгә жнтәр... Инструментларыгызны жыеп куегыз да кабаланмыйча гына мтобуска чыга башласагыз да ярый...
Кызлар: «Рәхмәт. Һәдия апа!.. Сау булыгыз!.» кебек сүзләр әйткәннән сон, чырык-чырык килеп, бөтен баскычларны бер итеп аска таба йөгерештеләр.
Буш зур бүлмәдә икәү генә калдык. Сизеп торам, мине күрү Һәдияне куандырмады.
— Бәлки, килеп дөрес эшләмәгәнмендер?..— дидем мин.
— Зарар юк. Безгә начальство килеп тора...— дип. тыныч кына жавап кайтарды Һәдия.
— Эшегез беттеме әле? Әйдәгез, автобуска чыгыйк. Юлдаш булырбыз...
Һәдия уңайсызлана калды. Аннары ирен чите белән генә елмаеп, өс- башына, измә чәчрәгән туфлиларына күз төшереп алды.
— Кыяфәтем нәкъ сезнең белән янәшә генә йөрерлек...
Шулай да автобуста янәшә утырабыз.
Һәдия минем белән таныш икәнлеген белдерергә теләмәгәндәй, таш сын кебек, карашын алга төбәгән.
Шулай, авызга су капкандай баруны килештермичә, үзем сүз башлап, балалар турында сорашырга булдым.
— Рәхмәт. Хәзергә исән-саулар.— диде Һәдия.
Әңгәмәбез яңадан өзелде. Ул арада Һәдия- мин кайтып життем дип. минем белән саубуллаша да башлады. Ике-өч кенә кеше чыккан тукталышта мин дә төштем.
— Вакыт бик сон, озатып куйыйм, — дидем мин.
— Һәдия...—дидем мин. тавышымның ничектер кллтыпаныбракчы- гуын үзем үк тоеп.— Әйтергә теләгән сүзем шул минем... Нишләп алай
иттегез сез? Исәнме юк, сау булыгыз юк... Тотыгыз да, качкын кебек, китеп барыгыз, имеш. Алам кирәкмәс иде. минемчә.
Һәдия җавап бирергә ашыкмый. Бу минутта ул очы-кырые күренмәгән уйга бирелгәнгә охшаган иде. Тар күпер өстеннән янәшә атлап барабыз. Аннан-моннан каккалап куйган култыксалары булмаса. бу басма аша янәшә атларга һич кенә дә җөрьәт итмәс идең. Аякларыбыз астында кипшегән такталар дөпе-дөпе килеп, күңелле генә шаулашып калалар. Ниһаять, күпер бетте. Җиргә аяк бастык. Шунда ук тирә-як сәер тынлыкка чумды.
— Сезнең шулай искәрмәстән, кисәтү-мазарсыз китеп баруыгызга Ислам сәбәпче түгелдер бит? Саубуллашканда Сезгә нәрсәдер әйтте ул... Бәлки, хәтерегезне калдырырлык берәр сүз ычкындыргандыр?
— Юк. Имам Хисамович! Гөнаһлы була күрмәгез.
— Нәрсә диде сон ул? Чакырып алып...
Һәдия башын иде. кабат күзләрен аяк башларына төбәп, әкрен генә атлап күтәрелә башлады.
— Гаҗәп кеше сез. Имам Хисамович.— диде Һәдия, минем белән бер аяктан атларга ниятләнеп.— Кешене танып-белү өчен әллә ни күп тә кирәкми. Мин дә сезнең турыда уйладым. Күп уйладым. Төрлечә уйладым. Ахыр чиктә: безнең арада үтә алмаслык упкыннар ята, дигән нәтиҗәгә килдем.
— Упкын? Нинди упкын?
— Упкын диюем, искә төшкәндә генә дә чиркандырып җибәрә торган. җан кайтаргыч вакыйганың кара күләгә булып ятуы ул. Сезнең шулай ялгыз калуыгызда минем дә гаебем бардыр кебек.
— Гаҗәп!..— дидем мин, аны бүлдереп.—Ә мин тагын ул вакыйгада мин гаепле дип йөри идем...
Һәдия дәшмәде. Бермәлгә икебез дә тынып калдык. Ул арада үргә менеп тә җиттек. Янә туктадык. Тауның иң башында торабыз, тирә-як уч төбендәге кебек. Кала ягында утлар, утлар...
Өзелеп калган әңгәмәне мин ялгап җибәрдем. Бу юлы «упкыннар» дигән нәрсәләрнең күплек санында әйтелүен Һәдиянең исенә төшердем.
— Анысын да әйттерәсезмени инде?..— диде ул, яңадан бу темага кире кайтырга теләмәгән сыман итеп.
— Әгәр дә кыенсынсаң, берәрсен бәлки мин әйтермен...
Һәдия ялт минем якка.
Әйтеп карагыз, алайса.
— Упкыннарның чираттагысы — минем шактый өлкән булуым, шулаймы?
Сирәк була торган күренеш, Һәдия чын-чыннан елмаеп кунды. Тирә-як яктырып та. ачылып та киткән сыман булды.
— Теләгән сүрәттә сез әле япь-яшь кызга да өйләнә аласыз... Сезнең үлгән иптәшегезне дә япь-яшь, дөньяда бер сылу булган дип сөйлиләр. Ә мин нәрсә? Шуның өстенә әле, кем әйтмешли, «ике баласы белән, бәләкәй арбасы белән...» Шулай булгач, Имам Хисамович. Сез дә, у’зегез әйтмешли, төптәнрәк уйлап карагыз әле...
— Ул турыда уйладым инде,—дидем мин.
— Ниндирәк фикергә килдегез соң?
— Дөресен әйтимме?
— Әйтегез.
— Хосусый милек өстенлек иткән заманда ир белән хатын бер-бер- сенә бәйле булганнар. Итек басучы өйләндеме, хатыны да шул ук эшкә алынган: йон теткән, су кайнаткан, кирәк-яраклар әзерләгән. Хәзер заманалар үзгәрде. Бер үк эш белән шөгыльләнгән, бер үк урында эшләгән ир белән хатынны табуы кыен. Булсалар да андыйларнын тормышлары кызык түгелдер, минемчә. Эштә дә. өйдә дә бер үк нәрсә турында сөйләш, имеш. Кешеләр, минемчә, бер-берсен тулыландырып.
фикер байлыгы өстәшеп яшәргә тиешләрдер Менә, мәсәлән, бүген мин үзем өчен гаять зур ачыш ясадым. Билләһи дип әйтәм, бүгенге көннән мин маляр булып эшли алыр идем төсле.
Һәдия сүрән генә елмайды да: .
— Көләсез.диде.
— Юк, Һәдия. Чын күңелемнән әйтәм бу сүзләрне. Син бит төзүче. Төзүчедән дә борынгырак, төзү эшеннән дә изгерәк хезмәт бармы дөньяда? Юк! Безнең илебездә
бүгенге көндә һәр тугыз эшченең берсе—төзүче. Төзүче — дөньяның тоткасы. Мисал өчен безнен, инженерларның, хезмәтен генә алып карыйк. Анын барлык хыял-максатларын, еллар буе эзләнеп тапкан ачышларын, гомумән, бөтен фән казанышларын тормышка ашыручы кеше — эшче.
— Сезнең белән сүз көрәштереп буламы соң? —диде Һәдия дә.
Күк гөмбәзен кискәләп бер-бер артлы йолдызлар атылды. Нишләптер еш атылалар алар. Моңарчы андый хәлне күргәнем юк иде.
Бер мәлгә тынып калдык.
— Нишләп туктап калдык соң әле без?—дип сорап куйдым мин.
— Чөнки кайтып җиттек...
— Шулаймы? Кайсы йорт сон?
— Менә монысы.— Һәдия яр читенә үк китереп салынган җыйнак кына бер өйгә төртеп күрсәтте.
— Маякчылар өенә охшаган икән,— дидем мин.
Һәдия чак кына гаҗәпләнеп:
— Шулай дип әйткән идеммени? — дип сорап кунды.
— Юк. син түгел. Бу турыда мина Фомич әйткән иде.
— һәйбәт кеше ул. Сәлам тапшырыгыз үзенә.
— Гомумән дөньяда әйбәт кешеләр күбрәк.
Бу фикер белән Һәдия дә килеште.
Шулай булмаса, яшәп торуның мәгънәсе дә калмас иде.
Аяз күк гөмбәзен сыегайтып, дәррәү ялтырап җемелдәгән йолдызларның йөгертелгән көмешен юып, бөтен офыкны иңләп таң беленде.
— Һәдия...—дидем мин, аның саубуллаша башлавын көтмичә үк.— Әйт. тагын кайчан күрешәбез?
Һәдиянең йөзендәге мөлаемлыкны кинәт кенә җил тузгыттымыни! Элеккеге монсу-боек кыяфәтенә кайтты да куйды. Аннары теләр-телә- мәс кенә әйтте:
— Кирәк булырмы икән?..—диде. Әмма бу сүзләрнең хәтер саклап кына әйтелүен аклау кыен түгел иде. Тел төбендә исә анын: «Килеп йөрмәвегез хәерлерәк булыр», дигән мәгънә ята иде.
— Алай димә, Һәдия...—дидем мин.—Бәләкәчләрне.... күрүдән мәхрүм итмә мине... Минем бит әле Һадига автомобиль дә алып бирәсем бар. Алып кайтам дип вәгъдә иткән идем ич.
Үгетли торгач, киләсе атнага. Һәдия беренче сменада укытканда, килергә рөхсәт алдым, һәм без тыныч йокылар теләшеп, куллар кысышып аерылдык.
Һәдиянең җинел тактадан гына эшләнгән капкадан кереп киткәнен көтеп тордым. Аннары инде үземдә җиңеллек тоеп, таудан түбән таба төшеп киттем.
Бу вакытта инде Кама өсте беленә башлаган тал яктысыннан алсу- көмеш төскә кергән иде.
Бүләк «автомобильне» машинага салдык та, юлга кузгалдык.
Күршем алдан ук әйтеп куйды:
— Өйләренә кадәр илтәм дә кире борылам. Кереп тормыйм...
— Ник алай?
— Шулай.
— Гаебен юктыр бит?
МӘХМҮТ ХЭСӘНОВ ф КАМА ТАҢНАРЫ
— Бар...—диде Фомич, минем якка күз салмыйча гына —Бар. Сезнен сүзегез белән мин аны, теге вакытта.яшәп яткан җиреннән кузгаттым... Аннары атналар буе киләп сарып йөрергә мәҗбүр булды.
— Анар карап урамда калмаган бит.
Дәшмәде. Күзләренең агы белән генә минем якка карап алды да. машинанын тизлеген арттырып, үргә күтәрелә башлады.
— Әйтергә онытып торам икән әле, Алексей Фомич... Һәдия сипа сәлам әйтергә кушкан иде.
Күршем җәһәт кенә минем якка борылды.
— Кайчан?
— Моннан атна-ун көн генә элек.
— һы-ы!..
— Эх-х, Фомич!.. Белсәң иде икән... Аны күргәннән бирле әллә нәрсә булды мина. Әйтерсең лә талгын җил ун-унбиш ел элек гомеремне артка чигендерде дә куйды! Риза булса, мин анар бүген өйләнер идем. Аялыйсыңмы син шуны?..
Күршем сүз катарга ашыкмады. Әмма йөзенә карап: сезне мин моңарчы шактый ук акыллы кешегә санап йөри идем, дигән кыяфәтне укуы әллә ни кыен түгел иде. Аннары инде машина, олы юлга чыгып, тагын да җиллерәк алга ыргылгач, үзалдына сөйләнгән кебек кенә итеп фәлсәфә сатып алды.
— Әй-йе, әйбәт хатын! Чытлык адәм түгел. Шулай да бәхетле булмаячак ул.
Аның бу сүзләре мине сагайтты, күңелемә шом салды.
— Туктале, Фомич... Ник алай дисең?
— Нилектәнме?
— Әйе. Мин: яратам, дигәннән чыгып әйтми торгансыңдыр ич?
— Юк. аннан әйтмим.— Күршем яшерен сер ачкан кеше сыман дәвам итте.— Күз карашына гына игътибар ит... Тел белән әйтеп аңлатып булмый торган моңсулык бар.
— Булса ни була?
— Безнең заман изге Мәрьям-аналар заманы түгел.
Ул арада без таш күперне узып, элеватор урнашкан районга барып чыктык. Якынайган саен дулкынлануым арта. Ничегрәк каршы алырлар икән? Бәләкәчләр өйдә булса гына ярар иде...
— Сулга!..—дидем мин, эре таш җәелгән тыкрыкка күрсәтеп.
Минем бик белдекле кыяфәт белән биргән бу әмерем Алексей Фо- мнчны чынлап торып гаҗәпләндерде.
— Сез нәрсә? Аларда чыннан да булдыгызмы әллә?..
— А как же!..— дидем мин.— Минем кайчан шаярып сөйләшкәнем бар?!
Алексей Фомич сүзендә торды: Һәдияләргә кермәде.
Иң беренче булып мине кура җиләге, карлыган куаклары тирәсендә чуалган өлкән яшьтәге апа кеше күреп алды. Җыйнак кына гәүдәле. җиңел хәрәкәтле хатынга карап, йорт хуҗасы Гөлҗиһан түти дигәннәре шулдыр инде, дип уйлап алдым мин. Ул да булмады, апа кеше кулындагы коштабагын җиргә куйды да, кулларын алъяпкычына сөр- тә-сөртә. баскычтан капкага таба илтә торган киң сукмакка чыкты.
— Ии-и, күрми дә торам! Кунак бар икән ләбаса!.. Ул башта өйалды ишеген ачты, аннары: «Һәдия!.. Һәдия дим... Нишлисең дим... Нишлисең анда, чык тизрәк... Кунак бар...» дип шәррән ярды.
«Һәдия өйдә икән...» дип уйлап та бетермәдем, өйдән Һәдия үзе дә килеп чыкты. Аңар Нурия дә ияргән. Алар да миңа таба юнәлделәр.
— Исәнмесез! — дидем мин, барысы белән дә берьюлы исәнләшеп.
Һәдия бу юлы ачык йөз белән каршылады. Чәче пөхтә итеп артка җыеп куелган. Өстендә, беренче тапкыр күргәндәге кебек, күз явын алырлык ап-ак кофта.
— Әйдәгез, рәхим итегез,— диде ул, безнең янга ук килеп.
Гөлжиһан апа безгә авыз ачарга да ирек бирми.
— Әйдәгез әйдә, туганай, фәкыйрьлегебез йогар димәсәгез. Рәхим итеп өйгә узыгыз!..
Мин балалар коляскасы чаклы автомобильне баскыч янында җиргә куеп: «Һади кайда?» — дип сорадым.
— Әле яиарак кына бакчадан алып кайткан идек үзен. Чыгып чапкандыр,—диде Һәдия.
Гөлҗиһан апа һаман үз дигәнен итә:
— Адәм әүлиялары икәнсез, туганай! Нарасыйларны сөендергәнен өчен ходай сөендерсен үзеңне!
Шау-гөр килеп өйгә кердек. Ишек тәбәнәк иде, иелеп узарга туры килде.
Без Гөлжиһан апа белән аны-моны сөйләшеп алганчы Һәдия самавыр куеп жибәрде. Аны тышка чыгарып утыртты. Ян тәрәзәдән ишегалдына күз салам. Самавыр морҗасыннан чыккан зәңгәрсу төтен ефәк тасма булып, яртылаш корыган алмагачка сарыла...
Бераздан Һәдия бушады. Кунак кешенең үзен генә калдыруны яхшысынмыйча, өстәлнең икенче башына — минем каршыма килеп утырды. Күзләренә карыйм. Шул вакыт җанга рәхәт өстәрлек итеп оялчан гына елмаеп куйды, һай-й, бу елмаю!.. Юк. Алексей Фомич! Бер ни дә булмаган бу күз карашларына. Өметсез моңсулык күрмим мин алар- да Кара син алариы, ничек нурланып балкыйлар!
Чәчләренә күз салам. Чаларган чәчләр күрергә өметләнәм. Гаҗәп хәл: баксам, күнелем белән чал чәчләр булуын телим икән! Менә бит хикмәт. Юк, күрә алмадым. Күз нурлары киселгән шул инде, картаю галәмәтедер. Шулай да, ут яктысында сыпылып чыккан кайбер чәч бөртекләре, бигрәк тә чигә тирәләрендә, чаларганга охшап җемелдиләр. Әмма бу җемелдәү, чаларган чәчтән битәр, сүрелә башлаган кү-мер өстенә утырган көлне хәтерләтә иде.
Нәкъ шул вакыт, капканы келәсеннән бәреп төшерердәй җилтерәп, Һади кайтып керде. Атылып керү белән баскыч төбендә торган автомобильне күреп хәйран калды. Шунда ук кочагына алып күтәрергә теләгәндәй, кулларын җәеп машина өстенә иелде.
— Егет кайтты,— дидем мин урынымнан кубып.
Кай арада машина эченә кереп утырган да кай арада рульгә ябышкан диген син аны! Әмма машина тиз генә буйсынырга теләмәде аңа, кәҗәләп торды.
Иң элек кул биреп күрештек. Аннары машинаның ни сәбәпле кузгалып китә алмавын ачыкларга керештек. Бөтен бәла аякларның педальләр белән идарә итә белмәвендә икән. Бу хәл бик тиз төзәтелде, Һади бнш-алты минуттан бөтен ишегалдын бер итеп, түгәрәк ясап чабып йөри иде инде.
Чәй эчәргә чакырдылар. Һади чәйне ишетергә дә теләмәде Машина руленә ике куллап чатырдатып ябышып алган да, «тр-р-р!..» дип, моторын «кабызып» урамга ук чыгып китте.
Бу хәл Һәдияне борчуга төшерде.
— Бар әле, кызым, караштырып тор, теге ташбаш олы юлга чыкмадымы икән?..— диде.
Табын янында утырабыз. Өстәл өстендә, Гөлжиһан апа әйтмешли, хәзинәдә бары. Урта бер җирдә өстенә яшел суган сибелгән йомырка тәбәсе. Атлан мае, ике-өч төрле вареньесы, башка төрле тәме-теме. Кура җиләге белән карлыган. Аннары тагын якты чырай, такта чәй...
Тик менә әңгәмәне генә ялгап алып китә алмыйбыз. Сүз җае чыксын дип, Гөлҗиһан түтинең бакчасын мактадым.
— Бакча болай ару иде дә, тик менә алмагачларның гына яме китте,— дип элеп алды өй хуҗасы.— Узган кышта койма буена салган
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф КАМА ТАҢНАРЫ
көрт өстеннән күрше кәҗәсе төшкән . Ул алла каргаган мөртәтнең теше түгел, тыны гына тисә дә агач заты шундук корый. Шулай да, әнә. бераз яңарып-тернәкләнеп киткәндәй иттеләр. Нәрсә булыр тагын.
Сизеп торам. Гөлҗиһан түтинең дә әйтергә җыенганы «алла каргаган» күрше кәҗәсе түгел.
Бераз, дәшми генә, җиңнәрен тарткалап утыргач, ул тагын сүз башлады.
— Көн артыннан көн уза, ай артыннан ай уза дигәндәй, зерә дә заяга уза гомер. Мин үзем дә яшьли тол калдым. Ялгызлыкның нәрсә икәнен яхшы беләм. «Эх-х, иңне иңгә куеп янәшә атлар кешен булса- чы!..» дигән чаклар булды. Сине дә ялгыз дип ишеттем. Түгелгән тулы булмас, ди бит. Бик яман нәрсә. Ә ир-атка ялгыз яшәү аерата авырдыр инде ул...
Һәдия, ут кебек кызарып, миңа күтәрелеп карады да ишегалдына» чыгып китте.
Ниһаять, көз дә килеп җитте.
Тагын командировкадан кайтып килән _______
Дөресен генә әйткәндә, юлда булулар, күңелне баскан ялгызлык туйдырды инде. Министрлыкта яки главкада андый-мондый зурырак эш килеп чыктымы: сөйләшә беләсең, сүзең үтә дип, мине юлга озаталар. Хикмәт «сүз үтүдә» түгел, ялгыз башы, гаиләсе-фәләне юк, дип уйлыйлар.
Львовтан берьюлы ике телеграмма килеп төште. Берсенә Автомобиль промышленносте министрлыгы вәкиле, икенчесенә Украина Фәннәр академиясенең кибернетика институты директоры кул куйган. Телеграммаларында «КамАЗ»дан инженер чакыралар.
Казаннан Чаллыга самолет очмый иде. Вак яңгыр ява. Елга портына шалтыраттым. Тагын ярты сәгатьтән Чаллыга бердәнбер «Метеор» китәчәген әйттеләр.
Мин причал янына килеп җиткәндә, Чаллыга бара торган «Метеор»- ның траплары алынган, двигателе дөпелди башлаган иде. йөгереп килүемне күргән матрос, ябылган ишекне ачып, палубага сикереп төшәргә ярдәм итте.
Идел уртасына чыккач, «Метеор» бик җилле элдертә башлады, артында күбекләнеп су гына кайнап кала иде.
Идел өстен тутырып чал башлы дулкыннар йөгерешә. Шыксыз жил исә. Идел өстендә үк көзге болытлар йөзә. Көз көзлеген итә. Ярларның да яме беткән, моңаеп калганнар.
Мин Һәдияне уйлап барам.
Соңгы вакытларда без еш очрашабыз, Күбрәк вакытыбызны Кама буенда уздырабыз. Һәдия минем белән кинотеатрга чыгарга теләми. Гомумән, калада бергә күренүебезгә теше-тырнагы белән каршы тора. Шунлыктан без тотабыз да алар янындагы тыкрыктан елга буена төшеп китәбез.
Мин бу командировкага китәр алдыннан гына Кама буенда йөрдек. Искиткеч аяз, җылы, тымызык кич иде. Һәдия Исламның әнисе —Наҗия турында сөйләвемне үтенде. Ничек танышуыбызны да. бергә эшләвебезне дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Наҗия белән без бер азылныкы идек. Әти-әниләребез. туганнар кебек үзара йөрешеп, бик тату яшәделәр. Әти үлгәч, әни дә чирләп урын өстенә яткач, безне тоттылар да кавыштырдылар. Икебез дә яшьләр. Чамасыз кыен, ифрат авыр еллар булса да. тормышның ул күләгәле ягына әллә ни игътибар итмибез. Бары тик бала туу, шуның артыннан ук әнинең үлеп китүе генә тормышка җитдирәк карарга мәҗбүр итте. Яшәгән барагыбыз искерде,
тәмам эштән чыкты. Аны жылыта алмыйча иза чигә илек Бала тугач Нажия эштән чыгар!а мәҗбүр булды. Карточка системасы Бәрәнгене капчыклап яки лотлап үлчәү юк, берәмлекләп санала... Акчаның да арзанайган чагы. Айлык хезмәт хакына базарда өч-дүрт бөтен икмәк ала алмыйсың. Шуның өстенә әле, эштән арып-талып кайту белән кичке институтка чыгып йөгерәм. Ягарга утын юк. Юлда такта-фәлән, ♦ бүкән башы очраса, калдырды юк. Нәни малайны плита өстендә тотып з жылытабыз. Ул да. шайтан, белә, арты чак кына жылыны тою белән — < елаудан шып туктый... =
Ничек кенә авыр-кыенлыкта яшәсәк тә, Нажия, мәрхүмә, зарлану- < иыи нәрсә икәнен белмәде. Гел бер сүзне кабатлар иде: «Менә, укуың ны тәмамлап инженер бул әле, бар да рәтләнер». Ә үзе күзгә күренеп в ябыкты. Шуның өстенә, бала имезә.
Шул чорда булып алган бер вакыйганы сөйләгәч. Һәдиянең күзләренә яшь килде. Көннәрнең берендә бик кирәкле сызымнарны өйдә кал- * дырганмын. Яшәгән барагыбыз заводтан әллә ни ерак түгел иде Mac- ® тердан рөхсәт сорап өйгә йөгердем. Минем искәрмәстән кайтып керүем- 2 не күргән Нажия кинәт каушап, югалып калды һәм жәһәт кенә, ® эленеп торган тастымалны йолкып алып, алдындагы кастрюльне £ томалады да куйды. Аның бу кискен хәрәкәте, капылт сикереп торула- м ры мине дә сагаерга мәжбүр итте. Мин моның серенә төшенергә теләп н кастрюльгә таба атладым. Кулына бала тоткан Нажия: «Кагылма... > Карама, Имам... Ризалыгым юк»,— дип. юлыма аркылы төште. Бу хәл я мина ошамады. Нажияне читкәрәк этәрдем дә. тастымалны йолкып * алып, кастрюль эченә күз салдым Баскан жиремдә телсез калдым, s Ул бичара, мине ашатып-эчертеп эшкә озатып жнбәрә икән дә үзе бә-рәңгенең кабыгын пешереп ашый икән... «Нишлисең син. ә!..» дип кастрюльне идәнгә тондырганымны белешмичә дә калганмын... Ул көнне эштән соң өйгә кайтмадым, туп-туры тимер юл вокзалына киттем. Көз көне иде. Мин дә бер артельгә кушылып, пульман вагоннардан бәрәңге бушатырга ялландым Төне буе эшләдем. Ә иртәнге якта, беренче трамвайлар кузгалу белән, ярты капчыктан артыграк бәрәңге, ике-өч баш кәбестә асып өйгә кайтып кердем. Икенче көнне дә заводтан туп-туры вокзалга киттем... Тик Нажия генә: әгәр дә укуынны ташласаң, риза-бәхил түгел, ачка үлсәм үләм, ә бәрәңгеңә кагылмыйм, дип ультиматум куйды. Мин инде ул вакытта, укуны дәвам итеп булмас, институтны ташларга кирәк, дигән фикергә килгән идем Нишләмәк кирәк, китап-дәфтәрләре.мне жыештырып эштән соң яңадан институтка барырга туры килде
Һәдия Нажиянси ничек үлүен сорады. Барысына да шул фәкыйрьлек. хәерчелек гаепле. Янадан бала булудан куркып, бик еш больница юлын таптарга туры килде анар. Рак авыруы башланды. Институтны тәмамлаган идем инде, тормышыбыз чын-чыннан жайга салынган нде, кайларга алып бармадым мин аны. нинди генә врачларга күрсәтмәдем, файдасы тимәде. Сон. диделәр. Үлгәндә дә: син, Имам, укыдың, инженер булдын. Ул яктан жаным тыныч Тик менә Исламның 1ына үсеп Житеп, укымышлы кеше булуын күрә алмадым, шунысы үкенечле, диде.
Бу сүзләрне ишеткәндә. Һәдия елый иде булса кирәк. Миннән йөзен яшерә төшеп:
— Нинди олы, чын ярату булган!..— диде
Ул көнне без Кама өстендәге маяк утлары тоныкланып, тәмам күздән югалганчы йөрдек.
-«Метеор» томырылып, зурайганнан-зурая барган дулкыннарны үткен борыны белән челпәрәмә китереп, һаман алга ыршла Тирә-якка мул булып тамчылар, су фонтаннары гына чәчрәп кала. Әллә болытлар
куерды, әллә карангы төшә башлады, тирә-юнь энгер-менгер белән уралды. Сәгатемә күз салдым. Дүрт тулып килә. Хәер, караңгы төшүе дә гаҗәп түгел иде инде.
Ике яктагы ярлар да ерагайганнан-ерагая барды. Ул да булмады, алда тоташ утлар тезмәсе күренде. Димәк, Кама тамагына якынлашабыз...
Тиз йөрешле суднобыз, чабыштан килгән ат сыман, ярсуын тиз генә баса алмыйча, зур гына бер дебаркадер янына килеп туктады. Бар курыкканым «Метеор»ның монда — Кама тамагында куна калуы иде. Юк, озак тормады. Бер-ике пассажир алды да янә юлга чыкты...
Бераз юл алгач, ялт итеп салоннарда, мин басып торган иркен коридорда утлар кабынды. Шуны гына көтеп торган кебек ярлар да юк булды, кайнап торган су өсте дә караңгылыкка чумды. Аның каравы, дулкыннарның шаулавы, көчәйгәннән-көчәя барган гөрелтесе аермачык, тагын да яманрак булып ишетелә башлады. «Метеор» дулкыннарның ярсып-ярсып китереп бәрүеннән чайкалып кына калмыйча, таралып китәрдәй булып тетрәнеп куйгалый. Вакыт-вакыт ул борыны белән биниһая зур дулкынга барып төртелә дә алгы өлеш кинәт кенә өскә чөелә... Ул да булмый, бер дулкын өстеннән очып үтеп бөтен авырлыгы белән икенчесе өстенә нәкъ буш тагарак кебек шапылдап барып төшә. Андый вакытта винтлар судан чыгып, яман шаулап, судноның бөтен корпусы таралып китәрдәй булып дерелдәп, тетрәп куя. Шулай зуррак дулкыннар арасына кереп чумар да, бүтән калка алмыйча, су төбенә китәр сыман тоела. Зинаны искә төшерәм, миңа ул барып туктар ярын таба алмый, дулкыннар эчендә югалган кебек тоела. Без берберебезне бәхетле итә алмадык...
Шул вакыт, уйларымны бүлеп, миңа утырырга ярдәм иткән матрос күренде. Өстән төшешли минем янда туктады да дусларча елмаеп:
— Бик чайкамадымы?..— диде.
Ул аска, машина бүлегенә төшеп, күздән югалды. Башымда ирек- сездән: әллә таныймы икән? дигән уй чагылып китте. Кабат сәгатемә күз салдым. Җиде тулып килә. Шул чак алда яктылык балкышы күренде. Якынайган саен бу балкыш көчәя барды. Бераздан инде ул бөтен офыкны иңләп, күк гөмбәзенә үрләп, таң атуын хәтерләтә башлады. Анда еллар белән, вакыт белән ярышып, батыр хезмәт белән барлыкка килгән Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы, автозавод һәм химкомбинат ТЭЦлары...
Якынлашкан саен йөрәк тә урыныннан кубып үзенә бер төрле сәер, шул ук вакытта рәхәтлек дулкыннарында тирбәлә башлады.
«Метеор» һаман алга ыргыла. Ниһаять, Яр Чаллы пристаньнары» нын, тау башына урнашкан ГЭС поселогының электр утлары да күренә башлады. Ул утлар, дәррәү кабынгандай, кинәт кенә ишәйделәр, һәм безнең тиз йөрешле суднобыз, яктылыкка килеп чыгып, сузып-сузыя берничә тапкыр сигнал бирде.
«КамАЗ» эшли башлагач, заманча корылган матур, яшь автоград- нын егермешәр, егерме дүртәр катлы йортлары салынып файдалануга тапшырылгач, ниндирәк булыр икән бу тирәләр? — дип уйлап куйдым — Ул чагында Каманың бу төбәгендә, гомумән, төн булмастыр-»- Күрер идеммени мин шул дәррәү җемелдәгән Чаллы утларын, Кама таңнарын. Шатлыгымның тагын да зуррагы шул: мин бит Һәдияләр янында ук төшәчәкмен. Хәзер әле соң түгел, сугылып чыкмыйча барыбер булдыра алмам. Билгеле, юл ватты ватуын, сакал-мыеклар да җитенке бугай. Шулай да...
Менә причалга да килеп җиттек.
Ашкынып-кабаланып тауга күтәреләм. Юл белән менәргә түземлегем җитмәде. Юлдан чыктым да, сыңар тәрәзәдән яктылык бәреп торган якка карап, турыдан гына күтәрелә башладым. Шундый текәлек,
ялгыш шуып кире төшеп китмәс өчен туфлием үкчәсенең кырыны бе- ләнрәк. жиргә батырыбрак басарга тырышам...
Ниһаять. Һәдияләр йорты торган мәйданга күтәрелдем Ут янган тәрәзә каршына килдем. Тәрәзәләрдә пәрдәләр Бәлки әле ятып та бет- мәгәннәрдер. Капкага киттем. Бикләнмәгән. Келәсен артык шалтыратмаска тырышып, ишегалдына уздым. Ишеккә кактым. ♦
Ишеттеләр. 3
— Кем бар? — Һәдия тавышы. 5
— Бу мин, Һәдия... =
Ишек ачылды да шундук ябылды. Караңгы өйалдымда Һәдиянең * кулын тоттым, кочагыма килеп сыенды. <
— Озакладын...—диде пышылдап. я
Өйгә кердек. Гөлжиһан түти дә йокламаган икән әле х
— Безнең югалган мосафирыбыз кайткан!..—диде Һәдия, куанычын ф яшерә алмыйча, йөзе нурланып балкый иде..
Гөлжиһан түти дә, чаршау белән генә бүленеп куелган икенче бүл- “ мәдән: әллә торыйммы? дип тавыш салды Әмма мин: хәзер кнтәм, = хәлегезне генә белергә кердем дип, аны бу уеннан кире кайтардым ®
Караңгы бүлмәдән кыска штан, майкадан гына Һади килеп чыкты п Мине күрү белән яныма ташланды. и
— Ник озак килмәдең?..— диде ул, муенымнан кочаклап. н
— Көттеңме соң?
— Әй-йе!.. 5
Малайның әле яна гына юрган астыннан чыккан җылы гәүдәсен 2 кочагыма кыстым. Нарасыйның бу җылылыгы кайнар дулкын булып ® йөрәгемә кадәр йөгерде Әйтерсең лә мине ниндидер көч яңадан яшьлегемә кайтарды: гүя минем кулымда нәни Ислам, ә каршымда бердәнбер Нажия тора
— Бар, улым, йокла... Соңыннан сөйләшерсез...— Һәдия малайны кулымнан күтәреп алып икенче бүлмәгә кереп китте
Ул арада мин портфелемне ачып, өстәлгә апельсиннар, лимоннар чыгарып куйдым.
— Гөлжиһан түти,— дидем мин. йоклаган балаларны уятмас өчен ярым пышылдап — Менә, мин сезгә монда бераз күчтәнәч алып кайттым...
Гөлҗиһан түти шунда ук минем сүземне бүлде.
— Нинди күчтәнәч ди ул, туганай! Син үзен безгә
— Һәдия!..— дидем мин аның үзенә генә ишеттерерлек итеп.—Озат мине...
Һәдия баш кагып ризалыгын белдерде. «Озатып куям...» дип Гөлжиһан түтигә дә әйтге. Тегесенең: барыгыз, бар... Рәхәтләнеп йөрегез...— дигән сүзләре ишетелде.
Гөлжиһан түтигә тыныч йокы, тәмле төшләр теләп ишегалдына чыктым.
Шундый рәхәт!.. Кайтып җитүемә ышанасым килми. Гомумән, Һәдия белән очрашканнан бирле әллә нәрсә булды үземә: эшләве дә рәхәтрәк, яшәве дә күңеллерәк.
Тәрәзәдәге ут сүнде. Ул да булмады, өйалды ишегеннән ялт итеп, башына ак шарфын бәйләп, өстенә ж иңел пальтосын киеп алган һәдня күренде.
Урамга чыктык. Култыклап алдым үзен
— Сагынып үлә яздым үзеңне.. — дидем.
һәдня дә мина таба йөз биреп сорап куйды:
— Ничек кайттың? Самолетлар очмый иде ич...
— Белешкән идеңмени?
— Көн дә.„
Үземнең җиде-сигез сәгать буена дулкыннар арасында чайкалуымны сөйләп бирдем.
Турыдан гына төшеп, тар күперне кичтек тә, Иске Чаллы урамнарына барып чыктык. Р1өрүчеләр сирәгәйгән. Тыкрык башында җиңнәренә тасмалар бәйләгән бер төркем дружиначылар күренде. Араларында кызлар да бар.
ГЭС поселогына илтә торган асфальт юлга барып чыктык. Тротуар буйлап атлыйбыз. Аяк тавышларыбыз әллә канларга ишетерлек булып яңгырап кала.
Шәһәр башланды. Як-ягыбызда бишәр катлы йортлар. Сирәк-мирәк кенә уникешәр катлылар да очрый. Урамнар ялт итеп тора. «Чулпан» кинотеатрында яңарак кына соңгы сеанс беткән булса кирәк, яныбыздан төркем-төркем булып яшьләр узын киттеләр.
Балалар турында, аларның киләчәге турында сүз алып барабыз. Тиздән музыка мәктәбе ачылачак. Нурияне шунда хәзерләргә кирәк. Берәр музыкант табып, өйдә дәресләр алгаламыйча булмас...
Менә безнең урам. Безнең йорт. Ишегалды. Штакетка белән уратып алынган бакчага яшь юкә агачлары утыртылган. Алар хәзер ярым шәрәләр. Аяк асты тулы коелган яфрак. Көннең көн буе бала-чагаларның чыр-чуы тынмый бу бакчада. Карты-корысы да шунда чыгып, эскәмиягә утырып, сөякләрен кояшта җылытырга яраталар.
Кайтып җиттек. Баскычтан күтәрелеп, квартира ишеге янына килеп туктадык.
— Әйдүк, Һәдия! Картлар әйтмешли, төкле аягың белән... тулы хокуклы хуҗа булып атлап кер. Шулай да бер шартым бар: бүтән ташлап китмәслек булсаң гына...