Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Каска
Дәһшәтле көннәрне искәртеп,
Тирәкләр астында,
Чирәмгә күмелгән бер сукмакта,
Көрәштә
Солдатның башыннан
Төшкән каска ята...
Кемдер, сукмактан үткәндә,
Баладай гамьсез шаярып
Каскага бер типкән...
Ул кояш күзендә ялтырап һәм үрдән тәгәрәп, аптырап, сискәнеп киткән...
— Янә сугыш чыктымы икән?!—дигән.
Ә бер карт
Аны күреп алган да:
— Эй, дускай, миңа бак, Юк хәзер сугышмак!
Башкача син миңа
Хезмәт ит! —
Дип тоткан.
Аннан тазарткан да туттан,
Эченә
Нәфис гөл утырткан.
Гитара
Кулымда серле гитара. Кара төн, якты учак. Утыра иде якташлар Башларын иеп шул чак. Бармакларым арасыннан Сызылып чыкты көйләрем, Мин аларга сагышымны Кыллар аша сөйләдем: — Еракта йөргән чакларда, Диңгезләрдә, чүлләрдә, Сез идегез, якташларым, Уйларда, күңелләрдә...
Туган як дип Җир шарының Яртысын мин айкадым. Сезнең уйчан елмаюлар Туган ярга кайтарды. Кулымда серле гитара. Кара төн, якты учак... Җылы итеп елмайдылар Авылдашларым шул чак. Күпме җирләр, күпме илләр... Менә үз җирем минем! Безнеңчә җырлый гитара, Өздерә татар көен, Әй, газиз туган илем!
Кайту
Чемоданын куйды туфракка, Сокланыпмы, Уйланыпмы
торды
Карап ерак-еракка...
Ә шәһәрнең өстендә
Ап-ачык зәңгәр күк, күгәрченнәр...
— Менә бу минем илем, Бабайларым җире! — Диде
һәм елмайды
үтеп барган малайга:
— Атың ничек?
— Рәшит.
— Ә синең?
— Минем дә...
— Килдеңмени?
— Кайттым...
Китте...
Ә йөрәк малай белән
Сөйләшүен дәвам итте: Ватан, ватан...
Кан тамырларында Шатлык ага!..
Менә шушы инде Түбән Кама, Әкияттәй Түбән Кама!..
Гомер
Чуен юллар буйлап Очкан тимер аткайлар.
Чуен юллар буйлап
Киткән әткәйләр...
Кулларына чиккән яулык тотып.
Яуга озатып калган әнкәйләр...
Чуен юллар буйлап
Чаба атлар,
Тимер атлар чаба — поездлар... Кулларына чиккән яулык тотып, Бүтәннәрне озата яшь кызлар...
Тиздән, әти, мин дә чалланырмын.
Тормыш, хатын, бала...
Язгы ташкын да ташларга
бәрелеп
Агара...
Михнәтсез көннәрем үтте...
Үткән янды,
Бүгенем — яна. йөрәгемнең сүнмәс уты Тетрәп ял- кын- ла- на...
...Ана-җирнең дә сагышлары
Чыга ялкын булып.
Тирә-якка, кешеләргә
Хәят бирә ул, ут„ ...Башкаема ут кабына, ялкын, ялкын, ялкын...
Тирә-якны җылытам мин, Ә үземә — салкын...
Кавказлы дусларыма
Тагы килдем, дуслар. Сәламәтлек сезгә!
Шат аваз ишетелсен Өегездә.
Тагы килдем...
Бик сагындым сезне мин бу юлы;
Муса, Атау, Казбек, Гекки улы!..
Таулардай зур сөю, Дуслар, сезгә миндә, Иделдәй саф хисләр Йөртәм йөрәгемдә...
Рәхмәт дим Мәскәүгә, Безне таныштырды, Шигърият балында Безне кавыштырды.
Эй, дусларым минем, Парлак күңел бүген!
Баш очымда биек, Нурлы ачык күгем.