Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тугры дус
һич хыянәт итми торган Бер дустым бар янымда: Күңелем минем кимлек сизми Янда ул бар чагында.
Ул булганга ил алдында Кызармый минем йөзем. Кая барсам — кадерем бар, Сөйләсәм — үтә сүзем.
Ул булганга көнем якты, Офыкларым киң һаман. Арысам да, авырсам да, Туя белмим дөньядан.
Ул минем шатлык, куаныч, Ул минем зур горурлык. Дөньяда һичкем дә юктыр Аңарга тиң булырлык.
Ул минем тормыш тоткасы, Ул минем бетмәс көчем. Тугры дустымның исеме — Хезмәтем минем, эшем!
1970
Дөньяда бит хыялларсыз, Омтылышсыз була яшәп. Ләкин алга чаба-чаба, Шуңардан тәм таба-таба, Яшәү кызык, яшәү рәхәт.
Яшәп була макталусыз. Нәрсәгә ул дан һәм шөһрәт7 Ләкин берәү эшең мактап Чын күңелдән әйтсә рәхмәт — Җанга йомшак, җанга рәхәт,
Кеше күнә күп нәрсәгә — Ялгызың да була яшәп. Ләкин янда дуслар булса, Алар кайгыртуын тойсаң, Тормыш җиңел, дөнья рәхәт.
һичкайчан да башын ими, Кеше бит ул көчле — гаҗәп. Бу дөньяда кеше булу. Бар нәрсәдән өстен булу Нинди кызык, нинди рәхәт!
1968
Танышканга ун ел вакыт узган. Тиз үтә дә гомер дигәнең. Хәтеремдә әле тәүге кабат Больницага синең килгәнең. Күзләреңдә яшьлек яна иде. Апрель күге иде — төсеңдә Пар толымың иңнәреңә сыймый Тәгәрәп төшкән иде түшеңә. Якты итеп синең елмаюдан Палатага нурлар сибелде. Үлүче карт үлүеннән туктап Сиңа карап торды шикелле. Ун ел узган. Хәзер карыйм сиңа. Үзгәрдең син, бик нык үзгәрдең. Үзгәрмичә! — Толым гына йөрткән иңнәреңә Минем язмышымны күтәрдең.
1972
Ярларда ялгыз калдырмам. Син — көймә, мин — җил булсам! Упкыннан йолып алырмын. Хисләремә тиң булсаң.
Кырларда күрми калдырмам.
Мин — тургай, син — гөл булсаң: Җырымда мактап җырлармын, Сөюемә тиң булсаң.
1972