Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙДӘ БАРЫЙК. КЫЗЛАР КАРЫЙК...


Фольклорчы блокнотыннан
Бетховен һәм Казиле Зариф
ин йөз фатирлы йортта торам Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе кырык яшьлек чамасы кешеләр. Күбесенең балалык вакыты сугыш елларына туры килгән — алар авыр тормышта үскәннәр. Аннан соң бу йортта яшәүчеләрнең күпчелеге — авылдан килеп белем алган, зур укыган кешеләр Фән кандидатлары, булачак һәм булып ятучы докторлар.. Әлбәттә, һәрберсенең бер кызы, бер малае бар. Бөтенесе китаптагыча. Ул кыз, әлбәттә, өендә пианинода дәрес ала, спорт мәктәбенә йөри, махсус чит тел мәктәбендә французча геометрия өйрәнә. Бакча яшеннән чыгып килә торган малай да инде төнге чүлмәген башына киеп кунак бүлмәсенә килеп кереп әнисен кызартмый, ә скрипкада Брамсның берәр шаккаттыргыи әйберсен уйный. Кичләрен бөтен йорт мелодия белән тула. Бер яктан Бетховен, астан Сен-Санс, форточкадан Чайковский ишетелә, һәр фатирның түр бүлмәсендә пианино. Әйе, кичләрен безнең йорт мәһабәт бер консерваториянең уку классларына охшап кала Мин бу тавышларны сокланып тыңлыйм һәм уйлыйм: әле чирек гасыр гына элек чабатага күтәрмә тагып кырда черек бәрәңге җыеп ашап, күрше авылга җидееллыкка йөргән малайларның балалары бүген зур, якты бүлмәләрдә Бетховенны, Григны уйныйлар! Никадәр үсеш, никадәр алга сикереш бу' Әлбәттә, минем шул Брамслар, Григлар арасында «Баламишкин» яки «Алма- гачлары»н да ишетәсем килгәләп куя. Ләкин бу теләкне мин кешегә әйтмим, чөнки «искелекне яңалыкка каршы куясың» дип әйтүләре бар. һәм мин кешегә белгертмичә генә хәтерлим, искә төшерәм...
Утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы еллар. Я, шул еллардагы хөрлек, бөтенлек! Колхозлар бөтен төрле кызамык авыруларын уздырып ныгыдылар, авыл тулы ирләр — сытыл эшләүче көч. Мено сабан туй вакытлары җитә «Фәлән колхозда фәлән көнне сабан туй икән» дигән хәбәр бөтен авылны дәрт итеп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр, көтүгә куылмыйча, аерым ашатыла Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән1 Нәкъ шул сабан туй атнасына кайтып төшәләр.
— Күкчәтаудан Сәлимә белән Ахияр кайткан!—дигән хәбәр бөтен авылны дерелдәтеп ала. Ченки Ахияр — безнең авыл кияве — гармунчы. Бер анда гына венский гармун бар. Бер ул гына < Алмагачларыян җиренә җиткереп уйный белә. Бер ул гына урамның билгеле бер турысыннан, әдәп саклап кына, ялгыз гөрләтеп уза белә.
М
/Лен» сабан туйга инде ике гене кем калды. Инде колхозда даими эштә булган кешеләр геиә эш киеменнән йөри Болар: ат караучы, фермада эшләүче, амбар каравылчысы, кәксәләр дежуры Башкалар ииде чыж да чыж пешеренәләр, инде кызмача керүчеләр дә бар. Кичләрен капка төбе тулы кеше. Карт-коры ризык карап, тегесен рәтләп, бусын рәтләп йончый кичтән үк кереп зирәк йокыга тала Бала-чага егетләр, кызлар уенын күзәтергә су ф буена чаба. Узган ел гына өйләнгән ирләр әдәп саклап капка төбендәге бүрәнә өстендә кич утыралар Инде төнгә таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралыштылар, капка телләре дә бушап калды. Иртәгә эшләр бик күл, иртүк торып камыр басасы, симергән тәкәне дә тәвәккәллисе бәр, кибеттән чәй-шикәр алырга кирәк Шул мәшәкатьләргә әзерләнеп денья тынып кала. Кинәт! Аһ, бу фани дөньяның тынлыгы! Кинәт бу тынлыкның кайдадыр бер кылы өзелде. Өзелде... Шуның белән вәссәлам! Бу икән — Күкчәтау Ахияр үзенең гармунын күтәреп чыккан да түбән оч урамында кыска гына аккорд биргән. Әйе. шунын белән төнге авылда икенче тормыш, рухи тормыш башланды Ахияр гармунны үзенчә уйный. Гармун аның корсагында да түгел, күкрәгендә дә түгел Ул урамның бер кырыннанрак югары очка таба атлый, ә гармунны ул бите турысынарак күтәрә- Гармун аның гәүдәсеннән аерым. Сул кулы белән аның мехларын сузганда да ул аны янга түгел, ә гармунны кыегайтып, телле ягын аска, бакалы ягын күккә каратып борып бетерә. Аның гармунында' ы бакалар кадәр көчле, моңлы бакаларны минем беркайчан да ишеткәнем булмады! Гармун телләреннән бигрәк әнә шул бакалар моңланалар, шулар елый торганнар иде. Ахияр бер генә көй уйнап уза — кАлмагачлары». Моны хәзер Ахияр төсле итеп бер генә кеше дә уйный алмый ф Менә гармун тавышы якыная, аның бакалары үкерә-үкерә елыйлар Ахияр үзе дә урамның билгеле бер турысында җырлап җибәрә (үзе уйнап үзе җырлый ала торган 3 гармунчы ул елларда бик сирәк очрый тор‡‡ан хәл иде). Җырлавы да аның үзенчә. 5 Җырның сүзләре аның өчен һич тә аерым сүзләр түгел, ә бары тик аерым музы- J каль кисәкләр генә. Шуңа күрә ул аларны теләген җирендә бүлеп, теләгән авазын г кушып, теткәләп бетерә Кыскасы, Ахияр белән гармун кинәт кенә икесе ниндидер н бер сихри музыкаль инструментка әйләнә дә куя Бу инде кеше генә түгел, бу инде 3 гармун гына да түгел, бу—татар халкының гасырлар буе килгән моңы, рухи куәте, d музыкаль потенциясе, бу — татар халкының оркестры, филармониясе, коисерәато- с риясе... Урамнан әнә шундый могҗизалы көч килә һәм бу көч алдында бөтен, тә- реклек дөньясы сихерләнә. Карт-коры агач караватын шыгырдатып әйлеиеп ята авыр сулый, сөйгән егете белән үпкәләшеп кайткан яшь кыз бу тавыштан әсәрләнеп мендәрен тешләп кайнар яшь түгә, кичтән генә киленен рәнҗеткән усал кай- нананың күңелендә шәфкатьле хисләр уяна.»
Ә урам кырыеннан Ахияр бара.
Суб-буй ечда бак-кал-лар Багалар да калкалар.
Шуш-шык-кейн-нем-мат- гур-рител Әйт-тә Мәрьям-мапал-лар-
Авылдагы бетен халыкны әсәрлеидерег" урамнан Ахияр узды Ул күп җырламады, югары очка киткәндә аның тагы бер җыры ишетелеп калды.
Әй-дәб-бар-рыйк. кызлар карыйк, Орчы-гыр-ләгәннәрен *.
Ай-йаэ конн-дәй-йеш-шен суксын Ег-гет сөймәг-гәннәр-рен-
Бетте. Нибары менә тулар гына иде Ул иртәге дә шулай бер-ике җыр җырлап узар, берсекөнгә дә.
Ә аннан, сабан туйлар беткәч, Ахияр хатынын, гармунын алыр дә яңадан үзенең эшенә китәр Авыл халкы исә аның моңын, аның кәен киләсе елгы сабан туйга кадәр саклар. Бәлки Ахияр үзе дә әнә шул чыклы җылы төннәрдә асыл урамыннан гармунын колак янына күтәреп бер-ике генә узу эчен монда кунак
‡‡ Орчык эрләгәннәрен, ягьни җеп эрләгәннәрен.
ЭЛД0 БАРЫЙК, КЫЗЛАР КАРЫЙК
булып кайтадыр? Бәлки ул да ел буе әнә шул якты истәлек белән рухланып, дәртләнеп яшидер? Кем белә?
Ахияр да, аның гармуны да сугышта беттеләр. Инде безнең авыл урамында уя кей яңгырамый.
...Сабан туй көнне авылга күрше-тирә авылларындагы нәсел-нәсәп җыела. Карт-коры да кызып ала. Сабан туйга барганчы урамда хәрәкәт кызулана, сиртмәләргә төялеп, чатыр-чабып инде китә дә башлыйлар. Ә бертөрле кеше сабан туйга бармый Нәрсә ул сабан туй? Әйе, әйе. Менә, мәсәлән, бөтен кеше дә Ахияр булып бете алмый, әмма авыл урамының кыл уртасыннан сигез телле тальян белән узасы килә. Бармаклар каткан, бер бармак бер басканда ике-өч телне бергә баса — зыян юк. Көйнең ниргәсенә килсә ярый. Хикмәт андамыни? Хикмәт — хөрлектә, музыкага мөнәсәбәттә. Менә мин дә бу авыл кияве. Дөрес, Ахияр кебек яшь түгел, аның кебек серле түгел, аның кебек оста түгел. Ләкин — мин дә кияү. Бу — минем дә бәйрәмем Кыш буе колхозда салам ташыдым, яз көне симәнә чыгардым, аннан басу түренә тирес түктем. Мин йөргән басулар хәзер яшел хәтфә белән капланды. Нәрсә, шушы атнада әллә минем дә бер җон-ябаганы коясым килмиме?
...Бусын — безнең авыл кияве, Казиле Зариф сөйли. Чыннан да, ул үзенең тыны беткән сигез телле тальянын өзелердәй итеп тарта, хәлле-хәленчә тегеннән тавыш чыга, әмма Зариф түбән очтагы кайнагаларыннан чыгып югары очтагыларына кунакка бара. Аңа сабан туй кирәк түгел, менә шунысы кирәк. Зариф кияү урамнан берүзе тальян күтәреп югары очка узды. Зариф кияү — гармунчы... Зариф кияү — хөр күңелле кеше. Әйе, яше иллегә җитеп килүгә карамастан... Бу утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы елларда әнә шулай иде. Мин алтмыш сигезенче елның җәендә сабан туй вакытында авылда булдым. Ни күрим... Урамның урта бер җиреннән, көн эссесендә берәү бара — кулында коргаксып беткән тальян гармун. Өстендә саргылт толстовка, башында аксыл, уңган фетр эшләпә. Гармуннан «Алмагачлары» чыкса да чыга, чык мае а да чыга.
— Бу кем? — дип сорадым.
— Казиле Зариф бит.— диделәр авылдашлар.— Сабан туйда бер шулай узмыйча калмый ул...
— Ничә яшь соң аңа? — дип сорадым.
Бер аяксыз Ватан сугышы инвалиды көлеп болай диде:
— Зарифка ничә яшь икәнен кем белсен? Менә без малай вакытта шушы урам уртасыннан сабан туй вакытында гармун тартып уза иде ул Зариф, әле дә шулай. Елына бер тапкыр — гомер буе. Ә бит карт инде, сабаны... (Сабакы — бу инвалидның телендә ихтирам сүзе икәнен белә идем.)
.. Минем бүлмәмә стена аркылы Брамсның «Венгр биюе» ишетелә. Күршемнең тугыз яшьлек кызы скрипканы елата гына... Үземнең кызым пианинода «дың-дың» бәреп Бетховенны уйный. Ә мин уйлап утырам: Брамс — бөек, Бетховен — бөек, ләкин «Алмагачлерынн иҗат иткән халык та бөек! Шулай булмаса, илле ел буе Казиле Зариф аны сабан туй көнне урамнан уйнал узмас иде!
Кичке мәктәп
Әйе, шундый мәктәп ул вакытта да бар иде. Ләкин ул мәктәптә китап-дөфтәр, журнал булмый иде. Анда барысын да халык күңеле хәл итә иде. Халык күңеле сорый, җавап бирә, хөкем чыгара. Барысы да җыр белән. Җыр мактый, яманлый, көлә, тәнкыйть итә, исеңә төшерә, кисәтеп куя — тик сине мәсхәрәләми генә. Шәхесеңне рәнҗетми.
.. Сабан туй көнне кич. Су буе. Ул, мин сиңайтим, кунак кыз, ул кунак егет. Түгәрәк уенның моның кадәр зур булганы юк иде!
Монда — үзенә бер дөнья. Үзенә бер закон. Син инде йөрәгең җитеп түгәрәк уенга кердеңме, рәхим итеп, аның кануннарына буйсын. Бу — язылмаган закон. Моның үзенең эчке тәртипләре бар. Монда син үзең турында җәмәгать сүзен ишетерсең. Сиңа әнә теге Ташкичүдән килгән кунак кыз ошыймы? Кемгә булыр икән бу дип баш ватасыңмы?' Сабыр ит, сиңа моны да әйтеп бирерләр. Син кызлар
орось.нда үзеңнең дәрәжәң ничек икән дип уйлыйсыңмы? Ике тиен бер акча! Син бүген моны да ишетерсең. Тик уен беткәнче түгәрәктән генә чыкма Әйе. чыкма. -
Түгәрәк кузгалды. Уртада гармунчы һәм егет белән кыз. Боларга түгәрәк халкы бер щыр җырларга тиеш. Аннан түгәрәк хәрәкәттән туктал кала. Уртадагы лардан берсе җавап бирергә тиеш. Бу—җәза дип атала. Ямьсез сүз, ләкин нихел итмәк кирәк, әгәр син җырчы түгел икәнсең, бу, чыннан да. җәза. Аннан, шул җәза үтәл- ф гэч. түгәрәк аларга тагын бер җыр җырлый. Шул вакытта уртадагы егет белән кыз үзара сөйләшәләр:
— Кемнәрне кертәбез? — ди егет.
Кыз инде үз ягыннан уйлап куйган була. Бераз киңәшәләр дә, җыр туктагач, кыз түгәрәктән бер егетне, егет түгәрәктән бер кызны чыгара. Уен дәвам итә. Әгәр уртадагы егет белән кызның серләре килешсә, алар берөзлексез сөйләшеп торалар. Әгәр болай гына, кеше чыгарганга гына туры килгән булсалар, бер-берсенә яннары белән торалар. Моны түгәрәк халкы бик яхшы аңлый. Әгәр боларның уртада беренче очрашулары булса (бигрәк тә. берсе кунак булса), боларга киңәш бирәләр, танышырга әйтәләр, бер-берсенә лаек дип мактыйлар. Кыскасы, һәр очракка җыр әзер. Менә уртада чибәр егет белән көләч кыз.
Х ° Р- Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Мортаза. Айлар калыккан дип торам, Сеә икәнсез уртада.
Түгәрәк туктый, егет «җәза» үти.
!
Җырла, җырла дип әйтәсез. 2
Сезгә нинди җыр кирәк 5
Сезнең алларда җырларга 3
Сандугач теле кирәк.
Б Ж
Түгәрәк тагын кузгала, егет уңышлы гына җырлый алганына горурланып янын- f, дагы кызга карый. Янәсе, сиздеңме, кем белән уртада торгеиьәөты...
Хор: Кулымдагы йөзегемнең Исеме Габделбарый. Сандугач теле кирәкми, Үз телләрең дә ярый.
Икенче парны кертәләр. Күрше авыл кызы. Үзебезнең авыл егете. Нәрсәгәдер кырынрак торалар. Димәк, егеткә кыюрак булырга кирәк
Хор: Ал булсагыз да ярый.
Гел булсагыз да ярый.
Сез икегез пар килгәнсез, Яр булсагыз да ярый.
Түгәрәк әйләнеп торганда егет кунак кызга бер авыз сүз дә дәшә алмады. Кыюсыз! Инде нәрсә диә җавап бирергә? Ләкин... егет —хитри.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Унны да, тугызны дә.
Мәк сәчкәләре күк күрем, Дуслар, барыгызны да,—
дип котыла.
Уен кыза бара. Шактый кыэмача олы гына яшьтәге берәү уенга килеп керә. Әһә. бу — шахтадан кайткан Котдүс икән. Ул егет булып Йорген заманда болай ук шәл булмый идо уеннар. Хатыны Шәмсия уен читендә иренең пиджагын тотыя
ППД» БАРЫЙК КЫЗЛАР КАРЫЙК..
көлемсерәп тора Янесе бар мер, мамыгыңны коеп кара, ләкин дә, җаным, барыбер файдасыз минем кулда инде син, белдеңме шуны...
Ялт1 Котдусны балдызы белән парлап уртага кертеп бастыралар. Гомуми гене бер җыр җырлыйлар. Түгәрәк туктый. Бу шахтер мәхәббәт турында нәрсә әйтер икән дигән сыман су буе тынып кала. Котдус та гармунчыга ым кагып карлыккан тавыш белән җыр башлый.
Агыйделдән прахут килә Уралып саллар белән Сталинга рапорт бирик Уңышлы саннар белән.
Хор: Иртә торып тышка чыксам, Клуб уты сүнмәгән. Бу нинди күңелләр икән Картайгач сүрелмәгән?
Котдусны ай күрде, кояш алды. Бер читтә хатыны Шәмсия генә тантаналы рәвештә елмаеп тора иде. Шәп иттеләрме, янәсе.
Бераздан тәнәфес була, егетләр бер читкә китеп тәмәке көйрәтеп алалар Шул арада кызлар «Суда сусар үстердем» ' дигән җырлы уен башлап җибәрәләр Монда инде уртага ялгыз гына керәләр. Безнең авылда бу уен вакытында менә мондый җаваплар була иде.
Хор: Суда сусар үстердем, Сусар бүрке тектердем. Нургали дус. Вәсиләдән Сәлам хаты китердем.
Аллар алыр үзеңә. Гөлләр алыр үзеңә. Сөясеңме Вәсиләне, Әйтеп бирче үземә.
Кулымдагы йөзегемнең Исеме Г аллөм түгел. Сөям, дуслар, ялган түгел. Кешедән калган түгел.
Еөес-уз урынына бер кызны кертә. Моңа карата да бер җыр һәм даими булган ике строфа җырлана Әгәр бу кызның (егетнең) анык кына сөйгән кешесе юк. икән, даими строфа бераз үзгәртелә.
Минеара дус. бер егеттән Сәлам хаты китердем.
Аллар алыр үзеңә, Гөлләр алыр үзеңә.
Сөясеңме, ярың бармы, Әйтеп бирче үземә.
Кыз да бирешми Әгәр чыннан да, аның хәле шулай мактанырлык ук түгел икән, ул да сер бирми, сүз уйната.
аны «Сусар үтердем» дип язалар Ләкин халыкта сүзе матур яңгырамыҗ халык имм саксыз түгал.
Җавап
(егет горур кыяфәттә башын югары күтәрә, билләренә таяна яки чал
бар кесәләренә кулларын
тыгып гармун көенә селкенө-селкенө җырлый):
• Хәзерге фольклорчылар алай »үгел. Җырда «үтердем»
Эно килә автомобиль.
Төягәннәр дрова
Кеше хәлен тикшерергә Кави килде права?—
диген була.
Икенче берәүмен сөйгәне белән үпкәләшеп йөргән вакыты. «Сеем» дип әйтер идең горурлык җибәрми «Сеймимя дияр идең, эшне бөтенләйгә бозып куюың мамкин. Шуңа күрә андый категориядәге хәлләр әчем дә җыр бар.
3 К
Кулымдагы йеэегемнвң а
Исемнәре Нургали. д.
Беләсегез килә икән, Белми торыгыз әле.
3 х -Уртага Гелсәхрәие керттеләр. Узган втнада «октан гына тавыш чыгарып . Хәкимҗан белән бозылышканнар иде. Хәкимҗан шуңа уч итеп күрше ааыл кызы I янына йври башлады, хәзер су буенда бетенләй күренми. Ә Гелсәхрә яратудан £ түгел, ачуын басар өчен инде Хәкимҗаннан соң ике егет белән сөйләште- Хор д ечеи бу — материал.
Әиө киле автомобиль, Теягвннәр семечка Яр өстене яр сеясең. Бу нинди привичке?
Суда сусар үстердем, , Сусар бүрке тектердем.
Гелсәхрә дус, Хәкимҗаннан Сәлам хаты китердем.
Аллар алыр үзеңә. Гөлләр алыр үзеңә. Сөясеңме әле дә булса. Җавап бирче сүземә.
Гөлсөхрә — чая кыз Җавап ничек кенә бирелмәсен, бу — иртәгә үк Хәкимҗанга мәгълүм булачак Әнә г/гәрәкнең кырында гына Хәкимҗанның яшүсмер ике сеңелесе йотлыгып тыңлап торалар. Ә Гелсәхрә алар белен элек имчек дус иде Җавап кискен булырга тиеш—
Ашыйм алма, ашыйм херме,
Ашыйм чияләрем дә.
Үзен түгел, соймим аның
Фамилияләрен дә.
Бу инде — карар катгый, шикаять бирелми дигәи сүз. Уеиның бу тәре уртага Айсылуны чыгарып бастыру белән тәмамлана. Айсылу — укытучы кызы, авылда иң сылу, иң тыйнак кыз. аның әле уенга керә башлаганына да беренче генә ел. Ул әле гене унынчы классны бетерде, шәһәргә укырга китәргә йөри. Аның бик яшерен генә яратып йөргән Габдрахмвнын кыш көне хәрби училищега алдылар. Алар, ичмасам, бер «енә тапкыр иркенләп сөйләшә алдылармы икән? Бигрәк яшьләр бит? Айсылу нәрсә дип әйтер икән? Тукталә, мондый кеше астыртын була, сынап карыйк... Сорадылар «Сеясеңме Габдерине?» — диделәр, е Айсылу үз гомереид» беренче мәртәбә оялып кына түгәрәк эчендә җырлады.
Җиделе лампа якты яна
Магазин алларында
Мөмкин булса тотар идем Кон де үз алларымда
МОХӘММӘТ МӘҺДИКВ
Аһ, егәр мемкин булып бу җырны Ерак Канчыгыштагы Габдрахман тыңлыЯ алса иде! Аһ, дөньяда бу җырга кергән сагышның көчен үлчи торган берәр нәрсә булса иде!
Безнең якның кызлары-егетләре бик тәмле теллеләр. Әгәр синең яшьләр арасында абруең бар икән, әгәр син кеше күңелен рәнҗетерлек эш эшләмәгәнсең икән, уртага кергәч, син ниләр генә ишетмәссең
И дускаем, кашың кара
Каләм каралары күк.
Сез бит нәселегез белән Былбыл балалары күк.
Менә шулай кичке уенның башыннан-ахырынача яшьләрнең теленнән энҗе
«Җиде йот»... ул кем?
Башка якларда мичектер, әмма безнең авылда «йат» сүзенең эчке мәгънәсе коточкыч иде. Җитмәсә, аның тагы да көчлерәге бар — анысы «җиде йат» дип йөртелә. Без кечкенәдән җырлап үстек, «уф алла» арбасын кара-каршы бәйләп дүрт тәгәрмәчле арба ясый идек тә чиратлап этеп төялешеп йөри идек. Менә шунда җырлана иде инде барысы дә. (Ләкин, ни хикмәттер, безнең авылдан бер генә композитор, бер генә опера артисты чыкканы юк — ул арбада җырлап йөргән малайлар хәзер барысы да колхозның тоткасы.) Менә шунда без «йат», «җиде йат» белән таныштык. Баштарак бу бик абстракт төшенчә иде.
Утын йотыл, (э) рәхәтен
Йатка калдырмам әле.
Чыннан да. нинди кеше икән ул «йат»? Ихтимал, кешелек җәмгыятенең баш- яангым чорында ул чит кабилә, чит ыругларга карата кулланылгандыр. Аннан, дәүләтләр оешкач, икенче бер дәүләт, икенче бер халык мәгънәсендә йөргәндер. Кыскасы, бу төшенчәне беэгә әнә шул «кичке мәктәп» — җырлы уеннар ачып бирергә тиеш иде.
Нурми иртәгә армиягә чыгып китәсе иде. Аны сөйгән кызы белән уртага керттеләр Нурми шактый кызган, үэен бик кыю тота. Борчыла. Кызы бик чибәр шайтанның. Син анда ике-өч ел буе айт-дөага басып йөргәндә тыныч кына көтеп тора алырмы бу? Моңа бит килгән бер кунак егет сүз катачак. Ярый, үзебезнекеләр синең өчен дип сакласыннар да ди—
Куәтле таәыш белән Нурми җыр башлады:
Китөм инде, китәм инде, Китәм армияләргә.
Үзем киткәч, ярым кала Йатлар тәрбияләргә.
Әһә, «йат» сииең иң газизеңә, иң кадерлеңә кул сузучы, күз салучы була икән...
Чү— Тау башында Нәби тавышы ишетелде. Нәби су буена төшкәндә һәр вакыт гармунга җырлап төшә. Горур җырлый. Үз тавышының матур икәненә аның иманы камил. Аннан соң ул нәрсә генә җырласа да, аны игътибар белән тыңлаячакларына да шикләнми. Шуңа күрә вәкарь белән генә, җырның матурын, мәгънәви яктай куәтлесен генә җырлый. Әнә бүген дә шулай.
Алмагачы кырларда, Парлап яхшы җырларга. Җиде йатны үз итәргә Чурт та кушмый кызларга.
Бу ииде Нурми җырына җавап сыман булды. «Йатяның мәгънәсе ул кмчна коточкыч тирәнәйде, киңәйде. Шуның өстенә, уен таралып яшьләр кайтырга чыккач, Нәби тагын бер-ике хикмәтле җыр җырлады
Алма биреп ашатырлар.
Ашама, багырькаем. Ашатырлар, ташлатырлар. Ташлама, бәгырькәем.
Бу җырда да сүз ниндидер «йатплар, явызлар турында бара иде. Шулай «йат» образы күңелләрдә тәмам формалашты. Без үскен саен ул образ да үсте һәм кырык беренче елны ул инде илебезгә басыл кергән дошман тешенчәсенә барып кушылды. Шуның белән «йатлның яманлыгы да артты.
Герлеген су буйлары тынып калды. Шыксыз кез җитте Сугыш башланганнан бирле болай да тынып калган авылдан соңгы партия кешеләрне окоп казырга җибәрделәр. Кая ул җыр, кая сиңа уен! Егетләр — сугышта, кызлар — урмам эшендә, окоп казуда. Авылның тыны кысылды. Хәсрәт, сагыш эчке җыелды Бер ел ү-те, ике ел... Әле сугышның очы-кырые күренми. Менә бетен матурлыгы белен кырык ечеиче елның июне җитте. Шул ук таннар, шул ук сандугачлар су буенда шул ук я чыклы үлән, түгәрәк уен уйный торгам урын. Менә бер кичне монда дүрт-биш J кыз тәште. Икенче кенне — күбрәк Баксам, ике ел эчендә авылда ике оя кыз я елгергән икән. Ике оя малай үсеп җиткән икән... һем түгәрәк уеннар башланды, Е Бераздан боларга инде олыгая башлаган, теге, тыныч елларда чын егетләрнең кемле н кулларын тотып чын уеннар уйнаган кызлар да кушылдылар. Бу — йөрәкне баса j- икән. Ичмасам, егетең үзе яныңда булмаса да, исемен телга алалар. Ичмасам, аның туган авылының, суының исемен телгә алалар. Бу — сагышлы йереккә шифа g Әлбәттә, уенның нәрсәседер җитми. Тозы чыкмаган аш шулай була Шикәрсез ~ эчеләгән чөгендер чәе шулай була. Ленин — юк ише түгел. Түгәрәктә кызлар уртага да бер кызны кертәләр. Теге соңгы кеыпуск- малайкалар әле уен а кермичә читтә авыз ерып торалар. И. адәм мәсхәрәләре, үзләренә күрә түгел! Сугыштагы егетләр кайтса бураныгызны очыртырлар иде!
Моңсу гына, бертөрле генә җыр.
Ямьле, тәмле шул Ташкичү сулары—
(Янәсе уртадагы кызның сугыштагы егете Ташкичү авылыннан, шуны искә алалар)
Ямьле Казиле буйлары...
(Монысы үз гомерендә Каэилениән бер егет белем дуслашкан иде, каһәр -эшкем сугыш аяк чалды. Ярый инде, хет телгә алалар, ни хәл итәсең-.) Менә шул. Уенның бу тере туйдыра. Им өчен бер егет булсамы)
Икенче уен башлана.
Монысында да теге, кайчандыр бу кызга те-елейме-болаймы мөнәсәбәте булган егетнең исемен кушыл җырлыйлар.
Галимҗаннар су буена туктаган- Туктаган. туктаган.
Су буена туктаган.
(Э) Рәхилә. Мәгьрифә, Гарифә
Иелми, бөгелми.
Матур баса түгелми-
Ә И да ВАРЫИК. КЫЗЛАР КАРЫЙК..
Җыр дәвам итә...
Ямьле Ташкичү буйлары.
Кайчандыр Галимҗан исемле егетнең бик кедерлеее булган Факиһә түгәрәк уртасында «Иелми, бөгелми» диген вакытта ялгыз бии башлый. Биегән вакытта ул әнә шул Галимҗанны гына уйлый Аңа бүтән берни дә кирәкми. Кайбер шаянрак кызлар шыпырт кына җырны болай дип тә сибәләр (аны хор эчендә кем әйткәнен дә сизмисең):
Туктаган, туктаган,
Факиһә белән йоклаган...
Кем белә бәлки яшьлек мутлыгы белән теге тыныч заманда анысы да булгандыр Менә үзе хәбәрсез югалды бит әле, бәлки йоклаган да булыр идең...
Кайвакытта төссез генә, тонык кына уен уйнала Монысының да максаты бер генә, җай чыгарган булып әнә теге фронтта йөргән егетнең исемен телгә any, хыялда гына булса да кыз белән егетне җырда кавыштыру. Җырның сүзләре дә искиткеч гади, крестьянча колорит белән сугарылган...
Алай түгел, болай ул. Арпа түгел, бодай ул. Миңнисламнарның туенда Менә шулай була ул
Шуны әйткәндә уртадагы кыз әйләнеп бии
Икенче җөйдә сугыш вакытында калкып чыккан егетләрне дә уен*а ала башладылар. Уенның тавышы көрәйде. Яңа кәйләр, яңа уеннар чыкты. Мәсәлән яшь егетләрне уртага болай алалар: кызлар түгәрәк булып өйләнәләо. Яшь егетләр «амьсезләнеп читтә тәмәке тартып торалар. Уртадагы ялгыз кыз янына читтәге теАәсә кемне кертергә хорның көче җитә.
Ну-ка, Миңләхмәт, бас әле, Ну-ка, Миңләхмәт, бас әле.
(Шул вакыт Миңләхмәт тәмәкесен ташлап уртага кереп китә.)
...Сугышка кадәрге түгәрәк уеннарында башлап йөргән өлкән кызлар инде картая башладылар Яшьләр үскән саен аларга инде уңайсызрак була башлады. Ул арада инде кайсы егетнең үлгәне, кайсының гарипләнеп госпитальгә эләгүе турында да хәбәрләр килде. Күңелдә бу уеннар гына төзәтә алмаслык җәрәхәтләр ясалды.
„.Менә бер көнне бакча башыннан гына уен карарга дип Айсылу да төште. Кече лейтенант Габдрахман кырык беренче елда Мәскәү янында һәлак булгач иде. Айсылу ул вакытта оборона эшендә иде. Кырык икенче елның мартында шуннан авырып кайтты. Зифа буйлы, шомырт кара күзле бу кызга сокланмаган кеше авылда юк иде Менә хәзер ул инде ике елдан бирле урын өстендә үлем көтеп ята Элеккеге тулылыкның эзе дә калмаган Күзләрдә хәят чаткылары сүнгән Йөзләр саргайган. Нәрсәгә төшкән ул монда? Бәлки ул үзенең яшьлек таңында бөреләнә башлап ачыла алмый калган мәхәббәтен эзлидер? Бәлки ул саташып йөридер? Әллә ул үз гомерендә беренче тапкыр кешеләргә ачыктан-ачык җыр белән әйткән мәхәббәтенең эзләрен сагынып йөриме? Әллә ул, гомумән, тормыш белән саубуллашып йөриме? Менә кемнәрдер аның янына килделәр, кемнәрдер аны уенга алып керделәр. Бераздан ул инде уртада басып тора иде. Аңа «җәза» үтәттеләр. Ә ул болай дип җырлады:
Акл-: ситса күлмәгемнең Караласы юк аның. Йөрәгемә кан урнашкан, Тараласы юк аның.
Бу — Айсылуның халык алдында яшь гомере белам саубуллашуы «де, шул Кайис- аның гомере езелде. Аиын яшисе килә иде ләкин ул дөньяны каргамыйча үлде. Ул үзенең үлемем Ватан ечеи, халык әчем эшләнгән эш дип сыкранмыни», еламыйча дөньядан китте. Аһ, мин әгәр дә аиьң шул соңгы җырын ишетмәгән булсам! Аһ. әгәр дә минем сабый йөрәге*» шул вакытта бу җыр тәэсирендә телгәләнмичә калган булса! Халыкмын җырлы уеннары турында язганда минем күз ф алдымда табигатьмен әнә шул гүзәл бер фәрештәсе, сугышның әиә шул рәхимсез корбаны тора.
Безнең авылның су буенда уен җырлары әнә шулай тормышның җанлы шәһитләре булып сугышны тәмамладылар. Монысында егетләр генә була. (Хәер. Новосибирск елкәсеиең бер татар авылында мин хатын-кызларның дз урамнан гармунга җырлап узганнарын күрдем) Болар урамның тигезрәк, тузансызрак җиреннән җайга гына атлыйлар Бер гармунчы янында бердән алып 15—20 гә кадәр егет җырлап баоа егетләрнең саны 5—6 дан артса, аллы-артлы тезеләләр Сабан туй кемнәрендә рекрутлар йергән вакытларда икешәр гармун белән, икешәр кат тезелеп тә урам әйләнәләр Кичке уенга барганчы бер кат үзәк урамнарны әйләнеп чыгалар Урамда йергәндә авызга ф тәмәке кабылмый, әдәпсез җырлар җырланмый. Авылның, колхозның могьтәбәр кешеләре капкасы турысыннан узганда җыр езелеп тора. Берәүнең еендә кечле g авыру булса — алар турысында да җырламыйлар Җырны бер урамнан барганда £ бер егет, икенчесеннән барганда икенче егет башлый Яки ксчаклашып тезелгән £ уңайга чираттан да башлыйлар Капка телләрендә кемнәр утыра, кемнәр турысын- ' нан узасың; бу кешеләр белән җыр башлаучы нинди менәсәбәттә — җырлар әнә н шуңа карап сайлап алына. Мәсәлен, капка тебе тулы җиткән кызлар утыра Монда ? инде җырның могънәлесен, куетлесен сайлап җырларга кирәк Монда синең дә, S минем дә җанаш утыра. Егетләр андый вакытта аеруча тәмле телле булалар. *
Биек тауның башларында Төркем-тәркем таллар бар. Безнең илләр — сәхрә җирләр, Сейсәң асыл ярлар бар
Кызлар бу егетләрне үзләре янына туктарлар дип емет иткәннәр иде, тик гармунчы туктасы итмәде. Гармунчы — иң зур дәрәҗәле, иң абруйлы егет Аның сүзенә буйсынмыйча булмый. Тукта, кызлар үпкәләсә ни хәл итәрсең! Җыр башлаучының теленә шайтан гына төкергән!
Урамыгыз матур икән Алма тәгәрәтергә
Хәтерләрегез калгандыр, Ничек бәхилләтергә*
Алда бер теркем яшь кызлар берәүнең капка тебендәге эскәмиягә тезелешеп утырганнар Болар оле су буендагы уенга кермиләр, читтән-миттән чыркылдашып иериләр. Ләкин... Яшь диме, бала димә, киләсе җәйгә шулардай да сылу кыз булмас! Бәс, шулай икән, рәхим ит, күңелләрен күреп кит.
Ал да була, күк тә була Буяучының буявы.
Йөгереп чыгыл суырып үбә Яшь кызларның уявы.
анда БАРЫЙК КЫЗЛАР КАРЫЙК.
Урамда җырлап йөрү
Кызлар чыркылдаштылар, ләкин җыр инде үзенекен эшләде. Ул инде яшьлек мутлыкларына искиткеч үткен ишарә ясады, кызлык гомеренең серле, мәгънәле, сихри дөньясына чакыру ташлады...
Менә алдарак чат буендагы капка төбендә тәмәке утлары җемелдәде. Төркемдәге җырчы егет бу капка төбендә кемнәр утырганын бөтен төкләре белән сизде. Монда аны һәм гармунчы дусын яратмаган агелы-энеле ике абзый утыра. Бу ачу күптәннән килә, моның очы теге абзыйларның сеңелләренә барып бәйләнә. Арага керделәр... Ну, ярый, сез шулай дошман булып яши бирегез әле Ә без... безне бер нишләтә алмассыз. Чөнки:
Безнең дуслар шундый дуслар, Бер-берсен ташламаслар Безнең башлар балык түгел, Пешереп ашамаслар.
Гармунчы бүтәннәр башлаганчы дип ашыгып икенчесен үзе үк башлады. Чөнки күңелдәгесен әйтел үтәсе килә.
Безне дошманнар күралмый, Талдан читән уралмый.
Үреп карый, сүтеп карый. Берни дә бупдыралмый.
Катырак әйтелде булса кирәк. Инде болаоның турысыннан узгач бераз йомшартыбрак алганда да зыян итмәс.
Сандугачлар җыелганнар, Без алай җыелмыйбыз Дуска түгел, дошманга да Без кара коелмыйбыз
Менә шулай капка төбендә, өондә утырган яше-карты, кызы-килене белән сөйләшә-сөйләшә, урамнан егетләр узалар. Кич белән урамнан җырлап узу — егетлек чорының почетлы бер акты, урамнан гармун белән узган төркемгә халык зур ихтирам, соклану белән карый. Урамнан килгән бу төркемгә атларын читкә борып атлылар юл бирә, карчыклар капка ярыгыннан гына борыннарын тыгып бу төркемне карап кала. Монда көч, монда бердәмлек, монда халык акылы, халык моңы Бу — илдә иминлек билгесе. Бу — татар халкының мең еллык тәҗрибәсен туплаган шигърияте, халык операсы...
Кичке уен тарала... Егет кеше өчен иң зур дәрәҗә — авылыңда сөйгән кызың булу Әйе, ул синеке, аңа беркем дә, берничек тә кулын сала алмый. Егетләр үз кызларын озата китәләр. Менә бер капка төбендә пар күгәрчен гөрли. Икенчесендә... Башка якларда ничектер, әмма безнең якларда кызның үз капка төбендә генә утырыла иде. Әлбәттә, әтисе шушы хәлгә түзә торган кеше булганда инде... Менә төн уртасы җитә, аерылышулар, вәгъдәләр. Шул вакытта урамнан, су буйларыннан ялгыз җырлап кайтучыларның тавышлары ишетелә. Менә шунда инде кешенең бөтен эчке дөньясы ачыла! Егет әкрен генә атлый. Урам тын. Эт тә өрми. Сагыш, сагыш...
Менә берәү үзенең кызы белән ачуланышып аерылышты. Кызы бик кискен
— Гаеп итештән булмасын, моннан соң син мине белмисең, мин сине белмим,— диде. Арага кемдер кергән... Егет искиткеч каты хәсрәткә батып акрын гына җырлап кайта.
Күп эзләдем, таба алмадым
Имен яф(ы)ракларын.
Эзләп кара, тапмассыңмы
Миннән яхшыракларын...
Әчә аргы як урамнан карт егет Галиәхмәт җырлап кайта. Ул инде болвй гына йери, аның сөйгән кызы үпкә авыруы белән газап чнкте-чнкте дә хәзер салкын кабеогә керде. Галиәхмәткә бөтен дөнья салкын бушлык булып күренә, ул һәр кичне соң гына шулай җырлап уза.
Бәгырем, сине төштә күрдем, Караватта ятасың.
Йөрәгемнең уртасында
Алсу чәчәк атасың...
Авыл йоклый, ләкин аның рухи тормышы яши.
Иртәгесен көтү куганда карчыклар, хатыннар моны дәвам итәрләр.
— һай, бу Галиәхмәтнең үзәкләремне өзүләре, һич кенә дә оныта алмый бит Зөләйхасын...
— Әйтмә дә, сөйләмә дә. Шуның җырыннан соң төне буе йокым кермичә елап чыктым.
Урамнан җырлап узу — авыл тормышының аерылгысыз бер кисәге иде—
Йомгак урынына
Кичке җырлы уеннар, урамда җырлап йөрүләр инде бетте. Тормыш шулай үзгәрештә. Болөрны инде һич тә кире кайтарып булмый (һәр заманның үз гадәте бар), сүз ул турыда бармый. Сүз — әнә шул җырларны, шул гадәтләрне, тарихи материал буларак, кәгазьгә төшереп калдыруның кирәклеге турында гына бара.
һәр нәрсә агышта, һәр нәрсә үзгәрештә. Тормышның кануннары шундый—
Менә бу язмаларымны тәмамлап утырам. Күрше бүлмәдә кызым телевизорны кабызды. Анда яңа заман авазы белән сугарылган классик музыка галибанә яңгырап бүлмәне тутырды. Ниндидер бөеклек, югарылык... Скрилачлар ансамбле Дмитрий Шостаковичның яңа әсәрен башкара икән. Мин, каләмемне куеп, ирексездән музыка дөньясына чумам һәм күзләремне йомам... Шул вакыт минем күз алдыма үзенең калын җилкәсе белән сугыш авырлыкларын җиңеп чыккан сыкранмас халкым килеп баса. Әнә алар тальян гармун белән эштән соң урамда җыолап йориләр Әнә алар җырлый-җырлый сөешәләр, кавышалар, бәйрәм итәләр. Җыр белән алар изге Ватанны сакларга сугышка чыгыл китәләр. Җыр белән үләләр Ватан очен үләләр...