Логотип Казан Утлары
Очерк

ШАХТА ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ


Донбасс кайдан башлана?
исичанску голь» тресты бинасының күпьеллык акацияләр белән уратылып алынган чәчәклегендә бронзадан коелган мәһабәт һәйкәл тора. Пьедесталда баһадир сынлы рус кешесе. Аның бер кулында ташкүмер кәса, икенчесендә — кәйлә. «Донбасста ташкүмер ятмаларын беренче ачучы Григорий Капустин» дигән сүзләр язылган һәйкәл ташына.
Петр I нең замандашы Г. Капустин Россиянең көньягына файдалы казылмалар эзләү буенча ике мәртәбә экспедиция оештырган. Ниһаять, ул 1724 елны хәзерге Лисичанск шәһәре территориясендә, Төньяк Донец елгасы буендагы Төлке чокыры дип аталган урында, 114 метр егәрлекле ташкүмер пластына юлыга. Әмма крепостной крестьян улы Г. Капустинның бу бөек ачышы чит ил белгечләренең, Петербург чиновникларының җитди каршылыгына очрый. 70 ел үткәч кенә биредә беренче шахта төзелә. Бу шахта урынында хәзер мемориаль такта куелган.
Даны бөтен дөньяга таралган Донбасс нәкъ менә шушыннан башлана да инде.
Хәзерге Донбасс, мәгълүм булганча, берничә өлкәне берләштерә. Ворошиловград өлкәсе туларның берсе. Ворошиловград шахтерлары илебез кочегаркасының танылган осталары. Алар ел саен 75 миллион тонна «кояш ташы» чыгаралар. Бу — СССРда табыла торган һәр сигезенче тонна ташкүмер дигән сүз. Биредә ташкүмер ятмаларын үзләштерү предприятиеләреннән тыш химия, м зталлургия, машина төзелеше промышленносте да нык алга киткән.
Безнең группада шагыйрьләр Ш. Галиев, Р. Харис, язучы Ш. Рә- кыйпов, артистлардан Н. Теркулова. И. Галимов һәм украин язучылары Ф. Вольный, И. Назовой, М. Малатуха йөрде. Маршрутның шушындый тарихи якка туры килүе белән чиксез шат идек. Лиси- чанскида берен ie очрашу «Черноморка» шахтасында булды. Элек- электән Кара диңгез флотилиясен ягулык белән тәэмин итеп торган бу шахта коллективы хезмәт традицияләренә бик бай. Тугызынчы бишьеллыкның беренче елында коллектив планнан тыш 5000 тонна күмер чыгарган. Шахта начальнигы Николай Галедко безне предприятиенең данлы узганы, матур киләчәге белән таныштырды.
Такыялы украин кызы милли бизәкле подноска салып делегациягә традицион ипи-тоз тапшырды. Ренат Харис калачның бер кисәген сындырып алды һәм тозга манып авызына капты.
— Иң зур сый — ипи,— диде ул,— ипидән өстен булып булмый. Бу ритуал шахтерлар күңеленә хуш килде. Елмаеша-елмаеша озак
Л
итеп кул чаптылар. Аннан соң өлкән шахтер Трофим Гандибула сүз алды:
— Язучы хезмәте белән шахтер хезмәте арасында уртаклык зур дияр идем мин. Ни өчен дисәң, без, шахтерлар, җир астында тылсымлы ташка әверелгән кояш ташын кешеләргә бүләк итәбез. Сез, язучылар, безнең йөрәкләргә кояш нурларыдай җылы хисләр өс- ♦ тисез. 5
Кунаклардан беренче булып Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт g Галиев чыгыш ясады. Залга тигез агым булып Шәүкәт юморы та- g ралды. Кешеләрне күзәтәм. Ихлас күңелдән тыңлыйлар. о
Шахтерларга Н. Теркулованың җырлары да бик ошады. На- - җия — киң диапазонлы, бай репертуарлы җырчы. Ул украин, рус 5 халык җырларын да оста башкара. Әмма халык җыры «Төймә»не Наҗия аеруча яратып җырлый. Күп очрашуларда башкарды ул £ аны. һәр аудиториядә җырның кушымчасына тыңлаучылар алкыш- < лар белән кушылдылар. 3
Донбасс үзәге Лисичанск күмердән бигрәк техник пыяла, химия ф заводлары белән дан тота. Пыяла заводының титул битенә 150 төр- а ле пыяла язылган. Анда көзге пыяласы’да, лак белән каплатылган о армирлы пыяла да, телевизор, автомобиль пыялалары да бар. За- я вод продукциясенең хәтсез өлеше экспортка китә. Адреслары: Бол- * гария, ГДР, Польша, АКШ, Канада. о.
Завод директоры Э. Энгвер коллектив ирешкән уңышлар турында я сөйләгәндә шундый мисал китерде. М. В. Ломоносов пыяладан 310 төстә эретмә койган. Завод алдынгылары хәзер аларны 526 га җит- и кергәннәр. Бу — Социалистик Хезмәт Герое А. Новиков, А. Лаврен- < ко, Г. Рафиков, И. Межинский кебек хезмәт алдынгыларының иҗа- - ди хезмәт җимеше. Татар егете Г. Рафиков 10 елдан артык эшли а заводта. Аны быел цех коммунистлары партия оешмасы секретаре итеп сайлаганнар. Фидакарь хезмәтләре беләк шөһрәт казанган татар егетләре заводта шактый. Пыяла өрү мастеры Г. Галимовны «алтын куллы» дип йөртәләр биредә.
Лисичанскилылар күптән түгел шәһәрнең 250 еллыгын бәйрәм иткәннәр. Ул элек вак поселокларга бүлгәләнгән булган. Совет власте елларында бу поселоклар үскәннәр, бер-берсе белән кушылганнар, 140 мең кеше яши торган хәзерге заман шәһәре хасил булган.
Пыяла заводы төзелгән поселокта шахтерлар җырчысы шагыйрь В. Сосюра туган. Халык үз җырчысын ихтирам итә, ярата. Заводның культура сарае В. Сосюра исемен йөртә. Анда шагыйрьнең музее бар. Паркта шагыйрьгә мәрмәр һәйкәл куелган. Паркның яшел чирәм белән түшәлгән кайсы гына сукмагына килеп чыксаң да, ул сине һәйкәл янына алып килә. Минемчә, шагыйрьгә булган ихтирамның иң олы чагылышы бу. Чөнки халык сукмагы — йөрәк сукмагы.
Лисичанскида тагын бер музей оешып килә. Монысы — леген- дар полководец К. Е. Ворошилов туган йортта.
Саный китсәң, Донбасс, үзәк Лисичанскида күңелләрне дулкын-ландырырлык вакыйгалар, исемнәре Ватан тарихына кергән кешеләр күп булган.
Буыннар эстафетасы дәвам итә
Украина язучысы Вениамин Мальцев әле кайчан гына Донбассны «Бөтенләй урмансыз, ялангач, кырыс дала» дип сурәтләгән иде. Хәзер бу эпитетлар, мөгаен, бүгенге Донбассны тасвирлау өчен яраксыздыр. Ворошиловград өлкәсенең аркылысын-буен иңләдек
диярлек. Әмма кая гына барсак та, яшеллеккә чумып, гөлләргв күмелеп утырган авыллар, поселоклар, шәһәрләр күрдек. Ворошиловград шәһәренең тирә-ягында 580 гектар мәйданда парк күкрвп утыра, урамнарда фонтаннар бөрки.
Юллар йомгак тәгәрәтердәй шома, тигез. Бүген без Кадиевкага юл тоттык. Соры тасма булып сузылган асфальт буйлап автобус алга чаба.
Федор Вольный гадәттәгечә зәңгәр күзләрен челт-челт йомып алгалады да:
— Егетләр, эссе дип тормагыз, галстукларыгызны тагыгыз, бүген тантаналы маршрут,— дип сүз башлады.
— Моны чираттагы шаяру дип аңларгадыр инде, атакай, тик мәгънәсенә төшенеп җитеп булмый.
Ренат Харисның бу сүзләренә Ф. Вольный сүзсез елмаю белән генә җавап кайтарды.
Ф. Вольный уенчак һәм күңелле кеше. Кем әйтмешлп, йөзендә һич болыт әсәре күрмәссең. Такыр башын сыпырып куя да ирен кырыйлары белән генә көлемсерәп гәпкә керә. Сөйләргә ярата. Хәер, күпне күргән язучы ул. Дрнбассны бик яхшы белә. Үзе дә шахтер булып эшләгән. Гомумән, «аяклы энциклопедия».
Шулай да аның бу шаяруы чын булып чыкты. Автобус утызынчы еллар стилендә арка һәм колонналар белән бизәлгән зур бина янына килеп туктады. Бина түбәсенә эре хәрефләр белән: «Биредо стахановчылык хәрәкәте башланды», дип язылган.
Менә кайда булган икән чикләвек төше. Бөтен илебез хезмәт ияләре тарафыннан күтәреп алынган бу бөек башлангыч юл алган шахта турында моңа кадәр мәктәп дәреслекләреннән укып кына белә идек.
Хәзер менә без исеме дөньяга билгеле шахта территориясендә басып торабыз. Ул хәзер «Партиянең XXII съезды» исемен йөртә. Кемдер Шәүкәт Галиевкә мөрәҗәгать итте.
— Шигырь сорый бу тема, Шәүкәт, шигырь.
— Иң элек хисләрне рәткә кертергә ирек бирегез, егетләр,— диде Шәүкәт.
1935 елның 31 августына каршы төндә Алексей Стаханов дөнья рекорды куя. Ул 6 сәгать эчендә 102 тонна күмер чаба, норманы 14 мәртәбә арттырып үти. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүнең яна формасы менә шулай туа. Аны бөтен совет халкы күтәреп ала. А. Стаханов кебек беренче бишьеллык геройларының хезмәт традицияләрен аннан соң килгән буын дәвам иттерә. Донбасс шахтерлары яңадан-яңа рекордлар куялар. Алтмышынчы елларда, мәсәлән, «Краснодону голь» трестының Николай Мамай җитәкчелегендәге бригада коллективы күмер чабуда хезмәт җитештерүчәнлеген берничә мәртәбә арттыруга ирешә. Бер комбайн айга 25 мең тонна күмер чаба башлый. Ленин премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое Н. Мамайның инициативасын безнең ил шахтерлары гына түгел, халык демократиясе илләре шахтерлары да күтәреп ала. Соң- га таба Социалистик Хезмәт Геройлары Григорий Моцак, Анатолий Таценко. Юрий Кричевский иптәшләр «Тәүлеккә бер забойдан 1000 тонна күмер чабарга!» дигән девиз астында эшли башлыйлар. Хәзер бу рекорд та үтелгән этап. Юрий Кричевский бригадасы егетләре, мәсәлән, предприятиеләргә көнгә 1500 тонна күмер озаталар.
Беренче бишьеллык геройлары П. Кривонос, М. Виноградова. И. Гудов, А. Бусыгин иптәшләр белән бергә атаклы шахтер Алексей Стаханов Кама автомобиль заводын төзүче алдынгы бригадаларга хат белән мөрәҗәгать иттеләр. КамАЗчыларны хезмәт рекордлары куярга чакырдылар. Төзүчеләр бу мөрәҗәгатькә удар хезмәт белән
җавап бирделәр. Р. Сәләхов, В. Филимонов, Л. Шәмсетдинова. В. Мәүликов, Н. Карпенко җитәкчелегендәге бригадалар заданиеләр- не көн саен, атна саен, ай саен арттырып үтиләр.
Тарихи шахтада барыбыз да әнә шушы бөек башлангычның матур язмышы турында уйландык.
Егет сүзе бер булыр s
п
Кировск шәһәрендә олы язмышлы ике дус яши. Икесе бер мәк- § төптә укыйлар, бер техникумны тәмамлыйлар, бер шахтага эшкә 5 керәләр. Бор кызны сөяләр. Ватан күген сугыш сөреме каплагач, бер- < га ил тынычлыгын сакларга китәләр. Бергә кан коялар. Бер Указ g белән икесенә дә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, һәм... бергә < һәлак булалар. Аның берсе — татар егете Гыйлфан Батыршин, икен- 3 чесе — украин Иван Чернопятко. ♦
Моннан ике-өч ел элек Ш. Рәкыйпов Донбасста шушы ике дус- в ның тормыш сукмаклары буйлап сәяхәт итә: аларның туган-тума- о чалары, бергә эшләгән дуслары, танышлары белән очраша. ~
Калын дәфтәргә тупланган материалларны күреп бер өлкән м шахтер язучыга төрттереп куя: а.
— Дәфтәрең калын күренә күренүен. Тик повестеңны кайчан ®
укырбыз икән, энекәш? о
— Ике елдан! н
...Кировск шәһәренеңЛенин исемендәге культура сараенда энә <
төртерлек тә урын юк. Бөтен шәһәр килгән диярсең. Трибунада — язучы Шамил Рәкыйпов. s
— Вәгъдәмне үтәдем, дуслар. Сезнең якташлар турындагы «Таңнар һаман матурмы?» дигән повестемны язып бетердем.
8ал алкышларга күмелде. Язучы әсәрне кайчандыр ике дус эшләгән 40 нчы шахтаның партком секретаре К. Мартинюкка тапшырды.
Очрашу бик күңелле үтте. Минем урын күкрәгенә Алтын Йолдыз һем Ленин ордены таккан бер иптәш белән янәшә туры килде. Ирек- сездән күзләрем аның кулларына төште. Мәҗит Гафури атаклы шигырен шушы кулларга карап язган диярсең. Сырланып, тиресе каештай ялтырап каткан, тимерче чүкечедәй зур һәм нык куллар. Илебез хезмәт елъязмасына күпме кабатланмас сәхифәләр язган бу куллар.
Күршем белән танышып, сөйләшеп киттек. Комплекслы бригада җитәкчесе. Социалистик Хезмәт Герое. Украинаның почетлы шахтеры Иван Владимирович Казаренко булып чыкты ул. Ул чирек гасыр буена шахтада күмер чаба. Аның бригадасы тәүлек саен планда каралган 500 тонна урынына 650—700 тонна күмер чыгара икән. Бригада членнары — дүрт бертуган Якуповлар. II. Коконов. Я. Марченко һ. б. лар айга 200 мең тонна кыйммәтле ягулык чыгаралар.
Яшьли канга сеңгәндер инде, шахта сүзен ишетүгә тән чымырдап китә.
Баксаң, шахта турында безнең караш 40—50 елга артта икән бит. Шушы көнне бәз 22 номерлы шахта идарәсендә булдык. Махсус ялтыравык плитәләр белән түшәлгән күп катлы зур бина. Яныннан чәчәк аллеялары сузыла.
Ишектән карсак гәүдәле, йомры йөзле, шахтер киемендәге кеше килеп чыккач кына бу бинаның шахта идарәсе икәнлегенә тәмам ышандык. Безне озатып йөрүче, партиянең шәһәр комитеты секретаре Н. Игнатов әлеге шахтер белән якын дусларча ике куллап күреште, безне дә таныштырды.
— Ленин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое Бойко,— диде ул.
Атаклы шахтер кыенсынып китте. Яшькелт брезент кружкасын сыпыргалап куйды, башындагы каскасын салып кулына алды. Зур дәрәҗәле, танылган шахтер тормышта гаять оялчан кеше икән. Аны бу «кыен хәл»дән коткару өчен җәһәт кенә саубуллаштык та наряд залына уздык. Зал искиткеч зәвык белән бизәлгән. Алдагы стенаның буеннан-буена мозаик панно ясалган. Як-якта эш алдынгыларының майлы буяу белән язылган портретлары тезелеп китә. Икенче катында стеналарга уелып аквариумнар урнаштырылган. Шунда ук — зур-зур гөлләр, фонтан. Сул якта шахтерларның эш күрсәткечләрен тасвирлаган стендлар сузыла. Кемнең ничек эшләгәне, көзгедәй, менә мин дип тора. Башкарылган эшкә көнлек нәтиҗә ясалып барыла икән. Шахтаның эш мәйданы шактый катлаулы. Пластның егәрлеге 0,35—0,40 сантиметр гына. Машинист комбайны белән ярым яткан хәлдә идарә итә. Шуңа күрә эш процессын тулысынча меха-никалаштыруга зур әһәмият бирәләр. Хәзер күмерне җир өстенә традицион вагонеткалар түгел, әйләнмә-конвейер алып чыга.
Кул хезмәтенә генә нигезләнгән ярым җимерек, куркыныч шахталар күптән бетсә дә, шахтер хезмәте һаман батырлар хезмәте булып кала. Менә ни өчен биредә шахтерларның ялын оештыруга зур әһәмият бирәләр.
Өлкәдә шахтерларга ял итү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышалар. Беренче көнне делегацияне партиянең Ворошиловград өлкә комитетының беренче секретаре В. В. Шевченко кабул итте. Ул хезмәт ияләренең ялын оештыру хакында бик тәфсилләп, горурланып сөйләде.
Донбасста бөек язучы А. П. Чехов ял итәргә яраткан. Хәтта аның Төньяк Донец елгасы буенда дачасы да булган. Бу тирәне ул «Дон Швейцариясе» дип атаган. А. П. Чехов дачасы урынында балалар санаториясе үсеп чыккан. Бу төбәктә хәзер шахтерлар өчен 23 санаторий-профилакторий төзегәннәр. Теләгән һәр шахтер семьясы белән ял итә ала.
Җыр—кадерле сый
Украин халкы элек-электән үк җыр-музыка яратуы белән дан тота. Җырның урыны, кадерле кунак кебек, түр башында. Кунакка да беренче сый — җыр. «Кадиевуголь» трестының 100 нче шахта начальнигы Владимир Андреевич Князев бу яктан аеруча кызыклы кеше булып чыкты. Ул Донбасста туып үскән. Шахтер профессиясенә мәхәббәт, җырга һәвәслек кебек үк, ата-бабадан килә икән. Владимир Андреевичның ачык йөзе, зур кара күзләре, тулы калын иреннәре һаман елмаеп тора. Ул оперетталардан арияларны яратып җырлый. Владимир Андреевич Наҗия Теркулова белән Дунаевский, Кальман оперетталарыннан дуэт башкардылар. Якыннан танышып киткәч, яңа дустыбызның башка күркәм сыйфатлары да ачылды. Аның инициативасы белән шахта эшчеләр өчен сарык көтүе асрый, ясалма күлдә амур һәм карп балыклары үрчетелә, шахтада гөмбә үстерәләр.
Владимир Андреевич Князев кебек югары культуралы дусларыбыз алдында югалып калмаска кирәк иде. Дөресрәге, тыйнак кунак була белергә кирәк иде. Бу җәһәттән группа җитәкчесе Ренат Харис турында аерым әйтәсе килә. Ренатның тирән фикерле фәлсәфи шигырьләрен һәр очрашуда алкышлар белән каршы алдылар. Аның өс-
тәвенә, ул менә дигән оештыручы да икән. Мина калса, чит өлкәләрдә татар әдәбияты, татар язучысы абруена Ренат кебек киң карашлы сүз осталары яңа бизәк өстиләрдер. Арабызда мондый әдипләрнең, сәнгать осталарының булуы бик шатлыклы. Артистлардан А. Арсланов, Э. Җәләлетдинов, В. Шәрипова, Н. Теркулова, әдәбият . белгече Р. Мостафин үзләрен киң планлы мастерлар итеп таныттылар. Ворошиловград педагогия институтында булган очрашуда ул g аерата күзгә ташланды. Залда — дуслык фестиваленә җыелган сту- * дентлар. Алар илебезнең 13 союздаш республикасыннан килгәннәр. 8 Укытучылар, галимнәр күп. Безнең программа Муса Җәлилгә ба- о гышланган. Аны Р. Мостафин алып барды. А. Арсланов шагыйрьнең § әсәрләрен укыды, Э. Җәләлетдинов, В. Гыйззәтуллина М. Җәлил S сүзләренә язылган җырлар башкардылар. А. Арсланов «Ышанма» * шигырен укыганда беренче рәттә утыручы урта яшьләрдәге бер ке- £ шегә игътибар иттем. Күзләре мөлдерәмә яшь белән тулы. Ул алар- 2 ны сөртми дә, яшерми дә, зур эчке омтылу белән артист авызыннан ~ чыккан һәр шигырь юлын йотып бара.
— Кем ул? — дип сорыйм янымда утыручы институтның партком секретаре Владимир Иванович Потаповтан.
— Вильнюс галиме.
Соңыннан киенү бүлмәсенә Украина әдәбияты кафедрасы мөдире доцент И. Белогуб керде.
— Муса Җәлил иҗатын моңа кадәр дә яхшы белә идек, әмма герой-шагыйрь белән бүгенге очрашу — зур бәйрәм булды. Рәхмәт сезгә, дуслар,— дип, ул барыбызның да кулларыбызны кысты.
Күңелле һәм файдалы очрашу булды бу. Татар язучылары һәм сәнгать осталары хөрмәтенә фестивальгә килгән казакъ кызы яшь бала вакытында күршеләреннән отып калган «Күбәләгем» җырын башкарды.
Соңгы сүз
Л. И. Брежнев партиянең XXIV съездында сөйләгән отчет докладында: «Социалистик төзелеш елларында безнең илебездә кешеләрнең яңа тарихи гомумилеге — Совет халкы барлыкка килде»,— дигән иде. Донбасста бу гомумилек букеты кабатланмас матур чәчәкләрдән ясала. Ватан муллыгын төрле милләт халкы: руслар, украиннар, татарлар, белоруслар, әрмәннәр, үзбәкләр иңне-иңгә куеп тудыралар. Ворошиловград өлкәсендә 13 мең татар яши. Алар тугызынчы бишьеллык заданиелөрен тормышка ашыру өчен зур тырышлык куеп эшлиләр. Партиянең Ворошиловград өлкә комитетының беренче секретаре В. В. Шевченко татарларны хезмәт сөючән, намуслы кешеләр дип атады.
Кировск шәһорепең 22 номерлы шахтасында музей бар. Музейда тупланган материалларның хәтсезе Донбасс татарларының хезмәт уңышларына, сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына багышланган.
Дүрт туган Бигишевларга тулы бер стена багышланган. Тырыш шахтерлар шәһәрдә татар үзешчән сәнгать коллективы туплаганнар. Хәтта Шекспирның «Отелло» драмасын да тамашачыларга күрсәткәннәр. Бу коллектив утызынчы елларда Донбасста иң күренекле труппадан саналган. Сугыш башлангач дүрт туган фронтка китә. Өчесе Ватан өчен һәлак була.
Гражданнар сугышы ветераны Ленин ордены кавалеры Гайнетдин ага Камалетдинов безне Зәйнәп ханым Такташева белән таныш-
ю. «к. у.» м 1.
МАРАТ ӘМНРХАНОВ
тырды. Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәп апа хәзер балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Музейда Советлар Союзы Герое Гыйлфан Батыршинның тормыш юлы шактый киң яктыртылган. Кировскида бер урамга аның исеме кушылган.
Шахтер даны медаленең өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнгән Исай Керимович Чернышев, Украинаның почетлы шахтеры Таһир Закиров, Тыяман Вәлиев һәм башка бик күпләр Донбасс хезмәт елъязмасына күркәм сәхифәләр язалар.
Татар язучылары 57 очрашуда булып, барысы 13 меңләп кеше алдында чыгыш ясадылар. Донбассның күп милләтле эшчеләрен тәрбия итүдә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Соңгы көн. Саубуллашу тантанасына партиянең Ворошиловград өлкә комитеты секретаре Ю. Ф. Пономаренко килде һәм чыгыш ясады. Җирле композитор В. Блехер төн утырып шагыйрь Зәки Нури сүзләренә «Торналар» исемле җыр язган. Филармония артистлары бу җырны беренче мәртәбә делегация алдында башкардылар. Шагыйрә М. Фәйзуллинаның украина һәм татар халкы дуслыгына багышланган яңа шигыре дә бик урынлы яңгырады. Атналык тәмам. Ил-18 самолеты безне Казаныбызга алып кайтты. Әмма дуслык элемтәсе дәвам итә. Украин дусларда булып кайтканга күп тә үтмәде, өлкә газеталары аша Красный Луч шәһәренең Октябрь революциясе орденлы «Коммунизм байрагы» шахта идарәсенең Ленин орденлы кавалеры, Украина ССР Верховный Советы депутаты Юрий Кричевский җитәкчелегендәге бригада коллективы тугызынчы бишьеллык гиганты — Кама автомобиль заводының В. Мәүликов җитәкчелегендәге кашчылар бригадасын социалистик ярышка чакырып мөрәҗәгать итте. Донбасс — КамАЗ кул кысышты. Дуслык дәвам итә.