Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

Мин 1949 елда ямьле болында туганмын. Тукайның кайбер шигырьләрен яттан белгән мәрхүмә әнием җыр-такмаклар чыгарырга ярата иде. Кулыма каләм алуыма шагыйранә күңелле әнкәем сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлап, татар әдәбиятын, донья әдәбиятын өйрәнү өчен Казан дәүләт университетына килдем. Туган җирем — Мамадыш районы Түбән Ушмы авылы. Казлар китә «Канат төртмәгән җирләрем калды микән күгемдә?! Җылы канатым астында Туган ил бар бүгенгә...» Күктә тавыш, авазлар... Таныдым: былтыр озаткан казлар! «Болытларга кагылыйммы, зәңгәрлеккә манылыйммы; Сине күрми миңа читен — нинди микән син, күк чите...» Күктә тавыш, авазлар... Таныдым... быелгы бала казлар. Туй күлмәге Әнием истәлегенә Кыз чагында күлмәк теккәнсеңдер, чыгар вакыт җиткәч кияүгә, Теләк теләп, насыйп булсын диеп тик бер генә тапкыр кияргә, тик бер генә тапкыр кияргә.м Ник ашыктың, әни, туй күлмәгең син икенче тапкыр кияргә, «...Туй күлмәгем белән... кабер эчем якты нурлы булсын...» дияргә... Миңа да бер йолдыз бардыр өлешемә тигәне, Күкнең кайсыдыр төшендә «Оялчаным...» дигәне. Миңа да бер кыймый гына Ташлар әле карашын. Мин бәхетле итмәммени Җирнең бер кыз баласын! Сагыну Кайнап-кайнап чирәм чыккан. Күренеп үсә чаган! Сагындырган үлән исе, Ах, ничек сагындырган!.. Бәби табар киленнәр күк иде бөреләр кичә. Бүген инде яфрак туган берсеннән әллә ничә... Кайнап-кайнап чирәм чыккан. Җилдән җир исе килә. Тай күк керт-керт үлән өзеп утлап йөрисе килә! Малай чакны искә төшергәндә Бар иде кочып караган, хәтта бар иде үпкән... ...Без озатып йөргән кызлар инде тормышта күптән. Өзелдең безне бәйләгән Син, мәхәббәт зынҗырым, Беренче садә шигырем, Минем беренче җырым...- Күрсәм, ни дип дәшим сиңа? «Саумы»,— диярмен бары... Сөяргә өйрәтеп киткән, Миңа язмаган ярым. Мәхәббәт илендә Учак-учак йолдызлары, кочак-кочак кызлары... Минем кочакка кергәне Син бердәнбер кыз бары. Кычкырасым килә күккә: «Гомерлегем, яктым...— дип, Мәхәббәттә ятим чагым. Сау бул, инде таптым!..» дип. Сөю сукмаклары озын — барасы да барасы... Ничек кулга ияләштең, ах син, болан баласы... Ак буран Ак аттай уйный буран... Кар белән тулган бура — Яшьләр салып керәсе өй.., теләсә нигә юра. Буранның ак байталы, чуалган ап-ак ялы... Кызларны урлап китәр күк ак чанасына салып... Ак бураннар, ап-ак атлар бездәнме качып йөргән. Апак буран безгә үзе Капканы ачып кергән... Теләсә нигә юра — авылда ап-ак буран...