Логотип Казан Утлары
Повесть

УРТАЛЫКТА

 

Режиссер Габдулла абый Юсуповның якты истәлегенә багышлыйм бу әсәремне. Автор.

Баязит абыйны больницага салуларын мин байтактан ишетеп йери идем инде. .Август урталарында күршеләремнең берсе дачадан шәһәргә кайтып килде дә безнең бакча яныннан «Гарифуллин агайны кунакка чакырырга барган идем, чирләгән, ГИДУВка салганнар», дип әйтеп узды Хатыным белән бер-беребезгә караштык, ул минем ни әйтеремне дә көтеп тормастан: — Барып кайтырга бик кирәк иде дә, бүген- пәрдә вакыты юграк шул Сәгыйтьнең.. Карлыган да коела,— дип куйды Кулымдагы агач табакны әйләндерә-әйләндерә: «Алай икән, алай, кара син аны, чирләгән!» — дидем. Күршем артыгын нечкәләп тормады, мин өстәп сорашмадым, сүз шушының белән тәмамланды. Эш карлыганда түгел иде анысы, хатыным нәрсә дип телгә китереп кыстыргандыр шул чүп-чарны, дөресен әйткәндә, быел яздан ук габи гатьнең рәте булмады, я гел яңгыр, я суык җил дигәндәй, менә соңгы атналарда гына көннәр утырып китеп, зарыгып көткән җылы һава килде. Шнмбә-якшәмбелирдә дача сукмакларына шәһәрдән яу төште — авызлары колакларына җиткән, вокзалда ук төшерел алган ваемсыз, сау-сәламәт, шау-шулы кунаклар өер-өер булып йөри башладылар. Шул елның иң кадерле, иң тантаналы минутларына дип Мәскәү кадәр Мәскәүдән үк адарынып алып кайткан кыйбатлы коньяклар, ниһаять, табынга чыкты. Ил тантаналы минутлар җәйге ял вакытына туры килгән икән, моның ни гаебе бар?! Рәт белгән кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәделәр, алдан ук хәстәрен күреп куйганнар, шулай җыйнаулашып мәш киләбез, иргә таңнан рнзык-мазарын төннәштереп көймәләргә төяләбез дә Иделгә, Казан диңгезен чуарлаган бәләкәй, яшел утрауларга кереп китәбез Өчаяк бастырып казан асабыз, өреле, тәмле Идел укасы пешерәбез, арка кыздырабыз. Су җиленнән, коенудан, уха исеннән ялыксак, дачаларга ук авып торган күгелҗем нарат урманына юл тотабыз, көнебезне шунда уздырабыз. Мондый мәҗлесләр, тамашалар хатын-кыз өчен аерата болгавыр, мәшәкатьле була, ни әйтсәк дә, без ирләр ашыйбыз да качабыз дигәндәй, таякмын юан башы һаман хатыннар җилкәсенә төшә. Әмма көннәрнең шундый тоташ шәпләнеп китүе, гадәттә, тиешле-тиешсез йөргән кунакны бик үк өнәмәгән хатынымның күңелен дә йомшартты, барыбыз да дөньяның ялыктыргыч ыгы-зыгысыннан котылып, хәтта радиогазет хәбәрләренә дә колак салмыйча, шәһәр газыннан арынган күкрәкләребезне тутырып саф һава сулый-сулый, кинәнеп, комарланып яши идек... Татымаган ризык, сөйләнмәгән анекдот калмады, яз гына алган туп күн чүпрәккә әйләнде, тәннәр карала барган саен күңелләр ачылды дусдошманны аермый башладык, бирдек кирәген дөньяның! Шушындый чакта кемнеңдер авырып, больница палатасында саргаеп ятуына артык ис китмәде. Күңел тынычлык, онытылу, тормыш мәшәкатьләреннән читләшү тели, төрле юллар белән юаныч эзли, акыл миңгерәүләнгән, зиһен томаланган бәхетле чак иде бу, хәсрәтле хәбәрләр бер колактан керделәр, икенчесеннән чыга тордылар... Җитмеш яшен тутырып килгән кешенең аз-маз сыкрап алуы да алай гаҗәп түгел. Баязит абыйны июнь урталарында (әллә иртәрәк тә идеме икән?) урамда очраклы гына күреп калган идем. «Быел сабан туенда йөгерешкә барып булмастай тоела, адым авырайды, радикулитым кузгалырга тора»,— дип ярым көлемсерәп сөйләнгән иде. Димәк, куркырлык әллә ни юктыр, сыкрар-сыкрар да, палатаның тынчу һавасыннан туйгач, ялт итеп килеп чыгар. Ә көннәр кәеф, валлаһи, кәеф! Акча биреп сатып ала алмассың мондый көннәрне' Кадерен белеп калырга кирәк, сулар үргә акса да гомер ике килми ләбаса! Иртәнге чәй янында кинәнеп, изү чишеп утырганда «Җитәрлек эт кудык, карлыган бик коела»,— дип. хатын да мырламаса Мырлый шул, мырлап куя, рәхәтлекнең кадерен белми. Күләгәдә, җиләстә шулай уйланып ята идем, кылт итеп исемә Баязит абый килеп төште. Юкка кергән ул больницага, тазалык эзләп арыш басуына чыгарга кирәк хәзер, урманда качып гөмбә-мазар җыярга кирәк. Беләм мин аның чирен, аңлыйм, сәбәбен дә сизәм, оч- рашмасак та тамырына тиклем күреп торам. Дару-дәрманиың файдасы булмас аңар, карт абзыкайга, пенсионер кешегә, хәзерге заманча әйтсәк, аңа психотерапия кирәк. Бары шул. Әйтер идем бер: тапкан чирләр вакытын, тапкан авыруын, радикулит та булдымы чир. инде башка әмәлен тапмаса, килсен иде үзебезгә, без аны момент дәвалар идек, теркелдәп чыгып китүен сизми дә калыр иде... Ялым бетәргә күп тә калмады инде, вак-төяк нәрсәләр алырга базарга кайттым, ит тә кирәк иде, помидор тозларга тазарак имән кисмәк булмасмы — былтыр юкә тәпәнгә тутырып куйган идек, октябрь бәйрәменә хәтле дә чыдамады, боламыкка әйләнде, помидорны әйтәм. Юк йомышны бар итеп, эш урыныма — проект институтына да кагылдым Берәрсен очратып ялымның шәплеге, тормышымның җитешлеге, муллыгы белән мактанып аласым килде бугай. Коридорда беренче күргән кешем (юрауларга, ырымнарга ышанма- сам да. ялдан, командировкалардан кайтканда беренче булып кем очравына игътибар итми калмыйм!) Сухуми ягында, көньяк кояшында ята-ята каралып беткән озын, фырт Гали Кадыйров булды. Ни сәбәпле коридорга чыгуы булгандыр, папирос төтенен туп-туры миңа таба өреп: — Нихәл, жир корты’ — диде. — Ярыйсы,—дидем мин шәбәеп.—Кара дингездә каралмасак та яшәп яткан көн. — Каралыр өчен урын кайда да бар,—диде ул, һавалы гына. — Җаны теләгәнгә жае бар,— дидем мин дә, сер бирмәскә тырышып. ♦ — Тормышыңның шәплеге чыраеңа чыккан,— диде ул, каядыр < өскә карап.—Тик анда Баязит абыең бик каты авырып ята икән. = Сизендем, мин килгәнне тәрәзә аша күреп торып, шуны әйтергә = чыккан’ Телемнән: 5 — Кайда? —дигән ахмак сорау ычкынды. > Баязит абый белән безнең ара хәтсез вакытлар бик якын булганга, . картның чирләп ятуын Галигә караганда мин ачыграк белергә тиеш идем. Җитмәсә, ялга да аның сыман Каф тавы ягына олакмадым. ® Гали жәһәт кенә мина күз ташлап алды. Күзләре чәнечкеле аның, £ капкара... » — Өендә,— диде ул, маникюрлы тырнаклары белән тәмәке көлен 2 чиертә-чиертә. 3 Оят булса да әйтим, мин бу мизгелдә Баязит абыйны түгел, үземне - уйлый идем Гали Кадыйров та минем ни уйлавымны аермачык белә я кебек тоелды. Әйе, әгәр Баязит абый элекке куәтендә булса, җаваплы х һәм миңа кирәкле урында эшләсә, белмим, Галинең хәбәреннән соң * «Кайда?» дип сорашын, үз ахмаклыгымны үзем раслап торыр идемме икән?.. Әле ярый, ул минем бу хәбәрне элегрәк ишеткәнемне белми — Бик куерталар, теге яман чир ялмаган картны,—дип дәвам итте Гали.— Үпкәсендә дә бар, имеш, умыртка баганасы тирәсенә дә җәелгән. Дөрескә чыкса, карт соңгы санаулы көннәрен яши — Көннәр барыбызга да санап бирелгән,— дидем мин, таркау гына.— Чутсыз гомер берәүнең дә юк. — Кешенекен санау ансатрак, билгеле... Минем ышанмыйрак икеле-микеле кыланып торуым кинәт юкка чыкты. Гали, үзенә игътибарны җыярга теләгәндә төрле юк-бар уйдырмаларны уйлап чыгаргаласа да, бу юлы дөресен сөйли иде. Әллә картны азрак кызгана да инде?.. — Өендә ята, диләр... Үземнең кереп чыга алган юк әле... Бернинди өмет чаткысы калмаганга больницадан чыгарганнар. Барын кайт инде син, күрешеп кал, заманында дус булып йөрдегез бит... Мин дә кереп чыгарга дип торам. Баязит абый миңа да күп яхшылык күрсәткән кеше. — Гарифуллин алай гына бирешер микән? — дидем мин, Галидән тынычландыру, юату сүзе суырып алырга өметләнеп. — Белен булмый,—диде ул, ниһаять, чын күңеленнән —Шулай да күрешеп чык. Яхшылыкны онытырга һич тә ярамый. Хатынымның кисәтүләре, хәтеремдә тәкърарлап килгән базар йомышларым онытылды, бу хәбәр шундый көтелмәгән иде, һавалы, тәкәббер Галинең сүзен шулай кешелекле теләктәшлек, хәсрәт белән тәмамлавы мине кинәт кенә аяктан екты, бер мәлгә гәүдәм бөтенләй эреп, аяк-кулларым сәлперәеп төште. Аз-маз зиһенемне җыйгач, кеше- мазар күргәләгәнче дип, институттан чыгып киттем Яхшы әле, башка берәү дә мине күрмәде, поездга да шулай исәнгерәгән рәвештә барып кердем, вагонның саргылт карындык төсле тонык тәрәзәсенә карап аллә ниләр унлап бетердем. Баязит абый үләргә ята диген .. Гарифуллин... Әйе... Моңарчы картның килдекнтте чирләргә генә түгел, куркынычракларына да баш биргәне юк иде Моннан ун еллар элек аяктан егылганы хәтеремдә Кайберәүләр «инфаркт» диделәр «Түгел» дип раслау чы белгечләр дә табылды. Берәү булса, шушы хөкемнәрдән тәкатьсез калып, яшәүнең бар ямен җуеп, үлем көтеп саргаеп гомер кичерер иде. Баязит абый исә больницадан бераз хәлләнеп чыкты да элеккедән дә хәрәкәтчән, тынгысыз тормышын куа бирде. Әй. гомерләр диген! Ул чагында мин проект институтына яңа күчеп, әле генә үз сукмагын сала башлаган инженер кисәге идем. Бер көн коридордан жил-жил атлап пеләш башлы, үткер күзле тәбәнәк кенә берәү менеп килә. «Баязит Гарифуллин» диделәр... Без ничектер тиз арада якынаеп киттек. Гарифуллин хәтле Гарифуллннның миңа булган мөнәсәбәтеннән баштарак һаваланыбрак йөргән идем, соңра, якыннанрак белешкәч, аның бик күп яшьләргә дус икәнлеген аңлап алдым. Аның гадәте, яшәү халәте шундый иде: беркем йөкләп кушмаса да, ул яшь белгечләрне күзеннән ычкындырмый, үзенә таба тарта, бар белдеге, белеме белән ярдәмгә килә, кирәк икән, вакытын да. көчен дә кызганмый. Эш өстендәге кешенең төрле чаклары була. Баязит абый да җитди уңышсызлыклар кичерде, корган планнары тар-мар килгәләде. бериш шәкертләре шундый вакытларда шыпырт кына аннан тайпылдылар, әмма ул холкын үзгәртә алмады, яшьләрдән читләшмәде, һаман алар- га тартылды. Тагын да гаҗәбрәк хәлләрдә дә Баязит абый Баязит абый булып кала белде. Аның ярдәме белән тернәкләнеп китеп, җылы урыннар, мактаулы исемнәр алган бериш якыннары, азау тешләре ныгыгач, Баязит абыйны усал-усал гына тешләштергәләделәр. Аны Мәскәү галимнәре, чит ил белгечләре белән янәшә куеп карап: «Фи-и. кем ул Гарифуллин?.. Тар карашлы, камерный бер кеше, адымы вак, үлчәү берәмлекләре бәләкәй Производствоның вак-төяк йомышларын үтәп килүче институтта кырык ?л чалбар төбен туздырган . Анда да сектор мөдире булып кына калган Италияне күрмәгән, Англиягә бармаган. Американы күз алдына да китерә алмый Андый тар карашлы кеше хәзерге югарылыкта, фән-техника революциясе киңлегендә эшли алмый!» дип астыртын да. өстертен дә кимсетеп килделәр. Шуны да ачыкларга кирәк. Баязит абый безнең институтка нигез салучыларның берсе Алар эшли башлаганда бик нәни булган әле ул, байтак еллар Мәскәү институтының филиалы булып кына килгән. Әмма соңгы елларда бер Казанда гына түгел, Идел-Кама төбәге шәһәрләрендә аның даны киң таралды. Безнең инженерлар, конструкторлар бөтен Союзга атаклы заводларның заказларын үти башладылар. Әйе. байтак егетләр безнең институтны да, Гарифуллинны да бәлә- кәйсетеп ташлап киттеләр. Ул аларның хыянәтләрен авыр кичерде, ләкин бервакытта да. беркемгә дә зарлану сүзен ишеттермәде, үзенчә яши бирде, үзенчә эшли бирде. Кешеләрнең күбесен яратса да. күңеле киң булса да. безнең аның белән мөнәсәбәтләр тирәнрәк, якынрак иде. Эшкә урнашкан беренче елларымда мин башкарган байтак эшләргә Баязит абый җитәкчелек итте Төрле фәнни семинарларда утырдаш булдык без аның белән, фикердәш булдык, берберебезгә кунакка йөреп ризыгыбызны бүлештек. Яшь аермабыз бик күп диярлек, дәрәҗәләребез дә тигез түгел, әмма без уртак тел таптык, дуслаштык һәм бер-беребезне тутырып яшәдек. Байтак вакытлардан бирле мин металл эшкәртү процессына үзгәреш кертә торган махсус җайланма турында уйланып килә идем. Бер уйладым мин бу турыда, ун уйладым, серемне Баязит абыйга сөйләдем Техник яктан катлаулы булганга, ничек-ничек икәнен сөйләп тормыйм. әмма Баязит абый минем фикерне: «Гаҗәп нәрсә булачак бу!» дип күтәреп алды, тиз арада җәмәгатьчелек алдына да куйды. Безнең байтак галимнәр, инжепер-конструкторлар. «Фикернең практик нигезе юк, алдан ук уңышсызлыкка дучар ителгән сафсата, прожекторлык бу!* дип кире кактылар. Теманы расларга тиешле гыйльми совет икеләнеп калды... Безнең бүлектәге кайбер егетләргә проектның тәме йөгергән иде инде, шулар белән бергә министрлыкның техника идарәсенә, башка институтларның шул юнәлештәрәк эшләгән кафедраларына, фәннәр академиясе президиумына, партия органнарына берничә гариза яздык. £ Нәтижәдә, безнең тәкъдимне өйрәнү өчен авторитетлы комиссия тө- = зелде... ч Бәхеткә каршы димме, бәхегсезлеккә булдымы, комиссия проектны £ яклап чыкты!.. «Металл эшкәртүдә Казан институты инженерлары * тәкъдим иткән методның нәтиҗәле булуы бик ихтимал һәм якын ел > ларда бу кыю проектны тормышка ашырырлык шартлар да тудыры- а лыр», диелгән иде аның карарында. а Минем башым күккә тиде, җирдән түгел, һавадан йөрдем мнн ул £ көннәрдә!.. ’ Гали Кадыйров һәм тагын берничә кеше һаман да проектка каршы = иделәр. Шул чагында Баязит абын аларны тар-мар нтеп чыгыш яса- з ды, Рудольф Дизельның сүзләрен мисалга китерде «Тәжрибә уныш- “ сыз тәмамланган очракта ачыш башлана»,—дигән Дизель. Әгәр яшь « иптәшләрнең идеясе тормышка ашарлык нәтиҗәләр дә китерсә, бу инде ~ нур өстенә нур булачак. Министрлык приказы белән безнең институтта яна җайланманы проектлаучы группа төзелде. Группаның штатын, сметасын һәм программасын төзүдә Баязит абый безгә бик нык ярдәм итте. Группа җитәкчесе итеп мине расладылар. . Ах. ул көннәр, ул көннәр! * Әй, ул еллар, ул еллар! Күңелемнең түрендә салават күпере күк җемелдәп торалар ул еллар!.. Сиңа утыз биш тә тулмаган булсын, бөтен институтны кузгаткан эшне син башлап йөр. синең эшең белән Мәскәү Ленинград. Томск институтлары даими кызыксынып яшәсен, синең дусларың арасында Бамзиг абый Гарифуллин кебек сабыр акыллы, мөгътәбәр кеше, карт большевик булсын* . Тәҗрибәне без Казанның үзендә, машина гөзүче заводларның иң һәйбәтендә үткәрдек. Айлар буе заводтан чыкмыйча куна-төнә эшләп, исәпләп-.хисаплап яттык. Баязит абый безнең группада бул маеа да, һәр көн диярлек заводка килеп йөрде, телефоннан шалтыратты. Мәс- каүдән консультантлар кигертте Безнең кайгы-шатлыкларны ул да үз иңенә күтәрде. Әмма тәҗрибә көтелгән нәтиҗәләрнең чиреген дә бирмәде. Теориядә бик ачык, бик нигезле күренеп торган нәрсәләр практикада расланмады яки бөтенләй кире юнәлешкә кереп китте... Институтта безне ашыктырмадылар, бераз салкын канлырак булырга киңәш биреп, яңадан эшкә утырттылар. Үзебез узган юллардан эзгә-эз, борылышкаборылыш. чатка-чат якадан бардык, ярты ел буе ялгышларыбызны, хаталарыбызны тикшердек. Чагыштырдык, укыдык, бәхәсләштек, акыл сорап галимнәргә, белгечләргә, металл эшкәртү осталарына хатлар яздык. Хаталарыбызны тапкан кебек булдык.. Яңадан завод цехларына бардык. Әмма бу юлы да барыл чыкмады .. Кат-кат сынап карасак та. безнең фикерләр җанлана алмады Баязит абый белән мине Мәскәүгә чакырып алдылар, безне министрның беренче урынбасары кабул итте. Солтанатлы гына кеше, каршысына утыртты да: «Я. ни уйлашабыз? Нәрсә тәкъдим итәсез?» — дип сорады Мнн аптырап Баязит абыйга карадым, ул каушамыйча- нитмичә: «Тәжрибәләрне дәвам итәргә кирәк, эшне өзәргә ярамый»,— диде. Министр урынбасары институт директоры жибәргән белешмәне укып күрсәтте. Ике ел эшләү дәверендә группага 70 мен сум хезмәт хакы түләнгән... 150 мең сумлык материал һәм җиһазлар исраф ителгән... Нәтиҗәдә, бер тиенлек файда алынмаган... «Бездә әндри казнасы юк», диде урынбасар кырыс кына... Әмма Баязит абый бирешмәде, мин дә канатланып киттем, мәсьәләне министрлыкның фәнни-техник советына куйдылар. Галимнәр, белгечләр җыйналды. Сүзләр күп булды, бер тирләдек, бер өшедек, әмма совет безнең җайланманы перспективалы, өметле һәм тормышка ашырырга мөмкин булган эш дип тапты... Министр урынбасары үзе дә шушы фикерне яклады. Поезд көтәргә түземебез юк иде, шул төнне үк Мәскәүдән Казанга очтык. Сөйләшеп сүзебез бетмәде, шунда юлда ук исәпләү-хисаплау эшләренә керештек. Юлдашларыбыз: «Нинди туктаусыз мыгырдау инде бу, йокы бирмисез!» — дип зарланганнар иде... Өченче тәҗрибә дә көткән нәтиҗәне бирмәде... Ничә еллар дәвамында күпме көч, акча, күпме вакыт бушка сарыф ителгән булып чыкты!.. Гыйльми совет җыелды... Анда ишеткән сүзләрне әллә кайчан онытырга кирәк иде дә, юк, онытып булмый! Мине эт иттеләр, Баязит абыйга да безнең уңышсыз- лыкның күләгәсе төште. «Гарифуллин әйбәт проектчы, яхшы конструктор. әмма бик начар теоретик!» — диделәр... Хөкем карары бүген дә колак төбендә яңгырый: «Бүгенге практик эшләрдә үзләрен күрсәтә алмаган кайберәүләр бик теләп киләчәк фәнен хәл итү проблемаларына алыналар, прожектерлык. күз буяу, җил куу белән шөгыльләнәләр. Киләчәк өчен дигән булып, бүгенге табыннан майлырак калҗа эләктерергә маташучыларга каты кисәтү ясарга вакыт!» Җыелышның секретаре Гали Кадыйров иде... Икенче көнне мин Баязит абый белән киңәшеп тә тормастан, директор янына кердем һәм безнең группаны таратуын сорап гариза тапшырдым. Без — группадагы егетләр — үзара талашып беттек... Ике көннән игъланнар тактасына приказ элделәр... Гарифуллин мине үз янына чакырып кертте. — Үз фикереңнең дөреслегенә ышанасыңмы? — диде ул һәм. җавап та көтеп тормастан, дәвам итте: — Ышанасың, югыйсә, син шушы кадәр вакыт эчендә нихәтле кешене үз артыңнан ияртә алмас идең!- Димәк, син кире чигенергә уйладың?.. — Моның әһәмияте бармы икән хәзер? — дидем мин, аның йөзенә карамаска тырышып. — Бик бар.— диде ул, каты итеп. . — Ышанудан ни файда? — дидем мин өзгәләнеп.— Приказ эленгән, без таралдык. — Ах, алаймы? Алайса, син ир түгел, син — куркак!—дип кычкырды ул. ике арада сүзнең мәңгегә өзелгән икәнлеген аңлатып. Мин бер агардым, бер күгәрдем, ләкин минем булдыксызлыгым аркасында үзе дә күп сүзләр ишеткән киңәшчемә, өлкән иптәшемә каршы төшә алмадым. Ә үзем күңелемнән генә башкачарак уйладым... Юк, дидем, мин куркак ук түгел, әмма дәүләт акчасын, кешеләрнең мина булган ышанычын чамасыз рәвештә исраф итәргә дә көчемнән килми.. Тәжрибәләрне дәвам итү өчен министрның үзенә керергә, гыйльми советны ышандырырлык дәлилләр табарга кирәк иде... Күңелем гасабиланган, борчылган, икеләнгән иде, андый дәлилләр миндә юк иде. Арыган идем мин!.. Без тәжрибә уздыра торган заводта да безне «җилкуарлар» дип атый башлаганнар иде. Анда кире кайту мөмкин түгел иде... Боларның барысын да белеп торган Баязит абыйның миңа «куркак!» дип кычкырырга хакы бар идеме соң?!. * Юк, дип уйладым мин һәм безнең аралар черек җеп кебек черт < итеп өзелеп китте, ничектер үзеннән-үзе ерагайдык, алар йортында ми- = нем эзем суынды... £ Гомергә аерылышмас кебек йөрешкән кешеләр арасында да әкә- 2 мәтләр була икән!.. Безнең укышсыз тәҗрибәләрне җыелышларда ике > ел рәттән сөйләделәр, шундый чакларда башкаларга сиздермичә генә ф бер-беребезгә ялт карап ала идек!.. Баязит абыйга мөнәсәбәтем көннән-көн үзгәрә барды, мин дә анар- и да дошманнары әллә кайчан тапкан тарлык, искелек, бәләкәйлек сый- х фатлары күрә башладым. «Җитәкчең Гарифуллин ише булганда нин- ® ди нәтиҗә көтәргә мөмкин?»—дип ычкындырган чакларым да - булды... 3 Фикеремнең ялгыш, алан гына да түгел, гайбәт, ялган икәнлеген u шул чакта ук ачык белә идем! Нишлисең, ничә еллар янәшә барган •-> кешеләр шулай бер көнне ят булдык та калдык. Ул пенсиягә чыкты. ’ безнең аралар тагын да ерагайды. Заманында «остазым» дип. «өйрәтүчем» дип атап йөрткән кешемне хәзер айлар буе күрмим, моны бер дә сәерлеккә санамыйм. Ни булды безгә? Ни булды мина? Ни үзгәрде? Баязит абый минем остазым иде ич. ул шулай булып калды да... Остазсыз ярамый, өйрәтүчесез, укытучысыз булмый, ә мин аны кем белән алыштырдым? Күңелемдәге хисләремне нәрсә каплап китте? Теге тәҗрибәмнең уңышсызлыгына гаепле итеп нигә мин аны гына саныйм?! Бу бит чиктән тыш хаксызлык, кешелексезлек... Ул бит бары яхшылык кына теләде!.. Менә шул олпат ир авырып ята, алай гына да түгел, ул азамат терелеп тормаячак, алтмыш еллыгына без җыелып бүләк иткән сәгать аның соңгы минутларын җыя... Ике-өч ел чынлап күрешми яшәгәннән соң, аның бер аягы белән кабер ягасында торганын белгән хәлдә, мин аның катына барырга тиеш. Тиеш кенә түгел, бурычлы!.. Әгәр мин аз-маз гына намус, гаделлек, өлкәннәр алдындагы бурыч турында уйлансам, хәзер үк, шушы минутларда ук, аның янына йөгерергә тиеш!.. Алдашуны, хыянәтне кичермәгән, астыртынлыкны, ялагайларны сөймәгән сизгер кеше катына хәзер ни йөзем белән барырга?!. Яшәешнең һәртөрле мизгелләрен уртак кичереп уздырган, бергә чакта берберебезнең күз карашыннан, ярты сүзеннән тел төбен аңлашырга гадәтләнгән кешеләр, бүген очрашсак, ни җаен табып, нинди әмәлләр кулланып чын уйларыбызны яшерербез? Ни рәвешле, нинди сүзләр табып юатырмын мин аны? Минем юатуыма мохтаҗмы ул, әллә ана башка сүзләр кирәкме?.. Уйласам, башым чатный, акылым җитми. Әллә соңгы очрашкандагы сыман гамьсез, уйсыз, хәтта ваемсыз булып кыланыргамы? Үзе шундыйрак юнәлеш бирде ләбаса! «Сабан туенда йөгерешкә катнашып булмас кебек»,— диде. Чирли башлаган заманында әйтелгән сүз ич бу! Теле шулай диде, ә күзләре!. Карадыммы шул чак күзләренә, хәтерләмим. Әллә үзем турындагы уйларга өстенлек биреп, ана юньләп багып та тормадыммы? Әйе, тотарга да барып керергә, юк-бар сүзләр сиптереп, шукланып, дөньяның артына тибеп яшибез дигән кебегрәк чыгып китәргә кирәк булыр. Иң ансаты, мөгаен, иң дөресе дә шул!.. Анысы алай да, ул байтактан хәл эчендә ята... Ул мине көтеп мең тапкыр уйлангандыр... «Институттан ул синен аркада гына китте»,-— диделәр кайберәүләр. Бәлки алай ук та булмагандыр... Кем белсен!.. Шулай да ул минем беренче сүземә үк, тәүге күз сирпелешемә дикъкать итәчәк, кул хәрәкәтемнән ясалмалылыкны, ирен кыймылдавымнан йогышсыз хәйләмне, ясалма сүзләремнән аның язмышына салкын, битараф булуымны анлап алачак... Чирле кешегә туп-туры берни әйтергә дә ярамый, диләр Кешенең актыккы минутларын авыр уйлар белән каралтырга ярамый, диләр... Моны бит исәннәр, монда калучылар әйтә. Дөньядан китүчеләр соңгы секундларындагы теләкләрен борылып кайтып сөйләмиләр. Ә без ялгышмыйбызмы? Үз хәтеребезне саклап кына алардан чынлыкны яшермибезме? Болай да, тормыш шулай куша, әхлак-мораль нормалары шулай өйрәтә дип, атлаган саен бер беребездән чынлыкны яшереп гадәтләнгән гөнаһлы жир уллары, инде иң ахыргы, иң соңгы форсат барында, нигә чынны сөйләп калырга талпынмыйбыз?.. Ничә ел бер теләктә, уртак уйда яшәдек, ничә еллык гомеремнең күп серләренә ул гына шаһит. Әгәр терелмәсә, минем гомеремнең иң бай ин кызыклы, иң әһәмиятле елларын ул үзе белән алып китәчәк... Икебезнең гомер уртасына басып уйлана торгач, куркынып киттем: без бер-беребез хакында артык күп, чамасыз күп беләбез икән... Ах, моннан берничә ел элек бергә эшләгән чаклар булса! Бергә эшләгән чак булса, аның авыруын җиңеләйтә алмас идем алуын, әмма безнең мөнәсәбәтләр икебез өчен дә ачык булыр иде. Кеше яши. Гомер иткән саен күңеле сайлаган дуслары азая бара кешенең Аның әти-әнисе, туганнары, кардәшләре ерагая, җан дуслары читләшә, аның янәшәсендә эш-хезмәт дәрәҗәсе, чины табып биргән. торак урыннары уртак булган очраклы кешеләр урын ала бара. Мин дә шул баскычларны узып барам. Гәрчә Баязит абый эш урынымда туры килгән җан дустым булса да, тора-бара мин аны да оныттым. Без аның белән мәңгелекнең бөек хөкеме алдында гына очрашабыз. Берең китеп, икенчең калганда ничек аңлашырга?.. Хәер, безнең мөнәсәбәтләр ничек булырга тиеш? Теге чакта соңгы сүзе итеп ул миңа «куркак!» дигән иде. Соңгы суз... Аннан элек арабызда барысы да ап-ачык диярлек иде. Ул яше белән дә олы. тормыш тәҗрибәсе белән дә миннән өстен. Гражданнар сугышында катнашкан, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән карт большевик Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр сугыш кырыннан чыкмаган, артиллерист. Сул кулбашында Дутов казагы кылычының эзе, тәнендә фашист-илбасар минасының ярчык эзләре уелып калган... Дөрес, эштә мине аңа караганда фантазиягә бай, талантлырак итеп йөртсәләр дә (бер-ике сәбәбе чыкты шуның, каһәр суккыры!), бер кайчан да мин аннан өстенлекне дәгъваламадым шикелле, анын дустанә ярдәменә, акыллы киңәшенә, сабыр уйлануларына һәр чак мохтаҗ булып килдем Без икебез дә: ул шул ярдәмне бирә алуына, мин анын эчкерсез сузылган кулын файдага җигә белүемә куанып яшәдек. Яшермим. Баязит абый мине үзен яратканга гына түгел, мине «мин» булганым өчен дә якын күрәдер дип уйлый идем. Хәзер без кемнәр? Теге унышсызлыктаи сон минем аннан йөз чөереп йөрүемне an-ачык сизде бит ул! Без ничек очрашырбыз? Яфракларына каратут йөгерә башлаган куе карлыган куаклары арасыннан үзе белән куе, көчле ис ияртеп хатыным килеп чыкты, уйларымны бүлде. — Ни булды сина? Поезддан төшкәннән бирле исәр кеше күк бер ♦ ноктага карап каттың? Ит алып кайтмагансың Кыяр тозларга керә< < кирәк иде. Кисмәк белешмәгәнсең. Шикәр белән аралаштырып төеп 2 карлыган куярга савыт та юк. Күпме вакыт йөрдең үзен. Ә монда | карлыган шыбырдап утыра. Чат витамин бит ул карлыган Кышын бер < стаканын әҗәл даруы күк эзләрбез әле менә... £ Мин аңгырайган кебек хатынымның сүзләрен кабатладым Бер карышусыз, зарсыз-сүзсез аның белән ризалаштым. Әйе, кисмәк кирәк * Тәпән табарга иде! Имән кисмәк! Әйе. карлыган чат витамин гына бит ® ул. Тазалыкны саклау өчен үтә файдалы Карлыганны коярга ярамый. җыярга, җыярга, җыярга Шунда кинәт тагын бер мәртәбә күз кабакларым астында яшен * уйнады, дөнья яктырды, киңәйде, зурайды, кешегә кеше булып калу- ~ ның ничек авыр икәнлеген тагын бер кат сиздем дә, үземнең яшәешем _ үткәнем, бигрәк тә бүгенгем кызыксыз, мәгънәсез, буш кебек тоелды Үзем, сыер саугандагы кебек чүгәләп, ике куллап кап кара карлы х ганнарны сыдырам, үзем дәү чиләккә кап-карангы уйларымны тутырам < кебек... Киләчәк турында, иртәгәге көн турында, үзем турында ныклап уйланырга куркам. Минем микроскопик күзәнәкләрем үземә сизелеп кыймыл-кыймыл сүнәләр. Тик Баязит абыйның якты хатирәсен үзләренә алган күзәнәкләр әле һаман сакта, һаман яшиләр, һаман тынгысызланалар. Караңгы төште, теләсәң-теләмәсәң дә ул сине иртәгәге яктыга алып барачак... 2 Ул көнне Баязит абый янына бара алмадым. Үз ваемсызлыгымныя сәбәпләрен эзләп маташа торгач, тагын ике көн үтте Я инде, дидем мин үз-үземә. теге вакытта «куркак» дигән икән, ишетелгән көннәрендә генә авыр булды ич мина! Тора-бара Баязит абыйның хаклы булуына ышана төштем, сопгы вакытларда исә аның бу кискен бәясе белән тулысынча килештем. Әгәр шул аерылышу гына булса икән минем ваемсьнлыкның сәбәбе!.. Тагын ике көн узды. Минут, секунд узган саен, очрашуның ике як өчен дә читенләшкәнен ачык тойган хәлдә, башымны юләргә салып, һаман нидер көттем, бер икеләндем, бер тәвәккәлләдем. Болай дип уйлаган идем мин була, шундый хәлләр дә була, сау чагында теге яки бу кеше белән әйбәт кенә исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып йөргән буласың, ул кеше җир куенына мәңгелеккә иңгәч, әлбәттә, кызганыч була, авыр була, әмма күңел артык сызланмый, җан тамырлары битараф кала. Мондый очракта акланып тору кирәкме икән? һәр адәм баласы кызганыч, һәр җан иясе сиңа кан кардәш, әмма нишлисең?.. Мәңгелекнең хөкеме — аяусыз, хәрәкәтнең ахыргы асылы — бетү. үсешнең нәтиҗәсе — алмашу дип раслый диалектика. Барыбызның ла рәхимсез юлга чыгасы бар Кеше гомере буе мәңге яшәүне хыял итә. Мәнге яшәү өчен ул җан юаткыч чараларын да уйлап тапкан Үзе үлсә дә. якты көндә аның теле, гореф-гадәтләре, нәселе, зш-хезмәт нәтиҗәләре кала. Шәһәрләр кала, уртак авыллар кала, уртак кук кала, уртак Идел кала «Әпипә» кала, «Галиябану» кала, Тукай, Сойдәшләр кала .. Шуны да ачыкладым: Баязит абын минем өчен сирәк дәрәҗәдә кадерле кеше, югары зат икән. Безнең ун еллык гомеребез уртак! Әгәр минем анын үзен кадерләргә күңел җылылыгым җитмәсә, мин әнә шул үзебезнең кадерле уртак гомеребезне бәяләргә тиешмен. Ун ел! Күңелемнең юрга тайдай уйнап чапкан еллары! Өмет белән оза- тылган тынгысыз кичләр. Сүнмәс дәрт белән каршы алынган нурлы иртәләр. Дөньяның дүрт ягын да иңләрдәй булып тибрәлгән якты хыялларым!.. «Яшибез» дип Казан урамнарыннан, «эшлибез» дип институт коридорларыннан дөп-дөп басып, йөрәк кагып узган мизгелләя рем. Бассам, идән бөгелә, таянсам, өстәлләр шыгырдый иде. Өчәр төн рәттән йокламый идем, иптәшләрем янына килеп көлеп чыга идем. Ул өйрәтте бит боларның барысына да! Ул!.. Адым саен «эш, хезмәт» димәде. эшләп күрсәтте, хезмәт итеп күрсәтте... Ул барыбызны да аңлады, белде, хуплады, ярсытты, гёөч бирде... Уянгач та беренче сүзем шул булды: «Әгәр бүген дә бармасам, нәселем корысын, әткәм кушкан Сәгыйть исеме харам булсын!» Күрче, ничек каргана белә башлаганмын... Дөньяда иң зур бәхет — уйның ачыклыгы, төгәллеге, камиллеге! Инженер буларак мин уйларымны кәгазь өстенә сызарга күнеккән. Кәгазь өстенә төшерәсең дә уйларыңның көчен, сәләтен, гайрәтен күреп куанасың! Ә үз гомерем, яшәешем турындагы байтак уйларымны кәгазь өстенә төшерү түгел, берәүгә дә сөйләгәнем юк иде. Хәтта хатынга да. Ул да аңламас аларны, кабул итмәс... Баязит абый катына барасың икән инде, барысына да әзер булырга тиешсең, аңа сөйләмичә кала алмассың, ул ярты сүздән барын аңлар... Җиденче троллейбуста Баязит абыйлар тукталышын — Совет мәйданын узып та киткәнмен, төшкәч, борылып акрын гына җәяү килдем. Тышкы ишек ачык, бусаганы атлап керүгә ишле аяк тавышлары ишеттем, өскә күтәрелеп карасам, бер төркем кеше икенче катка менеп бара. Гали Кадыйровны җилкәсеннән таныдым да шып туктап калдым. Тукталдым. Уйларым кичәгечә, бигрәк тә Гали каршысында Баязит абый белән очрашасым килмәде... Борылып ишегалдына чыктым. Бу йортта тагын танышларым бар минем. Безнең институт хезмәткәрләренә моннан алты-җиде ел элек фатир биргәндә бәхетләре шушыннан булды. Баязит абыйлар белән бер үк подъездда, өченче катта бүлек начальнигы Камалов... Ә менә уңда, соңгы подъездда, беренче катта кайчандыр без бергә эшләгән Гайфи Бикмуллин квартирасы. Гайфи ихтыярый-мәҗбүри генә безнең институттан киткән кеше, шуннан бирле безнең очрашканыбыз да, күрешкәнебез дә юк диярлек. Әлбәттә, әле кичә генә мин аларның ишек катыннан салкын гына узып китә алган булыр идем, бусагасыннан атлап кереп. Гайфигә кулымны бирмәс идем. Без аның белән начар аерылыштык. Ызгышма- сак та, аннан ким булмады... Бар иде шул аның сәбәпләре... Теге каһәр суккан группада Гайфи дә бар иде шул... Кичә кермәс идем аның янына, бусы шиксез... Ә бүген борылдым да нык-нык басарга тырышып, алар подъездына кереп киттем. Минме бу? Кем янына кереп барам? Нигә? Әйе, әйе, Гали Кадыйровлар киткәнче посып торырга урын да кирәк ич әле мина! Мин башкаларны танымадым, аркалары гына күренеп калды, әмма миңа Гали дә бик җиткән... Гайфи белән очрашу Гали белән очрашуга караганда күңеллерәк... Дөрес, Гайфинең өйдә булуы, гомумән, аларнын квартирасында жан иясе булуының һич ихтималы юк Ул, минем ишетүемчә, хәзер ялгыз яши, җитмәсә, кайсыдыр төзү трестына проектчы-консультант булып эшкә дә кергән, имеш... Звонок төймәсенә кагылган булдым, ярым караңгы баскычларында ♦ беркем юк, караңгы; әчегән кәбеегә һәм песи исе килә. Эчтә дә шылт < иткән тавыш ишетелмәде, ишеккә кагылмадылар. Инде батыраеп, ка-ё тырак итеп тагын шалтыраттым, бу юлы кеше барлыгы сизелде, сора- 3 мый-нитми генә тишектәге ачкычны бордылар. Ишекнең теге ягында яшь кенә мөлаем кыз басып тора иде. Ул £ мине танып елмайды, мин дә аны хәтерләргә тырышып, аксыл чәчләренә, яшькелт су төсле зур күзләренә карадым. Әйе, әйе, минем дә ♦ бу кызыкайны күргәнем бар... и Үзем җитәкчелек иткән группаны һаман хәтергә төшерергә туры “ килә! Ниләр генә кыйлаиып бетермәдек үзебез дә! Көне-төне заводта « яту гына җитмәгән, ял көннәребездә әле бездә, әле Ганфиләрдә җый- ч налабыз, иртәдән кара төнгәчә һаман хисаплыйбыз, ярышып-ярсып “ бәхәсләшәбез! Шул эш чорында Гайфи безгә килеп йөрде, мин дә бик £ теләп аларга баргаладым... п Шул чагында ишетелер-ишетелмәс адымнар белән почмактан поч- х макка шушы кыз йөрде түгелме сон? * — Гайфи абыең өйдәме? — дип сорадым кыюланып. — Эштә,— диде кыз һәм мине ашыгып бүлмәгә чакырды.— Керегез, кер, Сәгыйть абый. — Урнаштымы ул? — дип сорадым керә-керә — Эшләп йөри,— диде кыз, шактый сөенеп. Кызның исемен онытканмын икән. Нәфисәме, Галияме, әллә Зәкияме?.. Түгел, түгел, кем соң әле?.. Үзәк универмагта сатучы булып эшли дигән иде аны Гайфи. Бик дефицит чакта «Соната» транзисторын шушы сеңелкәше аркылы алдырдым дигән иде. Әнә ич, таныш «Соната» ялтырап шкаф өстендә утыра Исемен хәтерли алмадым, болай сөйләшергә сүз юк иде, Гайфи турында аны-моны сораштырып утыргач, кузгалып ишеккә борылдым Кызганыч, тәрәзәләре ишегалды якка карамаган, тегеләрнең китү- китмәүләрен күреп торыр идем Кыз каушады, кыюсыз гына мине туктатты, ике бите дә алланды. — Чак кына утырсагыз ла, Сәгыйть абый. Аның бу үтенече күкрәк тирәнлегеннән калтырап, үзәкне өзеп чыкты, мин кызга гаҗәпсенеп карадым. Кара-каршы утырыштык Мин диванда, ул журнал өстәле артында, урындыкта. Ике арабызда илче булып әлегә таркау күз карашлары гына йөри, арада! ы ике метрлы бушлыкны шулар гына тутырып тора. Нинди рәхәт шулай сүзсез, уйсыз, бер-берең алдында бурычсыз утыру! Без ят кешеләр, бер-беребезне белмибез диярлек. Мине бу ишеккә нинди җилләр ташлавын да, минем ми күзәнәкләремне нинди матдәләр тетрәтүен дә ул белми... Без поезд вагонында очраклы юлдашлар кебек җыен юк-барны олы итеп рәхәтләнеп сөйләшә алабыз! Без бер-беребезне үкенечсез генә алдый ялабыз... Без яңадан бервакытта да очрашмабыз. Сискәнеп киттем, кызның куллары зур, көчле икән, кемдер башка берәү аның артына качкандыр да кулларын аның нәфис тез йомрыларына куйган төсле. Калкынып, үрелеп карадым, ул кызарынды, карашым өскә күтәрелде, аның яшькелт су төсле күзләре белән очрашкач, олы куллары онытылды Тик кыз, минем нидән сискәнгәнлегемне аңлаган сыман, кулларын өскә күтәрде, сул учын уң кул аркасына терәп, күпер ясады, терсәкләрен тезе өстенә куеп, ияген шул күпергә куйды. Ял итә. Тәне дә, җаны да ял итә. Бәхетле, ваемсыз, кабатланмас яшьлек!.. Безнен арадагы бушлык кими бара төсле, мин калкынып алам, ул иелепиелеп куя, ләкин без аңа карап бер-беребезгә якынаймыйбыз. Ул бөтенләй башка нәрсәләр, минем күңелемдә күптән онытылган чит нәрсәләр турында уйлый булыр. Кыз кеше ни турында уйласын — матур күлмәкләр, елтыр колак алкалары, танцалар, киноартистлар, чигешләр турында уйлый торгандыр... Мин аның яшькелт күзләреннән бөркелгән гаепсез-гөнаһсыз җиңел, татлы уй дулкыннарында чайкалып ял итәм Аның тыныч карашы шул кадәрле иркәли мине, күзләремне йомып диван аркасына башымны салдым... — Бер дә күренмисез, Сәгыйть абый. — Тәрәзәләрегез ябулы бит. Өй җиһазларын кояш ашамасын дип, тәрәзә өлгеләренең күбесе саргайган газеталар белән томаланган иде. Кыз ияген «күпер»дән алды, куллары кая барырга белмичә, әле яңак, әле чәч тирәсендә буталышып йөрделәр дә тагын йомры тезләр өстендә ипләнделәр Сүзсезлек артык озакка сузылды, безнең ике арадагы бушлык кызыксыз, тоныкка әверелде. Кыз минем алар квартирасын тирән дот итеп сайлавымны белми ич! Иренеп кенә. — һаман эчәме? — дип сорадым. — Юк дисәң дә ярый, әйтмәгәнем булсын. Ашказаны белән бик интекте больницада да ятып чыкты. — Камилә апаң киләме? — Нишләп йөрсен ди?.. Бер аерылгач... — Шулай да Байтак гомерләре уртак иде... Уллары бар. Талгат ни хәлдә? Мин Гайфннең карлыгач кебек сылу, нәзакәтле кара хатынын, сөрмәле зәңгәр күзле бердәнбер уллары Тәлгатне хәтерләдем. Камилә ханым, врач булу өстенә, халык театрында күренекле генә артистка иде. — Тәлгат әнисендә. Әни янында хәл ничек булсын ди — яхшы. Быел менә укырга керә. Гайфи абый аларга барып йөри бугай, анысын ачык белмим Икебез янәшә ике бүлмәдә яшәсәк тә, без бит аз сөйләшәбез. — Нигә алай? — дидем мин, сүз юктан сүз ясап. — Сез менә бөтенләй сөйләшмисез ич. Ни гомер килгәнегез юк. Тураеп утырдым, кызга карадым. — Без... бөтенләй башка мәсьәлә. Кыз, миннән җавап таләп иткән кебек, текәлеп карап утыра, ике арадагы рәхәт бушлык кинәт дулкынланды, чайкалды, хәвефлегә әверелә язды. Урынымнан кубып стенада эленеп торган гитара янына килдем Камилә ханым гитарасын алып китмәгән дигән сүз. — Театрны ташладымы әллә, Камилә апаңны әйтәм? — Юк. Әллә ишетмәдегезме? Ул «Гүзәлем Әсәлждә Әсәлне уйнады Телевизордан да күрсәттеләр. Камилә апаны театрга да чакырганнар! .. — Алаймыни!.. — Бер булган кешегә талантын да биргән инде... Гитара кылларына чиертеп карадым, кыллардан тузан катнаш яшеллемөшелле тавышлар өзелеп чыкты. Гайфи дә уйнаштыра торган иде бит — Гайфи тотмый, ахрысы, моны? — Бик күптәннән. — Шунда универмагта эшлисеңме? — дидем мин кинәт. . — Юк Әлегә «Балалар дөньясы»нда. Элек ул кибет универмагның филиалы иде, хәзер ике хуҗалыкка аердылар. Мин бүленеп калдым. — Ошатмыйсын сыман? — Универмагка, элекке эшемә кайтырга йөрим. Кыз минем сорауларыма күнелле генә тавыш белән җавап биреп, ♦ сорашуыма сөенеп, куанып утыра иде. < — Радиотоварлардамы әле син? 5 Без икебез дә шкаф өстендәге «Соната»га карап алдык. — Түгел, мин пластинкалар бүлегендә идем. < — Ә хәзер? ь Ул яшереп кенә көлеп алды. — Хәзер балаларга бүрек сатам, башлык сатам. * — «Балалар башы буенча» квалификацияле белгеч инде син, и алайса? Ул кычкырып ук көлеп җибәрде, аның көлүе үтә яңгыравыклы, үтә ", кызык, куанычлы, дәртле икән! Кинәт көлеп җибәрде дә, үз көлүен үзе ч тотып калырга теләгәндәй, бөтен гәүдәсе белән алга талпынды. — Эх, Сәгыйть абый! Сез безгә килеп йөргәндә күңелле иде, ичма- u сам!. Өй гөрләп тора иде... Кеше килгәнне бик яратам мин. „ — Ә хәзер? ® — Хәзер өебез буп-буш . Тып-тын . Гайфи абыйга ияреп кайтка- < лыйлар, иптәшләре дим, мүкәләп йөриләр — Килеп булмый шул, бергә эшләмәгәч .. — Сезне эш кенә дус итә идеме әллә? — Кызның битләре тагын да алланды — Мин башкачарак уйлый идем... Теләсә ни уйласын, анын белән аклашып, акланып азапланасым юк. Сүзкуермый торсын әле. кирәкми .. Бүген болай да күп нәрсәләрне актарып чыгарга туры киләчәк, Баязит абый янында дим... — Синдә ни хәлләр? . .ти Безнең нәрсә булсын,—диде ул, тагын да ачылып —Менә сезнең тормыш кызыктыр ул. — Кемгә ничектер,— дидем беренче тапкыр чын күңелемнән.— Күрше тавыгы күршегә каз булып күренә диләр . — Мин бит сезне беләм! — Рәхмәт!.. Кырыкка җиткән инженерның хәлен белер өчен кырыкка җитеп, аны узып карарга кирәк. Искитәрлек берни дә юк Гап- гади көнлекче инженермын... Ул миңа ышанмыйча, әмма тирән кызыксыну белән карады. — Мактатасыгыз киләме. Сәгыйть абый? — Макталасы киләдер, тик синен кулда мине мактарлык дәлил юк бит. Ул хәйләкәр генә елмайды, күзен кысып куйды. — Мине надан бер кибетче дип үйлыйсыз инде, газеталарны бердә укымый дип беләсез. — Куркытма инде мине, зинһар. Кыз торып ук басты. — «Автоматизация-69» күргәзмәсендә сезнең теге атаклы линиягез беренче дәрәҗәле диплом алган Котлыйм, Сәгыйть абый. — Гайфи әйттеме? — дидем мин, коры гына. — Үзем укыдым, ихлас. — Әй,—дидем мин теш арасыннан гына,—былтыр үлгән ябалакның быел чыккан хуш исе!.. Үземнең гап-гади бер көнлекче икәнлегемне әйтеп явыз ачарга ярамын инде миңа, тоталар да шул нәләт суккан линияне телгә алалар. Кыз минем «көнлекче» кушаматына үзем теләп риза булуыма ышанмады, минем сүземне гадәти бер шаяру, наянлык дип санап, ном- ры тезләрен көчле учлары белән кысып, киеренке кыяфәттә миннән нидер көтте. Мин дәшмәгәч, үзе сүз башлады: — Дефнбрерларның ни икәнен генә аңлый алмадым, Сәгыйть абый. Надан шул әле мин!..— диде. — Аңлауның кирәге дә юк сиңа. — Беләсе килә дә... — Бикме? — Бик. — һе... Ул кәгазь комбинатында бүрәнәдән агач массасы ясый торган механизм... Бүрәнәне, агачны изеп ботка ясый, аннан кәгазь. Шул дефибрер дип атала — Элек агачны кул белән тутырганнармы аңа? — Әйе. — Сез шуны автоматлаштырып тоташ линия ясадыгызмы? — Алдамасалар. шулай диләр... Күптән булган хәл ич инде ул!.. Мин ана бик ышанып та бетмим, ай-һай, булдымы икән?.. Кыз тырышып-тырышып сораштырып утыра, мин эчемнән генә көлемсерим... Булды, узды заманнар! Мин линияне эш арасында гына, планнан тыш кына эшләгән идем. Баязит абын белән аралар суынганчы булды ул хәл. Яшь чак шул, егәрле чак! Көтмәгәндә линияне күтәреп алдылар, мина зурлап авторлык таныклыгы тоттырдылар. Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы күргәзмәсе Зур алтын медаль бирде. Егерме ил линиянең патентын сатып алды. Австрия фирмасы «Фонт» совет лицензиясе буенча җитештереп шул линияне башка илләргә сата башлады. Күктә салават күпере аша гына йөргән чакларым минем!.. Менә бүген исемсез кыз шул эш өчен мине мактарга итә, ә минем ана бер тамчы да исем китми, киресенчә, нигәдер хурланам, гарьлә- нәм. Әйтерсең лә үз гомеремдә мин шул линияне генә эшләгән! Аның даны миңа бәла булды инде... Нинди эш башкарсам да шул линия белән чагыштырып карыйлар, шуның нәтиҗәсе белән үлчиләр... Әйе, бу эше дә начар түгел Сәгыйтьнең, шулай да теге линиясеннән кай- тышрак... Линия бит ул... Вот это да!.. Окей, вери гуд!.. Чит ил фирмалары таңга калды... Алтын медаль!.. Ах та ух, ух та ах!.. Бу кызыйның матур колагына шул хәбәр генә килеп ирештеме икән, әллә минем мәтәлеп барып төшүемне дә ишеткәнме ул? Баязит абый яныннан таралыштылар микән тегеләр? Монда кыз янында инде эчем поша башлады. Гали Кадыйровларның чыгып китүләре миңа тәгаен кирәк иде. шуңа күрә Баязит абый янына керергә ашыкмадым. Кызны онытып, бөтенләй башка нәрсәләр турында, бетеп килгән ялым турында, көймә моторымның ватык стартеры турында, Гайфинен мине «старик» дип кенә атап йөрүче бәләкәй улы Тәлгат турында, тагын шундый бик күп вак-төяк турында уйландым. Соңгы вакытлардагы бик бәләкәй үзгәрешләр дә мине гел узганнарга алып кайта, нәтиҗәдә мин үземнең бүгенге яшәешем хакында борчылып, уфтанып уйланам. Чын дөньямны таптыммы мин? Үземнең дөньямны? Яшәешемнең Эчтәлеген минем көндәлек эшләрем тутырып тора аламы? Нигә үткәннәремне һәм бүгенгемне уйлаганда күңелсезләнәм эле болай? Минем тирәягымда яшәү мәгънәмне аклый алырлык ни-нәмэрсәләр бар? Әллә анда бушлык кынамы? Билгесезлекме?.. Менә бу кыз дефибрерны телгә алуга ук мин үзгәрдем ләбаса, салкынайдым, җансызландым... Бу кызыкай да билгесезлек... Шушы бүлмә дә... Минем серем сыймый бу кызга, аның серләре миңа кирәксез. Шулай түгелмени? . Монда да озак ышыкланып торып булмады, тизрәк чыгарга кирәк. Тизрәк, тизрәк!.. — Сау бул, сеңелем! Кызый бу юлы мине туктатырга кыймады, сәбәп тапмады, ачык ишек яңагына сөялеп озатып калды. Звонокның кара, елтыр төймәсенә сак кына кагылдым — үземнен төпчек улымның борынына «пип-пип» итеп басып уйнагандагы төсле генә. Эчтәгеләр мине кәгеп чамалап торганнар диярсең, ишек шундук ачылып китте, ярым караңгылыкта Баязит абыйның хатыны Гөлсәйрә аланын агарынган, талчыккан йөзе күренде. Ул мине күреп елмайды, ут кабызды, чуар кәгазь ябыштырылган стенага сөялеп, ботинкаларымны салганны түзем генә көтеп торды. Зал ишеге ябылган иде. Гөлсәйрә апа артыннан кухняга уздым. Кухня өстәлендә дә шешәләр, дарулы банкалар тора. — Бер дә күренмисең,— диде Гөлсәйрә апа, каушаган чыраема карап. Монысы әле әрләү түгел, бу йомшак жилнен сыйпап китүе генә. Шулай да мин, мөмкин хәтле кызганычрак тавыш чыгарырга тырышып: — Шулайрак булды инде,— дидем. Дөресен әйткәндә, Гөлсәйрә ападан юату сүзе, тынычландыру сүзе көтә идем — Бушаган да юк диярлек... Эш-эш дип егәрне бетереп ташлыйбыз да, ялга чыккач, иләс- миләс ятабыз... Сез ни хәлләрдә? Кем турында соравым мәгълүм булса да, Гөлсәйрә апа сабыр гына үзе турында, тагын кузгалган баш өянәге турында зарланып алды. Тышта жып-жылы көн булса да, аларның ялтыр лаклы яшел идәннәре чыклы болын төсле сап-салкын иде, әле бер аягымны күтәреп, әле икенчесен күтәреп, ата каздай тыпырдап басып тордым. Ниһаять, Гөлсәйрә апа минем сорауга жавап бирде: — Бер көйгә мыштырдыйбыз инде, Сәгыйть... Ишеткәнсеңдер, ка хәтле озата төште. — Килермен, Гөлсәйрә апа. — Хатынын Разияга сәлам әйт. — Рәхмәт, Гөлсәйрә апа Мәйданны кисеп, кыеклап трамвай туктатышына чыга баштзтым Көн гажәп жылы, кояшлы, яфрак очлары тутлана башлаган сүзан каеннар астында күбәләкләр оча. Янәшәмдә генә кемдер бара, әмма минем күтәрелеп карыйсым килми. «Баязит абыең сине көтә», дисә дә, Гөлсәйрә апа мине аның янына кертмәде Галиләр, мөгаен, кергәннәрдер. Ярамаса да кергәндер Галн. Ә мине борып чыгардылар. а. «к. у.» ЛЙ а. АЯЗ ГЫЯЛӘҖЕВ хәлләр шул... — Баязит абыйны күрәсе иде. — Аның да сине күрәсе килә,— диде Гөлсәйрә апа, мине тагында каушатып, сораштырып та куйгалый.— Тик бүген түгел инде, яме? — Бүген ярамыймы? — Бүген кеше бик күп килде, Сәгыйть, абзац бик арыды. Аннары йокысы бер дә юк, дару биреп, укол-мазар белән генә азрак йоклатабыз... Хәзер нәкъ менә шул чагы... Йокыда абзаң... — Гөлсәйрә апа!.. — Нәрсә сораганынны беләм, Сәгыйть... Өзеп кенә бер сүз дә әйтә алмыйм... Бик кызганыч бит! Дөнья бәясе торырлык кеше ауды да китте... Мин ышанмыйм, һаман терелер сыман. Үзе дә ышанмый, икебез дә өметләнәбез... Син килеп йөр, Сәгыйть, яме!.. Улларың белән кил, аларны бик ярата иде бит Баязит абзан . Мин гадәттәгечә юату сүзләре мыгырдандым, ул мине беренче кат 17 Тукта әле, нигә мин гел шулай кире якка, кирелеккә генә сукалыйм?!. Бүген керә алмаганмын икән, иргәгә күрешербез... Хәзер килеп керү жннелрәк булачак. Янәшәмдә баручы кыз тыелып кына көлеп куйды: теге кыз ич бу! — Ә син кая барасын? — Барам әле, Сәгыйть абын, гаризамны карамадылармы икән, мәктәпкә дә кагыласым бар. — Мәктәпкә? — Кичке мәктәптә укып азапланам әле мин. Сонгы елым. — Алай икән. Кыз минем янәшәмдә сүзсез генә бара, мине гаҗәпләндереп аның яшькелт күзләре туктаусыз елмаялар, пидер көткән сыман әле тирә* нәяләр, әле зураялар. Ганфи абыйсы турысында сораштырасы киләме әллә? Миннән бер-бер ярдәм, киңәш көтәме? Аның юлдан язган абыйсын хак эзгә төшерерлек көч миндә бар дип өметләнәме? Кем дип беләсең син, кызый, Сәгыйть абыеңны?.. Күргәзмәдән алган алтын медальләр, газеталардагы төче мактау сүзләре сине сукырайткан ич!.. Түгел, эшлекле, төпле кеше түгел Сәгыйть абыең, Гайфи- не үзгәртерлек көч аңарда юк. Көчле кеше аның үзенә кирәк!.. Япа- ялгызы яшәп ята ул!.. Трамвай тукталышына җиткәндә генә кемдер арттан кычкырды: — Эшкә барасыңмы, Рузалия? Рузалия бит әле аның исеме, Рузалия! Ишеткәнем бар икән, сөйләшеп торганым да бар. Тик кайчан иде соң әле бу? Икебез дә борылып карадык. — Әйе, апа, шунда таба барыш. Тик апасы аңа карамый да, ул йотардай булып миңа ябырылган. Тукталдык. Тик апасы яңадан берни сорашмады, хәтеренә сеңдерергә җыенган төсле баш-аягымны тикшереп чыкты. Исемсез чакта кызый серлерәк иде. Ярым караңгы бүлмәдә кара- каршы утырганда безнең бу әңгәмәбезнең күңелне кымырҗыта торган гүзәллеге бар иде... Хәзер без икебез дә бердәйләр, гади кешеләр, исемле кешеләр... Кеше үзенең чын йөзен кайсы очракларда күрсәтә? Менә Гөлсәйрә апа янында мин бер кеше идем, хәзер, Рузалия янында, бөтенләй икенче кеше. Асылы үзгәрәме кешенең, тойгылары гынамы?.. Рузалия миңа карый да елмая, ул көн яктысында тагын да күркәмрәк, чибәррәк. Хәер, бусын тәгаен өзеп әйтергә дә куркам. Кырыкны узган күзләргә бик күп кызлар матур күренә, алар яшьлекләре, сафлыклары белән көнләштерәләр. — Ничә яшь сиңа, Рузалия? — Күп инде, Сәгыйть абый. — Шулай укмыни? — Унтугыз тула! Ул үзенең яшеннән читенсенгән төсле авырсынып, оялып әйтте бу санны. Унтугыз яшьлек чагы!.. Шулай да мин аны чак кына олырактыр дип уйлаган идем. Гәрчә унтугыз яшьлек кыз —унтугыз яшьлек егет түгел, ул инде олы кеше. — Сез үзгәргәнсез дип әйтимме, Сәгыйть абый? — Сизеләме? — дидем мин, чигәләремне капшап. — Кистереп әйтү кыен... Анын шулай тикшереп, аңлатып азаплануыннан көләсем килде, шушы кыска вакыт эчендә мине бәяләп тә өлгергән! Трамвайлар килә тора, кеше тутырып китә тора, без юк-барны гәпләшеп кала бирәбез. Рузалиянең үзе хакында сораштырдым, Гайфи- нең кеме ул, кайсы якта туып-үскән кыз, әти-әнисе бармы, кемнәр... Казан арты кызы икән, Гайфинен туганнан туганы икән .. Әнисе исән... Бу сораулар минем ихтыярдан башка бирелделәр, берничә көн рәттән гел бер юнәлешкә уйлаган күнелем хәзер таралып, жиңеләеп калган иде. Ана гади, гадәти сүзләр, хәйләсез-рыясыз сөйләшүләр кирәк булгандыр, ахры. Рузалия минем сорашуымнан мәгънә табып. * иренмичә, бөртекләп аңлатып бирде. < — Сәгыйть абый, әйдәгез, берәр тукталыш арасы жәяү барабыз. ■== Көн дә матур, сезнең вакыт булса, минеке иркен,— диде ул көтмә- § гәндә. ' < Кызның миндә йомышы бар! Бусы инде ачыкланды. Нигә турыдан- * туры шуны сорамый соң ул?.. — Укыйм дидекме әле? Бераз тын баргач, шулай дип куйган булдым. — Үз вакытында укымагач, азапланам шунда. — Үз вакытында нишләп укымадың? — Сыек чыбык белән чабаклаучы булмаганга . Ятимлек тә сәбәп булгандыр инде. Гайфи абый да укы димәде. — Тора-бара чыбыклы кеше табылдымы? — Әйе,— диде ул. Дулкынлана башлады исә, аның ике бите дә комач кебек аллана иде. — Ярый,— дидем мин эшлекле генә. — Сәгыйть абый! — Әйтеп кара, Рузалия. — Сез бая сораштыгыз да сораштыгыз, мин дә бер-ике сорау бирсәм. ачуланмассызмы? — Яудыр әйдә! Ул, иреннәрен кыса төшеп, беравык уйланып барды. — Сез... бая уйнап кына әйттегезме? — Кайчан? — «Көнлекче» дип, тагын шундый йогышсыз сүзләр сөйләдегез — Ошадымы? — Ошамады. Сезнең яшьтәгеләр хәзер дөньяны кулларында тоталар дип беләм мин. Шуларга кызыгып йөрим... Әйе. сез мине бала-чагага санап, шаярткансыздыр, бәлки Кара син кызыкайны! Мыштым гына тынлап утырган иде, мыегына чорнап барган икән! — Мин үз яшьтәшләрем исеменнән, аларның вәкиле булып сөйләмәдем, Рузалия, бары үз эшем турында гына иде сүзем! — Кешенең эше уеннан аерыламы? — Я инде,—дидем мин, аның юлына аркылы төшеп.—Ни пы чагыма кирәк сипа болар? Вакыты җитәр, төшенерсең. Төшенмәсэн, чорт с ним! — Минем хәзер аңлыйсым килә шул,—диде кыз киреләнеп. — Кабаланма. Бәхетле яшә. Иркен яшә, ваемсыз яшә!. Ничек яшәсәң дә ахыры бертөсле булачак бит... — Ахыры,— диде ул, уйлары белән уртаклашырга теләмичә генә.— Ахыры... Соңы... Сез Баязит абыйларга кердегезме? — Керсәм соң?! — дидем мин шикләнеп. — Бик тиз чыктыгыз... Хәле ничек? — Йоклый иде... — Гайфи абый да сирәк-мирәк керә башлады аларга Андый көн бәйрәм була минем өчен. Шешә яламый, ичмасам! Чираттагы тукталышка трамвай да килеп житте, без дә барып тукталдык. — Сез ашыгасыздыр, мөгаен? — диде ул, уңайсызланып кына. — Әйе,— дидем мин, ялганлап. АЯЗ ГЫЛЛӘҖЕВ Кердек Алдарак буш урын бар иде, кызны шунда утырттым да үзем арткарак бастым. Ул борыла-борыла барды да түзмәде, торып минем яныма килде. — Күңелсез лә анда, Сәгыйть абый. — Сиңа «күңелсез» еш буламы? — Булгалый инде... Төрлесен күрәбез. — Синең сөйгән кешең бармы? — дидем мин турыдан-туры. Ул тагын июнь шәфагы төсле кабынды. — Шулай сорыйлармы инде, Сәгыйть абый? — Сөйгән эшең, яраткан кешең булса... — Бар дип раслый алмыйм, юк дияргә дә көчемнән килми. Бар да, юк та... — Сәер... Сине егетләр яраталардыр? — Гайфи абый мине «ямьсез» дип тирги, күзләрең ак, ди. — Ачуланышасызмы? — Ничек кенә әле!.. Мин бит лепелдәгән тавык төсле юаш кына яши белмим. Авылда мине «Чәтертән Рузалия» дип йөртәләр иде. . Абыйга көн күрсәтмим кайчагында, шул ошамый. Усаллыгым җилбәзәклегемнән генә килә дип уйлый... Сез дә, Сәгыйть абый, мине җилбәзәк бер адәм дип уйлыйсыз ич! — Булсаң ни? — Жилбәзәк түгел мин, бик күптәннән. Олы кеше мин, Сәгыйть абый. Мин карыйм, ул карый. Мин сап-салкын, ул елмая. — Сезнең эшегез, тормышыгыз турында уйласам, кызыгам мин! Гаҗәп күңелле бит сезнең тормыш! Олы кеше!.. Кызыга! Елмая!.. Үзе түгел лә, балалыгы елмая. Барын да беләм, барын да аңлыйм дип куана. Бичара яшьлек, тиле яшьлек... Безнең дә тиле, давыллы чаклар бар иде! Дөнья агышына без бер буын булып килеп кердек. Яшьтәш кызлар, яшьтәш малайлар... Мең тугыз йөз егерме сигезенче елда туганнар. Борынгыча әйтсәк, Балык елында туганбыз без. Туфракның бер катламы, агач кәүсәләрендәге бер сыр безнеке булды. Дөнья тарихының бер елын без туган елыбыз иттек. Үстек, аякка бастык, тернәкләндек. Кешеләрнең язмышы бер-берсенә охшамаган кебек, буыннарны да үзгә, охшаш булмаган язмыш көтә... Әтиләр, абыйлар мылтык тотып, кылыч асып Ватан сугышына чыгып киткәндә, без мәктәп балалары идек... Без — ятим, тол әниләрнең сыңар канатына сыенып үскән малайлар, кызлар. Сугышның утлы сулышы нәкъ безнең елгыларга килеп житеп тукталды, егерме җидедә туганнарны армиягә алдылар, без өч- дүрт ел никрут булып йөрдек. Без ипине утыз яшькә җиткәч кенә туя ашадык. Шоколадны беренче тапкыр егерме биштә татып карадым мин, морожныйны егермедә. Шампан шәрабен утызны узгач кына... Җилкәләрдә йөргән авыр капчыклар, саллы юеш бүрәнәләр, таш төялгән, күмер тутырылган вагоннар — ул без! Үзебез сабанга җигелеп сөрелгән әремле кырлар — ул без! Станокларга буебыз җитмәгәч, бүкәнгә басып тимер кырган — уЛ без. Чи утын ягып, пыш-пыш килеп, көне буе барган, инә буе җир киткән пароходлар, паровозлар — ул без. Ягылмаган класслар, дәфтәр урынына — саргайган газета битләре — ул без. Әниләрнең яоык куллары, яшькә манчылган зур күзләре — ул без. Нужа кешене ашыгып яшәтә, без бик иртә ир булдык. Ир булгач инде елашмадык, бирешмәдек, сатылмадык. Без аз сүзле идек, кырыс идек, нык идек. Без барысына да үзебез шаһит: җиңүне дә яулаштык, ачыны-төче- не дә бүлештек, хаксызга рәнҗетсәләр дә, үпкәли белмәдек... ♦ Безнең күзләр барын күрде. Авторитетлар, ярым аллалар, без та- * бынган затлар пьедесталлардан безнең алда чәчрәп төштеләр. Тугрылыкның, хаклыкның бәясе бермә-бер күтәрелде. Боларның барысын да бер күңелгә сыйдырып бетерү, аңлату читен !г булса да, без бирешмәскә тырыштык... * Тормыш дулкыннары безне, беләкләре ныгып килгән егет-кызларны. ♦ күнегелгән авыл нигезләреннән куптарып, зур калаларга китерде. Кәжә бәрәннәре, сарык бәтиләре, ак муенлы көчекләр белән янәшәдә аунап үскән малайлардан без бер көнне кала абзыйлары булдык. Авылда барысы да бик гади иде. Үткәннәр, әнә алар, ап-ак ташлар булып зират өстендә тезелешеп утыралар... Туган ил, туган җир төшенчәсе аермачык иде. Туган ил... Тегермән арыгыннан шаулап аккан инеш суы... Тыкрыкларга сыймый каңгылдашып кайгкан ак казлар... Көзге урман юлларында тәгәрмәч эзләреннән йөгерешкән сары өрәңге яфраклары. Бабайлар, әтиләр шулай яшәгәннәр... Авыл белән шәһәр ул чагында бер-бсрсеннән бик ерак торалар иде, тормышларында аерма зур иде. Без, чабаталы авыл малайлары, бер мәлгә аптырашта калдык. Берәүләр сыгылдылар, берәүләр егылдылар, берәүләр яраштылар, берәүләр югалдылар. Без таралыштык һәм яңадан бер-беребезне җыеп ала алмадык .. Бәлки, бу кичерешләр минем баштан гына узгандыр? Бөтен бер буын исеменнән сөйләргә беркем дә мине вәкил итмәде. Әмма узганнар эзсез генә югалмады, узганнар безне бүгенге көн кешеләре итеп ясады... Рузалияләрнең тормышы башкача булыр!.. Мин алар буынын аңлап бетермим, алар безне аңлап бетермиләр булыр. Кайчагында, җае чыгып, узганнарны хәтергә төшерә башласам, яшь танышларымнан берсе болай дия торган иде: «Сез кешеләрне кечерәйтәсез, сезнең буын вәкилләрендә эгоизм көчле. Шул сәбәпле гел авырлык турында, авырлыкка күнегү турында сөйлисез. Ягьни менә без кемнәр, менә без авырлыкларны күпме кичердек дип, бездән нидер таләп итәсез. Сез авыр яшәгән дип, без үзебезгә мөмкин булган рәхәтлекләрдән баш тартыйкмыни инде?!» Юк, Рузалия безнеңчә яшәмәсен ул, тормыш юлы башкача булсын. — Сәгыйть абый дим. килеп жигтек! Вагон уртасында икәүдән-икәү генә калганбыз, ургылып яна пассажирлар кереп киләләр. — Төшәбез. Рузалия, төшәбез. Бу —«Кольцо». Казанның казаны шушы инде. Тукталыштан бер читтәрәк басып торабыз. — Менә безнең институт! Мин «Совет» гостиницасы каршындагы ак бинаны күрсәттем. — Бслә-әм ич мин аны! Елмаерга кирәк иде, коры гына эндәштем; — Сау бул! АЯЗ Г ы И Л Ә Җ Е В Кыз хушлашырга ашыкмады, анын сүзсезлегенә күнегеп кпЛә идем, сабыр гына көтеп тордым Тагын ни кирәк сина, кызый? Алыш-бирешебез тәмам ич. күрмисенме әллә, кирәк чагында мин синең янга сыенып кала алдым, рәхмәт!.. Без синең белән хәзер ят кешеләр, безнең күләгәләр асфальт өстендә ялгыш кына янәшә яталар. Син пластинкалар бүлегенә күчүенне белешергә киләсең, мәктәпкә керәсең бар, ә мин Баязит абын яныннан кайтып киләм... Я. соңгы сүзеңне әйт тә хушлашыйк. Яхшы сүз әйтсәң дә, яманны әйтсәң дә, үпкәләмим. Баштарак абайламаганмын икән, почмактагы мебель кибетенең ишеге төбендә бер исерек ауный, ике-өч малай, борыннарын казый* казый, аны тамаша итәләр. Мин кайтып барам. Рузалия мәктәбенә бара, исерек аунап ята... Бер нәрсәдә гаме юк. дөньяны туфан бассын, аи-кояшнын чите кителсен. аңа берни түгел, кап-каты асфальтта изрәп йоклый... Торып аягына баскач та ул мәңге айнымас, дөньяның дүрт ягына шөбһәле күз белән карамас, кеше гомеренең башы-азагы турында уйлап азапланмас, йолдызлы сихри күкләргә карап яшәүнең мәңгелек кануннары турында уйланмас. йокла, кеше — әгәр сина кеше исеме харам булмаса! Йоклый бир. Синен ми тартмаңа истәлекләр түгел, өч тәңкәлек аракы сөреме генә тутырылган. Горма, кеше, ят. ят!.. Синең замандашларың да. узганың да. киләчәгең дә юк. Син замандашларын юлыннан тайпылу өчен шушы ысулны сайлагансың. Син берүзен! Синең Баязит абыен да. Гали Кадыйровың да. ГаЙфиең дә юк. Руза- лиян дә юк. Бөтен урамнарга, миллион кешеле Казанга бу мизгелдә син берүзен! — Сәгыйть абый! — Гафу ит. Рузалия, әллә нәрсә бүген... Онытылып китәм. — Сәгыйть абый, сез берни дә күрмәдегезме? Нигә алай куркынып эндәшәсең миңа, балакай? Нигә исерекне жилкәң белән миннән капларга тырышасың?! — Хушыгыз. Сәгыйть абый, сау булыгыз! Бу юлы минем Рузалиядән аерыласым килми, әллә ничек күңелем нечкәрде, елыйсым да килә кебек.. — Универмагка күчсәң, синең янга кагылырмын әле. — Күчәм, күчәм. Сәгыйть абый. — Әйбәт пластинкалар булса, мине онытмассың. — Онытмыйм. Сәгыйть абый, һич онытмыйм. Сезгә ниндиләр кирәк булыр икән? — Скрипка концертлары. Рузалия. Мина тагын ни кирәк булсын?— дидем мин жинеләеп. шатланып.— Ялгыз башын кичләрен өстәл янына утырасың да. әйеме?.. Паганининың «Кампанелла»сы Яша Хейфиц башкаруында СенСанс туры килмәсме?.. Сарасате очрамасмы?.. — Сез өйгә дә килегез. Сәгыйть абый. Кибеткә генә түгел. Сизәм, кашларым жыерылды... — Өйгә? Гайфи абыең яратмый ич мине! — Өйдә бер Гайфи абый гына түгел, мин дә бар... Бүген кердегез. Сәгыйть абый, монысына рәхмәт. — һм-м. кердем шул... — Абый сезгә кирәк булмаса да, сез ана кирәк. Бик кирәк дип беләм мин... Күземне ныклабрак ачып караганда янымда Рузалия юк иде инде. Әнә, аның бик килешеп торган кыска соргылт күлмәге тегендә — 22 урамның аргы башында чагылып китте. Арырак такси тукталышы. Kv- лын күтәреп такси туктатырга азаплана кебек күренде дә Рузалия бвтенләи югалды. J Институтка кагылмадым. инде, нигә күз көеге булып күренеп йөрергә? Алар бүген Баязит абый янында булып кайттылар, ә Гөлсәйрәапа мине кертмәде. ♦ Ресторанда халык бик аз иде, өстәлләр буш Коньяклары жылы, < шулпалары салкын булып чыкты. Йөз чытып кына эчтем, яратмыйча х гына ашадым. ' з Урамга чыккач, борылып карадым, теге исерек юк иде инде. Тукта! Нигә Рузалия тиктомалдан кабалана башлады бая? Такси > алып кая барырга жыенды?.. Гайфи булмадымы икән, анда кибет ж төбендә... ♦ Барып чыккан икән бичара... Рузалиянең әйтәсе килмәгәндер, сиз- ® дерәсе килмәгәндер... ч Эшкә чыктым. Бүлмәдәшләр белән бер-ике авыз сүз алыштык. « һәммә кешенен телендә Чаллы. Безнен институт Кама автомобиль к заводын төзүгә турыдан-туры катнашачак’ Сәгать уннарда мине институт директоры Гайшә Хәлиловна чакыртып алды. Курыктым, директорның бер ел инде мине чакырганы юк иде, сектор мөдиреннән: — Нигә икән, белмисезме? — дип сорадым Сектор мөдиребез яна кеше, яздан гына бездә эшли, белсә дә мине бик аз беләдер, соравыма туры жавап бирмәде — Беләм, әлбәттә. Тик Гайшә Хәлиловна үзс сөйләшер,— дип кенә куйды. Башка вакытта ачык йөз белән каршылаучы мөдиремнең шулай сер саклап азаплануы бик шөбһәле иде Соңгы елларда әллә ни эш күрсә1ә алганым юк шул, институт житәкчеләрен, хезмәттәш буларак, канәгатьләндерә дә алмыймдыр... Өченче катка мендем Директор янына берәү кереп өлгергән икән, чак кына көтеп торырга куштылар. Безнең директор Гайшә Хәлиловна хакында: «йоглар системасы белән дәвалана икән»,— дип сөйлиләр. Белмим, ул кадәрссенә керә алмыйм, әмма директорыбыз — илленең теге ягында булса да, чем- кара сумала чәчле, көчле, бетмәс-төкәнмәс хыялларга бай хатын Институтта бик күпләр аны яраталар, бик күпләр яратмыйлар Яратмаганнар аңардан куркалар, бусы — табигый. Белгечлеге буенча ул— химик. Түбән Кама химкомбинатында, Казанның оргсинтез заводында ул үз кеше. Байтак кына хезмәтләре Союзга билгеле. Шуның өстенә, ул атаклы театрал, премьераларны калдырмый, администраторларга «син» дип кенә дәшә, һәр ялын диярлек чит илләрдә сәяхәттә уздыра, кино-фото белән мавыга Япониядән алып Испаниягә кадәр ул булмаган ил юк. Инде сон гына, кырык биш яшьләрендә, үзе бик яхшы белгән инглиз теле өстенә испан, немец телләрен өйрәнде. Гайшә ханым үз вакытында Баязит абыйны байтак гайбәтләрдән аралап калды, алар бер-берсен якын күрәләр иде. Заманында без дә бер-беребезне чит итми идек! Эч серебез сыя иде, мин йомыш юк чакларда да анык кабинетына кергәлим, директорның сөйләшерлек вакыты табылса, дөнья яңалыклары турында фикер алышып, гәпләшеп утыра торган идек. Ул жәмәгать эшләренә күбрәк катнашканга күрә (Казанга чит илдәнмазардан делегация килсә, аны шундук каршыларга җибәрәләр!), вакытлы матбугатны, техник информацияне күзәтеп барырга вакыт җитми дип зарлана, мин исә үз профилебезгә караган журналларны су кебек эчә идем. Шул җирлектә якынайдык та бугай... Якынайдык та. башка бик күпләр белән булган кебек үк. ерагайдык та. Ничек килеп чыккандыр, менә бер елга якын күзгә-күз сөйләшкән дә юк диярлек. Мин башкарган эшләр директор кабинетына ук менеп җитмиләр, шунда түбәнгерәк катларда ансат кына, шау-шусыз гына хәл кылыналар. Мин моңа эчтән генә сөенеп йөри идем... Нигә чакырыр мине болай? Эшкә чыгуымның беренче көнендә үк ни йомышы төшәр!.. — Саумы, Сәгыйть,— дип каршылады ул мине.— Ял килешкән, тазаргансың, чибәрләнгәнсең... Уф, әгәр яман хәбәр өчен булса, сүзне болай башламас иде, шәт, хәерлегәдер... — Ял итәргә өйрәнеп киләбез, Гайшә ханым, рәхмәт. Сәламәтлек, ял турында үзаралый әйтелә торган сүзләрне кабатлаганнан соң, мин: — Ишеттегезме, Баязит абый чирләп егылган,— дидем. Яна хәбәрне аңардан да элек үземнең әйтеп каласым килде. Сүземнең тәэсире ничегрәк булды икән дип күтәрелеп карадым. Гайшә Хәлиловна. мин көткәндәгечә, агарынып китмәде, сабыр гына, әдәп белән генә авыруның хәлен сорашты. Үзе дә шушы араларда гына Баязит абын янында булган икән, белгәне минекеннән артык булып чыкты, хәтта больницада аерым палата алуга кадәр ирешкән, ләкин Гөлсәйрә ханым яңадан больницага салырга ризалык бирмәгән. — Баязит абый сезгә берәр нәрсә әйтмәдеме? — дип сорады Гайшә Хәлиловна. — Юк,— дидем мин, кызарынып. Үземнең күрешә алмавымны танырга көчем җитмәде — Нәрсә әйтергә тиеш соң ул миңа? Гайшә ханым минем соравыма җавап бирмәде, өстәлдә яткан кәгазьләр арасыннан берсен сайлап алып, мина күрсәтте. — Менә нәрсә, Сәгыйть туган... Гайфи Бикмуллиннан гариза керде. — Нәрсә язган? — дидем мин кызыксынып. — Институтка кайтырга теләге бар. — Гаризаны үзе китердеме? — Юк Гаризаны сылу гына бер кызыкай китереп китте. Бикмул- линның туганы булса кирәк. Кыю гына бала! Абыйсын эшкә алуларын ул да бик үгенде, әгәр алмасагыз, абыем һәлак булачак, ди. Мебель кибете төбендә аунап яткан кеше күз алдыма килеп китте, ләкин мин Гайшә Хәлиловнага берни дә әйтмәдем. — Мин нәрсә әйтә алыйм соң, Гайшә Хәлиловна? — Нигә әйтә алмыйсың? — диде ул каты гына. — Мин бит...—Сүз эзләп тотлыгып калдым,—кечкенә кеше, Гайшә Хәлиловна! — Кайчаннан бирле кечкенәгә әйләндең әле син?.. Бикмуллин белән бергә эшләдең, аны беләсең. Син сектор мөдирегезгә караганда да төплерәк сүз әйтә аласың, ул яңа кеше. Ул, минем барлыгымны да оныткан кеше төсле, ниндидер кәгазьгә йотылды, телефон шалтыратып, кемнедер үз янына чакырды Мин китәргә дә. китмәскә дә белмичә, аптырап утыра бирдем. Бары тик шул Гайфи өчен генә чакырганмы әллә ул мине? Исерекләрне сөймәгәнен белә.м ич. нигә аның белән булашуны кирәк тапкан?.. Чыгып китәргә уйлап урынымнан куптым, ул кузгалмаска күшып кулын селкеде. — Галим дә. инженер да, язучы да. игенче дә үз кояшы чыкканны көтеп, гомере буе шуңа әзерләнеп яши, Сәгыйть туган. Бусы синең 24 ечен яналык түгел. Синен өчен шундый минут килеп житте. Сине азмы-күпме беләм, фикерем дөрестер, ялгышмыйм дип тә өметләнәм. Баязит абый шәкерте икәнлегеңне син расларга тиеш. Синең эш-ижат чорын озын гомерле булыр. Без барыбыз да аның шәкертләре. — Мин тыңлыйм, Гайшә ханым, тыңлыйм... — Син ялда чагында министрлыктан хат килде. — Нинди хат? < — Минем сорауга жавап хаты... Чаллы автозаводы базасында Ч сина теге проектыңа — металл эшкәртү процессына — кайтырга мөм- 5 кинлек бирерләр төсле. ь Маңгаема шундук кайнар тир бәреп чыкты, авыз эчем кипте, телем * көрмәкләнде: Ф — Ничек, ничек дидегез сон? — Әлбәттә, сине берәү дә көчләми, әмма безнең барыбыз өчен дә и синен ул эшкә алынуың кирәк.— Гайшә ханым «барыбыз өчен дә» ди- ~ гән сүзләрне аерым басым ясап әйтте. £ Барыбыз өчен дә?!. Е Директор белән күз карашларыбызны кисештереп алабыз, ул 3 сүзеннән бүленә, әле телефон шалтырый, белгечләр йомыш белән кеu реп-чыгып йөри. Телефонның ешрак шалтыравын, кешеләрнең озаграк ” юануын телим. Гайшә ханым үзе дә мине ашыктырырга җыенмый < сыман... Зиһенемдә өзлексез чылбыр булып уйлар йөгерешәләр... Ничәнче елымны институтта эшлим инде?.. Беренче айлар-еллар. Ул чакларда мин эш дип көне-төне чаба идем. Ял көннәремне, «ичмасам, ялгыз башым калып, кинәнеп эшләрмен» дип, зарыгып көтеп ала идем. Еллык отпусками һич адәм көтмәгәндә я кышкы бураннарда, я ерып йөрмәслек язгы пычракларда чыга торган идем. Чөнки отпускам чираттагы эшемә бәйле була иде. Кызык! Ялга чыгам да җимерттереп эшлим! Кинәнеп, тәмләп, рәхәтләнеп, очынып! Ни кушсалар да аз иде мина. Ул чагында эшнең зурысы, кечесе турында уйланылмаган, ни бар, мин шуңа әзер!.. Шулай булды, шулай булып килде. Хәзер дә мине шәп эшли диләр, квартал ахырында премиядән калдырмыйлар, эшсез дә утырмыйм. Ләкин соңгы елларда ял көннәремне һәйбәтләп Иделдә үткәрәм, отпускага да елның асыл вакытын чамалап кына чыгам, бирмәсәләр талашам, хезмәтләремне, стажымны исләренә төшереп, барыбер җиңеп чыгам. Элек миңа «авыр эш» дип әйтсеннәр генә иде, куян күргән бурзай күк атылырга гына тора идем!.. Мактау-дан кигерә торган олырак эшләр миннән читтәрәк йөрде бугай... Бер тапкыр алынып карадым, анда да борыным канаттым .. Бәлки, кеше гомерендә бер генә килә торган үзәк мизгел хәзер килеп җиткәндер? Күк капусы хәзер ачыладыр?.. Автогигант—гаять зур эш, ил күләмендә генә түгел, дөнья күләмендәге атаклы эш. Андый эшләргә ялгыз инженер гына түгел, институт үзе дә еш катнаша алмый. . Нн әйтсәң дә без Мәскәү, Ленинградның карт институтлары белән ярыша алмыйбыз, мөмкинлек тә, хокук та таррак. Ни өчен «барыбыз өчен дә» диде директор?.. Институт өчен дисә, аңлыйм... Ни өчен сүзне Гайфидән башлады ул?! Дөм орынып, кагаеп утырып булмас, Гайшә ханым миннән сүз көтә!.. Акылым барын да исәпләп бетермәде, телем: — Рәхмәт ышанычыгызга. Гайшә Хәлиловна, әмма ул эшкә яңадан алына алмыйм,—дип ычкындырдым Ул миннән нәкъ шундый җавап аласын белеп торган нкән, йөзе бер тамчы да үзгәрмәде. — Булдыра алмыйм,— дип кабатладым мин. Каян килде мина мондый әшәке кирелек? Ни өчен алына алмавымны нигезләргә, акларга кирәк иде. Канагым сыну турында мыгырдандым, кайчандыр очынып йөргән Сәгыйть түгел инде мин, дидем. Ләкин болар барысы да ир-егет сүзләре түгел иде. Директор артык җитди, ул уртага салган мәсьәлә артык олы, мин исә таркау һәм таралган идем... Ул, ачуымны китереп, мине мактарга тотынды. Инженерларыбыз арасында иң талантлысы син, диде. Башкалар да шулай уйлый, бөтен кеше шул фикердә, синнән «бер-бер хикмәт» чыгуын көтәләр, ышаналар, диде. Ичмасам, нигә бу сүзләрнең чиреген генә моннан ике-өч ел элек, мин аларга бик мохтаҗ чакта әйтмәдегез соң сез!.. Эшем барып чыкмаган ел булса да, мөгаен, мин ул сүзләргә ышаныр идем. Бүген исә, күңелемдә нидер өзелгәнен, кайсы буынымныңдыр шартлап сынганын белеп, сызланып утырганда, нигә бу мактау сүзләре?! Өмегсезгә дәртләндерү нигә? Арбага бишенче тәгәрмәч кую гына ич болар!.. — Юк, Гайшә Халиловна... Мин үз көчемә ышанмыйм... Мин ул эшкә кайта алмыйм... Без авыр гына хушлаштык. Гайшә ханым ашыкмаска, сабыр гына уйланырга, әзерләнергә кушты. Бүлмәдә мине Гали Кадыйров көтеп тора иде, көрсенеп кенә аңа карадым. — Я, ничек? — диде ул мине күрү белән. — Нәрсә ничек? — Сәгыйть, нигә чакыруларын беләбез ич. — Белгәч, тагын ни кирәк? — Ризалаштыңмы? Ачуым чыкты. — Барын да белеп торырга осталыгың бар икән, сиңа тагын ни җитмәгән?! Урындыгыма утырдым, җайсыз, аяклары какшаганмы, шыгыр-шыгыр итә. Әйбәт яңа урындык та алып куя белмиләр инде... Әгәр яңадан кайтып теге эшкә тотынсам, группага кемнәрне сайлар идем икән?.. Хәзер бит киңәшергә Баязит абый юк... Юк, юк, иҗат эше кузна уены түгел. Ул, белем һәм тәҗрибәдән тыш, илһам да таләп итә. Илһамны чакырып га, кыстап китереп тә булмый. Табигатьнең бөек бүләге кеше күңеленә үзе иңә. Иҗат эшенең сиксән проценты кеше ихтыярыннан тыш туа торган илһамга бәйләнгән. _ «Галиябану» көен, «Ак бүре» әкиятен иҗат иткән кешеләр, бәлки, артык талантлы да булмаганнардыр, әмма күңелләренең йолдызлы язгы бер таңнарында аларның тар офыкларын илһамның шифалы җиле каерып ачып ташлаган. Әнә шул илһам дигәннәре соңгы вакытларда минем күңелемдә сирәк уяна, бик сирәк. Шагыйрьләр теле белән әйтсәк, бәхет кошым башка куак сайлады. Элек мин эшләмичә, уйламыйча бер секунд, бер минут тора алмый идем. Уйлау, эш минем табшый халәтем иде. Өстәл янына иелүгә, миемә корт күче булып фикерләр, идеяләр саркыла иде... Мин аларны ваклап-ваклап, бүлекләпбүлекләп бик күп исемсез эшләргә сала барды м. Чәчәк тоташ килеш кенә чәчәк дип уйладым мин. Аның сабагын яргалан, яфракларын йолыккалап, чәчкәсен-таҗын, күзәнәген-тамы- рын аерып-аерып тезеп салганда, аның хуш исе дә, яме дә калмый. Аның чәчәк икәнен ботарлаган кеше үзе генә белә. Үзе генә белә. Мин беләм дә, әнә Баязит абый белә. Ун ел, ун ел... Утыз белән кырык арасы. Бу — ун сират кичү, бу—күктән йолдыз чүпләп төшү, бу — иң тирән, серле чоңгылга октябрь суыкларында ун тапкыр чуму чоры. ' ’ ♦ Ә минем сиратлар кичелмәде. йолдызлар күктә калды. Берәү дә * шулай сонга калып, яр читләренә беренче челтәр көмешләр йөгергән- § дә, чиркәнчек алмый, чиркәнчек алуны суык көзгә калдырган кешеләр. гомумән, коенмыйлар. Кичкәнем инеш булды, чүпләгәнем — түшәмнән күгәргән кадак, "* чумганым — аулак Идел тугае... ♦ Хәзер мина күккә үрелеп карарга кушалар, заманында бер чумып ® та, төбенә төшеп житә алмаган чоңгыл янына китереп, «энҗе табып “ чыкчы», диләр. Ф Күңел жирси, күңел карыша, күңел икеләнә... Энже эзләп чумган чакта, йолдыз алам дип үрелгәндә, мин егы- а лып төштем. Сез барыгыз да минем янымда идегез ич! Нигә кул - сузмадыгыз?.. Минем коры ярда калган маймыч кебек тырпылдап яшә- и вемне күреп, күзәтеп тордыгыз. Әллә соңгы вакытларда дача, кадаклар, көймәләр, төнге учаклар белән женләнеп гап-гади Идел мещанына әверелдемме?.. Бу — ансат һәм җиңел жавап... Гали Кадыйров минем хакта шулай уйлый... Гайфи дә... Баязит абый булып, ул да шулай түгелме дип шикләнә Гайшә Хәлиловна гәмам кул селекмәгән икән әле, мине тагын бер сынап карарга нияте бар... Борыныма хуш исле папирос төтене килеп керде. Мин Гали турында бөтенләй оныткан идем, ул урындыгын тәрәзә төбенә үк тартып китергән дә ачык тәрәзәгә карап тәмәке тарта. — Кара диңгез сагындырамы? — дидем мин усал гына. — Малай кулын сындырган әле, Сәгыйть. — Ничек? Моңарчы мин Гали Кадыйровны хатынлы, бала-чагалы итеп һич тә күз алдына китерә алмый идем. Керә. йөри, бер ялгызы кебек. Бак саң, ул ике бала атасы икән, олы малае пионер лагеренда агач башыннан сикереп төшеп кулын сындырган. Без икәүләп тәрәзә каршына бастык. Юан юкә астында Рузалия- нең юка гәүдәсе күренеп киткән кебек булды. Әйе, ул!.. Ашыгып кына баскычтан төшәсе иде дә урамга чыгасы иде!.. — Ничек сон. Сәгыйть, тәвәккәллисеңме? Көләме Гали, мыскыллыймы? Мин дәшмәдем — Әгәр тотынсаң, мине дә үз группаңа ал. — Эчтән торып таркатыргамы?.. — Тормыш безне һаман өйрәтә тора. Сәгыйть Мин теге вакыттагы эшегезне яңадан кайтып карадым... Гайшә Хәлиловна карарга кушкан иде... Очына чыгарга кирәк аның!.. Тотынасың икән мине калдырма!.. Гали чыгып киткәч тә, мин озак кына берни эшли алмын утырдым... Гайфи кайтаруларын сорап гариза биргән... Гали минем группага керергә тели.. Бер көн өчен бу яңалыклар җитеп ашкан иде... Тәрәзәдә тагын Рузалия күренгән күк булды. Йөгереп урамга чыктым Берәү дә юк. Эш вакытында нишләп монда йөрсен ди ул?! Үзем дә тиле!.. 5 Дача белән саубуллаштым* хатын, бала-чагалар төялешеп калага кайттык. Былтыр сентябрьдә дә мин дачада яшәп калган идем, эшкә дә шушыннан гына йөреп тордым. Быел кайтырга ашыгуымның сәбәбен хатыным һич аңлый алмады: — Сентябрьдә һавалар бик әйбәт булачак дип язалар газеталар. Рәхәтләнеп торырсың. Алмагачларны сындырып бетермәгәйләре. Аннары былтыр сентябрьдә малай-шалай бик азынды бит, ничәмә-ничә дачаны бастылар. Син торсаң, тынычрак булыр иде,—дип үгетләде ул. — Юк, Разия, кайтам!.. Малайлар китап кибетләренә ташландылар, кичтән ваннада юынып, тәмле ашлар ашап мәйханә килдек. Иртән уянганда күңелем тыныч, тәнем җиңел, балалар шат, хатыным көләч иде. Троллейбуста «Гайшә Хәлиловна тәкъдимен кабатламаса гына ярар иде»,— дип теләп барсам да, «күн төшмәде», көндезге уннарда ук мине директор кабинетына дәштеләр. Баш тартырга тагын да нигезлерәк сәбәпләр эзләп, ашыга-ашыга, Гайшә ханым янына кердем. — Утыр, Сәгыйть... Утырдым, нишлисең... — Баязит абый янына кайчан барырга ниятлисең? — Иртәгәдән дә калмам дигән идем. — Син бүген үк бар, хәзер. Мин сорау белән апа карадым. — Кичә мин аларга кереп чыктым, Баязит абыйның сине күрәсе килә икән. — Алайса, эш бетүгә туры шунда китәм. — Ныклап эшкә керешкәнче, барып кайт инде син. Бер яктан, үзем барырга торганда бу эшне йомыш итеп йөкләүләре читен тоелса да, теге эш турында сүз кузгатмавы өчен директорыбызга эчтән генә рәхмәт укыдым. Моннан соң ул һичкайчан мине борчып маташмас, тын гына үз урынымда эшли бирермен. Ни кушсалар, шуны эшләрмен, шулай булыр... — Теләсәң, машина ал, хәзер шалтыратам. — Зарар итмәс. Ишек тоткасына кагылгач, ничектер, борылып карыйсы иттем. Гайшә Хәлиловна елмаеп мине күзәтеп тора икән. — Кичәге сүзне Баязит абыйга җиткерерсеңме? — Юк дип уйлыйм. — Яхшы. Базарга төшеп Ташкент үзбәкләреннән «кызбармак» исемле затлы виноград үлчәтеп алдым, алма-грушаларның иң асылларын өстәдем, шуларга кан кебек ал эчле әзербәйҗан гранаты куштым, әйбер-караларны артка урнаштырдым, үзем шофер янына утырдым. Бик тиз барып җиттек. Шофер белән без байтактан таныш ’ Яка квартирага күчкән көнне нык кына сыйлаганым да бар үзен. — Көтеп торам,— диде ул, сүз башлап. — Ашыгам димәсәң... Гөлсәйрә апаның алъяпкычына чәчрәп күбек тигән иде. — Нихәлләрдә сез5 Үзгәрешләр юкмы? —дидем мин, кулымдагы күчтәнәчләрне читенсенеп кенә өстәлгә тараттым. Гөлсәйрә ала башта, хәле болай ару гына, дип торды да тезеп китте: — Үзгәрде, бик үзгәрде Менә бүген... Беренче ясаган чәемне «күл суы кебек тонык» диде... Икенчесен «салкын» дип кире борды... Өченчесендә «шикәре аз» диде... Дүртенче тапкырында «өрәңге суы сыман иренгә ябыша» диде... Бишенче стаканымны гына ошатты... Димәк, кәефсез көнне килгәнмен? — Бүген мина да керергә ярыйдыр, шәт? — Юк шул. Сәгыйть,— диде, өзелеп, Гөлсәйрә апа — Бүген абзаң- ны юындырабыз, урын-жирләрен алыштырабыз, өс-башларын. Туганым апа белән күрше хатыннар маташалар анда... Юындыргач йоклап о китмәсме!. Үткәнендә дә син килде дигәч бик кыбырсыган иде дә. язмаган икән!.. Башка вакытта инде. Сәгыйть, яме' Күчтәнәчләрен £ өчен бик рәхмәт, ярты базарны кубаргансың, үзеннен дә бала-чаган з күп... Гөлсәйрә апа сөйләнә-сөйләнә мине озатып чыгарып та җибәрде: — Үпкәләмә инде, килүенә рәхмәт... — Юк, юк, Гөлсәйрә апа... — Абзац терелеп китмәсме димен, бүген тамагына да ашап алды Үзе дә дәртләнеп китте. ГИДУВта чакта рентгенга төшергәннәр иде. шул рәсемне эзләтеп алдырды, алдагы дүшәмбедә атаклы профессор килеп карамакчы. — Ялгыш диагноз куймаганнармы? — Тс-с... Шофер тәмәке тартып чирәмдә утыра иде. «ничек» дигәнне аңлатып. күтәрелеп карады. — Тамагына ашый башлаган.— дидем мин.— Үзен күрә алмадым. «Мунча» чабындыралар. — Алайса, картка күп калмаган икән. — Нигә, Миша? — Үлем килеп житәрәк кеше организмы бер тартышып ала,— дип аңлатты шофер.— Фронтта чакта байтак күрдем мин андый хәлләрне. Юлга чыккан әҗәле килеп җитә торгандыр. Машина ишегенә тотынуыма, артымнан: — Сәгыйть абый! — дигән тавыш ишетелде. Кулына бәрәңге, кыяр, суган тутырган җәтмә тотып Рузалия базар ягыннан кайтып килә иде. — Әллә күрешми дә китәсез инде, ай-һай,— диде ул үпкәләп. — Бу синмени? — дидем мин.— Саумы? — Кайтып җитмәсәм, китеп барасыз икән. — Син кайта тор,— дидем шоферга — Рәхмәт! Ишек катында икәүдән-икәү текәлешеп торабыз. — Сәгыйть абый, сез кичә килмәгән идегезме? — Нигә? — Сезне көткәнгәдер инде, килгән күк тоелган идегез. — Ялгышуың хәерлегә булсын. — Сез һаман шаяртасыз. Кызый миннән нидер көтә, кулындагы бәрәңгеле җәтмәсен бер кулыннан икенчесенә күчерә, кул беләзеге бау эзеннән сырланып, кызарынып беткән. — Абыеңа миннән сәлам әйттенме? — Кушмадыгыз ич. — Бусы үзеннән-үзе аңлашылса кирәк. Мин аны эзләп кердем, сәлам әйтергә иде. — Керүегезне әйттем. — Нәрсә диде? — Әй. аны! — Димәк. Гайфи дус минем файдага сөйләмәгән. — Беренчедән, ул сезнең дустыгыз түгел, икенчедән, ни өчен сезнең файдага сөйләсен ди? Сезне яратмый ул. «астыртын гына яшәп ятучы карьерист» дип атый Ишетәсегез килсә, мәгез. рәхим итегез. Мин көлеп җибәрдем — Сез нык кына бәргәләштегезме? — Моның өчен түгел!.. АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ — Нәрсә өчен тагын? — Анысы... сер! Кызыкаем жиң сызганып көрәшкә чыкканга охшый, 1 аифине чынлап торып җиңәргә уйлыймы әллә? Мине үзенә союзник, ярдәмче итәргә дә тели, ахры... — Өегезгә чакырмыйсың инде бүген? — дидем мин шукланып. — Юк, Сәгыйть абый,— диде кыз уйчан гына.—Чакырмыйм. Рөхсәт итсәгез, бераз озата барыр идем. — Рөхсәтен рөхсәт, сумкаңны кертеп куй башта. Рузалияне күрергә кирәк иде миңа. Чыннан да, ул китергәнме Гай- фи абыйсының гаризасын? Яздыручысы да ул түгел микән?.. Нәрсәгә таянып эш йөртә соң ул кызыкай?.. Әмма без бүген сүзне бик ерактан башладык, уратып-уратып. Ни сөйләшсәк тә капма-каршы фикерләргә килеп йомгакладык. Кыз соңгы вакытта үзе караган картиналарны мактады. Миңа ошаган картиналарны «коточкыч» диде. Бергманның «Җир җиләге аланы»н яртысыннан ташлап чыктым, яшисе килми башлады, диде. «Көл һәм алмаз»га бармаска иптәш кызларын өндәп йөргән. «Анда шундый үтерешләр, мин чәчәкләрне, кояшны яратам!» ди. Мин: «Заманыбызның шундый куркынычлы, хәвефле икәнлегеннән ник йөз чөерергә?» дигәч, аның яшькелт күзләрендә алтынсары утлар кабынды. «Хәвефле дип, елап, кул кушырып утырып булмый. Бергманнар төсле төшенкелеккә бирелсәң, дөньяны хәвефтән кем коткарып калыр?» — дип куйды. — Син коткарырга җыенмыйсыңдыр бит? — дип көлгәнемне ишеткәч. бик җитди итеп җавап бирде: — Нигә коткармаска? Мин бит үз исемемнән генә сөйләмим. Без бергәләп сөйләшәбез болар турында, иптәшләрем белән, яшьтәшләрем белән!.. Иң ярагканнарымнан берсе Акира Курасаваны аның ишеткәне дә юк иде. Әллә мин, без төрле буын вәкилләре буларак бер-беребезне һич- кайчан аңлый алмабыз, дигән фикеремә дәлилләр генә эзләп азапланам инде? Күктән җиргә якынаерга бик вакыт! — Эш ягыңны кайгырттыңмы? — дип сорадым. — һаман күчермиләр, Сәгыйть абый, тинтерәтеп йөртәләр. — Алайса, нигә бүген өйдә? — Буш көнем. — Ә-ә... — Баязит абый ни хәлдә? — Ята... — Кичә мин дә кереп чыктым аның янына. — Син аны элек тә белә идеңме? — Белмичә... Ипләп. Сәгыйть абый, машина килә. Яныбыздан иләмсез дәү үзбушаткыч узып китте. — Мин эшкә чыктым, Рузалия. — Сезнең эш ифрат кызыктыр, ә?.. Мин Гайфи абыйны шуңа күрә аңламыйм да: шундый эшне ничек итеп аракыга алмаштырырга мөмкин? — Эш кайда да бер. Эш белән аны башкаручының мөнәсәбәте аерылса аерыладыр. — Иҗат эше белән башкаларны чагыштырып булмый инде анысы, Сәгыйть абый. — Иҗат эшен уйлап янгач, нигә пластинкалар сагарга омтыласың? Ул үпкәләмәде: — Бүрек яки чәйнек сатып тору түгел ул пластинкалар,—дип аңлатты.— Аралашкан кешеләр арасында ифрат кызыклары килеп чыга. Музыка башкару осталыгы турында терле фикер ишетәсем. Сезиен кереп караганыгыз юктыр, кайнап тора ул пластинкалар рәте! Ике-өч трамвайны уздырдык. — Минем заказны онытмадыңмы? — Яша Хейфицнымы? Бүлеккә күчермәсэләр дә табып бирәм мин аны. Мин, Сәгыйть абый, вәгъдәле булырга яратам. — Күчәргә тырыш, үкенерлек булмасын. — Сез әллә нишләгәнсез, Сәгыйть абый,— диде ул аптырап.— Әллә көләргә үк уйлыйсыз инде миннән? — Көлмим... Гайфи абыең нихәлдә? — Бер көе,— диде кыз юаш кына. — Гаризаны син илттеңме? — дип сорадым турыдан-туры. — Әллә ярамыймы? — диде ул, минем күзләремә карап. — Ярый да... — Нәрсәсе ошамады,Сәгыйтьабый. * — Юкка йөрисең!.. э — Юкка түгел,— диде ул, күкерт төсле кабынып.— Эш кирәк ана, 5 чын эш!.. 3 — Эшләп карады бит янде,үзенкүрсәтте. u — Гел-гел кыекка китмәс әле эш дигәне, Сәгыйть абый!.. о — Юк, Рузалия... Инде кырыкка хәтле булмаган икән, моннан ары ~ юк дигән сүз ул!.. Ул аскы иренен тешләп, ярсулы сүзләрен чыгармый тыеп тора, яшькелт күзләрендә алтынсары утлар яна иде. — Сәгыйть абый!.. Сез Баязит абый янына авыру булганы өчен барып йөрисез бит... Безгә дә керегез әле. Гайфи абый белән сөйләшегез!.. Сөйләшеп карагыз! — Вакыт ягы таррак бит, Рузалия — Ял көнне килегез. — Ял көнне мин һәрвакыт Иделдә булам... — Кайда Иделдә? — Дачада. — Башка вакытта килергә тырышыгыз — Уйлап карармын, Рузалия Әлегә хуш, әнә трамвай килә. Мнн дөбердәп китеп бардым, ул зур күзләрен тутырып мине озатып калды. Кырык яшь... Мин монысын уйнап кына әйтмәдем Рузалнягә. Берәүләр кырык яшьләренә ургылып, көчәеп, шаулап килеп керәләр, дөньяның кендеген кулларында тоталар. Берәүләр шикләнеп, куркып калалар... Минем төшемә еш кына атом сугышы керә. Ике-өч ел инде шундый яман куркынычта интегеп уянам Төшләрем ике тамчы су кебек берберләренә охшаганнар. Зәңгәр күкне мәңгегә икегә ярып бомба шартлый. Кара сөрем, үлем-дәһшәт убырылып-убырылин мин басып торган ноктага ташлана. Мин илереп-тнлереп бәргәләнәм, өч ягымдагы өч улымны кая куярга белмичә, ничек коткарырга әмәл табалмыйча. кыл буанакка нәфис аягы уралган сары песнәк төсле чәбәләнәм. Йөгереп тә, аглап та, кымшанып та булмый. Мондый төштән уянып кына котыласың. Йөрәк, күкрәк читлеген ватарга теләгәндәй, дөп-дөп тибә, арка- күкрәкләр манма су булган, күз кабаклары сызлый. йокы бөтен ярыкларга кереп кача: дөнья ярыкларына, күңел ярыкларына, өй ярыкларына ... УРТАЛЫКТА Өч улымның бәби чаклары, аларныя көймәле бәләкәй арбалары, беренче киеп туздырган оекбашлары, алар колаксыз калдырган зәңгәр яллы уенчык тайлар куз алдымнан тезелешеп үтә. Уйлар богавыннан котылып торыр өчен, күңелемне бизәгән якты истәлекләрне кузгатып карыйм, ләкин мавыгып китәрдәй хатирәләрне аяусыз төш үтереп бетергән. Элек рәхәт иде. ичмасам!.. Төнлә уянсам, тиз үк айнып, хәтергә- планнар, фикерләр килүгә, тынычлана торган идем. Кече улыма, төпчегемә, әле ике дә тулмаган. Иртән, ул уянгач, нәни кошчыгымны кулыма алып сөя башлауга, төнлә газаплаган төш хәтеремә килә. Кемнәрдер шул хәтәр сугышны әзерлиләр бит!.. Борчулы күзләремне улыма күрсәтмәс өчен аны кы- сып-кысып кочаклыйм, идән таптап йөренә башлыйм. Аннары үчти- үчти итәм. Әбисе бәйләгән йон башмаклы нәни аяклары минем иң башында. Әйдә, улым, тәбәнәгем, йолдызларга үрел!.. Ул оча, мин тотып калам. Үчти-үчти!.. Көчем, егәрем җитә, күзләрем аның очышын сагаеп күзәтә. Ул чамасыз сөенеченнән шаркылдап көлә, мин аның кайнарланган тәмле исле тәнен кысып кочаклыйм да тагын күзләремне якты көннән яшерәм. Киң дөньяны улым белән икәү дүртенче кат тәрәзәсеннән тамаша итәбез. Урамда маэмайлар уйный. Малайлар уйный. Төймә борынлы кызлар уйный... Юк. улым, тәбәнәгем, абыйлар уйнамый инде, алар зур үскәннәр. Абыйлар кубиклардан биек-биек йортлар салалар. Бакчалар, мәктәпләр, кибетләр, театрлар салалар. Абыйлар үзләренә, үз гомерләренә шәһәр исемле һәйкәл салалар. Малайларга карап та. маэмайларга карап та, яңа ташпулатларга карап та без куана башлыйбыз, көләбез. Дымлы учымда нәни улымның очар коштай тырпылдаган йөрәге. Ул минем кулымны пешерә, көйдерә, ашыгыч ритмына минем йөрәк тибешен дә ияртеп, әйдәп алып китә!.. Сугыш һәм балалар турында һәрвакыт бергә кушып уйланам мин. Өнемдә дә куркынып куйган вакытлар була... Бер вакыт Идел өстендә, бер башым гына балык тотып утырганда, көнбатышка борылып карагач имәнеп киттем. Дәү җилпәзә кебек киерелгән болытлар батарга җыенган кояш нурларында куркыныч кан төсенә манчылганнар иде. Югарыда җил иде. ахрысы, болытлар атылып төшкән судай актарылып-актарылып кайнадылар. Әле сыек, әле куе болытлар, кызылсу дәһшәт булып, әҗәл тулы сөремле куеннарын ачарга җыенгандай. Идел өстенә, Казан өстенә. минем өч улым өстенә ябыры- лып-комарланып ашыгалар төсле тоелды. Бер мәлгә артыма борылып карарга имәнеп, көймә төбендә бөгәрләнеп утырдым. Ә Рузалия: «Без көрәшмәсәк, кем көрәшер?» — диде... Эштәге җансызлык кешенең бөтен яшәешенә тәэсир итәдер, ахрысы... Гайшә Хәлиловна мине яңадан чакырмады. Мин җиңел сулап куйдым. Шулай да. төш алдыннан бүлекнең архивына кереп, безнен группа эшчәнлегенә караган барлык материалларны соратып алдырдым. Байтак нәрсә җыелган икән. Шуларны актарып утыра идем, тагын Гали килеп керде. Көяз дә инде, каһәр! Өйләнергә җыенган егетмени, якасы кардай ак. костюм-чалбарында бер генә дә таушалган урын күрмәссең... Адымы салмак, гәүдәсе төз. — Улыңның хәле ничек? — дип сорадым, исәнләшкәч. — Гипста йөри... — Яшь тән. төзәлер... Ул күз кырые белән генә папкаларга карады да: — Эшкә керешәсеңме? — диде. — Менә, алдым. Ул урындыгы-ние белән мина табарак тартылды: — Синең Гайфи дигән кешене күргәнең бармы? Нәрсә булган ана? Тресттан тагын куганнар үзен! Әрәм була бит егет. Талант әрәм була. — Талант,— дидем мин, аның соңгы сүзенә аерата игътибар ♦ итеп.— Бармы икән анарда талант?! < Бу турыда бәхәсләшеп китсәк, сүз озакка сузылачак иде. Гали t моны үзе дә сизенеп, бөтенләй башка нәрсәләргә күчте, әгәр мин чын- = лап торып эшкә керешсәм, үзен дә читтә калдырмауларын үтенде. < Бүген эшкә кулым бармады. Гали минем янга тагын ике тапкыр £ кереп чыкты, әллә материалларны бергәләп карыйбызмы, дип әйтеп карады. Аның белән янәшә утырып уйланырлык дәрәжәдә түгел идем * әле мин. Өйгә кайтып киттем. Безгә кайчагында бу рөхсәт ителә, эшне ® өйгә дә алып кайткалыйбыз, тик сектор мөдиренә әйтеп китәргә генә ~ кирәк. о Башта агымдагы эшләрне карадым. Дөрес, барысы да кирәкле, 4 ашыгыч эшләр, ләкин алар күңелне баетмыйлар, дәртне үстермиләр. “ Ай ахырында түккән хезмәтеңнең нәтиҗәсе кыштырдавык кәгазь бу- u лып сипа әйләнеп кайта. Акчага икмәк-тоз, чәй-шикәр аласың. Тән я эшли, тән туена... « Гел шундый туктаусыз әйләнеш бара, шуңа күрә мин үземне аяусыз < рәвештә «көнлекче» дип атыйм .. Өйдә дә тынычлык юк. Башта хатыным бәйләнде. — Баязит абый янына бардыңмы? — Юк әле... — Ата ялкауга әйләндең син, Сәгыйгь... Ялкау тамырларың чыбыркы сабы юанлыгы булып бүрткәндер — Барам, барам . — Бу нинди папкалар? — Болармы?.. Ә-ә, вак-төяк Теге заман папкалары . Хәтерлисеңме? Кызып йөргән идек бер вакыт. Разня, ә? — Тагын инә белән кое казырга тотынасыңмы? — Юк. Болан гына, яшьлек жүләрлеге генә итеп карап утырам. Кәгазьләремне таратып ташлауга, «Әттәм!» дип нәни улым килеп житте, кулымны тарткалый башлады. Мин ана ачуланмадым Мин аңа ачулана алмыйм. Абыйлары да. кечкенә чакта, нәкъ аның төсле итеп «Әттәм!» дип өзелеп яныма киләләр дә Кәгазьләремне тарткалыйлар иде. Ә мин!.. Мин... ул чакта дөньячы кузгатырлык эш башкарам дип атлыгып йөргән исәр кеше, «Комачауламагыз!» дип сабыйларымны очыртып кына жибәрә торган идем. Ишек төбендә «Әти жылата да жылата» дип үпкәләп торганнары әле дә күз алдымда!.. Шуна исем китми иде бит, барысын онытып, сызымнар өстенә иелә идем! Тормыш агымын яхшыга, бары яхшыга гына үзгәртергә мөмкин, һәм без шул эшне башкарырга тиешле, бүтән нәрсәнең әһәмияте юк дип саный идем. Ж.үләррәк булганмын! Тырышлыгымның нәтижәсе хәзер күз алдымда. Яшелле-кызыллы каләмнәр белән инвентарь номерлары сугылган тузанлы папкалар Олыга омтылып, үземне иң гади кеше тоярга тиешле рәхәттән, бала сөю бәхетеннән мәхрүм иткәнмен. Көне-төне күз челәйтеп казганып ятуымнан ни үзгәрде?! Хәзер төпчегем белән алай кискен кыланмыйм. Гомумән, минем кечкенә улыма мөнәсәбәтем бөтенләй башкача Яратам да мин аны. куркам да. Минем чордашлар бер бала белән сакал сыпырып куанып ятканда, без, әнкәсе белән, өч малай алып кайт33 канбыз бит! Шушы буталчык дөньяга, күктәге кояш янына мен кояшлы атом бомбалары эленгән дөньяга өч жан иясе тудырып калдыру артык олы җаваплылык түгелме?.. Төпчегемнең елавын тыныч кына тыңлый алмыйм, аның тавышы минем һәрчак сагайган бәгыремне телем-телем тураклый, үзәгемне өзә, кырыкмаса кырык эшем кырылып ятса да, мин йөгереп аның янына барып җитәм Мин башкарган һәм башкарачак эшләр «дөньякүләм» әһәмияткә ия булсалар да, алар минем нәни улымнан кечерәкләр!.. Ул үзенең нэп-нәни алсу бармакларын тырпайтып, сакау теле белән: «Әттәм, без-без» дип яныма килә башлауга, дөньяда мин үзем теләп кигән яки тормыш кидергән камытлар шундук салыналар, җир түгәрәгендә ике котып арасында без икәүдәи-икәү генә калабыз. Нинди татлы-тәмле аның тыны, нинди йомшак, назлы аның тәне, чәчләреннән, ялган чокырыннан атом болытлары капламаган, завод-фабри- каларның агулы төтеннәре тоныкландырмаган чын кояш исе килә. Без-без, без идек. Без унике кыз идек. Келәткә кердек, бал ашадык. Базга төштек, май ашадык, Кап та коп. Якуп! Авызың йом!.. Безнең бабайлар, әтиләр, үзләренең нәни орчыкларын тезләренә утыртып, гомер-гомергә «бал ашарга келәткә кергәннәр», «базга төшеп майдан авыз иткәннәр», «күке-чыпчык тәрәзәдән очып чыгып» малайларга тәти кашыклар, майлы боткалар калдырган... Кояшны яратканнар безнең бабайлар!.. Ябырылып килгән күләгәне «эт кояшы» дип атаганнар... «Без-без, без идек!» Нинди кадерле, җанга якын сүзләр болар! Шушы гади, сәке өсте уеннары ничәмә-ничә буын сабыйларын тәмле ризыклар турында хыялландырган, аларны кеше булырга, юмартлыкка, булганын бүлешергә өйрәткән... Мин улларымны шушы уеннар белән мавыктырырга тырышам. Үзеңне-үзең кеше итеп тою өчен болар да бик кирәк нәрсәләр ич! Без-без, без идек, Без унике кыз идек! Унике йолдыз булып как сәкедә тезелеп утырган татар кызлары!.. Яр читенә баскан унике керәшә... Сайрап таңны уяткан унике былбыл' Әнкәйнең эссе мичендә тезелеп утырган унике калач!.. Сабыйның ике ирене арасында җемелдәгән унике энҗе!.. Сезнең нәфис, сылу гәүдәләрегез әллә кайчан көлгә әйләнгәндер, әмма «Унике кыз»ны без һаман онытмыйбыз. Сезнең оныкларыгызның туруннары 1 тешсез әби булып кеткелдәп сабыйларга һаман шул «баллы келәтләрне, майлы базларны» тәкъ- рарлап торалардыр! Әйдә, улым, әйдә! Кем алдан көлеп җибәрә. Җиңсә дә, җиңелсә дә, маңгаема улым чиртә. Улым минем, төпчегем! «Чыгышым һәм баешым минем?» Эш алга бармый, улым, уйлар тышаулаиган, әйдә, булмаса, урамга'. Әнисен эшкә озаттык. Абыйлары укуда. Икәү генә урамга чыгып киттек. * Оныкның балалары. Урамда иясез этләр, иясез песиләр күп хәзер. Барысына сәлам биреп, барысы белән дә сөйләшеп йөрдек. Берсен иркәләдек, ә бер песине иркәләмәдек. Битен юмаган, шапшак мәче булып чыкты. Иясез этләрне, хужасыз мәчеләрне иркәләп балан, алдында яхшы атлы булып йөрү жинел ич ул!.. Кайттык... ♦ — Әт-тәм, без-безуйныйк!.. < Өстәлемдә папкалар. Өстәлемдә без өч ел интеккән эшнен сызым- а нары... f — Юк, улым... Синбәй-бәй итеп ал!. Юк. балакаем!.. Сине йокла- < там да мин аз гына утырам әле .. йокыңнан торгач, күбекле суда £ юындырырмын үзеңне!., йокла, балам! Ул йоклый, мин кәгазьләргә йотылам * Өч вариант. Төп принцип сакланса да. алар бер-берсеннән нык ® кына аерылалар. Күп хаталар төзәтелгән, күп ялгышларны ачып салганбыз. Ә барлык хаталар төзәтелгән дип кем әйтә ала?.. Бәлки, без- ® йен түземлелек, тәҗрибә җитеп бетмәгәндер?.. Күзем саннар, сызыклар өстеннән йөри. Күңелдә дә саннар, сызыклар гына. ь. Каләм тоткан кулым сөңге тоткан батыр кулы төсле нык. „ Хатынымның кайчан эштән кайтып керүен дә ишетмәгәнмен. Зво- * нок тавышына күтәрелеп карасам, Разия кухнядан чыгып ишеккә * юнәлде. Бераздан пошаманга төшкән хатыным телеграмма тотым яныма килде. — Ни бар, Разия? Ни бар. әнкәсе? — Срочная. Гөлсәйрә ападан. Баязит абый сине чакыра. — Әллә? Ул мине тыңлап та тормады, күтәрелеп бәрелде: — Бар, дидем мин сиңа!.. Исән чагында күреп кал, дидем. Кешедән яхшы түгел... Үзегезне кеше иткән абзагызны бөтенләй ташладыгыз!.. Шул инде, адәм баласының исән чакта гына кадере бар... Әнә, Шамкаевның хатыны үлгән иде, ике атна да тормаган, сары чәчле бер маржа ияртеп кайткан!.. Улым сандалиларын күтәреп килгән дә, «нанали-наналм» дип лепелдәп. мине тагын урамга йөрергә чакыра. — Хәзер, балам,'хәзер!.. Анда бер бабай «өф» булганһ. Гөлсәйрә апа кулларын кушырып тәрәзә кырына баскан иде Ул мине туп-туры авыру янына алып кереп китте. — Хәле бик мөшкелме? — Түгел сыман! Сине чакыра... Аргык озак юанмаска тырыш! Болай да шүрләп бара идем, аның пышылдавын ишетеп, коелып калдым. Шулай ук хәле куркынычмыни? Иң элек Баязит абый үзе түгел, аның аяк очына баскан кеше күземә чалынды. Тәбәнәк кенә, каратут йөзле бу кешенең күз төпләренә арганлык галәмәте булып күгелжем-сары күләгәләр яткан, чырае йокысызлыктан таушалган иде. Төнге авыр сменадан кайткан карг шахтер кыяфәтенә кергән бу кеше артык олы яшьтә булмаска тмеш үзе. Димәк, безнең сүз шаһитлар алдында барачак. Аннан соң гына Баязит абыйга карадым— Сакал-мыеклары тоташтай ак икән инде аның! Эре-эре бөртекләр тиресе тартылган какча яңакны тншкәләп. әрсезләнеп тырпаешып торалар. Кипшергән күксел мреныәре дә шырхый ак токлар арасына посынганнар. Хәрәкәтсез зәгыйфь муенында да кактус энәләре төсле төкләр. Идел ярында җәй уздырып, чуен тәнле яшь-җилкенчәк арасыннан килгәнгә, аның чирле аклыгы аерата күзне кисте... Тонык, хәрәкәтсез кайнар күз алмаларын күреп имәндем... Күңелемдә кузгалган беренче уйларымны сиздермәскә тырышып учыма йөткергәләдем дә бугазыма килеп тыгылган коры, эссе төерне уздырып җибәрдем. Аннары артистланып, шактый ук көр тавыш чыгарырга тырышып: — Авырып киткәнсең икән ич син! — дидем. Кул алыштык, аның учы коп-коры һәм кап-кайнар, минеке дымлы һәм калтырый иде. — Шулай,— диде ул, ияген кагып.— Ятып торыш... Сораша башламасмы, ярсымасмы, әрләмәсме дип сабырымны җыеп тик кенә тордым. Ләкин аның тонык-саргылт чыраенда бернинди үзгәреш чагылмады, шатланмады да. кайгырмады да, киресенчә, минем басып торуымны бөтенләй белмәгән төсле, тик карап ята бирде. Бераздан яңак сөякләрен кыймылдатып иренен ялады. — Фоат, карачы, зал якның форточкасы ачыкмы? Тәбәнәк кеше түбәнчелек белән аның аяк очындагы җәймәне рәтләде. — Ачык. ачык. Баязит абый. — Бу якның да пәрдә кырын азрак тарта төшмисеңме? Фоат тәрәзә янына сөяп куелган озын, шома таякка өстәге җиз балдакны эләктереп, пәрдәне бер тотам гына сыерып китерде. — Җитәрме? — диде ул, таягын кул очында тотып. Баязит абыйның күгелҗем чокырлары тагын да тирәнәеп калды, мин аның сүз башлавыннан куркып, әңгәмәгә юл салырга теләдем, ашыгып-ашыгып, отпускага кадәр Мәскәүдә командировкада булуымны. соңыннан ничек ял итүемне, кунаклар белән өзмәс әвәрә килүемне вагы-төяге белән эчпошыргыч озын итеп сөйләргә тотындым. Тамагым кипте, тавышым тимергә тимер ышкылгандай ямьсез чыкты, җитмәсә, тигез җирдә абынган үшән ат төсле, өч-дүрт мәртәбә тотлыктым, сүземнең һич инәсе-жебе булмады. Я ходай, дип каргандым эчемнән генә, синең юк йомышны бар итеп, хатын кушкан вак-төякләрне алырга дип командировка юллавың, Мәскәү урамнарын таптавың, кунакларың белән күпме коньяк чөмерүең кәфенгә урала башлаган адәмгә нигә кирәк?! Ятып тыңлаган хәрәкәтсез кеше белән сөйләшү гаҗәп читен икән!.. Син аның күз сирпелешен тоймыйсың, кул хәрәкәтләре, ишарәләре, ымнары белән ул үзенең тәэсирләрен белдерми, иреннәре җөмлә арты саен әле елмаеп, әле көлеп сине хупламый. Икәүдән-икәү кара-каршы сөйләшкәндә сүзне телдән бигрәк бөтен гәүдә әгъзалары — кул-аяклар, йөзнең менләгән сызыклары, маңгай сырлары ышанычлырак һәм күбрәк сөйли ләбаса! Кеше гомере, кеше әңгәмәсе шулар белән тулы һәм камил ич. Ә минем сүзләрем торган саен ваклана, очсызлана барды, ләкин тукталырга әмәлем юк иде. Туктарга курка идем, ярамый иде... — Минскидан килгән кунакларым гына киткән иде, хатын, бала- чагаларын төяп. Ригадан Костя кайтып төште. Аның хатыны Дон ка- зачкасы, Баязит абый, үзе турында бер сөйләгән дә идем Ростовта мореходка бетергән, хәзер чит илләрдә йөк ташучы корабта капитан... Хатыны уңган да инде, ул аш-суга дисеңме, «лунатик»ларны шундый пешерә! Ит инде ул ит, әллә ничек телемләп турый да дуңгыз колагы итеп бөтереп кыздыра!.. Ну. сала, каһәр!.. Берүзе бер яртыны тарта, эһ тә итми .. Аның янында ирлекне саклыйм дисәң, бетте баш... Костя белән табак-савытны үзебез юуга күчтек... Челәеп көтеп торам- ник кенә бер каш бөртеге кыймылдасын! — Бакчалар бик күңеллеләнде, кара карлыган котырып уңды, яфрагы күренми шомлыкның... Көтәм, дәшми, туп-туры караган да ята бирә. — Карлыган файдалы диләр бит... Чат витамин... Туктадым, аның күксел иреннәре кузгалдылар, тик бу юлы да ул * мина эндәшмәде: < — Иреннәремне чылатчы, Фоат. Фоат урындык аркасыннан чип-чиста тастымал алып, зал ягына п чыгыл китте, Гөлсәйрә апайның кайчан, ничек чыгып китүен мин абай- f ламый да калдым. > Ниһаять, бүлмәдә без икәүдән-икәү генә... Икебез дә тынлыкны ♦ тыңлыйбыз .. Хәзер ачуланса да, эт итеп ташласа да җиңелрәк булачак, чит күзләр юк, чит колаклар ишетеп тормый. Тик ул һаман эндәшмәде. Мин. суга чумарга җыенгандай, тартылып ана таба атладым: — Сине бу хәлдә күрү үтә сәер, Баязит абый,— дидем чын күңелемнән.—Элек мин авырган чакларымда сиңа әйтергә ояла идем. Баш бирми идең син чир-чорларга! Аның тонык карашы җылынгандай булды, сүземне жүпләп ияген какты, мин көрсендем — Билне бирми, гәүдә кымшанмый.— диде ул, үз гомерендә беренче тапкыр зарланып. Тагын ялганларга туры килде: — Шул радикулитың котырына торгандыр,— дидем мин искиткеч гөнаһсыз кыяфәт белән.— Әсәнбаевны беләсең ич. имән дөмбәскә кебек егет, баһадир, тегермән ташы хәтле ике бәлешне ашап бетереп, бөтен Нфене таңга калдырган егет. Әкият итеп Урал аръягында да сөйлиләр аны, менә шул... Мәскәүдә укыганда радикулиты егып сала торган иде теТене, чалып ташлаган үгезмени, үкерепме-үкерә малаең! Ул чир бит бөтереп кенә ала. биләүдәге бала күк атна буе ауный иде Әсәнбай!.. Әй, тотынабыз алмаш-тилмәш тегенең аркасын кайнар үгүк белән өтеләргә. бирепме-бирәбез. Шыпырт кына көлгән тавышка аркам көеп китте, сискәнеп әйләнеп карадым Фоат көлә икән Ул тастымалны юешләп алып керде дә Баязит абыйның үзенә бирде. Тастымалны үрелеп алганда Баязит абыйның күлмәк жине сыерылып төште, кәшәкә сабы төсле дүрткел ак беләкләре күренеп калды, мин иренемне тешләдем Ул тастымалны иреннәренә тидерде дә пөхтәләп, дүрткә бөкләп кире кайтарды. — Егуын ега, анысы мәгълүм, ничек торгызыр... Тавышы да ят иде аның... — Шул радикулит җәфалый инде адәм баласын,—диде Фоат, мине куәтләп. Диагнозны артык бердәм куеп без Баязит абыйны шиккә төшермибезме? — Әле чынлап дәваларга керешкәннәре юк. авыртуны киметеп укол кадыйлар да китәләр. Ул монысын зарланып әйтмәде, нидер уйлый иде, шул уеннан бер генә җөмлә өзеп безгә өлеш чыгарды. — Синең чирле икәнеңне байтактан ишеткән идем,— дидем мин, гафу үтенгәндәй итеп,— Лотфулла кайтып сөйләде. Ике тапкыр килеп китүемне әйгергә уңайсызландым — Нәбиуллиимы? — диде ул. маңгаен җыерып.— Килеп киткән шул. Дачасына кунакка чакырырга килгән икән. Аның проектын раслаганнар. АЯЗ ГЫИЛӘҖЪВ — Әйе,— дидем мин. сөйләшергә сүз чыкканына куанып. Расладылар. Байтак кына премия дә бирделәр. Баязит абый миңа табарак борылды, сынагандай карап торды. — Ничек соң, таныштыңмы проекты белән? Ваемсыз гына: — Ярый сыман.— дип ычкындырдым. — Нәрсәсе ярасын? — диде ул, кинәт калкына төшеп.— Ярамый! Моннан өч ел элек темасын үзем сайлашкан идем, хәзер карасам нсем-акылым китте! Бер яңа нәрсә табалмаган, эзләнмәгән, аннан- моннан фикер җыештырып, корама проект әзерләгән. Аның кул ишарәсен аңлап, Фоат шундук дымлы тастымалны * сузды. — Каян килсен яна фикер? — диде ул, яңадан түшәмгә текәлеп.— Тук яши хәзер Нәбиуллин. Аны берни борчымый, кузгатмый. Барыбыз да аны «сабыр» дип килдек. Сабырлык белән янәшә ялкаулыкта оя типкәнен беребез дә күрмәгән. Ул иреннәрен тастымал белән каплап тагын беравык тавышсыз ятты Мин сүз әйтергә түгел, уйларга да шүрләп басып тора идем. — Кем ул Лотфулла Нәбиуллин?.. Талант... Табигать талантны биргән үзенә. Ләкин талант тик бүгенге көнгә генә ярашып яшибаш- ' ласа, бүгенге көне белән канәгать булса, бу аның соңы, һәлакәте. Талант иясенең идеаллары бүгенге көн обывательләренең таләпләре белән тәңгәл килә алмый, һич! Талант алданрак күрергә тиеш, ераграк. тирәнрәк карарга. Башкалардан аның аермасы да шунда Талант халыкта бер-ике була. Ә обывательләр июнь аендагы яр бакалары төсле бакылдашып утыралар! Талант—барыннан да элек, туймас күңел! Ул эзләнә, аның йөрәгенә май оемый, аның йөрәгендә туктаусыз канәгатьсезлек уты дөрли... Шул ук вакытта талант бик ансат кына җайлаша да ала һәм талант булудан туктый, үлә. Менә нәрсәләр уйлап ята икән бу абзыкай! Болар Фоат өчен дә ятрак яңгырады, ахрысы, ул тын тартырга да куркынып аның аяк очын саклый. Баязит абый туктагандыр дисәм, юк икән, һаман сөйләвендә дәвам итте: — Кергән безгә.. Тик шунда ГИДУВка кагылып чыкмады... Гөл- сәйрә апаңнан сорадым. Лотфулламы, дим... Нәбиуллинмы, дим... Лотфулла, ди... Дачасына алып барасы, яртыны уртага куеп, бер-беребезнең аркасын кагып утырасы Мәисезлеге дисәң, андый мәнсез түгел ул... Бу аның идеаллары бетүе, тормыш принцибы яки принципсызлы- гымы, шайтан белсен Кулыңда көчең бармы — син абзый! . Юк икән, ата казың күкәй саламы Очраганда урамның икенче ягына чыга. Кайбер талантларның сыек җилдә дә арзанлы шәм кебек сүнгәннәрен күрдек, шөкер Начар ис белән кара сөрем генә торып калды алардан. — Сине болай каты ята дип уйламагандыр,— дидем мин, Лотфулладан бигрәк үземне акларга теләп.— Керми калмас иде... — Анысын үзе белер Тик менә проекты... Кемнәрдер раслаган бит шуны, премия биргәннәр Аның гына шундый үтергеч сүзләр әйтергә хакы бар дип сызланды күңелем Гайшә Хәлиловна әйткәнчә, «Баязит абый — Ленин гвардиясе солдаты ..» Ул беркайчан эштән туймады, дөньяның арзанлы кызыкларына алданмады, сатылмады, сатып алырга тырышмады. Без бәйләнештә булган производстволарның берсендә дә Баязит Гарифул- линның кулы тимәгән почмак юк. аны беләләр, телгә алалар, сагыналар Чин ягыннан артык зурга күтәрелмәгән икән, аның чиннарга бер чакта да исе китмәде. Намуслы, саф булу чиннар белән дә бирелми торган асыл сыйфат түгелмени?!. Ул кинәт йөткеренде, чәчәде, күзләрен йомды. Фэзт тастымалны алып, аның иреннәренә япты, .мин нишләргә дә белмичә, ишек катына йөгердем, ярдәм эзләгәндәй, зал якка карадым, анда берәү дә күренмәде. Бәхеткә каршы, чигәләремә тук-тук бәреп торган йөткерү озакка сузылмады, Баязит абый, хәл җыеп, күкрәген көчсез куллары белән уып яткан арада мин: ренне артык тирән батырма, бер жайга гына сал да каерып жибәр. < Ул тәмам арып, тирләп пешкәч кенә моторны кабыздым, тиз үк 5 кайтып та життек. Шунда Идел култыгында гына балыкларны чистар- 3 тып алдым. < — Ничек соң? Азрак күңелең почмакландымы? — дип сорадым, =• өйгә кайтып житәрәк. — Әллә ничегрәк,— диде ул.— Көткәнчә үк түгел. * — Киләчәктән гел-гел зурны көтеп гадәтләнгәнгә ул. а Минем үчегеп маташуым ап-ачык булса да, кыз мөмкин кадәр “ йомшаграк жавап бирергә тырышты: в — Сез мине өф-өф итеп яшәүче унсигезенче гасыр туташы дип ч саныйсыз, ахры, Сәгыйть абый. Мин киләчәктән көтеп кенә тормыйм, Z кулымнан килгәнчә, үз көчемне дә файдага жигү турында хыялланам u Тәмам караңгыланды. Балыкны бик һәйбәтләп куырып ашагач, мин п Рузалияне станциягә озата киттем. « Барыр арабыз ун минутлык юл. * Бер жир буе да китмәдек, Рузалиянен башы әйләнә башлады. Ул авызын кулъяулыгы белән томалап, бер читкәрәк чыкты да ялварып: — Зинһар, килми торыгыз, Сәгыйть абын,— дип кычкырды Поездга кадәр вакыт бар иде әле, сабыр гына аның ах-ух килгәнен көтеп тордым. — Уздымы? — Баш әйләнә. Авам, авам дип кенә тора — Поездда тагын да начаррак булмагае, кайтыйк без өйгә! Кайнар чәй эчәрсең, ял итәрсең. Ул баш тартты — Уңайсыз, Сәгыйть абый. Белә калса, сезгә болай да хатыныгыздан эләгәчәк. Сез барыгыз, кайтыгыз. — Ә син? — Чак кына утырып торам. Станция әнә генә ич! Кызны җитәкләп тимер юл аркылы чыгардым Шпал, май исеннән аның кәефе тагын да начарлана төште. Минем йокым килә нде. Руза- лиядән качырып кына иснәштергәләдем Салкынча, тар тыкрык аша узып, соры-кара урман янына барып чыктык. Урман белән буш кыр арасыннан салынган шома сукмактан атладык. — Куркыныч,— диде кыз. мине култыклап алып — Урманмы? Кырмы? Як-ягыма шигәеп карадым. — Сезнең сүзсезлек куркыныч. Минем хакта әйбәт уйламыйсыз төсле. — Синең әйбәт уйлатасың киләме? — Бик. Көз булса да һавалар жылы торыр, ахрысы, уң ягыбыздагы сазламыкта сирәксирәк бакалар кычкырып куя — Азрак утырып торабызмы, Сәгыйть абый? — Синен баш һаман зырылдыймы? — Глобус кебек! Җир жылы, без сөялеп утырган телем-телем кабыклы имән кәүсәсе дә жыпжылы. Икәү утырабыз. Мин һәм ул. Кичә бу вакытта мин Баязит абыйларда идем. Нинди сәбәпләр аркасында мин монда? Рузалиянен ихтыярына буйсынып йөрим түгелме? Ни тели ул? Ни көтә миннән? Нигә шатлана? Мин аңа шатлык та, өмет тә бирә торган кеше түгел ләбаса. Без утырган ж ирдән дым исе, пәжегән яфрак исе килә иде. Кызда Шул турыда уйлый икән: — Нинди татлы ис. әрем исе килә,— диде ул сөенеп.— Әрем себерке белән авылда өй идәннәрен себереп чыгара торган идек!.. Мин эндәшмәдем. — Сәгыйть абый, сез йокламыйсызмы? — Киресенчә, мин уйланам. — Тормыш турында Гайфи абыйга әйткән сүзләрегезне хәтерлисезме? — Кем хәтерләп бетергән аларны, балакай? — Ул сезнең иманыгыз түгел идемени? — Син безне сөйләнә торган чажга очраткансың бит!.. Сүзләр канатлы чакта күргәнсең.- Хәзер без андый түгел. — Болай дигән идегез...— Ул тезләрен кочаклап жайлап утырды,— Без ялгыз-ялгыз беребез дә генийлар түгел, шаккаттырырлык эшкә көчебез дә җитеп бетмәс. Әмма бер теләктә, бер юнәлештә тотынсак. дөньяны әйләндереп салачакбыз... Англиядә худка киткән пар машинасы феодализмны чәнчелдерде. Хәзер бөтен дөнья күләмендә бара торган фән-техника революциясе безнең тереклеккә, аңга, яшәешкә. гореф-гадәтләргә, танып-белү методларына никадәрле үзгәреш кертер, монысын берәү дә анык кына әйтеп бирә алмый. Әмма җирдә тормыш нык үзгәрәчәк!.. Без бер агым булып шул революцияне тизләтергә тиешлеләр. Жир өстендә күп илләрдә яшәп килгән хәерчелекне. ачлыкны, наданлыкны, раса дошманлыгын хәл итү безнең буынның асыл бурычы Шулай дигән идегезме? — Тукта-тукта, син боларны каяндыр укып-ятлап сөйләмисеңме? Рузалия дә үпкәли белә икән, тавышы нык кына үзгәрде: — Чат сезнең сүзләр. Сәгыйть абый. Рәтен, җөмләләрен бутасам да, сезнең сүзләр. Көндәлек дәфтәремә язып та куйганмын мин аларны. — Шулай да булсын ди... — Ә менә сезнең тормышыгыз, бүгенге көнегез башкалар тормышыннан ни белән аерыла? Әтиләрегез, бабаларыгыз тормышыннан нәрсәсе үзгә?.. Агач араларында тыгызланган кара тынлыкны бимазалап кемнәрдер шатыршотыр агач сындыралар Бераздан бездән ерак та түгел калкулык өстендә учак тергезеп җибәрделәр. Минем әти «ут кабызыгыз» дими, «ут тамызыгыз» дип сөйләшә иде. Нигә алай әйтә иде икән ул?- Әтиләр, ата-бабалар... — Син мине имән агачына терәдең, Рузалия... Кызның сүзләрен һич тә уенга борырга теләмәсәм дә, бу сүзләрем үзеннәнүзе килеп чыкты, урынсыз, ясалма яңгырады. — Оят булса да сөйлим инде, Сәгыйть абый. Ул вакытта минем арттан бер егет йөри иде. Өйләнеп, тормыш корырга иде нияте. Мин дә каршы түгел идем сыман... Үз абыең өендә яшәсәң дә, тар җиргә тана башы дигәндәй, читен лә, үзегез беләсез. Кеше почмагында торганыгыз бардыр, түренә сыйсаң да, күңеленә сыймыйсың. Сез дә бит мина рәтләп сүз кушмый идегез, бармы мин дөньяда, юкмы. Гайфи абыйның бер җиһазы гынамы, сезнең өчен барыбер иде... Шуннан, теге егет «яратам», ди. Әйләнәм, ди. Мин, барам, дим. Әзерләнеп йөргән заман... Шуннан сез яна проектка тотындыгыз да безгә килеп йөри башладыгыз. Аңарчы мин сезне белми идем әле... Ике битем кызыша ук башлады... — Бер киләсез, ике, эшлисез, төннәр буе үт сүнми. Җырлап та аласыз, Камилә апа гитара уйный. Ә мин кухняда кичләр буе тынлап утырам!.. Тоттым да теге егетнең тәкъдимен кире кактым. Әнием белә ♦ иде инде, ул пыр туза, туйга дип сарык симерткән. Иптәш кызларым- < ны әйтәсезме, барысы шаккаттылар. Егет, ихлас, начар кеше түгел ё иде. Эчми, тартуы бар иде барын. Киенә дә белә, кулыннан эш тә килә. | төскә-биткә дә төшеп калганнардан түгел... Тик бер ягы бар: сезнең 2 кебек сөйли белми иде ул, дәртләндерә белми иде. Аның уе бик гади, ап-ачык: икәүдән-икәү генә яшәү, квартира, балалар... * Рузалиянең йомшак тавышына ияреп мин үткән көннәргә, үземнен алтын чагыма әйләнеп кайттым... ы — Сезнең сүзләр минем йөрәгемне бөтенләйгә урап алдылар. Сез- х нен киләчәккә өндәвегез мине ул егеттән ерагайтты' Минем тиле күңел ° шул сүзләрне көткән булып чыкты... Гайфи абыйдан сорашып-белешеп £ кенә торам... Кайчан килә, кайсы сәгатьтә . Эштән өйгә очам гына! з Егетем борын салындырып универмаг ишеген саклап тора. Эш, дус u кызлар онытылып торды. Бары сез кирәк, сезнең тавыш, сезнең сүз- я ләрегез генә кирәк. Почмакта китап укып утырган булам, үзем тын- ® ланам. үзем дә сезнең бәхәсләрнең уртасында кебек . Сез тынасыз, кәгазь кыштырдавын, карандаш йөгергәнен ишетәм Рәхәт минутлар!. Егетем бик каты үпкәләде, нишлисең, яраткандыр шул!. Ул чагында минем күзгә башка берәү күренми иде Әле ярын, элегрәк кияүгә чыгып куймаганмын дип шатлана идем Югыйсә, сезне очрата алмас идем, дөньяда мин яшәгәннән үзгә тормыш барын белми калыр идем... Кияүгә чыгам дип укуны ташлаган идем, документларымны тагын мәктәпкә илтеп бирдем. Сезнең кебек инженер буласым, заводлар, цехлар төзүдә катнашасым килде. Минем тилемсәләнеп йөрүемне бер Камилә апа гына белде. — Ә Гайфи? — Бәлки, ул да шигәйгәндер. Бер көн бик нык салып кайтты Камилә апа ачулана, мин пыр туздырам' Сезнең проектны расламаганнар икән! Әмма сез яңадан эшкә керешкәнсез' Сезнең хакта дөрес уйлаганмын икән дип, әй, шатланам, әй, куанам' Гайфи абый да эчүдән тыелды. Ике тапкыр шулай булды. Инде җиңәсез, инде җилне- давылны кичәсез дип йөргәндә, группагыз таралды Шул көнне без өй эчебез белән сезне көттек Тик сез килмәдегез Сезгә бик нык үпкәләдем мин, Сәгыйть абый! Гайфи абын шуннан ныгытып эчә башлады ... Ничек инде, шундый чакта, шундый кичерешләрдән сон иптәшне ташлап китмәк кирәк? Мин сезне бик озак көттем, бик озак, ихлас... — Нигә? — дидем мин тиле кеше сыман. — Сезнең үз авызыгыздан барын да ишетәсем килгән иде. Ташламагыз Гайфи абыйны дип үтенәсем килгән иде. Шуннан Баязит абыйларга кердем... Баязит абый сезне... хыянәтче дип атады.. \з-үзенә хыянәт итте ул егет, диде. Мин кычкырып җибәрдем — Җитте, Рузалия! Җитәр, булды. — Сез мина үпкәләдегезме’ —- Түгел, сиңа түгел! — Баязит абыйгамы? — Ана да түгел!.. — Минем күнел бик төште Әнкәй авылда минем, танкодромда йорт кына өлгерсен, мин бит кооперативта, йорт салып ятабыз, әнкәйне монда алдырам, институтка укырга керәм... Сезне бүгенге сыман итеп күрү мине бик ямансулата.. Язын ак күбәләк күргән идем мин. Ә хәзер бик ямансу... Әллә жылыйсым да килә инде... Мин аның кайнар иңбашларын кочакладым, ул карышмады, кулын минем җилкәгә салды. Кулы нык аның, көчле. Станциягә килеп туктаганын күрмәдем дә, ишетмәдем дә, каршыбыздан гына елан төсле елкылдап, җемелдәп узып китте. — Кичке соңгы поезд, Рузалия. Хәзер төнге уникедә генә киләчәк. — Ә миңа хәзер барыбер.— диде ул. исе китмичә генә.— Хәзер инде кайчан китсә дә барыбер. Мин теге егетне генә кызганам. Ярата иде бит ул мине. Ә сез. Сәгыйть абый, гадәттән тыш кешеләр булалар дип ышандырып киттегез дә мине алдадыгыз... Сез Гайфи абыйны калдырып, көймә дип аталган хөҗрәгә бикләнгәнсез икән... Бая кызыша башлаган битләрем сызланып яналар, йокы качты, уңайсызланам да, читенсенәм дә. Аның әрләү сүзләрендә тугры хөкем, дусларча кисәтү ишеттем. Иң гаҗәбе: бая гына кәпәренеп килгән һавалы Сәгыйть хәзер авыз ачарга да куркып утыра. Жиргә йөз белән капландым. Чыннан да, җирдән әрем исе, тәмле- татлы көз исе. җитлеккәнлек, өлгергәнлек исе килә. Башымны күтәреп карыйм, тау кабыргасында биек-биек кара-кучкыл наратлар. Зират ташлары кебек сирәксирәк тезелешеп утыралар алар. Караңгылык уртасында, матур кызның кара күлмәк түшендәге асылташ кебек ялтырап. нәни генә учак яна, аның тирәсендә кара күләгәләр кыймылдады... — Сезне яраттым мин, Сәгыйть абын! Үзегезне дә, идеалларыгызны да. тормышыгызны да. Тик сез шуларның кайсысына хыянәт иттегез икән?.. Әллә миңа дамы? Аның кулы мине эзләп тапты, бар көченә кысты, аннан кинәт тартып алды. Без икебез дә аягүрә бастык, минем битемне аның кайнар иреннәре көйдерде. — Сау бул, Сәгыйть абыем!.. 8 Иртәнге биштәге поезд белән мин Казанга кайттым. Туп-туры Баязит абыйларга юнәлдем. Ул мине сорау белән каршы алды: — Группа тупларга керешәсеңме? — Уйланам.— дидем мин шат кына. — Озак уйланасың. Эх, тазалыгым булса, мин дә синең группага керер идем. — Сез җитәкләсәгез икән ул группаны! — Юк инде. Сәгыйть... Чират синдә. Көч сездә. Сезнең буын үзенә төшкәнне хәл итәргә тиешле. Без дә сынатмаска тырышырбыз... Аскы иренемне тешләп. Баязит абый белән саубуллаштым. — Көч сизелә әле, Баязит абый,— дидем мин, аның кулын кысып. — Урал егетенең кулы бит,— диде ул. Баязит абый Урал татарлары токымыннан булуы белән азрак кына мактанырга ярата иде.— Онытма, кергәләп йөр!.. Агачлар саргаеп, ямьсезләнде. Алар кышны көтәләр. Урамга чыккач. гадәтемчә, бераз туктап хәл җыйдым. Гайфи янына керергәме? Тагын Рузалияне очратырмынмы? Нигә яшь кызны вәсвәсәләндереп маташырга? Безнең алыш-бирешебез юк. Без бер юлга чыгып та, «а» һәм «б» пунктларыннан төрле вакытта кузгалган, гомер буе очрашмаска тиешле юлчылар. Имән төбендә уздырган кич ул бер очраклы эпизод кына... Параллель сызыклар да кайчакта кисешәләр бит!.. Мин бик күптәннән юлга чыгып, байтак җир китәргә өлгердем, әнә гомер тавының түбәсен күреп торам Ә ул тауиын теге ягында еш-еш атлап югарыга менеп бара... Каян бу газаплы уйлар әй тәиеп кайттылар әле? Баязит абый үләргә җыенмый, ул яшәргә тели. Бәлки, бирешмәс?.. Ул яшәсә, мин яшим. Мин яшәсәм, ул да яши булып чыга түгелме?.. Рузалня дә яшәячәк, укыячак. Гомер, тереклек, хезмәт тоташ чылбыр булып сузылганда ♦ гына бәрәкәтле, өметле һәм нигезле була, кем дә булса анын бер бож- < расын өзә икән, бу Ж.ир шарын һәлакәткә китерәчәк. 5 Сулышлар, диктаторлар, фашизм — тереклекнең үсеш юлындагы 5 күпме асыл божраларны өзеп ташламадылар.. Димәк, диктаторлар, < сугышлар үсеш тарихының йомшак буынлы боҗраларын эзләп таба =; алганнар, чылбыр нык, таза боҗралардан гына тормаган. Нигә әле без, егерменче гасырның егерме сигезенче елында туганнар, йомшак божра булырга тиешбез’ Ватаныбыз бар, җиребез бар, илебез бар Өлкәннәребез бар, улларыбыз үсә... Без монарчы матур яшәмәдекмени? Тарихның гел караңгы яклары гына безнең күңелләргә сызылып калмады, хак. Без эгоистлар да түгел, үзебез күргән-кичергәннәр белән берәүне дә өркетергә җыенмыйбыз, Ләкин без кичергәннәр — безнең белән. Баязит абый яшенә җитү өчен безгә тагын утыз ел яшәргә кирәк. Утыз елдан без егерменче гасырның ишеген ябарбыз. Утыз ел. Яшь арабыз шактый булса да. Баязит абын белән иңне иңгә куеп эшләдек. Тормыш, яшәү, мәхәббәт һәм нәфрәт хакындагы сүзләребез уртак булды. Димәк, сүз генә түгел, мәхәббәтне-нэфрәтне аклау да уртак булган. Нәфрәт-мәхәббәт теге яки бу буынның монополиясе генә түгел ич, нигә без Рузалия белән уртаклык таба белмәдек икән? Эстафетаны тапшырырга минем зирәклегем, елгырлыгым, акылым житеп бетмәгән булып чыкты. «Яраттым» дигән сүзне ишетүгә мин бөтенләй шүрләп төштем... Ә үзем төнге поезд киткәнче керфеккә керфек какмадым... Әгәр Рузалия безнеи кырык яшьлекләр белән егерме яшьлекләрне берләштерергә тиешле божра булса?.. Мин аны ычкындырдыммы? Тота алмадыммы? Табигатьнең ышанычын акламадыммы?.. Аның мәхәббәте саф. анын мәхәббәте изге максатына, яхшыга, зурлыкка талпыну гына түгелмени?.. Алайса, икеләнергә һич тә ярамый. Икеләнү шул ук курку ич ул! .. Гайфи янына керергә. Рузалиядән дә качмаска! Саумы, Гайфи! Саумы, Рузалия!.. Әйдәгез бергә! Хәлдән килгәнче, егылганчы бергә!.. Кил, Рузалия, безгә иптәш, юлдаш, ризыкташ бул, ннженер-конструктор булам лисең ич, әйдә, киләчәкне бергә бүлешик! Ишекне мина Гайфи ачты. Борын астында гына калдырып мыек җибәргән. Ябыккан, болзй да арык кешенең янаклары карындык кебек юкарып, эчкә суырылып кергән. Авызында беләк буе папирос. Куанып кулын сузды. — Бу синме сон? — диде ул гаҗәпләнеп. —- Танымыйсыңмы? — Әллә тагын. Үз-үзенә охшый башлагансың. — Шаяртасын, кәефен әйбәт днгән сүз — Кая ди ул.— Гайфи башын чайкады.— Кәеф яхшыдан түгел! — Яле, баш бирмә начар кәефкә! — Син һаман да шул җырны җырлыйсын,—диде ул, мине кызганып. — Ашыкма, Гайфи, жырнын төрлесен җырлап карадык. Көлеп куйганмындыр, ахры. Гайфи элекке күк итеп: — Нигә көләсең, тиле? — диде. 4. «к. у.» .ч а. 49 — Синнән келәм. Дөнья синен талантына, көченә, эшенә мохтаж чакта «кәеф начар» дип авыз күтәреп утыр инде. — Кем мохтаж ди, тиле! — Талантлы кеше син, Гайфи. Кайт институтка. — Кем алсын мине? — Мин алам. Гайфинен болай да нәни башы тагын да кечерәеп калды, күзе шакмакланды. — Син?! — Безнен группаны яңадан оештырырга рөхсәт итәләр. Чаллы автозаводы базабыз булачак. Гайшә Хәлиловна кешеләр туплау хокукын мина бирде. Гали Кадыйров та безгә катнашырга риза. Лотфулланы да чакырабыз. Пөрмәсен йокымсырап. Ул тәмәкесен атып бәреп нидер эзләнә башлады — Ни житми сиңа? — йөз грамм гына кабарсың инде. — Ярамый. — Мина да ярамый, тиле. Тик шуны әйт, алырлармы мине эшкә? Булган инде ахмак чаклар, искә төшерергә оят. — Ахмак чаклар күп булды,—дидем мин. — Алмаслар мине. — Мә бишне! Ул минем кулга чытырдап ябышты. Урамга без икәү чыктык. Гайфинен күңеле нечкәрде, ана карап мин дулкынландым, тагын кемнәрне үзебезгә алабыз дип фикер уртаклашабыз, куанышабыз... — Сеңелең Рузалияне дә эшкә жигәргә кирәк!.. Укуын читтән торып укыр. Гайфи мина бармак янады: — Мине дары мичкәсе өстенә утыртырга чамалыйсың инде?.. Менә сиңа мә, ипләп кенә вак яңгыр ява башлаган. Плащ-мазар да алмаган идек, баскыч төбендә ышыкланып торабыз. Яшь ханымнар. буялган яңакларын, каш-күзләрен сумкалары белән юештән саклап, чапы-чапы безнең яннан йөгереп уздылар. — Ява,—диде Гайфи.— Көз житте, тиле. Аның тавышында сагыш аһәңе түгел, табигатьнең кодрәте белән мактану ишетелде. Аларның йорт алларына дәү зәңгәр автобус килеп туктады. Автобус ишеге ачылды, эчтән көлгән, чыркылдаган тавышлар килде. Менә жиргә бер кыз сикерде, аның артыннан биш-алтысы берьюлы шыбырдап коелдылар. — Гайфи абый! —дип кычкырып жибәрде Рузалия. Алдан сикереп төшкән борчаклы яулыклы кыз ул икән.— Сәгыйть абый да монда!.. — Нәрсә кычкырасың, тиле? — Без Югары Осланга, совхозга алма жыярга китеп барабыз. Барыбер тик утырасын, мин әйтәм, әллә безгә иярәсеңме? Гайфи миңа карап алды. — Бар. бар, якшәмбе ич бүген! Туйганчы алма сосып кайтырсың. — Ә син? Рузалия әле мина, әле Гайфнгә карый. — Мин дә барам! Кызлар, безнең барасыбызны белгәч, куанычларыннан сикерешәләр. көләләр... һәм менә без, Гайфи белән икәү, егермеләп кыз арасына утырып, аларнын шук тавыш арына елмаеп колак сала-сала, совхоз алмасын жыярга китеп барабыз...