Логотип Казан Утлары
Хикәя

Йомышчы Әбүбәкер

 бигрәк кадерле шул. Җир эшләмәгән дә. ниләр Күптән булган хәл бу. суы буендагы Күгәрчен ягында гына утырган әле, ташлап өлгермәгән. Печән өсте икән. Күк аяз, көннәр коры тора, тик шунысы аяныч: алтын вакыт заяга үтә. Олы мәчет артындагы җыен өе тирәләре «гү-ү» килеп тора. Җир идәнле, кабык түбәле, ертык карындык тәрәзәле бу «парламент бинасы»на чабаталы агайларның тавышлары гына түгел, үзләре дә сыймаганнар — барысы бергә өерелеп кире ишек алдына чыкканнар. Җыены да гади җыен түгел: биш авылның карты, атларга төялеп. Күгәрченгә килгән. Могтәбәр картлар өй саен йөреп җыйган иганә акчалары: тастымалга төреп алып килгәннәр. нә үк... Кама буе болыннарында үлән дигәнең тездән түгел, билдән җиткән. Агайлар, шул үләннең тәмен дә татып өлгермәгән чалгыларын ташлап җыенга җыелганнар. Җыен өе ишек алдында — шау-шу, колагың тонар. Чебиләгән тәпиле малайшалай; кайсысы кояштан бер күзен кыскан, кайсысы авызын ачып ияген кыйшайткан, читтән генә карап тора. II Кама буенын Кызыл тау аслары — элек-электән алты авылның чабынлыклары булган. Карчыга борын алпавыт Стрекалов — ач күз! — үз авылы халкын хәерчегә калдыруы, кызларын мәсхәрәләве җитмәгән, инде кеше болыннарын тартып алмакчы! Алты авылның чабынлыкларында көтү көтү үгез симертеп Казанга озатып кына ятасы... Былтыр булды былтыр, пистолетын шартлатып, бозауларын җибәртеп, күпме халыкны печәнсез калдырды. (Үзенең һәрбер бозавын закон саклый!) Ә быел Мәликә күле башына ук чыгып юлны баскан. Үткәрми! Өяздән атлы стражниклар чакырткан, становой пристав мыекларын тырпайткан, каш астыннан бүредәй карый... у җир дигән нәрсә өчен адәм баласы ниләр Ул вакытларда Суша авылы елганың сул уң як ярына канатын ♦ Йомышчы «хадук»ның сәфәре ерак буласы — пайтәхетнең үзе Ул карчыга борын өяздә дә. губернада да бетен җир-болыа язуларын күптән инде актарып карап чыккан, кешеләрен майлый майлый... Губернаның Казенный палатасын да үз ягына аударды бугай, ахрысы... Берәү көтү көтү мал сатып, акча сугып ятсын, монда синең кышкы суыкларда яшь бозавына бәйләп элер үлән яфра гаңда булмасын имеш! Йә, кайсы закунга сыя Sy? ө III » Бер карасаң, бу җыен — бәхетле җыен әле. Үзенең Әбүбәкере _ бар Әбүбәкер Солдат, әрсез балта абы. русчага шомарып кайткан, F сулдан уңга каләм йөртә белә. Үзе таза, гайрәтле ак патшага егер- = ме биш ел хезмәт итеп кайткач, сабан туенда Үгез Сәлахине әйлән у дереп салды; үзе тапкыр, үзе зирәк. Бүтәннәр керә алмас җиргә ул $ керер, бүтәннәр булдыра алмасмы ул булдырыр Бертуган энече Мөхәммәтҗан ахун да Әбүбәкергә «Шәкерт абый» дип зурлап кына эндәшә. Әбүбәкер Солдат булмаса, кем бу татар җәмгыятенең сүзен ® санат хәтле санатка үткәзерлек итеп язар да кем аны шундый юга- х ры урынга җиткерергә алыныр иде?.. Кибеп-корышып беткән Габделлатыйф карт шау-шуны тыймакчы. “ Сүзне аны каләмгә элеп теркәп ялгарга да кирәк бит. Әбүбәкергә - кыендыр. Кырык кеше кырык яктан колагыңа горголдап торгын ~ әле... н — Гатау кода, тавышың дөнья каплый. Зинаһар. әкренрәк сөй- Z лә. Хамматхан кияү, син дә... Картны ишетмиләр. Шау-шу үзлегеннән басыла төшә 1 Әбүбәкер имән түмәргә утырган, шыгырдавык өстәлгә ике беләген алган, каурый каләмен түш төймәсенә бәйләп элгән iap авызлы шешәсенә манып манып яза. «Хөкемфәрма Сенат комиссиясенә. 18... сәнә, без Казан губернасы Лаеш өязе Урахча волосте Күгәр чек. Түбән Тегермәнлек. Югары Тегермәнлек. Ямаш Балтач. Күки авыллары дәүләт крестьяннары шушы пригавурны бер сүздән төзе дек ки. Городок алпавыты Стрекалов безнең Кама буе Керәүшә суы тамагындагы чабыннык болыннарыбызны гартып алды. Печән чаба алмыйбыз, атларыбыз вә башка терлекләребез бетеп бара. Генеральный межеанниегә кадәр авылларыбызда халык азрак иде, болыныбызны вакытлыча файдалануга өлешләп сатып тора идек, инде хәзер алпавыт Стрекалов безгә акча түләү түгел, әлеге болыннарга үзебезне җибәрми, тиешле кәгазегез юк. ди. Әмма бу болыннар элекэлектән безнеке. Без 18... елны да. дәхи аннан соң да губерна Казанный палатасына гозеребез белән мөрәҗәгать иткән идек, береычә тапкыр карар дорес чыкмады, икенчесенә инде өч ел җавап юк. Шушы пригавур белән Хөкемфәрма Сенат комиссиясенә мөрәҗәгать итсен дип. Әбүбәкер Биккенә углы Зәетовны ышанычлы вәкил нк йомышчыбыз итеп сайладык. Каләм тотучыларыбыз кул куй. тота белмәганнәребез тамгаларын сала...» Герблы ак кәгазьгә ике оч кенә исем уңнан сулга сырлап куелгач, өч багана булып бер-бер артлы култамгалар тезелде мен. тәпәче читкә авышкан чабагач шикеллесе, менә оч япьле сәнәк кебе- ге. башына саескан кунган багана сыманы. . Эштинче ШоЙминең Казанда үз йомышы да бар икән, җирән •тын Мөхәммәтҗан ахунның җиңел таран гасына җигеп алды ди Әбүбәкер Солдатны ерак сәфәргә озата китте. IV Әбүбәкер, йомры баш. Сенат канцеляриясенә беренче кат ишек ачып кергәнче, җиде көн буенча халык йомышына кечкенә булса да теләктәшләр эзләде, эш йөртү юлларын өйрәнде. Иөзе ачык, кулы юмарт иде. Үзе кебек *хадук»лардан кайсы бүлмәләргә кереп, ничек йомыш йомышлауларын сорашты. Канцеляриягә керер көнне сакалын китәреп, мыегын бөтереп җибәрде, шинель итәге белән искергән итекләрен ышкып ялтыратты, солдат фуражкасын башына кырынрак салып киде. Канцеляриягә (аны «присутственное место» дип тә атыйлар икән) җиңел адым, кыю караш белән, май ярган пычактай шома керде керүген дә... чыгуын шома гына чыга алмады... абынды, төрмәгә үк эләкте... Сенат кадәр сенатның елкылдап торган палаталарында да күзгә күренмәс биек бусагалар бар икән, «уңдым» дигәндә акча салмасаң, йөзтүбән капландыра икән... һаман шул наданлык! Үзең императорский указларны укыштырган акыллы баш бул, авыл сине күз өстендә каш кебек күрсен, үзең, алла колы, санатның саф дөрес карарын сәмруг кошлы кәгазьгә күчереп сиңа тоттырасы өстәл башлыгының кулына «алтын йөгертә» белмә, имеш!.. Сенатның тәфтиш комиссиясе күреп тора: болыннар алты авылныкы. Бу хактагы язулар хәзер «табылмаса» да. алар барыбер булган. бар. мәсьәлә көн кебек ачык. Тәвәккәл алпавыт хәйлә ятьмәсен киң ташлаган: мөхтәрәм губерна хөкемдарларыннан да үз карарын яздырып мөһер суктырып ала белгән... Әмма... бунт кубачак бит... Ярамый!.. Санат комиссиясенең итләч шома битле, калын гәүдәле өстәл башлыгы карар язуын алты авылның ышанычлы вәкиленә тапшырыр алдыннан, ике күзен тондырып, таш бәгырьле юлбасардай аңа озак кына карап утырды. Йомышчы «хадук» күзен читкә алмады, туры карады, әмма елмаеп, йомшап китеп, кесәсеннән янчык та чыгарып атмады. Әллә инде бу вәкил турылыкның да кыеклап йөрүен Селми инде. Өстәл башлыгы озын каурыен ялтырап торган җиз савытка манып, карар кәгазенең буш бер юлына ике-өч кенә сүз өстәп куйды да аягүрә басып карарны йөгертеп укып чыкты. Укуын дөрес укый, хәерсез: болыннар алты авылныкы... Моңарчы русча язу танымаган булып маташкан Әбүбәкер Солдат, карарны алгач та ябырылып укый башлый бит! Ни күзе белән күрсен: буш юлга алты авыл урынына алпавыт Стрекалов исеме язып куелган... Җан ачуы куба Әбүбәкернең, үзен тыя алмыйча, китереп торып сала ак битле өстәл башлыгының яңагына. — Ник дөрес язмыйсың?.. Ник алдашасың, машинник? V Ике газраилдай ике җантимер Әбүбәкер дәгъвачыны саңгырау диварлы бер соры йортка алып килеп, тимер ишектән кертеп җибәрәләр, тышкы якта зур йозак шалтыр-шолтыр килеп бикләнә. Калын ла икән әби патша салдырган хәбесханәнең стеналары, салкын ла икән таш идәннәре, биек лә икән рәшәткәле тәрәзәләре... Ришвәтче хөкемдар! Шатланып калгандыр әле. Каты суктың, янәсе, ярар, аның каравы, үкенечең ачырак булыр, болын кирәк булса, горур башыңны иеп кире килерсең әле... Әбүбәкер кайгыда Ай. надан халык, кара сарык . Юллык сумма җыеп бирә белгәннәр, императорский санатка ришвәтлек җыя белмәгәннәр... Айлар үтә. еллар үтә. Чыга Әбүбәкер төрмәдән. Җәйге көнне проспекттан барганда каткан такыясын салып бер ишек пыяласына карап тора: кара сакалы агара башлаган, куе чәче сирәгәйгән. Үзе эчтән шатланып куя: әле ярый Себергә җибәрмәгәннәр шушында, санатлы пайтәхеттә генә утыртканнар, югыйсә, кире килеп йөреп булмас иде... Бер графта ат караучы булып, өс-башын бераз төзәтеп алгач, йомышчы Әбүбәкер янә санатка бара, шома битле өстәл башлыгын янә бер күреп кайта да. хезмәтчеләр өендә каләмен тотып, бер почмакта хат язарга утыра. Озак кына баш ваткач, кыска гына сүз гырлап, исемен теркәп куя: «Нигә ни кирәк, ни булса ни була. Әбүбәкер Биккенә углы». Хатны түләп алулы итеп энесе Мөхәммәтҗан ахун исеменә җибәрә. VI Мөхәммәтҗан ахун Балтачка киткән булган икән. Күгәрченнән бер малай ат менә дә артыннан чаба — Ахун абзый, сөенче! Шәкерт бабайдан хат килгән! Йомышчы хадукларыннан өмет өзгән авыл картлары тагын Күгәрченгә җыела. Хикмәтле хатны укыйлар, кулын таныйлар. «Була» сүзен күргәч, сүнгән дәртләре кабынып китә. Алты авыл дәфтәрләргә тамгалар тездереп, икенчели акча җыя... Ярый, җыйдылар, инде ничек җибәрерләр? Йомышчы белән дисәң. аңа янә юллык акча кирәк... Юлда үзен таласалар?.. Эшлияче-камытчылар Күгәрчендә, чүлмәкчеләр Олы Көл белән Гремячидә, дугачылар Тегермәнлектә, көмешчеләр-коемчылар Балык Бистәсендә... Ә бит менә генә торган Урахча русында тимерче-калай чылар бар!.. Күгәрченнән бер карт тимерче алачыгына килеп керә. — Драстуй, Ыстапан Василич! Адин харуши кумган ызднлан' Алты авыл картлары җыйган суммаларын яңа комган төбенә тыгызлап салалар да өстеннән икенче төп каплап ямыйлар,— тот та су тутыр, тәһарәт ал! Китә мөселманның гөнаһсыз комганы почтовый белән Санкт- Петербургка . императорский сенаттан алты авыл болынын йолып алып кайтырга... VII Әбүбәкер ишектән килеп кергәч тә кесәсенә бер сугуы була, авыр гәүдәле өстәл баштыгы урыныннан сикереп тора, шома гына хәрәкәт белән бикле шкафын ачып, яңадан күчереп язган карарны китереп чыгара. - Бир... Мә. укы... Йомышчы язуны сабырсызлык белән бер күз йөгертеп чыга, икенчегә аерым юлларын кайта кайта күздән кичереп укый. Кәгазьне кыштырдата кыштырдата дүрткә бөкләп, керләнгән кулъяулыгына төреп куен кесәсенә тыккач, шинеле өстеннән бер сыйпап ала да кинәт авыр сулап: «Менә бит, малай ә!..» - дигән сымаграк чал кергән башын чайкап тора. Аннары, хөкемдарны бар МӘҖИТ РӘФЫПКоВ ф ЙОМЫШЧЫ ӘНЧВӘКЕ1 дип тә белмичә, ялтырап яткан паркет идәнле бу бүлмәне, алтын рамдагы император портретын, онытмаска кирәк әле бу алтын сарай кетәкләрен дигән сыман, үткен күзләре белән бер сөзеп карап чыга да, берсүзсез җиз тоткалы биек ишекме киң ачып, горур кыяфәт белән чыгып китә. VIII Әбүбәкер карарны исән-сау алып кайтып җиткергән, шуның рәхмәте белән генә алты авыл крестьяннары кансыз алпавытның тырнагыннан ычкынып калганнар. Күгәрчендә өлкәннәр әле дә сөйлиләр; элек, Әбүбәкер якты дөньядан киткәч, авылның кайбер динлерәк картлары иртәгә Керәү- шә тамагына печәнгә төшәсе дигән көнне кичке намазда горур йомышчы рухына өчәр рәт дога кылганнар, имеш: авыр туфрагы җиңел булсын, янәсе, нәсел-ыруының рәхмәте артсын... Комган төбенә яшереп хөкемфәрма сенатка ришвәт җибәргән авыллар хәзер, әлбәттә, күптән инде колхоз авыллары. Җир а тарга Ленин Декреты белән бирелгән — һичнинди түләүсез мәңге файдалануга... Күрше алпавытларының җир биләмәләре дә киселгән алар- га. Гражданнар сугышы фронтларында бу авылларның һәркайсын- нан дистәләрчә, хәтта йөзләрчә ир-егет Совет власте өчен сугышкан. Берәвесе әле унҗиденче елны штурм белән Зимнийны алганда ятып калган, диләр. Күгәрченгә барган саен, басуларын-кырларын бер карап әйләнгәч. мин авылның зиратына, музейханәгә кергәндәй кереп, кабер ташларын бер карап чыгам. Карт каеннар арасындагы еырлап-бизәп язылган ташларда борынгы болгарларның таш язу алымнары төсмерләнә. Ярчылган-кыйпылган. ауган ташлар да бар анда. Язуларын яшел мүк сарган, кырып чистартмыйча аерырлык түгел. Зәетовлар үзләре бер оядарак җирләнгәннәр. Йөз дә ун яшь яшәгән Биккенә карт ташы бар. Мөхәммәтҗан ахун ташы бар, аның улы — заманында губернада дан тоткан педагог-мәгърифәтче Ризаэтдин учительнең дә ташы бар. Ризаэтдиннең кече улы Исмәгыйл Зәетов хәзер Мәскәү университетының география факультеты педагогы, күренекле галим. Исмәгыйл ага бер көнне үз фатирында миңа бронзадан эшләнгән Нифертити башын күрсәтте. Язулы. Каһирәдән килеп укыган бер гарәп егете диссертациясен яклагач бүләк иткән. Исмәгыйл ага аның фәнни җитәкчесе булган икән. Йомышчы Әбүбәкернең нәселдәше... Әбүбәкернең үзенең кабер ташын тапмадым. Ташы булыр иде, башы ерак юлларда югалган, диләр. Кайсы якларга, җыенның нинди йомышы белән соңгы сәфәренә киткән ул, кай җирләрдә гомере өзелгән — боларын миңа беркем дә әйтә алмады.