Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа аваз

Бу китапның редакторы булсам, мии Дилере Зөбәеровага аның исемен «Кичер, сөеклем» дип түгел, «Дустым авазы» дип куярга киңәш биргән булыр идем. «Дустым авазы»н өч кат укып чыктым, һәм укыган саен аны ярзта бардым. Укыган саен укыйсыны китерә торган әсәрнең дөньяга килүе автор өчен генә түгел, әдәбиятыбыз өчен дә бәхетле казаныш. Нәрсәсе белән охшады соң миңа «Дустым авазы»? Нәрсәсе белән күңелдә яхшы тойгылар уятты? Барыннан да элек Назирә образы белән. Ул шундый саф күңелле самими кыз. Кешеләргә яхшылык теләүдән, яраткан эшечә — укытучылык хезмәтенә мәхәббәттән башка аның өчен чын тормыш юк. Кешегә игътибарсыз, салкын йөрәкләргә, гаделсезлеккә каршы ул үзенең саф йөрәген, намуслы хезмәтен куя. Аның яшәү девизы — яраткан эшеңә бөтен дәртеңне, иҗади кечеңне биреп хезмәт итү. Чын кешегә хас булган шушы югары тойгыны язучы сәнгатьчә дөрес итеп, укучыны ышандырырлык итеп бирә алган. Назирә, яшь кыз буларак, романтик хисләр бөлән яши, аңарда яшьләргә хас шуклык, шаянлык та бар. Иптәшләре, яшьтәшләре каршында беркадәр иркәләнергә омтылу да аңа ят түгел. Менә ул үзе күреп белмәгән бер егеттән — Камил исемле студенттан хат ала. Аның белән үзе арасында рухи якынлык тоеп, аңа хатлар яза. Шул хатларында аның үзе турындагы, мәктәбе, укучылары, шулай ук заман турындагы иң матур фикерләре, тойгылары. Хәзер инде ул үзе күреп белмәгән Камилне чын-чын- лап ярате, аның белән күңеленнән киңәшләшеп яши. Менә беркавыт, Назирә торган әй хуҗасы Мәрьям апа кунакка киткән көннәрдә, аны эзләп Камил — булачак журналист үзе килеп төшә. Егет белән кыз икәүдән-икәү генә бер өйдә берничә көн уздыралар. Кызыксынучы күршеләренә Назирә Камилне абыем дип таныштыра. Ләкин дөньяны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне һаман искечә генә аңлауда дәвам итүче кайберәүләр Назирәнең саф, керсез мәхәббәтен рәнҗетәләр, егет белән кунып, азып яткан дигәч мәгънәдә гайбәт тарала. Назирәнең пакь күңеле моны күтәрә алмый. Кыен вакытта Камилдән дә хәбәр булмый тора. Кыз, бабасының киңәшен тотып, икенче кешегә кияүгә чыга. Ул кешегә карата аның күңелендә чын мәхәббәт юк. Ләкин ул аны хурламый, кеше буларак хөрмәт итә. Ниһаять, Назирәнең- яшәү девизы — кешене кеше иткән нәрсә аның хезмәте дигән иманы — аны барыбер бәхеткә китерә. Монда аңа югалып калган яшьлек дусты Камилнең ерактан ишетелгән авазы ярдәм итә. Журналистның Назирәне искә төшереп язган мәкаләсен уку аңа тормышта үз юлын яңадан табарга булыша. Повесть мондый сүзләр белән тәмамлана: «Ямансу да, рәхәт тә тоелган бу минутларда бөтен җаным, тәнем, рухым белән мин шуңа төшендем: кавышулардан азат, очрашулардан пакь, сагышлардан естен мәхәббәт тә бар бит әле дөньяда!» Повестьның бөтен эчтәлеге шушы фикерне гәүдәләндерә, һәм бу әсәрнең яңалыгы да шунда. Кавышулардан азат, очрашулардан пакь, сагышлардан өстен мәхәббәт! Сәер' яңгырый кебек. Шулай да мин моңа ышанам. Мин монда нәкъ менә кешегә, фәкать кешегә генә хас тойгы кү- рәм. Югыйсә, бездә мәхәббәтне бары инБ «в( оирэшулар, җенси мөнәс-збәтлгр белән бәйләнешә генә күрсәтүгә нигезләнгән әсәрләр дә языла бит. Күбесенчә, аның һәр хайванга хас булган физиологик ягы, терле сүз чәчәкләренә төреп, идеаллаштырыла. Кызганычка каршы, кайбер яшь прозаикларыбызда да бу шулай. Әгәр дә Зобәерова, мәхәббәт бары менә шушындый гына, ягъни Назирә әйткәнчә генә була дип расларга теләсә, без, әлбәттә, аның белән килешмәс идек. Ә менә шундый мәхәббәт тә бар бит әле дөньяда диюе белән ул бик күлләрнең үзләре өчен дә сер булган хакыйкатьне ачып бирә. Чынлап та мәхәббәтме ул, әллә югары дәрәҗәгә күтәрелгән дуслыкмы? Теләсәң ничек уйла! Ленин тормышта күпләрнең йөрәген җылыта торган, аларны яшәүгә рухландыра, югалткан юлларын табарга ярдәм итә торган шундый тойгы бар һәм кеше өчен аның булуы табигый. Диләрө шушыны ышандырырлык итеп, шуңа күрә мавыгып укырлык та итеп язып бирә алган, Мондый әсәрне язу өчен тормышны белү, аны кичерү, тою өстсно белгән тойгыларыңны җанлы әдәби тел ярдәме белән гәүдәләндерә белү, психологик төгәл детальләр таба алу осталыгы кирәк. Назирәнең самимилек белән чикләшкән саф күңеллеген боз аның сөйләү стиленнән үк тоя барабыз. Ул Камилгә язган хатларында берәр акыллырак фикер әйтсә, шунда ук аны кемнән ишеткәнлегем дә белдерергә ашыга, (Ягъни кеше фикере белән акыллы яки оригиналь булып күренәсе килми.) Яки Мәрьям әбине характерлый торган бер деталь: «Әбекәй көтү чыкканчы ук торды. Идәнгә тамызмый гына комганга казаннан җылы су салды». Түгө-түгә салсо аны һәркем күрер иде Ә менә аның суны идәнгә тамызмый гына салуын күрү яки шуңа игътибар итү өчен чын язучы күзе, хәтта, мин әйтор идем, хатын-кыз язучы күзе кирәк. Тагын бор деталь. Поездда барганда Назирә очраклы рәвештә үзенең күптән югалгкан дустының— яшорон рәвештә һаман күңелендә йөрткен мәхәббәтенең исемен ишетә һәм Камил янында эшләүчо кешегә, еманәт итеп, тубылгыVII чәчәге биреп җибәрә. «Теләсә кайда, теләсә кайчан, теләсә нинди шартларда да чәчәк ата торган Себер умырзаясы. Аңа нур билән су гына кирәк!» Мәгънәле яңгырын. Ләкин бусы әле күп язучыда табылуы мөмкин булган традицион символика. «Поезд кузгалды,— дип дәвам итә Назирә,— мич аңз балдаксыз кулымны болгап калдым». Игътибар итегез, уң кулын да түгел, сулын да түгел, балдаксыз кулын болгап кала. Шул бер сүз җөмләнең мәгънәсен никадәр тирәнәйтеп җибәрә. Назирәнең йөрәгендә Камилгә булган мәхәббәте VII Китап вариантында богуля дип үзгәр һаман яшәп килүен дә, аның бервакытта да бетмәячәген дә, икенче — балдаклы кулның иргә бәйле булуын һәм монда аңа бернинди хыянәт юклыгын да, ягъни тормышның, кеше йөрәгенең ничек катлаулы, никадәр бай, никадәр матур, мәгънәле булуын да тоябыз. Бу —язучы тарафыннан уңышлы табылган образлы детель. Диларә Зөбәерова каләменең үзенчәлеген һәм аның уңышын күрсәткән детальләр аз түгел. Аларның барысына да тукталуның кирәге юк. Повестьның кайбер кимчелекле яки бәхәсле яклары да бар. Бәлки, алар әйтерлек зур да түгелдер. Ләкин нигездә әйбәт булган әсәрдә кечкенә кимчелекләр дә күзгә ныграк бәрелүчән була. Затлы киемгә тигән кечкенә тап та шулай бит. Гүзәл есәрие ямьсезли торган кимчелекләр башлыча авторның телендәге кайбер тегәлсазлек- ләрге, аның әдәби телебезне җитәрлек дәрәҗәдә белеп җиткермәвенә яки белеп те аның белән саксызрак эш итүенә кайтып кала. Бәлки, бу әдәбиятыбызны ярыйсы белгән, аның әйбәт традицияләрен үзләштергән язучының әдәби телебезне баетырга омтылуыдыр? һәрхәлдә. «Башым сафланып, күз алмаларым җиңеләеп киткәндәй булды» диген җөмләне кабул итеп булмый. Күз алмалары җиңеләю ничек буладыр, белмим. Әллә хәреф хатасы микән дип, күз алларым рәвешендә дә укып карадым, барыбер мәгънәле җемлә чыкмый. Татар телендә гадәттә икесе бергә йөри торган парлы сүзләр бар: кара-кучкыл, вк- сак-туксак, чүп-чар һ. б. Дилера шундый сүзләрнең, беренче яртысыннан аерып, икенче яртысын гына куллана: «Кучкыл карт бакча эчендә». Мәрьям әби ире турында: «Туйсак ул», ди. Гомумән. Мәрьямнең телен стильләштергәндә, артык авылча булам дип. ясалмалыкка кереп киткән урыннар бар. «Мин килен төшкән елларны дә, ходавәндэ, олы иде әле безнең сала». Биредә ходавәндэ бөтенләй урынсыз. Русча сүзләрне һич кирәксез урында калькалап татарчалаштырырга омтылу күренешләре очрый, «Сорау есточә сорау биреп, минем хәлләр белен дә мәгълүматтелгән, тубылгы дөресрәк иде. М. Ә. панды әбкәй», «Мәгъсүм балаларны почмакка җыйган да нидер сөйли. Тыңланам». (Русча «прислушиваюсь»тан калька. Колак салам дияргә була бит.) Кирәкмәгән урында сүзләр күплек санда алына: «Чәчләре зәңгәрләнеп торган каралар», «Кунакның... чәйләр эчми китү исәбе юк». Кырык бишенче биттә яхшы мәктәпнең эшлекле укытучылары турында сүз бара: «Мин аларның биредә үз йортларына кайткандай, бернинди церемониясез күрешүләрен, үз шкафларын ачып, үз кабинетларында киләп сарып йөрүләрен кызыгып күзәттем». Киләп сарып йөрү татар телендә эшсез йөрү, кирәксезгә бер урында таптану мәгънәсендә кулланыла. Церемониясез урынына бездә бит әдәби телебезгә күптән кергән тәкәллефсез дигән бик матур һәм аңлаешлы сүз бар. Повестьның азагына җигеп килгәндә тагы мондый бер җөмлә колакны тырнап куя: «Әйе шул,— диде ул миңа, карашларын чарлап,— менә нинди кызык...» Кызык килеп чыга шул. Карашны чарлау әдәби телгә дә, гади сөйләм теленә дә ятышмый бит. һәрхәлдә, әдәбият киштәбезгә шундый матур әсәр бүләк итәргә таланты җиткән авторның телгә ныграк игътибар итәргә дә көче җитәр дип ышаныйк. Инде икенче повесть турында берничә сүз. Идея эчтәлегенә исеме дә бик тапкыр килгән «Дустым авазы» повесте белән башланган китапка « Кичер, сөеклем» дигән исем куелудан бик үк риза түгеллегемне башта ук әйтеп киткән идем. Ләкин бу «Кичер, сөеклем» повесте уңышсыз әсәр икән дигән сүз түгел әле. Юк, бу әсәр дә шул ук талантлы каләм белән, кызыксынып, хәтта мавыгып укырлык итеп язылган. Идея эчтәлеге дә әйбәт. Шул ук яраткан эшеңә һәм сөйгән ярыңа турылыклы булу мәсьәләсе. Замандашларыбызның шектый җанлы образлары. Ләкин бу әсәрдә, минемчә, «Дустым авазыпндагы сәнгать тирәнлеге җитми. Диләрә Зөбәерованың кем булуы турында китапның беренче битендәге аннотациядә кыска һәм ачык әйтелгән. Ул журналист буларак укучыларга таныш. Без аны газета-журнал битләрендә байтактан бирле басылып килгән язмалары, актуаль темаларга багышлангач, образлы тел белән язылган мәкаләләре, очерклары, замандашларыбызны сурәтләгән әдәби портретлары аша беләбез. Әйе, Диләрә яхшы журналист, һәм журналистлык практикасы аңа язучы булырга нык ярдәм итә. Ул аңа чиксез зур һәм катлаулы тормышыбызның төрле тармакларына үтел керергә, төрле характердагы замандашларыбыз белән очрашырга, алар белән танышырга, кыскасы, күлне күрергә, күлне белергә юл ача. Журналистлык һөнәренең яхшы йогынтысын без «Дустым аваэы»нда бик ачык күрәбез. Шул чагыштырмача кечкенә күләмле әсәр эчендә без зур илебезнең төрле почмакларында гизәбез, төрле дәрәҗәдәге, төрле характердагы замандашларыбыз белән очрашабыз. Бәхеткә каршы, болар һәммәсе дә повестьның эстетик идеясенә буйсындырылган, ягъни анда язучы каләме өстенлек алган, нәтиҗәдә чын әдәби әсәр дөньяга килгән. Ә менә «Кичер, сөеклем» повестенда язучыга журналистлыгы комачаулык иткән. Бу әсәрдә журналист каләме өстенлек ала. Ялгыш аңланмасын, журналист иҗатын кимсетеп әйтүем түгел. Журналист иҗатының да үз урынында әһәмияте язучы иҗатыннан ким түгелдер. Минемчә, журналистның уз дөреслеге бар, язучының үз дөреслеге. Журналист дөреслеге — ул барыннан да элек көннең әһәмиятле фактларына, конкрет вакыйгаларга, конкрет шәхесләргә нигезләнгән документаль дәреслек. Язучы дөреслеге исә — зуррак чорны, киңрәк географияне, күбрәк кешеләрне гомумиләштергән сәнгать дөреслеге. Бу ике дөреслекне мин бер-берсенә каршы куймыйм. Әдәбият дөньясында аларның бергә кушылган чаклары да күп. Андый бәхетле очракта чын мәгънәсендә әдәби дә, тарихи да булган әсәрләр дөньяга килә. Күп вакытта исә, бер-берсенә туган булган шушы ике дөреслекне аерып җитмәү нәтиҗәсендә, чын мәгънәсендә әдәби әсәр булып җитмәгән, ягъни алган темасын сәнгатьчә гомумиләштерү дәрәҗәсечә күтәрелә алмаган, шул ук вакытта үзенең документальлек көчеч дә югалткан әсәрләр языла. Матур әдәбиятка журналистлык аша килүче кайбер иптәшләргә бу моментка ныграк игътибар итәргә кирәк дияр идем. «Кичер, сөеклем» повесте да шундыйрак хәлгә очраган. Авторның бу әсәренә исем сайлаганда кыен хәлгә төшүе дә очраклы хәл түгелдер. «Кичер, сөеклем» дә, «Куш өянке шаһит»та («Казан утлары» журналында шул исем белән басылды) уңышлы табылган исемнәр димәс идем. Һәм әсәргә аның эстетик идея эчтәлеген дөрес кенә чагылдыра торган исем табу да читендер Чөнки бу әсәр безнең бүгенге тормышь бызга, үсешебезгә иллюстрация характерында язылган. Чын мәгънәсендә матур әдәбият әсәре өчен бу җиңел алым. Без анда әсәрдә чатнашкан геройларның бала вакытла- рян яки мәктәп яшендәге чакларын күрәбез дә аннары, күл еллар аша сикереп аларчың хәзерге портретларын күрәбез. Ә алариың шулай әйбәт кешеләр булып җитлегү юлларын, ягъни кешенең чын йөзен билгели торган хезмәт юлларын күрмибез. Әсәрнең төп герое Го/ әр туган авылына кайтып бара. Мәктәпне бергә тәмамлаган классташлары белән очрашуга чакырганнар. Юлда ул үзенең мәктәп яшендәге елларын, бергә укыган яшьтәш иптәшләрен хәтереннән кичерә. Аның кичерешләре аша без алда очратачак кешелпребезнең бала чакларын күрәбез Бала чагыннан ук әбисе сүзеннән чыга алмаган, зурайгач та тар карашлы, үз-үзеннән канәгать, мещан йөрәкле кеше булып калган Гомәр тарафыннан бирелгән характеристика аша без аның иптәшләренең дә хәзерге көндә кем булып чыгасылары» чамалый алабыз. Шулай булып чыга да. «Өендә аз гына тырышса, класста бераз гына телен тыйса, отличник буласы малайның.. тиешле урында балык кебек телсез, акбай кебек хыянэт'сз» булган Әнвәрнең алдынгы укымышлы булып китүе, үзеннән «бәләкәйләрнең теңкәсенә тия, телен чыгара, яный, үрти, өркетә» торган, «өлкәннәр янында коел куйган менә дигән тәртипле, укуы да ташка үлчим генә» булган Миңнәхмәтнең ’срмыш төбеннән чыга алмавы; чая, горур кыз Ленизаның шәп инженер булып чыгуы һәм башкалар, һәм башкалар безне, чкучыны, гаҗәпләндерми. «Кемнәр булып беткәннәр соң бу Тәңкәле малайлары!» дип, аларга Гомәр генә гаҗәпләнә кебек Чөнки алар, тормыш логикасына буйсынудан бигоәк, авторның алдан сызып куйган теләкләренә гапкыр китереп язылганнар. Әгәр бу әсәр документаль повесть булып, конкрет шохесләр турында суз барса, без аны бөтенләй икенче төрле кабул итәр идек. Ә болай? Геройларның күбесе әдәби образ дәоәҗәсенә күтәрелә алмаган дияргә туры килә. Шулай да, Гомәр образының шактый тулы канлы булуы бу әсәрне уңышсызлар җөмләсенә кертүдән коткара. Әдәби образ буларак. Гомәр. нең көче укучыны уйландыра алуында. Әйе, ул укучыны яхшы мәгънәсендә уйландыра. һәм бу әйбәт. Ә менә жанр бөтенлеге, жанрга турылык мәсьәләсе буенча бу әсәр уңае белән авторга да, кайбер башка яэучыларыбызга да уйланырга урын бар. Җыентыкка кергән кыска хикәяләр до игътибарны җәлеп итәләр Алар арасында да «Гөлназ», «Истәлек», «Энҗе чәчәкләре» шикелле лир«к хикәяләр. «Уңган кыз», 1'Зәйлеләр» шикелле әйбәт очерклар булган иобек. «Заман егете- шикелле очерклыктан чыккан, ләкин хикәя булып җитә алмага» язмалар дә бар. Әнә шундый беркадәр тәнкыйтькә мох-аҗ урыинеры булуга чзрамастан, Дилера Зебәероваиың бу җыентыгы безне чын мәгънәсендә куандыра. Күп кырлы бүгенге әдәбиятыбыз донысында ул яңа авэз булып яңгырый.