Логотип Казан Утлары
Шигърият

УТЫЗЫНЧЫ ЯЗ

• Китапка хитап Хатип Госманга Киштәсендә, хәтерендә илнең кешелекнең күпме китабы! — Пергаментлар, кулъязмалар сөйли — гасырларның безгә хитабы. Сөйлә, китап! Болгар чорларыннан. Тарихыңнан «аять» сөйлә әйдә: телгә килсен Йосыф ибне Якуб, һәйкәл булып бассын Зөләйха. Фани дөнья сүзен, сөю җырын борынгылар ничек үз иткән, «Мәхәббәтнамәләр» дә исән һаман, алмаз кашлар — шигъри йөзектә. Сөйлә, китап! Сәйфи Сарайлар, «Гөлстан»нар ничек калганнар? — Янган калалардан исән-имин чордан-чорга күчеп барганнар? Казан зират караучысы түгел, бер атаклы улы халыкның, Мөхәммәдьяр, безнең күңелгә яр, син гасырлар аша калыктың. Сөйлә, китап! Нинди хикмәтле җыр — Мәүлә Колый, Утыз Имәни? Нинди кыйссаларга тап булганбыз Акмуллалар телен өйрәнеп? Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп, төрле илләр үтеп, шулай да бирдең алмаз телебез ачкычларын, бабамнарның газиз тавышларын ишеттердең ничек Тукайга?! Асыл мираслары заманнарның, гасырларның оран-хитабы хәтерләрдә булсын! Сөйлә әйдә, син үлемсез халык китабы! Сөйлә... Сүнмәс йолдызларың («Сүнгән йолдыэлар*ны карагач) Ринат Таҗетдиниика Гасыр башы караңгысын ертып, якты булып, йолдыз булып туган театр — Тукай теләкләрен истә тотып бик күпләрне әле уятыр. Киләчәктә дә аны алмаз көзге, заман, рух көзгесе санарлар: һаман арта халык күңеленнән сәяхәткә чыккан «Сәйярмлар. Чатырының башы — мең йолдызлы сәнгать күге белән ябылган; бүген әнә «Сүнгән йолдызлар»ны инде сүнмәс өчен кабызган. Ә йолдызлар... һәр кич алар калка, гүя Волжская, Камал, Карилар, Тинчуриннар—биек тәрәзләрдән үзе корган йортка карыйлар. Еллар белән яктың арта бара... Раушан көзгең тарта, театр! Халык рухын исән саклаганда, күп гасырлар шулай уятыр йолдызларың синең, театр! — Сүнмәс йолдызларың... Тукай урамында Кышкы көндә, февраль буранында, килдем тагын Тукай урамына. Ишелеп кар ява юлларыма, тик аяз көн монда уйларыма: мәңге кояш — Тукай урамында! — Шагыйрь урамында. Ыгы-зыгы трамвай юлларында, тормыш тавышы—завод җырларында, басып торам шулар уртасында. Кушыла уй җилгә, буранына... Шатлык туа Тукай урамында. Булдым илнең күп урыннарында, Кавказ, Себерләрдә, Уралымда. Күп илләрдә булдым — уйларымда. Булдым мин бөекләр урамында... Ләкин һаман кире кайттым монда, кайттым һаман Тукай урамына. Юлларымда яңгыр була, җил-бураннар була, һаман киләм, йөрим һаман монда, җырлар да күп монда, бакый моң да. Шул урамнан күрим сине, дөнья! Булыйм мәңге Тукай урамында,— халык урамында! Гөлләр елый, улым... Еламагыз җаннарым, дип юаттым гөлләремне. Яшердем гөл йөрәгенә моң тулы күзләремне. Нәни улым, күземә карап сөйлә: — Тимим, димсең — гөлгә?! Әбиең әйткән:— Чәчәкләрен өзсәң, гөл ул елый, үлә... Гөл елыймы, әтием? — дисең.— Чынмы? Нәрсә әйтим сиңа... Гөл елый шул, улым, би:< нык елый, өзмә аны, тимә, Елатма! Гөл елый. Җирдә җанлы-җансыз бөтен нәрсә елый. Таш җанлылар гына үлән-чәчәк тоймый, диеп уйлый. (Таш үзе дә елый!) Болытларның салкын яше тама, таулар иңри, түзми. Елгаларның күңеле тулып таша, бөгелеп, таллар үкси. Кеше елый бик еш! Дөнья булгач нинди чагың булмый... Кайгы-шатлык, гарьлек-гамьнән елый... (Ир — эченнән елый.) Елый белү, улым, яхшы нәрсә! Яшь юшкынны юа. Ярасына, нәфрәтенә дәва таба шулай дөнья. Шулай, улым! Яшькә тула калса, бер көн ике күзең, ела... Ләкин елак дип атама бу дөньяның үзен. Кеше булсаң, яшьләреңне сөртеп, юатучы була. Юанырсың... Тик бел бәләкәйдән: елатучы булма! Елатучы булма! Бик сак кагыл үләннәргә, гөлгә. Гөл елый ул. Җирдә бөтен нәрсә елый, көлә белә. ...Хәтта үлә белә! Кай илләргә икән барыр юлы — кошлар очып үтте күкләрдән. Мең кошларның саубуллашу моңын озатучы күңел күтәргән. Кай илләргә икән барыр юлы туган илдән киткән кошларның? Кош юлында күңел каурыйлары китеп, кайталмаган дусларның. Кай илләргә илтә икән юллар туган җирдән, туган оядан?.. Кош оясы кебек тын калсам да, көзге хисләремнән оялмам. Кай илләргә илтә икән юллар, кай диңгезләр күренер күкләрдән?.. Мең кошларның саубуллашу моңын сагыш итеп җанда күтәрәм. Кавказ әсире Мин Кавказда булдым, данлы таулар, һәм халыклар монда — данлылар. Таудай горур Кешеләр иле монда, таулар—Кеше кебек җанлылар. Киек менгән тауның башларына, биек менгән күккә бөркетләр! Җәйран кебек җитез, чая кызлар, һәм бөркеттәй монда егетләр. Мин Кавказда булдым. Бөтенләйгә гашыйк итте бугай тау иле. ...Биеклекне тойган күңел, хәзер тауларга тиң сүзләр тап инде! Мин Иделгә кайттым... Җиремдә дә сагынам таулар илен, яшермим: Үзәннәрдә — таулар җырын җырлыйм, мин ирекле Кавказ әсире! Соңламаска иде Соңламаска, эх, соңламаска иде, Үзгәртәсе иде бу җанны... Бер абынмас җирдә ничә кабат абынды ул ялгыш, буталды: И/леш, алга барды... Соң булганчы өлгерәсе иде иелеп олы җаннар алдына, чын күңелдән гафу үтенергә соңламаска иде! — бәхиллеген алып калырга... Үзгәртәсе иде, үзгәртәсе... Тумыштан ук «усал» бу җанны укытасы иде, онытасы үкенүгә лаек булганны. Өлгерәсе иде, соң булганчы, тәүбә итеп Вөҗдан тавында, аттай тышаулыйсы иде горурлыкны, кәгъбәләргә җәяү барырга, ялан аяк һәм ялан баш кына... Атлар идем шушы адымны... Үткәнгә алып кайтып булса иде һаман ашыккан шул җанымны, борып булса иде... Соңламаска, эх, соңламаска идо... Җилгә киткән сүзләр Апрель җиле гастрольгә китте, Әлмәт ягына, поезд артыннан... Артистларның бер бай поклоннигыдай тагылып йөрер бугай, тартынмас, һаман чәчләреңә кагылыр, үбәр, җил — гүя әрсез Казан малае. ...Атна була Казанда җил юкка, әллә нинди әле май ае... Озатканда шул зур күзләреңдә сагындырыр утлар күрмәсәм, сагынырга хакым булмас иде... Хәзер менә, (ходай белә!) җилдән көнләшәм. Ул бу җырны минем алып китте, укып йөрер, калмый артыңнан. Авторы итеп тә әле танытыр үзен, мактанудан ул да тартынмас. ...Казан җиле гастрольгә китте. Күр, ап-аклар агачларым күптән, шау чәчәктә бакчам. Матурлыгын күреп-аңларсызмы, капкаларын ачсам? Күр: әкияттән күчкән төсле гөлләр, чәчәк таҗын ачкан... Бал кортлары гөжли, күбәләкләр... Нурда уйный бакчам. Күр, чишмәләр күпме — вак-вак таштан челтерәп, көлеп аккан. Җыр-авазлар белән тулы һәрчак, шаулап тора бакчам. Утызынчы язны каршыладык, (шау чәчәктә бакчам!) Көзгә ерак әле... Жәй, Кояшка капкаларым ачам... 1971