Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАРТ-АПРЕЛЬ «Уел»

X, С. га Күпне күргән сиксән яшьлек әби Бер җырлады безгә «Уел»ны; Күзләр коры иде, тавышындагы Яшьләр гүя җанга коелды... Агыйделнең көләч ярларында... Шатлык иле — Илеш ягында, Тарих, бәлки, безгә очрагандыр Аһәңнәре, моңы сагында? Уеп алды гүя йөрәгеннән Ераклардан килгән сагышны — Агыйделнең үзенә охшап акты Халык моңы, җаны, тавышы... Җилләр исте... батыр ирләр үтте, Илләр үтте кичеп уемнан; Ил язмышы йөрәкләргә безнең «Уелвлары белән уелган. Бар булганы белән халык җаны Яшеренгән шушы моңнарга... . .Ятим моңнар, ятим җырлар булмас Халык яшәгәндә, ил барда. Озата барыр киләчәккә шулар... Онытып буламыни үткәнне? — Заман — үзгә, тормыш — үзгә, яңа, Ә чын җырлар — иске, күптәнге... Искә төшереп гүя гамьсезлектә Онытылган изге уемны; Җаны белән бөек типтәр әбие Уятты бер уйда «Уелвны, Моң уятты уйда... Тормышыңның борчу, низаглары һаман ача искә яраңны; Аерылулар — җанның җәрәхәте, Нечкә җанда алар — дәвамлы. Югалтулар, авырлыклар хисе Баетадыр җырга шагыйрьне? — Ә кемгәдер кыйммәт җыр әҗере, Фаҗигаңнең алтын яңгыры... Ваклыкларын күреп яшәешнең Канатлары сынса күңелнең; Ятим күңел белән яшәсәк тә, Ятим итмик инде шигырьне... Бурычларың искә төшереп дөнья Искәртсә дә һәр көн җаныңны. Түләү өчен гомерең җитмәсә дә, Киләчәк бер аклар шагыйрьне, Җырда танып матур җаныңны! Биек йолдызларга Үпкәләмим — бик биектән карап Көлгән йолдызларга. һич кинәм юк — миңа югарыдан Караган кызларга... Очрашырга мине чакырса да, Килмәде гүзәлләр, Минем хисләремнән көлке эзләп Кинәнде гүзәлләр. Күзем бәйләп, юри уен өчен Ташладылар суга. Бата язгач, салам сузды алар Миңа тотынырга... Ләкин һаман кимемәвен күреп Мәҗнүн хисләренең, Минем дуслар белән китте алар, О, бу истә минем! Суындыммы хәзер? Күзем ачып, Үзгәрткәндер вакыт? Белмим... искә алу шул чакларны Шатлык миңа, бәхет. Мин ихтирам саклыйм ул көннәргә. Яшьлек, шашкын хискә. Алар — кабатланмас җырлар иде, Газап түгел һич тә. ...Юк, үпкәм юк сезгә, мәхәббәттән «Дәрес» биргән кызлар. Элеккечә янсын, көлеп янсын Биектә йолдызлар. Карлар яуды, яуды карлар, Беренче карларым. Карлар яуды. Ник аларго Мин каршы бармадым? Тәрәзәдән карадым. Кар эреде, тагын яуды... Аклыкны яраттым. Карлар яуды — юлларымны Күмсәләр — тараттым... Бакчага кар аттым... Карлар яуды — бураннары Сыерчык, карганың... Карга күмелеп, нәрсәмнеңдер Мәңгегә калганын Мин хәзер аңладым... ...Карлар ява, гомер бара... Белсәм дә, карганмыйм. Бер көн аяз күңелем аша Соңгы кат карармын. ...Явыгыз, карларым! 30 март. 1972 Туган көнем. Тагын бер яшь артты, Тагын тойдым вакыт үткәнне... Шушы вакыт әллә хыялыма Кагылмыйча читләп киткәнме? Кара, аның һаман япь-яшь чагы. Сабый акылы — бөтен булганы, Ул һаман да, әнием! — диеп, башын Итәгенә куя дөньяның... Хыялның да, бәлки, туган көне? — Мәҗлесебез... эчми исерәм, Йолдызларын саныйм, энҗеләренең Исемнәрен искә төшерәм. Киңлек-биеклекләр — аның йорты, Чиксезлекләр — барыр юллары, Ай-кояшка кабынып мәхәббәте, Йолдыз итеп яза җырларын. Чынбарлыкка — тормыш, кануннарга Ияләшмәс төсле иде ул, Иңнәрендә барысын күтәрергә Әзер иде, көчле иде ул; Юлга фатихасын алган көннән Менде җирдән өскә, яктыга... Чакырсам да, кире кайту кая. Догаң нәрсә аңа, бәддогаң. Үзенә остаз хәким, хөр җаннарның Әйтерсең лә бер-бер варисы — Тәгълиматын җыя — таныш аңа Хыялстан иле тарихы. Тугачтан ук коенып үскән гүя Оптимизм күлләрендә ул. Кагылмаган ләкин төнбоекка — Пессимизм гөлләренә ул. Чиге кая ышанычка юлның. Башын ияр мәллә үлемгә7 !. Ихтыярын — атын иярләгән, Кояшларга юлы — бүген дә... Хыялымны котлый туган көнем... Саный сәгать вакыт үткәнне. Хыял... Яшьтәшемме, туганыммы? Мәңге япь-яшь калыр бүтәнме? ...Тагын бер яшь артты... Туган көнем... Дөнья бит... Булган бу — Казанда... Бер гаҗәп хәл кебек Бу — безнең заманда. Максатлар — бер, уртак, Теләкләр кояшлы... Йолдызга урын күп, Күгебез — колачлы. Гайбәткә урын юк, Дөньябыз түгәрәк: Бәхетебез карлары Күбәләк, күбәләк... Тукайга тиң булыр Юк болай юклыкка, Шагыйрьгә, әдипкә Юк бугай кытлык та. Этләргә бәхәскә Урын юк бугай да... Дөнья бит: Кайвакыт Өрәләр шулай да... Сәлам Салмег премиясе лауреаты Наҗар Наҗцига Уралларга барсаң, туктал, болыт, Уфаларга туктап сәлам әйт: Ат өстеннән үрелеп кенә сине Тартып алыр, бәлки, Салават. Уралларга барсаң, җил, күреп кит, Узаманнар рухы сәламәт. Җыр укларын, ирлек җәяләрен Иленә мирас иткән Салават... Яманатлар түгел дан атлары Халык улларына әманәт. Әйтерсез,— кемнәр ул, Сорарсыз — ул кайда? ...Казанда, «кечекләр» Өргәннәр Тукайга. Тукайга! Йолдыздан көнләшеп, Түбәннән өргәннәр. Иснәнеп яманын, һауһаулап йөргәннәр Заманның этләре! — Өргәннәр ал-арттан, Газеттан өргәннәр, Болактан, почмактан... Тик Тукай көчлерәк Яндырган йолдызын; Ул янган — саф, якты, Төнен һәм көндезен,— Халкымның йолдызы! Булган бит заманнар, Шагыйрьләренең сабантуе, бәлки,- Уфаларда күпме азамат! — Үз кулыннан бүләкләрен бирер Баһадирларына Салават. ...Халык күңеледәй ак сөлгеләр, Ак сөлгедәй күңел — аман, ак... Уралларга барсаң, туктал, болыт, Уфаларга, җилкәй, сәлам әйт! — Атта җилеп, Тукай бәйрәменә Килеп китсә иде Салават, Сәлам әйт! Хыялымда минем Кояш яна, Яна алтын Кояш! — Шул кояшның эссе нурларыннан Җаным мәңге туймас. Хыялымда алтын Кояш, тоташ Ак алтыннан койган. Йөзен тирәләгән алтын чәчләр, Битен алтын юган. Алтын Кояш яна, алтын бәхетем, Якты көнем — кичем; Алтын нурлар белән алтынлана Өнем минем, төшем. Ул — бүлмәмдә китапларга төшә, Өстәл, кәгазьләргә... Уйламастан җылы бирә — суык Фикер, вәгазьләргә. Шатлыгыма күчә, уйларыма, Юлларыма бага. Ничә еллар шулай яна-яна Минем белән бара. Хыялымда алтын Кояш яна, Яна табу — Кояш; Әрсезлегем, ялгышып та, аңа Кул сузарга кыймас. Нәрсә әйтим баш бирмәгән ярсу Толпар атларыма?! — Тагын кайтам менә — язларыма, Мөслим якларына. Оныттырып дөньям, гамь-шөгылем, Җан канатым — шул ат, Нигә һаман шунда каера әле, Ярсып, шашып, дулап? Нигә анда кайту? Хәзер миндә Башка мәшәкатьләр. ...Улыма калсын хәзер ярсу атлар, Шашкын мәхәббәтләр. Кичтем күптән хис-моң Рубиконын, Нәрсә кирәк тагы? (Инде ыргып үтәлмәссең, Ыкның Ташып аккан чагы!) Анда — хыял кызы... Күңелемдә Элеккечә калсын! Ул кабызган йолдыз яна һаман, Элеккечә янсын, Нигә карау хыял аръягына, Үткән кире кайтмас, Үткәннәрнең урамы тын инде. Йортлар күзен ачмас... Тик, ни әйтим — тыңламыйча чапкан Тойгы атларыма? Тагын кайттым (ничәнче кат) языма, Мөслим якларына. Кал җырымда, апрель булып кал син?! — Якты таңдай син бер балкыдың, Мартта туган җаным шунда белде Апрельгәчә дөнья салкынын. Апрель булып килдең, юк, май түгел Мәңге миңа апрель булып кал; Мәңге шулай якты булсын кичләр, Сабый яшьле булсын болытлар, Апрель булып кал син! — Бөреләрнең Тик ачылган чагын, саф чагын, Каеннарның суы ташыган мәлен Күзләрендә мәңге сакларсың, Апрель булып кал тик!— Ташкын сулар Күңелеңдә калсын — шул килеш, Төенләнгән килеш торсын сорау, Юк, кирәкми җавап, чишелеш... Апрель килеш... Беләм, табигатьнең Үзгәрмәгән Юк бер мизгеле; Тукталу юк сиңа, алда көтә Яшьлек — яшел урман шикелле. Кемнәргәдер хәзерләнгән бәхетең Елап ашыктыра майларга... Юк, туктатып булмас бугай аны, Күңелең синең әллә найларда, Ләкин миңа апрель булып кал син, Минем өчен — апрель булып кал? Җырларымда синен Кояш яна, Елау катыш көлә болытлар... Кал җырымда, апрель булып кал син! Хәл белергә килеп чыктың безгә, Озын булган юлың, — Арыгансың, ял ит, апа, диеп, Урын бирде улым. Без утырдык аннан тып-тын гына; Сүзләр—күптән беткән. Белдек шуны: тормыш сөюдән дә Мәшәкатьле икән. Истәлекләр тавын кузгатмадык, Кары ишелер төсле! — Таудан түбән төшүе дә авыр, Тормыш — бездән көчле... Чылтырап торган сулар кебек сүзләр Әллә кая, тынган, Кайчак иелеп кенә су аласы Бик килсә дә шуннан, Кипкән барысы — күзгә чыкмый яшь тә, Бирелсәң дә хискә. ...Чишмә — тау астында, сирәк очрый Менгән саен өскә... Хәл белешергә килгән идең безгә, Кайтыр юлың ерак. — Караңгыга калам, китим,— дидең. Мин озаттым... Авыр истәлеген Озатып кайтты йөрәк... Кая ашыгасың? Зур юлыңның Бәлки, башында син, Карурманнар очрар, кочең сакла, Кая ашыгасың? Кашка атлар, алмачуар атлар... Мендең кайсына син? Теләкләргә тизрәк җитәргәме? — Кая ашыгасың? Алда таулар, сикереп үтәрсеңме? — Тукта, ярсынма син! — Түгел Рәсүл — бөркет канатлы ир, Түгел Кайсын да син, Кая ашыгасың? Исемең яздың тимер дага белән Кыя ташына син; Ир-егетләр җырын җырла шуннан, Кая ашыгасың? Алда — диңгез, кырмыскадай нәни Аның каршында син; Корабың көт, йөзеп чыгалмассың, Кая ашыгасың? Дөнья — чиксез, табалмассың ахырын, һаман башында син... Ул ашыкмый, кабаланмый, Ә син Кая ашыгасың?