Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИҢГЕЗДӘ СЫНАУ

Юк, бу — әдәби әсәрләрдә еш телгә алына торган җилкәнле кораб түгел, ә сәгатенә утыз километрдан артык тизлек белән йөзә торган XX гасыр теплоходы. Аның исеме дә чор батырлыгын гәүдәләндергән кешенеке — «Муса Җәлил». Язучы Рафаэль Мостафин «Диңгез көндәлеге» 1 исемле китабында әнә шул теплоходта диңгеэ-океаннар гизүе хакында сөйли. Диңгез — татар әдәбияты өчен яңарак, ятрак тема. Димәк, бу темага алынган язучыны күп кенә өстәмә мәшәкатьләр, уйламаган кыенлыклар көтә. Диңгез язучының өлгергәнлек дәрәҗәсен, талантын да сыный. Язучы өчен сынау булу өстенә. диңгез корабка утырып сәяхәткә киткән кешеләрнең түземлеген, ныклыгын һәм, димәк ки, социалистик җәмгыятьтә хөкем сөргән иҗтимагый мөнәсәбәтләрне дә сыный. Ул кешене үзенең бушлыгы белән, чиксезлеге белән, куркыныч булуы белән сыный. Диңгез белән йөзгә-йөз очрашкан кеше алдаша, икейөзләнә алмый — синең алда үзенең бөтен характеры, бөтен асылы белән ачыла. Р. Мостафин китабын укыганда да без диңгезчеләрнең чын йөзләрен күрәбез. Алар арасыннан иң яктысы — капитан Роман Александрович образы. «Кешенең балаларга һәм җәнлекләргә карата булган мөнәсәбәтеннән аның асылын белеп була»,— ди бер урында автор. Бу сүзләр, барыннан да элек, нәкъ менә Роман Александровичка туры килә. Без юл буена аны әле аквариум янында, әле аю балалары, кечкенә маймыллар тирәсендә күрәбез. Көньяк Африка Республикасы яныннан узганда корабның руль җайланмасы «чыгымлый» башлый. Менә шул чагында без капитанны бөтенләй башка яктан күрәбез. Ул кырыс характерлы чын ' Р Мостафвв. Казан. 1972 ел. диңгезчегә, нык куллы җитәкчегә әйләнә. Кайберәүләр, ярдәм сорап, шушы республикага керик, диләр. Роман Александрович катгый баш тарта. Диңгездә давыл якынлашып килүгә дә карамастан, җайланманы үз көчебез белән төзәтәбез, ди. Һәм шулай эшлиләр дә. Валерий Кравченко, Николай Кожинов та диңгезче образын үзләренең матур сыйфатлары белән тулыландыралар. Ә диңгезче йөрәгенең иң тирән ачылган урыны, мөгаен, китапның түбәндәге юлларындадыр: «Тормышның ачысын- төчесен татыган диңгезчеләр миңа ял вакытларын ничек түземсезләнеп көтүләре, тизрәк ярга чыгарга ашкынулары турында сөйләделәр. Ә ярга чыгыл ике-өч атна үтми, диңгезче күңелендә ниндидер бушлык, сагыш башлана, ул бушлыкны берни белән дә тутырып булмый икән, отпуска- ның икенче яртысында индө диңгезчеләр причалга килеп йөри башлыйлар, ерак сәяхәттән кайтучы корабларны каршылыйлар... һәм акча бетте дип ялганлап, рейска иртәрәк чыгаруларын үтенәләр». Р. Мостафин бу сәяхәт вакытында сынауны художник буларак та уңышлы үткәч дияргә була. Беренчедән, безнең күз алдына диңгез үзенең бөтен матурлыгы, зурлыгы белән килеп баса. Икенчедән, диңгез авторның үзен, аның хисләрен һәм фикерләрен дә бер баскыч югары күтәргән. «Гүзәллекне бөтен тирәнлеге беләч тоя белгән кеше беркайчан да әшәкелек эшләми,— ди язучы,— чөнки әшәкелек аның асылына, эчке эстетик тоемына каршы килә». Диңгездә йөзү язучыны олы җир, дөнья проблемаларыннан аз гына да аера алмый — аларның сулышын, көн вакыйгаларының кызулыгын тоеп тору Р. Мостафин китабына хас матур сыйфатларның тагын берсе. Аның сәяхәт юлы заманыбызның тыгыз проблемаларын ерыл, аларның уртасыннан бара. Авторны гареп илЮ Диңгез кьндәлеге. 1ЬЬ лере һәм Вьетнам язмышы, икегә бүленгән Корея борчый, интернационализм һәм милли мәсьәләләр, тормышта сәнгатьнең урыны, күп төрле башка нәрсәләр уйландыра. Менә Вьетнам ярлары буенда язылган бер юл: «Кояш кызарып баеганда мин янган джунгли исләрен сизгәндәй булдым». Диңгездә булу язучының кешеләргә булган карашын да үткенәйтә. Чөнки диңгез— кешенең күңел көзгесе ул. Әгәр рухи дөньяң, хисләрең ярлы булса, күңел күзең начар күрсә, ул сиңа тыныч яки давыллы булып кына күренергә мөмкин. Ә Рафаэль Мостафии анда, маринистрәссам- иар кебек, онытылмаслык образлар таба. Менә «томанлы соры иргә. Акчарлаклар, апак төнбоеклар шикелле, дулкыннар өстендә тирбәлеп утыралар... Иркә дулкыннар, наян көчекләр кебек, йомшак кына тәгәрәшеп киләләр». Бусы — диңгезнең тыныч чагы. Ә тузынгач, ачуы килгәч, ул менә нинди була: «океан офыктан-офыкка сузылып кайный, быгырдый, котырына... Зур дулкыннар, диңгезнең тыгыз мускуллары тартышкандай, уралып-уралып тәгәриләр». Китапны укыганда, уңышлы табылган бу детальләр куз алдына диңгезне китерел бастыралар һәм ул диңгез, хәрәкәткә килеп, күңелдәге хис диңгезе белән бергә чайкала башлый. Рафаэль Мостафии үзенең юлъязмала- рын аерым китап итеп чыгарганда журнал вариантын бераз үзгәрткән. Бу үзгәртүләрнең күбесе файдага. «Казан утлары» журналында басылган вариантында ике урында шагыйрь Сибгат Хәким телгә алына иде. Ә китапта автор аны «өлкән бер шагыйрь» дип кенә биргән. Болай үзгәртү ничектер аңлашылмый һәм аз гына булса да әсәрнең ямен җибәрә. Дөреслек кирәк иде. Аннан соң, «аның күккә ашкан алты манарасы нәкъ хәнҗәрләр кебек ялтырыйлар» (26 бит), «ике шаулы урам чатына куелган таш һәйкәл» (120 бит) кебек җөмләләр дә урыны-урыны белән тешкә тиеп китәләр. Ә тулаем алганда, диңгез көндәлеген укып чыккач, уз күңелеңнең әллә никадәр баеганын тоясың, сөенәсең һәм авторга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсең.