Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җөмләдер

Янсын күмер — көле калсын, үтсен гомер — гөле калсын! * * Иске хаталарны кабатлау — яңа хаталарга юл ачу. » * Икейөзлегә бер битлек җиткән. Берише кешеләр сикереп ябыксалар, беришеләре симереп сикерәләр. » ♦ Чакырылмаган кунак зарыктырмый китсә, син аңа: «Хуш китәсең!» — дип кал. * * * Кечкенә булса да көрәк булсын, зур булса да кашык булсын. Үз нәфесенә үзе хуҗа булган — иң көчле кеше. * * Көз булса капчык кирәк, бала туса карчык кирәк. * * Мәктәп имтиханнары кайчан да бер тәмамлана, ә тормыш имтиханнары гомер буе дәвам итә. Буш вакытны да * * бушка үткәрмә! һәрбер тавык үз * « S кетәген белергә тиеш. Белмимзең башы * * » авыртмый, әмма башында да артмый.