Логотип Казан Утлары
Очерк

ХӘРӘКӘТТӘ БӘРӘКӘТ

КПССның Чаллы ш»һзр комитеты беренче секретаре Рзис Беле- ел. Кама автозаводы тезелеше начальнигының беренче урынбасары Евгений Никонорович Батенчук һзм *Гидропроект» институтының техник бүлеге баш белгече Иосиф Сергеевич Завалишин белгн зңгзмз. ер карагайда гажәл та кабак: бары тик ике гена ел элек булып узган вакыйгалар хәзерге кан ечен иидә тарих булып калды. Ул вакытта бу урыннарда буш дала иде. Тын дала уртасына тимербетоннан коелган ике багана утыртылган һәм шулерның берсенә буяу белен: «Биреда Кама автомобиль заводы тезеләчәк» дип язылган иде. Бу якларга килгән журналистлар ечвяклы теодолитлар тирәсендә кайнашкан берничә гоодизист белән сейләшү, алзрны рәсемга тешереп алу белән генә чикләнәләр иде. Бүтенче мамкин дә түгел, ченки бульдозерлар актарып ташлаган туфрак еемнәро, тирән чокырлардан үсеп чыккан нигез челтәрләре, тимер-бетон каркаслары юк иде әле. Озак та үтмәде, «Правда*. «Труд*, «Известия» һем башка газеталарда бу тезелеш турында берничә юллык информация басылып чыккач, илебезнең тарле почмакларындагы меңнәрчә, ун меңнәрчә кеше хәрәкәткә килде, бу якларга алло ничә тарла машина агыла башлады. Менә шуннан соң ике ел вакыт узды... Мин шул вакыттагы язмаларымны актарып утырам. Барысы да хәтердә. Әмма Чаллының бүгенгесе мәһабәт Әләктәге язмаларымны бер читкәрәк зтәрәм да КамАЗга соңгы баруымда язган блокнотларымны укырга керешәм . Тарла кешеләр белән әңгәмәләр, тезелеш күренешләре . Тормыш детальләре . «Быел безгә меңгә якын нигез салып, монтажчыларга тапшырырга кирек. Монтажчылар 33 мең кубометр тимер-бетон каркас, 10,5 мең тонна металл конструкция корырга, 234 мең квадрат метр плита коярга тиеш. Болар — производство биналары һәм корылмалары гына. Тезелеш индустриясе, ТЭЦ, шәһәр йортларын салу буенча да шул кадер үк зшлар алда тора...» Б «Без бит, ачуым да килмәгәе, тавык кетәклеге салмыйбыз! Без Европадагы иң зур төзелешкә килдек!..» «Планеркалардагы суз боткасы туйдырды инде. Безгә эш эшләнгән булсын. Эшкә сәләтең юк икән, гаризаңны яз! Биш йөз урынлык ашханәне дә срогына төзеп бетерә алмыйбыз икән, безгә биредә маташасы да юк. Бүтәннәр килер, бүтәннәр төзер. Алар безнең кебек булдыксыз булмаслар...» «Башкалар кешечә яши, ө без... тормышмыни бу?.. Өйгә төнге унбердә кайтам, ашыйм-эчәм дә мендәргә авам. Эш процессы тиешенчә оештырылмаган, хезмәтеңнең файдалы эш коэффициенты аз. Шимбә көннәрендә ял итәргә тиешлегемне дә әллә кайчан оныттым инде. Хәтта якшәмбедә дә ял итәргә ирек бирмиләр. Гаиләне дә тәүлеккә берничә минутка гына күрәсең. Шайтан белсен, балалар кай арада тугандыр да нидән булгандыр .. Братскида эшләдем, Красноярск ГЭСын төзедем... Сине тиргиләр, начар эшләгән өчен син бүтәннәрне тиргисең. Тормыш шулай инде ул. Төзисең, кибет. мәктәп, балалар комбинаты, ашханә, кафэ, ит комбинаты, культура сарае саласың һаман җитми. Азык-төлек, дефицит товарлар төялгән эшелоннар атна буе бушатуны көтеп торалар. Складлар, базалар юк. Сиксән километр тимер юл, җитмеш километр автомобиль юлы салырга кирәк. Аларсыз һич мөмкин түгел: Бөгелмә — Круглое Поле арасындагы станцияләр, разъездлар поезд составлары белән тулган. Шәһәрдә быелдан ук трамвай йөри башларга тиеш. Мең кешеле йортларга эссе пар җибәрәчәк ТЭЦ казаннарын торгызу да никадәр көч куюны сорый...» Блокнотларда әнә шундый өзек-өзек язмалар күп. Әлбәттә, аларны теркәп бару өчен уннарча километрларга сузылган төзелеш мәйданында күп йөрергә, куәтле «КрАЗвлар, «БелАЗ»лар, «МАЗ»лар үтеп киткәндә болытларга кадәр күтәрелә торган Чаллы тузанын йотарга, дистәләгән кеше белән сөйләшергә, аларның тормышларын өйрәнергә туры килде. — Безнең төзелештә барлык эшне берьюлы башкарырга кирәк,— дип сөйләп китте партиянең Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Беляев.— Төзелештәге объект исемнәрен теркәп бару өчен генә дә әллә нихәтле кәгазь кирәк булыр иде. Яңа шәһәрдә бары тик бер квартираны өлгертү өчен төзүчеләргә өч йөз илле мең кеше яшәячәк бөтен шәһәрнең барлык инженерлык коммуникацияләрен күз алдында тотарга кирәк булды. Бер проблеманы хәл итә башласаң, йөзләрчә башка проблема туаТөзелеш начальнигының беренче урынбасары Е. Н. Батенчук болай диде: — Чаллы автозаводы төзелешенең төп үзенчәлеге шунда: проект эшләре төзелеш белән бер үк вакытта алып барыла. Әлбәттә, башта төзелгән проект буенча эшлә/ ансатрак, уңайрак. Әмма, болай булганда, Кама автозаводы кебек гигант төзелеш бик озакка сузылыр иде... — Сезнеңчә, хәзер эшнең иң мөһиме кайда! Нинди кыенлыклар алда тора! Иң төп проблемалар нәрсәдән гыйбарәт! Р. Беляев. Әлегә берничә мәсьәлә бер төенгә бәйләнгән. Мәсәлән, төзүчеләр коллективын туплап бетерү. Гаять катлаулы проблема бу. Икенчедән, торак йортлар салу, культура, көнкүреш объектларын өлгертү. Өченчедән, төзелеш индустриясе базасын — йорт төзү комбинатын салып бетерү, күзәнәкле бетон заводын киңәйтү һ. б. лар. Дүртенчедән, автозавод төзелешенең барлык объектларындагы тезү-монтаж эшләре. Кыскасы, җитмеш беренче елда төп бурыч—төзелешнең дәвамы өчен ныклы тыл булдыру иде. Темпны тагын да үстерү, алга зур сикереш — плацдарм булдырмыйча мөмкин түгел. Боларның барысын да чынга ашыргач кына — хәзер инде без моңа ирештек — тезелешнең икенче, өченче этабына юл ачыла._ Е. Н. Батенчук. Узган ел төзелештә эшләр катлаулы булды. Төзелеш мәйданы тиешенчә әзер булмау, төзелешнең үз базасы җитәрлек тәэмин ителмәү, торак урыннары һәм кадрлар җитешмәү темпны шактый киметте. Әмма темп мәсьәләсенә гадәттәгечә карарга ярамый, чөнки шундый зур завод салуны шулкадәр кыска вакыт эчендә башкарып чыгу әле моңарчы дөньяда булганы юк иде. Ә ничек соң тиешле графикка керергә? Иң элек, төзелештә эшләүче һәр кеше үз бурычын тирәнтен аңларга, перспективаны күрергә, әйләнә-тирә һәм вакыт категориясен тормыш кушканча итеп күңеленә беркетергә тиеш. Без моңа быел ирешәчәкбез. Моңа ирешкәннән соң инде төзелеш ритмы куәтле инерция алачак. Менә шуңа күрә дә хәзерге вакытта тезелештә кешеләр генә тугел, фикерләр дә сынала. Проблемалар шул кадәр куп, алар кеше аңына кереп бетәрлек т» тугел. Аларны хәл итү әчем максатның бөтен зурлыгын тоярга кирәк. Безгә хәзер тезүчеләр коллективын туплау аны т.п максатка юнәлдерүне тизләтергә кирәк. Чыннан да. без тезү зшләренең тылын ныклы итеп тәэмин итәргә тиешбез. Барлык омтылышларны да теп максатка ирешүгә юнәлдерергә кирәк! Ф — Коллективны оештыру турында тулырак итеп ии әйтергә мемкин! Мәсәлән. кеше һәм тезелеш проблемасы. ₽. Беляев. Тезелеш мәйданында шундый бер сөйләшү булды. Мин бер сварщик 2 белән очраштым. «Син секретарьмы?» — дип сорый бу «Әйе. секретарь,— дим,— ми 3 йомыш?» Ул тезелештә эшләргә дип Чаллыга килгән. Кадрлар бүлегендә аны дүрт _ куллап каршы алганнар. Табигый: сварщиклар бик кирәк. «Рәхим итегез, «Металлург- Г стройның «СУ-1» идарәсенә барыгыз». Сварщикның машинасы юк. һәм ул кене буе х «СУ-1»не эзләп йөри. Ниһаять, таба. Әмма, начальнигы каядыр киткән. Ашханәнең 2 кайда икәнен дә белми, кунарга да урыны юк. Икенче көнне начальникны ээләп таба. 3 Ә начальник аның хезмәт кенәгәсен карый да: «Син миңа кирәк түгел. «Автозавод- ж строй» идарәсенә бар. Анда сварщиклар кирәк, дип ишеткән идем. Ә миңа хәзер бетончылар гына кирәк»,— ди. Егет «Автоэаводстройпга юнәлә. Кене буе аны эзли. м Ниһаять, таба. Анда да шундый ук хәл. я Моның белән мин шуны әйтергә телим: кешеләр килеп кадрлар бүлеген эзләргә тиеш тугел, кадрлар бүлекләре үзләре кешеләрне эзләргә тиеш. Дерес, мондый хәл- = лар Чаллыда сирәк. Нәкъ менә шундый хелләр булмасын очеи хәзер партиянең Та- о тарстан өлкә комитеты. Чаллы шәһәр комитеты тезелештәге партия комитетлары, < комсомол һәм профсоюз оешмалары, тезелештәге имгәкчеләрнең эше бирегә килү- ~ челәрне кирәк урынга кабул итүгә һәм еларга нормаль яшәү шартлары тудырырга ' юнәлдерелгән. — Бу проблеманы хәп иту дә җиңел түгелдер! Н. С. Завалишин Әйе торак урыннары җитми. Торак биналары салырга эшче кирәк. Ә эшче ник җитми? Торак урыннары җитәрлек тугел. Зур тезелешләрнең һәрберсендә шундый хәл туа. Е. Н. Батенчук. Әлбәттә, торак йортлар салу темпы Чаллыда бик зур Әмма һаман торак урыннары җитми Салынган йортларның күбесе вакытлыча тулай торак итеп файдаланыла. Әмма барыбер тулай тораклар җитми. Бу проблеманы ничек хәл итәргә? Мөгаен, күчмә йортлардан вакытлы рәвештә поселоклар оештырырга кирәктер Аинан тыш КамАЗ тезелешендә эшләүче һәр кешедә, һичшиксез, квартира алачагына ышаныч тудырырга тиешбез. — Һәр тезүчегә квартира булыр дип ышандыра аласызмы соң! Е. Н. Батенчук. Ышандыра алам. Шул ук вакытта каршылыкларга күз йому да кирәкмәс. Автозавод тезелешендә бары тик чыныккан кешеләр генә эшләргә тиеш. Монда килгән кеше элек үк башынахырын уйлаган булсын Эленке-салынкы йөрүчеләр безге килмәсен дә Бу турыда ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Әлбәттә, тезүчеләргә башта якын-тирәдәге авылларда, вагоннарда яшәргә дә туры кнлә. Мондый вагоннарда торучылар ечен бездә хәзер поселоклар тезелә. Әмма мин ышандыра алам: КамАЗ тәзергә дип, монда яшәргә һәм эшләргә дип килгәннәр, вакытлыча кайда гына яшәмәсеннәр алар тормыш ечен кирәкле һәр нәрсә белән тәэмин ителәләр. Р. Беляев. Шуны да истән чыгармаска кирәк тезелешкә эшчеләр даими килеп тора. Ә торак йортларның өлгерүе ритмлы түгел Җитмеш беренче елда МСЛлуатацнә- гә тапшырыласы ике йөз мең квадрат метрдан артык торак мәйданының яртысы бары тик елның дүртенче кварталында гына өлгерде Шуңа күрә, бик табигый, барлык эшчеләрне квартиралар белен тәэмин итеп бетерү берьюлы мөмкин булмады Сәүде. туклану, транспорт мәсьәләләре буенча канәгатьсезлек күрсәтүчеләр дә шактый. Әйе. боларның һәрберсе игътибар үзәгендә тора. Партия, хуҗалык, профсоюз оешмалары бу проблемаларны тиз арада хәл итү ечен барлык чараларны күрелер. Әлбетте. КамАЗ тезү бик куплер ечен зур имтихан. Турыдаи-туры әйтергә кирәк: теләсе кем бу имтиханны тота да алмый. — Соңгы айларда тезелешкә тагы үи меңнәрчә кеше килде Амр мөгаен, тагын күп кенә проблема тудырганнардыр! Р. Беляев. Эш килүчеләрнең санында гына түгел. Эш шунда: безгә кемнәр килә, алар төзелешкә барлык көчләрен бирергә әзерме?. Ә проблемаларга килгәндә, алар күп. Мәсәлән, эшчеләр һәм инженер-техник кадрлар туплау. Комсомол оешмаларына, комсомол путевкалары белән яшьләрне эшкә җибәргәндә, төзелеш тәлапләренә яраклы рәвештә аерым һөнәр ияләрен җыярга вакыт. Конкрет социаль тикшеренүләр шуны күрсәтте: безгә килгән эшчеләрнең 71,3 проценты сигез класс һәм аннан югарырак белемле. Партия, комсомол, хуҗалык органнары алдына бу факт шактый зур проблема куя. Иң элек эшчеләрнең квалификация һәм белем дәрәҗәләрен берләштерергә кирәк. Саннарга күчик. Сигез-унбер класс белеме булган эшчеләрнең 43 проценты түбән квалификацияле эшләрдә эшли. Бу нәрсә яшьләрнең күңелен биздерә. Димәк, квалификация күтәрүнең төрле формаларын булдырырга, профессиональ- техник белем бирүне көчәйтергә кирәк. Яшьләргә һөнәр сайлауда мөмкинлек зур булырга тиеш. Әмма әлегә кайбер хуҗалык җитәкчеләре теге яки бу эшчене күңеленә ятышлы эш белән тәэмин итүгә караганда, аны бөтенләй эштән чыгаруны артыграк күрәләр, һәрнәрсәне тирәнтен уйлап эшләү яхшы. Төзелеш хезмәт күтәренкелегеннән һәм темптан гына гыйбарәт түгел. Төзелеш — тормыш ул. һәрберсенең үэ язмышы булган ун меңнәрчә кеше тормышы. Аларны игътибар үзәгеннән төшереп калдырабыз икән, димәк, Кама автозаводын тиешле срокка өлгертә алмыйбыз... Чыннан да, Р. Беляев дөрес әйтә, Кама автозаводы белән ун меңнәрчә кешенең язмышы бәйләнгән. Кама автомобиль заводы... Андагы кебек зур төзелешләрнең моңа кадәр әле булганы юк дисәк тә ялгыш булмас. Аны төзү, сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы бишьеллыклар чорындагы иң зур төзелеш объектлары кебек үк, илебез өчен бик мөһим. Шуңа күрә дә ул моңа кадәр күрелмәгән темплар белән төзелә. Мондагы төзелеш мәйданы фронт шартларын хәтерләтә. «КрАЗ»лар колоннасы үтеп киткәндә, тузан болытларга тоташа. Бирегә мең төрле машина тупланган. Әйтерсең гаскәрләр бик тә мөһим стратегик ударга әзерләнә, һәм бу чыннан да шулай. Стратегик, экономик һәм политик әһәмияте бар аның. Биредә батырлык та, кыюлык та, талант та кирәк. Штурмовщинага, халык байлыгын әрәм-шәрәм итүгә юл куелмаска тиеш. Алдагы елларда миллиард ярым дәүләт акчасын автозаводның гигант корпусларына әверелдерергә кирәк. Шул еллар эчендә миллиард кубометр чамасы җир эше башкарылырга, биш ярым миллион кубометр тимер-бетон, дүрт йөз илле мең тонна чамасы металл конструкцияләрне монтажларга, йөзләрчә километр бетон юл, ике миллион квадрат метрлык торак йорт (аларда тугызынчы бишьеллык ахырында 300 меңнән артык кеше яшәячәк) төзелергә тиеш. Төзүчеләргә шул ук срокта Түбән Камада ГЭСны һәм ТЭЦны төзеп бетерергә, Зәй ГРЭСын дәүләт комиссиясенә тапшырырга, төзелеш мәйданындагы авылларны күчерергә. Чаллы шәһәре тирәсендә агрошәһәрләр салырга кирәк. Боларны башкарыл чыгу бик катлаулы эш.„ ...Кичә мине төзелеш объектлары буйлап бишенче АТХ шоферы Әсәд Әмирасла- нов озатып йөрде. Ул бирегә Бакудан килгән. Сөйләүләрендә Кавказ юморы. Тирә- юньгә карашы төпле. — Юк ла, акча эшләргә дип килмәдем мин монда,— ди ул.— 180—220 сум төшә. Квартира да юк. Тулай торакның кухнясында торам. Романтика. Тормыш кайнап торса, тирә-юньдә шау-шу гүләсә — шул миңа тормыш рәхәте. Без кечкенә кеше, җырдагыча әйтсәк: «Рульне туры тот!«. Җир тетрәүдән соң Ташкентта эшләдем. Кавказда, Мәс- кәүдә эшләдем. Нишләп КамАЗда да эшләмәскә?!. Барыбер шул ук йөк ташыйсың. Әмма, йөкне кая ташырга? Кичә менә кая ташыйсын да белмәдем. Эзлим, эзлим, һич таба алмыйм. Клиент юкка чыккан, печән кибәненә төшкән инәмени. Ә бетон суына. Ни эшләргә? Суынган бетонны бушатып китү дәүләт өчен дә, КамАЗ өчен дә, машина өчен дә. минем өчен дө әйбәт түгел. Күрәм: кызлар, егетләр юл салып ята. «Бетон кирәкме?» — дим. «Бушат әйдә!* — диләр. Көне буе аларга бетон ташыдым. Төзелеш бер үк бит. Бәлки, мин ташыйсы урынга бүтән берәрсе адашып барып чыккандыр. Мепә бүген гравий ташырга куштылар. Бүген дә менә клиентны таба алмыйм-. Шул вакыйга хәтергә төшкәч, тагын бер мөһим сорау туды: Тезу сроклары кыска. Заводны элекке ысуллар белән генә салып чыгу мөмкмм гугел. Биредә ниндидер бүтән ысуллар кирәктер! И. С. Завалишин, һәрбер зур тезелешнең, шул исәптән КамАЗ тезүнең дә. үзенчәлекле яклары бар. Бу тезелешләрдә кешеләрнең яңа сыйфатлары һәм бетен илебездәге үзенчәлекләр чагыла. Хәзер Советлар Союзында тезелешнең яңа стиле формалаша. КамАЗ тезелеше дә хәзер яңа чор. шундый стиль формалашу чорын ки- ♦ черә. Бу стиль, кыскама әйткәндә, шуннан гыйбарәт: теге яки бу проблеманы эко- н иомик күзлектән карал хәл иткәндә, мөмкинлектәй чыгыл кына түгел, мөмкин бул- - магаииарны да гамәлгә ашырырга тырышырга кирәк. — Бу аңа стильнең үзенчәлекләрен кайда һәм ничек күрергә була! « Е. Н. Батенчук. Без, мәсәлән, нигез корганда гадәттә сугыла торган тимер-бетон а багана свайлар урынына бораулап бетон салу ысулын киң куллана башладык. Бу ысул- г иы кулланганда төзелеш эчен нигез астында зур чокырлар казу, миллионнарча тонна г туфракны читкә ташу, аннары ул чокырларны тоеп кабат тутыру кирәк булмаячак. Яңа г ысул белән эшләүгә күчкәч, 600 һәм 1200 миллиметрлы скважиналар бораулап, ана и арматура каркаслары куела һәм бетон коела. Болай эшләгәндә, тезү материалла- ♦ рына да, вакытка да зур экономия ясала, эшнең күләме дә азрак була. Алтмышар - тонналы эре блоклы монтажлар куллану да —тезелеш эшендәге яңа стильнең бер ы формасы. Төзелеш — технологик производство гына түгел, ул җанлы организм да. Эшнең га барышын күзәтеп торырга, иң мөһим мәсьәләләрне гене алга куеп, икенче чираттагы- сын, вак-теягеи калдырып торырга кирәк. Әгәр дә теге яки бу җитәкче, белмичәме яки каушап калыпмы, үз эшен онытып, бүтәннәр эшенә тыгыла икән, шуның белен = ул барлык производствога буталчыклык кертә. Тиздән производствомы идарә итү <3 эшенә автомат система ярдәм итәчәк. Промышленность предприятиеләрендә автомат- лаштырылган идарә итү системаларын куллану буемча имде шактый тәҗрибә тупланган булса да, тезелештә исә әле аның кайбер элементлвры гына сыналды. Алар да Мөскәү, Ленинград, Ташкент һәм Киев кебек зур шәһәрләрнең корылмаларында гына. КамАЗ тезелешендә бу система Союзда беренче мәртәбә теоретик планда түгел, е киң планда эштә сынала. Кыскасы, без киләчәктә дә вакытны һәм эш күләмен киметү ысулларын эзләячәкбез. Шуның белән бергә аләрны гамәлгә ашыру ягын да уйларга кирәк. И. С. Завалишин. Әгәр кешеләр тол качке — техник прогресска таянмыйча, эшкә тотыналар икән, артиллерия әзерлегеннән башка гына чәнечкеле тимер чыбыклы киртеге ташланган солдатка охшап калалар. Мең тапкыр приказ чыгарырга, мең талкыр боерырга мемкин, һер очракта судан коры чыгарга җайлашкан җансыз, ваемсыз кешеләр барыбер табыла. Ә кешеләрдә чикләнмәгән ресурслар бар. Ул ресурсларны эшкә җигү эчен приказ гына җитми, киеренке шартлар тудыру кирәк. Шул вакытта гына тигез ритмлы темп барлыкка киле. Мәсәлен, ярдәмчел предприятиеләр тезү проблемасын алыйк. Бу гаять зур күлемле эш. Братск тезелешенә, ейтик, барлыгы 127 мең кеше-ел кирәк булган, е ГЭСның үзен тәэүге бары тик 20 мең генә кеше-ел хезмәте тотылган. Биредә. КамАЗда да. автозаводның үзен төзү барлык тезелешнең ун гына процентын тәшкил ите. Яңача чишелергә тмешле бик күл проблемалар алда тора. Мәсәлен, зур күләмле блоклардан йортлар салу. Бу Советлар Союзында уйлап чыгарылды Лейпциг ярминкәсендә бу ысул белән җыелган йортларны күргәч, барлык белгечләр үзләрен киләчәктә ител хис иттеләр. Шуннан соң Европа һәм Америка илләреннән, бу ысул белән танышу эчен. Советлар Союзына бик күп белгечләр агыла башлады. Менә шундый проблемаларны хәл иткәндә инде тезелешнең яңа стиле формалаша Әлбәттә бу процесс күзгә күренми, әмма ул сизелерлек. Бу табигый процесс, ул бетен ил буенча — промышленностьта да. кәшәләр аңында да бара, ул — яңа сыйфат сикереше Шуңа бу процессны күзәтү өчен КамАЗ эур бер полигон булып хезмәт ите — Әгәр Советлар Союзындагы тезү тарихын алсак, яки чит илләргә күз салсак! КамАЗдагы бу яңа тезелеш стилен чагыштыру әчеп объектлар бармы! И. С. Завалишин. Мәсәлән. Скандинавия стилен елыйк. Аның асылы нәрсәдә соң! Бу стильнең принцибы — эшченең югары квалификациясендә. Шведлар һем норвш.е- леләр безнең өчен кечкенә генә Борисоглебск ГЭСын төзеделәр. Алардагы эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 400 сумга җитә. Төзүче монда семьясыз һәм кайда туры килсә шунда яшәргә риза. Төзүчеләр өчен анда төзелеш мәйданы Антрактида белән бер. Безнең өчен мондый ысул яраксыз. Ә Россиядә төзелеш ысулы ничек булган? Беренчедән, революциягә кадәр сезон ысулы кулланылган. Бу ысул белән, мәсәлән, транссебер тимер юлын ун ел эчендә салып бетергәннәр. Заманы өчен гаять зур техник нәтиҗә бу I Әмма ничек итеп аңа ирешкәннәр? Җәй көннәрендә куак төбендә дә тән кунарга мөмкин һәм йөз меңнәрчә сезонлы эшчеләр яздан көзгә кадәр меңнәрчә километр юл салганнар. Хәзер бездә, әлбәттә, сезонлы эшчеләр юк. Сугышка кадәрге бишьеллыклар чорында төзүчеләр палаткаларда торып эшләделәр. Әмма исәпләп карасалар — ике мичле, егерме дүрт урынлы палатка дәүләткә капиталь йорт салуга караганда кыйммәткәрәк төшә икән. Хәзерге шартлар өчен, әлбәттә, палатка ысулы гомумән яраклы түгел. Менә шулардан чыгып бездә, Евгений Никонорович Батенчук әйткәнчә, күчмә йортлар булдыру идеясе туды. Йортлар бездәге климат шартларына яраклы булырга тиеш. Мондый күчмә, җыелма йортларда барлык уңайлыклар да бар. Мондый йортлардан төзелгән поселоклар Чаллы тирәсендә инде бар һәм аларда КамАЗ төзүчеләре яши. СССР Энергетика министрлыгы системасында гына да хәзер алты завод шушындый йортлар хәзерләү белән шөгыльләнә. Бу йортлар беренче этапта илебездәге барлык төзелешләр өчен дә яраклы. — Әлбәттә, тезелештәге техник проблемаларны хәл итү җитмеш дүртенче елда сигез тонналы беренче «КамАЗ» машинасының Татарстан җиренә көпчәк тидерүе өчен зур әһәмияткә ия. Әмма аларның барысын да кешеләр, төрле характерлы, әйләнә- тирәгә — хезмәткә төрлечә мөнәсәбәте, төрле омтылышлы, төрле язмышлы кешеләр хәл итә бит. Е. Н. Батенчук. Шуңа күрә дә төзелеш эшләре белән бергә коллектив тәрбияләүгә дә зур игътибар юнәлтелә. Әлбәттә, бу эшне администрация генә башкарып мыга алмый. Партия, комсомол оешмалары бу юнәлештә зур эш алып бара, алар кешеләрне иң катлаулы проблемаларны гамәлгә ашыруга илһамландыралар. Партия һәм хөкүмәт максатка ирешү өчен техниканы да, материаль-техник ресурсларны да җитәрлек бирде. Безнең аларны тиешенчә файдаланмаска хакыбыз юк. Барыбызның да омтылышы бердәм булырга тиеш. Бердәм омтылыш барысын да хәл итәргә сәләтле Шундый бер вакыйга хәтердә. Вилюй елгасын буып алган чакта булды бу. Өч аи эчендә плотинага бер миллион ике йөз мең тонна кыя ташы салырга, ташлар арасына ике йөз мең кубометр балчык төеп тутырырга кирәк иде. Аннан тыш бетон кою һәм башка бик күп эшләр... Бу эшләрне вакытында башкарып чыкмасак, бөтен тырышлыкны язгы ташу агызып китәчәк иде. Яз көтелгәннән уналты көнгә иртәрәк башланды. Хәлиткеч чаралар күрергә кирәк булды. Чөнки өч ай буена көн дими, төн дими башкарган хезмәтебез нәтиҗәсе җилгә очачак иде. Ике атна дәвамында котырып аккан су ташкыны белән киеренке көрәш барды, һәм без җиңеп чыктык. КамАЗ төзүчеләренең дә рухи омтылышы, биредәге коллектив көченә партиянең дәртләндергеч йогынтысы да андагыдан ким түгел. — Ә яңа төзү стиленең кешеләргә тәэсире ниндирәк! И. С. Завалишин. Реаль техник казанышларга нигезләнгән яңа стиль белән эшләгәндә хезмәт тә гадиләшә, җиңеләя, аның мәгънәсе, нәтиҗәсе ачыграк булып күзгә күренә. Себер төзелешләрендә эшләгәндә, бер таныш эшче миңа: «Иң элек эш үзе күңелдә канәгатьлек тудырамы-юкмы — башта шуны уйлыйсың. Хезмәт хакы турында шуннан соң гына сорашасың»,— дигән иде. Әгәр кеше эшен булсын дип, белеп эшли икән — бу зур казаныш. — Хәзер төзүчеләр коллективларында искелек калдыклары һәм киләчәкнең яралгылары нәрсәдә күренә! Р. Беляев. Әйе, хәзер төзелештә үз алдында торган бурычларны хәл итәргә сәләтле, төгәлрәк әйтсәк, тулысы белән хәл итәргә сәләтле коллективлар барлыкка килде. Виктор Шатунов җитәкчелегендәге бетончыларның комсомол-яшьләр бригадасы, монтажчыларның Филимонов җитәкчелегендәге бригадасы һәм башка бригадалар бөтен республикага билгеле. Бу бригадаларда ирешелгән казанышлар бик мөһим. Мәсәлән, Бөтенсоюз өмәсе көнне шатуновчылар 500 квадрат метр бетон коел, рекорд куйдылар. Бу — дүрт сменалык эш нәтиҗәсе. Уйланырлык урын бар. Кеше нәрсәгә гена сәләтле түгел! Әмма яхшы эшләсен өчен төзүчене даими рәвештә бетон белән, эш фронты белән тәэмин итеп торырга, хезмәтне тиешле дәрәҗәдә оештыра белергә кирәк. Болары инде җитәкчеләргә бәйле Тезелешнең туып килә торган яңа стиле белән бер сафка басарга сәләтебез бармы безнең?.. Кешеләрдә, безнең кебек гади кешеләрдә, чикләнмәгән мөмкинлекләр бар. Кайчагында нәрсәгә сәләтле икәнебезне без узебеэ дә белмибез. Кешеләрнең сәләтенә юл ачарга, кеше рухының эчке резервларын да кура белергә кирәк. Төзелештә туып килә торган яңа стиль партия, профсоюз, комсомол оешмалары алдына яңа бурычлар куя._ Без КамАЗ булыр дип ышанабыз, һәм ул җитмеш дүртенче елда булыр. Аны Кама буенда яшәүчеләр һәм кен саен бирегә килеп торган кешеләр булдырыр... -.Бер әңгәмәдә генә барысын да сөйләшеп бетереп булмый. Биредәге һәр кон — дистәләгән яңа проблема. Хәрәкәт. Хәрәкәт. Хәрәкәт. Темп. Мин язмаларымны актарам. Аларда тормышның вак кына кисәкчәләре теркәл) ән. Төзелеш мәйданнары, партиянең шәһәр комитетындагы, булачак заводның генераль директоры бүлмәсендәге киңәшмәләр күз алдыма кипә._ «Бетон! Бетон бир син миңа!» «Безгә тезелештә көн саен бер миллион сум акча үзләштерергә кирәк. Кен саен, һәр көнне!-.» Тормыш детальләре. Тезелеш көндәлеге. Хәрәкәт Хәрәкәт. Хәрәкәт. «Хәрәкәттә бәрәкәт»,— ди халык.