Логотип Казан Утлары
Роман

ФРОНТОВИКЛАР

Каты салкыннардан сон коточкыч дуамал буран башланды. Йортларның түбә кыегына кадәр кар өелде, коелар, чишмәләр күмелде. Күрше-күлән бер-берсенә кермәде, әйтерсең лә тереклек туктап калды Ара-тнрә кое тирәсендә су алып азапланганда, чишмә актарып ятканда очрашкан кешеләр генә үзара авыл хәлләрен сөйләп хәл белештеләр. — Каюмныкыларны бүген казып алганнар. Чолан ишекләрен адцм ачарлык кына итмәгән буран... — Бүген тагын төнгә кеше сорыйлар ди станцага җибәрергә. Ике көннән бирле чуен юлда гарасат— поездларның бер дә рәте-чираты калмаган, ди. Салкын буран кешеләрнең җелекләренә үтте, өйләрнең җылысын суырды, карчыккоры сызланудан иза чикте. Сыерларның озынайган йоннарына бәс утырды, суынган абзарларда терлек-туар өзлексез дерелдәде. Рушад ике атна инде көн рәтләнгәнне көтеп ята. Салкынны, буранны сылтау итеп, хат ташучы почта бүлегенә йөрми. Ягарга коры утын юк дип уку йортын ачмыйлар. Кенигсбергтан чыкканда ук аттестат белән юлга бирелгән бер котелок ак май да инде бетеп бара. Аның военкоматка учетка кереп кайтканнан бирле эшләгән бөтен эше бик гади: иртән ишекне каерып, ачып, баскыч төпләрең чистарта. Чиләк, көрәк алып чишмәгә суга төшә. Чишмә авызын көри. ача. Аннары утын алып керә. Әнисе мич ягып җибәргәч, мич каршысына утырып, үзе белән алып кайткан бердәнбер китапны укый. Ул — «Кызыл Байраклы Балтик Флоты Бөек Ватан сугышында» дигән китап. Моны демобиднзанияләнгән һәр кешегә Флотның Политддэрәсе биреп җнбәрә иде. Китапның титул битенә машинкада басылган бер кәгааь ябыштырганнар. Ул —Рушад исеменә. «Икенче статья старшинасы, ВКП(б) члены агитатор Сулимом.1 . Кызыл Байраклы 4 иче Балтик Флотының Политидарәсе тыныч хезмәткә озатканда Сезгә бу китапны истәлек итеп тапшыра. Хәрби данга күмелгән Балтик флотында хезмәт иткәндәге кебек тыныч тормышта да алдынгы сафта булуыгызны Иодкткдарә өмет нхед кала». Бу сүзләрне Рушад инде яттан белә. Хәер, боларын гына түгел, китапның эчтәлеген дә. Әйе. бу китап инде кат-кат укылган. Аның сүзләре канга сеңгән. Йөрәккә үткән. Шулай да әле моны тагып укыйсы бар икән. Ә буран өй түбәләрен чытырдата, өйнең җылысын суыра... Китапның эчендә тагын бер документ бар. «Хәрби Диңгез Флотыннан демобилизацияләнгән, университетның элеккеге студенты Рушад Сулимовны Акбалык урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп билгеләргә». Копия дөрес... Әйе, дөрес... Фашист су асты көймәләренә каршы сугышта катнашып, торпедалар, дәһшәтле тирәнлек бомбалары белән эш иткән һ.әм Җиңү көнен Кенигсбергта каршы алган фронтовик Сулимовка бу приказны алганда нибары егерме яшь иде. Сугышка барып фашистлар өерен күрермен дип ул башына да китермәгән иде. Дөрес, сугыш елларында педучилищсиың бер курсын тәмамлагач, ниндидер бер хыял белән военкомат ишегенә барып карады. Ләкин ишекне шакып керергә йөрәге җитмәде. Ик дөресе — русча бик начар сөйләшә иде ул вакытта Шул тоткарлады. Шулай кителми калынды. Аннан соң, малай-шалай белән нишләсеннәр анда? Гаврош шикелле патрон җыеп йөри торган заман түгел ләбаса Училищены бетерде — унсигез яше тулмаган авыл малае белән военкомат кызыксынып та карамады. Хәер, унсигез яшь сентябрьдә туласы иде. Инде сугышның берәр елдан җиңү белән тәмамланачагы ачык иде. Рушад университетка керергә сынау бирде. Сынау бирүчеләр арасында култык таяклы фронтовиклар, фронтта булган медсестралар, сыңар күзен кара тасма белән бәйләгән офицерлар, кулсыз солдатлар бар иде. Алариың күбесе математиканы уртачага язды. Р\шад отлично алды. Физикадан да Рушадның бәхете басты: имтихан кабул итүче татар профессоры иде. Гальваник элементлар — анод һәм катод арасындагы ионнар хәрәкәте турында Рушад татарча ярды да салды. Тагын отлично. Чыгып киткәндә өстәл янында тоткарланды. гимнастерка кигән яшь хатынга параллель тоташтыруның схемасын сызып шпаргалка бирде. Орден таккан, егерме-егерме ике яшьләрдәге бу хатын кызарын, өметсезләнеп утыра иде — шпаргалканы алгач, озын керфекләрен күтәреп Рушадка карады, мөлаем карашы белән сүзсез генә аңа рәхмәт әйтте. Аудитория ишеге төбендә яшь бала күтәргән бер әби тора иде,— күрәсең, баланы имезер вакыт җиткән. ә әнисе схема да сыза алмый утыра. Ах, бу бала белсә иде әнисенең хәзер нинди кыен минутлар кичергәнен... Тарихтан Рушадка «Боз өсте сугышы» эләкте — анысын чатлатып сөйләде, тик каушаудан «ухо» сүзен күплек санда «ухи». «принес» сүзен «принесел» дип (янәсе, хатын-кыз булса, «принесла» бит!) әйтеп кенә имтихан алучының көлүенә сәбәп булды. Югыйсә, боларны гына белә иде. Карт галим кет-кет килеп буыла-буыла ютәлләде. Шулай да тарихтан — «яхшы»! Соңгы имтиханны тапшырган көнне аны кабул итү комиссиясенә чакырып алдылар. Балл җитми! —- Я. туган,—дип сүз башлады профессор.—Хәлләр ничек? Рушад эшнен бик катлауланганын инде аңлап бетергән иде. шуңа күрә курыкмады һәм исе китмәгәнгә салышты. — Хәлләр корым кебек ак.— диде ул. Профессорга бу ошады. — Сон син башка факультетка күчәргә уйламыйсыңмы? Ну, әйтик, тарихка, әдәбиятка? Ә? — Математиканы яратам бит мин, товарищ профессор.— диде Рушад.— Әтием дә математика укытучысы иде. — Әтиең... Ә, әйе. әтиең. Хәбәрсез югалды, диген, ә? Таныш, таныш фамилия. Рабфакта вакытта мин аны белә идем. Бер бүлмәдә тордык. Беләсеңме. ничек булды? Я, син утыр әле. Менә шулай. Әле тартмыйсыңмы? Ярын, әйбәт, ияләнмә.— Профессор стенадагы розеткадан папиросына ут алдырды.— Беләсеңме, бервакыт нәрсә булды? Университетка ниндидер бер чит ил делегациясе килде. Мин шунда банкетка чакырулы идем. Студентлар исеменнән. Котладылар, тостлар әйтештеләр. Ә синең әтиең—ул вакытта синең кебек яшь егет —тәрәзә артын- « да торды. Банкет бетәр алдыннан мин ачык тәрәзәдән тегеңә әллә никадәр ризык озаттым. Башлы малай иде — камыш сумка белән кил- < гән бит. Кыза китеп, дүрт яр;ы да шудырттым. Кайттык. Бер иптәше- х без—Чабаксардан килгән Исаев дигән студент — бик яман салкын в тидереп тешен-тешкә бәреп ята иде. Давай, без әйтәбез, сине терелтә- ° без. Салдык та бирдек тегенә бер кружка аракы. Башына киттеме? о дибез бераздан. Юк, ди бу. Тагын бер кружка салып бирәбез тегенә, ө Инде, дибез, төрен дә ят, тирлә, иртәгесен лекциягә барасың —күр дә . тор. дип өстенә ике-өч кат итеп пальтоларыбызны яптык. Төне буе тып-тын ятты. Башка төнне ыңгырашып жәфа чиктерә иде. Иртән тор- ® дык. Ну. без әйтәбез, әйдә, йокыны бүстерден. тор. Лекциягә китәбез. = янәсе. Киттең, китми ни! Бер сәгатьтән безнең бүлмәдә следователь * белән врачлар иле инде! Малаебыз капут төн чыкканчы. Кичтән үк үл- гё гән булган мескен... Да... Менә шулай. я? Рушаднын әтисе тормышына бәйле булган бу тарихны беренче ише- ь түе иде, шуңа күрә үзенең монда ни өчен кергәнен бу вакытта онытып » торды. Профессорның йөзе җитдиләнеп китте. — Менә нәрсә, брат. Син соң нишләп механика бүлеген сайладың? * Бераз гына житеп бетми бит монда синең билгеләр... Әйтик, нигә сиңа * тарихчы я әдәбиятчы булмаска? Яки. актык чутта, нигә, әйтик, зоолог ® булмаска? Амебалар, суалчаннар, дафнияләр.. Бөтенләй кызык бер дөнья бит... Рушад эшнең нәрсәдә икәнен тәмам аңлаган иде. шуңа күрә ачыкта н-ачык жавап аласы килде. — Ә пи өчен миңа механика бүлегенә керергә ярамый? Минем билгеләр ул кадәр үк түбән түгел бит? Профессор тагы да җитдиләнде. Урыныннан торып Рушаднын янына ук килде Авыр сулады. — Их, сине, тишек борын... Ә мин синең белән ирләрчә сөйләшкән булам. Син әле малай гына икәнсең. Югыйсә, шундый сорау бирмәс идең. Фронтовикларны кая куярга кушасың? Ә? Әйдә, без болай килешик: сиңа укырга кирәк. Син менә хәзер ук гаризаңны күчереп яз. Тарих бүлегенә диген. Бүген үк приказ белән үткәрербез. Әйдә. әйдә. Механиканы, кызганычка каршы, калдырып торырга туры килер. Кстати, менә шушы гаризаңа ук төзәтеп кенә яз Рушад борынын тарта-тарта «Механика» дигән сүзне сызып, өстенә «Тарих» дип язып куйды. Профессор аны кул биреп озатты. — Стипендия, тулай торак мәсьәләсе хәл ителгән булыр, борчылма,—дип калды. Шулай да нинди игътибарлы булды Рушадка карата ул профессор! Ул көнне мәшәкатьләрдән Рушадныц башы шаулады, аның авылга кайтасы килә башлады. Аяклар үзеннән-үзе сорочий базарына өстерәделәр. Лавкалар арасында авылдашлары очрамасмы дип ул озак йөрде Пешкән бәрәңге, бәрәңге кәлжемәсе. шикәрдән эретеп ясалган конфетлар, слюдадан ясалган расческалар. кулдан ясалган тарак шырпылар сатучының исәбе-хнеабы юк иде. Бер ж ирдә кап кара ике малай гөрләтеп папирос саталар. Чиратка ирләр тезелгән. Ну бу Яңа бистә малайларын! Үзләре барысы да бер төсле чибәр булыр, бөтенесе кап кара һәм бөтенесе менә дигән спекулянтлар Телләре телгә йокмый — ялт-йолт! Бер сумга ике папирос. Рушаднын да кеше төсле тө- тенен йота-йота бер суырып карыйсы килде. Югыйсә, авылда иптәш малайларының бөтенесе тарта. Ул да чиратка басты. Кара малайларның берсе акча алып, икенчесе папирос биреп тора Акчаны да бер сум. ике сум дип түгел, үз телләрендә атыйлар. Дүкәш, фәлән-төгән... Чират тиз житте. Ялт! Рушадның бер сумы кара малайның күлмәк якасыннан корсагына төшеп китте. Малайлар үзара ниндидер бер жаргон әйтеп алдылар. Папирос биреп торучысы аңа бер генә данә ябык, бушаган папирос сузды. Рушад аңлашылмаучылык чыккан дип уйлап китми торды. Шул вакыт малайларның олырагы, акча җыеп торганы, Рушадка кычкырды: — Син. нәрсә, авызыңны күтәреп торасың монда, сала гыйбаты! — Бүтән кешеләргә бер сумга икене бирәсез бит! — Әһә. әле сиңа икәү кирәкмени? — Акчалы малай Рушадка якыная башлады.—Сиңа икәү кирәкмени авылдан килгән башың белән, ә? Кара син аны. фәлән итим, берне биргәнгә рәхмәт юк! Хәзер үк тайма- саң. ияк астына берне баш белән бирәм бит! Яна бистә малаеның башы бик йомры иде. һәм, бәладән башаяк дип. Рушад бер читкә китте. Ул арада арттан да тавышлар көчәйде: — Нәрсә анда сатулашасыз? — Кем чиратсыз кергән? Теге авыл гыйбатымы? Әле генә профессорның затлы кабинетында фән турында сөйләшеп, галимнең кулын кысып чыгып кигкән авыл малаен базар шулай кабул итмәде. Таза-таза кешеләрнең асфальтка утырып шнурдан элмәк ясап уйнаганнарын ул шактый гаҗәпләнеп карап торды. Иң кызыгы шунда — арадан берсе шул элмәккә бармагын тыга да бераздан бу кеше акча откан булып исәпләнә, һәм Рушад күз алдында гына берәү ике-өч кызыл утызлыкны отып та алды. Асфальтта утырган киңчә кызыл битле кеше горылдык тавыш белән Рушадка эндәште: — Я. энекәш, бәхетеңне сынап карыйсыңмы? Тәмам бөлдерде бит мине әнә теге абыең. Иртәдән бирле оттырам бит, оттырам. Бөтен семьям ач кала бит — пальтомны саткан акчам бетә бит... Ә нигә чыннан да бәхетне сынап карамаска! Шәһәргә килгәнсең икән, шәһәрчә булсын! Менә бит кешегә санап отышлы уен уйнарга чакыралар. Бөтен кеше дә теге Яна бистә малайлары төсле булмый бит инде... Элмәк эченә бармагын куйганда Рушад отсалар отарлар, бер утызлыкны бирермен дә китәрмен дип уйлаган иде. Ләкин бармак элмәккә эләгеп калды. Кызыл битле кеше кор-кор килеп йөткеренде, пиджак кесәсеннән калын бумажник чыгарып, котсыз калын йөзлекләр төргәге арасыннан утыз сум алып Рушадка бирде. Рушадның күңеле күтәрелеп китте. Менә ичмасам кеше! Иртәдән бирле оттыра, һаман кайтып китми үзе. Ә тагын бер мәртәбә бармакны Kven карасаң? Гаҗәп! Тагын бер утызлык аның кулына килеп керде. Куеннан чыккан акча җылы иде. Бичара кеше! Куеныннан бер-ике минут эчендә хәләл алтмыш сум акчасын чыгарып бер авыл малаена бирде... Инде китсәң дә ярар. Ашханәгә кереп бер туйганчы ашарга кирәк... Ләкин кызыл битле аңа әле тагын бер тапкыр оттырды. Ул арада тагып берничә таза кеше килеп чүгәләп утырдылар да Рушадның бәхетенә кызыгып сөйли башладылар: — Ну. энекәш, осталык үзеңдә... — Син абзаңны жәллә бераз. Харап итәсең бит... Уен кызды. Ләкин бераздан теге утызлыклар әкренләп хуҗасына кире кайта башладылар. Иң ахыргысы да ычкынды. Я. инде торып киткәндә дә ярар Тукта, бәлки тагын бер куеп караргадыр? «Рушад шәһәрдә тотарга дип кырып-себереп алып килгән акчасын- нан бөртексез калды. Кызыл битле кеше, син мине отканда мин бер сүз әйтмәдем биг, ә нишләп син тыпырчынасын, дип анын кесәләрен актартты, йөз илле сумын отып өч тәңкәсенә кадәр элмәккә куйдырт- ты. Эше беткәч, аны кругган кайсыдыр төртеп чыгарды һәм кызыл битле кеше икенче бер таза гәүдәлегә тагын оттыра башлады. Чү! Бу кеше бая гына кызыл битлене бик каты отып, куен тутырып акча алып киткән иде шикелле! Бу ничек була сон? Тукта, моны беткәнче 5 карап торырга кирәк... дип уйлап бетермәде, дөп иттереп Рушаднын § муен тамырына суктылар. Ул тешен-тешкә бәреп сөрлегеп китте. Кара- = са —баядан бирле шушы тирәдә тулганган кызмача таза бер ир икән. ° — Әйдә бар, аттыр моннан ять кенә,— диде ул Рушаднын җилкә- = сеинән эләктереп.—Әйдә, әйдә. бар. тизрәк таймасан, бөтенләй китми | калырга можешь,—дип куәт белән этеп җибәрде. Нәкъ шул минутта аркылы-буйлы каешка уранып кобура тоткан юан милиционер килеп ♦ чыкты. Рушад шатланып куйды: әһә, сез монда җыелышып отышлы я уйнап утыручылар икәнсез әле, менә эләктегезме, дип шатланып, теге- “ ләрпең ничек эләккәнен карарга бер читкә басты Ләкин милиционер, берни дә күрмәгәндәй, Рушаднын муен тамырына утырткан кеше белән £ кул биреп күреште, һәм алар көлешә-көлешә тәмәке кабыздылар. Ру- z шаднын гаҗәпләнгәне шул булды — бу тирәдәге бөтен кеше таза, кызыл битле, көр тавышлы иде. Менә бит авылда бер генә дә андый £ кеше юк хәзер. Бөтенесе хәлсез, арык... Тагын, базарның бер почмагында ул уи-унбиш ир кешенен гармун а сатулашканын күрде. Барысы да шау итеп ниндидер Абдулны эзли- * ләр, шуны көтәләр иде. Бераздан гармун базарындагы халык тынды. = урталай аерылып кемгәдер юл бирде. Кечкенә гәүдәле, сыңар күзле, * зәңгәргә ак юл төшкән күлмәгенең якаларын чишеп җибәргән кызмача берәү эре генә кыяфәт белән мәйдан уртасына юл алды. Күптәннән инде кулдан кулга йөргән бер венский гармунны, хуҗасына карамыйча гына, кулына алып, каешларын җилкәсенә киде, бөтен телләрен дә акрын гына кычкыртып карады, аккорд бирде. Ләкин бер көй дә уйнамады. Гармун хуҗасы — шинель кигән, сыңар аяклы, чандыр, ак йөзле берәү—күзләрен мөлдерәтеп зәнгәр күлмәклеге карап торды. Тегесе исә гармунны ана кайтарып бирде һәм сүзсез генә юл ярып, халык арасыннан чыгып китте. Халык тагын ана юл биреп калды. Зәнгәр күлмәкле шундагы «Закусочная» дип язылган такта хәрчәүниккә кереп китте. Инвалид, дәү гармунын култык таяклары арасында бу- тыйбутый, каешларын эләктереп азапланды. Шул чак ирләрдән бер төркем гөжләп алды — Я, бар, нәрсә монда торна шикелле катып калдың? — Ие! Авызын күтәргән! Гармуныңны яхшы хакка биетәсең килсә, әнә тегендә кереп сөйләшәсе аны! — Кәнишпе! Абдул бер сүз әйтте — бетте монда. Абдул хакын куйды— эше бетте. Бер кеше дә бер тиен киметә алмый. Әйдә бар —мә- гәрич синнән... Абдулны бер ычкындырсаң, тотып булмый аны... Инвалид гаепле кешедәй акланды — Сон бит минем кесәдә сукыр бер тиен дә юк. Мәгәрич бит ул саткач эшләнә торган нәрсә... Ирләр гөжләделәр. — Их, син. мокытның да мокыты икәнсен. Бусы бит сатар алдын* нан — сатышыр өчен. Абдул бит әле башта хакын әйтә сиңа. Саткач әле ул само сабой, монда гына котыла алмыйсын Әле анысын без бергәләп. Әйдә, әйдә, күп такылдама, пока Абдул абыеңның әппнтыте бар чак... ...Инвалид култык таяклары белән эре-эрс атлап «Закусочная»га таба китте. Халык арасында икенче бер тальян турында бәхәс кыза KM.UU. Шулай да университет аудиторияләрендә тормыш пагрәк, күнелгә ятышлырак. Тизрәк лекцияләр башлансын иде... ...«Совет дәүләтенең һәм хокукының нигезләре» — бу фәнне юрист укыта иде Рушад аудиториядәге кешеләргә игътибар итте. Күбесе олы яшьтәгеләр, таяклылар, кулларын асканнар, орден-медаль такканнар. Авыл малайлары өчдүрт кенә күренә иде. Лекция башланыр алдыннан бер хатын кереп, староста сайлатып чыгып китте. Сул кулына хром перчатка киеп куйган бер олы кешене староста итеп билгеләделәр. Бераздан Рушад ул хром перчатканың ясалма кул өстеннән кидереп куелган икәнен белде. Кыңгырау чылтырады. Беренче лекцияне көткәндә студент никадәр саф күңелле, самими була! Моны лекция укырга керүче галим үзе беләме икән? Кем керер? Исәнләшерме? Нинди сүздән башлап китәр? Язып булырмы? Ах, студент кеше нинди бәхетле! Юк, дөньяда иң бәхетле кеше — аудиториядә лекция сөйләүче. Сине тыңлыйлар, сиңа сокланалар, сиңа ышаналар... Биек ак ишек салмак кына ачылды да кафедрага таба нәзек озын бер ир атлады. Рушад ак чәчле профессор көткән иде, бераз гына кәефе китте. Кырык яшьләр чамасындагы кеше — әлбәттә, бу инде профессор түгел. Чәче дә кап-кара, ялтырап тора. Өстендә — куе зәңгәр юл-юл трико костюм. Җилкәләре күпертмәле пиджагының биле кысып тора. Киң генә озын чалбардан. Ач яңаклы. Ике каеш белән бикләнгән иске портфеленнән кәгазьләр алып кафедра өстәленә жәеп салды. Тамак кырды. Хәзер беренче жөмлә чыгарга тиеш... Юк, дәшми, бәясен күтәрә. Тынлык. Шуннан ул, кулларын артка куеп, аудитория алдында акрын гына марш атлап йөри башлады. Атлаган саен идәндә чыгырт-чыгырт иткән тавыш чыга. Сугыш башланганнан бирле май заты күрмәгән паркеттан чыгамы ул тавыш, әллә бу киң балаклы купшы ирнең туза башлаган, ләкин пөхтә саргылт ботинкаларыннанмы? Менә, ниһаять, беренче жөмлә алдыннан тагын бер тапкыр тамак кырылды. Ни әйтсә дә язарга кирәк. Тик бер генә тапкыр күтәрелеп карасын иде халыкка, мәгънәсез! Шыңгырдавыклы тавыш аудиторияне хәрәкәткә китерде: «Фридрих Энгельс үзенең 1884 елда язылган «Семьяның, хосусый милекнең һәм дәүләтнең килеп чыгуы» дигән мәшһүр хезмәтендә борынгы ыруглык һәм кол биләүчелек җәмгыятьләре турындагы искиткеч күп материалларны фәнни яктан эшкәртеп — ә бу процесста ул бигрәк тә Америка этнографы Морганның хезмәтләрен файдаланды — тарихи материализм принципларына таянып, борынгы ыруглык җәмгыятенең барлыкка килүе, үсүе һәм таркалуы процессын тирән рәвештә ачып бирде». Менә сиңа лекция! Бу күпертмә җилкәнең намус дигән нәрсәсе бармы икән! Монда бит әле нибары ике-өч сүз язылды. «Фридрих Энгельс үзенең 1884 елда»... Болан булмый бит инде, юньсез! «Изү һәм эксплуатация мәңге булган һәм табигый дигән ялган буржуаз теориянең асылын фаш итеп, конкрет тарихи анализ белән Энгельс хосусый милек, сыйныфлар һәм дәүләтнең тарихи категория икәнлеген һәм аларның мәңгелек булмаганлыгын исбат итте»... Кеше түгел икәнсең син! Кая чабасың? Син, юньле булсаң, бу аудиториядә кулсызлар, аяксызлар, күзсезләр һәм, һич югында, авылдан килгән өч-дүрт малай утыруын исәпкә алырга тиеш идең. Син үзең, бәлки, фәнни кешеләр семьясында туып, шулар арасында гомер кичерәсеңдер... Беткән көе бетсен дигәндәй, күпертмә жнлкәле кеше кесәсеннән тартма белән яхшы папирос чыгарды. Рушад алгы рәттә утыра иде (хәер, авыл малайларының оарысы ла алгы рәттә иде), папирос тартмасының язуын укып алды «Краснооктябрьские». Нүжәлн аудиториядә үк кабыза бу моны? Бу бит дөньяда булган бөтен кешене мәсхәрә итү, санга сукмау дигән сүз. Рушадлар укыган училищеда кесәдән тәмәке вагы табылган өчен генә дә укудан куалар иде. — Хуш... «Совет дәүләтенең һәм хокукының нигезләре» дигән про- * грамманың төп предметы һәм максаты (папиросын чыгарып йомшарт- х ты, тартмасына «шык-шык» бәреп какты, авызына кыстырды) мең ту- 5 гыз йөз унҗиденче елның ноябренда булган Бөек Октябрь социалистик = революциясеннән башлап, ягъни дөньяда беренче социалистик дәүләт о аппараты төзелгәннән башлап (папиросын кабызды — имансыз ук х икән!) бүгенге көнгә кадәр булган дәүләт һәм хокүк үсеше юлларын 2 күзәтеп чыгудан тора. е Бүлмәгә сыек төтен таралды Рушад авызын ачты да катты да кал- ♦ ды. Менә икән ул шәһәр тормышы! Менә сиңа югары уку йорты! Тук- = та, кемдер әйткән иде, югары \ку йортында лекцияне язсаң ярый, яз- “ масац ярый дип. Хәтта: лекциягә йөрсәң ярый, йөрмәсәң ярын. Ә кү- ч пертмә җилкә папиросын авыз кырыена гына кыстырып куйган да £ һаман атлый. Чыгыр-чыгыр. Чыгыр-чыгыр. Папиросын ул юри генә тар- - та, төтенен бөтенләй йотмый икән, хәйләкәр’ Эффект әчеп бу. Рушадка күрсәтер өчен бу: янәсе, менә син монда авылдан килгән башын белән фән өйрәнмәкче булып утырасың, ә менә без болай итәбез, безнең исе- я без лә китми, озын папирос капкай көе дә синең ише мокытларга бе2 лем бирәбез... Рушад дәфтәренә күз төшерде бер сәгать чамасы барган и лекцияләп аның дәфтәренә унбиш-егерме сүз эләккән иде. «Фридрих ® Энгельс... 1844 елда... Семьяның, килеп чыгүы ыруглык борынгы2 лык... ыруг, Энгельс...» һәр лекциясендә бер дә ялгыштырмыйча икешәр папиросны шык- шык итеп кагып, авыз кырыена кыстырып, студентларга бөтенләй карамыйча озын җөмләләр белән сөйләп, бу аристократ ай буе җанны каһәрләде. Аның өчен әллә син бар, әллә юк . Кара син бер күтәрелеп, әйт син бер җылы сүз, һич булмаса — бер ачулан син. эчендә җанын булса! Менә мин язмыйча утырам. Әнә бер кыз калын гына түшләрен өстәлгә терәгән дә башын иеп йокыга талган. Әнә бер фронтовик язарга өлгермәгән аркасында бөтенләй читкә карап сүгенеп мыгырданып утыра. Ник шуларга бер генә төгең селкенми? Ләкин тормышта бер әйбер дә мәңгелек түгел икән. Бу бертөрлелек тә бер көйне чәлпәрәмә килде. Физика факультетының өченче курсында Рушадның д\с егете — училищеда бергә йөргән Гата укый иде. Гата квартирда тора, һәм Рушад белән алар университет коридорында атнага берәр тапкыр, узышлый-барышлый гына, хәл-әхвәл сорашкалап алалар нде. Гата, гомумән, шәп егет. Гармунчы. Пөрэкле. Син унлап торганчы, ул инде эшләп бетергән була. Гата поездда билет белән йөрми. Тотылмый да. Кинога да буш керә ала. Шәһәрлә йөрү аның өчен колхоз әвеслегендә йөрү бел әп бер. Гатаның тамак та тук була. Кулы рәсемгә оста, ахрысы. ул нпи талоннарының да рәвешен китерә ала буган. ...Галәти кышкы нртәләрнең берсе нде. Иртәнге сигездә коридорлар бушап калды, аудиторияләрдә лекцияләр башланды Юрист та (ә аның лекциясе һәр көнне иртән беренче) кеше язып бетерә алмаслык берике җөмләсен сузып салгач, тыныч кына папиросын «шык-шык» итеп бәргәли башлаган гына иде... Чү! Кинәт кенә университет коридорында тальян тавышы ишетелде. Бу тавыш беренче башлап Рушад колагына килеп керде. Чөнки — коридорда яңгыраган көн төп төгәл «Мөрәле көе» иде. Рушад бер мәлгә тынсыз калды. Бетте баш, калды меен үты- рып! Ә гармун тавышы бик сизелерлек рәвештә бер дә ялгышмыйча Рушадлар аудиториясенә таба якыная иде. Тавышны инде башкалар да ишеттеләр. Ул арада коридорда шау иткән жыр яңгырады: Ай, без эчмибезме балны, Ай. без сөймибезме ярны,- Коридорда ниндидер ыгы-зыгы башланды. Швейцар картның гырылдык тавышы ишетелде. Рушадның күз аллары карангыланды. Бу — һичшиксез, Гата иде. Тормышта мондый номерны бары тик Гата гына эшли ала. Бу — университет тарихында күрелмәгән хәл. Ихтимал, тальян тавышының монда беренче ишетелүедер. Америка этнографы Льюис Генри Морганның «Америка туземеиларының йортлары һәм йорт тормышлары» дигән хезмәтенә озын-озын җөмләләр белән бәя биреп яткан юристның бу уңай белән ай ярым эчендә беренче мәртәбә чырае үзгәрде. Көтелмәгән бу хәлдән ул да югалып калды булса кирәк... Болар барысы да, әлбәттә, берничә секунд эчендә бөтен кешене әсәртте һәм кеше аңына килгәнче аудиториянең биек ак ишеге дырк итеп кинәт ачылды да аннан Гата күренде. Дөресрәге, башта аудиториягә Гатаның актык хутына хәтле сузылган кызыл эчле тальяны керде. Гата үзе ишектән шактый газап белән кысылакысыла керде, чөнки аның җиңенә швейцар карт ябышкан һәм аны артка өстери иде. Гата ничек итсә итте, аудиториягә бәреп керде дә өзелеп калган җырын шактый матур тавышы белән җырлап бетерде: Без сөябез шунд-дый ярный Безд-дэ күң-геле барный— Рушад комачтай кызарды. Гата күзләре белән аудиториядән аны эзли иде. Харап кына булдык... Күлмәк изүен чишеп җибәргән, кып- кызыл янган Гата ул арада гармунын сузып: — һә-лә-лә-ләүүү! — дип сөрән салды. Аудитория гөр килеп көлде. Юрист исә марш атлап йөргән җиреннән бер аягын басып, икенчесен атларга күтәргән көе каткан һәм телсез калган иде. Кинәт Гата алгы рәттә посып утырган Рушадны күреп алды. — һу-у-у,— дип гөрләде Гата,— земеля! Ташла лекцияңне, әйдә? Мин повестка алдым. Абыең хәзер фронтовик! Бер сәгатьтән шалон китә, әйдә! Швейцар карт шулай да Гатаны өстерәп ишектән чыгарды, һәрхәлдә. азаплана торгач, Гатаны гармуны-ние белән ишеккә сыйдырды, ука лампаслы чалбары, көрәк кадәр сакалы, дәү итекләре белән буталып әле ишек арасында шактый көрәшеп маташты. Рушад сүзсез генә урыныннан торып басты. Юрист та җиңел сулап куйды. Ул күз карашы белән генә ымлап Рушадка чыгып китәргә рөхсәт итте. Колаклары ут янган Рушад дәфтәрләрен җыеп, башын аска иеп кенә чыгып китте. Үзенең бу аудиториягә икенче тапкыр нинди йөз белән киләсен күз алдына да китерә алмый иде ул. Коридорда исә җилкәсеннән эләктереп, этелеп барган Гата, гармунын бер дә кызганмыйча үкертеп, җырлый бирә иде: Без алай да итмәгән. Без болай да итмәгән. Ничу кешедән куркырга. Урлап Себер китмәгән— ...Хәрби эшелонны озатып тулай торакка кайтканда, вахтер хатын Рушадка бер кәгазь тоттырды. Военкоматтан килгән бу кәгазьдә беренче курс студенты Рушад Сулимовка кружка, кашык һәм бер көнлек ризык белән иртәнге сигезгә военкоматка килергә кушылган иде. Гата артыннан чыгып киткәннән соң, ул инде аудиторияне дә, кү пертмә жилкәле укытучыны да башкача к^*рә алмалы Кронштадтагы кыска сроклы өйрәтү отрядына килеп кергәндә Рушадка унсигез яшь тулып ике ай гына киткән иле. Шуннан бөтенләй икенче тормыш башланды. Тарих ашыкты гомернең көннәре, айлары ашыктылар, кырык бишенче елнын тугызынчы ♦ апрелендә тәмамланган мәшһүр Кенигсберг операциясенә кадәр көннәр ь йөгерделәр. Рушад шул йөгергән көннәр эчендә аты кешегә әйләнде, тә- 5 мәке тартырга өйрәнде, йөзләгән кешегә үлем алып килгән торпедалар- = ны күрде. Үлем белән генә әллә ничә тапкыр йөзгә-йөз очрашты. Фа « шистларның терәк форты булган Пилаваның штаб йортында булды, Е диңгезчеләр белән бергә китап шкафларындагы «Манн кампф»нын g төрле басмаларын актарып туалетка ташлап йөрде. Ул әле шушы ва- ө кыт эчендә үзенен нәрсәләр күргәнен башына сыйдыра алмый иде һәм ф аңа моңарчы булган тормыш лекцияләр, Гаталар, базардагы отышлы уеннар — барысы да төштә күреп үткән истәлекләр булып кына тоелалар иде Чын тормыш менә шундый икән Менә фашистларның дистәләрчә чакрым озынлыктагы жимерек заводлары. Менә әллә ничә дистә чакрымнарга жәелгән хәрабәләр. Монда берәр исән йорт бармы? Менә урам почмаклары. Таш стеналарда кара буяу белән затлы итеп язылган исемнәр Фридрихштрассе. Адольфштрассе.. Бомбалар белән актарылган яр буенда, рейдта урталай өзелгән доклар, мәтәлеп чумган диңгез краннары.- Сугышны мондый булыр дип кем уйлаган’ Егерме яшьлек егеткә боларны ничек акларга’ Ихтимал, боларны, теге еракта калган тормышка яңадан әйләнеп кайтылса, хәтерне чигереп уйларга кирәк булыр. Шунсыз аялап булмас... Озакка сузылган салкын, буранлы көннәрдә, мич буендагы згач караватта болар турында уйланырга вакыт бар идс. һәм баштан үткән хәлләр бер-бер артлы якадан жанландылар Газаплы, саташулы төннәр берсен-берсе алыштырдылар. Бер уй Рушаднык миенә өзлексез тукып торды яшьлек тегендә калган Ул картайган. Яшьлн картайган Ул караватыннан торды Ни радио, ни термометр юк. Барыр урын да юк Ниндидер авырлык, бушлык. Мәгънәсезлек. Моны чәченә ак кергән укытучы әнисе дә аңлый һәм дәшмичә генә улы белән бергә кичерә идс. Рушад иренеп кенә шинель төймәләрен чистартты Бу эш аны беразга гына яшьлегенә кире кайтарды Кайда сез, дуслар? Сез ничек яшисез, үткен телле, хөр күңелле матрослар? Сездән башка дөньяда бер кызык та юк икән бит Сезнең белән бергә тарткан тәмәке кадәр тәмле тәмәке дөньяда бар микән’ Сезнең белән бергә кубриклардагы асылмалы койкаларда ятканда сөйләшкән сүзләр кадәр йөрәккә якын сүзләр бар микән? Ничек алай булды сон әле? Без бит буш минут булган саен «гражданка»™, «тыныч тормышжа кайту турында сөйләшә, хыяллана идек. Менә мине сездән алда азат игтеләр Укытучылар техннкумпн бетергәнем өчен Илдә укытучы кадрлар житми, дидезәр. Министрның махсус приказы чыккан көнне мин бик шатланган идем. Ә хәзер? Бушлык, бушлык... Кичен ул кибетче Каюм янында уздырды. Тар кибетнең миче эссе итеп ягылган, Каюм агач аягын ишеккә таба сузып прилавка өстенә кырын яткан, тәмләп тәмәке суыра идс Кибеттә әллә ни товар күрелми — чүлмәкләр, янавычлар, күсе тәбеләре һәм балта саплары гына идс. Ләкин Каюмның һәрвакыт «фронтовик дуслар өчен генә» берәр сюрпризы була Элек кергәндә бик тәмле селедка ашаганнар иле Бү сында да Каюм мәгънәле итеп елмайды, немецта эшләнгән агач тышлы фляганы мич артыннан гыпа тартып чыгарды һәм стают алды_ Монда ял нтеп була, монда сөйләшеп була идс Каюм бик яшьлн сугышка эләгеп Сталинград янында аягын югалтып кайтты. Рушаднык авылга кайтканнан бирле рәхәтләнеп сөйләшкән, кышкы азып кичләрне бергәләп уздырган бердәнбер кешесе шул идс. мохэммэт мәһдИЕв Алар җылы кибетне бикләп кайтырга чыкканда төнге сәгать унберләр булган, утлар сүнгән иде. Буран басылган, һава бераз гына җылынып киткән. Мондый кинәт үзгәрештән саташып калган әтәчләр кычкыралар иде. Озак салкыннардан җәфа чиккән карачкыл авыл тирән йокыга талган, бөтен кешесе, терлек-туары, кош-корты белән бергә, әйтерсең лә йортлар, агачлар, морҗа башлары, кар күмгән абзарлар тигез итеп сулыйлар иде. Рушадның кәефе күтәрелде. Иртәгә ул эшкә чыгып китә ала иде. Элек әтисе белән әнисе эшләгән мәктәпкә барачагын уйлап яту ана рәхәтлек бирде. Юрган астына кергәч, ул тиз генә ниндидер татлы бушлыкка таба очты. Ләкин, гадәттәгечә, тынычсыз йоклады. Кайдадыр дөп-дөп итеп двигательләр эшли. Колак пәрдәләренә ритмлы рәвештә сугып торган тигез, тонык тавыш. Әһә, ул су төбендә басып тора икән. Нигә соң бу су авызга керми? Тик суларга гына авыр. Су чайкала. Аның әйләнә-тирәсендә, баш өстендә әллә ничә метр калынлыгында яшькелт су массасы. Ул тирбәнгән саен Рушадны селкетә. Тукта, каршыга кемдер килә. Ул да су эченнән. Авыр атлый. Туктады. Әллә нинди тонык тавыш белән дәшә: — Улым, ни хәл? — дн. — Әти! Бу — синме? Мин синнән куркам.— Рушад кычкырмакчы булды, ләкин кычкыра алмады. — Әти, әти, кирәкми, килмә! Син бит үле! Син инде юк бит... Чайкалып торган гәүдә карлыккан тавыш белән дәште: — Син кайларда йөрдең, улым, күренмәдең? — Мин дә сугышта булдым. Мин ниләр генә күрмәдем, әти' Мин фашист Кохның резиденциясен күрдем. Безнең корабль фашист минасына эләкте. Без баттык. Крутлар белән котылдык... Җиңү көнен мин Кенигсбергта каршыладым. — Нинди җиңү ул, улым? Нишләп безгә аны әйтмәделәр? Юк, бу кеше аның әтисе түгел... Ул булса бер генә сүз белән әнисен сорар иде. Сорамый. Рушад тагын кычкырырга тотынды. Карачкыл гәүдә тагын чайкалды. — Мин сиңа малай вакытыңда флотский күлмәк алып бирергә вәгъдә иткән идем, улым. Шуны үти алмадым. Вәгъдәмне үтәмәдем, үпкәләмә... — Әти, мин аны үскәч кидем. Әле дә өстемдә менә шул. — Ә әниең исәнме? Картайдымы? Син аны саклый күр! Мин теге якта үлдем. Минем кешелек намусым пакь. Мин булмагач, сиңа авырмы, Рушад? Ах' Бу чыннан да әтисе икән! Әнә су чайкалды, күләгә юкка чыга башлады. Әти, тукта! Тукта-а-а-а... — А-а-а-а! ...Салкын тиргә баткан Рушадны әнисе кулыннан тотып селкетеп уятты. Өйдә инде ут алынган, Рушадның яшел капчыгына кирәк-яраклар тутырылган, мич алдында самовар кайный, керосинка өстендә чыжылдап нәрсәдер пешә иде... II Алдагы көндә сине ниләр көткәнен бервакытта да анык белә алмыйсың... Бу авылда нинди кешеләр яши? Тәҗрибәсез, фронтовик егетне ниләр көтә? Ул авыл әле күренми. Ул авыл, янына килеп җиткәч, калкулыктан кинәт күренергә тиеш. Ә хәзергә әле урман буендагы юлдан атла да атла. Әнә кар диңгезенең күк белән тоташкан урыныннан тәгәрәп кенә кызгылт-сары кояш чыгып килә. Кояш җир йөзенә һәр көн үзенчә чыга. Ул үзенең төсләрен кабатларга яратмый. Бүген ул каты бураннардан соң беренче мәртәбә күренә. Шуңа, ахрысы, ул йончыган, арган кыяфәттә. Иртәнге салкынча жил иренеп кенә басу өстеннән кар сыпырып йөртә. Ул — кояш чыгуны тереклек дөньясына хәбәр итә. Кар дәрьясы өстендәге салкынча тыгыз һава аркылы узган кояш нурлары зәгыйфь, саргылт төскә кергәннәр. Кояш тирәсендә ниндидер бакыр божра. Ул ф божра офыктагы аксыл томанга асып куелган кебек... Иртәнге жил кар өстендә имән яфракларын шудыртып йөртә Имән < яфраклары быел да коелып бетмәгәннәр икән. Халыкта агач яфрагы 2 коелып бетмәсә, ел авыр килә дигән бер ершдмңш бар. Тагын нинди i авырлык инде халыкка, сугыш беткәч? Хәер, ел авыр, бик авыр .. Тик, g хәзер инде үлем, кан кою юк. Ачлык та җиңелә бара. Шулай да әле 5 авыр. Ике жәпле жилпәзәсенә ябышып өрәңге орлыклары очып йөри. $ Аэрочана кебек. Иртәнге жил аларны урман эченнән кырга алып чыккай. Орлыклар табигатьнең шул көченә бирелгәннәр дә шуалар да шуалар! Бичаралар! Сезнең барыгызга да зифа буйлы өрәңге булып “ үсеп утыру насыйп булмас Жил сезне кырга алып чыгып китәр Хннан = бер үзәнгә хәтле сезне шудырып алып барыр Сезне кар күмәр. Яз « житкәч, ташу суы агызып китәр сезне. Агарсыз-агарсыз да бер җирдә £ ләмгә утырып черерсез. Ә ана — өрәңге — тагын да балалар чыгарыр— z аларны тагын да очарга әзерләр. Иртәрәк өлгереп урман туфрагына н төшкәннәре генә алдагы елда шытып чыгар. Хәер, бер сез генә түгел. » Менә Рушад та кара шинелен җилгә жибәргән дә, казна капчыгын * аркасына асып, кар диңгезе өстеннән жил белән бергә атлый Ул да сезнең шикелле ләмгә батып черү өчен түгелме5 Алда ниләр бар, ни- * ләр бар?.. ® Каеннарның бозланып каткан ботаклары җилдә сызгырып утыралар. Аларнын очлары күгәрчен тамагы төсенә кергән. Кызгылт-шәмәхә бозлы бөреләр. Каен —җиңел акыллы агач — ул инде кояшны күргәч яз килде дин уйлый. Әнә шуңа күрә бозлы ботаклар иртәнге кояш нурларына коенып, яз җырын көйлиләр. Быел миләш сабагында калган. Ап-ак дөньяда, нәзек чыбык очларында күзеңнең явын алырлык миләш сабаклары. Күрәсең, каргалар миләш ашый торган атналарда я көчле салкыннар, я бураннар булган. Югыйсә, октябрь ахырларындагы бер атнада карга халкы урмандагы, бакчадагы миләшне бер-ике көн эчендә юк итә иде. Миләшләр бозга каткан кызыл тәлгәшләре белән иелмн-бөгелми тын гына торалар. Аларга җилгә баш ияргә ярамый. Югыйсә, көздән бирле саклаган матурлыгың, байлыгың коелып әрәм булыр.. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар Жил имән очларына кагыла, ахрысы. Имән — тарихчы ул Имән — урманның тарих укытучысы. Юкә, каен, миләш —алар җыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Белмәссең. Ихтимал, ул - физиктыр Каты, конкрет. Бәлки — математик? Төгәл, эмоцияләр белән исәпләшми. Әнә шу на күрә аның орлыгы кыш көне оча. Янәсе, аның үз вакыты бар Ә кышкы суык рәхимсез— синең орлыкларың өшер Имән — тарихчы, монысы бәхәссез. Әнә карт имәннәр тирә-юньне шаулатып нндер сөйлиләр. Сөйләгез, агачлар, сөйләгез! Бу якның халкы газаплы сугыш елларында ниләр күрде? Халыкның аһ-зарлары канларга сеңде? Сезнең төпләрегездә өелеп яткан чикләвекләрегезне кемнәр җыйды? Кемнәр рәхимсез кышкы көннәрдә имән чикләвегенең күмәчен ашап ач үлемне җиңделәр? Хәер, сез сугыш вакытын гына түгел, революция елларын да сөйли алыр идегез. Сез, бәлки, мең сигез йөз алтмыш беренче елгы реформа вакытында ук инде шулай шаулап утыргансыздыр5 Әлбәттә, у л вакытта сез яшь булгансыз . Ләкин кешедә яшьлек бик кыска гомерле була \ны югалтуы да бик тиз икән Сөйләгез... Офык чистарды, имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык, куәт белән, тигез хор булып шауладылар Бу тавыш кешене шагыйрь, философ, композитор итәргә мөмкин. Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлагыз! Бу—бик зарыгып. интизар булып көтеп алган тынычлык шавы... Урманга керсп-чыгып йөргән куян, төлке, бүре эзләре күбәйде. Бүре эзен эт эзеннән аеруы кыен түгел. Чын булса — бүренең аягында алты бармак, этнекендә биш бармак, диләр. Урман эченә таба кечкенә казыклар белән карга кадалган бер шнур кереп киткән. Шнурдагы кызыл чүпрәкләр карда җилфердәп яталар. Димәк, аучылар берәр бүрене эзәрлеклиләр. Хәзер шулай булыр. Сугыш вакытында бераз артыграк үрчеп киткәнсез түгелме соң сез, соры койрыклар? Димәк, бүген берегез чолганышта... Ә чолганыш начар нәрсә ул. Менә Рушад абыегыз япь-яшь көенчә Таллин чолганышына эләкте. Ярда—фашист, диңгездә — фашист. Озак яттылар. Корабның экипажы ачыкты—тәүлегенә йөз грамм ипи. Шуны өч тапкыр ашарга кирәк. Көннәр бер-бер- сенә охшаган, соры, томанлы, ач... Вахтада торырга кирәк. Корабның режимы кырыс. Карт мичман бар иде. Көндез сәгать унберләрдә тамак ачканга чыдый алмыйча бик күп малайлар бөгелеп төшәләр, сүгенәләр, берберсенә авыр сүз әйтә башлыйлар. Карт мичман нәкъ шул вакытта кубрикка керә, утыра һәм янчыгын чыгарып тәмәке төрә Юан итеп төрә. Аннан барысы да төрәләр. Чыгып тәмәке тарталар. Мичман әйтә: шушы төтен үпкә юлларына керә. ди. Анда кан тамырларының башы каннан азык көтеп сулык-сулык итеп торалар, имеш. Ашказаныный стеналарында да, имеш, шул хәл. Менә шул азык көткән тамырларга, бервакыт нәрсәдер килә. Бу — никотин. Никотинны кабул иткән тамырлар бераздан исерешәләр һәм ашказаны инде борчылмый... Зарарлымы? Юк, чолганыштан чыккач барысына да компенсация ясыйбыз. Матрос паегын беләсез — во! Тик чолганыштан гына бәреп чыгарга иде... Ә син, туган, соры койрыгыңны кысып кругта әйләнеп йөр инде. Бил- : ләһи, мин сине азат итәр идем. Чөнки кеше өчен иң зарарлысы — ике аяклы бүреләр... Әнә аларны Нюрнбергта судка тарттылар. Суд бара. Ә син табигатьнең бер мәхлугы — тугансың икән — яшәргә кирәк иде. Син бер-ике айдан кара борынлы, җылы мехлы, җелтер күзле бала табар идең, аларны агач астындагы тирән ояңда имезер идең, уйнатыр идең. Ә хәзер синең эш — капут. Рушад кесәсеннән пәке чыгарып, шнурны өзде дә, очларын аерып, агачлар арасына ташлады. Күккә ашкан туп-туры төтеннәре белән Акбалык авылы күренде. Авыл, рәхимле бул! Синең урамыңа җиде ят килеп керде. Ул синнән сыену урыны, якты чырай өмет итә. Бу кара шинель астындагы йөрәк өмет белән тибә. Бәлки бу егет синең үзеңнеке булып китәр... Бәлки аны монда берәр сылу кыз үзенеке итәр. Бәлки монда аны гыйшкы көтә торгандыр... Гыйшык? Анысы нәрсә тагын? Ул — егет кешегә унҗиде- унсигез яшьләрдә килә торган гаҗәп татлы, газаплы бер хис, дип әйтәләр... Хәер, Рушад әле аны белми. Чөнки сугыш тормышның хронологиясен җимерде, заманнар бәйләнешен бутады.» Мәктәпнең җылы коридоры. Тезелеп киткән класс бүлмәләре. Бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче «а», «б», тугызынчы «а», «б», «в». Шактый! Укытучылар да күптер. Менә унынчылар. Ике класс. Класс саен балалар тавышы. Кычкырып-кычкырып сөйлиләр. Кызларныкыннан аерып булмаслык малайлар тавышы. «Хоккайдо утравының көньяк өлешендә субтропик климат. Анда муссон җилләре исә...» Күрәсең, география дәресе. Икенче бер класстан шулай ук малайлар тавышы ишетелә. «Безнең кораб Африка ярлары буенда тора иде. Шул вакыт капитанның «коенырга» дигән командасы ишетелде». Ах, ничек матур! Җылы диңгездә җилкәнле кораб чайкалып тора. Җилкәннәрен җыйган. Матрослар җылы дулкыннарга сикерешеп төшәләр дә колач салып йөзәләр. Ах, тормышта да шулай булса Рушад та йөзде. Бушлат, күн итек кигән көе Балтик дикгезенең бозлы, кургаштай кара суына палубадан тау кадәр дулкын бәреп төшерде. Корабның борыны.» мина җимереп ташлаганда, егермеләп матрос гигант су тавы астында калдылар Нибары җидесе коткарылды Ф Диңгез — рәхимсез. Диңгез —ярдан карап торырга яхшы. Ә яр — диңгездән караганда тагын да яхшырак. < Алтынчы класс. Ишекләре ярым ачык. Яңгыравыклы тавыш белән S бер кыз тел гыйлемен исбатлый: 5 — Хәл фигыльнең ясалышы: агач-әгәч; гач-гәч; кач-кәч,— дип анла- 2 та. Әйбәт сөйли. Тугызынчы «б» классы. Монда нәрсә? Чырык-чырык көләләр. Класс g гөж килә. Хәрби хәзерлек икән. Әйбәт! Җылы класста, кызлар белән бергә, көлешә-көлешә... Военрукның юаш тавышы ишетелә. Ул шалт- * Шолт винтовка агачына бәрә, затвор чыңгырдый. «Винтовканың төп чәсләре: винт үч (винт оси!), винт тупор (винт упора) дип сөйли... Директор Сабир Иш.муратовнч дигән кеше икән. Рушад белән ул ике куллап күреште. Бер-берсенә сынаулы караш ташлап, дүрт-биш секунд тын тордылар. Утырыштылар. Тагын сынаулы тынлык Рушад кесәсеннән приказны чыгарып бирде. Приказны укыган арада Рушад директорның тышкы кыяфәтен өйрәнде. Йомры гына баш Сирәкләнә башлаган, анда-санда ак йөгергән шома чәч. Сарык йоныннан бәйләнгән ак свитер өстеннән пөхтә генә пиджак киеп куйган. Туш кесәсеннән очлаган кызыл һәм гади ике карандашы белән озын гына баш тарагы чыгып тора. Сугыш вакытындагы тырыш хезмәт өчен медаленең колодкасы тагылган. Күзләре нигәдер майланып уйнап тора. Директорга кырык биш яшьләр булыр... — Син элек бу мәктәптә укыткан Сулимовиың берәр кешесе түгелме? — Улы. Таныш идегезме әллә? (Рушад монысын юри сорады ) — Юк, ишетеп кенә белом. Мин монда кырык беренчедән бирле Тынлык. Директорның җылы бүлмәсендә тек-тек итеп герле сәгать йөри. Гере— чыршы күркәсе төсле итеп эшләнгән. Тек-тек, тек-тек. Сигез тапкыр тек-тек иткәч, сәгать теле ике тапкыр шыгырдап елап ала. Почмакта — зур тәпән белән фикус гөле. Директор бер кәгазьгә нәрсәдер язды. — Менә,—диде ул, кәгазь сузып.—Завхозга бирерсең. Хезмәт хакы ала башлаганчы ашарыңа кирәк булыр. Безнең тәҗрибә участогыннан кергән доходыбыз бар. Шуннан бер пот бәрәңге, алты кило он яздым Запир абыең шунда, укытучылар булмәсендә, подшив кал ар актарып утыра — синең шикелле бер матрос бар әле миндә, завхоз булып эшли. Фатир ягын да ул карар. Болай булса эш көйле Ашау-эчү хәл ителә Фатиры, шәт, анысы да булыр. Укытучы керткән кешегә дүрт кубометр утын бирәләр ич! Ләкин ин шәбе —Заһир абыең ди бит! Матрос .. Леонид Соболев ничек ди? Бер матрос—матрос, икс матрос —рота. — Аракы эчәсеңме? Сезнең братны бик мактамый халык. Ул ягын кара Ничек бик яшьлн эләктең соң сугышка? Ә хатын-кыз ягы пичек? Тол хатыннар авылда — завались. Смотри. Коллектив зур. Андый эшләр ярамас, пннмаетели.. «Укыта беләсеңме? дип ник сорамыйсың!» — Менә болай итик без алайса: бу атнага инде расписание төзелгән. Прсдметниклар җитми, расписание атна саен төзибез. Буталып бетәбез. Килгән кеше тормый — шәһәрнекеләр качалар. Б\ атнада син.. Директорга сүзен тәмамларга мөмкинлек булмады «Дырк ■ итеп ишек ачылды да чаңгылар, таяклар күтәргән, җылы сырма, бумази МӨХӘММӘТ МӘҺДИВВ чалбар кигән юантык кына бер яшь хатын бәреп керде. Хатынның күзләре урыныннан купкан иде, сүз башлаганчы шулай да ул Рушадка сөзеп бер карап алды. Директор «ык» дип тә әйтергә өлгермәде — юантык хатын төкерек чәчеп тавыш чыгарды. — Бу завычыңны тыясыңмы, юкмы, Сабир абый! Билләһи, иртәгә үк РОНОга барам жалу белән, билләһи, барам... Директор бераз гына уңайсызлангандай итте: — Туктале, Мәсрурә, тотасың да бәреп керәсең, пнимаетели, күреп торасың кабинетта кеше барын... Ләкин Мәсрурә сүз тыңлаудан узган иде. — Или мин шул завычны эшеннән кудыртам, или мин үзем китәм дә бөтен мәктәпнең астын-өскә китерәм. Икмәктер менә, кояштыр газим... Директор каушый калды. — Соң, я, нәрсә булды, пнимаетели? — Нәрсә булсын: тугызынчы класс малайлары, пискультурадаи кайткач, чаңгыларын моржа артына куйганнар. Завыч шул класста укытып ята, чаңгыдан кар эреп морҗаны җебетә. Дәрес вакыты дип тормадым, малайларның чаңгыларын чыгарып аттым. Завыч, әдәм көлкесе, үзенә күрә түгел, артымнан чыгып сүгәргә маташа. Дәрес бозарга ни хакың бар, ди. Эшлисең килсә эшлә, эшләмисең икән — как хоти. ди. Шул урында Мәсрүрә елаП җибәрде. — Как хотиләп сүгәргә ни хакы бар аның, ә? Нишләп мине андый сүз белән мәсхәрә итә ул, ә? Тол хатын дигәч тә... Ирем сугышта үлмәгән булса, мин дә болай кеше артын чистартып йөрмәс иде-е-е-м. Уһһу- һу-һу-у... Директор ык-мык итте, тик авыз тутырып бер сүз дә әйтә алмады. Ул арада Мәсрүрә дә кинәт кенә елаудан туктады. Дәрте битенә бәреп чыккан бу яшь хатын эт кояшыдай ялт итеп кинәт кенә көләчләнде. Алъяпкыч итәге белән күзләрен, битләрен сөрткәләгән арада Рушадка мут кына итеп тагын бер карап алды. Директор да телгә килде. — Я, я, бар, Мәсрүрә, бар... Моңарчы әйбәт эшләвеңне беләмен, юк- барга тавыш чыгарма. Аннан... беләсеңме нәрсә! Син инде, фчужтәки, әзрәк үзеңне тота бел. Директор, пнимаетели, яна бер иптәш белән сөйләшеп утыра, ә син бәрәсең дә керәсең... Ярамый ул алай, Мәсрүрә... Директор никадәр генә каты итеп ачуланырга тырышса да, булдыра алмады. Хатын чыланган керфекләре астыннан гына мут елмаеп, чаңгыларны күтәрде дә чыгып та китте. Әмма директор өзелгән җепне тиз ялгады — Мәсрүрә бу кабинетта андый концертлар белән еш чыгыш ясый, күрәсең. — Бу атнада син дәресләргә йөрерсең. Кер математикага — бик тәҗрибәле укытучы, өйрән. Хәрби хәзерлекне карап чык, анысын инде шушы авылның Хәкимҗан алып бара, сугышка киткәнче прицепщик булган, бармакларын өздереп кайтты да — нишлисең... Сүзсез, тыңлау- лы егет. Кер, пнимаетели, биологиягә. Бераз тегеләйрәк кешесе (директор имән бармагы белән чигәдән өстәрәк башына тукып күрсәтте), но, как специалист — көчле. Тәҗрибә участогында чүт кенә виноград үстерми. Аннан сон... Кер рус теленә, шәһәрдән килгән һәйбәт бер кыз укыта, университет бетергән. Во! Тик борыны гына югары. Белеме белән масая. Чөнки — югары белемле кеше бөтен коллективта өч-дүрт кеше — әҗәл даруы урынына. И аннан соң... Кыскасы, өйрәнә тор, дүшәмбедән сиңа сәгатьләр. Егерме ике сәгать булыр. Ничава... Акчасы күп б\ла аның. Тик синең белем. Урта гына? Университетның ике ае? Аннан сугыш? Соңгы икесе сиңа акча өстәмәс шул. Тарификациягә сип урта белемле булып керәсең. Тәк... Директор, чалт-чолт китереп чут төймәсен сала-сала, Рушадның айлык хезмәт хакын исәпләп бирде. Беренче көн шулай башланды. Завхоз Заһир кичке якта Рушадны су буендагы Галиәхмәт картларга китереп квартирага урнаштырды. Чукрак Галиәхмәт карт белән ачын жор күңелле карчыгы Гайнелвафа квартирант егетне самовар куеп көтеп торалар иде... * Тыныч хезмәт — «гражланка»ның беренче көне—дингезгә бәйле ь бөтен тормышны, бөтен истәлекләрне пәрдәнең теге ягында калдырды. 5 III о Адәм баласы ниләр күрми... Әле кайчан гына Кенигсберг диңгез крепостенын хәрабәләре, исән £ калган сарайларны» эчендәге гүзәллек, кешесез калган бишәр чакрым- * лы урамнар һәм кара болыт кебек матрослар белән тулган порт күре- ♦ иешләре әлсдән-әле күз алдында чиратлашып торалар иде. Куәтле а крейсерларның мазут исе бәреп салмак кына гүелдәп утырган дизель- « ләре, ак киндер чалбар кигән матросларның складтан кәрзин белән S бәрәңге ташулары... Үрдәк бәбкәләре кебек тезеләләр дә ике кулына х ике кәрзиннен колагын тотып сафка басалар. Бу тоташ саф траплардан 2 корабка керә, ул сафның бер башы әле яр буендагы складта, икенче г башы инде палубадан бара. Кичен кино, ял көннәрендә — офицерлар £ йортында биюләр, ак шарлы бильярд өегәле... Хәер, кичәге көннән башлап боларны ниндидер томан, пәрдә капла- s ды. Хәзер менә йокыдан торырга иде. Кыска агач сәкедә бөгәрләнеп £ ятып аяклар сызлый башлаган Торырга, физзарядка ясарга иде. Өйдә 9 кемдер хәрәкәтләнә, кыштырдый Күзне ачасы килми. Карг-карчык з белән сөйләшеп озак утырылды—соң ятылды Ишек янында ниндидер тавыш Кемдер нәрсәдер ашый, озаклап чәйни. Картмы’ Ни өчен ишек янында’ Әһә, бозау икән. Иртә туган. Абзарга чыгарырга әле иртәрәк булыр дип сөйләнеп утырдылар. Ак сәдәф тояклы, елтыр кара тиреле акылсыз бор мәхлук. Беткәнче аңгыра Ләкин сөйкемле. Әнә ул әнисе янына чыгарганны көтеп нәрсәдер чәйни Нәрсәдер... Рушад урынчан сикереп торды- аның ак ефәк шарфының яртыдан мулын сәдәф тояк йоткан иде инде Моны замполит Дроздов истәлек өчен дип үзенең чемоданыннан алып биргән иде. Диңгезче офицерлар гына муенга сала торган шарф. Ахмак бозау карусыз гына шарфны кире чыгарды. Хәер, аны суырып алырга туры килде. Зарар килмәгән кебек күренде. Шинельне монда элмәскә кирәк булыр Юньсез хайван! Шарфка тотынганчы шинельнең итәкләрен чәйнәп караган икән. Ләкин каты калын сукноны йотарга көче житмәгән. Хәерле булсын Бүген беренче эш көченең беренче минуты бозау бугазыннан шарф тартып алу белән башланды. Иртән тозга ярып пешергән әмерхан бәрәңгене кара ипи белән сыптырсаң, бер-нке стакан сөтле чәй эчсәң —бу дөньяда бүтән берннләрең дә кирәкми. Көне буе күңел көр. тәндә куәт тулы була Тик бүген дәрес башланганчы барып житеп булмады инде Кырынып, чистарынып мәктәпкә барып кергәндә, озын тәнәфес житкән. коридорда ду килеп уйныйлар, сугышалар, укытучылар бүлмәсендә шыгрым тулы халык иде Чыннан да коллектив зур нкән. Бердәнбер таныш кешесе — завхоз Заһир белән Рушад кул биреп күреште. Тегесе өстәл өстендәге подшнвкалар- ны актарып утыра иде Шау иткән коллектив бер мәлгә тынып калды. Хатын-кыз, бер-беренә мәгънәле караш ташлап, сүзсез генә сөйләшеп алды. «Тарих укытучысы килә дигәннәр иде, шушымы инде?» «Әйдә, коллективта егетләр бик кирәк иде». «Бу егетне кайсы чукынчыгы үз тырнагына эләктерер нкән’» «Малайлык кыяфәгс чыгып та бетмәгән, үзе инде сугыштан кайткан». 2. «К. У.» м 1. 17 Укытучы хатыннарның бик күбесе диванга, урындыкларга тезелеп утырганнар, һәркем диярлек алдына тотып кына берәр телем ипи ашый иде. Бала итәкле озын күлмәк, олтанлы киез итекләр кигән бу хатыннар арасында шактый пөхтә һәм шәһәрчәгә якын киенгән ике-өч кыз бала күренә. Завуч өстәле янында барысыннан да аерым бер кыз утыра: озын аяклы, ясалган чәчле, кызыл иренле. Аягында биек үкчәле туфли. Ул ниндидер бер калын китап укый, кайбер жөмләләренен асларына сызып бара. Ирләр ишек янында тәмәке тарталар, уен-көлке сөйләшәләр. Укыту бүлеге мөдире дигәннәре утыз яшьләр чамасындагы бер хатын-кыз икән. Рушад турысында ул инде барысын да белә иде. Үзе килеп исәнләште, Рушадны расписание янына алып килде. — Бу ике көн эчендә сез инде теләгән дәресләрегезгә кереп мәктәп белән таныша торыгыз,— диде ул, арыган кыяфәт белән елмаеп. Елмайган вакытта аның авыз кырыйларыннан яңагына нечкә генә җыерчыклар йөгерде. Картая башлауның беренче билгеләре... Үзе математик икән. Югары белемле. Димәк, директор әйткән әҗәл даруының берсе шушы. Рушадның әнисе мәктәптә егерме биш ел чамасы укытты. Рушад кечкенәдән ишетеп үсте: әллә нинди тәҗрибәле укытучылар да, дәресләренә чит бер кеше кереп утырса, каушыйлар, ди. Инспектор да булмасын, хет берәр баланың атаанасы гына кереп утырсын. Гомумән, дәресеңә кереп утырам дигән кешене укытучы халкы бер дә яратмый. Бер төрлесе дәрескә катыша, укучыга сораулар бирә — укытучыны тәмам эштән чыгара. Икенче бер төрлесе өзлексез язып утыра. Нәрсә яза икән, башы беткере? Тагын нинди сүзне ялгыш әйттем икән? Бер төрле инспектор, дәрестән чыккач, синең дәресеңә озаклап анализ ясап үзәгеңә үтә. Менә син фәлән сүзне әйтеп күрсәткәндә тавышың болайрак булды, алай түгел, менә болай ул, ди. Кыскасы, җаныңны каһәрли. Укытучы укытып картаймый, инспектор, завуч, директорның дәрескә керүеннән картая. Ачык дәресләр белән картая. Күпме түземлек кирәк. Рушадның әнисе Сафура апа. мәсәлән. РОНО инспекторы Хәмитов аркасында гына картаеп эштән чыкты. Бар шундый хатынша берәү. Сафура апаның өенә килеп, аның шәхси китапханәсендә ничә китап, ничә брошюра икәнлеген хисаплап йөрү дисеңме, нинди газета укый, нәрсәләр конспектлый, нинди кинофильмнар карый — шуларны төпченеп үзәгенә үтә. Дөньяда укытучыныкы кадәр берәүнең дә җанында казынмыйлар. Сора син: нәрсә ягасың, нәрсә ашыйсың? дип. Сора син, кеше булсаң, ирсез калып кеше өстендә фатирда йөрү читенме? дип... Юк, сорамый, хатынша... Имеш, дәреснең темасын тактага язганда өтерең аскарак төшерелде — бу исә укучыларда алак-шалаклык тәрбияли. Имеш, китабыңны өстәл почмагына турылап куймадың, болай гына салдың, укучылар шуннан күреп китапка саксыз мөнәсәбәткә өйрәнәләр. Имеш, Спартак восстаниесен телгә алдын, ә бүгенге көнгә бәйләп берни дә әйтмәдең... Әнә шулай итә-итә укытучыны тимер кыршау эченә тыгып бетерәләр. Әнә шуңа күрә алар бөтенесе бер төсле итеп алларына ипи телеме куйганнар да колхоз атлары төсле бөтенесе бер төрле хәрәкәт ясап, бер рәвешле күшиләр.. Ничек инде, башың керсә, аягың кермәгән дигән кебек, кеше дәресендә буталып йөрергә? Ә өйрәнә, таныша торырга кирәк, бик кирәк... Әллә хәрби хезмәттән башларгамы? Монысы таныш бит! Ниндидер якынлыгы бар. Моннан таныш тормыш, яшьлек исе аңкый. Хәрби хәл—Рушадның яшьлеге. ...Кыска кара тун өстеннән каеш буып, җилкәсенә противогаз аскан Хәкимҗан расписание янына килеп Рушадны үзе үк «заиятие»гә чакырды Бу — сирәк була торган хәл. Укытучы үз дәресенә үзе кеше чакыра... Хәкимҗанның тамак шәп. «Равняйсь!» дип кычкырган вакытта аның күзләре нурланып китте. Ә «смирно!» командасы секундный йөздән бер өлешен алдымыюкмы, шартлап чыкты. — һир-ра! Якын-тирәдәге тал башларындагы каргалар сискәнеп очып киттеләр. Мәктәп түбәсенә чыпчык тотарга менгән мәчеләр шыбырдашып жиргә коелды. ♦ Строй хәзерлеге өчен армиядә бу сыйфатлар бик кыйммәтле. Хәким- с. жаннан бик әйбәт строевик булыр иде. Булыр нде... Әгәр дә белеме п булса. Хәер, аннан бик әйбәт укытучы да чыккан булыр иде... Әгәр дә = укытучылык хезмәтенең кайбер үзенчәлекләрен белсә... Агач мылтыкларын «на плечо» алган җиденче класс балалары ике = рәтле колонна белән урам уртасыннан баралар. Хәкимҗан киң балак- 2 лы чалбарын киез итек кунычларына көчләп тутырган, итекне егетләрчә е сыдырып киез ката кадәр генә калдырган, үзе строй яныннан кар ерып ♦ бер алга, бер артка төшә, йөгереп йөри. Кычкыргалап куя: = — Левой, левой! “ — Ноги не слышу! £ Строй тегермән буасындагы күпергә керер алдыннан Хәкимҗан - аеруча йөгеренгәләп йөрде. Димәк, дәреснен планы буенча шушы 2 урында ниндидер бер «тактик алым» эшләнергә тиеш. Рушад стройдан ун-унбиш адым арттарак бара иде. Күпергә керер £ алдыннан балалар да шатландылар. Димәк, тактик дәрес вакытында s монда беренче генә килүләре түгел. Стройның яртысы ннде күпергә " кереп беткән иде. Хәкимҗан юл читендәге бер калкулыкта башын артка ® ташлап ниндидер бер горурлык белән үзенең взводына карап тора иде э Кииәг кенә ул: - — Сәмәлү-ү-ү-үтт! — дип кычкырды. Ярты секунд эчендә күпер тирәсендә бер бала калмады Утызлап бала — малае, кызы, сәкедән коелган борчак шикелле, күпер астындагы тирән карга сикереп чумдылар. Тегермән тирәсендә тынлык урнашты. Хәкимҗан тирән канәгатьләнү белән Рушадка карады Читен кызыл белән чиккән зур кулъяулыгын чыгарып, авыз-борынын сөртте. Тагын да зур канәгатьләнү белән: — О-о-о-т-бой!—дип кычкырды. Карга әвәләнгән бала-чага чыр-чу килеп күпер өстенә үрмәләде. Барысы да канәгать иде. Тегермән янындагы таудан противогаз киеп йөгереп менделәр Ин алла противогаз киеп чын автоматны кулына готкан Хәкимжан үзе иде. Тауны менгәч, иксез-чиксез тнгез кар басуы башлана. Строй «цспь»кә таратылды Оборонага күчәргә кирәк иде. Киндер капчыклардан кечкенә агач көрәкләр алынды, балалар күз күреме җиргә таралып, каты карда окоп казый башладылар. Окоп алдына сузылып ятып, кар өсме аркылы агач мылтыкларын «дошман ягына» төзәделәр. Хәкимжан әле берсе, әле икенчесе янына барып, үкчәләрен яткырып йөрде. Ап-ак иркен яланда, саф һавада, тыныч күк астында, үз өеннен морҗасыннан чыккан төтенне күрә-күрә, сугыш уены уйнау нинди күңелле! Рушаднын да күңеле күтәрелеп китте Юк. шәп укытучы 6v Хәкимҗан, юкка гына кичә директор аның турында аяныч тавыш белән әйтте. Цельнең ни кырыендагы бер малай, окобын казып бетергәч, бияләйләрен кар өстенә ташлаган да, чалбар төймәсен чишеп, кар өстенә фамилиясен язып маташа. Хәкимжан аны күреп алды, ерактан кычкырды: — Хилта каршы ярамый бит, Галәвнев! —- Нишләп, абый? — Дөньядагы бөтен бозыклык шуннан кнлә нндс Киемеңә ДӘ чәчри... — Ярар. абый. Шуңа күрә имза бераз түгәрәгрәк булып чыкты... Кайтышлый колхоз фермасы янында туктадылар. «Разойдись!» дигән команда яңгырады, һәм Хәкимҗан ферма өенә кереп китте. Бераздан ул аннан ике-өч хатынкызны ияртеп чыкты. Ир балалар балта-көрәк алдылар. Кое янындагы бозны чаптылар. Хәкимҗан үзе, тунын салып, теге хатыннар яра алмаган берничә түмәркәне ярып ташлады. Кызлар, йөгерә-йөгерә, кочаклап салам ташыдылар. Аннары яңадан стройга тезелделәр. Балаларның битләре алма кабыгы төсле булып кызарган, бүрек, шәл асларыннан пар чыгып тора иде. Аерым-аерым күнегү үтәделәр һәрберсе строй адымы белән кое сиртмәсенә честь биреп уздылар. Кайберләрең Хәкимҗан икешәр тапкыр уздырды. Галәвиев иң ахырдан Хәкимҗанның винтовкасын алып, силос башнясы очында утырган бер бәхетсез каргага винтовкадан атты. Кар өстенә соры йон очты, саф һавага шомлы коры ис — дары исе таралды. Дары исе кешегә бигрәк тә кыш көне, коры һавада, кар өстендә авыр тәэсир итә. Канаты имгәнгән карга очып китте, Хәкимҗан исә Галәвиевне орышты. Тегесе туры атуына шатланудан кызарынган, авызы актык чигенә кадәр ачылган иде. — Ник, абый, карга бит ул, күгәрчен түгел. — Ярамый, җан иясе ул. һәр тере әйберне үтереп йөрү — фашистлар гадәте ул. Мин сиңа каргага атарга дип тоттырмадым аны... Галәвиев шулай да шат иде. Ике дәрес шулай күңелле, сизелмичә дә үтте. Кызарып беткән, шат күңелле балалар, аякларын тигез басып, җыр җырлап урам уртасыннан кайттылар. Хәкимҗан да, чиксез зур шатлык кичергән бер кыяфәттә, элеккечә, стройның әле алдына, әле артына төшә иде. Бер җыр бетешкә ул икенчесен башларга команда бирде: — Запевай! Башын югары күтәргән Галәвиев. «дык-дык» басып, строй алдында бара. Җырны да шул башлый икән. Команда ишетелүгә ул ялындырып тормады, башлап җибәрде. Строй тигез тавыш белән җырны күтәреп алды. Ордена недаром нам страна вручила, Это знает каждый наш боец.. Җыр уртасында Хәкимҗанның көр тавышы яңгырап ала — Левой! — Левой! Строй таралгач, балалар теләр-теләмәс кенә мәктәпкә кереп киттеләр. Галәвиев исә Рушад ишетсен дип кычкырып ук әйтте — Их, атна буе ник вояннын дело гына укытмыйлар икән... IV Галиәхмәт карт — кызык кеше. Авылда андый кешеләр күп булмый. Андый хикмәтле кешенең хатыны да бераз гына «тегеләйрәк», кызыклырак була. Рушадның ял көне шулар белән үтте. Шимбә көн кичтән бирле планнарын карап утырды. Дүшәмбедә булачак дүрт дәреснең өчесе параллель классларда иде—нибары ике план төзеде. Бу дәрес планын төзүне кем уйлап чыгаргандыр? һәрхәлдә, Ушинскийлар заманында плансыз гына укытканнар. Шунысы булмаса — укытучылык эшенә түзеп тә булыр иде... Гайнелвафа карчык ял көне пәрәмәч пешерде. Аларның бер малайлары Норильскида яши, төпчек кызлары шушы авылда кияүдә иде — ялгыз калган картлар әдәпле сыман күренгән егетне квартирага төшергәч шатланыштылар. Боларда эш, вазифалар бүленеше бик төгәл. Акча тоту, әйбер алу, кыз бирү, кибеткә йөрү, кунак чакыру, малай өйләндерү, мал суйдыру, малайга хат язу кебек мәсьәләләрне хәл итү — кар- чык кулында Мал карау, кар көрәү, утын кертү, моржа ачу, көл түгү, тирес чыгару кебек эшләр — карт кулында. Вазифалар шул кадәр төгәл итеп бүленгәннәр ки, бу семья көйләнгән машина кебек тигез, гөрләп яши. Ир — баш, хатын— муен, дигән булалар. Пычагыма да кирәге юк. һәркем үз сәләтенчә эшләсен һәм үз урынын белгәнчә генә сөйләсен. Боларда — барысы да үз урынында. Карт, дөм үк булмаса да. шактый чукрак. Бөтенләй үк булмаса да, шактый телсез. Дөресе—аз сүзле. < Җөмләләре дә икешәр, иң күбе өчәр сүзле Ул сүзләрнең дә араларын- 5 да зур гына тәнәфес ясап сөйләшә карт. Рушад килгән көнне үк карт- = ның бу сыйфатына игътибар итте. Кичке караңгыда малларны карап 2 бетергәч, Галиәхмәт карт маңгаен тотып керде. — Нәрсә булды тагын? —дип сорады карчыгы эш арасында гына... § — Башны...— диде карт һәм тынып калды. Бишмәтен салып элде, ак шарфын мич буена куйды, киез итекләрен мич башына урнаштырды * һәм, түбәтәен дөресләп, ишек катындагы урындыкка утырды. Кытыршы. = бирчәйгән дәү куллары белән авыз тирәләрен бер сөртеп алгач кына, - элек башлаган җөмләсен тәмамлады: «« — ...бәрдем. £ Дәрес хәзерләү һәм китап уку өчен шулай итеп өйдә тынычлык s тәэмин ителгән иде. Шулай да пәрәмәч пешкән көн итеп Гайнелвафа и карчык картының гадәтләренә кагылышлы кайбер нәрсәләрне озаклап п свйлэде Карт самовар артында елмайган сыман дәшми тик утырды 2 Быел гына, әле күптән түгел генә, Галиәхмәт карт үзенең карчыгын £ суыкта харап итә язган икән. Гадәт буенча, төн уртасында карт-карчык * тышка чыкканнар. Шул төнне генә нәрсәсенәдер иренеп фонарь кабыз- ® мый чыкканнар икән дә, караңгыда берсен-бсрсс күрмичә, карт кереп киткән һәм, карчыгын аннан да алда кергән дип белеп, ишекнең аратасын салган Кергән, чишенгән һәм мич башына менеп тә киткән. Өстенә элеп кенә жиңелчә чыккан Гайнелвафа шулай тышта калган. Чоланнар селкетерлек итеп ишек кагып караган — карт ишетмәгән. Күршеләрдән фонарь алып чыгып тәрәзәне яктырткач кына карт торып ишеккә килгән һәм — Бәрәч, син...— дип ишекне ачкан. Карчык аны әрли-әрлн арып беткәч кенә карт мич башыннап — Кермәгәниенменн? — дигән. Шуннан соң Гайнелвафа карчык бор атна чамасы авырып яткан. — һн-н-и, безнең картнын хикмәтләре’— диде Гайнелвафа карчык, пәрәмәчне Рушадяың алдынарак этеп — Монын белән мин генә яши алам Бүтән кеше булса әллә кайчан моны ташлап жәяүләп җәһәннәм тишегенә чабар иде инде,—Шул вакыт карчык үзе самовар аргында утырган картына искиткеч тирән мөлаемлык белән карап алды Рушад уйлап куйды юк, әби. бер жиргә дә китмисен син бу картыңны ташлап. — Бердәнбер кызыбызның туена барганда, чанадан төшеп калып, жәяү барган кеше УЛ Чана башында кучерыбыз борылып карамый, мине толыпка төреп утырттылар, мин д.» күрмим. Баксан, картыбыз капканы чыкканда ук бер чалуда төшеп калган икән Кычкырмаган да. жүнсез. Бөтен авылны буран уйнатып үтеп, кияүләрнең капка төбенә барып туктасак — карт юк. Юк кына бит — жир тишеген» кереп кит. Урамга эзләргә чыгып киттеләр Үзе жае белән килеп ята ди.. Карт елмайган сыман кыяфәтен үзгәртмәде, шыпырт кына чәй чөмерде... Дүшәмбе көн иртән беренче дәрес — алтынчыда тарих. Алгынчы. әйтүләре буенча, нн явыз, иң тәртипсез класс. Утыз биш бала икән Утыз алты булса икегә бүләселәре икән — тәртип тә яхшырасы, сәгатьләр саны артып акча да шәбрәк төшәсе икән — нәкъ бер бала житми. Шулай да военрук Хәкимжаннын күрше авылдагы апасының алтынчыга кергән малаен теге мәктәптән Акбалыкка күчереп караганнар Янәсе. Хәкимҗанда тәрбияләнүче бала, тегендә әтисе юк, сугышта үлгән. Класста бала саны шулай итеп утыз алтыга җиткән һәм шау-гөр килеп РОНОга отчетлар җибәргәннәр. Ике алтынчы ясап, расписаниеләр төзеп, эшне көйгә салганнар гына икән... теге бала качкан. Үз мәктәбенә, әнисе янына качкан. Хәзер ул «наемщик» вакыйгасын искә алырга бик яратмыйлар... Звонок булды. Рушад, иртән иртүк торып, киң балаклы флот чалбарын күмер үтүге белән бастырган иде, тельняшка өстеннән күлмәк киеп, галстук таккан һәм чибәр генә пиджак киеп куйган иде. Болан рәвеш килде кебек. Инде класска керергә кирәк. — Сез педагоглык хезмәтен алтынчыдан башлыйсызмы әллә? — дигәнгә Рушад сискәнеп китте. Аның янында университет значогы таккан зифа гәүдәле, кызыл иренле рус теле укытучысы тора иде. Рушад бу сорауда ирония сизде. — Бу —яхшымы, начармы? — диде ул. Җөмләсе, нигәдер, русчарак чыкты. Рус теле укытучысы озын керфекләрен түбән төшереп, нурлы күзләрен бер секундка гына каплап алды. Юк. анын фикере явызлыкта түгел иде. — Беләсезме нәрсә? Сезнең моңарчы укытканыгыз юкмы? Сак булыгыз. Ужасный класс ул. Аллам язмасын! Мин аларга бер атна кердем һәм моннан соң кермәячәкмен. Ачка үлсәм үләм, акча эшлим дип ул Троекуров псарнясына ике аягымның берсен атламыйм. Коридордан алар бергә бардылар. Рушад алданрак кереп китәргә тиеш иде. Кызыл иренле (ул Нәркис исемле икән) Рушадка мәхәббәтле караш ташлады, наз белән елмайды. — Нас мало, но мы в тельняшках,— диде Рушад та, аңа каршы елмаеп. — Кырык биш минуттан карарбыз! «Моряк с разбитого корыта» була күрмәгез! һәрхәлдә, мин сезгә яхшылык телим! Нәркис бик белеп әйткән икән... Гөж итеп торган умарта оясыдай класска кергәндә. Рушадиың иң беренче эше каушау булды. Тузан болыты күтәрелгән, сугышып тирләгән малайларның күзләре урыннарыннан купкан иде. Хәзер исәнләшергә кирәк. Педагогика шулай куша. Юк. педагогиканың икенче бер төрлесе балалар тынычлангач кына исәнләшергә куша. Әйе, шәригать ике төрле... Берсе яшел тышлы китапта, икенчесе кызыл тышлысында. Тукта, башта журналны өстәлгә куярга кирәк. Аннан исәнләшергә дә дәресне башлап җибәрергә. — Укучылар, мин сездә тарих укытачакмын. Миңа Рушад абый дия дәшәрсез. Мин сезнең белән... Әйтми тор әле! Боларны әйттергәнче классны кулга алырга кирәк. — Абый, син кайсы авылныкы? — Абый, синең исемең ничек? — Абый, синең хатының бармы? — Ха-ха-ха!.. Рушадның күз аллары караңгыланып китте. Тамагы чатнады. Шул арада класста үзен жәлләүчеләр дә табылды. — Я, малайлар, тавышланмагыз, берәр нәрсә сөйләсен. — Сөйләсен, сөйләсен! — Абый, син чукрак Галиәхмәтләрдә торасың бит. имә? — Абый, син армиядә булдыңмы? — Нишләп булмасын! Моряклыкта булган бит ул! — Ах-ха-ха!..— Берсе, иң арткы партада утырганы, юри кычкырып көлде. Урыныннан ук торып басты.—Моряк, штаны горят! Моряк — сибиряк, растянулся как червяк! Бу малай дөнья күргән булырга кирәк. Авыл малайлары, гадәттә, андый фольклорны белмиләр. Рушад нн авыр, кульминацион ноктаны кичерде. Әле авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Өченче ранг капитаны Дроздов язучы Гюго сүзләрен китерергә ярата иде: «Әгәр дә синен өстенә үлем килә башлаганын ф күрсәк—каршысына үзен бар. Ул вакытта гроб капкачы коткару так- , тасына әйләнәм. < Көтеп тору — харап булу дигән сүз иде. Pvniaa үзен тыныч тотарга 5 тырышып болай диде: = — Сез тынычланмый торып, мин дәресне башламыйм. Ә дәресне 2 барыбер уздырам. 5 Бу жөмлә классны бераз уйга калдырды Ләкин янадан кинәт кенә | гөжләү башланды, тавыш купты. (Ах, Нәркис, Нәркис, син дөрес әйткәнсең бит!) — Давай, башласан башла, ату чыктык киттек булыр! — Ие! Нәрсәгә киреләнеп торган буласың! Солдаттан кайтканнарны гына күргән бар! — Давай, малайлар, шыпыртрак утырып карыйк әле Армиядән кайткан кешеләр барысы да бер төсле була бнт. Әнә безнен абый да настоящий үжәт булып кайтты... Нәкъ олы кешеләрчә сөйләшәләр! Алгы рәтләрдә утырган алты-жиде кыз малайларга борылып-боры- лып нәрсәдер әйттеләр. Болар, һәрхәлдә, Рушад яклы кде. Болар белән союзга кереп, малайларга каршы атака башларгамы3 Союзниклар бик сыек Бала-чага Ә малайлар — күбесенә инде мыек тибә башлаган. Күрәсең, класста өчәр-дүртәр ел утыручылап бар Дөнья күргәнгә охшаганы Рушадтан күп булса өч-дүрт яшькә яшьрәктер Рушад теге жөмләне тагын кабатлады. — Сез тынычланмый торып, мин дәресне башламыйм Ә дәресне барыбер уздырам. Монысының тәэсире булмады Малайларны бу жөмлә бераз кайнатып кына жибәрде. — Җиденче дәрескә алып калмакчы буласынмы әллә? Тот капчыгыңны. калды ди — һи-и, кем тотя ала! Алты дәрес бетүгә чыгам да китәм Дүрт чакрым кайтасы да бар анда. Ярый ла, аның чукрак Галиәхмәтләргә генә кайтасы бар.. Кемдер бик астыртын яман сүз әйтте. Нәкъ олылар сөйләшкәндәге кебек итеп. — Гөлчирә апаен, алайса, гел әниләрендә ятыр инде. Ирләрне бик ярата ул Аулак өйгә дә килер, картлар берәр жиргә китсә... Рушад бу коточкыч көрәштән бер нәрсәне аңлады әгәр шушы көе дәресне башлап жнбәрсә, ул бу класста беткәнче шул тәртипсезлекк» килешергә, шул хәлдә укытырга тиеш булачак. Бу - жинелү булачак иде. һәм әгәр хәзер жинмәсәң, Нәркис кебек, бу класстан баш тартырга кирәк иде. Фронтовик' Балалардан куркып баш тартырга.. Юк, жннәр- гә, бүген үк жинәргә кирәк. Ул сәгатенә карады Дәреснен унбиш минуты калып бара иде Сөйлисе тема исенә төште «Англиядә Ал чәчәкләр белән Ак чәчәкләр сугышы». Ну. мин сезгә бирәм бүген чәчәкләр сугышын! Рушад болай юаш, тыныч егет Ләкин билгеле бер чиккә житкәпче. Ана ычкынырга гына кирәк Менә бүген, һичшиксез, ычкынырга кнрәк. Үз авылларында булып узган бер хәл Рушаднын хәтеренә төште. Училищены бетереп кайткан елы иде Җәйге кич Кыз лар су ташый, чишмә тамагында бәрәнге юалар. Рушаднын үсмер егет вакыты Кызлар әле аны санга сукмыйлар III/лай ла инде бераз сәерсенеп карыйлар Менә күршедәге нке кыз бакча киртәсе эчен » кергәннәр дә яна бәрәңге алган жирдә серләшеп утыралар. Икесе дә буй мохәммәт мәьдивв житкән кызлар, чибәрләр. Берсе председатель кызы. Калага укырга китәргә йөри. Рушад иңе бер генә метр булган тыкрыктан килә. Ике якта бәрәңге бакчасы. Килә... һәм күрә тыкрыкның нәкъ уртасында председательнең бозавы. Үгез бозау. Әллә ничә кешене сөзеп екты инде бу җәйдә. Көздән туып калган бозау—инде тәртә арасына кертеп жигәрлек. Гадәттә, бу юньсезне әйләнеп узалар. Нишләргә? Үгез тыкрыкның нәкъ уртасына баскан, күзләрен алартып, башын түбән игән дә Рушадны көтә. Ә күрше кызлары, чырык-чырык көлешеп, булачак комедияне карарга әзерләнәләр. Үгезгә кадәр ун гына адым калды... Биш адым... Өч. Рушад аның мышнаганын ишетте. Үгезнең мышнавыннан җирдәге тавык үләннәре дерелдәп селкенә иде. Туктады. Ике кулы белән ике як киртәгә тотынды. Терәк булды. Хәзер иң хәлиткеч секунд! Гәүдәнең бөтен авырлыгын аякка күчереп, Рушад күз ачып йомганчы үгезнең борынына ботинка үкчәсе белән типте Тыкрык дерелдәп куйды. Рушад аны-моны уйлап бетергәнче, үгез башын җирдән күтәрмәгән көе генә борылды да кызу-кызу урамга таба китеп барды. Рушад аның тоякларыннан чыккан шыртлау авазын гына ишетте. Аннан, берни дә булмагандай, бәрәңге бакчасындагы кызларга дәшеп узды: — Сәлам күрше кызларына! Председатель кызы шул көнне кичке уеннан кайтканда Рушад белән бергә кайтты... Шулай да җиңелгән үгезне кызганудан йөрәк әрнеде. Менә ул үгез — утызлаган юньсез малай күзләрен алартып тар тыкрыкта торалар. Хәзер тибәргә кирәк. Юк, хәзер түгел, бүген Шунсыз мәктәпкә килеп тә йөрмә.. Звонок булды. Класс «ахахай»лап көлеп калды. Класс журналын укытучы өстәленә дә куя алмаган, «исәнмесез» дип әйтә алмаган укытучы балалар яныннан чыгып китте. Укытучылар бүлмәсенә чыгуга, мич алдына килеп, завхоз Заһир белән кара яндырып тәмәке тарттылар. Нәркис берничә тапкыр аларга серле караш ташлады. Бу карашта ирония барлыгын сизү авыр түгел иде. — Я. ничек,— диде ул, Рушадка карап,— тәмәке тартабызмы? Рушад дәшмәде. Нәркис барысын да аңлады. Өлкән классларда дәрес тыныч узды. Алтынчы класста иң соңгы дәрес сызым икән. Соңгы дәрес бетәргә звонок булуга. Рушад класс ишеге төбенә барып басты. Ишек ачылып, аннан дәү транспортир, агач циркуль, озын линейкалар күтәргән, бите- башы акбурга буялып беткән укыту бүлеге мөдире күренде. Рушад аннан класс журналын сорап алды. — Сез рөхсәт итсәгез... Тегесе берсүзсез аңлады. — Әгәр шушы классны җиңсәгез, сезнең япь-яшь көе сугышта булуыгызга ышанам,— диде ул. саран гына елмаеп — Никадәр көчле, сәләтле балалар бар анда. Берничә явыз аркасында әрәм булалар. Бүрекләрен киеп, букчаларын асып яткан балалар, нәкъ баягыча тарих укытучысы кереп баскач, гаҗәпкә калдылар. Алай булмый торган иде моңарчы. Андый очракта класс җитәкчесе Хушият абзый кереп алдан әйтеп куя иде: — Оланнар, бүген еденче дәрес була, алты сәгатьтән соң таралмагыз.— ди иде. Ә теге укытучы кергәнче, класста малайлардан җилләр искән була иде. Бүген исә Хушият абзыйның заты да юк... — Бүген без сезнең белән,—дип сүз башлады Рушад,— «Англиядә Ак һәм Ал чәчәкләр сугышы»н өйрәнәбез. Мин дәресне бары тик барыгыз да чишенеп, сумкаларыгызны урнаштырып, китапларыгызны өстәлгә куйгач кына башлыйм... Акрын гына, өстерәлеп кенә чишенә башладылар Хәзер бик нык салкын канлылык кирәк иде. Кечкенә генә саксыз бер сүз ычкындырсаң, ачуы килгән малайлар дәррәү кубып бәреп чыгып китүләре мөмкин иде. Мөмкин кадәр сак булырга. Мөмкин кадәр... Ул демонстратив рәвештә сәгатенә карап куйды. Ф — Сез чишенеп урнашып беткәч кенә мин дәресне башланган дип я саныйм һәм кырык биш минутны шуннан исәплим. < Монысы да батты. | Нәрсә булыр икән дигәндәй, класс тынды S Бу дәрестә үзеңнең матур, кызык сөйләвең белән укучыларны җәлеп § итү турында уйларга да ярамый иде. Монда тәртип бозган өчен шук 5 малайларны интектереп дәреснең үзе белән җәзаларга кирәк иде. Ә & кызлар? Алар да җәзаланырга тиеш Әйе, алар да. Гаепләре булмаса дамы? Әйе, булмаса да. Ни өчен? Шундый компаниядә булуларының авырлыгын сизсеннәр өчен. Киләчәктә җиңеллек булу хакында. Әйе. ШУЛ хакка. ачыккан, җәфаланган кызлар эчләрен тотып бөгелеп төштеләр. Шук малайлар да өметсезлеккә бирелде. Берсе дә тыңламый иде. Рушад аның саен жансыз, төссез җөмләләр белән аларны каһәрләде «Лан- кастерларны мөстәкыйльлек тарафдарлары булган төньяк феодаллары яклаганнар...» Бер усал малай йөзен җыерып партага капланды Галиәхмәт бабайның кияүдәге кызы турында шул лыгырдаган иде. «йорк- лар ягында исә көньякның эре феодаллары торган.» Ип явыз малай, «моряк, штаны горят» дип кычкырганы, чыдый алмыйча йөзен чытты, өметсезлек белән тәрәзәгә борылды. «Эдуард IV нең тәхеткә утыруы да Ак һәм Ал чәчәкләрнең сугышын туктатмаган, сугыш дәвам иткән». Җәза дәресе тәмамланды. Рушад гадәттән тыш салкын кан белән болай диде: — Бүгенгә кайтасыз, ә икенче дәрестә класс шулай чүпле булса, идәнен себертеп юдыртам. Тонык кына зарлану, янау тавышлары ишетелде. — Армиядән кайткан кеше белән эшең төшмәсен! — Бар икән күрәчәкләр! Икенче каламмы сон мин өстәмә дәрескә’ — диештеләр. Шулай да Рушад аяк астының шактый ныгыганын сизде. «Бүген яки беркайчан да!» — дип уйлап алды ул кинәт кенә һәм иң арттагы, мыек тибә башлаган таза малайны үз янына чакырды. Авызын ерып «штаны горят» дип кычкырып утырган таза малай зур кызыксын), ләкин бераз шикләнү белән өстәл янына килде: — Нәрсә, абый’ Әллә сигезенче дәрескә апкалмакчымы? Шаярма' Детдомнан качкан Закиров мин! — Сау булыгыз! Сау булыгыз! — ди-ди, Рушад тиз генә балаларны озатты. Ишекне ачып, коридор буенча чыгып киткәннәрен карап торды. Аннан ишекне япты. Бик тиз хәрәкәг итәргә кирәк иде Чөчкн ишек алдына чыккач, балалар, һичшиксез, нәрсә бар икән дип карарга тәрәзәгә киләчәкләр. Хәзер барысын да тизлек хәл итә Тик кызып китмәскә генә кирәк. Закиров, шактый оятсыз рәвештә күзләрен тасрайтып, иң алдагы парта артына кереп утырган иде. — Чык! — дип җикеренде Рушад. Аңа үз тавышы ят булып тоелды. — Чык, бас! — Ә чыкмасам? Нибары бер секунд вакыт барын да хәл итте Рушад оятсыз малай нын күлмәк изүеннән чытырдатып кысып алды да (билгеле, күлмәк астындагы арык тәннән дә учка бераз эләкте) малайны парга арасыннан суырып чыгарды. Закнров һич тә моны көтмәгән иде. (Юаш күренМӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ гән иде бит бу укытучы беренче дәрестә!) Кысып тоткан көе, Рушад явыз малайны селекте — Икенче дәрестә ничек булырсың син, ә? Малайның башы, каурый курчак башы кебек, нечкә муенында бер алга, бер артка мәтәлде. Үзе ап-ак булды. Иреннәре күгәрде. Күзләрен курку алды. Рушад соңгы алымны кулланды; — Әгәр дә алдагы дәрестә тагын бер генә тапкыр телеңне озайтсаң,— диде ул, тешләрен кысып,— мин сине нишләтергә белермен. (Нишләтер иде икән? Ул анысын белми иде.) Тагын бер тапкыр бик нык селкеп, ул малайны каршысына утыртты. Малайның ияк асты, бугаз чокыры кып-кызыл булган иде. Хәзер тавышны йомшартырга кирәк. Югыйсә, бу малайның холкын белмәссең. Өстеңә ташлануы бар. Хәзер артистка әйләнергә кирәк. Ләкин моны сурәтле кәгазь белән алдый алмассың. Шулай да елмаерга кирәк. Әнә класс тәрәзәсен балалар басты. Борыннарын пыялага терәгәннәр. Ә болар кара-каршы тыныч кына утырганнар. — Я, берне төреп тартабызмы? Закиров сискәнеп китте. Саргаеп каткан бармакларын яшерде. Шулай да югалып калмады. — Тартмыйм мин... абый. — Ә, чуртым, ялганлап утырма егет башың белән. Син әле куркач та икәнсең, ә мин синең белән көч сынашкан булам. Белмәдем, кулымны пычратмаган булыр идем. Балалар тәрәзәдән коелыштылао. Рушад бик тыныч кына тәмәке төрде. — Я, ярар, бар кайт,— диде ул елмаеп.— Тәмәкегә тилмереп йөрмә — мин бирә алам. Минем әле Көнчыгыш Пруссиядән алып кайткан яхшы сортларым бар. Закиров монысын ук, әлбәттә, көтмәгән иде. Класста ниләр булганын иптәшләренә ул әйтмәячәк иде. Чөнки егеткә инде уналтынчы киткән икән. Ничек инде, мине тотып якадан селектеләр дип сөйләсен? Идән щеткасы, чиләк белән су күтәреп кергән Мәсрурә укыгучы өстәле артында тәмәке тартып утырган Рушадны күреп телсез калды. — Әле бу чукынчык белән утырасың икән, кем икән дип торам .. Ул, дөбер-шатыр, парталарны мәтәлдереп себерергә тотынды. Рушад Закировны коридор ишегенә кадәр озата барды. Ашыйсы килә, баш чатный иде. — Бик озак,— дип каршы алды аны ишек алдында себеркегә таянган Галиәхмәт карт. Чолан баскычыннан йөгерә-йөгерә кергәндә генә Рушад җөмләнең ахырын ишетте: — Йөрдең... V Бу атна бик күңелсез һәм мәшәкатьле булды. Җыелышлар, көтелмәгән борчулар, әллә каян гына килеп чыккан, тиз хәл ителергә тиешле мәсьәләләр көнне төнгә, төнне көнгә ашыктырып алмаштырдылар. Рушад алтынчы класс белән тагын бер тапкыр бәрелеште; тарих дәресе ул көнне соңгы дәрес иде — гадәттән тыш чүпле, пычранган класс идәнен укучыларга юдыртмакчы булды. Бәлки, бу эш барып чыкмас? Нигә ул кадәр булырга. Артык таләпчәнлекне берәү дә өнәп бетерми бу дөньяда. Әнә директор ни сәбәптәндер Рушадның бу номерларын күрмәмешкә салышып йөри башлады. Алтынчы класстагы хәлләрне укыту бүлеге мөдире аңа сөйләгән, билгеле. Ләкин директор ни яхшлцан, ни яманнан бер сүз әйтми. Рушад яныннан «һм-һм» дип уза да китә, уза да китә. Дөрес эшлиме яца укытучы? Ялгышмы? Ялгыш булса, ник туктатмыйсыз? Алтынчының класс җитәкчесе Хушият карт та, үз койрыгын тешләгән эт шикелле, класс белән дирек- '"р арасында -иы әнчекләнеп йөри — Рушадка ләм-мим сүз әб Югыйсә, мәктәпкә" Рушад килгәннән бирле генә үз дәресендә тәртип урнаштырышырга дип ничә тапкыр шыпырт кына директорны чакырып ♦ алды. Коридорда йөргәндә бер вакыт Рушад үзе дә Хушият картның ь алтынчыда ничек итеп дәрес алып барганын ишетеп тан калды — нәрсә 5 дип шундый шартларда укытып йөрмәк кирәк? Берөзлексез зарлану, = балаларга ялыну. «Закиров. урыныңа утыра беләсеңме син, юкмы, | алланың каһәре суккан!» «Житте инде сина, Ганиев, чисти чәчләремне z син генә агарттың бит инде». Шундый зарланулардан соң бер-ике минут- g ка балалар тыныч торалар. Шул тынлыкта дәресен сөйләүче бер кыз е баланын тавышы ишетелә: — Афзал Шамовның... Афзал Шамовның . Шамовның бу.. бу хикәясендә мичче Шәрифулла... мичче образы.. Шәрифулла образы .. образы бирелә. — Я. я. шуннан соң ничек була? Я, я... — Мичче образы... Шамовның.„ — Я инде, Әскәрев, тик кенә утыр инде, алла хакы өчен Оят дигән нәрсә бармы синдә, юкмы? Теге кыз хикәяне ерып чыга. Сонга таба хәтта кызурак та сөйли башлый Хушият карт та җанлана Сөйләүчене бүлдереп ук куя — Тукта әле, тукта, әле Шәрифулланың мич янында бөтерелеп йөрисе бар бит әле,—ди. Менә шул кеше класста зур борылыш ясарга тотынган яна укытучы янына килеп тә карамады. Рушад көрәшкә ялгыз ташланды Хәер, ялгыз ук түгел. Ин беренче союзник — укыту бүлеге мөдире — үзенең гомерен дә, матурлыгын да, бәхетен һәм бәхетсезлеген дә мәктәпкә бәйләгән, шуна багышлаган, олайган кыз Бәлкыйс иде. Бәлкыйс: «Әгәр шушы классны җиңә алсагыз, япь-яшь көе сугышта катнашканыгызга ышанам»,— диде. Ул моны өмет белән, ышаныч белән әйтте. Димәк, бер теләктәш бар. Аннан завхоз Заһир беренче көнне үк мич янында тәмәке тартканда үзенең позициясен сиздереп куйды: «Алтынчы классны Хушият абзый гына бозып бетерде, анда шул буталып йөри»,— диде. Бусы булды — ике. Директор юлга аркылы төшми, һөҗу мгә барганда сина аяк чалмаучы — үзенә күрә шулай ук союзник ул. Нәркис — күзәтүче: шулай да теләктәшлек белдерде. Шулар хәзергә җитеп торыр. Инде һөҗүмгә күчәргә кирәк. Звонок булды, укучылар кузгалыштылар. Рушад тыныч кына болай диде: — Укучылар, мин сезгә узган дәрестә, әгәр идәнне болай пычратсагыз. үзегезгә юдыртам, дип әйткән идем. Сез минем сүзне оныткансыз, ахрысы, шуна күрә, бүген идәнне үзебез юабыз... Бер мәлгә класс телсез калды Ләкин гомуми ачу тиз бәреп чыкты: — Сез нәрсә! Әллә моны армия дип белдегезме? — Менә шушында тәгәрәп үлим, кулыма мунчала алмыйм түлкэ... Ул арада, алдан сөйләшеНҮән буенча, ишектән Мәсрурә килеп керде. Аның кулларында пар чыгып торган икс чиләк су иде Икенче керүендә ул тетка белән нке-өч кисәк идән мунчаласы алып керде. Анын йөзендә явыз елмаю чаткылары сизелә иде. һәм. шул шатлыгын яшермичә, ул чнләкнен берсен Әскәрев партасы янына китереп тә куйды. Элек үк шикләнеп йөргән бер фикеренә Рушаднын ышанычы тагы да артты. Явызлыкнын башы Закировта түгел. Әскәрентә булырга тиеш иде. Мәсрүрә чиләкне анын янына очраклы рәвештә генә куймады... Класста сынаулы тынлык урнашты. Кем кемне? Я алар, я Рушад. Әгәр жинелсә, Рушад бүген үк авылдан чыгып китәчәк. Бернинди сөйләшүсез, документсыз. Ә җиңәргә кирәк... Кызлар җиңнәрен сызганып әзерләнә башладылар. Рушад аларга карап елмайды. Кыз балаларны җиңү — җиңү түгел. Аларны Хушият карт та тыңлата. Аннан соң алар әйләндермәгән бит классны дуңгыз абзарына. — Кызлар, сез киенегез дә техничка йортыннан су ташырсыз,— диде Рушад. Бу яңалык классны тагын тынсыз итте. Малайлар сүзсез генә, явыз карап утырдылар Рушад бүген юри Закировны күрмәмешкә салышты. Әгәр ана тагын бәйләнсәң, ул үзенә каныга икән дип белеп, Әскэревләр, Ганиевләр барында, әлбәттә, тыңламаячак, егетлеген күрсәтәчәк. Монда Әскәревне жинәргә кирәк. Чөнки иң пычрак парта асты—аныкы. Анда кәгазь чүбе дә, салам да, көнбагыш кабыгы да, чүбек тә бар. Кара түгелеп идән бөтенләй шәмәхә төскә кергән. Вак-төяк зарарсыз малайлар ул арада этешә-төртешә идән себерә башладылар. — Я, егетләр, керешәбезме? — диде Рушад, юри Әскәревкә карап. Бите тулы сипкелле, баш түбәсендә ике бөтеркәле бу кара чәчле малай исе дә китмичә авыз тутырып күши иде. — һи-и,— диде ул, тынын чак алып.— Син, абый, бигрәк инде. Менә шушында чәчрәп үлсәм үләм, но идән юучы түгел мин. Нык булырга охшый бу чикләвек! Закиров көтмәгәндә ярдәмгә килде. Ул шыпырт кына Әскәревкә болай диде (Рушад, әлбәттә, бу сүзләрне ишетмәмешкә салышты): — Шәйхенур, лутчы каршы килеп маташма. Барыбер үзенекен итә ул, кулың калмас... Әскәревнең реакциясе башкаларга да көчле тәэсир итте. Төрлесеннән төрлечә каршы авазлар ишетелде. Актык чара кала' Давыдов чарасы. Әйе, әйе, Давыдов та тельняшкадан булган. Җирне үзе сөрел күрсәткән. Тик ачуланмаска гына кирәк хәзер. — Их, сез,— диде Рушад,— мин сезне флотка җибәрерлек егетләр дип уйлаган идем. Юк икән сездән, юк. Сезгә — кырда әрем җыярга. Каз көтәргә! Ә менә флотта без болай эшлибез... Рушад, күз ачып йомганчы, пиджагын, галстугын салып урындык аркасына элде. Күлмәген салып ташлады. Тельняшкадан калгач, идән юу — физзарядка сыман бер эш. Ул бөкрәеп зур мунчаланы кайнар суга тыгып алды да киң алдырып юа башлады. Малайлар өчен бусы да көтелмәгән удар булып чыкты. Ләкин хәзер Рушад нишлисен белә иде инде. — Эшләргә теләмәгән укучыларга кайтып китәргә рөхсәт итәм,— диде ул, тавышын юри калынайтып.— Бар, кайтыгыз, бар! Ә син, Әскә- рев, бар тизрәк тай, ачыккансыңдыр... ...Иң башта идән мунчаласын кулына Закиров алды. Аннан җирәнеп кенә башкалар да тотындылар. Бу — шулай булырга тиеш иде. монысы план буенча иде. Ә менә Әскәрев бш^ тыныч кына торып сумкасын аркасына асты да әшәке елмаеп чыгып китте. Их син, педагогика! Нинди ысулларың бар тагын? Мондый очракта нишләргә? Җавап юк. Әскәрев киткәч, башкалар иркенләбрәк эшкә тотындылар. Ниндидер җинеллек килгәндәй булды. Рушад та мунчаласын Ганиевкә бирде. — Я, тагын кайсыгыз кайтып китә? Рушад кычкыра башлаган икән. — Барыгыз, марш өегезгә! Кемнең эшлисе килми? Я? Барысы да шыпырт кына эшлиләр. Рушад тельняшкадан гына коридор буйлап китте. Мәктәп бушап калган, бары тик өлкән классларның берсендә генә концертка хәзерләнеп яталар иде. Рушадның исәбе — малайларга тагын бер чиләк кайнар су китертү иде. Коридорным карангы башында ул ишек артына шым гына кереп качкан бер шәүлә күрде. Аны сизмәгәнгә салышып, ячына килде. Сизмәгәнгә салышып, ишекне ачты. Стенага сөялеп, саргылт тешләрен ыржайтып, Әскәрен тора иде. Авызы тулы ипи Бөтен җиреннән йорт ипие исе аңкып тора Озак уйлап торырга ярамый иде. ф Рушад малайның иягеннән тотып стенага терәде. Кечкенә, ярым караң- ь гы класста берәү дә юк иде, Әскәревнең иягеннән тоткан көе, Рушад < үрелеп кенә сул кулы белән ишекне япты. Малайга шул җитә калды f Ул авызындагы ипине дә йота алмаслык дәрәҗәдә каушап: — Абый, зинаһар, җибәрә күр, икенче алай булмам,— диде. Рушад ± салкын елмайды. g — Ә мин сине бер ни эшләтергә дә уйлаганым да юк әле. Әскә- ө рев,— диде.— Син бик начар малай. Мин үзем егет кешеләр белән эш ф итәргә яратам... Әскәрев моны көтмәгән иде. Ул, әлбәттә, укытучы аны кыйнар дип уйлаган иде. Ул югалып калды. — Абый, кереп идән юа башлыйммы? — Юк, Әскәрев, син хәзер үк тай моннан. Мин алдагы дәрестә синең тәртибенә карармын әле Идән юарга лаеклы егетме син, юкмы — карармын. Әйе, карармын... Ә без анда хәзер жыр өйрәнәбез. Беләсеңме—шундый жыр бар диңгезчеләр турында. Ә син кайт өенә, бар, бар, йөрмә... Ләкин Әскәрев кайтмады. Коридорның әле бер, әле икенче почмагында эштеренеп йөрде. Алтынчы классның ишеге төбенә инде мунчалалар, щеткалар, чиләкләрне чыгарып куйдылар. Рушад әйтеп торып жыр яздырды Әскәрев монысын да ишетте Техничка йортыннан йөгереп кызлар килеп җиттеләр. Туп-туры класска уздылар. Ә бераздан класста җыр яңгырады. Наверх, вы, товарищи! Все по местам! Последний парад наступает. Врагу не сдается наш гордый «Варяг», Пощады никто не желает. Ничә ел йөреп бер вакытта да шушы мәктәп бинасыннан Әскәревнең шулай басынкы күңел белән чыкканы юк иде. Ә бүген нигәдер елыйсы килә Бу тарих укытучысы да тәмам каныкты бит. Әнә, җитмәсә, тамагын киереп җырлап маташа, юри, Әскәрев ишетсен дип суза. Пощады никто не жела-а-а-е*т... Барысы да, жылы саубуллашып, чиста класстан чыгып киттеләр. Рушад класс тәрәзәсеннән аларны карап озатып калды. Каяндыр, бәдрәф артыннанмы, чыгып, иләмсез зур киез итекләр кигән Әскәрев тә иптәшләренә кушылды. Аның чырае шәптән түгел иде Әскәревнең идән юудан баш тартуы Рушадның тагын бер җиңүе булды. Петр Беренченең сүзләре Рушадның күңеленә килде: «Гәрчә бу чикләвек гадәттән тыш каты булса ла, аллага шөкер, бик яхшы кимерелде». Шулай да бүген атнаның иң авыр көне булырга охшап тора. Сәгать өчтә педсовет башланырга тиеш иде, аннан кичкә агитаторлар җыелышы да буласы икән. Өйгә кайтып твгеләй-болай гына капкалап чыгып йөгерергә туры килде. Псдсовегка укытучылар инде җыйналган, айның егермесе көне — укытучыларның хезмәт хакы ала торган көннәре, директор районнан акча алып кайткан. Директорның районда булганлыгы әллә каян күренеп гора — аның чәч артын кыртлап алганнар, авыл районнарында гына була торган арзанлы одеколон белән керен* лепгәннәо иде. Рушадның әле бәген укытучыларны иркенләп күргәне, танышканы юк иде — утырышка зур кызыксыну белән килде Педсовет башланыр алдыннан мәктәпнең дәү генә венский гармунын тартып МОХӘММЭТ МӘҺДНЕВ чыгардылар, военрук Хәкимҗан аны гөрләтеп алды. Тик, сул кулының ике бармагы өзелгән булганлыктан, ул гармунның бакаларына гына баса алмый иде. Хәкимжан гармунны хис белән, йөрәк белән уйный, кешегә карап түгел, тәрәзәдән ишек алдына таба карап уйный. Кулына гармун килеп керүгә, аның күзләре моңсуланды, ул күзләргә яшь катыш нур тулды. Көйнең кайбер авыр борылышларында Хәким- жаннын борын тишекләре киңәеп китә, көйнең бака белән көчәйтеп жибәрәсе урыннарында ул чыдый алмыйча ыңгырашып, «ыһ-ыһ» дип ала. Шулай да исән калган чәнчә бармагы белән ниндидер бер тазышны өстәп-өстәп куя. Ул озак кына итеп «Кайту» көен уйнады, укытучыларның бер ишесе диванга чумып, бер төрлеләре зур тәрәзә янындагы газета подшивкалары өйгән өстәл янына җыелып, дөньяларын онытып, гармун тавышын тыңладылар. Бу минутта барысының да башыннан газаплы дәресләр, төн утырып тикшереләчәк кочак-кочак дәфтәрләр чыгып торды, дөнья явызы — кара эчле Әскәревләр, усал Закировлар, вак хулиган Ганиевләр дә күңелнең әллә кай җирендәге ниндидер сихри бер пәрдә белән капландылар, алар да үзләренең укытучыларга моңарчы мәгълүм булмаган балаларча күркәм сыйфатлары белән ерактан елмайдылар... Директор, карандаш белән графинга кагып, кешеләрне сихри дөньядан матди кырыс дөньяга кайтарды: — Иптәшләр, рөхсәт итегез Акбалык урта мәктәбе укытучылар коллективының икенче чирек йомгакларына багышланган педсовет утырышын башлап җибәрергә. Көн тәртибендә, иптәшләр, төп мәсьәлә булып чирек йомгаклары буенча класс җитәкчеләренең һәм предмет- никларнын информацияләре тора. Информацияләре тора. Дальше дә безнең карап үтәячәк төрле мәсьәләләр, төрле мәсьәләләр бар... Төп мәсьәләдән башладылар. РОНОда бүген булып үткән киңәшмәдә Акбалык урта мәктәбен өлгерешне түбән бирү ягыннан телгә алганнар икән. Директор үзенең чыгышын бүгенге киңәшмә материалларына корды. — РОНО мөдире иптәш Шәмсетдинов кат-кат кисәтте, иптәшләр. Акбалыкка бер барып чыгабыз бригада белән, диде, и бер фронтальный тикшерү үткәрәбез, диде. Анда, диде, без белмибез түгел, беләбез, что зарплата өчен генә эшләүчеләр барын. Егерменче число өчен яшәүчеләр бар, диде. Буквально шулай дип әйтте: егерменче число өчен, диде. Аннан соң, иптәшләр, бездә тәртип мәсьәләсе дә шәптән түгел. Карагыз ул алтынчы классны. Ничәмә-ничә мәртәбә дәрес өзелде анда узган чиректә. Ни өчен шулай? Предметниклар җитәрлек эшләми. Класс җитәкчесенә аударабыз барысын да. Бездә кайвакыт шулай була: укучы, пнимаетели, чаңгысын күтәреп класска керә. Мич артына сөяп куя. Моржа җеби — класста тәртипсезлек... Бу урында Рушад елмаеп куйды, укыту бүлеге мөдире Бәлкыйс коры гына итеп директорга карап алды, директор исә карашын укытучылардан күтәреп шкаф өстендәге глобуска юнәлтте. Рушад директорны бик игътибар белән тыңлады. Директор җайлап кына, фамилияләрне атамыйча гына сөйли башлады. Бу нәрсә, куркаклыкмы? Тактмы? Әйтүе кыен. Ләкин чыгышның ахырында директорның Рушад өчен бөтенләй көтелмәгән ягы ачылды. — Иптәшләр,— диде ул,— менә мин мәктәптә булган гомуми кимчелекләргә тукталдым. Болар, әлбәттә, как директор, минем гаеп, минем кимчелекләр. Моның өчен мине сүгәргә тиешләр, и, мин уйлыйм, иптәш Шәмсетдинов шулай мине сүгеп дөрес тә эшли, мине әле, ихтимал, тагы да катырак сүгәргә кирәктер. Чөнки, как директор, мин үз эшемә җитәрлек әһәмият биреп бетермим, күрәсең, әйтәм бит, монда төп гаеп — миндә. Фчужтәки, мина тырышыбрак эшләргә кирәк иде, мин күпчелек иптәшләрне начар эшлиләр диы әйтә алмыйм „ Бу чыгыш педсоветның бөтен барышын алдан ук хәл нтеп куйды. Шуннан инде бертөрле генә, хиссез генә, күңелсез генә информация башланды «Минем класста фәлән бала, шуның фәләне өлгерми, бу була—фәлән процент, отличниклар саны фәлән, иң зур процент өлгермәүчелек фәлән предметка төшә һ. б.» Җыелышта бары тик Хәкимжан ф гына телгә алынды. Иң югары өлгереш биргән кеше, әлбәттә, ул иде. . Аның өч фәненнән — физкультура, хәрби хәзерлек, рәсемнән өлгермәү- < челек бөтенләй юк иде. Бәлкыйс аның турында сөйләгәндә Хәкимжан- § ның дәрес планнарына игътибарсыз каравына озак тукталды Дәресенең s бер планын хәтта мисалга да китерде. Хәкимжан тугызынчы класста 2 физкультура дәресенең бер планын, мәсәлән, болай төзегән; Дәреснең темасы: чаңгы шуу. £ Максаты: таудан шуарга өйрәтү. Дәреснең материалы: чаңгылар, Сафыйлар тавы. Дәреснең барышы. 1 Чаңгылар өләшү—5 минут. 2. Тауга бару — 5 минут. 4 3 Шуу —20 минут. £ 4. Кайту — 7 минут. s 5. Чаңгыларны тапшыру — 5 минут. н 6. йомгак — 5 минут. Бәлкыйснын сөйләвенә караганда, Хәкимҗанның шушы бер үк пла ' ны теләсә кайсы класска, теләсә кайсы көнгә ярый икән. Бер дәрескә * керер алдыннан Бәлкыйс шушы планы турында Хәкимжан белән сөй- * ләшкән. Ул ана «ч сорау биргән: 1. Тугызынчы класс малайларын таудан шуарга өйрәтәсе бармы. * өйрәтелсә, нинди алымнарга өйрәтелә? Трамплиннан сикерергәме? Таяклар утыртып куеп, шулар арасыннан бормалап шуаргамы?— Хәким- жанның жавабы: таудан егылмыйча шуарга өйрәтергә. 2. Дәрес дөрес бүленгәнме? Ни өчен тауга баруга биш минут житә, кайтырга жиде минут? Җавап кайтканда әкрен кайталар 3. Ни өчен сезнең дәрес кырык жиде минутлык булып килеп чыга? Җавап аны кем алай бүлеп тора инде, план бит ул минем өчен түгел, «бармы -бар», шуңа гына. Безнең физкультура, изо, муза' — плансыз да шәп уза! Бу мәсьәлә буенча тагын директор катнашып китте. — Менә Хәкимжан ул яна укытучы, аның тәжрибәсе җитми, бу — тагы да минем гаеп,— диде.— Мин тиешенчә күзәтмәгәнмен, укыту бүлеге мөдиренең аннан башка ла эше бик күп, бер Хәкимжан гына түгел. Ә монысы, әйтәм бит, иптәшләр, турыдан-туры минем гаеп... Саф татарча, төзек, дөрес җөмләләр белән Нәркис сөйләде. Рус теле буенча өлгереш шактый начар иде, ләкин Нәркиснең бу хәлгә бик аек караганы сизелде. Ул өстәл яныннан чыгып, уртагарак басып сөйләде — бөтен киеменең пөхтәлеге, сыланып торуы, бик төз гәүдәсе, кызыл иреннәре, биек үкчәле туфлилары һәм чәчен төзәткәләгән саен сирпелеп киткән затлы хушбуй исе белән ул бала итәкле, изелгән киез итекле, бумази чалбарлы укытучыларның барысыннан да аерылып тора иде. Аның бөтен кыяфәте, сүзе, үткен, ләкин нурлы күз карашлары «Менә мин сезгә иш түгел, үзегезнең арада мин булу сезнең өчен бәхет» дияләр сыман иде. — Рус телен балаларыгыз бик начар белә,— дип тәмамлады ул сүзен, балалар гына түгел, укытучылар, сез үзегез дә рус телен белми сез. Я. әйтегез, кайсыгыз бүгенге көндә рус телендә әдәбият укый? Ә? Әйтә аласызмы? (Укытучылар карашларын түбән төшерделәр.) Ә менә 1 И io, м у э а — рәсем, жыр. мин ни өчен татар әдәбиятын укыйм? Мина нигә ул? Мин бит татар әдәбияты укытмыйм. Нигә мин өстәлемдә Гейне шигырьләренең немецча басмасын тотам? Русларда бер мәкаль бар: каков поп — таков приход, диләр. Балалар — укытучыларына охшаган. Мин менә уку елы беткәнче эшләп карыйм, аннан ташлап китәм. Минем уйиверситетта алган белемемне бирергә монда җирлек юк. Карагыз ул бьшлгы сигезенчеләрне. Мескеннәр. Сарык көтүе бит. Гәрәевтән-сорыйЛ «Ты по- русски что-нибудь понимаешь?» — дим. Авызын ахмакларча ерган да мина карап җавап бирә: «Понимаешь»,— ди. Миннебаевны тактага чыгардым. «Пахать» дигән фигыльне хәзерге заманда күплек санда төрләндер, дим. «Мы пахаем, вы пахаете, они пахают» дип сөйләп йөрәгемне боза. Беләсезме, болай булса мин нишлим? Тиздән валерианка эчә башлыйм... Нәркиснең сылу гәүдәсе чайкалып китте, тавышы ватылды. Аның күзләрендә яшь күренде. Ләкин бер секундтан ул элеккеге хәленә кире кайта алды һәм салмак хәрәкәт белән чәчләрен күз өстеннән күтәрде дә горур гына үз урынына барып утырды. Гүзәл, бик гүзәл бу Казан кызы! Чыннан да, адашкан тутый кош бу! Иң ахырдан Хушият абзый сөйләде. Хушият абзый — заманында зур эшләрдә эшләгән кеше. Кайчандыр ул волкомда мәгариф бүлеге мөдире булган. Акбалыкта директор да булган, авыл Советы председателе булып та эшләгән, сугыш вакытында мәктәптән китеп торган — кладовщик булган. Аның кайчан нинди уку йортын тәмамлаганың бер ходай үзе белә! Гомер буе җитәкче эшләрдә эшләгән кеше булгапга- дырмы, нигәдер Хушият абзый һәр җыелышта әле дә булса йомгаклау сүзе сөйләү аның бурычы дип саный һәм йомгакламыйча калмый. Теләсә нинди җыелышта ул бары тик-иң зур дәрәҗәле кеше янында гына утыра һәм, һичшиксез, иске блокнот, тышының лагы купкан гади карандаш чыгарып нәрсәдер яза. Какшаган иске күзлеге борын очына гына эленгән булыр, тышын таракан кимергән күзлек тартмасы, һичшиксез, өстәлдә булыр. Аннан соң ул теләсә кайсы җыелышның сәяси ягына юнәлеш бирүне һәрвакыт үзенең изге бурычы дип саный һәм гомуми тигезлектән, гомуми юнәлештән аз гына тайпылулар була калса, аларны төзәтми калмый. Директор аның йомгак сүзе сөйләү гадәтенә инде күнегеп беткән иде—бүген дә каршы килмәде. Саргылт-чия толстовка кигән Хушият абзый акрын гына торып басты, бөтен кешене күзлек өстеннән бер кат сөзеп карап чыкты. — Иптәшләр... Барыгызга да мәгълүм, сәвит педагогикасы безнең укытучылар әрмиясе алдына гаять зур әһәмиятле бурычлар куя. Бу бурычларны без барыбыз да бер булып, җиң сызганып, көчебезне кызганмыйча эшләсәк кенә намыс белән үтәп чыга алаячакбыз... Дөп-дөрес, ап-ачык фикерләр. Рушад сәгатенә карады. Кич булган, ашар вакыт җитә иде. Диванда утырган берничә укытучы кыз аңа записка җибәрделәр: «Тарихчы иптәш, сәгать ничә?» Рушад бармаклары белән күрсәтте: биш. Кызлар мутланып башларын селектеләр, рәхмәт әйттеләр. Бичаралар! Кайчан кыз булып йөри аласыз соң сез! Кичен тагын бер җыелыш бар бит әле. Ә Хушият абзыйның кич чыгасы юк, аңа җыелыш булсын, аңа сөйләргә мөмкинлек бирсеннәр. Мер-мер итеп ул тезде дә тезде... — Начар укучы юк, начар укытучылар гына бар, иптәшләр... Нәркис шул вакытта бер җыерылып куйды. «Шерт» итеп күн сумкасын ачты да Гюгоның «Отверженные» дигән китабын алып битараф кыяфәт белән укый башлады. Хушият абзыйга, гомумән, моңарчы Нәркиснең әле үзе башлап сүз катканы юк иде. «Исәнмесез — ксәнме- сезлдән узганы юк иде. — Иптәш Шәмсетдинов бяк дөрес әйткән, иптәшләр, минем дә үзебезнең коллектив турында кайбер фикерләр әйтәсем килә.. Ничектер шулай килеп чыкты, нәкъ шул секундта Рушад тамагын кырды. Хушият абзый сискәнеп шул якка карады, һәм аларнын карашлары очраштылар. Хушият нигәдер каушап калды, сүзенең эргәсен ф югалтты, буталды. я — Безнең арада да тиешенчә эшләмәгән кешеләр юк түгел дип әй- < тәсем килә минем. Белмим, бәлки, мин ялгышамдыр, ялгышсам, ип- х тәшләр төзәтерләр, ләкин укучылар белән эшләүдә кайбер җитешмәгән 3 яклар очраштыргаламый түгел дип әйтер идем мин. иптәшләр. Речь тәмамланды. «Төрлеләр»гә күчелде Шәмсетдиновның күрсәт-р мәсен нигез итеп алып, өченче чиректә кайсы класс нинди өлгереш бирү ё турында сүз башладылар. Ләкин директор «нинди өлгереш» дигән сүз белән бөтенләй килешергә дә теләмәде — сүз бары тик йөз процент өлгереш турында гына барырга мөмкин, диде. «Йөз процент» сүзен ишет- “ кәч, Нәркис тагын бер тапкыр җыерылып алды, тагын сумкасын = «шерт»ләтеп ачып япты. Директор һәр предметникны аягүрә бастырып йөкләмә алдыртты £ — Только йөз процент, иптәшләр, шуннан бүтәнне ишетәсем дә г килми,— диде. ь Иң башта «йөз процентны» Хушият абзый бирде. Тагын бер кыска -э речь тотты: — Иптәшләр, мин әйтер идем, быелгысы елны, кайсыдыр ки. бала- „ ларның инде тамагы ач түгел, шушындый елны өлгерешне йөз процент * итү гайре табигый хәл булмас дип әйтәсем килә минем. Иптәш Шәм- ® сетднновныц күрсәтмәсен нигез игеп алып, мин татар теленнән һәм әдәбиятыннан мәктәп күләмендә йөз процент өлгереш бирергә өстемә алам һәм минем прпмеремә башкалар да кушылсыннар иде дигән изге теләкне белдерәсем килә минем, иптәшләр Бәлки, мин ялгышамдыр, ялгышсам, иптәшләр төзәтерләр.. Рушадныц шул вакытта сабыр канаты сынды. Урыныннан сикереп торганын сизми дә калды. Ләкин пик торды? Чоны үзе дә белмәде. Барысы да аңа боры тын карадылар Директор ана сорау катыш караш ташлады. Нәрсәдер әйтергә иде бит! — Мөмкин булса, мин тәмәке тартып керер идем. Сабир Ишмура- тович! Мин шулай ияләнгән инде- дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә, һәр вахта ахырында... Укытучылар елмаештылар. Рушадка ияреп коридорга Хәкимҗан, тагын ике-өч ир кеше чыкты. Аларнын берсе - яшел галифе белән ак фетр кигәне Рушад белән әле генә танышты Биолог Мостафа икән. Укытучылар бүлмәсенең ишеге янына куелган партага тезелешеп, педсовет барышын тыштан тыңлап утырган техничкалар шыбырдашып таралыштылар. Кайсы чиләк, кайсы щетка тоткан булып классларга таба сибелделәр . Бераздан йөкләмә бирергә тәмәкечеләрне дә чакырып керттелзр. Рушадныц коллектив алдында беренче сөйләве иде - сүзен кыска тотты — Укучылар белән танышып чыкмый торып, бернинди йөкләмә өстемә алмыйм,— диде. .. Рушад җыелышның кичкесенә соңга калды. Гел йөгереп булмый бит инде. ...Өстәл янында авыл Советы председателе Бибисара белән район вәкиле утыра Пальто өстеннән кожан, башына кызыл күн бүрек кигән ферма мөдире Һадиулла төкерек чәчрәтеп кулын болгый-болгый сөйли Фермада малларга азык җитми. Терлек биналары сугыш вакытында бик туздылар .лбзар ишекләре асылынды — күгәннәре өзелгаләп бетте. Тимерчелектә мона яраклы тимер юк. Бәпкә-киштәләр череде Сыер >к У.» м I. 33 абзарлары быелгы яздан калсалар — шөкер диярсең. Өрлек башлары черегән, аларны төзәтергә кирәк. Нибары ике казанда чи утын белән су җылытыла. Бер Һадиулла гына болармы ничек жиңеп чыксын? Аңа ярдәм кирәк. — «Район терлекчеләренә «Мәгариф» колхозы колхозчыларының мөрәжәгате»н өйрәттегезме? — дип бүлдерде аны район вәкиле. Һадиулла бер мәлгә тынып калды. Юк, әле өйрәтелмәгән. — Менә житешсезлекләр шуннан башлана ул,— дип, сүзгә кушылды Бибисара. Һадиулла ана гажәпсспеп карады. — һи-и-и, прсидәтель иптәш, сез дә шулай дип торгач, белмим инде. Мөрәҗәгать дисез сез. Мөрәжәгать... «Мәгариф» нең нәрсә аның? Аларның фермасына керсәң—манфактур кибетенә кердем дип белерсең. Утыны, саламы, курмысы — мин сиңа әйтим — бөтенесе китерелгән, өелгән. Безнең кызлар шикелле анда көн саен чи усак түмәркәсен калун белән төйгечләп азапланмыйлар Вәт сиңа мөрәжәгать. Аларга, кәнишне, була нәрсә дип күтәрелсәләр дә... Һадиулла кызды. Күрәсең, бу җыелышта кузгатылган мәсьәләләр күптәннән аның җанын каһәрләп килгән иде, аны туктата алмадылар. Бер читтә моңаеп кына Нәркис утыра... Һадиулланың сүзләре аның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Бу нинди тормыш сон бу? Нигә болан бу? Университетта вакытта Нәркис моңа әзерләнмәгән иде. Ә монда нәрсә? Һадиулланың бөтен өс киеменнән сыер тизәге, дуңгыз исе килә. Анын бите җилдә ярылган, чуен китеге төсле булган. Сакалын кырмаган. Ихтимал, ул сакалга юк-бар пәке үтми дә торгандыр. Бер якта — хыялый дөнья, бөек идеаллар дөньясы. Икенче якта — Һадиулла, өрлеге черегән фермалар, «Муму» белән күңеле кузгалмаслык укучылар «Муму»ны узганда Нәркис үз гомерендә иң зур аяну, өметсезләнү хисләрен кичерде. Бер бала Мумуны батыргач Герасимның нишләгәнен белми йөдәтте. Ә бит Нәркис нинди дулкынланып сөйләгән иде аны узган дәрестә. Дәреслектә дә бар бит ул бүлек... — Я. әйт, Герасим шуннан сон нишли? — дип өзгәләнде шунда Нәркис. Читкә карап шактый пошмас кыяфәт белән басып торган кыз тыныч кына: — Шуннан соң Герасим шәһәрдән колхозга китә,— дип җавап бирде. Нәркис ул көнне квартирына кайтты да ашап-эчеп тормастан караватына егылды. Инде бүген сыер абзарлары. Һадиулланың тавышы яңгыравыклы. Чит нәрсәләр турында никадәр генә уйларга тырышсаң да, Һадиулла тавышы ярып керә — Бездә хәл ничек? Менә ул ничек: бозауларның эче китә — бу булдымы бер. Дуңгызларның илле проценты гына каплатылган — бу булдымы ике. — Татарчаны яхшы беләм дип йөргән Нәркис «каплатылган» сүзенең мәгънәсен аңламады. Һадиулла бу сүзне берничә тапкыр кабатлагач, Нәркис сумкасыннан блокнот чыгарып, бер бит ертып алды да нәрсәдер язып, янында гына йокымсырап утырган Хәкимҗанга сузды. Хәкимҗан карага каккан каеры туны эченнән башын чыгарды, язуны укыды «Хәкимҗан абый! «Каплатылган» нәрсә дигән сүз ул?» Хәкимҗан ни дип язарга да белмичә катты да калды. Нәркис исә ана борылып, матур күзләрен сирпеп, аннан җавап көтә иде. Хәкимҗан, әлбәттә, ничек дип язасын бик яхшы белә иде — ләкин бу шәһәр кызы бигрәк нәфис, бигрәк затлы шул. Сүзнең ниндидер берәр матур формасын табарга уйлады Хәкимҗан. Шуңа күрә ул телдән генә аңлатырга булды: — Слышь,— диде ул, Нәркиснең тамчылы гөл чәчәге кебек матур колагына иелеп,— бу инде ни дигән сүз була: значит, ата дуңгыз белән бергә йоклаган дигән сүз. Шундый әдәби итеп аңлатып бирүенә куанып. Хәкнмжан тирән генә мышнап куйды, Нәркис тә нәрсәдер аңларга тырышып .ага калды. • — Билгеләнгән агитаторларның барысы да йөриме фермага? — Бибисара, карандаш белән графинга кагып, үз сүзенә игътибар таләп итте. — Сүзнең дөресе кирәк, иптәш прсидәтель, килгәлиләр. Ләкин соңгы атнада фермага гәзит-журиал тстып грамм кеше килгәне юк. — Агитаторлар сезнең эшегездә зур файда китерәләрме? — Монысын район вәкиле сорады. Һадиулла уйга калды. Тамагын кырды. — Алардаи зарар юк,— диде ул. Вәкилне бу жавап чыгырыннан чыгара язлы. — Монда зарар турында сүз булуы мөмкин түгел, файда бармы дип сорыйм мин.- диде — Сок инде, иптәш пална.мучи. әлбәттә, кеше килүгә бик шат без. Килә бирсеннәр. Халыкара хәлләр, тегесе монысы Менә, әйтик. Нюрнберг процессы турында бик әйбәт булыр иде. Лекцня-фәлән Ә болай укытучылардан зарланыр хәлем юк, ярдәм итәләр Әнә гәзит укып кына түгел, тегенди ярдәмгә дә мохтаж мин. Пример, укытучы Хәким- жан атнасына өч-дүрт тапкыр кереп чыга. Балалар белән. Аларнын ярдәме дә бик зур... Йомгаклау сүзе белән Бибисара чыкты. Арып-талып сон гына таралыштылар. Иртәгесе өчен планнар төзисе, дәрескә хәзерләнәсе б.пр иде Рушад жыелыштан тәмам алжып кайтты. Җиделе лампа сүндерелмичә кысып кына куелган, өйдә ярым караңгы, мич астында мунча сыерчыгы сайрый иде. Өйдәге хәрәкәтне сизеп, ишек катындагы бозау да уянды. Торып басты, койрыгын чәнчеп, озак ifren киерелде, тәнен дерелдәтеп алды. Аннары озак, бик озак итеп идәнне юешләде.. Рушад өстәл янында аз гына вакытка башын куллары белән тотып, күзен йомып утырды. Кенигсберг Өченче ранг капитаны Дроздов аерылышыр алдыннан аңа әйткән иде: — Укытучы кадрлар да бик кирәк, беләм Ләкин синдәй укымышлы егетләр флотка да бик кирәк Монда да кешеләрне укытасы бар Синең кебек яшьлегем булса, мин. һичшиксез, хәзер үк Ленинградтагы Хәрби Диңгез училищесына китәр идем. Ленинград, беләсеңме, ул нинди шәһәр? Аның Невский проспектыннан бер узу—үзе бер гомер. Аның Смольный. Кышкы Сарай кебек жирләрен күргәнең юкмы? Минем үземнең дулкынланудан анда тыным тамакка менә. Исеңдә тот— хәзер тарихи чор башлана. Европа илләренә азатлык яулап алып биргән Совет Кораллы Көчләренең дәрәжәсе, абруе хәзер иксез-чиксез. Сонет Кораллы Көчләренең офицеры 6y.iv дөньядагы нн почетлы, иң югары миссия ул. Ә диңгез офицеры...—Дроздов шаяртып та алды: — Невский проспекттан, мин синәйтнм. барасың — үтүкләнгән чалбардан, ялт иткән төймәләр, лентаң жилдә уйный, кырыш ан. чәчләр төзәтелгән— нәкъ кыяр шикелле. Барасың бер ягыңнан бер кыз уза. сине күрә — гөрс! Асфальтка егыла Күрәсең, каршына икенче бер гүзәлкәй килә, күзләрегез очраша — гөрс! Анысы да барып төшә. Шәп бит. ә? Болар исенә төшкәч, Рушад елмаеп ю йды. Ләкин дәрескә әзерләнергә кирәк нде. Иртәгә авыр тема «Кы<ыл- кашлар белән Сарычалмалылар восстаниесе». Шулай да никадәр күңелсез уза гомер! Шул булдымы яшьлек? Шул булдымы хыялда көткән тыныч тир- мыш. «гражданка»? Күңелдә бушлык, бушлык. Ичмаса, бу мунча сыерчыгы сайрамаса иде Ихтимал. Дроздов киңәшен тотарга кирәк булгандыр... Давамы бар