Логотип Казан Утлары
Шаян повесть

БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ

САНСЫЗ БҮЛЕК

Такыр башлы кеше

— Бу урын буш түгелме’ Миннән сорыйлар Ишетмәгәнгә салышып. «Казан утлары»н укып утырган булам. Күренеп тора ич. портфель куелган, димәк, урын буш түгел. Ләкин сорау бирүче кеше шактый әрсез булып чыкты. Мин игътибарсыз утыргач, портфель белән сөйләшергә тотынды — Әй. син кем фортфеле’ Кемдер көлеп тә җибәргәч, тагы әрсезләнә төште бу. — Иик дәшмисең.— ди портфельгә.— Телеңне йоттынмы әллә? Юк, телеңне түгел, ярты пот бәрәңге йоткансың син. Үзем дә көлеп җибәрә яздым. Күрәзәлеге дә бар икән шайтанның. Шулай да һаман ишетмәгәнгә салынып утырам әле. Янәсе, журнал белән мавыгып, бөтенләй әйләнә-тирәмне онытканмын. Оныту кая инде? Күңелемдә ачу кайнап утыра. Бердән, вакытында килеп житмәгән өчен Мөхәммәтшага ачуым килә. Икенчедән, менә бу әрсез алабай. Сөйләндереп тормыйсы иде, әрләп кенә жибәрәсе иде дә бит үзен.— булмый. Мина поездда әрләшергә ярамый. Бигрәк тә таныш булмаган пассажирлар белән бервакытта да сүзгә килешмәскә ант иткән кеше мин. Ачы тәҗрибә нәтиҗәсе инде, кат-кат авыз пешү нәгиҗәсе. Берсендә шулай әрләшкән кешем мине чакырган дустым тарафыннан ук дәшел- гән кунакташым булып чыкты. Бер үк табында бер-беребезнең исәнлегенә чәкешеп утырырга туры килде. Икенче бер вакыт, олы-олы кешеләр аяк өсте барганда, яшь кенә бер егетнең җәелеп утырып баруына бик ачуым килде. Шулай да, үземә урын бирмәве өчен дәшми түзгән идем әле, янына бер йөкле хатын килеп баскач та гамьсез утырып баруына чыдый алмадым, әрләп ташладым.— Күсәк, дидем, оятсыз, дидем. Җитмәсә, ата-аналарын да телгә алдым. Ачу килгәндә сөяксезкесәңә тыктың. Кепканы да, эшләпәне дә алан итеп булмый бит Безнең татар түбәтәен дә булмый Формасы бозыла. Шуна күрә хәзер беретны = картлар эләктереп аллы ла . Яшьләр кия торган пальтоларны кара г син. Синтетика, очып тора' Җиңел! Ә безнең буын күтәреп йөргән берәр ° потлы драп пальтолар-* Кыш көне өстеңә кигән киемнәреңне бер төенгә s жыеп бәйлә дә жәйге челләдә шуны аркана күтәреп, бер генә квартал " үтеп кара. Безнең буын кешеләренең ярты энергияләре нәрсәгә әрәм бул а. гаиын, ә кайбер кордашларыбызның ни өчен срогыннан алда теге s деньяга киткәннәрен анларсып Шуна күрә хәэер яшьләрдән өйрәнәм 5 мин ничек киенергә. Капчыгымда кара күзлегем лә бар. тик анысына гадәтләнеп житә алмыйм әле. Ә шуны кимәү аркасында йөз жыерыла. Әһә, әнә үзе, әнә, әнә... кара тизрәк .. Тәрәзәдән карадым Аракчино тукталышы иде бугай Площадкада. тиз быз үтеп йөрүчеләргә игътибар итмичә, күзгә бәрелерлек дәрәжәдә кызык киенгән өлкән бер кеше басып тора Башында киң кырыйлы соры эшләпә, киң жилкәле, кулбашлары туры почмаклы итеп тегелгән соры макентошы аяк йөзеннән, арт яктан жиргә тиеп торган киң чалбар балагы астыннан сары шиблетынын тупыйк борыны гына күренә Әйтерсең ул чын тормыштан түгел, театр сәхнәсеннән урамга чыгып баскан бер персонаж — Күрдеңме5 — лиле такыр башым — Шәп киенгән бит' Юк. мин чынлап әйтәм Әле кайчан гына болай киенү безнең мечта иде Ә хәзер 5 Мин үлүдән курыкмыйм, әмма берәр вакыт үзем дә әнә шул кеше хәленә төшмәсәм ярар иде дип куркам Чынлап та кызык кеше мәллә бу Такыр5 Нәрсәдер сөйләргә җыенган иде, ошатты, ахры Исенә төшерергәме әллә? — Җә! — дидем мин, аның ниятен исенә төшерергә теләп. Аптырабрак калды. — Ә? — Капчыкны элеп куйдык. — Ә. әйе шул. Нәрсә димәкче илем әле5 — Китап укып барып, оятка — Ә, әйе, әйе Болай булды .. туктале, мәгез әле. монысъгп да элеп торыйк әле — Ул плащын салып миңа сузды. Капчык өстенә эләргә жайсъгз иде. Бераз арырак — күрше урып турындагы бучи чөйгә ЭЛДсм — Ераграк эленде инде дә... — Зарар юк,—диде,—беркая ла китмәс Күздән яздырмыйм чин аны Плаш кына түгел, мечта бит ул! Әйе, әйе Беләсезме, шушындый, үзе жнцел. үзе юка. үзе су үткәрми торган бер кисм турында гомер буена хыялланып йөрдем Дөньяда шундый материал эзләп табэфиык кын I да акыл ияләре юк микәнни, дип таныш-белсчикә сөйләгән чакларым ла күп булды Бар икән бит. таптылар бит! Молодей итальяннар. Безнекеләр дә молодей, буржуй унлап чыгарган нәрсә дип. куркып тормыйлар, ала бирәләр кирәк нәрсәне. Яратып киям Валлаһи менә, хәзер шунардан да кадерлерәк киемем юк Шагыйрьләр әйтмешли, гашыйк мин бу болонига! — Хәзер ул кыска жинле, күкрәк турындагы кесә капламалары өстенә ак төймәләр тагылган һәм чалбар өстеннән чыгарып киелгән ике чабулы шотландка күлмәктән генә иде инде — Тагын бер мечтам бар әле,— диде ул, татлы елмаеп.— Карават турында. Ничек итеп, мин әйтәм... — Туктагыз инде, абзый кеше,— дидем.— Бая уйлаганыгызны сөйләмәдегез бит әле. — Ә, әйе шул. Нәрсә турында иде сон әле? — Китап укып баруыгыз, оятка калуыгыз... — Әһә! Болай булды. Нәкъ менә сезнен кебек, әйләнә-тирәмә игътибар итмичә, китап укып барам. Займите тукталышында бугай, шау- гөр килеп, бер өер яшьләр керле. Урыннар буш иде, күрәсең, янәшәмә дә, каршыма да утырыштылар. Шатлыклары эчләренә сыймаган кебек кыланалар. Берсе сөйләгәнне икенчесе тыңлап та тормый, бары да кычкыра Мине, ягъни тыныч кына китап укып барган олы кешене, бар дип тә белмиләр Бу хәлгә минем бераз кәефем кырылды Шулай да игътибар итмәгән булам Шулай җитди укып баруымны күргәч, бәлки тынарлар дип уйлыйм. И шунда берсе, минем уемны аңлагандай, иптәшләренә әйтеп тә куйды. — Бик шауламыйк, егетләр,— диде.— Папаша бик кирәкле нәрсә укып бара бугай, комачауламыйк... Бүтәннәре дә тынып калгандай булды Ләкин тынлык бер секундтан да артык бармагандыр; берсе мина суктырып әйтеп куйды: — Папаша үзе дә бервакыт яшь булгандыр,— диде.— Ник безнен көлешкәнгә каршы килсен ул, ә? Бу сүзләрне ул шундый тон белән әйтте, турыдан-туры үземә төбәп, «шулай бит. папаша?» дип сорыйсы гына калды. Мин исә аны сорамыйча аңлап, «әйе шул» дип җавап бирергә тиеш. Аңлавын аңладым, мәгәр анлаганлыгымны сиздереп җавап бирергә ашыкмадым Ишетмәгәнгә салышып, укып утыруымда дәвам иткән булам Ошамады бит бу кыланышым тегеләргә. Ачыктан-ачык мыскыл итеп сөйләшә башладылар. — Тимәгез,— дигән була берсе.— Ул бик зур галим булырга тиеш. Алар шулай, укыганда дөньяларын оныта торган булалар. — Әйе шул,— диде икенчесе,— ни өчен башы такыр дип беләсез? Акылга тыгыз булганга бер чәченә дә урын калмаган. — Хәзер аны уйларыннан аеру өчен я колак төбендә кыңгырау шалтыратырга кирәк, я таяк белән лепкәсенә кундырырга... һаман ишетмәмешкә салынып утырам. Ләкин күңелемнән үкенә башладым инде. Ничек боларны туктатырга да. ничек итеп чынлап та ишетми утырдым дип ышандырырга? Ә тегеләр һаман суктыралар. — Җитәрегез инде,— берсе, бүтәннәренә ачуланган булып.— Бәлки ул берәр ачыш ясап утыра торгандыр. Әйтик, атом энергиясеннән дә көчлерәк... — Әйе шул. Күз сал әле, Марс, укыган китабына, ни турыда .ткән? Гөнаһ шомлыгына каршы, «Декамерон» дигән китапны укып барам икән. Шул инде, олыгайгач кына мәктәп күргән кешенең бәласе. Яшьрәк чакта укылмыйча казага калган китапларны укып гомер уза. Теге тышына карамыйча ук танып алды бит. — О-о-о! Боккаччо! — диде бу. — Боккаччо?! — дип гаҗәпкә калган булды тегеләре . Аңлашыла. Я әле. иптәш эрудит, әйтеп җибәр, Гопацнй турында Маркс нәрсә дигән әле? — Старый похабник! — Ай-яй, папаша! Болар инде турыдан-туры үземә бәрә башлады. — Папашанын ни гаебе бар? —дигән була тегесе.— Маркс бит Гораций турында әйткән. — Ә папаша Гораиийдан хужемени? — Анысы дөрес. Шулай да. хәзерге заманда, житмәсә, безнең совет илендә, олы кешегә шундый китап уку килешәме? Өстәвенә, шулай, дөньясын онытып. Нишләргә? Бәхәскә керергә дә жай юк. Хәзер болар минем ишетми 3 баруыма ышанмыйлар да ышанмыйлар инде. Ни дә булса әйтергә, бу < кыен хәлдән чыгарга кирәк бит Шунда башыма бер идея килде. Чукрак = булып кыландым Тегеләрне бөтенләй ишетмәгән кыяфәт саклап, капыл 2 гына башымны күтәрдем дә, тәрәзәгә күз салып:к — Бу нинди станция әле? — дип сорадым. 3 — Лагерьная,— диде берсе. Учымны жәеп колагыма куйдым да, шактый каты кычкырып: — Ә? — дип сорадым. Теге миннән дә катырак кычкырып: — Лагерьный'— дип кабатлады. Телсез калдылар. Мин сумкамны тотып, тиз генә ишеккә таба китеп 4» бардым. а. Шаркылдап көлүләре миңа ерактан гына ишетелде Үз-үзләрсннән = көләләр. Шулай кызык иттем мин аларны... Без дә көлештек. Чынлап та кызыклы карт күренә бу. — Карале, абзый кеше дип әйтимме, кордаш диемме. кем буласыз = сез? Кайдадыр күргән кебек тә булам бугай үзегезне? — Күргәнегез бардырмы, белмим,—ли такыр башым — Ишеткәне- “• гез булса, гаҗәпләнмим: яман аты чыкмаган кеше түгел. — Шулай укмыни? Кем дип белик соң? — к у.» м 1. 49 былгач, мондый гына тоткарлыкны мин аны? һи... менә, шуның белән эше дә бетте! Кирәк жиренә шнурны беркеттем дә моторны турылап куйдым — Кара көймәнең башын!.. Рррас!.. Мотор мескен үзе дә тәмам очкынга зар булган икән, бер тартуда гөрли дә башлады. Полный ходка жибәрдем бер заман! Алда көймә борыны бара һавага күтәрелеп, артта минем борын! Уртада Кадермәт. Авыз ерылган тегенең. Ябык нәстә, мин сиңа әйтим, чуртан авызымыни' Нәрсәдер кычкыра бу миңа, тик мотор тавышы аны ишеттерми. Ләкин ишетм әсәм дә аңлыйм: шатлыгын белдерә. Үземнең дә шатлык эчкә сыймын. Кычкырып жырлап җибәргәнемне сизми дә калам шундый чакларда. Әй. рәхәт! Күңел шундый көр! Әйтерсең табигатьнең иң мәкерле серләрен жинеп, бөтен галәмне үземә буйсындырганмын! Белмим, атом бозваткычының капитаны боз диңгезен ерып алга барган чакларында бу кадәр шатлана ала микән? Моторны ходка жибәрә алмыйча ике сәгать азапланган.калгы, кузгалып киткәч, өч-дүрт километр араны ун минут эчендә узып, кирәкле жиргә, ягъни мин алдан чамалап куйган чуртан оялыгына барып та життек. Үзем теләп, әйе, ишетәсезме, үзем теләп' Моторны туктаттым. Ишкәк ярдәме белән боргалап, көймәне нәкъ кирәк ноктага китердем дә якорь төшердем. Яна якорь. Югыйсә, моңарчы якорь урынына иске үтүк үләксәсе тагып йөртә идем. Кунак алдында килешмәс дип, Кадермәт килүгә махсус ясатып алдым. Менә дигән дүрт тырнаклы тимер якорь. Бавын да алыштырмакчы идем дә кире уйладым Аның нинди бау икәнен Кадермәт белми ич. Булды бу. — Я әле.— мин әйтәм,— Кадермәт кордаш, шул чиләктән кармаклар салган калайны алып бир әле миңа. — Монда андый калай күренми.— ди Кадермәт. йөрәгем «жуу» итеп китте. Шулай ук булыр микәнни? Каһәр суккан склероз'.. Ышанасы килми. Чиләкне үзем алып актарырга тотындым. Чуртан авызын киерә торган корал бар. Кармак ычкындыра торган корал бар. Кыскыч, ачкыч, боргыч, чүкеч кебек кораллар да бар. Ә иң кирәге — кармаклар, блесналар салган калай юк. Мин бит аны. дө- меккереие, онытылмасын, күзгә бәрелеп торсын дигән булып, көймә бәйләгән төпсә өстенә алып куйган идем. — Сип дә инде, Кадермәт күрше, бигрәк тә йоклаган кеше булып чыктың. Шуны да күрмәдеңмени соң? — Ул склерозыңны дәвала дип. сиңа былтыр ук әйткән идем түгелме? — ди Кадермәт. Тагын көлкегә калдым. Ләкин кызыгы бу түгел әле. - Ярар.— мин әйтәм,— кайгырмыйк. Әле мотор суынып жнтмәгән. Хәзер кире кайтып алып киләбез. Әйтүем булды, киндерәне тартуым булды. Мотор чынлап та суынмаган икән, тырылдап эшли дә башлады. Көймә үземнән битәр ашыгып алга омтылды... Тик бу ни хикмәт тагы? Көймәм мин теләгән якка борылмый, читкә тарта' Шаярма! Ж,ап ачуым белән койрыкны борам. Ул арада көймә, борынын K’jTspen, кинәт алга атылды. Янәшәдән генә су өстенә озын ак бау калкып чыкты да көймә астына кереп югалды Шул ук секундта мотор да шып туктады. Барын да берьюлы аңлап алдым. Якорьны алырга онытканмын икән. Бик нык эләккән булган, күрәсең, биш ат көче белән тартуга чыдый алмыйча, бау өзелеп киткән дә. өскә калкып, моторнгн винтына чорналган. Кем белә, бәлки мотор да бөтенләй эштән чыккандыр. Хәл еларлык кына инде. Ә мин шатланып азапланам: ярый эле якорь белән бергә бау да өзелеп калмаган. Хатынның кер элә торган бавын алып торган идем. Ә Кадермәт моны белми, һаман үзенекен тукын: — Синациотлак дәваланырга кирәк. Латыйп кордаш,—ди. Ләкин кызыгы бу түгел әле. Чынлап та, эш бу кадәргә житкәч, Кадермәт күршенең киңәшенә колак * салырга булдым. Җил тискәредән искән (ягъни балык эләкми торган) з көннәрнең берендә шәһәргә кайтып киттем. Клиникага бардым Ха < лык күп. Чиратым җиткәнче ничек чыдармын дип. борчыла башлаган = идем, чиратташ күршем белән танышкач, эшләр җайланды: ул да ба- 2 лыкчы булып чыкты. Бер чынга биш ялган кушып, су өстендә күргән 5 кызыклар, тотылган һәм тотыла язган зур-зур балыклар турында оны- тылын сөйләшә торгач, чират житкәнне сизми дә калганмын. Хәтта g сүзнең ин тәмле җирендә бүлдергәннәре өчен бераз кәефем дә кырылды з әле. Чират җитми торган булса да яраган икән. дим. Ләкин берни эш з лар хәл юк. Кердем. ® — Рәхим итегез.— ди яшь кенә, матур гына бер ханым врач.— Якын ♦ рак килегез,— ди. Шундый ягымлы сөйләшә. □. Янына ук барып бастым. х — Утырыгыз,— ди. Утырдым. — Ягез, тыңлыйм.— ди ханым врач, иркәләп кенә,— Хәлегез ничек3 - Нәрсәдән зарланасыз? u Аптырый калдым. — Ничава,— мин әйтәм.— Хәл ярыйсы. Алай зарланырлык эш юк. “ Инде врач дигәнем аптырый калды. — Гафу итегез, мин сезне аңламыйм,— ди.—Кай жирегеэ авырта сон? Нигә килдегез? Тәмам аптырадым бит шунда! Кай жирем авыртсын соң минем? Юк. Нигә килдем докторга? һич искә төшерер хәл юк. Оныттым! Менә нишләтә бит ул склероз. Ләкин ин кызыгы бу да түгел әле. Иң кызыгы... Әйе. ин кызыгы... ин кызыгы.. тукта, ни кызыгы нәрсә иде соң’ .Менә әле генә хәтеремдә иде бит... Оныттым. Валлаһи газим, оныттым. Иң кызыгын оныттым! Тфү, чәнчелеп киткере, шул инде, склероз!» Онытылган «мечта» Каршымда утырган такыр баш әйтә: «Әнә шул хикәядәге Латыйп карт мин», ли. Тәки күңелгә шик кертте бит. шаяртамы, әллә чынлап та шулмы? Мин бит янын үзен күреп түгел, әлеге Мөхәммәтшадан ишетеп кенә язган илем. Үзе өйдә туры килмәде, туган ягына — Башкорт станга киткән дигәннәр иде. Күбесен уйлап чыгарырга туры килде. Тукта, тагы нәрсә ялганлар икән (чынлап та ялганлавы булса)? — Ә ул хикәянең авторын күргәнегез бармы соң’ — Күрсәм, бирер идем кирәген. — Ни өчен’ — Ялганлый, булмаганнарны яза. — Алайса ул. бәлки, сезнең турыда түгелдер’ — Минем турыда Мотор белән җәфалануларым дөрес Врачка баргач, нигә килгәнлегемне онытып торуым дя дөрес. Якорь «здерүсм i» булды Әмма ләкин хатынның кер бавы турында, объективны ачмыйча демонстрациядә рәсемгә төшереп йөрүләр... Һәммәсе ялган — Бәлки. сезнең фотоаппаратыгыз да юктыр әле? — Бар анысы Хәтта объективны ачарга оныткан чагым ла булды. Тик .демонстрациягә чыкканда түгел.» е SI — Шулай булгач? Мии ана, әлбәттә, хикәя язуның серләре, сәнгатьнең үз дөреслеге булуы, авторның тормышта булганнар өстенә үзеннән уйлап чыгарырга да хакы барлыгы турыларында әйтеп тормадым. Ул моны үзе дә аңлый иде бугай. — Анысы шулай.— диде.— Ялганлый бирсен. Язучының кәсебе шул. Ә менә тормышта чынлап та бар кеше турында исеме белән атап язасың икән, нигә башта аның үзен күреп сөйләшмәскә? Сөйләшкән булса, бәлки иң кызыгын онытмаган да булыр иде. — Иң кызыгы ничек иде соң? — Булды инде. Ә хәзер Латыйп карт дигәнең бөтенләй икенче кеше. Моторым гөрләп эшли хәзер, шундый итеп көйләдем, бер генә тартам. Бетердем мин ул «склероз»ны. Нәкъ шул минутта поезд йөрешен әкренәйтеп туктый башлады да, карт сискәнеп, сикереп торды. Ашыга-ашыга капчыгына үрелде. — Миңа бит үткән остановкада төшәргә иде, ах, карт лыгырдык,— дип сөйләнә-сөйләнә, ишеккә таба йөгерде. Ничек төшеп өлгергәндер, поезд тукталыртукталмастан кузгалып та китте. — Плащын онытты бит! — диде берәү. Бетергән икән склерозны! Хет яңадан бер хикәя яз. Тик ничек табарга икән үзен? Мин әлеге берәүгә мөрәҗәгать иттем. — Сез белмисезме, кайда тора икән бу карт? — Балыкчылар утравында яши. Әһә. Алыйм әле мин аның «мечта»сын... БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Казан Иделе Тагы бер-ике минут узуга — мин төшәсе тукталыш. Безнең күз алдында юктан бар булган, әле исеме дә кушылмаган сабый шикелле, номер белән 774 нче километр дип кенә йөртелә торган платформа хәзер бу юл өстендәге иң җанлы урын. Сәгать саен килеп төшүче яки утырып китүче йөзләр, меңнәр арасында кемнәр генә юк? Иң гади каравылчыдан башлап академикка кадәр — кемне телисең? Инженер, шофер, врач, язучы... дип һөнәрләре буенча саный китсәң. иңе-буе бер километрлы кәгазь кирәк булыр иде. Кәгазь дигәнең күренекле язучыларыбызның тулырак җыелмаларын чыгарырга да җитми әле монда. Аннары бит әле һәрбер аерым кешенең үзендә әллә ничә төрле һөнәр. Әйтик, поездда чакта ул пассажир, поезддан төшкәч— бакчачы. Иделгә чыкса — балыкчы, Казанга кайтып эш урынына барса — министр. Сыбызгыга тартым нечкә генә гудок белән кыска гына хәбәр биреп дизель поезд килеп туктауга, бөтен вагоннардан бүселгән пассажирлар, нәкъ рәсемдәге кояш нурлары кебек '. тимер юл сызыгыннан сулга таба сибеләләр: берәүләре рельслар буйлап алга — көнбатышка таба кыеклый. берәүләр — артка, ә берәүләр туп-туры көньякка таба атыла. Идел тарта үзенә барысын да. Идел! Эх, ул җәйге Идел! Бигрәк тә Казан Иделе! Табигатьнең шуннан да гүз’әл урыннары... бардыр барын, ләкин алар минем өчен түгел. Ж.әй көннәрендә үзеннән беркая җибәрми мине Идел. Әйтеп тә караганым бар үземә: һаман бер урынга ' Офык артыннан чыгып килгән кояш рәсемен күрмәгән, хәтта аны үзе дә ясап карамаган кеше безнең илдә юктыр дип беләм. ябышып ятмаска иле. жәйнен ямьле көннәрендә двньянын башка урыннарын да күрергә кирәк иде, дигәнем бар. Юк. жибәрмн. Дөньяның матурлыгын бишкә арттырып күрсәтә торган сихерле көзгесен кояшка каршы ялтыратып җибәрде*-*- — эретә дә төшерә. һәм менә быел тагы мин аның янында. Кунлгы да мин аның, ху- жасы да, колы да... * з £ Мөхәммәтша = Вагоннан төшүгә каршыма, авызын. Атилла Расих әйтмешли, «бетх кәнчеэ җырып *. Мөхәммәтша килеп басты 3 — Нихәл, адаш.— ди.— юл буе мине әрләп килгәнсеңдер әле? = — Юк,— мин әйтәм,—сипа дип алган урынга синнән дә кызыклырак | кеше килеп утырды. и — Ә мин кем белән утырып килдем, беләсеңме? Синең янга килә алмавым да шунын аркасында. — Кем сон ул? £ — Әйдә, сөйлим. s Ул арада яныбызга күптәнге дустым Тажн килеп чыкты. Кулында о кәкре башлы таягы, аркасында буаз сарык хәтле биштәре. Ул инде = тәмам азуы җиткән балыкчы. Исәнлек-саулык сорашып тормады, берен- -а че сүзеннән ук, рус әйтмешли, үгезне мөгезеннән эләктерде. — Иртәгә кырабыз, егетләр, балыкны.— диде.— Шундый шәп че-= бен корты таптым, дуңгыз баласы кебекләр. — Ул шахшы миндә дә җитәрлек.— диде Мөхәммәтша.— Хур итә язды мине, кабахәт. Без өчәүләп Идел ягына таба юл тоткан ндек инде. Мөхәммәтша ни өчен вәгъдә итеп тә минем яныма керә алмавы турында сөйләргә кереште. — Киләм синең турыла уйлап.— ди бу— Күрәм. алдымда бер краля бара. Ул фигура, мин сина әйтим, кабахәтнең! Ул аяклар! Шундый төзек. шундый тыгыз балтырлар, һич күзне алырлык түгел. Шуңа карап барып, икенче вагонны узып киткәнмен, әкәмәт, өченче вагонга барып кергәнмен. Туры килүен әйт син. каршына ук барып та утырганмын бит. Нәкъ күз алдымда дөнья байлыгы. Якыннан бигрәк тә тәэсирле күренә моның аяклары. Перәме җылысы бәрелеп тора, хәшәп! Пөзенә карыйм, артык матурдан түгел түгелен. бик яшь дип тә булмый. Ну. нәфис. Менә дигән мал чагы тегенең. Мондый чакта комплиментның тәмен тоя инде ул хатын-кыз. Әзрәк тегенлнмондыйрак сүзләрне дә елмаеп кына үткәреп җибәрә белә. Юл кыска, мин әйтәм эчтән генә, яшь гомернең лә көннәре санаулы. Вакытны әрәм итмим әле, әйтим үзенә берәр матур сүз. Юбкасыннан башлаган булдым — Ниһаять, мини юбка дигәннәренен мәгънәсен аңладым,— мин әйтәм.— Гүзәл аяклы кеше өчен чыгарылган мода икән Тиз генә көлеп җибәрми, хәтта елмаймый да. йөзен чыткан була. — Гафу итегез, мин әйтәм. һич сезне җәберләргә теләвем түгел. Күрәм. кемнәрдер, үзләренең фактураларын белмичә, мини юбка киеп, бамбук таягы кебек ботларын күрсәтеп йөргән булалар. Кемгә тансык аларнын буыннары сыеклыгын күрү.» Ә менә сездә! Шулкадәр килешә, акча түләп, билет алып карарлык. Балет караган кебек. Пөзе яктыра төште. * Элегрәк уа апытынык «урлыгын яшерү өчен иреннәрен бөребрәк келә торгаи нде Coutu СДЛирдв эур JUUJ модаг» керси киткәч. «әклн рәвештә бетен кеченә киереп ача. Мин дә әрсезләнә төштем. — Гафу итегез, мин әйтәм, күңелемдәген яшерми әйтүем өчен... Сезгә бу аяклар белән, мондый фигура белән балерина гына буласы... Телгә килде бит. — Әллә сез балет яратасызмы? — ди. — Балетны яратмаска мөмкинме соң! — мин әйтәм,— Берсен дә калдырмаска тырышам. — Балериналардан сезгә кемнәр ошый? — ди. Ә мин. дөресен генә әйткәндә, аларның Розалиевадан башкасын белмим дә. Күбрәк белгән булып күренү өчен, аны да фамилиясе белән түгел. исеме белән әйттем. — Тамара ошый, мин әйтәм. — Ә сезнең аны күргәнегез бармы? — Булмыйча! Үзем күргән балетларны санап чыктым. Берничә тапкыр кониерт номерларында күрүемне әйттем. — Шулай да сез ялганчы,— ди бу миңа. Менә сиңа кирәк булса! — Ул кадәр күргән булсагыз, сез мине таныр идегез, ди. Шул Тамара үзе булып чыкты, хәшәп! Ә мин нәрсә дияргә белмим. Юләр димә син аны! Әйтегез инде балет тамаша кылганда нинди дурак балеринаның йөзенә карый икән? Үзенә алай дип әйтеп булмый бит. Шулай да аптырап калмадым. — Димәк, сез бик оста гримлана беләсез. Сәхнәдә сезнең чын йөзегезне күреп булмый. — Артистканың чын йөзе сәхнәдә генә күренә.— ди. — Бусы инде фәлсәфи фикер... Шулай культурный гына сөйләшеп барганда әлеге шул хәшәрәт тәмам хур ит.) язды бит Бер заман балеринам үзенең сөрмәле күзләре белән текәлеп минем күлмәк итәгенә карап торды да капыл куркынып кычкырып жибәрде: — Ой! Нәрсә ул сезнең өстегездә?! Карасам, чебен корты, кабахәт' Кәгазь пакетка төреп кенә күлмәк кесәсенә салган идем шахшыны. Сикереп тордым, сыпырып идәнгә төшердем. Күршемдә утыручылар, котлары очып, урыннарыннан кузгалдылар. Бәхеткә каршы. Тамараның исе китмәде. Рәхәтләнеп көлде генә. Үзенең кемедер иреме, дустымы—балык жене кагылган кеше икән Хәлне аллады. Балыкчы мажаралары турында сөйли башладык Безнең Фәнилне яхшы белә икән... — Фәнил димәктән... кайда безнең Фәнил? Мөхәммәтша кулын гына селтәде. — һәй, аңа ышансаң! Балыкчымыни ул? — Юк. Ул бүген обязательно барам дигән иде. Үзе шалтыратып әйтте. Вәгъдәсез егет түгел бит. Нигә килмәде икән? Мәсьәләгә Таҗи ачыклык кертте. Гадәтенчә бик тыныч кына, бик гади вакыйга турында хәбәр иткән кебек кенә итеп, әйтеп куйды: — Ваня кайткан бит. — Нинди Ваня? — Теге, боз астыннан чыккан мәетне оныттыңмыни? — Китсәнә! Ничек инде ул? — Берничек тә түгел, көпә-көндез, чираттагы «Ракета»га утырып, кайткан да төшкән. — Исән? Димәк, теге мәет бүтән кешенеке? — Фәнил шул эш белән танышып йөри.— диде Тажи. — Күңелемә килгән иде шул, бу мәет чынлап та Ваня микән соң дип шикләнгән идем. — Татар акылы,—диде Мөхәммәтша һәм үзенчә нәтиҗә ясап куй- ЛЫ-—Димәк, Фәнилдә безнен кайгы түгел. Синен чабагың белән нишләсен ул? Шундый зур җәен эләктерергә мөмкин булганда? Фәнил — өч йолдыз яктысында безнен арада яшь кеше. Хәтта ул кайчандыр Таҗиның шәкерте дә булган. Шулай да утызның өс ягында инде. Сугыш елларының ачысын тылда татыган малай. Шуның нәтиҗәсе булса кирәк, начар йоклаудан зарлангач, врачлар ана эш турын да артык борчылмаска, күбрәк һавада йөрергә киңәш биргәннәр.— Ин яхшысы — сезгә балык тоту белән шөгыльләнергә кирәк, дигәннәр. Моны ишеткәч, Тажи абыйсы куанган. — Бик шәп, дигән, үзебезнең компаниягә алабыз. Шундый балыкчы итәрбез үзеңне, бөтен кайгы-борчуларыннан җилләр исәр. Атан-анан гына түгел, хатының ла исенә керми торган булыр. Хәтта журналистлыгыңны да онытырсың, дигән. Барыбыз да яраттык бу егетне. Безгә аеруча ошаган ягы шунда: барыбызга да «абый» дип кенә дәшә, авыррак, мәшәкатьлерәк эшләрне үз өстенә ала, бездән эшләтмәскә тырыша Кыш иде әле. Ул көннәрдә без Фәнил белән күбрәк ашханәдә очраша идек. Ана балык тотуның гаять күңелле һәм маҗаралы эш булуы турында сөйләп, байтак вакыт уздырдык. Дәртләнеп-дәртләнеп. дөрес лекнең үз көче генә җитмәгәндә ялган белән куертып сөйләгән сүзләребезгә яшь дустыбызның артык исе китмәле Без аны көлдерергә телибез. я куркытмакчы, шомландырмакчы булабыз. Ә ул көлми дә. шом ланмый да. Сизәбез, хәтта күңеленнән безне кызганып утыра бу мескеннәр өчен дөньяның шунардан башка бер кызыгы да калмаган ми кәнни инде? — дип уйлый бугай. Ин дөресе, әлбәттә, аны хәзер боз өстенә алып чыгу булыр иде. Балык чиртүнең тәмен белеп алса, үзе атлыгып торыр иде. Ләкин мин үзем балыкка кыш көне йөрмәскә карар биргән кеше. Боз астыннан тотуны яратмаганнан түгел, принципиально бармыйм: чөнки балык белән мавыккан чорда башка эшкә күңелем төшмлүчән. Адашка әйтеп караган идем дә. ул да шул сөйләргә генә — Миндә Таҗи аягы юк' — дип кенә җавап бирде1 . һәм чынлап та Таҗи иренмәгән, үзе үк белеп. Фәнилне бер ике тапкыр Казанка өстенә алып чыккан. Ләкин, кызганычка каршы, балык чиртми торган көнгә туры килгәннәр. Фәнилпен врач киңәше белән генә кузгалган барлы-юклы дәрте дә сүрелгәндәй булды Гадәттәгечә ашханәгә җыелган идек, шунда ишеттек — Кармак салып утыру мина бернинди тынычлык бирми.— дип сөйләнә башлады бу.— Киресенчә, теге эшем кала, бу эшем эшләнмәгән, дип, ә мин монда юләр кебек бушка вакыт әрәм итеп утырам, дип борчылам... — Син сабыр ит әле. Фәнил .. — Чынлап. Таҗи абый,— дип бүлдерде Фәнил.— Үзем өчен генә түгел, шунда боз өстендә йөзләп, әллә тагын меңләп утырган кешеләр өчен дә борчылам мин. Сәгатьләр буена нәкъ тумба шикелле катып утыралар бит. Нәрсә хакына диген’ Хәтта төн буе шулар турында уйланып ятам. Менә снна тыныч йокы! — Юк, юк, Фәнил.— диде Таҗи,— йокың да начар булгач, балыкны кире кагарга ашыкма әле син. Сабыр ит. Менә хәзер көннәр җылына. Март балык өчен ин шәп ай... Ниһаять, яныбызга калфаклы официантка килде. Таҗи да меню белән танышып өлгергән иле инде • Тажниын вер аягы лареетәм л» үэемеяе тугел Шулай тя арявмт.и ян күп йяруяе кипе ул Ul >hjp тирәсендә геяә түгел, Соям күләмендә шулай Хәтта чит илләрг ә ЧЪГЫП керер) ә дә влгсрә. — Болан булгач, бик үк татарча булмаса да, әзрәк китертәбез инде, егетләр,— диде.—Борын башына йөзәрдән булсын... Врачлар, бигрәк тә хатыннарыбыз киңәшенә колак салсак, шулап ук җыелышларда үзебез үк әйтә торган яхшы сүзләрне дә истә тотсак, беребезгә дә эчәргә ярамый. Шулай да Таҗиның тәкъдименә каршы килүче булмады. — Нәрсә китерим? — диде калфак. — Әлбәттә, коньяк *. — Ниндиен? — Әйдә, биш йолдызлысы булсын. — Юк,—диде Мөхәммәтша,— өч йолдыз җитәр. Фәнил белән мин кайсына да риза идек. Өч йолдыз җиңде. Калфак яныбыздан киткәч, Мөхәммәтша үз тәкъдимен шәрехләп бирде. — ьеренчедән,— диде,— мин үзем өч йолдыз белән биш йолдыз арасында бернинди аерма тапмыйм. Хәтта КВ дигәне дә минем өчен барыбер. Коньякмы? — Коньяк. Биш йолдызга акча түләтеп, өч йолдызны салып китерсә, ни әйтә аласың? Сез менә аерасызмы? «Аерам» дип әйтергә беребезнең дә батырлыгы җитмәде. — Менә шул шул!—диде адаш.— Икенчедән, беләсезме ул йолдызлар турындагы анекдотны? Таҗи белән мина берничә кат сөйләгән иде инде ул аны. Бу юлы яныбызда Фәнил дә булгач, тагын бер тапкыр тыңларга каршы килмәдек. — Коньяклар ярышында өч йолдызга премия биргәннәр, ә биш йолдызга — юк. Начальство сорый икән коньяк заводы директорыннан: — Ничек болай сынаттың? Ни өчен биш йолдызга премия ала алмадың? — Үзем дә гаҗәпләнәм,— дигән теге.— Икесен дә бер үк мичкәдән салган идек... Ахрысы. Фәнил өчен дә яңа булмагандыр, кычкырып ук көлмәде, елмаеп кына куйды... Өстәл яныннан торганда барыбыз да бер фикергә килгән идек инде. Таҗи Кама буендагы бер авылны белә икән, каршысында гына иң б алыклы урын. ди. Мөхәммәтша белән мин бу тәкъдимне берсүзсез хупладык. Фәнил генә, Кама турында ишеткәч, курку катыш гаҗәпләнеп. ' кычкырып җибәрде. — Кама? — диде.— Алтмыш километрга?! — Алтмыш ул Кама тамагына хәтле.— диде Таҗи тыныч кына.— Ә безгә аннан ары тагын утыз-кырык километр барасы. — Бу бит командировкага китүдән дә болайрак. Ә транспорт? — Курыкма, без айда турыдан суктырабыз. Лаеш тракты буйлап. Минут саен машина уза Теләсә кайсы утыртып алып китә. Фәнил, әлбәттә, курыкмады. Хәтта күңеленнән үзе нидер өстәп, сөенеп тә куйды шикелле. Аның ризалыгын күреп, без дә куаныштык. Куанмыйча! Андый юлга чыкканда янында яшь кеше булу бик әһәмиятле мәсьәлә ул. Кыскасы, ял көненә каршы сәфәр чыгарга дигән карарга килеп, өйләребезгә таралыштык... Кыш көне балыкка йөрмәскә дигән карарымны, бер юлга гына дип, бозасым калмаган икән. Эш өстәлем янында бик аз утыра башладым. Җыелышка яки берәр кичәгә чакырсалар да. вакытсыз борчыйлар дип. ачуым гына килә. Төн йокыларымның рәте китте. Күңелемдә һаман шул 1 Ул вакытта коньяк кыйбатланмаган иде әле һәм аны безнең Казанда бары ресторанда гына туры китереп була иде. балыкка бару кайгысы гына. Алары бер хәл иде. баруыбыз уңышлы чыкса, бер юлга ӘЛЛӘ пи зур югалту булмас иде. Шундый ямьсез күренешкә тап булырбыз дип кем уйлаган бит? Мсшенька † Юл азапларын язып тормыйк, шунысын гына әйтим: һәрхәлдә, бүтән < берәр житдирәк, жаваплырак эшкә булса, очраклы машинага исәп то- = тып. кичкә каршы кышкы юлга чыгып китәргә тәвәккәллек жнтәр иде 5 микән? Ьалык дәрте әллә нишләтә ул кешене, сызлаган, сыкраган жнр- = ләренне дә оныттыра, ничә яшьтә икәнеңне дә.. Машинадан тншкәч. 3 ике-өч километр чамасы араны жәяүләп уздык әле. Караңгыда! Шуннан Е сон гына Тажи әйткән авылга барып життек. Кибет каршындагы фонарь 2 баганасында гына электр уты янып тора. Ә өйләрнең барысының да < диярлек тәрәзәләре караңгы иде инде Шулай да. Тажи дустыбыз безне кирәкле йортка туп-туры алып барды. Ярым ачык калган капкадан ишек ♦ алдына кердек. Урам тәрәзәләре капланган булган икән, ян тәрәзәдә а. балкып ут яна иде. Өйалды да ачык булып чыкты. Тышкы ишекнең = биксез икәнен Тажи белгән, күрәсең, шакып-нитеп тормады, үз өенә £ кайтып кергән кебек, кыю ачып жибәрде. Барыбыз да эчкә уздык. Тик такта белән генә бүленгән алгы якта тукталып калырга мәжбүр бул- ~ дык. Түр бүлмәдәге зур өстәл тирәсендә дүрт-биш ир бик кәефле кы- о зып. ашап-эчеп утыралар иде. Безгә игътибар итүче булмады. Тажинын 5 моңа бер дә исе китмәде. Үз хатынына дәшкән кебек тыныч кына ~ «Машенька!» дип тавыш бирде. Шундук мич алды ягыннан, тулган ай кебек балкып, таза гына бер хатын килеп чыкты Фәнил күзлегеннән караганда ничектер, әмма миңа өстенә чәчәкле сарафан гына кигән бу хатынның ялангач беләкләре дә1 , ачык чырае да бик яшь күренде. Таҗины күрүгә, ул тагып ла ачыла төште: — Рәхим итегез. Тарас Григорьевич! Без Тажи дустыбызның мондый исеме дә барлыгын белми идек әле. Бер беребезгә карашып, елмаешып алдык. Мөхәммәтша, әлбәттә, бу уңай белән бер сүз дә әйтми кала алмады, хужа хатынга аңлатмыйча, үз телебездә генә Тажнга ымлап «Шевченко буласын гына калган икән»,— дип куйды. Тажи моны илтифатсыз үткәреп. Мөхәммәтшаның узен Машага тәкь- дим итте. — Таныш булыгыз, бу минем дустым Му.хаметша! — Русчасы ничек була инде? —диде Машенька Мөхәммәтша әз генә дә уйланып тормады: — Михаил Юрьевич! — дип. Машаның кулын кысты Тажи ана тантаналы караш ташлап алды. «Менә син дә Лермонтов була яздын'» ди иде аның күзләре. Минем үземдә дә мондый очраклар өчен күптән сайлап куйган икенче исемем Михаил иде. Шулай итеп, без Мөхәммәтша белән «адаш» булып чыктык. Фәнил үзен «Федя» дип кенә таныштырды. — Мамаша ни хәлдә? — диде Тажи — Исән-сау. Әнә үзенең мич башында. Тажи түрдә шау-гнр килеп утыручы ирләргә ияге белән генә ишарәләп' — Кемнәр? —дип сорады —Әллә Ваняң кайттымы’ Маша өметсез елмаеп, кулын генә селкеп куйды. † Минем урында Фати» Хисни булса, мбәгта, анык тартасг tupraa күкракларе турында Да «»мыА калмас нл«. — Сезнең кебекләр. Ә Ваня суга баткан кебек юкка чыкты. Бер хәбәре дә юк. ф — Кайгырмагыз, начар хәбәре булмагач, кайтыр. — Тапкандыр инде үзенә бүтәнне, яшьрәкле. — Алайга китсә, сез дә табалмаслык түгел. Кем сезне яшь түгел дияргә батырчылык итәр?! Ә? Синеңчә ничек, Михаил Юрьевич? — Мин бу өйгә килеп кергәннән бирле сездән күземне ала алмыйм, Машенька,— диде Мөхәммәтша.— Ничек итеп кеше хатыны шулай яшь тә, чибәр дә була икән дип шаккатам. Алын болай арттырыбрак җибәрүен Маша яратып ук бетермәде бугай. Ничектер җитдиләнә төште. — Ярар, ярар,— дип, сүзне икенчегә борырга ашыкты.— Чәй эчәсезме? Теләсәгез әнә мичтә ботка да бар. сөт тә... Өйгә кергәч бик шәпләп утырырга ниятләп килгән идек тә, безгә хәтле килеп, яп-яхшы ук ямьсезләнеп өлгергән икенче компания булгач, дәртебез сүрелде. Күчтәнәчкә дип, ыслаган колбаса алып килгән идек, Таҗи аны да Машага тантанасыз гына тоттырды. Аннан-моннан капкаладык та. иртә торасы бар дип, тизрәк яту ягын карадык. Рәтләп чишенеп тә тормыйча, шунда — алгы бүлмәдә генә тәгәрәштек. Минем адашның хуҗа хатын белән тәмләбрәк гәпләшергә дәрте куз- галмакчы иде дэ, Таҗи кырт кисте: — Кирәкми, андый хатын түгел ул.— диде. — Көнләшә бит бу миннән.— диде Мөхәммәтша, авызын бер дә жәлләмичә ерып.— валлаһи, көнләшә! Менә сиңа Тарас Григорьевич. Бар боларнын арасында хикмәтле роман, бар. Ничек булмасын! Беләкләр нинди бит. хәшәп, күкрәкләр!.. — Пошляк! Бу «комплиментка» адашның шулкадәр кәефе килде, ул бик озак авызын җыеп ала алмады һәм әйтергә теләгән сүзен әйтә алмый азапланды. «Өсте.. өсте...» дип. биш-алты тапкыр кабатлаганнан сон гына, ниһаять, көч-хәл белән әйтте: «Өстенә бастым» дияргә азапланган икән. Мөхәммәтша бераз тынычлануга, Фәнил сүз кузгатты. Аны Машанын югалган ире кызыксындыра иде. Нигә чыгып киткән икән ул? Чынлап та. хатыны алай ташлап чыгыл китәрлек түгел бит. — Хикмәт шунда, бер-берсен бик яратып торганнар. Ә Ваня артык көнче, ди. Беркөнне шулай эчеп кайткан да. болай яшәгәнче Камага батып үлүем яхшы, дип. чыккан да киткән, и юк. — Күптәнме? — Узган көздә. — Димәк, бер дә юкка гына түгелдер. — Юкка гына буламы соң? — диде Мөхәммәтша.—Хатын-кызның гөнаһсыз кыяфәтенә бер вакытта да ышанма! — Ә бу алай бозык хатын түгел,— диде Таҗи.— Өстәвенә, менә дигән доярка. Мөхәммәтша авызын гына ерды. Фәнилнең исә бу гаилә тарихын нечкәләбрәк беләсе килә иде. — Шулай да кызык,—диде ул.— Үзе белән сөйләшеп карыйсы иде. — Тик бүген түгел. Кире кайтканда тагыл керербез, шунда иркенләп сөйләшерсең... Бу вакытта Маша без яткан бүлмә аша тышка таба узып бара иде. ахрысы, йокламый утыруыбызны ишетеп, тагын сүз кушты: — Теге иптәшегез килмәдемени, Тарас Григорьевич? — Кем иде икән ул? — Харитон дигән идегез, атасының исемен оныттым. — Юк.— дип кенә куйды Таҗи. Маша кабат сорамады. Без дә төпченеп тормадык. Таҗи дустыбызның, балык дигәндә, теләсә кем белән, теләсә кая китәргә һәрвакыт әзер торуын белә идек. Харитон дигәне я берәп Хисам и булгандыр инде шунда, я Хәмит... Барыбыз да тынып калдык. Түр яктагыларның өзлексез сөйләнүләренә колакларыбыз ияләнеп жнтеп, йокыга да китә башлаган идек. Шунда берсе ямьсез исерек тавыш белән акырып җырларга тотынды — Па-а-роход идет, Анюта-а-а... * Сискәнеп уянып киттек. Тажи түзмәде. з — Әй, егетләр, сезнең иртүк торып балыкка барасыгыз юкмыни? — ? дип кычкырды. Тегеләр жавап биреп өлгермәде, Машанын кырыс һәм = кисәтүле тавышы яңгырады; < — Җитте сезгә,—диде.— Тавышыгыз чыгасы булмасын Югыйсә, £ куам да чыгарам. Я надан бу өйдә эзегез дә булмас! Шундый ышандырырлык итеп, үкчәләргә барып житәрлек куркыныч g итеп әйтте Маша бу сүзләрне, тегеләр шым булдылар, һәм яңадан з тавышлары чыкмады. Хәтта сөйләшүдән дә туктадылар. Без дә тын- < дык. «Молодец, Маша!» дип әйтәсем килсә дә, минем дә авыз ачарга я батырлыгым җитмәде. Тик күңелдән генә уйланып яттым Чынлап та ♦ кайдан килә кешег» мондый характер? Халык йолаларының көчен әйт х син! Бу Маша бит инде, күренеп тора, совет заманында гына да түгел, х социализм чорына кергәч дөньяга килгән кеше. Кимгә куйганда сигез s еллык белеме бар дигән сүз. Ә телендә ниндидер патриархальлек кал- ° дыклары. Безгә, рус телен күбрәк китаптан өйрәнгән кешеләргә, бу ае- = руча нык сизелә. Җитмәсә, татар исеменең русчасын сорый Моны сәл- J перәйгән карчыклардан ишетү бер хәл, ә менә монардан? Замана тех * никасы биргән байлыклардан да файдалана белә үзе. Өендә электр ~ Егерменче елларда безгә могҗиза булып күренгән «Ильич лампочкасы» * гына түгел, холодилышгы зырылдап утыра. Почмагында телевизор, ә телевизор артында — өстәрәк иконасы. Менә дигән доярка? Колхоздан килере начар булмаска тиеш Ә без пигә кирәк анарга? Ул эчеп утыручыларны нигә өенә кертә? Күңел киңлектәнме? Акча өчен генәме* Борын башына илле тиен бирәбет диде Таҗи. Юмартрак кешеләр берәр сум яки өчәр тәңкә тоттыралар икән. Чаша анысына ла каршы түгел. ди. Ире белән аралары бозылуы да әллә шул нигездә микән?- Кайчан йоклап киткәнмендер, кабыргама төрткәнгә уяндым. Таҗи, чыгарга вакыт, ди. Таң беленгән... Җан тетрәткеч вакыйга Ниятләгән җиребезгә барып җиткәндә, көн тәмам яктырган иде инде. Таҗиның «авыл каршында . ына* дигәне дә, «иң балыклы урын» дигәне дә гадәттәгечә күпертелгән булып чыкты Берен идән, шактый ерак киттек. Икенчедән, ин балыклы урын икәнлеген дә сизмәдек Дөрес, боз калын булса да, тишүгә күп вакыт әрәм итмәдек Әзер бәкеләр дә җитәрлек иле анда. Теләгәнеңне сайла. Гнк, җим капчыкларыбызны төшергәнгә ярты сәгатьтән артык вакыт узын китсә дә, куандырырлык берни дә юк иде Ярты сәгать, әлбәттә, күн гүгел Чиртү дигән нәрсә озаграк көттереп килсә дә. бик канәгать буласын Ике өч сәгать вакыт сизелми дә үтеп китә. Балык эләкмәсә дә. берәү и итк кенә утырмый, әле җимен алыштыра, әле карма! ып.. Ә безнең Таҗи исә бигрәк тә тик торырга яратмый Бер урын белән генә дә канәмгьләнмн Үз кормуш- касын бәке төбенә төшергәннән сон ул Фәнилгә булышты, балык тр- ТУНЫ ничек дәвам иттерү турында ана консультация бирде дә млтырәвык беркетелТәМ нч нпьле кармакларын актарырга тотынды — Кормушь ага балык ияләшә торсын,—диде —Ә миь Хисамы бәкесенә барыйм әле Ул мннан биш килолы чуртан тоткан иде — Тажи бизмәне беләнме? — диде Мөхәммәтша. — Шаярма. Ул чуртанны чыгарыр өчен бәкенең авызын зурайтырга туры килде. Ж,ан тиргә төштек. — «Тажи бизмәне» дигәнебез нәрсә сон ул? Фәнилгә Мөхәммәтша жавап бирде: — Бөр килоны ике кило итеп күрсәтә. — Мин ясаган бизмән түгел. Харьков заводы гаепле,— диде Тажи ачуланмыйча гына,— Өстәвенә, арттырасың: ике йөз граммга гына артык күрсәтә. Мөхәммәтшанын тагы авызы колагына житте. — Хикмәт бизмәндә генә булса икән. — Лыгырда инде, лыгырда. — Лыгырдау түгел, тарихы бар анын. Сөйләрмен әле. Хәзер вакыты түгел...1 Тажи сөймәнне дә үзе белән алып, арырак кигте. һәркансыбыз үз бәкебезгә кадалып, тынып калдык. Күпме вакыт узгандыр, Тажиның, тавышын күтәрмичә генә, безга дәшкәне ишетелде. — Егетләр, килегез әле. — Нәрсә бар? — Үзем генә чыгара алмыйм. Тавышының тынычлыгына караганда, әлбәттә, чуртан түгелдер. Артык ашыкмыйча гына янына бардык. Тажи, боз астына таба бик нык тартылган кылын тоткан килеш, иләсләнгән күзләре белән безгә карап утыра иде. Димәк, юкны сөйләми, нәрсәдер бар. — Нәрсә, бәкегә сыймыймы? — диде Мөхәммәтша. — Сыймый шул. — Әллә бер потлы жәен? — Хуже. — Карале, нишләдең син, нигә күзләрен аларган? — Аларыр. Барыбыз да бәке өстенә иелдек. Бу бәке чынлап та башкаларга караганда сизелерлек зур уе.тгаи иде. Ләкин анда берни дә юк, бары Тажи кулыннан боз астына агымга түбән тартылган калын кыл гына күренә. — Кая, нәрсә бар? Тажи тавышын бераз әкренәйтә төшеп: — Кеше эләктердем,— диде. Юк, чираттагы шаярту гына түгел иде бу. Шулай да ышанасым килмәде. — Шаяртмасана,— дидем,— нәрсә сөйлисен син? — Нинди шаяру, чынлап та мәет эләкте. Нишләтәбез? Мөхәммәтша да ерылган авызын тиз генә жыеп алды. — Булмас ла! — Менә, кара! Тажи кылны әкрен генә үзенә таба тартты. Бәке авызында коңгырт сары чәчле кеше башы калкып чыкты. Өч япьле кармак аны хәрби яшел якасыннан эләктергән иде. — Кисеп жибәр тизрәк! — диде Мөхәммәтша. — Што син? — Тукта, кармагыңны ычкындыр. Блеснаң китмәсен. ' Бервакыт Тажиның садогы агып китә. Тажи зарлана, сааогым белән бергә өч кило балыгым китте, ди. Садогы күрше көймәдә утыручыга барып эләккән икән. «Әллә синеке микән дип уйлагаи идем, болай булгач, синеке түгел инде, балыгы бер килә да юк», ди бу. «Тажи бизмәне» дигән сүз шуннан телгә кереп китте. — Синдә блесна кайгысы, дурак. — Эзең калмасын дим, дурак. Очраклы рәвештә килеп эләккән билгесез мәетне кире ычкындырып Җибәрү турында минем күңелемә дә киләсе түгел иде. Мөхәммәтшанын шундый тәкъдимен ишеткәч, аптырап киттем. «Ни сөйлисен син?!» дип әйтмәкче идем, өлгермәдем, авызымнан тартып алган кебек, шул ук сүзне Фәнил кычкырып җибәрде. Әллә нишләде шунда ул егет, монар- 3 чы һаман барыбызга да «абый» дип, кечелек күрсәтеп килгән кеше ки- < нәт кырыс командирга әйләнеп китте. — Ни сөйлисез сез! — диде ул усалланып.—Нинди ычкындыру ди £ ул! Давайте, боз өстенә чыгарыйк. Тизрәк! 2 Шулай да Мөхәммәтшаның үз сүзен бирәсе килмәде. 3 — Яшьлегеңә барма әле син. Фәнил.— лиле ул.— Хәзер бит без бу g эшкә бәйләнеп китсәк, скандал. Шаһит итеп, әллә кайларга чакырып з бетәчәкләр. — Чакырсыннар' — Балык тотасыбыз бар ич безнең. Балык тотмаганда да үз эшебез ♦ үзебезгә җиткән. Ычкындырыйк та котылыйк. Белмәдек тә, күрмәдек а. — Юк инде, күрдек тә. белдек тә... s — Фәнил хаклы! — диде Таҗи да. Мөхәммәтшанын җиңелми хәле юк иде. — Теләсәгез нишләгез,—диде ул юашланып. — мәетнең барыбер® тереләсе юк, бәласенә кермик дип кенә әйтүем иде о Фәнил, аның сүзләренә колак салмыйча, тыелгысыз бер тәвәккәллек * һәм кыюлык белән бәкегә үрелеп, ялангач куллары белән мәетне яка 2 сыннан эләктереп алган иде инде. Таҗи белән мин ана ярдәмгә ашыктык. Мәетнен өстендә погоннары алынган солдат киеме, ә йөзе, озак ятудан бозылганмы, әллә су җәнлекләре шул хәлгә китергәнме, чәченнән башка, кешегә охшаган урыны калмаган иде. — Мин авылга кайтыйм,— диде Фәнил.—Сельсоветка... Көн уртасы якынлашканда бу бәхетсез кешенең гәүдәсе авыл Советы янына кайтарылган иде инде. Тнз арада аның тирәсенә халык җыелып өлгерде. Сорашулар, төрле юраулар китте Суга батуга багланышлы төрле вакыйгалар сөйләргә тотындылар. Барына да колак салып бетәрлек түгел иде. Шунда безнен өчен җан тетрәткеч бер вакыйга булды. Халык арасында безнең кичәге ягымлы хозяйкабыз — Маша күренде. Өстендәге сырмасының төймәләрен эләктермәгән, башындагы кыек яулыгы артка төшеп, сары чәчләре кабарып чыккан Кичә шундый ачык. алсу күренгән чырае агарынган. Ул дөньясын оныткан кыяфәттә, төркемне ерып, уртага омтылды. Чанада печән өстендә яткан мәет янына килеп чыккач, кинәт тукталып калды. Текәлеп карап тордыторды да йөрәк яргыч тавыш белән кыч кырып җибәрде. — Ул! Ваня! Милай!.. Ул. ихтыярын югалтып, мәет өстенә ауды, аның гәүдәсен кочып, елый елый такмакларга тотынды. — Нишләдең син, Ваня? Нишләдем мин, дура' Кемгә калдырып кнттсн син мине, милый мой' У-у-у! Хәсрәтем син минем, туйдыручым минем... Аның шулай бөтен әйләнә-тирәне онытып өзгәләнүен, газаплануын күреп, минем дә күземә яшьләр килде. Таҗи да үзен шулай хис итте, ахрысы, ул да читкә борылды. Мөхәммәтша тынычрак иде Б»зис дә тынычландырырга теләгәндәй, яныбызга килеп сөйләнергә тотынды. — Хатын-кызның елавына ышанма син, бу инде бигрәк хәтәр кылана Пола буенча да еларга ярата инде алар. Ләкин анын сүзләре безне юата алмады. Бездә яңадан боз өстенә төшәрлек дәрг калмаган иде инде. Тизрәк актларына кул куярга да олы юлга чыгарга ашыктык. Кайда соң безнең Фәнил? Ул да шунда икән. Тик хәзер аның өчен дөньяда без юк. Мәет бар аның өчен, милиция кешеләре һәм Маша белән Ваня трагедиясе. — Сез инде. Таҗи абый, балыкка үзегез генә төшегез,— диде ул.— Мин монда калам әле. Без аңа кайтып китәргә җыенуыбыз т\рында әйткәч тә. үз карарыннан чигенмәде. — Кайтыгыз алайса,— диде.— Мин монда калам. Бу тарих белән ныклабрак танышасым килә... Без аның белән яңадан өч көннән соң гына очраштык. Шактый нәрсә белеп кайткан иде. Ваня суга үзе ташланмаган, кемдер аны батырган. яки үтереп суга ыргыткан. Мәетнең яныннан бернинди дә доку- мент-мазар чыкмаган. Җинаятьчене эзлиләр икән. Тик озак вакыт үткәнлектән, тотыныр җир табу бик кыен. ди. Фәнил хәбәрләшеп торырга сөйләшеп кайткан. Маша өендә поминка уздырганнар. Ванянын туган-тумачалары җыелган. Фәнилгә шунысы ошаган. Ваня турында төрле истәлекләр сөйләгәннәр. Бик колоритный фигура булган егет. Бу гаилә турында ярыйсы бай эчтәлекле мәкалә чыгар, дигән иде журналист. Тик анын тикшерү нәтиҗәләрен көтәсе бар иде әле. Хәзер инде ул вакыйгага өч айдан артык вакыт узды. Шуннан соң без боз өстенә чыкмадык. Җәй башлангач кына Фәнил белән очрашкан чакларда искә төшергәләсәк тә. җинаятьчене эзләү буенча бернинди яңалык та юк иде әле. Менә хәзер, ишетмәсәң ишет: Ваня тере, имеш! Ярар, ни булганын Фәнил кайткач сөйләр әле. Хәзергә миндә анын кайгысы түгел. Ахыры бар