Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЛЫКМАСЛАР


. ккүлдәге Муса Җәлил исемендәге урта мәктәпкә Л А быел гына килеп укыта башлаган Айрат Сәрвәров
жйк Лк район культура йортында Казан артистларының
ЛМВ6)/ «Вөҗданың — хөкемдарың» дигән спектаклен ка- рагач, педагогия институтында укыган чагындагы я]Ж гадәте буенча, тамаша хакында үзенең фикерлә-
- -gf/f' pen язды һәм район газетасы редакциясенә ки-
П ш! терде. Институтның өлкән курсларында укыганда
П iWH «' яшьләр газетасына еш языша иде ул. Ленин ком-
' сомолы исемендәге яшь тамашачылар театрының
спектакльләре турында язганы булды. Академия театрының яшь башкаручылары турында портрет-очерклар бастырды. Шуңа күрә район газетасы редакциясенә Айрат икеләнмичә килде. Редакциянең җаваплы секретаре—мәһабәт гәүдәле, мөлаем йөзле, телгә үткен Дәмин Сөләйманов аны кочак җәеп дигәндәй каршылады.
— Төкле аягын белән, яңа автор! — диде ул, күптәнге танышына эндәшкәндәй.— Хуш киләсез, Айрат иптәш. Түрдән узыгыз. Рецензиягезне хәзер үк. шушы минутта укыйбыз, фикерләшәбез дә — наборга! Труппаның хезмәте хакында эндәшми булмас, ничек итәргә соң дип утыра идем әле. Күктән көткәнне җирдән бирде булып чыга түгелме сон? Утырыгыз...
Азактан Дәмин Айратны редактор кабинетына алып керде. Гомәр Муллин да яңа хәбәрчене ачык чырай белән кабул итте. Танышып киттеләр. Гәп куертып алдылар. Сүз йомгагы сүтелә торгач, әңгәмә акрынлап кичәге спектакльгә барып ялганды. Шунда Дәмин Айратның шул постановка турында язып китергәнлеген әйтте.
Сәрвәровның гаҗәбенә каршы, Гомәр Муллинның тулы йөзендәге балку өреп очыргандай юкка чыкты. Әллә каян шыксыз җил исеп, тәнен каз тәне бөрчекләре каплады диярсең. Таза гәүдәсен авыр гына кузгатып, редактор креслосыннан торды һәм өстәл аша Айрат кулындагы кәгазьләргә үрелде.
6 Дәвамы. Башы 8 санда.
— оирегез әле, карап карыйк пиләр яздыгыз икән? — диде ул, карлыга төшкәй тавыш белән.—Мактамагансыздыр дип ышанам...
Айрат кәгазьләрне ана бирде, ниндирәк җавап кайтарыйм икән дип аптырый калды. Аннары гына:
— Спектакльне ничек анласам, ничек кабул итсәм, шулай яздым инде,— диде һәм Муллинның укуын көтә башлады. Дәмин аның янына ♦ килеп утырды һәм кызарып киткәнен сизде. Җаваплы секретарьга бик с. жайсыз, үтә читен иде. Әйтерсең лә, ул яна танышын кычыткан арасына 5 төртеп екты Интеллектуаль кеше өчен Муллинның чапмаган да, юнма- < ran да гадәтләре бәрәңгене шикәр комы сибеп ашаган тәэсир калдырыр- В лык иде шул. «Нигә дип турыдан-туры аның янына алып кердем соң әле з мин бу иптәшне?!» — дип үз-үзен аяусыз тиргәп утырды ул бу минут- « ларда. Аннары Го.мәр Муллинның ташбакадай кыймылдавына чыдый ф алмыйча, ниндидер сәбәп табып, чыгып торасы итте.
Ниһаять, редактор кәгазьдән башын күтәрде, тик сүз әйтергә авыз “ ачмады. Киресенчә, аның калын иреннәре бөрешеп, очлаеп калды. Гүя ч ул сызгырып җибәрергә җыена иде. <
— М-м... да-а!..— Беравыктан Муллин шулай мөгрәп алды.— Тудырып үстергән әниләргә дә, безгә рухи канатлар куеп чыныктырган, олы х бәхет биргән Ватан-анага да ихтирам хисе, илсөярлек тәрбияли торган о спектакль дисез инде, ә, иптәш Сәрвәров?
— Шулай дим, иптәш редактор. Сез килешмисезме әллә?
Муллин Айрат соравына игътибар итмәде. <
— Сез коммунистмы, иптәш Сәрвәров? я
— Әйе. Тик партия члены булуымның монда ни катнашы бар?
Гомәр Муллин Айратның эндәшүен янә колагына элмәде.
— Кайсы факультетны бетердегез, иптәш Сәрвәров?
— Тарих-филология факультетын, иптәш Муллин.— Редактор төпченүеннән Айратта ризасызлык туа башлады,— Факультетның да бу очракта әһәмияте юктыр дип исәплим...
Муллин әңгәмәдәшен ишетми түгел, ишетә икән. Үзенә кирәккәч, Айратның сүзенә ялгап ук китте.
— Газета редакциясе өчен барысы да әһәмиятле, иптәш Сәрвәров, коммунист булуыгыз да, белгечлегегез дә... Сез ничек уйлыйсыз, спектакльдәге теге шома егет безнең тормышта шулай иркенләп йөри аламы? Шулай күкрәк сугып, демагогия белән дә шөгыльләнә аламы? Дөреслекме бу? Күпертелмәгәнме? Безнен тормышка күләгә төшерү түгелме?
Айрат редактор өстәле буена якынрак күчеп утырды.
— Мин язганнардан бу сорауларга җавап таба алмадыгызмы? Телдән аңлатып карыйм.— Айрат, дәрес башларга җыенган сыман, эчке туплану кичерде һәм сөйли башлады.—Мәгълүм булганча, һәр драманың нигезендә көрәш ята. Каршылыклар, характерлар көрәше. Сез әйткән «шома егет» Мортаза — намуслы кешеләр яшәгән җирлектә тамыр Жибәрергә өлгергән чүп үлән. Андыйлар бар әле. очрый тора.
...«Вөҗданың — хөкемдарың» драмасында сүз ире һәм өлкән улы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авыл карчыгы турында бара. Гомер буе гадел хезмәт белән көн күргән, һәрвакыт хаклыкка, дөреслеккә омтылып яшәгән Илназ әби җиде бала үстергән. Алар һәммәсе аякка басканнар, кеше булганнар Берсе — токарь, икенчесе — инженер, өченчесе — хәрби хезмәткәр, чик сакчысы. Дүртенчесе — әлегә студент .. Ананың күнеле бер генә нәрсәгә рәнҗи: картының васыятен җиренә җиткерә алмаган, балалары җиргә берекмәгәннәр
Балалары аның килүенә шат, Илназ әбнне күтәреп кенә алмыйлар. Ниятләре — өрмәгән җиргә дә утыртмаска. Әмма йөткеренгәләп торучы әбидән шикләнүчеләр дә, җирәнүчеләр дә табыла. Әниләренең уртанчы улы Мортазага барасы, анда беравык яшисе, җаен китереп кенә аны •вылга кайтырга димлисе килә.
с»мма илназ әоинең өметләре саоым куьпы uapwidiинден юкка чыга. Мортазасы да, килене дә аңардан каһкаһәләп көләләр генә. Ана, аларга бәддога укып, өлкән улларына китеп бара...
Сәрвәровны беравык тыңлагач, редактор агай һавалы гына сорап куйды:
— Шулай да, кем. иптәш Айрат, спектакльдәге хәлләр чамасыз арт- тырылган дип санамыйсызмы? Артыгы күпертелмәгәнме?
— Гипербола түгел, һәрхәлдә. Сезнең термин белән әйткәндә, «күпертелү» бар, һәм ул сәнгать әсәрендә котылгысыз. Автор өчен тормыш материалы — иксез-чиксез киң дөнья. Әйтик, менә кояш ди. Ул яктырта, җылыта. Ләкин аның төп сыйфатын, аның ут икәнен раслар өчен, таркау нурларын ике ягы да кабарынкы линза аша бер җиргә җыярга кирәк. Шул чагында күз чагылдырырлык кечкенә бер нокта хасил була һәм ул төти башлый. Конкрет образның да асылын ачар өчен күп кенә сыйфатларны тыгыз бер бәйләмгә туплау кирәк, иптәш Муллин.
— Теләсәгез ни диегез.— Гомәр Муллин Айратка яны белән борылып утырды да өстәл тартмасыннан «Беломор» пачкасы чыгарды,— ул шома егет — гарип тип. безнең сәхнәдә яшәргә аның хакы юктыр дип беләм.— Редактор тәмәкесен яндырды һәм авызыннан бер дә алмас булды, тешләре белән кыскан килеш, суырды да суырды. Бу минутта ул авызына чүпрәк имезлек каптырган баланы хәтерләтә төсле иде. Ниһаять, папирос шүресе буйлап саркый-саркый юеш килеп тигәч, папирос чыжлап сүнде. Лычкылдаган төпчек көл савытына сылап куелды.— Гарип тип безнең әдәбият героемыни инде, я, я, әйтегез!
— Иптәш Муллин! — Айрат үзенең кечкенә мәкаләсен яклауны оныткан иде инде. Аны басмасалар да, бернинди зыян булмаячак. Автор да һичнәрсә югалтмый, газета да, укучылар да. Фәкать сүз принципиаль төс алганга күрә, Сәрвәров җиң сызганырга уйлады.— Медицина кеше организмындагы яки психикасындагы аномалияләрне ни өчен өйрәнә? Организмдагы нормаль процессларга карата файдалы нәтиҗәләргә килер өчен бит. Шулаймы? Язучы да тискәре типларны һәм күренешләрне сурәтләп, аларны идея-художество ягыннан анализлап, яхшылык үрентеләренә үсеп китәргә булыша. Аннары шунысын да истән чыгармыйк, әсәрдәге «шома егет»нең юлын кисүче уңай геройлар да аз түгел.
— Шулай да...— Муллин җәһәт кенә cf3 таба алмады — Мин әйткәннәр ялгыз бер кеше фикере генә түгел, иптәш Сәрвәров.
Шулай дигәч, Айрат артыгын терәлеп торырга теләмәде.
— Язманы кире бирегез!—дип кырыс кына сорыйсы итте. Ә Гомәр Муллин язманы кире кайтарырга ашыкмады.
— Иптәш Баязитов белән сөйләшеп алыйк әле,— диде һәм телефон номерын җыйды. Идеология эшләре буенча секретарь Баязитов җавап бирмәгәч, агитация-пропаганда бүлегеннән белеште. Секретарь «Тан» колхозына киткән иде.
— Минем райкомга менәсем бар. Шунда бәлки хәл итеп тә төшер.мен. Бүгенгә калып торсын,— диде редактор.
Җылы гына күрешкән кешеләр салкын гына саубуллаштылар ...Райкомда Муллин туп-туры Хафиз Кадергулов янына керде. Беренче секретарь телефоннан сөйләшә иде. Кул изәп, Муллинны түргә чакырды, ишарә белән урын тәкъдим итте. Сүзен тәмамлагач, Гомәр белән килеп күреште.
— Сиңа шалтыратыйм дип тора идем, Гомәр абый.— Хафиз өстәлендәге кәгазьләр арасыннан бер битне эзләде.— Күптән түгел генә «Гигант» белән сөйләштем. Кадыйр Исламов белән. Быел ашлык сату планын ике күләмгә җиткерергә сөйләштек, ди. Шулай итеп, алар бишьеллыкны дүрт елда үтәп куярга җыеналар. Фураж фондына зыян китермибез, хуҗалык кирәк-ярагына кала. Чәчүлек тулысынча салынды, ди. «Гигант» шулай ди. Кечерәк колхозлардан берәрсе түгел. Аның бер
планы да.. Менә шуннан кеше укырлык, укып рухланырлык итеп КУШ бит бирәсе иде. Ашлык фронты геройларын күрсәтеп Рәсемнәре белән. Кирәк икән, шигырьләр, җырлар белән..
— Эшлибез, иптәш Кадергулов. Була. Егетләрне бүгең үк командировать итәм.
— Тик. зинһар, озакка сузмагыз. Гомәр абый. Район планны артты- ♦ рып үтәде. Әмма дәүләткә сатарлык ашлыгыбыз тагын да бар әле. а. Спортчылар сикенче тын алу» диләр бугай. Безгә дә тагын бер җилкенеп * алырга кирәк. «Гигант»тан биреләчәк материал бүтәннәрне дә дәртлән- < дереп жибәрсен иде... |
— Була, иптәш Кадергулов. Минем дә бер кинәшем бар иде.
— Рәхим ит. к
— Иптәш Баязитов «Тан»га киткән икән, борчымаганда булыр идек.
Безгә менә бер рецензия китерделәр. Редакция өчен яна автор, быел гына Муса Җәлил исемендәге мәктәпкә килгән... ®
— Сәрвәровмы әллә? ч
Гомәр Муллин аптырап калды. *
— Беләсезмени? — диде ул. гаҗәпләнеп *
— Беләм азрак. Коммунист иптәш бит. Учетка басканда сөйләштек, х
Ана кадәр дә таный идем. (Хафиз Айрат хатынының әтисе Юлдаш агай- о ның сугышта үзенә катлаулы операция ясап, гомерен саклап калганын < әйтептормады, билгеле.) £
— Менә шул, Айдармы әле? <
— Айрат. а
— Ә-ә, әйе, әйе, Айрат Сәрвәров кичәге спектакльгә карата фикерен язган. Мактый, беләсезме?
Хафиз редактор кулыннан кәгазь битләрен алды һәм Гомәрдән кырт кисеп сорап куйды:
— Син, Гомәр абый, яманлап язар идеңме?
Муллин кәлтә сыман боргалана башлады.
— Андый да шома егетне сәхнәдә күрсәтергә ничек рөхсәт иткәннәр?! дигән кебегрәк фикерем бар минем. Укып чыгыгыз әле. иптәш Кадергулов. укып чыгыгыз.
Хафиз Айрат язганнарны игътибар белән укыды һәм авыз ачып көтеп торган Муллннга:
— Бик объектив һәм принципиаль язылган. Спектакльдәге җитенкерәмәгән урыннарны да дөрес күрсәткән, ләкин моны орды-бәрде килмичә, такт белән эшләгән. Мин спектакльне карадым. Артистлар безнең районның ун колхозында булачаклар әле. Тамашачыга ориентир булыр...
— Басып чыгарыйкмы, иптәш Кадергулов?
Хафиз көлеп жнбәрде. Рәхәтләнеп, эчкерсез итеп көлде.
— Редактор син бит. Гомәр абый. Кайчак сәер сораулар бирәсең, честное слово. Син редактор. Моны син хәл итәргә тиешсен.
— Райком әйткәч, басабыз...— Муллинның зур гәүдәсенә җан керде— Басабыз...
— Син үзен дә райком члены, Гомәр абый. Газетада күптән эшлисен. Мөстәкыйль фикерләүдән курыкмаска иде. дигәнем.
Гомәр булдыра алганча ягымлы елмайды.
— Киңәшле туй таркалмый, диләр ич. иптәш Кадергулов. Киттем, сау булып торыгыз.
— Күп кинәшә торгач, кайчак туй булмый да кала ул, Гомәр абый. Исән бул!..
Редакциягә кайтып җитүгә, Муллин Айратны эзләп мәктәпкә шалтыратты Үзенә калса, авторны сөендермәкче иде. Сәрвәровны туры китерә алмады.
Ә Хафиз Гомәр Муллинның үз күләгәсеннән үзе шыгаеп йөрүе хакында ничәнче мәртәбә инде баш вата нде. Кайчандыр яраган, атнасына
бер тапкыр чыккан ике битле газетага күбрәк үзәк һәм республика газеталарыннан хәбәр күчереп баскан чакта әллә ни кыюлык, мөстәкыйльлек кирәкмәгән. Үз материалы дигәне бюро карарлары һәм сводкалар булган. Ә хәзер авыр бу агайга, авыр...
Ялгызы калса, аны Владислав мәсьәләсе борчый башлый. Теш сызлавы төсле бимазалаган хәлдә, анын теләсә нинди уйларын бүлеп. Одессадан килгән хат юллары күз алдына тезелә. Хафиз ул көтелмәгән сәлам хатының серенә төшенә алмый әле. Владиславка ни дип җавап бирергә дә белми. Әллә иң әүвәле әнисе Еленага хат язып салыргамы? Елена, Лена, Леночка... Яшьлек дусты Елена-
Владислав түземсезлек белән хат көтәдер, бәлки...
«...Мөмкин булса, тиз арада хәбәр бирүегезне үтснәм, чөнки мондый билгесезлек эчендә яшәүнең нинди газап икәнен Сез үзегез дә күз алдына китерә аласыз. Мәскәү газетасында Сезнең хакта басылган очерктан күренгәнчә, үлемегез турындагы ялгыш хәбәр әниегезне рәхимсез тетрәткән. Минем әниемнең дә ул хәбәрне шулай ук кичергәненә шигем юк.— дип язган Владислав — Хәзер инде бу хәбәрне укыгач, әни яңадан чиксез борчылыр, дулкынланыр, елар. Августта ул Ригага ял итәргә китәргә тиеш иде. Шунда вакытта газетаны укымый калуы бик мөмкин. Сезгә бу хатны язганда, мин ана да хәбәр иттем.
Әни Одесса өлкәсендә, район больницасында баш врач булып эшли. Менә аның адресы...
Үзем турында берничә сүз: Одессада диңгез училищесын тәмамладым. Хәзер чит илләргә йөзүче суднода өченче штурман булып эшлим. Сезнең турыда язылган газетаны Вьетнам Демократик Республикасына азык-төлек һәм медикаментлар илтеп кайткач бирделәр.
Минем бу юлларны үземә зур ышаныч белән язуыма сәбәп бер генә: очеркта исем-фамилиягез, туган елыгыз бик туры килә. Татарстанның Аккүл районында туган булуыгыз, педучилище тәмамлаган укытучы икәнлегегез, ике абыегызның фронтта һәлак булуы — барысы-барысы Сезнең минем әтием икәнлекне раслый. Әни миңа боларның һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйли торган иде.
Әгәр мин ялгышкан булып чыксам да (дөньяда адашлар һәм охшаш язмышлы кешеләрнен булуы бик мөмкин), җавап бирми калмассыз дип ышанам. Аңлый күрегез: минем өчен бу бик тә мөһим. Түземсезлек белән җавап көтеп калам...»
9
Хафиз Елена белән тәүге очрашуын хәтерләде.
Кышкы суык көн Февраль салкыны. Өстән яумаса да. жәяүле буран юлга сай гына көрт сала. Хафиз ашыга, караңгы капканчы кайтып җитәргә ниятли, тик кырык чакрым ара узганлыгы бик сиздерә, көрткә килеп кергән саен ул артка чигеп киткәндәй була. Анын өстендә кыскарып калган бишмәт, билен брезент билбау белән бутан Бүрек колакларын төшереп бәйләгән. Колакчынны энҗе бөртекләредәй елтыраган бәс саргай. Аягында ике кат йон оекбаш өстеннән киеп җибәргән чабата Аркасында арыш капчыгыннан ясап аскан биштәр. Капчык сәл- перәеп кайта, чөнки шып-шыр диярлек буш. Анда төп салган киез итек һәм бер-ике кисәк каткан кер — студентның әнисенә юарга алып кайта торган күлмәк-штаны. Киез итекне Хафиз юлда кими. Беренчедән, аны кигәч атларга авыр, адым үрчеми, тагын да ардыра. Икенчедән, Тәтеш белән Гөл-Төркем арасын киеп узсаң, киез итекләр «авыз ачачак», аннары кешелеккә дә кияргә калмый дигән сүз.
Хафизның кызык бер гадәте бар: үзеннән алда тәпиләүче кеше күрдеме. ул аны куып җитәргә тырыша. Сүзләре килешеп китсә, аның белән бергә атлый (алай юл кыскарак тоела), берәр төртмеш бәндәгә тап булса, аны тиз-тнз узып китә.
Түбән Агачбашы белән Гөл-Төркем арасында Хафиз ул көнне куып житкән кеше яшь бер кыз иде. Аның өстендә кибет пальтосы, аягында ♦ каты итеп баскан фабрика итеге. Башында мамык җептән бәйләгән юка х шәл. Шәл астыннан арыш саламыдай аксыл-сары чәчләре чыгып тора. - Аларга бәс кунган. Хәтта керфекләре дә бәстән агарышып калганнар. < Кызның кулындагы бияләе дә кибетнеке, трикотаж. Кулына ул фанер » чемодан тоткан. Чемоданы авыр булса кирәк, кыз бер якка янтаебрак з атлый. к
— Исәнмесез! Кая кайтыш? — диде Хафиз, кызны куып җиткәч, ф
Тавышын бик көр итәргә тырышты. Егет кеше арыганын сиздереп тор- а мае бит инде. о
— Я не понимаю по-татарски...—дип, кыз сагаеп кына җавап бирде, ч
Аның зәңгәр күзләрендә үзен куып җиткән юлаучыдан шикләнү галәмәте _ чагылып китте. Кичкә кырын басу юлында япа-ялгыз атлаганда нинди < ир-ат килеп эндәшмәс... -
— Алайса русча сөйләшик,— дин, Хафиз да русчага күчте.— Мини
аны нпилек-тозлык булса да чамалыйм... *
Юлдаш кызның күңеленә җылы керде. Бик матур, бик килешле итеп а. елмайды да Гөл-Төркем авылына баруын әйтте. Аккүл детдомынна « < икән. Мединина сестралары мәктәбен бетергән, көздән Аккүл больница- ш сында эшләп торган. Хәзер Гөл-Төркемдәге медпунктка эшкә җибәргәннәр.
Кыз студент егеттән исемен дә яшереп тормады. Елена атлы икән. Фамилиясе бик матур — Солнцева. Хафиздан ике яшькә кече булып чыкты.
Елена туп-туры авыл Советына барырга тиешлеген әйтте. Ул бу авылда беркемне дә белми иде.
Хафиз кайта-кайтышка башында исәп йөртеп алды: авыл Советында менә хәзер генә кемне күрә ала инде ул? Ут алмыйча, кичке ашны уздырмыйча, председатель Гакиләнең дә киләсе юк. секретарь кыз кур- ше авылныкы, анысы кичләрен бөтенләй килми Гадәттә, андый чакта кәксәләр тутырып малай-шалай ята Гакилә апалары килеп, барысын бергә ыжгыртып чыгарганчы алар шунда әвәрә киләләр. Нишләп кенә бетмиләр! Маймыллыкның чигенә җитәләр, артлары белән күккә менәләр. ачу да бер килмәгәе. Хәзер авыл Советына барса, Елена шулар өере уртасында тинтерәп утырачак.
һәммәсен фикереннән кичергәч, Хафиз Еленаны үзләренә чакырды. Кыз, бу тәкъдимгә эченнән бик сөенсә дә. икеләнеп калды Өйләрендә кемнәр бардыр, юлда очраган ят кешене ияртеп кайтуга кырын карамаслармы? Дөрес, Елена хуҗаларны борчымас. Чемоданында ун көн. ек карточкасына алган ипие бар. Ярты литрлы банка белән чөгендер повидлосы. Берәр чынаяк кайнар чәй булса, бер почмакка урын салып бирсәләр, шул бик җиткән. Ә иртәгә күз күрер Квартирага да куярлар, урын- жирен дә әмәлләшерләр. Кеше рай здрав путевкасы белән эшкә килә лә! Ярты елдан бирле авылда ни сестра, ни фельдшер юк диделәр бит...
Хафиз, рус кызынып әйле-шәйле торуын аңлап:
— Минем әни өйлә ялгызы гына,—дип юатырга ашыкты.—Бору зе. Әти фронтта. Ике абый бар иде. алар үлеп калдылар. Мин дә айга бер генә кайтып кнтәм... Быел педучнлнщены тәмамлыйм
Алар икәүләшеп кайтып керделәр. Мәликә апа сыерлар фермасыннан (авылда аны МыТыФы дип йөртәләр, товарлыклы-сөтчелек фермасы Дигәннәре) кайткан гына. Чусннкәсеи дә салмаган, башыннан шәлен да
чишмәгән. Утын күтәреп кереп, мич үрләтергә генә өлгергән. Ул Хафизны:
— Ай-й, улым, исән-сау кайттыңмы? Бик туңмадыңмы, балакаем? Битеңне өшетмәдеңме? — дип каршылады.— Бу бала кем була, сабакташыңмы? Безнең кеше түгелмени? Әйдә уз, наный, уз, чишен! Юл кайтып зарыккансыз. Уз, түргә уз! Мин менә па руски ни знайт шул инде...
Хафиз Еленаның кем икәнен әйтте, таныштырды.
— Безнең авылга килгән яңа духтыр буламыни инде? — диде Мәли- кәттәй,—Бик яхшы, бик ярый, әүвәл-ахыры хәерле булсын. Яшь бала икән шул әле, бигрәк яшь икән. Ата-анасы бармы, кем баласы ди, кайсы яктан?
Суз шулай куерып китте. Елена үзенең Украинадан икәнен, балалар йорты белән Аккүлгә килүен, әти-әнисенен һәм туганнарының хәлен бөтенләй белмәвен әйтте.
Сугыш зилзиләсе бәреп кергәч, Еленаны пионерлар лагеренда ял иткән «иреннән алып озатканнар. Монда килгәч, «иденче классны тәмамлаган, аннары шәфкать туташы булырга укыган.
Чәй кайнады, бәрәңге пеште. Икмәк юк иде. өстәлгә көл күмәче килде. Сыерлы көнең — сыйлы көнең дигәндәй. Мәликә апа сөт һәм катык алып керде. Елена чемоданыннан ипиен һәм повидлосын алды.
— һай, ризыкларына бер үк кагыла күрмәсен. Ни нады, балакаем, ни нады, спасибаның да бульшие, кирәкми, наный, үзеңә бүтән көнне ярап куяр,— дип, Мәликә апа теш-тырнагы белән каршы килгән иде, ләкин Елена ике дә уйламады.
— Әйт әле, Хафиз, алай ярамый ич инде.— Кыз Хафизның тәржемэ итүен сорады.— Ни бары бергә булсын!
Мич узып, өйгә мамыклы «ылы төшкәч, ашап-эчеп, азрак хәл алгач, тагын беравык сөйләшеп утырдылар. Улы кайткан хөрмәткә, уйга да килмәгәндә анын бусагасын атлап узган кунак кыз хакына Мәликә апа куыклы лампасын кабызган иде (бүтән көннәрдә мондый юмартлыкка юл куелмый, чөнки керосинның тамчысы изге су тамчысы кебек кадер- легә әйләнгән чаклар).
Ялгызы гына кайткан булса, Хафиз, әлбәттә, кич буе өндә чыдап утырмас иде. Кәнсәләргә чыгып керер, ачыла калса, клубка сугылып чыгар, яшьтәшләрен күреп кайтыр иде. Бүген кымшанмады да. Әнисе янында Еленаны ялгыз калдырудан кыенсынды. Берсе русча белми, икенчесе татарча. Бармак белән генә күп серләшә алмассың.
Кышкы юлда кырык чакрымнан артык тәпиләү үзенекен итте, Хафизның күз кабакларына кургашын койгандай булды. Еленанын да алжыганы күренеп тора иде. Мәликә апаның үзен әйткән дә юк. Көне буе мал-туар арасында кайнаша Кайтарган азыкны салып, чыгарган суны эчерәсе дә савасы гына түгел бит. Сыерларга саламны ерак басудан, кар күмеп киткән эскертләрдәй ташып ашатасы. Иртән йокыдан торганда ул иңнәрен күтәрә алмастай була. Тик зарланып та. назланып ятар «ае юк. Сугыш вакыты! Күзеңне тырнап ачасың да янә фермага йөгерәсең. Әвәрәләнә торгач, буыннар языла тагын. Тамырларда кан тизрәк ага башлый. Сызлаулар онытылып тора. Кичен тамак ялгап, жылыга таргач, тәмам бөгеп салган төсле итә. Ястык магнитлап үзенә суыра диярсең!
Кунак кызга урынны түр караватка «әйделәр. Елена ишек төбендәге агач караватта гына йоклармын дип тартынып караган иде, Мәликә апа икс сөйләшергә урын калдырмады.
— Әйт үзенә,— диде ул Хафизга,— безнең татарда кунакка урын түрдән диген. Бер дә тартынмыйча, рәхәтләнеп йокласын. Иленнәнжи- реннән төбе-тамыры белән йолкынган бала икән, бәгырькәем...
Хафиз әнисе әйткән соңгы жөмләне тәржемә итмәде итүен, әмма,
татарның гомер-гомергә килгән гадәте буенча, кунакның урыны түрдә булырга тиешлеген әйбәтләп аңлатты.
Күп тә үтмәде, өчесе өч жирдә каты йокыга талдылар. Тышта жил көчәйде, күк йөзен болыт каплады һәм кар ява башлады. Төн жылытты, тик танга каршы күз ачкысыз буран күтәрелде. Иртә торганда, капка төпләренә киртләч-киртләч кар өелгән иде. Хафиз беренче эш итеп кулы > на көрәк алды. х
Мәликә апа яктырыр-яктырмас чакта ук фермага киткән, шулай да < өстәл көйләп, хәзинәдә барын пешереп, ризык өстен каплап китәргә өлгергән иде. g
Егет кар көрәп, сыерга, сарыкларга азык салып, абзар-киртә тирәлә- з рен себереп кергәндә, Елена да торып юынган, киенгән иде инде. Хафиз g аны бүген бүтәнрәк төсле күрде. Ял итеп, сафланып киткән кыз ана тагын да мөлаемрак, тагын да сөйкемлерәк тоелды. Егетнең күзе текәл- * гәне Еленаның калын һәм озын толымнары булды. Кичә алай игътибар ® итмәгән иде шикелле. Толымнарын баш тирәли ураган идемени соң ул? <Хафиз күңеленнән «Алтынчәч!» дип куйды. Шуннан соң бу сүзне русчага < тәрҗемә итәргә кереште. «Золотой волос», юк, күплектә кирәк, «Золо- * тые волосы», ә бер генә исем итеп әйткәндә? «Золотоволосая»мы? Әйе! х Хафиз Еленага әллә шулай дип эндәшимме, чәй янына шулай дип w өндимме дип тә ымсынды, ләкин бу уеннан бик тиз кире чикте. «Ярамас, < ошатмавы бар, хәтере калыр, үпкәләр... Кунакчыллыгыннан файдала- 7 яып, бу татар малае артыгын әрсезләнә дип уйлар. Кирәкмәс, килешә < торган эш булмас». л
Хафиз Еленаны авыл Советына ияртеп барды, председатель Гакилә апасы белән таныштырды. Күп тә үтмәде, башкарма комитет бүлмәсенә колхоз председателе Һәнүзә апалары да килеп керде. Медпунктны якадан эшләтә башлауны, медсестраны квартирага урнаштыруны сөйләштеләр. Дөресрәге, баш катырып, озын-озак гәпләшәсе дә, әллә нн четерекле мәсьәләне хәл кыласы да түгел иде. Медицина пункты ялгыз тол хатын Галияттәйпең алты почмаклы өенә урнашкан, бер якны биләп тора. Фельдшер кыз Галияттәй белән бергә яши иде. Хужа хатын пунктны үзе ягып жылыта, үзе җыештыра. Шул рәвешле. Елена да Галияттәй- дә яшәргә тиеш булды. Җитәкчеләр шундый карарга килделәр.
— Утынны ике-өч көнсез кайтартып җиткерә алмабыз,—диде колхоз председателе Һәнүзә.— Кайтаргач, кисәсе-ярасы бар. Миченә тыккач, су сыгып теңкәңә тия әле ул. Өрә-өрә сулышың калмый, башына каба... Берәр олау арыш саламы китертик булмаса, юа-жыя торсыннар. Халык бармак бәйләтергә дә тилмереп күпме йөрде, тизрәк ачкан хәерле, Гакилә...
Бу хәтлесен, самоварга шакмак ваклагандай, кычкырта-сызлата булса да русча сөйләштеләр. Елена аңламаслык итеп аңлашырга кирәк сүздә бар иде. Анысын Гакилә башлады. Ул:
— Бу балакайга азмы-күпме ризык тз кирәгер бит инде, Һәнүзә кордаш? Әле сезгә килеп төштеме сон ул. Хафиз? — диде.
Хафиз кичтән юлда очрашуларын, кызның үзләрендә төн кичүен әйтте.
— Ипи талоннары бирербез инде,—диде Һәнүзә. Үзе медсестра кызга карап алды. «Бигрәк яшь инде, балакай» дип жәлләп куйды шикелле.— Хәзер хисапчыга әйтермен. Көнгә ярты кило булса да икмәк алыр. Сельмагтан биреләсе дүрт-бнш кило онны ике атна көтәсе бар әле.
— Әй, ана калгач, юк инде, кордаш! — Гакилә өметсезлек ишарәсе итен кул селтәде — Ун кадак он өреп очырырга гына бит ул...
Эшнең болай тиз һәм интегүсез юл алуына Елена сөенде һәм. Мәликә •пага рәхмәтләр укып, кичен чемоданын Галияттәй йортына алып китте. Хафиз аны озата килде Хафизга исә медсестра кыз мең-мең рәхмәт 9Йтте, педучилищем имин барып житүен, әйбәт билгеләр генә алуын
теләде. Икенче кайткач (март урталарында гына була инде, димәк), медпунктка кереп, хәл белешеп чыгуын үтенде.
— Онытып бетермә, Хафиз, яме. Мин монда әлегә ят кеше, яңа кеше әле. Ә сине күптәнге танышым дип санарга рөхсәт ит...
— Озакламый очрашырбыз,— диде Хафиз да. Кызның шулай якын итүе ана бик ошады, канатландырып җибәрде. Күп кирәкмени соң адәм балаларына?! Юлда җил-жил узып китмичә, хәл-әхвәл сорашуы, җылы өйгә алып кайтуы, хәл-хәленчә кунак итүе Еленага җан терәге булды. Кызның ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп, Хафизны үз кешегә исәпләп куюы егет кеше өчен куанычка әверелде. Гөнаһсыз яшьлек хисләре, гомумән, кешеләрне тизрәк фикердәш итүчән була, ахры...
Хафиз март уртасы җиткәнне көтеп тормады, киткәненә ике атна дигәндә авылга янә кайтып житте. Мәликә апа, улын күргәч, баштарак ни әйтергә дә белми торды, имәнеп китте. «Ходаем ла! Укуын бетерергә дә бирмичә, сугышка алына микәнни?! Бәхилләшеп, саубуллашып китәргә кайткандыр, кырык чакрым җиргә ирекле баштан вакытлы- вакытсыз чыгып китмәс иде».— дип шомланды. Яшен тизлеге белән миендә икенче уй да сызылып үтте: «Монысында да атасы каны. Үзе теләп сугышка китәргә кыбырсып йөриме әллә?»
Мәликә апаның шиге, сагаюы бөтенләй юкка булып чыкты. Хафизны әлегә армиягә алмыйлар, үзе дә. училище дипломына ия булмый торып, беркая да китәргә исәпләми иде. Әнисенең куркынып күзенә каравын, йөзеннән кап качуын күргәч, ул аны тизрәк тынычландырырга ашыкты. Мәликә апа, кинәт кипшенеп калган иреннәрен чак кыймылдатып:
— Бер-бер хәл булдымы әллә, балам? — дип сорауга, Хафиз бик тыныч, сабыр жавап кайтарды:
— Борчылырлык бер нәрсә дә юк. әнкәй. Беренче курста ук язган дәфтәрләр кирәк булып чыкты. Соңгы ел бит. имтиханнар каты булачак. Узган елдагыларны кабатлата башладылар,—диде.
— Аллага шөкер икән! — диде Мәликә апа да һәм җиңел сулап куйды. Аннан соң авыз эченнән генә нидер укынды.— Дәфтәрләр иске сандыкта...
— Ниләр майтарасың, әнкәй? Авырмыйсыңдыр бит? — Хафиз кичке чәй янында бик иркенләп сораштырган кыяфәттә утырды. Үзе өйдән чыгарга ашыга, Еленаны күрергә талпына иде. Сагынумы, күреп сөйләшәсе килүме, аның янында аз гына булса да басып торып, зәңгәр чәчкәдәй күзләренә, алтын чәч толымнарына күз сирпү теләгеме — кем белсен, Хафиз исемсез, тыелгысыз бер хис, атлыгу, ашкыну сизә. Тик мондый алгысып торуны әнисенә белдерергә ярамый иде. Еленаны күрер өчен генә кайтуын абайласа, ананың кәефе кырылачагы көн кебек ачык. «Сабагына зыян салып, арып-талып, өшеп-күшегеп, ике якка туксан чакрымга якын жир йөрү — ниткән эш ул. хода язмаганны!» — диячәк. Рәнҗеп, сыкрап кына калмавы да бар. Мәликә апа бер кызса-кайнар- лана калса (үзе дә гел: «Аллаһы тәгаләдән күркәм сабырлыклар сорыйм» дип кенә тора), мунча ташыннан ким түгел. Ансат кына юатырмын, тынычландырырмын димә. Күпне кичергән хатын бит, аның йөрәгенә ни кан савылган... Ярсый башласа, елый-елый тезә инде. «Әй. раб- бем, синең каршыңда нинди гөнаһ кылганым булды икән сон? Күнелем гел генә изгедә, гел генә гаделлектә ләбаса. Сөлектәй ике балам чит җирләрдә баш салды, аталары мәхшәр эчендә теткәләнде. Кем булып кайтыр? Тагын ниләр генә күрәсем бар икән бу фани дөньяда?!» дип өзгәләнәчәк. Аның сабыр савыты шултикле тулган хәзер, артык бер тамчыдан да ташып китәр кебек.
Боларның һәммәсен белгәнгә, әнисенең көенечләрен чын йөрәктән уртаклашканга, Хафиз кәнсәләргә һәм клубка дәррәү чыгып китүдән сак булды. Иске сандыкны ачып, беренче-икенче курсларда язып тутырган дәфтәрләрен барлады, чыннан да, озакламый кирәк булачакларын ае-
рып. оер читкә кунды. Сайлый торгач, шактый җыелды. Җәяүлегә янчык та авыр дигәннәр дә сон, шуларны алырга кайттым дип. авыз тутырып алдашкач, биштәренә салып китми ни хәлен бар?!
Алдашу дигәне дә гөнаһсыз ялган инде, югыйсә. Хафиз шулай уйлады. Әни кешегә барысын ничек туп-туры әйтмәк кирәк5 Аннан сон бит сабыр канатлары сынарга җитешеп кайтып килүен ул үз-үзенә дә рәтле ♦ чутлы анлата алмый иде әле. Елена кайт дип әйтмәде ана. хат-хәбәр х салмады, чакырмады. Хафиз үз йөрәген үзе авызлыклый алмаудан кан- ~ тырга мәҗбүр булды. Әле дә түзде. Сигезенче март бәйрәменә үк чама- < лап караган иде, яхшысынмады. Хатын-кызлар бәйрәменә туры китереп 3 кайта калсам. Еленага бүләккә дип бик шәп әсәр басылган журналны з да пенсионер укытучы карттан сатып алган иде. Әсәрнең ниндие диген! 3 «Тапшырылмаган хатлар»! Хафизның төн йокыларын алган повесть - Татарчасының яртысын диярлек яттан белә ул. һәр иртәдә алга таба күңеленә бикли бара. Шуның русчасын табуга әй сөенде дә сон! Сугыш- “ ка кадәр үк «Октябрь» журналында басылган булган икән ләбаса! “
Урамга чыгып баскач, Хафиз бер мәлне кай якка борылырга да белми < торды. «Ягып җылыт, ачып суыт» дип йөртә торган клубта ут юк иде. < Бу суыкта ягып та мәшәкатьләнмиләр аны. «Күк йөзен җылытудан ни х мәгънә!» диләр. Ачып та маташмыйлар. Шуңа күрә сугыш вакыты егет- о ләре — малай-шалай һәм кыз-кыркын уку өенә төялеп ята. Домино* сугалар, чират торып шахмат уйныйлар, аякларына суык үтә башлагач, £ өстәлләрне, эскәмияләрне бер читкә өеп куялар да такмак әйтә-әйтә < «көлтә җыя» башлыйлар. Өч пар да бөтерелә, дүрт пар да. Гариф күрүк- а ләре сытылыр дәрәҗәгә җиткән, ямьшәйгән гармунын алып чыкса, берәм-берәм дә биеп алалар...
Хафизның уку йортына да. идарәгә дә барасы килмәде. Анда аның күрер кешесе, сөйләр сүзе юк. «Исәнме-саумы. сәламәтме, наный? Имин- аман гына яшисеңме? Авырмыйсыңмы, чирләмисеңме, сырхауламыйсыңмы?» дип. бер сүз белән сорыйсын егерме бер баскычлы итеп сорашучы учетчик абзый белән сөйләшеп утырсаң гына. Ләкин бу көнне, шул сәгатьтә тәмле телле Гыйпият абый да тартмады аны.
Үзеинәи-үзе яшереп, теленә китерергә тарсынып торган бер урын бар инде барын: Галияттәйләргә кереп чыгарга! Тик кыймый. Нәрсә дип керәсен? Көндез булса, бер хәер әле. Медицина кешесенә кемнең ни йомышы төшмәс? Кичен нәрсә диярсең? Сыныкка сылтаусыз ишек шакып булмый. Галияттәй — мең дә берне белә торган карчык. Кешене үтә күрә ул. Күреп кенә калса, сәдакасыннан дияр идең. Карап күзе күгәрсен. Күргәнен белгәнеп урам буена сибеп йөри әле ул 11ц башлап М >ли- кә күршесенә юыртып керер, «һай. ахирәт, яшь җилкенчәкләрне әйтәм әле. Сугыш мазасы дип тормыйлар, тормыш нужасы дип белмиләр, чүкердәшәләр. Кичәгенәк Хафизың бездәге духтыр кыз янына кич утырырга керде бит, билләһи газыйм. Ул сөйләшәләр, ул көлешәләр Бер сүзләрен дә тач туры китереп аңламадым, шулай да. ахирәткәем, пар күгәрчен дә бер. болар да бер»,—дип, югын да бар итеп тәтелдәр.
Анысы хак. шулай. Әмма Тәтеш тикле Тәтештән тәпиләп кайткач, юл буе хыялланып, Еленаны янәшәңдә хис итеп атлагач. ГалияттәЙнен жил капкасы буеннан борылып китү дә егетлек түгел. Бүредән курыксаң, урманга барма, дигәннәр. Күрше карчыгы әнкәйгә сөйләр дип шүрләп калырга бишенче класс малаемы сон ул? Сөйләгәннән сүтелерлек булгач. кызлар янына кереп чыгам дигән уйны башыңа да китерергә кирәкми. Аннан ары шунысы да бар: Хафиз — Еленаның бу авылда беренче белеше Чынлап баксаң, Елена үзе дә Хафизны бик көтәдер әле. Русчасы ничек була дип сорашырга татар сүзләрен пичек ишетсә, шулай язып куйгандыр. Гел язып куймаган булса да. Хафиз үзе әйтеп тә булыша ала ич. Булышырга тиеш хәтта, һай. шәп булды бит әле бу фикер. Хафиз •на русча-татарча сүзлеген бирер. Өйгә хәзер үк кире кереп «ласымы?
Юк ярамый. Иртәгә дә көн бар, алда — башланмаган якшәмбе. Галияттәй өенә кабат килергә менә дигән сәбәп булачак. Шулай икән, сүзлек бүгенгә запаста торсын. Запас кесәне тишми, ди торган иде аның бабасы... Я, ярый, тәвәккәлләп ишекне шакырга кирәк!
Чолан ишеген какканга җавап бирүче булмады, йоклыйлар дисәң, иртәрәк әле. Аннары утлары да яна. Тагын бер шакып та тавыш-тын ишетелмәгәч. Хафиз, беткән баш беткән дигән сыман батыраеп, тәрәзәгә барды. Пыялага сыланып эчкә карады. Шунда барысын төшенде: Елена өйдә юк. Кем белсен, бәлки ялга каршы Аккүлгә киткәндер Детдомда тәрбиячеләре бар, иптәш кызлары бардыр. Бәлки иптәш кызлары гына түгел, якын күреп йөргән егете дә бардыр.
Галияттәй өндә. Ишек ачарга чыкмавының сәбәбе бер генә, намазлык өстендә утырып намазга оеган.
Хафиз көтте. Аягына суык үтсә дә чыдады. Болай бихәбәр китеп барса, тынычлана алмаячагын белә иде.
Ишекне янә шакыгач, Галияттәй чыкты.
— Кем бар, рәхмәт төшкере? Илина кызым, синме? — диде ул, йомшак кына.
— Мин идем әле, Галияттәй. Күршең Хафиз.
Карчык:
— Ә-ә-ә, синмени, балам! Әйдә, кер. Кайчан кайттың? Ни йомыш иде? — дип сораштыра башлады.
— Елена кирәк иде, өйдә юкмыни?
— Юк иде шул, бик хаҗәтмени соң?
— Күрәсе бар иде. Тиз кайтырмы икән?
— Вәт тәгаенләп әйтә алмыйм, балам.— Карчык, барсын сөйләсәм, килешерме дигән кебек, сүзсез торды да төенне чишәсе итте.—Өзеп әйтүе кыен. Борһан Гафурының хатыны бәбигә авырган. Котылмый торып кайтмастыр инде...
Хафизга, чыннан да, кыен булып китте. Ул, гафу үтенеп, тиз-тиз чыгу ягын карады. Уку өенә дә, идарәгә дә барып тормады, өйләренә кайтты. Җәһәт әйләнеп керүенә гаҗәпләнмәсен дип, әнисенә:
— Кино килмәгәнме дип караган идем, клуб бөтенләй бикле,—дигән булды.— Укып ятыйм әле азрак.
— Шулай ит, улым, шулай ит.— Мәликә апа бүлмәдә ниндидер эш белән мәшгуль иде.— Алланын биргәненә мең шөкер, ызба җылы, ут якты. Өченче көн кибеткә керосин кайткан иде, ике чирек алдым, әлхәм- делиллаһи шөкер...
Бер-ике минут та узмагандыр, кулына хат тотып, Мәликә апа улы янына йөгереп чыкты.
— Син гел уйламаганда кайтып кергәч, зиһенем гел генә төтен булып таралды бит, балам. Эткәннән хат килгәнне дә әйтми торам икән ләбаса, һай, бу миңгерәүлегем! — Кадерле хатны ул Хафизга сузды. Егет ябырылып укырга кереште.
Галиулла абзый хәлен яхшыга таба бара дип язган иде. Хафиз белә инде, әтисе зарлана торган кеше түгел, аның шыңшып бүтәннәр җанын кыйнау гадәте юк. Шулай да гарипләнүе рухына суккан. Күпме генә сер сынатмаска тырышса да, «Буразнага элеккечә нык басып булмас инде. Шул уй йөрәкне үтмәс пычак белән телгәли. Шулай да кайгыга хәсрәт яманы салып утырырга ярамас. Алай итсәк, дошман сөенер»,-" дип язмый булдыра алмаган. Галиулла абзый дошманны шатландырмаска кирәк дигән фикернең кәгазьгә теркәлү тарихын да язып куйган.
«...Икенче операциядән соң борынны нык салган идем, дөресен әйтергә кирәк. Хирург Сердюк керде дә әйтә: «И-их, Кадергулов, сөмсерен коелган бит синең. Әвене янган татар кебек ятасың»,—ди. Мин әйтәм, әвен түгел, бәгырь яна. дим. Хәзер миннән какуй хлебороб чыксын, дим. Врач әйтә; «Выше голову! Фашист шатланмасын»,— ди».
Хафиз сизә иде: әтисенең хәле шәптән тугел. Кайтыр көннәрен уйлап, әнисен юатып яза, алдан хәзерләп куярга итә.
— Болай булгач, әти савыга да савыга инде! — диде Хафиз да.— Менә көннәрдән бер көнне дөбердәп кайтып та керер әле...
— Әй, улым.— дип көрсенде Мәликә апа.—Аягынны киссеннәр дә
дөбердәп кайтып кер. имеш.— Ул тыела алмый елый башлады — Дөбер- ♦ дәмәсә дә ярар, хәере белән кайтсын гына иде. Түрдә утырып, акыллы с. кинәшен генә биреп торса да, ходага мең шөкерләр итәр идем. Үтте дә 5 үтте, тагын да үтте ирсез көннәр үзәккә. Кан дошманына да ирдән аеры- < лып калырга язмасын... Ирсез хатынга илерергә дә тилерергә генә g кала... з
Капка ачылган тавыш ишетелде. Кеше бар иде. Мәликә апа чоланга § чыкты һәм кем беләндср сөйләшә башлады. Аннары кичке кунакны өнгә керергә кыстьш башлады.
Елена кергән иде. Хафиз медпункт ишеген шакыганны Галияттәй ® әйткән. Яшьләр уйный-көлә бик шат күрештеләр, авыл һәм педучилище ч хәлләрен сөйләштеләр. Сүз иярә сүз китеп, фронт хәлләрен телгә алды- * лар. Совинформбюроның соңгы хәбәрләрен искә төшерделәр.
Сәгатьтән артыграк кич утыргач, Хафиз Еленаны озата чыкты, х Әүвәле медпунктка кадәр бардылар, аннары Елена Хафизны озата кил- и де. Хафиз тагын Галияттәйнен капкасы төбенә кадәр атлады. Сүзе дә < чыга торды, кыш азагындагы чеметкеч суык та сизелмәде, вакыт үткәне дә тоелмады. Иртәгә күрешергә сүз куешып, саубуллашканда, Хафиз < Еленага кичеккән бүләген тапшырды. я
Шул китүеннән студент егет Беренче май бәйрәме житми торып авылга кайта алмады. Юл өзеге, язгы ташу бер тоткарлык булса, имтиханнарга хәстәрлекнең көннәп-көн кыза баруы икенче яктан бәйләп куйды. Укытучылар телендә һәрчак шул «имтихан» сүзе тәкрарланды, комсомол комитеты һәм профком әһелләре шуның белән авызланды. Яз яме күзгә күренмәс булды Ләкин Елена Хафизның исеннән чыкмады. Бер ай ярым эчендә егет ана биш-алты хат язып салды. Җавап көтеп, ут йотты. Елена исә хатка саран булып чыкты. Шулай да кош теледәй генә бер сәлам хаты юлламый калмады. Хатындагы барча уе-фикере «Тапшырылмаган хатлар»га сокланудан гыйбарәт һәм бу китапны бүләк иткән өчен Хафизга чиксез рәхмәт әйтүдән тора иде. Монысы да егетне куандырды. Ләкин ул Елена Солнцева дигән шәфкать туташыннан бүтәнчәрәк жавап өметләнгән иде. Тик ни хәл итмәк кирәк? Ярый әле, бөтенләй үк онытмавын белдереп, «Кайчан кайтасын?» дигән сорауны язарга тайчанмаган...
Хафиз ике-өч көнгә янә кайтканда, жир кибеп, үлән тернәкләнгән иде инде. Язгы чәчү колач алып өлгергән, яше-карты басудан кайтып керә алмый. Сабанчылар таң сызылуга кырга кузгала, кичке караңгы төшкәндә генә авылда була. Тик яшьлек үзенекен итте. Егетләр һәм кызлар клуб тирәсендә бөтерелми калмады, ун көнгә бер булса да кино да куелып торды.
Май бәйрәменә каршы төнне Хафизның һич онытасы юк. «Ул Ватанын саклый» дигән фильм күрсәтелде. Аннары, язылмаган закон буенча, жыр бию кичәсе башланып китте. Эскәмияләрне дөбер-шатыр күчереп йөргән чакта Хафиз Еленаны күргән иде, ә бераздан кыз юкка чыкты. Егет күңеленә кырмыска йөгерде. Шунлыктан ул, кордашлары белән азрак гәпләшкәндәй иткәч, кайтырга кузгалды. Еленаның илтифатсыз- лыгына үпкәсе купса да, Хафиз Галияттәйнен капка алдын читләтеп үтә алмады.
Җил капкага якынлашкач, ни күзе белән күрсен, Елена каршында Аккүд егете, Хафизның педучилищсдагы курсташы Мәжит Вәлие в басып тора иде.
Мәжит —уполминзаг дип йөртелгән хәзерләүләр оешмасы башлыгының малае. Аны һәр шимбәдә аг белән килеп алалар, дүшәмбе иртәсендә
Тәтешкә кире китереп куялар. Әткәсе җигеп иөри торган туры айгыр әкияттәге тулпар сыман. Кайтып та өлгергән, Гөл-Төркемгә дә килеп җиткән. Мөгаен, шул айгырны җигеп элдерткәндер әле... «Минем сезнен авылга барасы бар әле, Хафиз. Күрәсе кеше бар»,—дип сөйләнгәне бар иде шул. Күрәсе иде дип өзгәләнеп торганы Елена булган икән!
Мәҗит белән Елена нидер сөйләшәләр, көлешеп куялар. Яннарына барыргамы, әллә ваксынмыйча гына «Чәнчелегезсәнә!» дип китәргәме? Алай китү ин җиңеле. Аның өчен бер дә егетлек кирәкми. Якын кил, сөйләш, хәл бел, әгәр удалой икәнсең! Мәҗит чын-чынлап Еленага өмет сузып йөри микәнни соң? Шулай була калса, курсташ дип тормаска, аңлаешлы итеп кисәтергә кирәктер аны. Төшендереп әйтеп кую артык булмый ул мондый эштә!
Хафиз эчендә мәчеләр тырнашканны чыраена да, тавышына да чыгармаска тырышты. Тегеләр янәшәсенә килеп туктауга:
— Хәерле төп! — дип кәефле генә сәлам бирде.— Нинди җилләр ташлады сине, курсташ?
— Исәнме, Хафиз! —диде Мәҗит һәм күрешергә кул сузды.—Җилләр дигәндә — яз җилләре инде. Ник дигәндә — иске белеш янына килү. Сезнең авылның сәламәтлек фәрештәсе — минем күптәнге дус ич. Балалар йорты безнең йортның күршесендә генә. Лена Аккүлгә килгәннән бирле минем күрше булып чыга. Шулаймы?
Елена көлеп җибәрде һәм Мәҗиткә:
— Анысы шулаен шулай да, бәхәстә кем хаклы, я әйт инде,— диде. Шул сорауда тылсым булды, ахры, Мәҗит озак тормады, Аккүлгә китәсе нгте. Җигүле атын янгын сараена куйган булган икән, каравыл өенә юнәлде. Хафиз аны үзләренә өндәп, кунарга да чакырып баккан иде дә, Мәҗит кул гына селтәде. «Аккүлгә җил булып очам мин!» — дип кенә җибәрде.
Хафиз берни дә аңламый калды. Азактан чыдамады:
— Бу фокусларны ничегрәк аңларга кирәк? — дип сорыйсы итте.— Нинди комедия бу? Әллә фаҗига катнаш мәзәкме?
Елена кинәт җитдиләнде.
— Мөмкин булса, аңлатмаска рөхсәт ит, Хафиз.
— Юк инде, авыр булса да, төшендер, Елена. Татлы ялганга караганда ачы хакыйкать яхшырак бит.
— Минем ана андый сүз әйтергә хакым юк иде.
— Нинди сүз, Елена?
— Әйтәм, ләкин миңа ачуланма, яме. Мине гафу ит.— Кыз башын аска иде, туфли борыны белән җирне тырнаштырды.— Мәҗитнең авылга минем яныма килүе икенче тапкыр инде. Дус булыйк, ди. Яратам, ди. Ә мин ана яраткан бүтән кешем бар дидем. «Кем ул?» дип әрсезләнә, ышанмый. «Син аны беләсең, бик яхшы беләсең. Менә бүген... хәзер күрерсең, үзе монда киләчәк»,— дидем. Килереңә ышанмый гына бәхәскә кергән идем, күземә күренәсеңме дип торам. Гафу ит мине, Хафиз. Ачуланма зинһар...
— Елена!
Шул төнне Хафиз гомерендә беренче тапкыр кыз кешене кочагына алды.
Хафиз педучилищены тәмамлагач, укытырга үз авылына билгеләнде. Дәрес сәгатьләре муеннан иде, өлгер генә: директор яшь белгечнең рус теле һәм әдәбиятын да, туган телне һәм әдәбиятны да укытачагын әйтте. Уку елы башланганчы да кул кушырып утырырга туры килмәде Авылга кайтып төшүенә агитатор игеп билгеләделәр. «Ватан» колхозының стена газетасы редакторы итеп расладылар. Сугыш вакытында агитатор булу ул заемга яздыруны, фронтка җылы киемнәр туплауны, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә мәҗбүри катнашуны, доклад һәм лекцияләр сөйләүне, мәктәпкә, авыл Советына, медпунктка кышлык утын хәзерләүдә жнн
сызганып катнашуны, урак өстендә, ашлык сугу вакытында басуга яки ындыр табагына эшкә чыгуны, тагын әллә лиләрне үз эченә ала иде. Хафиз да көнне төнгә ялгап тырышты. Елена шулай ук авыл активларыннан бер дә аерылмады. Алар бер-берсенә шулкадәр күнегеп, ияләшеп киттеләр, бер көн очрашмый калсалар, тормышларының кайсыдыр чите кыйпылган сыман тоела иде. ♦
Хафиз белән Елена дуслыгы авылда төрле-төрле юрауларга, кинаяле & сүзләргә дә сәбәп булды. Яшьләрнең карашы бер төрле, олы яшьтәгеләр ч бүтәнчәрәк уй йөртә иде. Авылдагы имеш-мимештән хафалана башлаган < Мәликә апа эчендәген улына белдерми калмады.
— Төрле сүз йөри, балам. Елена белән синен арада берәр хәл бармы 2
әллә? — диде ул, нык борчылып, ләкин үтә саклык күрсәтеп.— Кеше төр- х лесен сөйләр, мин дөресен белеп торырга тиеш... ♦
— Без дус аның белән, әнкәй.— Хафиз елмаеп жавап бирде — Әйбәт кыз ул Елена. Гадел, саф күңелле, тыйнак.
Шул сүзләрне ишеткәч, Мәликә апа тагын да ныграк пошына башлады. Шулай да бу халәтен улына сиздермәскә тырышты.
— Өйләнешергә уйламыйсыздыр бит? Тәүбә, тәүбә, әйттем исә кайттым... Авызымнан жил алсын!
Хафиз әнисен тынычландырды.
— Юк, әнкәй, юк. Башка андый уйның кереп караганы да юк. Сугыш бара, рәхимсез сугыш. Безнең жинүебезгә шик юк, тик сугышның кайчан бетәсеи өзеп әйтүе кыен. Алда бик зур читенлекләр булыр әле. әнкәй. Шулай булгач, өйләнешүләр бер читтәрәк горып тора...
— Шулай, улым, бнк шулай...— Мәликә апага ансатрак булып китте. Ул жинел сулап куйды.— Вакыты житкәч, насыйбы чыгар әле. балам. Өйләнү качмый. Аллаһы боерган булса, сугыш тынгач, әткәң кайткач, менә дигән бер татар кызы алырсын...
Хафиз әнисенең нидән пошынуын белә иде Шул сәбәпле аның сызлавыгына сугып торасы килмәде.
— Дөрес, әнкәй, вакыты житкәч, күз күрер,— дип сүзне очлап куярга булды. Ә күңеленнән ул Еленаны гомерлек юлдаш итеп сайлавына тырнак очы кадәр дә шикләнми иде инде. Бүтәнчәсен ул күз алдына китерергә дә теләмәде.
Мәктәптә Хафиз берничә ай гына укытып калды Октябрь бәйрәме узуга, аны армиягә алдылар. Мәликә апа кыр кебек өйдә япа-ялгызы калды. Апда ул йокларга гына кайта иде дисәң дә зур хата булмас.
Хафиз сугышка китәр алдыннан Елена белән вәгъдә беркетте. Кыз аны көтәргә сүз бирде һәм дошманның тизрәк муены астына килүен, егетенең исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.
Ә сугышның юлы озын, урау аның. Меңләгән, йөз меңләгән кешеләрнең өметләрен өзә, хыялларын челпәрәмә китерә, планнарын жнлгә очыра. Кадергуловпы да сугыш аяусыз рәвештә үз зилзиләсе эченә суырып алды һәм ул да жилле көндә «пәри туе»на эләккән йомычкадай бөтерелде. Башта Хафиз хатларны еш язды, үзе дә авылдан жавап ала торды. Ут эченә кергәч, хатлар сирәгәйде Әтисенең авылга кайтып ирешүен дә, ул чакта авылда ниләр булганын да Хафиз дүрг-биш айга соңгарып кына белде. Туган әтисенең гомере киселүен, ничә үлемнән калын әйләнеп кайтмый торып, бөтенләй ишетмәде. Мәликә ала бу хакта ләм-мим язмады.
Бер заман Хафиздан хат өзелде Ана йөрәге шомлануның чигенә жнткәндә, аны тәмам аяктан егарлык хәбәр килде. Хафиз һәлак булды Дип язганнар иде.
һай, ул көннәр! Искә төшсә, йөрәкне көзән жыергандай итә, бәгырьгә теш сызлавы төшә.
Сонгы таянычны да мәнгегә жуюнын кара хәсрәтен .Мәликә апа аяк
БАРЛАС КАМАЛОВ
өсли күтәрә алмады, түшәккә егылды, ьлена аның яныннан китмәскә тырышты.
Көннәр узды, атналар үтте, бер-бер артлы айлар авышты. Хафиз хакында башка хәбәр булмады. Елена туган ягына — Украинага китәргә җыенды. Анда бәлки — исән калган булсалар — әти-әнине табармын дип өметләнде. Зөя буендагы бу авылда кала алмады. Монда һәр сукмак, һәр куак, мәктәпкә йөгерешеп баручы балалар — һәммәсе аның бөреләнә башлап та чәчәк атмаган шәхси бәхетен минут саен, сәгать саен исенә төшереп тора иде.
Күп гомер узгач, Хафизның госпитальдән язган хаты килде. Ул исән калган иде. Шуннан соң да Елена тагын бер язып, сорашып карады, тик Мәликә апа — гөнаһысын үз иңенә алып — «бер хәбәр дә юк шул, наный»,— дип җавап язды.
Сугыш тынганнан сон да байтак вакытлар үткәч кенә кайтып, укытучылык эшенә башлагач. Хафиз Украинага, Елена туып-үскән өлкәгә ике тапкыр язып карады. «Солнцева Елена Семеновна дигән кеше юк» дип җавап бирделәр. Кадергулов мона гаҗәпләнде. Ул сугышка киткәннән бирле ни гомер үтте, күпме таңнар таңга ялганды инде. Елена, бик ихтимал, әллә кайчан кияүгә чыгып, бүтән тарафка китеп баргандыр, балалар үстерә булыр. Сугыштан сонгы чорда хатын-кызга талымлап торырга җай бар идеме? Алладан алтын кашык көтеп коры калганчы, агачына да куан, диярлек заман иде ич!
Инде менә ничә еллар үткәч, Елена исеме Хафиз колагында кабат яңгырый. Ул аның өчен яңадан туды. Ялгыз гына түгел, улы Владислав белән бергә пәйда булды...
...Хат алышу озакка китәчәк. Хафиз мондый нәтиҗәгә килде: бүген үк Казанга барырга, өлкә комитетына керергә, ике-өч көнгә рөхсәт алып, Украинага очарга! Туры китерә алса, беренче секретарь белән киңәшергә. Ана барысын сөйләргә... Ә Еленага, телеграмма сугып, килеп тешәсен хәбәр итеп куярга.
10
Әхтәм өйгә кайтырга чыкты. Кәефе ал да гөл диярлек булмаса да. бик үк начар да түгел иде. Аны партия членлыгына кандидатлыкка ка- I бул иткән җыелышка катнашучылар, башлыча, район ветлечебницасы | врачлары һәм фельдшерлары (зооветснабның районара базасындагы | ике коммунист учетта шунда тора.) Әхтәмнең характер ныклыгын сынап карадылар Уйнап сөйләшкәннәрен дә белмәссең, чынлап сыланганнарын да аңламассың, барысы бергә дип әйтерлек:
— Синең гомереңдә иң зур вакыйга шушы бит инде, Билалов. Кунакка бүген чакырасыңмы, әллә җомга көнгә калдырып, куш ялга каршы иркенләбрәк сыйларга исәплисеңме? — диештеләр.
Әхтәм сер бирә торган татар түгел. Нечкә кара мыегын сыпырып елмайды да. энҗедәй тешләрен ялтыратып:
— Кемнең кайчан килергә дәрте бар, рәхимен кылсын. Ишек уйган. 1 тәрәзә куйган. Миннән ачык чырай, бөртекле чәй,— диде.
— Алай гына котылырлык булгач, шушы буй-сының белән тел талдырып сөйләшеп тә торма,—диде карсак буйлы фельдшер Ибрай һәм, Әхтәм Билаловның озын буйлы булуын исбат итәргә теләгән кебек, аяк очына басып, аның җилкәсенә кагылып куйды.— Мәй диген ичмасам, шпирт диген. База башлыгы бит син. Үзең эчмәгәнне беләбез, чурт с тобой. Карап утырырсың, без мескеннәр сыйланырбыз. Ярын безгә — майлы күзгә, чәй булмаса мәтрүшкә, диләрме?
Әхтәм телдәр Ибрайга бер мизгел эчендә күзенең агы белән генә карап алды. Лыкылдама диюе иде бу аның. Ләкин телдән алай әйтмәде.
— шпирт флирт кешеләренең ил агасы оулганын күргәнем юк әлс минем, Ибрай. Купме генә канат җәярлек адәм булсалар да. аракы кү- ленеи сасысыннан арына алмыйлар...
Әгәр Ибрай анын янында ялгызы гына булса, Әхтәм сүз әрәм итеп тә тормас иде. «Кит әле кибәннәр артына, кирәкле кишер яфрагы! Мин синнән дәрәҗәлерәкләр белән дә артыгын вакланмыйм»,— дип кенә ф җибәрер иде. Монда алай ярамый, төрле кеше бар. Җитмәсә. лечебница бухгалтеры шадра Каюм да һәр сүзгә колак салып тора. Бер дорфарак < сүземне ишетсә, юкны бар итә, яңгырны кар итә ул. Нечкә кеше. имеш. ~ Культуралы. Нәзберек, нәзакәтле. Әле җыелышта да берсеннән-берсе s төрткеле сораулар бирде бит... 3
— Иптәш Билалов, әйтегез әле,— дигән иде ул («сез» дип сөйләш- § кән була!).— партиягә моннан иртәрәк керү турында уйлаганыгыз булмадымы? Бу теләк сездә кырык алты яшь тутыргач кына уяндымы? *
Әхтәм анын алдында авыз йомып калмады, билгеле. Тиз һәм дөрес ® җавап тапты: е;
— Уставта, паргиягә фәлән яшькә кадәр генә алырга, дигән чик юк. <
Каюм иптәш. Монысы — беренчедән. Аннары, мин үземнең хәзерлегем-* нең тиешенчә түгеллеген белә идем, эчке дөньям белән мондый адымны * атларга әзер булмаганмын. Хәзер теләк тә, әзерлек тә сизәм,— диде. Аңа куәт өстәгәндәй, җыелыштагы берничәсе: <
— Дөрес! £
— Шулай,— диештеләр. <
Каюм сорыйсылары» ачыклап бетермәгән иде әле. а
— Сез. иптәш Билалов, моннан шактый еллар элек үк. кандидатлыкка керергә җыенып, анкета тутырган идегез. Ялгышмасам. рекомендацияләр дә ала башлаган идегез шикелле. Ул чакта, әтисе рөхсәт бирмәгәч, кире чигенде, диюләре расмы?
— Әти рөхсәтеннән бигрәк, үзем әзер булмаганмын...
Каюм бөтенләй бүтән яктан китереп сорау куйды:
— Райсоюз мал-туарына ветеринария хезмәте сезгә нәрсә бирә, иптәш Билалов?
Бу төпченү Әхтәмнең саруын кайната башлады. Җыелышта утыручылардан да кайберәүләр бухгалтерга карап куйдылар: «Нәрсә дип тигәнәк булдың әле син?»
— Совместительство буенча эшләгән хезмәт хакын бирә,— диде Әхтәм кырыс кына—Алай эшләргә хакым да, өстән рөхсәтем дә бар Мин дипломлы ветфельдшер .
Устав һәм программа буенча сораулар булды, агымдагы халыкара хәл мәсьәләләрен сораштырдылар. Аннары Билаловны партия член- ныгына кандидатлыкка кабул итү мәсьәләсе тавышка куелды. Барыг ы tta viiaft якка тавыш бирделәр. Каюм гына аларга кушылмыйча битараф калды Җыелыш председателе «Ялгыш кына кул күтәрми калдымь- млә?> —дип кайтарып сорагач, Каюм үз карарын телдән дә белдерде
— Мин битараф калам, иптәшләр. Яклап кул күтәрергә ышанычым взрак. Каршы күтәрсәм, исбатлап бирә алмавым бар.— диде. Шуннан сон өстәп әйтимме, юкмы дип торды. Ахыргача принципиаль булырга сирәклек өстенлек итте. Каюм1 уендагысын ачып салды —Минем фикеремчә. иптәшләр, иптәш Билаловны» партия сафына керүдән төп макеты үз җирлеген ныгыту, көн итә торган плацдармын цементлау Ул һ*л.) УКЫМЫШЛЫ яшьләр күбәйде, ИНСТИТУТ тәмамлап кайтучылар арта юра. Фельдшер белеме белән Әхтәмне» базада озак тормавы мөмкин. Коммунист булгач, таләбе зур булса да. терәге дә нык булыр дип УЙЛЫЙ «. Минем фикеремчә, иптәшләр, коммунистның коммунистлыгы, ул кайИ гына эшләмәсен, үз интереслары кабыгын ярып чыгудан, халык интереслары масштабына күчүдән баштана. Әхтәм — мин моны анын күзенә ссгрәп әйтәм — үзе өчен генә яши торган кеше. Менә шуңа күрә бер якка
Ь «м. у.» м в. 65
Аккүлгә күчеп килгәннән бирле беләм, иптәшләр.
Җыелыштагылар Каюм Әшрәфҗановның мондый чыгышыннан сон үзара сөйләшеп алдылар. Ләкин позицияләре мәсьәләне кабаттан караргамы әллә диярлек дәрәҗәдә какшамады. Каюм артык зурдан кубып сөйләмиме икән дип санадылар.
һәр кеше тормышка үзенчә карый. Берәүләр, гомумән, кыңгыр басканны тыныч күңел белән күзәтә алмый, андыйларның кулына суга, йөзенә бәреп әйтә, фаш итә. Икенче бер иш кеше «Дөньяның бөкресен мин генә төзәтеп бетерә алмам. Миңа гына бик күп кирәкме әллә?» — дип, кул селти. Каюм алай итә алмый. Гадел җәмгыятьтә һәммәсе гадел булырга тиеш. Берәүләргә җелеге, бүтәннәргә күбеге булыр заманнар артта калган. Октябрь революциясенә илле ике ел тулды, Гитлерның муенын борганга чирек гасыр...
Ә Билаловны үтәли күрә ул. Каршы күршесе бит. Кирәмәт авылында муллалык иткән Шакир. Әхтәмнең атасы, кырыгынчы елда Аккүлдән иске бер йорт сатып алды. Өе утынлык кына иде, аны шул җәйне үк сүтеп ташлады. Каралты тирәсе җиренең зурлыгы, урынның үзәктә булуы аның авыз суын китергән иде. Акчасы аз булмагандыр, күрәсең, каз өмәләре җитәрәк шундый йорт өлгертеп куйды, район үзәге халкы тел шартлатып, бот чапты. Иренә торган адәм түгел иде, беренче көздән алмагачлар утыртты. Чиясен, карлыганын үстерү дәртенә кереште. Остабикәсен дә, улы Әхтәм белән кызы Гөлфияне дә төпкә җигеп эшләтте.
Мәчет манаралары киселеп беткән, указлы муллаларның почетгая очкан заманы иде инде. Әмма Шакир югалып калмады. Агай-энегә башлык сыман булып, үлек юды-җирләде, кирәксенгән кешегә никах укырга да авырсынмады. Бакый дөньяга хәстәрлек мәшәкатьләре белән генә канәгатьләнмәде, фани дөнья шөгыле бервакытта да аның күз уңыннан китмәде. Пекарняда ат җикте. Аккүл кибетләренә икмәк ташыды. Сугыш башлангач, шуннан да уңай һәм төшемле урынны эзләүнең кирәге дә калмады. Дөнья тоткасы — ипекәйгә бик күпләр соңгы киемнәрен дә саттылар. Мебель белән, урын-җир кирәк-ярагы белән исәпләшмәүчеләр аз булмады. Хәтта алты почмаклы өйләренең өч ягын өч пот онга бирүчеләр дә булды.
Шакирның бүресе улады. Сәдакага килгәннәрең бер кырыйда торсын. чиле-пешле, балчыктай авыр икмәкнең пар кирпече пар алтын колагалка китергән көннәрдә ул йокламады. Яраланып кайткач, Әхтәмен дә (ярасы аягында иде) кабат борчучы булмады. Врачының да авызы булгандыр дип уйларга кирәк. Әхтәм Билалов хәзер үзе җитәкче-- лек итә торган базага склад мөдире булып урнашты. Шуннан артыгы кирәкми дә иде. Өйләнергә ашыкмады. Ашыкса да, әтисенең рөхсәт итмәячәген белде. Шакир хәзрәт аңа кырт өзеп болай диде: «Алланың рәхмәте белән апаң кияүгә чыгып, бер хәерле гаиләгә тап булмый торып, бу йортка килен кертергә рөхсәт юк. Мин үземнең күз нурыдай кызымны әллә кемнең бер чәчбиеннән битәрләтергә юл куя алмыйм. Килен төштеме, бала китерә башлый. Баласы булдымы, төп йорт малына бәбәк алартырга тотына. Җиде ятка уртак итәргә дигән малым юк. Килен- килмешәк рәхәт сөрсен дип бөкре үскәнче тырышмадым...»
Шакир карт теләгәнчә, боерган сәгать җитте. Гөлфияне Шәйморза, мишәренә кияүгә бирделәр. Ул анда әйбәт тамырланды. Әхтәмне башлы-, күзле итү чираттагы эшкә әверелде. Остабикәсен җирләгәч, үзенең дэ сөяк-санагы сызлый башлагач, килен кирәклеге котылгысыз иде. Указсыз хәзрәт сүзенчә әйтсәң, язмыш тактасына чәчләре чәчкә бәйләнер? дип теркәлгән булгандыр. Әхтәм Мостафа абзыйларда яшәп, азык комбинатында эшләүче Мәгъсүмәне очратты. Юашлыгын, тыйнаклыгын ошатты. Күңелендәгесен әтисенә дә сөйләде.
дтихасы шул булды. Хәзрәт абзан алдан күрде: кызның нәсел ыруы ычыткан тамыры шикелле таралмаган. Үзе дә маңгаенда ике күзе, врдән, ире яисә каенатасы төксе караган саен зар елап, туган-тумача- ына йөгермәскә яхшы. Котыртып торучысы юк. Аркаланырга атасы, рхәләнергә әнкәсе булмагач, башы иелгән була. Каршы әйтим дигән ♦ агында ла алдын-артын уйлый да телен тешли. Икенчедән, йорттан п. ал ягага чыкмый. Бирер кешесе булмый. Дөнья малы йорттагы кеше < шаганнан бетми, читкә ташый башлагач җитми. Читкә тама башласа. < өткәзермен димә... §
Мәгъсүмә Шакир карт һәм Әхтәм теләгән килен иде. Никах укыгач. -3 1хтәмнең үзен-үзе бугазлап ташларга җиткән чагы булды булуын, тик к л бу хакта әтисенә һични сиздермәде. Шакир карт абруена да, үз ф вторитетына да тузан төшермәскә кирәк иде... а
Шадра шайтан, Каюм, гомере буе тәрәзә пәрдәсе астыннан күзәтеп ° ши икән, ә?! Кайда эшләгәнеңне, күпме алганыңны, нәрсә ашаганымны, < әйне ни белән эчкәнеңне генә түгел, ничек атлаганыңны, ни рәвешле тын s лганыңны белеп тора, әй! Белсен дә белдекле булып торсын иде. Торыр! < Эрә бит адәм имгәге, җыелышта түргә басып сөрән сала. Әтисе мәрхүм- ” ген бигрәк тә белеп әйткән сүзләре бар иде. «Кеше ул, Әхтәм улым,— “ 1н торган иде,— бар булсаң — күрә алмый, юк булсаң — бирә алмый», е; Пулаеи да шулай бит, кана. ь
Ярый әле, барысын белми. Югыйсә, бүгенге ише генә әтәчләнер а теме?
«Барысын» дигәнен Әхтәм япа-ялгызы гына белә. Әтисе моны аның зенә дә бәхилләшер көннәре якынлашуын сизенгәч кенә әйтте. Нинди- icp сылтау табып, Мәгъсүмәне аптекага җибәрделәр. Шуннан соң, киекне бикләп, тәрәзәләрне ябып куйгач, карт үзенең серен чиште.
— Карт алмагачтан кыйблага таба бер адым киерелеп атлагач, бер <стр чамасы тирәнлектә булыр, кечкенә әрҗә бар. Анда синең гомереңә китәрлек мал. Алтын беләзекләр, алтын балдаклар, бриллиант кашлы !өзск, затлы колагалкалар, Гөлфия апаңа өлеш чыгар. Әмма ләкин шяве йортына алып китмәсен, синдә сакласын... Кадерен белеп тот. Мин 'лгәч, бар җыйганымны җилгә очырма. Хәмер белән авызлана күрмә >ерүк. Ят хатын-кызга тагылма Эһ дигәнче малыңны эт ялап ташлар, -изми дә калырсың. Касимскнй Ибрайның парахуты да итәк астына .ыйган, диләр... Авызыннан җаның чыкканда да хатыныңа сер чишә ;үрмә. Күзе туйганчы тыгынмаган чагында ачуы кабарса, сатачак ... Дөнья өч аяклы ул, аксап-туксап тора. Ә хатыннарга һәр даим дүрт 1ЯКЛЫ булсын...
Әхтәм әтисенең васыятен нык тота. Дөрес, алтын-көмеш, асылташ .игәннәре инде алмагач төбендә түгел, кирәксә күз ачып йомганчы лырлык җирдә. Әмма Шерлок Холмс кавымыннан булган ят күз дә аба алмаслык урында. Турысын гына әйткәндә, атасыннан калган мал- fl эше терәлгәне юк әле анык. Хуҗалыгы — алпавытныкыдай.
Бнлалов юкка-барга шапырынмый. «Волга» алам дип хәлдән таеп акмый. өере белән кунак сыйлап мактанмый. Мөмкин нкәи, ансыз да за икән —өенә кеше алып керми Ишетеп белгән —бер хәл, күреп күз Ыздырх — үзгә. Йомышы төшеп йортына килгән кешене капка төбендә өйлашеп озату җаен карый. Эш урынында гәпләшүне хәерлерәк күрә, миен гозере килеп чыкса, ялынычы төшәр кешесенең өенә бара. Күч-мәмен дә илтә, бүләген дә кызганмый. Бары ул дигәнчә булсын, фәкать •хтәм Бнлаловның сүзе аяк астында калмасын... Шадра Каюмның да и сораса, шуның белән авызын томалар иде, өрмәсен генә иде. Юк, ‘■У УК. тәкәббер хәерче шнкелле ул Каюм. Дөреслек эзли, хаклык ярата, иеш...
дигән булып, Әхтәм кирпеч заводы янына ук китеп барган иде. Заяг; күпме җир урарга туры килде. Аның каравы, җыелышта күңелең: утырган юшкын кимеде кебек. Эт өрер, бүре йөрер. Бухгалтер Каюк төкерек чәчкәнгә карап тормадылар, партиягә кабул иттеләр. Шул хэт- лесе дә зур кузыр. Аныкы өскә чыкмады. Югыйсә, авызына сугып ЖИ' бәргән малай шикелле йөрер идеи. Шадра Каюмнан да кыерсыттырсаң, Әхтәмлегең кай тарафларга җил булып исте диген инде...
Әхтәм капканы каерып ачып йортка узганда, хатыны Мәгъсүмә алъяпкыч итәгенә йомыркалар салган килеш өйгә кереп бара иде.
— Кайттыңмы? Озакладың бүген,—диде ул.
— Җыелыш булды,—Әхтәм моны сүз арасында гына әйтте шикелле.— Ничәне салганнар? — йорт башын барыннан да битәр күкәйләр саны кызыксындыра иде.
— Унөч бүген, унөч...
— Теге паразит зыян салмаган, значит?
— Зыян сала алмаган, үзе эләккән. Якын җибәрми, бугазга ябышырдай булып мыраулый, сыртын дугадай кабарта. Кыргыйланган гел.
— Аһа! — диде Әхтәм һәм, кадакка баскан шикелле сикереп, абзарга таба ашыкты.— Капкынга эләккәнме ыруы үчкере нәрсә?! Мин аны хәзер...
Тавыклары әвеслектәге ояга йомырка салса, көнозын карамын торганда, күрше мәчесе зыян итәргә өлгергән чаклар була. Быел гына да дистәгә якын йомырканы эчәргә өлгерде инде ул мәче.
Әхтәм балта-пычкысы, настругы-ышкысы куелган сарайга кереп китте. Киләбе белән чөйгә асып куйган сумалалы җептән озын оч кисеп алды һәм аны чалбар кесәсенә тыгып, әвеслеккә менде.
— Эләктеңме, дармоед!—диде ул капкынга алгы аягының бот төбеннән килеп эләккән мәчегә. Аннары кесәсеннән җебен алып элмәк ясады һәм песинең муенына ыргытты. Әхтәм аны капкыны-ние белән сөйрәп төшерде һәм җепнең очын сарай кыегы астыннан сузаеп торганI бүрәнә өстеннән уздырып тартты.
Өйгә керер алдыннан ул кулын кат-кат юды. Сабын белән дә, комлап та, самовар агартырга дип төеп куйган кирпеч оны белән дә ышкып юды, ләкин һаман ниндидер ят ис килгән төсле булды. Трюмо тумбочкасы тартмасыннан «Шппр» одеколоны алып учына/салды. Кырынгач та бу кадәр юмартланмый торган иде, бүген кулын да исле май белән юды.
— Җаны җәһәннәмдә разбойникнын! — Дөнья бәясе эш башкарган шикелле, Әхтәм мактанып куйды.
— Нишләттең? — Мәгъсүмә имәнеп китте, тавышы яшелле-күкле! булып чыкты.— Үтердеңме әллә?
Әхтәм берни дә юк дигән кыяфәт белән өстәл янына килде һәм чәй ясарга үрелде.
— Астым разбойникпы!
— Ә-ә?
— Астым дим.— Ире чәй агызырга дип алган кечкенә чәйнекне кире урынына утыртты һәм уң кулы белән муенына элмәк салган хәрәкаг ясап, имән бармагы белән түшәмгә күрсәтте.— Мать якасына! Кыйбатка төште ул... Ничә йомырканы эчте...
Мәгъсүмә авызына капкан ризыгын көч-хәл белән чәйнәп йотты- Шуннан соң да аш юлында төер булып торды әле. Ясаган чәен бер читка этәрде. Ризык үтмәс булды.
— Мәче жәлләгән булып, кылтамакка әйләнеп утырма! — дип акай' ды ана ире — Тапкансың кызганыр нәрсә. Күзеңне ачыбрак кара, день* бу! Хут куйсаң, үз тиреңне тунарга да күп сорамаслар.
иде " ..Коммунистның коммунистлыгы, ул кайда гына эшләмәсен, үз интереслары кабыгын ярып чыгудан, халык интереслары масштабларына күчүдән башлана». Син күч, шадра шайтан! Сиңа күп кирәк. Телевизор колгасы бик туры да, аның да очына аркылы тимер сугалар... ♦
Әхтәм, пижамасын киеп, хат ташучы күптән түгел генә китереп кит- с. кәй газетаны караштырырга кереште. Гадәттә, дүртенче битләрне укыр га ярата ул. Анда радио һәм телевидение программасы була, футбол < хәлләрен язалар, кайчагында фельетон да укырга мөмкин. Тик шунысы £ читен: газета тотып яттымы, күз кабакларына таш асып куялармыни. 3 йомылырга гына торалар. «
Хәзер йокыга таласын уйлый-уйлый ук Әхтәм күзләрен йомды. Бераз ф дан «бүрәнә сөйрәтә» башлады. Мәгъсүмә аяк очларына гына басып килде дә зал ишеген япты. Үзе тавык та чүпләп бетермәслек йорт эшлә- “ ренэ чумды. ч
Кичке тугыз якынлашканда, кемдер капка кыңгыравын жилле генә < тартты. Әүгәм, чоландагы электр лампасын кабызып, аягына килбәтсез < зур резин галошлар эләктерде һәм капка ачарга чыкты. Капка төбендә » райсоюз складында эшләүче күрше чуваш басып тора иде. Ул шактый о гына төшереп өлгергән, шулай да аягының тотрыгы китмәгән иде әле. <
— Хәерле кич, Әхтәм Шакирыч! —диде күршесе һәм көрәктәй кулын ? Билаловның учына көчләп тыкты. Алай гынамы соң, Әхтәмнең кулын < каты итеп кысты. Тегесе сер бирмәс өчен генә сүз әйтми калды.— Төнлә а синең резиденциягә һичнинди церемониясез килеп төртелгән өчен гафу сорыйм. Олы жаилылык күрсәтсәнә, зинһар, кичер, йомыш шул: иртәгә тугыз ноль-нольгә кадәр червонец кирәк. Артык та түгел, кнм дә түгел, нәкъ червонец. Нәрсәгә дип сораштыру хокукым юк дип сана. Төпченеп тору синең тарафтан неэтично булыр иде. Монысы дипломатия инсафлыгына сыймаганын син белергә тиешсен. Бирми калу варианты шулай ук көн тәртибеннән чыгарып ташлана. Болан эшләү өчен объектив сәбәпләр дә, субъектив сәбәпләр дә юк дип беләм
Әхтәм бурыч бирергә дигәндә чырай сытмый калмый. Авызы пешкә- ләгәне бар. Кулың белән бирәсең, аягың белән эзләп йөрисен. Юк шул дисән, бирмәсәң, бер генә тапкыр начар буласың. Үз акчаңны үзен кабат сорап йөрергә калгач, сиңа ничә мәртәбә ачулары чыга. Эчкечеләр белән бөтенләй каберең якын булмасын. Артлары кызган чакта фәлән көнне, фәлән сәгатьтә артыгы белән китерә алам днп, пәйгамбәрләр исеме белән ант итеп теләнәләр. Ачуым да бер килмәгәе, урман бете шикелле ябышалар. Мөгаен, кызып алгач, акчаны тиз һәм ансат табар төсле булалар инде. Иртән — дөнья буш. Баш чатный. Кесәдән җилләр исә, бәгырьне хәмер кисә. Бурычка алган сумнар да парга әйләнгән... Көт син шундый кешенең әҗәтне тиз генә китергәнен..
Бу күршесе андый вәгъдәсез бәндә түгел Аңардан шикләнмәскә, шыгаймаска мөмкин. Җир тишегеннән булса да табып китерә. Ул җәһәттән төгәллеген белгәнгә, Әхтәм боргаланып бер сүз дә әйтмәде, нигә кирәк днп сораштырмады, «Хәзер алып чыгам», днп өенә кереп китте.
Чалбар кесәсенең уңып карады, сулып карады, акча юк кына. Ә бит анык белә: таушалган бер унлык бар иде. Бар иде. бар! Менә бакыр тиеннәр монда, кәгазь акча юк. Җыелыштан кайтуынча бер җирдә тукталмады, бер нәрсә дә алмады. Кая китәр ул унлык? Чөйдәге пиижәк кес.».1 фен айкады. Юк инде, юк...
Капка төбендә кеше басып тора. Әхтәм мыштырдаганны көтеп, күрше шунда кич кунмас ла инде... Иорг башы, ачкыч табып, комод тартмасыннан акча алды, тегенә чыгарып бирде. Чуваш агай күңеллеләнеп, рәхмәт дия-дня китеп барды. Әхтәм өйгә кергәндә күзе-кашы җыерылган, заһарләнүдән мыек төкләренә тикле тырпайган. йөзенә явызлык
шул сорауны тукып типте.
— Кем иде ул? — Әхтәмнең бәгыре көйрәгәнен белмәгән Мәгъс гадәти бер кызыксыну белән сорап куйды.
— Илья! — диде Әхтәм, бар ачуын тышка түгәргә теләп.—Ник 1 гән, йомышы нәрсә дип тә төпчен. Бурычка акча сорап торды. Бирде диген. Бирдем.
Мәгъсүмә аптырады. Ни булды әле иренә? Көтмәгәндә нинди че тешләде?
— Тәмсезләнештегезме әллә, Әхтәм? — Мәгъсүмә иренең йөз текәлде. Әхтәмнең чыраенда буран уйный иде. Ул. кисәктән генә ха нына борылып, балта белән чабып өзгәндәй сорау бирде:
— Кесәдән акчаны син алдыңмы?
— Ниткән акчаны? Кайсы кесәңнән? Кайчан?
— Кып-кызыл акча. Унлык. Чалбар кесәсеннән. Мин яткач. Сор ларың беттеме? Беткән булса, җавап бир. алдыңмы?
Мәгъсүмә тораташ төсле хәрәкәтсез калды. Ничә ел бергә го» итеп, Мәгъсүмәнең ире кесәсенә бер тапкыр да кагылганы юк. Кесә ак ру аның акылына да килми иде. Шунлыктан «Акчаны син алдыңмь дигән сорау яңагына чалтыратып, күзеннән очкыннар очырганнан артыграк булды.
— Беләсең бит үзеңнән рөхсәтсез бер тиенгә дә тотынмаганны. Kei ләреңә тырнак та тидермәгәнне дә беләсең. Ник алай рәнҗетәо Әхтәм? — Бар көчен җыеп, Мәгъсүмә шулай гына дия алды. Тамагын кайнар төер укмашып, тынын кысты, күзләренә яшь тулышты. Иреннз менә-менә сытылырга җитешеп калтыранды.
— Рөхсәтсез тотынганың юк иде. Ә унлык кайда соң? Җилгә очка мы? Парга әйләнгәнме? — Әхтәм давылланып зал ягына үтте, диванш аргы башына барып утырды һәм бер тезе өстенә икенче аягын атланд рып, башын читкә борды. Ярсынуы чамасыз иде. Сул кулының ба бармагы тырнагын тешләштерергә кереште. Мәгъсүмә дә. аның кояш; көндәге күләгәсе кебек ияреп, диванның бирге башына килеп елышт Питон елан үзенең корбанын суыра иде дип белерсең. Хатын бугазын) калкынып торган төерне эретеп җибәрмәкче булып азапланды, ләы ул аны иза чиктерә бирде.
— Акча дигәндә, салам да селкетмәгәнемне ни гомер күреп яшнс< ләбаса, Әхтәм,— дип янә сүз катты ул, чөнки аңлашырга, ахмаклар1 буталчыкны ачыкларга тели иде.—Нахак сөйләгәнне күтәрүләре ЗЧ1 ның ачысы бит ул. Үз зарплатамны да сиңа кайтарып бирәм ич. Q сатканның да. күкәй сатканның да акчасы синдә. Алманы икәү янЭД басып сатабыз. Балны базарга ялгызың гына алып чыгасың. Анысы? кагылганым да юк...
Хатыны хәйләлидер, шуңа тәтелди, шуңа шыңшыйдыр төсле тоелД аңа. Әткәсе мәрхүм: «Карак карганыр, уйнашчы елар»,— ди торган иД1 Бик дөрес әйткән!
— Моңа тикле кулың кыска иде, туры иде. Анысы хак,—диде Әхтэ! шырт-шырт тешләп өзгән тырнак кыйпылчыкларын идәнгә төкереп.- Бүген кытай фокусы күренде. Болайга киткәч, сум теткәзеп булма! Нигезнең үчүе шуннан башлана...
— Әхтәм дим...
— Дәшмә! «Дөнья малы ашаганнан бетми, читкә ташый башлага төтми». Менә фокус шул була ул...
Ире әйткәннәрнең тулы мәгънәсе Мәгъсүмә аңына бераздан гын| барып җитте. Шуны аңлап алу аны тагын бер сискәндереп җибәр» Әйтерсең лә, аның өстенә кемдер чиләкләп салкын су койды. Шул сий кәнү аңарда көйдергеч нәфрәт кузгатты. Еламсырап торуы кул бела!
■Шарит—nvri ан Butman нлчпг i amai апла i ш incp лиидир зчло
Йиеп югалды. Тавышы кайтты.
— Бу сүзләрне мин Азатка синнән акча урлап бирергә җыена дип
яларгамы. Әхтәм? — диде ул, диваннан капылт торып. Ире. әллә өстемә чып кунамы бу хатын, дип тә унлап алды бугай, үзе дә сизмәстән, бер иткә тартылып куйды.— Шулай диюеңме? ♦
Әхтәм тиеигә-тиен туры жавап бирергә җыенмый иде. ь
— Теләсәң ничек аңла. Минем өчен факт шул: унлык жилгә очты.
— Әгәр бер гөнаһсыз Азатны да бу эшкә катнаштырып, миңа шун- <
ый яла ягасың икән, мин мәңге бәхилләмәм сине. Әхтәм.— диде Мәгъ- § умә,— Бу тикле пычрак атуың өчен, соңгы сулышымны алганда да бә- з иллек бирмәячәкмен... к
Әхтәм эченнән: «Синең бәхиллегең белән тун тышлап буламы он?!» — дип сүгенде, ләкин теленә бүтән сүз чыкты.
— Кем кемне бәхилләргә тиештер бит... Малы жилгә очкан кешеме. ®
үтәпме... Әйт, алмадым диген. =:
— Ант итәм, Әхтәм, кесәңә ялгыш та орынмадым. Икмәктер менә. <
, — Ипигә кагылма, юньсез! <
— Ни хәл итим, аптырауның чигенә җиткәч әйтәм. Бүтәнчә каргана х
а белмим. о
— Балам белән ант итәм, алмадым диген!—Әхтәм тәмам шашынды. < (әгьсүмәиең ипи тотуы аны шулай исәрләндерде. Малае хакына урла- ? зуын антлар итә-итә томалап калмакчы була дип. үзен-үзе өзгәләде ул. <
— Итәм. балам белән дә ант итәм. Намусым чиста, йөзем ак.— ® (эгъсүмә соңгы чик тилмерү белән шул сүзләрне әйткәч, нихәтле генә ыелырга тырышмасын, булдыра алмады, өстәл янына барып утырды ;а, беләкләренә башын салып, үкси башлады.
— Тикшер, кара, тенте әнә. ышанмаслык булгач. Әгәр кул сумкамда тыз сумнан артык акча булса, йөземә төкерерсең. Анысын кофта ал иш. үзен биргән идеи... Тиздән ай була инде, тиенен дә киметкәнем юк...
Әхтәм йорт ягы тәрәзәсе буена барып басты. Мәгъсүмә бер читтән ның текә маңгаен, ятсынып, ниндидер әшәкедән җирәнгән төсле кысыл- ан иреннәрен күрде. Күз ачып кына йомган арада ул ире өчен дә, үзе >чен дә куркынып китте. Үзенең энә очы кадәр дә гаебе юклыгын белә орып, ипи белән, балаң белән ант тоту — түбәнсенү. Хаклыгыңны ничек (асларга, гомер иткән иренне ничек ышандырырга, аның шиген ни ювешле юкка чыгарырга соң?
Әхтәм тынды. Чамадан чыгуын искәреп алдымы, әйтер сүзе беттеме. |ртык эндәшмәде. Чишенеп ян бүлмәгә кереп ятты. Мәгъсүмә бик озак •стал янында утырды. Ул миңгерәп калган иде. Башы буш. гүя барча /ен фикерен җилгәреп чыгарганнар. Алай да кеше төне буе сын шикелле Ггыра алмый ич. Торды. Казларын лапас астына япмаганлыгы исенә Пине Чучкага да төнлек азык салмаганын хәтерләде. Кулына кесә фонаре алып, ишек алдына чыкты Инде тәвәккәлләп ишек алдында сунарга җыенган казлар уянып каңгылдаштылар. Мәгъсүмә аларны «паска куып кертеп аргы бүлемгә япты. Юкса, бөтен җирне пычра- галар
Чыгарга борылгач, фонарьдан төшкән нур сузымында кинәт аның (Сүзенә бер нәрсә чалынды. «Чү! Шул түгелме? Шул лабаса! Шул бил- «һи! Дүрткә бөкләнгән, таушалган унлык. Я алла, күпме сүзгә, нинди Пмсезләиүгә сәбәп булды. Бая мәче белән әвәрәләнгәндә төшергән инде ■оны Әхтәм. Кертеп бирим, тынычлансын...»
Секундның да ниндидер бер өлешенә генә Мәгъсүмәгә бик рәхәт, җәеп җиңел булып китте. Өстенә бастырып куйган тегермән ташын ку- Һрып алдылармыни! Менә, ичмасам, йөз аклыгы расланды. Әхтәм оя- «•р, гафу үтенер. Кемдә булмый инде көйсезләнеп, кызып киткән чаклар. Хәләл тиеннәр, .хәләл су мнар бит...
бирәм. ләкин Әхтәм пяррс анлярмы* Фяш иттем кәкре култь1г7тйп^М| баручы хатынымны караклыгы өстендә тоттым, бичарадан ничара, хәйләгә сабышып, тыштан тапкан төсле итеп, акчаны кире бирде дип юрамасмы?» Мәгъсүмә шундый икеләнү эчендә калды. Алай түгеллеген ул ничек раслый ала? Юк, берничек тә исбатларга көче җитмәячәк. Әмма акчаны бирергә тиеш ул, бирергә! Теләсә ничек уйласын. Анысы үз намусына калыр. Барысы аның вөҗданына куела, йөрәгеңне ярып күрсәтер хәл юк...
Акча табылуны Әхтәм бик тыныч, хәтта, әйтергә мөмкин, чиктән тыш тыныч кабул итте. «Ярар, табылган — яхшы булган, мин хаталанганмын»,— дип әйтсә, гаиләдәге өермә тынасы иде инде. Иргә чыкканнан бирле азмы әр ишеткән, азмы шелтә күргән Мәгъсүмә күңелендә тагын бер яра җөе калса калыр иде,— ул җөйләрне берәү дә күз белән күрмн. берәү дә бармагы белән капшап санамый — йортта гауга тынар иде, Мәгъсүмәнең йөзе ак, намусы пакь булыр иде. Әхтәм исә борчуларны басардай сүз әйтергә уйламады.
— Табыла тагын насыйп мал! Әллә кайда да булмаган икән!—дип мыгырданды да йөзе белән стенага борылып ятты.
— Монысы ни диюең, Әхтәм? — Мәгъсүмә янә үтә ачыргаланып сорамый чыдамады.
— Татарча әйттем бит! —диде Әхтәм һәм ятак җәймәсен башыннан ук ябынды. Аның Мәгъсүмәгә ышанмавы ачык иде.
Иренең ышанычы югалу, бөтенләй гаепсезгә аның карашында пычрак ниятле, кәкре куллы кеше булып калу ихтималы Мәгъсүмәне чыгырыннан чыгарды. Ул шушы минутта җир убылса, жир упкынына кереп китар иде. якты дөнья белән мәңгегә бәхилләшүенә дә үкенмәс иде шикелле./ Аның аңында «үз-үзеңә кул салу менә шундый вакытта буладыр» дигән' фикер кабынып сүнде. Бик тиз сүнде, бүтән елтырамады да. Мәгъсүмә, бармакларын шундый итеп йомарлады, тырнаклары учына батып керердәй булды. Ул, шомлы уйлардан, җан бизгәгеннән тиз-тиз арынырга теләп, башын чайкады. Аннары үз-үзенә катгый әмер бирде: «Мәлҗерәп калма. Мәгъсүмә! Бүгенгедәй кимсетүләр генә ябырылган идеме сиңа теге елны? Чиләбедән чыгып китүе ансат булдымы? Ярты жаның анда калды бит ул чакта. Аккүлдә тернәкләнеп китүе җиңел булдымы3 Азатның дөньяда барлыгын Әхтәмгә әйткәч, азмы кыен ашадың син! Түзде» бит. Хәзер чыдарсың да чыдарсың. Чыдарга тиешсең, һөнәрен бар. Эшләп тора торган менә дигән хезмәт урының, һәр чакта ярдәм кулы сузучан коллективың бар. Танышларың, дусларың, өлкән киңәшчеләре» бар Буеңны төз тот, башыңны күтәр!»
Өстенә плащын, аягына туфлиен киеп, башына ефәк яулыгын бәйләде, дә Мәгъсүмә урамга чыкты. Әхтәм капка ачылып ябылган тавышны,I чылтырап келә төшүен ишетте, ләкин селкенмәде дә. Хатыны төнлеккә капкаларны бикләп йөридер дип уйлады. Болай фараз кылырга җае да бар иде. Күпме бергә яшәп Мәгъсүмәнең һичкайчан йорттан чыгып киткәне юк иде... Мәгъсүмә кермәде дә кермәде. Әхтәм аны болдырда утырадыр дип исәпләде. Шуңа җилкенеп, сүгеп кертергә җыенган хәлдә, чоланга чыкты. Анда да күренмәгәч, ишек алдына кычкырды:
— Мәгъсүмә! Кайда йөрисең? йокларга вакыт...
Каршы тавыш булмагач, шалт та шолт ишек бикләрен эшереп, Әхтәм урынына ятты. Ул әле унга әйләнде, әле сул янбашына борылды һәм үзалдына: «йөрсен әле мәче башлы ябалак кебек төн уртасында! Киртә аша сикерә башласа, киртәдә кунар. Сыер да ашаган җиренә кайта. Кайтыр, җәһәннәменә олаксынмы?!» — дип пышылдап сөйләнде.
Бу вакытта Мәгъсүмә мәктәпкә, Мостафа абзыйлар квартирасына килеп җиткән иде инде. Әкълимә түти белән Мостафа абзый, анык сон*, лап йөрүенә бераз гаҗәпләнсәләр дә, «Ни булды, сеңелем?» дип. чатыр*
ютыр сорашырга ябышмадылар. Баштарак, берни дә юк төсле, сүз рә- «ешенә китереп вак-төякне сөйләшеп утырдылар. Тора-бара «Әхтәм кияү «иләр майтара?» дигәнгә ялгап, Мәгъсүмә гаиләдәге бүгенге тәмсезләнүне сөйләде. Азатның дөньяда барлыгы хакында Әхтәмгә әйткән елны ук үз хәлен картларга да белгерткән иде. Картлар Азатны әйбәт беләләр адс инде.
Әкълимә түти, гадәтенчә, Мәгъсүмәгә җаны-тәне белән теләктәшлек «теп тынлады. Күңеле тулышып, яулык чите белән күз тирәләрен дә :өрткәләп маташты. «Әй, кыз баланың күрәселәре!» — Ул һаман шул көйләсен кабатлый торды. Мостафа абзый исә тыңлап торды-торды да уйга батты. Мәгъсүмәне юатмады, кинәш-фәлән бирмәде, чөнки хәлнең катлаулы, чуалчык икәнен аңлый иде. Хикмәт, мәгълүм инде, югалып табылган унлыкта гына түгел. Эшнең нигезе Азатның баш калкытып. \ккүлгә килеп чыгуында. Аның дөньяда барлыгында. Мәсьәләнең ип «урысы — Мәгъсүмәнең соңгарып булса да баласы алдындагы гөнаһы- ыи киметергә тырышып. Азат дип җан атуында, хәзер инде ансыз яши лмавында, хатыны күңелендә Азатның яңадан терелүе белән Әхтәмнең ычакка-пычак килүендә. Акча дигәндә, ул инде Билаловнын гомерлек ире. Аңардан Әхтәмне кабер генә арындырыр Сүз. әлбәттә, көндәлек ирәгеңә, тормыш хаҗәтенә китә торган сумнар турында түгел, сүз акча орты хакында, кешенең кешелеген суырган байлык җыю хакында ..
Мостафа абзыйның хәтереннән бер күренеш һич җуелмый. Күренеш ип авыз тутырып сөйләрлеге дә юк аның болай. Бер балык күз алдын- ан китми Зур чөгә балыгы.
Әхтәм Мәгьсүмәгә өйләнгән елны булды бу. Ул чакта мотоцикл танык иде әле. Ә зооветснабта бар иде. Әхтәм яшь хатынының әтиседәй үргән Мостафа абзыйны, шуңа утыртып, балыкка алып китте. Июнь загы идеме икән, әллә август кергән көннәрме? Кармак та алмадылар, сәхнәләре дә юк иде.
— Кәгазь кармакка тотабызмы, Әхтәм энем? —дип шаяртты Мос- афа абзый.
— Кармаклар биштәрлә, Мостафа абзый. Мукшы агай энеләр шун- ые белән дә гаеп итмиләр.—Әхтәм хәйләле елмайды — Иделгә бара- ыэ. Уидырь тирәсенә. Кунып кайтабыз...
Идел буендагы балыкчылар бригадасында биштәрдә килгән «туксан лтылы кармак», чыннан да, бик абруйлы булып чыкты. Атналар-аплар уе Иделдә ятып, тирә-юнь авылларның кибетләреннән әҗәткә ала-ала инанычларын какшаткан агай-эне Әхтәмне күккә чөеп мактады. Моста- ы абзый белән икесен дә уха белән дә, кыздырган балык белән дә сынадылар.
Иртәгесен иртүк балыкчылар башлыгы кәрзингә шыплатып чөгәләр *ил« Аны капчык белән томалап бәйләде, астына үлән җәеп, мотоцикл ишегенә урнаштырды. Балыкчы агай-энеләр
— Сау бул, Әхтәм! Тагын кил, яме!—дип озатып калдылар
Аккүлгә җнтәрәк, яшь наратлык буенда, Әхтәм мотоциклын туктатты ам кәрзинме җиргә алды. Мостафа абзый «Нишли икән бу?» дип торса, *хтәм беләк буе чөгәләрне ике күчкә аера башлады.
— Артыңа борыл, Мостафа абзыкай гынам! Кычкыртам! — диде •хтәм Абзый борылды.— Монысы кемгә?
— Башлап йөргән кешегә, снңа булсын! — диде Мостафа абзый •>м ялт итеп Әхгәмгә таба карады, һай. шул чак аз гына, чирек минут миа сабыр итсә, хәерлерәк буласы икән. Кансын кемгә дип атауны өтжән Әхтәм күз явыңны алырдай зур бер чөгәне кулына тотып торган. ).1дашы башлап йөрүчегә булсын дип ризалык кычкыргач, шул балык- u тнз-тиз үзенә дигән күчкә ташлады. Аптыраган иде Мостафа абзый л хәлгә. Ләкин аптырап кына да калмаган иде. Шул көнне үз тирәсендә У<лган бер кеше күңелендәге вакчыллыкны, гаделсезлек чаткысын,
туп-туры итеп әйтсәң, әшәкелекне тойган иде. Хикмәт бер балыктамыни' Бөтенләй бирмәсә дә сүзе юк иде. Инде бүләргә уйлагач, үзеннән-узе урлап шулай кылануы.. Иллә дә ачуы чыккан иде Мостафа абзыйның. Дөрес, абзый бу хакта Әхтәмгә сыңар сүз дә әйтмәде... Тик менә ничә ел буе шул чөгә аның исеннән чыкмый.
Әле Мәгъсүмә «акча югалу» галәмәтләрен сөйләгәндә дә, Мостафа абзый күз алдында Әхтәмнең йонлач кулындагы чөгә балыгы торды.
11
Одессадан район үзәгенә кадәр Хафиз такси яллап килде. Көн матур, юл яхшы булгач, йөз километрга якын араны узу әллә ни озак һәм ялыктыргыч тоелмады. Шау яшеллеккә чумып утырган район больницасы шәһәрчегенә җиткәндә, Кадергуловның кәефе әйбәт иде. Як- ягында яшел койма төсле тоташ куаклар үсеп утырган асфальт юл буйлап ул төп корпуска таба китте. Аңа стационарда дәваланучылар- соры халат кигән, аякларына ямьшәйгән йомшак туфлиләр эләктереп чыккан ир-ат. хатын-кыз һәм башкалар очрады. Поликлиникага килүчеләр дә үтеп-сүтеп йөри иде. Менә ак халат кигән озын буйлы, куе кара чәчле, йөз торышы белән чегәннең чибәренә охшаган бер ир (мөгаен, врачларның берсе инде) төп корпустан чыгып. Хафиз каршысына атлады.
— Исәнмесез?—дип сәламләде аны Хафиз.— Гафу итегез. Елена Семеновнаны мин кайда күрә алам? Әйтмәссезме?
— Баш врачны сорыйсызмы? — диде чегәнгә охшаган ир.
— Әйе. I
— Ул хәзер операциядә. Берәр сәгатьсез бушамастыр. Сер булмаса. сез кайдан? Одессаданмы әллә?.. *
Хафизны облздравтан берәр кеше дип юрадымы, яисә газета-журнал кешеседер диебрәк унлап алдымы, халатлы иптәш кызыксына башлады.
— Сез өлкәдәнме? Нинди йомыш белән? Бәлки баш врачның урынбасары белән сөйләшү дә җитәдер, диюем. Әгәр шулай икән, рәхим итегез, ул кеше мин булам. Район больницасының партбюро секретаре да. Бодюль, Михаил Сергеевич.— Ул күрешергә дип кул сузды.
— Күрешик, алайса,— диде Хафиз да.— Кадергулов. Мин ерак-ерак- тан Елена Семеновнага үз йомышым белән килгән идем. Көтәрмен.
Хафиз эскәмиягә утырып, аэропортта алган газеталарны караштыр- макчы булды. Берсенең битләрен ачты, икенчесенә күз төшерде. Карашы газета юлларына тезелешкән хәрефләрдә, ирене кыймылдый, сүзләр укыла, ә акылга бер мәгънә дә барып ирешми. Шушында, шушы минут-| ларда газета укып утырып буламы соң инде?!
Ул урыныннан сикереп торды, газеталарны бөкләп тотты һәм жннел плащын беләгенә салып, үзәк аллеяга юнәлде. Капка ягына илле адым, корпуска таба кире илле адым... Тагын капка тарафына, янә кирегә- Үтмәсә дә үтмәс икән бу вакыт дигәнең! Берәр сәгатьсез бушамастыр, диде. Әле нибары унбиш минут узган. Нибары унбиш минут!
Күптән инде, бик күптән Хафиз вакытның болай терәлеп торганын кичергәне юк иде. Ул бары тик кырык бишенче елның августында. Ленинград госпиталеннән чыгасы көнне, туган авылына кайтып китәр сәгатьләр якынлашкач, минутлар атламас булган чакны исенә төшерде- Ул көнне дә аңа баш врач кирәк иде. Дөресрәге, аңа баш врачның имзасы зарур иде.
Аннан бирле чирек гасырга якын гомер узган. Ә Еленаны күрмәгәнг» егерме җиденче ел! Таный алырмы Хафиз аны?
Ниһаять, зарыктырган минут җитте. Асфальт түшәлгән аллеядая арлы-бирле йөренүче Кадергулов янына Елена Семеновна килеп чыкты- Ак халатлы хатын-кызның якынлашуы игътибарны тартып алды дисәь. хак булыр. Елена Хафиз күңелендә тамырланып калган сыйфатларны*
бик азын гына үзендә саклап калган иде кебек Тәбәнәкләнгән шикелле, бәлки таза, итләч гәүдә шундый булып күренәдер. Уелып кергән нечкә бил юк икән инде. Толымнар да сагынып хәтерләргә генә калган. Баш врач чәчен кыска итеп кистергән. Юк, бу — яшьлегендәге Алтынчәч Түгел инде. Алай да күзләр, таулардагы күл суыдай зәңгәр күзләр, һаман элеккечә. Алар үзгәрмәгән, бары тик уйчанлана гына төшкәннәр... ♦
— Исәнмесез! ь
— Исәнмесез. Елена Семеновна! п
Күрешкәндә Хафиз тагын бер нәрсәне абайлады: докторның куллары < әүвәлгечә үк йомшак, нәфис.
Елена Хафизга текәлде дә телдән калгандай булды.
— Танымыйсызмы? Хафиз мин... к
— Танымыйммы соң?! — Еленаның тавышы хәлсез иде. Үзенә дә чак- ф чак ишетелде, авазлар кайдадыр эчтә, күкрәк читлеге эчкәресендә сүнеп кала иде. Баш врач Хафизның күкрәгенә капланды һәм тавышсыз гына ® елый башлады. Аның жилкәләре гажәп дерелди иде. Хафиз уңайсызла- п нып калды, дулкынланып Еленаның иңнәреннән тотты, ләкин әйтер сүз < дә, юатыр мәл дә таба алмады. Бәхеткә, якында кеше юк иде. бәхеткә. < бу халәт озакка сузылмады. Елена бик тиз үзен кулга алды һәм. аяз х көнне яуган кояшлы яңгырны хәтерләтеп, күз яше аша елмайды. о
— Әгәр Владиславның хаты килмәгән булса, әгәр газетаны эзләп < алып укымаган булсам, менә шулай каршыма килеп бассагыз да. таны- ? сам да. сез дип исемегезне атый алмас идем... Катлаулы-катлаулы да. < тагын мең тапкыр катлаулы бу тормыш... һай. гафу итегез, әйдәгез 4 өйгә... Юл уртасына бастык та калдык...
— Мин дә һаман өнемме, төшемме дип торам әле. Елена да кебек, түгел дә...
— Картайганмынмы?
— Олыгайгансыз...
Елена Хафизны төп корпустан ун якка, квартирасына алып китте. Баш врачның тору урыны больница территориясендә икән. Хәер. Елена Семеновна гына гүгел, тагын бер гаилә—ирле-хатынлы Бсдюльләр дә шунда яши икән.
— Сез юынып чыгыгыз булмаса,—диде Елена.— Ни сорашырга да белмим. Мин чәй хәзерлим..
Чыннан да. алар икесе дә. күктән төшеп, мангайга-мангай бәрелешкән кешеләр хәлендә калдылар. Сүз жилеме житмәде. фикернең очы очка бәйләнмәде. Бик күптәнге якын, үз кешеләр бер-берсеинән ераклашкан. ятсынган иделәр.
Чәй янында әңгәмә акрынлап эзенә төште.
— Газетадагы очеркны укыгач, сез. Елена Семеновна, минем хакта хәбәрдар инде,— диде Хафиз —Үзегез турында сөйләгез...
Елена Семеновна суынып беткән чәен авыз итте дә яңартырга булды.
А шары кү f.i.ipeii iyii.ipi.in Хафизга карады 11 >м ялваруга охшатып:
— Мөмкин булса, Хафиз Галиуллович, «син» дип кенә сөйләшик, пожалуйста,— диде.
— Бик мөмкин.—Хафиз сүзнең юл алуыннан канәгать иде —Мина әтинең исемен азрак кыскартыбрак эндәшәләр. Галиевнч кенә днләр. Ә син... (Менә бит ул елларның каһәрле тәэсире, ансат кына «син» дип тә булмый икән, терәлеп калды!) син элеккечә просто Хафиз диген, Елена.
— Алайса, менә шул. Хафиз.— Елена кулъяулыгын битенә жилпеп алды. Кояш тәрәзәдән китәргә өлгерсә дә. көн эссесе бүлмә эчендә дә влыткыч тәэсирен сиздерә иде әле.— Мин үземнең хәлләрне ике-өч авыз сүз белән аңлата алам. Озынга сузмыйча гына Сине ни кызыксындырганы— Владислав мәсьәләсе бит. әйеме? Турысын гына әйт әле. шулаймы, Хафиз?
— Ул бик мөһим мәсьәлә, Елена. Әлбәттә, безнең игътибардан читтә калмас дип уйлыйм. Синең тормышыңның җитди бер кисәге бит.
— Дөрес.— Еленаның йөзе җитдиләнде, ләкин ул сүзнең зурысына керешмәде әле. Тиз генә керешеп китә алмады. Шуңадыр, инде ничәнче тапкыр Хафизны кыстарга тотынды.— Кайнарлатыйкмы чәеңне? Безнең як вареньеларын авыз ит әле. Я инде, тартынып утырма, юл килгән кеше ич син...
— Рәхмәт, Елена. Кыстата торган гадәтем юк. Мин бит һәр көнне диярлек колхозларда йөрим. Даулап та ашарга туры килә.
Елена Семеновна, әңгәмәнең бүтән тыкрыкка борылуына куанган шикелле, Хафиздан райкомда эшләү четереклекләрен сораштырасы итте.
— Бик авырдыр, Хафиз, әйеме? Район зур. Хуҗалыклар күп тармаклы. Мин үзебезнең район җитәкчеләренә карыйм да аптырап калам. Бер генә дә тынгы күрмиләр. Ашлык сат, ит хәзерлә, яшелчә һәм җиләк- җимеш күп булсын... Сезнең эш шуның белән бәяләнә. Әлбәттә, әлбәттә, син беренче чиратта кешеләр белән эшләү диячәксең. Дөрес, алда әйткәннәрне кешеләр башкара ич инде...
Хафиз, җилкәсен сизслер-сизелмәс кенә сикертеп, башын бер якка кыйшайтты. Ничегрәк җавап бирергә дигән чакта ул һәрвакыт шундый хәрәкәт ясый иде.
— Авыр дип... эшнең кайсы җиңел инде, Елена? Безгә, район җитәк-челәренә дә, ансат түгел, билгеле. Партия аппаратында эшләү кешедән зур көч куюны сорый. Шәхси пландагы кайбер нәрсәләр торып торган чаклар да бар. Безнең эшне бәяләү дигәндә, син дөрес әйттең шикелле, оештыру да. тәрбияләү дә — һәммәсе искә алына. Кешеләр белән эшләү четерекле дә, үтә мавыктыргыч та ул, Елена. Җитәкченең үзенә дә күпне бирә. Бары тик ярты-йорты эшләмәскә генә кирәк. Безнең эш моны бөтенләй сөйми, кире кага. Алай гына дию дә аз, ярым-йорты гына яшәргә юл куймый. Җигелгән килеш черем итүчене трассадан алып бәрә...
Кызып сөйли башлавын искәрүгә, Хафиз шып туктады һәм көлеп куйды.
— Партработник хезмәте турында лекция ошыймы, Елена? Мян менә шундый күп сүзлегә әйләнеп барам хәзер. Картаю галәмәтеме?
— Син яшь чакта ук бик тәмләп, дәртләнеп, иренми сөйли идең, Хафиз.
— Шулай да кеше сөйләгәнне тыңларга ярата төшәм. Сүз сиңа, Елена.
— Гөл-Төркемнәп мин кырык бишенче елның мартында киттем,— диде Елена Семеновна. Аның хәтерендә узган еллар сызлануы яңарды,— Синең һәлак булу хәбәреңнән соң үземә-үзем урын таба алмадым. Өстәвенә. әти-әии турында берни дә белмәвем йөрәкне телгәли иде. Туры Донбасска кайттым. Ул еллардагы хәлне күз алдына китерәсең инде. Тормыш хәрабә арасыннан баш төрткән үлән кыягыдай иде. Хәлсезлек, ләкин яшим дип әрсезләнү. Дөньяның рәтләнүенә өмет зур иде, билгеле, зур Бар байлыгыбыз шул якты өмет иде... Кайтсам, Донбасста жан өшеткеч хәбәрдән бүтәнне ишетмәдем. Әти партизаннар отрядына киткән булган. Аның аксаграк икәнен әйткәнем бар иде. Хәрәкәттәге армия- ; гә алмаганнар. Ул фашистларның җәза отряды белән булган бәрелештә үлгән. Әнине, мескенкәемне, партизан хатыны дип атканнар... Поселок- i тагы йортыбызны яндырганнар...
Елена Семеновнаның сүзе янә бүленде. Сугыш узган туган төбәгенә кайтып төшкән көннәр фаҗигасе күңелендә баш калкыткач, ул әле һаман да тетрәнә, җаны чымырдап куя иде.
— Шул... Кара күмергә калган йорт урынына, әнкәй мәрхүмә кабе- i ренә карап яшәсәң, акылдан язарга мөмкин бит дигән фикергә килдем i һәм, Гөл-Төркемнән йолкынып купкан шикелле, туып-үскән поселогым* | нан да чыгып киттем. Одессага килдем. Анда әнкәйнең туганнан туган i
сенелесе бар иде. Мен бәла белән аларны эзләп таптым. Больницага эшкә урнаштым. Көндез анда эшлибез, төннәрен шәһәрне жимерекләр- дән арындырырга йөрибез. Бераздан хәрабәләр урынына яна йортлар салына башлады. Төзелешкә булыштык. Дөнья михнәте белән тарткалашып яшәгән көннәребезне» берендә минем тормышыма Владислав килеп керде... 9
Хафиз, игътибарын җыеп, сораулы карап куйды. «Ничек Владислав? ь Ана кадәр кем?» — ди иде аның күзләре. Елена Семеновна бу сорауны S бик тиз төшенеп өлгерде һәм шуңа жавап биргәндәй: Ч
— Әйе, әйе. язмышыма Владислав килеп керде,— дип кабатлады.— g Инде шул хакта сөйлим...
Елена Семеновна уң кулының чәнчә бармак очы белән ирен читлә- § ренә тиеп алды.
Елена моннан егерме елдан артык элегрәк булып узган вакыйганы искә төшерде һәм заманында күңеленә ничек кереп урнашкан булса. “ шулай хикәяли башлады. Хафиз да уйлары белән сугыштан соңгы Одес- =: сага юнәлде һәм Елена Семеновна сөйләгәнне күз алдына китереп барды. <
...Кырык сигезенче елның язы. Шәһәрдә әүвәлгедән имин калган һәм " моннан бер-ике ел элек кенә утырткан куакларның җете яшел яфракка х чумып, чәчәк атарга дәртләнгән чагы. Җиденче больницага балалар о йортының кечкенәләр группасыннан өч яшен әлерәк кенә тутырган бер < малайны китерделәр. Ул үлем алдында иде. Моннан бер сәгать чамасы £ гына элек паркта йөгереп уйнап йөргән сабый жан бирергә җыена. Уенга < мавыгып, нәни кызчыклар курчакларына яфраклардан «сый» хәзерлә- « гәннәр. Шунда бер очтан «кунакка килгән» Владиславка да ашатканнар. Чырае качкан һәм куркынган малай тәрбиячеләр янына йөгереп килгән дә эче бик-бик каты авырта башлаганын әйткән. Шундук ул укшый- укшый коса башлаган, аяк-кулларын көзән җыерган һәм күп тә үтмн малай һушыннан язган.
Ашыгыч ярдәм машинасының жан өшеткеч сиренасы Ак карга төренгән төсле ак палата, ак халатлы врачлар, сестралар. Алар арасында Елена Солнцева да бар.
Малай тынын чак-чак кына ала. Аңга килми. Дежур врач эшен тәмамлап киткән бүлек мөдирен чакырта. Күпне күргән мөдир диагноз куя — токсикоаллергик энцефалит. Гади телгә күчереп әйткәндә, мигә дә зыян салган к;.ты агулану. Парктагы куакларга күптән түгел генә агулы химикат сипкән булганнар. Владислав, күрәсең, агулы яфракны ашаган.
Көй узды, кояш баеды, караңгы төште. Бүлек мөдире дә. дежур торучы врач та, сестра Елена Солнцева да ятим сабый караваты янын- Hail китмәделәр. Кулларыннан килгәннең барысын эшләделәр алар. Берничә тапкыр кислород биргәч, малайның хәле уңай якка авышыр төсле дә күренгән иде. бу яхшыру да озакка бармады. Бала янә анын югалтты. аны янә көзән җыера башлады. Төн уртасында сулышы тукталды, пульсы тынып калды. «Малай үлде бугай-» —барысының да күңеленнән шундый шыксыз уй сызылып узды. Әмма тәҗрибәле врач нәни йөрәкнең «җәл белән тартышып, бәлки соңгы кат талпынуын тойды булса кирәк. Медиклар бу халәтне клиник үлем диләр
Бүлек мөдире инфекцион больницага шалтыратты. Анда Ленинградтан консультациягә чакырылган профессорның—реанимация буенча зур белгеч барын белә иде ул.
Профессор бик гиз килеп җитте. Ясалма сулыш алдыра башладылар Пөрәккә массаж ясадылар... Бер мәртәбә... өч... биш .. Минутлар т-. леккә әверелде Ниһаять, хәлсез, бик хәлсез тереклек очкыны кабынды. Хәрәкәтсез калган йөрәк кылкынып куйды, малайның иреннәре дә кыймылдады шикелле. Аннары сабый тын алды..
Бүлек мөдире биш тәүлек буе Владислав яныннан китмәде. Елена да һаман шунда булды. Ял игәргә кушып карадылар, карышты, һәр с т.к
саен баланың тын алуындагы үзгәрешне билгеләп бардылар, кулда булган барлык чараны кулландылар. Тагын бер атнадан малайны больницадан чыгарырга мөмкин булды.
Владиславны киендерергә булышканда. Елена Семеновна аның күзләренә карады. Сабыйның зур соры күзләрендә әйтеп бетергесез моңсулык бар иде. Нәни күзләрдәге шушы сагыш Еленаның бәгырен әйләнде- реп-айкап ташлады. Ул Владиславны үзенә алды.
Елена Семеновнаның бу адымын атларга этәргән иң зур көч нәрсә иде? Аңа төгәл генә, түгәрәк кенә җавап бирү ансат түгел иде. Ятимне кызганумы? Аны канат астына алып, җан җылысы бирергә омтылу теләгеме? Якыннарын, яраткан кешесен мәңгегә югалткан хатын-кызның үзенә иптәшкә сусавы, тормышта юаныч табарга омтылуымы? Тирәннән уйласаң, боларның һәммәсе дә булгандыр. Югыйсә, кияүгә чыкмаган килеш асрамага бала алу — кеше гомерендә була торган катлаулы хәлләрнең берсе ләбаса.
Кардәш апасы, үзе тол калган килеш балалар үстергән хатын, бик ярдәмчел, йомшак күңелле кеше. Еленаны ныгытып кисәтте, «һай. туганкай, барысын да кирәгенчә исәпләп карадыңмы соң? Ул бит курчак түгел, аның мәшәкате бихисап булачак. Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр. Үзең әле укыйсым бар, врач булам дисен. Эшләргә дә. укырга да. балакайны багарга да бик тә читенгә килерен уйлыйсыңмы? Уллыкка алгач, гомере буе җавап бирәчәксең. Аны кеше итәргә кирәк ич».— диде.
«Җан биргәнгә —җүн бирер, дигәннәр. Чыдармын, апа. Картаймый- лы көнемдә сүз кушар кешем булыр ичмасам», дип җавап бирде ана | Елена. Карары нык иде аның.
Шул кадәресен бәян иткәч. Елена Семеновна тукталып калды. Хафиз ни әйтер дип көтүе булдымы? Хафиз да сүзсез торды. Аның көрсенүле сулап куюы гына ишетелде.
— Ә синең улың итеп яздыруым.— диде Елена Семеновна. Хафизэн- дәшмәгәч.— шулай ук аңлашыладыр дип беләм . һәрхәлдә, болай итүнең нигезендә ни ятканын төшенәсең. Каһәр суккан сугыш пыран-заран нткаа хыялларымны шул рәвешле булса да чынга ашырмакчы идем, үземчә-
— Барысын да бик аңлыйм. Елена! —диде Хафиз һәм. өстәл яныннан торып, папирос чыгарды.— Мин тартып керимче булмаса...
— Тәрәзәләр ачык, монда гына тарт.— Елена Седеновна өстәлгә кечкенә сай тәлинкә куйды.— Ир-атсыз йортта көл савыты юк... Владиславны Хафиз улы Кадергулов итүдә, беләсеңме, минем хыялны нәрсә үсендерде? «Тапшырылмаган хатлар»дагы Галия тапкырлыгы. Исендә-1 ме, ул повестьны Гөл-Төркемдә үзең бүләк иткән идең?
— Андый хәлләр онытылмый. Елена.
Бу минутта алар икесе дә бер нәрсә хакында — Владиславка ничек җавап язу турында уйладылар.
— Безгә бөтенесе дә ачык хәзер.— диде Хафиз һәм сүзен ярты юлда өзде. Ни әйтергә теләгәне аңлашыла иде. Шунлыктан Елена:
— Мин Владиславка хат яза башлаган идем инде,— дип ялгап китте.— Ике-өч тапкыр кулыма каләм алдым, тик менә терәләм дә калам- Беләм, мин моны алданрак эшләргә тиеш идем, һаман нртәдер төсле булды. Егет үсеп җитсен, уй-фикере ныгысын дип көттем. Аннан сон. чынлыкны ачсам, аның күңеленә ямьсез эз генә салырмын дигән уй туды. Әйтмәү хәерлерәк булмасмы дип икеләндем. Одессадан бу районга күчкәндә дә максатым Владиславны уллыкка алганны белүче кешеләрд»11 ераграк яшәү иде. Хәзер инде хәлләр болай булып киткәч, ана барысын бәйнә-бәйнә әйтеп язарга кирәк. Ул мина рәнҗемәс дип ышанам. Ронже- мәс. Мин аның өчен берни дә кызганмадым. Аякка бастырдым Кеше иттем. Олы җанлы, бик ипле егет ул. Мине аңлар дип беләм. Ә енннэн. Хафиз, һәммәсе өчен гафу сорыйм.
Икесенә дә гаять кыен булып калды. Эчпошыргыч тынлыкны Хафиз бозды.
— Минемчә, гафу үтенерлек урын юк, Елена,—диде ул, дулкынлануын ничек тә яшерергә тырышып.— Син зур эш эшләгәнсең Турысын әйткәндә, батырлык бу. Хатын-кыз батырлыгы, гражданлык кыюлыгы
Ә Владиславка, әлбәттә, дөресен язарга кирәк. Диңгезче егет аңламый ♦ булмас. Языйк, бергәләшеп языйк. с,
Күнеле белән Хафиздан бүтәнчә жавап көтмәгән булса да. аның * теләктәшлеген ишеткәч, Елена Семеновна иренен тешләп тә чыдаша < алмалы, күзләреннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде. Хафиз, 3 һәрвакыттагыча, хатын-кыз күзендә яшь күрүдән кыенсынды. 3
— Тынычланырга тырыш. Елена.— диде ул. булдыра алганча йом- к шак һәм назлы итеп.— Тынычлан. Менә дигән егет үстергәнсең. Куаныр
га кирәк.
Әмма Елена Семенпвна тынычлана алмый иде шул инде. Аның күне- ® лейдә ничә еллар дәвамында жыелып, басылып килгән хне тузгыды. Гүя =? ул хис тауларда озак вакыт кояш кызуы күрмәгән кар өеме иде. Дөнья * булгач, һаваның төрлечәгә үзгәргән чагы була. Гомергә кузгалмас төсле < булып күренгән бозлык та эри. тау елгасын ярларыннан ашындыра икән, х Ә андый елга бер күтәрелдеме, юлындагы күпме ташларны тәгәрәтә. u нихәтле комны юып китә, кыяларга барып сугыла, үз юлына эреле-ваклы < салават күперләре элә. Ялгызы бала үстергәндә. Елена Семеновна йөрә- 2 генә азмы ташлар утыргандыр, азмы юшкын сарылгандыр. Ашкынгач. < талпынгач, күпме кыяларга кагылып сыкрагандыр бу йөрәк! u
Туйганчы елагач, Елена Семеновна яшь аша көлемсерәде. Ул үзен ниндидер гаепле кеше сыман сизә иде.
— Зинһар, гафу ит. Хафиз,— диде ул.— йөрәккә әмер бирер хәл юк дигәннәре шушыдыр инде. Күпме авыруларны юатам, рухландырырга тырышкан булам, ә үз күңелемә йозак сала алмыйм — Шулай диде дә ул кинәт ныгыды. Әйтерсең лә. күңеленә чыннан да бик салды — Бер соравым бар. онытканчы сорыйм әле. Владиславтан хат килгәч, балаларың нәрсә диде? Мәликә апа беләме әле бу хәлне? Ул ни әйтте?
— Моны берәү дә белми әлегә. Сине күрмичә, ачыкламыйча торып, кемгә ни сөйлисен?! Фәкать өлкә комитеты секретаре белән генә уртага салып сөйләштек. Монда килергә рөхсәт аласы бар иде бит. Эшпен нинди чагы... Ә балалар зур инде хәзер. Бигрәк тә Ләйсән, һәммәсен төшендерергә мөмкин. Монда килүемне өйдәгеләргә әйтүнең читенлеге юк. Елена...
Кичеп Елена белән Хафиз Владиславка хат яздылар. Иртәгесен Кядергулов рейс автобусы белән китәргә жыенган иде, Елена Семеновна больницаның ж иңел машинасы белән үзе озатып куячагын әйтте.
Юлда алар шул тикле гадәти сөйләшеп бардылар, һәр көнне күрешеп яшәүче кешеләр диярсең. Хәер, андый чакта сорыйсы сүзләр, үтенечләр, киңәшләр онытылып торучан була. Көтмәгәндә өскә ябырылган хәлләр һәм гайре табигый мохит урап алу бер мәлгә кешене миңгерәтеп калдыра. күрәсең. Фикер тупланышына комачау ясый.
Билетлар теркәүне хәбәр иткәч кенә, икесе дә сискәнеп киткәндәй булдылар. Елена Семеновна машинадан бик зур сеткага сайлап тутырган көньяк җимешләре алып килде
— Мәликә апага, балаларга безнең як күчтәнәче. Авырсынмый гына алып кайт инде, Хафиз, яме—диде Елена Семеновна.—Безгә кунакка килсеннәр Чын. чын. Ял итеп китәрләр. Күп итеп сәлам әйт үзләренә
— Рәхмәт, Елена. Тапшырырмын.
Аэропорт дикторы самолетка утырта башлауны хәбәр иткәч, кул биреп саубуллаштылар.
— Хәерле юл. Хафиз!
— Бәхетле яшә, Елена!
— Читен булмаса, кайтып житкәч, оер-ике сүз язып сал әле. \афиз яме?
— Язармын, Елена, көт, язармын...
Очкыч, жилгә каршы йөгереп, күккә күтәрелде. Башга ул канат җилпеми генә җирне күзәткән бөркеткә охшап торды, аннары, кечерәйгән- нән-кечерәя барып, бик бәләкәй ноктага әйләнде һәм тәмам күздән югалды. Елена Семеновна исә аннары да бик озак кузгалмый торды әле.
12
Ләйсәннең сабыр канаты сынды. Таһирның берничә көннән бирле җанын кая куярга белмичә өзгәләнүен күреп тору ана галәмәт авыр. Дәресләр тәмамланып, унынчылар мәктәп капкасыннан шау-гөр килеп чыгып барганда, ул башын иеп, уйланып кына атлаучы Таһирны куып житте.
— Таһир, беравыкка гына сабыр ит әле.
— Нәрсә бар, Ләйсән?
— Бер атнадан бирле «Исәнме? — Саумы?» дан башканы сөйләшмичә. авызга су капкан шикелле йөреп булмый бит инде.— Ләйсәннең тавышында якын иткән классташын үгетләү генә түгел, инәлү авазы да ишетелеп киткәндәй булды.— Дуслармы без? Якын иптәшләрме? Әгәр шулай икән, ачыктан-ачык сөйләшик әле.
Таһир башта сүзгә саранланып маташса да, сөйләшә торгач, райүзәк уртасындагы бакчага төшеп җитүләрен искәрми дә калдылар. Капкадан эчкә, үзәк аллеяга үттеләр, аннары стадион ягына каерылып кергән юлдан атладылар.
Куакларга табигать сары сулышын өрергә өлгерсә дә, зифа каеннар тиз генә бирешмәскә тырышып, яфракларын лепердәтеп утыралар иде. Гүя аларның да үзләре генә белергә тиеш эч сере бар. Яфраклар пышылдавына колак салудан өзелеп калган әңгәмәне тагын Ләйсән яңартты. Ул, башын борып, Таһирга текәлгән иде.
— Хәтереңдәме, Таһир, яңа ел кичәсендә, чыршы әйләнәсендә парлап биегәндә, без бер-беребездән сер яшермәскә дип шарт куешкан идек?
— Синең белән сөйләшкәннәрне мин энәсеннән-җебенә кадәр истә тотам, Ләйсән, ләкин...
— Тагын шул «ләкин», «тик» һәм башкалар...
— Шулаирак килеп чыга бит, Ләйсән. Туп-туры әйтсәм шул: әтинең үз-үзен тотышы борчый мине. Борчый гына дисәм дә дөрес үк булмый. Шул газаплый.— Егетнең әллә күңеле нечкәрде, әллә әйтер сүзен җәһәт кенә таба алмады, ул беразга терәлеп калды. Аяк астына иелеп, юлдагы чыбык кисәген алды да уң як балагына суккалап баргандай итте. Азаккача ачылсам, мин сөйләгәннәрне дөрес аңларсыңмы, гомумән, боларны сиңа сөйләү кирәкме икән дигәндәй, Ләйсәнгә карады.
Алда буш эскәмия күренде.
— Бер-ике минут утырыйкмы? — диде Таһир, ниһаять, үзен изалап торганнарны ачыктан-ачык уртаклашырга карар кылып. Ямьсез уйларын шартлатып өзгән сыман, Таһир кулындагы чыбыгын кырт сындырып читкә ыргытты. Утыргач, Ләйсәннең соравын, төпченүен көтмичә, сөйләп китте.
— Мине бугаздан алып газаплаган нәрсә шул: әти әнине ихтирам итүдән туктап бара шикелле. Ихтирам итмәдеме, бетте инде, кешенея күңеле суына. Әнигә авыр. Тыйнак холыклы ул безнең әни. Әти өчен, безнең өчен аһ итеп яши. Әтине бик яратып та чыккан булгандыр, гомере буе безгә аның сәләте, белеме, карашлары кинлекне мактап сөйли, каләмле кеше, принципиаль кеше ул, ди. Хәзер аның үзенә карата суынганын сизеп, бик уфтана, кимсенә. Хурлана да. билгеле.
— Дәмин абый эчүгә сабыштымы соң әллә? Сүгенәме, сугышамы?
Таһир, әй, аяламыйсын ла син. дигән төслерәк күнелсез генә елмаеп куйды
— Түгел, Ләйсән, эш бөтенләй анда түгел. Анын бервакытта да чама
белмичә эчкәне юк. Мәҗлестә ул — түр күрке Кирәксә, шигырь укый. Есенинны. Блокны яттан шәп белә. Такташны ярата, Җәлилнең Моабит циклын соклангыч итеп укый ала... Кирәксә, җырлый, бии. Кешеләр ♦ анын белән гәпләшеп утырудан тәм табалар Безне дә, әнине дә, ялгыш а. кына булса да. тәмсез сүз әйтеп кыерсытканы юк. ң
— Соң шулай булгач? <
— Бүтән хатынны ярата башлаган бугай ул. §
— Ә-ә? — Ләйсән сорау биргән килеш авызын ачты да калды.— 3 Фәһимә апа кемгә ярамаган? Көне-төне эшли, больницада да, өйдә дә к өлгерә. Бүтән хатын дигәнең кем?
— Ресторан буфетчысы Марзия апа. Аның квартирасыннан чыкка
нын ике тапкыр күреп, әнигә җиткергәннәр. Бер юлы. чыннан да. кыз- “ мача да кайтты. Әни белән жилле генә әйткәләште дә... ч
Ләйсән чигә чәчләрен бармак очлары белән артка җибәреп, башын * күтәреп куйды һәм, карашын еракка төбәгән хәлдә, сөйләп китте <
— Марзия апа, Марзия... Беренче карашка һич кенә дә начар уйла- х
массын Тымызык күлдә корт уйный диләрме әле? Ул да шулайдыр, u алайса. Тик Дәмин абый аны ничек Фәһимә ападан өстен куя ала? < Аңламыйм. Аңларга көчем житми. Аңлаудан баш тартам... х
— Елгыр хатын ул. Ләйсән... Ә безнең әни ясалма төчеләнә белми. < Күңелендә ни, телендә шул. Аннары мин үземчә болай да уйлыйм. Әни а бит урта белемле медичка, фельдшер. Күп укырга, белем арттырырга вакыты да калмый. Әти эрудит ул. Бәлки шуна да суынадыр, үзенә иш күрә алмыйдыр.
— Әйттең сүз! — Ләйсән эскәмиянең аргы чнтенәрәк күчеп утырды. Мондый сүзне кем сөйли дип. Таһирны ерактанрак торып карарга тели иде диярсең.— Беләм мин аның әдәбият-сәнгагь нечкәлекләрен я^шы аңлаганын. Очеркларны да менә дигән яза. Ләкин . ләкин бит ул. шундый сәләтле икән, бергә тормыш иткән хатынына да булышырга тиеш. Минем әткәй әнкәйгә ничек ярдәм итә иде! Казанга барса да. Мәскәүгә юлы төшсә дә, «Менә. Гөлмәрьям, нинди шәп яна китап алып кайттым. Башта син укы»,— ди торган иде. Пленумга, киңәшмәгә баргач, яна опера тынласа, яңадан көнен туры китереп, әнкәйне дә алып китә иде. Әнкәй өчен дип газета-журналлардан математика һәм педагогика буенча күпме мәкаләләр генә жыйды. «Бнр әле бу эшеңне мин эшләп куйыйм, енн укы әзрәк»,—дип, ана ял бирергә бер дә онытмый иде. Гомере буе әнкәй белән киңәшеп кенә торды Әнкәй авырганда, җыелышта сөйләргә дип язган докладын ана биреп фикер сораганы әле лә хәтеремдә. Әнкәй укып чыкты да әйтте: «Кәефең кырылмасмы. Хафиз, докладың урта кул. Тыңлавын тыңларлар, берәүнең дә исендә калмас бит»,—диде. Беләсеңме. шуннан соң әткәй докладын өр-якадан язды...
Ләйсәннең төп сүздән читкәрәк чыгуын исенә төшерергә теләгән кебек, Таһир:
— Кешеләр бөтенесе дә бер төсле булмыйлар бит. Ләйсән,—диде.
— Булмасыннар да! Кешеләр һәммәсе бер төсле булса, дөнья бик күнелсез булыр иде. Ләкин семьяда бер-беренә булышу, ярдәм итү мәсьәләсендә бөтен кешедә бер үк омтылыш яшәсә, начар булыр идемени5 Әйт әле, Таһир. Фәһямә апаның редактор Муллин абый белән сөйләшеп караганы бармы икән?
— Нәрсә дип?
— Дәмин абый турында. Аның семьяга мөнәсәбәте турында
— Юк —Таһир баш чайкады.—Юк. юк. Сөйләшкәне юк Сөйләшмәячәк тә. Мин әлегә аларга кушылып сүз катарга кыймыйм, шулай да егәр әни мннем белән киңәшсә, мин дә: «Пөрмә, әни!» — дияр идем.
«. «к. г.» м о. 81
— Ник?
— Якын кешеңне әләкләп йөр дә аннан соң тагын якын булмы?
Ләйсән, карашын очкынландырып, яңадан Таһир янына ук күчеп утырды.
— Өй эчендә нинди хәл булмас, сөйләмәсән. беркем белмәс димәкче буласыңмы? Бөтен хикмәт тә шунда шул: гаделлек эзләү — әләкләү түгел, җан авазы, ачыргаланып кычкыру ул. Аны ишетмәү яки ишетергә теләмәү — җинаять. Семья җимерелергә торганда, авыз йомып утырыргамы? Кулындагы бәхетне ниндидер комсызның йолкып алуына риза- бәхил булып торыргамы? Шул булдымы эш?
Әмергә буйсынган шикелле, икесе дә урыннарыннан тордылар. Кайту ягына таба атладылар. Бакча капкасын чыккач. Ләйсән Таһирдан:
— Әгәр әткәй белән киңәшсәк? — дип сорады.— Ул безне аңлар. Кирәксә әниең белән дә сөйләшер. Ә. Таһир? Ник эндәшмисең? Бүген булмаса да. иртәгәдән калмый әткәй кайтып җитә. Одесса өлкәсенә бик тизгә генә командировкага киткән иде. Аңлар ул безне, сине дә. мине дә... Анардан тартынырга кирәкми, Таһир.
— Белмим шул. Ләйсән. Кадергулов абыйны мондый мәсьәлә белән борчу яхшы булырмы? Минем авыздан чыккан сүз икәнен чамаласа, әти ни дияр? Гомумән, сиңа сөйләп мин яхшы иттемме?
Ләйсән Таһирның тәвәккәл булуын тели иде.
Шуңадыр, бәлки, бер кавым артыграк батырланып та киткәндер.
— Беренчедән, мондый мәсьәлә, димә син. Райком секретаре өчен тормышта бернинди дә «тегенди», «мондый» мәсьәлә юк. Җанлы кешеләр язмышы гына бар. Әткәй үзе шулай ди. Аннары килеп, син үзен өчен шикләнмә. Әткәйнең сер сандыгы нык,— диде.
Кадергуловның «сер сандыгы»на килгәндә, кызы һичшиксез хаклы. Педагог тәҗрибәсенә партия работнигының такты да кушылган — шуна күрә шундый. Ә Елена Семеновна белән очрашуын ул һич кенә дә сер итә алмады. Теләмәде дә. Күнеле кыткылдап, кымырҗып торды. Тау чаклы булып тоелган яңалыгын тизрәк кем беләндер уртаклашасы килде. Бу очракта иң элек кем белән уртаклашсын да кемгә сөйләсен? Әлбәттә. Ләйсәнгә, олы баласына, тормышны өлкәннәрчә аңлый башлаган, шулай аңларга тырышкан кызына. Дөрес. Ләйсән табигатендә әлегә аек акыл белән тыелгысыз ашкыну бил алыша. Бер карыйсын, ул гомер иткән кешеләрчә салмак фикер йөртә, һәммәсен бизмәнгә салып үлчи төсле. Икенче баксаң, бала да бала инде менә. Җилбәзәкләнеп китүе дә ихтимал, иркәләнергә дә каршы түгел, әтисенә аркаланып, аз гына борын чөереп куйган минуты да була. Ләкин сабыйлык кысасыннан чыкты инде ул. Аның белән тигез баскычтан торып сөйләшергә мөмкин һәм фәкать шулай гына сүз алып барырга кирәк.
Кешенең табигате кызык бит ул. әй! Баштарак олы кеше үзе балаларын рухландырырга, юатырга, фикер баетырга, нык тәпиләргә бастырырга дип җан ата. Баланың чабуга ябышып тәтелдәве кызык, тапкыр сүзе күңелгә хуш. хәреф таный башлавы — шатлык, буй тартуы — сөенеч! Гомер үтә торгач, күз салсаң, кеше дигәнең куанычны бүтәнчәрәк татуны өметләнә: баласы иңгә-иң торып сөйләшерлек киңәшче булса икән! Баласыннан акыллы сүз. тотрыклы фикер ишетәсе килә. Бу инде кеше гомерендә икенче дәвернең ишек шакуы. Ул чагында баласы аны рухландыра, юата, фикер хәзинәсен аның белән уртаклаша. Картлар әйткәндәй, ата-ананын бурычка биреп торганын баланын акрынлап кайтарыр чагы җитә.
Шулай уйлап. Хафиз Казан аэровокзалына аяк басу белән, беренче эш итеп Аккүлгә, кызы Ләйсәнгә телефон шалтыратты.
Хафизның кәефе тагын да күтәрелә төште. Ул югында балалар исән- имин торганнар, өндә һәрнәрсә үз урынында, үз җаенда. Монысы — әйбәт. Ләйсән күңелле сөйләште. Молодец, ичмасам, аның кызы!
-.Владиславтан хат килеп төшкәннән соң булган уйланулары. Одесса өлкәсенә ничек барып кайтуы һәм Елена белән сөйләшүләре, дннгезче егеткә бергәләп хат язулары турында әтисе барысын да әйткәч, Ләйсән бер мәлгә аптырап калды. Мавыктыргыч, ләкин куркыныч һәм бик жит- ди китап укыгач, шулай була. Шактый уйлап, әтисе хикәяләгәннәрне янә бер кат фикер сөзгеченнән үткәргәч, Ләйсәндә сораулар туды.
— Әткәй, сезнең Елена Семеновна белән яшьлектәге дуслыгыгызны әнкәй белә идеме? — Ләйсәннең беренче соравы шул булды. Әтисе биографиясендәге һәр адымны ул әнисенең тормыш юлына бәйләп, шул нисбәттән карарга күнеккән. Сорады да, түр стенадагы эстамп-сурәтләргә текәлеп, жавап көтте. Хафиз күңеленә ятышлы иде бу сорау. Ул кинәнеп елмайды һәм рәхәтләнеп жавап бирде:
— Әнкәң белән дуслык, кызым, минем педучилишеда укыгандагы дәфтәрләр арасыннан табылган хатны бергәләшеп укудан башланып китте шикелле. Ул—Гөл-Төркемнән миңа Елена язган хат иде.
— Әнкәй бер дә көнләшмәдеме?
— Кемнән? Ник, ни өчен көнләшергә ди? Ул безнең ул еллардагы мөнәсәбәтләрсбезнең яшүсмерләрчә иң саф мөнәсәбәт икәнен яхшы анлый иде. Аннары шул кадәресе дә бар иде бит: еллар үткән, юллар аерылышкан. Хатирәләрдән көнләшмиләр. Көнләшәләр икән, бу — акыл сызлык галәмәте.
Хафизның бу көнгәчә кызы белән болай турыдан-туры һәм ачыктан- ачык мәхәббәт, сөю, көнләшү турында әңгәмә корганы юк иде. Әлбәттә, укылган китапларга, күрелгән фильмнарга, караган спектакльләргә кагылышлы рәвештә, газеталарда басылып килә торган диспут һәм фикер алышулардагы тормыш фактларына карата Хафиз үз карашла-рын әледән-әле әйтә килә. «Хаклык кем ягында?» дип ничәмә-ничә кат сөйләшкәннәре, караш уртаклашканнары һәм бәхәсләшкәннәре бар. Бүген исә иң четерекле мәсьәлә Хафизның үзенә турыдан-туры бәйле төстә кузгатылды. Форсаттан файдаланып. Хафиз төплерәк сөйләшү ягын чамалады. Ләйсәнне бу сораулар борчыпмы-борчый хәзер. Кызның Таһир белән дуслыгын да күптән белә ул. Яшьләр былтыр яздан бирле бер-берсен якын итеп йөриләр. Таһир Ләйсән янында ешрак була б. ш- лагач, кызы иптәш кызлары белән дә сирәгрәк очрашучан булып китте түгелме? Юк, юк, дус кызлары белән арасы суынды дию хата сүз булачак, әмма Таһир белән уртаклыкның көннәр үткән саен арта төшүе хак. Ләйсән дусларны бер табып та. бер кагып яши белми. Шунлыктан дус- лыкларының көчәя баруы бик табигый.
Хафиз егетнең исемен бүтәннәрдән аерып, басым ясап телгә алганы юк. Кирәкмәгәнчә яңгыравы бар
— Кем белсен, кызым, бәлки Елена белән дуслык елларында ачылган тойгылар әнкәңне көчлерәк ихтирам итәргә булышкандыр,—диде Хафиз, Ләйсәнгә җитди карап.—Ә яратырга өйрәнү, мәхәббәтне танырга өйрәнү зур эш ул, Ләйсән. Ярата белү —бәхетле булу, үз-үзеңне хөрмәтләргә, кешелек кыйммәтеңне белергә өйрәнү дигән сүз. Ярату дигән олы көч тормышны матуррак, мәгънәлерәк итә. Баштарак ул. бәлки, чын мәхәббәт үк тә түгелдер, көчле, саф мәхәббәт теләүнең бер чагылышы гынадыр Шулай гына булса да. ул шундый чиста, әйбәг хис Аңардан курыкмаска, качмаска кнрәк. Әйтик, уналты-унжиде яшендә бу хненен тууы җитмештә чәч агару шикелле үк табигый хәл .
Әтисенең ник шулай бик бирелеп сөйләвен Ләйсән дөрес юрады. Таһир белән дуслыкка ым кага дигән нәтиҗәгә килде ул. Шуна күрә аңа ничектер җайсыз булып китте, Ләйсән сүзне икенче тарафкарак борып җибәрергә теләде.
— Елена Семеновна тормышка чыкканмы соң, әткәй? —диде ул. Хафиз исә. шуны гына көткән һәм Елена турында сүзне дәвам итәргә җан өстәлүгә куанган шикелле, җавап кайтарды;
— Чыкмаган. Әле дә ялгызы яши. Ул дигән кеше очрамагандыр, күрәсең Исәпкә бар, санга юк бәндә белән башын бәйләргә теләмәгәндер. Горур, акыллы, тормышта үз бәясен белә торган кеше ул, кызым. Андый кешеләр үзләрендә ялгызлык җәфасын чигенергә мәҗбүр итәрлек көч табучан була. Ә Владиславны тәрбияләп үстерүе дөньяда бөтенләй үк тармаксыз-ботаксыз калмаска теләүдән килеп чыккандыр.
— Анык бу килеш тә шулай калу ихтималы бар ич. Тик шулай да Владислав абыйны мин бик кызганам, әткәй.
— Ул кызганыч кеше түгел. Ләйсән. Яхшы тәрбия алган. Бик яхшы һөнәр иясе. Хатын укыдың, чамалап карагансың.
— Мин бу яктан әйтмим. Менә ул сезнең икәүләп язган хатыгызны ала һәм. — Кирәкле сүз тиз генә Ләйсәннең тел очына килмәде.— һәм... аның күңелендә каты бер шартлау барлыкка килә. Ул шартлаудан күңелдә ни кала? Бушлык? Суыклык, рәнҗүме? Гомере буе алданып йөргәнлегеңне каһәрләүме?
— Син, кызым, артык ямьсез буяулар санлап сөйлисен. Әлбәттә, Владислав өчен ул яңалык күңелле булмас. Шулай да аның мәсьәләгә тыныч карыйсына ышанасы килә. Ул инде тормышны күрергә өлгергән егет.
— Булса да...
— Билгеле. Елена Владиславка чынын алданрак әйтә алган булыр иде, тик аның да туган баласыдай күргән кешесен югалтудан куркуын аңларга кирәк.
Ләйсән, диван култыксасына терсәген кадап, ияге белән учына таянган хәлдә, тын утырды-утырды да, янбашына төртеп сискәндергән кеше төсле, капылт турайды.
— Сугыш... каһәр төшкере сугыш эзләре,— дип пышылдады.— Шул купмаган булса, кеше язмышлары бу кадәр ботарланып бетәр идемени!
Хафиз кызына гаҗәпләнү катыш сокланып карады. Әле хәзер генә Еленаны гаепләргә җыенган төсле үртәлебрәк утырган Ләйсән мәсьәләнең асылына төшенүен әйтеп салды ич!
— Шул шул, кызым. Сугыш зилзиләсенең шаукымы күпме гомер узгач та әле бер гаиләдә, әле икенчесендә яман шеш булып калкын чыга. Ул елларда ярылган снарядларның корыч ярчыклары киләсе буын язмышына да кадалып калган. Торып-торып шул ярчыклар кыймылдый, жаннарны сыкрата.— Шуннан соң Хафиз, онытып торган сөенечле хәбәрен кинәт искә төшергән кебек, бөтенләй бүтән, якты, шат тонга күчте:— Елена апагыз әбиегезне, сине һәм Рафисны кунакка чакырды. Киләсе җәйдә барып кайта аласыз диюем.
— Рәхмәт. Аны Аккүлгә чакырмадыңмы соң, әткәй? Син дә кунакка дәшәсең калган...
— Мин моны үзем генә хәл итәргә теләмәдем, Ләйсән. Сезнең белән киңәшүне кирәк санадым...— Хафиз кызына елмаеп карады. Чыи-чын- лап шулай әйтүе идеме, әллә Ләйсәнне сынап карамакчы гына булдымы, кызы аны төшенмәде. Ләкин ул бер нәрсәне сизенгәндәй булды: әткәсе Ләйсән каршына зур бер сорау куя түгелме соң? Анын тел төбендә кунакка чакырудан мөһимрәк мәсьәлә ятмыймы? Елена Семеновна әтисе күңелен астын өскә китергән түгелме соң? Әллә Ләйсән хаталанамы?
Ул бер мизгелгә эсселе-суыклы булып китте. Шул чакта, бәхеткә, телефон чыңлады. Райбашкарма председателе Нияз Гайсин шалтыратты. Алар сөйләшә башладымы, бел дә тор, трубканы тиз генә куймаслар...
Хафиз телефон шалтырагач өзелеп калган сүзгә кире кайтмады, Ләйсән ул теманы яңартырга гел теләмәде. Имәнеп калды кыз.
Кич житте. Көзге көннең эңгер-меңгере Аккүл өстенә күгелжем-кар'’ чыбылдыгын корды. Озакламый, учлап сипкән төсле, күк гөмбәсендә эреле-ваклы йолдызлар җемелдәшергә кереште. Төн аяз. Салкынча җил
исә иде Юлдан кайтып, өй рәхәтенә юлыккан Хафиз, иртәгә дә көннең аяз буласына куанып, үзе өйдә юкта килгән газеталарны карарга утырды. Ләйсән күрше бүлмәдә Рафиска математикадан мәсьәлә чишәргә булышты. Чак әрләшеп китмәделәр, чөнки энесе гап-гади кагыйдәләрне хәтерендә тотмый. Шулай булгач, билгеле инде, кыю атларга базмаган сукыр кеше төсле, әледән-әле терәлә дә кала. Өчпочмакларның охшаш- ♦ лык билгеләре буенча бирелгән мәсьәләне чишә алмын утыра әнә! а.
— Әгәр иртәгә шушы билгеләрне яттан белмәсәнмс,— диде аңа апа- *
сы,—әткәйгә әйтеп, сыртыңны каезлатам мин синең! Б\сы — бер. Икен- < чедән, стадион синең өчен тыелган зонага әйләнәчәк. Мәктәптә аяклар- В ны гына түгел, башны да эшләтергә кирәк, Рафис галиҗәнаплары! 3 Аңлашыламы? Менә шул... ’ £
Малай эшнең җитдиләнүен тоя иде. Тыштан бәйсезлек саклаган бу- ф лып маташса да, Ләйсәннең эшне әткәсенә җиткерүеннән шүрли иде. Рафис әткәсенең гомердә кул якмасын, әлбәттә, белеп тора, ләкин анын “ каршысына басып, кырт кисеп куйган сорауларына җавап бирүе, аның ч оялтуын тынлап тору —җәзаның ниндие булачак. Боларнын һәммәсен* бик тиз исәпләп, Рафис Ләйсәнне тынычландырырга ашыкты, сүз бирде. <
— Джентльмен вәгъдәсе, апа! Иртәгә кичкә өчпочмакларның ox- s
шашлык билгеләрен чикләвек урынына чирткәнемне күрерсең. Әткәйне о борчымаска кирәк. <
— Тыкылдап бетердеңме? 2
— Юк әле, апа. Тагын бер важный сүзем бар. Стадион турында авыз <
ачма, яме? Тупсыз мин — аяксыз-кулсыз, аңлыйсынмы? а
— Аңладым. Аның каравы, башың үз урынында булыр, аны эшләтерсең, Пеле! Спорт бит ул төп эшкә булышса гына спорт .
— Бетте, апа. Ут сызыгында тынлык урнаша. Солых килешүе төзелә,—Рафис, вәгъдәсен үтәргә ант итеп, геометрия дәреслеген үбә.
Ләйсән зал якка кергәндә, Хафиз район газетасының урта битләрен—«Гигант» колхозы игенчеләренең ашлык сатудагы тырышлыгына багышланган куш полосаны карап утыра иде. Район газетасы дигәндә, ул бер хәбәрне дә күздән кичерми калмый. Кулына карандаш тотып укый. Искәрмәләрен шунда ук билгеләп бара. Әйтәсе фикерен өстендә ук я редакторга, яисә аның урынбасарына телефоннан әйтә.
«Гигантжа багышланган куш битне ошатканлыгы йөзеннән үк күренеп тора иде. Колхоз парткомы секретаре чыгышы турысына кызыл карандаш белән плюс билгесе куйган. Тупланманы йомгаклап язган өлешне дә яраткан. Ул турыда өндәү билгесе тора
— Менә ичмасам Сөләйманов! Тамырларында журналист каны аккан кешенең каләме гап-гади саннарны музыкага сала! — диде Хафиз, махсус полосалардан канәгать булып — Шәп чыгарганнар егетләр.
Ләйсән әтисенең Дәмин Сөләймановны мактавын бик тиз абайлады. Сүз башларга җай китерә алмыйча пошынганда, гаҗәп ипле элмәк була түгелме сон бу? Тик суытмаска гына кирәк.
— Әткәй, син Дәмин абыйны гел диярлек мактап кына торасын, язуын бик яратасың бугай. Әллә Мәскәү газетасына үзең турында очерк язганы өчен артыгын да яратасың инде?
— Әйе шул, кызым, ошатам мин аның язуын. Үзем турында язганы өчен генә түгел ләкин. Минем алай үз кәефемне өстен куймаганымны син әйбәт беләсең... Район редакцияләрендә яхшы журналистлар бармак белән генә санарлык. Сөләйманов профессиональ югарылыкта яза. Чын иҗат кешесе. Авыл хуҗалыгын бөтен ваклыклары белән белә, кешеләрнең холкын, гадәтләрен нечкәләп өйрәнә Иң мөһиме — тормыш-тан алганын художестволы итеп газета юлларына сала белә Яхшы журналист, сүз дә юк!
Ләйсән әтисе янына килеп басты һәм өстәлгә җәеп салган гатетагз күз йөгертеп чыкты. Тик анын күңел күзе анда язганнарда түгел иде
Авыз ачып башлаган сүзен ничегрәк дәвам итүне уйлады ул.
— Менә сез, әткәй, җитәкче работниклар, күп чакта кешегә бер яклы гына карыйсыз —Ләйсән әтисе йөзенә чыккан сорауны күргәч, ашыгыбрак сөйлисе итте.—Әйе. әйе. кайчак сынар күз белән генә карыйсыз шикелле. Хезмәтен күрәсез дә «яхшы механизатор», «уңган терлекче», «шәп председатель», «әйбәт агроном» дисез. Менә әле генә Дәмин абыйны да «яхшы журналист, сүз дә юк!» дип мактадың.
— Димәк, җирендә, кызым.
— Ә кеше буларак ничек?
— Начар кеше түгел ул. Моңарчы, һәрхәлдә, шулай дип белә идем. Нигә алай дип сорыйсың әле?
Хафизның бу соравыннан Ләйсән читенсенә калды. Әтисе соравын янә кабатлады:
— Нигә? Дәмин Сөләймановның начарлыкларын беләсеңме әллә? Берәр әшәке сүз ишеттеңме? Нәрсәгә таянып, аның кешелек сыйфатын шик астына куясың? Сөйлә әле. сөйлә. Ләйсән.
Хафиз кызыксына калды. Ләйсән гафу үтенгәндәй генә сөйли башлады. Шулай да иң әүвәл ике арадагы бу сөйләшүнең сер булып калачагына әткәсенең вәгъдәсен алды. Таһир исемен бу сөйләшүгә бәйләп, гомумән, теленә чыгармавын гозерләде.
— Аккүл зур кала түгел, әткәй,— диде Ләйсән, бу хакта бар белгәнен сөйләп бетергәч.— Имеш-мимешләр бик тиз тарала. Фәһимә апага да. Таһирга да бик кыен. Атна-ун көннән бирле Таһир җанын кая куярга белмичә йөри. Мин күреп торам бит. укуының да рәте-коты китеп бара...
Нидер уйлап торгач. Ләйсән, тагын яшүсмерләрчә чәчәләнеп, гому-миләштереп сөйли башлады.
— Ашлык урлаучыны хөкемгә тарталар. Машина җимергән кешене судка бирәләр. Гражданнарның тынычлыгын бозган хулиганга каты чара күрелә. Ә бу очракта шома гына үтәргә тиешме? Азынучы да, азындыручысы да сөттән ак булып калсыннармы? Дөресме соң шул. әткәй? Кеше бәхетен урлау, семья тормышын җимерү, күпме кешенең җап тынычлыгын бозу җәзасыз калырга тиешме?
Хафиз кызының фикерләрен бик җитди кыяфәттә тыңлады. Аның чын күңелдән әрнеп, битараф кала алмаслык дәрәҗәдә көенүдән сөйлә- вен аңлады. Әтисе Ләйсәнгә ни дип җавап бирә ала иде соң?
— Сине бер зур әхлакый проблема борчуга салган, кызым,—диде Хафиз.—Принципта мәсьәләгә бик дөрес карыйсын. Син әйткәннәрне ныклап тикшерергә, ачыкларга кирәк. Чара күрү хакында шуннан сок уйларга мөмкин. Интим мәсьәләләрне тикшергәндә, пар ат җигеп, кыңгырау чыңлатырга ашыгу дөрес булмас иде. Шулай да әйтим, мин моны тиешенчә аныклармын. Ә Таһирга канат сәлперәйтергә җай бирмәгез. Минем белүемчә, акыллы, фикерле егет ул. Теләктәшлекне бик аңлар һәм кабул итә белер.
13
Кошчылык фабрикасы корылышында эшләрнең торышы, тулаем алганда. аһ-зарга җай калдырмаслык булса да. механикалаштырылган күчмә колонна җитәкчеләре райком теләгән темпны тәэмин итә алмады. Өченче кварталда алар планнан тыш та эшләр башкарырга вәгъдә иткәннәр иде, чөнки дөнья күргән һәр кешегә билгеле: октябрь-декабрь айларында салкын яңгыры, тездән пычрагы, чатлама суыгы — барысы бергә төзүченең чабуыннан тарта, балтырына таш булып тагыла. Ләкин вәгъдә сүздә генә калды. Колонна өченче квартал планын да очын очка чак-чак кына ялгап куя алды. Хикмәт нидә? Хафиз Кадергуловны шул мәсьәлә байтактан борчып килә. Октябрь башында ул төзелешкә килеп
чыкты. Урып-жыюны әйбәт төгәлләп, дәүләткә ашлык, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә сатуны уңышлы үтәгәннән сон, иркенләбрәк калган чак иде.
Участокларны Илларион Захарович Зотов белән бергә урап чыктылар. Сонга таба начальникның кәефе кырылды, чөнки райком секретаре алдында ташчылар бригадасында эшчеләр белән сүзгә килде. Нигъмәтулла Нигъмәтжанов тик торуларның тимер-бетон капламалар житмә- тәнлектән килеп чыкканын күзгә бәреп әйткән иде. шул ярамады. Җитмәсә, аягы керсә, башы кереп җитмәгән Лзат Ишбулдин да сүзгә кушы лып маташа, дип гарьләнде.
Илларион Захарович Нигьмәтжановның хаклы икәнлеген дә белә. Ләкин бит ул егет тәэминат начар дип кенә зар түкми, капламаларны бүген-иртәгә үк кирәк кадәр кайтарып житкерегез дип бугаздан ала. Зотов шуңа кабынып китте һәм Нигъмәтуллага кычкырынып ташлады. Бер уңайдан бүтәннәргә дә сабак булсын дигәндер, бәлки Район башлыклары килгәндә, телләрен теш артында тотарга өйрәнсеннәр диюе булгандыр.
Хафиз, машинасына утырып, райүзәккә кайтырга кузгалгач та. начальник тиз генә тынычлана алмады. Кадергуловтан да тартынмыйча, үзалдына рәнҗеп мыгырданды «Авызыннан ана сөте кипмәгән, ә кычкыра! Тәпиенә басып, башыңны суырып чыгарыр тегеләй, ирек бнрсән Юбилейлар хөрмәтенә көрәшәбез, имеш. Менә заманалар нишли Гап-гади эшне көрәш дип йөртә башладылар..»
— йөрәгенә барып кадалды, Захарыч, шуңа сукранасың. Нигъмәт Жаков та. Ишбулдин да хаклы. Акланырга маташма. Кемнән дауласыннар алар? Алариың әйбәт теләгенә каршы төшәргә кемнен ни хакы бар1 Тынычлан да уйла! Тәэминатны тиз арада ничек яхшыртып була? Без нәрсә белән һәм ничек булыша алабыз?
Зотов тиз генә эндәшмәде, ачуы сүрелмәгән иде әле. Аның колагында һаман Нигъмәтулла авазы яңгырап тора иде: «Без һәр минутны исәптә тотабыз, тәэминат кешеләре безнең вакытны тәүлекләп урлый! Нишлиләр генә соң алар?»
«Алариың нишләгәнен белүне мнңа калдыр!—дип кычкырды ул.— Синең белгәнен — үз бригадагыз, ә минем жилкәдә — бөтен бер колонна. Шуны онытма, план өчен мин жавап бирә.м, Ә син эшсез утырмассың. тыныч бул...»
Зотов Хафиз соравына кичегебрәк жавап кайтарды
— «Татсельстрой»га шалтыратыйк әле... Сез шалтыратсагыз икән. Тәмугка күнеккән шайтан шикелле, минем зарлануга күнегеп беткән
нәр инде анда.— диде.
— Хәзер үк сөйләшәбез, туры райкомга кайтыйк.—Хафнз шоферның җилкәсенә кагылып алды.
Илларион Захаровичның үпкәсе һаман язылып бетмәгән иде әле. Ут кабат Нигъмәтулла Нигъмәтжанов әйткәннәргә кайтып төште
— Юбилейлар дип, көрәш дип салмаклырак булсын өчен кушып җибәрә ул... Тел төбендә бер төен — акчаны көрәп алмак була. Тиеннәремә зыян салмасыннар дип сызлана.
— йөкләмә үтәлсә, акчасын да шәп аласын белә ич ул. Моның нн гаҗәбе бар?—диде Хафнз. Зотов тагын да үртәлә төште.
— Бер сүз белән генә акча дисен! Узган кышны, Хафиз Галиевнч, әйтсәм әйтим инде, бер бригада штукатурчылар ялладык. Әрмәнстаннан килгәннәр. Киселеп чыккан мастерлар. Акча сугарга килүчеләр, бер сүз белән әйткәндә Торак йортны бор атна дигәндә курчак сарае ясадылар Да куйдылар «Кабул итегез!» диләр, ышанмый торам. Безнең атказан- ганнарыбызга тапшырсаң да, бер айсыз ерып чыгя алмаслар иде. Чынлап менә. Тегеләрне ни җилкендерә дисен? Акча! Сәгатьләр, минутлар белән хисаплашмыйлар, эшлиләр. Тәмәке тартуны да исәптә тоталар.
Ә куллары — алтын. Көненә унбиш-егерме сумны сыпырдылар шул. Атказанган исемең дә, мактау грамотаң да кирәкми аларга. Нишләтергә ул халыкны? Мактаргамы, әллә сүгәргәме? Чакырып алыргамы, артларына тибәргәме? Аккордлы наряд биргәндә дә шулай. Вакытын куясын, хакын билгелисең. Хакы нормативныйдан югары була, билгеле Шартласа шартлый, ярылса ярыла, әйткән сәгатенә Сөембикә манарасын да өеп бирә... Сезнеңчә, нишләргә, Хафиз Галиевич?
Хафиз көлемсерәп тыңласа да, бик житди жавап бирде.
— Алтын куллы гына түгел, бриллиант куллы булсалар да, шабаш- пикларны үрчетү юлына басмаска, Илларион Захарович. Алын-ялын белми акчага табынган кешеләр дөнья тоткасы дип кем һәм кайда әйткән? Тәңкәне тәңре иткән бәндәләр куркыныч, Захарыч. Алар жәмгыять тәнендәге иске бозык, яман шеш. Мал хакында гына уйлаган андый адәмчекләрнең күзенә ак-кара күренми башлый. Ә менә эшләгән эшен илгә кирәк, жиргә күркәм дип башкаручы — бөтенләй бүтән. Ул иптәшнең тормышта акчадан тыш төп иманы бар, принциплары бар. Андый кеше дөреслекне, гаделлекне якты мәгънәсендә аңлый. Аларга атказанган исем дә бик кадерле, мактау кәгазе дә мөһим, чөнки алар тормышта тоткан урыннарын к\пме акчага ия булулары белән түгел, жәмгыятебез тарафыннан ни дәрәжәдә хөрмәт ителүләре белән дә бәялиләр. Мораль стимул андый кешеләргә көч өсти, дәрт арттыра...
Төштән сон партиягә кабул итү һәм персональ эшләрне бюрога хәзерләү буенча штаттан тыш комиссиянең утырышы булачак икән, Хафизның шунда катнашуын сорадылар.
Утырышта партия членнарына кандидатлардан алты кешенең канди-датурасын карадылар. Алар арасында механизаторлар да. терлекчеләр дә, район больницасыннан фельдшер хатын да бар иде. Ветераннардан торган бу комиссиянең фикере биш иптәшкә карата бердәм булды. Ә менә зооветснабның районара базасы директоры Әхтәм Билаловка килеп житкәч. эш катлауланды.
Председательлек итүче Әхтәм Билаловка кагылышлы сүзне әйтте:
— Әхтәм Шакир улы Билалов район ветеринария лечебницасы каршындагы башлангыч партоешма жыелышында КПСС членлыгына кандидатлыкка күпчелек тавыш белән кабул ителгән. Әмма жыелышта бер коммунист Билалов иптәш кандидатурасын якламаган. Соңыннан ул үз карашларын жыелышка тулысынча аңлаткан. Бу хәл партия райкомы каршындагы комиссиянең игътибарын тарта һәм без иптәш Билалов мәсьәләсе белән өстәмә рәвештә шөгыльләндек.
Производство күрсәткечләре ягыннан дип әйтсәк, ягъни иптәш Била- ловныц хезмәт линиясендәге эшчәнлегенә килсәк, сүз әйтер урын юк. һәрнәрсә кирәгенчә диярлек. Ә менә үз буйсынуындагы иптәшләргә карашы начар... Туп-туры әйтәм: начар, иптәшләр. Зооветбазада аңардан канәгать кеше юк. Шулай да берсе дә каршы эндәшми, эштән куам, дип өркетә икән. Уйлап карагыз. Складта эшләүче кызны ЗАГСка язылышырга җибәрмәгән. «Беләсең бит, жомгада безнең эш особый тыгыз»,— ди икән. Кешенең иң якты, иң куанычлы көнендә шулай дисеннәр әле! Шатлык бит ул кешеләр уртаклашса арта, ә ваемсызлыктан сүрелеп, тоныкланып кала. Каравылчыны тыңласагыз иде. Эттән алып, эткә салып сүгә. Җиңү бәйрәмендә генә булса да, кеше төсле сәлам биреп, котлаганы юк, ди. Ә каравылчы дигәнебез, иптәшләр, Ленинградтан Дрезденга кадәр сугышчан юл узган фронтовик... Игътибар итегез, кеше бернинди материаль ярдәмгә өметләнми, сүз әйбәт эндәшү, җан азыгы хакында гына бара... Иптәш Билалов кешелек сыйфатларын җуя башлаган. кыскасы. Без мона гамьсез карый алмыйбыз...
Комиссия. Билаловны партия членлыгына кандидатлыкка кабул итүдән тыелып торырга, дигән нәтиҗәгә килде. Райком бюросына шундый фикерне ирештерергә дип карар кылынды.
яшереп тә маташмады, ә туп-туры:
— Сезнен әйткәннәргә колак салып торсан. монда фәрештәләр җыел
ганмы әллә дип уйларлык,— диде кызарынып-бүртенеп — Кем генә ялгышмый бу дөньяда? Ата баласында хата була ул. Ак кәгазь битенә сырлый китсәң, чүп өстенә чүмәлә дә тиз өелә... ♦
— Шуңа күрә хатанны әйтүчене атан дип бел дигәннәр, иптәш а.
Билалов,—диделәр ана.— Ялгышын танымаган тагын шул хатага тө- - шәр. Дөрес әйтмәгән булсалар, комиссия членнарының дәлилләрен кире < кага аласыз. 5
Билалов аптырап кайтып китте. Гүя аны тукмап миңгерәттеләр дә. з ул ябышкан керфекләрен аерып ача алмый иза чигә. Башы, күз кабак- 5 лары кургаштай авыр, авызында сабын тәме иде. Бөтен дөньясын каһәр- ф ләде ул. Барыннан да бигрәк, үзен сүкте. «Нәрсәгә кирәк иде ш\шы яшькә җиткәндә партиягә керәм дип кыбырсып йөрергә’ Саулыгым- ® байлыгым дип мыштым гына яшәргә иде мина, тиле бәрән орлыгы аша- ч ган мужикка! Базадан ычкынуым бар, янәсе. Көннәрдән бер көнне < шундый хәерсез сәгать сугып, аннан ычкынсам да. кулымда һөнәрем юкмы, дивана... Авылдан авылга тәкә печеп йөрсәм дә. мохтаҗлык күрә- х сем юк лабаса... Әшрәфҗан Каюмы шикелле туры бәндәләр өчкә-бишкә о кәкрәйгәндә дә дымым кибәсе юк әле. Ул хәерче интексен!
Эштә дә аягын тайганны гына көтеп торалар икән Монысын £ кояшлы көн кебек ачык белдем. Мин сантыйга шәп сабак булды... Инде < сак булырга кирәк. Мәгъсүмә белән дә аеруча сак эш иткән хәерле. * Хәл кылгыч көн җитми торып, дальше-больше ана каты бәрелдем юк. Әмма инде мәлҗерәп төшүне дә көтмәсен. Хәттин ашкан ахмак бул- маса, үзенә мөгамәләне бер төшенер. Төшенгәч, җилдән туган малае янына китеп елышыр әле. Китә белмәсә. җибәрә белермен... Гариза язып баргач, җыелышта кабул иткәч, кире борулары гарьлек. Мина ачуы чыкканы бере шуны йөзгә бәрер инде. Тик тормаган кешедә бәла бар, диләр. Мин тинтәк шундый булып чыктым, менәтерә...»
Әхтәм Билалов киткәч тә комиссия членнары байтак сөйләшеп тордылар. Урып-жыю кызып барган атналарда Хафизның ветераннар белән җәелеп китеп иркенләп сөйләшергә вакыты да, җае-унае да булмады бит.
Кичләтеп беренче секретарь кабинетының ишеген Айрат Сәрвэров шакыды. Техник секретарь аны кисәтеп кертте: «Тиздән Хафиз Галиевич- нын ерактан кайткан танышы киләчәк, иптәш Сәрвэров»,—диде. Әмма Хафиз үзе бер дә ашыккин, кабаланган кешегә охшамый иде. Айратны бик җылы кабул итте.
— Әйдәгез, Айрат, хуш киләсез.—диде секретарь, укытучыны ишек буена килеп каршы алды һәм күрешергә кул бирле — Узыгыз, утырыгыз,—Папирос кабын кулына алган иде, кире куйды.—Сез тартмыйсыз бугай... Я, ни хәлләрегез бар? Мәктәпкә, коллективка ияләшеп җиттегезме инде? Аккүл кешесе булып буламы? Назлыгөл йен кәефе ничек? Казан дип бик өзгәләнмиме?
Айрат, үз чиратында, иркенләп җавап кайтарды һәм якын күреп хәл- әхвәл сорашкан өчен Хафизга рәхмәт әйтте
—- йомышыгыз бар идеме? — Хафиз әңгәмәнең булачак төп өлешенә үзе юл ачып җибәрде. Өлкәннәрдәге менә шул сыйфатны мактамас җирдән мактарсың, характерның бик күркәм бер сызыкчасы бит ул. Кеше ничегрәк сүз башлыйм икән дип торганда, судан тартып чыгарырга дип кул сузган кебек була. Шуннан сон үтенече, гозере төшеп килгән кеше рәте-чуты белән йомышын юллый башлый. Айрат та кыска һәм ачык итеп:
— j'llin үземне KJidtL vjjiajjsn VVJ/IH>I «и niw nreuwiy
буенча килдем, Хафиз абый,— диде.
Кадергулов дусларча шаяру катыш көлеп сорады:
— Шулармын берсе минем Ләйсән китереп чыгарган мәсьәләме әллә?
— Юк,— диде Айрат.— Ләйсән бик тырыш, әйбәт укучы. Менә дигән комсорг. Ярдәмчеләремнең берсе. Мин сезнең яныгызга райком секретарена дип килүем.
Хафиз урынына барып утырды.
— Тыңлыйм. Рәхим итеп сөйләгез.
Айрат иң әүвәле Рубин Туйкинның тәртипсезлегенә кагылышлы бәхәсне сөйләде.
...Райпотребсоюз председателе малае Рубин Туйкин мәктәп кичәсенә исереп килеп гауга куптарган иде. Иртәгесен Айрат аларның өйләренә дә барды. Тик Рубинның әнисе — район больницасының күз врачы — яшь педагогны өеннән куып чыгаргандай итте. Ул ханымның карашын- ча, аның баласы фәрештәгә тиң, андый гына сөрлегүләр кемдә дә була, Айрат, янәсе, чебеннән фил ясап йөри.
Әмма Айратны иң нык рәнҗеткәне бу түгел иде әле. Директор Хәниф Бикбаев, мәктәп даны дигән булып, гадәттән тыш тәртипсезлекне йомып калдырырга теләде. Айрат моның белән һичничек килешә алмады һәм мәктәп җитәкчесе белән каты бәхәскә керде...
— Мин, ихтимал, моның белән сезне борчымаган да булыр идем, Хафиз абый,— диде ул.— Мәсьәлә мәктәп кысасыннан чыгып бара. Бердән, Идрис абый Туйкин — район работнигы. Аңа карата райком с\зе тәэсирлерәк буласы шиксез. Икенчедән, директорыбыз Хә.ниф Гәрәевич белән минем принципиаль бәхәскә, очраклы рәвештәме, әллә махсус кызыксыныпмы, райкомның идеология буенча секретаре кушылды. Көндез иптәш Баязитов мәктәпкә килде һәм минем белән озак кына сүз алып барды. Ул баштанаяк директорны яклый, мине мәктәпнең яманатын сатарга теләүдә гаепли. Мин боларны әләкче булып сөйләмим, Хафиз абый, дөреслекне табар өчен генә әйтәм.
— һм-м...— Хафиз маңгаен сыпырып куйды һәм көлемсерәде.—Гафур Баязитов белән Бикбаев күптәнге дуслар,— диде Кадергулов.— Ьаязитовны мәктәпкә үзе өндәгән булуы да бик мөмкин. Тик эшнең асылы анда түгел, Айрат. Мәсьәләнең төше педагогик принципта. Шул ноктадан караганда, мин сезнең тәкъдимнәрне дөрес күрәм. Туйкинның үз-үзен тотышын бәяләүне, әлбәттә, классташлары карамагына куярга кирәк. Идрис Саматович белән без монда сөйләшербез. Сәкинә Габделрәсүлов- на — партиясез кеше. Шулай да ул коллективта бит. Район больницасы коллективының үз членыннан баласын ничек тәрбия итүе турында сорарга тулы хакы бар. Ә Рубин, чыннан да, киртә аша сикерә башлаган. Район мәгариф бүлеге, комсомол райкомы шулай ук битараф калмас. Эчүчелеккә каршы көрәш караклыкка каршы көрәш шикелле үк рәхимсез булырга тиеш, Айрат. Яшь чәчәкне кырау аеруча тиз көйдерә. Яшүсмерләр шешәгә ябышкан һәр очракта тревога сугарга, барлык чаңнарны кагарга кирәк. Ә Бикбаевка мәктәп намусы өчен чын тырышу ничек икәнен аңларга бик вакыт...
Класс җитәкчесен борчыган һәм аптырашта калдырган икенче хәл Таһир Сөләймановның әтисенә кагылышлы иде. Айрат үтә сакланып, тәгъбирләрнең берәүне дә кимсетми торганнарын сайлап кына сөйләде. Шунысы факт; чыгарылыш класс егетенең җаны кыйнала. Мәктәпкә дә аптыраганнан гына йөри төсле. Дәрестә, җәмәгать эшләрендә онытылып та тора ул. рухланып, кабынып та китә. Иптәшләре дә моны сизә.
— Мин иптәш Сөләймановны бик аз беләм, редакциядә нибары бер очрашканым бар. Шулай да аны күреп, ачыктан-ачык сөйләшәсе килә,— диде Айрат. Үзе Хафиз йөзендәге реакцияне төшенеп җитмәде, икеләнеп куйды.
— Классташлары.
— Атап әйткәндә?
— Класс старостасы. Күрәсең, ул уртак борчылуларын мина жит- кергәндер.
— Әйе, алар күбесе борчылалар,—Хафиз утырган жиреннән торды *
да, кулларын чалбар кесәләренә тыгып, гадәтенчә, арлы-бирле йөренеп 5 алды,—Мин моны беләм. Тик сезгә ул хакта Дәмин белән сөйләшми то- g рырга киңәш итәр идем. <
Айратның күзендә «Берни дә аңламыйм» дигән караш ялтырап узды. х Ул аны теле белән дә әйтте.
— Ягъни? Белмәмешкә салышыргамы? Хәл бик җитди, катлаулы ич, к
Хафиз абый. Аннан сон бу бит район газетасы сотруднигының, комму- ♦ мистның мораль кыяфәте мәсьәләсе дә... а
Кадергулов йөренде-йөренде дә тагын килеп утырды.
— Сез әйткәннәр бөтенесе дә дөрес. Айрат. Дөрес. Минем сезгә сабыр < итәргә кушуым нидән? Мин бу хакта Дәмин Сөләйманов белән берничә Е көн элек бик ныклап сөйләштем. Икәүдән-икәү генә. Ишекне бикләп. < Райком секретаре булып кына түгел, фронтовик белән фронтовикча сүз * алып бардым. Ирләрчә. Туп-туры. һәрнәрсәне үз исеме белән атап. и Минем моны берәүгә дә чәчеп йөрергә хакым юк, ә сезгә әйтми булдыра < алмыйм, чөнки Дәминнең улы язмышы аша ул мәсьәлә сезне дә борчый.. £ Бер мәл боргаланып бакты ул, гайбәт, диде. Аннары икърар итеп, хаты- < нының минуслары туйдырганнан зарланды. Ахыр чиктә гаебен таныды. 81 кабатламаска ирләрчә ышандырды. Ике төрле сөйләмәс дип уйлыйм. Дөресрәге, шулай дип ышанасым килә. Җитди кеше. Төбеннән, тамырыннан житди... Ә сез аның белән кабат бер үк чүбекне чәйни башласагыз, яна ярадагы кутырны тырнап ачу гына булыр кебек, Айрат. Сез яшь кеше, ана киңәшне дә тартыныбрак бирерсез. Ә Дәмин ярты-йорты дил-бегә какканны гаменә элми. Үзе көчле кеше, һәрвакытта аргументы бар, дәлиле кул астында. Буш сүз белән мавыкмаска тырыша .. Аз гына сабыр итик, сыныйк иптәшне. Мин сезнең инициативагызны кысучы булып чыкмадыммы, Айрат?
Айрат көлеп куйды:
— Сез хәйләкәр дә була беләсез икән, Хафиз абый. Киресенчә, мин үтенергә теләгән нәрсәне сез инде үтемлерәк итеп башкарып та куйгансыз икән ич. Рәхмәт, Хафиз абый.
14
Сәрвәров киткәч. Хафиз озак кына Казан белән телефоннан сөйләште Партин өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегеннән шалтыратканнар иде. Терлекләрне кышлатуга хәзерлек мәсьәләсе белән кызыксындылар, Хафиз өлкә комитетындагы иптәшләрнең һәммә соравына тулы жавап бирде шикелле, дәгъва белдермәделәр.
Сәгать кичке алты тула дигәндә, педучнлнщедагы курсташы — Аккүл егете Мәжит Вәлиев килеп керде. Ул туган-тумачасын күреп китәргә огпүскыга кайткан иде.
Аларның күрешмәгәненә ун былтыр иле инде. Аралаша торсаң, ят кеше дә туганың була, сирәк күрешсәң, бер-береңә йөрешмәсән, берту- пннарның да ераклашуы мөмкин. Әмма Мәжит белән Хафиз икесе ике тарафта яшәп, озак күрешмәгән булсалар да, иске дус истән чыкмас дигәндәй, бер берсенә карата тәмам суынган кешеләр түгел иде Шуңа күрә дә Аккүлгә кайткач. Мәжит курсташына шалтыратты һәм очрашырга теләге бөтенлеген белдерде. Хафиз бик рәхәтләнеп аны үзләренә чакырды.
очрашмаган дус белән күрешү икән, йөзгә кызыллык китермәслек итеп өстәл хәзерләргә кирәк иде ләбаса! Балдызы, аннан күреп кызы да. гомумән алганда, аш-су тирәсендә төшеп калганнардан түгел. Кунакны өйгә алып кайтканда, хәзинәдә бары һәммәсе әзер иде.
Өстәл артында иркенләп, тәм табып утырдылар. Кырыкның өске ягында булса да. буе-сыны сокланырлык төз, күзләре нур бөркеп торган, гаять ыспай итеп заманча киенгән, һәр сүзен үлчәп һәм кызык итеп сөйләүчән Мәҗит күңелле мәҗлестәш булып чыкты. Гөләндәм дә ошатты аны, Ләйсән дә әткәсенең яшьлек дустына бик тиз ияләште. Мәҗит абыйсының музыка дөньясын яхшы аңлавы Ләйсәнгә бигрәк тә ошады. Карасана, ничек сурәтле итеп әйтте ул: «Айның көмеш нур чәчүе, нишләптер, минем күңелдә Рахманиновның өченче концертын яңгырата башлый»,— ди. Гүя Мәҗит абыйсы музыканы хәтта күрә... Ә бик күпләр өчен бит музыка, саф җил, кошлар сайравы, офык аллануы берни дә тормый. Кеше бит. югыйсә, дөньяга мәхәббәт, матурлык һәм моң өчен килгән. Мәҗит абыйсы. мөгаен, боларның барчасын бар булдыгы белән тоядыр. Шуңа үзен бәхетле дә саныйдыр. Хатыным — актриса, диде. Бәлки Мәжит абыйсының сәнгатькә шулай якынаюына хатынының йогынтысы да булгандыр?..
Музыкада теләктәш булганга күрә дә, Ләйсән Мәжит абыйсы өчен озак итеп пианино уйнады. Алма апасын да җырларга кыстап караган иде, Гөләндәм, тамагына суык тиюен сылтау итеп, бу тәкъдимнән ару гына читләшәсе булды. Теләсә кайчан һәм теләсә кем өчен җырлыйсы килми аның. Килми!
Гөләндәм, ниндидер шөгыль табып. Ләйсәнне аш-су ягына чакырып алды. Ирләр өстәл артында икәү генә сөйләшә калдылар.
Баштарак сүз Мәҗитнең укытучылыктан китеп, химик инженер һөнәрен сайлавы турында булды.
— Казанда укытканда тагын бер ВУЗ бетерү мөмкинлеге кычкырып тора иде,— диде Мәҗит.— Тоттым да химия-технология институтының кичке бүлегенә керлем. Гомер дигәнең үтә тора ич. Биш ел тулып узды дигәндә, инженер дипломы алдым. Ә мәктәп, турысын әйтим, туйдырган иде. Олы кешеләр белән, формалашып җиткән гражданнар белән эшлисе килә башлаган иде. Шул теләк уяну өстенә директор белән дә зур каршылыкка кердек. Чирек азагы җиттеме, таштан юкә суйдыра башлый, йөз процент өлгереш таләп итә генә бит. Укырга аптыраганнан гына йөрүче күсәккә үзем ялварып, уңай билге куярга тиешме инде мин? «Бу килеш РОНО отчетны кабул итми!» — ди директор. Итмәсә нихәл кылыйм, намусыма каршы килеп уңай билге куя алмыйм, дидем. Шул бәхәс бер кабатланды, ике кабатланды, ахырда тәмам принципиаль төс алды. Мәктәптән киттем.
— Бу кадәресе бер сәбәп кенә булган. Мәжит...—Хафиз кунагына дусларча рәнҗеп куюын сиздерде.— Мәктәпне бик яраткан кеше алай тиз генә башын алып китә алмас иде.
Мәҗит дустанә елмайды.
— Үзең дә киткәнсең ич, Хафиз.
— Минем мәсьәлә бүтән, Мәҗит. Сайлап куйдылар. Партия солдаты мондый очракта карулашып тора алмый.
— һәрхәлдә, бу эшең хәерлерәк, Хафиз. Хәзерге яшьләр белән ми череткәнче!
— Яшьләр турында кирәгеннән артык гомумиләштерәсең, классташ. Аерым гарип-горабалар булу мондый карашка нигез бирми әле. Авылда да, шәһәрдә дә яшьләр бик нык үсте. Алар белән җайлап эшли белергә кирәк. Такт белән...
Мәжит чырай чытып алды.
— Хәерле булсын инде! Мәктәптән киткәнемә үкенмим.
by темада оер аяктан оаса алмадылар Икесе дә сүзне бүтәнгә борырга кирәклекне сизәләр иде. Хафиз, кунагының моннан ике-өч ай элек кенә Голландиядә булып кайтуын белгәнгә, чит илдә күргәннәрен сораштырасы итте. Кунак аның сорауларына бик теләп җавап бирә торды. $
Чәйләрен яңарттылар. Күптән күрешмәгән кешеләр гәпләшә торгач. 5 әле бер сүз баш калкытты, әле икенчесе, өченчесе шуларга килеп үрелде. 5 Беравыктан тормыш тоткасына — кара икмәккә әйләнеп кайттылар Әйе. * әйе, туп-туры мәгънәсендә арыш ипие хакында сүз куерды.
— Арыш мәйданын күрәләтә киметәсез бит, сабакташ. Дөрес эшлә- к
мисез, Хафиз,— диде Мәжит катгый тон белән. ♦
— Син хаклы.— Хафиз, кабыннан чыгарып папирос йомшарта баш- “
лады,—Соңгы елларда арышны кимрәк чәчтек. Чигенеп алуның сәбәп- ң ләре дә бар иде, билгеле. Бодайның шәп сортлары кызыктырды. Аңла < тырга туры килде. Арыш бик кирәк безгә, Мәҗит. Дөнья базарында ® абруе зур аның. Арыш ипиенә күнеккәнлегебездән генә түгел, аның вита- х минга бай булуын да истә тотарга кирәк. Яшелчә һәм жиләк-жимеш о исәпле яклар өчен бигрәк тә... <
— Димәк, уҗым бодае белән арышның бер-берсепә комачаулама
вына ирешергә кирәк. Аларны тигез хокуклы итәргә. Җирнең дә әйбәтен < билгеләргә, ашламаны да кызганмаска... «
— Соңгысы сезгә бик бәйле, Мәҗит, химикларга. Мул уңыш тылсымы химия промышленносте кулында...
— Якын елларда минераль ашлама бик күп артасын син яхшы беләсең. Шунсыз булмый да. Әнә Голландиядә ничек! Алар тукларны дөньяда ин мул кертүчеләр. Шуңа күрә ил буенча әйләнәгә гектардан кырык бер центнердан артык бөртек алалар. Безнең гектарларның да юмартлыгын күпкә арттырасы бар әле.
Хафиз тәмәке көйрәтте һәм сүзне Мәҗит тоны белән үк дәвам иттерде:
— Уңышны күтәрүдә арка таянычы — туклар. Немец белгечләре болан дип саныйлар икән: җирне эшкәртүдән уңышның егерме проценты бәйле. Орлыкның сыйфатыннан — утыз проценты. Калган илле проценты исә минераль ашлама өлешенә туры килә...
— Реаль исәп, Хафиз. Киң колач белән төзелеш алып барган илдә гектарлар саны да арта бармый бит.
— Эш сонгы чиктә мул уңышлы гектарлар хуҗасы булган игенчеләр тәрбияләүгә кайтып кала дигән сүз, Мәҗит. Минем менә ни өчен яшьләр тәрбиясенә бармак аша караучылар белән килешәсем килми.
Мәҗит көлеп куйды.
— Дус күреп кенә тукмыйм әле дисен инде син мине. Әйдә, рәхим итеп суктыр. Кунак — хуҗаның ишәге дигәннәр нч .
Хәер, бәхәс куертмадылар Сүз янә Хафизның гаилә хәленә әйләнеп кайтты. Бу мәсьәлә бик четерекле булганга. Мәжит сабакташына теләктәшлек белдерүдән узмады, ялгыз яшәүнең читенлеген әйтеп, иртәме- соңмы бер карарга килү зарурлыгын колагына әйтеп куюны гына тиеш санады.
— Алда күз күрер әле,—диде Хафиз.— Минем яшьтә, балалар бул* ган хәлдә, ансат кына хәл кыла торган эш түгел, Мәжит...
Курсташына шулай дип бик тыныч кыяфәттә әйтсә дә. Хафизның күңелендә тынычлык юк иде инде. Райкомда, кабинеттагы өстәл тартмасында. Еленадан килгән озын-озын хатлар ята. Соңгы хатында Октябрь бәйрәме көннәрендә Аккүлгә. Гөл-Төркемгә килеп китәргә дә теләге юк түгеллеген аңлатырга тырышкан. Дөрес, Елена моны сизелер-сизелмәс
Хафиз аның уйларын чирек тоннан да аңламыймыни?!
Монда, Аккүлдә, Гөләндәм үзенең дөньяда барлыгын тойдырып яши тегеннән сак кына язылган хатлар килә.
Әнисе Мәликәттәй дә аптырап калган. Моннан бер атна гына эле» Аккүлгә килгәч, ул да йөрәгенең эчкәресеннән чыгарып болай диде:
— Елена хакында да бер сүзем дә юк. Үзең кара. Хафиз балам.
Теге елны Хафизның исәнлек хәбәре килгәннән соң да: «Яңалык юк гел искечә»,—дип хат яздыруы өчен вөҗдан газабыннан арынмаганлы- гын да әйтте. «Авызымдагы языгым, бер хода үзе ярлыкай күрсен»,— диде.
Ноябрьның бише иде. Хафиз райкомга гадәттәгедән алдарак кузгалды. Йокыдан ук иртәрәк күтәрелгән иде. Күңелендә әллә нинди тынгысызлыкмы, сөенечме сизде.
Урамга чыгуга, салкынча җил аны дәртләндереп җибәргәндәй булды. Ул. башын югары күтәреп, тирә-юньгә күз салды. Дикъкатьне җәлеп иткәне шул булды — һәркайда байраклар иде. Райүзәк комачка төренгән, кая карама, лозунг һәм плакатлар, бәйрәм стендлары һәм электр лампаларын тезеп ясаган сурәт-чәчәкләр. Октябрь бәйрәме җитте. Берсекөнгә район үзәгендә дә демонстрация һәм митинг булачак.
Партия райкомына килеп җитәрәк, аның уйларын бер хатын-кызның чая тавышы бүлдерде.
— Хәерле иртә, Кадергулов абый! Исәнмесез! Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Хафиз тавыш килгән якка борылды.
— Исәнмесез, сеңелем, исәнмесез! — диде ул җавап итеп.— Бәйрәм котлы булсын!
Теге хатын Кадергуловка каршы килде һәм күрешергә дип кул сузды.
— Сезгә зерә дә зур рәхмәт әйтәсем бар бит әле. абый җаным. Баламны тәки урнаштырдылар бит детсадка. Жаннарым рәхәткә тарды ич. Кадергулов абый. Эшкә кердем. Кошчылык фабрикасы төзелешендә дөбердәтеп эшлим. Һаҗәр дә кызын детсадка бирде. Ул да минем белән эш 1и... Исегездәме икән, сезнең янга икәү кергән идек теге вакытны...
— Хәтерлим, хәтерлим.— диде Хафиз. Үзе Рәхилә исемле бу хатынны сүз өстендә генә искә төшерде.— Әйбәт булган, яхшы итеп эшләгез инде, алайса. Матур яшәгез!
Рәхилә ай-кояштай балкып җавап кайтарды:
— Эштән курыккан юк ла анысы. Җимертеп эшлибез. Кадергулов абый җаным... Рәхмәт сезгә, хушыгыз. Менә эшкә китеп барышым...
— Хушыгыз, сеңелем!
Кабинетына кергәч тә, календарь битенә язылган сүзләрне укып алды: «Мәктәпкә, Сәрвәровка шалтыратырга».
Айрат үзе туры килде.
— Хәерле иртә, Айрат энем. Якынлашып килүче бәйрәмнең котлы булуын телим. Хафиз абыең борчый иде әле. Кичә кичен мин Казан белән. Юлдаш агай белән сөйләштем. Бәйрәм белән тәбрик итим дигән идем, иртәгә үзләре Аккүлгә киләләр икән. Каршыларга машинаны райкомнан алырсыз. Монысы — бер. Икенчесе — алдан ук әйтеп куям — алтысында кич безгә кунакка рәхим итәсез. Дүртәүләп, дүртәүләп. Юлдаш агайга искәреп куйдым мин. Бәйрәмне бездә каршылыйбыз, әйе. Миңа Украинадан кунаклар кайтачак. Берсе — Юлдаш агаймын коллегасы, хирург кеше, икенчесе — диңгезче егет, штурман. Танышуы күнел- ле булыр дип уйлыйм. Килештек, ярыймы?
Айрат өчен бу чакыру теләсә нинди изгелекләрдән дә артык иде Турысын гына әйткәндә, райком секретареның телефон чыңы бигрәк тә
ПГОетплорак тора иде. Гуйкин вакыйгасыннан сон директорның ана карашы нык үзгәрде, мәктәп башлыгы Сәрвәровны өнәмәс булды. Алай гына да түгел, район партия активы җыелышыннан кайткач (анда партоешмаларның комсомол комитетларына җитәкчелек итү мәсьәләсе турында сүз барды), Хәниф абыйсы Айратка: «Мин әйткәнчә килеп чыкты. 'Губкин әкәмәтләрен кат-кат телгә алдылар. Теләгегезгә ирештегез дигә-нем, Әмма безгә бергә эшлисе бит әле»,— дип шактый төрттереп тә куйган иде. Дөрес, Айрат та авызына су капкан килеш калмады. «Эшләячәкбез, Хәниф абый! Бәхәсләшә-бәхәсләшә, бер-беребезнең кимчелекләрен төзәтә-төзәтә, дөреслеккә омтылып эшләячәкбез. Әлеге сүзләрегез белән ерактан уратып өркетергә уйламыйсыздыр бит? Шуны өзеп әйтә алам, мин бу мәктәпкә бер елга гына килмәдем. Эшләячәкбез!» — дип жавап бирде.
Соңгы араларда директор аңа карата битараф бер кеше сыман мөнәсәбәттә. Хатасын аңлавымы, әллә әле дә булса күңелендә бүтән уй йөртүеме?.. Директор белән күзгә-күз карап соңгы сөйләшүдән соң Айратның Хафиз агасын күргәне булмады...
Райком секретаре шалтыратканнан сон, Айрат дәрескә канатланып кереп китте. Күңелендә чын мәгънәсендә бәйрәм башланган иде аның.
Төш якынлашканда Хафиз, өенә шалтыратып, Ләйсән белән сөйләште, Гөләндәмнең килүен белеште. Кунак каршылау ансат кына булмый бит әле ул...
Ләйсән исә соңгы көннәрдә әллә нишләп үзгәрде. Елена Семеновна белән Владиславның кунакка килү хәбәре шулай үзгәрттеме? Бер карасаң, кыз тып-тын тора. Ул уйларына урала да сүзсез кала. Икенчелән баксаң, тау елгасыдай шау-шулы ул. Уйный-көлә, теленә килгән үткен сүзләрне сибә. Мондый минутларда аның күзләрендәге моңсулык пәрдәсе иртәнге томандай эреп, юкка чыга. Түгәрәк йөзе нурга күмелә, бит урталары алсуланып яна башлый. Хәтта озын, куе кара керфекләре да дәртлерәк сирпелгәндәй тоела. Ул да түгел, Ләйсән янә уйчанлана. Әйткән сүзне дә ишетми. Өй түрендәге бакчага, яфрак койган каеннарга текәлә дә, карашын бер ноктадан күчермичә, озак, бик озак итеп тәрәзә буенда басып тора. Әйтерсең лә куаклар белән сөйләшә, әйтерсең лә алар да аның күңел серләрен аңлыйлар...
Бүген ул иртүк торды, хәтта сәгать алтычы җиткерә алмыйча аптырады. Өйне җыештырды, кунаклар алдында киясе киемнәрен барлады. Ахырда бер карарга килде: мәктәп формасы кимәскә! Елена Семе- иовнаны һәм Владислав абыйсын укытучылар күзенә карап утыручы кызчык булып түгел, йорт хуҗасы булып каршылыйсы итте. Чыны да Шулай лабаса. Өченче ел инде әтисенең өйдәге киңәшчесе, таянычы ул. Кунаклар да моны белергә тиеш...
Шулай да бу көннәрне уйлар өермәсенә Гөләндәмнән дә артык эләккән кеше булмагандыр. Украинадан киләсе кунакларны каршылауда булышуын үтенгәч, җизчәсенә бик рәхәтләнеп ризалык биргән иде ул. Шуннан соң тирән итеп, тармаклы-тармаклы итеп уйлана башлады. Жизнәсенен яшьлек дусты килә ич... Бу кадәресе ни дигән сүз? Елена Семеновна ныц Аккүлгә сәяхәте Гөләндәм күңелендә әле дә булса сүнмәгән өмет чаткысын әллә кая өреп очырмасмы?..
Казан — Волгоград поезды көндезге бер тулганда Аккүл станциясендә була. Сәгать уникене суккач га, Хафиз машинасын чакыртты һәм тимер юл вокзалына юнәлде.
Бетте