Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУЛЪЯУЛЫК


вылга кайттым. Мин кайтып кергәндә өйдә абый нын кызы Әлфия үзе генә кулъяулык чигеп утыра иде. Абый белән җиңги кунакта икән, кич белән ге- чә кайтачаклар икән. Әлфия чигүен өстәл өстенә куйды да самовар яңартырга дип почмак якка кереп китте. Мин кулъяулыкны алып караштыра башладым. Килештергән. Чит-читләрендәге чигеп ясалган чәчәкләре бигрәк матур. Тукта, шушындый ук чәчәкле кулъяулыкны минем кайдадыр күргәнем бар бит. Кайда?
Кем кулында?.. Җиңги чиккән кулъяулыкка охшаган түгелме сон? Әйе, әйе, шуңа охшаган. Мин ул кулъяулыкны яхшы хәтерлим әле...
1
Абыйны сугышка озату бәхете мина да эләкте. Сугышка озату бәхет түгел инде ул түгелен, тик тугыз яшьлек малай өчен фронтка китүчеләр белән бер арбага утырып район үзәгендәге пристаньга бару шактый зур куаныч. Мондый чакта эч пошырып буталып йөрмә дип өйдә бикләп калдырсалар да, берни эшли алмыйсын
Арбадагылар җырладылар, еладылар Җиңги дә безнең арбага утырып барды, ул да елады. Җиңги елаганга мин сөендем, чөнки ул мине Үртәп елатырга ярата иде, хәзер үзе мышкылдый.
Пристаньда, китүчеләр пароходка төялгәндә дә елады җннги, абыйның муенына асылынып елады Безнен авылдан абый белән бергә км туче Исмәгыйл исемле егет җиңгидән көлде
— Пик елыйсын, Шәмсеруй, әллә Гата кыйнадымы?— ди,—әйттем мин сика,—ди аннары,—мина кияүгә чыксан.болай рәнҗетмәгән булыр идем Күрәсең, Гатауллаң нишләтә
Аннан сон, сөйләнә-сөйләнә, абыйның җиңеннән тотып сөйри башлады:
— Әйдә, Гата, сонга калабыз. Бик кадерле булса. Шәмсеруенны «сәнә салып алып кит. Әйттем мин сина өйләнмә дип, тыңламадын
Абый белән Исмәгыйл абый кешеләр арасына кереп чумдылар, без җиңги белән яр өстендә басып калдык. Шунда җиңги кинәт нәрсәнедер исенә төшереп кесәсенә тыгылды, аннан кулъяулык тартып чыгарды. Миңа урынымнан кузгалмаска боерып, «Гатаулла, Гатаулла!»—дип кычкыра-кычкыра китүчеләрне, озатучыларны этә-төртә пароход янына йөгерде. Минем янга әйләнеп килгәндә аның яулыгы башыннан шуып тэшкән, чәчләре тузган, кулъяулыгы кулында иде.
— Онытканмын бит, онытканмын бит,— дип кабатлады ул бертуктаусыз.
Ул арада әллә кайдан Исмәгыйл абый килеп чыкты.
— Гатаны югалттым,— диде ул,—әллә кая олакты. Пароход китә С.1Т.
Җиңги Исмәгыйл абыйны күрүгә аңа ташланды.
— Исмәгыйл. җаным, зинһар, шушы кулъяулыкны Гатауллага бир. Онытканмын. Эчендә йөз сум акчасы да бар. Зинһар өчен дип сорыйм, төшереп калдыра күрмә. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Исмәгыйл, берүк бер-берегезне саклагыз, аерылмагыз.
Исмәгыйл абый кулъяулыкка төрелгән акчаны кесәсенә салып китеп югалды.
Пароход кузгалып киткәч, без яр буйлап йөгереп бардык. Абый белән Исмәгыйл абыйны күрдек. Палубада басып торалар иде. Икесе дә кул болгадылар, абый нидер кычкырды, тик ни әйткәнен ишетә алмадык. Пароход Идел борылышына кереп күздән югалды.
2
Исмәгыйл абый кулын өздереп кайткан дигән хәбәр ишетелде. Җиңги белән икәүләп кичке ашка кычыткан турап утыра идек, бөтенесен атып бәрдек тә Исмәгыйл абыйларга чаптык.
Без барып кергәндә, өй эче кешеләр белән шыплап тулган иде инде. Гадәттәгечә, сорашалар, Гнтлерны сүгәләр, Исмәгыйл абыйның буш җиңенә карап ах-ух киләләр, кызганалар.
— Бер елга ярты кул ничава,— ди Исмәгыйл абый,— бүтәннәр башларын да калдырдылар әле,— ди,— менә бу калганына бармаклар үссә элеккесеннән дә әйбәтрәк була,— дип, терсәктән өзелгән кулын селеккәндәй итә.
Ниһаять, сорашыр өчен чират җиңгигә җитте. Бар сораганы абый турында инде. Нигә аерылыштыгыз? Тагын очратмадыгызмы? «Бизвис- тие» дигән язу килде — ул ни икән? Үлеп гәүдәсен таба алмадылар микән, әллә плин төште микән? Кайтырына өмет бар микән?
— Гата белән Казанда ук аерылыштык,—ди Исмәгыйл абый,— шуннан бернәрсә белмим. Сездән адресын соратып хат язган идем, җавабы булмады. Син алай бик үк кайгырма. Шәмсеруй, «без вести» дигәннәре ни әйтсәң дә үлде дигән сүз түгел. Әллә ниләр була анда. Үлде дигәнең дә табылып куя,— ди.
Өч-дүрт көн үткәч, Исмәгыйл абый безгә килде Җиңги белән сөйләшеп утырдылар, бик еш абыйны искә алдылар. Киткән чакта Исмәгыйл абый гимнастеркасының түш кесәсеннән кулъяулык белән акча алып җиңгигә сузды.
— Гаеп итмә, Шәмсеруй, онытканмын. Кая анда, баш-күз әйләнгән. Гатадан аерылгач, солдат киемнәренә киендергәндә табылды. Үз-үземне сүктем ул чакта. Аннан инде, исән-сау кайтсак, бер кызык булыр, Гатага шул вакытта тапшырырмын дип сакладым. Нишләтәсең, мина ал- данрак кайтырга туры килде. Ачуланма инде, Шәмсеруй.
Җинги, билгеле, ачуланмады. Кем белә, эченнән генә, бәлки, үпкәләгәндер, ләкин Исмәгыйл абыйга сиздермәде. Исмәгыйл абый киткәч, җиңги үзе чиккән кулъяулыгына капланып бик озак елады.
Абый сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Ин беренче булып безгә Исмәгыйл абый килеп житте. Кочаклашып күрештеләр. Сораштылар. Абый чолганышка эләккән. Партизаннарга барып кушылган, ике ел хат яза алмаган икән.
Жинги табын әзерләде. Мин абый алып кайткан күчтәнәчләр белән тамакны туйдыргач, баз өстенә эшләнгән алачыкка чыгып йокларга яттым. Бераздан ишек алдына абый белән Исмәгыйл абый чыктылар. Алачык янындагы бүкәнгә утырып тәмәке кабыздылар.
— Болай сөйләшик, Гата,—диде Исмәгыйл абый — Без элек тә дус идек, дус булып калыйк. Булганнарның бөтенесен оныт.
— Ни сөйлисең? Нәрсәне онытырга?
— Беләсең инде.
— Нәрсәне?
— Шәмсеруйның кулъяулыгын сорап алдым ич.
— Нинди кулъяулык’
— Фронтка киткәндә. Казанда. Аерылышкан чакта Акчасын бирдем. Кулъяулыгын миңа калдыр, дидем. Синдә болай да Шәмсеруйның кулъяулыклары күп, миндә бер истәлеге дә юк. Мин дә аны ярата идем бит, үлсәм-нитсәм, үзем белән аның кулъяулыгы булсын, дидем.
Абыйның кәефе шәп иде, кычкырып көлде.
— Таптың сөйләшерлек сүз, әллә кайчан булганны,—диде.
— Син көлмә, Гата, көлке түгел. Сина әллә ниләр ишеттерерләр. Яраланып кайткач, синең хәбәрен юклыкны белгәч, бирдем мин ул кулъяулыкны Шәмсеруйга. Ничектер яхшысынмадым, дустыма хыянәт итәм- дер кебек тоелды. Аннан соң, гаеп итмә, сугыш вакытын беләсең, тормыш авыр. Шәмсеруйга ярдәм нткәләдем. Утын, печән кирәк бит. Мин ир кеше. Кешеләр әллә лиләр сөйләделәр. Тик ышан, Шәмсеруйның да, минем дә гаеп эшебез булмады. Синең хатын килгәч, бергәләп шатландык. Син инде, зинһар өчен, кулъяулык турында Шәмсеруйның исенә төшермә. Ике арада калсын.
— Кайсы егеткә чигәсең бу кулъяулыкны?—дигәч, Әлфия кызарып куйды.
— Өйрәнәм генә.
— Өлгесен кайдан аллың?
— Сандыктан бер кулъяулык таптым. Шуннан күчердем
Икенче көн авылда армиягә китүче яшьләрне озаттылар. Китүчеләр арасында Исмәгыйл абыйнын да малае бар икән. Басу капкасын чыкканда. ул әтисе-әнисе белән саубуллашты да машинага менеп утырды. Машина кузгалып киткәндә, кесәсеннән кулъяулык чыгарып озатып калучыларга болгады.
Таныш кульяулык!