Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИТЛЕКТӘГЕ КОШ БӘХЕТЛЕМЕ?...


уфан Миңиуллин профессиясе буенча артист иде. Ләкин театрда озак эшләмәде. әдәбиятка кучте. Баштарак кыска-кыска көлке хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре язды. Шуннан күп тә үтмәде, олы сәхнәгә берьюлы ике әсәр чыгарды. Беренче әсәрләре белей үк яшь драматург тамашачының ихтирамын казанды, театр җәмәгатьчелегенең һем тәнкыйтьнең игътибарын үзенә юнәлтте. 1968 елда Татар дәүләт академия театрында «Миләүшәнең туган көне», ә Татар дәүләт күмме театрында «Нигез ташлары» исемле пьесалары куелгач, Туфан Миңиуллин өлгергән драматург буларак телгә алына башлады. Инде менә аның •Бәхетле кияү» (1969 ел) һәм «Күрше кызы« (1970 ел) исемле җыентыклары дә денья күрде. Соңгы көннәрдә авторның татын ике яңа әсәре сәхнәгә куелды. «Диләфрүзгә дүрт кияү» Әлмәт театрын, да. ә «Ир-оготләо» пьесасы Академия театрында уңыш белән бара.
Туфан Миңнуллии тормышның кайсы елкеләрен һем нинди геройларны яратып сурәтлик Драматург буларак, ул укучыга һәм тамашачы'а нинди яңалык алып килә! Югарыда әйтеп үтелгән җыентыкларга тая-нып. шул сорауларның кайберләрсне генә булса да җавап бирергә тырышып карыйк
Баштан ук шул кадәрегеи искәртеп узасы киле: Туфан Миңиуллин — сәхнә кануннарын шактый тирән үзләштергән, аның нечкәлекләрен сизгер тол торган драматург. Шуна күрә аның әсәрләрендә сәхнә законнарына хилаф килгән нәрсәләр юк Диярлек Ә драма әсәренең үзенчәлекләре күл һем еларның барысы да үзләренә зур игътибар таләп итә. Мәсәлән, шундый үзен-чәлекләрдән берсенә конкрет тукталып узыйк Сүз аерым персонаж репликаларының җегерлейле, образларның эчке һәм тышкы мәгънәсен ача алырлык булулары, диалогларның җанлылыгы. җыйнап әйткәндә әсәрнең тел-сурәтләү ягыннан байлыгы, ’•гел зшләнген булуы турында бара Бу — гаять әһәмиятле мәсьәлә, ченки драматургның тап коралы — персонаж теле Кайчак драматург үзара боре пешие керергә тиешле персонажларны да дөрес билгели, аның укучыга әйтергә теләген фикере дә булмый түгел. Лекин. тулаем алганда, пьеса да андагы образлар да ышандырып бетерми, вакыйгалар ясалма чыга. Ни эчен! Ченки драматургның тел-сурәтләү чараларын кул-лануда осталыгы җитеп бетми, геройның нәкъ менә шул моментта, шул хәлдә нәрсә эшләвеи психологик нигезләүгә, нәрсә һәм ничек сөйләргә тиешлегенә ул әһәмият биреп җиткерми Әсәрдәге хәрәкәтнең тыгызлыгына драматург тел чаралары ярдәмендә дә ирешә. Икенче төрле итеп әйтсәк, киеренке хәрәкәт тудыруда, вакыйгаларның тиз алышынуында һәм образларның җанг.ылыгыиа ирешүдә репликалар һәм диалоглар гаять әһәмиятле роль уйныйлар Мона Т. Миңиуллин зур игътибар бирә, һәм бу бик күңелле факт
Яшь авторның икенче бер отышлы агы шунда, ул вакыйга барышында образны көтелмәгәнчә ләкин характер табигыйлеген һич тә бозмастан ача белә. Шуның белән аны тулырак һәм кызыйлырак итә. Бу да драматург өчен зур нәрсә. Сәхнәдәге ва- кыйга-хәрәкәт алдан билгеләнгән схематик сызык буенча гына барса, тамашачы мондый спектакльләрне сүллән кабул итә. Фикерне тулырак җиткерү өчен, драматург ситуацияне кетелмәгәичәрәк яңача бирергә тиеш Шул вакытта драма карау өчем кызыклы була автор да төп теләгенә тулырак ирешә Әлбәттә мондый «көтелмәгәнлек» драматик характерның табигатеннән килеп чыгарга, андый ситуацияләрдә персонажның характеры тагын да баерга, үсәргә эчке дөньясы тулырак ачылырга тиеш. Туфан Миңнуллии шул хакыйкатьне аңлау-үэләштерү юнәлешендә әсәрдән әсәргә үсә бара
Инде сань й башлаганбыз икән, дәвам иттерик. Туфан Миңиуллин драматур-и< материалны тормышның терле өлкәләреннән ззли. ’әрле-терле темалар күтәрергә омтыла Образлар системасына килгәндә исә ул җылы, йомшак юмор белән өртелгән унай герой образларын сурәтләүдә үзен иркенрәк сизә. Шундый геройлар аңа җиңелрәк бирелә һәрхәлдә, бу аның комедияләрендә шулай. Автор нинди дә булса хикмәтле бер ягы булган хезмәт кешесен, аның юмористик образын яратып һәм җиренә җиткереп сурәтли Ләкин бу әле Туфан Миңиуллин драматик характердагы образлар тудыра белми дигән сүз түгел. Беренче җыентыгы белән үзен асылда комедия остасы итеп таныткан автор икенче җыентыгында драма олкәсендв дә зур мөмкинлөкләрө барлыгын күрсәтте
Т
Җыентыкларга кергән әсәрләр арасында проблемасының әһәмияте белән дә, күләме ягыннан да «Миләүшәнең туган коне» драмасы аерылып тора. Монда драматург әсәрләренең күпчелеге өчен характерлы булган актуаль проблема алынган һәм ул шактый уңышлы хәл ителгән. «Кеше кешедән, дус-ишләреннән аерым хәлдә, коллективтан читтә бәхетле була алмый!» Драматург уздыра торган төп фикер менә шул.
Драмада сурәтләнгән хәлләр вакыт ара-лыгы белән нык чикләнгән. Вакыйга Миләүшә исемле музыкант ханымга 25 яшь тулган кичтә, ике-өч сәгать вакыт эчендә бара. Геройлар саны да куп түгел, уенга 8 кеше катнаша. Дөрес, тугызынчысы да бар (Нурислам), ләкин аның вакыйгаларга кат-нашы юк дәрәҗәсендә.
„.Рәссам Шәһит элек бергә укыган, дус булып йөргән иптәшләреннән йөз чөерә башлаган. Ул хатыны Миләүшәне дә алар белән аралашудан тыярга тырыша. Хәзер ул күбрәк дәрәҗәле, файдалары тиярдәй кешеләр белән йөрешә. Өстәвенә. Шәһит масая, гади кешеләрне санга сукмый, һава-лана да башлаган икән. Миләүшәнең туган көненә багышланган мәҗлес барышында әүвәлге дуслар арасында шушы хакта кайнар бәхәс кубып китә. Бу бәхәскә бөтен персонажлар катнаша һәм һәр кеше әлеге мәсьәләләр турында үз карашын белгертә. Иң әһәмиятлесе шул: бәхәстә социалистик җәмгыятьнең төп, асыл принципларына нигезләнгән, коллективизм интересларына таянган караш җиңеп чыга. Моңарчы Шәһит урнаштырган тәртипләргә сүзсез генә буйсынып яшәгән, шуларга күнегеп барган Миләүшә дә үз хәлен ачык аңлый башлый. «Кешеләрсез яши алмыйм,— ди ул соңыннан — Кирәкми миңа алтын читлек, читлектәге кош бәхете кирәкми миңа».
Бу фикер әсәрдәге ике образ ярдәмендә тагын да көчәйтелә төшә. Сүз аерым бер җылылык белән сурәтләнгән Әһлиулла һәм Харис образлары турында бара. Драмага бүгенге тормыш сулышын өрүдә, совет кешеләрендәге уңай сыйфатларны калку күрсәтүдә, кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләрне олылауда бу образларның роле аеруча зур. Харис баштарак кызы һәм кияве белән горурлана, хәтта алар белән мактана да. Әмма инде кияве Шәһитнең, аңа ияреп, кызы Миләүшәнең фронтта утны-суны бергә кичкән дусты Әһлиуллага кырын карауларын сизгәч, ул түзми, хакыйкатьне турыдан-туры. ачык итеп әйтеп бирә. Харис хезмәт турында, бигрәк тә игенче хезмәте турында аек фикер йөртүче, «укыган» яшьләрнең» йомшак якларын тиз сизеп алып, алар хакында уйлаганнарын турыдан ярып салучы, намус- сызлыкны күреп чын күңеленнән ачулана һәм үпкәли белүче акыллы, олы йөрәкле һәм җанлы кеше булып күз алдына баса.
Безнең күп кенә драматурглардан аер-малы буларак. Туфан Миңнуллин характер-лар иҗат итүдә ак һәм кара буяулар белән генә эш итми. Әсәрдәге Шәһит, мәсәлән, бөтенләй юлдан язган. явыз кеше итеп Явнә тасвирланмый, аның киләчәктә үсеп китәрдәй уңай сыйфатлары да бар. Нурис-лам һәм Фәһим кебек геройлар да йөз проценты белән уңай түгелләр. Иң әһәмият-лесе — алар җанлы кешеләр, аларның олы юлга алып чыга торган үз сукмаклары бар. үз теләк-омтылышлары, инанган идеаллары бар. Мисалга укучының һәм тамашачының мәхәббәтен яулап алган Әһлиулла образын алыйк. Сугыш елларында зур батырлыклар эшләгән бу инвалид агай үзенең гаҗәеп тыйнаклыгы белән сокландыра. Ләкин су-гыштан соң ул, ничектер, артык мескен хәлгә төшкән һәм шуның белән хәтта Харисның да ачуын китерә. Әсәрдәге вакыйгалар барышында Әһлиулла кешенең беркайчан да үз горурлыгын җуймаска тиешлеген төшенә башлый. Шуның белән ул укучы һәм тамашачының симпатиясен тагын да ныграк яулый.
Бүгенге көн геройларын сәхнәдә күр-сәтергә хыялланмаган драматург юктыр, билгеле. Бу омтылыш Т. Миңнуллинны да иҗади эзләнүләргә рухландыра. Ләкин уңай герой образларын җанландыруда автор һәрвакытта да буяуларны дөрес үк салып бетерә алмый. Моның мисалы — «Күрше кызы» дип исемләнгән драма, андагы баш геройлардан Хәлим образы. Пьесаның үзәгенә хезмәткә мөнәсәбәт мәсьәләсе куелган. Уңай геройларны бизәүче төп сыйфат әнә шул.
Зоотехник кыз Әминә исә хезмәтне ярат-мый, үз профессиясенә чирканып карый. Анын бар хыялы шәп кияүгә чыгыл ир җилкәсендә рәхәт яшәүгә, ягъни кем ярдәме белән булса да үзенә алтын читлек коруга кайтып кала. Аңардагы бу нәрсәне кичә генә унны тәмамлаган Фәния дә, башкалар да тиз күрел алалар. Тик әле вузда укыганда ук Әминәне ярата башлаган Хәлим генә сөйгәненең бу сыйфатларын күрми, күрсә дә, күрмәмешкә салына. Әйе, мәхәббәт кешене сукырайтырга мөмкин. Әмма шул ук мәхәббәт кешене югары күтәрә, аңа көч тә өсти. .Чын күңелдән яраткан кеше сөйгәне өчен көрәшергә тиеш. Драматург та мәсьәләне, бәлкем, шулай куярга тырышкандыр? Ләкин бу яктан Хәлим без теләгәнчә ачылып бетми. Күп кенә мәсьәләләргә аек карашы булган, намуслы һәм акыллы бу егет соңга таба нигәдер җебеп, югалып кала. Сөйгән кызының күңелендәге бушлыкны, хезмәткә һәм үзенә мөнәсәбәтне ул һәркемнән дә соңгарак калып аңлый. Дөрес, пьесада Фәния кебек кызыклы гына эшләнгән образлар бар. Ләкин, гомумән алганда, җыентыклардагы пьесалар арасында «Күрше кызы* драмасы йомшаграк эшләнүе белән аерылып тора. Мондагы персонажларның барысына да Т. Миңнуллин әсәрләренә хас булган характерлар ачыклыгы һәм бөтенлеге җитеп бетми. Авторның әйтергә теләгән фикере ачык түгел. Драматургның бу әсәре. ничектер, әдәби иҗатының башлангыч чорында язылган кебек бер тәэсир калдыра. Куанычка каршы, калган пьесаларда без мондый кимчелекләрне очратмыйбыз.
Пьеса характердан башлана, диләр. Хак сүз. Т. Миңнуллин әсәрләрен укыганда шуңар тагым да бер мәртәбә ышанасың.
Дерес, ул иҗат иткән характерларның терлеге терг.в зурлыкта, герле «калибрда-' Мәсәлән, «Миләүшәнең тугаи иене» әсәрендәге персонажлар һем еларга салынгач иде* йегв белен «Бәхетле кияү» пьесасындагы образлар һәм алар ярдәмендә әйтелгән фикер һич тә бердәй түгел. Ләкин шунысы бик әһәмиятле: Туфан Миңнуллин- иың күпчелек пьесаларында образлар җентекләп эшләнгән, аларның күбесе үзенчәлекле характер дәрәҗәсенә җиткерелгән. Автор характер бетеклегенә ирешүнен әһәмиятен тирән аңлап эш итә, шул бәтен- лекне тудыруда вак кына штрихлардан да уңышлы файдалана белә. Менә, мәсәлән, «Чакыру билеты» дип аталган скетч. Гаять тегел һәм оста язылган әсәр бу. Үзе күләме ягыннан кечкенә генә. Шул кечкенә ееәрдә дә тулы канлы еч-дүрг образ туды-рылган.
Скетчта алынган вакыйга гади, хәтта артык гади Завод директоры Аптекашевка тантаналы җыелышка чакыру кәгазе килмәгән. Шушы нәрсә ейиең астын-ескә китерә. Дересрәге, бу хәлдән Мәрфуга ханымның коты алына. Ничек инде, иренең замына билет җибәргәннәр, ә хуҗаның үзенә юк?П Очраклы нәрсәме бу?.. Әнисенең шикләнүләрен кызлары да уртаклаша. Хуҗаның үзен дә эчтән корт кимерә башлый. Бары кияүләре Рафаэль генә сабырлык саклый. Шундый вак-теяктәи дә «директорлык урынына куркыныч яный» дигән «зур мәгънә» чыгарган әбисе һәм шул коткыга бирелгән бабасы аңар келке тоела. Ул аларга моның мәгънәсез бер шик булуын аңлатырга тырыша. Ләкин юкка гына. Аның бу сүзләре янган утка бензин сипкәндәй тәэсир ясый. Моңарчы тату гына яшәгән кешеләр арасында каты гына әйткәләшүләр булып ала. Барыннан да ныграк Рафаэльгә эләгә. Бу фатирга аның хакы юклыгы, йортка гына кертелгән кеше икәнлеге искә тошерелә, башка гәнаһлары телгә алына... Дәрес, ахырдан һәммәсе ачыклана. Билет килгән булган, ләкин ниндидер бер журнал арасында кысылып, күзгә чалынмый гына яткан икән Барысы да иске эзгә тәшә сыман, ләкин бу беренче карашка гына шулай. Бу гаилә тормышында моннан соң инде элекке мечәсәбетләр дәвам итә алмаячак. Кабатлап ейтәм, оста ювелирларча нечкәлем белән эшләнгән пьеса! Шуны ук ■Комиссия», «Бәхетле кияү», «Бакча каравылчысы» комедияләре турында да әйтергә момкин.
Алдарак мин Туфан Миңнуллин җылы юмор белен ертелген уңай герой образларын яратып сурәтли дигән идем. Мондый образлар итеп, күбесенчә гади хезмәт кешеләре алына. Ниндидер, гадәттән тыш дип әйтикме, бер хәл килеп чыга да бу геройлар үзләрендәге күркәм яклары балан ялтырап алалар, изге җанлы, кирәк и«ен усал һәм хәтта «кире беткәй» кеше-ләр буларак гәүдәләнәләр. Вакыйгаларда һәм ситуацияләрдә әш кына чак-чак арттырып җибәрүләр дә очрый. Шул шартлы ■аяыйгаларның сәхнә законнары момкинпек биргән күләмдә нәкъ менә «чаи-чак» бүлүы, аларның асылда реаль җирлектән аерылмавы Т. Миңнуллин каләменең кечлә ягын тәшкил итә. Шартлы хәлләргә куелган геройларның реалистик җанына һич тә зыян ясамыйча, бай характерлар иҗат итү осталыгы драматург иҗатының киләчәктә зур вәгъдәләр әмет иттерә торган бер юнәлеше. Менә, мәсәлән. «Бәхетле кияү» комедиясе. Яңа гына ейләнешкән ике яшь авылга ялга кайтып төшәләр. Кәләшнең сүзләремә ышансаң, аларның авылларында халык бик тә кунакчыл икән, кияүне монда өрмәгән җиргә дә утыртмаячаклар, янәсе. Ләкин киресенчә булып чыга: кунакка кайткан кияүне бар дип тә белгән кеше күренми Авыл кешеләре түгел, хәтта әбисе белән бабасы да аңар юньләп игътибар итмиләр Барысы да каядыр ашыга, нәрсәгәдер пошына. Кияү башына таяк белән орган кеше хәлендә, хатын да аптырап калган. Төнлә яңгыр явып узгач кына барысы да аңлашыла.
Чыннан да, Харис карт белен Нәфига карчыкның гомердә беренче тапкыр кунакка кайткан бердәнбер кияүләрен бар дип тә белмичә тыз-быз чабышып йерүләре, беренче карашка, табигый дә түгел кебек. Моны яңгыр яумауга пошынудан, игеннәрнең көеп калу куркынычы туудан дип аңлату да җитеп бетмәс иде. Кызны да, кияүне дә искә-санга сукмыйча чабышып йөрүдән яңгыр явамы инде, югыйсә!? Әмма драматург вакыйганы шундый итеп кора һәм шундый җанлы образлар тчлыра ки, мондый шартлылык, хәтта гайре табнгыйлак укучы һәм тамашачыны кызыксындыруга, образларның күркәм якларын кабарынкы итеп күрсәтүгә ярдом итә Нәтиҗәдә гаять якты әсор, аеыл кешеләренең кунакчыллыгын. эш ечен янып-кеюләрен. игенчеләрнең гүзәл сыйфатларын үзенчәлекле итеп, кабатланмас төстә сурәтләгән пьеса барлыкка килгән
Яки менә «Бакча каравылчысы» исемле комедия. Момда да шартлы хәлләр һәм ясалма моментлар күл. Мәсәлән, корал тота белмәгән Хәсбиҗамал әби атмый торган мылтык белән куркытып, «гринадирдай» ике ирне каравыл алачыгына ябып куя. һәм иң кызыгы шунда, әби аларны бик тә яхшы таный: берсе — председатель, инеччесе — бригадир. Шулай була торып та, бары тик Әхмәтханга биргән вәгъдәсенә тугрылым саклап кына бу эшне эшли. Шундый шартлы хәлләр ярдәмендә бригадир Галимулланың ярамаган эше фаш и-елә. Әхмәтхан һәм Мәдинә. Хәсбиҗамал карчык һәм председатель Нәҗипләрнең мелеем образлары тудырыла
Драматург характер иҗат итүде кетел- мәган борылышлардан оста файдалана. ди-дек. Шуны Хәсбиҗамал әби образында да күрергә момкин Әле гене Әхмәтханга ■минем кеҗәм алмага тими ул, акыллы хайван» дип мактанган карчык, ике-еч минут та үтми, инде шул сүзләрен онытып, «алмага ИЯЛӘШКӘНГӘ килә ул. мәртөт». ДИЛ СӘЙЛӘНӘ Үзенең сүэ-фикерәндә дә. эш-херә- кәтендә дә ул нәкъ менә картларча, кискен. Әхмәтханга биргән сүзен тотып, председательләрне «кычкыртып» ябып куйган карчык кәҗәсенең тавышын ишетә. Ищете де
«кәҗәмне ятимә иттереп капка төбендә интектерер хәлем юк- дип, мылтыгын аяк астына ташлап кайтып китә. Үзе әле генә ябып куйган кешеләрнең таңга кадәр бикле килеш утырачагын уйлап та бирми. Болар бар да табигый чыга, характер бөтенлегенә зыян ясамый гына түгел, аны тулыландыра, ситуацияне кызыклы һәм җанлы
Җыйнап әйткәндә, күпчелек әсәрләрендә драматург Туфан Миңнуллин кызыклы һәм мәгънәле тормышны хезмәт ияләре ара-сында, хаклык һәм тугрылык юлында табарга өнди. Димәк, олы бәхетне кайдан эзләргә икәнен күрсәтә. Моның өчен ул үз файдасына гына яшәргә омтылучы, бүтәннәр хисабына бәхетле булырга тырышучыларны фаш итә, аларга каршы яшәүнең һәм көрәшнең бүтән принципларын куя. Димәк, драматург ахыр чиктә зур эшләргә өнди, олы язмышлар белән кызыксынырга, җитди эшләр башкарырга чакыра. Инде Т. Миңнуллинга үз әсәрләрендә шул эшләрне башкаручыларны, шул олы язмышларның хуҗаларын үзләрен уртага куеп сурәтли башларга кирәк. Моңар аның сәләте җигәрлек күренә.