Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Алиһәләр
Бел чыгарган гүзәл әкиятләрдән алиһәләр киткән.
Карачәчләр бөтен дөнья буйлап безне эзли икән.
Пәризатлар бүләк иткәнмени — кыйгач кара кашлар!
Эзләп йөри безне такыр юлдан, тәхетләрен ташлап.
йөзләрендә — серле, жазибәле. без яраткан күзләр.
Тәхетләрен ташлап, бәхетләрен йөри алар эзләп.
Алтын башмакларын югалтканнар ташлы сукмакларда.
Ялан аяклары эз калдырган
Сәхраларда, карда
Ялан аяклары эз калдырган безнең йөрәкләрдә.
Алиһәләр—безнең газаплар да, безнең теләкләр дә.
Бала чактан бирле өйрәнгәнбез- чирәм яшел була, дошман юк ителә яки әсир була, юллар озын була, байрак кызыл була.
Ә бер көнне кинәт беләбез без:
чирәм кайчак утта кара корым була, кайчак дошман безне үзе әсир кыла, юллар өзелә...
Байрак кына кызыл булып кала.
Туксан тугыз жиргә кадак кага кеше, туксан тугыз жирдә хикмәт таба кеше, туксан тугыз тауга менеп баса кеше, туксан тугыз жаннын серен ача кеше.
Тик йөзенче кадак кайчак төшеп кала кесә ертык булганга, хикмәтләрнең йөзенчесе пссып кала, күренмичә томанда.
йөзенче тау менелмәгән әле һаман —• бик шугалак бозлары.
йөзенче җан никтер аңлашылмый ана: үз җаны.
Ә үзсүзле кеше һаман өметен өзми; хикмәтләрнең йөз дә беренчесен эзли.
Поши
Ак көртләрне ерып, бер яшь поши чыкты агач арасыннан.
Кинәт туктап калды, күзен алмый миннән,— адәм баласыннан.
Олы башын алга, — миңа таба сузган, үзе дер-дер килә.
— Ярдәм кирәкмиме? — димен ана карап.— нәрсә булды? Сөйлә!..
Ә ул карны исни олы борыны белән, дерелдәми инде.
Кара күзе аның, ахры, әйтте мина:
— Рәхмәт, рәхмәт, — диде.
Ак көртләрне ерып, кире кереп китте агач арасына...
...Ж.ылы сүзгә мохтаҗ поши баласы да, адәм баласы да...
Җыр турында баллада
Кеше откан баррикада гимнын, кеше откан газап-үлем моңын, кеше откан ачы җилләр давын, кеше откан- эшелоннар шавын...
Ә соңыннан кеше җыр чыгарган, янып-көеп, гаҗәп җыр чыгарган, һәм ул җырны бүләк иткән кызга,— бүләк иткән җырны гади кызга.
Аны моңсу гына җырлаган кыз... Ни турында ул җыр — сорамагыз, аны откан җырчы эшелоннар, аны откан кырыс батальоннар.
Кыеп көндә син юлыксаң аңа, көрәштәшем, җырны тынлап кара...
—Чү. мәхәббәт җырын акрын гына җырлый әнә төнге баррикада...
Тормыш — лотерея, дигән кемдер. Ни чыкса да түзәр-чыдарсын! Ләкин, дустым, синең билетыңны халкың үзе тартып чыгарсын.
Шәфәкъ гүя кызыл шәлен булып иңнәреннән шуган.
Битләренә кагыласым килә, сукыр кеше сыман
Син карыйсың күләгәләр аша, гүя нидер көтеп.
Төсләреңнән синен илһам алам, антик сынчы кебек.
Илһам алам, каеннардан очкан яфрак белән түләп...
Син тумаган әле. син тумаган, сиңа сынчы кирәк.
Шәфәкъ гүя кызыл шәлен булып иңнәреннән шуган.
Сары яфракларның кыштырдавы — тәүге сүзең сыман
Чү! Йөрәгем белән уйларыңны, хисләреңне тоям...
Мин бу кичне җылы сулышымнан сине үзем киям.
Син оныткан ап-ак яулык жансыз куян кебек яга... Мин атмадым. Мәхәббәтне һәлак итте нинди ха га?
Сип оныткан ап-ак я>лык.— җансыз куян кебек ята.
Бүлмәдә — кич, дөньяда — кнч, ә мин уйлыйм синең хакта.
Кем гаепле? Бар патрон да — патронташта... Без атмадык Чыгып киттең хушлашмыйча. Өс илемдә — ап-ак яулык.
Яулыгыңа карап торам. — юләр, — сине дәшәм тагын... ...һәм күтәрде колакларын ап-ак куян!