Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИКӘН КАМЫШ


ИКЕНЧЕ ДӘФТӘРДӘН
Йөгереп-уйнап...
Йөгереп-уйнап йөгерек дулкын килә, йөгерек дулкын ярга тартыла.
Килә...
бәрелә...
үлә...
Күбекләре сүнә...
Яналары йөгерә артыннан, йөгереп-уйнап... йөгерек... Шулай бертуктаусыз, Берөзлексез дулкын... дулкыннар, йөгереп-уйнап йөгерек...
Берөзлексез
Кабатлансам әгәр, кем тыңлар?
Йөгереп-уйнап...
Җитте I
Баш әйләнә...
Дулкыннарга башны куялмыйм.
Ә нигә соң, нигә йөгерек-уйнак Дулкыннардан һаман туялмыйм. Бу үзгәлек табигатьтән килә. Кеше шундый инде тумыштан: Килә...
сөя...
көя...
егыла...
үлә...
Юк, туялмый барыбер тормыштан! Йөгереп-уйнап...

Кинәт кенә...
Әллә нәрсә шунда:
Шаулап торган яшел жикәннәр Корый...
көя...
яна...
Тик көл кала...
Күтәрелә янә...
Кай арада үсеп җиткәннәр?
Ялтыр-йолтыр килеп күтәрелә Төсен жуйган кояш нурында.— Камышмыни? — Корыч штык болар!
Ничек жырлыйм алар турында?
Саташаммы әллә?
Карыйм күлгә.
Әллә нәрсә шунда:
Якты күл
Кара болыт булып күтәрелде, Җирдән күккә таба акты ул. Чү!
Күл төбе янә тулып килә...
Тулып килә мөлдер-мөлдерәп...
Күз яшьләре белән!
Ярылмыйча, Шуны жырласынмы бу йөрәк?! Ник саташам?
Асты-өскә килсен!
Күз яшьләре тулы ул күлне
Чорнап алган штык-камышларның Сызгыруын ишетәм түгелме?
Күл түгел бу.
Бу бит — дөнья күзе!
Корыч штык — һәрбер керфеге.
Ул сагалый.
Ул чамалый Җирне... йөрәк шуны жырга кертерме? Булсын!
Керсен!
Дөнья күз яшьләре
Бер иләмсез күлгә агылсын.
Бар штыклар шунда камыш булсын. Саклап торсын күлнен кайгысын.
А, саташу!
Тагын нн нәрсәләр?
Як-ягыма куркып каранам.
Транзистор.
Сонгы хәбәрләр.
Саташуым бары анардан.
Нинди «нзм»нарда гаепләрләр.
Ләкин менә июль кичендә.
Биш минутлык сонгы хәбәр сәбәп Саташулы шушы хисемә.
Чатыр таудагы уйлар
Иңгән, иңгән Чатыр, картайган...
Өсләрендә иңри кылганнар.
Чак табарсыз аны картадан — Легендалар калса калганнар
Бик мәһабәт булган кайчандыр, Түбәсендә күкләр күкрәгән Хәзер инде Чатыр, һай. чандыр — Еллар баскан ак таш күкрәген.
„Була кемдер — күз өстендә кете;
Яши күкрәп зур эш кылгандай.
Чатыр тауга карыйм: ком да таш... Өсләрендә иңри кылганнар.
Кыргый песи
Күрдем аны камыш арасында.
Күзләрендә усал кыргыйлык, йомшак мендәр, җылы мич башыннан Артыграк, ахры, кыр-болын.
Уянгандыр бабалары каны...
Чын юлбарыс инде, юлбарыс!
Тотып ашар иде мине дә ул — Буе гына ләкин бер карыш.
Тук тормыштан, сөт-май дөньясыннан Туйган икән тәмам, күрсәнә!
Хуҗа колы түгел. Ул — ирекле.
Ул буйсынмас, гүргә керсә дә.
Кыю песи, булдыргансың үзең, Я, кил монда. Сыйлыйм әле бер. Өч шыртлака белән кем баеган. Безгә бәхет чиертми барыбер.
Өч шыртлака үзенекен итте...
Юлбарыслар күреп төшендә, йоклый инде кыргый горур песи йомгак булып... минем түшемдә!
Яшел алан. Кура жиләк. Күпереп кайный Кара чиләк. Сары ялкын, Зәңгәр төтен. Ах, чәй исе! — Дөнья бөтен. Рәхәт биреп Тәнгә, җанга, Кайнар ширбәт йөгерә канга. Кура җиләк, Карлыганда Җитмеш дәва, Бардыр анда. Юкка чыга Арганнарың. Эреп оча Ялганнарың. Дөрләтәбез Тормыш утын. Яшел алан...
Дөнья тып-тын .. ...Ә кайдадыр Еракларда Зәңгәр дәрья Бәрелә ярга. Ак пароход Дулкын кага. Сызылып-сызылып Җыр-моң ага. Зәңгәр төтен. Яшел алан Әсирлектә Шул моңнардан. Ә моң ерак, Ул сагышлы... Чакырулы... Ул тавышны Мин ишеттем! «...Яшел алан. Зәңгәр төтен...» Синме шулай Җырлап үттең?
Сары комда кызынып яшьлек ята — Печәнчеләр ялга туктаган.
Рәссам бул да, тесен бозмый гына, Күчер дә ал шушы ноктадан. Әнә бер кыз.
Сары сүсән чәче
Сары комга төшеп тарала.
Кушаматы — «сары песнәк кызы». Тик күзләре конгырт-каралар. Сары песнәк — Галимәттәй хәзер . Сабит абзый аны ерактан, Галинасын сугыш кырларыннан Алып кайткан...
Димәк, яраткан.
Сабит абзый кызы Галиягә Шаян телле егет ялына;
— Әнкән безгә килгән. Үзен китмә. Булма берәрсенә Галина...
Сары сүсән төсле сары чәчен Кайнар сары комнан күтәреп. Сикереп тора да кыз Ыкка чума.
— Я. кайсыгыз куып житәр?— дип. Ярсу атлар кебек елгырланып Атылалар ярдан егетләр.
Куышалар, көлешәләр... Суда Күтәрелеп кайный күбекләр... Ә Галия инде аргы якта! Сары чәче төшкән таралып. Нәкъ татарча көлгән күзләрендә Әткәсеннән күчкән каралык.
Ык суында йөзә пар акчарлак. Юк аларда дөнья кайгысы. Зәңгәр күкне кыеп-кыеп төшәр Ак кайчысы белән кайсысы?
Юрамыйм да. юраган да булам Юрамалый гына... тиктомал... Әле зарыгу түгел, өзелү түгел. Тойгыларны тыю... күк томан...
Ык өстендә йөзгән акчарлактай.
Пакь. саф. якты әле хисләрем. Парын югалткачтын — ярын жуйгач. Белмим әле, белмим нншләрен
Зәп-з«*нгәр күк. Кояш. Пар акчарлак. Мин ваемсыз әле. кайгысыз.
Кыюлыгы житеп. бәхетемә Кулын салыр икән кайсыгыз?