Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДУЛКЫННАР ЯРГА ТӘГӘРИ


яроход кузгалып китәр вакыт якынлашкан саен ыгы- зыгы арта, шау-шу кичәя барды. Пассажирларның барысы ла диярлек дебаркадер ягына чыкканлыктан, өч палубалы зур дизель-электроход чак кына бер яккэ янтайган сыман тоела иде.
коньяк чьнарып тәрәзә алдындагы өстәлгә утыртты
— Әти.. МвНӘ моны I Н белән карарсың инде Әнигә сиздермичә генә. Аны беләсең ич... Юлда, эчең пошканда, юанып алгандай итәрсең Әнә. юллашың да бар
Шул вакыт кайдадыр якынла гына чаң суккан тавыш һаваны ярды. Репродуктор аша дикторның озатучыларга пароходтан чыгарга дип хәбәр салуы ишетелде. Ул да булмады, барлык шау шуны басып, дизель- злсктрохолның гудогы яңгырады.
Гарәф тә: «Ярар. әти!. Хәерле юл сина. һәйбәт кенә ял ит Бу юлы инде кабаланып кайтма Иркенләп ял игә,—дип. әтисе белән саубуллаша башлады. Әмма әти кеше; «Юк, юк. озата чыгам»,—дип, улын
Й
Мин дә, пароходка кереп, пассажирларны каршылаучы проводницадан ачкыч алып, каютамны эзләп таптым Ике генә кешелек иркен, якты каюта иде бу. Бөркү булганлыктан, тәрәзәне ачып жнбәрдем. Хәерле юл теләү, саубуллашу-хушлашу авазлары аермачык ишетелә башлады.
«Юллашым кем булыр икән?» дип уйларга да өлгер» алмадым, каюта’ишеге ачылып китте. Ашьиып-кабаланып берьюлы ике кеше килеп керде Минем белән исәнләшеп ияк каккандай иттеләр дә, яңадан бер-берсен бүлдерә бүлдерә, әйберләрен урнаштыра башладылар
Беренче сүзләреннән үк аларнын аталы \ ллы бу туларына төшендем. Яшьрәге ап-як нейлон күлмәк кигән, кара капрон галстук таккан. Өстендә һәйбәт костюм. Менә ул минем якка күз төшереп алды да. чак кына елмайгандай игеп, каяндыр эчке кесәсеннән бер шешә
нан калырга теләмәде. Һәм ул. килеш-килбәте белән яшь профессорны хәтерләткән егеткә ияреп, каютадан чыгып китте.
Мин дә тәрәзә янына килдем. Булачак юлдашым палубада калды. Бераздан Гарәф тә күренде. Ул. жптез-жәһәт хәрәкәтләнеп, шунда дебаркадерда торган ике хатын-кыз янына килеп, көлеп-елмаеп палубада калган әтисенә кул болгый башлады. Бу саубуллашуның озакка аерылышу түгеллеге әллә каян күренеп тора: һәркайсынын күңеле көр. йөзендә көлү-елмаю Гарәф, янында торган хатыннарның өлкәнрәген беләгеннән тотып: «Әнине дә үзен белән аласыңмы әллә?» дигән сыман итеп чак кына алгарак чыгарды. Әйе, бу гаилә чыннан да бәхетледер, тигездер дигән уй туды миндә. Чөнки алариың үз-үзләрен тотышларын, үзара мөнәсәбәтләрен күзәтеп тору гына да күңелдә жылы тойгы уята, ирексездән куанычлы хисләр тудыра. Кеше бәхете кешегә тәэсир итә шул.
Искәрмәстән генә бөтен ыгы-зыгыны, шау-шуны басып пароходның соңгы гудогы яңгырады. Ул да булмады, пароходның алгы өлеше әкрен генә дебаркадердан аерыла башлады... Озатучылар алга, ә палубадагы пассажирлар, киресенчә, артка таба чайкалып-хәрәкәтләнеп куйдылар...
Бераздан мәһабәт дизель-электроход тан кебек якты булып, жыр кебек матур булып ишелә-ишелә аккан киң Иделнең фарватерына чыкты. Елга порты да күренмәс булды, тәрәзә артында бары тик акчарлаклар гына уйнаклап очып-очып үткәли иде.
Бераздан минем юлдашым да керде. Мөлаем генә йөзле, чәчләре чалара башлаган алтмыш яшьләр чамасындагы абзый кеше иде бу. Керү белән: «Уф-ф, бөркү!» — дип. пиджагын салып элде, күлмәгенең өске төймәләрен ычкындырып жибәрде. Бары тик шуннан соң гына бөтен йөзе белән берьюлы елмаеп миңа таба борылды да:
— Хәзер инде һәйбәтләп, иркенләбрәк танышсак та ярар...—дип мина кулын сузды.
Шәрәф исемле икән. «Татарның шул инде.— дип уйлап куйдым мин,— ир бала булса әтисенеке, кыз баланың әнисе исеме белән аваздаш була. Боларның да шулай: Гарәф белән Шәрәф икән!»
Бер-беребезнең кая баруыбыз, нинди сәфәргә чыгуыбыз белән кызыксындык. Шәрәф ага ял итәргә бара икән. Аның юлы минекеннән дә арырак булып чыкты.
Борылышларның берсендә тәрәзә аша Идел өстенә күз салдым. Кояш инде баю ягына авышкан. Ә пароход артында жилпәзәне хәтерләтеп як-якка таралышкан дулкыннар гына ургыла. Алар салават күпере төсләренә кереп, искиткеч зур пыяла куыклар сыман, ярларга таба тәгәрәшәләр...
Сүз югында сүз булсын дигәндәй, юлдашым белән көннәрнең матур торуы, гомумән елның ару килүе турында гәп сатып алдык Аннары, әллә капкалап алабызмы дип, табын хәзерли башладык. Шәрәф ага бая улы Гарәф чыгарып куйган коньяк ягына ым кагып:
— Л1оңардан да авыз итеп карарбыз...— дип куйды. Шунда ук. өстәл өстендәге стаканнарны алып, ишек катындагы краннан су агызып чайкый башлады.
Мин аны озата килүчеләрнең кем булулары белән кызыксындым.
— Берсе хатыным. Икенчесе киленем Ә монда кергәне — улым,— диде Шәрәф ага. шешәне кулына алып.— Гадәттә без бергә ял итә идек. Быел бераз җайсызрак туры килде. Гарәф университетта читтән торып укучы студентлардан имтиханнар ала. Доцент ул... Килен — врач. Аны да эшендә тоткарладылар.
Шәрәф ага елкылдап торган стаканнарга бармак илле генә итеп коньяк койды. Тостны да үзе әйгте.
— Әйдәгез. монысы танышу хермәтенә булсын’ —диде ул мөлаем генә елмаеп Чыннан да Шәрәф ага бик үзенчәлекле, матур итеп елмая. Елмайганда тормыш шактый эз салган йөзе ничектер нурлана башлый кебек.
Мин, бу бәхетле гаилә тормышының серенә төшенергә теләгәндәй, сүзне якадан аны озатучыларга күчердем Бу юлы инде Гарәфне дә ♦ телгә алдым.
— Сезне, Шәрәф ага, улыгыз аеруча ярата, якын итә, ахрысы — дидем мин. сүземнең бик үк ятышлы чыкмавын үзем үк сизенеп
— Эне, без аның белән дуслар,— диде Шәрәф ага, кабат елмаеп.— Серләребез килешә..
Мин, аның сүзен көчәйтеп, алар гаиләсенең татулыгын, тигезлеген күнелем белән читтән үк сизенеп тоеп торуымны әйттем.
Шәрәф ага. «Бер береңне ихтирам итмичә, бер береңнең җанын кыйнап яшәүне мин лә күз алдыма китерә алмыйм, андый тормышта яшәмәвең лутче»,—дип үзенчә фәлсәфә сатып алгандай нтте Аннары мине гаҗәпкә калдырырлык сүз ычкындырып куйды:—Ә бит Гарәф минем үз улым түгел —диде ул
Минем чынлап торып сәерсенүемне күргәч, copay-фәлән бирүемне ♦ д<т көтмәстән сүзгә кереште. ш
— Сугыш елларында мин гаиләсез калдым. Бомба төшеп яки анда ° фронт тирәсендә калып һәлак булмадылар алар. Монда, тылда үлде- « ләр. Үзем исә, көн лә диярлек ут эчендә газраил белән күзгә-күз кара- о шып, якалашып йөрсәм лә, исән калдым. Ә гаиләм монда, тылда булып 2 та. мине көтеп ала алмалы . Хатыным заводта ниндидер газ шартлау- н дан һәлак булган Миннән дүрт-биш яшьлек булып калган улым чак > кына соңрак, үпкәсенә салкын тиеп, чирләп үлгән... Таиыш-белешләр а каберләрен генә күрсәттеләр. Күземә ак-кара күренмәс булды Бер * яктан тән яралары сызласа, икенче яктан йөрәк әрнүемә тәкать тотар я хгл юк Шунда татыдым мнн ялгызлыкның нәрсә икәнен. Яшисе килмәгән чаклар ла булгалады. Йөрәкне менә шушы зәхмәт суы белән басып та карзштыргаладым Тик ярдәме тимәде. Шуның өстенә, әле мин шофер кеше, көн-төн машинада...
Ул цакыгта мнн тимер юллап кырык-кырык биш километр ераклыктагы заводка станциядән йөк ташый идем Вакыты белән көненә өчәр, хәтта дүртәр рейс ясарга туры килә иле. Ашыгыр жир дә. кәгеп торучы да юк, шунлыктан вакыт белән санашып тормый идем .
Станция белән завод арасындагы юл өстендә кечерәк кенә бер поселок бар. Юлга орынып ук тора. Тимер бетоннан коеп эшләнгән күпернең өске ягында шактый җәелгән буа бар. Шунда иртәнге таннан кичке караңгыга кадәр бала-чагалар мәш килә чана шуалар, чаңгыда узышалар..
Шул турыга җитү белән машинамны туктатам да малай-шалайларның уйнауларын карап торам. Аларнын тавышларын ишетү, әүмәкләшеп уйнауларын карап торуы гына да күңелләрне әллә нишләтә. <Эх-х. минем улым да исән булса, нәкъ менә шушы ташбашлар кебек танавы бозланганчы карла аунар иде», дим. Гомумән яратам мин чая малайларны Кем әйтмешли, малай булгач—ут булсын...
Көннәрнең берендә шулай буаның катмый торган җылу урыныннан чиләк белән су алып мендем лә, капотны ачып, радиаторга сала башладым Нәкъ un.i вакыт якында гына торган 6ip малайның «Әй й, Гарәф Гарәфн. Әйдә, төшсәң төш инде!» — дип искәрмәстән генә кычкырып җибәрүеннән тетрәп киттем Чөнки минем улымның да исеме Гарәф пдс.
Мнн эшемнән бүленеп малай-шалайлар ятына борылдым Минем лә «Гар.)ф-Гарәфп»не күрәсем килә иде Карасам, барысы да каршы яктагы текә таудан шуып төшәргә җыенган малайга таба карап кыч
ДУЛКЫННАН ЯНГА ТӘГӘРИ
кырыналар икән. «Гарәф-Гарәфи^гә күп булса ун-ун'бер яшьләр чамасы бу тыр. Нәкъ минем Гарәфием кебек. Малайдан мин дә күземне алмыйм. Өс-башы әллә ни шәптән түгел. Бүрек колакчыннары да бик шәлперәйгән. Ә астагы малай-шалайлар акыралар да бакыралар. Хәтта көләләр. «Гарәф-Гарәфи!.. Әйдә төш инде... Әллә курыктыңмы’.. Ха-ха!..» —диләр.
Малайга җитә калды. Бүреген һәйбәтләп куш кулы белән батырыбрак киде дә, йөгереп килеп, текә таудан томырылып төшеп тә китте...
Бик җилле төшә. Егылмаса гына ярар иде. имгәнүе бар дип, анык өчен җан көеп торам. Менә ул яшен ташы кебек булып тауның уртасына җитте . Инде тигезлеккә, елга өстенә төштем дигәндә генә кинәт әллә нәрсә булды... Малай кар бураны тузгытып мәтәлә-кадала әллә кая кадәр очып китте. Бер чаңгысы шунда ук шартлап сынды. Икенчесендә малайның нык итеп бәйләп куйган сыңар киез итеге салынып калды...
Мин: «Бәрелеп имгәнмәдеме икән?» дип, боз өстенә үк төшмәкче идем инде. Әмма иптәшләренең «Гарәф-Гарәфи!..» дип рәхәтләнеп тәгәрәшеп көлүләренә карамыйча, малай җәһәт кенә сикереп торды. Аның ялан аяк икәнлеген күреп-абайлап алган малайларга тагын да мәзәк артты, көлепме көләләр...
Гарәф иң элек чаңгыга эләгеп калган шактый зур, я.маулы киез итеген чишеп алып аягына киде. Аннары сынган чаңгысын кулына тотып, малайларга нәрсәдер аңлата башлады. Аның кулында гап-гади рәшәткә тактасыннан ясалган чаңгы сыман нәрсә иде.
Бу хәлне күреп күңелем сызып куйды: димәк. «Гарәф-Гарәфи»нең чаңгы алып бирерлек тә кешесе юк.
Кинәт кенә башыма шундый уй килде: туктале, малайнын күнелен күрергә кирәк, мин әпгәм. Икенче көнне мин моңа чаңгы сатып алып килдем. Тик, үч иткән кебек, ул көнне Гарәфне боз өстендә очрата алмадым.
Шулай да шундагы малайлар арасыннан бер олырагын яныма чакырып алдым да Гарәф турында сораша башладым.
Бүреге күзләренә үк төшеп торган юеш танаулы бер малай:
— Кайсы Гарәф?—дип сорап куйды
— Соң. теге Гарәф-Гарәфи инде,— дидем мин.
Башын артка ташлап мина карап торган малайга шул җитә калды.
— Ә-ә!..— дип сузды ул, кем турында сорашканлыгымны шунда ук төшенеп.— Алар әнә тегендә, балалар бакчасы янында, кар тавы ясыйлар...
Малайга Гарәфне чакырып килергә куштым. Юеш танау бик күндәм булып чыкты: «Хәзер!..» диде дә үзе: «Әнә тегендә» дип күрсәткән якка йөгерә-чабып китеп тә барды.
Ул арада мин боз өстенә төштем, җылудан тутырып бер чиләк су алып менеп радиаторыма салдым. Ул арада «Гарәф-Гарәфи»дә күренде. Ә йомышчы малай аның әле бер ягына, әле икенче ягына йөгереп чыгып, кулларын болгаштырып нидер сөйли, нәрсәдер төшендерергә тырыша иде.
Гарәф машина янына килеп җитү белән, мин үземнең бик күптәнге танышымны очраткандай, нәкъ зурларча: «Нихәл. Гарәф!» дип кулымны суздым. (Ә аның яшендәге малайлар бик тә олы, бик тә эре булырга яраталар бит.)
— Исәнмесез! — диде малай, шактый сәерсенеп. Мин аның бу га- җәпләнү-тартынуын киметү нияте белән, беркөнге текә тау ягына ымлап алдым да- «Чаңгыда бик шәп шуасын икән»,—дидем.
Гарәф-Гарәфи янә уңайсызланып куйды, үзенең егылып көлкегә калганлыгын исенә төшерде, ахрысы.
— һәй ft. чангы кадалды ла’ — диде ул. егылганы өчен акланырга теләгәндәй —Ясаганда бөгелгән иле. Урамга чыгу белән якадан турайды... ШУЛ кадалды да инде
— Нәрсә, чангыны үзен ясаган идеңмени’
— Әйе! Икенчесен һәйбәтрәк итеп ясыйм Такталарын хәзерләп ■
куйдым инде... *
— Нәрсә, чаңгы ясашырга әтиең яки абыен юкмыни’..— дидем мин, а сузнен шома гына ялганып китүенә куанып.
Бу юлы Гарәф-Гарәфи урыныча һаман да әле чаж-чож китереп .=5 борынын тартып торучы йомышчы малай җавап кайтарды: ,
— Юк... Анык әтисе дә. абый< ы да юк. Әнисе генә бар аның. £
Гарәф. «Кешеләр сөйләшкәндә тыгылып торма әле монда», дигәндәй. ; малайның ансыз да күзләренә үк төшеп торган бүреген бөтенләй х авыз-борыннары да күренмәслек итеп батырып куйды. Әмма тегесе < мондый гына жәберне бар дип тә белмәде, бүреген күтәреп җибәрде дә. 5 яңадан авызын ачып, безнсн сөйләшүне тынлап тора башлады. |
— Кара әле, Гарәф, без бит әле синең белән танышмадык та тү- £
гелме сон? — дидем мни. янадан малайны сүзгә чакырып.— Минем * исемем Шәрәф... Ә син Гарәф. Шулай булгач, без Гарәф белән Шәрәф ♦ булабыз »Н ie .. а
Ә үзем «Ничегрәк итеп чангыны тапшырырга сон?» дип баш ватам, о Малай бер дә килде-киттегә охшамаган, бик горур күренә, хәзерлексез- а яиссз чыгарып бирсәң, алмавы да бар. Мин сүзне яңадан әлеге дә о баягы бер көн Гарәф мәтәлгән текә тауга күчердем
— Гарәф.— дидем мин.— сичең ШУЛ таудан җил үйнатыл тагын бер
тапкыр шуып төшүеңне күрәсем килә. >
Малайга тагын җан керде. s
— һәй-й!..—дип сузды ул — Аннан кем дә төшә ала Менә, янә* чангыны гына ясап бетерим..
Мин аны бүлдердем.
— Чапты дигәннән, Глр*ф, син аны ясап вакытыңны юкка әрәм итмә әле. Мен-» миндә дә бар бер чангы Алган идем дә. бәлакәй булып чыкты, җилкәмә дә житии. Аннары, миңа сакаллы сабыйга, хәзер чангы шуып йөрү килешми дә... Менә, каешлары да бар Үзен рәтләрсең шунда. Тик бер шарг: мима обязательно шул таудан ш\ып төшеп күрсәтерсең Сөйләштекме? Менә шул! Мин гел йөреп торам моннан. Көненә әлл.» ничәшәр тапкыр узам. Моннан сон мни свна сигнал бирә торган булырмын. Гомумән, без күрешкэләл торыйк.. Ә хәзергә хуш, мина китәргә кирәк...
Яныбызда торган юеш танаулы малайга «Мә. конфет алып ашарсың...» дип берничә көмеш акча төргтем дә. бүләгемне тапшыра алуыма куанып, кабинага сикереп менеп тә утырдым
Шуннан сон мин. берничә көп рәттән дамба өстендә туктап, һәрвакыт диярлек кирәксә-кирәкмәсә 1Ә р • и.порга су салып маташтым, хәтта сигналлар да биреп карадым Әмма Гарәф-Гарәфнне күрә алмадым Берәр хәл булды микән әллә дип борчыла дз башлаган идем инде.
Ниһаять, кабат күрдем үзен. Чаңгысын тагып юл буена чыккан иде.
— Шәрәф абый!. —дип. үзе үк әллә каян кычкырып, елмаеп каршы ялды.
— Нихәл. Гарәф-Гарәфи' — дидем мин. кабинамнан сикереп төшеп.— Нәрсә булды сиңа? Әллә авырдыңмы?
— һәй-Й. әни лә...—диде малай, үзенен нәрсәгәдер ризасызлыгын белдереп — Мәктәптән кайту белән үтынга куа..
— Утынга кая барасын соң?
— Тугай таллыгына Үч иткән кебек, кары тирәнәйде Чананы чыгарыр хәл юк...
— Бәләкәй чана белән йөрисенмени?
— Алай икән,—дпдем мин Бүген кумадымыни? Әниеңне әйтәм.„ Гарәф елмаеп куйды.
— Кичә наруш ике юллаган идем...
Әнгамәне икенчегә борып, сүзне чангыгз күчердем.
— Ничек сон? Шәп шуамы?..
— һәй-й, шәп кенәме сон? Ут!..— диде Гарәф, кинәт жанланып — Мнн хәзер сезгә теге таудан төшеп күрсәтәм...
Малай минем ризалык бнрү-бирмәвемне дә көтеп тормады, жил хйнатып тауга таба кптеп тә барды. Башта юл буйлап, аннары кисәк борылып «чыршы» ясап, тау бптләтеп өскә таба күтәрелә башлады.
Тау башына менеп баскач: «Әһ-һәй-й!..» дип кычкырып, мина кул нзәп алды да, җан-фәрманга йөгереп килеп, аска таба очты .
Бу юлы да: «Егылмаса гына ярар иде» дип, тын да алмыйча торам. Юк, е!ылмады, етга «стенә шуып төшеп, пар чыгып торган җылу тирәсенә житәрәк кинәт кенә борылды да бер урында шып туктады. Чаңгылар астыннан кар тузаны гына бөркелде, һәм шунда ук: «Булдырабыз аны!» дигән кыяфәт белән, кулларын кирәгеннән артык киң-кип селкеп һәм бер дә исе китмәгән кыяфәт белән минем янга күтәрелде.
Күккә чөеп мактадым үзен. Әмма анын мона әллә ни исе китмәде. Шул чак сүзгә сүз иярә китеп, тормыш әхвәлләре турында сөйләшеп алдык.
— Шәрәф абый, сезнең үз улыгыз юкмыни? —дип сорап куйды Гарәф. искәрмәстән генә.
— Юк шул,—дидем мин.— Бар иде дә үлде . Мин сугыштан кайтканда ул инде үлгән иле.
— Сез дә сугышта булдыгызмыни?
— Булдым. Гарәф. Башыннан алып ахырына кадәр булдым.
— Ә минем әти сугыштан кайта алмады...—диде Гарәф. Бу сүзләрне әйткәндә аның балалык йөзен житди кырысландырып күләгә йөгереп үтте.
Ул көнне без тагын да дуслашып, кабат очрашырга сүз куешып, чын ирләрчә чалт та чолт куллар бирешеп аерылыштык.
Көннәр үтә торды, һәм мина Гарәф-Гарәфи белән очрашу, анык белән бер-ике генә авыз сүз әйтешеп алу да һава кебек үк кирәк була башлады Мнн искәрмәстән генә гаять кыйммәтле, тормышымны тулыландырып яктыртып җибәргән жан иясе тапкандай булдым Бер-нке генә көн күрмичә торсам ла. күңелем сызып әрни башлый. Ә инде очрашкач. сүзебез бетми. Мин аны берничә тапкыр хәтта кабинага утыртып станциягә дә алып бардым. Ә инде анда иң элек Гарәфне ашханәгә алып кереп һәйбәтләп сыйлыйм. Ул елларда исә туйганчы ашау, кем әйтмешли, үзе бер проблема иде.
Бераздан инде миңа Гарәф кенә түгел, ул яшәгән поселокка кадәр якын була башлады. Шул поселокка якынлашкан саен күңелемне әйтеп бетергесез татлы җылылык биләп ала торган иде.
Шулай январь челләсе җитте. Чатнама салкыннар башланды. Икен- чеме-өченчеме рейсны ясаганда кабат әлеге поселокка якынлашып киләм Уемда Гарәф кенә. Очрашасы иде үзе белән. Менә елга өсте. Бәхеткә каршы, боз өсте тулы бала-чага. Тик бу юлы алар ничектер барысы да бер урынга җыелып. әүмәкләшеп торалар. Мин гадәттә туктый торган җиремә житәрәк тормоз салдым. Кабина ишеген ачам. Малай-шалайларның шау-шуы ачыграк ишетелә башлады. Әллә берәр хәл булдымы икән? дигән уй чагылып китте. Шул ук вакыт аермачык булып: «һәй-й, Гарәф-Гарәфи’..» дигән авазлар колагыма килеп бәрелде. Карасам, чыннан да урта бер жирлә Гарәфи басып тора. Ул бөрешкән. әле генә янында агып яткан җылудай чыккан булса кирәк. Ничек итеп инеш өстенә атылып төшкәнемне сизмичә дә калдым.
— Нәрсә булды? — дидем мин. балалар арасына бәреп кереп
— Әнә, Гарәф-Гарәфи суга теште Капкачы булып тора иде. тайды да китте...
Өстендәге киемнәре бозлана башлаган Гарәфне кулыннан эләктереп аллым да:
— Салкыл тидерәсең бит шайтан малай! Үләсең ич ..— дип. жил- ♦
терәтеп машинам янына алып менеп тә киттем Чөеп кенә кабинага = менгездем, кайда торганлыгын белештем дә өенә алып киттем үзен. % Бәхеткә каршы, әллә ни ерак тормыйлар икән, бик тиз барып життек. о Бәләкәй генә өй. Киртә-коПмаларынын, лапас-каралтыларынын дэ рәте- чираты юк. Кыскасы, тормышлары коелып тешәрю житешкән Ир-ат * кулы җитмәгәнлеге әллә каян күренеп тора. 5
Безне плита ялында кер кайнатып маташучы Гарәфнең әнисе каршы- а. лады Өй эче пар-бу белән тулган. Ана кеше әллә ни төпченеп тормады J эшнен ничек булганлыгын чак кына абайлап алу белән идәндә, янган = плита каршында яткан тал чыбыкларының жиллерәгея сайлап алды да х «Менә сиңа! Менә мә!» дип. Гарәфнең сыртын каезлый да башлады 5 Мин аны тыеп та караган идем, кая ул!
Малайның исә әпнсснен дулавына әллә ни исе китмәле, тиз генә ♦ чишенеп ташлап, чиләк-баклар тезелеп торган кайнар плита тирәсенә- a рак елышуын белде. 2
Мии саубуллашкандай иттем дә китеп бардым. Әмма пар-бу белән ® тулы ей эче. чырае йончыган хатын, янган мич алдында яткан тал ° чыбыклары минем күз аллымнан тиз генә китмәде м
Шуннан соң мин Гарәфне өч-дүрт көн буе күрмәдем. Машинамны и туктатып малайлардан да сораштырып каралым, ләкин күңелне юатыр- > лык жавап бирүче булмады Әллә авырыймы икән дигән уй тынычлык * бирмәде миңа. Ниһаять, түземлегем бетте, нинди булса да сылтау £ табып, үзем барып чыгарга булдым. Сылтавы ла бпк тиз табылды. Беп а якын танышым прораб булып эшләгән төзелешкә бардым ла. акбур- известька буялган булса да, тау кадәрле итеп менә дигән коры бүрәнә башлары, калын такталар төяп юлга чыктым. Шоферның юлы туры, бәхетнең юлы тулы дигәндәй, безнең братка бит акмаса да тама ..
Мин Гарәфләрнең капка төбенә барып туктаганда өйләрендә беркем дә юк иде. Капканы ла көрт баскан. Мин лапас астыннан бер көрәк кисәге табып, карны көрәп, .машинаны көч хәл белән ишек алдына керттем дә йөгемне бушата башладым Шул вакыт Гарәфнең әнисе кайтып керде. Ул шунда орынып кына торган балалар бакчасында җыештыручы булып эшли икән. Өегез каршына ниндидер машина килеп туктады дип, аңар кереп әйткәннәр
Утынны күреп хатын куанды да. шул ук вакытта уңайсызланды да. Ничектер сүзе сүз(ә ялганмыйчарак торды. Моны сизенгәч, мин дэ авызымны йомып тормадым Утынга Гарәф йөргәнлекне белүемне һәм укуына зарар килмәсен дип менә, бераз калдык-постык такта кисәкләре китерүемне әйттем Сүз уңаенда, беркөнге хәлдән сон. * 'тайның кәефе белән дә кызыксынып куйдым.
— Һәй-А, жык булсынмыни ул ташбашка! .— дип жавап кайтарды өнисе. Һәм шунда ук, аяк ялы дип. бәлки кибеткә йөгереп барып килергәдер дигән кебегрәк сүзләр ычкындырды. «Хәтеремне калдырырга теләмәсәгез, ул турыда тешегезне дә агартмагыз», дип кырт кистем
Утынны бушатып бетергәч, мондыйрак сүз булып алды Иртәгә хужа хатынмын пл көне икән Гарәфнең дә көндезен укудан кайткан вакыты була. Мин әбәт вакытларында кабат ал арга кереп чыгарга вәгъдә итеп китеп бардым
Ихлас күңелдән чакыру иле бу. ШУНЛЫКТАН мин икенче көнне сөй- ллшенгән вакытка аларның капка төпләренә килеп туктадым Иң элек куанычыннан нишләргә белмәгән Гарәф-Гарәфи атылып чыкты. Үзе
күлмәкчән генә. «Салкын тидерәсен ич. шайтан малай!..» дип битәрләгәндәй иттем үзен.
Шау-гөр килеп өйгә кердек Бүлмә эче дә курчак өе кебек итеп җыештырылган, ялт итеп тора. Бөтен өйгә ямь өстәп җылы төшкән, тәмле таба исе чыккан. Без исәнлек-саулык сорашкан арада Гарәф өстемдәге киемнәрне жилтерәтсп салдырып элеп тә куйды. Хужа хатыны да бик итагатьле генә итеп: «Юынып алыгыз* дип, юынгычка су салды.
Юк, егетем! Ул минутта минем учыма аккан талгын суның җылылыгы йөрәкләремә кадәр үтеп керде. Ул чакта кичергән хис-тонгыларымны сүз белән генә аңлатырлык түгел иде. Гаилә тормышы, гаилә җылылыгы ул вакытта минем өчен бик тә, бик тә тансык иде шул.
Табын янына утырдык. Хуҗа хатын гаепле кеше сыман итеп: «Сез гафу итегез инде. Мин теге... кибеткә-мазарга бармадым», диде. «Ул турыда сүзнен булуы да мөмкин түгел, мин рульдәге кеше, безнен эштә төрле хәл була», дип тынычландырдым тегене.
Өстәлгә кайнар өчпочмаклар салынган тәлинкәләр килеп утырды. Ә Гарәф-Гарәфи авызын жыя алмый, бөтен табынны бер итеп утыра, безгә авыз ачарга да ирек бирми. Гүя аның куанычы хәттән ашкан, куенына сыймый. Җаен туры китереп, хәтта кыдрачланып та алгалый.
Чптенсенү, ятсыну әкренләп кими башлады, хатын да сүз катар хәлгә килде.
— Гарәф инде мина сезнең турыда барын да сөйләп бетерде. Ятса да. торса да гелән сез генә аның телендә...
Мин дә, сиздермәскә тырышып, хужа хатынга күз салгалап алам. Ул да бүген алыштырып куйган кебек. Беренче тапкыр күргәндә ул миңа шактый ук төс салган, аз сүзле, китек күңелле, моңсу кыяфәттәге йомык бер тол хатын булып күренгән иде. Чыннан да теге вакытта аның бары тик өзеп карый торган монсу күз карашы гына хәтердә калган. Бу юлы нсә минем каршымда кылны кырыкка бүләрдәй яшь кенә, ипле-җайлы хәрәкәтле, гаять уңган, җиләк кебек сылу хатын утыра иде.
Ул көнне ашны олылап, өйгә бәрәкәт-муллы к теләп, саубуллаштык. Әмма бу өй (өй димәсәң хәтере калырлык сыман!) минем күңелемне урыныннан кузгатты. Әйтерсең лә, миңа яшьлегем кайтты, гүя миңа бөтенләй искәрмәгән яктан бәхет елмайды. Мин пнде Гарәфне дә, анын әнисен дә күрмичә булдыра алмаслык хәлдә идем...
Шул вакыт безнең дизель-электроходка орынып ук диярлек, шау-гөр килеп зур гына пароход узды. Юлдашым да, мин дә берьюлы тәрәзәгә таба борылдык. Идел өстендә төн иде инде. Сирәк-мирәк кенә утлар, төрле төстәге маяклар гына җемелдәшәләр. Кыскасы, шактый соң иде инде. Шуны сизенепме, юллашым хикәясен очлап кую ягын карады
— Менә шулай барлыкка килде ул безнен татулык һәм мәшәкать белән тулы гаилә тормышы,—дип. Шәрәф ага сүзен бе