Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭПИК ЖАНРЛАРДАН ПОВЕСТЬ


овестьны икенче төрле озын хикәя дип тө йөртәләр. Галимҗан Ибраһимов хикәягә билгеләмә биргәндә повесть сыйфатларын да күздә тота һәм мисалга Ш. Камалның «Акчарлакларлы кебек повестьларны китерә. «Мөндәриҗәсе бер яисә берничә аерым вакыйганы беяндан гыйбарәт булган риваялар хикәя дип аталади ул. Күрәсез, бу билгеләмә хикәягә хас сыйфатны да Һәм повестька хас сыйфатны да үз эченә ала. «Озын хикәя» дип атау хикәя белән повесть ара-сындагы бәйләнешкә, кардәшлеккә ишарә ясый. Шуидыйрак хәл рус әдәбиятында да күренә. Борын заманда руслар хикәяләүгә, повествовать итүгә корылган теләсә нинди әсәрне повесть дип атап йөрткәннәр. Чыннан да, повесть хикәянең кайбер хасиятләрен үстереп җибәрә, һәм нәтиҗәдә күлем яңа сыйфатка күчә. Повесть монда барыннан да бигрәк буйга үсә, ягъни бер геиә вакыйгадан тормый, бәлки вакыйгаларның зур тезмәсен бирә, үзендә эретә, беркетә. Повестьта чынбарлык, хикәядәге кебек, бер генә мизгелдә түгел, бәлки дәвамлы, озын хәрәкәттә чагыла. Ул чынбарлык өлкәсенең озак вакыт эчендәге процессын күрсәтә. Шуңа күрә монда вакыт факторы, күренешнең вакыт эчендә барышы бик меһим роль уйный. Бу мәгънәдә аңлаганда, бер повестька берничә хикәя материалы сыяр иде һәм безнең күз елдына чынбарлыкның вакыт эчендә шактый дәвамлы агышы килеп басар иде. Әмма повесть — ул үзара бәйләнешсез Впнходлар буыны түгел, бәлки бердәм оеш- ми< ситуация, тема рамкасында төгәлләнгән, Һәр компоненты үз урынына урнашкан • Галимжан Ибраһимов. Әдәбият канун- ■•ры. Казан. 1919 ел. 82 бит.
бөтен организм. Ул чынбарлыкның теге яки бу тармагын дәвамлырак хәрәкәтендә күрсәтә, повесть өчен ситуацияне язучы тормышның озынрак агымыннан ала. Димәк, монда, хикәя предметы белән чагыштырганда, динамика, үсеш шактый көчле дигән сүз. Шуңа да бит повестьта сюжет элементлары, аеруча хәрәкәт үстерелеше һәм шулай ук образны сурәтләүдә кулланыла торган компонентлар (характер сыйфатлары, портрет, кичереш, диалог, автор хикәяләве, пейзаж) үзләрен иркенрәк сизәләр, иркенләбрәк урнашалар. Сәнгатьчә фикер-ләүнең бүгенге югарылыгында обраэиы гәүдәләндерү эчен файдаланыла торган барлык әдәби чараларны, алымнарны, элементларны повесть үзенә сыйдыра ала. Бу хәл бер генә нәтиҗә бирә — повестьта образ кирәк кадәр җентекле тасвирлана, төрле яктан ачыла. Бу җәһәттән ике мәсьәләгә игътибар юнәлдерик: сюжет корылышы; характерны сурәтләү үзенчәлеге.
М. Гафуриның «Кара йөзләр» повестенда төенләнеш кинәт башланып китә, һәм кар-шылыклар бик тиз кискенләшеп, иң киеренке ноктасына җитә. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ында конфликт акрын башлана һем тора-бара Галиянең, ул каршылыкны җиңеп, яңа югарылыкларга күтәрелүе тасвирлана. Ф. Хөснинең «Йөзек кашы», С. Батталның «Сигезенчесе кемГ» повестьлары үтә каршылыклы, борылмалы, киеренке вакыйгалар хәрәкәтеннән тора.
Меие шушы хөл, ягъни сюжетның дәвамлы булуы, геройның күп кенә эпизодларда, күп вакыт эченде күренүе характерны сурәтләүгә дә үзенчәлекле йогынты ясый. Хикәягә герой әзер характеры белен килеп кере һем бу характерны артык үстерми иде. Анда тик шушы характерның билгеле бер вакыттагы аерым сыйфатлары гына
П
чагылып кала иде. Повесть сюжеты исә характерны динамикада күрсәтергә, аның яңа сыйфатлар хисабына баюын тасвирларга мэмкинлек бирә. Алып карагыз Галияне. Әсәр башында үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз повесть барышында мөһим каршылыкларны җиңеп үсүче, ил, җәмгыять турында тирән уйланучы белгечкә, көчлә шәхескә әйләнә.
Шулай итеп, повесть геройлары дәвамлы хәрәкәттә күренәләр һәм шушы процесста үзләренең характер үсешен чагылдыралар икән. Ләкин бер шарт белән. Повестьта вакыйгалар нигездә бер сызык буенча үсте-реләләр. Менә шушы ягы белән ул хикәягә тартым. Ягъни, хикәя кебек үк, тармакланып үсми, бәлки, төз нарат сыман, буйга хәрәкәт итә. Димәк, повесть чынбарлык вакыйгаларын динамикада, хәрәкәттә күрсәтсә дә, ул аларның күбрәк аерым тармагын сайлый, чынбарлыкның тар бер өлкәсен хәрәкәттә күрсәтә. Шулай итеп, повесть буйга үсештә чикләнмәсә дә, иңгә җәелүдә үзен бер сюжет сызыгы белән чикли икән.
Жанрның йөзен формалаштыруда моның әһәмияте зур булганлыктан, әлеге кагыйдәне мисаллар белән ныгыту кирәклеге сизелә. Менә татар әдәбиятындагы тәүге повестьларның берсе — К. Насыйриның «Әбү- галисина» әсәре. Биредә вакыйга үзәгендә бер язмыш — Әбүгалисина язмышы тора. Икенчерәк планда, анда да әле Әбүгалиси- нага бәйләнешле рәаештә, Әбелхарис һәм Хәлвәфрүш тасвирлана. 3. Һадиның «Җиһанша хәзрәтпе, Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәте, Ш. Камалның «Акчарлакларны, М. Гафуриның «Кара йөзләрне, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатларны, Ф. Хөсни, А. Гыйләҗев, Э. Касыймов, Н. Фәттах һәм Р. Төхфәтуллин повестьлары шулай ук сюжет сызыгын баш герой язмышына бәйләп, бер юнәлештә генә үстерәләр. Алар нигездә бер сюжет сызыгыннан торган тормыш материалын чагылдыралар. Моның мисалларын тагын Ш. Мөхәммәдов- ның «Япон сугышы яки доброволец Батыр- гали агай», А. Шамовның «Рәүфән, И. Газиның «Катя Сорокина», Ә. Еникинең «Вөҗдан» һәм башка повестьларда күрергә була.
Сюжет характеры, киң планлылыкны, тар-маклануны читсенеп, вакыйгаларны нигездә бер сызык буенча күрсәтергә омтылу — повесть жанрының әһәмиятле бер билгесе. Моннан бер нәтиҗә. Әдәби төрләрне барлыкка китерүдә сурәтләү материалының үзенчәлеге мөһим роль уйнаганлыгын күргән идек. Сурәтләү предметының характеры жанр чикләрен формалаштыруга w йогынты ясый. Ләкин монда турыдан-туры һәм мөстәкыйль рәвештә түгел, бәлки башка чаралар ярдәмендә тәэсир итә. Беремме чиратта сюжет ярдәмгә килә. Чынбарлык күренешенең характеры сюжетны башкача, бер генә сызык буенча үстерүне таләп игә. Димәк, сурәтләү предметының үзенчәлеге барыннан да бигрәк сюжетта күренә, сюжетта чагыла һәм шулай ител сюжет жанр чикләрен билгеләүгә катнашучы тигез хокуклы компонентка әйләнеп китә. Повесть жанрын күздә тотып, заманында Галимҗан Ибраһимов болай дип язган иде: «Романдагы шарт вә хосусиятләр монда да табыла. Аерма фәкать күләменең кечерәк булуында, вакыйганың романдагы кадәрле ук бөтен, киң вә тулы бирелеп җитә алмавын- дадыр»'. Гәрчә бу җөмләдә ачыклыйсы, конкретлаштырасы кайбер мәсьәләләр булса да, бәхәссез дөрес фикер бар: вакыйганы киң итеп алмауны Г. Ибраһимов повестьның мөһим сыйфатларыннан дип карый.
Повестьның шушындый табигатен ачыграк күз алдына китерү өчен, ике әсәрне чагыштырып карарга мөмкин. Аларның берсе Б. Полевойның «Кыргый яр буенда» романы, икенчесе А. Гыйләҗеаның «Зәй энҗеләре» повесте. Беренчесендә Себердә гигант электростанция төзү турында, икенчесендә Зәй ГРЭСын кору хакында сүз бара. Икесе дә гаять зур төзелеш. Б. Полевой шуны бөтен киңлеге, катлаулылыгы, зур масштабы белән яктырта, ә Гыйләҗев гик бетончыларга, инженер Шамгин язмышына бәйле өлкәсен генә алып сурәтли.
Повесть сюжеты мәгьлүм дәрәҗәдә драма сюжетына охшаган. Тегесендә дә, монысында да хәрәкәт берлеге күзгә ташлана. Хәтта ул сыйфат, ягъни хәрәкәт берлеге, әсәрнең композицион төзеклеген күрсәгә торган мөһим билге итеп карала. Әмма бүтән яклары белән бу ике төр жанр бер- берсеннән нык кына аерылалар.
Сюжетның бер сызык буенча үсүе персонажлар санын чикләүне кирәк таба. Бу бик табигый. Чөнки сюжетның һәр тармагы, һәр сызыгы герой язмышына бәйләнеп туа. Бер язмыш сурәтләнсә, сюжет та бер генә сызыклы була, әгәр күп язмышлар бәйләнешкә кереп үрелешсәләр, сюжет сызыклары да тармаклана. Моның мисалын теләсә нинди киң планлы романнарда </- рергэ мөмкин. Повестьта исә бер, һәрхәл- 1 Галимҗан Ибраһимов. Әдәбият кануннары. Казан. 1919 ел. 82 бит.
th аз санлы геройлар гына бөтен нечкә- аахлере белән яктыртылалар һәм җанлы образ дәрәҗәсенә ирешәләр. Бу яктан хи- кая белән повесть арасында шулай ук кан «ардәшлеге бар. Ләкин хикәядә алар бер балку дәвамында гына күренәләр, повестьта вакыйгалар барышында, дәвамлырак, озынрак сюжет эчендә чагылалар.
Бу мәсьәләдә миңа каршы төшүләре ихтимал: әгәр повесть романга караганда таррак елкәне чагылдыра торган булса, бу мл жанрның чикләнгәнлеге, тагын да турырак әйткәндә, кимчелеге турында сөйләмиме соң? Сорауны турыдан-туры маңгайга гарәп куймаган хәлдә дә, повесть авторын эпизодик геройларны да баш герой дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләмәгән өчен тәнкыйтьләгән мәкаләләр күренгәләп тора. Моңа ничек дип җавап бирергә? Беренче-дән, һәр жанрның үзенең специфик мөм-кинлекләре бар. Икенчедән, чикләү гомумән сәнгатьнең әһәмиятле бер таләбе бит ул. Язучы тормышның теге яки бу күренешен, чынбарлыкның билгеле бер өлкәсен, сыйфатын сайларга ихтыярлы, ирекле. Ләкин инде бер сайлагач, ул үзен, иҗатчы буларак, тема белән, сюжет, композиция, жанр белән чикли, һәм шушы чикләү әдипкә реальлеккә, тормыш картинасының бөгемлегенә ирешергә ярдәм итә.
Дәрес, әдәбият тарихында киңлеккә таба омтылган повестьлар да юк түгел. Мәсәлән, М. Әмирнең «Агыйдел», Г. Гобәйнең «Матчы кызы», Г. Бәшировның «Сиваш» повестьлары вакыйгаларны киң генә планда яктырталар. Боларда, баш герой сызыгыннан тыш, тагын бүтән ярдәмче сюжет тармакларын күрергә була. Әйтик, «Агыйделх- А» Гаяз һәм Ильяс сызыгына тагын Артыкбикә, Күчербай, Имели сукмаклары килеп тоташа. Ләкин шуның белән бергә боларда да повестьны оештыручы үзәкне күрүе читен түгел. «Агыйделидә шундый үзәк ител Ильяс, «Маякчы кызы»нда Илсеяр, «Си- ваш»та Әхмәди алынган. Повесть вакыйгалары әнә шул үэек тирәсенә җыеп бирелгән. Тагын шунысы да бар. Бор сызыклы сюжет ягыннан повесть хикәягә якын торса, сюжетның озынлыгы җәһәтеннән ул роман белән янәшә тора. Шуңа күрә кайбер янкөялердә повесть билгеләре булган кебек, кайбер повестьларда роман билгеләре күренә. Киң планлылык — шуның чагылышы.
Әмма геройның дәвамлы вакыйгалар Зчеида
> Л. И. Тимофеев Основы теории литературы. Рус телендә. Мәскәү. 1959 ел. 325 бит.
1 Г-җан Сәгъди. Әдәбият теориясе. Казан. 1941 ел. 72 һәм 77 битләр.
** Ф. М. Головенченко. Введение в литературоведение. Рус телендә. «Высшая шко ла» нәшрияты. 1964 ел 25Я бит
* Г. Л Абрамович. Введение а литературоведение. 1956 ел. 244 бит .
яктыртылуы хакындагы кагыйдә повесть жанрына багышланган кайбер традицион теоретик карашлар белән ярашып бетми. Байтак галимнәр геройның бөтен тормыш юлын сурәтләү мөмкинлеген романга гына биреп, повестьны бу мөмкинлектән мәхрүм итәләр һәм аның өлешенә герой тормышындагы берничә эпизодны тасвирлауны гына калдыралар.
Хикәя, повесть, роман жанрларын күздә тотып, Л. И. Тимофеев болай дип яза: «Кече форма кешене мәгълүм бер эпизодта гына күрсәтә, урта форма — аның тормышының билгеле бер чорын, этабын, шундый берничә эпизодны, олы формэ кешенең тормыш юлын иңләп ала»? Шуңа охшаш фикер заманында Г. Сәгъди тарафыннан да үткәрелгән иде? Билгеле, ромәи, повестьлар арасында шушы рәвешле төзелгәннәрен байтак очратырга була. Мәсәлән, А. Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре», Н. Фәттахның «Медир Саҗидә», М. Әмирнең «Агыйдел», А. Шамовның «Рәүфә», Ш. Кәмалның «Акчарлаклар» повестьлары чыннан да геройның ботен тормыш юлын түгел, бәлки бер чорын, этабын, берничә эпизодны чагылдыра. Әмма бу фикердә, беренчедән, галимнәр арасында эзлеклелек, бердәмлек юк, хәтта кайбер иптәшләр үзләренә үэлере үк каршы тешәлер. Икенчедән, ул әдәбият практикасы белән ярашмый, ягъни аның ботен байлыгына нигезләнмәгән, тик мәгълүм төр повесть, романнарга карата гына дөрес. Мәсәлән, икенче бер әдәбият белеме дәреслеге авторы Ф. М. Головенченко повестьта романга караганда аэрак сандагы геройлар сурәтләнә, дип әйтеп китә дә, икенче бер җирдә М. Горькийиың «Клим Самгин тормышы«н бер дә роман дими, повесть дип атый ’. Г. Л. Абрамович та әсәрне шул ук термин белен билгели § **. Әмма берничә китаптан торган бу әсәрне аз вакыйгалы дип ейтер'э безнең бер терле дә нигезебез юк. Монда геройның бетен тормыш юлы яктыртыла. Ч. Айтматовның, «Хуш, Сарыгел», Г. Ибра- һимоаның «Кызыл чәчәкләр», Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Ф. Хеснинең ■ Йезәк кашы», С. Баттаяның «Сигезенче:е
кем?», А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повестьларына карата да шуны ук әйтергә мемкин. Боларда да герой бик озак вакыт дәвамында хәрәкәт итә. Чөнки повестьтагы вакыйгалар тезмәсе берничек тә чикләнмәгән, аны чикләүче принцип та юк.
Әмма нәкъ шушы бәйләнештә безнең алга күләм мәсьәләсе килеп баса. Барлык галимнәр диярлек повестьны хикәя белән роман арасында тора торган, димәк, күләм ягыннан да романнан кечерәк жанр дип саныйлар. Монда логика бар. Әгәр дә повесть тар сызыклы, ә роман күп тармаклы вакыйганы тасвир итә икән, роман сюжетындагы һәр тармак үзе бер повесть кадәр, ә бөтен роман берничә повесть хәтле урын сорый. Бу мәгънәдә повестьның кечерәк булуы табигый хәл.
Ләкин һәр тармакта вакыйгалар тезмәсенең озынлыгы бердәй булганда гына югарыдагы пропорция саклана. Фактта исә романист та, повесть авторы да моны үзенә мәҗбүри шарт дип кабул итми. Әдәбият практикасында бик озын, дәвамлы вакыйгаларны сурәтләгән романнар булган кебек (Д. Лондон. Мартин Иден, Э. Войнич. Кигәвен, Л. Леонов. Рус урманы. М. Ауэзов. Абай, К. Нәҗми. Язгы җилләр, һ. Дәүлөт- шина. Ыргыз), чагыштырмача азрак вакыт эчендәге хәлләрне сурәтләгән романнар да байтак (С. Серафимович. Тимер ташкын, Ш. Камал. Таң атканда, Матур туганда, И. Гази. Гади кешеләр, В. Гюго. Диңгез хезмәтчәннәре). һәм, киресенчә, кайбер повестьларда, алда күреп үткәнчә, геройның бөтен озын тормыш юлы күп вакыйгалар тезмәсе аркылы тасвирлана. Шуңа күрә геройның эш-хәрәкөтен, алда күреп үт-кәнчә, күбрәк эпизодларда чагылдырган кайбер повестьларның киң планлы, ләкин аз вакыйгалы кайбер романнарга тиң яки хәтта алардан зуррак булып чыгуы бик ихтимал, хәтта табигый, законлы күренеш. Мәсәлән, М. Әмирнең «Агыйдел», Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» повестьлары күләм ягыннан С. Серафимовичның «Тимер ташкын» романыннан зуррак булып чыккан.
Бу бәйләнештә повестьлардагы хикәяләү рәвеше дә игътибарга лаеклы. Хикәяләү турында сүз йөрткәндә без аларның төрле формада: автор исеменнән дә, герой авы-зыннан да һәм башка күп төрле юллар белән дә сөйләтелү мөмкинлеген, ягъни бу җәһәттән форма төрлелеген, алымнар байлыгын күрел киттек. Бик сирәк булса да, романнарда да герой исеменнән сөйләтү алымын яки шуңа якын булган эпистоляр стиль формаларын очратырга була. Мисая- га Э. Касыймовның «Гомер ике килми» романын күрсәтергә мөмкин. Ләкин шуның белән бергә, нәкъ менә шушы форма әсәрне повесть жанрына якынайтканлыгын да әйтмичә китеп булмый.
Повестьта исә мәсьәлә башкачарак тора. Бу жанрда язучылар вакыйгаларны персонаж исеменнән яктыртуны әйбәтрәк күрәләр. Чыннан да, байтак повестьлар, әйтик, М. Гафуриның «Кара йөзләр», «Шагыйрьнең алтын приискасымда», Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр», Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Ф. Хөснинең «Йөзек кашы», Г. Әпсәләмовның «Дустым мәхәббәте», Ә. Еникинең «Йөрәк сере», «Вөҗдан», С. Батталның «Сигезенчесе кем?», Н. Дәү- линең «Яшәү белән үлем арасында», барлык автобиографик повестьлар я герой исеменнән, я геройны алмаштыручы документлар ярдәмендә хикәя ителгәннәр. Болар- ның бер ишендә (мәсәлән, «Кара йөзләр», «Дустым мәхәббәте» һ. б.) персонажлар үзләре актив рәвештә вакыйгаларга катнашып бармыйлар. Әсәрдә алар тик үзләре күргән-белгәнне, күзәткәнне түкми-чәчми хәбәр итүче функциясен генә үтиләр. Икенче берләрендә исә, әйтик, Ф. Хөснинең «Йөзек кашы»нда моның киресе күренә. Ягъни биредә хикәяләүче персонаж читтән карап бүтәннәр турында сөйләми, бәлки үзенең башыннан узганнарын тасвирлый. Монда хикәяләүче герой төп образ буларак бирелә. Өченчеләреидә бу ике төрле позиция гүяки бергә кушыла. Ягъни герой үзе турында да, башкалар хакында да бердәй җентеклелек белән сөйли. (Мәсәлән, «Агыйдел» повесте).
Герой исеменнән хикәя итү язучыга мәгълүм стилистик бурычлар йөкли. Бу хакта без үз урынында сөйләрбез. Хәзер сүэ аның жанрга мөнәсәбәте турында. Әлеге форманың повесть өчен уңай ягы шунда ки, болай иткәндә күренешләр, син теләсәң-теләмәсәң дә, бер үзәк-хикәяләүче персонаж тирәсенә җыела. Димәк, сюжет нигездә бер сызык буенча үстерелә. Ә күл тармаклы, киң планлы роман өчен андый алым кулай түгел. Персонаж үзенең күз карашы белән чикләнгән. Монда бөтенесен дә күреп торучы, хыялы белән бөтен өлкәләргә дә үтеп керүче автор кирәк.
Шуның белән бергә, әле сөйләгәннәр по-вестьның автор исеменнән хикәя ителү мөмкинлегенә дә каршы төшми, аны кире какмый. Бездә автор тарафыннан тасвирланган повестьларны да куп очратырга
мемкии. Әмма анда да бер үзенчәлек күзгә ташлана. Әдипләр гәрчә турыдан-туры герой исеменнән сәйләмәсәлөр дә, шулай да баш герой күргәннәргә нигезләнеп су* рәтлиләр, ягъни чынбарлыкны төп образның күз карашы яктылыгында чагылдыралар. Сюжетны бер үзәккә туплау җәһәтеннән моның шулай ук әһәмияте бар.
Кайбер хезмәтләрдә жанрны сюжет оеш-тырылышына карап билгеләргә омтылу күренеп кала. Г. Бәширов болай дип яза: ■Повесть жанры бит ул бүгенге темага багышланган художество әсәре язу өчен иң уңайлы бер форма. Повестьның шул ягы ишы, анда әһәмияте аз булган күренешләр белән бик мавыкмыйча һәм үткәнгә кат-кат борылып карамыйча, ярыйсы ук катлаулы һәм тирән эчтәлекле вакыйгалдо- ны сурәтләргә, шактый сандагы геройларның характерлары бәрелешен күрсәтергә була»1. Бу фикердә, әлбәттә, дөреслек бар. Алыйк Г. Бәшировиың үзенең иҗатын гына. Аның романының сюжетында туктал торулар, үткәннәргә борылып караулар зур гына урын ала. «Туган ягым — яшел бишеквтә исе андый «борылып карауилар юк, вакыйга фабула тәртибендә, ягъни сәбәп һәм вакыт эзлеклелегендә ага. Шундый ук хәлне ■Кара йөзләр» дә, «Рәүфә» дә, «Саз чәчо- гелидө һәм башкаларда күрергә мөмкин.
Ләкин шуның белән бергә, аны норма дип тә кабул итеп булмый. Чонки әдәбият тарихында композицион яктан башкача төзелгән повестьлар да бар. А. Пушкинның «Капитан кызы», Ч. Айтматовның «Хуш, Сарыгел», С. Батталның «Сигезенчесе кем?», А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир» һәм башка повестьлар шул хакта сөйли. •Өч аршын җнрндә, кайбер романнардагы кебек, ике катламдагы вакыйгалар үрелешеп, аралашып баралар. Димәк, вакыт эзлеклелегендә генә тасвирлау повестьның үэенә хас сыйфат түгел, бәлки башка жанр- /лар белән уртак сыйфатларның берсе икән. Әлеге фикердә ачыклыйсы башка яклар да бар. Бүгенге теманы чагылдыру, әһәмиятсез күренешләр белен мавыкмау — болар шулай ук повесть эчен гене хас сыйфат түгел, бәлки башка жанрларда да та-была торган сыйфат.
Кайбер авторлар роман белән повесть аермасын конфликт характерына кайтарып калдыралар. В. Кожинов, мәсәлән, роман
1 Г. Бәшнров. Татар совет әдәбиятының хәтерте торышы һәм бурычлары «Совет •дабияты» журналы. 195-1 ел. 6 сан. 68 бит.
повесть ашыкмыйча-кабаланмыйчә, тыныч- талгын ага ', дип раслый. Әдәбият практи-касында, әлбәттә, мондый карашка туры килә торган повесть-романнарны да очратырга мөмкин. Ләкин шуның белән бергә, салмак сюжетлы романнар да байтак. Хәтта рус романының атасы Л. Толстой да үзенең романнарында («Сугыш һәм тынычлык», «Анна Каренина») күренешләрне эпик талгынлык белән, бөртекләп сурәтли. Ш. Камалның «Таң атканда», Г. Бәшировиың «Намус», Н. Фәттахның «Сезнеңчә ничек?», «Бала күңеле далада» һәм башка романнарда дә салмак темпны күрү читен түгел, һәм, киресенчә, байтак повестьлар (Мәсә-лән, Н. Гогольнең «Тарас Бульба», Ф. Хөснинең «Йөзек кашы», С. Батталның «Сигезенчесе кем?» әсәрләре) үтә киеренке, җитез хәрәкәтне тасвирлыйлар. Шулай итеп, сюжетның талгынлыгы яки җитезлеге, киеренкелеге аерым жанрга гына хас билге түгел, бәлки тегесе эчен дә, монысы өчен дә уртак күренеш икән, икенче төрле әйткәндә, ул жанрны аеруга хезмәт итми, бәлки жанрның уз эчендә төрлечә чагыла. Сю-жетның киеренкелеге яки талгынлыгы күп вакытта язучының индивидуаль үзенчәлегенә карап йөри.
• •
Җыеп әйткәндә, без повестьта эчтәлек белән форманың түбәндәгечә үзара күчешен, үрелешен күрәбез. Әдип игътибары чынбарлыкның билгеле бер тор елкәсенә, бу очракта вакыйгалар ягына, аның да дәвамлырак, ләкин таррак бер тезмәсенә туктала. Шушы тормыш материалы темага, сюжетка, ситуациягә йогынты ясый, ягъни алариың һәрберсенең шушы сурәтләү предметына яраклашуым таләп итә. Сюжет, мәселен, башлыча, бер сызык буенча үсә. Ситуация ул сызыкның озынлык чиген билгели. Алар бөтенесе (сурәтләү предметы, тема, сюжет) билгеле бер жаириы, бу очракта повесть жанрын формалаштыралар. Повесть жанры мәйданында сурәтләнгән берничә образ туа. Бу жанр геройлар санының күплегенә түгел, азлыгына омтыла. Хикәядән үзгә буларак, монда характер динамикада бирелә. Шулай итеп, повесть жанрында чынбарлыкның үзенчәлекле бер өлкәсе, шушы елкәдә яшәүче мәгълүм бер кешеләре үзләренең образлы гәүдәләнешен табалар.
I Краткая литературная внииклонедия. Рус тслөыдә. 5 том 1968 ел 814—815 битләр.