Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕЗНЕҢ АПАЙ— КОРОЛЕВА


хикәя әскүрәләр ягында Казан татарлары сыман «бармыйм», «чыкмыйм» дип, кинәттән кырт кистермиләр. «Бармаем», «чыкмаем», «булмай» ди, сузыбрак, башкортларга хас назлану беләнрәк сөйләшәләр. Башкорт татарлары алар. Сөйләмнәрендә башкорт алымнары очрый. Үзләрен башкорт дип йөргән авыллар да бар. Ләкин болар
сиясе тәкъдим иткән башкорт авылына китәргә булды. Район үзәге. Унъеллык мәктәп. «Башкортча укыта алмам, булмый», диебрәк караган иде дә кыз, «без сезне үз милләтегез белән эшләүдән баш тартыр өчен укытмадык», диделәр. Милләте башкорт дип язылган ич Мәскүрәнен. Әдәбият буенча гына белгән чын башкортларны күрү теләге икеләнүне җиңде. Тагын бер сәбәп бар иде бугай—геге, Агыйдел буенда, очраган егет. Узган җәй Мәскүрә Агыйделне кичеп чыкканда очрашканнар иде алар. Очраштылар дип. Мәскүрә хәл җыеп комда утырды, егет шактый читтә йөренеп торды. Мәскүрә аңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Ярым ялангач килеш егетләр белән танышып йөрмәссең бит инде. Гомумән, егетләр кайгысы юк иде Мәскүрәдә. Берсекөнгә экзамен. Теге ярда кал-ган кызлар да китапларын күтәреп кайтыша башладылар. Комда кызынып яту рәхәттер лә ул... Мәскүрә кайтыр якка чыкканда егет якынлашмый да, ераклашмый да, «алай-болай була калса, монда мин бар» дигәндәй ара куеп йөзде. Мәскүрәне «ә» дигәнче калдырып китү ана берни тормый иде югыйсә. Колачлары ярыш көймәсенең ишкәкләре кебек. Ярга аяк баскач, һәркем үз юлыннан китте. Кызык, шул ук көнне кич фәнни китапханәнең уку залында очраштылар. Мәскүрә китапларын
әле чын башкортлар түгел. Сөйләшү нигездә татарча, мәктәптә уку — татарча. Газета-журналларны Уфадан башкортчаны алдыралар.
Пионер газеталары укый башлаганнан бирле, бераз үз, бераз ят телгә мәхәббәте уянган иде Мәскүрәнең. Вузны бетергәч, ул диплом комис
тапшырырга тора иде.
— На вас сегодняшний загар.— диде берәү.
Мәскүрә аны бөтеркәч кара чәчләреннән чамалап алды.
— Ах, ул сез идегезмени?
— Ә һез татар кызымыни? *
Кулындагы китап исемнәренә караганда, егет авыл хужалыгы ннсти- <
гуты студенты булырга тиеш. Механика факультетыннан, мөгаен. ы
Баскычтан бергә төштеләр. ‘ о
— Сез яхшы йөзәсез. о
— Ә сез татарча да беләсез икән.
— Нәмәһе бар уның? «һ» ны «с» менән генә алмаштыраһы: «Сан- дугаслар сайрый савада...» Көлештеләр. Менә шул. Бүтән очрашмадылар. Диплом, дәүләт имтиханы. Эш урынын сайлаганда Акъярга китү турында сүз чыккач, әлеге башкорт егете хәтеренә төште. Акъярның текә ярлары мәһабәт буй-сынлы шул егет белән бергә күз алдына килде.
— Язмыш безне көтмәгән жирдә очраштыра, тагын очрашырбыз әле,—дигән иде егет китапханәдән чыкканда.
— Агыйделнең аръягында,— дигән иде Мәскүрә эре генә. «Агыйдел- нен аръягы» бәлки шул Акъяр булыр әле? Егет үзен Акъяр ягыннан дигән иде бугай. Ах, барыбер түгелмени? Егетләр кайгысы юк әле монда. Бөтен укыганнарын өчен сынау тотасыларың алда әле.
Мәскүрә инде Акъярда. Авылга юл дала ягыннан килеп керә. Ике якта бнек-бнек таулар тезмәсе, өченче якта—текә ярлы елга. Ярлары биек булса да, йөгерек елгасы тар гына, өч-дүрт адым атласаң, теге ярда буласың. Авылның иң уртасында иске мәктәп белән янәшә янасы салынып ята. Ихата тулы таш, бүрәнә. Уку елы башына яна бина •лгерергә тиеш булган, күрәсең. Кызганычка каршы, укуны иске бинада башлап жнбәрергә туры килә.
Башкортча китапларны су кебек эчсә дә, сөйләшүе алай жиңел түгел икән. Тел күнекмәгән. Уку башланганның беренче көнендә алты гәгать буе гел сөйләп торудан тел кыймылдатып сүз әйтер хәле калмады Мәскүрәнең. Квартир апасы бик сүзчән булып чыкты, житмәсә бераз саңгырау. Бар икән күрәселәрем дип торганда, жае табылды. Рус теле укытучысы Вера Васнльевнага аерым квартир биргәннәр, ул Мәскүрәнс үз янына чакырды. Вера тау-тау дәфтәрләр алып кайта, көне-төне чекерәеп шулар өстендә утыра. Мәскүрәнең бишенчедән унынчыга чаклы тарих дәресләре, әзерләнеп кенә өлгер! Хаммурапи законнарыннан алып Потемкин восстаниесенең көне-сәгатенә чаклы яттан белергә кирәк. Университет бетереп килгән башын белән шпаргалкага карап сөйләп булмый бит инде. Мәскүрә беренче дәрестән үк һичнинди кнтап-дәфтәр алмыйча, кулына указка гына тотып керергә карар итте. Университетта яна тарих укытучысы шулай керә торган иде. Очлы жнз башлы указкасы бар иде аның. Бер кулы белән шуңа таянып, икенче кулын селтәп килеп керер ндс. Карт кеше инде ул. Дөньяның кай почмагында ни бар, барысын белә. Мәскүрә дә үзенең белеме белән Акъяр укучыларын берьюлы яулап ялмакчы булды. Өлкән классларда моңа иреште дә ул. Малайлар тарихны яраталар. Аларга сугыш булсын да революция булсын. Кызлар нн башта яна укытучыларының килеш-кпл- бәтсиә, киеменә карап тын калдылар. Кулбашларына тняр-тнмәс дулкынланып торган сары чәч. Куе зәңгәрдән тегелгән жилет белән юбка, лк нейлон блузка. Сәхнәгә генә чыга торган биек нечкә үкчәле ак туфли. Чирәмле урамнардан бу кадак үкчәләр белән килүе бик ансат булмлеа 5». укучылар алдында калкурак күренү теләге көчле ндс шул Мәскүрә- чен. Беренче сентябрь көненә озак әзерләнде ул. Узган жәй эшләп алган вкчалары да, соңгы стипендияләре дә шуңа китте.
САҖИДӘ СОЛӘП.ПАНОВА ф БЕЗНЕҢ АПАҢ
Әйбәт тәэсир калдырды Мәскүрә өлкән классларда. Үзенә бтлган кызыксыну тора-бара анын сөйләгән сүзләренә күчте. Хәзер бу кызыксынуны югалтмаска гына кирәк. Их, менә бишенчеләр булмаса! Ичмаса шунда Мәскүрәне класс җитәкчесе итеп куймасалар! Кирәк бит ә.нк кирәк җирдә абруй казана алмады яшь укытучы. Кергәндә үк гөжла- шеп каршы алдылар. Биек үкчәләр дә, сырлы указка да ярдәм итмәде. Усал тавыш белән тәртип урнаштырырга туры килде. Тегеләрнен мәш килгәннәрен телсез кешедәй карап торып булмый бит инде. Тавышны калынайтып кычкыра төшәргә туры килде шул. Кычкырдыңмы — бет-те, көчсезлек билгесе инде бу. Ярый ла күк күкрәведәй, берьюлы өнсез итә торган тавышың булса. Алай котны ала торган тавыш юк шул Mac- күрәдә. Салмак кына, басынкы гына сөйләп җанны эретә торган ягымлы тавыш аңарда. Болар бит әле сиңа сөйли башларга да ирек бирмиләр. Булмады, баштан ук үз итмәделәр бишенчеләр класс житәкчеләрев. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бер ялгыш сүз дә ычкындырды Мәскүрә. Инде классны тынычландырып сөйли башлагач та әледән-әле кыбырсып утырган чандыр малайга:
— Бәлки һинен посмакта басып тораһың киләдер?—диде.
— Апай, нәмә ул посмак?
Белә иде бит Мәскүрә, «посмак» түгел, «мөеш» бит. «Ч» урынына <с> куеп кына башкортча булмый бит, «Сандугаслар сайрый савада» килеп чыга. Ябылырга да өлгермәгән авызларын ерырга җитә калды тегеләргә. Безнең якта шулай сөйләшәләр дип кенә котылып булмады. Сүз нәкъ танышуга терәлеп калган иде.
— Апай, һез кай яктан?
— Апай, нисә яшьтә һез?
— Ун йете лә юктыр әле?
— Апай, ул туфлиден үксәһе ничек һынмай?
Мәскүрә урынында уен-көлке белән торган кеше булса, бу мәзәк сорауларга аннан да мәзәгрәк сүз әйтеп балаларны көлдерер иде. «Синен белән минем яшьне бергә кушып урталай бүлсәң, нәкъ унҗиде була», дияр иде, мәсәлән. «Сезнең мәктәп ихатасында аяк сынганчы, үкчә сынсын дип кидем мин бу туфлине», дияр иде. Бәлки шулай аңлашып та китәрләр иде. Юк шул, кешесе бик җитди. Укытучы бит ул, университет тәмамлап килгән, нишләп мәзәк сөйләүдән башласын ди шул чаклы җитди эшне. •• ’ *■
— Бу сүзләрнең берсе дә дәрескә кагылмый. Эшкә күчәбез,— дпде Мәскүрә. Дөрес тон алмаган җырчы сыман азапланып, борынгы кешеләр турында сөйли башлады. Балалар яшь укытучыны кәмит иткән кыяфәттә тынлап утырдылар. Шулай итеп, беренче дәрестән үк аралар бозылды. Өлкән дә итмәделәр, дус та күрмәделәр бишенчеләр Мәскүрә апаларын.
Ят итүнең сәбәбе «посмак» кына түгел икән. Башка сәбәпләп дә бар икән. Класс житәкчесе буларак, Мәскүрә берәр эш оештыра башласа, «беззен апай улай итмәй ине, беззен апай болай итмәй ине». дип тотыналар. Бигрәк тә Айрат исемле чәтерчән малай күз дә ачырмый. Класста аның сүзе үтә, күрәсең, үзен гаскәр башлыгы кебегрәк итеп тота. Класс активына сайларга кирәк Айратны, сәләтле, иптәшләре ихтирам итәләр үзен. Класс җыелышында шушы турында сүз чыккач, әлеге Айрат:
— Беззен Таңһылу апай...—ди башлаган иде, Мәскүрә аны шундук туктатып урынына утыртты.
— Хәзер сездә Тансылу апай түгел, ә Мәскүрә Кәримовна!
Укытучылары сөйләгәндә Айрат үзалдына мыгырданып бер-ике сүз кыстырды. Бу таркатучыдан ярдәмче чыкмастыр. Актирка кермичэрак торсын әле. үзе үк читтә аерылып калачак.
Ялдан сон Мәскүрә дәресләр башланганчы класска керсә, тагын 1ул суз:
— Танһылу апай береиселәрде походка алып барды. Мин юл күрһә- ф гүсе булдым,— ди Айрат,
Балалар белән тауларга чыгып керергә дигән уй килгән иде инде § Цаскүрәнен башына. Тансылу апайлары өлгергән дә икән. Җитмәсә, § Айратны да алып барган. Кем соң ул телдән төшмәс апай? Мәскүрә = пенен бу «көндәшен» озын кара толымнарын баш түбәсенә өеп куй- 5 ан. зифа буйлы, көмеш тавышлы сылу башкорт кызы итеп күз алдына 1 :итергәи иде. Бакса. Тансылу дигәннәре Мәскүрәдән дә бәләкәйрәк, < •япкелле генә бер кыз булып чыкты. Махсус игътибар итәрлек бер жире ? is юк. Аны хәтта күрми узарга да мөмкин. Дөрес, озын кара чәчен _ Аәскүрә уйлаганча түбәсенә өеп куйган. Аягында тәбәнәк үкчәле кара 3 уфли. өстендә кара трикотаж костюм. Яше Мәскүрә чамасы булыр. S (итапхянәче кыздан сорашып, көндәше турында кайбер мәгълүматлар а ы алды Мәскүрә. Гаиләләре ишле икән, Тансылу — ни өлкәне. Унны (етергэч, мәктәптә пионервожатый булып эшләгән. Читтән торып педучилище тәмамлаган, хәзер пединститутта читтән торып укый икән. Бапларны шаккатырырлык белеме дә юк үзенең. Мәскүрәнең бит Mac- шү. Ленинград музейларында экскурсиядә булганы. Мисыр мумияләрен /а күзе белән күргәне бар. Вузда уку дәверендә ничаклы күргәзмә әсбап- lap жыйды ул. һәркемне җәлеп итәрлек итеп сөйли белә. Психология- юн дә бишкә генә укый иде. хәтта шул фән буенча аспирантурада ка- тыргя тәкъдим иттеләр. Үз өеннән ары бернәрсә күрмәгән шул кызый «аклы да булдыра алмас микәнни Мәскүрә?
Беркөнне Мәскүрә балаларга мәктәптә тарих музее оештыру нияте Арлыгын әйтте. Тирә-як белән танышу өчен якшәмбедә бергәләп тау- парга чыгып керербез, диде.
Экскурсия көне бик уңышлы сайланмаган булып чыкты. Сентябрь /рталары узуга бәрәңге казый башлыйлар, безнең бишенчеләр бу эштә 5нк кирәкле халык икән. Бер ният иткәч, планны бөтенләй сүтмичә, геләгэн балаларга гына килепгә кушты ул. Әйбәт тә булды әле, күмәк галык белән озаклап йөреп булмас иде. Менмәгән тау башы, кермәгән гау куышы калмады. Бер куышта Салапат батыр кешеләре яшеренеп иткпн дип тә сөйләделәр балалар. Бәлки, арттыралардыр, белергә кирәк булыр. Акъярның тарихын язарга, альбом төзергә сөйләшеп кайттылар. Айрат башта ук: «Беренчеләр сугыш уены уйныйлар, Тансылу апай мине командир итеп чакырды», дип игълан иткән иде, Мәскүрә ишетмәмешкә салынды. Әйдә, йөрсен әле Тансылу апае белән. Мәскүрә ана артык игътибар итмәскә булды. Үзе үк бер көйгә килер, ахмак малай түгел, кызыксыпучан. Дәрестә иң куп сорауны ул бирә:
— Монголлар белән татарларның теле охшашмы?
— Кытайлар нишләп борынгы культураларын югалтканнар?
— Чехлар — славяннармы?
Тема буенча да, темадан ерак сорауларга да жяен табып жавабын бирн Мәскүрә.
— Башкортстяннан кала нн күп нефтьне кайсы республика таба?
Моның ише сораулар борынгы кешеләрнең шөгыле турында сөйлә- гацдә сүз унаеннан килеп чыга.
— Хәзер безнең нлдә ик күп нефтьне Татарстан бирә: йөз миллион тонна, бөтен Союз нефтенең өчтән берсе.
— Ә безнең апай әйтә...
Әһә. болөрнын апайларында мәгълүматлар шактый искергән икән. Балаларга моны бераз сиздереп алу зыян итмәс нде дә, кеше дәрәжә- с«н төшерү исәбенә абруй яласы килми Мәскүрәнен
“• Башкортстаннын беренче чаклары бар иде,— ди үл. тегеләрнең
САҖИДӘ СӨЛ8ИМАНОВА
апаларына кагылмый гына. Хәзер аны Татарстан узып китте. Татарстанны озакламый Төмән узып китәчәк.
— Аларның Салават кебек батырлары юк,— ди Айрат, нефть буенча Башкортстанның артта калуына кәефе кырылып. Таңсылу апалары балаларда башкорт халкы белән горурлану хисе уяткан икән. Бу хисне дэ үстереп, башка халыкларга ихтирам тәрбияләргә кирәклеген сизеп ала Мәскүрә.
— һәр халыкның үз батыры бар,— ди ул. Ләкин Айратка чак кына булса да төрттереп китүдән тыела алмый,— Агыйделнең аръягында да тормыш бик кызыклы, бик катлаулы. Без өйрәнә торган тарих фәне— гаделлек белән гаделсезлек көрәше турындагы фән. Бу көрәш барышында дөньяда күп батырлар булган, батырларның иң батырлары белән без дә танышырбыз.
Үз темасына ипле генә кереп китүенә сөенеп, Мәскүрә сүзен дәвам итә. Дәрестә хәзер балалар шым гына утыралар. Ләкин Мәскүрә теләгән тынлык түгел бу. Тыңлау гына бу, күңелне аңлау юк. Күзләреннән күренеп тора — ят итәләр. Шулай да Таңсылу белән башта ук сөйләшергә кирәк булган. Ни әйтсәң дә, ул Айратларның беренче укытучылары. Дүрт ел аз гомер түгел. Дүрт атнасында гына да ниләр кичермәде Мәскүрә мондый яу белән. Ул кыз үзе дә кире беткән, килеп дәшми дә бит ичмасам. Мәскүрәне читләтеп, балалар белән генә эш йөртә. Мәс- күрәнен бишенчедәге хәлләрен, мөгаен, белә инде ул. Мәскүрә шул кыз алдында уңышсызлыкка очрагач кына баш исенмени? Башта ук киңәшкән булса, бер хәл иде. Хәзер инде үзе ерып чыгарга тиеш. Бәп-бәләкәй Айратны җиңмәскә соң? Ә сораулар ява тора. Сынап та, кызыксынып та.
— Апай, нишләп шахматта королева корольдән шәбрәк йөри?
һиндстан темасы буенча бу. Шахмат уены һиндстаннан чыккан, ат- лылар, филләр һиндстан гаскәрләреннән шахматка кергәннәр дип сөйләгән иде Мәскүрә. Ә менә королева сугышта нишләп йөри? Җитмәсә, иң шәп йөрүче шул королева? «Белмим» дип әйтергә һич ярамый. Башка класста ярар да иде, монда ярамый.
— Сугыш барганда король күзәтеп, киңәшләр биреп торган. Гаскәр башлыгы — гадәттә корольнең якын кешесе, улы яки энесе булган. Легенда буенча, сугышларның берсендә король дә, гаскәр башлыгы да, каты җәрәхәт алганнар. Король белән бергә сугыш барышын күзәткән королева чигенә башлаган солдатларны үзе һөҗүмгә алып киткән. Король янәшәсендәге королева шахматка шулай килеп кергән.
Үзе уйлап чыгарган легендага Мәскүрә үзе дә ышанды. Нигә, бик табигый хәл. Индира Ганди ил белән идарә итә бит әнә.
«Беззең апай» әкренләп сирәгәйде. Аның урынына Мәскүрәнен Жанын өткән бүтән сүз барлыкка килде.
Мәскүрә белән Вера Васильевна яшәгән квартир галәмәт салкыи булып чыкты. Элекке хуҗалары да җылыту ягын карамаганнар. Мәскү- рәләр турында әйтәсе дә юк. Мәскүрә тормыш итү рәтен аз-маз белә иде әле, авыл кызы. Вера бөтенләй авыл тормышына яраклашмаган. Суга буяу тәме чыга торган бер чиләкләре бар, шуны тотып чишмәгә үзе генә бармый, Мәскүрәне дә ияртү' ягын карый. Болай да вакыт тар, минут арасына кыл сыярлык түгел. «Алай булгач, суга мин барам, сип мичкә яга тор»,— ди Мәскүрә. «Бераз каен утыны чапкалыйсы бу- лыр»,—ди. Верамы соң утын чапкалар кеше! Сыңар чиләк тотып суга китә. Утын дигәннән, кызык иткән кызларны Хуҗа абыйлары. Завхоз ул.
— Сезгә нинди утын китерим, каенмы, усакмы? — ди бу бер көнне. Вераның мондый эштә нейтраль икәнен аңлап, сөйләшүләрне Мәскүрә белән алып бара.
— Кайсы әйбәт соң аның? — ди Мәскүрә.
— Кайсы әйбәт дип, усак кисәргә йомшак инде ул, каен катырак.
— Усак китерегез,— ди Мәскүрә, эшне жинеләйтмәкче булып.
Бер жылысы да юк икән ул усакның, мунчала кебек яна да бета, (ызларны кызганып, бераздан каен утыны китерткән тагып Хужа абый, киысы киселмәгән әле. Шуларнын нәзекләрен балта белән чапкаламак- ♦ ■ы Мәскүрә, өйләре бераз жылынмасмы. Электән болай балта тотканы < 5улса да, утын кисәргә ул чаклы осталыгы юк икән. Утынга батмый и балтасы, өскә сикерә. 5
— Кая, бирегез әле, бераз ял итеп алыгыз. 5
Эш белән мавыгып, янына кеше килгәнен дә сизмәгән Мәскүрә. * Булат исемле егет бу, редакциядә эшли. Лекторлар бюросында таныш- с каннар иде. Редакция Мәскүрәләр өенең каршысында гына. Тәрәзәдән < Мәскүрәнең булдыксызлыгын күреп, эче пошып чыккандыр. Мәскүрә < ун чапканны егет бер чаба, балтаны турыга төшерми, кынгачлатып кистерә. Ә дигәнче бер өем утын өелде. Кискән утыннарны кертеште дә В аде Булат. Дөнья хәлләре турында фәлсәфә корырга да нияте юк түгел g иде, Мәскүрәнең кәефе башкачарак булды. Өй салкын, карын ач, ком- а со.мол жыелышына барасы бар, кичкә тагын төне буе утырсаң да эш ф бетәрлек түгел.
Булатка:
— Физзарядка өчен рәхмәт! — дип, чыгып китүдән бүтән жай калмады.
Иртәгесен дәрес башланганчы класска керсә, әле ул мөештә. әле бу мөештә «Булат» та «Булат». Дәрескә керсә, кара тактага акбур белән шул исем язылган. Җен ачулары чыкты Мәскүрәнең. Дәресе дәрес булмады. Укытучы булдым дигәч тә ир заты белән сөйләшергә дә ярамыймыни инде Мәсүрәгә? Ә Таңсылу ничек икән? Ул да кыз кеше бит. балалар үртәрдәй беркеме дә юк микәнни?
Кышкы каникул житте. Җитте дә, узып китеп тә бара. Чаңгыда чыгарбыз, шәһәргә барып кайтырбыз дигәннәр иде. берсенә дә өлгереп булмады. Отчет, педсовет, ярты елга план төзү, конференция... Алай да Вера өч көйгә Уфага кайтып килде. Мәскүрә бер тапкыр чаңгыда чыкты. Булат ике пар чаңгы күтәреп килгән иде. Үзенә, Мәскүрәгә. Урамда бер очрашкач, тауларга чыгасы иде дә. чангы юк дип сөйләнгән икән шул Мәскүрә. Булатның кайгырткан булуы инде бу. Вера жәл калды, ана чаңгы жнтмәде. «Чаңгы булса да чыкмас илем, секция утырышына докладым әзер түгел», дип калды тагын үзе. Мәскүрәнең дә доклады әзер түгел дә, кеше чаңгы күтәреп килгәч, чыгып китте бит әле. Бик яман чаңгычы сыман кыланган иде дә Мәскүрә. таудан шуганда әллә ничә егылып адәм көлкесе булды. Мәктәптә укыганда әйбәт шуа иде. онытылган. Мәскүрәләр яныннан гына Айратлар да выжт итеп узып киттеләр. Каһәр генә төшсен, тагын Булат белән бергә күрделәр инде. Балалар күңеленә якынлашам дигәндә генә... Мәскүрәнең кәефе кырылды. Кайтыр якка юнәлделәр. Кышкы көн кыска бит. кичкә дә авыша башлады. Булат белән сөйләшеп йөрүе күңелле генә. Горькийга гашыйк икән ул. Вера да Горькиины ярата. Кызык, Вера Блокка гашыйк, Булат та Блокны ярата. Мәскүрә Есенинны өстен күрүен әйткәч, «де- рйенщина» дигән иде Вера. «Мин үзем дә авыл кызы бит», дип жавап виргәя иде Мәскүрә. Булат менә авыл егете. Блокны якынрак күрә. «Сезгә Вера белән сөйләшү күңелле булыр, зәвыкларыгыз тәңгәл килә,—ди Мәскүрә,—мин сезне таныштырам әле». «Мина сезнең белән Ло күңелле», ди Булат.
Икенче көнне кичләтеп Булат тагын килгән. Чаңгысыз гына. Мәскүрә егетне ишек яныннан уздырмый гына:
— Вера өйлә юк.— ди. Үзенең «мин сезне Вера белән таныштырам ме» дигән сүзенә ишарәли, янәсе.
— Сезнең янга килергә ярамыймыни? — ди Булат Үзе уңайсызланып. кызарып китә. Яравын ярый ла ул. бншенчелар тагын «Булат»
САҖИДӘ СӨЛӘИМЛМОВА
та «Булат» дип жанны кыярлар инде, сонгы вакытта тыныбрак торалар иде. ЛАәскүрәне үз итә башлаганнар иде инде. Авылның кай тыкрыгыңда ни бар, барысын да күреп торалар бит шул елгырлар...
— Эшкә утырырга тора идем, иртәгә секциядә минем чыгыш, бер әйберем дә әзер түгел...
— Гафу итегез... Кич кинога да. чыкмыйсызмы?—ди БулаТ, кИТә бйшлаган җиреннән Мәскүрәгә карамый гына.
— Чыкмаем,— ди Мәскүрә, назландыргандай итебрәк.
Булат ник керүенә үкенгән кыяфәттә чыгып китә. Унайсызрак булды да, нишлисең, егетләр кайгысы юкМәскүрәдә. Болай җанга ятышлы кешб ул Булат үзе. Ләкин Мәскүрәнең идеалына туры килми. Буйга биек түгел, талчыккан йөзле, күзлекле. Җиргә карап йөрүдән буе үзенекей* нән дә тәбәнәгрәк күренә. Әнә* тагын башын иеп чыгып китте мескей. Мәскүрә үзенең гыйшкы төшәр кешесен горур, көчле итеп күз алдына китерә. Агыйдел буенда очраган башкорт егете сымаграк. Сирәк булса да Л1әскүрәнең исенә төшеп куя ул егет. Агыйдел аша чыкканда Мәс- күрәне саклап барган сыман йөзүе һаман-һаман күз алдына килә. Шундый көчле дусның ихтыярына язмышны тапшырасы килгән чаклар була. Теге вакытта якыннанрак танышасы калган да бит. Тик ул чибәр егет йөгерек күңелле түгел микән, шәһәр җирендә сылу кызлар куп бит? Шуны сизенеп тә якынлашасы килмәгәндер ул чакта Мәскүрәнең. Булат белән дусларча сөйләшеп йөрергә генә мөмкин. Мәхәббәт темасына кагылмасаң да, сөйләшер сүз бетмәгән. Тик менә бишенчеләр...
Мәскүрә бер җыелыштан кайтканда Таңсылу белән юлын бергә туры китереп, аны-моны уйламагандай гына сорап куйды:
— Таңсылу, синең сөйгән егетең бармы?
— Бар,— дип, бу сорауга күптән әзер сыман җавап бирде Таңсылу,
— Очрашасызмы?
— Монда юк ул... Хат алышабыз.
■— Ә-ә... Күптәнме?
— Хат алышумы?
— Күптән танышсызмы Дим?
■— Бәләкәй чактан. Күршеләр без.
— Ә-ә...
Тыңсылуның эш башка. Күрше белән очрашсаң, сөйләшсәң дә гаеп итмәсләр.
Сүз бишенчеләргә күчте. Зарланыбрак та алды югары белемле укытучыбыз. Айрат турында сүз чыккач:
— И шул нән көеге! — дип, көлемсерәп куйды Таңсылу. Шундый җылы итеп әйтте ул бу сүзне; яраткан баласы турында сөйләгән ана кебек. Яратмаслык бала түгел ул. Үзе генә Мәскүрәне яратып бетерми.
— Яраталар алар сезне,— ди Таңсылу,—телләрендә сез генә. Сезнё бүтән класслардан көнлиләр алар, үзләренә генә каратып торасылары киЛӘ. Өйрәнгәннәр башлангычта...
Бишенчеләргә игътибар азрак шул. Тарих дәресләре дә атнага ике генә сәгать. Күбрәк булырга иде алар белән. Таңсылу бит дүрт ел гомерен гел аларга багышлаган. «Көндәше» белән шулай гади генә итеп сөйләшкәч, Мәскүрәгә җиңел булып китте. Эчен тырнап торган көнчелектәй арЫнди ул.
Февраль аеның кояшлы бер көнендә класс активы белән күрше авылдан йөреп укыган өлгермәүче балаларның өйләренә барырга булдылар. Мәктәп ихатасына байтак укучы җыелган, барысы да чаңгыда. Айрат чаңгысын кими генә шул тирәдә урала. Үзен махсус чакырганны көтә. Мәскүрә юри игътибар итми моңа. Таяк бауларын беләзегенә киеп кузгалырга торганда, мәктәп капкасыннан кергән ак бүрекле берәүгә күзе төште Мәскүрәнең. Теге башкорт егете ич бу, эпекәем, шул! Каникулга кайткан! Әнә, ап-ак тешләрен елтыратып көлеп килә. Мәскүрә чангы
таякларын ике якка кадап, колачын жәйгәндәй хәрәкәт ясады, ләкин кузгалмады. Күрде бит, үзе килә! Чү, башка якка китте бит ул. Мәскүрә балалары белән бер читтә калды, кунак егет мәктәп ишегенә таба юнәлде. Баскычтан Таңсылу төшеп килә ич! Әнә алар ике куллап күрештеләр. Гади күрешү генә түгел бу. Кара-каршы биегән сыман кулларын тотышып, бер-берсенә карашып торалар. Әнә алар житәкләшеп бәләкәй капка ягына киттеләр. Елмаешып, бер-берсенә карашып алалар.
Менә сина очрашу!.. Агыйделнең аръягында... Мәскүрә аңына килеп, тегеләрдән күзен алды, йөзендәге үзгәрешне балалар күрмәсен дип, чаңгы бавын яңадан чишеп бәйләргә тотынды. Кайда икәнеңне онытма әле син, Мәскүрә Кәримовна!
Бәхетле пар артыннан күзен алмый карап калучы тагын берәү бар иде. Тилмереп караган күзләрне күреп, тан калды Мәскүрә. Айрат иде бу. Кемне, кая озата бу сабый? Беравык хәрәкәтсез торгач, Мәскүрә күптәнге сердәшенә дәшкәндәй:
— Айрат, ки чаңгыларыңны, кузгалдык.— диде.
Кузгалдылар. Мәскүрә алдан китте. Кырга чыккач, Айрат классташларына карап, указ укыган тавыш белән игълан итте:
— Безнең апай бүген королева, гаскәрне һөжүмгә алып бара!
«Безнең апай...», «Королева...» Мәскүрә турында бит бу! Айрат узе, димәк, гаскәр башлыгы, яралы...
— И йән көеге! — диясе килде Мәскүрәнен, Таңсылу сүзләрен исенә тешереп. Әйтмәде. Айратка беренче тапкыр елмаеп карап куйды Җиңү тантанасы да, бала өчен борчылу да, кешегә ихтирам да бар иде «ко- ролева»ның карашында.