Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Туу
Миндә — буыннарның дәвамы.
Җирдә туып, Җирдә жан
алдым.
Әтиләрем миңа калдырган Җиргә карап менә таң калдым.
Аяк бастым йомшак чирәмгә, җылы җилгә сөрттем йөземне Үлән исен тойдым. Җир исен, тере итеп тойдым үземне.
Чәчәкләрдә бик күп төс күрдем, диңгезләрдә—зәңгәр тирәнлек.
Юл
Әтием дә әйтеп үлмәде: авыр булыр, диеп, юл башы. Мин үземә-үзем эзләдем юл чатына чыгып юлдашны.
Дәшми генә үтте кешеләр, минем якка түгел, күрәсең. Кемнәр кая таба сәфәрле, олы юлда каян беләсең.
Кешеләрнең юлы бер түгел, кемгә иркен, кемгә таррак.
Арыш басулары эченнән якты күккә карыйм кинәнеп.
Тәмнәр тоям, ишетәм авазлар, тәнем сизә, күрә күзләрем.
Рәхәтенә чыдап торалсам, михнәтенә генә түзәрмен.
һәр тузаны яши, һәр ташы, урын юктыр монда үлемгә.
Яшел үлән, туфрак, мин булып Әтиләрем кайта бүгенгә!
башы
Берәүләргә инде ахыры, берәүләргә кирәк арырак.
Бик җитәрлек минем, җитәрлек бәхетләрем, шатлык,
сагышым...
Иңнәремә төяп барысын ерак юлга чыгып барышым.
Юллар, юллар, өстәр кешеләр.
Илем. Җирем бирер калганын.
Тоташ томан, тоташ кар түгел, Таң шәүләсе кебек алларым.
Бирелгәне бирелгәндер хаҗәткә, барысын да алып торган әҗәткә. Сарыф итсәң — ничәнче кат Җир әрнер — яшәү дә бер, гомер дә бер, .мин дә £ер.
Нишлисен, дип сорамагыз юлымда, Җир-анамнын әманәте уемда. Аның өчен мең яшәргә әзер мин, Җирем күрсен гомеремнең әҗерен!
Заман көтә
Җиңел түгел тормышы да, заманы да. Безнең өстә шатлыгы да, газабы да. Кешеләрнең кайсы җырлап сөендерә, кайсы елап, кайсы чыдап сүгендерә.
Берәү дәшми дәшәр чакта, түзеп тора.— бер җансыэы күгәрченгә мылтык кора. Көләр чакта ачу белән каш төслә,— кешеләргә бик кирәкле нур өзелә.
Очрап куя арабызда җан телүче, иман алып, иман сатып көн күрүче Бик тәртипле, бик тыңлаучы егетләр бар: нәфес иркен, йөрәк нәни, күңелләр тар.
Көннәр килә көлтә-көлтә шатлык төяп, зәңгәр күзле яшьлек йөри шигырь сөйләп. Яманлылар, инанганнар - безнең халык Җиргә карын, күккә карый таңга калып.
Кеше булып Җирдә йөрү җиңел түгел, бик күп нәрсә безнең сүзне көтә бүген. Тоегыз, ди. ишетегез, күрегез, ди,— туар моңнар, туар җырлар урын эзли.
Мәшәкатен түкми-чәчми иңгә салган, бер керфекнен чыклануын күрә алган, мең шатлыкны бергә төйнәп күтәрерлек, Ил кайгысын йөрәк аша үткәрерлек.
туры сүзгә, туры йөзгә карый торган, намусларны стаканга салмый торган, чиста куллы, чиста уйлы ирләр генә безнең сүзне, дөрес сүзне әйтә белә!
Аналардан малайлар туа. ир тумый,— малайларның туган бере гел ир булмый. Сабыр нтеп һәр мизгелдә заман көтә, кыл өстеннән кемнәр үтә, ничәү үтә!
Йөз дусың юкта йөз сумын, йөз сумың юкта йөз дусың булуы кирәк икән. Йөз дусың да, йөз сумың да булган чак сирәк икән.
Мәҗнүн
Мин — бер ялгыз.
Җаным җылы сорый, су сораган коры кыр сыман. Танырмы, дип үземнекен көтәм, җырлаучысын көткән җыр сыман.
Мин — тоташ моң.
Көзге кичләр төсле бер яктырып алам, бер — болыт. Күгем иркен, мәңге якты булып, кемнәр чыгар икән Ай булып?
Мин—зур өмет. Бәхетлеләр өчен тинсез сөю бар дип ышанам. Капларда ул?!..
Кайгысына кайгы, бәхетенә бәхет кушалам.
Мин бит Мәҗнүн, гашыйк кына түгел. Гашыйклар да сүнми кабынса... Мин бит Мәҗнүн!
Аны эзләп йөрим, Ләйлә генә таныр таныса!
Киткәндә
йөрибез урамнар уратып, туктарга бер >рын тапмадык. Бер яңа шәһәргә кергәндәй чатлардан чатларга атладык.
һәр урам башлана киңәеп, һәр чатның үтәрлек юлы бар. ...Йөрибез урамнар уратып, борылсаң сулы бар, уңы бар.
Ә безгә барыбер баруы, һәр урам түренә чакыра. Фатыйха сорарга кергәндәй, үтәбез оялып чак кына.
Тукталыйк. Бик азга, бик азга! Урамнар таныш та, яңа да. ...Бәхетең иң татлы вакыты — бер йолдыз атылган арада.
Ак карда ике эз бер кебек. Бармаклар аралап тотылган. Кырларга ак нурлар бөркелә урамның иң соңгы йортыннан.
Уйларның шаһиты булыгыз, Көн саен төшегез хәтергә. Бәхетле булалсак, урамнар, без сезгә кайтырбыз әйтергә!