Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Студент кунагы
Әйдә, апа. урын тапсаң Түрдән үт!
Бер хатыңны алган идем
Күптән үк...
Язып сала алмадым шул
Җавапны,
Ул хат никтер уйларымны
Таратты...
Ошаган икән үзеңә
Шигырьләр,
Ярый инде, алай артык
Түгелләр.
Әйдә, апа! Түргә атла,
Тарсынма.
Хәзер юнәтеп алабыз
Барысын да.
Кием элгеч? Ә ул безнең
Күршедә!
Урындык? Ах.
онытканмын —
Кешедә!
Хәзер чабам, хәзер табам Барысын да.
Өеңдә йөргән кебек йөр,
Тарсынма!..
Киләсеңне язган булсаң
Бер очтан,
Акча алган булыр идем
Бурычка...
Нәрсә? Акча бирәсеңме?
Кирәкми...
Дөрес, йомырка тавыкны
Өйрәтми...
Очтым, апа! Барып кайтам Кибеткә...
Ничек бармыйсың туганың
Килеп тә...
Әйбәт булды әле, апа,
Килүең...
Ач карынга яза идем
Мин бүген...
Менә, укый тор, бер кочак Шигырьләр...
Алар минем күк тәртипсез
Түгелләр...
Әй, нигә торам соң һаман
Бәйләнеп,
Очтым гына... Хәзер кайтам Әйләнеп...
1967
Шагыйрь хакында.
Корьән әйтә: «Нинди гөнаһ кылма. Кайчан кылма, нинди рәвештә? — Бөтенесен терки юлын-юлга Иң өстендә ике фәрештә».
Ничә тапкыр сәрхушланып йөрдең Хәйям авыз иткән хәмердән, Ничә тапкыр качып, читкә чыктың Ходай язып куйган әмердән...
Фәрештәләр теркәп, язып торыр, һәммәсенең төгәл исәбе...
Өлешеңә яки оҗмах булыр, Я булырсың тәмуг кисәве.
Тик шагыйрьгә кагылмыйдыр болар Шагыйрь халкы бит ул беркатлы... Көнен-көнгә язып, теркәп куяр Җирдә үзе кылган гөнаһны.
Бөлмим, көндез нәрсО кичерәдер. Төнлә инде арган рәвештә Шагыйрь язганнарны күчерәдер Ашыга ашыга ике фәрештә.
1970
Буйдак булсаң...
Бүгенге төн шундый гүзәл, шундый яшь. Шундый сылу, үлеп гашыйк булырлык. Кинәт кенә кагылды тымызык җил Төште сикереп бер чәчәктән бер орлык; Икенчесе, өченчесе сикерде...
Бу җиһанга исең китеп торырлык — Бүгенге төн шундый сылу, шундый яшь. Шагыйрь булсаң үлеп гашыйк булырлык!
1970
аде*******1