Логотип Казан Утлары
Поэма

Кырыгынчы бүлмә


Әти Әтнә базарыннан — бәйрәм, Чана башын тизрәк актардым, Ат печәне, салам арасыннан, Арасыннан чиста ак карның Күмәч чыкты, китап — Тукай чыкты. Әкиятләре белән, кар белән Тукай керде өйгә, казанда аш, Бөтен дөнья тулган пар белән.
Тукай керде өйгә, түргә узды. Күңелләргә әфсүн-ут өрде.
Малайлыкның алтын тәхетендә Таҗын киеп Тукай утырды.
Җитте яшьлек, янда Тукай, бездә Мыек та юк, бары яшь төкләр. Икебез дә егет, икебез дә Тик егерме җиде яшьлекләр.
Бәхетле чак, яшь чак. ялкынлы чак Күңелләрне сүзсез эреткән, Гомер алда, мәхәббәтем алда. Барда алда: хыял, өметләр...
Янда Тукай... Рухы кагына өстә. Йөрәк сизә, тоя, сикерә.
Аның белән мин барырга риза Җир читенә, дөнья чигенә. Берсе сөя. берсе суга торган Тәкәббер һәм горур канатлар Җилпенәләр бертуктаусыз өстә. Тукай җигеп биргән «Пар ат»лар Илтә алга, чокырларны күрмим, Куллар минем аңа тотынган.
Очам алга, исергәнмен тәмам Илаһи рух — Тукай рухыннан. Туйдан туйга чаптым, күңел чуар. Атлар чуар, туйлар чуар күк.
Ак күбеккә төшергәнче чаптым. Күбекләрен җилләр юар күк.
Кердем чабып, алда чиксез киңлек, Бүтән дөнья алда бар сыман, Нәкъ уртада юлда атларымның Тотты тормыш ныклап башыннан; Төш, җиргә бас, җәяүләп бар, йөгер, Үт тиешле ике араны...
Ике ара: бишьеллыклар, чорлар, Без гел бергә: эне-агалы...
Ике ара — сугыш... Үрмәләп уз, Укмаштылар каннан ак карлар... Кайсы фронт бураннарында сез Адаштыгыз, минем чаптарлар... Калдырдыгыз ташлап мине кырда, Пулеметлар кайнар, туп кайнар... Янда һаман Тукай, мин аңладым: Язмышларда икән Тукайлар... Фронтта да бары бер генә чир — Тукай чире белән чирләдем; Ул чир миңа газаплары белән Алып килде туган җир ямен. Дәвасы юк, гомер буе бер чир, Гомер буе миндә өч исем: Бөек Пушкин, Лермонтов һәм Тукай, Тукай белән килде очлыйсым. Вакыт, вакыт, йомгакларга вакыт, Изге сәгатендә җомганың
Мин сүз бирдем, дидем: иҗатымның Тукай белән ясыйм йомгагын. Гомерләре читтә узганнар да Әйләнеп бер кайта, хәл белә; Якыная картлык, якыная Күңел һаман Тукай каберенә. Ераклардан тарта бөек рухы. Соңгы сулыш — соңгы тыныңны Алган көнгә кадәр озата бара Сине, мине, һәрбер буынны... Үз-үземә урын тапмаганда, Авырайгач каләм кулларда, Казан буйлап йөрим-йөрим дә мин, Тукай торган йортка — «Болгар»га Килеп чыгам искәрмәстән чаттан. Вәгъдәләшкән кеше шикелле Карыйм озак, көтәм... Чат, иске йорт Минем өчен мәңге сихерле, Минем өчен мәңге изге бу йорт. Бүлмәсендә, күрәм, бар уты... Чатта «Болгар», почмагына аның Тиеп узган Сәйдәш табуты...
Тукай белән һаман бара кебек Алыш-биреш, хөкем-эш әле, «Болгар» ишегеннән күренгәнен Көтә гүя көфер почмагы...
Мәчет исән, манарасыз ләкин, Сәламеңне алмый баш исәң. Шавын ишетәм Печән базарының Бер минутка чатка бастисәм. Тынгысыз чат, ыгы-зыгылы чат. Печән сатып күргән зарарның Кайгысыннан эчеп юанган чат. Күчәр башы монда заманның Бертуктаусыз килеп сугылган чат. Халык монда җанын бушатты. Кырлай юлы, ерак Җаек юлы, Шагыйрь юлы урый бу чатны.
Җәен килдем, йортлар соры, моңсу. Моңсу вакыт, беләм, таң алды. Мине монда чорнап, һәр чак авыр. Үкенечле уйлар талады.
Килдем кышын, ачу белән чаттан Иске дөнья бәрде карларын; Бәрде биткә, бәрде минем йөзгә. Аның саен ныграк каргадым... Тынгысыз чат. тынгы бирмәс җанга. Үзем тынгач, шушы чат тынар. Тукай тавышы, кычкыра күк Тукай, Бер генә сүз яңгырый: саттылар... Базарларда печән, он сатылган. Җыр сатылган, кеше сатылган... Актарам бай тарихымның битен Карап данлы Болгар чатыннан.
Әрнеттереп искән җилләргә түз, Борчуларың белән кал чатта. Зур тарихым Болгар булып басты, Моңнар булып басты кайчакта. Басты Шиһаб Мәрҗа ниләр булып, Халкымда бар гүзәл сыйфатлар; Җан богавын, фикер богауларын Башлап өзде бездә Шиһаблар. Кем кабатлый: сүнде безнең тарих, Сүнде шәмнәр, сүнде, янмаслар, Яктыртып зур юлны, озын юлны Яна Тукай, яна Ямашлар... Иң бәхетле хис дим халкым белән Горурланып язган чагымны; Шул хис икән — җиз кыңгырау җанда Шул яшәтә икән шагыйрьне, Киләм, торам, төн, берүзем калам, Почмагына җилләр кар өйсен, Күмә алмас, текә борылыш ясый Шушы чатта минем тарихым... Сыен аңа. таян аңа һәр чак, Берәүгә дә, шагыйрь, карама, Яз, горурлан эчтән, ул безнеке, Тамырыннан безнен кан ага.
Елның төрле чакларында килдем, Алларында йөрим елларның; Гаҗәпсенеп карап, алларында — Валларында йөрим Болгарның. Тарихымның ишекләрен кагам,
— Нәрсә кирәк сезгә, я, диләр.
— Беләсезме, Тукай кирәк миңа, Әмирханнар кирәк, Рәмиләр... Бер ишектән бер ишеккә туктап, Башлап йөрде алдан зур кайгы. Йорты белән сискәнәләр кебек Мин сораган саен Тукайны...
Өем тыныч, Аккош күле тыныч, Тыныч түгел нигә бу җаным? Чорны чорга якын куеп карыйм, Вөҗданына аның — вөҗданым. Өч гомерен аның яшәп җирдә Чагыштырыр эшем бармы соң? Җырны җырга якын куеп карыйм. Намусына аның — намусым, Хакыйкатькә — хакыйкатьне, җанны, Эзли күңел үзенең иясен, Әйләнәмен аның тирәсендә Галәмдәге гади иярчен.
Эзли күңел, ник ул җитми һаман? Ник борчуда уза күп айлар? Калдырып зур мирас, нәрсәнедер Алып китте кебек Тукайлар...
Чатта «Болгар», баскыч, сары идән, Куптарсалар, кабат басалмам,
Әйтерсең лэ тауга менә юллар, Юллар иске, юллар ашалган. Уелганнар, уеп кергән чорлар. Хет музейга берсен сайлап ал; Тукай эзе, Әмирханнар эзе, Бөеклеккә юллар — сайгаклар... Безгә син ят кеше дигән төсле Узган заман миңа карыйдыр. Коридордан Тукай заманына Атлап керәм. тап-тар коридор. Мин мөсафир... Номерларын «Болгар» Ачар миңа, кайсын алсам да... Яңгыратты коридорны кемдер:
— Ишеттеңме. Тукай Казанда. Кычкырды ул үзен-үзе онытып, Шатлыгыннан ярсып тиле күк. Казан кинәт күтәрелде сыман. Бөеклеген Казан тойды күк, Сигез гасыр — сигез баскычны ул Менде атлап, җырла дан аңар.
— Ишеттеңме, ишеттеңме... Ташка Гайрәт белән суга дагалар. Ишеттеңме, бер хәбәр бар. кардәш... Җыям, туплыйм бөтен аңымны. Бар да көтә, бар да тыңлый тынып, Коридорда Тукай адымы...
Бишенче ел юри тукталды күк Яшь Тукайга, тапты Җаекны, Алды берне сайлап, чөйде биек Үз халкына тугры, лаекны. Татар бәхете өчен чөйде биек, Сорадылар юлда: ул кайдан? Бишенче ел: ул —тагардай, диде... Татар үзе? Татар — Тукайдан... Артта Җаек, казакъ далалары. Көймәләре ярда Чаганны»'. ...
Көз, октябрь, җил дә давыл җирдә. Чаганнары яна заманның...
Килде шагыйрь, битарафлык бетте, Сойләр Казан, ярлы, бай сөйләр. Ярты гасыр үтсә дә, бер алыр Әтиләре үчен Вәйсиләр.
Килде шагыйрь, өметләре яьгы. Ак кәгазьгә тамган уй якты. Шигырьне ул, язып зур мәйданда Ат уйнаткан кебек, уйнатты. Килде шагыйрь, халык килде телгә, Нинди зур җан ябык, чандыр да, Бөтен гомерең буе көнлә аны. Бөтен гомерең буе сал җырга Чандыр, ябык, сабак баласы күк, Малайлыгы һаман узмаган. Тузан өереп кайчак пролеткалар Арасына очкан кузналар.
1 Чегем — елга всеми.
Вула хиснең юләр минутлары, Була шаян, күңел көр чаклар, Заман үзе бөтерелгән юлда, Бөтерелгән юлда көпчәкләр, Көпчәкләр күк бөтерелгән уйлар, Пролеткадан: шагыйрь әфәнде! Елаган һәм көлгән шагыйрь, дөнья Уртасында язган әсәрне...
Килде шагыйрь, Тукай килде җиргә. Язганнары — безгә бүләге.
Күрсәт, тарих, бар кайгысы белән Татар халкы сыйган бүлмәне. Йозагы юк, ачкычы юк, ачык. Карый икән кеше — карасын. Үзе юкта һәркем алып чыккан Я көзгесен аның, карасын. Бу — бердәнбер биксез бүлмә җирдә. Урындык һәм өстәл, кәрзине...
Урлатасы әйбере юк, хөрлек һәм азатлык, шигырь һәр җире. Тар. кечкенә... Монда Казан, Җаек, Монда Уфа, дуслар еш кергән, Бу бердәнбер бәйсез дәүләт, шуңа Үзенеке иткән Пушкиннар, Лермонтовлар үзенеке иткән, Рухы белән бүлмә бай булган, Греция кырларында гына Калмаганнар туктап Байроннар... Яши монда батыр, горур җаннар, Туры килсәң кичке сәгатькә, Тәрәзәгә кара, яна утлар, Яна охшап утлар шәфәкъка, Әйтерсең лә яна миллион шәмнәр, Бер уфтана заман, бер көлә! Төрле телдә шигырьләрен ишетәм, Бәхәсләре тышка бөркелә...
Елның төрле чакларында килдем, Караватта ничек тирбәнеп Утырганщн мин кичердем уйдан (Маңгаена чыккан тир бәреп). Тордым шигырь чакырганын карап, Күзләр генә төрткән юрганнан, Ул көн җирдә Шәрифәләр I елый. Шәрифәләр аңа юл ярган. Язмышына иелә-иелә көйли, Кил син, шигырь, кил син, кил, кабын, Ул көн җирдә Зөләйхалар елый Тотып кулга «Йосыф китабы»н. Үзеңнән биз, дөньядан биз ул көн, Сораганга, диген, хастамын. Ул көн җилләр төннәр буе елый
_ Зиратыннан килеп Саснаның.
I 1П & р и ф э — Тукайны бала чакта асрамага алган хатын.
Бу шагыйрьләр шигырьләрен мәңге Чакырырга шулай мәҗбүрләр. Халык булыша, тарих булыша, барыбер Сирәк килә «Ләйлә-Мәҗнүн»нәр...
Чатта «Болгар»... Тәрәзәгә карлар. Тәрәзәгә җилләр — Кабаннан, Төн Кабан күк әллә нинди төпсез. Болытлары җирнең кабарган. Язмышына иелә-иелә көйли. Көйләп аргач, ята ул тыңлап. Кыса ике стенасын аның Кабандагы бозлар шытырдап. Бүлмә кыса, дөнья кыса, суык Төшә бәгырь, төшә бавырга. Ул номердан номерларга күчә, Ул шәһәрне ташлап, авылга Җылы эзләп чаналарда кача.
Кача язмыш-бизгәк-салкыннан. Бармы, дөнья, синең җылы төшең? Толыбың сал өскә, сал, туңам.„ Тукай кебек туңган юктыр җирдә, Суыктан да күрде язмавын. Ашыкты күк бөтен яшәеше, Бар халәте белән язга ул.
Авырып аргач, кешеләрдән аргач, Номерында ятып тыгызда. Яз каршына поездларда чапты Казакъ даласына, кымызга... Күп тотмады җәннәтендә дөнья. Күрдең, җитәр, сау бул гомергә! Казанына озатты ул кабат. Һаман да шул салкын номерга...
Йозагы юк. ачкычы юк. ачык. Үлгәнче бер номер ул биләр, Урлатасы әйбере юк, ләкин Шигырьләрен, җанын урлыйлар. Җылы эзләп яз каршына чапты... Ята уйлап: җиргә буш килмә... Ул Пушкинга килде, үзе салган Тукай юлы белән — Пушкинга. Ята уйлап: кыса дөнья, ярый. Үлгәнче бер вакыт, җай таптым... Үз өстендә, халкы өстендә күк Тояклары «Бакыр Җайдак»ның. Колакта моң... Ерак, тонык, нәзек... Петррбур. яз... Әнә рәт-рәткә Тезелгәннәр. «Туган тел»ен аның Җырладылар шунда мәктәптә. Уникенче елны Петербурда Җырладылар, башлар иелгән. Бары кәгазь калынлыгы гына Ачылганнар куркып иреннәр...
Колакта моң... Ерак, тонык, нәзек. Язгы сагыш... «Болгар». «Амур»да, Клячкинда гел ишетте шуны,
Рәхәт тә күк аңа, авыр да...
Гөнаһсыз саф тавыш... Сабыйларча Көйләделәр сузып хор белән, Ә Тукайның сүнә барган йөзе Соңгы тапкыр тулды нур белән...
Тырыш та син, ярлы да син, халкым. Күршеләрең нинди, бай бар да, Бер үзенә утыз өч бүлмәле Йорт биләгән Гёте Веймарда, Күр, ни хәлдә синең бөек улың! Үлде Тукай, олы җеназа Узды сүзсез, гаҗәпмени күңел Язмышына карап еласа...
Үлде Тукай... Әмирханга калды, Кулы белән тотып ул башын, Кычкырды бар дөньясына әрнеп: «Моннан соң дип болай булмасын». Үлде бөек токым... Кем дә әйтмәс: Улларыңнан син, дип, уңмадың, Халкым, алда улларыңны сакла, Авыр чорлар кичерә улларың...
Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай, Тукайдагы кебек тел кайда? Мең елдан соң да бер синең, илем, Кайтасыңны беләм Тукайга. Шуны ләкин син онытма, «Болгар», Кырыгынчы бүлмә барлыгын, Тукайның зур мәңге тере җаны Шунда ята, кара, бар, энем... «Болгар»га мин эчем пошкан саен Барып чыктым Болак буеннан, Хыялымда ничә тапкыр күрдем, Җилләр үтте улап уемнан. Хыялымда күрдем, өндә күрдем, Ярларыннан үтеп Болгарның, Әкияттәге төсле ак пароход Чәчәкләрен алып меңнәрнең. Аваз салып безнең чорга керде... Бөек эшләр илдә кылганда Күтәрелә ул да, аның бүген Казан мәйданында, Кырлайда Һәйкәлләргә әйләнгәнен күрдем (Яңа буын, көн дә кил монда), Тукай васыять иткән «Туган тел»нең Әйләнгәнен күрдем гимнга, Шул гимнда мәңгелеген күрдем, Мәңгелеген раслап, йомгакла. Җепләр — юллар, юллар йомгак, йомгак, Чакырдылар еллар еракка...