Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ат сайладым...


Көткәндә
Бүген аның туган көне. Күкләр зәңгәр, офыклар ал. Ә табында тезелешен Саф-саф булып тора бокал. Шешәдәге шәрапларга Нурлар кунып уйнап китә. Урындыклар зарыгышып Кунак көтә, кунак көтә... Машиналар үткән чак га Чынаяклар чыңлап кала. 0 уртада зур графин һәр тавышка колак сала. Минут үтә. сәгать үтә. Күкне болыт каплый башлый. Кунак көтеп бәлеш көя, Кунак көтеп ашлар ташый. Урамнардан күз алмыйча Тәрәзәдән гөлләр карый. Ишектәге салкын тотка Җылы куллар көтеп арый. Буп-буш өйдә ялгыз хужа. Бер минуты — бер ел аңа! Күзләр бокаллардай тулы. Мөлдерәшеп яшьләр тама.
Берәү кашка ат бирде. Үзең җаен тап, диде. Чыбыркы ал да кулыңа Иярлә дә чап, диде. Тоягы җирләргә тисә, Тетерәр җирләр, диде. Чапкан чагында ялларын Таратыр җилләр, диде. Менеп атлансаң өстенә. Кош кебек очар, диде.
Тик шуны бел, егылдыңмы — Ташлар да качар, диде.
Берәү миңа ат бирде. Үзең җаен тап, диде,
Йөккә җиксәң, бер ягыннан Син үзең дә тарт. диде. Яллары җилдә уйнамый — Ялларын кискән, диде. Тоягы йомшак ярата. Җир сөреп үскән, диде. Турылыклы туры ат бу. Чыбыркы көтмәс, диде. Егылганда ялгызыңны Һич ташлап китмәс, диде ...Туры атны алмадым мин. Атландым кашкасына. Бер бәреп китәр, ахры, ул Читләрнең капкасына.