Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Авылда туй...
Киереп ач урыс капкаларны! Керсен кунак безнең өйгә дә. Авылда тун. Тракторчы егет Сыер савучыга өйләнә.
Урамнар тар бүген егетләргә, Җыр агыла басу ягына.
Бии бабай. «Кеше көлдермә», дип, Еламсырап әби ялына.
Коеларның суы эчелеп беткән, Колхоз аты баткан күбеккә, Иске җырлар яңа булып яңрый: Тургай кунганмыни күреккә!
Авылда туй. Гап-гадн бер егет Гап-гади бер кызга өйләнә. Машиналар тынып калган бүген... Атлар чаба, атлар... әл-лә-лә!
Калым да бар, бирнә дә бар туйда... Искелек бит бу хәл! димә лә: Егет батырлыгы калым булса, Кызның матурлыгы — бирнәгә.
Чаба торгач тезгеннәрне өздек, Тик һаман да җырлар өзелми! Гасырлардан күчә-күчә килгән Кыңгыраулар илдә зеңгелди.
Урамнарны ипләп шатлык килә, Дус сөенә, дошман көенә. Каерып ач урыс капкаларны! Керсен бәйрәм дуслар өенә.
Мәҗүси
Мин корьәнсез һәм алласыз Берүзем җир буйлап барам. Язлар белән яшелләнәм, Көзләр белән мин саргаям.
«и. V.» Л» II,
65
Оҗмахым да бу тормышым, Тәмугым да бу тормышым... Әкиятләргә ышанырга, Табынырга күп тырыштым.
Барып кердем урманнарга, Килеп чыктым киң кырларга... Сызгырмадым урамнарда, Ашыкмадым җыр җырларга.
Оста барда телең тый, ди... Тургай миннән оста җырга. Бәхет керсә төшләремә. Куркып яттым уянырга.
Табындым мин имәннәргә, Табындым мин усакларга... Агачларны бергә җыеп, Их, бер кысып кочакларга!
Мин мәҗүси бала бугай... Диванадай шашып көлдем. Барып чыктым җир читенә... Очрамады миңа үлем.
Очсам — күгем, йөзсәм — күлем, Иярләнгән атым көтә...
Бер мәҗүси баладыр мин — Табынам тик табигатькә.
һәр көз саен таллар телсез калган, Телсез калган юкә, имәннәр. Яфракларын җилгә чәчә-чәчә, Язга кадәр алар үлгәннәр.
Яфраклары үлгән, карлар күмгән, Җир җылыткан ләкин тамырын. ...Көзге җилләр телем алсалар да, Тамырымда мәңге калырмын!
Дисбе
Әби, әби, синең истәлекне Ничек кенә инде яңартыйм?! Кулларымда синең серле дисбең, Күз алдымда җылы мич артын...
Минем әткәй — синең шахтер улың, Зур Исмәгыйл аның исеме, Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан, Төшләреннән җыйган дисбеңне.
Шул дисбеңне тартып ялваргансың, Нык булсын дип шахта терәве. Теләкләрең кабул булган синең... Әле дә тибә аның йөрәге.
Сугыш килгән. Шул дисбеңне тартып Калгансың син аны озатып...
Күз яшеннән манма сүзләреңне Ишеткән тик яшел намазлык.
Әткәй хәзер телевизор карый, Алланы ул күптән оныткан. Тик шулай да сине онытмаган, Кабереңә каен утырткан.
Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны Яшереп куйган сандык төбенә.
Искә төшкән саен алып карый, ...Ул кадәр үк <кәфер> түгел лә.
Аллан, әби, мина да ят инде. Минем инде хәзер үз аллам... Тик шулай да, кайгы килгән чакта Кулга дисбең алып уйланам.
Иорт салыгыз, уллар үстерегез» Бәхет керсен, дидең өйләргә...
Насыйп булсын, дидең, туган жирдә Буразнага ятып үләргә.
Иген чәчмим, әби, ачуланма, Бер «жилкуар» шунда, жыр язам.
Ә жыр язу шул кадәрле авыр, Җибәрми ул, алса бугаздан.
Дисбең исән... Күрсәң иде син дә, Дөнья хәзер ничек үзгәргән...
Ә мин һаман тугрылыклы сиңа: Дисбе тезәм, әби, сүзләрдән.
Самолетта
Самолетта очам, самолетта... Аста калды Мәскәү. Касыймнар.
Монда инде мәңге болыт булмый! — Аермачык монда гасырлар.
Җирнең генә түгел, кояшның да Буйсынам мин тарту көченә...
Бабам хыялланган күккә мендем! Нәрсә кирәк тагын кешегә?!
Гасырлар һәм чорлар кысылдылар, Тарих сыйды сәгать эченә...
Сәгать нәрсә? — Аяз күктә вакыт Чакрымнар белән үлчәнә.
Самолетта очам, самолетта — Болытларны кичәм сөзелеп! Ут кабызган аэропортлар кебек Бар йолдызлар тора тезелеп.