Логотип Казан Утлары
Очерк

КҮҢЕЛДӘН ЮЫЛМАГАН ЭЗЛӘР


Сагыну
атан сугышы... Сугышта күргәннәрем не моңа хәтле шигырьдә, поэмаларда бирергә тырышып карадым, сыйдырмадылар. Шигырьнең дә, поэманың да үз характеры бар, ниндидер югары нокталарны эзлиләр. Аларга вакыйгаларның да драматик киеренкелеге, романтикасы белән аерылып торганы булсын. Артык таралма, сибел
кирәклеген аңладым.
Тагын мондый нәтиҗә ясадым үземә. Совет халкы бөек җиңүнең егерме биш еллыгын бәйрәм итте. Ватан сугышы турында фәнни хезмәтләр чыкты, генералларның, маршалларның мемуарлары басылды. Кү- вәтеп бардым. Бигрәк тә турыдан-туры үзем булган фронтларга караган материалларны кызыксынып күзәтеп бардым. Ләкин син кичергәнне берәү дә, беркем дә кабатлый алмый икән. Шуңа күрә үзең яз, үзең күргәнчә, синең сүзең солдат сүзе, татар шагыйренең сүзе булып калсын. Әдәби әсәр дә түгел, көндәлек тә түгел, күңелдән юылмаган эзләр- уйланулар. Кыска-кыска язмалар...
•Мине язарга мәҗбүр иткән хис — сагыну хисе. Кемдә ничектер, миндә, гомумән, язар алдыннан баш га шул хис туа. Күңел әкренләп боега, моңсулык баса, читләшә, йомыла. Хәзер дә менә күңел фәкать югалтудан, юксынудан, сагынудан гына тора кебек.,.
Кинәт мәйданнар искә төште. Сабан туе мәйданы... Минем өчен көрәшүчеләр таралышканнан соң җирдә, күңелдә ятып калган тынлыктан да авыррак нәрсә юк. Буш, тын, күңелсез...
Мәйданнар. Сугыш мәйданнары... Чирек гасыр узгач, кабат Дугада булырга туры килде миңа. Белгород өлкәсе, Яковлев районы. Ләкин безгә ул һаман Дуга, серле, дәһшәтле Дуга. Барысы да әлеге тынлыкта... Белеп торасың, җир дә сөрелгән, кайдадыр ялгыз тракторның тавышы да ишетелгәләп куя, барыбер шомлы. Теге трактор да күз алдында танкка әверелеп бара шикелле. Кеше юк. Сыртларда, иске траншеяләр-
мә, гомумиләштер. Кыскасы, дөнья хәтле материал читтә өелеп кала, әрәм кала. Дәфтәрләрдә еллар буена теркәлеп, тупланып килгән детальләр, факт, эпизодлар... Барысы да прозаны сорый. Шагыйрьгә прозаның
яыя өстендәге тынлыкта сагышым тирбәлә. Сагыну хисе күңелче шундый кисә, телә, талый, тәгәрәп-тәгәрәп үксисе килә. Солдатлар, бергә авыр юл үткән кешеләр кайда алар’ һәр солдатның үз полкы, үз дивизиясе бар. Минем дивизия — 375 нче укчы дивизия. Себердә оешкан. Ул 1942 елның кышында Калинин фронтындагы һөҗүмнәрдә катнаша . Ржев янында сугыша, язын ялга чыга. Безне шул дивизиягә өстәмә көч итеп җибәрделәр. Җәен, июль аенда, яңадан Ржевка. Минем фронттагы % биографиям Калинин сазлыкларын үтеп, сусыз Дуга кырлары буйлап. Ч Харьковны азат иткәнгә кадәр сузылган юл белән бәйле. Мин 1243 нче 2 полкның взсод командиры. Полкташлар Төрле төштән, төрле милләт кешеләре. Фронтта очраштык, дуслаштык... Чирек гасырдан сон сугыш < мәйданында мин алгрнын йөзен-кыяфәтен, кыланышларын күз алдыма 5 китерәм. сөрелгән кап-кара жир өстендә алар каяндыр бер секундка з гына калкалар да юкка чыгалар Рәшә эчендә шәүләләр.. Минем егер- 2 ме биш еллык сагышны бергә жысп кычкырасым килә. Кайда алар? §
Бу сагышымда минем Муса Җәлилләр. Гадел Ку туйлар. Фатих 2 Кәримнәр, Абдулла Алишлар. Замандашлар, каләмдәшләр . Мәңгелек i ут-югалтулардаи туган сагыну хисе. Шул яздыра. Аркасына биштәрен * асып сугыш кырына кереп киткән солдатны ни көткәнен әйтүе читен. Траншеяләр. окоплар... Алгы сызык. Керә, бернигә карамастан керә. Ул * шулай кирәклеген бзры күңеле белән генә тоя. Мин дә нәкъ шул солдат з кебек г.әзер, алла фронт, кешеләр, язмышлар...
Туй 2
1939 елның 31 декабре. Тукай урамы, мехчылар клубы каршындагы Йортларның берсендә минем туй. минем яшьлекнең туе
«Пар ат»пын бәйрәмгә әзерләнгән чагы. Мине туйга алып килгән «Пар ат>. Кыңгыраулары, моңнары белән капкадан керде, янадан борылып чыкмады...
Буранлы көн. Капка төбендә торам, каршылыйм. Беренче кеше — Гадел Кутуй. Буран эченнән елмаеп, балкып, бусагадан ук өйгә ямь алып керүче Кутуй. Аннан Шәйхи Маннур . Муса Җәлил . Шатлыкта Кутуй белән ярышуы читен, ләкин Муса кушылса, ул шатлык тирәнәя төшә... Мусаны мин. буе кечкенә булгангамы, сәке түрендә аяк бөкләп утырган элекке авыл тегүчеләренә охшаттым. Үзем дә белмим, ни өчендер минем күңелдә аның тагын бер мондый шигъри образы яши. Элек кышкы бураннарда кечкенә чанада китаплар тартып безгә китап сатучылар килен керә иле. Кайры тунна i Тургә уза. китапларын сәкегә җәеп сала. Ягымлы, бераз каударлана, кузендә терекөмеш гел җемелдәп тора...
Тегүчегә охшатуымның каян килгәнен беләм. Түбән Осланда без, берничә шагыйрь. «Яшьлек юлы» исем ю күмәк поэма яздык. Без үзебезгә тигән бүлекләрне язып бетердек. Муса һаман тотынмаган иле әле. Иртән тора да. сөлгесен пиенә асып, Идел буенда йөри, су коена... Аның бу иҗат итү формасы. Бер утырса, ул кузгалмый утыра, озак утыра. Ничегрәк утыруын мин an лн шунда күргәнмен. Ике көннән Муса безгә алты йөз юллык бүлек эшләп ки герле, һәркайсыбызныкыннан ике-өч тапкыр зуррак һәм яхшырак та иде Озак уйлап йөри тиз эшли...
Безнен юл. яшь шагыйрьләрнең юлы. Мәскәү аша. Столешников тыкрыгы буйлап үтте. Муса Җәлилнең бу тыкрыктагы кечкенә бүлмәсе безнең туктала, рухлана торган урын иле. Ә Казанда? Казанда ул безне операга тартты. Мәскәүдән килгән профессор Литннскнйлар язучылар Клубында опера либреттосы, опера музыкасы турында регуляр рәвештә
лекция укыдылар, дәрес бирделәр. Муса үзе тудырышкан опера театрының эше белән янып яшәде, үзенә алмашны алдан әзерләде.
Туй... Муса белән Кутуй өстәлнең икесе ике башында. Урынны белеп сайлаганнар, экспромтлар әйтү өчен әйбәт... Кутуйга мин үземнең Казанга ничек килүемнең тарихын беренче тапкыр шушы туйда сөйләдем. 1930 ел, яз. Мин Күлле-Киме җидееллык мәктәбен тәмамладым. Клубта кичә. Мин шигырьләр укыдым, башкалар жырладылар, биеделәр. Биючеләр арасында чем-кара күзле, кара чәчле, нәфислеге, киеме белән бик нык аерылып торган ят кыз. яшь кыз... Ул вакытта Кимсдә больницада Кутуйның апасы Зәйнәп Кутуева врач булып эшли иде Ят кыз Казаннан, медицина институтыннан диделәр... Апасы янына кунакка кайткан кыз — һава Кутуева. Таныштык. Дөресе, шигырьләрем таныштырды. Казан. Чернышевский урамы, Кремль каршында икенче йорт. Казанда беренче тапкыр аяк баскан квартирам — Кутуйлар квартирасы. монастырь ишек алдында, эчтә... һава белән шунда очраштык. Татрабфакка да ул илтте, ул урнаштырды. Кутуй өйдә юк идеме, белми калды... Кутуйга бу турыда мин ун елдан соң. үзем дә шагыйрьләр рәтенә кергәннән соң гына сөйләдем... Юл ачтылар, юл күрсәттеләр. Талантлылар безне үз артларыннан иярттеләр. Без аларга һәрвакыт турылыклы.
Язучыларга бай иде бу мәжлес. Яшь талантларның — Вәдүт Мифта- хов, Мансур Гаяз. Әгъзам Камалларның — беренче рәхмәтләрен ишеткән Гази Кашшаф, Әхмәт Исхак... Бер читтә Хәсән Туфан... һәрвакыт язып утыручы Туфан. Куен дәфтәрен, яшел каралы авторучкасын чыгарып, җыелышта, хәтта мунча ишеге төбендәге урындыкта, мәҗлесләрдә гел нәрсәдер язып утыручы фанатик Туфан... Өзлексез экспромтлар яуды. Бокаллар ташыды, яшьлек ташыды. Бу шагыйрьләрнең иң олы дигәненә дә ул чакта утыз тугыз яшь. Арада Фатих Кәрим юк. күпләр юк... Берничә айдан Туфаннан аерылдык... Каләмнең очы белән генә латинча бик вак итеп язган шигыре калды. Альбомнар эчендә ничектер сакланган бердәнбер шигырь. Экспромтлар юк. Бу исән.
Котлы булсын туегыз, Уртак булсын юлыгыз, Мисал итеп сөйләрлек Гүзәл тормыш корыгыз! Гасыр ахырына кадәр Икәү бергә барыгыз, Чәчләре көмешләнгән Картлар була алыгыз! Безнен тыгыз сафлардан Китеп бара күрмәгез Тукай һәм Такташ кебек Вакыт житмн үлмәгез. Сезне сөйгән халыкнын Мәнге үлмәс күңелендә Күп гасырлар буенча Яшәгез икәү бергә. Шагыйрь һәм шагыйрәдән Илебез хезмәт көтә_.
Ә Кутуйның туйда бүләк иткән кул сәгате миндә калды. Безне фин сугышына, аннан Бөек Ватан сугышына якынайткан вакытны, көн саен кыскара барган араны исәпләп торды ул сәгать... Кайсы фронтта йөрүдән туктагандыр, туктады... Сәгать исән...
Декабрьның буранлы соңгы көне. Яка ел алдындагы, бөек вакыйгалар алдындагы туй. Мине канатландырып поэзиягә алып кергән дуслар... Декабрь, гомумән, минем биографиямдә әллә нинди сәер ай, шомлы ай. Дуслар белән соңгы тапкыр очраштырган үкенечле туй. Ә шулай да туй туй инде...
Сизенү. Бөгелмә
бәлки дигән өмет белән яши... 22 июнь. Иртән Идел буена Дубкнга чык ♦ тык. Халык күп, су коена, чыр-чу килә. Куаклар арасында гармун, s жыр... Минем күңел тыныч түгел, ашкына. Торасы килми. Өйгә ашкына. = Хатынның үпкәләвенә карамастан, пристаньга юнәлдем. Хатын да £ иярде. Икебез дә сүзсез. Бер карасаң, үпкәләшергә урын да юк шикел- * ле, беркем дә арага кермәде, тыгылмады, буталмады. Кешедә сәер ь сизенүләр була. Пристаньга життек, сугыш башлану турындагы хәбәрне * шунда тыңладык.. a
Мин запастагы взвод командиры. Сугыш башланган тәкъдирдә я повестка алу белән барыр урыным билгеле: Бөгелмәдәге 16 ичы полкка ° алдан беркетелгән идем. Тиз тоттылар. Ике көннән вокзалга төштем. Озатучылар: өйләнеп ел ярым гына бергә яшәгән иптәшем Мөршидә, яшьлекнең биографияләргә кермәгән истәлекләрен үзе генә белгән шагыйрь Нәби Дәүли. Бөгелмә поезды. Казаннан мин ялгыз. Кич житте, йокы кермәде. Күзем йомсам, малайның, әле бер яшь тә тулмаган малайның, тавышын ишетеп уяндым. Күрше купеда елый. МКШМ малай, тавышы нечкә, ачы. бернинди сугышлар ла басып китәрлек түгел. Торып, үземә ышанмыйча, карап чыгам, зурлар гына. Тагын ятам. Ятуга яңадан шул ук йөрәк өзгеч тавыш кабатлана. Бөгелмәгә барып кергәнче эзәрлекләде ул мине... Күңелдә тонык хис. Бала чакта иртән йокыдан кинәт уятсалар, шулай аптырап утырасың. Тонык хис. Чин авыл малае. Дошманны фәкать әдәби китаплар буенча романтик төскә кертеп күз алдына китергән беркатлы авыл малае... Казан, институт бераз күзне ачты... 1937 ел дөньяга киңрәк карарга, кешеләрне таный белергә өйрәтте. Өч мәктәп. Өченчесе алда Аңа керүе дә жинел түгел, аннан чыгуы да авыр. Анысы тагы нәрсәгә өйрәтер’
Бөгелмә. Тимер юл вокзалы. Вокзал каршында — тимер юлчылар клубы. Иске агач клуб, агач койма. Койма эчендә тузанга баткан сирень куаклары. Батальон штабы шул клубта урнашкан. Маршевая роталарны шунда әзерлиләр Июль. Сугышмын башы. Кешеләрнең миңгерәгән, буталган чагы. Клуб коймасы буенда атлар, арбалар Ирләрен озата килгән, саубуллашырга килгән хатын-кызлар. Көтәләр, капкадан китмиләр. ялыналар. Алар койма буенда арбаларда куналар...
Без өйрәткән солдатларда мылтык, кул пулеметы, противогаз, кечкенә көрәк... Бөгелмә— Әлмәт юлының уң ягындагы урманны без таладык. яшь каеннар, яшь имәннәрне жилкәләрдә без ташыдык, блиндажлар кордык... Әз генә яңгыр явып үтсә, аяклардан итекләрне суырып, йолкып алып калучы үзле кара балчыклы киң урамнарын, зират буй-Минс ни өчен хәрби кеше итәргә тырышканнардыр, шушы көнгә кадәр һаман аңлый алмыйм. Характерым, табигатем белән хәрби түгел. 1933—34 елларда армиядә вакытта училищега алырга, кадрда калырга кыстадылар, калмадым... Институт бетергәч, һәр елны сборга, я Кабан артындагы хәрби лагерьга, я Саратовка. Күбрәк Саратовка. 1941 елның жәй башында янадан Саратов янындагы Татишево лагерьларына сборга эләктем. Монысында шактый озакка, өч айга. Җитмәсә, разведка буенча, штаб разведкасы. Миннән штабист, разведчик... Күрәссн. югары белемле булуым военкоматларга ошап куйгандыр. Шулайдыр дип уйлыйм. Татищево. Вак имәнлек. Имәннәр яшел, палаткалар яшел. Төп эш: топография, карта, разведка.. Штаб эшенә азмы-күпме төшенеп ияләшеп килгәндә, кинәт бүлделәр Атмосфераның куерганын газетадагы хәбәрләр буенча да сизенә идек инде. Ашыгыч рәвештә жыенырга куштылар. Сборның яртысында өйләргә таралдык. Мин—Казанга. Күнсл сизенә, ләкин куркынычны ул һәрвакыт кичектерергә тели, бәлки,
КҮҢЕЛДӘН ЮЫЛМАГАН ЭЗЛӘР
ларын без таптадык... Бөгелмәнең ин кайнаган төше — вокзал белән клуб арасы... Поездлар... Фронтка туктаусыз агылган эшелоннарның ераклашкан тавышы... Күз яше.
Бераздан үзебез үк озаткан солдатларның кайберләре яраланып. Бөгелмәнең үзенә, аның госпиталенә кайта башладылар. Нигә бик тиз? Чөнки алар юлда эшелоннардан һөҗүмгә кергәннәр, яннарында нәрсә бар. шуның белән сугышканнар... Яралыларның күзләрендә үпкә... Бөгелмә көнләп, сәгатьләп үзгәрә. Урамнарында Балтик буе республикаларыннан, Украина. Белоруссиядән эвакуацияләнгән семьялар... Бөгелмә тузаны фронт тузаны белән аралашты, тамак төбенә ятты. Тормышның әчесе реаль яклары, реаль картиналары белән күңелдә урын ала бара. Мине сугыш белән ерактан таныштыра шикелле. Әзерләнә тор, күнегә тор...
Суслонгер. Гарәфи
Мари чигендә тудым, мари чигендә үстем, бала чакта зуррак кызларга ияреп мари урманнарына җиләккә бардым, абый белән утынын ташыдым. Дүртәр ташлы тегермәннәре белән атаклы Илләт, балыкка бай Илләт. Куе урман эчендә ул каралып тора. тын. тирән... Мари республикасының күп төшләрен беләм, ләкин Суслонгер турында беркайчан да ишеткәнем булмады. Хәер, станния генә бит ул. Казан белән Иошкар-Ола арасындагы станция. 1941 елның көзендә Бөгелмәдән мине Суслонгерга җибәрделәр. Сәбәбен армиядә әйтеп тормыйлар. Урман. Җәйге бараклар. Алар да җитми. Солдатлар хәрби эшкә өйрәнүдән бигрәк, бүрәнә ташыйлар, көненә икешәр тапкыр барып, берничә километр җирдән — Суслонгер станциясеннән иңнәрендә такта ташыйлар. Төзәләр, коралар. Урман. Алан уртасында төпләр өетенә куелган казан. Батальонны туйдырырлык зур казан. Аш шунда пешә... Бөгелмәдән соң... Аның җылы өйләреннән, шәһәр мунчасыннан соң кинәт сине буш урманга, агач төпләре арасына, мүк һәм мүк җиләкләре үскән аланга китереп ташласыннар әле... Күнегә тор, ияләшә тор дигәндер инде язмыш...
Сугышта бер кат булып, яралары төзәлгәч, монда эләккән солдатларның маршевая роталар белән тизрәк яңадан фронтка китәргә теләп мөрәҗәгать иткән сүзләре башта миңа бераз гаҗәбрәк иде. Әйе. баштарак. Аннан гаҗәпләнмәдем. Үземнең каләмдәш дусларны — Гариф Гялиев һәм Габдрахман Әпсәләмовны да мин шунда, солдатлар белән Суслонгердап такта алып кайтышлый, очраттым. Очрашулар, күрешүләр, юлда, берәр агач янында тәмәке тарткан арада, кыска, ләкин истәлекле, кадерле. Айлар буе сорашасы килеп йөргән берничә сүзгә ишеткән җавап сине әллә нинди кыенлыклардан да алып чыгар шикелле... Бераздан композитор Заһид Хәбибуллинның да монда икәнлеген белдем. Гади колхозчылардан башлап, язучылары, композиторлары, танылган артистлары — барысы да кулына корал алган... Тагын бик якын кешене, авылдашны очраттым. Кызык бу тормышта, авылына кайтасың, аны эзләп син өенә керәсең, я ул колхозга ферма салып ята, я урманда, яки ниндидер йомыш белән мари авылында... Еллар буе шулай туры китерә алмый аптырыйсың. Гомер уза, онытыла төшә. Көтмәгәндә менә шул кеше Суслонгер урманындагы сукмакта пәйда була... Авылдаш Гарәфи минем язмаларда беренче конкрет кеше. Анын иске гадәте: сине күргәч, ул бер ун адым ара калдырып туктый, йомшак кына итеп көлеп тора, авылдагы чагыңны, шәһәрдә укып йөргән елларыңны чагыштыра, күңеленнән кичерә. Йөзендәге һәр хәрәкәт шул хакта сөйли... Аннан күрешә: «Уйламаган идем»,-— ди...
Урта буйлы, түгәрәк ак чырайлы. Ияк астындагы уентысы ла эте бетмәгән. Яшьлектән әле күп нәрсә сакланган: ягымлы шаян караш, гармунчыларга хас гәүдәне тез. башны бераз читкә борыбрак тотышы... Гармунга түгел, әйтерсең арыш эченнән кызлар тавышы килгән якка карый...
Минем авылдашым. . Гарәфипең абыйсы турында язган поэмам да бар: «Сары капкалы йорт». Гарәфи шул йорттан. Икесе дә атаклы гар мунчылар. Икесенең дә яшьлеге, тормышы бетен биографияләре белән мина билгеле. Мәхәббәттә кайсы уздырды икән? Гарәфидер. Сайлады. Буталуын үзе дә сизмичә яратты, беренчесенә яңадан кире кайтты Шунысы гажәп, берсе дә соңыннан ана үч тотмады, мәхәббәтнең эчкерсез, саф, күңелне тилертеп, айкап узган бер чорына турылыклы булып, кимсетү сүзе әйтергә кыймый яшиләр иде алар.. Үпкәләре Гарәфигә түгел. Көндәшләрнең берсе: «Минем көндәшләрне районнан утиль итеп жысп. барысын бер казанда кайнатсаң да бетәрлек түгел», дип сөйләгәне хәтердә калган... Гарәфи безнең тыкрык кызы Маһирәгә тукталды, ныклап тукталды озакка, гомерлеккә. Абыйсының балалары — барысы да кызлар, дүрт кыз... Гарәфипең барысы да малайлар, өчәү... Менә ул каршыга баскан, елмая, елмаюының артында юләр яшьлеге, янәсе: үзең беләсең, гөнаһлы, булды инде... Солдат киеме дә ана килешеп тора, ыспай. Сугыштан “ инде бер чыккан, разведкадан яраланып чыккан. Семипалатта госпи- - тальдә яткан. Хәзер автоматчылар ротасында... Минем карашта ул о характеры белән я санбатта санитар, я штабта связной булырга тиеш * иде... Иртәгә яңадан фронтка. Моны ул мина гына әйтте, шыпырт кына н әйтте... Суслонгер урманнарында ноябрь жилләре исеп, ноябрь суык- * лары якынайганда. Гарәфиләр ротасы, иртүк, безнен барак алдыннан а Суслонгер станциясенә таба үтте .. Ә мин — Горькнйга, «Выстрел»га„ = Фронтка рота командирлары әзерли торган югары тактика курсларына бару өчен кулга язу алдым..
Гарәфине икенче тапкыр фронтка барышлый очраттым. 1942 елның жәе. Тан алды, иртәнге эңгер вакыты. Солдатларым белән авыл кырыеннан атлыйм. Тын. Кемдер юл буендагы амбар яныннан каршыма атылды. Башта танып бетермәдем. Таныгач, аптырап киттем: Гарәфи. Постын ташлап, соңыннан нәрсә буласын да онытып, каршыма атылды. Плащ-палаткадап, автоматтан. Ул да безнен дивизиядә, тик икенче полкта гына икән. Безнен полк ялга туктагач, мине эзләп тапты. Бераздан үзенең бер гаеп эш эшләве турында, урманда көтүдән аерылып, адашып йөргән сарык бәтиен суеп ашаулары турында сөйләде. «Менә бит гөнаһлы булдым. Авылда чакта кешенең бернәрсәсенә дә тими ядом». Үкенеп, әрнеп сөйләде Авыллар, шәһәрләр яна. меңләгән кешеләр кырыла, ил ут эчендә. Гарәфи сарык бәтиен кызгана. Гаепле, гөнаһлы. Әйтерсең ул минем алда — суд алдында утыра, башы иелгән, теләсә нишләт. Ул — солдат. Мин — офицер. Аерылышканда юлына күп нтеп тәмәке бирдем. Янадан аерылдык... Ржев янында бер тирәдә сугыштык. полклар гына башка. Сугышның жәеп, көзен, кышын ш та уздырдым, юлыбыз янадан бер генә тапкыр да туры килмәде. Шунда һәлак булды...
Сугыштан сон. 1946 елның маенда, авылга кайтырга уйладым, еягы- нылган. Өстә әле фронт гимнастеркасы, аякта итек. Казан белән Арча арасындагы Чыпчык станциясеннән жәяүләп кайтам. Юлда машина түгел, ат та очрамый. Ат дип нигәдер бик исем дә китми. Шулхәтле кичереш, шулхәтле газаплардан сон. исән-сау калганнан сон. алтмыш, жнтмеш километр ике ара уйга да керми, үз жаемэ әкренләп кайтам, уйланып кайтам. Әйтерсең дөньяга янадан килгәнмен. Сугыштан чыгып тынлыкка эләксәң, сәер. Күнел әле берсеннән аерылмаган, икенчесенә ияләшеп житмәгән. Май ае. Кешеләр жнр казыйлар, бәрәңге утырта-
КҮҢЕЛДӘН ЮЫЛМАГАН ЭЗЛӘР
лар. Миңа сәер, әйтерсең кешеләр гел сугыш белән шөгыльләнергә тиешләр. Ят хис, кыргый хис. Әтнәне уздым. Каршыма, баласын «итәкләп, бер хатын килә. Якынайдылар, таныдым: Гарәфинең иптәше, ундүрт яшьләр чамасындагы ир малай — аның олы малае. Ниндидер йомыш белән Әтнәгә киләләр. Ә мин кайтам. Күнелсез хәбәр белән кайтам. Юл читенә утырып, аларга Гарәфи турында сөйләдем... Малае нәкъ Гарәфи: ияге батып, уелып кергән. Күзләре дә әтисенеке кебек монсу. Сагыш белән арыганлык бергә кушылган да күзләр тынып калганнар... Әтисе кебек ягымлы. Нихәл итәргә дә белмәгәннән, бары тыңлап кына тора... Юлда шушылай күзгә-күз очрашудан да читен нәрсә юк. Син исән, авылыңа кайтасың, аны коткарып кала алмагансың шикелле. Хет кире кит... Әтнә белән Киме арасы унике чакрым жир. Иң авыры — сугыш түгел, сугышта узган дүрт ел түгел, шушы ара икән... Киттеләр. Алар мине үз гомерләренә ничә мәртәбә күрсәләр, шул чаклы сөйләтерләр...
«Выстрел»
Горький. 1942 елның кышы.
Идел аша күпер... Автозавод... Көн аралаш диярлек тревога. Дошман самолетлары якынлашу белән, шәһәрнең төрле төшеннән безнең объектларны күрсәтеп күктә яктырган ракеталар. Күңелгә шом салучы ракеталар. Димәк, дошман агентурасы эшли, шактый ерак тылда да эшли...
Салкын кыш. Күп вакыт иртәдән кичкә кадәр кырда, чаңгыда тактик өйрәнүләрдә узды ул кыш.
«Выстрел»... Кайчакта ул шигъри дә. романтик та, каяндыр Пушкиннан. Лермонтовтан, бураннар эченнән дуэльдән яңгыраган күк тоелды. Кайчакта бик реаль, бик коры, бик кискен... Гажәп тыгыз сүз. Бөек Ватан сугышының бөтен киеренкелеген әйтеп бирә торган сүз. Ул сүздә мин пуляның сызгырып баруын ишеттем. Икеләнүгә бернинди урын юк. бер генә сүз: «Выстрел». Фронтка, фәкать фронтка!
Сугышта беренче көн
Шәһәрдән — урманга, урманнан — шәһәргә... Бу юлы Калинин өлкәсендәге, фронт тирәсендәге урманга. 1942 елның апреле. Урман. Мин сугышта булып чыккан солдатлар арасында. 375 нче укчы дивизиядә. Себер кешеләре... Тазалар, нык характерлы, авыр-сабыр кешеләр. Үзләре турында аз сөйлиләр...
Җәй урталарында дивизия фронтка кузгалды. Хәрәкәт күбрәк төнлә, тавышсыз, урманнар ышыгында Кешеләр колоннада, кешеләр уйда, атлыйлар, үзләре тупланалар, уйлары туплана. Аркаларында йөкләре авыр, шуна күрә алар уйларның иң кирәклеләрен генә, булыша, яшәтә, өметләндерә торганнарын гына сайлап алалар да икенче дәрәжәдәге- ләрен юл читендә ташлап калдыралар кебек...
Фронт сызыгына кич килеп життек. Минем взвод төн үткәрү өчен безнең артиллеристларның позицияләре тирәсендә тукталды. Солдатларымны мин траншеяларга урнаштырдым. Үзем арба өстенә менеп яттым Җимерек, ватык арба. Өстендә әз генә печәне дә бар. Кем арбасы, каян монда килеп кергән? Беренче күзгә ташланган нәрсә — шул гади крестьян арбасы. Күрәсең, авыл, печән өсте искә төшкәндер. Алда ни буласы турында бөтенләй уйламыйча мендем дә яттым. Арылган, изрәп йоклаганмын. Артиллерия тавышына уянып киттем. Кояш яңа чыккан. Немец артиллериясе безнең позицияләргә ут ачкан, ерак түгел снаряд-
пар ярыла. Артиллерист мине ачуланып арбадан траншеягә сөйрәп төшерде... Сугышта беренче көн шулай башланды. Беренче көн. беренче тәэсирләр, психологик кичерешләр. Курку хисе күнелдә башта ук туадыр дип йөри идем. Алай түгел икән. Бөтенесе беренче яралыларны күргәннән сон башлана. Яраланган, бәйләгәннәр, артка үзе чыгарлык хәле юк. чокырда ярдәм килгәнен көтә... Яра, кан. ыңгырашкан тавыш.. Үлем якында гына әйләнә, жиле кагылып тиеп китә.. Сагаю тойгысы ахыры юк.
Сугышта минем беренче көнем. Беренче көнне үк укучыга сугышасы жирсмне, хезмәт итәсе частемне әйтеп китәргә телим 1942 елның июле. Калинин фронты. Төп юнәлешем — Ржев. 1243 нче полк. 375 иче дивизия. Безнең дивизия 30 нчы армия составына керә. Командующие — генерал-майор Д. Д. Лелюшенко.
Бу армия безгә хәтле шактый озын юл үткән. 1941 елның дәһшәтле көзендә, дошманның Мәскәүгә якынаеп килгән көннәрендә. Көнбатыш фронтының ун канатында торып, Клин ягыннан Мәскәүле саклаган, соңыннан, безнең гаскәрләр үзләре контрһөҗүмгә күчкәч, Клинны азат иткән, декабрь, январь салкыннарында кар ярып, апрельдә пычрак ерып, сугышып Ржев тирәсенә барып чыккан, тәҗрибәле, утта чыныккан армияләрнең берсе. Мин шул армиядә. Артта — Мәскәү. Клин. Калинин, Старица... Алда — Ржев. Күпме көч куеп һаман алынмаган, дошман тарафыннан каршылык күрсәтү төененә әйләндерелгән, Мәскәүгә якадан бер ыргылу өчен бик ныгытылган Ржев.
Ржев... Ул бераз томан эчендә, пәрдә белән капланган, ташлар, кирпечләр өеме, күгәргән тимерләр... Бернинди хәрәкәтсез, өнсез... Нигә күгәргән тимерләр? Әллә ут, төтен, су-сазлык барысы бергә кушылып, шундый күгәргән төсне күз алдына китерәләрме? Бәлки, бу шәһәр исеменең яңгырашы тудырган бер образ гынадыр, белмим. Ржев минем
Саф рух, чиста рух
Язмыш мине гел үзем кебек гали кешеләр белән очраштырды. Алар арасында мин үземне бик табигый итеп сиздем. Арада тартыну бетте, арада жанны бер-берсенә тоташтырган җепләр сузылдылар, кешеләр
күңелгә әкренләп керә, ләкин батырлыкны кешеләр, үзләре дә сизмичә, һәрвакыт эшлиләр. Батырлык өчен сугышның башы, уртасы яки
КҮҢЕЛДӘН ЮЫЛМАГАН ЭЗЛӘР
а s X t9 X
күңелдә гел авыр булып калды.
Без һөҗүмгә җиде дивизия күчтек. Берничә ай ял иткән, тәртипкә китерелгән, яна кешеләр өстәлгән дивизияләр. Июль, эссе, аяз. Җитмә* сә, алга бара торган жир ачык болынлык... Бомба ява. Син җиргә йөз түбән капланган килеш ятасың, тыңлыйсын бомба чинап төшә, ул төшеп җиткәнче, гимнастеркаң манма суга әйләнә. Тагын йөгерәсең, берәр түмгәк янында тагын җиргә капланасын. Әйтерсең лә бер көтү дуңгыз чиный. Уң ягымда ике кеше. Алар минем кешеләр түгел, каян килеп буталганнардыр, әйтә алмыйм. Берсе—ир кеше, берсе — хатын- кыз. Башта ир кеше йөгерә, ул җиргә башын төртә, аннан теге хатын... Алар янәшә яталар, карашып алалар... Янадан алда... Ә самолетлар икенче, өченче тапкыр әйләнеп килә, сиреналарын үкертеп өскә кадала, бомбасы бетсә, пулеметтан яудыра, сине физик һәм мораль яктан үтерергә тели... Июль, болын. Үз хәлем хәл булса да. тегеләрне күэәтәм. Әйтерсең алар болынга чәчәк җыярга чыкканнар да кинәт мәхшәргә мюкквннәр . Шәфкатьсез каты сугыш Ә менә шушындый кешеләрне күргәч, күнел йомшара, хәтта сугыш та бераз йомшарып китә шикелле тоела... Бу болынны мин бер ел кичтем кебек. Тик күз бәйләнә башлагач кына тынып калды ул... Актарылган, казылган . Ми i солдатларымны барлыйм, җыям һәм теге ике кеше турында уйлыйм исәнме алар?
тиз ачылдылар. Сугышта мин аларны якыннан күрдем. Рухлары бөтен матурлыгы белән ялтырап китте. Әз генә дә тапланмаган саф рух. чиста рух. Шул кешеләргә ышанычым сугышта тагы дэ ныгыды.
Кеше күңеле төрле яктан ачыла. Кешеләр кызык, мен төрле. Минем взводта гына да күпме характерлар. Кайберләрең исемнәре белән хәтерлим, кайберләрең болай төсе-бите белән, образ буларак. Менә кечкенә генә, сары мыеклы. \рта буйлы рус солдаты, Рязаньнан. Взводта аны «сары мыек» дип йөртәләр. Өендә дүрт баласы бар... Аның тормышта иң бәхетле минуты — хат укудыр. Плащ-палаткасын бөркәнеп, жайлап. йөзен Рязань якларына борып, алгы сызыкка арты белән утыра. Җил бармы-юкмы, хатны ул бөтен гәүдәсе белән каплый, әйтерсең сугыш утыннан балаларын саклый.
Өч почмаклы хат. Өч почмаклы җир... Гадәттә, болын итәгендә шундый җирләр була, очланып килә. Я анда солы чәчәләр, ин әйбәте — җитен. Зәңгәр җитен. Хатка шул кишәрлек кереп утырган кебек.
Кишәрлек кенә үзе. Ләкин җирнең бер кисәге. Анда бөтенесе дә бар. хәтта болынга чыккан очында печән арасында, түмгәк арасында саркып яткан чишмәсе дә бар... Кешеләрне нечкә күңелле, тугры итеп тәрбияли торган ин яхшы китап — туган җир.
Берәүләр юлда барышлый укый... ашаган арада .. Берәүләргә хатны кайчан, кайда китереп тоттыралар бит. Алгы сызыкта дошманның артиллерия уты яңа туктап, һөҗүмгә күчкән чагында сиңа тәмәке белән бергә хат ташлап китәләр. Юри шулай эшләгән шикелле. Бер минуттан әллә син исән, әллә юк. Ә хатны үлеп укыйсы килә. Белми үлүдән дә үкенечлерәк нәрсә юк. Кеше үлгәндә җаны тынычланып, белеп үләргә тиеш.
Бу солдат исә к\брәк блиндаждан чыгып, блиндаж кырында укый. Бөтен дөнья күрсен, дошманнары күрсен. Елмая, елмаюы сары мыегы очына күчә, автоматына төшә, димәк, бар да исән-сау. бар да әйбәт. Мин. читтән, аның укып бетергәнен көтәм. Балаларының исемнәрен сорыйм. Ул хатны яңадан ача. исемнәрен әйтә. Япса, оныта. Күзләрендә яшь. Үтер, хәтерләмим, ди. Бу контузиядән. Бервакыт шулай хат язып утырганда, якында гына снаряд төшеп, блиндаж астында да калды ул. Казып алдык. Казыган чакта көрәкләрнең аяк очларына тиеп-тиеп китүен тыңлап ятуы турында иптәшләренә сөйләгәнен беләм...
Сугышта кече командирлар стройдан тиз чыга .. Алар җитми Сугыш күбрәк солдат һәм кече командирлар җилкәсендә... Әлеге солдатны мин отделение командиры итеп куярга тырышып карадым, күнмәде. Хәтереннән зарланды. Солдат булып калды. Политрукка булышты, алгы сызыкка хат ташыды.
Хат утка алып керә. Алгы сызык... Атлаган саен мина. Тимер чыбык.» Үз сукмагыңнан әз генә читкә борылдың—дошман пулеметы...
Хат ташыды. Аның өчен мина кырлары да. хәтәр сукмаклар да юк, кәлтә еланы урынына үрмәли, әрем арасыннан сары мыегы гына күренә, шуыша, сумкасы сөйрәлә, ут ачалар, сумкасын яның тимер чыбыклар, куаклар йолка. бетен нәрсә йолка... Икенче иң бәхетле минуты — шушы минут... Өченче ин бәхетле минуты — башкалар хат укыганда читтән карап утыру. Ниндидер аерым ләззәт белән арттан кабатлап бара кебек, йотып бара кебек. Ана бер генә сүз кирәк: все в порядке... Аннан ул кайдадыр яңгыраган «ура» тавышлары ишетә, шатлана. Солдатларның противогаз сумкаларындагы хатларда әнкәләренең изге теләкләре. догасы, җиренен моны... Батырлык ул шул өч почмаклы хат рәвешендәге бер кисәк җирдән, туган җирдән, солдат хаты кадәрле генә җаннан, күзгә күренмичә, тыныч, шауламыйча калкып чыга кебек. Шундый батырлыкка таян, ул нык. ул ышанычлы...
Кунак
Сугышта мин урман янган чакта агачтан агачка сикереп йөргән ялкын кисәге күк тиеннәрне күрдем. Әнисе юлда үлеп калгач, сугышчылар артыннан ияреп баручы колыннарны очраттым. Кошлар күптән янып беткән авыллар өстендә әйләнәләр... Сугышта да һаман синен белән, синнән калмыйлар, синнән аерылырга теләмиләр. Порт. нигез алар өчен дә бер.
Көн буе дошманның артиллериясе, алты көпшәле минометлары, юнкерслары ут яудыра, җирдә яшеренергә урын юк. Кичкә таба бер тына, бүген дә син исән, иптәшләрем берәмләп жыела, блиндажга жыела. Блиндажын авыллардан әллә кайда читтә, кыр уртасында, кылганнар эчендә, юньләп беленми дә. Блиндаж өстенә дә әремнәр үскән.. Кич житә. караңгы төшә. Шундый тын. кешеләр анализ ясау өчен, уйларында яңадан сугышның эченә китәләр. Көндәлек сугышка анализ, һәр солдат үзе белгәнчә, үзе ангаганча... Юк. теоретик анализ түгел, болан, кичереп, иптәшләрен искә алып, сугышның хикмәтенә кара акыл белән генә төшенергә теләп...
Сугыш кинәт тынганнан соң кешеләрдә шундый бер момент булып ала. уйлана торган, аңын жыя торган момент. Аннан ашарга утыра, башкасын кайгырта... Шундый тын жәйге кичләрнең берсе. Блиндаж ишеген нәрсәдер әкрен генә тырный. Ачабыз. Мәче, соры мәче. ябык, ләкин кыю, курыкмый керә, әйтерсең монда кемнәр торганлыгын белеп керә. Без шат. Безне ул берничә минутка гына булса ла өйләребезгә кайтарды, блиндажда өй төсе урнашты, солдат паегыннан өлеш бүлеп бирдек... Без аны үзебез югында блиндажда яшәр дип уйладык. Үткен, сизгер мәче булып чыкты. Менә-мепә артиллерия хәзерлеге башлана дип торганда, ул иртән иртүк безнең барыбыздан да алданрак күздән югала, күрми дә каласың... Блиндаж яңадан чайкалырга керешә... Яна көн, яна борчулар. Кичәге иптәшләрнең күбесе арада юк. Мәче кайгысымыни. кеше кайгысы. Мәче бөтенләй истән чыга, онытыла... Нәкъ шул чакта, тынлыкның мәче генә тоя торган мизгеленнән файдаланып, гаепле кеше төсле шыпырт кына ишектән уза ул. Көн буе кайда йөри, нишләп йөри, бу жәһәннәм утыннан ничек исән кала, кунарга нигә безнең янга килә?
Арыган, карап тик утыра. Күзләрендә бушлык: кыр. әремнәр, кылганнар шәүләсе... Кеше кирәк. Кешесез күңелсез. Кешесез дөнья кызык түгел. Яралыларны ташучы этләрнең сяна төбәлгән монсу карашыннан. Сугыштан кыргыйлашып беткән мәчеләрнең төпсез күзләреннән сугышның авырлыгын каймакта күбрәк аңларга мөмкин... бу сугышта никадәр кыргыйлык...
Сугышның тагын бер көне уза. Бүген дә син исәп. Бүген дә аның, мәченен. кичке энгердә кылганнар арасыннан, жнргә тәмам сеңеп, борчуына гафу үтенгән сыман, уңайсызланып килеп керуен көттек. Озак көттек...
Төш
Төш керәч Плел, ак пароход. Пароходның палубасында татар язучылары Шәриф Камал. Кави Нажми. Нәкый Исәнбәтләр. Хәсән Туфаннар. Барысы да жәйге жинел киемнән, ак күлмәктән, барысы да шат. Пароход мин басып торган яр кырыена якынлашты, ме » Шәриф ага Камал алгарак чыкты һәм кулларын сузып мине ярдан палубага, үз араларына таргып алды...
ю. «к. у» м л.
145
Уяндым, һаман шул Ржев яны, окоплар, траншеяләр, алгы сызык... Күргән төшемә чиксез куанып уяндым, ышанып уяндым...
Фронт шартларына да әкренләп күнегәсең икән. Бер күнеккәч, йөри бирәсең. Ләкин каяндыр, ничектер бер тыныч тормыш жиле килеп бәрелдеме — бары да ташып, күңелнең яңадан газаплары кузгала, күңелне сагыш баса, татлы, ярсулы сагыш. Бу төш, төштәге хыял тәмам чыгырдан чыгарды мине.
Сагыш басты... Шәриф абзый... Тукайлар, Фатих Әмирханнар чорының зур бер вәкиле, татар әдәбиятының намусы, олы, хөрмәтле Шәриф абзыйны сагындым...
Мин сугыш алдыннан әдәбиятка килгән яшь шагыйрь. Шәриф ага матбугат йортының баскычында очрый, туктата, иңбашыма әкрен генә кулын тидереп ала. Сибгат, шигыреңне газетада укыдым, ди. Җылы бер-ике сүз әйтә, китеп бара... Миңа шул житә. Шул ике сүз, йомшак, ягымлы куллар...
Сагыш басты. Матбугат йортының баскычларына, иптәшләр белән очрашкан баскыч бормаларына кадәр, жылы, шау-шулы язучылар клубы, кышкы кичәләрен, тәрәзәләрдән жемелдәп күренгән утларына кадәр сагынам Кадерен белмәгәнбез икән.
Ржев янына килеп туктаган ак пароход... Сугышта кешеләрдә кайвакыт ниндидер сизенүләр, ышанулар белән бәйлерәк бер тойгы көчәя, аны дин дип тә әйтеп булмый, дин белән ике арадагы сәер хис... Туй түгел, сугыш бит!
Берничә көннән чыннан да мине чакырдылар. Мин армия газетасы редакциясен эзләп юлга чыктым.
1942 елның көзе. Авыр көз. Үзен Калинин фронтында, уйларың — Сталинградта. Бөтен көч Сталинградка... Ржев тирәсендә полк белән полк, дивизия белән дивизия араларында — стыкларда кешеләр житми. өстәмә көчләрнең килгәне бөтенләй күренми башлады, булганы белән сугыш. Бөтен таяныч — артиллериядә. Дошман һөжүмгә күчә-нитә калса, бөтен өмет — катюшаларда...
Көз. Берүзем юлдан уйланып барам. Безнең артиллериянең атканын тыңлап барам. Сөенәм, безнекеләр дөпелдәтә. Инде кич якынлаша. Алда күпер. Күпердән каршыма ашыга-ашыга хәрби кеше килә. Икебез дә күпердә туктап калдык, күрештек.— танышлар. Хәкимуллин. сугышка кадәр Татарстан китап нәшриятында главлитта эшләгән кеше... Хәзер автодивнзонда политработник...
Алдан ук әйтим, юлым уңмады. Мин бит строевой офицер, һәр строевой офицер исәптә-учетта вакытта кем сине алгы сызыктан редакция эшенә алсын. Мин әле партиядә дә түгел идем. Редакциядә сүз чыкканда кем дә булса берсе ул шагыйрь, ул язучы дип әйтеп ташлагандыр— Кыскасы, гадәттәге анлашылмау гына.
Ак пароход, Шәриф абзый күңелдә һаман якты булып калды. Төшнең аның шул көнендә генә туры килүе шартмыни? Ул чакта чыкмасам, соңыннан чыктым, уттан исән чыктым. Ак пароход — ул татар әдәбиятыдыр. мин шул әдәбиятта, шул кешеләр сафында...
Башлап куйган хат
Кешенең ни белән яшәгәнен күп вакытта билгеләве читен. Мәсәлән, алгы сызыктагы солдат... Күңелендә аның нинди уйлар ята? Нәрсә яшәтә? Ин хәтәр төштә төнлә секретта аны нәрсә жылыта? Төнлә, беркем белән дә сөйләшми, тып-тын гына разведкага барганда, күңелендә аның нинди хисләр кайный?
Өеннән хат та көтә ул. Хат килми торса, ана политрукның жылы сүзе дә кирәк. Поварның вакытында пешергән тәмле ашы, боткасы...
Старшинамын бомба астында калып булса да китереп киткән махоркасы... Солдатны яшәткән нәрсәләр күп алар ..
Солдатка боларнын барысы өстенә тагын жан азыгы кирәк... Ржев янындагы сугышларда мин Илья Эренбургнын газеталарда басылган мәкаләләрен көтеп ала идем. Мин генә түгел... Политрукның кулында газетаны күрү белән солдатлар иң башта: «Эренбург мәкаләсе бармы?»— дип сорыйлар. Бар икән, йөзләре яктырып, ачылып китә, вакыт тап та тизрәк укы, ул солдатның көндәлек нормасына, яшәү нормасына керә Аны көндәлек рационнан сызып ташларга мөмкин түгел...
Язучы ничектер кушыла ала. солдатмын рухы, настроениесе, уйлары белән бер булып китә ала . Талантмы бу? Нәрсә? Әллә ил язмышының язучы язмышы белән бер бөтенгә әйләнеп китүеме5 Алексей Толстойда ул «Рус характеры», Твардовскийда «Василий Теркин», Фатих Кәримдә «Үч һәм моң». Эренбургта Ватан сугышы чоры публицистикасы.
Язучы сүзе... Солдат көтеп ала. Көнендә кирәк, сәгатендә кирәк. Фронтка, частька үз вакытында, хәлиткеч моментта килеп жнткән корал... Взвод командиры буларак, мин язучы сүзенең — солдатка тәэсир итү көченең ни дәрәҗәдә зур икәнлеген үзем күрдем, фронтта күрдем. Илья Эренбургка чиксез хөрмәтем шунда туды.
Ижатта фидакарьлек, язучының урыны ил язмышы фонында ачык күренә. Ватан сугышы елларындагы Ленинград, блокада һәм Ольга Бергольц... Алар бергә йөри Язмышлары бергә үрелгән, әдәбиятка да алар бергә кергән...
Әйтәсе килеп тә вакытында әйтелми калган кадерле сүзләр була. Күп түгел алар Берничә сүз һәм рәхмәт. Солдатлар исеменнән рәхмәт. Эренбургка үзе исән чакта хат язарга да уйлаган идем, тартындым. Ватан сугышына да хәзер чирек гасыр тулып үтте. Уйлар һаман күнел- дә, һаман онытылмыйлар. Минем кебек башка солдатлар да искә аладыр әле. Аларның да башлап куйган хатлары бардыр...
Җыр
Җыр онытылган Т943 елның жәендә Белгород өлкәсенең азат ителгән авыллары читеннән төнлә колонна белән үтеп барышлый беренче тапкыр җыр ишеттем. Кызлар җырлый. Җырны берсе башлый, бетим дигәндә генә икенчесе алып китә, өченчесе көчәйтә, ниндидер озын, очсыз-кырыйсыз жыр, ахыры юк, боҗра шикелле түгәрәк, сәер тоелды бу миңа...
Мона хәтле кайда булган ул? Елдан артык инде сугышта. Калинин өлкәсендәге авыллар аша узылган, туктап кунылган... Беренче тапкыр ишетәм. Җыр да яшеренә икән, эчкә күчә икән. яши. ләкин тынып тора.
Менә хәзер агыла, авылда башка бер тавыш та юк, фәкать шушы жыр. Солдатлар бер-берсенә сүз әйтергә уңайсызланып, тыңлыйлар, атлыйлар... Озын, әйтерсең оккупациядә яшәгән елларның озынлыгы анда. Кызларның тын һавада яңгыраган җәйге тавышында сагыш та түгел, дәрт тә түгел, җаннын бер ташуы, газаптан котылып бушануы. Кызлар үзләре дә бу җырны җырлаганда берни турында да уйламыйлар. җырда яшиләр генә. Беләм, өйләренә таралганда да алар сүзсез генә таралачак, сүзсез генә урыннарына авачак...
Җыр онытылган. Үземә-үзем ышанмыйча атлыйм. Янадан ишеткәннән соң гаҗәпләнәм. Җырсыз ничек яшәлгән. ничек торылган? Җырсыз дөнья караңгы, үле, тын. Көчле нәрсә икән бу җыр. илаһи нәрсә икән бу җыр. тамырлары әллә кайларга барып тоташкан... Агыла, миңа ю»
хәзер шушы җырдан башка берни дә кирәкми, мине ул дөньяның читенә илтәчәк.
Җыр уянган, димәк, дөнья исән, димәк, дөнья яши.
Иярле ат...
Ржев уртасындагы тар участок, кыен участок. Җиде дивизия унбиш километр җир узды, сафлар сирәгәйде...
Мәскәү—Ржев тимер юлы. Тимер юл өстендә Гребеево авылы. Авылы юк. нигезләре генә бар. исеме генә бар... Без инде Ржев читендә \к... Кызыл кирпеч йортлар... Тимер чыбык белән әйләндереп алынган бәрәңге бакчалары. Кешеләре күренми, сәер... Ржевка ук килеп тоташкан өч почмаклы урман. Башын ниндидер зур бер илаһи пычкы белән кемдер кисеп алган, очлары юк. Блиндажлар урынында — су. Судан бүрәнә башлары төртеп тора. Тылдагы урман әйбәттер. Алгы сызыктагы урман — мәхшәр. Бар да синең өскә төшә, бар да синең өскә, бернәрсә күренми. Кайвакыт синең окоп белән янәшә генә тамырыннан кубып нарат гөрселдәп ава Янәшә ятасың, басмаганы өчен рәхмәт әйтә-әйтә гаҗәпләнеп ятасын. Әйтерсең синең янда яраланган соры шинельле солдат. Төз, озын буйлы, баһадир гәүдәле солдат. Агачлар да кешеләр кебек үк көрәшәләр. Әгәр алар көрәшмәсә. бу урман күптән беткән булыр иде... Янды, яндырдылар. Шуңа ул кырыс, караңгы чырайлы. Көек исе, авыр ис, кызу, ашыйсы килми, тамак кипкән... Чыккач, мин ана исем китеп карый идем. Тоташ ут. Анда безнең кешеләр. Шунда тагын, яңадан керәсе бар. Взводым белән күп кердем мин ул урманга. Күбрәк таң алдыннан... Урманга җиткәнче иңкел урынны үтәсең. Шунда ялгыз иярле ат. җирән ат. Кояш чыгар алдыннан үлән ашап йөри, шунда әйләнә. Ә бераздан хуҗасына юлыктым. Үлән арасында... Яшел үлән, яшел каска Касканы үләннән аеру читен. Каска бавын ияк астыннан эләктергән. Фәкать баш һәм каска... Мине урманга карап озата, тере күзләр, кара күзләр каска астыннан миңа төбәлгәннәр. Атышлар башланганчы, табигатьнең яңа уянып килгән чагында ул дөнья белән икәү- дән-икәү генә сөйләшә кебек. Ни турында, нәрсә турында?
Без үзебез узган полосада, үзебез туктаган участокта һәлак булган кешеләрне күмә идек, тәртибе шундый. Каты һөҗүм барганда күмәргә өлгермәгән чаклар да була. Соңыннан аларны күмү командасы җыеп ала. Берсенең дә күзенә чалынмаган кешеләр дә очрый Ята. Битендә иске газета кисәге — үтеп барышлый берәрсе каплап киткәнме? Бәлки, җилдер? Бу болан гына йоклап ятучылар дип уятырга теләгәнем бар минем. Уянмый. Шундый минутларда мин кинәт авылны сагына башлый идем. Күршедә авырып яки картаеп кемдер үлә. Танышлары, ту-ганнары җыела. Сөлгеләр, тастымаллар, кәфенлекләр сандыктан алына. Нигезеннән әкрен генә алып чыгалар, тыкрыктан ашыкмый гына алып менәләр...
Кешегә никадәр хөрмәт...
Бу кешенең, каскалы кешенең яныннан урманга үттем. Ул тере, артымнан: мин синең якташың, мин сине сабантуйларында күргән идем, дип кычкырган кебек тоела.
Яныннан уздым. Кызганып түгел, сокланып. Кешенең рухына, йөзенә сокланып уздым...
Бу кешене күмәргә кулым бармый: тере ул, тере!..
Аты. авылда төн кунарга барган малайларның атлары шикелле, пошкыра-пошкыра үлән кырка. Ул да беркая да китми, белә, хуҗасының тере икәнлегенә ышана. Хуҗасы атының тамагы туйганны гына көтәдер, ияренә сикереп менәр дә яңадан утка атылыр...
Мәңге матур, мәңге тере кешеләр була. Үзләре һаман сугыш кырында. Үзләре һаман синең белән мәңге сөйләшеп яши.
Күпер
Кайбер кешеләр чирек гасырлык вакытның калын бураннары аша кычкырып каршыма чыгалар.. Нигә күз ачкысыз бураннарда, яланнарда күрәм мин аны? Савинцев Калинин фронтында минем связной иде. Кыш, ачык кыр, шәп-шәрә кыр. Бернинди авыл заты юк. Эт өргән тавыш килсә дә эчкә җан керер иде. Күп вакыт шулай кыр уртасында каласын... Кунарга урын кирәк. Ул эзли, синнән шактый читкә китеп эзли, бөтен җирне актара... Бераздан тавышы җил белән бергә кушылып янгырый: таптым, таптым... Блиндаж таптым. Безгә хәтле кемнәрдер булып киткән, ташланган блиндаж. Эче тулы кар. боз. Баздан бер аермасы да юк. Савинцев блиндажны кардан чистарта, кечкенә чанада кырык-илле километр тартып килгән тимер мичне кертеп куя. Ничек тә җылынасы иде, төн үткәрәсе иде. Ятып йокларга суык. Себер егете. Дивизия белән фронтка Себердән килгән, кырык бернең кышыннан бирле гел шушында, утны бездән күбрәк күргән егет. Сул кулының бармаклары бөтенләй диярлек хәрәкәтләнмиләр Шуңа күрә кәгазьне күкрәгенә терсәге белән кыса, ун кулы белән тәмәке сала. \зе әз генә елмаеп, ун кулы белән оста итеп бөтереп, тәмәкесен сиңа карап төрә. Карашы гаҗәп, бергә озын юл үткән, бергә кыен хәлдән чыккан кешеләрнең барысын да аңлата торган караш. Ул карашта сүрәнрәк кояш, йөзендә җил белән юл тузаны аралашканнан туган тут. Кырларның сыртларыннан, үрләреннән җилләр җыеп китереп салган тут. Кичке үзәннәргә төшкән ниндидер шәүләләр дә шунда чагылып киткән кебек. Ул йөздә сафлык, тазалык, ныклык. Шулармын барысы өстенә фронт кырыслыгы... Кеше солдатка әйләнә. Басынкы, сабыр Сугышта бөтен нервларның тартылган, соңгы чиккә җитеп киерелгән чакларында да ул сабыр. Аны артык салкын канлылыгы өчен хәтта гаепләргә дә мөмкин шикелле. Дошман килә, көченең күплегенә нык ышанганга күрәме, ятып, үрмәләп азапланмый, туры өстенә килә. Кайвакыг гәүдә җиңеләеп кала, җирдә ятканыңны тоймый башлыйсың, әйтерсең йон кебек жннел син. Савинцевлар шундый чакта бөтен взвод, бөтен ротаны үзләренең карашлары белән тоталар. Күп кенә очракта: фронт стабильләште, диләр. Минемчә, фронт стабильләшү өчен дә нык характерлар кирәк.
Бер ияләшкән кешедән аерыласы килми. Фронт юллары аны синең уйларына, сагышларыңа, яшьлегеңә алып кергән. Тәмәке уртак, өйдән килгән хисләр уртак. Хат уртак... Ул яннан атлый. Әйтерсең синең гомерең икегә бүленгән дә янәшә бара, алда нинди генә язмыш көтсә дә, синнән бер адым да артка калмый... Юллар... олы, мактаулы, авыр юллар.. Алар кешеләрне хискә баеталар, ярата белергә, сагына белергә өйрәтәләр. Дуслыкка өйрәтәләр. Кешеләр юлларда күзгә күренеп үсәләр. зураялар. Юллар кешеләрне олы йөрәкле итә.
Савинцев. Связной. Әгәр безнең күзләрне бәйләп җибәрсәләр, без аякларның сизенүе буенча гына да элекке, иске сукмакларга килеп чыгар идек. Куллар белән капшанып та күп кенә блиндажларга дөрес барып керер идек. Хәтта җиргә күмелгән миналарга үзебезнекеләр басмасын өчен яннарына төртеп куелган чыбыклар буенча да үз солдатларыбызны. алгы сызыкны барыбер эзләп табар идек...
1943 елның язы. апрель. Савиниев белән Белгород юнәлешендә үрдә ял итеп утырдык.. Ржевтан киттек, ала алмыйча киттек. Бераздан, 3 мартта, аны бүтәннәр азат итте. Без түгел, бүтәннәр. Барыбер түгелмени? Түгел. Күпме тырыштык, көч салдык, күпме иптәшләрне югалттык. Күңелдә әрнү, без түгелгә әрни күңел.
Кырда утырдык. Жир кипкән, җир моңсу. Өстән киек казлар очып узды. Себер ягына. Ссбердәге күлләргә очтылар Озак карап тордык Аларга аткан тавыш беркайдан да ишетелмәде Бөтен фронт окоптан башын чыгарып карыйдыр сыман тоелды. Сугыш тизрәк бетәр төсле.
Кырда тиздән барып керәсе фронт сызыгына карап утырдык. Күнел киеренкелеккә шул хәтле күнеккән, башка якка йөзеңне борырга уңайсызланасын. Фронт сызыгының уйларыңны ерактан гипнозлый торган әллә нинди көче бар аның. Серле. Безнен өчен яңа фронт._
Фронт сызыгы. Җирнең күгелжем сырты артында бар да яшеренгән. Фронт сызыгы өстендәге йолкынган аерым болытлар танкларга төбәп ату өчен алга чыгарылган тупларга охшыйлар. Кеше һәркайда үзенең урынын эзли. Синең урының шушы унар километрларга сузылган сыртларның кай төшендә, кайда?
Савинцев белән Дугага хәтле бергә булдык. Дугада аны разведро- тага алдылар. Искеләрдән, Ржев сугышчыларыннан, миндә берничә кеше генә калды. Яңаларны өстәделәр, күбесе Сталинградтан. Дала жилендә янган, каралган, чыныккан кешеләр. Хәрәкәтләре кыю, карашлары башка, зур вакыйгалар эчендә кайнаган кешеләрнең карашлары да бүтәннәргә ышаныч кертә...
Белгородка 12—15 километр кала. Харьковка бара торган таш юл читендәрәк Ерик поселогы урнашкан. Үзәндә Ерик елгасы. Йортлар шушы елганын ике ягыннан сузыла. Ерик безнекеләр белән немецлар арасында, уртада, ләкин безнеке. Ике як та сыртларга, биеклекләргә ябышкан, 1943 елның мартыннан бирле оборонада...
Минем взводның урыны Ерик аша салынган күпер төбендә. Ат белән бергә жәяүле узарлык кына кечкенә агач күпер...
Авыл малае, купер янында үстем.
Тимерче алачыгы кырына килеп ат дагалатканын карап тора идем. Күпер такталары иңәрлек итеп балыкка йөгердем, күрше авылга сабантуйларына чаптым. Зурая төшкәч, жәйге тын кичләрдә күпер өстендә уйланып торырга ярата идем... Ериктә күпер читендә урнашуыма эчемнән шатл.-.ндым. балачак хисләре, үз авылым күренешләре яңарды, мине сугыштан тыныч тормышка, табигый хәлемә кайтарып куйды. Савинцев белән кырдан карап утырганда бу күпер безгә күренмәде. Урыным минем менә кайда булган икән. Шунда ук зуррак авыл өе чаклы беренче баскыч мәктәп. Ятим. тын. Зурлар да, балалар да эвакуацияләнгән... Кешесез авыл. Ишекләрнең, капкаларның ачылып-ябылга- нын ишетәсе килә. Капка төпләрендәге урындыклар буш. Капкадай керү белән йөзенә сагыш бәрелә. Сагыш ишек алдында жыелып тора кебек Сагыш тәрәзәләрдә. Тәрәзәләрдә калган шул йөз төрле сагыш буенча хуҗаларның кемлеген танып булыр шикелле. Кешесез бар да мәгънәсез.
Дуганың уртасында, армияләрнең, меңләгән танкларның бәрелешәсе урынында кечкенә агач күпер... Янында таллар. Таллар арасында гадәттәгечә Ерик агып ята. Саф. чиста, тыныч, гаепсез. Бу эшләргә бернинди катнашым юк дигән төсле, таллыкларга яшеренгән, беленми дә...
Савинцев иптәшләре белән разведкага шул күпер аша үтә. Күрсә, автоматын югары күтәрә, исәнләшә. Алар дүрт яки алты кеше. Күбрәк кичтән китәләр... «Тел» эләккәнче аларга йокы юк. Ә «тел»не кулга төшерү жннел түгел. Дошман бөтен төшне ныгыткан, борын тыгарлык та урын калдырмаган... Ләкин сугышның законы каты: үтә. тап...
Сугышта мин разведчикларга сокландым. Кайвакытта бөтен фронт тына. Бигрәк тә май, июнь айларында кырда фронтның хәтта ничек сулыш алганына хәтле тыңларга мөмкин. Кемнеңдер шыпырт кына дәшкәне, алгы сызыкка килгән кухня янында сөйләшкән тавыш, ялгыш бәрелеп киткән чүмеч тавышы да аерым-ачык ишетелә. Нәкъ шул чакта алар, разведчиклар, жирдә тәмам урнашып житкән тынлыкны бозалар. Аларны ычкындырмас өчен дошман ягыннан ут ачалар... Таң алдыннан мин аларны шул күпердә очрата идем. Яраланган иптәшләрен аркаларына салып уттан алып чыгалар. Ерик буенда туктап ял итәләр. Арыганнар, йончыганнар... «Тел» юк. Ике ара... Дошман позицияләре белән 150
Ерик елгасы ничә йөз метр ара икән ул? Шул бер полосада көн саен күпме эпизод, легендаларга керерлек күпме батырлык! Менә берсе. Безнең разведчиклардан (бу Савинцев группасы түгел) бары бер кеше котыла, калганнары ут астына эләгә, һәлак була.. Котылган дигәне дә каты яралана, Ериккә житәрәк кырда бер агач төбендә хәлдән таеп ава .. Ун көн буена шунда ята, агач тирәсендәге үләннәрнен тамырла-рына чаклы кимерә, җир ындыр табагына әйләнә... Аны Савинневлар группасы шул тирәдән яңадан разведкага узышлый күреп ала...
Ә Савинцев үзе? Дугада атаклы июль сугышлары башланыр алдыннан бер күрдем Бу юлы да безнен юллар кисешкән урында — күпердә очраштык. Мин аны үз взводыма чакырып карадым. Сораса, бәлки, жябәрерләр дә... Әз генә дә икеләнмәде, юк, китми, разведка ана ошый. Кызык, кеше иң башта бу эшнен куркынычлыгы турында уйларга тиеш иде. Юк... Разведканың аның үз кешеләре, шуның өчен яралган кешеләре бар. Батырлык бервакытта да ялгыз йөрми. Ул романтика белән янәшә, бергә. Бәлки, романтика үзе батырлыкны тудырадыр әле? Үлем бөтенләй артта, арткы планда, уеңда юк.
Савинцев киткән як... Ачык кыр. Мина кыры Тимер чыбык белән тотылган ут сызыгы. Беренче, икенче линия траншсялар... Тәҗрибәм буенча чамалап беләм: алар хәзер ярты юлда Алар әнә ятып тыңлыйлар, алар әнә күкрәкләрендә шуышалар Алар... Эчемнән барып җиттеләр дияргә өлгермәдем, көчле шартлау йөрәгем аша яңгырап узды, тетрәтеп узды... Колак шундый сак, сизгер, һәр авазны шундый оста аера, аларның яңгырашына карап кайда нәрсә булганын ялгышмый әйтергә мөмкин. Бу жире-ние белән кубарып, күтәреп ташлаган шыксыз тавыш —мина тавышы. Кара мина, кара үлем...
Савинцевны күпердә каршыладым. Иптәшләре аны носилка сыман нәрсәдә алып кайталар, янда автоматы... Калинин фронты. Ржев. Елиц- тәи Дугага хәтле җәяүләп узган озын язгы юл ничектер йомгак булып чорналды да шушы кечкенә генә күпергә сыйды да бетте шикелле...
Дуга — күпер, сират күпере...
Мине истәлек кызыксындырмый. Үземә уйланырга мөмкинлек биреп, чирек гасыр ара калдырып, поэмаларымда, язмаларда булсын, үткәннәргә бүгенге көннән торып карарга тырыштым.
Гомер буе тормышта үземнең урынымны эзләдем. Сугышта ул — окоп, траншея... Сугышка взводым белән кердем, взводым белән сугыштан чыктым. Шул кечкенә взводта унике милләт! Халыкның олы йөрәген күрдем. Гади кешеләр турындагы карашымның ныклыгына тагын бер кат ышандым. Тормыш шулар җилкәсендә, илне сугыштан шулар алып чыкса чыга... Тормышның фаҗига кичергән һәм тантана иткән чакларының шаһиты булдым. Сугышта кичергәннәремнән бер хис калды: дошманыңнан үзеңне өстен итеп тою хисе. Тормышның һәртөрле ваклыкларыннан арынган, сафланган күңелдә бары шул яши. Шул олы хис җитәкләгәндер, күрәсең, Дугада мин партия сафына керүемне ничектер сизми дә калдым шикелле. Ил язмышы үзе алып килгән... Моны да мин хәзер генә аңладым һәм эчемнән сөенеп йөрим...
Узганнарга йомгакмы бу? Өзеп әйтергә куркам, һәр әсәр, китап үзенә күрә йомгак. Бөек Ватан сугышын да мин бөтен сугышларга йомгак булыр дип уйлаган идем... Бүген Вьетнам, Лаос. Камбоджа. Урта Көнчыгыш миңа ашыгып нәтиҗә ясарга кушмый. Дөнья катлаулы, идеологии көрәш кискен. Узганнарыма мин бүгенге позициямне тагын бер тапкыр ачыклау өчен генә кайтам. Узганнар бүгенгегә тоташа. Язучы һәрвакыт алгы сызыкта. Гражданлык хисе вакытлыча кабыну түгел, халык язмышы, ил язмышы белән бергә янып бара торган дәвамлы, тоташ хис. Ижатта шул хиснең өзлексез януын телим „