Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИШГИЛДЕ

кеше дигәкен әйт тә, тормыш, дөнья дигәнен әйт... Син үз күңелеңнән уйлыйсың: имеш, син бгр »р авылда күпмедер вакыт торып, яшәп киткәнезң икән, ул җирдә инде тормыш сннсез дә гел шулап гән карт тирәкләр урынында сирәк-мирәк кенә яшь тал куаклары күренә, син белгән сәләмә агач күпер ташка, цементка әйләнгән юлда ат тоягы, арба тәгәрмәче эзләрен машина көпчәге сырлары басып, күмеп киткән... Өйләр элеккеге салам «малахай» урынына кызыл калай яки аксыл соры шифер «эшләпәләр» кигәннәр, у зләре калкурак, иркенрәк күренәләр, киң тәрәзәләре белән ничектер һавалырак карап утыралар. Авылның очларында, арт якларында син күреп өйрәнмәгән кызыл яки соры кирпеч корылмалар, яна биналар күзеңә ташлана, жнцел рәшәткә эчендәге яшь агачлар тәртипле генә тезелешеп ничектер шәһәрдәгечәрәк үсеп утыралар Галиҗәнап Тормыш синең биредә барлыгы- иа-юклыгыңа карап тормаган, иркенләп үзенекен итә биргән Ячы ташулар, җәйге янгырлар, кышкы бураннар син юк дип бер дә туктап тормаганнар, кешеләр игәсен иккән, төзисен төзегән. йөрисен йөргән Ә син инде хәзер бу тән бер җир кешесе, сине биредә әллә вида б-.-р бер килеш кенә торырга тиеш, чөнки ул жирлар синең күңелеңә шул бер күргән килеш мәңгегә сеңгән, урнашкан ннд ■ . Ләкин син бу авылдан киткәнсең, күп вакытлар буе бу җирләрле күргәнең юк... Менә бер көнне, шактый гомерләр узгач, күптән тапчш җирләреңә бер кайтып әйләнәсен. Әйләнсәң .. Бәрәкәт! Сәлам бирер бер генә танышыңны күрмисең, атылып килеп битеңне ялап алыр бер эт тә юк... Ә бит дөньясы һаман шул ук: кояшы —кояш, җилләре — жил, кырлары, сыртлары, су буйлары бары да үз урынында, бер якка да күчеп китмәгән, чыпчык карлыгачлары да. сукмак буендагы кычытканнары, суындагы маймычлары әле дә шулар.. Тик калкулыклар бераз кечерәйгән, чүккән сыман, елга ярлары сөзәкләнгән, күреп өйрән яхшы сүз белән телгә алсалар, яхшы теләк белән исләренә төшерсәләр, шул инде сиңа бик-бик җиткән. Ә син белгән өйләр урынында өйләр булмаса, син уйнаган җирләрдә уйнап йөрүче балалар күренмәсә нишләрсең?.. II Башкорт илендә Ишгилде дигән бер авылны белә идем. Башкортстанның көньяк төбәгендә, Урал тавының ерак тармаклары арасында, маяклы шәрә түбәсен күккә калкытып торган Олы тауга сыенып кына, шул тау астыннан агып яткан инеш аркылы ике урында күпер ташлап, бер-берсенә ялганып киткән озын урамнары белән дугаланып сузылган ул. Бу авылның тирә-як җирләре күлле-чишмәле, урман-куаклы, җн- меш-җиләкле. Иген игәргә дисәң, менә дигән кара туфраклы кырлары бар, терлек асрарга дисәң — калын үләнле болыннары, Калку башлы, калку сыртлы Олы тау бу юмартлык-гүзәллек дөньясын төньяк җилләрдән саклап тора. Олы тауның «муены», сырт буйлары куе кара урманнар белән каплана барып, башка таулар белән бергә борыла-сыры- ла көнбатышка, Урал тавының олы сыртларына таба китә-китә күздән югала. Бу якларда элек-электән кошкиекнең исәбе-хисабы булмаган. Бу Олы тау ышыгында элек бер заманнарны ике исем белән йөргән кечкенә-кечкенә ике башкорт кышлавы булганга охшый. Кайчандыр, Россиянең кайсы почмакларыннандыр, ниндидер җилләр шушы Олы тау артына бер төркем русларны китереп ташлаган. Берәр рус алпавыты ак патшага күрсәткән хезмәтләре өчен «кыргый башкорт» илендәге «.иркен җирләр»дән бер өлеш бүләккә лаек булып, крепостной авылларының берсен нигезеннән куптарып, тоташы белән бирегә, Урал тавы итәгенә күчереп китергәндерме, әллә бу руслар, дәүләт крестьяннары буларак, «наян нугайларга каршы чик тоту» максаты белән күчерелгән- нәрдерме, әллә кан эчкеч крепостниклардан эз югалта-югалта килеп бу тау ышыгына поскан качаклар булганмы алар,— кем белсен инде хәзер*. Әмма Ишгилде руслары Смоляков, Бондарев, Конев, Драбазанов, Катаевлар арасында Топорковлар да бар иде. Ә бу Топорковларны авылча «мупрмцы» дип тә йөртәләр иде. Белмәссең, бәлки бу кушамат Топорковларның еракта калып күптән онытылган туган якларына ишарә булгандыр... Кайлардан килсәләр дә килгәннәрдер, әмма ике авыл башкортлары бу русларны, үзләре эчкән су буеннан урын биреп, ике арага алганнар. Соңрак — күрәсең, шул җиргә кысанлыктандыр инде,— Идел буеннан Ишгилдегә берничә гаилә чувашлар килеп чыккан. Боларга да үрге авыл башкортлары белән руслар арасына сыенырлык урын табылган. Беренче күрүемдә Ишгилдеиең урам тәртибе болай иде: Олы тауның иң текә янтавыннан түбәндәрәк, инешнең калку ярындагы мәчетле бер олы урам авылның түбәнге оч башкорт урамы була. Бу урам озын гына, бик үк төз түгел, өйләре шактый тарау утырган иде. Аларның да күбесе кечкенә, мунча сыманрак, тәрәзәләре дә тыштан килеп ике уч белән капларлык кына иде. Колхоз чорына чыккач салынган алты почмаклы иркен яңа өйләр күп түгел иде әле. Урамда бердәнбер калай түбәле мәһабәт бина — урамга ни аркылы, ни буй куелган мәчет иде. Бу челтәр манаралы мәчет күптән инде мәктәп ителгән иде. Эче тулы парта. Җыр дәресендә башкорт балалары: «...Дошманыңды кыр да һал, һал, һал!..» дип Салават маршын җырлыйлар иде. Түбәнге оч урамыннан үрли килгән ат юлы, тау текәсенә килеп җитү белән, бакча читәне буеннан гына уңга төшә дә, чыбык күпердән чыккан уңайдан авыл кибете алдындагы такыр мәйданны бер әйләнеп, рус урамына кереп китә... урамга әйләнә: уң кулда да бер алты-җиде йорт-кура күрәсең Биредә * ике өй бүтәннәреннән аерылып тора: икесе дә алты почмаклы, калку,® иркен, түбәләре яшел калай; киң, якты тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк ° атып утыра. Бу— күп балалы бертуган Василий Иванович белән Егор = Иванович Захаровларның яңа өйләре. в Бу урамны узгач, юл сулга борылып түбән төшә, кичүдән чыга * (жәяүле кешегә, аяк чишенеп тормаска, сыртларын юнып, басма итеп ике усак бүрәнә дә салынган), аннары үрге оч башкорт урамыннан £ китә. Монда да ике рәт булып утырганнар, ләкин бу урам мәчетле * урам кебек үк озын түгел. Менә шушы бер үк су буена тезелеп, бер-берсенә кул бирешеп, бер 2 үк Олы тау ышыгына сыенган дүрт урам — бер үк Ишгилде авылы, бер үк колхоз иделәр. Кайсы гына базарда булмасын — Йомаголдамы, Тро- ицкидамы, Янчурадамы — «Син кайсы авыл кешесе?» дисәләр, бу авылның башкорты да, русы да. чувашы да: «Ишгилденеке» дип җавап бирә иде Колхозның исеме «Интернационал» иде. Ишгилде минем күңелгә бик якын авыл 1919 елны, Колчак куылгач, күрше татар авылы Куштирәктән Джигитировский кантоны мәгариф бүлегенең эшкә юллау кәгазе белән килеп, минем әти белән әни Иш гилденең башкорт балаларын беренче булып советча укыта башлаганнар Ишгилденең башкорт агайлары апалары арасында әле дә. битен күзен нурландырып, үзләренең укытучыларын «Мегаллим. мөгал лимә .. пары мыек Миңгалим, Сәхибә һылыу абыстай ♦ — дип искә алучылар бар 0 мин Бөек Ватан сугышыннан бер өч дүрт кенә ел элек Ишгилдегә барып русча укып киткәнмен. Әти белән әни. күрәсең, мине чит авылда бер үзе укый алмас, сагыныр, боегыр дип уйлаганнардыр — әти аръяк Әхмәдулла абзый белән сөйләшеп, аның улы белән икебезне бергә җи бәрмәкче булганнар Үз авылыбыз Куштирәктәге дүртенчене бетереп, бишенче класска йөри башлаган көннәрем иде. Бер көнне шулай, су өстеннән яссы таш лар җибәреп «коймаклар пешерә пешерә» мәктәптән соңлабрак кайтып керсәм, ишек алдында да, өй артында да зур зур өем яңа арыш саламы күрәм Үзе җылымса кояшта алтынланып ялтырап ята. үзеннән кырлар исе, башак исе килеп тора. Сикереп мен дә рәхәтләнеп мәтәлчекләр ага-ата уйна! Бу әти кайчан үзенең өченче классын укытып кайткан да, ни арада бригададан атын арбасын алып, бу кадәр салам кай тарып аударган! Әнә үзе өй түбәсеннән иске саламны төшереп йөри «Эх, иртәрәк кайтсам, мин дә әти белән саламга барган булыр идем бит»,— дип үкенеп өлгермәдем, әти мине күреп алды да — Улым, ашап эч тә. әнә Фәрит дустың килер, Ишгилдегә барыр сыз,—диде — Русча укырсыз, менә шәп булыр! Өченче класска керер сез. Укытучыгыз Тарас Иваныч сезне көтәдер инде Квартирыгыз рус урамының түбән очында булыр. Конев Дмитрий Иваныч дигән картта Ак өй. кибеткә каршы гына Авызны ачып тыңлап торганмындыр, каршы сүз әйтмәдем Уйга кал Рус урамының югары очында, калку җирдә, хөрмәтле урында баганалар утыртып, киртә белән уратып алынган мәктәп бинасы тора: таш нигез, зур гына тәрәзәләр, бина үзе биек, кызыл калай түбәле, урамның уртасынарак, юл өстенәрәк чыгарып салынган. Мәктәп яныннан узгач, юл чуваш урамына керә Сул кулда гына кызыл балчык белән сыланган айлар утыра. Уң кулда исә буш җир. ♦ арырак — сирәгәя төшкән каенлык уртасында — саф яшькелт сулы озынча түгәрәк күл (бу күлгә язларын кыр үрдәкләре төшә, авыл сунарчы лары куян мылтыклары белән куак арасына посып үрдәк сагалый торганнар иде), ә күлле каенлык артында бик күп тәреле зират — руслар белән чувашлар зираты Күл турысын узгач, чуваш урамы да куш ИШГИЛДЕ дым. Фәрит белән минем моңарчы бергә уйнап, дус булып йөргәнем юк иде юклыгын. Әти әйткәч, дустым булыр инде... Безнең әти иң акыллы кеше ул. аның сүзе—минем өчен иң олы сүз. Ул үзенең башкорт, рус, чуваш иптәшләрен еш кына ашка-чәйгә алып кайта. Алар да һәр- кайсы көләч йөзле әйбәт кешеләр. Тарас Иваныч дигәненең дә бездә булганы бар бугай әле... Безнең әти үзе дә яшьли бик укырга тырышкан. Ишле, ярлы гаилә баласы, унөч яшендә авыл агайларына ияреп калага киткән — укырга, белем алырга, русча өйрәнергә. Барган. Кичтән, кала мәдрәсәсенең менә дигән алгыр шәкерте булырмын, дип хыялланып ятып йоклаган, иртә белән җиләк-җимеш сатучы бер байның малае булып уянган... Соңрак, рус телен өйрәним дип. бер рус сәүдәгәренә хезмәткә күчкән, сатып алган китапларын урыи-жиренә төреп, яшереп тоткан... Үзлегеннән укып-өйрәнүе белән генә укытучы булып күтәрелгән ул. Фәрит дус белән миңа Олы тау артында гына торган Ишгилдегә бару—әллә кайдагы калага китү түгел әле ул. Бармый ни! Фәрит дус килде. Җилкәсенә ике яклап бау тагылган капчыгын аскан, үзе ялан аяк, ботинкаларын, бәйләвечләреннән төйнәп, бармагына эләктереп тоткан. Мин дә үземнең агач сумкага яңа дәфтәр-ка- ләмнәр салып иңбашка элеп алдым. Әни әзерләгән биштәрне аркага астым. Калды, калды ялтырап яткан алтын салам өемнәре... Тапталмаган, изелмәгән килеш калды... Фәрит дус белән без шыгырдавык сиртмәле, зур улаклы кое яныннан узып, ялан аяк тәпили бирдек. Ill Авылдан чыктык, сыртка мендек. Юл уңга-сулга аерыла башлады. «Чыкрык-чыкрык» саесканнан, кызыл койрык төлкедән юл сораша- сораша, ташландык бер арба юлы белән Олы тау итәге буйлап барабыз да барабыз. Менә бер вакытны без бара торган юл тауның астында да, битләвендә дә күпләп куелган печән кибәннәре арасында юкка чыкты да кунды. Ләкин тиздән ниндидер икенче бер юлга — тояк-тә- гәрмәч эзләрен аермачык танырлык ниндидер бер «тере» юлга тап булдык. Бу юл түбәннән килеп, уңга, туп-туры Олы тау сыртына менә иде... Фәрит белән без алай куркып-каушап калмадык. Олы юл булгач, кая булса да алып чыгар әле! Моңарчы күрмәгәнбелмәгән якынлы-ераклы тауларны-үзәннәрне әйләнеп карый-карый үргә менеп киттек. Безгә әти: «Олы юл унга китә, Моратшага алып бара, кече юл сулга, Ишгилдегә илтә», дигән иде. Ә без «кече юл»дан янә кечерәк юлга — печәнчеләр юлына кереп киткәнбез. Ә бу аркылы юл — башкорт Дәүләтбае белән чуваш Дәүләтбаеннан Ишгилдегә тау аша туры чыга торган юл икән лә! Тауның ак кылганлы сыртына да мендек, саргаеп, шәмдәй янып утырган каеннар арасыннан түбән дә төштек. Төшсәк без инде хәзер әллә кайда — Ишгилде дигән авылның үрге үк очында икәнбез! Чуер ташлы кичүне чыгып, биткә берәр уч салкын су сирпеп. аяк-кулларны юып алдык. Менә каршыбызга ярдан бер чуваш бабай төшеп килә. Үзе кечкенә, үзенең киң коңгырт сакалы биленә җиткән, сакал-мыек арасыннан борыны белән ике күзе генә күренә. Курка-курка гына Конев карт өен сораштык. Үзе бик яхшы бабай булып чыкты бу. Без: «Геди? Геди?» —дип торабыз, ул менә дигән иттереп саф татарча диярлек әйтте дә бирде. Безгә озын урам буйлап түбәнгә күпер төбенә кадәр янә бер ике-өч километр кире төшәргә туры килде. Менә кызык: юлыбыз ялгыш булса да, килүебез дөрес булып чыкты бит! Карт-карчык, кыз-кияү, ак чәчле, ак керфекле, зәнгәр күзле өч тиктормас бала чага —өй тулы халык безнең килүне белеп, көтеп торганнар. Руслар белән беренче күрешүебез иде, эчке каушауны җиңеп: «Драстуй! Драстуй’» — дидек, таныштык Көрәк сакаллы жирән бабай кулларын җәеп елмайды да бер-ике сүз әйтте Шул минуттан бу карт лар өчен Фәрит — Федя, мин — Миша булып та киттек Ак чәчле, зәңгәр күзле Петька, Кланька, Маруськалар белән аерым табын ясап идәнгә утырыштык та рус ипиен зур-зур каба-каба. дәү табактан «похлебка хлебать» итәргә керештек Баш өстемдә хужа хатын тавышы ишетелде —• Ешьте, ешьте... Тавышы ирләр тавышына тартым калын булса да, болай ягымлы гына тоелды. Хужа хатын ул үзе дә таза, калын гәүдәле, түгәрәк янбашлары ак кофтасына чак сыешып тора Бите кин, якты чырайлы Зур, итләч кулларыннан ипи исе килеп тора сыман Фәрит белән мин ана хәзер «бабушка» дип, аның көрәк сакаллы картына «дедушка» => дип дәшәргә тиешбез инде: танышканда алар үзләрен шулай дип ата- 2 дылар м Петька яшькә безнең белән бер чама иде Гажәп тә шук. гажәп тә * үз егет булып чыкты ул. Без табыннан торып өлгермәдек, Петя инде әле £ Фәритнең кабыргасына төртеп, әле минем иңбашка шапылдатып суккалап ала башлады. Үзе елмая, көлә, безне үчекләгән сыман итенә. Менә бүлмәдән чыкты да, чолан ишеге артына поскан булып, бармагы белән безне чакырды. Ишек алдына чыккач «Лйдате бороться' Пошли бороть- » ся!» — дип ябышты. Ул теге безнең ише татар малайларының ишек алды 2 саен сабан туе ясап, батыр булырга маташып йөрүләрен белмәгән, ахрысы. Бакча артына чыгып алмаш-тилмәш бил алыштык Читән буендагы үлән шактый изелде, хужа картның батыр оныгы авызын бик алай турсайтмады, кызулык күрсәтмәде, ихтирам белән карады: караңгы төшә башлауга да карамастан, безне келәт артына ияртеп алып китте. Келәт артында аның үз «хуҗалыгы», үз «мастерское» бар икән. Иркен генә кабык куыш, куыш эчендә, кечкенә бүрәнә өеме шикелле итеп, җиткән көнбагыш сабаклары өеп куелган Таяк-таяк итеп тигез генә киселгән бу сабаклар тигез генә өелгән, һәр таякның ике очы астан да, өстән дә үткен пәке белән киртләнгән Аларны дүрт чатлап очын очка китереп, киртләреннән тишеп дүрт тал чыбыгына тезеп утырта барсаң, менә дигән «бура» килеп чыга икән ләбаса! «Буражын төбенә катыргы яки фанер кисәге куйсаң, «идәне» була, ә көнбагыш таякларын өчочларыннан ике чыбык үткәреп тезсәң — менә сиңа әзер кап кач. Аны, ачылмалы-ябылмалы итеп, ике чатыннан бурага бәйләргә генә кала. Бу бит читлек була лабаса! Аның эченә ялган басма итеп такта кисәге эләктереп кенә куясың да, басмадан жеп сузып, ачык капкачны терәп куя торган чыбык кисәгенә тоташтырып бәйлисен Читлекне капка баганасына, я читән башына мендереп утыртасың да ялган басмасына җим саласын Сары түшле песнәк кыздырган бөртек исен әллә кайдан сизеп ала ул. Ялган басмага кагылып та өлгерми, өстәге капкачның шапылдап ябылганын сизми дә кала . Әнә капка баганасы башында бер читлек тора, эчендә бер песнәк пырылдапмы пырылдый Петя аларны читлектә озак тотмый, кулын тыгып, яман пырылдаган кошчыкны сак кына учына ала, жылы, йомшак кошчыкны сеңелләренә, аннары безгә тотып карарга бирә, соңыннан, киртә башына менеп, үз кулы белән чөеп, очырып җибәрә. Шуннан соң янә аулый — кызык өчен генә, ничек, нәрсә эшләп була икән дип кенә... Поклар урынны әби, бишебез бергә тәгәрәшеп ятарлык итеп, алгы өйнең мич башына җәйде. Биредә квас, киез итек исләре дә, җәйге кояшта кызган елга буе комы исе дә килә иде бугай. Иртә белән Петя, Фәрит, мин мич башыннан төшкәндә кызчыклар уянмый да калдылар. Бе< кызгылт касмаклы рус катыгына мана мана кайнар белен капкалап тамак ялгадык та, сумкаларны эләктереп, Петя белән бергә урамга чыктык. ишгилдв IV Бу кояшлы салкынча иртәдә урам кичәгегә караганда да ямьлерәк күренде. Сул рәттәге өйләрнең аклыгы күзне чагылдыра, урам як тәрәзәләре ялтырый. Этләр исә бүген инде Фәрит дус белән мине дә үз итәләр сыман тоелды. Менә мәктәп. Дүрт баскыч, такта чолан. Бина эче икегә бүленгән: сул як бүлмәдә беренче класс, уңда — өченче. Урта стена ишеккә үк җитми, тавышлар класстан класска ишетелә. Ике класска бер укытучы. Бер үк класста укучы бертуганнар да бар икән, чөнки беренче класс ике елга бер генә ачыла Йке баланың яшь аермасы яшь-яшь ярым гына булса, ник аларны бер класска йөртмәскә? Китаплары да уртак була, дәресләрен дә узыша-узыша әзерләшәләр . Шулай итеп, киләсе елны бу мәктәптә икенче класс белән без күчәсе дүртенче класс булачак, аның киләсе елында янә беренче класс ачыла да өченче класс була... Мәктәптә бу авылның ике очыннан килеп русча укучы башкорт малайлары да бар иде. Берсе — бик шук бер башкисәр, бик оста көрәшче, Карагужин Иргали дигән башкорт малае — арифметикадан теләсә нинди мәсьәләләрне күңеленнән чишә, ә диктантта хата өстенә хата жибәрә иде. Ә Тимербулат Иомабаев атлысы (бик көттереп-сагындырып туган ир бала булгач, ата-аналары. авыру-сырхау белмәсен дип. шундый исем кушканнар аңа) үзе гел эчтән генә нидер көйләп, моңланып йөри, үзе сулагай, гаҗәп оста художник иде, стена газетасын бизәүчебез шул Тимербулат иде. Аскы авылыннан килеп йөрүче мишәр малае кызыл чәчле Али Асанов бүтәннәрдән көнләшә-көнләшә тырышып укый, бер генә тапкыр бишле ала алмаса, үртәлүеннән хәтта елар хәлгә җитә иде. Дәрестә бер карашып алудан — иптәш, тәнәфестә бер йөгерешеп китүдән дус булышкан чаклар... Фәрит белән без үзебезне биредә тиз арада ук үз авылыбыз мәктәбендә, үзебезнең Куштирәк малайлары арасында кебек хис итә башладык. Инде икенче көнне үк арифметика дәресендә без дә, тыңлап кына утыра белмичә, күл күтәрә башлагач, беребез «сиксән сигез»не: «гүчимдичәт гүчим» дип. бар классны шаулатып бер көлдереп хур булды Мондый көлдерүләркызарулар әүвәлен булгалый торды инде ул. Әмма алтын кеше — Тарас Иваныч, сүз ялгышына, сүзне әйтү ялгышына турыдан-туры игътибар итмәстән, хатабызны бик шома гына төзәтеп җибәрә, кыюлыкны тизрәк күрә, ачык елмаеп әйткән сүзләре белән күңелне үсендерә белә иде. Безне ул, рус балалары белән аралаштырып. алгы парталарга утыртты: күрәсең, әйткән сүзен ачыграк ишетсеннәр, тактага язганын якын- нанрак күрсеннәр, тактага чыгучыларның язган-сөйләгәннәрен дә яхшырак үзләштерә барсыннар, дигәндер... Ул Тарас Ивановичның бит-күзләре, буй-сыннары һәм бигрәк тә күзгә карап елмаеп сөйләшүләре хәзер дә күз алдымда. Озынча какчарак бит. ачык ак чырай, киң маңгай, дулкынлатып артка таралган коңгырт чәчләре, төз генә борын, ачык карашлы зур-зур күк күзләр, юмарт елмаючан нечкәрәк иреннәр, зур. көчле, чиста куллары, бераз гына юкарак төз гәүдә кинел хәрәкәтләре . Бу мәктәптә «Их, зурайгач Тарас Иванович кебек булсам иде!..» — дип йөрүче малайлар бер мин генә түгел идем. Нинди яхшы күңелле, нинди сизгер кеше булган ул, Тарас Иванович! Ул чын-чыннан безгә тигән бәхет булган бит! Минемчә. Тарас Ивановичның укучылар белән сөйләшкәндәге күз карашына багышлап поэмалар язарга мөмкин. Менә ул синнән дәрес сорый. Сиңа карый. Карашы җылы, юмарт, сабыр. Синең дәресне бел- мәвенә, ялгышуларына ул ачуланмый, үчләшми,— боларга анын игътибары да юк'сыман. Ул белә: бу сонгы дәрес түгел, син әле бик күп 'тапкыр җавап бирәчәксен. Ул синең күнелендәген бөтенесен күреп, ан- лап тора, ул синен бөтенләй үз кешен, чын теләктәшең, ул сина карата бик-бик яхшы теләктә, ул синең бөтен ялгышларың, гөнаһларыңны кичерергә әзер, тик син бер дә курыкма, әйдә, кыю бул, укы, тырыш кына,— ♦ шулай итсәң, барысы ла менә дигән шәп булачак Малай чакларыңда күңелендәге иң матур хыял-ниятләренне үсендереп, үзенне дәртләнде pen, канатландырып җибәрүче шушындый җылы караштан да кадерлерәк нәрсә бардыр бу дөньяда, мин белмим... Аның безнең белән бергә ерак урманга чыгулары, төрле чәчәкләрнең таҗчыкларын, таҗ яфракчыкларын, серкәчләрен күрсәтеп йөрүләре, талның тамырдан, имәннең орлыктан үсүен аңлатулары, каен, карлыган ® үсентеләре казып алып кайтып, безнең белән бергә мәктәп бакчасына « утыртып йөрүләре, юл унаенда ак аюлар, пальмалар, арсланнар, жи- = рафлар, филләр турында сөйләгәннәре, кышларын, дәресләр беткәч, * класста арабызга утырып укыган әкиятләре, хикәяләре — бары да. бары а. да күңелдә... и Ул ак битле юантык малай Вася Топорков, гел эчтән нидер көйләп = йөрүче Тимербулат Иомабаевлар белән бергә мәктәптә теш порошогы ~ изеп, кызыл полотноларга лозунглар язып элгәндә, бәйрәм кичәләрендә ~ (әйтергә кирәк, безнең мәктәп, кирәк чакта, клубка да әверелеп китә иде: парталарны тезеп, өстән калын такта җәяләр дә — менә сина сәхнә!) кызыл галстуклы малайлар кызлар сәхнәгә чыгып зурлар алдында шигырьләр сөйләгәндә, «По долинам и по взгорьям», «Конная Буденного» кебек җырлар җырлаганда, хезмәт дәресләрендә тырыша-тырыша кечкенә агач көрәк, тырма, арба кебек әйберләр ясаганда—без бит һәр эшне Тарас Ивановичның шул җылы, мәхәббәтле карашына шатланып эшләгәнбез лә!.. Мәктәптән беренче кайтканда ук карчыга борын Сенька Катаев (аның куллары озын, таш атудан аннан да уздыручы юк иде) безне үзләренең абзар артларына алып кереп китте. Аларның эте балалаган икән, шуны карадык: каралыаклы ябык зур бер ала кәнтәй, ачулы күзләре белән безгә карап, ырылдап ята, көчекләре — ала-кола туп корсаклар — күзләрен дә алмыйча аналарының бүртенгән алсу корсагына капланганнар, койрык очлары гына кыймылдый... һавала озын-озын пәрәвез җепләре ялтырый нде. Без арткы бакча аша туры Андрюша Топорковлар ягына уздык. Бирелә безне хәйран калдырырлык, күңелләрне әсир итәрлек гаҗәп бер нәрсәгә тап булдык... Андрюша Топорков турында аллан ук шуны әйтергә кирәк: ул теге ак битле, юантык малай, гел тыныч, сабыр, гел бишлегә генә укучы, плакат хәрефләрен бик матур итеп яза белүче Вася Топорковның туганнан туганы иде. Ни сәбәптәндер. Анлрюшаның әтисе юк иле, әнисе — купшы, чибәр, әмма каты бәгырьле хатын — көне төне тау буендагы сөтчелек фермасында үзенең сыерлары янында була, иркен, буш өй эчләре кайчан керсәң дә җыештырылмаган, ә кышын ягылмаган, салкын, караңгы, җан өшеткеч шыксыз була иде. Андрюша өенә кайтса да, карыны бик ачканнан гына йөгереп кайтып керә дә, ватылып, уалып торган иске ипине зур-зур тешләп, юылмаган кашык белән куерып, әчкелтем тәм кергән каймак сыпыра башлый. Ул каймак цинк чиләк белән шәрә, шыгырдавык өстәл астында гына тора нде. Андрюша ютәллитөчкерә ашый, үзенең күзләре кызарып яшьләнеп тора Кайвакытны аның бу зур. матур соры күзләрендә моңсулык. ниндидер тирән сагыш та чагыла нде. Андрюша, тәмәке тартса да, алдашу, урлашу кебек гөнаһлары сизелми. Талашырга-сугышырга яратмый нде ул Тик бер тапкыр гына күрдем, бер олы малай үзен оятсыз сүзләр әйтә әйтә үрти торгач. ншгилдк Андрей кинәт кыргый тавыш белән үкереп җибәрде, иелә төшеп, очып барып теге күсәкне бәреп екты да. аяклары-йодрыклары белән бәрә- бәрә, кырык тәүбәсен әйттергәнче сабагын укытты. Үзенең эт талаган зур пальтосын ул җилбәгәй җибәреп йөри иде; төймәләре булмый торган иде; бүлтәеп чыккан кесәләрендә гел болт, гайка кебек тимер- томыр булыр иде. Андрюшаныц яраткан бер эше. бөтен жанын-хыял- ларын биләгән бер дәрте бар иде, менә шул ягы белән ул мине беренче танышуда хәйран калдырды да Андрюшага ияреп, аларның тишек-тошык буш читән абзарларына кергәч без шуны күрдек: җирдә яткан кин тактаның бер очында тәгәрмәчле-торбалы кечкенә трактор тора иде. Чын трактор диярсең! Андрюша очраган бер тимер кисәген җыеп пәри икән. Абзардагы тактасына эреле-ваклы винтларын, болтларын, чарыкларын һәм әллә нинди тишек-тошык тимер кисәкләрен тезеп куйган, шулардай ни тели — шуны корыштырып ясый. Комбайн дисеңме, молотилками анда, чәчү агрегаты таккан трактормы... Фәрит бел II без яңа иптәшләргә баш бармакны беләзеккә тидереп күрсәттек, тик аларның моңа бер дә исләре китмәде. Соңрак, атна узып ялга кайткач, Куштирәктән мин үземнең өчтән ишеп җәй буе бик шәп шартлатып йөргән кыл очлы чыбыркымны. Фәрит исә үзе ясаган бәләкәй арбасын Ишгилдегә алып килдек... Яна дусларыбызга... Тамак туйдырып чыккач (бу шул беренче көнне мәктәптән кайткан уңайда була инде), бакчалар башыннан су буена йөгерештек. Чхер ташлы үзәннән дерелдәп агып яткан су читеннән вак балык көтүе агым уртасына атылып юк булды. Менә бер вакытны безнең ак чәчле Петя- быз башкортча: — һәтәү! һәтәү! Кара һнн уны! — дип балыклар белән сөйләшә- сөйләшә, ыштан балагын күтәрә төшеп, салкын суга кереп бара. Фәрит белән без аптырап калдык: Пстя башкортча сөйләшә ләбаса! Күзеңне йомып торсаң, бу нинди башкорт малае диярсең! Бу Ишгилде руслары арасында башкортча белү бер дә гаҗәп нәрсә түгел икән лә! Озын буйлы, кара тут йөзле Костя Смоляков Петяга шунда ук: — Тот койорогын! — дип салды. Күрәсең, башкорт малайлары ташбашны «һәтәү» дип тә йөртәләр.» Ә Петя моңарчы безнең белән гел русча гына сөйләште. Ул. мөгаен, без татарлар булгач, башкортча белмибез дип уйлаган... Болай булгач, безгә белмәгән рус сүзләрен сорарга тылмач та булды! Кичке эңгердә без инде, куак артларына посына-посына. яр астыннан барып, кемнеңдер бакчасына төштек. Юләрләр! Кәбестәсен йолка- быз да. башын кисеп ташлап, күчәнен юнып кетердәтәбез. Үзебез шат: без кыю, янәсе... Кар төшкәч урамның бүре басардай Полканнары, кәкре койрык йонлач Жучка, Рыжиклары белән авыл артына чыгып, эскерт, кибән төпләреннән куяннар өркетеп тә йөрдек. Бу бәләкәй йонлач этләр кызык! Атылып-атылып качкан аксыл сырлы -'имез куянны куыл барганда, чокырлырак җирләрдә баш аркылы мәтәлеп китәләр, аннары инде җан ачулары белән әллә нәрсәгә өрә-өрә чабалар. Ә куян элдертә генә! Билгеле инде, Ташлы сырт үрендәге челек куаклары арасында ул бездән качып югала... Ә су аръягында Бондаревлар бакчасы турында Түгәрәк маңгайдан чана шуулар нинди күңелле була иде! Җил битеңне кисә, сулуың каплана—очасын гына’.. Тик безнең Куштирәктә һәрбер малайның оста кул Вәлихан абзый ясап биргән бәләкәй чанасы бар, ә биредә, күрәм, чанасыз да бик шәп шуып була икән. Юкәсе сыдырылмаган кабык кисәге булса, шома ягы белән карга салып, үкчәсенә басасың да. алгы очын күтәреп тотып, бер аягың белән этенә биреп, шуып төшәсең дә китәсең. Яман кыштырдап, кабыкның ике кыры белән ике якка кар сиптереп барасың, мин сиңа әйтим! Шул ук рәвештә ике юанрак тал чыбыгына басып та шуарга мөмкин Тау бозланган да булса, тал чыбыкларыңның каерысын өйгә алып кереп яхшылап чистарткан да булсак, очырта гына! Болардан тыш әле «боз чана» ясап алырга да була. Берәр түгәрәк савытка — кечерәк таскамы анда, коштабаккамы—* берәр чиләк су алып кайтып саласын, салам салып б\ тыйсын да. берәр бау очы төшереп, шул килеш кышкы салкында бер генә төнгә ишек ♦ алдында калдырасын, иртән торуына Кыш бабай сина «боз чана»нын м менә дигәнен ясап куйган була. Бусы да бик шәп шудыра. Тик ана бер ? аягыңны гына бөкләп утырып шуарга кирәк, икенче аягынны артка 5 ташлап, тауны тырнатып төшәсең, югыйсә бу боз чана чокыр-чакырда = сине унга, я сулга әйләндереп, шундый жилле очыртып жибәрә, әллә нихәтле жир тәгәрәп барасын... * Ул бригаданың печән абзарларына кереп, кыек астарыннан күгәрчен “ тотулар, ул биек кар сырынтысында бер үзең «батыр» булып торыр х өчен, бер береңне сөйрәп, я этеп төшерә-төшерә мәш килүләр, ул язын х жир ачылгач ялан аяктан тезеп тезеп ашык бәрүләр, чыр-чу килеп * туплы уеннар уйнау дисенме Кая калды ул. дөньяның гел шатлык х кына, гел рәхәт кенә көннәре, ул укуның да, эшнең дә гел уен гына и чаклары?!. х S? о V s Дүртенче класска Фәрит Ишгилдегә бармады, мин генә бардым Баруыма әти мина фатирны чуваш урамыннан килешеп кайткан иде. Анна исемле ялгыз бер әбидә кыш чыктым Әбинең өй эче ап-ак итеп акшарланган, ак стеналарына газетадан төрле төрле өлгеләр бтенча челтәрләп киселгән, аллы-гөлле төсләргә буялган зур-зур түгәрәк «чәчәкләр* ябыштырылган. Бу «чәчәкләр»нең үзәгендә кызыл кояш бар, ә тирәләре — төрле төсле нурлар сыман. Әбинең аягындагы оеклары, кулына кигән бияләйләре я күкле-сарылы, аллы-зәнгәрле бизәкләр төшереп бәйләнгән, я бәйләгәндә шул ук төсләр бер бер артлы беләзек-беләзек итеп тезелгән була иде. Гажәп бер әби иде ул. Үзе бик карт инде, туксанны узган Озынча ак бите әз генә жилсенгән сыман. Ирләрнекедәй озын калын борын, бик йомшак, ягымлы караучы зәңгәр күзләре кысыкланып. яшьләнеп тора; зур авыз, авыз читләреннән өстән аска сызылган ике тирән жыер- чык. Тавышы калынча, гыжылдабрак чыга торган булса да күңелгә ягышлы, жылы. Кул аркалары тиресе юкарган, ялтырап тора, күк тамырлары калкып чыккан, колагы шактый томаланган, әмма шушы кадәр картлыгына карамастан, ул үз көнен үзе күрә, үз хужалыгын үзе алып бара иде. Җиңел сөякле, юка гәүдәле, нренү-ару белмәс бу әби инәсен үзе саплый, киясен -борынгы өлгеләр бченча — зәвык белән — үзе кисеп, үзе тегә иле. Аның озын, кин итәкле күлмәкләренең тирән- тирән ике кесәсе, сүс жептән үргән нык биллеге була иде Әби шул бит легенә бәйләп алъяпкыч астында гына үзенең иске сандык ачкычын йөртә: әбинең «кара көнемә» дип, аз-азлап жыя килгән акчасы бар Уналты бала тапканнан сон тол калып, үз көнен үзе күрергә өйрән гән бу әби көрәк сәнәк, балта, чалгы тоту, ат ж игеп тегермәнгә, урманга йөрү кебек эшләрдә дә кешегә салынмаган Хәтта атын да асраган, жиргн дә сөргән ул Ярдәмчеләре булмаудан түгел, үз алдына яшәргә теләүдән Кер уамы ул. ишек алды себерәме — нинди эшкә тотынмасын. унга сулга карамыйча, буш хыязга бирелмичә, һәр эшкә дәртен- күңелен биреп, эшнең тәмен белеп эшли ндс. Бер көнне шулай иртән мин мәктәпкә киткәндә, әбием жнңел сәнәген тоткан, лапас ягына узышлый, үз-үзенә әйткәндәй «Эшләреңне эшли алган көнен —якты көнен, эшл” алмаеяк, карангы көнен шул булыр».— дип сөйләнеп калды Ашарга да ул. икебезгә ничек тә ярар әле. дип тормады, итле бәлешләрен. пилмәннәрен, кәбестәле йомыркалы сумсаларын бәйрәм ашыдай, кунак сыедай тәмле иттереп, килгән-кергән кешеләрне сыйларлык, күчтәнәчкә бирерлек мул иттереп әзерли иде. Йокы белән, ял белән түгел. эш белән саклый иде ул үзенең сәламәтлеген. Үзе ялгыз торса да, ишеге бик тиз ачыла иде әбинең, сәлам сүзе еш яңгырый иде аның өендә. Ишгилдедә, аның үз күршесендә үк диярлек, әлеге яшел түбәле өйләрдә ике кече улы яши иде. икесенең гаиләсендә барысы унҗиде бала булып, аларнын алты-жидесе мәктәпкв барысы бергә йөрделәр. Барысы да аксыл чәчле, кысылып, көлеп торган зәңгәр күзле, гәүдәгә зур түгелләр, чандырлар, әмма күпләр. Аларга шулай күп килеш исән-сау үсеп, кеше булыр өчен дәүләт ел саензур-зур акчалар бирә иде. Аларга әтиәниләре ел саен яхшы киемнәр алалар, аларның балалайка, гармоньнары да бар .. Бу онык-оныкалар Анна әбиләренең учагында һәртөрле ризыкның бик тәмле булып пешкәнен, әбинең сөякчел кытыршы кулы бик юмарт икәнен белеп торалар... Оныкларының зурлары арасында иң чибәре Матрена иде. Түгәрәкләнеп, матурланып җиткән кыз иде ул, зур зәңгәр күзләрендә хисләр кайнарлыгы мөлдерәп ташып тора. Дус кызлары белән әбиләренә кич утыра керсәләр, Матрена армиядәге Петругын сагынып: «Чиру чирап, чиру чирап...»1—дип, йомшак кына тавыш белән җырлый башлый. Әйтерсең. шулай әкрен генә, йомшак кына итеп җырласа, аның җырын әллә кайдагы бер генә кеше ишетә дә. бүтән беркем дә ишетми, ә үзе егетенә атап чигеп, бизәкләп теккән тәмәке янчыгына чуклы бәйләвеч җеп үткәрә Ә инде егетләр дә килеп керсә, аксак Гришук Портной, идән уртасына утырып ала да. кара күзләрен яман уйнатауйната, куллары белән артистларча төрле ишарәләр ясый-ясый, беренче әтәчләр кычкырганчы коточкыч әкиятләр сөйли... Кызыл Ярдан да. Дәүләтбай хуторыннан да әбинең олы кызларының оныконыкалары бу өйдән өзелеп тормадылар. Мин кышкы каникулда өйдә чакта әбинең Дәүләтбайдан килгән укучы оныклары атна буе кунак булып ятканнар. Әллә кайдан. Бердяуш дигән бер җирдән килгән бер оныкасы — сазан кыз, юан кара Варвара — әбидә айдан артык ятты. Ул бәлки Ишгилдедә берәр егеткә кияүгә чыгарга да өмет иткәндер дә, ялкау, акрын кыймылдаучан иде шул. Кичләрен кызлар моңланып җырлый-җырлый чигү чигеп, егетләренә челтәрләп-бнзәкләп перчаткалар бәйләгәндә, ул бичара утырган җиреннән йоклый да китә, йоклый Дй китә иде. Таныш-белешләре дә күп иде ул әбинең. Шатлыклы, ачык елмаюы белән елмаеп, авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә. башкорты белән башкортча, русы белән русча, татары белән татарча рәхәтләнеп сөйләшә иде әбкә- ең. һәркем белә иде: әбигә сүзне бик үк кычкырып әйтмәсәң дә. сул колагынарак әйтергә кирәк. Әби үзе кешене рәхәтләнеп бер сыйламыйча өеннән чыгармый иде. Таныш-белешләре дә — кайсы пима басучы, кайсысы тун тегүче, кайсысы әбинең арышын-бодаен тегермәндә тарттырып китерүче — берсе дә әбигә берәр төргәк шикәрсез, берәр савыт балсыз килми иделәр. Язын, җир ачыла башлагач, әби сабырсызлана, өй эчендә йөренгәндә: - Менә җәй дә җитә инде... Оныкларым ни хәлләрдә икән?.. Барам, барам, күреп кайтам...» дип үз алдына сөйләнә башлый. Җәйгә чыккач' ул, чыннан да. авылдан авылга барлык балаларын — олыларын, кечеләрен һәм иң кечеләрен — куреп йөрде. Иңбашында зур гына бер төене, кулында озын гына таягы. Адымы җиңел. Артыннан килгән атлы кеше атын туктатып: — Әйдә, әби. утыр! — ди. Әби утырмый. 1 «Хатлар язам, хатлар язам...» (чув). — Аякларым юлны ярата, рәхмәт! — дип атлый бирә Әби белә ул: «Үз аякларын белән йөргән көнең—якты көнең, йөри аямасаң — менә шул булыр кара көнен...» Арыса, су янында туктап, бит- кулларын чылатып ала, чабаталарын чишеп аяк юа, чирәмгә утырып, күзләрен кыса-кыса, зәнгәр күктәге тургайларны эзли. Тапкач, озак карап тора — сайрауларын ишетә, диярсең Кышын, бал коеп, пилмәннәр пешереп, өендә Матрена белән аның дуслары — чуваш, рус, башкорт кызлары җыелган кичләрдә, күңелләр җилкенгән бер сәгатьтә әби дә, идән уртасына чыгып, ике кулын ике якка чөеп: «Ах!» дип кызыллы-зәнгәрле оегы белән идән сайгагына «тып» иттереп китереп бер басар иде... Анна әбинең тагын бик хикмәтле бер ягын әйтми уза алмыйм Аның иң күңел биреп эшләгән эше — сүс эрләү дә киндер сугу иде Кичләрен әби гадәттә үзенең зур тәгәрмәчле кабасын алып утыра да аягы белән аны зыр-зыр әйләндерә-әйләндерә сүс эрли: көмешсу тәрәшеннән тигез генә, нечкә генә җебен сава да сава Мин аның кабасы зырылдавын тыңлый-тыңлый йоклап кнтәм. Уянсам, минем әбием һаман эрли! Үзе йокымсыраган, калгып-калгып куя, хәтта төшләр дә күрәдер сыман, үзе һаман эрләвен белә. ләрен тәмләп тәмләп: — Монысы Зинушкяма, менә тотып кара, нинди йомшак! Ә менә бусы Любашама...— ди. Ә аның Зинушкасы белән Любашасы — берсе кайдадыр Кызыт Ярда, икенчесе Дәүләтбай хуторында сыгылмалы каен сиртмәгә эленгән бишектә тирбәләләр ... Әбинең оныклары оныкалары бер бер артлы дөньяга килә торалар, әби аларның һәркайсына озын гомер, ак бәхетләр теләп, киндер җеп ләрен эрләпмеэрли, киндерләрен сугыпмы суга, ә үзенә кәфенлек сугар га чират җитми дә җитми . Ватан сугышыннан кайткач ишеттем Анна әби й»эг» якмнчяп үлгән. Төрле фронтлардагы улларына оныкларына чәчәкләп сырлап оек башлар, аеры бармаклы бияләйләр бәйләп утырган җиреннән тыныч кына, йокыга талган кебек кенә, киткән дә барган... Әйтергә кирәк, бу дүртенче класста укыганда гел чуваш малайлары белән йөреп, гел алар белән уйнап, ынн чувашча сөйләшергә дә өйрәнеп киттем. Бяла күңелем белән бу чәчәкле бизәкле, ягымлы, йомшак телдә туган толемә борын борыннан килгән ниндидер якынлык, тугандашлык барлыгын сиздем мин. Кышкы челлә узып, көнне язга сындырдымы, әби зур киндер сугу станын өйгә кертеп урнаштыра да мин өйдә юкта, җеп шүресен уңга Сулга уздырауздыра, киндер суга да киндер суга. •— Үземә кәфенлек киндер сугам,—ди ул кешегә. Бик аек акыл, тыныч күңел белән әйтә ул моны. Аның өчен гүя җан бирү дә, чүмеч белән алып су эчкән «кебек, гади генә бер хәл буласы Шунысы кызык, аның суккан киндерләре инде сандык тулы. Аның ул ак калай коршау сугылган көрән сандыпи зур, биек карават астына чак сыя. Әби килгән бер кешегә шул сандыгын ачып, үзенең киндер кисәкләрен төргә- ге-төргәге белән алып күрсәтергә ярата Аның ул киндер төргәкләре үзләре зур, һәркайсысы әбинең өй нигезен тыштан бер урап сузарлык, үзләре күп, барын да чыгарып өеп салсаң. Олы тау хәтле булыр Алар бары да чиста итеп юылган, кояшка, ак карта чыгарып җәеп җәеп ягартылган Мина калса, бу төргәкләрне ни төсләре, ни зурлыклары белән бер-берссннән һич аерырлык түгел, әмма әби азарны сандык төбенә төшеп җиткәнче һәркайсысын ялгышмыйча исемнәре белән атап- атап кулына ала... Ахырдан өр-яңа сукканнарын алып күрсәткәндә сүз МӘҖИТ РАФИКОВ VI Мин инде күптән шәһәр кешесе. Семья белән әллә нидә бер Куштирәккә кайткалыйбыз, башкорт авыллары Саньярга, Моратшага да барып чыгабыз. Саньярда укытучы абыем бар, башкорт җиңгәм белән җиде бала үстерәләр; Моратшада укытучы сеңелем белән башкорт киявем бар. Былтыр шулай бер көнне кичкә таба Моратша больницасының баш врачы башкорт киявем Килсенбайның җиңел машинасына утырдык та совхоз умарталыгына чыгып киттек. Врачлар, дәва ясыйбыз, прополис табыйк, дип кубынганнар иде. Июль ахырының аяз матур көне, машинасы да булгач, ник миңа да дөнья күреп әйләнмәскә, дип мин дә эләгеп киттем. Әйтергә кирәк, бу борынгы башкорт авылы — легендалар оясы Моратша — хәзер зур бер совхоз үзәге булып киткән. Бик зур ремонт мастерское, зур-зур гаражлары бар; монда кызыл кирпечтән типовой проект буенча урта мәктәп, мунча, ашханәләр салынган, сырт ягында сигезәр квартиралы ике катлы торак йортлар тезелеп киткән — шәһәрнең бер микрорайоны диярсең; көнкүреш комбинаты осталары, теләгән бер кешене өр-яңадан киендереп, сакал-мыегын төзәтеп, яки толымнарны һәм чәчне теләсә ничек кыландырып, одеколонлап тарап, битен сыйпап, рәсемен алып күрсәтү белән хатынны үз иренә, ирне үз хатыннарына яңадан гашыйк иттерә алалар... Саньяр, Имәнле, һыербай, Морзакай, Дәүләтбай башкортлары. Александровка, Имбирское руслары, Ар- кат мордвалары, Кызыл Яр, Дәүләтбай чувашлары, безнең Куштирәк татарлары, Аскы Акташ мишәрләре — хәзер бары да шушы бер Моратша совхозының бүлекчәләре. Ишгилде авылы да шушы ук Моратша совхозының бер бүлекчәсе булып чыкты. Совхозның директоры — ир уртасы бер башкорт егете — Хезмәт Герое Асылгужин. Бүлекчәләр белән Моратша арасында машиналар, юкә чәчәк аткан чактагы бал кортлары кебек, йөреп кенә торалар. Моратшаның аның хәзер атларына караганда төрле машинасы күбрәк, агач өйләренә караганда таш йортлар күбәя бара, киртә казыкларына караганда өй түбәләрендәге антенналар саны арта... Юк, хәзер Моратша кечкенә башкорт авылы түгел инде. Нинди генә милләт кешеләре биредә эшләми дә, нинди генә милләт кешеләре биредә яшәми! Урта мәктәбен генә ал. Директоры — безнең Куштирәк татары, завучы — университет тәмамлап кайткан башкорт егете, укытучылары арасында руслары да, чувашлары да, мордвалары да бар. Шулай кичкә таба, баш врач эштән бушагач, кызыл хачлы җиңел машина белән Моратшадан чыгып киттек. Каршыбызга шоссе буйлап, үкерә-үкерә, машиналар килә, машиналар килә. Яңа арыш төягәннәр. Аркат авылын узгач, шосседан төштек, бер инеш буйлап уңга юл тоттык. Барабыз. Уң кулда, су артында, ниндидер кызыл башня, терлек фермасының зур-зур корылмалары калды. Су буйлап куе таллык, зиреклекләр китә. Юлның СУЛ ягын тоташ алып арыш басуы җәелгән. Җиңел генә искән җил алтынсу башакларны йомшак кына сыйпап, дулкынландырып йөри. Ерактан, басуның югары очыннан, бер-бер артлы өч комбайн килә. Аларга йөк машиналары ияргән. Берсе төялеп китсә, аның урынына шунда ук икенчесе килеп тагыла... Бу юл миңа таныш түгел. Безнен өскә әкрен генә йөзеп килгән киң итәкле, биек бер тауның сызым-чалымнары ят күренә. Тик биләп торган урыны, шәрәлеге, саргылт-соры төсе һәм еракларга киткән урманлы сырты белән генә мин аның Олы тау икәнен ялгышусыз беләм. Машинабыз бер үр менеп, бер түбәнли төшеп бара бирде. Бу гади авыл арасы юлында да яна иген төяп Моратшага чапкан машиналар 112 бер дл өзелми икән. Шоферлары, йөк төяүчеләре баш ’врачка елмаеп, кул селкеп узалар: күрәсен. яраталар . Менә бер вакытны юл икегә аерылды, машинабыз инешне кичте дә, озын, күбесе яна өйләрдән торган матур бер урамны сулда, калку якта калдырып, түбән ярдан куак артларыннан китте. Бу ак рәшәткә ихаталар, телевизор антенналары, яна өсләр Ишгилденен түбән оч урамы ♦ микәнни инде, дип карап бардым... м Куе шомырт агачлары һәм рәшәткәләп алынган ниндидер зур гына § жимеш бакчасы артыннан көтмәгәндә, кинәт борылып, авылга килеп г кердек. Керсәк нинди якын, үз мина бу җир, һәм инде таныш та Э түгел бу жир миңа!.. Бу каршыдагы Олы тауга, су буйларына, ерактагы зәнгәрсу урман- ♦ нарга күз шул кадәр өйрәнеп беткән—алар минем күңелгә сыенып, а бөтенләй үз булып бик күп еллар буе яшәп килгәннәр икән лә'.. Тик ° су буенда карт тирәкләр күренми (белом, ул тирәкләрне сугыш елла- = рында кисеп якканнар...), салам т\бәле таныш өйләр, таныш куралар.» капкалар юк. Теге чак булса, бу машина янына ялан аяк. ялан баш £ ак чәчле, ак керфекле Петя («Пошли бороться’..») сеңелләрен ияртеп атылып чыкмас идемени, тракторлар ясаучы Андрюша Топорков, озын £ куллы Сенька Катаевлар җыелырлар иле' Безнең машина нәкъ Фәрит белән минем әлеге ялгыш йөреп, дөрес килгән жирдә туктаган лабаса! п Магазин да нәкъ үз урынында. Тик ул зурайган, бераз әйләнә төшеп, 3 киң ишеген кыйблага, кояшлы якка ачкан. Ә каршыдагы мина бик таныш алты почмаклы ак өй, аның күрше өйләре, абзар-куралар юк. Алярның урынын тоташы белән миңа бөтенләй таныш түгел зур. якты бер бина биләп алган. Ул әле яна. нараттан салынган Алтынсуланып, зур бакча яшеллеге эченнән калкып, кояшта күзне чагылдырып утыра. — Мәктәп буладыр бу? — дидем мин — Әйе, был беззек һигезъеллык мәктәп,—диде мина шома битле, кысык күзле сатучы хатын — Унда хәзер беркем дә юк... Директормы?.. Директоры үзебезнең Ишгилденеке, Тимербулат дигән кеше. Помабаев. Акһак, һугыштан шулай <— һай, сулагай художник, менә кайда икәнсең син!»-—дип кычкырып җибәрә яздым — Кайда тора ул’ — дип сораганымны үзем дә сизми калдым. Минем дулкынлануым сатучы хатынга ла күчте булса кирәк, ул шунда ук тәрәзә каршына килеп —■ Әнә генә .. Күпер артында гына... Олы урамда, верандалы өй... Ә-әй. өйдә юк бит әле ул! Кнсловодскнда ялда Машинага утырып ары киттек. Мин комсызланып, күреп туймастай булып, бер унга, бер сулга карыйм Карасам, мин белгән урам юк... Бу яңа мәктәп рәтендә верандалары белән урамга буй салынган ике өй бар да, каршы рәттә, сулда өч өй .. Берсенен зәңгәр капкачлы ачык тәрәзәсеннән «Өфе һөйлән. .» Ә алда... алла инде урам бөтенләй өзелә. Ни йорт-ихаталар, ни киң урам, ни келәтләр... Кая монда мин фатир торган, мин малайлар белән кереп йөргән өйләр, таныш кешеләр’.. Бушлык!.. Хәер, бушлык түгел: саргылт төс ала башлаган бодай басуы, ун яктагы нигез урыннарын тоташ күмеп, машина юлы өстеяә үк чыгып дулкын кагып ята. Ә сул якта — юлның буеннан буена тыгыз кирт.» белән киртәләп алынган жимеш бакчасы рәт-рәт утыртылган яшь алмагачлар үсеп утыра Бакчаның югаргы очында гына ялгыз бер йорт күзгә ташланды. Алты почмаклы, кызыл калай түбәле. Телевизор антеннасы биек.. Тәрәзәләрендә ак пәрдәләр, тюль... Абзар келәтләре толь белән ябулы... Кара. Тарас Ивановичларның өе нәкъ шушы урында тора иде түгелме сон’ Тик аларның өе кечкенә, салам түбәле, ап-ак кына иде... Ә элеккеге мәктәп у рыны буш. Үлән үскән... в. «к. у.» в. 113 Мәктәп артыннан башланып киткән чуваш урамы да юк. Уң кулдагы чөгендер, сул кулдагы бәрәңге басуларын буеннан-буеиа күреп уздык... Икс якка ике су пәрдәсе чөереп, югаргы оч кичүен чыктык, югаргы оч башкорт урамына кереп, аны узып та киттек. Яна нарат өйләр, өем- өем нарат бүрәнәләр кояшта күз явын алып калдылар Машина йомшак кына тнрбәләтирбәлә кара урманлы, чишмәле үзәннәр аша бара бирде, мин — юл буе төрле авылларның төрле яңалыкларын сораша-сораша килгән кеше — кинәт тотлыккандай, телсез-өнсез калдым, уңны-сулны күрмәс булдым, үз күңелемә, үз кичерешләремә чумдым. Гаҗәп! Ниндидер тирән, тыенкы, якты бер шатлык хисе дә мөлдерәмә тулган минем күңелгә, шул ук вакытта бәгырьнең әллә кайсы бер җирен өзеп алгандай, бәһасез бер югалту тойгысы да бар иде минем күңелдә... Ишгилде!.. Ул бүген кайчандыр мин күргән, мин белгән хәлендә түгел. Тормыш аны, мин оныткан кебек, онытып калдырмаган, ташландык итеп, читтән урап узмаган. Ишгилде бөтен ил белән бергә үскән, күтәрелгән. Җитешсез ярлы түгел, ким-хур түгел. Куллары эштә, күңелләр үсештә, күзе-колагы ил хәлләрендә, дөнья хәлләрендә... Олы тау артындагы Ишгилдедә дә олы тормыш кайный... Ә минем үзем генә белгән Ишгилдем, ике генә класс башлангыч мәктәпле, чабаталы-киндерле Ишгилде юк... Эзе дә, билгесе дә юк. Әйтерсең, Фәрит дускай белән без икәү, адаша-адаша, авылыбыздан килеп, биредә. Тарас Иванович мәктәбендә укып та йөрмәгәнбез, биредәге яңа дусларыбызга Куштирәктән кадерле уенчыкларыбызны да алып килмәгәнбез, Ташлы сыртка кадәр, чыр-чу килеп, куяннар өркетеп тә чабышып йөрмәгәнбез, әйтерсең, мин Анна әби өендә «Ворона и лисица»- ларны укымаганмын, ә кояшлы, җылы бер көнне, барлык малай-кызлар бер булып, дүртенчене бетердек, дип шатланып таралышмаганбыз... Барысы да үткән, барысы да эзсез югалган. Шаһитлар да калмаган... Хәер, бар ул шаһитлар. Олы тау бар... Кояш бар... Кайдадыр Кисловодскида кордашым Тимербулат Йомабаев бар... Ә ник бу Ишгилде сине шул хәтле уйландырып, дулкынландырып җибәрде соң әле? Ник син аңа кул гына изәп уза алмыйсың? Күпмедер вакыт шушында укып яткан өчен генәме? Соң бит тормыш биредә син белгәннән бирле, бөтен нәрсәне бер ботарлап, яңабаштан корып өлгергән инде, монда бит хәзер җирләр дә үзгәргән, тормыш та бүтән җайларга куелган, һәм син үзең дә күптән инде сабый бала түгелсең... Ник син әллә кайчан биредә кичереп үткәргән, көндәгечә вак кына, әһәмиятсез генә хәлләр һәм вакыйгалар бүген синең үзеңә кинәт бу тикле кадерле булып киттеләр әле? Син ул көннәреңнең вак кына, гади генә шатлыкларын-рәхәтләрен яңадан бер кичерергә дә һич каршы килмәс идең бугай?.. Ә менә хәзер, инде бераз дөнья күргән, акыл-гыйбрәт җыйган башың белән, көндәгечә гади һәм вак хәлләрнең кабатланмас гаҗәеп олылыгын һәм гүзәллеген күрә-тоя беләсеңме син? Врач кемнеңдер югалган сәламәтлеген кайтарыр өчен прополис табарга чыккан. Син, үзең дә абайламастан, яшәвеңнең үзең онытып йөргән чишмә башларына кнлеп чыккансың һәм шул чишмәләрнең сафлыгы, гүзәллеге белән бәхетлесең... I VII Умарталыктан кайтышлый, Ишгилденең югары очында машинаны туктатып, бүрәнә өстендә утырган киң битле, фетр эшләпәле бер башкорт агай янына килдем — Агай, теге Тарас Иванович мәктәбе урыныннан түбәнрәк бер зур ей бар, кем тора анда? — Тарас Ивановичның тол бисәһе инде, Настасья Тарас Ивановичныи Ватан сугышында. Берлин юнәлешендә һәлак булуын мин күптән ишеткән идем инде. — Ялгыз түгелдер бит? *— Юк, кесе улы менән. *— Олы улы кайда? Тарас Ивановичның зур улы Коля — өч дүрт яшьлек кенә, туп кебек малай — дәресләр бетүгә әтисен каршыларга килә торган иде Әтисен 3УР кулыннан эләктереп алып, «Муха-муха, иокотуха»ны такмаклый* такмаклый, икәүләп кайтып китәләр иде. — Олоһы Әфелә тора, Черниковскийлә. Шофер... — Кечесе монда нинди эштә? — Кесеһеме? Тракторга утырһа — тракторсы. комбайнга утырһа — а кбмбойнсы, баксага инһә — баксасы, мылтык тотып сыкһа — һунарсы. 2 Твлкеһсн түгел, бүреһен дә ала.. Әнә теге һары буйда ике кОмбайн йө- = рейме? Тярас Иванычның Алексейе менән беззен Мәсәлим икеһе шулар е булыр. * Бераз тынып торгач, мин авыр көрсенеп сорап куйдым — Агай, бу уртадагы ике урамга нинди хәлләр булды соң? ■— һе! Ниндәй хәлләр булһын тей?1 Эстерлелә химкомбинат һалды- х лармы? Салават калаһы юктан бар булдымы? Күмертау калаһы юктан п бар булдымы? Әллә кайзардан китереп Түлгәнгә тиклем пуйыз юлы ж һуззылармы? Был хәтле дөньяны әкейәттәге шайтяндар корһынмы? Ки- түселәр улар, беззең остан да. түбән остан да күп булды Иәштәр би- герәк тә. Кунакка тип кайталар да эштәрен. тормыштарын мактап, тагын ияртеп китәләр Ә кайберәүләр Моратшага күсте Ә беззең Ишгилде һаман кәмемәй. Ишәя. Был ике ос бергә кушыла әле ул. Кешенең хәзер гумере озая бит... Әнә, яна буралык бүрәнәләр!.. Яшьтәр кайда оя корыр тиһең? Билгеле, мәктәп урамында!.. VIII Анастасия Ивановнаның ярым ачык капкасы алдында ук мине бүре буардай зур бер саргылт соры эт абалап яллы артыннан йөгереп кеше чыкмады. Мин каушап калдым Басып торам . Менә өе, менә капкасы, эт җибәрми генә! Торган саен гарьләнүем, ачынуым артты, бу бүре басар эт алдында мин чынлап ук курка башладым Ул ни яхшы сүзеңне, ми ым ишарәңне белми, күңелендә ниләр барын ул каян акласын' Аның түгәрәкләнгән соры күзләрендә котырган ачу очкыннары уйный сыман Бәреп егып өзгәләп тә ташлый ала бит ул... Ә мнн бу өйгә салам бирми китә алмыйм . Эт исә шуны да белми, мнн аның өчен бу йортка бөтенләй ят кеше Ул үз йортын, үз хуҗаларын миннән иң яхшы этләрчә тугры саклый... Бу кяпкя ялдына ул. әйтерсең, мине. Ишгилде мә күп еллар буе килмәвем, хәл белеп сәлам бирмәвем өчен аяусыз, га лел көч белән җәзалярга чыккан.. Инде тәкятьсез калдым. Әллә машинаны чакырып алып, кгбинага җитез генә кереп утырырга да китеп барыргамы?.. Алай итү бөтенләй килешмәс инде.. Кинәт арткы бакча капкасы ачылып, бер яшь кенә хатын күремле Кулында чиләге. Күрәсең, ул тау асты бякчаларындя яна бәрәңге алып йөргән. Ул ашыга иле. Башына як панама кигән юантык кына улы ярттяряк калган. .Хатын алсу жиңел күлмәк, ак яулыктай, зифа буйлы, җитез хәрәкәтле, чибәр. Битендәге кяра тут аша дя алсулык бәреп тора, ялтырап торган дымлы кара күзләре ачык, ягымлы карыйлар. Таныштык. Мария Никнтичня Алексей Тарасовичның хатыны булып чыкты. Дәүләтбай хуторыннан килен булып төшкән чуваш кызы икән. Йомабаев мәктәбендә башкорт балаларын рус теле, рус әдәбиятыннан укыта. зтмлпи Эчке өйгә керү белән, түр стенада Тарас Иванәвичнын зурайты.тган портретын күреп алдым... Элек Ишгилде русларында иконасыз яй юк иде. Б\ өйдә икона юк, Тарас Ивановичның портреты гына... Безнең укытучыбыз... Исән булса, менә хәзер шатланыр иде... Стенада рамы-рамы белән фоторәсемнәр тезелгән Рәсемнән рәсемгә күчәкүчә Тзрас Ивановичны эзлим. Менә ул саргайган бер рәсемдә әтисе беләк әнисе артында тора. Егет чагы. Кепкасын артка таба чөереп кигән, шат елмаеп тора ул... Менә ялгызы... Укыткан еллары булыр Шул ун киң маңгай, ачык чырай, сабыр, акыллы караш. Пакь кеше, пөхтә кеше... Менә ул Анастасия Ивановна белән икәү утыра Әтисе белән әнисе арасында бер ялан аяклы малай—Коля тора. («Муха-муха, цокотуха...'). әнисенең тезендә, чиккән ак башлыктан, кечкенә Алеша — әллә кая читкә карап утыра. Нәрсә күргән булгандыр?.. Тышта кинәт эт тагын, чылбырын өзәрдәй булып, шашына башлады. Капка төбенә машина килеп туктады, ишектән минем оныткан юлдашларымны ияртеп Анастасия Ивановна үзе йөгереп килеп керде. Бит очларына алсулык йөгергән. Үзе ачык елмая. Хәтеремдә, ул элек тә күз карашы белән дә, елмайганда да ничектер Тарас Ивановичка охшап киткәндәй була иде... Бер мизгел ни дияргә белми карап тордым . Күңелемдә кинәт бу өлкәнәя баручы, ләкин якты, нурлы карашлы апага моңарчы үзем белмәгән олылау, анадай якын күрү тойгысы уянды, мин «Анастасия Ивановна!» дип ташланып, аны кочаклап алдым, башымны аның иңбашына салдым. Үзем генә белгән Ишгилде белән күрешүем иде бу минем. Анастасия Ивановна йортыннан без тиз генә чыгып китә алмадык. IX Куе зәңгәр күктә йолдызларның иң яктыларыннан башлап, күзгә чалынырчалынмас иң вак кыналарына кадәр барысы да күзләрен ачканнар. һәркайсысы хәленнән килгәнчә тырышып нур чәчә. Тулы айның да, бу йолдызларның анасы булып, югарыга ук менгән сәгате Ул үзенең йомшак яктылыгы белән бу йолдызлы куе зәңгәр күк фоныннан Олы тауның кабырга тармакларын, түбәләрен, буйларын яктырткан, уйсу-уйпат култыкларына кнсәк-кисәк кара күләгәләр ташлаган. Сулда, сыртка таба кинәя киткән басу башакларын салындырып тынган, тигез генә, тонык кына яктырып ята. Менә бер як стеналары белән кордашым сулагай Тимербулат салдырган яңа мәктәп калды. Агач ябалдашларына яфрак саен көмешсу яктылык кунган. Агач төпләре — тоташ кап кара күләгә. Түбән очтан урап. Ишгилдедән кайту ягына чыктык. Су буендагы ялтыр яфраклы куаклар безгә каршы йөгереп киләләр дә кинәт артта калалар. Машинаның ян-як пыялалары төшерелгән. Салкынча саф һава белән аралаш, биткә дулкын-дулкын көндезге җылылык та килеп бәрелә. Хезмәт көненең бу әле эреп бетмәгән кайнарлыгында — кояшта җылынган туфрак исе, тәмле ипи исләре аңкый Машина әле бераз гына үргә менеп, әле бераз гына түбән төшеп, майда йөзгәндәй шома гына бара да бара... Минем күз алдымда — кинәт алсуланып киткән ачык чырайлы Анастасия Ивановна, аның юмарт карашы тора, колагымда — анын әле сабыр гына, тыныч кына, әле ачынып, әле шатланып, әле авыр сулап агылган жылы-йомшак тавышы яңгырый, ә күңелемдә— мин үзем генә белгән, бик үз күргән Ишкилдем... Гаҗәп бу Анастасия Ивановна! Тарас Ивановичта укып йөргән бөтен иптәшләремне хәтерли, язмышларын белә. Әйтерсең, үз балалары. «...— Ак чәчле, ак керфекле Петямы? Разведчик булган ул... Фронттан әниләренә бер фоторәсемен дә җибәргән иде... Медальләре түш тулы иде Допроста эсэсчылар аяын күкрәгенә йолдыз кискәннәр, сүз ала алмагач, атканнар...» «...— Андрюша Топорков чолганышта әсирлеккә эләккән, тиф белән ятып үлемнән чак калган .. Качкан, партизан булып йөргән. Хәзер Күмертауда тора. Бульдозерда эшли. ди. Әле былтыр гына семьясы белән кайтып, бер башкорт дусларында — теге түбән очтагы Вәли Бая- зитовны хәтерлисендер, хәзер агроном ул — менә шунда атна буе ятып китте. Хатынына, балаларына урамнарны, су буйларын күрсәтеп йөрде... Туган җирләре бит...» «— Иргәли? Ә-ә, теге башкисәр КарагужинмьР Советлар Союзы Герое ул, полковник... Кайткалый... әнисен, туганнарын күреп киткәли... «— Гоша Яковлев Күмертауда. тимер юлчы ул. Газетада рәсеме дә бар иде әле...» «— Костя Смоляков?... Октябрьскида, нефтьче, оператор, диме...» «— Кызыл чәч Али Асанов Уфада, фәннәр кандидаты, доцент...» «“ Сеня Катаев сугышта үлгән ул...» «— Анна әбинең Матренасымы? Кияүгә чыккан иде. Ире сугышта үлде... Улы Моратшада шофер, өйләнгән... Матрена биредә торды, сыерлар сава иде. Былтыр гына өен сатып Кызыл Ярга китте әле. Кияүгә. Дүрт бала өстеннән...» «— Колялармы? Ел саен кайталар. Ел саен бүләк ташыйлар. Әле июль башында гына монда иделәр. Мина — күлмәк тә купшы итекләр. Алешага —әнә. яна мылтык... Bv Ишгилдедән берсе дә аерылып бетә алмый шул. Әле Салаваттан, әле Нефтекамскидан, әле күмәкләп төрле җирлән берьюлы кайтып төшәләр. Я туп-туры безгә кайталар, я башкорт дусларында яталар! Дачадагы кебе*' Кайткан саен безгә киләләр. Тарас Иванычны искә алалар » Тормыш туктаусыз агыла, тормыш үзенекен итә Ә син Ишгилденен болай үзгәрүләрен, яңалыкларын күрми йөргәнсең... Киткәннәр, таралганнар. Син аларга хәерле юл теләмәс идеңмени? Шоферлар, бульдозерчылар, нефтьчеләр, хәрбиләр, элемтәче, тимер юлчылар... Барысының да артларыннан җитеп бер генә сүз әйтәсе иде: — Эшләрегез уң булсын, язмышларыгыз якты булсын, иптәшкәйләр!.. — һавалар матур тора.— дип к\я шоферыбыз, ай яктысында басу уртасыннан килгән комбайннар ягына баш кагып — Смеишнклары. күрәсең, эшне туктатмыйча ук алмашыналар