Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН— ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ

Россияисң олы урамь-п дил дан алган боек Иделебез бар. Оно шул бәак елга буена урнашкан автономияле республикаларның иң эурысын — туган-үскән Татарстаныбызны укучыларга ничек тәкъдим итергә? Бәлки сүзне нефтьтән башларгадыр? Илебездә табылган очтан бор олешен Татарстан биреп кило бит. та. Җир тирәли унҗиде мәртәбә әйләнеш ясаганда, вакытны Чистай осталары ясаган сәгать буенча тикшереп торган. Әйе, сәгатьтән башларга момкин Ләкин безгә химиклар үпкәләмәсме? Кайчандыр сабын кайнату, тире иләү, чыпта сугу белән дан казанган Казан губернасы бүген зур Химия иленә әверелә. Кама ярларында гигант Химкомбинат күтәрелә. Биредә минераль ашламалар, автомобиль шиннары, үтә нык изопрән каучук җитештереләчәк. Ул чимал базасы — нефть промыселлары, Казанның органик синтез заводы белән берлектә. Европадә тиңе булмаган бердәм нефтехимик комплекс тәшкил итәчәк. Бүген әле беренче казыклары гына кагылып яткан, берничә елдан илебезнең иң зур гигантларыннан берсе булып еверелечек Чаллы автомобиль заводыннан башларга кирәктер бәлки? Ә мехлар? Компрессорлар? Кетгут? Ә Татарстан игенчеләре ел саен ил амбарына сала торган аул миллионлаган пот икмәк? * «И кадерлә туган як> китабыннан кайбер бүлекләр Эсер 1971 елда Татарстан китап нәшриятында тулы сынча басылачак. Юл башы Бәлки сәгатьтән башлап җнбәрү хәерлерәк булыр? Ник дисең — день яның илле еч мәмләкәтендә вакытны бәзнең сәгатьләргә карап боләләр. Космонавт Герман Титоа Әллә сүзне моң еллык культурабыздан башлыйк микән? Әле до кыйммәтен югалтмаган борынгы шигъри ядкарьдан — Колгалинең «Йосыф кыйссәсыаниан башлап җибәрсәк? Әлло «Шүреле-денмо? Тукайның шигъри таланты белен тагын бер баскыч югары күтәрелгән, Фәрит Яруллии музыкасы болан канатланып, Европа сәхнәләрендә урын алган һем инде Канадага хәтле барып җиткән шушы халык күңеле җәүһәреннән башлау доресрок булмасмы? Әйе, сөйли белеп сөйләсәң, туган-үскән Татарстаныбыз турында сөйләр сүзләр бик күп. Шулай да бу язмаларны Иделдән башлап җибәрү яхшырак һәм дөресрәк булыр. Чөнки ул илебездәге барлык елгаларның елгасы. Бу тирәдән меңнәрчә чакрым ераклыкта яшәүче Себер кешеләре дә, тормышын үз елгасыннан башка күз алдына китерә алмаган Дон казагы да, Төньяк диңгезләрен аркылыга-буйга үткән Архангельск поморы да аны үз итә, якын күрә. Идел буйларында яшәүче руслар, татарлар, марилар һәм чувашлар турында әйтеп тә торасы юк инде. Волга! Руслар аны авыз тутырып шулай дип йөртәләр. Татарлар Идел дип зурлыйлар, Иделкәем дип назлап җырлыйлар. Күрәсез, төрлечә атыйлар аны, әмма бердәй ихтирам, бердәй ярату белән телгә алалар. Чөнки без, Идел буенда яшәүчеләр, тормышыбызны аның белән бәйләгәнбез. Гарәпләрне Нилдан, американнарны Миссисипидан, һиндларны Гангтан башка күз алдына китереп булмаган кебек, без дә тормышыбызны Иделдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Бөек Ленин гомеренең өчтән бер өлешен Идел буенда үткәргән. Владимир Ильич чит илләрдә эмиграциядә яшәгән чагында бөек елганы сагынып искә алган. «Җәен Иделдә нинди хозур!» — дип язган ул хатларының берсендә. Укучы дусларыбызга алдан ук әйтеп куйыйк, без юл күрсәткеч белешмә язарга җыенмыйбыз. Ник дигәндә, бик иркен итеп, бик җентекләп төзелгән юл күрсәткеч тә ахыр чиктә тормышның тонык бер чагылышы гына булып кала. Тагын шул ягы да бар: хәзерге шаулы космос заманында юл күрсәткеч белешмәләр бик тиз искерәләр, кешеләргә булышасы, компос хезмәтен үтисе урында, буташтырып кына бетерәләр. Шуңа күрә без иң мөһиме хакында — республикабызның тугандаш халыклар семьясында ирешкән гаять зур уңышлары, урман-кырлары, елга-сулары, җир асты байлыклары хакында, әбарыннан да элек, фидакарь хезмәтләре белән җир йөзен бизәүче, туган-үскән илебезнең кадерен белүче, Алексей Максимович Горький сүзләре белән әйткәндә, «зур максатка булган омтылышны киң күңел белән бәйли алучы» батыр йөрәкле якташларыбыз турында сөйләп бирергә телибез. Елгаларның елгасы Каяндыр, Калинин каласының теге ягыннан, бәләкәй генә бер инеш агып чы.-а. Иелеп карасаң, тонык суда маймыч балыкларның елтыр-елтыр җемелдәшкәннәре күренә. Ел саен күпләп килә торган туристлар аны әле атлап та чыга алалар. Әнә шул меңләгән туристлар дөньяга иң кадерле сувенир итеп, инешнең «изге суын» флягаларга. шешәләргә тутыра башлагач: «Ай-Һай, тутырып бетермәгәйләре!» — дип, хәвефләнеп тә куясың. Бу инештә әле без белгән гайрәтле, мул сулы Иделдән берни дә юк. Ул әле үсмер кызны хәтерләтә. Әле яр буе куаклары арасына качып, әле кояшта йөгереп чыгып шаярып йөргән җитез кызыкайны күз алдына китерегез. Идел суының шушы җитез бормаларына, гөлдерәп кенә агып ятуына карыйсың да. юк, бу диңгезгә тикле барып җитә алмас, халык теленә дә кереп җитмәс борын, кайнар кояшта кибеп, коры үзән булып калыр, дип курка башлыйсың. Юк икән, яшәргә яратылган — яши, Йөзләгән километр җир узгач, елга олысымакланып китә, холкы да җитди-кырысрак була бара, уйчанлана. Әлеге шаян-җитез-тик- тормас кыз кая китте соң? Буй-сын дисеңме, акыллы сабырлык дисеңме _____________________________________________ ул хәзер сине өзлексез мавыктырып, үзенә чакырып тора, һәм менә инде яр буена тәүге бер каралты — каравылчы өе дә килеп чыкты, әнә шул өйгә таба ботак-сатак төяп, яңа чабылган хуш исле яшел печән төяп, көймә килә. Ниһаять, менә йортлары бер дистәдән артма-ан бәләкәй генә бер авыл да яр буена килеп кунаклады. Тагын бер йөз километрлар узгач, кызыл күзен кыскалап маяк яна, зәңгәр буяулы бәләкәйрәк катер, тырт-тырт килеп, моторын тырылдатып, сөт сатучыларны елга аша алып чыга башлады. Палубадан сөйләшкән тавышлар ишетелә, хатын-кызлар сөтнең бу араларда ни бәя торуы, базар мәшәкатьләреннән котылып, якты күздә өйгә кайтып җитәргә кирәклеге турында гәп саталар. Менә, ниһаять, беренче пристань. Искереп беткән баржада кыңгыраулы яшел будка тора, балыкчылар анда каклаган балык саталар. Бу имде — Идел. Елгаларның елгасы, исеме җырларга кучкән. телләрдән төшми сөйләнә торган Идел. Гелдерәл кенә агып яткан бәлакәй инеш урнына бөек елганың гайрәтле ухылдавын ишетәсең, аның дәһшәтле тавышына буйсынып, яр буена авыл* лар, калалар, зур һәм бәләкәй елгалар йөгереп киләләр. Иделнең буе дурт мең чакрымнан бик аз гына ким. Ул үзенә «иде мең инешнең суын җыйган. Балаларын багумы ана кебек, меңләгән авыл һәм калаларга, олы һәм вак елгаларга сулыш биргән. Теплоход салмак агучы дулкыннарны узып, шау- шулы пристаньнарга килеп туктый һәм син бала чактан ук таныш булган исемнәргә куз йортеп барасың: Калинин. Ярославль, Горький... Бу да Идел. Үз гомерендә күпне күргән, күлне кичергән елга, хезмәт кешесенең җилкәсеннән ничәмә албастыны алып ташлап, күкрәк киереп өр-яңа тормыш төзи башлавына шаһит булып аккан елга! Казаннан арырак китеп, түбәнрәк төшкәч. Идел үзенә Кама суын кабул итеп ала, ә Кама үз нәүбәтендә төньяк сылуы Вятка һәм ямьле Агыйдел суларын алып киле, синең куз алдыңда шундый да зур дәрья җәелә моның кайдандыр, өч мең чакрымнар ары, кечерәк кенә бер кизләүдән, караңгы җир астыннан бөреп чыккан чишмәдән башланып киткәненә һич кенә дә ышанасың килми башлый. Ике олы елганың бергә кушылуын күрү бик күңелле. Кама тамагы пристаненнан караганда күзгә берьюлы ике тасма ташлана каракучкылы—Идел, яктырагы — Кама. Ул тасмалар ике-өч чакрым узганчы янәшә баралар. Бер сәгать бара теплоход, ике сәгать бара.— елганың яры күренми. Офыкта мачталар, чиксез су киңлегендә акчарлаклар һәм җай гына агып килүче саллар караваны.. Рәхәт бу тирәләрдә, капитаннар бер-берсе яныннан бик иркен.төп, хәвеф-хәтәрсез узалар. Ләкин бу инде тыныч холыклы, моңсу елга түгел. Сигналларга ныгытыл колач сал, капитан: вакытың бик аз булса да, сабыр ит, салчы дустыбыз! Шторм башла- ул күптән түгел дулавыннан, шашынуыннан арып-талып, рәхәт ялга чумган. Хәтта елга уртасына ук килеп эләккән яфрак та чыланмый-нитми тыныч кына тирбәлеп ята. Нинди иркен рәхәтлек! Син колакларны чыңлатырдай тынлык эчендә калгансың. Иделнең матурлыгына хәйран булып, шундый могҗизаеи матурлыкны тудырган елгага мең-мең рәхмәтләр әйтергә әзер торасың. Менә бу да Идел, бу да туган җиребез. һәм инде син үзеңдә ике көчнең тартыша башлавын тоясың Юл ни дисәң дә юл инде ул, син аның тизрәк бетүен телисең кемеш канатлы лайнерларда, җилдәй җитез поездларда, коштай җиңел машиналарда барган кешеләрдән көнләшеп тә куясың. Шул ук вакытта инде туганыңдай якын булып киткән елга белән аерылуы да кыен. Әгер шунда берәрсе, әйдә, самолетка күчеп утырабыз!—дисә, мөгаен, килешмәс идең Идел безнең уй-хислеребеэне баета, гайрәте белән сокландыра һәм без үзебезне көчлерәк, канатлырак итеп тоя башлыйбыз Иделнең әнә шундый хасияте до бәр. Бәлки моны нәфис сүз белән до. бик тәгол язылган гыйльми тикшеренүләр аша да аңлатып булмыйдыр, әмма Идел, баласын кайгырткан ана кебек, үз улларының холыкларына юнәлеш бирә. Безнең халкыбызда хезмәт сею дусны дус күрү, туган илебезне ярату, киң күңелле һәм батыр йорвило булу сыйфатлары бар икән — болар начатый якындагы гидрометстанция хәбәр иткән икән инде, салыңны сулгарак бор - да тыныч бер култыкка кертеп куй, давыл узганны көтеп алырга сабырлыгың җитсен. Елга бер ухылдап алып, яшел дулкыннарын иреккә чыгарып җибәрдеме, корыч о арканнарыңны җепне өзгән кебек кенә өзеп-атачак, бүрәнәләреңне чәлпәрәмә ките- S реп дәрьяга сибәчәк. Усал да холыклы елга ул Идел! Ә кояшлы аяз көннәрдә син аның тынычлыгына < таң каласың. Бигрәк тә иртән Җилләр ояларына кереп йокыга талгач. Идел дәрьясы таң нурларында иркәләнеп ята. су әстендә дулкын әсәренең ззе дә юк. әйтерсең. Идел биргән сыйфатлар. Идел балалары Иделнең изгелеген меңе белән кайтаралар. Алар аның үткәндәге бүгенге һәм киләчәктәге даннары. Идел үз,уллары һәм кызларының каһарманлыкла- рында, данлы эшләрендә мактала, макталып кабәтланә. чәчим ул алармы аякларына бастырган, аларга очар канат биргән. Тверь сәүдәгәре Афанасий Никитин ввропалылардан беренче булып ерак һинд- станга кадар барган чакта Идел аша узган. Иделдә Стенька Разин каеклары чайкалган. Пугач Иделдә атын эчергән. Идел крестьяннар моң-зарын җырлаучы Некрасовны, бунтарь Чернышеоскийны тудырган. Идел деньяга Горькийны, Ульяновларны, җир йөзендә беренче хатын-кыз космонавт «Чайкаины һәм беренче космик семья Валентина белән Андриян Николаевларны бүлек итте. Идел мәгърифәтче Каюм Насыйрины, беренче татар революционеры Хөсәен Яма- шовкы үстерде, Тукай һәм Такташ, Җәлил һәм Фатих Кәрим җырларына, Сәйдәш һәм Яруллин моңнарына канат куйды! Легендар очучы Михаил Девятаевка — батырлыкның үрнәге булган кешегә, тормышы белән үк әкият-легендаларга биргесез замандашыбызга — каерылмас көчле канатларны шулай ук беек Идел бирде. Декабристлар урамыннан Ирек мәйданына хәтле Туристлар Казанның шау-шулы урамнарыннан юл күрсәткеч белешмә эзлиләр. Музейларга чиратка басалар. Кешеләр Татарстанның борынгы тарихын да, бүгенге яңалыкларын да күз алдына китерергә тырышалар. Профессор Н. П. Загоскинның 1895 елны басылып чыккан «Казан буйлап сәяхәт» дигән китабы укучыларга менә нинди белешмә бирә: «...Берекче урында бертуган Крестовниковларның сабын кайнату заводлары, аннары ике пар тегермәне, 14 күн эшкәртү заводы, 2 аракы заводы, 3 скорняклык заведениесе булыр...» Революциягә кадәр басылган тагын бер юл күрсәткеч шәһәрнең хәлен тагын да образлырак итеп әйтә: «Астрахань балык патшалыгы булса, Казанны сабын патшалыгы дип атарга момкин...» Әйе, белешмв-сәяхәтнамәлөр шактый ук күңелсез картинаны күз алдына бастыралар. «Шәһәр читендәге аскы урамда, бер-беренә сыенып, тәбәнәк иске ойләр тезелеп киткән: тәрәзәләре кыек, стеналары янтайган; вакытлар узу белән, эштән чыккан бу алачыкларның түбә тишекләренә агач каерысыннан ямаулар салынган, мүк үскән: түбәләр өстендә андә-санда озын колгалы сыерчык оялары тырпаешып торалар; йортларны ярлы халык яши торган шәһәр читләрендәге бердәнбер яшеллек — тузанга баткан кәрлә тирәкләр һәм эт миләше ябалдашлары күләгәли... Югарыда, тау башында, ямь-яшел бакчалар эченә күмелгән таш йортлар, күккә ашкынган мәһабәт чиркәү гөмбәзләре күренә, аларның алтын тәреләре кояшка каршы күзләрне чагылдырып җемелди. Яңгырлар явып узса, аскы урамга шәһәр үзенең пычрагын агыза, көннәр корыга китсә, тузанын сибә — һәм әнә шул гарип чырайлы шөкәтсез өйләр үзләре дә, себереп ташланган чүп кебек, кемнеңдер гайрәтле кулы белен аска тәгәрәтеп төшерелгәндәй тсәла иде». Узган гасырның сиксәненче елларындагы Казан бу. Байлар һәм ярлылар, ачлар һәм туклар Казаны, һәм моны кемнәндер ишетеп белгән аз мәгълүматлы узгынчы түгел, Казанны үз күзләре белән күргән, аның пекарняларында ипи пешереп, Идел бардаларыннан йөк бушатып яшәгән Алексей Максимович Горький язган. Революциягә кадәрге Казанны күз алдына китерик дисәк, шулар янына тагын күккә кадак булып кадалган унөч мәчет манарасын, кырык чиркәү колокольнясын, таш мостовойны дөбердәтеп чапкан арбаларны, атлар тартып йөргән трамвайларны, болгап-болгап күккә кара төтен бөркегән завод морҗаларын, пристаньнарда җилфердәгән сәмруг кошлы патша флагларын һәм пристань басмаларында капчыклар авырлыгыннан сыгылып килгән сәләмә киемле грузчикларны кушарга кирәк. Менә Иделнең югары ягыннан селедка исе сеңгән карсак пароход килеп туктады. Аның мөгрәп кенә кычкырткан моңсу тавышы полиция участоклары, монастырьлар, биек агач коймалар, чат башларына баскан хәерчеләр, толчок һәм Печән базары ПО әһелләре белен мәш килеп яшәгән шәһәр өстеннән яңгырап үте да, каядыр Болах артларына, бистәләр «гына узып, әкрен гене юкка чыга. Никадәр чуар һәм моңсу күренешләр! һем менә туристлар бүгенге Казан урамнары буйлап йөриләр. Туристлар дигәнгә ачыклык кортик. Казан портына теплоходлар чит ил кунакларын кон саем китереп кеие торалар. Туристлар — илнең барлык почмакларыннан, дөньяның барлык континентларыннан. Елга вокзалында украиннарның йомшак сөйлеме себерлелернең дала сөйләмә белей аралаша, азәрбайҗаннар белән грузиннарның кайнарланып кызу-кызу 3 сойлешкеинәре ишетелеп кала, үзбәк, кыргыз, тэркмәннәрнең зре гене, вәкарь белом Н гена сөйләшүләре колакка чалына... Ниһаять, Казан урамнарында син теркем-төркем н йергән чуар киемле чит ил кунакларын: инглизләрне, французларны, итальяннарны. 2 японнарны, гарәпләрне, африкалыларны Һәм башка илләрнең, башка континет-ларчың _ •окилләрен күрәсең. Алар соңгы елларда шундый күп киләләр, Казан хәтта чит ил < кунаклары эчен Идел ярына махсус рәвештә халыкара яшьләр лагере тәзәргә мәҗбүр > булды. | Башта аларның кайберәүләре бик күп нәрсә белгән тесле кыланалар. Татар х халкын Батый хан оныклары дип ялгыш ышанганга күре, әңгәмә вакытында ат өс- ы тендә баручы кыргый җайдакларны күрсәтергә теләп, яннарына камчы белән суккан- а. дай итенәләр. Аларга кемдер әйткән' имеш, татарлар — кыргый халык, имеш, алар ь- әле дә чи ит ашаудан туктамаганнар. н Ләкин Казанда атна-уи кәй торып, шәһәр белән якыннан танышкач, хезмәт и я лә- ф ренең эшләү, яшәү шартларын күргәч, татар телендә милли опора тыңлагач балет карагач, язучылар, композиторлар, художниклар белән очрашып сөйләшкәч, бер сүз о белән әйткәндә, татар халкының бүгенге, Совет власте елларында ирешкәч мәдени ~ казанышларын үз күзләре белән күреп, үз колаклары белен ишеткәч, аларга элекке Г «какшамас иманнарыннан» кире чигенергә һәм шактый ук гаҗәпләнергә дә туры < килә. Аларны Казанда унбер югары уку йорты, унсигез техникум, СССР Фаннер акап демиясенең Казан институтлары булу гаҗәпләндерә, аларны безнең шәһәребез тирә- Е сеидоге яшел урманнарга урнашкан пионер лагерьларында ял итеп ятучы меңлеген в- балаиың дөньяга гаҗәеп якты күз белен каравы һәм һәркайсының «җырлый, бии, о тартынмыйча шигырь сейли белүе» гаҗәпләндерә, аларны больницалар һәм андагы “ түләүсез багу хәйран калдыра, һем алар... тагын да күбрәк белергә, тагын Дй күбрәк м күрергә теләп, Казанның аркылысын-буен карарга рәхсет сорыйлар. Рәхим итегез, бездә андый чикләүләр юк! Шундый экскурсияләрнең берсендә, 1969 елны Казанга ике мәртәбә дүртәр-бишер йез кеше булып килгән француз яшьләре төркеменә кушылып, без до башкалабыз буйлап сәяхәткә чыктык. Кәйнең көн буе шәһәр буйлап йөрдек автобуска төялеп тә, җәяүләп те атладык, бер генә тапкыр да блокнотларыбызга тотынмадык, г ой ләгән нәрна беэ хәтеребезгә генә сеңдереп барырга тырыштык. Ленин районы белән танышуга ярты кем кирәк булып чыкты. «Казанның иң зур промышленность районы һәм культура үзәге,—диде экскурсовод кыз. һәм моның үзәк икәненә французлар да ышандылар Монда самолет ясыйлар. Кинопленка өлгертәләр (илебаздө чыга торган фильмнарның яртысы Казан пленкасында басыла!)- Моторлар җитештерәләр Егерменче гасыр тылсымчылары йөзләгән затлы әйбергә әйләндерә торган полимерлар да шушы районда әзерләнә. Кайчандыр йөгәнсез җилләр гоне йөргән, әрем белен алабута гына үскән Кәҗә бистәсе бу! Исемә гене ин тора! Монда якты буяуларга буялган күп катлы яңа йортлар күп. Монда мәктәпләр, китапханәләр, культура сарайлары кинотеатрлар күп. урамнар иркен, бакчалар ямь-яшел. Шулерның барысы егпрме бнш-утыэ ел эчендә төзелгән! Алты гасырлык тарихы булган Казан эчен утыз ел нәрсә ул. тузан бөртеге! Чит ил кунакларын эөңгөр автобус Киров районыма алып чыга. Чачей кыска итеп алдырган экскурсовод кыз бу районның татар теленде Бишбалта дип йөртелгәнен, ченки монда элекке заманда татар һөнәрчәләре күп яшәгәнен аңлата Адмиралтейская слобода дигән русча исеме Петр патша хербкораблар эшяөткән заманнардан каеган икәнен әйтә. Канчандыр Алафуэояпарны симерткән Җитен комбинаты яныннан узабыз Экскурсовод патша заманында бу фабрикада тез тиңентен су зчендә торып эшләгәннәрен әйтә, хәзер завод эшчеләранири дәүләт премиясе лауреатлары, ил кү ләмендә танылган белгечләр бар. Комбинат янында гына эшчеләрнең Культура сарае. Бишбалтадан Яңа бистәгә килеп чыктык. Бөтен дөньяга атаклы Казан мехлары шушында эшләнә. Унбер фабрикасы булган, Ленин орденлы Казан мех эшкәрту берләшмәсе елына җиде-сигез миллион сарык тиресен машиналар карыныннан үткәреп, аларга иң затлы төсләр бирә. Комбинат бөтен дөнья күргәзмәсендә алтын медаль яулап алуга иреште. Экскурсовод Тукай, Ямаш, Сәйдәш урамнарының мәгънәсен аңлата бара. Элекке «Болгар» номерлары дип йөртелгән бина яныннан узганда ул кызыклы бер чагыштыру ясап, чит ил кунакларының исен китерә. Немец халкыньн бөек шагыйре һенрих һейне йортында бәлки булганыгыз бардыр? Аның бүлмәләре егермедән артык. Татар халкының бөек шагыйре, революциягә кадәр үк көнчыгыш халыклары телләренә тәрҗемә ителә бсчлаган, рус халкының зур әдипләре дә хәбәрдар булган Габдулла Тукай менә шушы йортта сигез... метрлы бүлмәдә яшәгән, аның чүп ташларга почмакта иске бер кәрҗиненнән башка мөлкәте булмаган. Казанда борынгы белән бүгенге аралашып, күзгә ташланып тора. Моны французлар да сизеп алдылар. Карыйсың — техниканың соңгы сүзенә корылган яңа цирк, яңа стадион, газонлы иркен урамнар, карыйсың— тыныч кына, аулак кына бер тупик һәм нәкъ әнә шул тупиктагы йортта мәрмәр такта — галим, язучы яки революционер яшәгән. Шәһәр үзенең данлы узганыннан, аны күтәрә, аның исемен дөньяга илтә торган тарихтан баш тартмый. Даны аның азатлык көрәшендә, революция баррикадаларында корбан булган каһарманнарның һәйкәлләрендә, урамнар, проспектлар исемендә, хөрмәтләп куелган һәм кадерләп саклана торган күп санлы мәрмәр такталарда. — Восстание урамы— — Ибраһимов проспекты— —«Декабристлар урамы— Шәһәрнең үзәге булган Ирек мәйданында, ике ягына ике бөек шагыйрь — Пушкин һәм Тукай — баскан, горурлык белән Муса Җәлил исемен йөртүче Татар дәүләт опера һәм балет театры каршысында автобустан чыктык. Бронзадан койган гаять зур Ленин һәйкәле янына тезелештек. (Шәһәрдә Ленинга куелган һәйкәлләр күп, монысы — иң зурысы.) Чит ил кунакларына шәһәрне аңлатып йөрүче экскурсовод кыз әйтте: — Хәтерегездәме, Ленин районында Декабристлар урамын узган идек? Инде менә Ирек мәйданына килеп туктадык. Шәһәрнең әнә шул башыннан Декабристлар килеп кергәннәр, ә менә моннан чыгыг. киткәннәр. Туп-туры Себертә . Билгеле, ул чакта театрлар да, әлеге өч һәйкәл дә, Казан консерваториясенең әнә теге Концертлар залы> да, авиация институты бинасы да булмаган... Бу төштән Россиянең кайгысын гасырлар буена үзенә җыеп саклаган Себер тракты узган. Моннан декабристларны сөргенгә куганнар. Моннан аларның батыр йөрәкле хатыннары Трубецкая белән Волконская ирләре артыннан Себертә юнәлгәннәр. 1833 елны «Казанга Пугачев вакыйгаларын өйрәнергә дип килгән Александр Сергеевич Пушкин Себер трактына күзләрен талдырып озак карап торган. Азатлык җырчысының бөек хыялы, бәлки, шушы юлдан узган декабрист дусларының әяк-кулларын тышаулаган богау чыңнарында булачак революция чаңнарын ишеткәндер... Казан аркылы Александр Иванович Герценны Пермьга озатканнар. Казанда ул оч көн булган, жандармнар озатуында Казан урамнары буйлап йөргән. Идел аркылы чыкканда батып үлә язган. Казан Герценга «бик авыр тәэсир иткән...» Аннары рус крестьяннарын кулларына балта алырга чакырган бунтарь Чернышев- скийның, народоволецларның, патшага каршы күтәрелгән эшчеләр, крестьяннарның себер китәр чаклары җиткән. Беренче марксист Федосеев, большевиклар Кржижановский, Бабушкин, Ленин... Бетмәс-төкәнмәс Себер юлы... Унҗиденче елга чаклы, Октябрь туплары гөрселдәгәнче күпме якты гомерне, күпме күз яшьләрен һәм нахакка аккан каннарны үзенә йоткан... Узган гасыр азакларында Казан турында юл күрсәткеч белешмә язучы Евгений Беловка боларның берсе дә гыйбрәтле булып тоелмаган. Ни хәл итмәк кирәк — һәркемнең үз каланчасы. Беренче марксист Казамда, елларның Кам зур «эрешләрнең истәлеген безнең кемнәргә кадәр китерел җиткерүче изге урыннар бар. Шундый урыннарның берсе — элекке беренче гимназия. Монда Россиянең беренче марксисты Николай Федосеев укыган, «әзер аяив ция институты студентлары укый. Казанка яры буйлап сузылган аулак урам — Федо ♦ сеея исемен йөртә. Идел буена Ключище авылы урнашкан — пристаньлы, бакчалы авыл. Николай Федосеев полиция шымчыларыннан качып, шунда барыл чыккан, шул авылда ендәмәләр бастырып ятарга уйлаган. Ләкин өлгермәгән. Күп нәрсәгә өлгермәгән ул — Россиянең беренче марксисты Федосеев. Кышкы сарайны алучылар сафында барырга өлгермәгән. Кызыл Пресня баррикадаларында сугышырга өлгермәгән. Володя Ульянов белән дә танышып өлгермәгән... Федосеев патшага һөҗүм ясаган Александр Ульяновның энесе турында ишеткән булган, Володя хакында ихтирам белән: «Акыллы егет, җитди карашлы, төпле. Аның белән якыннанрак танышырга кирәк әле. Файдасы зур булыр»,— дигән. Үкенечле—өлгерә алмаган. Володя Ульяновны Казан университетында студентларның революцион сходкасында ясаган чыгышы өчен, 1887 елның декабрендә кулга алып, Кокушкино авылына сөргенгә озаталар. Озак та үтми, полиция шымчылары Федосеевның да эзенә төшәләр. Федосеев Казанга иң әйбәт теләкләре белән килә — университетка керер өчен а ул гимназия тәмамларга тиеш. Улын өзелеп яратучы, мөлаем табигатьле ана Казанга ° килеп, үзе квартир таба, үзе квартирны мебель белән бизи, һәм улына «Уны. Коля. - Өйрән, балам»,— ди. с. Коля укый, өйрәнә... марксизмга. Давыллы еллар. Россиядә пролетариат туып килә. Социалистик революциянең _ җитәкчесе булырга тиешле бу сыйныф революцион тәгълиматка мохтаҗ. Дөньяның беренче коммунистлары Маркс һәм Энгельс тудырган тәгълиматны яңа кешеләр—® эшчеләр кулына тапшырырга кирәк. — Көрәшкә күтәрелгән пролетариатның революцион теориясе туу — бу планета * биографиясендә үзе бер дәвер. Россиядә бигрәк тә1 Хезмәт иясе халыкның көрәше һәм җиңүе турындагы тәгълимат ачялангач илдә, надан Россиядә, ирекле азат тор- . мыш турында хыялланучы Россиядә тизрәк тарала. Марксның <>Капигал»ын башка илләргә караганда Россиядә алданрак тәрҗемә ител ба.тыралар. Гимназист, революционер маркси. т Федосеев та ирекле яңа тормыш турында хыяллана. Революцион тәгълиматның үзәге, асылы булган .дөньяны үзгәртеп кору* бурычын һәрбер эшченең, һәрбер крестьянның, һәрбер интеллигентның аңлавын тели ул. Марксист көрәшчеләр җыя, «еэмәтчел Россиягә аның очы-кырыс күренмәс нужалары турында сөйләп, нужадан котылу әмәлләрен өйрәтә. Гик аңа болармы яшереч рәвештә, инспекторлардан, пэлициядән. шымчылардан качып эшләргә туры Көрәштәше Гурий Плетневны каршысына утыртып, өндәмәләрнең дөресме басылган икәнен тикшер'эн чакта, ул кояш кебек балкый. — Әйдә, машинаңда бастыр да болармы Алафузовкага илт.— ди ул, карандашын читкә куеп. Икенче кенне Елга аръягы гөр килә Жандармнар коймалардан өндәмә умыра, полицейскийлар станок асларына, эшчеләрнең кесәләренә кереп, патшага каршы язуларны эзли башлый. Күңелдә калганны уйга сеңгәнне алып ташлап буламыни? Пролетариат аякка баскан, стачкалар, эш ташлаулар гөрләп торган заман. Эшчеләр түгәрәкләре җыела, кичә генә әлеберни белмәгән надан халык, комсызланып Я. Свердловны, Э. bay манмы. С. Кировны. X. Ямашеа. Г. Коләхметов, М. Вахитовны, Казанда революция «ясаучы» башка революционерларны тыңлый. Дәһшәтле унҗиденче елны Елга аръягы Казамда беренче эшче гяардия төзеде, көзен, СанктПетербургта патша тәхетен җимереп тешергеч, Елга аръягы эшмелере 8. «К. У.» М 7. 113 ТАТАРСТАН — ТУГАН ПОРТЫБЫЗ урамга туплар тәгәрәтеп алып чыктылар да туры наеодка белен Казан Кремленә, губернатор сараена гөрселдәттеләр.- Куптөн түгел безгә Федосеев һем аның иптәшләре өндәмәләр тараткан Алафузов заводларында булырга туры килде. Хәзер бу Ленин исемендәге җитен комбинаты. Предприятие үзенең йөз еллыгын үткәрергә әзерләнә иде. Биредә революцион традицияләрне ихтирам итүче, аларны көннән-көн арттыручы тырыш коллектив эшли. — Беләсезме, дуслар, революция Казанда бездән башланды,— ди комбинатның партком секретаре Леонид Федорович Павлов,—Федосеев түгәрәкләрен без республикадагы партия оешмасының башы дип саныйбыз. Федосеев бездә беренче номер белән йөртелә. Беренче марксистик түгәрәкләр оешкан заман елдан-өл ераклаша бара. Вакыт узган саен ул вакыйгаларның зурлыгы ачыграк күренә. Николай Федосеевка эшләве авырая. Адым саен күзәтү, адым саен эзәрлекләү— Урамнарда аңар тагылып шымчылар йөри, гимназия инспекторлары аның квартирына килеп, бүлмәсендә актарыналар, хуҗа хатыннан әйдәшенең ниләр белән шөгыльләнгәнен төпченәләр, кайчан кайта, яки кемнәр белән кайта? Өйдә ниләр эшли?- Гимназия башлыклары Федосеевның әтисен Казанга чакырталар. Намуслы тырыш чиновник, улын каршысына утыртып, каушап сөйләнә: — Патшага каршы барасыңмыни? Алла сакласын, әниеңне онытма. Юк, әнисен онытмый Федосеев, кызгана да аны, ләкин ни хәл итмәк кирәк, икенең берсен сайлыйсың: я әни, я революция. Үзе сайлаган юлдан кире борылуны Николай Евграфович башына да китерә алмый. 1889 елны Федосеевны кулга алып Казаннан сөрелер. Ерак төньякка, кыргый тынлык эченә ташлыйлар аны. Үзең турында, тормыш турында, көрәшең турында туйганчы уйланырга була монда. Николай Федосеев сөргендә һәлак булды. Башка катлау кешесе, интеллигент булып та үзен эшчеләр сыйныфыныкы дип санаган Федосеев эшчеләр сыйныфына ахыргача турылыклы булып калды. Язучы Алексей Шелестов Россиянең беренче марксисты Николай Евграфович Федосеев турында китап язды. «Төрмә өстендә тәлләтәвечләр» дип атала ул. Ни өчен телләтәаеч? Нигә төрмә өстендә? Чөнки телләтәвөч — ирекле киек кош, төрмә өстендә дип әйтүе шуңа — Федосеев караңгы төрмә казаматларында да үзен ирекле һәм хөр итеп, җир өстеннән биектә очучы итеп тойган. Ә биектән офыклар киңрәк, ераграк булып күренә. Ерак Шушенское сөргенендә Владимир Ильич коточкыч хәбәр белдергән хат ала — сөрген михнәтләренә түзә алмыйча, Федосеев атылып үлгән. Үкенечле хәл. Ул аның белән очрашу көнен көтә, сөйләшергә, бәхәсләшергә тели, алар бит якташлар, көрәштәшләр, бер-берсен аңларлар, уртак тел тапкан булырлар иде. Күңеле тетрәнгән Ильич Минусинскига, сөргендәш иптәшләре Старков, Кржижановский янына чаба... Зур югалту кайгысын уртаклашып, сүзсез калалар. — Николай Евграфовичның дөньяда булмавына ышанасы килми,— ди Старков. — Юк, ул безнең белән,— ди Владимир Ильич.— Ул Идел буенда. Россиянең үзәгендә күп кенә марксистлар тәрбияләде. Аларның тормышы — аның тормышы... Халык ирек яулап алгач та ул безнең белен булыр. Ул безнең белән. Россиянең беренче марксисты Федосеев безнең белән! Аның хакында язылган китапларда ул, легендаларда, безнең күңелләребездә. Безнең тормышыбызда. 167 мең коммунист (республиканың партия оешмасы әнә ничек үсте!) Николай Федосеев башлаган эшне дәвам итүләре белән горурланалар. Губернатор йортында өй туе Безне губернатор йортына чакырдылар. Октябрьның илле еллык зур юбилее алдыннан булды бу хәл. Шуңа күрә вакыйганың зурлыгы тагын да әһәмиятлерәк төс алды. Без биек манаралы, коеп эшләнгән капкалы борынгы йортка дулкынланып киләп кердек. Бу көнне республикабызның Сәнгать музее ачылырга тиеш иде. Революциягә кадәр бездә рәсем сәнгате булмаган. Шәригать безнең халыкны рәсем ясаудан тыйган. Бөек Микеланджелло, Рембрант, Ван-гог. Рубенс, Гоген, Саврасов, Репин, Верещагин һәм башка титаннар сәнгать җәүһәрләре тудырган заманда безнең бабаларыбыз художник палитрасының ни икәнен дә белмәгәннәр. Безнең рәссамнар буяу пумаласына Октябрьдан соң гына тотындылар. Менә бу урында инде «Октябрьдан соң гына» дип әйтү чыннан да дөрес. Озак вакытлар эшләнмәгәнне эшләү өчен, булмаганны булдыру өчен бер үк вакытта укып һәм эшләп, эшләп һәм укып яшәделәр. Хәзер Татарстан художниклары семьясы Россия Федерациясендә иң ишле семьялардан санала. А. Бурлай, Б. Урманче, Н. Кузнецов, В. Маликов, М. Хәйретдинов, Б. Әлменов, И. Әхмәдиев, Дәүләт премиясе лауреатлары X. Якупов һәм Л. Фәттахов полотноларын һәм скульптураларын Мәскәү күргәзмәләрендә дә, ел саен үткәрелә торган «Зур Идел» күргәзмәләрендә дә беләләр. Менә хәзер Татарстан рәссамнарының үз йортлары — Сәнгать музее ачылды. Музейның бер залы алар иҗатына багышланган. Мәйданы ягыннан ул музейдагы бүтән барлык әсәрләр алган кадәр мәйданны биләп тора. Республика художникларының халыкка күрсәтер һәм горурланыр әсәрләре байтак. Әйе, курыкмый әйтәбез — горурланырлык әсәрләре байтак! РСФСРның халык художнигы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» исемле картинасы яныннан гамьсез генә узып китеп булмый. Урындыкларга фашистлар җәелеп утырган. Каршыларында Муса Җәлил басып тора. Тоткын шагыйрьнең карашында ныклык, тәвәккәллек бар. Фашист офицеры зажигалкадан сигаретына ут кабызып маташа. Бәлки, берничә минуттан палач әнә шул утны шагыйрьнең ияк астына китереп куяр.. Буяулар салу техникасында кырыс бердәмлек һәм фашизмның рәхимсезлеген ача торган массив бердәмлек бар. Сәнгать сөючеләрне ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе В. И. Куделькинның нәфис зирәк таланты да шатландыра. Мәснәви Хәйретдинов теләктәшләре хөкеменә «Вахтадан соң» исемле картинасын, озак еллар буе нефтьчеләр белән бергә ерак промыселларда йөреп тудырган һәм «Зур Идел» күргәзмәсендә әйбәт бәя алган картинасын куйган. А. Хәлиулловның «Отряд китте» дигән кырыс та, кешелекле дә, романтик та картинасын безгә ике пенсионер белән бергә карарга туры килде. Таякка таянган чал чәчле карт картинаны караган чакта үзе кебек үк чал чәчле әбине култыклап басып торды. Әби сумкасыннан әледән-әле кулъяулыгы чыгарып, моңсу күзләрен сөрткәләп ала иде. Без аларның кем икәннәрен сорашмадык. Бәлки, бер урында эшләп, бер үк көнне пенсиягә киткән картлардыр, бәлки, ирле-хатындыр, ә бәлкем, әнә теге дәһшәтле унҗиденче елны бу сарайның хуҗасын җылы урыныннан кузгатып чыгарган революция солдатларыдыр, бәлки, Идел флотилиясендә акчехларга каршы сугышучылардыр, бәлки, алар яралы Ильичка аның туган каласы Семберне аклар кулыннан тартып алып, бүләк иткәннәрдер... Кем генә булмасыннар, аларның үткәннәре күңелләрендә кабат яңарды, хисләре сафланып киткәндәй булды. Сәнгатьнең бурычы кешеләргә аларның иң әйбәт мизгелләрен кайтарып бирү түгелмени? Шигырьне сүз белән аңлатып булмаган кебек, картинаны да сүз белән аңлатып булмый. Шигырьне укырга, картинаны карарга кирәк. Тик шул чагында гына рәссам кешеләргә бүләк итәргә теләгән хакыйкатькә төшенеп була. Без дөнья сәнгатендә якты эз калдырган бөек художниклар белән бергә Татарстан рәссамнарының да халыкка хезмәт итүләрен күреп сөендек. Бөек Октябрьдан соң гына башланса дә, инде үз традицияләре туып килә торган бу сәнгатьнең киләчәгенә без бик нык ышанабыз...