Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Үзем! дисен. Үзем булып калыйм, дисен, Үзлегемне саклыйм, дисен, Югалтмыйм! дисең. Нык торасын. Тик торасын. Оттырасын! Үзен булып яшәү сере Бу тормышта Үзгәдер лә — Үзен булып калыйм, дмсән, Кирәк һаман Эзләнергә, Үсәргә һәм Заман белән бергә Үзгәрергә, Үзгәрергә! Сынатма Берәр җиргә җыенганда, әнкәй Искәрткәне әле исемдә — Сынатма — Кемнеке дигәндә. Галиулла улы! дисеннәр Мин укырга кердем Әткәйнен дә Озатуы әле исемдә — Сынатма — Кемнеке дигәндә. һидият нәселе! дисеннәр. Мин шәһәргә киттем Авылдашлар Башка нинди кннәш бирсеннәр - Сынатма — Кемнәр бу дигәндә. Тау ягыннан болар! дисеннәр Илләр гизеп сәфәр йергәндә дә. Каләм алганда да исемдә - Сынатма — Кемнәр бу дигәндә. Татарстан улы! дисеннәр Бер мең дүрт йөз унсигез көн... Бөек Ватан сугышы 1418 кэн дәаам итте. Ябырылып килде өскә Фашист кыяфәтле үлем. Сугыш булды өндә, төштә. Каршы тордык явыз көчкә — Бер мең дүрт йөз унсигез көн. Бер мең дүрт йөз унсигез төн!.. Яулап тыныч киләчәкне Җир шарын шуышып үттек, һәр секундта без кан түктек, һәр минутта без кан түктек — Бер мен дүрт йөз унсигез көн. Бер мең дүрт йөз унсигез төн... Ул чакта ышанган идек Соңгы сугыш, соңгысы дип, Гел уяу булырга куша, Гел уяу булырга куша — Бер мең дүрт йөз унсигез көн. Бер мең дүрт йөз унсигез төн!.. Күңелләрдә һаман яңа. Онытылмый икән бер дә: Бәгырьләрне телеп яна. Гомергә төзәлмәс яра — Бер мең дүрт йөз унсигез көн. Бер мең дүрт йөз унсигез төн... Нюра Ул сугыштан бала белән кайтты — Зифа буйлы шәфкать туташы. Кеше күзләреннән качып булмый, Тормышның бу, туган, уртасы. Башын ия дә ул, чәчен чөя, Чыш-пышлардан нигә куркасы — Хат җибәреп тора, акча сала Яшь капитан — кызның атасы. ...Сугыш бетте дигәч, хәбәр килде... Карточкасын үбеп җылады... Ә кыз үсте, рәсмен: «папа!» диде, Ирнен тешләп ана тыңлады. «Папан исән!—диде,— кайтыр!» диде, Эчтән генә йотты күз яшен: «Кайгымны бер үзем генә белим, Нарасыем боегып үсмәсен»... Ә бер көнне дусты хатка язды: «Капитанын исән ләбаса. Эз югалтыр өчен генә үзен Үлгән хәбәр иткән ләбаса. Яна семья корган .> ...Уен гына Булды микән бөтен узганнар?' — Нәрсә булды, әни, ник жылыйсын? — Әтиең үлгән, диеп, язганнарХәтимә апа Ишетелеп тора өске катта Тып-тып басып бала йөгерә Чырык-чырык килеп туп сикертә, Җылап алырга да өлгерә. — Борчымыймы? — Рәхәтләнеп тыңлыйм! Ә үземә насыйп булмады. . Өч кенә көн торып калдык Сугыш йолкып алды Насыйбулламны.. Хаты да юк. үлгән хәбәре дә Күңел һаман көтә, ышанз Үткен егет иде, кайтыр кебек Юллар нинди урау булса да Япа-ялгыз көн кичерәм шулай, Тыңлап өстә бала уйнавын . Тәрбиягә үзем алмак булдым, Ә аннары кире уйладым, Кеше әйтте ирен кайтып керсә, «Нинди бала?» диеп шикләнер Ә аласы калган Күрер идем. Инде үсеп буйга житкәнен ...Үзе сөйли, үэе оек бәйли. Оек бәйли күрше баласына Ә аннары, ак йон жебе алып, Шарф башлый Насыйбулласына . Ул фронтка бәхилләшеп китте, «Кайтып булмас,—диеп.— туганнар .» Күз яшьләре белән озаттык без Ә районнан кире борганнар Өч көннән соң кабат чакырдылар. «Бәхил» сүзен ул да катмады «Кайтасын'» дип көлеп озаттык бея. Кнтте... Ләкин кире кайтмады.. Карыйм да мин, сеңелем, гажәпләнәм — Бер дә сәбәпсезгә келәсең. Шундый тыелгысыз шатлык биргәч, Күңелледер, дөнья, күрәсең. Иң бәхетле көннәрнең дә әллә Мәшәкатен генә тояммы? Артыграктыр, ахры, каш җыерам — Шуның өчен әле оялдым... Төрле ягы була бу тормышның, Кәефсез дә чагы юк түгел.. Жирдә яшәү әмма күңелле эш. Беркайчан да авыр йөк түгел! Күңелне дә саклый белү кирәк, Ирек бирмә артык сызларга. Инде бер дә дәва табалмасан. Кара =»• көлеп торган кызларга! Музейда мин бервакыт Күргән идем бер макет: Бик фәкыйрь авыл өе (Нәкъ менә булган көе!). Шәрә сәкедә түрдә Агай чабата үрә. Ә хатыны йон эрли. Бик үз... Моңсу, җан әрни .. Карачкыга килеп куйды Карт бер карга. Тәҗрибәле — ашыкмый ул Каркылдарга. «Бу карачкы монда тора Күптән инде, Без моңарга күнегеп тә Беткән инде. Белә идем хуҗасын да Эшләпәнең, Күрә идем баш күтәрми Эшләгәнен, Музейда булган хәл Күрәм, китәм дигәндә —* Вак акчалар идәндә. Бүгенгеләр көлгәннәр — .Үртәп хәер биргәннәр... .. Ачудан ярсый-ярсый Абзый чабата ясый’ Карт карга Хәтерлимен гадәт-холкын, Торагын да. Хәзер юк ул. Ә камзулы Тора монда... Кума, онык, бакча таптап Буйдан-буйга. йөзгә җиткәч бер ирек бир Уйланырга!..» Очып китте салмак кына Кара карга. Күпне күргән — ашыкмый ул Каркылдарга. Мәхәббәт һәм биография Төрле-төрле мәгълүматлар Саный кеше. Биографиядә тик сөюен Язмый кеше. Ә мәхәббәт хәл итә бит Язмышларны — Хыялларны, омтылышлар, Укышларны! Уйладым мин хаксызлыкмы Төзәтергә — Мәхәббәткә дә бер графа Күрсәтергә. Тик нәни эш әверелде Бигрәк зурга — һәр язганым әйдәнә дә Китә җырга!.. Мәңгелектән Тамчы булып Мин тамганмын. Кемдер әле Тумый калган Мин туганмын! Нәрсә гаҗәп Кабат китсәм Мәңгелеккә? — Бу дөньяда Булмаганмын Мин элек тә Кол Га.чил Сез таридның ар башында. Безнең урын — бүгендер Сез — беренче Гали, әмма Без соңгысы түгелдер. Булыр әле зур тарихта Тагын бик күп алмашлар — Хис белән, фикер белән дә. Рух белән дә адашлар! Тел очында гына торган сүзне Әйтеп биралмаган чак була, Авыз тутырып бер сөйләр өчеи Я кыюлык җитми чак кына.. Өлгергән уй барыбер юллар яра — Кемдер әйтә кирәк сүзләрне Кыю сүзне без тапмыйбыз бу; ай, Кыюларны таба үзләре! Күлмәк эченә башак куя идем, Үрмәләп гел йөри иде ул Я куеннан үтә. я аркадан — Әйтерсең дә вере иде ул! Инде онытылган кебек булгач (Үзгә уйлар көтеп торалар), Кунелеммен әллә кай төшеннән Шул башаклар төртел чыгалар. Үстерим дисең баланы Җилянгыр тидермичә. Авырлыкны үзеңә алып — Аңарга китермичә... Тигезләп куяр итең дә Аның барасы юлык — Ул ничек тормыш таныр да Ул нинди кеше булыр? Район газетыида эшләгәндә Җитешелде бөтен тарафка — Агайларга киңәш биреп тордым. Өйрәттем м«н һәрбер тармакта. Ул сүзләрем зирәк игенченең ‘ Махра утларында көйрәгән. Шул Төтендә очты беркатлылык — Агайлардан хәзер өйрәнәм. Күптән яшй монда тегермәнче, Динен, телен инде оныткан. Әнә тора, күзен кысып үзе. Кулларына җылы он тоткан. Дөнья бәясе бер кеше инде. Мәзәк, шуклык дисәң — Семенда. Күңелең дә ап-ак. Буялсак да Буялгансың бары син онга. Кайнар кеше иде Гайфулла абын (Күз алдына карыйм китереп) — Сикереп торыр да ул әйтер иде Туры с^знеөзеп, кистереп. ..«Ферма яна!» — диеп атылып чыккан, Гарасатта аны кем дәшкән? Шул йөгергән хәлдә яшен суккан, Җитезлеген, ахры, көнләшкән... <Уфалла»ны тарттым ничә еллар. Тәртә арасыннан чыкмадым. Авырлыкны, яман интегүне Төшләрдә дә күреп йокладым. Бер ат җитәр иде коткарырга Шушы газапларның барысыннан! ..Алып кайта шушы уйларымны йез ат көчле җиңел машина... Биш ел буи? счет төймәсе тарттым (Төп эштән сон яздьгм шигырьләр). Журналист та булып ун ел чаптым, (Төп эштән сон яздым шигырьләр), «Эш!» — диделәр, эшне сорадылар. Беркем сорамады тегесен. Эштән арып кайткач, ялны урлап. Эшләнгән бу минем төп эшем' Ай-Һай. ничек өлгерәсен. Сөйләп тә жибәрәсен' Авыз — машинаң белән :ин Гел. сүзләр жилгәрәсен. Үзен сизмисең дә бугай — Оча бит кибәк кенә. Ә фикер дигән орлыклар Төш,) бик сирәк кенә... Шактый еллар күрми торганнан сон Юлыгасын берәр танышка. Кочагынмы жәеп килмә, имеш. Ни гомерләр үтеп табыш та' Бер-беренне бүлеп шау киләсең: — Я. нихәл? — Шәп! — Исәнме? — Исән' Үзгәргәнбез — терле кешеләр без, Шуннан ары сүз дә юк икән .