Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

 Төньяктагы дустыма хат Сагындырдың Оксана, Әзрәк вакыт Тапсана, Сәлам хаты Язсана. Боз диңгезен Баксана, Истәлеккә, Оксана, Аю алып Кайтсана... Монысы булды Такмаза, Аю тотма, Оксана, Тик үзең кайт Тап-таза! Чар Үтмәс пычак Кисә чак-чак, Начар, начар... Чар кирәк, чар! Әйләнер чар, Чыжылдар чар, Очкын очар! Менә шул чак Була күр сак — Үткен пычак! Кем белә? Чыккач чаңгы Шуарга, Гаҗәпләнәм Шуңарга — Ел да чаңгым Кыскара! Ышанмасаң, Дус, кара: Иң беренче Кигәндә Озын иде Миннән дә. Аннан булды — Борыннан, Инде күкрәк Турыннан... Кыскарырмы Гел генә, Кем әйтала, Кем белә? Гыйлман судан Эзли кысла: — Таш астына Посма, посма. Тотарга мин Шактый оста! Әһә, әһә. Менә, таптым! Чү, чү, кулны Нигә каптың?! Җибәәр, кыс-ма! ...Дусларына Сөйли кысла (Мактанырга Ул да оста): — Әле ауга Чыккан идем, Зу-ур бер малай Тоткан идем! Кызгандым да Елагачтын, Җибәрдем бик Ялынгачтын! Кысла Акбай белән Аккай Ай, усал да соң маэмай, Вай, усал да соң Акбай! Бөтен күрше-тирәләр, Усаллыгын беләләр, Акбай дип җайлап кына, Йомшак сүз сайлап кына , Куркып кына керәләр. Килсәң дә син чамала, Укымыйча атлама: Язу тора капкада, Сурәте бар тактада... Кәлиткәне чак кына Ачып кына, сак кына, Карасаң эчке якка — Бозау хәтле эт ята! «Ырр-р, ырр» дип ырылдый, Исән чакта борыл! ди. Куркып тора аңардан Ишек алдында бар да. Бозау, сарык, кәҗәләр Бик тиз койрыкны кыса. Сөзешергә ни оста — Тәкә дә китеп поса. ...Хуҗа бер әтәч алды, Гаҗәп хәл булып алды. Әтәч бер дә посмады. Койрыгын да кысмады, Киергән дә күкрәген, Кыңгыр салып кикриген, Бик эре генә йөри, Этне бар дип тә белми. Маэмай сыртын кабарта, Ярсуы яман арта. Юл бирмәс ул башкага- һап! — әтәчкә ташлана! Әүмәкләнә ырылдап, Әтәч куна пырылдап, Сикерә уңга, сулга. Канаты белән суга. Ошатмаган янавын — Чукый этнең танавын. Эт чиныйчиный кача, Искиткеч хәл ләбаса! Кереп ята ояга, Күренергә ояла: — Инкубатор әтәче!.. Хөрмәт белми олыга... Бозау хәтле эт хәзер, Юаш бозау күк хәзер... ...Ай, усал да соң әтәч, Вай усал да соң әтәч! Килсәң син дә чамала, Укымыйча атлама: Язу тора капкада, Сурәте бар тактада...