Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ БАТЫР

Сабантуй, сабантуй! Андагы халык диңгезен, йөгерешчеләрнең җитезлеген, биючеләрнең осталыгын тасвирлап тормыйм. Андагы галәмәтнең сөйләп тә. язып та очына чыгарлык түгел. Алары үзегезнең авылда да бардыр. Тик менә сезгә безнең авыл батыр ларын күрсәтәсе килә. Шулай итеп, мәйдан уртасында көрәш китте. Инде данлыклы көрәшчеләр Шашы Гали белән Күшәр Вәли дә егылдылар. Бәрәскә Хис- мә тә үзенең пәһлеван буйлы гәүдәсе белән жнргә сузылып, мәйдан киплеген үлчәде Уртада күрше бригада егете Сәлмән белән безнең авыл тимерчесе Кәрам гына басып калдылар. Хәзер алар да алыша. Хәзер колхоз батыры булып кем калганны күрәбез Иллә таза да икән сон бу Сәлмән! Күпме батырларны чөеп ташлады бит. Ул кунадан җилкәләрен, калку күкрәген күрсәң аның Алып батырныкыдай сынын күрсәң. Егет түгел, арслан бу. Анысы, безнең Кәрам да салам сыйрак түгел. Төптән юан чыгып үскән яшь имән кебек нык. Беләкләре Дә имән тамырлары кебек юан Менә шушы ике батыр, күптән күрешмәгән жан дуслардай, берберсең чытырдатып кысып алдылар Халык аларга куәт биреп, киңәш биреп торды. — Сынатма. Сәлмән!—- Биленнән ал, Кәрам, биленнән! — Аяк чалмасын, Сәлмән, аны кара... — Күтәреп сал, Кәрам, күтәреп! Әмма Кәрам яклылар отылды Озак тарткалаша торгач Сәлмән тимерчене шундый итеп китереп салды, мәйдан уртасындагы жнр иңеп кергәндәй булды Хәзер Сәлмән, әкияттәге баһадирдай, мәйдан уртасында берүзе басын калды Менә ул кулын күтәреп тынлык сорады. Әллә шаяртып, әллә көче белән масаясы килепме, сорап куйды — Тагын көч сынашырга теләүчеләр юкмы3 Халык тынып калды. Мәйдан кырыена чүгәләгән көрәшчеләр бер- берсенә карашып алдылар. Ләкин мондый батырга каршы күтәрелүче табылмады Шунда кинәт халык арасыннан бер тавыш ишс-гелде. — Бар, бар! Нишләп булмасын...Бу тавышның иясе уртага чыккач, халык шаулатып көлеп җибәрде. Бәләкәй генә гәүдәле, йөзе җыерчыкланып беткән, яше алтмыштан узган Сәләхи бабай иде бу. Бабайның авыл даны өчен җанын фида кылырга әзер торган кеше икәнен барысы да беләләр иде. Халык борчыла калды. «Имгәнергә йөрисең, бабай!», «Көрәштермәскә!» дигән сүзләр ишетелде. Сәлмән үзе дә мондый карт белән алышуны түбәнсенде. — Булмас, Сәләхи абзый, тотынма. Сөякләрең таралыр,— диде. Әмма картның бирешер исәбе юк иде. — Ашыкма әле, егет. Кем сөяге таралганын хәзер күрербез,—диде ул. һәм батырның каршысына ук килеп басты. Кәкре бармагын югары күтәреп, халыкка мөрәҗәгать итте: — Элгәре минем әйтер сүзем бар әле, җәмәгать,— диде ул. һәм түбәтәен егетләрчә кыңгыр салды. Сәлмәнгә карап, хәйләкәр төстә күз кысып алды.— Язгы чәчү вакытында басуга чыктым мин. Күрәм, орлык ташырга, капчык күтәрергә кеше җитешми. Чәчүчеләргә булышып арыгач, ызан буена хәл алырга утырдым. Ишетәм, еракта күк күкрәгәндәй бер гөрелдәү килә. Ызандагы агач төбенә карасам, күзләремә ышанмадым, җәмәгать. Уттай эш көнендә, типсә тимер өзәрлек бер егет йоклап ята иде анда, җәмәгать! Менәтерә...— диде бабай һәм Сәлмәнгә тагын бик мәгънәле итеп күз кысты. Ә тегесе чөгендер кебек булган, кемнәндер шүрләгәндәй як-ягына карана иде. — Әкият сөйләмә, бабай. Урыны бу түгел,— диде ул һәм сөлгесен картның биленә салмак булды. Әмма бабай читкә тайпылды. Кесәсеннән ниндидер кәгазь кисәге алды. — Бәйрәм алдыннан гына бухгалтер Мәхмүт катына кердем әле мин,— дип дәвам итте ул. халыкка карап.— Анысын-монысын чутладык. Быелгы елда мин, алтмыш яшәрлек карт, җыйнамасы йөз хезмәт көне эшләгәнмен. Ә менә безнең колхозның бер баһадир егете артык өшәнеп киткән димме. Ел башыннан мин эшләгәннең яртысына да куәте җитмәгән, бичараның. А^енәтерә...— диде ул һәм тагын нәрсәдер өстә- мәкче булды. Ләкин мәйдан халкы аны тыңламый иде инде. Халык гөж килә, баягыдан да битәр шаулатып көлә иде. Сәләхи бабай күзләре белән әле генә каршында басып торган Сәлмәнне эзләде Әмма Сәлмән- нән җилләр искән, ул мәйдан уртасыннан чыгып качкан иде инде.