Логотип Казан Утлары
Пьеса

ЯШЬЛЕК КАНАТ ҖӘЙГӘНДӘ

 6 КҮРЕНЕШТӘ

КАТНАШАЛАР:

Резня — хирург. 38—40 яшьләрдә. Шамил — улы. 16 яшьтә. Ришат — укучы. 18 яшьтә. Ирек — эшче. 17 яшьтә. Ләйсән — укучы. I ft яшьтә. Экълн мә — укучы, 16 яшьтә. Барый — инжеиер-твзүчс, 40 яшьтә. Хәмзә — 67—68 яшьләрдә. Солтания — укытучы. 24 яшьтә И с м ә г ы н л — мәктәп директоры. 55—56 яшьләрдә. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Әкрен генә пәрдә ачыла. Яшен яшьнәп яптыр узган. Салават күпере. Биек йортлар, яшел агачлар. Ләйсән белән Ш а м н л керә. Ләйсән мәктәп формасыннан. Кулларында сумка. Алар зур йортның подъездында туктыйлар. Ләйсә н. Килеп тә життек. яңгыр да туктады. Ш а м и л. Туктап бетмәде. Ләйсән. Салават күпере . Зәңгәр, яшел, сары, кызыл төсләр. (Тирән сулый.) Яратам!.. 111 а м и л. Иртәгә урманга барабызмы? Ләйсән. Кыш көне барган идек, исемә төшермә. Нинди каты буран чыкты. Ш а м н л. Минем ул чак адашасым килгән иде дә... Л ә й с ә н. Үзең теләп адашырга?! Шамил. Яратам буранны Күзләрне томалый торганын. Барасын, барасын, сулыш алып булмый, аяклар атламый Адашасың, сине эзлиләр, эзлиләр, тапмыйлар'.. Үзең юл табып кайтасың. Ләйсән. Минемчә, яңгырдан соңгы матурлыктан шәбе дөньяда юктыр. Туфлнләрем белән керимме шул суга. (Шаяра.) Шамил Шулай... шулай., басып тор —хәзер рәсемгә төшерәм. (Кереп китмәнче була ) Ләйсән Әй... каен суы эчәргә баргач та төшергән булдың. Үзең ясап бирмәдең. Шамил. Ул чак фотоаппаратның рәте юк иде, хәзер яна. Зонтик тоткан Хәмзә карт керә. Хәмзә, һей, улым кайтып килә икән. Әйдә, әйдә, кер. Кара нинди зур балык, хәзер кыздырабыз, һәйбәтләп! Ш а м и л. Рәхмәт, Хәмзә бабай. Хәмзә. Ничек анда эшләр, әтиеңнең кайтыр хәбәре юкмы?.. Ш а м и л. Юк. Хә м зә. Тормагыз баскыч тебе сагалап, сезне күреп хулиган малайлар җыйнала. (Шамилнең башыннан сыйпап.) Бичаракаем!.. (Кереп китә.) Ләйсән. Син?.. Бичара?! (Көлә.) Ш а м и л. Әй! Аны тыңласаң... Хәзер. (Кереп китә ) Ләйсән. Нинди матур. Алсуы миңа, юк, яшеле, икесе дә... Сарысы кирәкми. Шамил кайсысын сайлар икән?.. Шамил (фотоаппарат алып чыга). Я әле, баягы кыяфәттә тор. Ләйсән. Салават күпере фонында төшер, яме! _ Шамил. Сулгарак бас Шулай. Елмай. Нәкъ үзең бул.. Күбрәк елмай. Менә, менә... Төшерәм!. Бер, ике, өч... Булды! Тукта, тагын бер. Башыңны күтәрә төш. Булды!.. Ләйсән. Давай, инде үзеңне төшерим. Ш а м и л. Мә!.. Ләйсән (фотоаппаратын карап). Әйбәт!., Шамил. Бүләк. Ләйсән. Сулгарак, сулгарак... Нәкъ үзең бул! Шаярма инде, җыерма кашыңны... Менә шулай. Төшерәм. Булды. Тагын бер. Булды. Мә. Рәсемнәрне иртәгә эшләп бирмәсәң.., Ш а м и л. Эшлим. Ләйсән, Тик кара!.. Ш а м и л. Кая карыйм?.. Л ә й с ә н. Ул рәсемнәрне башка кызлар күрмәсен... Ш а м и л. Ни өчен? Ләйсән. Кит!.. Күзләреңне алай серле итеп карама. Иегереп чыгып китә. Шамил (тәэсирләнеп аның артыннан карап кала). Ләйсән, Ләйсән. Ләйсән яңгыр.. йомшак, җылы... (Уйлана) Тфү!.. Ләйсән алдында: бичара, имеш. Хулиган малайлар, имеш . Өйгә кереп әллә ниләр сөйләве генә җитмәгән, урамга чыгып кычкыра башлады.., (Кереп китмәкче ) Ирек (керә), һей, дускай!.. Ш а м и л. О, Ирек!.. Кая ашыгасың? (Күрешәләр.) Ирек. Эшкә, второйга. Шамил. Кайда эшлисең?.. Ирек. Спартакта. Шамил. Укыйсыңмы?.. Ирек. Ташладым. Эшләп укуы авыр, брат. (Тарта.) Мә. Шамил. Тартмыйм... Ирек. Егет башың белән? Ш а м и л. Син дә тартмый идең... И рек. Дөнья бу, өйрәтә... Ә син бәләкәй малайлар сыман таш җыясынмы?.. Ш а м и л. Җыям. Ирек. Ташла... Лучще әтиең янына Якутиягә сыпыр... Анда вак- төяк ташлар түгел, алмаз җыярсың... Бриллиант!., Шамил. Китәрмен әле бер. Ирек. Әйдә, малай, махнем, ә? Аннан кешеләр баеп кайта... Шамил. Баер өчен?. Мин күрер өчен, җирләрендә яткан асыл ташларын кулыма тотып карар өчен китәр идем ул якларга Ирек. Әллә тау-тау алмаз, алтын җиреннән безгә чыпчык башы кадәр генә бриллиант алып кайтырга ярамасмы? Ш а м и л. Чыпчык башы кадәр бриллиантнын ничә меа сум торганын беләсен.ме син?.. Ирек. Торса, әллә сатып аламмы? Махнем, әйдә... Чынлап! Син бит геолог булам, дисен... Геология эшендә практикан булыр . Әнә Исмәгыйл абый тарихны нинди шәп укыта Потому что ул дөньяны күл күргән Шамил. Озакламый әти отпускага кайта, сөйләшербез . Ирек. Эх. малай, бүген үк ычкыныр идем дә... Ш а м и л. Бүген үк? . Ирек Ярый инде, киттем, хуш.. (Кызу гына чыгып китә) Шамил (аның артыннан). Ирек, нигә бер дә безгә килмисен? Ирек (арттан) Вакыт юк . Шамил. Кызык. Укыганда да каядыр китәргә дип сөйләнеп йөри иде. (Ирек ташлаган тәмәке төпчеген аягы белән этәрә дә кереп китә.) Сәхнә алышына Зәвык белән жиһазланган зал. Шамил ишекне ачкыч белән ачып < керә. Кулында газета, хат.. аз о Шамил (сумкасын өстәлгә куеп, кухня ишеген ачып карый). Ух. *" тәмле аш исе. Әби килеп киткән Хәзер ашыйбыз Нәкъ син кушканча, t әбклй, тәмләп . (Хатны карап ) Хат?.. Әтидән... Ришат керә. Ришат Мөмкинме?.. о Шамил. Кер, кер . о Ришат. Кәй арада чыгып киттең?.. “ Шамил Кирәк идеммени?.. с. Ришат Малайлар футболга фотоаппаратын алып килсен, диделәр. Шамил Рәсем төшереп йөрергә минем вакытым булмаячак Ришат Үземнең дә, малай, куллар-аяклар калтырап тора Сик* сәненчеләр безне төп башына утыртабыз, диләр икән... Ш а м ил. Но' Финалга чыксак, җиңү безнеке инде . Ришат Мондый җаваплы ярышта катнашканыбыз юк иде әле... Әгәр җиңсәкме, ул чак Мәскәүгә дә Шамил. Хыялланма... Кайтып ял ит. бар' Әйт. фотоаппаратны алып барам Менә абзаңнын байлыгы нинди? (Фотоаппарат күрсәтә) Ришат Но! Каян эләктердең?.. Ш а м и л. Барый абый бүләк итте, туган көнемдә Ришат. Барый абый да, Барый абый дисең, кем соң ул? Шамил Әниемнең дә, әтиемнең дә якын дусты. Ришат. Аңладым Әниеннең личный дусты .. Ш а ми л Ничек личный’ Ришат. Hv якын, үз иткән дус Синен белән минем шикелле Ш а м и л. Әйт әле, Ришат, дуслыктан да кадерлерәк нәрсә бар? Ришат Бер нәрсә бар. малай Ш а м ил Малай да малай. Менә паспорт алдым. Егет хәзер, гражданин. Ришат. Тәбрик итәм Миннән дүрт айга кече икәнсең, иптәш гражданин Дуслыктан да кадерлерәк нәрсә бар икән шул бу дөньяда. Ш а м и л. Әйт, әйт... Ришат Ярату!.. Ш а м н л Белмим Ришат. Белмәмешкә салынма Дәресләр беткәч тә китапларыңны etfHcauetot IVHVH нэшши кыстырасың да атыла-бәрелә класстан чыгып сыпырасын. Аның белән кайтыр өчен. Сиңа мәхәббәт жене кагылган. Шамил. Кем турында они? Ришат. Боргаланма. Тик шушы яшьтән гыйшык-мыйшык оелән чуала башлау... Шамил. Нинди гыйшык. Әй, минем бу бөтенләй башка. Күңелгә шундый рәхәт. Мәңгегә шулай булуын теләр идем. Кайчакларда эч поша башлый, үзеңне үзең кая куярга белмисең, ул искә төшә дә рәхәт булып китә... Ниндидер көч житмәслек эшләр эшлисе килә. Ришат. Шәп!.. Бүген футболда Ләйсәнчекне исенә төшерә-төшерә, күз алдыңа аның зифа гәүдәсен китереп, сиксәненчеләрнсң кирәген бир әле, малай... Тузаннарын туздыр әле, яме... Шамил. Хәзер Әкълимә килергә тиеш. Ришат. Нигә килә ул монда. Солтания апа класста гына дәресен карашырга диде түгелме?.. Ш а м и л. Өйдә тынычрак. Ришат. Аңлашыла... Әйдә, өстерә, өстерә... Шамил. Солтания апа сиңа кушкан иде дә... Ришат. Беренчедән, җиңги, ягъни абыйның хатыны, өйгә малайлар, кызлар китерергә кушмый. Икенчедән, буялган тырнаклары белән Әкълимә күземне чукыр дип куркам. Шамил. Усал түгел лә ул. ялкаурак кына бераз. Ришат. Классында утырып кала ул чегән кызы. Шамил. Калмый, калдырмабыз Ришат. Киттем. Син укыт, тәрбиялә. Кара, ул чегән кызы үзе сиңа сабак укытмасын!.. Ш а м и л. Кая ашыгасың, әйдә ашап алабыз... Ришат. Кешеләрдә ашап йөрергә ярамый, җиңги кушмый. Шамил. Гафу... Онытканмын... Әкълимә керә. Ул зур кара күзле, кара чәчле, мәһабәт сынлы. Кыз, кай ягы беләндер, чегән кызына охшаган. Әкълимә. Ха!.. Отличниклар гына икән ич монда. Салют!.. Шамил. Салют!!! Ришат. Мин киттем!.. Уңыш телим. (Китә.) Шамил. Сал жакетыңны!.. Уз. Әкълимә. Жакетымны салырга?.. Пожалуйста... Ә син, матурым, ярдәм ит. Шамил. Әйттемме сиңа, матурым дип дәшмә. Әкълимә. Синең бүген кәефең начар, иптәш профессор... Шамил. Нигә кыланасың?.. Әкълимә. Кыланмыйм... Шамил. Кичә физиканы ничек яхшы өйрәндек, беләм дидең, бишкә жавап бирәм дип мактандың. Такта янында суга төшкән тавык. Әкълимә. Солтания апаның күзләренә карадым исә, белгәннәрем башымнан чыга да бетә... Яратмыйм мин Солтания апаны. Шамил. Солтания апа өчен кирәкми синең яратуларың... Ал дәфтәреңне... г Әкълимә сумкасыннан дәфтәр һәм китап алып встәлгә куя. Шамил. Чиш шул ике мәсьәләне. Әкълимә (бераз язган була да). Кара әле. Шамил, башта үзен генә дәресеңне әзерлә, яме, мәсьәләңне чыгар, дәфтәреңә яз. Аннан мин күчерермен, син аңлатырсың, яме, матурым, әй лә Шамил дигәнем. Шамил. Тагын нәрсә, әйтеп бетер... Әкълимә. Әйтер сүзем дә юк, мәсьәлә дә чишеп утырасым килми... Шамил Нигә вакыт әрәм итеп килден’.. Әкълимә. Әй, Шамил матурым, йөрәгемдә ут, шул басылмасмы дип киләм янына. Киңәш бир, ничек тынычланырга мина, ә? Кайларга китеп... Ә син мәсьәлә дисең. Әй, математикаңа төкерәм... Физикасына да... Шамил. Син тилерә башлаган... Әкълимә. Унбиш яшьтән тиле мин Физикасын да. математикасын да отличнога беләм Шамил. Мактанырга оста син... Әкълимә (пианинога күзе төшеп) Ә менә җырларга, бнергә. пожалуйста... (Аккорд ала, авыз эченнән «Ромашкалар» көен җырлый) Әй (Шамилнең читтә урнаштырылган ташлар коллекциясен күреп.) Минем дә малай кеше, егет кеше буласым килә. Йөрер идем ташларга гашыйк булып, жыяр идем тау-тау мәрмәр ташлар. Мин оешып бетмәгән бер жан шул. Чәчәккә, күбәләккә, музыкага гашыйк Эчем тулы кайгы-хәсрәт.. Шамил. Егетләр яратуларын да, кайгыларын да урамга чыгып актармыйлар... Тыныч кына.. Әкълимә. Тыныч кына шул, кызларның йөрәкләре янып беткәндә, аларныкы жылына гына башлый .. Эгоистлар Ш а м и л. Мәхәббәт турында сөйләшергә вакыт юк, Әкълимә, утыр Әкълимә. Ташлачы, зинһар.. Мина җанымны кая куярга урын кирәк. Бармы шундый урын, Шамил? Я? Ник дәшмисең? Табып бир Ша м и л. Юк андый урын. Кешеләрнең җаны беркайчан да тыныч булырга тиеш түгел, минемчә. Шул. Тагын нәрсәләрдер чишәргә беле мсм җитми Әкълимә. Укып, белем алып кына четрекле мәсьәләләрне чишеп булса икән. Кешеләр институт бетерә, югарыга омтыла, ә үзләре. Ш а м и л. Кайбер кешеләр диген, кешеләр димә . Әкълимә. Әй. Аңлыйсыңмыни син (Пластинкаларга күзе төшә) Бию көе? Чардаш, Шейк? Я әле уйнат! Шамил Утыр, бернинди музыка да кирәкми . Әкълимә Бик теләсәң ун-унбиш минутта эшләп бирәм мәсьәләләреңне, Шамил матурым... Ш а ми л. Аңламыйм мин сине, Әкълимә. Әкълимә. Фи... мине бер кешедә аңламый Әти дә. әнн дә . Үземне үзем дә аңламыйм . (Радиоланы боргалый Музыка. Әкълимә Шамил каршына килеп баса, бии башлый ) Спорт киеменнән Ләйсән керә. Ләйсән (үз-үзен тотарга тырыша) Хәерле көн! Әкълимә Хәерле көн, Ләйсән. Ләйсән. Дәрес әзерлисезме? Шамил. Әйе... Ләйсән. Дәрес карамыйча җырлап, биеп утырганыгызны Солтания апа белсә . Ш а м и л. Белсә?.. Әкълимә. Син, акыллы кыз булсаң. Ләйсән, кайда нәрсә күргәнеңне мәктәпкә ташып йөрмә. Гайбәтче кызларны яратмыйлар мәктәптә. Отличница булсалар да. Ләйсән. Ялганчы булу яхшырак алайса?. (Пауза) Бәлки әле футбол ярышына да бармыйсындыр, Шамил.. Әкъл н мә О, анда барабыз, име, Шамил матурым. Ш а м и л. Ләйсән, уз, утыр, без ярты сәгать кенә.. Ләйсән. Дәвам итегез, дәрес өйрәнүегезне, дим. (Чыгып китә дә шунда ук ишекне ачып) Бүгенге ярышта иң җаваплы кеше син, Шамил, шуны онытма! (Китә.) ЯШЬЛЕК КАНАТ ҖӘЙГӘНДӘ Әкълимә Ха, көнләште. (Пауза.) Сизәм, кәефен китте. Борчылма Бүгенгә китәм, ә иртәгә ярсуымны басарга тырышырмын да килермен. Күңелеңне төшермә, иптәш профессор, начар укучы булмам. Шамил. Алгебра белән физикадан иң кимендә дүртлегә укы- масаңмы?.. Әкълимә (жакетын кия, кесәсеннән таш алып.) Мә, ташлар профессоры. коллекцияңә куй. Ш а м ил. Рәхмәт. Әкълимә. Сау бул... Футболда уңыш телим, җинү!.. (Чыга, шунда ук ишекне ача да.) Салют! Шамил матурым!.. Шамил. Салют! (Пауза) Менә аңла бу кызларны. Аңла! Малай түгел, егет инде син. паспорт алган егет кисәге. (Көзге алдына басып.) Егет!. Ләйсән ачуланды . Күзләре зур булып ачылдылар.. Шундый матур күзләр .. Аңарга үпкәләсә дә килешә, иреннәре елмаерга гына тора. Ашап алыйм да китәргә кирәк. Бүгенге футболда... Иң зур җаваплылык синдә диде бит Ләйсән... Хәмзә керә. Хәмзә. Ярый торгандыр, шәт, Шамил. Керегез... Хәмзә. Мә әле. улым, кыздырып аша әле шуны. (Балык бирә.) Ш а м и л Рәхмәт. Минем балык кыздырырга вакыт юк. Хәмзә. Алайса, әбиең килгәч кыздырыр. Шамил. Әби бүген килеп киткән инде. Хәмзә. Аңа да ике йорт арасында йөрү бик авыр. Аякларым сызлый, ди. Шамил. Йөрмә, әбкәй. дип әллә ничә әйттем мин аңа, әни дә... Хәмзә. Ул үзенчә сөйли. Шушында килеп Шамилне вакытында ашатсам, үзем көне буе ашамый йөрсәм дә риза. ди. Шамил Мин бала түгел. Үзем дә әзерләп ашый алам. Хәмзә. Әбиләр өчен син иллегә җитсәң дә бала. Әтиеңнән хәбәр бармы соң, улым? Ш а м и л. Әнә хат килгән, X ә м з ә. Нәрсә яза? Шамил. Укымадым. Хәмзә. Ничек түзеп торасың, ачып укы. Шамил. Әнигә адресланган хатларны укымыйм мин. (Спорт киемнәрен кия.) Хәмзә. Кая барасың?„ Шамил. Футболга. Ике мәктәп ярыша. Хәмзә. Ярый, ярый, хәерле юл. Җиңеп кайтыгыз. Ой, харап та яратам шул футболны. Кичә ничек уйнадылар, телевизордан карадык. Теге ниләр белән . Англияләр уйнады. Төнге бергә кадәр. Үзебезнеке- ләрне кызганып ашказаным авыртып бетте. Шундый китереп тибәләр, хәерсезләр! һей. урында утырып торып булмый. Кабыргаң-фәләнеңә тибеп сине дә имгәтмәсеннәр, улым. (Телефон шалтырый ) Шамил (трубканы ала). Исәнмесез, Барый абый.. Әни кайтмады әле . Хәлләрем яхшы... Әйе, хушыгыз... (Трубканы куя.) Хәмзә. Теге кеше шалтыратамыни? Ш а м и л. Кайсы кеше? Хәмзә. Теге ни, Барый дисең бит. Бик еш килә дә үзе. Шамил. Килсә соң... X ә м зә. Әтиең өйдә чакларда бер дә күренми иде.,. Кая эшли ди үзе? Ш а м и л. Белмим. X ә м з ә. Белмисең шул. бичара шул син, мәхлук син... Шамил (каты). Нәрсә? Мәхлук?.. Хәмзә. Дулама, улым, дулама . дошман түгел мин сина Менә мондый чагыннан кулымда күтәреп йөрттем сине. Әтиен дә, киткән чакта, Хәмзә бабай, улыма күзколак булыгыз, дигән иде. Шамил. Әйтмәгез мина бичара дип, жигмәсә кешеләр алдында. Хәмзә. Кешеләр дигәнең шул теге сары чәчле кызмы инде? Баскыч төбе сагалаган кызларны әйтер идем, улым. Андыйлардан ераграк ♦ тор син... Әй, акламыйсын шул әле син, Шамил улым, балалыгыннан чыгып бетә алмыйсың.. Шамил Паспорт алган кеше бала буламыни?.. Хәмзә. Мина Гәрәй кызганыч . Шамил Инде әти бичарамы?.. Хәмзә. Гомерем буе намуслы кеше булдым, гадел . Яратмыйм әшәкеләрне... Паспорт алган егет булсаң, әтиеңнең йөзенә кызыллык китертмә, куып чыгар ул Барый дигән ләгыйнне Шамил. Ләгыйн түгел. Инженер ул — төзүче Бөтенсоюзда беренче урында торырлык больница төзергә килгән ул безгә... Яхшы кеше ул. Хәмзә. Аның яхшылыгыннан безнең йөрәкләр ат башы кадәр булып күперде. Ш а м и л Кемнең ул, сезнең?.. Хәмзә. Тирә-күршеләрнең. Әнә Шәймәрдән нәрсә сөйли . Синең < өчен мин оялам. Сөйләш әниең белән әйбәт кенә Китереп йөртмәсен ® ул инженерны н Ш а м ил. Нәрсә, нәрсә?.. < Хәмзә. Миңа сөйләве дә бик авыр, улым... Эчем поша Ярат- £ мыйм кыек-мыек эшләрне... х Шамил (өстәлдә яткан балыкны алып). Мәгез!. Алыгыз!.. Әгәр 3 тагын... s Хәмзә. Чү, чү! (Ишеккә килә ) Менә. , ит яхшылык, көт явызлык, » һей, мина дисәгез... (Чыгып китә.) 2 Шамил (кулындагы китабын атып бәрә) Аптыратты кешеләр п пенсиягә чыккач псих була башлый, дип сөйлиләр иде. Әллә дөрес тә “• инде. Керә дә әллә ниләр сөйләп чыга... (Бүлмәсенә кереп китә ) Пауза. Разия, аның сумкасын күтәреп Барый керәләр. Рази я (сумкасын алып). Рәхмәт Синен машина шәп булды әле. Троллейбуста кайта-кайга кырык минут вакытым уза иде. Утыр, Барый. Әле безнең бер ун минут вакытыбыз бар бит. Барый Көтәм (Утыра ) Разия. Хатлар?.. Барый Гәрәйдәнме? Разия Анардан Мин үзен көтә идем.. (Укый, йөзе караңгылана ) һей! . Барый. Нәрсә?.. Разия. Ышандырган булды Июньдә кайтам, бергә ялга китәрбез. дигән булды. Б а р ы й. Нәрсә яза?.. Разия. Экспедициядә бер егетләре өйләнгән дә Гәрәй ана үзенен отпуска вакытын биргән. Бары й. Тегеләр туй сәяхәтенә киткәннәрме?.. Разия. Әйе. Барый. Гаҗәпләнерлек урын юк. Гәрәй ич ул. Баштан кешеләргә, аннан гына үзенә. Шамил чыгарга барган жирсннән туктап кала. Рази я Бүген үк шундый хат язам, өйгә кайтып та йөрмә, дим Бу кадәр таш йөрәкле булмаса сон. Минем бөтен планнарымны бозды Барый. Тынычлан, Разня... ЯШЬЛЕК КАНАТ ЖӘЯГӘНДӘ Разия Тынычландырма, Барый.. Ул һәрвакыт шулай.. Анарга әллә без бар, әллә юк... Ачуымны китерсә, китәрмен дә барырмын... ялгызын калдырып... Барый (көлеп). Җиде кат җир астыннан хәзинә таба белгән Гәрәй сине генә «бик тиз табар... Әйдә, киттекме?.. Разия. Хәзер.« Шамил югала. Барый. Мин чыга торам... Разия. Ярар... (Барый чыгып китә.) Беләм инде, ике ай дигәне аның ярты ел була... (Нервланып, сумкасындагы әйберләрен бушата. Кухня белән ике арада йөри.) Шамил!.. Ничә мәртәбәләр әйткәнем бар, аш өстәленә портфелеңне куйма, дип. Тыңламыйсын гына бит. (Бүлмә ишегенә килеп.) Нигә вакытсыз яттың? Әнә, әтиеңнән хат килгән, укы!.. Мин киттем, берәр сәгатьтән кайтырмын. Шамил (чыга). Әни... Разия. Нәрсә?.. Шамил. Минем синең белән сейләшәсем бар иде... Разия. Сөйләш соң... Ш а м и л. Ә син утыр, тыңла... Разия. Утырып торырга вакытым юк, ашыгам. Төзелеш участогына барып киләсем бар... Барый абыең көтә... Кайткач сөйләшербез. Шамил (әнисенә карап тора да), һәрвакыт шундый син... Ашыгасың. вакытың юк... (Чыга.) Разия. Шамил. Шамил!.. Нәрсә булган бу балага! Мәктәптә берәр хәл бармы?.. Мөгаен, икеле алгандыр. . (Шамилнең сумкасын актара.) Пәрдә. ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Мәктәп Кызыл почмак Төрле лозунглар. Стенада отличникларнын рәсемнәре. Призлар. Бераз паузадан соң Ләйсән керә. «Яшен»гә кәгазь элә. Анда карикатура. Ләйсән. Укысын да, күрсен дә, Шамил. Шамилчик... Оялмый да, ичмасам. Шундый җаваплы көнне. Миңа ачуланыр инде. Син редактор, синең эшең, дияр. Юк, шаярма! Без редколлегия белән, Солтания апа ризалыгы белән... Чыгарга бара Ишектә Шамил белән очраша Шамил нык дулкынланган Ләйсән Шамилне бәреп чыкмакчы. Шамил аның кулыннан тотып ала. Шамил. Тукта, Ләйсән. Ләйсән. Җибәр!.. Ш а м ил. Әйт, нинди гайбәт сөйләдең Ришатка? Ләйсән. Җибәр, дим, Ришатның үз күзе юкмы әллә. Шамил. Нәрсә күргән ул. Ни хакы бар аның... Белер-белмәс җыелыш җыйнарга да яла ягарга... Ләйсән. Бик бар. Иң җаваплы ярышны өздең. Футболга килмәдең. Син уйнаганда беркайчан да җиңелмиләр иде безнең малайлар. Бар да шулай, ди. Шамил булса болай хур булмас идек, диләр. Әкълимәнең шейк биюе синең өчен кыйммәтрәк булган шул. Шамил. Мин сине мондый дип белми идем, Ләйсән, Ләйсән. Мин дә сине шундый дип белми идем. Шамил. Нинди дип?.. Ләйсән. Мин нинди?.. Шамил. Син көнче, син чебенне фил итүче, фантазер. Л ә й сә н. Ә син... син әнә нинди, күр, ничек биисез?.. Шамил («Яшен» янына килә Андагы рәсемнәрне күреп). Кем эше бу? (Ачу белән Ләйсәнгә килә ) Кем язды, дим? Ләйсән. Редакция эше сер. I1J а м и л. Эх, син... Менә син нинди икән... Ләйсән. Ә син, син... Ничә мәртәбәләр бергә кинога бардык. . урманга. * Шамил. Берни дә күрми дә, белми дә торып... (Кинәт газетаны ертып ала.) Ләйсән. Шамил!.. Нишлисең син? Шәп!.. Егетлек ■күрсәттең... Солтания. Ришат керәләр. Солтания. Тавышыгыз бөтен коридорга яңгырый Нишлисез? Ришат (газета ертыкларын ала). Ни хакың бар синең?.. Шамил. Яла ягарга синең хакын булган күк .. Солтания. Җикеренмә, Рамазанов. Әкълимәгә дәрес әзерләргә булышу өчен беркеттем сине Өендә кәмит уйнарга түгел. (Газетага күрсәтеп.) Кем эшли мондый эшне, кем? Юк, бу кыланышларын болай гына калмас. Атааналар комитеты тикшерер сине, педсовет. Шамил Тикшерсеннәр Тикшерегез.. Ришат. Әйттем сина, ул чегән кызы белән сак бул, дидем Шамил. Яхшы чакта туктат акыл сатуыңны... 2 Р и ш а т. Туры сүзгә жавап юкмы, Шамил дус. Җыелыштан кул < селтәп чыгып киттең дә бит, бюрога чакырсак нәрсә диярсең икән . £ Әкълимә керә. Ул Солтаниягә нәрсәдер әйтмәкче. Әкълимә. Солтания апа... (Солтания читкә борыла Ришатка.) ~ Нигә күзегез белән ашардай булып карыйсыз?.. Әллә Әкълимә хурла- J ныр да жылап мәктәптән чыгып китәр дисезме? (Газета ертыкларын = ала.) Нәрсә бу?.. Солтания Әйдәгез, директор кабинетына. Анда сөйләшербез Әкълимә (укый). Безнең мәктәп футбол командасын хурлыкка төшерүчеләр, күрегез ничек матур бииләр.. (Ришатка.) Син ясадыңмы бу рәсемне? Ришат. Синең ише курчакны ясап вакыт әрәм итәмме соң. Ә къл и м ә (Ләйсәнгә). Синме, Ләйсән?.. Ришат Кагылма!.. Солтания Әйдәгез. (Ишеккә юнәлә. Ришат белән Ләйсән дә аның артыннан баралар.) Рамазанов, Сәетова! Кемгә әйтәләр? Ш а м и л. Директор алдына барырлык гаебем юк минем Әкълимә Әнә Ләйсән барсын. Ул язарга да, сөйләргә дә бик оста. Ришат Нәрсәгә ялынасыз аларга Әйдәгез, Солтания апа... Чыгалар. Пауза. Әкълимә Шамил... Хәзер үк Исмәгыйл абыйга барысын да сөйлим Мин гаепле, мин начар кыз. (Йөгереп ишеккә килә ) Шамил. Барма!. Мин гаепле.. Җавабын үзем бирермен Мин кичә шундый хәлгә калдым . Уйланып йөрдем-йөрдем дә Шундый хәл, кешегә дә сөйләп аңлатып булмый . Йөгереп килдем, соң иде инде... Безнекеләрне күреп... Әкълимә. Шатлыгым шундый зур иде Константин Михайлович аркамнан сөйде, коридорда, молодец, Әкълимә, ди, алгебрадан кои- трольныйны дүрткә язгансың, ди. Ш а м и л. Бүген язган контрольныймы? Тикшергән дә Ух шәп (Әкълимәне кулыннан тотып әйләндереп ала. Әкълимә аңа тотынып биеп китә.) яшьлек КАНАТ җәйгәндә Әкълимә. Там. там, тамчы, там! Тамуыңны яратам... Торам* та, та... Исмәгыйл, Солтания, Ләйсән, Ришат керәләр. Исмәгыйл (кулларын җәеп). 0!.. Шәп!.. Анда дәресләр бара, монда танца, җыр, бию... Я, я, нигә туктадың, Әкълимә, һәйбәт биисең, курәм. Шамил. Гафу итегез, Исмәгыйл абый. Без, мия... болай гына. Исмәгыйл. Курәм, курәм... Ришат. Бер бии башлагач туктатып та булмыймы, Шамил дус. Солтания. Каршыңда директор басып тора. Аңлат җинаятеңнең сәбәпләрен. Ш а м и л. Җинаять?.. Нинди? Сез... Эх, сез... Үзегез әле укытучы... (Чыгып китә ) И с м ә г ы й л. Тукта, Шамил... Әкълимә (Солтаниягә). Төрмәгә ябарга гына калды инде җина* ятьче булгач, конечно!.. (Чыгып китә.) Исмәгыйл. Нинди кәмит булды бу... Солтания. Күрдегез бит. И с м ә г ы й л. Кызганычка каршы, бернәрсә дә күрмәдем дә, аңламадым да. Солтания. Әнә ул призлар Шамил катнашында яулап алынды. Ә бүген безнең мәктәп хурлыкка калды. Җитмәсә әле газетаны ерта. Исмәгыйл (газетаны ала, дикъкатьләп карый. Ришатка.) Кемнәр болар?.. Шәп бииләр. Ришат. Шамил белән Әкълимә. Әнә бераз охшаганнар да. Исмәгыйл. Шәп, шәп... Димәк, безнең мәктәптә һәйбәт кенә художниклар да бар. Солтания. Белми идегезмени, Ришат инде андый эшкә... Исмәгыйл. Әлегә кадәр белми идем шул. Хәзер белдем. (Ришатка.) Бар, Ришат, Шамилне кабинетка чакыр. Ришат. Хәзер, Исмәгыйл абый, Исмәгыйл (Солтаниягә). Әйдәгез әле... Чыгалар. Ләйсән газета ертыкларын жыйнап озак карап тора. Куллары белән кузен каплый, үкси... ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Разиялар квартирасында зал. Пәрдә ачылганда беркем дә юк. Разия кайта. Ул борчулы, кулында конверт. Рази я (конвертны ача). Мәктәптән. Больницага да шалтыратканнар. Нишләде ул Шамил?.. Кичә дә соң гына кайтты. Ашамады, эчмәде, төренде дә ятты. Бер сүз дәшми (кухняны карап чыга). Ашамаган да. Мәктәпкә барырмын дигән идем, вакытында больницадан кайта алмадым. Барый керә. Бары й. Исәнме, Разня. Уф-ф... (Арып диванга утыра.) Разия. Нигә уфылдыйсың? Барый. Иртәнге җидедә чыгып кипкән идем, көчкә иллала котылдым. Милем Шамил дус өйдәме? Разия. Кирәк идемени? Барый (пакет күрсәтә). Менә бу аңа. Разия. Нәрсә ул? Барый. Сер... Разия Әнә бүлмәсенә кертеп куй... Барый. Сәгать дүрт, әйдә киттекме?.. Разия. Син инде гафу ит, Барый. Мин бара алмыйм. Үзен генә бар. Барый. Үзем генә?! Башлап үзен шалтыраттың. Киев профессорын каршы алырга мине дә алып бар, аның белән таныштыр дидең ♦ Хәзер инде бармыйм, имеш. га Разия. Кырык эшем кырылып ята, Барый Аннан... 5 Барый. Аңла, Разия, сина аның белән танышу бик кирәк. Гаҗәп b кеше ул Карабатинка. ' » Разия. Батинка түгел. Бутинко Кара түгел Коро. Барый Шул, шул Коробутинко. Искиткеч машиналар, төрле неч- < кә механизмнар, асыл мехлар, тагын шундый иң асыл җиһазлар эш- < ләнгәнен белә идем Казанда, ә менә бөтендөнья өчен әһәмн гте булган х медицина инструментлары эшләнгәнен белми идем. Андрей Михайло- м внч шулар өчен Казанга киләм дигәч, күзләрем шар булды Сина ул 2 әле бик күп медицина якалыклары сөйләр. Рази я. Анын белән очрашу минем өчен зур бәхет. Мин анын медицина өлкәсендәге ачышларын, хирургиядәге олы хезмәтләрен яхшы ♦ беләм. < Барый. Нинди эшең бар, әйт, үзем эшлим. ° Разия Эш түгел... Шамил борчый. Мәктәпкә чакырып хат та *- җибәргәннәр. Бара алмадым. Үч иткәндәй, бүген бик авыр операция * булды. Белмим, коткарып булырмы?.. о Барый. Менә, менә... бик шәп тә... Коробутинконы алып бар я консультация ал аңардан Атаклы хирург Казанга килә, ә син... Разия Үзем дә шулай уйлаган идем дә сон Барый. Шамил өчен борчылма, үсеп җиткән егет ич ул. 2 Разия. Игътибарның ин кирәк чагы. Кичә дә нәрсәдер әйтмәкче = иде, минем вакытым юк, дигән сүзгә үпкәләп чыгып китте. Барый. Профессорны каршы алып гостиницага илтеп к>йыйк та аннан мәктәпкә барырбыз. Разия Ярый, алайса, киттек Тукта (номер җыя) Алло! Люция, синме? Я, ничек хәле? Хатынына әйт, бер кашык та су бирмәсен, температурасын күзәт. Әйе... Бик ашыгыч кирәк булсам, шылтыратыгыз. Мин озакламый өйдә булам. (Трубканы куя ) Барый. Самолет килергә ярты сәгать вакыт кала Разия. Хәзер, хәзер... (Иренен буйый.) Киев профессоры Качэч хатыннарын килбәтсез димәсен әле. Әйдә (чыгарга баралар). Барый, тукта. Нәрсә бу? (Пиджагының җиңен күрсәтә ) Барый О, о!.. Әкәмәт!.. Кая шулкадәр буялдым икән?. Рази я. Буялган җиңле жакет киеп профессор каршы алырга барасын, ә? Сал тизрәк. Барый. Салырга?.. Пиджаксыз барыйммы Кара, күлмәкнең дә рәте юк. Разня. Сал, сал, тизрәк. Мә, Гәрәйнең костюмын ки. Барый. Тиз генә чистартып булмасмы сон?.. Я тиз генә безнең өйгә барыйк. Разия. Ленин районына барырга?. Сәгатьне кара.. Мә, ки. Бары й. Рәхмәт, Разия ханым, яхшы түгел. Разия (кычкырып көлә). Нәрсәдән, кемнән яхшы түгел .. Бик тиз оныткансың, дустым Барый. Нәрсәне?.. Разия. Гәрәйнең кара костюмын киеп, кызлар күзләргә йөргән чакларыңны дим... Ә Гәрәй синен модный туфлмләренне киеп туздырды. Б а р ы й. Туздыра алмады. Мин аны синең белән танцага барган я. «к. у.» м а. 81 чакларда гына бирә идем аңа (Пауза.) Эх. Разия, матур иде ул чаклар... Картаябыз. Әнә синең дә чәчләреңдә ак бәсләр. Разия. Ә дуслыгыбыз һаман дәвам итә. Әнә үз костюмыңны урындык башына элеп куй... Барый (костюмны кия). Киттекме?.. Разия. Киттек. (Кызу гына чыгалар.) Пауза. Шамил керә. Ул дулкынланган. Туп-туры тәрәзәгә килә. Шамил. Әтинең костюмы... Ишектә Хәмзә. Ул ярты гәүдәсе белән бүлмәгә керә язган. Хәмзә. Шамил, Шамил улым, күрдеңме? Шамил. Нәрсәне?.. Хәмзә. Минем сүзгә ышанмыйсың. Әнә һәр көн шулай, иртә дә, кич тә... Я машина белән, я подручком... Шамил. Тагын нәрсә?.. Хәмзә. Бик тәкәббер сөйләшмә, улым, бу серьезный эш Мин сиңа малайшалай түгел, ак сакаллы бабаң. Шамил. Ишекне ябыгыз. Хәмзә. Ишекне ябармын анысы, тик син бераз уйла... Ир бул!.. Шамил (ишеккә килә, Хәмзә югала. Шамил ишекне ябып ачкыч белән бикли. Урындыктагы пиджакка карап тора да урындыгы белән тибеп җибәрә.) Нишләргә?.. (Телефон шалтырый. Шамил трубканы алырга тели, ләкин алмый.) Мәктәптән шалтыраталар. Шалтыра, шалтыра... Бармыйм... Укыйсым да килми, өйдә дә торасым килми... Нигә кайтмый бу әти... Ичмасам, Ләйсән дә килми... Әйтәм әнигә... тик ничек әйтергә, нәрсә дип... Телем бармый... Туйдым, барысыннан да туйдым... (Ишектә звонок. Чыгаргамы дип икеләнеп тора да, ача. Ирекне күреп шатлана.) Ирек!.. Әйдә уз, уз... (Аны кочаклап ук ала.) Ирек. Нәрсә бик кызуланып киттең... Шаккаттыңмы, нигә килдең дисеңме?.. Шамил. Кызуланмадым да, шак та катмадым... Килүенә просто шат... Уз, утыр, менә монда. Ирек. Утырып тормам... Эштән кайтып киләм дә... (Уза, утыра.) Өегездә берәү дә юк, ахры... Шамил. Юк, юк... Ирек. Бүген акча алдык, получка көне, эштә бераз тоткарландым. Югыйсә, башка көннәрне иртәрәк кайтам мин Шамил. Ашыйсыңмы?.. Әйдә, мин дә ашамаган, бераз капкалап алыйк әле... Ирек. Рәхмәт... Ш а мил. Хәзер, хәзер. Монда гына алып керәм... (Кухняга чыгып ашарга алып керә.) Менә колбаса, өчпочмак... Аша.. Ирек (кесәсеннән вино чыгара) Ашы булгач, суы да булсын... Стакан бир әле, эчик әле шул хирсаны, күрешү хөрмәтенә. Ш а м и л. Мин эчмим. Син дә эчмә. Ирек. Апитлама, малай. Получка алган көнне без барыбыз да эчәбез... Ничектер традиция димме... Я мастерны сыйлаган буласың, я старшийны шунда... кыланасың инде, кеше кыланганны Мәктәпне ташлаганга бер елмы... Шуннан нибары бер күрештекме, ике микән. Укыганда ничего гына дуслар идек. Конечно, син яхшы укый идең, ә мин жиденчедә ике ел утырган малай, сөйрәлә идем үземә күрә. Шамил. Тарихны отличнога укый идең. Ирек, һо! Тарих шул кызыклы фән. Укытучысы да во! Исмәгыйл абый. Әгәр укыган булсам, тарих факультетына кергән булыр идем. Ш а ми л. Укырсың әле... Ирек. Булмас... Минем тормыш шундыйрак. ә менә син бик знаменитый геолог буласын инде. Әтиең кебек Шамил Хыяллар зур да, ничек булыр И-их, малай, кайчакта шундый кызыклы уйлар килә башка Җирнең астын-өскә китереп а сөйли алмам... Сездә ни хәлләр, Солтания . < Сол та н и я. Юк, килмәде о Исмәгыйл. Хәзер генә Разия ханым шалтыратты. Икенче тәүлек © больницадан чыга алмыйм, ди. Операция ясаган бер авыруның хәле < бик начар икән. Шамил өчен борчыла. Сез аларга бармадыгыз инде?.. а. Солтания. Класс җитәкчелегеннән азат итегез мине, Исмәгыйл ° абый Исмәгыйл. Куркасыз!..Уйлашырбыз, педсоветта сөйләшербез дә... о Солтания. Укыту әчеп дә, класс җитәкчесе эшен алып бару өчен о дә бөтен көчемне куям, тик... ~ Исмәгыйл. Сөйләгез, сөйләгез... о. Солтания, һәрвакыт, һәр җирдә балаларның опекуны булу, аларның атааналары янына барып йөрү, үзеңне кимсетүләрен ишетү, юк Булдыра алмыйм . Исмәгыйл. Әйе, сез үз фәнегезне яхшы беләсез, ә менә чыннан да балаларга тәрбия бирү, аларның эчке дөньялары, киләчәк язмышлары белән кызыксыну— юк ул сездә Минем аңлавымча, сез. сез.« (Пауза ) Профессиягезне сайлаганда ук ялгышкансыз диясем килә Солтания Мәктәптә укыганда мин беркайчан да укытучы булырмын дип уйламый идем Инженер-конструктор буласым килә иде минем Ә үзем КАИга имтихан бирә алмадым Пединститутка кердем. Берәр ел укырмын да күчәрмен, дигән идем Күчмәдем дә... Телефон шылтырый Исмәгыйл. Тынлыйм. О. Шамил дус, сәлам' Солтания (урыныннан сикереп тора) Шамил?.. Исмәгыйл (аңа утырырга ишарә ясый). Синең адашыңмы?.. Хәзергә кайда икәне билгесез. Ярдәм?.. Рәхмәт, хәзергә кирәкми Әйе. ишетәм. Шалтыратырмын. Хуш, дустым. (Трубканы куя.) Бу минем иске дус, кырык ничәдер ел элек мине пионерга алып кергән иде, Шамил Силаев Мәктәбебезнең дусты .Адашы турында сораша. Шундый тынгысыз кеше инде. Бәген’ нәрсә кызыксындыра аны. һәрвакыт, һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Хәзер инде пенсиядә, ак чәчле бабай. Ә йөрәгендә һаман ялкын дөрли... (Солтания янына килеп утыра) Менә шулай, Солтания акыллым. Укытучы, педагог булу, әлбәттә, авыр эш. Кайчакта атааналардан, һич урынсызга, хәтер калырлык авыр сүзләр ишетергә туры килә. Балалар үзләре дә бик әче телле була беләләр. Йөрәгең өзелә, миен кайный. Түзәсең, чөнки син—тәрбияче ЯШЬЛЕК КАНАТ ҖӘЙГӘНДӘ Ишек шакыйлар. Керегез!.. Пөхтә итеп киенгән Хәмзә керә. Хәмзә. Ялгышмасам, сез мәктәп директоры Исмәгыйл Кәбирови буласыз? Исәнмесез?.. Исмәгыйл (кул биреп исәнләшә). Исәнмесез. Хәмзә. Без Хәмзә Баязитович булабыз, Байкиев. Исмәгыйл. Таныш фамилия. Солтания. Мин чыгыйм, Исмәгыйл абый, кирәк булсам, физик; кабинетында. Исмәгыйл. Яхшы. Солтания китә. Хәмзә. Күптән килергә җыендым сезгә, Исмәгыйл туган. Әлл« көч җитми, әллә вакыт... И с м ә г ы й л. Тыңлыйм сезне... Хәмзә. Пенсиядә булсак та. без, старая гвардия, тынгысыз жат дигәндәй... Әйләнә-тирәдәге гаделсезлекләр, тәртипсезлекләр борчый^ Исмәгыйл. Әйе, үзе гадел кеше гаделсезлекләрне күтәрә алмый Хәмзә. Сезнең мәктәптә Шамил Рамазанов дигән малай укый. Исмәгыйл. Әйе, әйе... Хәмзә. Миңа аның хакында сөйләве дә бик авыр инде дә... Исмәгыйл. Тыңлыйм. Хәмзә. Яхшы гына укый иде ул бичара малай. Исмәгыйл. Ни өчен бичара?.. Хәмзә. Бичара булмый... сез аның хәзерге сәгатьтә кайда икәне» беләсезме?.. Исмәгыйл. Хәзерге сәгатьтә?.. Хәмзә. Качкан ул малай, шәһәрдән үк качкан. Өеннән, анасыннан, әбисеннән качкан. Исмәгыйл. Качкан?.. Сөйләгез, сөйләгез... Хәмзә. Сөйләве дә авыр, әйтми дә булмый... Шамилнең әнисе Разия ханым, ни инде, үзегез беләсез, шәһәребезнең күренекле докторы, хирургы... Исмәгыйл. Беләм, Разия ханым бик хөрмәтле кеше. Хәмзә. Кайвакытта менә шундый хөрмәтле кешеләр дә юлдан язып куйгалыйлар дим... Хода белсен, әллә дан ярамый шунда... Исмәгыйл. Нәрсә, нәрсә?.. Хәмзә. Соңгы вакытларда Разия ханым бик кәлтрифүтләнеп китте әле. Артык узынып, дигәнем. Исмәгыйл. Эшем куп ди, байтак кына җәмәгать эшләре дә алып бара булса кирәк... Хәзер җәй, врачлар отпускага китәләр, өч врач урынына берәү генә калып эшли... Хәмзә. Яшь кеше, бер ни дә булмас анысы, эшләр... Мәсьәлә анда түгел. Бер мыеклыга күзе төшкән аның. Исмәгыйл. Сез нәрсәдер бутыйсыз, Байкиев иптәш. X ә м з ә. Бутар өчен түгел, ярдәм итәр өчен, бер гаиләне җимерелүдән коткарып калу өчен килдем. Исмәгыйл. Сөйләп бетерегез. Хәмзә. Шул. Разия ханымның ире озак сроклы командировкада, ә ул монда әге дә җеге. Шамил бичара безпризорник булып йөри. Җитмәсә барын да күрә, белә... Исмәгыйл. Нәрсә күрә, нәрсә белә?.. Хә м зә. Нәрсә икәне ачык инде. Башта абайламаган, ахрысы. Хәзер менә аңлаган да... Әмма ләкин, бичаракай, теге явызны куып чыгарыр урынга үзе өйдән чыгып киткән. Разия керә. Разия. Исмәгыйл ага! (Хәмзәне күрә, чигенә.) Сез?.. Хәмзә. Саумы, Разия ханым? Ярый. Исмәгыйл туган, китим, йомышым шул гына иде. Үзегез карарсыз, ачыкларсыз... Разия. Нәрсәне ачыкларга?.. Ничек итеп әнине үлем хәленә ♦ китерүегезнеме?.. Әллә Шамилнең ни өчен өйдән чыгып китү сәбәпләрен ачыкларгамы?.. Хәмзә. Анысын инде ачык әйтә алмыйм, Разия ханым, бигайбә. Разия. Әйтерсез, әйтергә туры килер. Хәмзә. Әллә тагын үз гаебегезне мина аудармакчысызмы? Разия. Нинди тар күңелле, тар карашлы кеше сез. Хәмзә бабай. Исмәгыйл. Тынычланыгыз, Разия ханым. Утырыгыз Сез бик аргансыз да, борчылгансыз да. Разия. Беләм, Хәмзә бабай сезгә әллә ниләр сөйләгәндер .. Гәрәйнең дә, минем дә яшьлек дустыбыз, бергә укыган, күп вакыт бер телем икмәкне бүлеп ашаган кеше, ике ай элек монда эшкә килде. Шул кеше эштән соң мине машинасына утыртып берничә мәртәбә өйгә китереп куйды, шуңа кайберәүләрнең. бигрәк тә менә Хәмзә бабаймын. * сөреме коелган. Янәсе, мин чит ирләр белән тегендә, монда йөрим. * И с м ә г ы й л. йөрсә ни булган?.. Хәмзә. Разия ханым ир хатыны, бала анасы. . Кешеләр әллә ни ** уйлар, Гәрәй ишетсә дә... ь Исмәгыйл. Сез. абзый кеше, теге дөньядан кайткан Фәтхулла о хәзрәт түгелсездер бит?.. Хәмзә. Сез инде. Исмәгыйл туган, мине әллә нинди Фәтхулла Э хәзрәтләргә, иске дөньяның кара күләгәләренә тиңләмәгез. Мин совет " аппаратында кырык ел хезмәт иттем. Заслуженный пенсионер Разия. Безнең йортта кырык квартира, шуларда ничәмә ничә пен- = сионер тора, нигә аларның берсе дә болай урынсызга кешеләрнең » тынычлыгын бозып йөрми. Хәмзә. Бигайбә, мин сезнең әшәкелек эшләп йөргәнегезне күргәнем юк. Тирәкүршеләр, әнә Шәймәрдәннәр сөйли. Разия Ялган... Шәймәрдәннең көне буенча тәрәзәдән карап, кемгә кем кергәнне тикшерергә вакыты юк!.. Оят!.. Ун елдан артык якын күршеләр булып яшибез. Шамилне сезгә карата илтифатлы булырга, сезне хөрмәт итәргә өйрәттек, ә сез .. Нигә шулай нахакка пычратасыз мине?.. Хәмзә (куркып) Мин... мин бары тик сезгә яхшылык теләп, Разия ханым. Чит ирләр килеп йөргәнне ирегез ишетсә, дим . Разия. Алайса әби өйдә юкта сезнең янга килеп керүче алай турында ни дисез инде. Хәмзә. Апай!.. Нинди апай ул тагын!. Разин. Әнә гастрономда эшләүче — Гайшә апай, әби чыгып китүгә, сезнең янга килә дә керә, диләр бит. Хәмзә. Әстәгыфирулла, ояг түгелме сезгә., врач башыгыз белән шундый сүз... Бохтан бу!.. Ул бичара хатын, ара тирә йомышка дип керә. Сез шуны... Разия. Мин түгел, әнә күршеләр шулай ди. Әби чыгып киттеме, бабай янына яшь ханым керә, диләр Хәмзә, һей, явыз, усал тел... Кеше өстенә яла сөйли.,, Тнкшермн- нит.мм торып. Разия Сез үзегез дә бит тикшерел тормыйсыз.» Хәмзә. Мин биг, ни бит... Разня. Шулай шул, Хәмзә бабай, үзегезгә кагылгач, ошамый . Хәмзә. Әй, Разия күрше, күрәләтә торып әллә ниләр сөйлисен, җитмәсә директор алдында... Болай булгач.„ (Кулын селтәп ишеккә ЯШЬЛЕК КАНАТ ҖОЯГӘНДО килә.) Алла сакласын, карчыгым белән сугыштырырсыз, картайган көнемдә... (Чыгып китә.) Исмәгыйл. Без сезне, Разия ханым, өченче көн көтәбез... Нигә өегездәге хәлләрне ачык итеп сөйләп бирмәскә!.. Разия. Ничектер шулай килеп чыкты инде. Шамилнең мона кадәр тәртип бозып йөргәне булмагач, болай булуы башыма да килмәде. Шул картның гайбәтенә ышанган бит ул... И с м ә г ы й л. Бәлки үзегез дә гаеплесездер? Разия. Кызык кына, миңа эштә ирләр белән бергә эшләргә, командировкаларга бергә китәргә ярый, ә өемә иптәш булып, дус булып ир кешегә килергә ярамый. Бала-чагага бар адымыңны, һәр эшләгән эшеңне аңлатып тору... Исмәгыйл. Сезнең дә, шулай ук безнең дә Шамилгә бала-чага итеп карарга хакыбыз юк. (Пауза.) Шамилгә уналты яшь. Яшьлекнең канат җәйгән чагы. Җиткән егет ул хәзер, бу яшьтәгеләр бары да үзләре теләгәнчә яшәү өчен хокук даулый, мөстәкыйльлек. Разия. Җитмәсә, кызулыгым белән, үзенә сугып та алдым. Исмәгыйл. Суктыгыз!.. Разия. Гомеремдә беренче мәртәбә. Исмәгыйл. Сез, бала тәрбияләү нечкәлекләрен онытып җибәргәнсез, хөрмәтле Разия ханым... Ләйсән керә. Ләйсән. Исмәгыйл абый... Шамил», Шамил вокзалга төшеп Исмәгыйл. Әле ул монда килеп чыгар дип ышанып көтә идем. Болай булгач»., (Уйланып тора да кызуланып чыгып китә...) Пәрдә. АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Вокзал алды. Перронга чыга торган зур гына капка артында үскән ага *лар аша вагоннар күренеп тора. Эскәмияләр. Перрон ягыннан ашыгып Шамил чыга. Шамил. Өченче вагон дигән иде. Юк ачда. Әллә килеп җитмә деме?.. (Карана. Кызу-кызу Ирек керә.) Ирек. Киттек, ярты сәгать вакыт калды. Шамил. Куй әле капчыгыңны, сөйләшик әле. И р е к. Юлда, вагонда рәхәтләнеп ләчтит сатарбыз. (Чыгарга бара.) Ш а м ил. Китмибез?! Мин дә китмим, син дә беркая... Ирек. Юк инде. Китмәсэң, син китмә. Миндә эшең булмасын. Ш а м и л. Авыру әниеңне кемгә калдырдың? Ирек. Әни мине үзе җибәрде. Я әтиең бөтенләй биртеп ташлар, ди. Шамил. Бир капчыгыңны. (Тартышалар.) Әниең синең биртелүеңнән курка. Үгез кадәр егетнең... Ирек. Шулмы синең дуслыгың, вокзалга кадәр дә җитмәде. Шамил. Безнең дуслык әниләргә кайгы-хәсрәт китерергә тиеш түгел. Ирек. Акыл сатма. Ике көндә йөз төрле уй. Китәм, китмим... Синең үз башың, үз акылың юк... Әйдә, теләгәнеңчә эшлә, хурласыннар әнә. Ш а м и л. Китү үз өстеңә юк гаепне алу булыр иде, Ирек дус. китте. Р азия - . ^Вокзалга!.. И CM Ә ГЫ И л. J Ләйсән. Әйе. Ирек. Мин гаебем булганга китмим лә. Авыр мина, беләсеңме, минем башка чарам юк. Шамил. Бәлки, ниткән җиреңдә жинел дә булыр. Ирек. Әллә үз үземне туйдыра алмаммы?.. Шамил. Туйдырырсың анысы . Бер үзең өчен генә яшәү бик жинел ул... Ә әниең?.. Әтиең?.. Аларга син киткәч тагын да авыррак ♦ булачак. Ирек. Мин, синең белән китәм дип, иптәшләрдән аерылдым Ә син шул Әкълимә коткысына бирелгән. Шамил. Әкълимә коткысына түгел. Үз акылым белән. Ирек. Әкълимә җибәрмәде, дөресен сөйлә. Шамил. Беләсеңме, шундый бер акыллы суз бар: әгәр берәү бер генә кешене бәхетле итсә дә, дөньяда яшәве бик жинел булыр иде, ди Начармы әллә?.. Әкълимәгә мин ярдәм итсәм, ул да мина ярдәм итте Кайтам да хәзер әнидән дә гафу үтенәм... Ул да бәхетле була. Начармы, ә? Ирек. Бар . (Кулым селтәп) Кругом бәхетле булыгыз, ә мнн Сау бул... (Чыгып китә.) Ш а ми л. Ирек, Ирек, тукта!.. (Чыгарга бара) Ләйсән керә. о Л әй с ә н. Шамил!., £ Шамил. Ләйсән). а, Ләйсән. Китәсең?.. Шамил. Китсәм?.. * Л ә й с ә н. Гафу ит мине, Шамил Мин, мин (елый ) Шамил. Җылама... Ләйсән Шамил!.. (Каты кычкырып) Беркая да җибәрмим 3 Җибәрмим!.. (Муеныннан кочаклап ала.) х Шамил. Ләйсән! (Үзе дә Ләйсәнне кочаклый) Җибәр әле, " Ләйсән. „ Репродукторда: «Хөрмәтле пассажир иптәшләр! Мәскәү — Караганда поезды китәргә 5 минут вакыт калды > дигән тавыш. Шамил йөгереп чыгып китә. Ләйсән (аның артыннан ташлана.) Шамил... Әкълимә керә. Әкълимә Ләйсән!.. Кая Ирек, Шамил?.. Ләйсән Киттеләр. Әкълимә. Ужас, ужас! Коточкыч! Бакчага Ирекнең әтисе килде. Ужас! Җирне тырнап елый. Ул китсә, йөрәгем шартлаячак, ди Чина ялына зинһар, кызый. Ирекне алып кайт, ди Бану апа да елый Ләйсән. Әйдәле. (Чыгып китәләр.) Пауза. Аркасына капчык аскан Ирек керә Ул уйланып ба.ыл тора, Әкълима. Ләйсән керәләр. Әкълимә Ирек! Матурым, җаным!. Ирек. Мин — матур, вот ерунда! Әк ъл и мә. Матур шул! (Кочаклап үбә ) Ирек. Әкълимә, әдәплерәк кылан. Әнә анда минем Розочкам басыл тора. Шамил керә Паровоз тавышы Ирек капчыгын Шамилгә бирә. Ирек Мә әле Шамил дус. капчыкны тотып тор әле Берне көйрәтим дә... (Тарта) Китмәдем, ә поезд әнә минем юклыкны сизмәде дә. ЯШЬЛЕК КАНАТ ҖӘПГӘНДӘ китте дә барды. Бар ни дә Ирек, юк ни аңа... Тик менә әни. . Әнн өчен дә, әти өчен дә кирәк кеше мин. Әкълимә. Бик кирәк, Ирек матурым, бик кирәк. Ирек. Ярар, бик матурлама. Әйдәгез, киттек, безнең кайтуны отмечать итәбез. Ришат керә. Ул Шамилгә нәрсәдер әйтмәкче Шамил ана карап тора да жилкәсенә кулын сала — барысының да йөзләрендә шатлык... Әкълимә (җырлый). Ромашкалар, серле ромашкалар... Исмәгыйл белән Разия керәләр. И с м ә г ы й л. Әнә үзләре дә. Разия. Улым!.. (Шамилне кочаклый.) Шамил. Әни... Тынычлан, әни... Исмәгыйл. Кая поездыгыз, ничәдә китә?.. Шамил. Поезд китте, Исмәгыйл абый. Исмәгыйл. Ә без озатып калырга дип ашыктык. Шамил. Без китмәскә булдык, Исмәгыйл абый. Исмәгыйл. Кешеләр күңелсез хәлләргә очраган саен туган жир- ләреннән, атааналарыннан качып китә башласалар, китәргә урын да калмас иде. Ирек. Анысы урыннар күп күбен... Исмәгыйл. Күп анысы, күп, безнең ил бик киң... Тик шунысы — үзеңнән, вөҗданыңнан «ачарга урын юк. а Шамил. Без... Исмәгыйл. Ал капчыгыңны, Шамил, син дә, Ирек. Юл капчыкларыгызны истәлек өчен җыеп куегыз. Киләчәктә әле ерак юлларга чыгасыгыз бар. Олы бәхет эзләп. Үзегезнең дә, туган илебезнең дә матур киләчәге өчен... Шул вакыт кирәк булыр алар сезгә. Ләйсән. Ой, яңгыр, кояшлы яңгыр! Исмәгыйл. Бәрәкәт яңгыры. Ләйсән. Күрегез, салават күпере, яшел, сары, кызыл төсләр..» Разия. Бәхет күпере ди безнең әни аны. Салават жүчере тагын да ачыграк күренә Ерактан шатлыклы моң ишетелә. Әкрен генә пәрдә төшә.