Логотип Казан Утлары
Поэма

 Фал китабы

 

 

 

Тормыш! Бармы шундый сЬал 1 китабы — Туар көннең серен белергә? Киләчәкне кеше хәерлегә Юрап яши гомергомергә. Кайгыларын кеше жиргә сала. Сөенечен сибә күкләргә. Туфрак кара, күкләр яктьызәнгәр, Ак бәхетне кайдан көтәргә? Зәңгәр шәлен иннәренә салып һаваларда йөзгән хыяллар Кәнтәркәнтәр кара жиргә төшсә Челпәрәмә килеп уала. Җидегән йолдыз! Җиде юлның берсе Кайсы якта? Күкләр болытлы... Була торгандыр ул һәр кешенең Тормышында шундый минуты. — Күктән көткән сиңа җирдән килер. Барыр юлың якты күренә— Шулай диде нәнәм китап ачып. Ул төшенгән яшәү серенә Ни югалтса кеше жиргә карый Күктә — кошлар . Җирдә — кешеләр,— Эзләгәнне табышып, шушы җирдә Бергә яшәү белән көчлеләр. Ә көчлеләр үз иненә ала Берәр кайгы төшсә бу башка... Укытучым — яна председатель. Мин мәктәптә — ана алмашка. * Фал (г аранчадан) — якты киләчәк. Уйлыйсыздыр: Най тиз жидегән йолдыз Җиде юлның берсен балкытты?! ...Сугыштан сон кара көйгән кырлар, Ә син шунда нәни бал корты. Сулган, сынган күңел гөлләренең Нәфисләрен тап син, алларын. Ачы кышта үзләренә өләш Саф гәрәбә кебек балларын. Кулда китап: Туган ил тарихы. Көрәш юлы... Юллар текәләр. Бит ачам да янә юлга чыгам, - Алда тагын юллар көтәләр. Юлдагылар — көрәштәшләр көтә, Егылганнар алмаш чакыра. Елдан-елга, ярдан-ярга илтә Бәхет юлы — һаман яктырак. I Ап-ак таштан күккә ашкан бина. Күтәрелә бетон баскычлар. Салмак кына атлый өлкән ирләр, Оча-куна менә яшь кызлар. Баскычлары биек, ашык — шык-шык. Ачыла да ишек, ябыла. Кайсылары атлый жайлап— лып-лып, һаман үргә төркем агыла. Киң ишекләр ачык — чык-чык, чек-чек. Үргә, үргә, үргә — баскычлар. Ишек тора йотып — тып-тып... Тып-тын. Монда узар безнең яз, кышлар. Таш диварның якты залын күрдек. Төшеп меник хәзер түбәнгә: Җырда җырланмаган кызлар исеме Уелып калган бетон идәндә. Кызлар бригадиры — Кәримова, Катя Ивановна, Гөлйөзем... Исемнәрен кушып, кызлар салган Бу бинаның бетон нигезен. Киң чшекләр ачык — шык-шык, чек-чек Үргә, үргә, үргә — адымнар. Ишек тора йотып — тып-тып... тып-тын. Бер кыз калды капка янында. Чуен ишек алда — өнсез, жансыз Кыя кебек тора караеп. Мөнирәкәй, синме? Кәримова? Бу бит синең данлы сараең. Истә әле аны салган жәен.— Качкан иде сезнең йокылар. Өлгертергә диеп фән сараен Башланганчы кичке укулар. Мактап сезнең кызлар бригадасын Шаулап торган иде гәзитләр. Синең рәсем миңа шуннан таныш. Кыш үткән дә, тагын яз үткән. йортны үзең салган. Килүләрен — Бай кардәшкә гүя кунакка. Күпләр, күпләр шулай, синең сыман. Кичегә әле кичке сабакка... Кыялмыйсын... Баскычлары биек, Ишекләре авыр дисеңме? Үзең салган баскыч басмалары Күтәрмисләрмени соң сине? Күзләреңнән күрәм, китәр өчен Килмәгәнсең безнең урамга йөргән юлың кайдан ураган соң. Язмышыңа ниләр юралган?. 2 Унжиде яшь иде Мөнирәгә, Тиз өйрәнде бетон эшенә (Без бер елда эшкә башлаганбыз. Ниләр сыймый ун ел эченә!) «Сугыш бетте» дигән шатлык үтте. Кайда бакма — анда хәрабә Өйләр иелеп төште-* «өй хужасы үлде» дигән өнсез хәбәрдән. Авыру ана шуннан торалмады Ана урынына калды Мөнирә. Бер утларга, бер суларга салсаң. Шартлап сынар иде тимер дә... Ә Мөнирә түзде. Төштә гедәй, Зәңгәр күктә көмеш йолдызлар. Күз кысмыйлар хәзер, сүз кушмыйлар. Эшкә йөргән юлда — ком. тузан... Коңгырт күзләр кырыс, сүзләр коры, йөзләр соры, кулда бетон, таш Салкын өйдә сеңелләре көтә Иң беренче хәсрәт — утын, аш Котсыз өйгә кичтән жан иңдерү Иртән төзелеш... Чыдам кыз бала. Төзелеш белән авыл юлын таптап Ун ел узган — кызган-кызганма. Ун ел азмы, әллә күпме дисән — Үсеп чыкты якты яшь кала! Мөнирәнең яшьлеге ул шулай Карап тора ап-ак ташлардан. Якты өйләр... Кайсы бәхетлесе Гөл үстерер, бала тирбәтер! Яшь урамга кызлар нигез салды, Мөнирәбез монда бригадир. Яна клуб. Бие, җырла әйдә. Тарт гармуның, оеп утырма! Бу шатлыкка кызлар нигез салды Үз моңнарын кушып бетонга. Зәй буена төшә яшь урамнар. Шаулап тора туйлар яз-көзен. Кызгылт таңнар... Тимер-бетон чаннар. Сафка басты завод: «Газ-бензин». Бүләк, грамоталар... Бетон чаннар — Мәрмәр сандык, кызлар, бирнәгә. Газ-ефәктән ап-ак күлмәк киеп, Нейлон туннар салып иңнәргә, Бер үтәсе әле пар атларда!.. Онтылыпмы шундый уйларда, Мөнирәбез кичен килеп чыкты Үзе мәктәп салган урамга. Кем өчен сон мәгърур фән сарае. Син дә көрәлмәгәч, ташчы кыз? Үз кулларың иҗат иткән бина, Үзегезнең нигез ташыгыз. Кыялмыйсың... Баскычлары биек. Ишекләре авыр күренә. Ә мин сиңа китап ачып бирәм, Төшендерер яшәү серенә: Ата-бабаң инде нигезен салган Бәхет алда, юллар ашыгыч. Яшерелгән ачкыч урынын беләм, Ә ишеген үзегез ачыгыз! ...Җан сызлатып сызылып киткән бер юл Алып килде мәктәп янына. Баш күтәрми таш күтәргән икән, Таштан дисез мәллә җаны да? Мөнирәнең менә шушы елы Торыр әле бәлки ун елга. Иңдә йөргән бөтен авыр йөкне Селтәп ташлар сыман бу елда. Сеңелләре быел тәмамлады Берсе унны, берсе сигезне. Таш астыннан чишмә ургып чыкты Көткән төсле бары бу көзне. Җем-жем итеп җидегән йолдыз янды Мөнирәнең шушы көзендә. Юк. сөю дә түгел — сөенеч килде Зәнгәр күзле ташчы төсендә. Рәшит. Яшь. Өйрәнчек. Әллә кичек Көч ташыган сыман һәр таштан. Төшләр татлы, таннар якты була Балкып торган зәнгәр караштан. Ташлар —ташка. Күнел күккә аша. Көн дә эшкә йөргән урамда Адашырга хәтта мөмкин икән. Төз урамны йөз кат урарга'.. Изге тынлык. Җилләр иссә генә Юкә яфраклары коела. Урау-урау урамнарның очы Чыга икән елга буена. «Ал яулыгым кояш баюы да. Зәнгәр шәлем көмеш каюлы. Җидегән йолдыз җирнең әйләнәсен Бер әйләнсә, сүнәр ай юлы » Җырлар, җырлар!.. Әллә күңелен сөйли. Әллә күңелендәге хыялын. Су буенда бәбкә үлән дисән. Су буйлары — камыш кыягы. ...Әллә каян килеп чыкты Рәшит Чәнечкеле яшел яшьлектән. Мөнирәнең чыршы тирәсендә Әйлән-бәйлән уйнар яше үткән. Әрем күмгән кыр юлларын үтеп. Басты егет кызның каршына. Әзер юлдан йөрмәс ярсу яшьлек! — Синең кулдан килә барсы да. Алтын тәңкә тамган көзге юллар, Әкияттәге сыман ай юлы... — Нигә сиңа егерме яшь түгел?!. Әкият бетте. Тылсым көче үтте,— Мөнирәбез кинәт айныды — Мөнирә, сез шәп кыз. Тик хыялсыз, Канатлары сынган кош сыман Ә йин көч җыям да. аннан — Вузга. Бу якларда бары кыш чыгам. Вузга .. Әйе. егерме яшь узган... Сезнең өчен 6v хәл сәерме? Язлар узган Җил-янгыргэ түзгән Көзнең көз булуы хәерле. Еллар салган юлны бик тарсынып Ярсып чаба язын колыннар. Җәй, кыш үтә. Үзенен йөген салып, Дөнья барыбер үзенекен итә, Бер төшерә үзенең юлына. Я, хуш, егет! Кызны үз ишләре Көтәләрдер анда зарыгып. Тәрәзәне күпме сыласаң да. Җилләр таба керер ярыгын. Яшьлегенә ияртеп, азга гына Алып керсәң әкият иленә, Каеннарның һәрбер ботагына Ыргак сыман сорау эленгән: — Нигә сиңа егерме яшь түгел?! — Нигә сиңа түгел егерме? Җәза өчен каен ботагына Элгәннәрме әллә күңелне?!. Күзләреңне, колагыңны каплап. Әкиятләрен ташлап, кач, йөгер! — Кайтавазлар булып яңгырый урман: — Нигә сиңа егерме яшь түгел!? — Нигә сина түгел егерме? һичбер кемгә бирмәс иде Мөнирә Чиреген дә үткән гомеренең. Ул кадерле яше, яшене белән! Аяз булалырмы дәвамы? Син шул күтәрешеп киләлмәдең Авырлыгын безнең заманның. Я. хуш егет! Рәхмәт! Хәтерләттең Яшьлекнең дә әле яшәвен. Селтәп ташлады да Мөнирәбез Күзләренә килгән яшьләрен, Тулай торак ишеген ачып керде... Эленми дә калган келәсе. Бригадирның күз карашы кырыс: Техникумга, кызлар, керәсез! Без кемнәрдән ким соң, Катерина? Үрнәк булыйк әле яшьләргә! Канат кирәк, канат! Эшебезнең Бөеклеген күреп яшәргә. Ташлар — ташка. Уйлар эшкә аша. Куллар оста. Кыска — кичләре. Күз кабагы — бәбкә кош канаты, Тибрәнәләр китап битләре. Укытучы! Менә синең алда Төрле күзләр, тере язмышлар. Күпме жинү, күпме уңышлар да, Язмышларда азмы ялгышлар. Китапларын ташлап, корал алган, Яшьли утка кергән — кем өчен? һәркем өчен! Таянып ил көченә, Уттан исән чыккан җиңүче. Бетончы да ташчы, бораулаучы Тормыш йөген байтак күтәргән Алар иңенә төшкән авыр йөкләр Синең йөрәк аша үтәләр. 13 Бригадада яши ике полюс: Кырыс Катя, чибәр Гөлйөзем. Берсе кешеләргә сөзеп карый, Икенчесе куймый көзгесен. Катя... Буташтырып язны-кышны, Яшьне, ташны салып бер рәткә. Тормыш дигән кырыс мәктәп аны Көн итәргә үзе өйрәткән. Рәшәткәләр арасыннан гына Караган ул берчак дөньяга. Уналты яшь. Романтика, юллар... Дусларыннан Катя уңмаган. Юл-таоманың чуалмаган очын Сугыш өзеп киткән еракта... Мөнирәбез бүген Катя белән Куна калды тулай торакта. Катянын бит кабат уянуы Шушы Мөнирәдән башланган. Прораб кушкан: «Яна бригаданны, Комсомолка, төзе яшьләрдән». Бригадада яшьләр. Комсомолдан Тик Катяның яше чыкса да. Эштә аннан каты эшләүче юк — Ул көн саен чыныга, остара. Укытучы! Л1енә синең алда Төрле күзләр, төрле язмышлар Синнән җавап көтә күп сораулар, Төзәтүне көтә ялгышлар Кыраулардан йолып, олауларда Тартып килгән йөкләр бер икән. Иортнигезгә салган ташлар белән Язмышлар да безнен береккән Таркаламы нигез, нык торамы — Синең намусында, тарихчы Җилдавыллар купса, таралмаслык Яна сафлар юлга алып чык. Ташның гомере озын. Үткәннәрнең Чын шаһите булып таги калган. Кеше гомере кыска. Шуңа да ул Үз белгәнен салган ташларга. ...Күп җирләрнең ашын, ташын алган, Бу дөньяда хәзер ят сыман — Күккә ашкан мәрмәр колонналар. Чиксез уйга талган таш сыннар. Үрә баскан патша һәйкәлләре, Хатирәгә — патша сарае. Кем салган дип түгел, кем алган дип, Таш карашлар калган сагаеп. Патшаларны ташка әйләндереп, Күпме башлар чыкты ут аша. Таштан-ташка — тарих еллар аша Безнең юлга килеп тоташа. Сөрән сала: «Кешеләр, уяу булыйк!» — Канлы имза төрмә ташында. Бу дөньяга яшәү нуры сибә «Җиңү» сүзе рейхстаг башында. Көрәш, җиңү!.. Җиңүчеләр кулы Сузды юллар, ярды каналлар. Көл-күмердән калкып, төп нигездән Күтәрелде яңа калалар. Безнең дуслык ташта берегеп калсын. Ташлар сөйли белә. Таш чыдам. Үз эшенең бөеклеген күреп, Та» аттыра безнең ташчылар. Ташлар-ташка. Уйлар эшкә аша, Якты өйләр күккә үрелә. Кешеләргә очар канат кирәк Җирнең матурлыгын күрергә. Кыяларга басып, төштә, өндә Талпынырга кызлар өйрәнә. Кыялары — ап-ак биек йортлар, Төзелеш түмгәкләре — түбәндә. Бер билгесез, ике билгесезләр,— Укы. өйрән, эзлә, бел үзең! Ә бер төнне җанлы сорау булып Килеп керде төнлә Гөлйөзем. Яшь баласын күкрәгенә кыскан. «Куна килдем, Катя, кума» —ди. Көзге төндә килгән кунагына Чын күңелдән Катя куанды. Бригадада алар ике полюс,— Берсе шайтан, берсе фәрештә, «Анаң итәгеннән ник төштең?» — дип Әрләп торды Катя һәр эштә. Гөлйөзем. . И, бигрәк нурсыз йөзең, Кара төндә нишләп бер үзен? Сорашмады кызлар. Аңладылар. Эндәшмәде берни Гөлйөзем. Гөлйөземнең кызын алды Катя, Үпте, сөйде..^Тегесе уянды Башка берни кирәкмәгән кебек Кызлар бала белән юанды. Елмаю да көлү. Сөенечкә Килгәнмени төнлә Гөлйөзем. Бала елмайганга куанса да. Уйлый ана, уйлый төрлесен. Гөлйөзем... Ул бик тә көләч иде. Кызыктырды ирек, сәфәрләр. Институтлар, жем-жем утлар белән Чакырып торды ерак шәһәрләр. Көмеш медаль. Зирәк, өлгер,— керер,— Ачык иде уку йортлары. Яна девиз: эшләп уку! Яна Төзелешнең кичке утлары. Чокыр казу, цех себерү Эшнең Зыян итми белү төрлесен. Сиздермәде яшьтәш кызларына, Шаян хатлар язды Гөлйөзем. Ана, имеш, сварщик егет гашыйк Кулы эшли, күзе ут чәчә. Язмышыңнан узмыш юктыр ахры, Гармунчы да үзе җитмәсә. Кыз ирекне бик тә ярата иде,— Исеме Ирек иде егетнең. Ирек кызның күңелен әсир итте, Кыз Ирекне үзенә ир итте. Кыз ирекне бик ярата иде, Куелды соң чикләр кай ара’ Берең күбрәк ирек алыйм дисә, Икенчеңнең нрке тарая. Янып сөю ахры — әрнеп көю. Үзең теләп алдын, их. йөрәк! Сөю үзе, ахры, иркен жую, Ә сөюсез ирек ник кирәк? Әллә нишләп шулай чибәр кызлар Я бәхетле, я бик бәхетсез. Күпләр баш игәндә — королева, Хаким булыйм дисә — тәхетсез. Я. кем — язгы жилдәй таратала Кеше күңелендәге болытны! Була торгандыр ул һәр кешенең Тормышында шундый минуты. Бригадага алып, Гөлйөземгә Багышлады Катя бер көзен. «Үз иркенә хуҗа булыйм дисәң. Кулың һөнәр белсен, Гөлйөзем. Таулар ташы — жиргә йөзек кашы. Бизик әйдә, кызлар, җир йөзен!» Юк, сорау да түгел, сынау 'булып Килеп керде төнлә Гөлйөзем. Таулар ташы — жиргә йөзек кашы. Я. бригадир, җирне бизәвең — Ниндидер бер «феодал» кыз баланы Төнлә йөртсен дипме көзләрен? ...Ак куллары белән уратып та, Таң чыклары белән чылатып. Күпме тезде кызлар тау ташларын! Ә Катяның менә ялгыз башы. Бер бүлм.әгә җитми чираты. . Хокук, бурыч, хаклык — кайда чиге? Кайчан һөҗүмгә күч, кайда түз? — Киңәш кора кызлар. Тормыш дигән Сынау белән алар йөзгә-йөз. Укытучы! Кызлар синнән көтә, Сүзең бармы өзеп әйтерлек? Ирекне бит үзебез яулап алдык, Байракларда безнең — гаделлек. Утлар кичеп, байрак алдан барган,— Көрәш — жиңү яки һәлакәт. Тарих битләрендә уелып калган Кайнар йөрәк, тирән җәрәхәт. Янар йөрәкләрнең чаткылары Йолдыз булып күккә атылган. Ә кешеләр гел яктыга барган Канлы, таңлы байрак артыннан. Шул байракка шәүлә төшерсенме Бу дөньяның ыбыр-чыбыры? Я. кем өзә — канда, җанда калган, Кайчакта чын, ә күп чакта ялган, Үз-үзебезгә салган чылбырны! Ә чылбырны коючы да чүкеч, Ватучы да — соңгы орышта. Чылбыр очы, елан койрыгыдай. Чикләр аръягына шуышкан.„ Ташлар — ташка. Өйләр күккә аша. Төзик әле. бизик жир йөзен! Осталарь' кемнәр дип сорасаң — Мөнирә дә Катя, Гөлйөзем. Ташлар — ташка. Ташкын сулар таша, Алып китәр инде язларны. ’ Ә Рәшитне менә чакырып алды Вузлы, имтиханлы Казаны. Йортлар биек. Мөнирәбез боек. Әллә сагына, әллә үкенә. Кара керфекләрең сирпелдереп, Бер карачы, кара бу көнгә! Бер тыңлачы шушы якты язда Сөенешеп кошлар сайравын! Зәңгәр бөркәнчеген күтәргән дә, Хәйран калган Урсал таулары Буш далада таштан үсеп чыккан Әкият иле шушы буламы? Як-ягына яшел каю чиккән Ефәк тасма кебек урамы. Кем уйлаган, көн дә йөргән юлда. Эшкә йөргән юлда парлашып. Әкиятләргә китеп була икән, Була икән хәтта адашып. Ташлар — ташка. Күз күремен ачкан. Үзең салган гранит кыядан — Бик якын да сыман болытларга Уралып очкан якты хыялга. Бик якын да сыман, һай. ерак та... Ун ел гомер — яхшы, яманмы. Таш күтәргән шул ук куллар белән һаман алга эткән заманны. Өйгәнең таш. күргәнен зур кыя,— Күтәрелгән аңа башкалар Ташка басып, яңа дөнья ачтың, Ә башкалар күптән ачканнар. Ачканнар да. сиңа дәшкәннәр дә. Кулга кулын берсе сузмаган. Сузгандыр да... Зәңгәр күзләрендә Бәхет йолдызлары йөзмәгән. Ә сүзләре кайнар чишмә булып Эретәлмәгән ташын күңелнең. Я, кем кыялардан — хыялларга Таш яуса да гел янәшә бара?! — Иң яктысы алда гомернең. Күрдегезме җирдә ак калалар — Буш далада әкият дөньясы. Йөрдегезме якты урамнарда? — Мең яшьлекнең анда мең язы. Кышлары да шунда, көзләре дә, Күреп була гади күз белән. Кешеләрнең җан көзгесе булып, Таштан ташка — йортлар тезелгән. Осталары кемнәр? Танышлар бар,— Гади генә кызлар, ташчылар. Кайгысы да кирәк-кирәкмәстән Басып үткән алар башыннан. Җиңелгән дә, җиңгән чак та булган, Буран күмә, кеше юл саба, йолдыз булып күпләр атылмый да, йолдызларга карап юл таба. Яна сафлар юлга алып чыксаң, Җаннарында очкын уйнатып. Укытучы! Якты киләчәккә Барып җитәр эшен шул вакыт. Кайберәүләр бәхет юлын сыза йолдыз итеп үзенең гомерен. Икенчеләр аңа нур өстиләр Кояш итеп олы күңелен. Өченчеләр карлыгачлар булып Алдан оча. Юллар ашыгыч. Яшерелгән ачкыч урынын беләм, Ә ишеген үзегез ачыгыз. Күз күремен томан томаласа, Я, кем кабына, күңелен нур итеп?! Була торгандыр ул һәр кешенең Тормышында шундый минуты. Минут —чаткы! Барыр юлда балкый. Шуңа, ахры, җирдә кешеләр Килер көнне, туар иртәләрне Гел яктыга юрап яшиләр.