Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИНЕҢ ЙӨРӘК ТӘ ТИПСЕН!

/Р69 елның январь аенда татар җәмәгатьче теге патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең 60 еллыгың зур итеп билгеләп үткән иде Күңелле юбилей артыннан менә инде авыры да килеп җитте — быелгы фев раль асның 19 ында шагыйребезнең фашист илбасарларга каршы көрәштә батырларча һәлак булуына 25 ел тулды Миңа былтыр Балтик диңгезе буйларына. Фатих Кәримнең әле каны ди кибеп җитмәгән шинеле, посылка ящигына салынып, коточкыч авыр хәбәргә әверелеп. Казанга җибәрелгән җирләргә барырга туры килде. Калининградта ук инде мин Фатих Кәримгә багышлап шигырьләр яза башлаган идем. Ләкин шагыйрь мәңгегә ягып калган үр итәген күрү, аның кабере кәсенә үз кулларым белән кагылу. Калининград тирәсенә йөзләп сибелгән туганнар каберлегендә булу тагы дп нык тәэсир ясады, ул тәэсир Казанда шигырьләргә әйләнде. Шуларның кайберләрең сезгә тәкъдим итәм. Фатих Кәрим, Үлеп була Менә бүген Үлемнән өстен калып! Син күмелгән жирдә мин. Дөресен әйтим, Мина житкән. йөрәк тойса Ничек үләргә кирәген Шул үлемнәр зурлыгын... Өйрәнергә килмәдем. Шәт. татымам Муса үлде... Син. Ил хакына Яши белмәү хурлыгын. Безнен чынлап яши белү Галимжан... Илне бәхетле итсен... Үлде Шамил Усманов .. Кер. шагыйрь, минем йөрәккә. Беләм, беләм — Синең йөрәк тә типсен! Өченче ядрә Соңгы агакз вакытында Фатих Кәрим еч мәртәбә яралана Үз тәнендә яра ярамени?.. Сызлаулары бары үзеңә. Кеше ярасыннан гомер буе Сызлануга ничек түзәргә? ...Яраланып бер егыла — Тора. йөгерә һәм тагын егыла... Шагыйрь Кәрим, Ике яраң кысып. Тормый торсаң шунда ни була?.. Юк, Ул тора, Тормый кала алмый Илен сөйгән кеше бу чакта... Өченче ядрә . Фатих ятып кала Ят җирләрнең карын кочаклап. Өченче ядрә Фатих йөрәгендә Чарпаланып миллион ярчыкка. Барып тия һәр сабыйга, яшькә, һәр агайга, картка, карчыкка... һәм сызлана әиә барлык кеше. Менә яра! Шуңа түз генә .. Шагыйрь йөрәгендәге шул яраны Оныкларга илтәм үземдә. Төкерәм мин бу дотларга — Балчык чәйнәп ятсыннар. Күңлем минем бар дотларны Таптап узар ат сыман... Кулда кылыч булмаса, мин — һәр жирдә кунак жайдак! Ашатырлар, Эчертерләр, Урын түшәрләр жайлап. Төкерәм мин бу дотларга — Балчык чәйнәп ятсыннар... Ә кылыч айкап килсәләр, Мин ят доттан ятсынмам — Дошманнан калган дип тормам. Керермен дә ятырмын. Дошман дотыннан дошманга Дошман булып атырмын! Юл буенда дотлар кала Комсыз авызын ачып... Авызларда сары балчык... Үләннәр киткән качып. Ни жан, ни аң... Хәтта үлән Үлемнән курка һаман... Ә шагыйрь ничек шуышты Икән дотларга табан?.. Ни жан, ни аң — Ә тормышны Сөя. бәһасен белә... Шагыйрьгә акыл үлемнән Курыкмаска бирелгән. Юл буенда дотлар кала, Авызы тулы балчык. Җир ул үлән генә түгел. Хәтта кеше генә түгел — Аның карары ачык, Анын нияте ачык: Үлемнең үзенә үлем! Кипарислар Кипарислар... Гадәттәгедән тәбәнәкләр алар. Әйтерсең лә нидер, үч белән, Кипарислар башына басып тора уч белән. Фашистлардан калган бу агачлар Башын бәрә авыр һавага, һава нигә авыр? Сора әнә теге Башын игән анадан, Я бу ханымнан, Ул әтисе — шагыйрьне Зыярат кылырга Килгән Казан ягыннан . Монда күз яшьләре, яңгыр булып, Күздән күккә явалар... Фашистлардан калган кипарислар Башын бәрә шушы авыр, Шушы үчле, Үче белән көчле һавага... Шулай тоела... Бәлки минем тойгым Чынбарлыктан шактый ерактыр .. Я нишлим соң — сугыш кайтавазы йөрәгемне мннсм елатты. Фортлар! өстендг Кемгә сөйлим серләремне* Ф Кәрим 1 Форт —кечкенә крепость Калининград тирәсендә илбасарлардан калган андый фор’лар 15 әү 1 Капонир — крепость тирәсен әйләндереп алган тирән канауны буеннан буена ут астында тоту өчен җайланма. е. «к. У » м 2. Кемгә сөйлим сон серемне’ . Кемнең йөрәге чыдам Кояш монда бездәгечә — Йөзен чытмыйча чыга. Яктырта да, жылыта да — Фортлар өстендә йөри. Ә фортларга берни булмый — Алар күмердәй көйри Дөньяга ут кабар кебек Җилләр көчле иссәләр... Шуның өстендә чәчәкләр Рәхәтләнеп үсәләр. Яшерергә тырышалар Фортның чын кыяфәтен. Гөл дә, Кояш та белми шул Капонирлар 2 афәтен. Сөеклемә мин чәчәкләр Бирүемне кызганам, Кояшны дустым диюгә Минем күңел сызлана. Кемгә сөйлим сон серемне— Аңларсызмы икән сез? Монда жир дә, монда гөл дә Монда кояш та гамьсез!.. 8! Ике шагыйрь Исәпләшеп китим ди мен Шиллер белән. Яңгырдан ябалдашлар астына поса-поса. Бөек немец һәйкәле янына киләм. Гадәт буенча Сәлам әйтәм исәннәрдән, Сәлам жибәргәннәрдән, Җибәрергә теләгәннәрдән. Йөрәгемдә бүген минем Фатих Кәрим. Әйтим микән сәлам анардай? Әйтим! Бәлки ул, Чын татарча икс кулын сузып, Ничәмә окопларны. Дотларны таптап узып, Мин яңгырдан поскан кебек. Ядрәләрдән поса-поса, Үзе дә ашкынгандыр Шиллер янына?.. Юк, кулындагы мылтыгы түгел Кавыша алмау сәбәбе... Очрашкач та Мылтыгын ул кадаган булыр иле жиргә. Гадәт буенча сәлам әйткән булыр иде Исәннәрдән — Сәлам жибәргәннәрдән. Җибәрергә теләгәннәрдән... Янгир коя. Минем уемда Ике кавыша алмаган’шагыйрь... Кавыша алмаулары өчен Икесе дә гаепсез... Янгыр коя Мин Шиллерга сәламемне әйтәм. Күз яшемне яңгыр юа... . Тисен ди ядрә йөрәккә — Шуннан ни була ди. ә?— Ядрәдән яраланмый ич Кешелекле идея! Керсен ди мина йөрәккә, Шартласын тәнне телеп — Минадан теткәләнми ич Кешелекле зур өмет! Суксын ди атом йөрәккә — Мин жаным белән тоям, Барыбер жимеш китерәчәк Кешелекле зур хыял! Бетон мангайлы фортларның Әйтәм күзенә терәп Бернидән дә һәлак булмый Кешелекле зур теләк! Калининград — Татарстан... Ике мен чакрым ара. Фатих Кәрим кабере кәсен Күтәреп кайтып барам. Минут саен ерагая Кәс яткан кабер өсте. Ара ерагайган саен Кәс авырая төсле. Аны жире кире тарта. Тарта жиренен дымы Шаулап торган үләннәре Калдылар никтер тынып. Үләннәр сизделәр кебек Ят җирләрнең көз-кышын .. Аларга да Кабатлау авыр Фатих Кәрим язмышын. Кайчак аска чүгеп яла Көчле канатлы ТУ да... Туфрак авыр .. Арды куллар. Самолет канаты да... Татарстанның күпме \лы Туфрак булды илдән ерак... һәр кабердән бер уч туфрак, һәр кабердән бер уч туфрак Безнең яшәү тамырына. һәр кабердән бер уч туфрак!., 1969.