Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР

Коточкыч янялыкпы яп элек жяптлар белде. IK* ■ J Кайгылы хан, эндәшмичә, кешеләргә күтәрелеп у карамыйча, бик озак утырды. Jhlff" II/ — Аппак юк...— диде ул ниндидер чят кеше /||И| JL тавышы белән.— Юк... Китте... бетте... 1 Аның ике як бите буйлап кайнар яшь тамчыла ры тәгәрәп төште. Лкбүре ыруыннан килгән кодаларга хан Аппакның кайчая. пячек, нишләп «юк» булуын аңлатып тормады. Анысын башкалар аңлатты. Тотыш би кодаларны бер үзе бер өйдә көтеп утыра иде. Аңа турысын гына әйтергә беркемнең дә батырчылыгы жнтмәде. Шулай да барыбер белде. Белде, тик ышанмады, ышана алмалы. Үзе исән чакта, үзенең күзләре кешеләрне, күкне, кояшны күргән чакта... өйләр, агачлар аумыйчлавышмыйча торган чакта.» ахундагы барлык нәрсә элеккечә исән сау калган чакта ул аның гына... бары Аппакның гына шушы мәңгелек күк. кояш астында булмзвыпа, шушы өйләр, каралтылар арасында булмавына ышана алмады. Капка төбендәге сакчылар, беркемгә кирәксез ниндидер хатыннар, балалар, усалланып безелдәгән чебеннәр, этләр, терлекләр шушында... шушы җирдә, шушы илдә иркенләп яшәп ятканда аның гына... б.чры бер Аппакның гына монда була алмавына ул берничек тә ышана алмады. Юк, юк! Ышанмагач ышанмады! Тәңрем! Туган жнрем, туган күгем! Олуг кояш! Әйтегезче, күрдегезме сез дә аның юк булуын? Күрдегезме жөфүт каган кешеләре аны 1 Ахыры. Башы 8, 9, 10, II саннарха. көчләп, тартып алып киткәннәрен? Өйләр, капкалар, тузанлы юл, сез ул чакта монда булгансыз. Күрдегезме аның кан-яшь түгеп, чит якларга, чит җирләргә киткәнен0 Әй болгарлар, әй кешеләр! Шуны күреп ничек сезнең йөрәгегез ярылмады, ничек сезнең ярсуыгыз кузгалмады?! Урман-таулар, кыр- басулар! Бөек Этил! Ак болытлар! Ник сез шуңа юл куйдыгыз?! Ник сез шуны тыныч кына карап калдыгыз? Сез Тотышны... үзегезнең юлдашыгызны оныттыгызмыни? Аның бары аны гына — бары Аппакны гына сөйгәнлеген оныттыгызмыни? Әллә сез дә көлләштегез?! Әйтче, язмыш, көнләштеме алар минем сөюемнән?! Үзенең йөрәк түреннән чыккан иң усал сүзләрен ул, сөңге аткан кебек, хан йөзенә атты. — Син — ялганчы! — диде. Башка авык булса, башка кеше булса, мондый сузгә Алмыш хан чыдап тормас иде. Мең батманлы авыр башын, кайгылы зур башын көчкә күтәреп утырган ата кеше урыныннан да кузгала алмады. Ул бары күз кабакларын гына калкытты да, ачусыз гына: — Мин ялганчы түгел, Тотыш... углан,— диде.— Язык миндә түгел. Ул үзе янындагы хан-агасына ым какты. Хап-агасы каядыр китеп барды. Күп тә үтмәде, кулыннан җитәкләп ул хан катына яшь кенә бер кызны алып килде. Ана, күп булса, ундүрт-унбиш яшьләр булыр иде. Оялудан аның сылу бит очлары пешкән чиядәй алсуланып тора. Аның елтыр-кара күзләре тынгысыз. Бу авыкта ул куркытылган болан баласына охшап калган иде. — Менә минем кызым Айтулды... Аппакның бертуган сеңелесе,— диде Алмыш хан, авыр гыжылдап,— Мин аны сиңа хатынлыкка би- рәм. Тотыш би. — Мин ат түгел, бога түгел,— диде Тотыш би, усалланып.— Мин синең бу кызыңны яратмыйм, тегесен яратам... Аппакны! Шуны бир син мина, Алмыш хан! Мондый сүзләр ишетеп, хан көлемсерәгәндәй итеп куйды. — Иң элек син миңа аны алып кайтып бир... каганны җиңеп... — Җиңәрмен! — диде Тотыш би, тиле кеше сыман, тыела алмыйча.— Каганның астын өскә китерермен, Аппагымны тартып алырмын! Хан янындагы кешеләр, бу кеше чыннан да тилергән ахрысы дигән шикелле, сүзсез генә бер-берсеиә карашып алдылар, тамак кыргалап куйдылар — Сина кыен мина да кыен, углан,—диде ата кеше авыр гына,— Мин сүземне әйттем: Айтулды синеке. Теләмисең икән, көчләмим. Уйла. тынычлан. Ике көннән килерсең. Син, Тотыш углан, миңа үз углым кебек якынсың. Мин сине яраттым. Күңел яраңны төзәтү өчен мин сиңа тагын бер изгелек эшләмәкче булам. Алмыш хан чибәр, шома йөзле, тук, таза бнтекчегә кул нзәде. Би- текче алгарак чыкты, таяк сыман итеп төрелгән юка күнне сүтте дә, калын, матур тавыш белән кычкырып укый башлады: ’ — «Мин, изгү Болгар йортның башы Шнлке углы Алмыш хан ошбу ярлыкны Акбүренең Күрән би углы Тотыш бигә ирекле тархан булсын дип бирдем. Мина буйсынган карачылар, хан-агасы, биләр, ыру’ башлары, субашлары, тарханнар, угланнар, туган-тумачалар, ил агалары, илчеләр, каравыл башлары, базар башлары, тамга башлары, агычы- лар, ясакчылар, салымчылар, авыл башлары, Болгар йортның' барлык аксөякләре, каралары белсеннәр: чибәрлеге тиңсез кызым Аппакны явыз җөфүт каган тартып алганга, Аппакның кияве буласы Тотыш бинең кайгысын уртаклашып, күз яшьләре түгеп, мин Алмыш хан Күрән би углы Тотыш бине, аның угылларын, угылларының угылларын, барлык токымын киләчәктә мина, миннән соң утырачак ханнарга калан түләмәсен дидем. Көчләп аннан яу өчен ир-ат алмасыннар, караларын тартып алмасыннар. Ясак, салым, түләү салмасыннар Ыругына, катавына. авылларына, байлыгына, терлектуарына талау ♦ китермәсеннәр. Жиренә-суына, урманнарына, болыннарына басып е. кермәсеннәр. Тынламаучыларга алланың каргышы, ханның ачуы тө- ь шәр. Тотыш би үзе, күче, ырудашлары, токымнары Болгар ханнары- ° ның якыны, ышанычлы таянычы булсын, мине ягылардан көч белән. < байлык белән якласын, алладан миңа, минем йортыма, улусыма, ыру- < ларыма тәлим байлык, иминлек, озын яшь теләп, изгелектә булсын...» „ Ханның якыннары, Акбүре илчеләре — тирмәдәге барлык кешеләр * тын да алмый тынлап тордылар. Укып бетергәч, битекче ярлыкны ханга бирде, хан — Тотыш бигә сузды. s Тотыш би кузгалды, ашыкмыйча, нык-нык басып, хан катына килде. 5 Бер сүз әйтмичә, ярлыкны алды да. учында йомарлап... идәнгә ♦ ыргытты. х — Мин синең ярлыгына өйләнергә килмәдем, хан! — диде, усал < итеп. ь Кешеләр тетрәнеп киттеләр, куркынган тавышлар, аһылдаулар е ишетелде. Кайберәүләр, исән чакта чыгып таярга кирәк дигән сыман. ишек ягына караштырып алдылар. Котлары алынып, ыңгырашып < Акбүре илчеләрекодалары Алмыш ханның аягы астына егылдылар * Тирмәдәге кешеләр генә түгел, хан үзе дә, сулуы кабып, агарынып, а. өнсез калды. Нәрсә бу’ Шулай аның йөзенә төкерергә.. аңа каршы кул * күтәрергә... кем ул? Кем! Аның ярым йомык күз кабаклары киерелеп ачылды Күкрәгендә котырынган ярсуын тотып тыя алмыйча ул. йодрыкларын нык кысып, бөтен буе белән калтыранырга тотынды Шулай да ул нишләптер утырган урыныннан тора алмады. — Моның өчен сине агач башына асып куярга тиешләр,— диде ул бераздан, авыр тын алып.—Буйсынмавың белексезлегең аркасында, күзең сукыраю... кайгы-сагыш аркасында, кызым Аппакны яратуың аркасында булганга, мин сине кичердем, Тотыш би. Мин Акбүре белән татулыкта яшәргә телим, Акбүренең Чулман буенда минем терәгем, уң кулым булуын телим. Әйткән сүзем көчендә: ике көннән килерсең. IV Кодалар илчеләр, аякларына тимер таккан кебек авыр атлап, әкрен генә кире борылдылар. Байраклар түбән иелде, башлар салынып төште. Килгәндә шундый куанып кычкырган быргылар, күк күкрәтеп дөпелдәгән дөңгерләр мыштым гына тынып калдылар Урамда, юлла очраган кешеләр. Тотыш бинең. Тотыш алыпның кайгылы йөзен күрмәскә тырышып, күзләрен читкә бордылар. .Ага-базар шулай ук аларны тавыш-тынсыз каршы алды. Чыр-чу килеп арттан балалар да иярмәде, капка төпләрендә авызларын ачып карап торучылар да күренмәде. Кешеләр, шулай булачагын аллан ук белгәнгә күрә, тараканнар кебек каядыр качышып беттеләр Әллә качмаганнар иле микән соң? Әллә тирә якта шаулап, ыгы- зыгы килеп тордылар микән соң алар’ Тотыш күрмәде, ишетмәде. Ул берни тоймады Ул. алтынлы, бизәкле ияр өстендә утырган килеш, иксез-чиксез Этил дулкыннарында тирбәлеп барган кебек, әкрен генә тирбәлеп барды да барды. Ул бик озак барды. Болгар-тора белән Ага-базар арасындагы йке-өч чакрымлык толны ул. әйтерсең, айлар, еллар барды. Анын күзләреннән чишмә булып яшьләр акты, аның күкрәгендә төтенсез ут-ялкын дөрләде. Аның кайгылы йөзен күреп яшь кызлар яулык очларын чәйнәделәр, аның күз яшьләрен күреп яшь егетләр үзләре дә үкереп еладылар. Болгар илен тагын кайгы басты. Тотыш алып кайгысыннан Болгар илен кара болыт басты... Бигеш аларга күп итеп ит суйдырды, күп итеп сычук, буза куйды. Ачыккан акбүреләр ашау ягын кайгырттылар. Тотыш ашарга утырмады. Шулай ук ул ятып та, басып та тормады. Ул ничектер барлык (кешеләрдән, тормыштан, аҗуннан аерылып калган кебек булды. Ул, әйтерсең, әле дә атына атланган килеш, җир белән күк арасында әкрен генә тирбәлеп барды. Яшь бинең, белексез, тиле бмнең кыланышына ачулары килгән кодаларның, ашап-эчеп алгач, телләре чишелде. Беренче булып Майчан аксакал телгә килде. — Синең аркада, кем... Тотыш утлым, кхм. кхм... без дә башсыз кала яздык. Инде син би булгансың икән, Акбүренең баш кешесе икәнсең, уйлап эшләргә... адымыңны уйлап атларга кирәк. •— Балаларча булды! — Шундый ярлык биргәндә, алырга да ычкыныргае! Кызы үзенә булсын! — Әйтмә! Нинди сөю, нинди ярату ул? Кыз беткәндер би кешегә! •— Кочакларга, төн кунарга кем дә ярый,— диештеләр кодалар, берсеннән берсе уздырып. — Сеңелесе соң, сеңелесе!—диде үги ата Котан, кычкырып.— Тагын ни кирәк? Алмыш ханның кызын алам дидең — ал! Шуңа килдек түгелмени? Шуның өчен йолабыздай, ата-бабалардан баш тарттык түгелмени? Бу, Тотыш би... углан, энем... синең эш кенә түгел, бөтен ыру эше. Менә без, Акбүренең аксакаллары, җыелдык та сиңа әйтәбез: Айтулдыдан син баш тартырга тиеш түгел. Калымны бирәбез дә, кызны алабыз да кайтып китәбез. — Әйе, әйе, шулай! — Әле берсеннән баш тарт, әле икенчесеннән! Ни дигән сүз бу? — Ямгырчы би кебек, Алмыш хан да барыбызны да тотып япканчы. эшне тизрәк җайларга кирәк,— диештеләр башкалар да, шаулашып. Тотыш би, телдән язган кеше сыман, беркем белән карулашмады. Күрмәс күзләре белән ул ырудашларының әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. Күңеле белән ул барысын да сизеп, тоеп торды: аксакаллар ничек тә аның йөрәгендәге ялкынны сүндерергә, ничек тә аның уйларын, теләкләрен үзгәртергә, кирегә — үзләре теләгән якка борып җибәрергә тырыштылар. Сөю‘юк, ярату юк., кем дә ярый... Каланны түлик тә кире борылыйк... Ямгырчы бигә барып эләккәч тә шуны сөйләделәр түгелме соң алар? Аларга нәрсә! Тамаклары тук булсын да, кочаклашып төн кунарга. бала табарга, кием-салым юарга, ямарга, аш пешерергә ишләре булсын. Күңелләре теләгән сөекле, күрекле кызмы ул, карабашмы — алар өчен барыбер. Төннәрен аларның ялт-йолт килеп янган якты йолдызларга караганнары бар микән? Уйланып, таң калып аларның төпсез, киң Әтилгә — бертуктаусыз агып яткан бөек көч чыганагына карап утырганнары бар микән? Тирә-якта ут-үләннәр шау чәчәккә күмелгәндә, чикерткәләр сайраганда, бал кортлары бал җыйганда, аларның болын уртасына сузылып ятып, баш очында эленеп торган ак болытларны күзәткәннәре бар микән? Сөекле кызлары турында уйлап, төннәрен йокысыз уздырган чаклары булды микән аларнын? Сөю юк, ярату юк, имеш! Шуннан башка тагын ни бар соң ажунда, тәңрем?! Әллә сок туганда ук алар шулай бөкшәйгән, ямьшәйгән, уршыган картлар булып, чытык йөзле, черек тешле, сирәк-мирәк кәҗә сакаллы картлар булып туганнармы? Сөю юк, ярату юк... Кочакларга кем дә ярын, имеш! Киекләр дә. ерткычлар да... барлык кошлар, кортлар яратыша белә. Кеше генә шундый түбәнмени, тәңрем?! — Сез миннән көләсез, минем яратуымнан, минем кайгымнан көләсез, аксакаллар,— диде ул эчке бер ачыну белән.— Туганымнан бирле, аягыма басып йөри башлаганнан бирле сез, сезнең балаларыгыз мина ят итеп карадылар. Минем кыюлык, минем батырлык сезгә кыргыйлык булып, йолага каршы килү булып тоелды. Мин кылычым белән, сөигем белән... каным белән ыруымны яудан, үлемнән саклап калдым. Мин бары ыруның иреген, бәйсезлеген генә саклый алмадым. Минем аңа көчем җитмәде. Алмыш ханның алыплары белән орышып мин бер дә кыргый түгеллегемне, туган җирем, туган ыруым, атаманам өчен утка-суга керә алуымны күрсәттем. Минем батырлыкка сокланып сез минем «явызлыкларлы. «кыргыйлык ны, «башбаштаклыклы онытып тордыгыз. Инде килеп ханның кызын яратканмын икән, чынлап торып... йөрәгемә тәңре салган барлык ут-ялкыным белән, бөтен күңелем белән яратканмын икән, бу тагын да сезгә тилелек булып, балалык, кыргыйлык булып тоела. Сез тагын да мина ышанмыйсыз, ырудашлар. Минем яшьлегемә, минем сөя алуыма ышанмыйсыз! Күкрәгемдә утлы куздай дөрләп янган йөрәге м булуына, башымда уем, кулымда көчем барлыгына ышанмыйсыз! Тәңре мине яратканда матурлыкны, гүзәллекне күрә торган күзләр биргән, тәмлене, татлыны аерырга сизгер тойгы биргән. Үзем теләгәнчә сөяргә мина канатлы күңел биргән. Сез, ырудашлар, шуңа ышанмыйсыз. Барлык кешеләр, барлык тереклек ияләре сезгә үзегез кебек картайган муртайган булып, телсез-күзсез бүкән булып тоела. Әйе. ырудашлар, мин бары Аппакны гына яратам! Тәңре алдында, бөек Этил. Чулман алдында, изге ияләр алдында мнн ант нтәм: аннан башка мин беркемгә өйләнмәячәкмен! — А-а!— диделәр аксакаллар беравыздан, котлары алынып. — Курыкмагыз, ырудашлар.— диде Тотыш би.— Сез исән калырсыз. Минем бу антым өчен... Айтулдыга өйләнмәгән өчен Алмыш хан сезгә бармак белән дә чиртмәс. Акбүре ыруына бернинди rai.iv килмәс. Мин, ырудашлар... аксакаллар... үз теләгем белән билекне үги атам, үги агам Котанга тапшырам — А-а!— диделәр тагын да аксакаллар, утырган урыннарында кузгалышып. — Айтулдыга Котан би өйләнер, тарханлык ярлыгын да ул алыр... хан бирсә, билгеле Бу минем боерыгым... сонгы боерыгым Ул, башка берни әйтмичә. Багдад тегүчесе теккән бай тунын, алтын көмешле киң билбавын, башындагы биек, очлы бүр тен салып, үги атасына тоттырды. Шуннан сон үзенең билен таррак, төссезрәк икенче бер каеш белән буды ла, кылычын, бөктәсен җайлады да. яланбаш көе ырудашлары яныннан чыгын китте. Алмыш хан каршында Тотыш би тарханлык ярлыгын йомарлап ыргыткач, ал тамгалы күн кисәге Котанның аяк астына туры килде. Котан шундый зур ирек, байлык бирә торган әлеге кун кисәген, киек тоткан ерткыч кебек, шундук эләктереп алды, шундук туң җиңе эченә яшерде. Ыгы-зыгы арасында аны беркем күрмәде. Инде менә анын кулына бай кием-салым, билбау, бүрек тоттырып чыгып киттеләр. Ыруның аксакаллары алдында аны, субашы Котанны би ясадылар! Аның күз аллары әлже-мелже килде, буыннары камыр кебек йомшап калды. Аның авызы үзеннән үзе ерыла башлады. Ул, тыела алмыйча, көлеп үк җибәрде, кулындагы алтын-көмешле бай киемнәр- 'ә — билек билгеләренә исе китеп карап торды да аннары ырудашларына күтәрелеп карады, бала-чага сыман: — Киим микән? — дип куйды. — Ки, ки! — диде аксакалларның берсе.— Үзе салгач, ки! — Башкача булмас, ахрысы.— диде Майчан аксакал да, пошынып. Майчан аксакал ыруда белекле, турылыклы карт санала иде. Яшь егетнең сүзләре аның күңелен шактый яралады, шулай да ул аңа ачулана алмады. Киресенчә, ул үзен аның алдында уңайсыз сизә иде, ахрысы. —Үзе теләмәгәч, кхм..— диде ул. Котанга туры карамыйча.— Яшь шул. яшь. Яраткан, берни эшләп булмый. Яратудан да зур көч юк аҗунда, оланнар. Без дә уйламыйчарак сөйләндек, кхм... Бераз тынычлансын, ашыкмыйк әле булмаса. — Юк. юк, билекне Котанга тапшырабыз! — Котанга, Котанга! — Тотышның авызыннан ана сөте кипмәгән. Би андый булмый! — диделәр аксакалларның күпчелеге, ачулы шаулашып. Котан үзенең киемнәрен салып ташлады да. берәрсе тартып ала күрмәсен, дигән сыман, кабаланып-калтыранып, би киемнәрен кияргә тотынды. Ырудашлары сүзсез генә аны күзәтеп тордылар. Киемнәр яна бигә бераз гына киңрәк, иркенрәк иде. шулай да бик килешле иде. Субашы Котан күз алдында үзгәреп китте. —Котан — би! Сез мине... чынлапмы? Беравызданмы? Антмы? — дип сөйләнде каушап калган Котан би, як-ягына каранып. — Чынлап, чынлап! Ант. ант!—диделәр ырудашлары, аны тынычландырып. — Хи-хи... ышанычыгызны аклармын. Бай булыгыз, сау булыгыз. Тәңре... алла сезгә мең яшь бирсен! Хи-хи! Куанычыннан тынычлыгын җуйган би ул көнне үзен исерек кебек тойды. Аның үзен чыннан да би итеп, көчле итеп күрсәтәсе килде, бу турыда аның барлык кешеләргә, барлык Болгар йортка белдерәсе килде. Шул ук мәлдә аның күңеленә: «Тотыш углан сүзен кире алса?» — дигән бер куркыныч уй да килде. Бу аны бик каты кайгыга салды. Тыелгысыз куаныч каядыр юк булды. Билектән чын-чынлап колак каккан кебек, яңа бинең чын-чынлап йөрәге яна башлады. Аксакаллар ант итү белән генә чын би түгел ич әле ул! Би итеп аны ыру башы танырга, корылтай танырга тиеш. Аннары Алмыш хан да аңа Айтулды- ны бирәме, юкмы әле, ярлыгын таныймы, юкмы әле. Әйе, нишләргә уйлый Тотыш билектән баш тартып? Кире ыруга кайтачакмы, монда торып калачакмы ул? Ыруга кайтса, аның белән беркемгә тынгы булмаячак. Анасы Койтым бикә барыбер аның яклы булачак. Шулай булгач, димәк... шулай булгач... Шулай! Монда Утташ кам кебек эшләргә ярамый. Монда уйлап, киңәшеп эшләргә кирәк. Котан би үзенең уйларын башкаларга да сөйләп бирде: без аннан беркайчан да игелек күрмәдек, моннан соң да күрмәбез, диде. Аны нидер эшләтергә кирәк. Нишләтергә — үземнең генә башым җитми __________ сез ни әйтсәгез, мин шуңа килешермен, диде. Аксакалларга яна бинен сүзләре төпле тоелды Әй. Тотышны ырудан куарга, я булмаса бөтенләй юкка чыгарырга кирәк. Тик менә шунысы куркыта: ыру башының углын юкка чыгару алай бик җиңел эш түгел шул. Углы белән икесен бергә йолкып атар идең, кемне куярга ыру башы итеп? Шул ук Котан бине, Акбоганымы? Монысы ♦ инде бөтенләй ярамаган нәрсә булачак. Ана корт көчле булса, корт j күче дә көчле була. Ыруның анасы көчле. Аңа тияргә ярамый, тисәң, ь ыру таркалачак. Шулай ук Тотышны да исән калдырырга ярамын— «алай да ыру таркалачак. Таркалмаса да. яңадан башбаштаклык ки- < тәчәк. < Акбүренең илчеләре, аксакаллары шулайрак уй йөрттеләр. Шулай з да беркемнең дә тотып кына: аны шулай итәргә, болай итәргә кирәк 5 дип әйтергә теле бармады. Би киемнәрен кисә дә. билек тә. көч тә Ко- _ таңда түгел, Тотышта иде. = — Ике көн үтсен, ханга үзенен соңгы сүзен әйтсен,—диде Майчан ° аксакал үзенен аптырашкан ырудашларына. ♦ — Юк’ — диде Котан би, каршы төшеп.— Ике көн узгач сон була. * Сез миңа ант иттегез, инде кирегә чабасызмы5 Тотыш ике тәүлек эчен * дә юк булырга тиеш. Хан катына ул түгел, мин барачакмын’ »* Котан би беренче тапкыр ныклык күрсәтте, ырудашлар да яна би- ө нең янача сөйләшүен сизми калмадылар. Бу аларга ошады да, ошама- - ды да. Алар күнделәр. Тотыш угланны юк итүне ырудашлар үги ата- < нын үзенә тапшырдылар. * Үги ата үзе берни уйлап таба алмады Караңгы төшкәч ул базар а. башы Бигеш янына китте. Ана ул үзенен үтенечен сөйләп бирде Төр- * ле кеше белән эш итеп шомарып беткән Бигеш, эре тешләрен ыржай- = тып, ат кешнәгәндәй көлеп куйды — Аннан да җиңел эш юк,— диде.— Калымга алып килгән байлыгыңның яртысын бирсәң... Котан би ык-мык итте — Алайса, бөтенләй бирерсең! — диде Бнгеш, зур корсагын тотып көлә-кнлә. — Күбрәк. Аның башы ана торырлык түгел.— диде үги ата. — Аның башы синеке ишеләрнен меңенә тора! — диде Бигеш, күрәләтә мыскыл белән. Кеше киеме киеп кенә бн булган субашы Котан, агарынып, бөктә- сенә тотынды. • — Тсс! — диде Бигеш, бармак янап, бала-чаганы тыйган сыман.— Юкса менә моннан типкәләп чыгарырмын да ханга барып әйтермен, барлык байлыгыңны басып калырмын. Тотыштан котылмакчы булалар! Кара син аларны! Тотышны бөтен Болгар белә. Тотышны бөтен Болгар ярата. Тотыш углан Алмыш ханның ин көчле, иң күркәм алыбы, беләсең килсә. Суерларны Тотыш тез чүктерде, ягыларның котын алды. Алмыш ханга ул әйткән сүзләрне син әйткән булсаң, бүген сине каргалар чукыган булырые. Синең ише тавык башларның мене түгел, ун меңе дә Тотыш алып башына тормый! Котан би тирләп чыкты. Бу куркыныч, юан кешегә күтәрелеп карарга да батырчылыгы житмнчә, ул урынында таптанып тик торды Куркудан озак кына аның авызы ачылмады. — Калым миңа кирәк булачак.— диде ул бераздан, исенә килә башлап.— Калымны мин ханга бирәчәкмен. — Хан сиңа ни бирер? — диде Бигеш, тычкан күзен кысып. , — Айтулдыны. — Айтулдыны?! — дип кычкырды Бнгеш.— Айтулдыны ул снңэ түгел, Тотышка бирмәкче була! Син сон кем — танымый тораммыни соң әле мин сине? — Җитте! — диде би, барлык батырлыгын җыеп. —Я, килештекме? — диде Бигеш, Котан бинең изүеннән эләктереп алып. — Килештек,— диде үги ата.— Калымның яртысы... Тик анда бүләккә дигәннәре дә бар. — Нәрсә? — диде Бигеш, Котан бине кабып йотардай булып.— Мин берни белмим. Минем таварлыктагы байлыгыңның яртысы — минеке. Калыммы, бүләкме, минем өчен барыбер. Котан би, авызын ачып, лып иттереп артына утырды. Нинди кеше бу?! Нинди оятсыз бу?! Шундый көчсез, таркау күренгән юан. симез кеше, бине кинәт якасыннан эләктереп алды да, ишеккә таба төрткәләп: — Әнә бара юлың! — диде.—Кеше үтерүчеләр! Иртәгә байлыгыңнан гына түгел, башыңнан да колак кагарсың әле! — Ярар, килештек. Барлык байлыкның яртысы сиңа,— диде Котан би, маңгай тирләрен сөртеп. VI Караңгыда песи кебек сак кына атлап Бигеш акбүреләр «урада»- сына килде. Тотышның тирмәсе аерым утыра иде. Бигеш ишек бавын тарткалады да, эчтән тавыш килгәч, ишекне ачты. Тирмәдә бөтенләй дип әйтерлек караңгы иде. Учактагы кузлар сүнә язып, көл белән капланган иде. Шулай да көл катламы аша кызгылт ут җемелди иде. Шуңа күрә тирмә эчен әзме-күпме шәйләргә дә була иде. — Тотыш, йоклыйсыңмы? — диде Бигеш, тамак кырып. — йокламыйм,— диде урында яткан кеше ачык бер тавыш белән.— Бу кем? Бигешме? Әйдә, түрдән уз. Ул урыныннан торды, учактагы утны көйрәтеп җибәрде. Бигеш тә учак янынарак килде. Икесе дә, аякларын бөкләп, киез өстенә утырдылар. — Төнлә борчуым өчен ачуланма,— диде Бигеш, кайгылы йөз белән сүзгә башлап,—Мин барысын да ишеттем. Менә кайгыңны уртаклашырга килдем. — Бүген генә ишеттеңмени? — диде Тотыш, базар башының җирән- гечягымлы йөзенә карап алып. — Соңгысын — бүген генә,— диде Бигеш, авызын очлайтып.— Мин аны да әйтмим... Хан янында булган күңелсезлекне әйтәм. — һы,—дип куйды Тотыш коры гына.— Аның өчен мин кайгырмыйм. Үкенмим дә. Мин бернәрсәгә үкенмим. Төн уртасында килгәнсең икән монда, юкка түгелдер. Турысын гына әйтә алмассыңмы? Аның күз карашы очлы, үткен иде. Ул чамадан тыш тыныч. Үз-үзен ул чамадан тыш иркен, ышанычлы тота. Аның тавышы корыч тимер чыңыдай чыңлап, яңгырап чыга Элеккедән дә кырысрак, ныграк, усалрак алыпны күреп Бигеш, кирәкле сүзен башлый алмыйча, чак-чак кына төртелгәндәй итеп торды. — Турысын гына әйткәндә,— диде ул, иреннәрен бөрештереп,— мин сиңа изгелек эшләмәкче булып килдем, сине коткармакчы булып... — Кемнән, нәрсәдән? — Үлемнән, Тотыш алып.— диде Бигеш, көрсенеп.— Хан ярлыгын ташлап син бер ялгышкансың, билегеңне ташлап ике ялгышкансың. Ике ялгышын өчен дә сине үлем көтә. Менә мин сине шул ике үлемнән коткармакчы булып килдем дә! Бигеш, нидер көткән сыман, тынып калды Тотыш аның сәйләнен ♦ көтте. Базар башы, тычкан күзен челт-мелт йомгалап, аның йөзенә в. карап утыруында булды. Тотыш аңлап алды, куеныннан калтасын £ чыгарды да, юан, комсыз кеше алдына ташлады. Калтадагы көмеш ь акчалар, шыңшыган сыман, тонык кына чынлап куйдылар. Бигеш < берьюлы ачылып китте. < — Мин сине бик яхшы беләм, Тотыш алып.— диде ул, шундук сүз гә башлап.— Мин сиңа булышмакчы булам. Син инде би түгел. Хан. >> теләсә дә, теләмәсә дә, сиңа инде Айтулдыны бирә алмаячак. Шулай ° булгач, ике тәүлектән, юк, тәүлек ярымнан ул сине тотып алып ябып 5 куячак. Билегеңнән баш тартып син үги атаңны көчәйттең. Ул сине g бүген таңда... . — Бүген таңда?! — диде Тотыш, чак-чак кына кашларын җые рып.— Мин аның үзен тап атканчы!.. * — Юк, юк!—диде Бигеш, кулын селтәп.— Алай булмый! Берүк ь аиы уйлама. Үз утарымда, \з жиремдә мин кеше каны коелуын телә- £ мим. Мина читтән кеше күп килә. Бер яманатың чыкса, борылып та ө карамаячаклар. Алайболай син ялгышлык эшләсәң, ул чагында мин - үзем сине ханга тотып бирергә тиеш булачакмын. Синең ырудашлары < на да мин шулай дидем; минем жиремдә кеше каны коярга ярамый. * дидем. Алар сине, Тотыш алып...—диде ул, тавышын әкренәйтеп,— Z алар сине яргуламакчы булалар. Аксакаллар барысы бер сүздә. Син х аларнын да кытыгына кагылгансың, яман сүзләр әйткәнсең. Тотыш, йөрәгенә чыдый алмыйча, сикереп урыныннан торды, киенә башлады. Бигеш тә аягына басты. •— Син кая барасың? — диде ул, Тотышның юлына аркылы төшеп. — Мин аларны!..— диде Тотыш, тешләрен шыгырдатып. — Син тагын өченче ялгыш ясамакчы буласыңмы? — диде Бигеш, кызу канлы егетнең беләгеннән тотып алып — Мин барында син ул ялгышны эшләмәячәксең! Сиңа котылу юлы бер генә —син качарга тиеш! — Ничек итеп? — диде Тотыш. — Үзем булышырмын,—диде Бигеш.—Шуның өчен дә килдем... булышырга, коткарырга. — Койма аша чыгу угрылык санала.— диде Тотыш.— Димәк, син мине капкадан чыгарачаксың? Таң атмыйча капка ачылырга тиеш түгел. Шулай булгач... — Син капкадан да чыкмассың, койма аша да чыкмассың,— диде базар башы.— Мин синең янга үземнең кешене җибәрермен Ул сиңа каян чыгарга икәнен күрсәтер. Онытма: мин берни белмәдем, күрмәдем! Син койма артына чыккач та мин берни белмим, берни күрмим! Кая китәсең килә, шунда китәрсең — анда синең ирек. Бигеш, үз сүзен әйткәч тә, тизрәк чыгып китү ягын карады. Үз тирмәсендә Тотыш бер үзе генә торып калды Бик азга гына кабынып киткән ярсу шундук юкка чыкты. Аны тагын да ниндидер торгынлык, искитмәүчәнлек биләп алды. Ул әле үзенең иң зур кайгысыннан арына алмаган иде, арыну түгел — ул әле үзенең буталган уйларын теләкләрен җайга да сала алмаган иде. Ул әле үзенең киләчәктә нишләргә тиешлеген бөтенләй белми иде. Бигеш килеп анын күзен ачты Чыннан да, нишләргә, ни кылырга, кая барырга тиеш сон ул. Алмыш ханнан ярлыкау үтенергәме? Ул ярлыкаган очракта да, кем булыр иде икән COL ул? Ул инде би дә түгел, тотык та түгел. Кем соң ул? Йолкыш, сукбай* Алмыш хан апачык итеп әйтте түгелмени: йол кышка мин кызымны бирмим дип? Билекне кире сорап алыргамы? Кулдан очкан кошны инде ничек тотып алмак кирәк! Әйе, аның инде берние юк: киеме дә, калтасы да, калымы да... ярлыгы да! Кылычыннан башка, бөктәсеннән башка аның кулында берние юк. Аңа инде беркем буйсынмый, аны инде беркем тыңламый. Шулай ук хан да тыңламас. Үзенә күпме җирлэр-сулар яулап алган, үзенә күпме байлык алып кайткан Тотыш алыпны инде ул да тыңламас. Атлас тун, ак бүрек, алтынлы киң билбау аҗундагы бар нәрсәдән көчлерәк. Менә ул йола! Күрәсең, җирәнгеч кеше ялганламыйдыр. Шулай булгач, тагын качаргамыни? Кая? Ырудашлар сине читкә типкәч, кая булса да барыбер түгелмени? Шулай итеп, үги ата, үги агай үч алмакчы була... Булыр. Базар башы ялганламый, ахрысы. Көч анда, үги агайда. Көчсез кеше көчкә ия булса, иң беренче эше — үч алу. Димәк, барысы да бетте. Бетсен. Аппак булмагач, сөю, ярату булмагач, бетсен. Шулай да үләсе килми. Үләргә әле иртә! Бигешнең кешесе озак көттермәде. Нишләптер үсми калган, кыска гына буйлы, аксак, өтәләнгән кеше артыннан Тотыш, кылычын җайлап тоткан килеш, сак кына атлап тышка чыкты. Тышта караңгы иде. Күктә берән-сәрән йолдызлар җемелдәшә, капка ягына кызгылт яктылык чайкала — учак яна иде. Өйдән чыккач та Тотыш, күзе ияләшсен өчен, беравык туктал торды, ырудашлары йоклый торган тирмә ягына карап алды. Анда шылт иткән тавыш та ишетелми иде. Анда гына түгел, бөтен утарда, бөтен тирә-якта тирән, караңгы тынлык саклана иде. Шулай күпмедер тыңлап, карангалап торгач, ул кечкенә кешенең иңбашына орынып алды. Кеше еракта караеп күренгән коймага таба кузгалып китте. Койма янына килеп җиткәч, Тотышның нишләптер күңеле тырнала башлады. Әллә ничек кисәк кенә булды бу. Ныклап уйламыйча... «Нәрсәсен уйлыйсың инде?» — диде ул шундук, үз-үзенә каршы килеп. — Менә бу яркак кузгала. Читкә этәсең дә... Тышта — урман...— дин пышылдады кечкенә кеше. — Башта син үзең! — диде Тотыш аңа. Кеше карышмады, кузгала торган ярканы көчәнеп читкә этәрде дә, кысылыштырып икенче якка чыкты. Аның артыннан Тотыш та чыкты. Койма тышында ул тиз генә як-ягына каранып алды, калтасында торып калган ике ярмакның берсен кылавызның 1 учына салды: — Бай "бул,— диде. — Бай бул, Тот-тыш,— диде кылавыз, этенеп. Ул бизгәк тоткандагы кебек калтырана башлады. Тотыш аны-моны абайлап өлгергәнче, ул кире утар ягына кереп юк та булды Шул чакны аның койма артында, яркакны үз урынына җайлап куймакчы булып, нидер эшләгәне ишетелде. Агачка агач тиеп шакылдаган тавыш төнге тынлыкта куркыныч булып яңгырады. Шул ук мәлдә, Тотышның колак төбендә генә диярлек, койма өстеннән калкып торган биек сырган башыннан төнге каравылчының: — Кем ул анда? — дигән йокылы тавышы ишетелеп китте. Бөтен койма өсте, бөтен тирә-як берьюлы кыймылдашып куйды. Әле анда, әле монда: «Тотыгыз, тот!» — дигән сүзләр яңгырады. Улда булмады, баш очыннан гына нидер сызгырып үтте, шык итеп каты җиргә ук килеп төште. Сызгырып үткән, шык та шык иткән тавышлар күбәйгәннән-күбәя барды. Шул ук мәлдә дип әйтерлек, ур артында караңгыда ашыгып, ябырылып килүче җәяүле карачкылар күренде. Кылавиз — юл күрсәтүче. тылар. Караңгы коймага сыена-сыена болын ягына, Этил ягына йөгер- * гән кешене алар абайла.мыйчарак калдылар, ахрысы. * Тотыш койма буенча йөгерүендә булды. Тавышларның артта кала * баруы аның күңелен тынычландыра төште. Шулай ук котылды микән- £ ни? Шулай җиңел генә. . Туктале, бу урны ничек чыгарга соң? Алдз тагын сакчылар юк микән? _ Ул шулай дип уйларга да өлгермәде, койма почмагында, ачыграк < җирдә төркемләшеп торган өч-дүрг сакчы өстенә килеп чыкты. Койма почмагында тирән ур аша тар гына күпер салынган иде. ~ Сакчылар әлеге шул тар гына күпердә басып торалар Аларның берсе > сөнге белән, икенчесе кылыч, өченчесе ук-җәя белән коралланган = Әйе, монда барысы да алдан уйлап эшләнелгән иде. Бу инде сиңа Ямгырчы би тәбесе түгел — монда сине коткарырга Тәңкә юк иде! Тотыш эсселе-суыклы булып китте. Арттан да, алдан да, уңнан да, сулдан да аңа бернинди котылу юлы юк. Берәр ничек кош булып күккә очса да, барыбер аны ук белән атып төшерерләр иде. Бары җир убылса гына... Ярның якасына килеп җиткән алып ярсып кинәт бар көченә кычкырып җибәрде. Кычкырып җибәрде дә, котырынган барыс кебек, карачкылар өстенә ташланды. Алар да, ахрысы, аның коймага ышыклана-ышыклана килүен сиз- мичәрәк калдылар. Алар да, ахрысы, аны әле булса шау-шу ишетелгән төшгә дип уйладылар. Әллә соң алар аның ныклап торып якынлашуын көттеләр микән, я булмаса, аны тере килеш алмакчы булдылар иикән? Ни генә булмасын, алар өчен бу тамак ярып кычкыру бөтенләй көтелмәгәндә яңгырап китте. Базар башы Бигешнең яу күрмәгән, орыш күрмәгән тук, симез сакчылары каушап калдылар Шулай да берсе сөңгесен ыргытты— сөнге коймага кадалды. Укчы ук атты — угы каядыр ур төбенә барып төште. Сакчылар яңадан коралларына тотынганчы, Тотыш аларның каршысына барып та басты, каты селтәнеп, кылычы белән берсенең аякларын чабып өзде, икенчесен күпердән төртеп төшерде дә, качып киткән өченчесен куа куа, болын ягына ыргылды. Аның артыннан уклар от ы, куркынган өзек-өзек тавышлар ишетелде. Өченче сакчы да ерак кача алмады — урталай чабылып җиргә ятып калды. Тотыш, алдын-артын карамыйча, тигез җирдән ерактагы ниндидер киртәләргә, каралтыларга карап йөгерде. Аны инде берни дә куып җитәрлек түгел иде. Ул, ниндидер каралтыларга сыенып, кача поса, бертуктамый чабуында булды. Менә каралтылар, киртәләр дә артта калды, ул тагын иркен, буш җиргә килеп чыкты Мпнда кипкән сазлык иде, ахрысы,— VII Димәк, барысы ла алдан уйланылган булган! Ах, ялганчы! Ах, эттән туган симез уләксә! Тотыш өчен билгесезлек, торгынлык юкка чыкты. Бөтен нәрсә, ♦ ачыкланып, үз урынына утырды. Алда — ягы. Димәк, орышырга кирәк, үз үзеңне сакларга кирәк! Ул койма буйлап йөгерә башлады. Койма өстендәге каравыл өйләренең ничек корылганын ул бик яхшы белә иде — өстән аткан уклар аңа тимәячәк. Аның өчен иң куркынычы — каршыга килүче жәяүле каравылчылар иде. Янында гына ышанычлы калкан — биек койма булуы аны тынычландыра төште. Ул аек баш белән бөтенесен күз алдыннан кичереп алды. Төнге сакчылар, ашык-пошык кыланып, койманың әлерәк кенә Тотыш чыккан турысына атуларында булдылар. Урман ягыннан килеп чыккан карачкылар да. шаулап, ук ата-ата, шул турыга якынлаш ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР аяк астында ниндидер түмгәкләр, агач кисәкләре калкып чыкты. Бер-ике тапкыр ул егылып алды. Егылганда ул артына карарга Д а өлгерде. Сыеклана башлаган караңгылыкта, Бигеш утары ягында ул болын өстенә сибелгән бик күп карачкылар күрде. Алар, ахрысы, аны куа киләләр иде. Ул унга—Ага-базарның ярга якынрак урнашкан тирмәләре, чатырлары, агач өйләре арасына борылды. Монда аңа беркем очрамады. Бөтен яр буе таң алды йокысына чумган иде. Таң беленә башлаганда ул, Ага-базарны артта калдырып, Әтилнең буш, аулак яр буена килеп җитте. Бу тирәдә аста да, өстә дә беркем күренми иде. Монда тыныч, искиткеч тыныч иде. Ул бөтенләй туктап калды, курыкмыйча артына борылып карады: куа килүчеләр инде күренми иде. Ул текә ярдан шуышып аска төште, чабыш аты кебек тиз генә туктый алмыйча, яр буеннан җиңелчә генә йөгереп барды да барды. Ул берничек тә туктый алмады. Ул туктарга тиеш түгел иде. Ул ничек тә бу төштән, бу җирдән ераграк китәргә тиеш иде. Ул ничек тә котылырга, исән калырга тиеш иде. Әле комлыктан, әле ташлыктан сикереп атлый-атлый ул шулай туктаусыз йөгерүендә булды. Аның яныннан гына, аның аяк астында гына пышылдап, тирбәлеп-чайкалып Этил йөгерде. Алар, әйтерсең, бер-берсен узарга тырыштылар. Юк, алар узышмадылар. Бөек, тирән, көчле Әтилне ничек узмак кирәк?! Ул бары Әтилдән калышмаска гына тырышты. Ул аңа иярергә, аның җаена ятарга гына тырышты. Этил исә акты да акты. Менә шулай ул көн-төн ага, еллар, йөз еллар, мең еллар ага. Кешеләрнең орышында, үлемендә, кайгысында аның уе да юк. Сөяләрме алар, сөймиләрме, елыйлармы, көләләрме—• уйламый да, үз көенчә ага да ага. Ул шундый тыныч, ул шундый олы! Ах, булыргае Этил кебек көчле. Этил кебек олуг! Булырсдц Этил кебек җитез, күрергәе ерактагы сөйгәнеңне! Җитәргәе Итил торасына, сөйләргәе аңа йөрәк сагышыңны, моңнарыңны, кайгыларны! Бөек Этил, туган Этил, күрдеңме син бүген мине? Мин тагын да бер үлемнән... мең үлемнән исән калдым. Аңлыйсыңмы, беләсеңме шуны: сөеклемнән аерылып калдым... Мин кайгылы, мин сагышлы... Мин тагын да мең үлемнән исән каедым. Җиткер шуны минем сөйгәнемә. тиңсез Этил, бөек үзән! Җиткер аңа минем уйларымны, җиткер аңа кайнар каным катыш аккан тозлы яшьләремне! Туган Әтилгә кайгыларын, әрнүләрен сөйләп ул яр читеннән барды да барды. VIII Якында, яр өстендә тояк тавышлары ишетеп ул кисәк кенә туктап калды, башын калкытты. Артта, текә яр читендә, сындай катып, атлы җайдак тора иде. Ул, ахрысы. Этил өстен, яр буйларын күзәтә. Ул, билгеле, аны күрмәкче булып карана иде! Әйе, әйе, кораллы ир-атлар бөтен Этил буен бетереп аны эзлиләр! Әнә якында гына ачулы ирләр тавышы ишетелде, ат авызлыгы чыңлады... Ул ачыккан иде, арыган, йончылган иде. Аның инде беркем белән орышасы да, сугышасы да килми. Аның бары менә шулай дәү Этил белән җитәкләшеп, серләшеп-сөйләшеп бертуктаусыз барасы да барасы килә. — Үлеме, тереме — табарга! — диде баш өстендәге ачулы кеше, кемгәдер аңлатып.— Боерык шундый! Каландырук! Алмыш ханның бурзае... Ышанычлы сакчысы, шым ♦ чысы, кан эчкече. а. — Тирә-якны айкап чыктык,— диде чәрелдәп яшь бер ир — Юк Z булгач, юк! Тамгадагы каекларны карадык. Ага базарның астын өскә ° китердек. < — Ул Этил ягына киткән. Күреп торганнар,— диде Каландырук.— < Теге якка гына таймаса, ул бу якта булырга тиеш. Тагын бер карап чыгыгыз. Алай да табылмаса, яр буена ут төртәбез! Мин аны табарга >. тиешмен, мин аның канлы башынмы, янган сөякләренме, Алмыш ханга ° илтеп тоттырырга тиешмен. Боерык шундый. Андый качаклар Болгар- 5 га талау кигерә. Корыч-Тимер өчен эләгә язды инде. Монысын да £ ычкындырсак, эләкми калмас. Шулай кычкырышып алар китеп бардылар. Ул кар яңгыр сулары ерган ниндидер тар гына ур-чокыр турысында туктап тора иде. Чокырның тирә ягын юкә, чикләвек куаклары каплап алган иде. Әйе, алар аны күрми китеп бардылар. Агач ботакларын селкетмәскә, кыштырдатмаска тырышып, сакланып кына ул яңадан кузгалып китте, комлы яр читенә төште. Коткарса аны бары Этил генә коткара алыр, ахрысы. Төпсез Этил, иксез-чиксез, тынгысыз Этил... Тәңредән дә, алладан да бөегрәк Этил генә коткара алыр, ахрысы, аны. Яр буе шәп шәрә, ап-ачык. Тотынып йөзәрдәй берни күренми иде. Бер кулына йөрәген, икенче кулынә кылычын кысып тоткан килеш, ул Этил белән, дулкыннар белән янәшә атлап барды да барды. Көтмәм гәндә ул ауган агач өстенә барып чыкгы Су буенча агын килә-килә, бәрелә-сугыла шомарып, муртаеп беткән үле агач аның юлына аркылы төшеп ята иде. Колач жит.мәслек юан, озын бер тирәк иде бу Яртылаш ул комга баткан, яртылаш жир өстеннән күтәрелеп калган нде. Бер кеше түгел, ун кеше дә, йөз кеше дә кузгатырлык түгел иде аны! Шулай да аны кузгатырга, суга төшерергә кирәк нде. Шушы иләмсез зур, юан, авыр тирәктән башка тирә-якта берни юк иде. Олуг Этил чыгарып ташлаган олуг тирәк аңа юлдаш булды. Үле тирәк аны үлемнән коткарды. Ул өс киемнәрен, коралларын бер жиргә салып куйды да башындагы алиагын кулына алды. Алпакны чүмеч кебек итеп яр чигеннән — су яныннан агачка таба ермак казырга тоыянды. Алпагы белән каерып авыр, юеш комны алды да читкә ташлады, алды да читкә ташлады. Ермакны ул бер колач киңлегендә итен, тирән итеп казыды. Ул казыган ермакка су тула барды. Соңга таба сулы комны жиңел генә ишеп төшерде. Уйлаган уеның барып чыгачагына нык ышанып, сөенеп ул баш калкытмый эшләде. Ул, аз гына да туктап тормыйча, аз гына да ял итмичә эшләде — куллары арыса, комны аяклары белән иште, аяклары арыса, куллары белән иште. Ул баш калкытмый эшләде. Үле тирәккә ул кот бирде, көч бирде. Каландырук чакырткан ике йөз кешелек яңа алай Ага базар ягындагы болынга таралып, барлык чокыр чакырларны, куакларны, ка- мыш-түмгәк араларын тоташтан айкап килә башлаганда, еракта, яр өстендә киек аулаучы сунарчылар сыман һай-һулап кычкырган куркыныч тавышлар яңадан ишетелә башлаганда, ул мен батманлык муртайган агачны ермактагы су өстеннән Эгилгә этеп чыгара алды. Тирәкнең нечкә башына, киселгән ботак янына ул үзенең киемнәрен, коралларын бәйләде. Үзе, анадан тума шәрә калып, ике кулы белән дә агачка тотынып, кыйгачлап, агым белән йөзеп китте. Көзге су инде суынган иде. Балалар да, өлкәннәр дә бу көннәрдә су керүдән туктаганнар иде, Тотыш суның суыклыгын бөтенләй диярлек НУРИХАН ФӘТТАХ сизмәде. Ул, әйтерсең, суны тоймады да. Ул бары үзенең ярдан тизрәк читләшергә, елга уртасына чыгарга, аннары каядыр еракка, икенче якка барып җитәргә тиешлеген генә аңлады. Инде ул үзе калдырып киткән ярга да борылып карамады, ул яктагы тавышларга да колак салмады. Якында гына аларның каеклары да, көймәләре дә юк. Яр буйлап куа килүләре дә ишетелми. Алар әле булса өстә, болында куаклар, чокыр-чакырлар арасында кычкырыналар иде бугай. Туган Этил! Олуг Этил! Агыз тизрәк! Коткар мине ягылардан! Исеңдәме, күптән түгел калан бирдем мин сиңарга? Ачуланма миңа, үпкәләмә миңа. Алып чык син мине дулкыныңда ирек ярына. Тәңрем! Баш тартып мин синнән бик языклы булдым. Акбүренең изге ияләре, сезне онытып мин игелексез булдым. Туган җирем, туган ыру! Изге анам Койтым бикә! Кичерегез, ярлыкагыз мине. Миңа сезнең каргыш төште. Ана кендегеннән аерылган бала кебек, мин дә аерылдым сездән. Кичерегез, ярлыкагыз мине! Мин сезнеке түгел инде. Мин бер ялгыз. Мин — йорт-җирсез. мин — ырусыз, мин — тәңресез. Беркемем юк минем. Мине Этил алып китте, аерып китте. Сау булыгыз, бай булыгыз, туган җирем, туган иле.м! Тик шулай да минем кендек өзелмәгән сездән. Минем күңел аерылмаган сездән. Ерагая барган саен, минем арттан сез киләсез, туган җирем, олуг Чулман, изге анам Койтым бикә! Кичерегез, ярлыкагыз мине! Тиңсез Этил! Илт син мине каган торасына, илт син мине сөйгәнемнең канлы-яшьле эзе буйлап. Мин табарга тиеш аны, мин күрергә тиеш аны. Мин барыбер йоларга тиеш үземә дигән өлешемне — Аппагымны! Каландырукның кешеләре ал-ял белми аны эзләделәр. Яр буйларын, якындагы урманнары, чокыр-чакыр араларын — барлык шикле урыннарны тентеп, актарып йөрделәр. Алмыш ханга ярарга теләп, Каландыруктан бигрәк Котан би тырышты. Ул үзенең барлык ирләрен үги угылын, үги энесен эзләргә җибәрде. Базар башы Бигеш кайгысыннан кара күмер кебек янды Тотыш аны утыртты төп башына! Бөлдерде, акыртып талады! Өч сакчысы юкка чыкты Чит ил сатучылары куркышып юлга җыена башладылар. Ага-базарда сату-алу бозылды. Ш\ның өстәвенә, аның якасыннан алып, хан әйтте: Тотыш алып табыл- маса. мин синен барлык байлыгыңны тартып алам, үзеңне утлы табага бастырам! — диде. Каландырукка хан әйтте тапсаң, мин сине субашы ясыйм, диде. Котан бигә .хан әйтте: тапсаң, мин сине киявем итәм, диде. Шуңа күрә дә алар кара тиргә батып, телләрен салындырып, бөтен җирдән аны эзләделәр. Ул. юан, кара агачка тотынып, агымга кыйгачлый-кыйгачлый, елга уртасына таба йөзде дә йөзде. Этил уртасыннан агып барган ташландык агачны күрмәделәр түгел — күрделәр. Тик шул агачка тотынып, муеныннан көзге салкын суга чумып, Тотыш йөзеп барадыр, дип уйларга беркемнең дә башына килмәде. Әзмени суда агып барган ялгыз агач! Аны суда никтер барысы да көймәгә, улакка утырган килеш күрергә телиләр иде. Яр буенда ул казыган ермакны да күрмәделәр түгел — күрделәр. Тик алар күргәндә ермакка инде күптән су тулган иде, ком өстендәге эзләр юылган, ермак ярлары тигезләнгән иде. Азмыни яр буенда андый ермаклар! Ул түбәнгә таба акты да акты. Туган Этил, көчле Этил, иркәләп, тирбәлдереп, яман күзләргә күрсәтмичә аны алып китте Ага-базар', Каландырук. кораллы ирләр — барысы да бик еракта, артта калды.' Инде шактый ара үтелде. Инде икенче якка да чыгарга булыр иде" Тик әлегә аның чыгасы килмәде. Бу тирәдә уң якта да аны ханга тотып бирүләре бар иде. Ул арада көн дэ кичегә башлады. Су өстеннән салкынча жил исәргә тотынды. Тотыш агачка йөзтүбән капланып бара иде. Ул туна башлады. «Ярга чыкмый булмас», дип уйлады ул. Текә яр башындагы кечкенә авылдан, таш кыя астына посып утырган ялгыз алачыктан башка бу тирәдә кеше-кара булуы турында сөйли торган берни күрен ♦ ми иде Ул кечкенә авылны да, ялгыз куышны да узып китәргә булды, i Җил арттан исә иде, шуңа күрә агачны ярга таба алып баруы ана £ бик үк авыр булмады. Шулай да ул күңеленнән чамалаган төштән шак- ь тый еракка барып чыкты. Су эчкән, муртайган авыр агач, яр читендәге < вак ташларга килеп төртелү белән, ул суга басты, коры җиргә чыкты. < Шуннан соң ул агачка бәйләнгән коры киемнәрен чишеп алды, тирәк- _ нең нечкәрәк башын коры җиргә тартып куйды. Агачның әле кирәге х булуы бар иде, аны әле кулдан ычкындырырга ярамый иде. Ул коры киемнәрен киде, күнчегендәге ку белән чакма ташын, тун § якасына эләктерелгән кармагын капшап карады. Барысы да үз уры 5 нында иде. Болай булгач, яшәргә була! Тик ул бүгенгә балык каптыру ф белән булашмаска булды: аяк астындагы коры сарыларны жыештыр- ды да, беренче эше итеп ут ягып җибәрде. Ут янында аның күңеле күтәрелеп китте. Ана искиткеч күңелле булып китте. Утка ул әле бер ягын, әле икенче ягын куйды, җылынды, кибенде. £ Яр астында ышыкланыр өчен жайлы урын юк иде. Ул куыш ясап тор- ө мады. Инде бик нык арыган иде. Баш астына корыган үлән йолыкка- - лап салды да, кылычын, бөктәсен туы астына яшерде дә, җайлаи җир < өстемә сузылып ятты. * IX * Бер мәлне ул йокы аралаш үзенең янбашы бик нык җылынганлыгын тоеп, кабаланып аягына торып басты. «Ут капкан, ахрысы», дип уйлады ул. куркып. Күзен ныклап торып ачып җибәргән иде, су өстенә балкып кояш чыккан, көн яктырган... учак сүнгән., якында гына, яр буенда, караеп, ямьле көннең ямен җибәреп, очлы борынлы бик зур каек калкып тора! Арттарак, яр буенда тагын берничә каек күренә.. Якында гына, аның колак төбендә генә тыелып көлгән тавыш ишетелеп китте. Тотыш сискәнеп артына борылды Аның каршысында биленә таянып, ят бер кара кеше басып тора иде Ят кешенең ике ягында тагын берничә кеше бар. Аларның кулында үткер кылычлар ялтырап китте. — Фатих! — диде Тотыш, кара кешене танып алып. — Тотыш! —диде Фатих, ак тешләрен елтыратып, көтелмәгән бу очрашуга чиксез куанычын белдереп — Сине анда эзлиләр. Минем арттан куа киләләр. Әйдә, утыр тизрәк. Кунагым булырсың. — Сип... нишләп монда? — лиле Тотыш, кораллы ирләргә каранып. — Мин илемә кайтып барам,—диде гарәп сатучысы —Синең җирдә—мин кунак, минем каекта — син кунак. Кайда телисең, шунда төшереп калдырам. Тотыш утырды. Ул утырмыйча булдыра алмады. Ул моңа сөенергә дә, сөенмәскә лә белмәде. Чит каекка атлаганда знын йөрәге өзелеп төшкән кебек буллы. Ул, нәрсәсендер калдырган сыман, үзе яткан учак ягына соңгы кат күз төшереп алды. Апа ашарга, эчәргә китерделәр. Ул бар нәрсәсен онытып ашаган- эчкән арада, Фатих ибн Әхмәтнең яр буена туктаган каеклары берәм- берәм кузгалып киттеләр дә, Этил уртасына каердылар. Алар түбәнгә, көн ягына карап бардылар. Гарәп сатучысы Фатих ибн Әхмәт, көн төн байлык артыннан куса да, алай бик үк ашыгырга да яратмый иде. Ул барысын да уйлап. бе« леп, үлчәп эшләргә күнеккән. Ел тәүлегенең күбрәк өлешен юлда, чит тә үткәрергә туры килгәнгә, ул канда да үзен өендәге кебек тотуны яхшы дип саный. Намаз укырга кирәкме — кырык эше кырылып ятса да, кичекмичә ул үзенең намазын укый, ашар чак җиттеме, шулай ук» бернигә карамыйча, тамак ялгау ягын карый. Бары тик Болгар җирендә генә, көньякның кайнар кояшы, комбураннары белән чагыштырганда, кеше яши алмаслык салкынлык иле булып та, тоташ яшеллеккә күмелгән оҗмах булып та тоелган бу искиткеч бай җирдә ул, үзе дә сизмәстән, иркенләп, туарылып китә торган иде. Монда тормыш талгын гына, ашыкмыйча гына ага иде. Шау-шулы, кызу каплы Багдадлар, Бохара, Сәмәркандлар, Хәрәзем, Кустантиннар, Итил-торалар янында Болгар-торалар, Суарлар, Шураннар яңа гына туган балалар сыман тоела иде. Монда инде ялкауланырга теләмәсәң дә ялкауланырга туры килә иде! Шулай да эчкерсез, беркатлы сабый торалар, эчкерсез, беркатлы кешеләр аңа ныграк ошый иде — аларны алдавы җиңелрәк. «Сабый» Болгарда гарәп сатучысы бигрәк тә җирне-суны, аеруча шушы Әтилне ярата иде. Үзенең ташкынлыгы белән, ярларының гүзәллеге, суының арыклыгы II белән Этил җир йөзендәге Фатих ибн Әхмәт белгән бер генә елгага да охшамаган иде. Анда, төрек халкындагы кебек, сокландыргыч батырлык та, тыелгысыз кыргыйлык та, төрек кызларыныкы кебек күреп туймаслык күркәмлек тә, тыйнак юашлык та бар. Гарәп базарганы, су өстеннән искән салкынча җилгә битен куеп, яр читләрендәге кыяларга, кара урманнарга, яшел болыннарга карый-карый, көннәр буена үзенең каегында, борындагы йомшак урынында тын гына утырып барырга ярата иде. Шулай таң калып, исе китеп күпме генә карап бармасын, беркайчан да ул үзендә ялыгу, йончылу шикелле нәрсә тоймый иде. Көнозын талгын гына тирбәлеп йөзгәннән соң ул кичкә таба, яр буенда берәр җайлы, матур урын сайлап туктый да, төнен шунда купа — ашый-эчә, күңел ача иде. Этил буйлап кайтканда ул бөтен бер ел өчен, киләчәк өчен үзендә яңа көч туплый иде. Башка елларны шулай чде. Тик бу юлы Фатих ибн Әхмәт ашыгырга кирәк тапты. Каеклар бик кызу бардылар. Алар, караңгы төшү белән, элеккечә ярга борылмадылар, очлы борыннары белән дулкын - нарны ярып, туктаусыз алга баруларында булдылар. Гарәп сатучысы Тотышка юри генә, куркыту өчен генә: сине куа киләләр дин әйтсә дә, 6v юри әйтелгән сүз аның үзенә бераздан чын булып тоела башлады. Кем белә аларны, чыннан да берәр нәрсә сизенеп. Каландырук арттан кешеләр җибәрсә! Сизенмәсә дә, болан гына да ул яр буйларын тикшерү өчен каеклар җибәрә ала ич. Аннары яр буендагы сакчыларны алдан кисәтеп куюлары да бар. Менә шуңа күрә дә гарәп сатучысы бу юлы, бөтенләй тукталып тормыйча, барды да барды. Хан кешеләренә тоттырмаган качакның җиңел генә, бөтенләй көтмәгәндә үз кулына төшүенә ул чиксез куанса да, соңга таба бу куаныч тойгысына курку-куру2 тойгысы кушылды. Ул, качакның үзендә икәнлеген белгертмичә, ничек итеп болгарлар җиреннән ычкынырга икән, дип борчылды. Болгарларның яшерен илчесе Баштый углы Габдулланы Багдадка илтеп җиткерү бурычына караганда, Тотышны Болгардан алын чыгу бурычы аңа кыенрак тоелды. Алмыш ханга ул берьюлы изгелек тә, явызлык та эшли иде Тик тузандай явызлык та тубалдай изгелектән яманрак саналганга Фатих ибн Әхмәт: ллләгән изгелегем өчен хан минем явызлыгымны кичереп дип үз-үзен юата алмады. Ни генә булмасын, Алмыш хан күзе алдында аның яманатлы булып каласы килмәде, аннан да бигрәк, аның атак- II А р и к — саф. таза. г К У Р } — алай-болай булмасын дип борчылу. ■лы болгар тиреләреннән, бал-балавыздан, ак буйлы коллардан — уз илендә унар тапкыр кыйбатрак сатыла торган таварлардан колак кагасы килмәде. Тотылган очракта ул Тотышны болгарлар кулына бирә ала иде, билгеле. Тик аның алай итәсе килмәде. Аны.ч өчен Тотыш элекке та- ныш-белеш кенә түгел, аның өчен Тотыш — байлык та иде. Тотышка ул гарәп ишкәкчеләренең киемен бирде, аны ишкәк төбенә утыртты. Качак, бернинди каршылык күрсәтмичә, берни сорашмыйча, ишәргә тотынды. Ул каекларның тизрәк Болгар җиреннән чыгып китәргә тиешлекләрен дә, үзенең гарәп сатучысына көченнән килгәнчә булышырга тиешлеген дә бик яхшы аңлады. Шуңа күрә дә ул берни эндәшмәде. Шулай да телсез кеше кебек, чылбырга бәйләп куелган кол кебек, бер урыннан кузгалмыйча, тукталмыйча ишеп бару аны озакламый ялыктыра башлады. Фатих ибн Әхмәт нишләптер аның янына килеп тә әйләнмәде. Ишкәкчеләр сөйләшмәделәр. Бу кара кешеләр арасында ул үзен чит, ят итеп тойды. Бу аның саруын кайнатты. Ник сөйләшми гарәп сатучысы? Кая алып бармакчы була ул аны? Кунак булган кешене шулай көн-төн ишкәк төбендә утырталармыни? Менә алар, биш тәүлек буена туктаусыз барганнан соң, болгарларның калку яр башына урнашкан чик буе катаулары яныннан узып киттеләр. Аларны туктатып тикшерүче булмады. Бары катаудагы каргудан озын кулын болгап, ак юл теләп, сыек зәңгәр төтен генә озатып калды. Фатихның караңгы йөзе яктырып китте, ишкәкчеләр үзара шаулашып алдылар, төрек сүзләрен вата-җимерә, саргая башлаган тал куаклары белән капланган яр буена күрсәтә-күрсәтә, Тотышка тиздән ярга туктау, ял итү турында аңлатырга тотындылар. Чик буендагы катауны узып, бер дүрт-бнш чакрым түбән төшкәч тә, каеклар сул як ярга борылдылар. X Тирә-ягын таллыклар, камышлыклар, вак-вак күлләр әйләндереп алган бу утрау сыман җирне гарәпләр электән үк беләләр иде, ахрысы. Ярга төшү белән алар беренче адымнарыннан ук үзләрен үз җирләрендәге, үз өйләрендәге кебек тота башладылар, шундук чатырлар кордылар, учаклар яктылар, кичке ашка суярга дип, каеклардан кунлар төшерделәр, азык-төлек, эчемлек, савыт-саба ташыдылар. Берничә кеше таллар, камышлар арасына ауга китте: бу тирәдә, күрәсең, җәйрәннәр, сайгаклар бар иде. Чатырлар корылып, казаннар асылгач, утрауга агарынган, куркынган кол кызларны төшерә башладылар. Гарәп сатучысы аларны Ага-базарда алган иде. Алар барысы да чибәрләр, оялчаннар иде. Кызларның күбесе болгарлар иде, арада ерактан китерелгән урыслар, уйсулар ', ар, чирмеш, мукшылар да бар иде. Кара сакал-мыек баскан кара гарәпләр янында алар үзләренең ак киемнәре, ак битләре, ак кул-аяклары белән әллә каян аерылып торалар иде. Озын басмадан ярга кызлар тезелеп чыга башлагач та, утраудагы шау-шу кинәт тынып калды. Учаклар, чатырлар тирәсендә булашкан ишкәкчеләр тынып, эшләрен ташлап, кызларга карап тордылар. Телсез-өнсез калып соклану шулай да озакка бармады — оятсызраклары кызларга якынрак килделәр, авызларын ерып, телләрен шартлатып, үзләренчә берәр сүз әйтеп куйдылар. Аларга башкалар кушылды. Ботадай таза, яшьнрләр, кыргый бер куаныч белән,тыелгысыз бер шашыНУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНА ТОРУР 65 ну белән шауларга, гөрелдәргә тотындылар Кайберәүләр, чамадан тыш батыраеп, кызларның беләкләренә, түшләренә үрелделәр. Печте- релгән ирләр — сакал-мыеклы ишкәкчеләрдән дә тазарак, озынрак сакчылар, бәйләнчек чебеннәрне куган сыман, аларга юан таяклары белән селтәнепселтәнеп алдылар. Печтерелгән сакчылар кызларны утрауның аргы башынарак алып киттеләр. Үзләренә карап торган аттай ирләр өереннән тартынып, ка- чыппосып кызлар үз йомышларын йомышладылар. Шуннан соң алар- ны яңадан су янына, яр буена алып килделәр. Казлар кебек каңгылдашып алар су керделәр, юындылар, керле киемнәрен юдылар. Тотыш, айгыр кебек кешнәгән, шаркылдашкан гарәпләргә катнашмыйча, аптырап, тынын кысып, бер читтәрәк басып торды. Аның инде шәрә кол кызларны гына күргәне бар иде. Тик аның беркайчан да, беркайчан да мондый кыргыйлыкны, мондый оятсызлыкны күргәне юк иде. Аның ыруында, аның улусында хатын-кызга — колмы, иреклеме ул — кайчан да кеше итеп карыйлар иде. Кыргый урманнар арасында, аюлар, бүреләр янәшәсендә яшәгән «сабый» кешеләр өчен хатын-кызның кешелек тойгыларын кимсетү, аны түбәнсетү үзе иң зур кыргыйлык саналыр иде. Телсез-өнсез, үксез яшь кызларны кызганудан аныц йөрәге кысылып-кысылып куйды. Чит, ят токым, чит, ят тел ирләре арасында калган үз туганнары, үзенең кан-кардәшләре аңа бүреләр өере арасындагы куйлар шикелле тоелды. Кайсыдыр ягы белән аның үз язмышы да, Аппак язмышы да шушы кол кызлар язмышы белән бер тоелды. Сакаллы айгырларның бөтенләй кирәкмәгәнгә, авыз күтәреп, оялчан, тыйнак кызлардан көлүләре аңа үзеннән көлү булып, үзенең күңелендәге иң нечкә кылларны аяк астына салып таптау булып тоелды. Кемдер арттан килеп аның иңбашына кулын салды. Ул тиз генә артына борылып карады. — Чибәрләрме? —- диде гарәп сатучысы, су коенучы кызларга ымлап. Ул, күрәсең, Тотышны кызларга ымсынып карый дип уйлаган иде. Ул, күзгә бәрелеп торган эре, ак тешләрен елтыратып, зур эш башкарганнан соң гына була торган бер куаныч белән, тыелып кына кеткелди иде. — Чибәрләр,— диде Тотыш, аның кара йөзеннән тизрәк күзен читкә борып.— Болгар кызлары ямьсез булмас. — Кайтканда мин гел шушында туктыйм,— диде гарәп сатучысы.— Ике-өч көн туй ясап, күңел ачып алам. Кешеләргә дә ял бирәм. Гүзәлләрнең тәмен иң элек шушында татып карыймыз. Шуңа кызлар утравы димез бу җирне. Болгарда түрә каты — гарәп ишкәкчесе кызларга якын да бара алмый. Сатып алырга аның акчасы юк. Монда мин аларга тулы ирек бирәм. Моннан ары юлда кызлар да, ирләр дә үзләрен тынычрак тотачаклар. Юкса, кыен мондый тавар белән. Сакчылар гына тыя алмый. Былтыр шулай Муса атлы яһүдинең ишкәкчеләре сакчыларны кырып, Мусаның үзен таш белән суга бәйләп ташлаганнар. Кызларны алып качканнар. Тот син аннан соң алариы. Мин алай итмим. Этне озак бәйдә тотсаң, тилерә башлый. Бүген туй ясыйбыз. Син минем кунагым. Башта син сайла. Кайсы ошый... Үзеңә бер чатыр бирәм. Оҗмах менә шушында инде, Тотыш алып, хе-хе!.. — Миңа барысы да ошый,—диде Тотыш, караңгы чырай белән. — Барысы да ярамый,—диде гарәп, шаркылдап.—Барысы да! Ха-ха! Хаха! Берне генә. Тотыш алып, берне генә! Ирләр күп. Кызлар болай да җитәрлек түгел. — Алайса, миңа бөтенләй кирәкми,—*диде Тотыш. — Кирәкми?! — Кирәкми. — A-а! Аклыйм! йөрәк яна? Хан кызын онытмаган? Аппакны? Гүзәл кы. Тиңсез йолдыз. Сокланам да, аптырыйм да мин сезгә, болгарлар. Сез... мәдәниятсез... артта калган... кыргый... Шулай да сезнең күңелегез бөек! Хан кызын син оныт, Тотыш алып. Хан кызы юк! Ул инде каган куенында, хе-хе... Ир кешегә төн кунарга кыз булсын. Гын- ♦ шык, ярату ир кеше эше түгел. Ир кешенең эше — байлык жыю. — Фатих! —диде Тотыш, калтыранып.—Мин синең кунагың. Мыскыллама! Кызларың миңа кирәкми. — Туктале, кызмале,— диде гарәп сатучысы, аның беләгеннән тотмакчы булып.— Миндә әле иң сылулары бар. .Мин аларны бик нык саклыйм. Алары беркемгә дә бирелми. Мин аларны сагам гына. Синең өчен, Тотыш алып... — Юк! — диде Тотыш, кискен итеп. Борылды да, гарәп сатучысын аптырашта калдырып, читкә китеп барды. . XI Ул утрауның иң аулак урынына, каеклардан читкә, яр буена килеп утырды. Аның беркемне дә күрәсе килмәде. Аңа бөтенесе җирәнгеч, әшәке булып тоелды. Монда, үзен коткаручылар арасында, ул үзен теле, токымы белән генә түгел, үзенең күңеле, үзенең уйлары теләкләре белән дә чит-ят итеп тойды. Аппакны исенә төшереп гарәп сатучысы аның күңел яраларына, әйтерсең, учлап тоз сипте, әйтерсең, аның йөрәген очлы пычак тыгып айкады. Аның елыйсы килде, җиргә ятып ауныйсы, я булмаса, бар нәрсәне кырып җимереп бетерәсе килде. Ул, күтәреп булмаслык авыр төшенкелеккә бирелеп, шактый озак утырды. Гүбә өстен инде караңгылык каплап алды, ашаучы әчүче ирләр ямьсез итеп җырлар җырладылар, яр буендагы талларны калтыратырлык итеп, ямьсез тавышлар белән шаркылдап көлделәр. Аяк астында исә, яр читләренә кагылып, пышылдап су акты да акты Шул ук Этил. Нинди зур ул, иксез-чиксез, очсыз-кырыйсыз ул Этил! Ул ачыга башлады Аны беркем дә ашарга да чакырмады, эзләп тә килмәде. «Мин кем? Мин нишләргә тиеш, ничек яшәргә тиеш киләчәктә?» дип уйлады ул, тирән бер борчылу белән. Кая бара соң ул? Ник аңа ачык кына беркем берни әйтми? Колмы ул, ишкәкчеме, әллә кунак кынамы? Исән-имин барып җитә алырмы ул Итил-торага? Аның исерек ишкәкчеләр янына барасы килмәде. Ул утырды да утырды. Көтмәгәндә артта ниндидер аяк тавышы ишетелде. Ул сагаеп көтә башлады. «Фатих микәнни?» дип уйлады иренеп кенә. Ул инде тынычланган, юашланган иде. Күңелендә ташыган ярсу уйлар сораулар инде онытылган, төссезләнгән иде. «Сак булырга кирәк аның белән»,—дип уйлады ул гарәп сатучысы турында. — Тотыш, син мондамы? — диде арттан килгән кемдер, аның янында гына туктап. Ул моны ап ачык итеп Тотышның туган телендә әйтте. Тотыш аягына басты. Бу Фатих түгел иде. Бу ниндидер үз кеше иде! — Син кем? — диде Тотыш, дулкынланып, карачкының йөзен күрергә тырышып. Бу Алмыш ханның яшерен илчесе Габдулла иде. Ул үзенең кем икәнлеген әйтмәде, бары: — Мин синең юлдашың,— дип кенә куйды. —- Син безнеңчә яхшы сөйләшәсең,— диде Тотыш — Синең телең—минем туган телем,— диде Габдулла. — Син кем? — диде тагын да Тотыш, кызыксынып —Ничек бу болай? Кол түгелсеңдер ич син? — Түгел,— диде Габдулла, Тотышның кулыннан алып —Мин сине ашарга чакыра килдем, Тотыш. Болай үпкәләп утыру килешми. Кем НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ AKA TOPVP арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Берни эшяэп булмый. Фатих миңа әйтте. Аның ачуы килгән. Тотыш берни эндәшмәде. Шулай ух ул аңа карышып та тормады. Алар икәүләп учак янына бардылар. Ул анда ашады, эчте. Шуннан соң алар яңадан икәүләп яр буена килделәр дә, төнге Әтилгә — елк-елк килеп аккан каралҗым су өстенә карап сүзсез генә утырдылар. — Минем инде күптән синең белән сөйләшәсем килә, Тотыш,— дип, әкрен генә сүзгә башлады Габдулла.— Минем туган җирем — Итил- тора. Синең кебек, мин дә туган илемнән качып киттем. Минем барлык байлыгым, күчем, терлек-туарым Итилдә торып калды. Синең кайгыңны мин аңлыйм. Шуңа да менә сөйләшәсем килде. — Син ник качтың? — диде Тотыш. — Сөйләсәң, күп инде,— диде Габдулла көттеребрәк.— Мин-— мөселман. Җөфүтләр белән килешә алмадым. Кыскасы шул. Мин үземнең йолам-динем аркасында талау күрдем. — Син мулламы әллә?—диде Тотыш. Габдулла эндәшмәде. — Мин менә сөюем, яратуым аркасында качак булып йөрим,— диде Тотыш, көлгәндәй итеп.— Синең сөйгәнең, алайса, йола... чумаклар йоласы булып чыга? — Шулай дисәң дә ярый,— диде Габдулла, килешеп.— Тик монда эш коры йолада гына түгел, эш монда тирәнрәк. — Минем өчен барыбер: йола булгач йола! — диде Тотыш.— Минем дә менә берәр белгән кеше белән сөйләшәсем киләдерие. Аңлатып бир әле миңа., нишләп шулай табына кеше йолага5 Ата-баба йоласына да түгел — гарәпләр, татлар йоласына табына! Ник кирәк ул сиңа? Әнә шулай безнең кызларны тире кебек, агач, терлек кебек итеп сатып алып китсеннәр өченме, теләсә канда теләсә ничек мыскылласыннар өченме?! Шулар арасында синең сөйгәнең булса... сеңелең, кызың, апаң, анаң булса, нишләриен син?! Ничек карарыең, ничек түзәриең шунда?! Әнә алар, яхшы йолалы, алдынгы, белекле кешеләр минем сеңелләрне... йола! Шул турыда ишеттемме, минем каным кайный башлый, кемнеңдер бугазын чәйнәп өзәсем килә! Мин туганнан бирле ата-баба йоласын тоттым. Сөйгәнемә өйләнү өчен мин бернигә карамый чумак йоласына күчтем. Мулла әйтте: алладан көчле беркем, берни юк диде. Җөфүт кагай минем сөйгәнемне тартып алып киткән. Инде әйтеп кара: кем көчлерәк1—алламы, каганмы? — Син языклы сүзләр сөйлисен, Тотыш! — диде Габдулла, куркып, төкеренеп.— Сине иблис буташтырган! — Мине беркем буташтырмады,— диде Тотыш.— Мин сиңа туры сорау бирәм, син шуңа туры кару бир. Кемгә, нәрсәгә инанырга? — Бер аллага инанырга! — диде Габдулла, нык итеп.— Минем дә йөрәгем әрни, минем дә каным бозга әйләнә. Ел саен безнең кызлар, безнең ирләр чит илләргә күпме озатыла! Ата-аналар, терлек саткан кебек, комсыз сартларга, татларга үз балаларын сатып җибәрәләр. Ата-баба йоласы моңа каршы килми. Ханнар, биләр моңа чик куя алмыйлар. Кайчан безнең олуг Әтилгә кардәшләребезнең кан-яшьләре акмый башлар?! Мин дә уйлыйм, мин дә янам, Тотыш! Бу оятлы, түбән эштән безне тәңре коткармады. Алла коткарачак! Мөселман йоласы мөселманны тавар итеп, кол итеп сатуны тыя. Төрекләр мөселман булсалар, аларны беркем сата да, сатып та ала алмаячак. Котылу юлы менә шунда. Тотыш. — Алай икән,— дип куйды Тотыш, килешкән сыман итеп.— Шулай да мин аңлап җитмәдем әле^төрек йоласында булганда да ник бу эшкә чик куеп булмый? Төрек йоласындагы кеше кеше түгел, мөселман йоласындагы кеше генә кешемени? Алла шуңа юл куямыни? Нишләп соң гарәп ишкәкчесе төрек йоласындагы кол кызга бүген терлеккә карагай кебек карый да, ни өчен иртәгә... кол кыз чумакка әйләнсә, ана кеше итеп карый башлый? Гарәп йоласына күчү белән мин... син— ул кол кызлар әллә икенче төрле кешегә әйләнәбезме? Ни өчен чумаклар чын кеше дә, башкалар чын кеше түгел?1 — Алла каршында бары анын коллары гына... чын кешеләр, белек- ♦ ле, саф кешеләр,—диде Габдулла. _ £ — Юк, барыбер анламыйм! — диде Тотыш.— Мин моны беркайчан о. да аңламадым. Үз ыруымнан Болгарга килеп яши башлагач та аңла- ь мадым. Мин анда төрле йоладагы кешеләрне күрдем. Юк, мин аңлыйм < да аны. Тик үземчә аңлыйм. Барлык йолалар да бер төсле. Алар бары < төрлечә атала гына. Минем үзем өчен инде барыбер. Кем йоласына 3 табынсам да — барыбер. Мин — йортсыз җирсез, ырусыз... — Менә шул турыда сөйләшмәкче булганыем да мин синең белән,—диде Габдулла.— Мин сиңа әйтмәдем... мин... Багдадка барам. = Җөфүтләрдән качып. Миңа ышанычлы юлдаш кирәк. Синең кебек 5 таза, яшь... Мине синең язмышың да борчый. Күрмәгән-белмәгән бу- ф лып мин болай гына синең яннан узып китә алмыйм. Кире Болгарга кайтсаң, сине анда үлем көтә. Фатих белән китсәң, сине анда нәрсә көтәдер, ансын әйтүе кыен. Ул ачык кына берни әйтми. Син үзең ничек уйлыйсың? Нишләмәкче буласың син? • Белмим,— диде Тотыш төшенкелек белән.— Минем әлегә юлым билгеле түгел. Барлык уйларым-теләкләрем юкка чыкты. Мин әлегә берни уйлый алмыйм. Сөйгәнемнән башка миңа кызык та, ямь дә юк. Миндә бары үч тойгысы гына ялкын булып дөрли. Туң ташны да эретердәй үч, ярсу гына бар миндә. Бир миңа мең кешелек чирү — бүгеннән барып каганның йортын туздырам, сөйгәнемне йолып алам! Бармы синдә андый чирү? Булса, бүгеннән мин синең колың, юлдашың. — Күреп торасың — миндә чирү юк,—диде Габдулла, тавышын әкренәйтеп.— Мин менә шундый чирү, көч эзләп барам. Багдадта бар андый көч! Мөселманнарның баш кешесендә. Мин менә шунда барам. Безгә ничек тә шунда барып җитәргә кирәк! Синнән дә яхшы юлдашны мин эзләсәм дә табалмам. Ашыкма, уйла. Иртәгә әйтерсең. XII Габдулла саубуллашып урыныннан торды. Тик ул кузгалып китә алмады, җир астыннан чыккан кебек, аның каршысына Фатих ибн Әхмәт калкып чыкты. — Тукта! — диде ул, яшерен илченең күкрәгенә бәктә терәп.— Алла белән ант итәм; мин барысын да ишетеп тордым! Икәүләп сез яманлык уйладыгыз. Тотыш, гарәпнең ачулы сүзләрен ишетеп, тиз генә урыныннан сикереп торды. — Кузгалма! — диде сатучы аңа да. Таллар арасында кыштырдык ишетеп. Тотыш як-ягына каранып алды. Аларны төрле яктан кораллы ирләр уратып алган иде. Бары су ягында гына беркем юк иде. Юк, әнә анда да ирләр тулы көймә шуышып чыкты! Гарәп базарганы кораллы ирләргә үз телендә нидер әйтте. Тотыш исенә килеп өлгергәнче, ике яктан ике таза ир аның беләкләреннән эләктереп тә алдылар, каердылар, кыл аркан белән бәйләп тә ташладылар. — Карышма, курыкма, Тотыш алып,—диде Фатих ибн Әхмәт.— Сиңа берни булмас —син минем кулда. — Сиңа ни булды, алла колы? — диде Габдулла, аптырап, шаккатып.— Ни эшен бу? — Миңа булмады — сезгә булган! — диде гарәп. НУРИХАН ФӘТТАХ Ул исерек иде, аның сүзләрендә ниндидер кыргый куаныч бар иде, сычкан эләктергән мәче мырылдавына охшаш бер куаныч бар иде. — Исерек башыңа... языксыз мөселманга кул күтәрергә ничек батырчылык итәсең? — диде Габдулла, кычкырына башлап. — Хе-хе,— дип көлемсерәде гарәп сатучысы, биленә таянып.— Сез, төрекләр, барыгыз да ярым мөселманнар. Бозык мөселманнар. Аллага тел тидерәсез. Мин ишеттем. Сез миңа яманлык кыласыз. Икегезне дә сатлык дип ханга озатсам?! — Хәмер синең акылыңны алган! — диде Габдулла. — Алла белән ант итеп әйтәм, юк! — диде Фатих ибн Әхмәт.— Әйдә минем чатырга, шунда сөйләшербез. Алар җилләнеп китеп бардылар. — Башту ибн Габдулла! — диде гарәп, үз чатырына кереп, зур сандыгы өстенә утыргач.— Мин синең белән турысын сөйләшмәкче булам. Мине юлбасар дип уйласаң, син языклы булырсың. Мин сине тиешле җиргә илтеп җиткерергә ханга сүз бирдем — сүземне үтәрмен. Син минем эшемә кысылма. Тотыш белән син нәрсә сөйләштең яшерен? — Анда синең эшең юк! — диде Габдулла кискен генә. —• Мин ишеттем. Син минем колымны... — Колыңны?! — диде Габдулла, күзләрен зур ачып. — Минем колым Тотышны...—дип төзәтте гарәп сатучысы.— Тотышны мин таптым. Шулай булгач, ул минем колым, ул минем тавар. — Син аны кунак игеп алдың,—диде Габдулла.— Юлбасар булдыңмыни?! Ханбалыкка җиткәч мин сине... — Барып җитә алсаң! —диде сатучы, янап.— Сез икегез дә минем кулда. Нишләмәкче буласыз сез? — Син нишләмәкче буласың? — диде Габдулла, ярсуына буылып.— Берәр нәрсә эшләп кенә кара! Минем сиңа утырып юлга чыкканны Итилторадагы мөселманнар белеп, көтеп торалар. Миннән башка барып керсәң, ни диярсең аларга? Гарәп сатучысының елтыр ак тешләре шундук эчкә йомылды. Бу турыда ул, күрәсең, уйлап җиткермәгән иде. — Колымны мин сиңа бушлай бирмәячәкмен,—диде ул, йомшый төшеп.— Син котыртып аны үзеңә алмакчысың. — Син аны миңа сатып бирмәкче буласыңмыни?!—диде Габдулла, шаккатып. — Әйе! — диде сатучы.— йөз динар!3 Алмыш хан миңа биш йөзне бирәчәк. — Я алла! — диде Габдулла, күкрәгенә тотынып. Ул куеныннан калтасын чыгарды, йөз динар санады да, акчаларны гарәпнең сузылган учына салды. Бу аның юлга дип алып чыккан акчасының чиреге чамасы иде. Әле балта сабыдай җир китмәделәр, болай булса, ничек барып җитәр ул барасы җиренә, ничек эзләп табар ул Тәкин углан белән Барые угланны? Я алла, үз мөселманың тереләй тотып тунагач, башкалар ничек тунамасын? Чыннан да. кемгә ышанырга, кемгә таянырга бу аҗунда? Нишләп соң, аллам, кешеләр сүздә сине олылыйлар, чынында исә сиңа түгел — көчкә, алтынга табыналар?! Кара гарәпнең кара йөзе, акча күргәч, яктырып китте. — Моннан соң Тотыш тулысынча минеке,— диде Габдулла. — Синеке,— диде сатучы, елмаеп, ялагайланып. Икәүләп алар яңадан тыш якка чыктылар. Төн уртасы инде узган, җир өсте яктыра башлаган иде. Куллары артка каерып бәйләнгән 3 Динар — алтын акча берәмлеге. Тотыш җирдә утырып тора иде. Үз кешеләренә гарәп сатучысы аны чишәргә к>шты. — Син тагын ирекле,— диде Габдулла моңсу гына, аның кулын кысып. — Түләдеммени? — диде Тотыш. ♦ — Түләдем,—диде Габдулла, көрсенеп. £ — Алайса, мин синең... колың? — диде Тотыш. °? — Син минем кардәшем, юлдашым,— диде Габдулла. ° ...Ике төн, ике көн күңел ачканнан соң, гарәпләр ярдан кузгалып < киттеләр Ишкәкчеләр баш калкытмый иштеләр. Каеклар агым уңаена < бик тиз бардылар. _ Текә ярлар, калын урманнар күптән инде артта калды. Ярлар тәбә- * нәкләнде, ерагайды. Этил тагын да ныграк киңәеп, җәелеп китте. Күрер u күзгә шундый күңелле булган яшеллек кайдадыр артта калды. Тирә- х якта ат кылыдай каты, коры үләннәр генә тырпаеп утырган иксез-чик- 3 сез далалар, тигез, шәрә далалар башланды. Аның урынына монда ф кояш ягымлырак карый башлады. Яр өстендә анда-монда ак тирмәләр күренде, берәр яшел уйсулыкта утлап йөргән куй, җылкы, сыер көтү- < ләре күренде. Я булмаса кайнар рәшә дулкыны тирбәлгән берәр тәбә н нәк калкулык артыннан, озын муеннарын сузып, әкрен генә кыймыл- £ дап барган озын торыклы дөяләр тезмәсе килеп чыкты. ө Каеклар ханбалыкка—Хазар йортның изге каганы яши торган х Итил-торага якынлашып киләләр иде. Менә шул чагында, үзенең туган якларыннан инде бөтенләй аерыл- * тач, үзенең каядыр читкә китеп баруы, каядыр икенче илләргә баруы £ ачыклана төшкәч, Тотышның күңелендә кискен бер үзгәреш барлыкка * килде. Моңарчы күңелендә әле тулысынча ачыкланып җитмәгән бер ~ уй, яман чир кебек, аны тынычсызлый башлады. Шул ук мәлдә аның өчен бөтен нәрсә ап-ачык булып, кояшлы көндәй яп якты булып калды. Барлык сораулар, барлык кайгы-борчулар, каршылыклы уй-тойгы- лар аның күңелен балкытып җибәргән әлеге яктылыкта кинәт юкка чыктылар. — Юлдаш! — диде ул бер көнне Габдуллага.— Син миңа ачулана күрмә. Мин синең акчаңны тулысы белән кайтарырмын Габдулла күңелсез иде, уйчан иде. Тотыш аны суга салынган йөз динары өчен кайгыра, дип уйлады. Габдулла исә бөтенләй икенче нәрсә турында: гарәп сатучысының ышанычсыз булуы, И тил-торада, күрәсең, аннан аерылып калырга кирәк булачагы турында уйлана иде. — Мин аны оныттым. Икенче ул турыда минем исемә төшермә. Тотыш алып,— диде Габдулла, үзенең юлдашын тынычландырып. — Мин сиңа шуны әйтмәкче булам,— диде Тотыш Габдуллага — Мин синең белән китәм! Кая алып барсаң да, нишләтсәң дә, мин синең юлдашын булырмын. Тик минем бер үтенечем бар. Бер генә үтенечем! Ул, иелеп, аның колагына: — Мин... Аппакны коткарырга тиешмен! — дип пышылдады. Габдулла, ярым ачылган авызын күтәреп, аңа саңгырау кеше сыман карап торды. — Әйе!—диде Тотыш, елмаеп, чиксез бер күтәренкелек белән — Шунсыз миңа тормыш юк. Бу минем сиңа, язмышка... аллага тәңрегә бердәнбер үтенечем. Ирек бир миңа, булыш мина, чын юлдаш булсаң, кардәш булсаң. Габдулланың ярым ачык авызыннан бер сүз дә чыкмады. XII! Ханбалыкка җитәбез дигән көннең салкынча таңында гарәп базар- ганы Фатих нбн Әхмәт каеклары Әгилнең төп юлыннан аерылган бер тармакка килеп керделәр. Тармак буйлап бер чакрым чамасы түбән төшкәч, биек, куе камышлар арасында баш каек туктап калды. Каекның борынына баскан - килеш тирә-якны күзәтеп барган Габдулла, бармакларын авызына куйды да, ачы итеп сызгырып җибәрде, йокымсырап утырган камышлар калтыранып киттеләр, камышлар арасыннан, куркып, пырылдап, авыр чүрәкәйләр очышып чыкты. Күз алдында гына очкан үрдәкләрне күреп беркемнең дә исе китмәде. Барысы да, тып- тын калып, камышлар аша еракка карап, нидер көтеп тордылар. Габдулла, колакларны ярырлык итеп, тагын бер сызгырып җибәрде. Күпмедер көтеп торганнан соң, камышлар артында, бераз сулдарак, күккә ак койрыклы ук атылды. Күп тә үтмәде, шул турыдан камыш ерып көймә килгәне күренде. Көймәгә яшь кенә бер егет утырган иде. Аның дала кояшында кара янган киң яңагы, су өсте сыман шоп-шома булып, ялт итеп тора. Аның шулай ук кыска туны да, энҗе-ташлар белән бизәлгән сыман, иртәнге кояшта елкылдап күренә. Тик аның шомарып, каешланып беткән киеменә энҗеләр түгел, балык тәңкәләре ябышкан. Кыска ишкәге белән ул бик җиңел генә, иркен генә ишә. Ачык күкрәкле, кыскарак муенлы бу таза егетнең су буенда туган, су буенда үскән кеше икәнлеге әллә каян сизелеп тора иде. — Хода юлыгызны уң кылсын, юлчылар! — диде ул, каектагыларга сынаулы күз карашы ташлап. — Шулай булсын, амин! — диде Габдулла, эчке бер дулкынлану белән. Бу аларның ымнары — алдан үзара килешеп куелган сүзләре иде. Бу — тирә-якта тыныч, имин, ярга чыгарга була, дигәнне аңлата иде. Габдулла ашыгып койрыкка таба атлады. Көймәгә аның зур гына ике төргәген төшерделәр. Шуннан соң Габдулла Тотышка төшәргә кушты. Бары шуннан соң гына ул көймәгә үзе дә аяк басты. Аннары ул баш очында, каек читеңдә бөеренә таянып торган гарәп сатучысына күтәрелеп карады. — Сау бул. Алла сиңа исән-имин кайтып җитәргә язсын,— диде ул гарәп сатучысына. — Мин сине алдан килешенгән җирдә ун көнгәчә көтәм,—диде караңгы чырайлы сатучы. — Ярый, ярый,— диде Габдулла, кузгалып китәргә ашыгып.— Ун көннән килеп җнтмәсәм, сау бул. Мин башкаларны белешермен. Көймә, куе камышлыкта тар гына эз калдырып, ярга таба шуышты. Ике юлчысыннан арынган каек та, су өстендә зур дулкыннар ясап, әкрен генә кузгалып китте. Куе камыш арасыннан көймә авырлык белән барды. Комлы калку яр буена барып чыкканчы беркем берни сөйләшмәде. Көймәне яр читендә калдырып, комлы сукмактан югары менгәндә дә шулай ук Эндәшүче булмады. Яр өстендә искиткеч күренеш ачылды. Кая карама — киңлек-иркен- лек... Ерактагы соргылт далалар арасында аеруча күркәм булып тоелган яшел камышлы ярлар. Ярлар арасындагы Этил тармаклары. Шул тармаклар арасында — яшел камыш урманнары уртасында — соргылт таучыклар, калкулыклар... Утрауларның кайберләрендә камыштан корылган ниндидер куралар, киез өйләр күренә, пәрәвездәй булып, кибәргә эленгән балык аулары челтәрләнеп тора; кешеләр, терлекләр кыймылдаша. Иртәнге чалт аяз тынлыкны бозып, әле уңда, әле сулда ниндидер тавышлар ишетелеп китә. Камыш белән кызыл балчык катыштырып ясалган ялгыз куыш янында аларны чәчләре агарган, урта яшьләрдән өлкәнрәк бер ир кеше каршылады. Көймәче егет кебек, ул да кыскачарак муенлы, киң яңаклы иде. Сирәк сакалмыегы аның кыска итеп, түгәрәкләп алынган. Аның да встг Сапты, гел балык белая булашканга, шомарып, каешланып беткән. Аларның икесеннән дә балык исе анкып тора. Алардан гына түгел, мондагы куыштан, камышлардан, җирдән, көймәдән — барлык нәрсәдән балык исе килә иде. Туган җиренә аяк басу белән Габдулла, өстендәге тунын җиргә ♦ җәеп, намаз укырга кереште. Башкалар, изге бер тынлык саклап, чит- с. тән генә карап тордылар. Габдулла, намаз укыганда үз-үзен күпме ь генә тыныч тотарга тырышмасын, булдыра алмады —үзе белгән бер- 2 ничә гарәп сүзен авыз эченнән генә мыгырданды да, кызарынган, яшь- < ләнгән күзләрен көнчыгышка текәп, елмаеп, туган җиренә, тәнрегә, < чыгып килгән кояшка изге келәүләрен юллады. Тотыш аны шаккатып тыңлап торды «Әллә чумаклардан баш тартканмы?» дип уйлады ул * үзалдына. Габдулла, ахрысы, аны бөтенләй исеннән чыгарып ташла- ° ган иде. 5 — Иминлекме, Мәмәт? — диде ул, өлкән ир кешегә карап. — Иминлек,—диде Мәмәт, Тотыштан күзен алмыйча. * . — Ишем, балаларым? — диде Габдулла, тынын кысып, сагаеп. — Алар да исән-имин,—диде Мәмәт, ашыкмыйча гына — Бары да * исән. н Габдулла җиңеләеп, шаулатып бер тын алды, елмайгандай итте, юешләнгән борынын тарткалады. ө — Шулай да сиңа күзегергә ярамас,— диде Мәмәт, көттеребрәк.— - Кирәк кешеләрне үзебез табарбыз, алып килербез. < — Без әле сезне көтмәгәниек,— диде яшь егет, сүзгә катышып.— 2 Каган яучылары Болгардан кичә генә кайтып төштеләр. Z — Кичә генә?! Болгардан?! — диде Тотыш. Ул моны шундый кычкырып, шундый куркыныч итеп әйтте,—бары- = сы да, ни булды дигән сыман, аптырашып, тынып калдылар, бер-бер- сенә карашып алдылар. — Бүген каганның туе була,— диде балыкчы егет, Тотышның соравыннан берни аңламыйча. Ул боларны Тотыш өчен түгел, Габдулла өчен — Итил тора яңалыкларыниан бик нык артта калган якын кешесе өчен сөйләде. Тик аның сүзләре Габдулладан бигрәк иң элек Тотышка барып җитте. Аның йөзе тартышып куйды. Ул, балта белән чабылган агач кебек, кинәт җиргә ауды, йөзтүбән капланды да үксеп-үксеп еларга тотынды. XIV — Тор! —диде кинәт Габдулла, боерып — Бодай җебегән булсаң, берни эшли алмассың. Тор, тыңла сүземне. Тотыш башын калкытты, торып утырды. — Минем әле сиңа үз сүземне әйткәнем юк,— диде Габдулла,— Инде тыңла. Сез дә тыңлагыз,—диде ул, балыкчыларга эндәшеп — Мин әле сезне таныштырмадым да бугай? Бу — Болгардан, Тотыш алып. Җөфүт каганына аның сөйгән кызын алып килделәр. Болары — Мәмәт ага белән аның углы Әмин. Минем ии ышанычлы кешеләрем. Монда без барыбыз да өлешсезләр, барыбыз да бер теләк белән янучы, аллага табынучы кешеләр. Без болай итәрбез... Фатих ибн Әхмәткә... юлбасарга ышанып мин ерак юлга чыга алмыйм. Бер ярты ай чамасы миңа монда булырга туры кил » Мина әле кайбер кешеләрне күрергә, үз эшләремне җайларга кирәк. Ишемне, балаларымны мин Болгарга күчерәм. Мин алардан башка яши алмыйм. Барысы да сөйләшенгән килешенгән— аларны юлда болгарлар каршы алачаклар. Тик моннан исән имин алып чыгарга гына кирәк Бу эштә безгә Мәмәт агә булышыр. Аннары шул: Багдадка без су юлы белән түгел, коры юл дан Хәрәзем аша ••итәрбез. Итилдән аркышлар’ йөреп тора Мина ин элек Тәкин углан белән Барые угланны эзләп табарга кирәк... Болары аның болай гына. Инде сиңа килгәндә. Тотыш... Мин үз эшләремне кайгырткан арада, син дә үз эшеңне кайгыртырсың. Сиңа Әмин булышыр. — Бай бул, Габдулла ага! —диде Тотыш, күз яшьләре аша елмаеп. — Мин үз ишемнән, балаларымнан башка тора алмаган кебек, син дә үзеңнең сөйгәнеңнән башка тора алмыйсын,— диде Габдулла.— Монда бер дә искитәрлек нәрсә юк. Аллаһе тәгалә үзенең колларын сөю. сөелү өчен яраткан. Каган синең сөйгәнеңне көч белән тартып алган. Син шуны үзеңә кайтарасың. Монда угрылык юк. Монда язык юк. Түрә безнең якта, алла безнең якта! Габдулла үзенең якташларына карап алды. Мәмәт төсе уңган күзләрен читкә борды, яшь Әмин, башын иеп, аяк очы белән жирне тыр- наштырды. Аларның мондый нәрсәне яклыйсылары килмәве әллә каян күренеп тора иде. — Ник эндәшмисез, Мәмәт ага, Әмин? — диде Габдулла.— Куркып калдыгызмы? — Куркуын курыкмадык та,— диде Мәмәт, башын кашып.— Кызны пичек алырга? Барып сорасак, бирмәс ич ул аны? — Көлмә. Мәмәт ага,— диде Габдулла.— Каганда — көч. бездә — кыюлык. Кызны синең белән мин түгел, менә яшьләр коткарырга тиеш. Ничек итеп коткарырга кирәген башта алар үзләре бергәләп киңәшерләр. Кирәк икән, без дә әйтербез. — Шулаен шулай да,— диде Мәмәт ага.— Хазар каганына... изге каганга, бөек каганга кул күтәрергә! Белмим, кемнең генә йөрәге жи- тәр икән моңа? — Каганның безгә каршы кул күтәрергә йөрәге житә ич! — диде Габдулла.— Мөселманнарны кысарга, күршеләрне таларга йөрәге житә ич! — Мин үзем кул күтәрермен! — диде Тотыш.— Сез миңа әйтегез генә. Барысын да мин үзем башкарырмын. Үлсәм дә, калсам да, нишләсәм дә — үзем языклы. Мин бернәрсәдән курыкмыйм. — Син бик батыр күренәсең, углан,— диде Мәмәт Тотышка, яратмыйча.— Каган — изге. Ул жөфүт кенә түгел. Бер көнне ул жөфүт кәнәсәсенә барса, икенче көнне мәчеткә бара, өченче көнне ата-баба келәүлегенә, дүртенче көнне рум чиркәвенә бара. Аның каргышы төшсә. бик каты төшәр. Аның сараен, урдасын дүрт меңлек чирү саклый. Аның хатыннары, кырпаклары яши торган жир биек таш койма белән уратып алынган. Хатыннары — аерым-аерым өйләрдә, өйләренең ишек төпләрендә — печтерелгән сакчылар. Ничек үтәрсең коймалар, сакчылар аша? — Кирәк икән, кош булып очармын, жылан булып шуышырмын, йомран булып жирне тишеп керермен! — диде Тотыш. — Ин кыены —таш койма,—диде Әмин, Тотыш ягына авышкан- лыгын сиздереп.— Эчкә кергәч, анда — бакчалар, агач өйләр... Анда жиңелрәк. — Карале, син дә батыр икәнсең! — диде ата кеше үзенең углы- на.— Сез үләрсез дә котылырсыз. Каганның каргышы безгә — Итил мөселманнарына төшәр. — Кызны кем урлаганын каян белерләр соң? — диде Әмин. — Тотылсагыз? — диде ата кеше. — Тотылсам, мине монда беркем белми,— диде Тотыш. 1 А р к ы ш — кәрван. — Мня каршы.— диде Мәмәт, беркемгә карамыйча — Каган изге. Каганга кул күтәрергә... юк! Теләсәгез нишләгез — мин каршы. — Син безне сатмассын ич. Мәмәт ага? — диде Габдулла. — Минем әле беркемне дә сатканым юк,— диде Мәмәт ага, үпкәләп. ♦ — Болай булгач, без үзебез генә эшләрбез.— диде Габдулла, яшь- ь ләргә карап.— Сез бүген үк торага барырсыз, карарсыз, күрерсез. Без 4 5 гә барысын да уйлап, җайлап эшләргә кирәк. Ашыгырга, кабаланырга 2 ярамын Аппакны коткарсак. Хәрәземгә без бергәләп китәрбез. Изге < ияләр, фәрештәләр юлдашыбыз булсын. Без әле каганныц яңагына * шундый иттереп тондырырбыз — күзеннән утлар күренер! XV Алар көймәгә эре балыклар сайлап салдылар Кояшта өчен балыкны камыш белән капладылар, өлкәннәр белән тылар да ярдан кузгалып киттеләр. Көймәне Әмин башта камыш үсмәгән тар аралыктан алып барды. Шуннан соң алар, сирәк < камышлыкларны үтеп, ачык су өстенә килеп чыктылар. Күз алдында tикенче төрле күренешләр ачылды. Алар бара торган тармакка каян- £ дыр икенче тармак килеп кушылды. Биек камышлар читкә тайпылды, ө тирә-як тагын да ныграк яктырып китте. Арттан көтмәгәндә аларны - ниндидер җитез көймә куып җитте. Көймәгә әрдәнәләп утын төягән- < нәр иде. Утынлы көймә узып киткәннән соң арттан тагын бер көймә * күренде. Монысына капчыклап ашлык төялгән идс. с. Алар, ахрысы, зур юлга килеп чыкканнар иле. Монда аларга әле * алдан, әле арттан килүче көймәләр, улаклар очрап кына торды. Агым “ белән алга барган саен, як якта ниндидер ят тавышлар, ниндидер басынкы гына шау-шу, гөрелдек ишетелә башлады. Яр өсләрендә тир мәләр, куышлар күбәйде. Ул да булмады, еракта, күк белән җир-су өсте бергә тоташкан турыда, караеп, урман кебек булып, бик күп өйләр, каралты-куралар калкып чыкты. Озын баганалар кебек күккә сузылып, тырпаеп утырган сырганнар, манаралар күренде. Тотыш, исе китеп, күз алдында җәелгән иксез-чиксез Ханбалыкка карап барды. Бөек Хазар йортның баш торасы Этил тамагыннан алтмыш җитмеш чакрым чамасы югары урнашкан иде. Ханбалык, «Итил» дигән бер генә сүз белән аталып йөртелсә дә. чынында ул өчкә бүленгән яисә өч кисәктән тора иде. Хаибалыкның Хазаран дип аталган иң зур кисәге Этил суының сул ягына урнашкан иде Ун меңнән артыграк кеше яшәгән Хазаранда күпчелек мөселманнар иде. Хазар төрекләреннән, болгарлардан. тәҗик, гарәпләрдән тыш монда төрле яклардан килеп утракланган күп төрле башка токым, башка тел кешеләре дә җитәрлек ндс. Хазаран ул бөтен Хазар йортның үзәк базары иде. Сату алу, алыш биреш монда беркайчан да тукталып тормый иде Монда күбесенчә сатучылар — базарганнар. сартлар. сәүдәгәрләр яши иде. Алар- дан тыш монда балыкчылар, терлекчеләр, шулай ук төрле кылчылар 1 чүлмәкче-тиречеләр, тимерче-бакырчылар, җимешчеләр яши иде. Хазаран — агач, камыш, балчык өйләрдән, киез тирмәләрдән торган сатучылар, кылчылар, каралар торасы2 иде Итил тораның ун як ярга урнашкан кисәген «Ханбалык» днп йөртәләр иде. Монда инде тулысынча аксөякләр — каган бик үзе, каганның3 , каган-бнкнең4 туганнары, якыннары, биләре, субашлары, 1 Кылчы — һөнәрче. • Т <> р в — шәһәр • К л г л н — Хлзар ләүләтенен башы 5 К ■ г а н-б и к — кл) онның урынбасары. и исләнмәсен S саубуллаш- ф яр буйлап. жавышгарлар’, йола башлыклары, билгәләр, битекчеләр яши иде. Шунда ук, дүрткел биек койма белән әйләндереп алынган иркен бер жирдә бөек каганның хатыннары, кырпаклары да көн күреп яталар иде. Этил уртасындагы зур утрауда, Хазаран белән Ханбалык арасында Итилтораның өченче кисәге урнашкан иде. Монда, таудай биек итеп, сырлап-бизәп, кызыл кирпечтән салынган гүзәл сарайда,^таш коймалар эчендә, җимешлекләр, карт тирәкләр арасында Хазар йортның башы бөек каган, изге каган яши иде. Бу утрау да су өстендә берьюлы бу тикле күп каеклар да. күп кешеләр дә күр- о гәне юк иде. Ул аларның нигә шулай бары бер ятка гына ашыгуларын да, нилектән шулай күңелләре чамадан тыш күтәренке булуыя да $ аңламады. Ул алай бик үк анларга да тырышмады. Аның күне :е бө- < тенләй икенче нәрсәдә иде. Ул үзенең Аппагын уалады. Юк, ул аны 3 уйламады да, ул аны кайдадыр якында гына итеп тойды. Аңа үзе и белән аның арасында ниндидер күзгә күренмәгән койма бар тпнкелле ч булып, тагын бераз бардың исә. яр читендә жүрепгән серле корылма = лар, коймалар, сырганнар янына ук барып җиттең исә, шул күзгә ® күренмәгән койманы үтеп чыгарга, аны күрергә, аттың белән казышыр- ♦ га булыр шикелле булып тоелды. Ул пке арада яткан чын киртә- м коймаларны әлегә берничек тә күз алдына китерә алмдды. * е> ХУ1 Е Алар бераз соңгарак калдылар: яр буена инде көймә туктар урын к да калмаган иде. Ханбальгкяың биек коймасы яныннан ук бөтен яр “ буен — тамгаларны, басмаларны, күперләрне, комлыкларны көймә- > ләр, каеклар, улаклар сарып алган иде, әйтерсең, Хазаранның барлык = кешеләре бу якка күченгән. Көймә-каеклэрның барысы да кешесез, бары тик зуррак 'каекларда гына берән-сәрән сакчылар күренгәли. Әмин, каек-көймәләр арасыннан буш урын карый карый, үргә ишә башлады. Алар бер ярты чакрым чамасы кире менделәр дә комлы ярга туктадылар Көймәне алар яртылаш ком өстенә тартып чыгардылар, киемнәрен, коралларын караштырдылар да, тар сукмактан яр өстенә менеп, барлык кешеләр юнәлгән якка Ханбалыкның Киң урам дип аталган үзәк урамына карап киттеләр. Әмин Тотышны башта каган карарга алып барырга, аннан соң, кешеләр төркеме таралгач, урамнар, тыкрыклар бушап калгач, Ханбалык белән, дүрткел койма белән таныштырырга булды. Юлда ук ул аны: кеше арасында юк-бар сөйләшмәскә, кычкырып теләсә нинди сорау бирмәскә дип, кисәтеп куйган иде. Шуңа күрә алар юлда бөтенләй диярлек сөйләшмәделәр. Тотыш тулысыңча Әмингә ышанды. Ханбалык җиренә аяк баскач, беренче булып Әмин үзе сүз башлады. — Әнә каган тирмәсе! — диде ул. сул якта, утрау уртасында калкып күренгән кызыл кирпеч сарайга күрсәтеп. Тотыш барган җиреннән туктап калды, авызын ачып, каушап, таң калып каган сараена карарга тотынды. Ул аны баштарак утраудагы ниндидер таш кыя дип уйлаган иде. — Ул да... андамы? — днде ул, пышылдап. — Белмим,— диде Әмин, аның кем турында соравын аңлап.— Кашыңны җыерма! Әнә юл буенда чавышлар 9 карап тора! — Белмисен?! — дип пышылдады Тотыш, аның кисәтүен тыңламыйча.— Белмәгәч... ничек соң... без аны каян табарбыз? — Бүген тапмасак, иртәгә... Иртәгә тапмасак, берсе көнгә,—диде Әмнн, шулай ук пышылдап, елмаеп. 9 Ч а о ы ш — тәртип саклаучы. Тотышка ул ничектер үз-үзенә ышанмыйчамы, теләмичәме сөйләшә шикелле тоелды. — Син... ялганламыйсынмы? — диде ул, балыкчының күзләренә карап.— Үзен булышмакчы булдың, үзең койрык болгыйсың түгелме? — Юк, болгамыйм,— диде Әмин, чавышларга арты белән борылып.— Менә бу мәлдә аның кайда икәнлеген беркем белми. Күрәсең, шул кызыл өйдәдер. — Алайса, кая барабыз соң без? Ник шул утрау ягына бармыйбыз?— диде Тотыш, тагын да ныграк аптырап. — Син ычкынгансың, ахрысы, юлдаш!—диде Әмин, усал пышылдап.— Миңа бер генә сорау да бирмә. Үзем аңлатырмын. Көл, елмай! — Ярар, синеңчә булсын...— диде Тотыш юаш кына. Алар каган үтеп китәчәк Киң урам башына килеп җиттеләр. Тик монда да алар соңга калган булып чыктылар: урамның ике ягын да, тыгызлап тутыргандай, кешеләр сырып алган иде. Алар, ырып-ерып, уртадагы ачыграк урынга үтмәкче булдылар. Тик аларны беркем дә үз алдына уздырмады. Аларның тыкшынуын, ыгы-зыгы тудыруын күреп, шундук атлы чавыш килеп җитте. Егетләргә ул артка, буш урынга барып басарга боерды. Күпмедер көтеп торганнан соң, урда ягында быргы тавышлары ишетелеп китте. Киң, тигез урамның ике ягын да тутырып торган, түземсез гөрләшкән кешеләр, быргы тавышына колак салып, тып-тын калдылар. Урамның Төньяк капкага — каган чыгачак капкага якынрак башында басып торган кешеләр, киселгән камыш кебек, барысы берьюлы җиргә аудылар. Бары тик урам читләрендә бер-берсеннән билгеле ара калдырып торган атлы чавышлар гына урыннарыннан кузгалмадылар да, аргы баштагы кешеләр генә баскан килеш тора бирделәр. Төньяк капка ягыннан ишетелгән быргы тавышы якынайганнан- якыная барды. Җиргә йөзтүбән капланып яткан кешеләрнең барысы кебек, Тотыш белән Әмин дә, кызыксынуларын җиңә алмыйча, башларын калкытып, тавыш килгән якка карадылар. Болай карау бик уңайсыз иде, болай күбесенчә алдагы кешеләрнең арт саннары, янбашлары гына күренә иде. Тотышка бу аеруча кыен булды. Ул, терсәкләренә таянып, калкынгандай итте дә көтә башлады. Менә уртадагы ачыклыкта ашыкмыйча гына атлап килгән яхшы ат күренде. Атны яхшы итеп бизәгәннәр, өстенә ефәк бөркәнчекләр япканнар. Атка атланган кораллы яшь ирнең дә өсте-башы ялт итеп тора. Ике куллап ул озын сапка беркетелгән ал байрак тоткан. Озын койрыклы байрак, җилсез көндә әлсерәп, яшь ирнең иңбашына салынып төшкән. Беренче байракчы узып китү белән, аның артыннан тагын унлап байракчы күренде. Алар барысы да яшьләр, чибәрләр иде. Байракчылардан бераз калышып, быргычылар, дөңгерчеләр килеп чыкты. Алар якыная барган саен, быргы кычкырткан, дөпелдәгән тавышлар да көчәя барды. Тотыш, онытылып, шау-шу арасында башын тагын да ныграк күтәрмәкче булды. Шул чакны искәрмәстән аның аркасына авыр, тупас нәрсә килеп төште. Авыртудан ул чак кына кычкырып җибәрмәде—Әмин ачу белән кулыннан тотып алмаса, күрәсең, кычкырып та җибәргән булыр иде. — Билсез каласың киләмени?! — дип пышылдады Әмин аның колак төбендә генә. Тотыш исенә килеп күзләрен ачып җибәргәндә, урам уртасын инде иратлар каплап алган иде. Алар, быргы, дөңгер тавышларына җайлашып, тигез, нык адымнар белән киләләр. Тотыш каганны никтер менә шул атлылар арасындадыр дип уйлады — алар шундый бай матур киенгәннәр, шундый тазалар, кырыслар иде! Быргы’ тавышлары аның йөрәген телеп-телеп алды. Атларның таш җәелгән урамга дөп-дөп басулары anwn күкрәген таптаган кебек тоелды. Менә шулай, башын Ла ка.и ыТа алмыйча, тузан иснәп, күршеләренең табаннарын иснәп, жиргә капланып ятарга тиеш булуы, шул ук мәлдә якыннан гына Аппак узып китәргә тиешлеге турында уйлап, үзенең көчсезлеге, кечке нәлеге турында уйлап ул нишләргә дә белмәде. ♦ Шул чакны жиргә ауган кешеләр өстеннән. күктәге кояш яктысын- х нан да көчлерәк булып, ниндидер яктылык шуып үтте. Тотыш, аңлаеш- £ сыз бер курку белән, каушап кинәт күзләрен йомды Яңадан күзләрен ° ачып караса, урамнан, атлы ирләр барган яктан ниндидер зур, түгәрәк < нәрсәнең кояшта чагылыпчагылып китүен күреп алды. Нәрсәнең шу- < лай бик көчле булып чагылуын ул тиз генә төшенә дә алмады. Алпак _ дисәң, алпак түгел, калкан дисәң, калкан түгел... Үзе. ахрысы, алтын- * нан — сап-сары. Баш очына күтәргәннәр. Күктән кояш төшкән дә, шу- ° ны шулай күтәреп баралар дип торырсың! 5 Кинәт Әмин каты гына итеп аның янбашына төртеп алды. © — Әнә! — диде ул, пышылдап. . Тотыш, күзләрен зур ачып, бөтен күңеле белән алга омтылып, урам якка текәлде. Әле генә кораллы ир-атлар тулып килгән урам уртасы * бушап калган иде. Алтын «кояш» тоткан кеше дә алгарак узып киткән н иде. Бушап калган урам уртасыннан, таза атларга атланып, кечкенә £ төркем булып, ниндидер ирләр килә. Аларнын икесе, алтын төсендәге ө сары байрак күтәреп, башкалардан берничә адым алдарак баралар - Байрак күтәргән ирләр артыннан тагын дүрт ир килә. Кулларына алар < ниндидер озын колгалар күтәргәннәр. Колга башларына күк төстәге * киң ефәк чыбылдык беркетелгән. Менә шул чыбылдык астында, акбүз Z атка атланып, ниндидер кеше килә. Җиргә ятып караганда да аның * йөзен бик үк аерырлык түгел иде. Бары тик дүрт колга башындагы s чыбылдык итәкләре чайкалып, ачылып киткәндә генә, ул кешенең башындагы алтын алпагы, сирәк сакалы, озынча чандыр йөзе күренеп- күренеп кала иде. — Каган! — диде Әмин, пышылдап. Тотышның никтер моңа әз генә дә исе китмәде. Әллә аның күзен будылар, әллә анда ниндидер эчке үзгәреш барлыкка килде — үз-үзен ул бик тыныч тотты. Күтәрмә жаваҗ астында акбүз атта барган ул чандыр кешегә карата ул ачу да, көнләшү дә, курку да, олылау да тоймады. Аның турында шул тикле күп сүзләр, куркыныч сүзләр ишетеп тә, үзен шундый якыннан күргәч. Тотышны күңел кайту шикелле бернәрсә биләп алды. «Нәрсәсе изге икән соң аның?» дип уйлады ул үзалдына. Бу исә аның бердәнбер теләген — үзенең Аппагын коткару теләген тагын да ныграк көчәйтә төште. Чыбылдык астындагы каган узып күп тә үтмәде, шундый ук колгаларга беркетелгән ак чыбылдык чатыр күтәргән башка ирләр төркеме күренде. Чатыр астында, баштанаяк ефәк киемнәргә киенеп, алтын- көмешләрен, чын ташларын елкылдатып, атка атланган хатын кыз килә иде. Аның да аты акбүз иле. Атның ике ягыннан да. иярдәге кыз егылып китә күрмәсен дигән сыман, жәяүле яшь ирләр атлый иде. Бу — ул иде. Аппак иде. Аның башы түбән иелгән, куллары салынып төшкән иде. XVII Каган белән яшь кәләштән бер чакрым чамасы артка калып, урам уртасыннан кораллы ир-атлар узды. Алар бик күп иде. Алар узганда урамда жиңелчә тузан болыты күтәрелде, тавыш күтәрелде. Хазар каганының унике меңлек атлы чирүе узып киткәч, йөзтүбән капланып яткан кешеләр кузгалыша башладылар. Тотышны Әмин тарткалап торгызды. Ул исерек кеше кебек иде. Әмин аны култыклап каядыр читкә алып китте. Бераздан алар яр буена, үзләренең көймәләре янына килеп чыктылар. — Инде ашап алсак та ярый — ачыктырды,— диде Әмин, көймә төбеннән ниндидер төенчек табып алып. Шул ук мәлдә ул, коры камыш, тизәк җыеп, яр буенда ут тергезеп җибәрде. Монда аулак иде. Кешеләр барысы да диярлек, көймәләренә утырып, китеп беттеләр. Бөтен су буенда алар икесе дә, тагын берән- сәрән балыкчылар гына торып калды. Әмин көймәдә алып килгән балыкларны кыздырды, бертуктаусыз ут-учак белән булашты. Тотыш, әлерәк кенә урамда яткан сыман, ком өстенә сузылып ятып, суны күзәтте. Беркем берни сөйләшмәде. Сөй- ләшмәсәң дә, барысы да аңлашыла иде, барысы да көн кебек ачык иде. Аппак монда. Ул кайдадыр якында гына. Өстенә ул ят киемнәр кигән, аның янында — ят ирләр. Алар аның белән янәшә генә атлыйлар, алар аның киемнәренә орыналар, курыкмыйча, тартынмыйча алар аның йөзенә-күзенә карыйлар! Бары тик ул гына — Тотыш кына тотарга тиеш булган кулларын тоталар, бары тик ул гына сыйпарга тиеш булган чәчләрен сыйпыйлар! Чит ирләр. Белмәгән-күрмәгән ирләр. Гарәп ишкәкчеләре болгар кызларын мыскыллаган кебек, алар, тартынмыйча, курыкмыйча, аны мыскыллыйлар! Синең күз алдыңда... Тегендә Кызлар утравында ул кардәшләрен яклап берни эшли алмаган кебек, монда да ул үзенең сөйгәнен яклап берни эшли алмады. Шуннан да зур оят, шуннан да зур көчсезлек бармы, тәңрем, җирдә?! Туган Этил, олуг Этил, кеше баласына үз-үзен, үз якынын яклый алмаудан да зуррак оят бармы, булганмы?! Күпне күргәнсең син, күпне ишеткәнсең, изге елга. Нигә эндәшмисең син дә, батыр үзән? Әллә син дә куркасыңмы, әллә син дә качасыңмы аннан... бөек каганнан? Этил ага да ага. Еракта, Кызыл яр турысында Чулман ничек аккан булса, ул да шулай ага да ага. Кыймылдап, ухылдап, нидер пышылдап ага... яр читләрен ялап, көймә-каек төпләрен сыйпап ага да ага. Чулман ярында аның изге анасы Койтым бикә дә менә шулай игелексез углы кебек карап сагышлана микән шушы мәлдә? Аппак өчен аның йөрәге ничек өзгәләнсә, аның да йөрәге шулай өзгәләнә микән үзенең югалган углы өчен? Шуран катаудагы ише Тәңкә уйлый микән аны шушы мәлдә? Көтә микән аны Күке углы белән бергә яр башына чыгып? Әйтче, Этил,— күрдеңме син минем анамны, күрдеңме син минем Тәңкәмне? Күрдеңме син минем каным нәни углымны? Уйлыйлармы алар мине, көтәләрме алар мине, туганым Этил? Этил ага да ага... Алар монда икәү. Әтилнең яртысы — Чулман. Алар кавышканнар, алар табышканнар. Башкаларда аларның эше юк. Юк, анасы да, Тәңкәсе дә, углы да аның турында берни белмиләр булыр. Юкса, Этил ни дә булса әйтер иде, сөйләр иде. Алайса син, Этил, аларга әйт минем турыда. Ярга ташланган балык кебек, кирәксез бер агач кебек комда аунап ята, диген. Якында гына, берничә адым читтә генә аның сөеклесе кан-яшь түгә, үзен беркем йолып ала алмаганга үпкәсеннән, авуыннан өзгәләнә, диген. Юк шул, Этил кире акмый. Этил бары бер генә якка ага. Ичмасам җил дә исми бу якларда. Нинди бөркү, нинди авыр монда! Нинди кысан, нинди кыен монда! Үзе шундый якты, шундый аяз, тик шулай да берни күреп булмый монда. Ничек кеше яши монда? Аппак, иркәм, канатым, күзем явы, кызалагым ’, ничек яшисең син монда?! Мин барыбер сине йоларга тиеш, мин барыбер сине тартып, 1 Кызалак — тюльпан. гып• туруны Күке белән юанды. = Төнне Койтым бикә килене белән бер өйдә кунарга теләвең белдерде. Була алмаган биана белән була алмаган килен төне буе сөйләшеп, серләшеп чыктылар. Бер-берсенә карата алар моңарчы булмаган бер туганлык, якынлык тойгысы кичерделәр. — Үле булса, ишетелерие,— диде Койтым бикә югалган улы турында.— Кем белә аны, әллә хан берәр җиргә озаткандыр, я булмаса ябып тотадыр, кол итеп саткандыр... Кайда гына булмасын, мин аны барыбер табарга тиешмен! Мондый сүзләрдән соң Тәңкә бөтенләй үзгәреп китте, терелеп, яшәреп китте. Ул инде аны чынлап торып, ышанып көтә башлады III Шураи катаула ике кич кунганнан соң акбүреләр Болгар-торага юл тоттылар. Алар китеп күп тә үтмәде, Ямгырчы бигә Алмыш ханнан тартык килеп төште. Тартык Ямгырчы бигә ханның кичекмичә бөтен ыруы белән Өчкүл янына килеп җитәргә дигән боерыгын тапшырды. — Ни булды? — диде би, сагая калып. — Болгарга ерактан, Багдадтан илчеләр килде! — диде тартык, күтәренкелек белән.— Барлык чумакларның башы Әл-Моктаднр Алмыш ханга үзенең ышанычлы кешеләрен җибәргән. Ханга буйсынган барлык ул уел ар, барлык ырулар, ислам йоласына күчкәнлекләрен танып. хәлифә илчесе алдында ант бирәчәкләр. Кем дә кем каршы килә, аларга хәлифәнең каргышы төшәчәк. Алар алла колы Алмыш ханның үткер кылычын татыячаклар. Ханның боерыгы шундый. Ямгырчы би карышып тормады Ул үзенең бөтен ыруына Чулман аръягына чыгарга. Өчкүл ягына юнәлергә боерды. Казаяк ыруы тиз 10 Турун — баланын баласы. 1 У л у с — халык, ырулар берләшмәсе. арада аякка басты. Булган барлык каекларга, көймәләргә утырып кешеләр Болгар ягына агылдылар. Алмыш хан урдасына, Өчкүл янындагы болыннарга башка яклардан да төркем-төркем булып кешеләр килделәр. Оя-оя булып тирмәләр корылды. Барлык болыннарны, басу кырларны, урман буйларын, аланнарны атлар, кешеләр каплап алды. Кеше күплектән атлап йөрер урын да калмады. Дүрт көн, дүрт төн буена кешеләр шулай килә тордылар, бер тирәгә җыела тордылар. Якын-тирәдәге барлык ырулар, ыру башлары, биләр, тарханнар җыелып беткәч, кояшлы бер иртәдә кешеләр Өчкүл янындагы иң зур бер болынны бал кортыдай сарып алдылар. Менә кешеләрне тын калырга өндәп быргылар кычкырды. Чит илдән килгән илчеләр хәлифә җибәргән ике кара байракны югары күтәрделәр. Алмыш ханның өстенә кара чапан, башына ак чалма кидерделәр. Хәлифә илчесе Сүсән әрРассиның битекчесе Әхмәт ибн Фадлан — озын борынлы, озынча битле, җирән сакал-мыеклы таза гына бер гарәп бөтәрләнгән битекне җиң очыннан алды да укырга җыенды. Шунда ул үзе янында торган Баштый углы Габдуллага үз телендә нидер әйтте дә, Габдулла Алмыш ханга борылды, аңа битекченең сүзләрен җиткерде. Әхмәт ибн Фадлан: хәлифәнең битеген укыганда аяк өсте басып тыңларга кирәк, дигән икән. Берничә ел эчендә картаеп, юанаеп калган Алмыш хан аягүрә басты. Аннан күрмәкче карачылар да, биләр дә, тарханнар да, барлык кешеләр аякларына бастылар. Бер-берсенә сыенып басып торган кешеләр урманы тынып калгач, калку урынга менеп баскан, шуңа күрә барлык тирә-якка күренеп торган битекче көр, ягымлы тавыш белән кычкырып укырга кереште. Баштый углы Габдулла шундук аның сүзләрен болгар теленә әйләндереп барды. Габдулланың сүзләрен башка тылмачлар үзләре янындагы кешеләргә җиткерделәр. Иөз меңләгән кеше урманы өстеннән төрле якка, дулкын-дулкын булып, бер үк сүзләр тарала торды. Хәлифә битеген укып бетергәч, бөтен киң болынны тутырып торган кешеләр, җирне-күкне дер селкетеп, бер авыздан «Алла!» дип кычкырдылар. Казаяклар да, Койтым бикә белән юлдашлары да, бүләр, суар- лар да. бәрәнҗәрләр дә — барысы да, барысы да төп болгарлар белән шул ук сүзне кабатладылар. Әхмәт ибн Фадлан укып бетергәч, Алмыш хан үзенең атына атланып, уртадагы түгәрәк ачыклыкны бер әйләнеп чыкты. Ул үзенә буйсынган кешеләргә—ирләргә, хатыннарга, бала чагаларга күз йөртеп чыкты. Аларнын башы өстеннән ул еракка —Этил буе киңлекләренә, Чулман буйларына, Ука ярларына, Урал итәкләренә. Җаек далаларына күңеленнән күз йөртеп чыкты. Күз алдына килгән шул биләмәләрен, жир-суларын бергә туплаган сыман, ул зур авыр йодрыгын йомарлады да кулын күтәрде. — Болгарлар! Болгар җиренең барлык улуслары’, ырулары? — дип кычкырды Алмыш хан көчле, күтәренке бер тавыш белән.— Моңарчы таркау булган, бер-берсе белән ызгышып, бер-берсенең канын коеп яшәгән... миңа калаң түләгән улуслар, ырулар бүген бер байрак астына берләште. Шушы язгы кояшлы көндә, барлык үләннәр, агачлар... барлык тереклек иясе куанып башларын калкытканда,’ бөек Этил, Чулман җирендә безнең изге йортыбыз — Болгар йорт та яңадан туды! Болгар, яшь булса да, өлкән алыплар тезмәсенә басты. Безне изге хәлифә үзе таный, безгә үзенең изге теләкләрен юллый. Бүгеннән башлап мин. Алмыш хан. Болгар йортның башы, үземнең Хазар каганына бәйсез икәнлегемне белдерәм. Бүгеннән башлап Болгар йорт жирдә үзенә ирек даулаячак, үз көнен үзе күрәчәк, үз язмышын үзе сайлаячак. Күктә кояш сүнми торып. Болгар йорт сүнмәячәк. Этил суы корымый торып, Болгар йортның тамыры корымаячак! IV ♦ Шулай итеп, Алмыш хан теләгенә иреште: Багдадтан биш мен кеше о. белән илчеләр килде, изге хәлифә аны үз канаты астына алды. Моннан * соң инде ул барлык эшендә аңа таяначак. Моннан соң инде аның телә- ° сә нинди яуларга, давылларга каршы корыч калканы булачак. < Әйе, илчеләр килде. Алар аңа хәлифәнең байракларын алып килде- ләр, бүләкләр, күчтәнәчләр, им-том үләннәре алып килделәр. Илчеләр белән бергә аның угыллары, ышанычлы кешесе Габдулла исән-имин S әйләнеп кайтты. Шулай да барысы да ул уйлаганча ук барып чыкма- ° ды. Ислам йоласына өйрәтергә тиеш булган укытучылар — мөгаллим- 5 нәр, суыктан, ераклыктан, авыр юлдан куркып, Хәрәземдә үк илчеләр- g дән аерылып калдылар — илчеләр исә таныш су юлы белән түгел, адым . саен куркыныч сагалап торган коры җирдән килгәннәр иде. Болгарга шулай ук соратылган ташчылар да килеп җитмәде. Алмыш ханга элек- * кечә үз көченә, үзе корган агач коймага гына сыенырга калды. Бигрәк ь тә үкенечлесе шул булды: хәлифә җибәргән дүрт мең динар акча шу- £ лай ук хан калтасына эләкмәде. Хәлифәнең изге динарларын анын ө кулына тапшырырга тиеш булган Әхмәт ибн Фадлан ул акчаларны я юлда ук әллә үзенә үзләштергән, әллә берәр ничек юкка чыгарган иде. < Алмыш хан, гарәп битекчесен күпме генә кысмасын, берни барып чык- * мады. Ул, теләсә дә, теләмәсэ дә, кул селтәргә, үпкәсен эченә йотарга а. тиеш булды. Аның урынына ырудашлары күзе алдында, күршеләре * күзе алдында ханның атагы бермә-бер үсеп китте. Төптән уйлап карая ганда, монысы инде дүрт мең динардан да артыграк иде. Үзенчә ул шулай дип уйлады, шуның белән күңелен юатты. Шулай итеп, илчеләр аңа сөенечләр дә, көенечләр дә алып килде- ләр. Тик алар алып килгән көенеч Хәрәземдә торып калган мөгаллимнәр дә, ташчылар да, дүрт мең динар акча да түгел иде. Алар алып килгән көенеч -кайгы Аппак белән Тотышның үлеме иде. Моны ханга Габдулла сөйләде. Бу турыда ишеткәч, ата кеше Габдуллага берни әйтмәде — сорау да бирмәде, ышану-ышаимау да белдермәде. Ул әле- гә моны ничек итеп аңларга да, моның белән үз-үзен ничек итеп килештерергә дә белмәде. Айкын хатынның тазалыгы болай да чамалы иде. Кызының үлеме турында ишетсә, аның бөтенләй үк аяктан егылуы бар. Шуңа күрә ул бары Габдуллага бу турыда башка беркемгә дә сөйләмәскә генә кушты. Шундый көннәрнең берсендә Алмыш хан янына Койтым бикәнең керергә теләвең белдерделәр. Алмыш ханның йөрәге кузгалып куйды. Койтым бикә... Тотыш... Алар турында ул беркайчан да тыныч кына уйлый алмады. — Минем углымны кая куйдың?—диде ана Койтым бикә, сорау алган яргучы сыман. — Ул качты. Син ул турыда беләсең булыр,— диде хан. — Мин ышанмыйм,— диде Койтым бикә. —- Шуннан башка мин берни белмим,— диде аңа хан. Койтым бикә икенче көнне дә килде. Ул аңа шул ук соравын бирдеJ — Кая куйдың минем углымны?— диде. Чәчләре агара башлаган, кырысланган, усалланган бу хатынга ханның ачуы килде. Шулай да ул аны җиңел генә куалап чыгара алмады. — Алайса, тыңла,— диде ул аңа, йомшарып. Ул үзе бер сүз дә әйтмәде. Койтым бикәгә барысын да Габдулла сөйләде. Үзе белгән, үзе ишеткәннең барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. М Алмыш хан. Тотышка ни булганын белгәч, Койтым бикә аңын җуяр, егылыр, я булмаса тилереп, чәчен-башын тырнап еларга тотыныр дип уйлады. Кайгы күреп йөрәге тимергә әйләнгән ананың ичмасам ыңгырашкан тавышы да ишетелмәде, күзләренә бер бөртек яшь килмәде. Аның нык кысылган иреннәре генә тагын да ныграк кысыла төште дә, авыз читләрендәге, күз төпләрендәге җыерчыклары гына кызганыч булып тартышып-тартышып куйды. Габдуллага хан чыгарга кушты. Койтым бикә белән генә калгач ул, авыр көрсенеп: — Язмыш...— дип куйды.— Язмыштан узмыш юк. Син — углыңны, мин — кызымны югалттым. — Әйе, язмыштан узмыш юк, ханым,— диде Койтым бикә, каядыр читкә, еракка карап.— Син минем туган ыруымны тар-мар иттең, син минем атамның башын чаптың... ата-баба йоласын аяк астына салып таптадың. Барысы өчен сиңа тәңренең авыр каргышы төшкән, Алмыш хан... көч, байлык иясе... хәлифә ялчысы! Шуны бел, ханым, син кызыңны гына түгел... углыңны да югалттың! — Ә?! — диде хан, аягүрә басып. — Әйе, углыңны да! — диде Койтым бикә, ишеккә таба борылып. V Кызыл Ярга кайтканда Койтым бикә тагын Шуран катауга туктады. Ямгырчы би белән аның арасында зур гына сөйләшү булды. Койтым бикә Тотыштан туган Күкене үзенә биреп җибәрүне сорады. Тотыш инде юк, диде, аның кайдалыгын беркем белми, диде. Күке минем бердәнбер юанычым, диде. Ямгырчы би ике арада мондый сөйләшү буласын, күрәсең, алдан ук көтеп торган иде. — Күкенең анасы бар,— диде ул.— Мин дә, син дә — яңа йоладагы кешеләр. Чумак йоласы яшь баланы ата-анадан аерырга кушмый. Күке сиңа юаныч булган кебек, анасына да юаныч. Кая куярмын мин аның баласыз анасын? — Чакырт кызыңны! — диде Койтым бикә. Тотышның инде бөтенләйгә, мәңгегә юкка чыгуын белгәч, Тәңкә тынычланып калгандай булды. Койтым бикә, кызганып, аңа углының кайда, ничек үлүен әйтмәде. Ул аңа: Тотыш Этил аръягында юлбасарлар белән сугышта үлгән, ахрысы, дип ялганлады. — Нишлисең, бирәсеңме балаңны? — диде ата кеше үзенең кызына. — Мин углымны беркемгә бирмим,— диде Тәңкә, каны качкан иреннәрен чәйнәп,— Анам каршы килмәсә, мин аның белән китәрием... углымны алып. — Мин синнән шуны гына көттем дә, кызым! — диде Койтым бикә, елмаеп, Тәңкәне кочагына алып.— Берегез дә артык түгел, икегезне дә алып китәм. Икегез дә балаларым булырсыз. — Минем тагын бер кешем бар,—диде Тәңкә оялчан гына. Аның б.чт очларына көчсез генә кызыллык йөгерде.— Торымтайны да... каршы килмәссезме, анам? — Торымтай?— диде Койтым бикә аңлап җитмичә.— Ә-ә, Торымтай! Ана да каршылыгым юк. Тагын кемнәрең бар — әйдәгез барыгыз да. Кайгылы ана күңеле өч кешене түгел, йөз кешене, мең кешене сыйдыра ала! Баласын югалткан ана өчен барлык үксезләр бала! Күкем минем... Куаныч-Бога, атла алдан. Барлык йортым — сиңа җи- рем-суым, күгем — сиңа... бар байлыгым, көчем — сиңа. Атла, углым . Күке балам! 1969 ел, Ка:ан.