Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРГАН САЕН ЮЛЛАР КҮҢЕЛЛЕРӘК

Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә. поэзия ачеи яши, дилер. Хесеи Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Меню» Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мемкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына чын күңелдән гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы кече барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим. Шулай булганлыктан, кайвакытларны бу фани дөньяның көндәлек ыгызыгысыннан үзен бөтенләй азат итеп шигъри сәмаларда гына яшәү аның эчен иң гадети хәл. Аның бу фидакарь мә- хгббәте берьяклы гына түгел. Аның шундый чын һәм тирән мәхеббәтәнә шигърият дөньясы да шундый ук инабәтлелек белен җавап бирә. Шигырь язу аның куанычы һем юанычы гына түгел, бәлки яшәеш чыганагы, тормыш элексире. Мин хәтта поэзия Туфанны гомер буе яшәешнең һәр төрле кыенлыкларыннан, физик һәм мораль сырхаулардан саклап, аңа тормыш сикәлтәләреннән горур атлап узарга ярдәм иткеи дип ейтер идем. Кайчакларны төннәр буе тәрәзәсендә ут сүнми, теннере якты кенге килеп ялгана. Шунда уйлыйсың: иксез-чиксез борчулы уйлар, чигә күренмеген ваемнар белән төн буе баш ватып, эштән чыгып арыгандыр, йончыгандыр, дисең. Ләкин һәркайчан ялгышкан буласың. Озак та үтми, яшүсмерләрдәй җиңел атлап, биш бармагы белән чал чәчен аралап ул килеп чыга Иәэендә шундый шатлык, әйтерсең, бетен планетада аннан да бәхетлерәк беркем де юк, әйтерсең, ул бу төндә бөтен кешелек дөньясына ярый торган бәхет ачкычы тапкан. «Нидән мондый мул шатлык?» дип сорауның хаҗәте дә юк, ченки бетен тормышыннан, елмайган күзләреннән үк күренеп тора: бу төндә һәйбәт шигырь туган! — Укып карыйммы? — ди. Укылганнан соң күп вакыт иң беренче соравы шул була: •— Әйтеп бирә алдыммы икән? Жан азыгы булырмы? Кышкы төндә салкын карны шыгыр-шыгыр китереп, каенлыкның айлы юлында менә тагын бер ялгызы атлый. Халык күптән йоклый инде, эшләрен бетереп кайтканнар да кешеләр ял ите. Тик шагыйрьнең генә «эше бетмәгән», ул һаман уйлый, уйлана. Чөнки: Борчыла җан, әгәр безнең болыт Чикләр артындагы төтеннәрдән Чит илләргә чыгыл китсә дә. Янган китап исе килсә дә. Шагыйрь күңеле сизгер сейсмограф шикелле, тормыш сулышын, күңел тетрәнүләрен — һәммәсен сизеп тора, дулкынлана, борчыла, я дөньяга сыймастай зур куаныч кичерә. Озакмы, тизме, кайчандыр, чал акын думбырасын чиертеп үләң әйткәндәй, күңел кылларын чиертә-чиертә шигырь туа, җыр туа. Тәлке ене янында күзгә чалынган пар канат... Беренче карауга, нинди уйлар, нинди хисләр уятырга мемкин бу күренеш? Бәлки, кызгандыруы, ерткычның комсызлыгына ачу һем нәфрәт уятуы мемкин. Әмма озак та үтми, күрше камышлыкта иптәшләреннән аерылып китми калган ялгыз аккошның зарлы тавышы колакка чалына. Шагыйрь күңелендә боларга чынбарлыкның башка драма һәм фаҗигаләре килеп әетәлө де бетен кешелек деньясына матәм беркәнчеге япкан Беек Ватан сугышы белен, аның миллионнар йөрәгенә салган тирән ярасы белән сискәндереп яңа шигырь туа; Кемче чакыра аккош гән ката? Освенцимда үтерелгән кыздан Свлдырылган ак күлмәк сыман Җирдә ике ак канат ята_ Кемне чакыра аккош тән ката? Ш Әдәбият белән аз-маз таныш булган кешеләрдә: «Кем ул Хәсән Туфан?» дигән сорауның туганы юк кебек. Чөнки аның кемлеген, әдәбиятта нинди урын тотуын халык белән тарих куптән ачыклады инде. Хәсән Туфан поэзиягә аяк басуы белән ук яңа сүз әйтте. Ул үзенә кадәр булган зур осталарның берсенә дә охшамаган, халыкның революциядән соңгы уй-хисен чагылдырган талантлы яңа шигырь алып килде. Бу шагыйрь 1924 елда язылган беренче шигыреннән башлап безнең көннәргә кадәр ярты гасыр буе диярлек татар поэзиясенең иң алдынгы сафында атлады. Җиде-сигез йөз еллык бай тарихы, Тукайлары белән Такташлары булган талантлы зур әдәбиятта бу һич тә ансат эш түгел. Әгәр яшь галимнәребездән берсе: «М. Җәлил, Ф. Кәримдә генә түгел, X. Туфанда да татар шагыйренең намусы, татар шигыренең көче, куәте сыналды», ди икән, ул моны чынбарлыкның үзенә таянып, бу чын хакыйкать булганга яза. Туфан шигъри иҗатының беренче елларында ук әдә- көтелмәгән, аның үзенә генә хас гаҗәп чагыштырулары, халык әкиятләрендәге сыман титан образлары белән килеп керде. Без ул әсәрләрне әле бүген дә поэтик табыш очраткандай рәхәтләнеп укыйбыз икән, бу үзе генә дә күп нәрсә әйтә. Мәсәлән, менә мондый шигырьне ничек онытырга мөмкин? Кыңгыр яткан Урал Челем тарта. Челем сабы — озын таш торба. Билгә каткат рельсе билбау урап, Купер белән муенын каптырган. Бу — замана сулышы. Хәзер булса, бәлки ул бүтән образ табар иде. Әмма Туфанга кадәр пролетариатның шөһрәтле бер үзәге булган данлы Уралны, аның эшчән- леген берәүнең дә бу кадәр җанлы һәм мәһабәт итеп күз алдына китереп бастырганы юк иде. Барыр юлында гөлләр утыртып калдыргандай, шагыйрь иҗат гомере буе шулай, еллар күкрәгенә онытылмастай нәфис бизәкләр чигә-чигә, шигъри камиллекнең торган саен югарырак баскычларына менә барды. Денья мине. Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? Бәйлисе бар Йөрәкне. Б. Кербабаев, X Туфан, X Госман. биятка дөньяны ифрат дәрәҗәдә үзенчә күрүе, һич Тегесендә Уралның мәһабәтлегә сокландырган иде. монысында кеше рухының, үзенең герлеге, кыенлыкларга баш имәстен. шыңшуларга, аһ-ваһларга юл куймастан, ир-егетләр..» нык торуы белен горурлануы нәкъ Туфвима күперенке, исте калырдай итеп бирелгән. Ой, зәңгәр канатлы Мәңгелек кубалак! Бу чиксез Галәмнең һәр юлы түгәрәк. Тебе юк, яры юк. Чите юк Галәмдә Каядыр җитәргә Теләсәң, әгәр дә. Кешеңә таян. Җир: Кодрәтең — кешеңдә! Кешенең тормыш дип Аталган зшеидә! Бу да шул ук Туфан. Әгәр да бу юлы аңа җир шарының үземнән дә аекарәк, аннан да биеккерек «күтәрелергә» туры килгән икән, ул анда безнең замандашыбызның бәеклегеи тагын да калкурак һәм күренеклерәк ител тасвирлау ечен «менгән» Шул роеешче. Хәсән Туфанның кеше диген боек затка мәхәббәте. замандашлары- бызның мактаулы иҗади хезмәтенә чиксез ихтирамы Урал заводларында слесарь булып эшләгән яшьлек чорыннан чал чәчле мехтәром елкән шагыйрь вакытына кадәр бетен иҗаты буенча матур аһәң булып яңгырап килә. Әмма мин монда шагыйрьнең тагын бер шигыреннән биш йене юл китермичә уза алмыйм. Чонки, минем аңлавымча, Туфанның кешегә, димәк, аның аша бетен тормышыбызга булган кайнар мәхәббәте бу шигырендә самими бер җылылык һем горурлык хисе белән сугарылып, аеруча үтемле итеп айтеп бирелгән. Менә ул: Талантлы син. Кеше туганым. Сәләтле син һәрбер иҗатка. Денья дигән беек китапка Языла бара хезмәт юлларың. Талантлы син, Кеше туганым. Туфан шигырьләренең сүзгә тапкырлыгы һәм байлыгы, алариың тылсымлы тәэсир кече һәммәбеэгә де мәгълүм. Аларны укыганда, минемчә, берәү да гамьсез, ваемсыз кала алмый. Туфан шигырьләрен укып бара торгач, күптәй кетелгән куанычыңны ач кандай, кинәт гаҗәпкә каласың. Тукта, ничек болей булды соң әле бу! Гомер буе ишетеп килгән гал-гади сүзләр аның шигырендә гаҗәеп бер матур аһәң белән бетем- лэй яңача яңгырыйлар түгелме соң? Әйтерсең, ул еларга тылсымлы әфсен ерген! Ул, мәсәлән, елаган сабыйны юатып һәм барчабызны да кенләштереп: Яшьләрең юа лабаса Күзеңнең зәңгәрләрен...— дип әйтә ала. Яисә аның шигырьләрендә суз үз естене һич «авырсынмыйча* берьюлы икешәр •йекләмә» күтәрә ала: Киләчәкне хатлар барып җитә, Ә үткангә хатлар бармыйлар...— дип яза ул. Бу юлларны укуга Һади Такташның «Килечеккә хатлар»ы искә тешә. Әмма шул ук вакытта монда бит Хәсәннең Такташка адресланган үз хаты турында да сүз бара. Ниндидер аеруча затлы һәм купшы сүэлер эзләү белән мавыкмыйча, халык телендәге гади сүзләрдән укып туймастай ягымлы, «җанга якын» шигър» юллар тезеп бару, минемчә. Хәсәннең иң яраткан шегыльлереннвн берсе. Менә бу Дүрт юлны, мәсәлән, рәхәтләнеп укыйсың. Синец бит те fitn, иркем. Ай битенә пар икән: Ай — ни, ул — ни, диләр иде, Халык сүзе хак икән. Монда ьа.ч^гу да, сүз уйнату да бар. Икешәр, өчәр генә аваздан гыйбарәт булган бу «нәни» сүзләр шундый «тәмен» белеп, шундый нәфис бер нәкыш итеп чигелгәннәр ки, шагыйрьнең бу эше безнең элекке алтынчы һәм көмешче маһирларыбызның нечкә кул эшләренә охшап кала. Бу шигырь җәйге тын кичне күл өстендә ай нурлары уйнавын да күз алдына китерә. Күрәсең, гади сүзләрдән мондый гүзәл юллар тудыру өчен сирәк очрый торган зур талант та, гомер буе һич тынгылык белмәстән, һаман эзләнү, өйрәнү дә, туган телеңә кайнар мәхәббәт тә, аруталуны белмәгән фидакарь хезмәт тә кирәктер. Бәхеткә каршы, Туфанда боларның һәммәсе дә җитәрлек, Хөрмәтле өлкән шагыйребез Хәсән Туфанга җитмеш яшь... Шушыны әйтү белән үк «ничек, кай арада?» дигән кебегрәк төрле сораулар килеп туа. Әле күптән түгел генә Такташ белән алар икесе— буй-сыннары да, яшьләре дә бер чамадай булган җитү чәчле ике егет, берсе артыннан берсе сәхнәгә күтәрелеп, шигырь укыйлар иде. Әле күптән генәме Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Хәсән Туфан шигърият дигән шул ифрат авыр һәм мәшәкатьле йөкне җыйнаулашып төпкә җигелгән хәлдә янәшә тарталар иде. Әле күптән генәме... Әмма табигатьнең берничек тә кире кагып һәм хәзергә әле һич тә үзгәртеп булмый торган үз кануннары бар. Шулай ул — җитмеш. Ләкин без моны узган гомерне юксыну, нәрсәгәдер офтану хисе белән искә алмыйбыз, һич юк. Хөрмәтле иптәшебезнең яше күпмегә җитүгә карамастан, һаман да элеккечә кайнар йөрәкле булып, бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте белән яшәве безне чиксез шатландыра. Шул уңайдан, аңа мәдхия итеп түгел, бәлки җае чыкканда бу изге эше белән дә горурланып, тагын берничә сүз әйтәсе килә. Хәсән Туфан шигърияттә алмаш хәзерләүгә, яшь талантлар үстерүгә гомер буе барлык көчен һәм педагоглык сәләтен биреп килде. Бу хакта аның дәртле өндәү авазы моннан күп еллар элек үк ишетелгән иде. Безнең эздән Безнең дәвам килә, Яңа яшьлек килә яшәргә!..— дигән иде ул. Туфан монда да, иҗатындагы кебек үк, ярты-йортыга гына канәгать булмастай, яшьләр арасыннан әдәбиятта үз сүзен әйтердәй, вакыйга булырдай чын талантлар табарга тырыша. Туфан каршында яшь шагыйрьнең талантлы яңа әсәре ул һич тә гади шигырь генә түгел, юк, ул сугыш вакытында зур шәһәр алу, уникаль җир асты байлыгын ачу, яисә айга очу кебек үк җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торырга тиешле чиктән тыш җитди вакыйга. Үзенең талантлы шигыренә яшь шагыйрь, минемчә, хәтта үзе дә Туфан кебек үк чын күңелдән, аның кебек чиксезчамасыз бер куану белән куана белми торгандыр. Яшьләрнең бер әйбәт шигырен тыңлау өчен үзенең кадерле вакытын, тансыклаган ялын, тынычлыгын, хәтта татлы йокысын фида итү Туфан өчен көн дә булып торган иң гадәти хәл. Ул күпмә яшь талантка сәләтен ачарга булышты, үзенең йөрәк җылысын бүлеп биргәндәй, ничәмә-ничә яшь күңелдә иҗат чаткысы үрләтте! Бу фидакарь мәхәббәтнең җимеше күз алдында. Туфан «фатихасы», аның ярдәме белән шигърият мәйданына күтәрелгән яшь көчләр остазларының якты өметен җиргә салмадылар. Хәсән Туфан яше һәм әдәбиятта тоткан урыны белән генә түгел, бәлки ифрат катлаулы һәм гыйбрәтле тормыш мәктәбе узуы белән дә хәзерге әдип һәм шагыйрьләр арасында иң өлкәне. Ул Сәйфи Кудаш белән Беймбәт Майлинның «Галия» мәдрәсәсендә сабакташы һәм якын дусты, Һади Такташның яшьтәше һәм фикердәше, Муса Җәлил белән Фатих Кәримнең, Әхмәт Фәйзинең замандашы һәм иптәше, Сибгат Хәким белән Шәйхи Маннурның чордашы һәм каләмдәше. Кешелек тарихына яңа юл салган шушы давыллы ярты гасыр эчендә тормышында һәм иҗатында ниләр генә кичермәгән шагыйрь, нинди генә өермәләргә юлыкмаган! «И тормыш» исемле шигырендә язылганча, аның тормышка мөрәҗәгать итеп: Йерәкләрнең тирән эзе калган Безнең сабыр, чандыр иңнәрдә: Җилкәләрдә кимердек без сине Күперләрең ватык җирләрдә. Җилкәләрдә—— дип әйтергә, һичшиксез, хакы бар! Әмма яшәеш аны нинди генә сынауларга дучар итмәсен, тормыш диңгезе ниидн генә дәһшәтле дулкыннарында чайкалдырмасын, Туфан һәрвакыт туган иленең һәм халкының намуслы һәм тугрылыклы улы, чорыбызның якты идеаллары ечен саф күңеле, зур таланты белән чын күңелдән көрәшүче үз шагыйре булып калды. Күңелдә иң авыр Сөальләр туганда. Тик сиңа киләм мин Киңәшләр сорарга...— дип Ленинга мөрәҗәгать итә икән, партиясез өлкән шагыйрь телендә бу юллар аеруча эчкерсез һәм тирән мәгънәле булып ишетелә. Хәсән Туфанның җитмеш еллык бәйрәм тантанасы татар әдәбиятында гына түгел, бәлки күп милләтле бөтен совет әдәбиятында онытылмаслык истәлек калдырырдай зур һәм шатлыклы вакыйга. Бу уңай белән без хөрмәтле олкән иптәшебезне чын күңелдән тәбрик итеп, һөммәбезнең дә уртак фикерен чагылдыручы ануң үз сүзләре белән бу мәкаләне тәмамларга телибез. Без барасы юллар озын әле. Без җитәсе кырлар бик ерак; Барган саен юллар күңеллерәк. Барган саен еллар җылырак.