Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җөмләләр

Сөй дә, өйлән генәме? Өйлән дә, сөймә генәме? Сөйми кавышуга караганда, сөеп аерылышу дөресрәк. Начарлык артыннан кумасаң, яхшылык артыңнан калмас. Күп булганга форсаты Үсте аның корсагы. Хакыйкатьне яшерү — ялганны яклау белән бер. Дус-ишләргә таянуын таяныйк, әмма үз-үзебезне дә аямыйк. Игелек күрсәтмәгән — игелек күрмәс. Сүнә яшен «Әнә яшен!» дигәнче, үтә гомер «Менә яшим!» дигәнче. Җырның җыртыгы юк, җыртыкның җыры юк. Кашык күтәрергә ашыкма — төелерсең; эшләргә ашык — сөенерсең. Кешеләр өчен бер дә борчылмаган кеше — кешеләрне иң борчыган кеше. Шигырең проза булмасачы, прозаң проза булсачы; укучың риза булсамы. Кайберәүләр кешедән күп игелек күрсәләр дә — аз күргән кебек, бик аз игелек күрсәтсәләр дә — күп күрсәткән кебекләр.