Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУРЛЫ ҖЫРЛАР ОСТАСЫ

Заһид Хобибуллин татар совет музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәй хөрмәтле композиторларыбызның берсе. Татарстанның терла шәһәрләрендә һәм авылларында, район үзәкләрендә, шулай ук чит өлкәләрдә куелып килгән концертларда аның берсеннән-берсе матуррак уннарча җырлары яңгырый. Симфоник оркестрлар ул язган инструменталь әсәрләрне башкара. Муса >Цэлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Заһид ага Хәбибуллинның «Раушан» балеты зур уңыш белән бара. Кыскасы, композиторның иҗаты мул. төрләргә бай һәм кызыклы. Халык ул иҗаг иткән әсәрләрне яратып кабул итә һәм аларга югары бәя бирә. Моның сере нәрсәдә соң? Җавап бер — Заһид аганың гаять үзенчәлекле, кабатланмас музыкаль стильгә ия сәләтле композитор булуында. Заһид Хобибуллин иҗаты, аның музыкаль теле иң мөһим ике сыйфаты белән аерылып тора. Аның беренчесе — гражданлык хисе, икенчесе — халыкчанлык. Үз иленең патриоты буларак, Заһид Хәбибуллнн Ватан язмышы, халык тормышындагы вакыйгалар белән һәрвакыт бергә яши, заманга хас актуаль мәсьәләләрне, чор сулышын үзенең әсәрләрендә чагылдырып барырга омтыла, Бөек Ватан сугышы елларында композитор халыкны фашист илбасарларына каршы керешкә әйдәгән •Команда, алга!» (Г. Кутуй сүзләре). Совет партизаннарының батырлыгын сурәтләгән •Егет-партнэан» (Н. Арсланов сүзләре), тылда эшләүче хатын-кызларның иң изге уй- Теләкләрен белдергән «Җиңеп кайт* (К. Нәҗми сүзләре) һәм ■Сугышчан егеткә сеть (халык сүзләре) дигән җырлар иҗат итә. Сугыштан соңгы елларда Заһид Хәбибуллнн Совет халкының җиңүен һәм аның иҗади тыныч хезмәтен мактаган җырлар яза. Заһид Хәбибуллин әсәрләре халыкчанлык көченең зурлыгы белән аерылып тора. Билгеле булганча, халык җырлары композиторларыбыз өчен илһам чишмәсе булып тора. Шуны әйтергә кирәк, чылтырап аккан чишмәнең нинди юллардан борылып- борылып агып килгәнен аңлаган кеше генә аның сафлыгын, матурлыгын күрә белә. Халык көйләре дә шулай. Аларны тыңлый, ишетә белгән, аларның үзенчәлекләрен, •пардагы музыкаль алымнарны аңлаган иҗатчы өчен генә халык көйләре бай җирлек була ала. һәр композитор, үз сәләтеннән, табигатеннән чыгыл, халык көйләренең теге яки бу төре белән аеруча кызыксына. Берәүләрне халкыбызның бәетләре үзенә тарта, икенче кешеләр озын, моңлы көйләрне ярата төшәләр Заһид Хәбибуллинга исе халкыбызның кыска авыл көйләре, күңелле, дәртле җитез биюләре аерата якын, һәм композиторның осорләрандә. бигрәк тә җырларында, шундый халык «өйләренең йогынтысы өстенлек лла да. Бу фикерне раслау өчен, композиторның утызынчы елларда барлыкка килгән «Җырым булсын бүләгем» (М Җәлил сүзләре), «Батыр егеткә» (Ә, Ерикәй сүзләре) диген җырларын. «Бишле бию.ен, сугыш еллары җырларыннан •Җиңеп кайт», кырыгынчы елларда Гамир Нәсрый белән иҗади дуслыкта азган җырларыннан «Бригадир кыз Гөлниса», «Сабанчы егетләр», «Сайра син, тургай», «Комбайнчылар җыры», илленче еллар җырларыннан «Баулылар» (Н. Арсланов сүзләре) дигоинорсн исебезгә төшерик. Бу җырларның күбесе колхозчыларның, нефтьчеләрнең ашкынулы, шатлыклы хисләрен, күтәренке күңел белән эшләүләрен тасвирлый. А ларның музыкасы күңелле җ.тнлы һәм хәрәкәтчән. Композитор б» җырларында халкыбызның авыл көйләренә, такмакларга, бию коиләренә хас музыкаль алымнарны З иҗади файдалана, ул аларны йөрәгеннән үткәреп, көйгә яңа яңгыраш бирә. Җырларның мелодияләре, төзелеше гади, җиңел, күңелдә капучан. Җырларның музыкасын баета торган тагын бер сыйфат бар. Ул да булса ритм. Заһид Хәбибул- лин әсәрләрендәге ритм кызыклы, мавыктыргыч һәм җитез. Мәгълүм булганча, музыкаль әсәрдәге авазлар я озын, я кыска булып яңгырыйлар. Әсәрд» музыкаль авазларның озынлык ягыннан бер-бер артлы урнашуы һәм аларның үзара бәйләнеште булуы ритмны тәшкил итә. Әгәр дә кәйдә музыкаль авазлар гел бер озынлыкта булып кабатланалар икән, көй эчношыргыч бер нәрсәгә әверелә. Шуңа күрә һәр композитор, әсәр иҗат иткәндә, аның ритмын төрлеләндерергә омтыла һәм ритмны әсәрнең характерын ачуга буйсындыра. Заһид Хәбибуллинның алтмышынчы еллерда язылган җырларыннан «Казакъ дустыме» һәм «Казакъ кызы сөйгәнем» дип исемләнгәннәренә аерым тукталасы килә. Алар ритмик яктан иң кызыклы, иң хәрәкәтчән әсәрләр. «Казакъ дустыма» һәм бигрәк тә «Казакъ кызы сөйгәнем» дигән җыр тамашачыларның, тыңлаучыларның күңелен тиз арада биләп алды, бу җырларны хәзер һәркем сокланып һәм рәхәтләнеп тыңлый. Мондый бәхетле язмыш сирәк музыкаль әсәрләргә генә очрый. Бу ике җырда да казакъ һәм татар халкы арасындагы эчкерсез дуслык тирән чагылыш тапкан Композитор җырларның музыкасында татар һәм казакъ халык көйләренә хас музыкаль алымнарны иҗеди берләштереп яңа аһәңле әсәрләр язган. Композиторның казакъ халык музыкасына мөрәҗәгать итүе очраклы хәл түгел. Заһид ага яшьлек елларын Казагыстанда уздыра. Ул Казагыстанның киң далаларында яңгыраган моңлы һәм дәртле халык көйләрен күңеленә сеңдерә һәм алар композиторның йөрәгендә гомер буена бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы булып калалар. Заһид Хәбибуллин казакъ халкының горефгадәтләрен, телен өйрәнә, ул казакъча оста сөйләшә белә. Болар бар да аның иҗатына сизелерлек йогынты ясыйлар һәм татар совет музыкасында моңарчы һич тә очрамаган яңа аһәңле җырлар тудырырга җирлек булалар. «Казакъ дустыма» Һәм «Казакъ кызы сөйгәнем» дигән җырларны дуслык хисләрен тирән чагылдыруы, ачык образлы, кызыклы ритмнарга корылуы, төзелеш ягыннан кызыклы булулары өчен иң уңышлы җырларның матур үрнәкләре итеп санарга мөмкин. Композиторның иҗатында озын, моңлы җырлар да бар. Шундыйлардан утызынчы елларда Муса Җәлил сүзләренә язылган «Сагыну» җырын күрсәтергә кирәк. Бу әсәр тыңлаучылар арасында шулкадәр киң таралды, хәтта кайбер авылларда аны халык көе итеп саныйлар. Мат/p тел белән язылган шигъри текст композиторны тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәтерлек көй тудырырга илһамландыра. Бу көй халык моңнарына бик якын һәм башкару өчен уңай язылган. Җыр кешенең эчке кичерешләрен ачык, тулы итеп чагылдыра. Кырыгынчы елларда иҗат ителгән «Иркәмә», «Зәңгәр» (Г. Насрый сүзләре), «Кичке Идел» (Ш. Маннур сүзләре) дигән ягымлы лирик җырлар концертларда әле дә гел яңгырап киләләр. Композитор иҗатының тагын бер бик якты бизәге — «Бормалы су» татар совет музыкасында хәзерге заман уен җырларының иң матур үрнәге санала ала. Сылу, уңган кызларга багышланган бу җыр үзенең гаҗәп саф, нәфис көе белән һәр йөрәккә барып җитә һәм аны дулкынландыра. Заһид Хәбибуллин бу талантлы эсере беләк үзен эзләнүчән, тирә-юньдәге тормышның матурлыгын күрә белүчән художник ител танытты. «Бормалы су» җыры үзенчәлекле көе, төзелеше белән башка җырлардан аерылып тора. Җырның музыкасында лирик рус һәм хәзерге заман татар халык көйләрендәге музыкаль алымнар бик оста рәвештә бергә кушылганнар. Композитор әсәрләре арасында лирик җырлар да аз түгел. Әмма аның иҗатында күңелле, җитез, күтәренке рухтагы җырлар тагын да күбрәк һөм аларның саны ишәя тора. Мәсәлән, соңгы вакытта яэылганнврыиың шактые дәртле, җанлы әсәрләр Менә алар — «Безнең кардәшлек» (Г. Зәйньшева сүзләре), «Солдат җыры» (К. Латыйпов сүзләре). «Мактанчык егет» (һ. Солтаиов сүзләре). Заһид Хәбибуллин татар халык көйләрен эшкәртүгә зур игътибар бирә. Ул эшкәрткән уңышлы кәйләрдән «Арча», «Сарман». -Берсе алма, берсе хэрмә». «Уракчы кыз». «Җаныем-бәгырем» һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. Инде аз гына композиторның балетларына тукталыйк. Заһид Хәбибуллин, җырлар, скрипка өчен әсәрләр язу белән бергә балет жанрында да эшли һәм бу аның өчен бик табигый хәл. 1950 елда Заһид Хәбибуллин, композитор Николай Пейко белән берлектә «Язгы җилләр» балетын яза (Фәйзи Гаскәров либреттосы). «Язгы җилләр» — заман темасына язылган беренче татар балеты. Балеттагы вакыйгалар 1917 елның июль көннәреннән алып Октябрь революциясенең җиңүенә кадәрге чорны үз эченә ала. Әсәрдә төп герой—көрәшүче революцион халык. Зур иҗтимагый вакыйгалар фонында яшь кыз Нәсимә, аның энесе Гәрәй, эшче Гриша, большевикларның яшерен оешмасы җитәкчесе Алексей Халявин, ак офицер Мөбәракша, фабрикант Юныс бай һәм башкаларның шәхси язмышлары үстерелә. Балетның музыкасында гражданнар сугышы чорындагы рус һәм татар фольклоры, татар халкының көнкүреш һәм шәһәр җырлары киң файдаланылган. Балетта күмәк күренешләр, аерым алганда Маевка һәм тимерчелектәге күренешләр, музыкаль яктан уңышлы «ишелгәннәр 1960 елда Заһид Хәбибуллин үзенең «Раушан» исемле икенче балетын тәмамлый (Габдрахман Селимов либреттосы). «Раушан» балалар өчен язылган балет һем ул әкиятләргә корылган. Әсәр тапкыр, кыю кыз Раушан, аның шук һәм кире сугыш чукмары һәм мактанчык энесе Гали, алзрның явыз һәм усал убырлы карчык патшалыгында йөрүләре, төрле хәлләргә очраулары турында сөйли. Тамашачы сәхнәдә үз балаларының бәхете өчен янып йорүче Саҗидә апаны һәм явыз кечләргә каршы керештә кешеләргә ярдәм итүче сихерле Энҗе үрдәкне күрә. Композитор балеттагы Һәрбер төп герой очеи гаҗәп кызыклы музыкаль детальләр һәм мотивлар тапкан. Уңай образларны ул ягымлы һәм моңлы музыка халык кәйләре һәм биюләре белән тасвирлый. Тискәре образлар исә коточкыч ямьсез, колакка ятышсыз авазлар белән сурәтләнә. Балетта малайлар кереше, аучы биюе, бәрәнчә пәрдә финалы, икенче пәрдәдәге биюләр һәм марш — барысы да тамашачыны кызыклы, сихри әкият дөньясына алып керә Музыкада ритмнар байлыгы чиксез. Бу исә балет ечен аеруча кирәкле шарт. Балет музыкасында «Каз канаты», «Былбылым . «Яз да була» кәйләре, «Сак-сок бәете» һем балалар җырларыннан алынган интонацияләр шактый күп. Балаларыбызны сәнгатькә якынайтуда «Раушан» балетының әһәмияте искиткеч зур. Композитор Татар дәүләт академия театрының торле спектакльләренә (Г, Насрый- ның «Кушнарат», Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» исемле романы буенча эшләнгән «Яшьлек иртәсе». Р. Ишморатның «Якын дус», Серле моң» һ. б.) музыка язды. Бу спектакльләрдән «Агымсу», «Йолдыз», «Минем Харис — тракторист» дигән җырлар аерым әсәр буларак та башкарылалар. Заһид Хәбибуллин үзен композитор буларак кына түгел, ә скрипкачы. халык кәйләрен оста башкаручы итеп тә танытты. Ул озын кенләрдә моңлы борылышларны бетен иероге белән тоеп уйный, кыска бию кәйләрен темперамент белән башкара 1950 елда татар совет музыкасын үстерүдәге зур хезмәтләре ечен Заһид Хәби- буллингә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде 1968 елда «Безнең кардәшлек», «Солдат җыры». «Бормалы су». «Геллером», «Казакъ кызы сөйгәнем». «Мактанчык егет» дигән җырлары ечен Заһид Хәбибуллин Тукай премиясе белән бүләкләнде. 20 сентябрьдә Заһид Хәбибуллннның туган коне. Аңа быел 60 яшь тулды. Бу— композитор талантының иң җитлеккән, иң олгергән чагы: тәҗрибә тупланган, калом шомарган, бары тик азарга, язарга һәм язарга! Берсеннән берсе матур әсәрләр иҗат иткән өчен Заһид агага мең-мең рехмотя безне белдерәбез һем киләчәктә аңардан яңадан-яңа есерлер кетоп калабыз