Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

ЭТИЛ СУЫ AKA ТОРУР

XVI

Кулга төшерелгән байлыкларын — көтүләрне, олауларны, кешеләрне калдырып, кыйналып, казаяклар якындагы урманга качтылар Инде урманга життем дигәндә генә, Ямгырчы би чак кына болгарлар кулына эләкми калды Хны бары ырудашларынын батырлыгы да. Тотышмый яралануы гына коткарып калды Тотыш исә бөтенләй көтмәгәндә яраланды. Казаяклар яшел байраклы тирмәне калдырыл киткәч тә, ул шактый жир аларны үзе генә дияр* лек куып барды. Әллә ул бик нык алга чыккан иде. әллә инде якын- тирәдә бер генә болгар да калмаган иде — Тотыш берни белмәде. Аннары ул үзе янында болгарлап булманына бик үк пошынмады да. Ул үтен болгарлар өчен сугышам дип уйламады Ул бары Ямгырчы бигә каршы гына сугышты. Ул. үзенен сөеклесен саклап, бары аннан үч алырга гына тырышты. Алдын артын карамыйча, жилдәй очып янына Торымтай килеп чыкты. — Тотыш! — дип кычкырды ул. адашкан Тотыш кебек, ул да ниндидер иясез атка кылычыннан башка анын бернинди коралы иде 1 Даваыы. Башы в—9 еакнараа. барганда, каяндыр анык кеше сыман. атланган иде. Кулындагы да, тимерле киеме дә юк — Чүлмәк тавышын ишеттемме’ Котларын алдым! — диде ул. Тотыш алдына чыгарга тырышып. Куанычыннан анын колагы авызына киткән иде. Шулай барганда, сул яктан, Ямгырчы бинек юлын кисеп, бер төр' ем болгарлар килеп чыкты. Ямгырчы би кырт кына унга борылды, анда санда үлекләр белән, төргәкләр белән чуарланган яшел болын буйлап жилдерә башлады Тотыш та унга каерды, бинен юлына тешчекче булып, шулай ук бар көченә атын алга жибәрде. Ике ара кыскарганнан кыскарды. Казаяклар, урман алдындагы ниндидер ерганакка юлыгып, тоткарланып калгандай иттеләр. Ерганак атлар сикереп чыгарлык түгел иде бугай. Менә шунда эләгә язды да индз Ямгырчы би бүре базына!_ Бер яктай болгарлар килеп җитте, икенче яктан Тотыш белән Торымтай килеп басты. Ике арада каты сугыш башланды. Кешеләр, ярсуның шашы- нут ың соңгы чиген.; җитеп, соңгы сулышлары, соңгы тамчы каннары калганчы сугыштылар. Тимергә тимер тиеп очкыннар чәчрәде, иткә тимерләр тиеп, каннар чәчрәде. Үзләренең җиңелә язып калулары өчен ачулары кабарган, инде канатланып киткән, ярсыган болгарлар казаякларны утын турагандай турадылар, ит чапкандай чаптылар. Соңгы чиккә килеп терәлгән казаякларның шулай ук җиңел генә биреләселәре килмәде — болгарларга каршы алар арысланнар кебек сугыштылар. Казаяклар каны белән бергә җиргә болгарлар каны да акты. Башы ярылган, кулы, аягы киселгән болгарлар казаяклар янына барып төштеләр, бер-берсенә аркылы килеп я булмаса башаяк килеп, кочаклашып, мәңге бергә тыныч калдылар. Чокыр төбе үлеләр белән, яралылар белән тулды. Болгарларның төп көчләре белән казаякларның төп көчләре бер- берсенә якынлашканда. Тотыш, үзенә булышка килгән унлап болгар белән бергәләп, Ямгырчы би кешеләрен читкә җибәрмичә, бүлеп торды. Аның ничек тә тезмәне өзеп, Ямгырчы би янына үтеп керәсе, ничек тә аның үзе белән генә орышасы килде. Ул анда берничек тә үтә алмады. Киресенчә, казаяклар туктаусыз аның үзенә басым ясадылар, аның үзең таптап үтеп, чокыр буйлап качып китмәкче булдылар. Менә шул чагында кемдер Тотышның башына күсәк белән тондырды. Үзенә суккан ирнең Тотыш бары усал күзләрен генә күрде дә. таныш шикелле тоелган ач яңагын гына күрде. Күз алдында утлы боҗралар биеште, бөтен нәрсә зырылдап әйләнде дә. башаяк килеп, каядыр түбән тәгәрәде. Анын янына шундук Торымтай килеп җитте, атыннан авып төшкәндә аны тотып калды. Казаяклар, берничә бөртек болгарны як-якка сибәләп. камалуны өзеп чыктылар да, ур буенча бераз җир чабып бардылар. аннары сөзәк ярга туры килеп, барысы да ур эченә коелдылар, тиз арада икенче як ярга барып чыктылар, комга сибелгән су кебек, урман арасында юк та булдылар. Казаякларның калган бер өлеше, ур төбенә тулган үлекләр өстеннән чыгып, шулай ук урман арасында таралып бетте. Калган өлеше, атын-ниен ташлап, җәяүләп качты. Уң кулны өзеп чыккан казаяклар арасында Ямгырчы би дә бар иде. XVII Тотыш күзләрен ачып җибәргәндә, ничектер төн дә шикелле иде. кич тә. иртән дә шикелле иде. Әйләнә-тирә ниндидер болганчык караңгылыкка төренгән иде. «Кайда соң мин?» —дип уйлады Тотыш, күзләрен бер ачып, бер йомып. Күпме тырышса да. ул үзенең кайда ятканлыгын төшенә алмады. Анын бик каты башы авыртты. «Туктале, минем башка сукканнар иде ич!» —дип уйлады ул бераздан, әлерәк кенә булып үткән сугыш күренешләрен күз алдына китереп. Димәк, ул тагын исән калган! Тик менә Ямгырчы бинең артына гына җитеп булмады. Нишләде икән ул? Ничек төкәнде икән сугыш? Ул. күзләрен нык ачып, яткан килеш тагын караңгылыкны бер айкап чыкты, тыплаштырып торды. Юк. ул берни дә күрә дә, ишетә дә алмады. Шуннан соң ул тирә-ягын капшап карады. Ул ниндидер коры, йомшак җирдә ята иде. Ярый әле, чокырда түгел! Дулкын булып аның башына җылы кан йөгерде. Якында гына ниндидер тавышлар ишетелеп киткәндәй б' лды. Карале, анын колагы томаланган булган ич! Әллә күзе дә шуна күрмиме? Күрә ич. күрә! Ул, башын калкыткандай итте дә: — Торымтай! — дип кы «кырып җибәрде. Аның тавышы, тештәге кебек, үзенә дә көчкә ишетелде. «Әллә телдән дә язганмынмы?» — дип уйлады ул, коты алынып. Бераз тынып яткач, тагын кычкырып карады. Монысында -ул үзенең ишетүен, ишетмәвен аера алмады — кинәт аның күз аллары яктырып « китте: кемдер аның каршындагы чыбылдыкны сыдырып куйды. Сыек кына кон яктысында Тогыш үзенең бай итеп җыештырылган тирмә - эчендә ятканлыгын күрде. Ул торып утырды, як-ягына каранды. Чыбылдыкның тартылып, жые- * рылып торган кырые янында ниндидер хатын кыз карачкысы күренде. Ц Өстенә ул жинелчә бөркәнчек ябынган иде. бер кулына озын муенлы комган, икенче кулына көмеш күбәтә тоткал иде. Менә ул урыныннан -i кузгалды... о Тукталс, тукта... Бу соң тагын теге... ни анын күзен буган, анын етынычлыгын алган, аны юлдан яздырган.. Әйе. шул үзе! Тик бу тагын 5 теге чактагы кебек төш күрү генә түгел микән? Бер күренеп, бер юга э лып тора торган нинди серле кыз булды соң бу? Димәк, аңа да берни ♦ булмаган. Ул да исән!м Аның баш авыртуы шундук онытылды. Ул урыныннан сикереп тор- < ды. Елмаеп, сокланып, үзенең танышына, үзенең сөеклесенә карап тора ь. башлады. Шул ук мәлдә акын күңеленә. «Тагын Атмыш хан кызы жи ’ бәрде- микәнни?» — дигән бер уй килде. Чиксез куаныч тойгысына тузан бөртегедәй генә күңелсезлек өстәлгәндәй булды. — Мин кайда? — диде ул кызга. к Кыз бөркәнчеген ачып җибәрде, чын күңелдән сөенеп, балкып-етма = еп, яралы егет янына килде. * — Исәнме. Тотыш! — диде ул. язгы тургай тавышыдай оер тавыш к чыплатыи.— Башын авыртмыймы? Тотыш берни әйтә алмады — ул яңадан телсез калды, яңадан күрми башлады. Ул. кызнын яңгыравык, көйле тавышына, иртәнге кояш тай балкыган гүзәллегенә исе китеп, таң калып, алыштырып куелган кешедән карап тик торды. Кыз да оялып, шулай ук сокланып, елмаеп аңа карап торуында булды. Беренче соклану кими төшкәч. Тотыш, пышылдап: — Мин кайда — ник әйтмисең? — диде,—Тагын Аппак тырнагындамы? — Син тырнакта түгел, ышанычлы кулда. Тотыш,—диде кыз. тыелгысыз елмаюын йомып, юаш кына.— Син мине үлемнән коткардын Мин сине... мәңге оныгмам. — Мин кайда — ник әйтмисең? — диде Тогыш, соравын кабатлап. — Син яралы, Тотыш. Терелгәнче син шушында ятачаксың, — Син имчемени? — диде Тотыш, елмаеп. Кыз. матур иреннәрен тешләп, тынып калды, күзләрен түбән иде. — Мин яралы булсам, минем янга имче килсен,— диде Тотыш. • Ярар, сау бул,—диде кыз, күңеле кырылып —Синең янга Байтал имче килер. Ул, күрәсең, теге чактагы кебек. Тотышның тагын ү «ен куалып чы- «аруыннан курыкты шуңа күр.» ул. ныклап торып бозылышканчы, тизрәк чыгып китү ягын карады. Ул инде ишек бавына да тотынган иде Тотышның йөрәге жу итеп китте >зе яраткан, үзе тагын бер дә юктан күңелен кырган кыз аңа бнк-бик кызганыч тоелды. Ул да, кыз кебек үк. теге чактагы күңелсезлек кабатланудан курыкты — Тукта, китм >! — диде ул. Кыз туктады, ялы белән борылды да, кызарынып, аның тагын берәр сүз әйтүен көтә башлады. — Кил әле,— диде Тотыш. Кыз күндәм генә урыныннан купты, сөрмәле күзләоен күтәреп карарга кыймыйча, яралы егеткә таба атлады. Тотышның ана: «?Лин сине генә яратам. Сине генә яратам!» дип әйтәсе килде. Тик ул тагын андый сүзне берничек тә әйтә алмаганлыгын, андый сүзне әйтү өчен кеше көченнән килми торган ниндидер бик зур батырлыкка, кыюлыкка ия булырга кирәклеген аңлап алды. 1ел очына аның бөтенләй икенче сүзләр, җиңел сүзләр килде. — Аппакка әйт... хан кызына... Мин аны яратмыйм! Яратмыйм! — диде ул. ашыгып, үртәлеп. Ягымлы, юаш. күндәм кызны, әйтерсең, күз алдында икенче кешегә әйләндерделәр. Кинәт ул башын калкытты, күкрәген киерде. Күз ачыл йомганчы ул билендәге кәзлеген I тартып чыгарды. Көн яктысында очлы тимер ялтырап китте. — Менә мин ул Аппак! Мин! — диде ул, авызыннан утлар чәчеп. — Син?! — диде Тотыш, шаккатып. — Мин! —диде кыз. борынын югары чөеп.—Телим икән, «ә» дигәнче башың менә монда аяк астында аунап ятыр! — Кис! —диде Тотыш, башын иеп. Ул моны чынлап әйттеме, шаяртып әйттеме — кыз берни аңлый алмады. Шулай да егетнең бу сүзе, бу кыланышы, агулы ук булып, туп- туры аның йөрәгенә кадалды, аның болай да кимсетелгән мин-минлеген яралады. Ул моны Тотышның әлеге дә баягы кирелеге итеп, Алмыш хан кызын яратмавы итеп аңлады. Коры ку сыман кинәт гөлт ител кабынган ярсуы кинәт юкка чыкты. Баш бирмәс алып егет алдында ул үзен иң беренче очрашудагы кебек көчсез итен, кызганыч ител тойды. Шулай да аның җиңеләсе дә килмәде. — Ник яратмыйсың, ник?! — диде ул, янау катыш ялвару белән.— Мин шулай яратмаслыкмы? Котсызмы? Тотыш карулашып өлгергәнче ул бөркәнчеген өстеннән салып ташлады. Чын ташлар белән бизәлгән каптырмаларын ычкындырып, кыска тунын салды, күлмәген, каюлы читекләрен салып ташлады. Беләзекләрдән, муенсадан башка аның өстендә берни калмады. Күкрәгендәге тулы, тыгыз алмаларын учлап тоткан килеш, уң кулындагы үткер кәзлеген ычкындырмыйча ул, бер-ике адым артка чигенде дә. озын кара толымнарын җилфердәтеп, алтын-көмешләрен чыңлатып, үз таварын мактаган сатучы кебек, егеткә әле яны белән, әле арты, алды белән борылды. Аның килмәгән бер генә җире дә юк иде. Нечкә биле камыш кебек сыгылмалы; иңбашлары, беләкләре, аяклары тулы, тыгыз. Сөттәй ак, сылу буеннан яшьлек, кайнарлык бөркелеп тора иде. — Әйт: кай җирем ямьсез? — диде ул, чын күңелдән пошынып, чак- чак кына масаю белән. Тотыш инде чынлап та телдән калды. Иреннәре кипте. Күз алдын ялкын каплап алды. — Син мине... алдадың...— диде ул, күпмедер тынып торганнан сон. — Мин сине яратам! —диде кыз — Мин дә...— диде Тотыш, иреннәрен көчкә кыймылдатып. XVIII Исән калган ир-атларын, олауларын, терлекләрен җыйнап. Тәкин углан кичекмәстән аръякка чыгара башлады Үлгән ырудашларын болгарлар үзләре белән алдылар, казаяклар җирдә ятып калды I К әзлек — хагын-кыз хәнҗәре. Яшет болыннарга оялчан күлләргә көндәгечә елмаеп кояш карады. Күктә мендәр кебек кабарынкы ак болытлар йөзеп йөрде. Пыяла күзләрен тондырып, яраларын шәрә ачып, җирдә үлеләр ятып калды Якты көннең ямен җибәреп, ярым үле яралылар ыңгырашты Яралылардан да уздырып, таза кешеләр елашты. Бөтен Чулман буе елау-сыктаудан дер калтырап торды. Терлекләргә, кешеләргә кушылып, әйтерсең, бөтен туган жир ачы күз яшьләрен түкте. Ф Шулай итеп, җиңүчеләр, җиңелеп, таланып, көчкә үз якларына чы гып элгәштеләр. Сал күпер алынды. Чулман өсте бушап, иркенәеп > калды. Болгар илен кара төн чыбылдыгы каплап алды Икенче көнне, бераз тын алгач, ял иткәч, кешеләр артларына борылып карадылар, югалган, юкка чыккан нәрсәләрен барладылар. Бары 2 шуннан сон гына икенче бер кайгы — үзләренекеннән дә зуррак кайгы * турында исләренә төшерделәр. Болгар-тора нишләде икән5 Алмыш хан 3 ның эшләре ничегрәк икән? Җиңә алганмы ул суарларны, әллә ул да 5 шулай суга төшкән тавык кебек таланып йолкынып калды микән5 Алмыш ханның исә эшләре мактанырлык түгел иде. Тулысыңча агач р өйләрдән, киез тирмәләрдән, чыбык-чабык куышлардан торган, агач ® коймалар белән әйләндереп алынган, агач күперләре, агач капкалары ♦ булган Болгартораны хан килеп җиткәндә инде ут-ялкын чорнаган иде. х Суарлар берничә урында койма эченә бәреп кергәннәр. Ялкын ялмый < алмаган урамнарда, ишек алларында, койма буйларында каты сугыш £ лар бара Коралсыз кешеләрнең күбесе, йорт җирләрен, терлекләре»' ® ташлап, болын, урман ягына качышып беткәннәр Ханбалык янында е 1ыюл буйларында, кырларда-басуларда үлгән, яраланган кешеләр аунап = ята. кая барып бәрелергә белмичә, иясез терлекләр каңгырап йөри х Кара болыт булып күккә күтәрелгән кара төтен баганалары ягыннан. = кызгылт ялкыннар, кара күмергә әйләнгән каралты-куралар ягыннан каты чыртлап-шартлап янган агач тавышлары, шашынып кычкырулар, х йөрәк өзгеч сыкранулар ишетелеп тора иде Шуларның барысын да күргәч, ишеткәч, Алмыш ханның күз аллары караңгыланып китте. Тиле кеше кебек ул кинәт: — Янв-al - - дип кычкырып җибәрде. Болгар ирләре тетрәнеп киттеләр. Боерык булганны да көтмәстән. буасын ерып киткән яз» ы су кебек, төп юлдан читкә бәреп чыктылар да, кин болынга тарала барып, сөрән салып, ут ялкынга таба ыргыл дылир Алмыш ханның кайтып төшүен суарлар да, ханбалык сакчылары да күреп алды. Суарлар, кара болыттай ябырылып килүче болгарлар белән очрашырга теләмичә, ашык-пошык чигенә башладылар Ин беренче булып Килдеш би үзе табан ялтыратты Кинәт купкан ыгы-зыгы, буталыш арасында аның качып китүен болгарлар түгел, суарлар үзләре дә күрми калдылар Ерак юлдан кайтучы болгарларның иң өлгер ирләре Ap-капкага якынлашып килгәндә. Килдеш бине уртага яшереп качып барган суарлар төркеме инде Өчкүл ягындагы урман авызына барыл ЖИТкан иде Беренче төркемнең үкчәсен-» басып, суарларның икенче, өченче төркемнәре кузгалды. Алар да Өчкүл ягы урманына юл тоттылар Болгарларның болын тутырып килгән ир атлары икегә бүленде Берсе качучыларны эзәрлекли китте, икенчесе янган торага ашыкты Шул ук авыкта капкалардан, янган, ауган коймалардан калдык постык болгар сакчылары бәреп чыкты Капка алларында, киң болынның әле бер төшендә, әле икенче төшендә чигенүче суарлар белән болгарлар •расында сугышлар бәйләнеп китте. Өчкүл ягындагы урман буенда да икс .фада яман сугыш башланды Сугыш бик каты булды Яндырылган, таланган ханбалык өчен болгарлардан бернинди изгелек, бернинди кылану көтмәгән суарлар ярсып, котырынып сугыштылар. Болгарларнын ачуына, ярсуына чик чама булмады. Тиз арада болын өсте үле атлар, \ле кешеләр белән тул ды. Чабылган, туралган аяк-куллгрдан, киселгән башлардан таула| өелде. Тапталган яшел утүлән арасыннан чишмә булып кызыл Kai акты. Кыргый тавышлардан, ыңгыраштан якындагы урман кан-калты pan торды. Төшкә сугыш бетте. Суарларның меңләгән ирләре мәңгегә күзләре! йомды. Болгарларның чыныккан, күпне күргән таза ирләре үз өйләренең капка төбендә аякларын суздылар. Качып киткән Килдеш бине дә. башка суарларны да Алмыш хан эзәрлекләп тормады. Бу көтелмәгән яу, бу көтелмәгән җиңү-җинелу аны шундый нык какшатып ташлады — кайгысыннан ул күзен дә күтәреп карый алмады. Атын әкрен генә атлатып, ул үзенең туздырылган оясына юнәлде. Башта ул үз урдасына кайтып керде. Урдадан җилләр искән иде. Шулай да әле анда, әле монда кайбер нәрсәләр күренгәли иде. Текә яр буендагы ат абзарлары, каравыл өйләре, җимерелә башлаган койма — барысы да исән иде. Хәрәземнәр салып биргән таш мәчеткә дә берни булмаган. Бары тик аның ишекләре генә каерылып ташланган иде дә, ак ташларына сыек ләпек, сыер тизәге үкәлгән иде... Жөфүтләр коткысына бирелгән суарлар эше... Урда уртасындагы ак өй—Алмыш ханның агач сарае да, шул тирәдәге башка өйләр дә — барысы да кара күмергә әйләнгән иде. Берничә кеше шунда кайнар көл, күмер арасыннан нидер эзләп маташа, икенче берәүләр, елашып, янып бетмәгән кием-салымнарын коткарырга тырышалар иде. Алмыш хан урдага читтән генә күз ташлап алды да, янып җир белән тигезләнгән Төп-капу ягына юнәлде. Ул монда да озак тора алмады, тынгысызланган атын әйдәп, яңадан кузгалып китте. Кайгылы башын салындырып ул ханбалыкны аркылы-торкылы йөреп чыкты», янган, җимерелгән коймалар буенда булды, капкаларга, каравыл өйләренә сугылды, күл буена, иске йорт янына барып әйләнде. Кая гына бармасын, теләсә кайда аңа пыскып-көйрәп яткан кара күмер, агач өемнәре, үлгән, янган кешеләр, көлгә-корымга буялган, шашынып, әрле- бирле чабышкан ирләр, хатыннар, балалар очрады. Кая гына бармасын, аның колак төбендә елау-сыктау, үксү тавышлары яңгырап торды. Шунда аның күз алдына икенче төрле янгыннар килде, җимерелгән, таланган авыллар, катаулар килде... Әйе, әле кайчан гына ул үзе талап, яндырып йөрде. Инде менә аның үзен талап-яндырып киттеләр. Барысы да юкка чыкты, барысы да көлгә очты! Күпме көч куеп, ничә еллар буе җыйган байлыгы суга акты. Йа тәңрем, йа алла, аның әле беркайчан да бу тикле талау, бу тикле кыран күргәне юк иде бугай! Беркайчан да әле болгарларның мондый зур оятка калганнары юк иде. Шундый күп көч түгеп, тырышып торгызган өйләр, коймалар, капкалар — барысы да әнә аяк астында аунап ята. Менә сиңа бөек Болгар, менә сиңа җиңелмәс болгарлар! Алмыш ханның күңеленә шундыйрак уйлар килде. Мондый чакта аны бары: «Чулман иле... Чулман байлыгы минем кулда»,--дигән бер уй гына бераз тынычландыра алды. Менә яндырылган, таланган ханбалыкка таланган, өтәләнгән Тәкин углан да кайтып төште. Алмыш хан, углын шулай ярым-йорты килеш күреп, аяктан егылды. Ике көн, ике төн буе ул баш калкытмый урынында ятты. Ашамады, эчмәде, беркем белән сөйләшмәде. Өченче көнне хан аягына басты, туган-тумачаларын яшерен киңәшкә җыйды. XIX Үзенең биек түрендә калкып утырган килеш, берничә хөн эчендә тартылып калган Алмыш хан сүзгә башлады. — Моннан күп жыллар элек бу якларга килеп, безнең борынгы ата-бабаларыбыз бу .кирләрне яулап алганнар,—диде —Күктә — кояш танык, җирдә —Этил танык: бабам, атам туган чакта Әтнлнең үрге ♦ агымы Ука суынача, түбән агымы — Кызлар тавынача, Чулманның Ала х Бука катауга тикле барлык жир-сулары болгарныкы булган. Кояш £ танык — анам мине тапкан чакта шушы төбәктәге йорт ил тулысыңча 2 болгарныкы булган. Көн дә иртән кояш монда безнең өчен чыга, көн- төн Этил, Чулман җир читеннән безгә таба агып тора. Күктә кояш сүн ~ ми торып, болгар бетмәс. Этил, Чулман корымыйча торып. Болгар йорт бозылмас! 3 — Шулай булсын! Сүзең изге! — диештеләр агай-эне, күңелле гө- - 1 релдәп. 5 — Күреп торасыз, белеп торасыз,— диде Алмыш хан, бераз тын = алганнан соң,— безнен йортта тыныч түгел. Кайчакта мин үз йортым да үземне чит сизәм. Өч ел буена Чулман бездән аерылып торды. Инде * аны яңадан яулап алгач, яңадан үземә тиешле калайны сугышып алып * кайткач... Барысы да күз алдыгызда Искә төшерә.ем дә килми. Әйте * гез, кайчангача суар, бүләр, башка барлык Я1Ы ырулар, улуслар, хазар - ларга аркаланып, минем йортымны шулай талал-яндырып китәрләр?! £ Кайчан мин үз йортымда үзем баш булып, тынычлап яшәрмен?! Кайчан без, җөфүзләргә кол булудан туктал, үз башка, үз иркебезгә яши < алырбыз?! Кайчан без бер берсе белән талашып, ызгышып яшәгән ■« таркау улусларны, ыруларны берләштереп, бөек Болгар йорт кора - алырбыз ?! х — ...Менә шулар турында уйладым мин соңгы көннәрдә. Менә шу- х лар турында баш ваттым, агай эне, туганнар.. Барыгызның да күз алдында — Болгар йорт чак-чак кына аумый калды Суарларга. казаякларга Бүләр дә кушылган булса, без инде күптән су төбендә бм- лырыек Безнең язмыш кыл өстендә калды — аңлыйсызмы шуны, агай- эне?! Киләчәктә дә без шулай яшәсәк, я.-ылар. үзара берләшеп, безне баш аркылы чөеп ташлаячаклар. Баш аркылы чөймәгәндә дә. белегез: безгә тышы булмаячак. Без аларны барын таларбыз, алар безне килеп таларлар. Башкача болай яшәп булмый Аңлыйсызмы — булмый! Шулай дигәндә анын таштай авыр, салмак тавышы калтыранып китте, мыек чылгыйлары сикерешеп алды Авыр йодрыкларын йомарлан ул аягүрә басты да. тавышын көчәйтеп — Искечә яшәсәк, без юккә чыгачакбыз! — диде.— Менә шул турыда уйладым мин. агай эне... Тыңлагыз су земне. Элеккечә ил тотып булмый. Талау, яндыру белән ерак китеп булмый. Көтү көр булсын өчен, терлекләр тынычлап утларга тиеш. Беләктә — көч, калтада — алтын тулып торсын өчен ил тыныч булырга, бердәм булырга тиеш Безгә бердәмлек кирәк, иминлек кирәк, көчбайлык кирәк. Шуларны ничек булдырырга? Ул, сүзеннән туктап, агай-энегә күз йөртеп чыкты. Аннары тагын салмак кына ялгап алып китте: — Безгә барысын да өр-янадан башларга кирәк булачак,— диде — Беренчедән, без янган ханбалыкны торгызырга тиешбез, икенчедән, тораны беркемнең дә теше үтмәслек таш койма белән уратып алырга кирәк. Кемдер түзмәде, исе китеп: — Таш койма белән? — дип куйды. — Әйе. таш койма белән! — диде Алмыш хан —Таш койма эченә кереп бикләнмичә тирын, безнең хатыннарга, балаларга, безнең кара ларга тынгы булмаячак. Шунсыз без усал, көнчел күршеләрдән котыла алмаячакбыз. Болгар җирендә таш җитәрлек. — Таш җитәрлек тә, аш белән баш җигәрлек түгел шул! диде шунда чәрелдек тавышлы бер картлач, урыныннан кузгалгандай итеп.—Таш койманы коры кул белән салып булмый. Ташчылар кая, түләргә акча кая-’ — Әйе, әйе! Әйтүе генә җиңел—таш койма! — Балта белән таш чабып булмый, ташчылар кирәк,— диештеләр башкалар да, телгә килеп. — Ашыкмагыз, сүзем бетмәде,— диде хан.— Мин барысын да уйладым. Таш койма ул мине саклар өчен, сезне саклар өчен, безнен күчләрне, караларны, колларны саклар өчен. Барлык Болгар йортны — җнр-суларны, урманболыннарны таш коймага бикләп булмас, шулай ук ягы улусларга да богау салып булмас. Менә аларны ничек богаулап, авызлыклап тотарга — иң авыры шул. Бүләр, суарны, Чулманны, угыз, кяңгылыны ничек кулда тотарга?.. — Син юкка кайгырасың, хан,—диде Корыч-Тимернен атасы АлыпТархан.— Бүредән курыккан — урманга бармаган. Син югында бүре килеп сарыкларыңны алып киткән икән, сарыкларны абзарга ябып асрамакчы буласынмы? — Ата-баба күршеләрдән куркып, таш коймага бикләнеп яшәмәгә.Ч. — Кулыңда кылыч барында, күршеләрдән куркып яшәү —оят! — Диештеләр кайберәүләр, шаулаша башлап. Кашларын җыерып, йодрыкларын йомарлап Алмыш хан яңадай урыныннан торды. — Ата-баба дисезме?! — дип кычкырды ул, күкләрне күтәрерлек итеп.— Тора янганга сөенәсезме?! Койма да кирәкми, тора да кирәкми, дисезме?! Ничек телегез бара шундый сүзләр сөйләргә? Сезнең күзегез берни күрмимени, колакларыгыз берни ишетмимени? Көлгә очкан байлыгыгызны күреп йөрәгегез янмыймыни? Юк, мин уйлаган уемнан кайтмаячакмын! Этил суын кире борып булмаган кебек, үткәнгә кире кайту юк. Ата-бабаларны без олылыйбыз... Урыннары оҗмахта булсын! Шулай да мин аларның шыр сөякләренә табынып кына яши алмыйм. Кулдагы кылычка гына да таянып яшәп булмый. Мина кылычтан да. ук-Жәядән дә, сөңгедән дә көчлерәк корал кирәк. Бармы шундый корал? — Юк!—диде Алып-Тархан, үчекләшеп. — Андый корал бар! —диде аңа каршы Алмыш хан,—Ул да булса — чумаклар йоласы... гарәп алласы! Менә ул нинди корал! Агай-эне, мондый сүз ишетеп, аптырап, тынып калды Барысы да, ханның аңлатыбрак сөйләвен теләгәндәй, аның авызына карал утыра бнрделәр. — Күрдегезме таш мәчетне?—диде Алмыш хан,—Тирә-якта барлык каралты кура күмергә әйләнгәндә, таш мәчет бер үзе утырып калган... Утка да, кылычка да бирешмәгән. Гарәп йоласы да менә шундый. Аны румнар да, җөфүтләр дә, потлар II да җиңә алмый. Барлык алдынгы, көчле улуслар аллага табына. Болгар, тауга үрләргә теләсә, аллага табынырга тиеш. — Без болай да чумаклар түгелме соң? — диде Алып-Тархан. — Әйе, без — чумаклар, без аллага табынабыз,—диде хан, анык мыскыллы соравына исе китмичә.— Ничек табынабыз соң без? Без чынлап аллага да табынмыйбыз, тәңрене дә олыламыйбыз. Без ата-баба йоласын да аяк астына салып таптадык, чын чумак та була алмадык. Без беркемгә, бернигә инанмыйбыз. Без — урталыкта. Аннары, без күп-' ме —ни барысы биш йөз өй. Суар аллага табынмый, бүләр табынмый, II П « т л а р — монда будда динен тотучылар мәгънәсендә. Ямгырчы бине санамаганда Чулман шулай ук табынмый Безнен дә аллага табынучылар — .'■ксөякләр генә. Каралар гарәп йоласын нн дип тә белмиләр. Ырулар үзара талашкан кебек, аларның оганнары да үзара талаша. Чирмешнең —үз йоласы, арнын, мукшы, буртаснын — үз йоласы Юк, болан булмый! Болгар йортнын ханы бер генә булган кебек, анык күгендәге оганы да бер генә —Алла гына булырга тиеш! Безгә тәжикләрдән, гарәпләрдән, румнардан үрнәк алырга тупы килә бөтен > ил— аксөякләр, каралар, коллар, барлык улуслар. ырулар, токымнар ь бер генә йолага — чумак йоласына табынырга тиеш! Менә шул турыда III уйладым мин, аган-эне... туганнар... о Агай-эне, яшенле янгыр алдыннан куркышын теләсә кая качып беткән кошкорт сыман, барысы да кинәт шып булдылар. Күңелләргә = мең төрле сорау килде Бөтен Болгар йортны аллага табындырырга? Булырмы бу? Бөтен йортны! Барлык улусларны, ыруларны .. ханбалык- 2 иы яндырудан да тартынмаган, күзеңне йомдың исә, чокырга төртеп J төшерергә 1енә торган ыруларны! Ничек итеп? Шул ук кылыч белән § куркытыпмы? Үз ирекләре белән табынырга теләмәсәләр, чыннан да g «ларны яңадан яулап алырга, янадан кан коярга, таларга, яндырырга туры килмәячәкмени? Бер үк балык башы булып чыга түгелменнг * Тирмә эче бердәм гөрләргә, штуларга тотынды. — Әйтеп кара — ничек ирешерсең икән мона? * — Аңлатыбрак сөйлә! — диештеләр агай-эне. £ — Мин болай итәргә уйлыйм,—диде хан. тавыш басыла төшкәч — е Әйткәнемчә, мин ханбалнкны ныгытам. Молын ө“ен таш койма салды- = рам. Шул ук аныкта мин үземә буйсынган барлык ыруларга, улуслар- < ia аллага табынырга боерам Буйсынмаган, баш бирмәгән ыруларны, * улусларны соңыннан әкренләп кылыч белән дә, алла белән дә яулап г. май Боерыгым буш сүз генә булмасын өчен, бөтен Болгар йорт чыннан * ла үзенең абакларын, сыннарын, сарыганнарын аяк а'тына салып х тайгасын, бары аллата тына табына башласын өчен мнн бер сугуда берәгәйле сукмакчы булам. «Мин йола билгәләре 1 — муллалар, мәзиннәр сорал, табындыручылар сорап туры Багдадка, хәлифәнең үзенә илче жибәрэм! Тирмә эчендә тантаналы, киеренке бер тынлык урнашты — Сез татын сорарсыз Багдадкача илче ничек барыр, каян барыр, диярсез,—диде хан — Мин анысын ла уйладым Хазар каганы безне Багдадка уздырмаячак. Шулай ук Хәрәзем дә безнен юлга аркылы тешәмәк. Шулай булгач, без ачыктан ачык мен кешелек нлче җибәрә алмыйбыз. Безгә алдарга, ялганларга туры киләчәк Безгә ннчек гә Багдадка үтеп керергә, хәлифәнең үз кулына үтенечебезне тапшырырга кирәк МоныН өчен Сезнең нлче илче булып түгел, сатучы булып, кирәк икән, теләнче булып, юлбасар булып барачак! Безнен өчен башка юл юк. Багдадка илче җибәреп мин берьюлы ике куян гына түгел, өч куян атачакмын. Мина хәлифәнең үз илчесе килсә, башка йортлар, илләр арасында Болгарның агы бермә-бер күтәреләчәк Болгар йорт башкалар арасына керә башлаячак, Болгар белән санлаша башлаячаклар. Икенчедән, үа кул астымдагы ыруларны, улусларны турыдан- 1уры хәлифә җибәргән илчеләр, табындыручылар булышлыгында аллага инандыру мина җиңелрәк булачак Өченчедән, Хәрәземнән яңа йола алганда, без илардан берни сорамадык Таш мәчетләреннән башка алар безгә бернн бирмәделәр Бөтен йортымны яна АзЛлгә күчергәндә мин үз йоламнан бушка гына аерылырга теләмим Үз иркем белән ман хәлифәнең колы булам икән, үземне» коллыгым әчет; мин гүләү сораячакмын Ул мннэ ташчылар, йола белгечләре җибәрәчәк. Ул микә, кнм III Б м л г а — толны, бе.пач йол» бмлт*•< —• ми» белгече. дигәндә, биш мен динар акча бирергә тиеш булачак. Менә шул акчага мин таш койма корачакмын! е Хан тынып калды. Тирмә эче дә, каршы сүз әйтергә кыймыйча, тып- тын утырды. Агай-эненен эндәшмәвен килешү дип аңлап, Алмыш хан бераздан, боеручан тавыш белән: — Багдадка илчем итеп Тәкин угланны җибәрәм. Аның белән Барые углан да барыр,— диде.— Үзенә йөкләнгән бурычны Гәкин углан үгәп чыгарга тиеш. Шуның белән ул үзенең атасы-анасы алдындагы, барлык болгарлар алдындагы языгын җуя алыр. Дүртенче бүлек I Элегрәк, тыныч елларда, Болгар ханы, язгы ташу кайтып, җир өсте кипшергәч тә. киң болыннар яшеллеккә күмелгәч тә, җәйләүгә чыга иде. Барлык күче, көтүләре белән, коллары, чирүе белән, үзенә буйсынган биләре, ырулары белән ул Этил болыннары буйлап көн ягына — кояшка— җылыга таба юнәлә иде. Җәй урталарында ул Болгар йортнын көньяктагы чигенәчә барып җитә иде дә көнчыгышка таба борыла иде. Аннары, Җаек суы буйлап, Урал-тау итәкләренә сугылып, үргә таба — төн ягына үрли башлый иде. Җәйнең-җәй буена терлекләр яшел болыннарда утлыйлар — түл җыялар, май җыялар иде. Көзге кырпак төшүгә бөтен Болгар иле яңадан үзенең кышкы торак урынына — Чулман белән Чирмешән арасындагы болыннарга кайтып керә иде. Элегрәк шулай иде. Соңгы елларда болай күченеп йөрүләр кыенлаша башлады. Иген игә торган, елга буйларында авыл корып, утрак тормыш белән яши торган ыруларны урыннарыннан кузгату елдан-ел авырлаша башлады. Алай гына да түгел, монарчы гел күченеп йөргән ырулар да әкренләп-әкренләп үз җирләрендә төпләнә тордылар; агачтан өйләр салып, иген игеп яши башладылар. Шулай ук базарларда сатучылар да күбәйде. Үзара яулар да, ызгыш-талашлар да күченеп йөрүләрне тоткарлый торды, я булмаса бөтенләй бозып ташлады. Мен1 быел да шулай булып чыкты. Җәйләүгә чыгу турындагы уй быел ханның башына да килеп карамады. Үзенең кү^чмэ урдасын ул янган, күмергә әйләнгән ханбалыкка якын җиргә — Әсән суының’ аръягына. Этил буе болынына — иңкү, тигез җиргә корды. Бу тирәдәге яхшы болыннар барысы да ханның үз көтүлекләре, үз җирләре санала иде. Хан үзе беркая китмәгәч, аның биләре дә үз җирләрендә торып калдылар. Алмыш хан Тәкин углан башлыгындагы яшерен илчелекне ерак юлга озатты да жин сызганып эшкә тотынды. Каяндыр күктән төшкәнне көтеп, кул кушырып ятмыйча, кыш җиткәнче ул үз кайгысын үзе кайгыртырга булды Ханбалыкка ул тагын тирә-яктагы балтачыларны чакыртып алды. Аларга үзенең яндырылган урдасын, коймаларны, күперләрне, капкаларны торгызырга боерык бирде. Кулына балта тота алмаган барлык ирләр урманга агач кисәргә я булмаса Агабазарга сал сүтеп, өстән төшерелгән салкүперне сүтеп, агач чыгарырга җибәрелде. Көрәк тота алганнар ханбалыкта жир казырга, койма, ур буйларын., урамнарны янганҗимерелгән агач, таштан әрчергә калдырылды. Ханның б> боерыгы бары каралты-куралары янган, җимерелгән кешеләргә генә кагылмады—үз каралты-кураларыи алар үз көчләре белән торгызырга тиешләр иде. Алар инде болай да кырмыскалар кебек күптән эшкә тотынганнар иде: кайберәүләр, кыш торыр өчен генә дип, яр буена базлар казый, кайберләре чыбык-чабыктан читән өйләр үрә иде. Әше- күпме байлыклары исән кал1ан чүлмәкчеләр, тимерчеләр, тиречеләр; кисмәкчеләр — шунын ише кылчылар кечкенә итеп Сулса да бурап агзч өйләр җиткерергә тырышалар иде. Үзенен урдасыннан да, коймалардан, капка күперләрдән дә элегрәк Алмыш хан таш мәчетне төзәтергә кушты. Мәчетнең каерылган ишекләре янартылды. Тышкы яктан ул агартылды. чылгыена көмештән эшләнгән ярым ай куелды. Җиргә, сырган төбенә йөз кеше сыярлык итеп кин түбә ясатылды. Башына ак чалма ураган, озын кара чапан кигән Бохар мәзине, ханнын боерыгы буенча, төннең, көннең кайсы гына күлемендә булмасын, сырган башына менеп, бар көченә азан кычкырды. Яудан соң Алмыш ханнын чумаклар йоласына кагылышлы бар нәрсәне артыграк күрүен, мулла-мәзиннәргә элеккегә караганда да ачыграк йөз күрсәтүен болгарлар сизми калмадылар Багдадка илче җибәрү турында ханнын иң якын кешеләреннән башка беркем дә белмәсә дә, йорт башынын ниндидер зур үзгәрешләр ясарга теләве турындагы имеш мимешләр каралар арасына да үтеп керде. Кайгыдан, ачлык-ялангачлыктан башларын кая куярга белмәгән, бәгырьләре таштай каткан эйсез. жирсез кешеләр карт мәзиннен карлыккан тавышын котлары алынып тыңладылар Янган, җимерелгән каралты-кура өстендә яңгы раган бу ят. ямьсез, анлаешсыз тавыш аларга күктән ннгән ниндидер усал кисәтү булып, янау-куркытх булып тоелды Алмыш ханнын караларны да аллага табындырырга, авылларда, тораларда мәчетләр, мәктәпләр салдырырга, читтән китерелгән мулла лар куярга уйлавы турындагы яман сүзләр, имеш мимешләр күптән инде йөри иде. Сырган чылгыена көмеш ай куелып, мәчет үзе төзәтелеп, мәзиннең кычкырулары ешая башлагач, бу имеш мимешләр тагын да көчәя төште. Таш багана башына менеп, тар ярыктан муенын сузып, килмешәк карт ишәк кебек бакыра башладымы, шул тирәдә көл-күмер орасында казынып яткан каралар шундук ана көмеш айлы сырганга аркалары белән борылдылар, кулларын күккә сузып, төрек тәңресенең гарәп алласын Болгар жнренә якын җибәрмәвен үтенеп ялварырга тотындылар Уттан яудан исән калган таш багана Алмыш хан өчен изге тоелса, ата-баба йоласын бар нәрсәдән артыграк күрүчеләр өчен ул, киресенчә, яныз өрәк булып, албасты булып тоелды Портка килгән зур талауны алар яудан түгел, менә шул исән калган таш мәчеттән күр деләр. Болгарда жөфүг йоласын, рум йоласын тотучылар да бар иде. Алар башлыча читтән килеп, монда утрлкланып калган кешеләр. Ханнын чумак йоласын артыграк күрүенә эчләре пошканга, алар, үзара ызгышудан туктап, төрек йоласы яклы караларны якынрак күрә башладылар Күп тә үтмәде, көннәрдән бер көнне Болгар торада бөтен кешене шаккатырган бер сүз таралды. Ниндидер кешеләр, каравылчы ларны бәйләп ташлап, караңгы төндә таш мәчет төбен казыганнар, сырганны аударырга, җимерергә маташканнар. Тан алдында мәзин килеп җитеп, тавыш куптармаса, чын-чынлап аударасылар икән! Шул турыда ишеткәч тә. Алмыш хан. барлык эшен бер читкә куеп, таш мәчет янына китте. Чыннан да. таш манара төбе тирән итеп казылган, кызыл балчык өемнәре, таудай булып, ерактан ук күренеп тора. Шул тирәгә инде шактый кеше җыелып өлгергән. Таш сырганның гөбе казылган килеш тә аумый торуына күпчелекнең, исе киткән иде Кешеләр, чылгый очындагы ярым айга, озынча төннекләргә бармаклары белән төртеп күрсәтә-кү рсәтә, үзара гөр киләләр иде , Ханның мәчеткә якынлашуы булды, кешеләр тынып калдылар, башларындагы бүрекләрен салып, култык асларына кыстырдылар. — Исәнме, ил көн,— диде Алмыш хан коры гына. , — Бик исән. — Аманбыз,— диештеләр кешеләр дә. тыелып кына. .к» ю. Алмыш хан атыннан төште, мәчет тирәсен әйләнеп чыкты, нигезнең кызыл балчык аралаш күренеп торган ак ташларына карады. Аннары җыелган кешеләргә борылды да: — Менә, күрдегезме алланың көчен!—диде. Бу — изге багана. Җир йөзендә аны аудара алырдай бернинди көч юк. Күрәсезме, Болгар җирендә ул нинди нык угыра! Бу җирдән аны кешеләр дә, тәңре дә, албастылар да — беркем дә кузгата алмаячак. Бүген төнлә качып-посыл шушы изге җирне казучылар бөек аллага каршы кул күтәргәннәр. Белексезләр, күтәргән кылычларының үзләре башына төшәчәге турында алар уйлый алмаганнар. Угрылар барыбер тотылачак. Аларга кызгут* ясалачак! Кешеләр, «кызгут» сүзеннән котлары алынып, аһылдап җибәрделәр. Ирексездән күзләр күккә текәлде, куллар югары күтәрелде. Аларның күбесе, ханны да онытып, көмеш айга аркалары белән борылдылар. Алмыщ ханнын йөзе бозылып китте. — Тезләнегез! — диде ул, бар көченә кычкырып. Кещеләр, кан калтырап, манара ягына борылдылар, чапкан үләндәй җиргә егылдылар, барысы да бер авыздан, җирәнеп, котлары алынып: — Алла! — дип кычкырып җибәрделәр. — Моннан ары сез алла ялчылары.— диде хан.— Күккә, тәңрегә, абакларга табынган кешеләрне яшен сугачак! Тып-тын калган төркем арасында мышык-мышык елаган, үксегән тавышлар ишетелде. Тигез игеп киселгән, шомартылган ак ташлардан өеп мендерелгән очлы багана, үз аяк астындагы җир кортларының кайгысына, елау-сыктавына әз генә дә исе китмичә, канлы ярадан төртеп чыккан сөңге башагыдай, казылган җир янында котны алып басып тик торды. II Алмыш хан мәчет яныннан Ага-базарга китте. Янган торадан ераклашкач та аның уйлары йола, тәңре, алла кайгыларыннан арынып, базар кайгыларына, акча кайгыларына күчте. Бу арада базар, акча кайгылары аны йола кайгыларыннан бер дә ким борчымады. Үз көче, үз кешеләре белән генә урданы, койманы яңадан торгыза алырмы ул? Барысын да яңа баштан корыргамы, элеккедән дә нык итеп, яхшы ител корыргамы, әллә соң әлегә күп көч түкмәскәме? Тәкин угланның юлы уңып, уйланган уйлар тормышка ашырылса, соралган акча белән соралган кешеләр килеп җитсә, күпме байлык, күпме көч янга калачак! Әйе. Тик шулай да хәлифә акчасы — күктәге торна шул! Ярый әле Чулман буеннан алып кайткан тиренең күбесе исән калган. Аны быел ук сатып җибәрергә туры киләчәк. Агач менә кыйбатланды Икеләтә кыйбатланды. Яу килеп, яндырып киттеме, салчылар шундук комсызлана башлыйлар. Сычканга — үлем, мачыга — көлке. Болгар янса, арга, чирмешкә җылы, ар, чирмеш янса,— болгарга җылы. «Ашлык та исән калган»,—дип уйлады Алмыш хан, яңадан базар кайгыларын исенә төшереп. Чокырлардагы богдан, тары, арпа шул көе. Озакламый яңа ашлык җитә. Шуңа чаклы сатып калганда яхшы булырые да, каян табасың аңа акчалы ач тамаклар? Үз ачларыңа таратудан ассу юк. «Тагын нәрсәне сатарга була соң?» — дип уйлады ул бераздан. Чүлмәк савыт-саба ватылып беткән. Бал аз. Байлык эзләп, суарларнын үзләренә яу чабаргамыни? Әллә төн кешеләре ягына юл тотаргамы? Мондый чакта анда ничек үтеп кермәк кирәк?! Ах, каян табарга күп, 1 Кызгут — күргәзмә хөкем, халык алдында ясала торгам суд процессы. бң-нк күп акчгЛ Ходаем, ник юлыма чыгарып куймыйсың тирмә зурлыгындагы чүлмәк белән алгып көмеш?! йөрергә чыкканда ханны беркем дә озатмый да, сакламый да иде. Үзенә кирәк җиргә ул үзе йөри иде. Кирәк икән — көтүчеләр янына бара, кирәк икән — балыкчылар, игенчеләр янына бара, базарларга сугылып чыга иде. Көне буена диярлек тирмәдә кешеләр белән булып арыт ач, ул, атына атланып, тузанлы юлдан, я булмаса яшел болыннардан үз алдына уйланып барырга ярата иде. * Менә ул, ачык, кояшлы җирне үтен, тын, күләгәле нарат урманына £ килеп керде. «Әллә шушы наратларны гына кисеп аударыргамы £ сон?» — дип уйлады ул. биек, төз агач башларына караштырып. «Юк,— *■ диде ул аннары, үз-үзенә каршы килеп.— Ханбалык янындагы урман — < тере койма ул. Ярамый. Үзең утырган ботагыңны үзең чабу кебек < булачак» з Шул чакны алда, куе агачлар артында, майланмаган арба шыгырда- 0 ви ишетелде Комлы урман юлыннан үргә таба, тырышып тарта-тарта, е; мцшныймышный. атлар менеп килә иде Йөгертмәле арбаларга озын | наратлар сузып салынган. Агачлар, күрәсең, әле яңарак кына судай ® чыгарылган — аларның кабыклары карайган, ләмгә, комга бу ялган. ♦ ә арба артларыннан пычрак су тамып бара. х Атларга юл бирү өчен Алмыш хан читкә чыкты, көтеп тора баш- < лады йөкчеләр, аның турысына җиткәч, бүрекләрен салдылар исән- н лек-саулык сораштылар, туктамыйча, атларын куакуа, югары менеп ? киттеләр. Алмыш хан, унлап йөкнең барысын да уздырып җибәрде дә, ин арттан ашыгып атлаган урта яшьләрдәге бер аксак ирне туктатыл: 1 — Каеклар белән кемнәр килгән анда? —диде. * — Урыслар килгән, хан,— диде аксак ир, башындагы бурегенә = тотынып £ — Урыслар дисеңме? Ниткән урыслар? Урыс-улакмы, сатучылар- = мы1 диде хан, чиктән тыш бер кызыксыну белән. — Сатучылар, хан. Тыныч күренәләр. — Иртәгә ташып бетерерсезме3 — диде хан, сузне икенчегә борып — Бетмәс,—диде йөкче. - Арбалар җитми. — Бар, юлыңда бул,—диде хан. кулын селтәп — Анда арба җитми, монда кеше җитми. Нишләргә дә белмәссең. — Хан, туктале.— диде йөкче, ханның кузгалып китүен күреп.— Мин - Сатылмыш балтачы булам — Белам, ни йомыш? — диде хан, борылып — Без анда үзара сүз көрәштердек. Син шушы сулы агачлардан койма коярга, багана кагарга боергансың, имеш? — диде Сатылмыш балтачы — Боерса? Шуннан? — Бу килеш багана утыртырга ярамас, .хан Багананың җиргә күмеләсе башын нәни генә жандырганда җакшы булырые. Алай ул череми. Сурыккач агач җакшы яна. Күрәсең ич — чи, сулы — Син әллә агач сурыкканчы когәргә киңәш итәсеңме? — диде Алмыш хан. — Юк,—диде Сатылмыш балтачы—Син башта баганалар кагар- ia, койма коярга боергансың түгелме сон? — Мин алай боермадым.— диде хан —Мин койманы да. өйләрне дә 1-ыш җиткәнче өлгертергә боердым Башта койма коярга, баганалар утыртырга Чүтн балтачы әйтте. — Ә-ә! Шул шул!—диде Сатылмыш балтачы, куанып.— Чүтн балтачы гел шулай үзенчә мәтәшгерергә ярата — Син соң ни киңәш итәсең, Сатылмыш? — диде .хан, кызыксына тошеп — Мин шуны кинэш итәм, хан,— диде Сатылмьпп балтачы, үрм менеп җиткән атына карап алып — Иң элек бурага тотынырга кирәк Баганаларны ла юна башларга була. Башын яндырмый утыртмаска - шул минем киңәш. — Ярар, шулай эшләгез,—диде хан, килешеп. «Димәк, урыслар килгән,— дип уйлады ул, Сатылмыштан аерылгач.— Биш-алты ел инде күренгәннәре юк иде. Карап карыйк, ни белән, нинди уйлар белән килделәр икән». III Этил яры буена урнашкан Ага-базар яудан исән калган иде. Суарлар, ханбалыкны талау, яндыру белән булашып, куе урман артындагы базарга килеп җитә алмаганнар иде. Юкса, талар, яндырыр өчен монда байлык та, каралты да җитәрлек иде. Ага-базар бөтен Этил, Чулпан буенда, Хазар йортның ханбалыгы Итил-торадагы базарлардан кала, иң зур базар санала иде. Бөек Этил, язгы боздан әрчелеп, яңадан боз белән капланганга тикле монда җир йөзенең барлык якларыннан, каекларга утырып, төрле ил сатучылары килә иде. Базар монда язын-җәен. көзен генә түгел, кыш көннәрендә дә тукталып тормый. Болгар йортның бу атаклы базарында күңелең ни тели, шуны алырга, күңелең ни тели, шуны сатарга була. Күләгәле, талгын урманнан Алмыш хан кояш яктысы белән тулы яланга килеп чыкты. Калкулык итәгеннән үк, калын урман яныннан ук яшел болын башланды. Болын аша, ярты чакрым чамасы ераклыкта. Ага-базарның каралты-куралары калкып күренде. Агач өйләрнең, кибет, кураларның күбесе, бер-берсенә сыенып я бул.маса бер-берсеннән бик нык читләшеп, оя-оя булып, төркем-төркем булып, Этил буена ук утырганнар. Болайрак исә. иркен болын ягында, киез тирмәләр, киндер чатырлар тезелеп киткән. Шунда ук, тирмә-чатырлар белән аралашып, терлек өчен киртәләп алынган утарлар, биек коймалар тырпаеп утыра. Эреле-ваклы өйләр, куралар, чатырлар ягыннан, киртә-коймалар ягыннан күңелне жилкендергеч бер гөрелте — бары базарларда гына, кеше күп урыннарда гына була торган тынгысыз гөрелдек ишетелеп тора иде. Арырак, сул якта, урман буендагы утарларда җирне-күкне тетрәндереп бога үкерә; аннан да арырак, ярга якынрак төштә сал чыгаручыларның күмәкләшеп, үзләренә көч биреп, өзек-өзек итеп кычкырулары ишетелә иде. Алмыш хан. тузанлы тар тыкрыкларны узды да, базар уртасына кереп тормыйча, атын туры яр буена борды. Яр буенда, тамга өендә аны базар башы Бигеш каршылады. Симез, шадра битле, зур корсаклы Бигеш Алмыш ханның туганнан туганының туганы иде. Төрле кеше белән эш ител өйрәнгән, шомарган, каешланып беткән базар башы көчлеләр алдында төлкегә әйләнә, көчсезләр алдында бүрегә әйләнә белә торган астыртын, сак. комсыз бер кеше иде. Алмыш ханны күрү белән ул тиз генә бүреген салды, җиргә егылды. — Урыслар килдемени? — диде Алмыш хан, яр астындагы ят каеклар ягына ымлап. — Килде, ханым,—диде Бигеш, мышнап, аягына басмакчы булып. 1 — Тор,—диде хан, аның ингегүен күреп,—Ник килгәннәр? Кая юл тоталар? — Туры безгә килгәннәр, ханым,— диде Бигеш, хан атының тезгенен тотып алып. Алмыш хан атыннан төште, өстен-башын каккалап алды. Бигеш тезгенне үзенең бер кешесенә тоттырды да, иелә-бәгелә, ашыгып, басмага атлады. Хан белән икәүләп алар яр астына төштеләр. Ханнын боерыгыннан башка ярга чыга алмаган, шуна күрә аның килеп җитүен түземсезлек белән көтеп торган урыслар хан белән Бигешне күрделәр дә каек кырыйларына җыела башладылар. Яр буена барлыгы егермеләп каек туктаган иде. Аларның барысы да күпер читенә үк килеп җиткәннәр, тик берсеннән дә ярга басма ташланмаган иде. Алмыш хан белән Бигеш күпернен уртасына җитмичә туктап кал- # дылар Беренче каекның борын өлешендә басып торган урысларның берте, бүреген салып, билен бөгеп, хан белән исәнләште дә аңа котлау х сүзләре әйтте. 3 — Суздал IV кенәзе Родославның илчесе . бертуган ннесе Святослав н сатучы буюк Булгар юртның башы Алмыш ханга исянлек-сау лык. бай- S лык тели, күп яшь тели! —диде урыс — Иленә юртына танри кюч. * байлык, тынычлык бирсен, хан! 3 — Синең туганыңа да. синең үзенә дә шуны ук телим,— диде хан. * урыс кенәзенең илчесен караштырып п Ул яшь нарат кебек төз. таза буйлы, киң күкрәкле иде Аның җил 5 кискән кырыс битен җирән сакал-мыск баскан Ул үзе генә түгел, анын а артындарак басып торган юлдашлары да яшьләр, тазалар, озын буй ♦ лылар. Өсләренә тунга да. күлмәккә дә охшамаган ниндидер кыска х кием кигәннәр Җиңсез ул киемнәрнең озынрак булган сул як итәге < ирләрнең сул як ботларын каплап тора Киемнең уң як итәге исә £ кыскарак иде. Уң кулларына алар озын туры кылыч — бычкы о тотканнар, бил каешларына — балта белән пычак такканнар Таз v беләкләренә, шәрә күкрәкләренә, ботларына аларның төрле чәчәк. = утүлән, киек бизәкләре төшерелгән иде. — Ни алып килдең? — диде хан. = — Илле баш кол. ун меңнән артык тире.— диде нлче-сатучы “ Святослав. я Ц — Төшер басмаңны.— диде Алмыш хан. Каектан күпергә басма суздылар, аркан ташладылар /Хан белән Бигеш каекка менгәндә, басманың бер башыннан урыслар, икенче f-ашыннан болгарлар тотып торды Суздал кенәзе Родославның бер туган энесе Алмыш ханга узенен ярлыгын күрсәтте, битек бирде Хан. сургычны ватып, бнтеккә күз төшереп алды да. яшь урыска борылып. — Күрсәт танарынны,—диде IV Беренче каектагы коллар кызлар иде Озын буйлы, җитендәй аксыл чәчле яшь кызлар барысы да таза, чибәр иде. I ик ерак юл килгәнгәме, әллә инде бик үк яхшы ашамаганга, алар шактый сулыкканнар иде Аларның төпкә баткан күзләрендә, кипшергән яшь. сылу ирен читләрендә йончылганлык билгесе күренә иде Өсләрен.» иске-москы гына киенгән. ярым шәрә дип әйтерлек бу кызлар каекның аскы катындагы утыргычларда тезелешеп утыралар иде Шунда ук идәндә, аларның аяк астында, богадай таза, яшь бер ир кеше, мышный мышный, сонгы кат үзенең сөяркәсен әвәли иде. Аның б\ эшен утыргычтагы кызлар да. керүчеләр дә, әйгерсен. бөтенләй күрмәделәр дә. Алмыш ханга астагы кызның битен-йөзен күрсәтергә кирәк булгач, урыс сатучысы әлеге ирнең арт санына берне тибеп алды. Ир кеше ярсып шундук билендәге пычагына тотынды, башын калкыткандай итте, як-ягында кораллы ирләрне күреп, үз телендә нидер мыгырданып алды IV Суадал —X lacupxa Болгар куршленаә нинди д» булса р>с ш»һор алырсыз. Алай изгелеге күп булыр. •* — Б-баш өсте, х-ханым,— диде мулла, ашыгып, баш неп. V ♦ Болгар-тораның яндырылуы, талануы күп санлы ярлылар өчен ыәнге х төкәнмәс кайгы булса да, Алмыш хан өчен көтмәгәндә, әйтерсең, куа- < нычка әйләнде. Урысларга ул ике йөз батман богдай сатты Шуның - ястенә Урыс жирендә биш ел буе тамгалыксыз ашлык сату өчен кенәз- £ нсң энесеннән ярлык алды- Сонгы елларда Болгар белән Урыс арасын да сату-алу эшләре тукталып тора иде. Моннан соң инде болгар сату < чылиры бернинди тоткарлыксыз, бернинди тамгалык түләмичә Әтилнен х иң югары тармакларынача үтеп керә алачаклар. Сатучылар, Урыс жи ’ рендә кенәзгә тамгалык туләмәсәләр дә, ярлык өчен монда Алмыш хан- А га кулбау V түләячәкләр! Димәк, ханның чокырына ’ өстәмә байлык = агылачак! Берәр елдан, юлы унып, Тәкин углан кайтып төшсә көмеш дирһәмнәр, алтын динарлар тутырылган капчыкларын чылтыратып. Багдад илчеләрен миртен... У-у, бүресе улаячак ул чагында .Алмыш данный! йорт башының Урыс илчесе белән килешүен Болгар сатучылары икенче көнне ук белеп алдылар Белделәр дә. ашыгып, бер берсен узды рырга тырышып. Алмыш хан тирмәсенә ныла башладылар Ярлык өчен хан уннан бер өлеш кулбау сорады Сатучылар аптырый калдылар, ык-мык иттеләр, кайберәүләр каршы да килеп карады ник дигәндә чит илләрдә сату-алуга ирек бирә торган хан арлыгына беркайчан да алай күп түләнелмм иде Еш кына алар уннан арты өлеш, күп булса, НЧЗД.Н1 алты өлеш түлиләр иде — Мин сездән дә алмаснм, инган ханбалыкны ничек торгызыр мын? — диде хан еларга.— Пөкнеи анырын болай да мин гаргып барам. Сез дә тартышыгыз — жииелгә туры килер , Сатучылар хан белән артык сатулашып тормадылар Күршеләрдә ачлык' Мондый җай гел булмый! Шулай итеп, сатучылар бер бер арглы күнә тордылар, хан кулыннан ал тамгалы ирлыкны ала тордылар Шулай итеп, ханның чокырына байлык атыла башлады. Шулай итеп, кайт ы көтмәгәндә куанычка әйләнде. Шушындый көннәрнең берсендә Алмыш ханның күңеленә юш килгән тагын бер иңалык булып алды. Таш мәчет төбен казучыларны V Кулбау — процент. ’ Бод|арлар ашлыкны чокырларда сакла! аинар Чокыр монда байлык җыю срыкы магънхекда кнлә Халык телендә бүгенге кмнгә кадәр анын чокыры тулмас (тула 6ы мк). дисән су» сакланып һи.иап. Ягъни комсыл кеше байлык җыюдан беркайчан дл туктамый днгәи ыәгъяадә эзләп табарга дип үзенен шымчыларына’каты боерык биргән булса да. шымчылар, бик тырышып эзләүләренә дә карам астан, турыдан туры языклы беркемне дә тота алмаганнар иде. Анын урынына, көтмәгәндә икенче бер угрь! табылды. Аны аллага, мәчеткә, Алмыш ханга гел тидерә, диделәр. Аның мәчет төбен казуда турыдан-туры катнашы бармы юкмы икәнлеген беркем дә анык кына әйтә алмады, шулай да аның тотылуы башка угрыларга булган ачуны басу өчен, яна йолага каршы килүчеләрне куркыту өчен бик тә ярап куйды Бу угры турында ханга Турай чәчән килеп әйтте. — Анын коткы сүзләр сөйләгәнен мин үз колакларым белән ишеттем. ханым,—диде Турай чәчән.—Кирәк булса, мин танык була алам. Шулай да мине таныклыктан коткарсаң яхшы булырые. Мин башка таныклар табармын. — Кем ул угры? — диде хан. — Ул — Бәкәч чәчән,— диде Турай — Җиңү туенда синен ягыңны мактап кошуг әйткән... Алмыш ханның йөзе үзгәреп китте. Тотыш угланның батырлыгына чын күңелдән сокланган булса да, аның Койтым бикә углы икәнлеген белгән булса да, җиңелүчене мактап кошуг әйткән белексез чәчәнне ул берничек гә оныта алмады. Аның күңеленә ул чәчән агулы ук булып, яман шырпы булып кадалып калды. Ул аны бөтен күңеле белән яратмады. Ул аны Тотышны мактаганы өчен түгел, бөтенләй икенче нәрсә өчен — аны — ханны олыламавы өчен, үзен шундый бәйсез, иркен тотуы өчен яратмады бугай. Кызгут өчен ханга шундый кеше кирәк тә иде. Турай чәчәнгә ул бер уч бакыр ярмак бирде. Шул ук көнне Бәкәч чәчәнне кулга алдылар, тоткынгаVI ябып куйдылар. Өченче көнне төштән соң, хан урдасыннан бераз читтәрәк, киң языда кызгут булды. Языны бар яктан да кораллы ирләр уратып алды. Кешеләрне уртага капка сыман итеп калдырылган ачыклыктан керттеләр. Кызгут буласы алдан билгеле булганга, кеше бик күп килде. Атларга атланып ерак болыннардан көтүчеләр килде, авыллардан игенчеләр. Ага-базардан сатучылар, базарчылар, чит ил кешеләре килде. Алмыш хан языга караларны бернинди тоткарлыксыз кертергә боерды. Кызгут, аксөякләрдән бигрәк, ярлы-ябагай өчен, каралар өчен эшләнелә иде. Менә язы читенә хан жаважы да корылды Шунда ук, жаваж кар- шысына тәгәрәтеп имән бүкән китерделәр Биленә күн алъяпкыч бәйләгән, кара куллы, кара сакаллы тимерче х чагына ут дөрләтеп жи- бәрде, шалтыршолтыр килеп, бик эшлекле кыланып, кыскычларын, чүкечләрен, өткеч безләрен бер урыннан икенче урынга күчергәләде. Кешеләр жнтәрлек җыелгач, жаважына Алмыш хан кереп утырды, анын хатыны, балалары, туганнары килде. Хан белән, ханның туганнары белән бер үк авыкта диярлек языга угрыны да алып керделәр. Аның куллары, артка каратып, аркан белән бәйләнгән иде. Арканның бер очын арттан атлап килгән кораллы ир тоткан иде. Башында бүреге булмаганга, анын озын кара чәчләре маңгаена, иңбашына таралып төшкән. Куркуыннан, төнне йокысыз уздырудан аның болай да ак йөзе тагын да ныграк агарып, төссезләнеп калган иде. Үз-үзен нык тотарга тырышса да. ул, исерек кеше сыман, алпан-тилпән атлый иде. Кемгә кызгут буласын кешеләрнең күбесе белми иде әле. Алар бары мәчет сырганын аудармакчы булган, яна йолага, аллага тел тидергән ниндидер угрыны тотканнар, дип кенә ишеткәннәр иде. Куллары аркан белән бәйләнгән яшь кенә, бала сыман гына егетне — Бәкәч чәчәнне VI Тоткын — монда терм ә мәгънәсендә. күреп, барысы да тан калдылар Шулмы угры? Шулмы таш мәчетне аудармакчы булган? Соң аның думбырадаи башка нәрсә тотып караганы да юктыр! Кешеләргә күрсәтеп аны дүрт тапкыр түгәрәк әйләндерделәр Шуннан сон аны хан каршысына — ачык жиргә алып килделәр, кулын чиштеләр. Языгы зур булганга, кызгутны яргучыVII түгел, хан үзе алып барды. ♦ — Әй, син, ярлы чәчән! —диде хан яшь егеткә.—Атың кем, атан анан, ыруын кем? Әйт кычкырып, ишетерлек булсын. ~ Бәкәч эндәшмәде, куркынган, котсызланып калган күзләрен әрле- j бирле йөртеп, як-якка чайкалгалап тик торды Ул. ахрысы, үзен монда *" ни өчен алып килүләрен дә аңлап җиткерми иде. Хан соравын тагын кычкырып кабатлады. Яшь егет, кемнең лә булса үзенә булышуын, хан- < нын сүзләрен аңлатып бирүен үтенгән сыман, артына, як-ягына борылып з карады /\ртта да, алда да, як-якта да менләгән күзләр, очлы кораллар » күреп, ул тагын да ныграк бөрешеп калды. — Л-д-д ..— диде ул. нидер анлатмакчы булып Анык янына яргучы килде, анын ни әйтергә теләвең белмәкче булды. Бәкәч чәчән, бармакларын думбыра чирткәндәге кебек чиртеп, үзе- ♦ неЯ уен коралын сорады. Яргучы аңлап алды. Тиз арада яшь егеткә * анын думбырасын китереп бирделәр. Бәкәч чәчән күз алдында үзгәреп < китте. Салынган башын югары күтәрде, гар күкрәген киерде дә, күзенә £ төшкән чәчләрен артка сыпырып куйды, думбырасын жайлап тоткан » килеш, орышка жыенган алын сыман. Алмыш хан ягына тынгысыз бер * күз карашы ташлап алды. - VI — Атым микем Бакәч булыр, Атам — Ача Серкәч бу чыр. Туган ыру Куян-Колак. Туган урыным — Тирән Болак. Туган илем — Беек Болгар, Әйтче, ханым, нн кирәк’ — диде чәчән, думбырасын чиертеп. Аның карлыккан тавышы башта бик көчсез булып чыкты, аннары ныгыганнанныгый барды, бит алмаларына кызылчык йөгерде, тынгысыз күзләре, тере очкыннар чәчеп, як-якка йөгергәләп торды. Аның сүзләрен языдагы кешеләр тын да алмый тынлап тордылар — Аңлашылды,— диде Алмыш хан.— Ала Серкәч углы Бәкәч чәчән, синен языгың зур, син угрылыкта тотылдын. Сиңа менә кызгут ясала. Әйт кычкырып, якчыларың бармы, таныкларың бармы? — Якчыларым — жыруларым. Таныкларым - ыруларым. Олуг Тәнре мина юлдаш. Әйтче, ханым, ни кярәх^ — Сине угрылыкта тоттылар,— диде Алтмыш хан, яшь егетнең кыюлана баруына үзенең үртәлүен сизеп — Син, аллага тел тидерә торган Кырулар җырлап, илне-көнне котыртып йөруен генә җитмәгән. Болгар йортның башы — хан табына торган таш мәчетне аудармакчы булып, аның төбең казыгансың. Син аллага, ханга каршы кул күгәргәнсең! Шул синең языгың Ала Серкәч углы Бәкәч чәчән Имде әйг — түрә буенча яргулынммы. йола буемчамы? Бәкәч чәчән, ханның әйтеп бетеруен көтәр-көтмәс, кызып, җилкенеп такмакларга тотынды VII Яргучы— 1ЯКСМ итүче. — Ташлаган языгын — авыр, Итәсен башымны син хур, • Тик шуны бел, олуг ханым, Булмадым, булмамын угыр! Куанычым — жыруларым, Юанычым — жыруларым. Кайгырганым — ил кайгысы, Табынганым — бөек Тәнре! Уйлап кара үзен, ханым Ж,ир казучы мин түгелмен, Жнр сөрүче мин түгелмен — Таза куллы, көчле куллы Чура эшли ул эшләрне Минем коралым — думбыра. Минем корал — бармакларым. Ничек итеп таш мәчетне Думбырамән аударалыйм?! Алла, дисен, мәчет, дисен. Баганага табынасын, Читне уйлап юанасын. Боздык тәнрегә антынны, Пычраттын изге атынны, Кем син үзен, олуг ханым?! — Булды! — диде хан, кулын күтәреп. Яшь егет анын ачулы сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде, әллә инде, күңелендә ташыган ярсуын тыя алмыйча, күзен дә йоммыйча, кайнарланып кошуг әйтүендә булды: — Тәнрегә син кул күтәрдек. Йолага син лач төкерден, Мин түгел языклы, ханым. Син ул, син ик явыз угры! — Җитте! — дип кычкырды хан, аягүрә басып. Аның тавышыннан кешеләрнең йөрәкләре кинәт туктап калгандай булды, тамырлардагы каннар, әйтерсең, бозга әйләнде. Барысының да башлары ирексездән түбән иелде. Бары тик яшь чәчәннең генә башы бөгелмәде. Усал елтыраган куркусыз күзләрендә аның кыю очкыннар чәчрәде. Ул бары бераз тотлыккандай гына итеп торды, аннары, тиз арада исен җыеп, кем дә булса авызымны килеп томалаганчы дигәндәй ашыгып, әле төркемгә, әле ханга карый-карый, ялкынлы җыруларын такмаклауда булды. — Куркасын мйнем жырудан, Куркасын минем Торудан. Бёләм, мине астырырсын, Я бул м аса кистерерсең. Тик шуны бел. явыз угры, Асалмассын жыруымны — Андый көч юк бу ажунда! Төкерәмен баганана! Төкерәмен сакалына' Үкенмимен, кайгырмыймын Астырсак да, иистерсән дә. Тик яшәсен илем-көнем. Тик яшәсен туган жирем. Очармын тәнре катына. Сиңа тәмуг— явыз угры! Түземлеге төкәнгән Алмыш хан, «айЫзый томалагыз!» дигәнне аңлатып, сакчыларга кул ИзәДе. Сакчыларның берсе шундук зур көчле кулы белән җыручының авызын каплады. Бәкәч чәчән, нидер әйтмәкче булып өзек-өзек өннәр чыгарды да, кулыннан думбырасын тӨШерёп, кйнәТ тынып калды. — Менә, тыгылдымы тамагың, пычрак каргасы! — дйде АлМЫШ хай, усал кеткелдәп. — Юк, сандувач'—дип кычкырды шунда кемдер төркем арасыннан Тораташтай катып калган кешеләр тетрәнеп киттеләр, барысы берьОлы диярлек әлеге тавыш килгән якка борылып карадылар Тик беркем зә ул кыю кешене күрә алмады — Күктән килде! — дип кычкырды кемдер, көчәя барган гөрелдекне күмеп. Барысы да—сакчылар да, каралар да. аксөякләр дә, борын борын ♦ нан килгән, өйрәнелгән бер омтылыш белән, күз карашларын күккә , юнәлттеләр. Алай гына да түгел. Алмыш хан үзе дә. башкалар кебек. > билгесез бер көчкә буйсынып, ак болытлар йөзгән төпсез зәңгәр күккә э карады. Төрек йоласы буенча, күккә карау ул тәңрегә ялваруны аңлата “ иде. — Тыңлагыз! — дип кычкырды Алмыш хан, бөтен языны яңгыратып. * Меңләгән күзләр яңадан түбән иелде, әле генә канатланып алган j йөрәкләр яңадан уч төбенә йомылды Күз алдында үткер сөңге башак- - лары, кылычлар ялтырап күренде. — Инде әйтегез: Ала Серкәч углы Бәкәч чәчән аллага, ханга тел : тидердеме? — диде Алмыш хан, төркемгә карап. Беренче булып Турай чәчән кычкырды ♦ — Тидерде, ханым!—диде. м — Ул гына ишеткән, без ишетмәдек,—диде шунда төркем арасыннан " бер усал теллесе. £ — Мин дә ишеттем! — Без дә...—диештеләр Турай чәчән янындагы ниндидер шома, сә- * ләмә кешеләр. ~ — Тидерде, тидерде! — диделәр икенче яктан тук йөзле, яхшы кием- и леллр. = — Син... Ала Серкәч утлы Бәкәч чәчән, алла каршында, хан кар- х шында языклысын,—дип кычкырды Алмыш хан. бераз тынып торган = нян соң,—Синең телең озынайган. Түрә буенча синен телең төбеннән үк кисеп ташланырга тиеш Әй. болгарлар, белегез: кем дә кем тагын дя йорт башы, аның күче табынган бөек аллага, чумак йоласына тел тидерә.. кул күгәрә, кем дә кем ханга, түрәгә, биләргә каршы тел озайта, кул күтәрә, аңа да менә шулай кызгут ясалыр. Минем боерыгым жнре- нә жнткерслергә тиеш! Язы өстендә шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Бяры тик зур, кара куллы тимерченең тырышып-тырышып күрик басканы да, утлы күмергә ОЗЫн саплы кыскыч күмгәне генә бу тынлыкны бозлы Кешеләрнең борыннарын ярып, тимерче учагы ягыннан көйгән ит исе килгәндәй буЛДы. VII Яна урында Тотыш өчен хан урдасының читендә аерым тнрмә кордылар шунда ук, аның янына, кечерәк тирмәгә Торымтай урнашты Торымтай аңа ашарга пешерде, янык вак төяк йомышларын башкарды Тотыш беркая чыкмады, беркем белән аралашмады Ул әлегә үзен моя ля ничек тотарга да, нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә тиешлеген лә аңламады Ул бары үзенең болгарларда ике ел тоткында яшәргә тиешлеген генә белде. Икс ел әле яна гына башланган иде. Шуңа күрә, көн үтсә дә, үтмәсә дә аның өчен барыбер иде. Ул берничек тә үзенең мондый тоткынлыгына күнегеп житә алмады Шулай ук анм ирекле тормыш та - Торымтайдан, ялгыз тирмәдән башка ниндидер бүтән тормыш га кызыксындырмады Ул мәңгегә монда калу турында да уйламады, тизрәк атасы анасы янына кайтып китәргә дә омтылмады Атасына анасына, туган ыруына, яндагы йолаларга, карашларга үзен бәйләп тора торган ниндидер җеп аяя неяармәгтәя өзелде шикелле тоелды. Ул мои- да. үзе ягы дип белгән болгарлар илендә ят жирләр, ят кешеләр күрде аларнын куанычларын, кайгыларын үз җилкәсендә татыды. Элекке җепләр урынына аны бу якка — Болгарга тартып тора торган икенче җепләр, арканнар барлыкка килгәндәй булды. Менә шул икенче җепләр аны торган саен ныграк тарта, өстери шикелле тоелды. Мондый нәрсә кайчакларда аның котын алды. Үзенең икейөзлелегенә, үзенең булдыксызлыгына, җебегәнлегенә ачуыннан аның бүре булып улардай чаклары булды. Ул Аппакны.. Алмыш ханның кызын ярата! Ул үзенең туган җирен, туган ыруын килеп баскай кешенең кызын ярата! Ул Аппакны, Аппак аны ярата... Була торган эшме бу? Кемнең тоткыны соң ул — ханныкымы, әллә аның кызыныкымы? Тик шулай да нинди татлы, нинди куанычлы бу тоткынлык! Үзара аңлашкан теге кичтән соң әле алар бөтенләй очрашмадылар. Тотыш аны эзләп йөри алмады. Аппак исә, күрәсең, көпә-көндез аның тирмәсенә килергә шулай ук батырчылык итмәде. Аннары, бер-берсена үзләренең күңелләрен ачып салгач, алар әле ныклап торып исләренә дә килә алмаганнар иде бугай. Аларнын күңелендә әлегә, яратудан-сөюдән бигрәк, курку-өркү, бер-берсеннән оялу-тартыну өстенлек итә иде бугай Шулай да очрашмый тору озаккарак сузылды. Тотыш бүген аны көтә башлады. Күңеле сизенде: бүген алар очрашырга тиешләр иде. Үз алдына уйланып утырганда, аның янына Алмыш ханнан кеше килде. — Сине хан үз янына чакыра, Тотыш.— диде йомышчы. Тотыш каушап калды. Хан янына? Ник? Кызы белән очрашканны сизде микәнни? Чакырган җиргә ул теләмичә генә барды, бик нык эче пошып, борчылып барды/ Киң тирмәгә барып кергәч, бу борчылу тыелгысыз бер куркуга әйләнде. Менә ул хан каршысына — күңеленнән ин явыз, иң кансыз дип уйлаган кеше каршына, үзе өчен аҗундагы барлык нәрсәдән, барлык үледән-тередән артыграк, сөеклерәк булган кызның атасы каршысына килеп басты. — Синең боерыгың буенча...— диде- ул авыз эчендә ботка кайнатып. — Тезлән,—диде Алмыш хан. Тотыш, йоланы исенә төшереп, бүреген салды, тезләнде. Яшь егет тирләп-пешеп идәндә тезләнеп торганда, Алмыш хан каш астыннан гына аны күзәтте. Аның күңелен, мачы булып, беп сорау тырнады «Минекеме, түгелме?» дип уйлады ул. батыр егетнең кин, таза иңбашларында, киң маңгаенда, борын-күзләрендә үз чалымын табарга тырышын. Төсе-бите белән ул анасына охшаган иде. Тик шулай да авын күз карашындамы, кара кашларының куелыгындамы... Алмыш ханнын да төсмерләре бар иде шикелле. Әллә Күрән бинекеме сон5 Кин яңаклар, кысыграк күзләр... үткен, очлы күзләр... Юк, шулай да Алмыш ханның каны кайный, ахрысы, моның күкрәгендә! — Мин сине. Тотыш... угыл, сөйләшер өчен чакырдым.—диде хан. сүзгә башлап.— Моннан соң син минем урдада яшәячәксең. — Мин инде айдан артык синең урдаңда яшим, хан,— диде Тотыш. — Син миндә ике ел яшәячәксең,— диде хан. аны тыңламыйча.— Атан синен урынга башка углын җибәргәч тә, туган җиреңә кайтып китәрсен. Шул булыр тотыклыгың... тоткынлыгың... Беләм,— диде Тотыш.— Ике ел буена мин шулай ялгыз тирма саклап ятыр.мын микәнни, хан? Ат бир, корал бир син мина, хан! — Ат. корал? Ни ачен? Миңа каршы бер үзең яу чыкмакчы була- сынмьР Хе-хе... — Мин яшь. таза. Беләктә көч ташып тора. Нишләп ятыйм мин анДА? — диде Тотыш, ханның ягымлы сөйләнүеннән күңеле үсеп. — Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый,— диде хан кора •ына — Синен сүзләрендә миңа бүре өне ишетелде. Тотыш углан! Ханның кырыслыгы Тотышмын каушавын кинәт юкка чыгарды. — Бүреләр янында бүречә уларга туры килә, хан’—диде үт, урыныннан кузгала язып. Алмыш хан йөзен чытып куйды Шулай ла Тотыш углан үзенә ннн- 1Н генә каты сүз әйтсә дә, ул аңа чын-чынлап ачулана алмас иде * шикелле. ь — Син—тыйнаксыз,— диде ул бераздан, жинелчә шелтә белән— £ Зина өлкәннәр алдында үз-үзенне тотарга өйрәнергә кирәк. Син өеңдә 2 генә ятмаячаксың. Болгар түрәсен, йоласын тотсаң, теләгән жмренә < йарырсын, теләгән кешең белән очрашырсын. теләгән кешен белән ара- 5 лашырсын. Тик алдан ук кисәтеп куям: качу турында башыңа да кертеп - карама! Качасын икән, яңадан яу белән барып, күчеңне, ыруыңны канга * батырачакмын! Минем беләк синекеннән дә тазарак. Тотыш углан.— син анам карынында ятканда минем инде кулда кылыч уйнады. Синен = уз язмышың үз кулында. Атанны-ананны кайгыга салырга теләмәсән . « — Син салган кайгыдан да зуррак кайгыга салып булмас, хан! — . диде Тотыш, кызарынып. — Бар, чыгып кит! — диде хан. * Тотыш аягына басты, ханга арты белән борылды да. иксез-члксез н тоелган озын, йомшак келәмне таптап, ишеккә юнәлде «Аяк атлавында £ да нидер бар»,— дип уйлады хан, аның артыннан күзәтеп. Тотыш инде § чыгып китте дигәндә генә ул аны кычкырып туктатты да кире үз янына = чакырды. « — Сорарга онытканмын — синен анаң кем әле? — диде ул тыныч * кына. в. — Койтым бикә. * — Ярар, китә бир,—диде хан. «Шулай да ул мина охшаган! Кыю. усал, таза’ — дип уйлады А тмыш хан үзалдына.—Ничек итеп аны кулга ияләштерергә' Ничек итеп . куркытмыйча?... Ничек итеп мәнге аны үзеннеке итәргә?!. Анда — минем кан! Шулай да аның үзенә берни сиздерергә ярамый. Аталарның, ана ларнын яшерен эшен балалар белм-ккә тиеш». Хан чатырыннан чыгып киткәндә Тотыш та уйланды. «Ярый әле, берни сизмәгән икән!» — диде ул үз-үзенә, сөенеп. VIII Торымтай янына Тотыш күтәренке күнел белән кайтты. —- Мина нишләсәм дә. кая барсам да була' — диде ул — Нишләсәң дә микән? — диде Торымтай, шикләнеп. — Сина качарга ярамый — әйтмәдемени? — Әйтте,— диде Тотыш.— Качсам, мине нишләтәчәкләр’ — Тотачаклар,— диде Торымтай, көлеп.— Качкын дип. аягынмы чабып өзәчәкләр дә, агач башына элеп куячаклар. — Алайса, баш исән калачак? — диде Тотыш — Кулларың да исән калачак,— диде Торымтай, әз генә дә шаяртырга уйламыйча. — Тоттырмаеам?—диде Тотыш. — Тотачаклар,—диде Торымтай тыныч кына — Әтилдә. Чулмандз, базарларда, юлларда, авылларда, көтүләрдә Алмыш чанның шымчылары бар. Аларнын күзе жиде төн уртасында да күрә, аларның колагы жиде кат жир астында елан күшәгәнне ишетә. — Урманда да шымчылар бармы? — диде Тотыш бик үк ышанмыйча. — Урманда — бүреләр Син сон качарга җыенмыйсындыр нч? — диде Торымтай, эчке бер сагаю белән.— Тотыш, мин сине генә җибәрмим. Качсаң, миңа да әйт. — Сиңа да? Син соң үзең дә хан шымчысы түгел микән? Торымтайның кара-кучкыл йөзенә сизелер-сизелмәс кенә кызыллык йөгерде. — Мин —ханның колы,—диде ул, ык-мык итеп.—Әйе, миңа шымчылык та йөкләнгән. Шулай да син миңа ышан, Тотыш! Син кайда — мин шунда. Син мине үлемнән алып калдың. Шуннан бирле мин синён колың, Тотыш! Колың булмаса, кадашың ', юлдашың, карындашың, Тотыш! — Монысына мин килешәм! — диде Тотыш, Торымтайның кулын кысып.—Тыныч бул, мин беркая качмаячакмын. Ике елдан мин үз ыруыма кайтып китәчәкмен. Беләсеңме, Торымтай, шунда мин сине ханнан сатып алырмын. Шуннан сон мин сиңа ирек бирермен. Син дә үз ягыңа — Күчәргә кайтып китә алырсың. — Тотыш! — диде Торымтай, күңеле тулып.— Аяк астында тузан булыйм! Теләкләрең изге улсын... юлдашын тәңре улсын! — Чынлап та, ник качарга? Теләгән җиреңә барырга булгач... — Синең кая барасың килә соң? — диде Торымтай. «Синең кемне күрәсең килә соң? дип әйтмәде»,— дип уйлады Тотыш үзалдына. Нишләп соң әле ул бер дә Аппакны телгә алмый’ Әллә ул берни белмиме, берни күрмиме? Белсә дә, күрсә дә юри күрмәмешкә, белмәмешкә салынамы? Ник? — Минем суны күрәсем килә, Әтилне...— диде Тотыш, көттеребрәк. — Этил ерак. Әйдә Әсән буена гына,— диде Торымтай. Алар, өсләрендәге авыр киемнәрен, итекләрен салдылар да, җиңеләеп, киез, киндер өйләр арасындагы тар сукмактан Әсән ягына юл тоттылар. Хатын-кызларның суга йөри торган сукмагы башта калку җирдән барды, аннары түмгәкләр, тотам-тотам булЫп утырган куе яшел үләннәр белән капланган, кипкән тизәкләр белән чуарланган тар гына үзәнлек аша үтеп, шомырт, зелпе куаклары артындагы Әсән ярына барып чыкты. Болгар-тора урнашкан текә калкулык астыннан, яшел болыннар, куе урманнар арасыннан боргаланып аккан Әсән суы киң генә, тирән генә иде. Аның түбәнге өлешендә, Әтилгә койган тамагында — Ага-базарга каршы якта, тамгалар, агач өйләр бар иде. Этил ярыннан алып ханба- лыкка җиткәнче, бер-ике чакрым чамасы арада, әле анда, әле монда төрле зурлыктагы көймәләр, каеклар, улаклар туктап торуын, я булмаса аларның әкрен генә кыймылдавын күрергә була иде. Тотыш белән Торымтай барган турыда елга сай иде, яр буйлары комлы иде. Балыкчы көймәләреннән башка бу тирәгә каеклар да, улаклар да менә алмый. Монда елганың ике ягында да бала-чага су керә. Арада яшүсмерләр дә, буй җиткән кызлар да, егетләр дә бар. Алар барысы да анадан тума шәрәләр; барысы да юешләр, барысы да ииктер көләләр, кычкыралар, чыркылдыйлар иде. Су өстендә, яр буенда, зур яудагы кебек, колакларны тондыргыч бер таныш, чыр-чу яңгырап тора иде. Тотыш белән Торымтай су янына якынрак килделәр дә, тнрә-яктагы үсмерләргә, бала-чагага карамыйча, өсләрен чишенә башладылар. Тотыш балаларның, үсмерләрнең кызыксынып үзенә карауларын сизёп торды. Ул, ялан аяклары белән йомшак комга басып, эчке бер сөенеч, күтәренкелек тойгысы белән су читенә килде, елгада чагылган кояштан күзләрен йомыштырып, беравык тын гына карап торды, аяк очларын тидереп, суның җылымы, түгелме икәнлеген белде. Шул чакны аның колак төбендә генә: 1 Кадаш — иптәш. — Әй. син. килмешәк, кая тыкшынасын0 ' — дигән сүзләр ишетелеп китте. Тотыш ялт кына артына борылып карады. Аннан берничә адым чнт- тәрәк бер егет басып тора иде. Ул Тотыштан калкурак. Беләкләре юан. күкрәге кин.' Кылтаеп үрелгән озын чәчләрен ул арттан мангай турысына китереп бәйләгән. Аның ачу китергеч чибәр йөзендә мыскыллы көлемсерәү бөркелеп тора. Бу теге Тотышны җиңгән Корыч Тимер алып иде ♦ — Исеңдәме, син минем аяк астында аунап яттың?! Сине анда хан . коткарып калды. Монда беркем коткармас — яхшы чакта үкчәңне ? күтәр! — диде Корыч-Тимер, бала-чага куркыткан сыман, янап, көлеп. 5 Тотыш, аптырап, сыену эзләгәндәй. Торымтайга күз салды, якында- гы үсмерләргә карап алды. «Бу ни була инде0 Миңа кая барсам да ирек х түгелмени?» — диде аның сораулы күз карашы. Торымтай шундук аңа * булышка ашыкты. j — Корыч-Тимер, тынычлан! — диде ул яшь егеткә, үтенеп — Тотыш— и Алмыш ханның тогыгы, аңа Әсәндә су керү тыелмаган. — Кит әле моннан! — диде Корыч-Тимер. колны жинел генә читкә 5 этәреп.—Килмешәккә монда урын юк. Күземә күренмәсен, юкса мин аны! ♦ Янап, күзләрен чекрәйтеп, ул Тотышка якын ук килде. Ул аны. күрә - сен. суга төртеп җибәрмәкче булды. Суга сикерергә укталган җиреннән Тотыш туктап калды. Аның күне- лейдә, давыл булып, үч, ярсу, оят — барысы берьюлы калкып чыкты. 2 Корыч Тимернең ташланганын көтеп тлрмастан. ул беренче булып үзе х ыргылды Масайган Корыч-Тимер исенә килергә дә өлгермәде, куй эләк- < тергән бүре кебек, болан бугазлаган барыс кебек, Тотыш аның биленнән * ике куллап кысып алды да. «ә» дигәнче баш аркылы атып та бәрде. Бу шундый тиз булды, шундый искәрмәстән булды — тынып калган яр буе > кинәт чыркылдап җибәрде. — Ягез, кем тагын килмешәккә каршы килә? —диде Тотыш, усал елмаеп. Аңа каршы чыгарга беркем дә батырчылык итмәде Кемдер бары арттан гына таш ыргытты. Елга төбеннән алынган шома таш шап итеп аның калак сөягенә килеп тиле. Барлы тамырлары, сенерләре киергедәй тартылган, күкрәгендәге утлы ярсуы чктяй атылырга гына тлрглп Тотыш үзенә таш ыргытучыны эзләп тормады........................................................................... күзенә эләккән беренче угланны тотып яллы да аны да баш аркылы җиргә орды Орды ла. читлеген ватып чыккан киек сыман. Шундук икенче якка ташланды - авызын ачып торган икенче берәүнең янагына тондырды, өченчесенең корсагына төртеп алды. Яр буе кинәт кузгалып куйды Балл -чага куркып читкә йөгерде, өлкәнрәкләр бер тирәгә укмаштылар. Ул арада Корыч-Тимер лә аягына басты. Басты да. ярсып, үләрен белмичә, якадан Тотышка таба килә башлачы Чын орыштагы кебек үзенең сизгерлеген, үткенлеген югалтмаган Тотыш искәрмәстән анык эченә тибеп җибәрде Алмыш ханның макталган алыбы гөрс итеп ярты белән җиргә барып төште Бер тирәгә җыелган егетләр. Корыч-Тимернең тынсыз калуын күреп, куаклар ярасына шыпан-шыпан гына шыла башладылар — Әй. болгар куркаклары, белегез, бу мин — Тотыш булырмын’ — дип кычкырды Акбүре батыры, качып баручыларны мыскыллап. Минем белән очрашканда бер чакрымнан бүрегегезне салыгыз, юкса, башыгызны култык астыгызга кыстырып җибәрермен' — Юлбасар! Килмешәк! — Ханга әйтеп, үзеннеи башыңны ч Тырырбыл' — Сиңа монда барыбер көн булмас! — диделәр яшь әтәчләр, иулк арасыннан йодрык янап. IT Көмеш тараклары белән бер-берсенен чәчләрен тараган булып, бер читтәрәк сылу кызлар басып торды. Сокланып, исләре китеп алар каш астыннан гына атаклы Тотышны — орышта ханның ике алыбын чәнчелдергән яшь батырны күзәттеләр. Пышын-пышын гына нидер сөйләнеп алдылар тыелып кына көлешеп куйдылар. Тотыш аларнын үзенә теләктәшлек белдергән ягымлы күз карашларын тотып алды. Аның күкрәген чиксез куаныч тойгысы, җиңү тойгысы биләде. Очынып, җиңеләеп ул суга ташланды, колач салып ары йөзеп китте. IX Яр буендагы ызгыштан сон күп тә үтмәде, хан чатырына ачулы аталар килеп җитте. Аларнын. берсе Корыч-Тимернен. атасы Алып-Тар- хан. икенчесе чүлмәкче Котылмыш, өченчесе бакырчы Юлай иде. Корыч-Тимер атасының чын аты — Болан, шулай да телдә аны АлыпТархан дип кенә йөртәләр иде. Яше буенча алтмыштан узган бер карт булса да. көче, тазалыгы белән әле ул кайбер яшьләргә дә бирешерлек түгел иде. Яшь чагында ул тиңдәшсез алып булган, күп яуларда катнашкан. күп ягының канын койган. Алып булуы өстенә. ул тарханлыкVIII та били иде. Шуңа кү,рә дә аны шулай Алып-Тархан дип атыйлар. Алмыш ханның ул иң якын, иң ышанычлы кешеләреннән санала. Үзенеа тотнаксызлыгы, был агайлыгы. сугыш чукмарлыгы белән ул бөтен Болгар йортка билгеле. Берсеннән-берсе усалрак, берсеннән-берсе йөгәнсезрәк угыллары да аның аталарыннан бер дә калышмыйлар иде. Моңарчы хан катына елап-сыктап Алып-Тархан өстеннән, аның угыллары өстеннән башкалар килә иде. Бүген әнә ул үзе килде. Алмыш хан аның сүзләрен тыныч кына тыңлап утырды да, берни әйтмичә, «сөйлә» дигәнне аңлатып. Котылмышка баш кагып алды. Котылмыш сөйләп бетергәч, шулай ук. авыз ачып бер өн чыгармыйча, бакырчы Юлайга ымлады. Юлай туктап калгач та ул сүз әйтергә ашыкмады. йомшак келәмдә тезләнеп торган кешеләргә күз кырые белән лә карамыйча ул артына иелде, биек түр — утыргыч артыннан алтын комган тартып чыгарды. Комган авызына каплап куйган көмеш аякны бер кулына, комганның үзен икенче кулына тотып, бик бирелеп ачы бал агыза башлады. Теләртеләмәс кенә аккан балны ирләр күзләрен дә алмыйча, ымсынып карап тордылар, борыннарын тарттылар, төкреклә- рен йоттылар. Ачы бал сузылып кына, нечкә генә булып акты да акты, аннары өзек-өзек тамчылады да туктап калды. — Аякчы!—дип кычкырды хан ачу белән. Чыбылдык артыннан ашыгып аякчы килеп чыкты, идәндә аунап яткан комганны алып, агач чапчактан аңа бал агызмакчы булды. Хан. түземсезләнеп, чапчакны култык астына кыстырды да. сычукны туры- дантуры шуннан гына агыза башлады. Тезләнгән ирләр, күзләрен уттай яндырып, сычук тулы аякка текәлделәр. Алмыш хан, үзе эчкәч, башта АлыпТарханны, аннары Котылмыш белән Юлайны сыйлады. Бары шуннан соң гына ул Алыл-Тарханга күтәрелеп карады. — Анда тагын кемнәр булган... таныклар?—диде. Алып-Тархан үзе белгән унлап угланны санап чыкты. Котылмыш белән Юлай да шул ук угланнарны әйттеләр. — Алайса, беренче булып Тотыш ташланган? — диде Алмыш хан. — Беренче булып Тотыш ташланган, ханым,—диде Алып-Тархан.— Углым әнә билсез булып ята. — Синеке ничек ята? — диде хан Котылмышка. — Минекенең колак төбе канаган,— диде Котылмыш. VIII Тархан — үзенә буйсынган биләргә хан тарафыннан бирелә торган дәрәжәле исем. Тархан төрле өстенлектән файдаланган һәм салымнар түләүдән азат ителгән. — Синеке ничек ят»’— диде хан Ю пайга. — Аңын җуйган. Байтал имчене китердем,—диде Юлай — Үзегез ни киңәш итәсез? — диде хан, аталарның әле берсенә, әле икенчесенә карап. — Кулын чабып өзәргә!—диде Юлай. — Юк, башын чабарга! — диде Алып-Тархан, кызып, аягүрә басып Хан. кулын селтәп, аңа тезләнергә боерды. — Сии?— диде ул Котылмышка. х — Хан үзе ничек теләсә, шулай яргуласын,— диде Котылмыш. £ Алмыш хан, берни әйтмичә, яңадан артына иелде, комганын тартып 2 чыгарды да көмеш аякка шаулатып тагын бал агыза башлады Ачулы < аталарны икенче аяк белән сыйлап чыккач ул, күзләрен усал кысып. < Алып-Тарханга борылды. 3 — Син, Алып-Тархан, минем урында булсаң, нишләрнен икән?— * диде — Син әйтмәдең ник Тотыш беренче булып синен углына таш п ланды икән? Күрәсең, углың үзе башлагандыр... — Юк, юк, минем углым андый түгел! — диде Алып-Тархан тор.мак чы булып. ф Алмыш хан. кулын селтәп, аны тагын урынына тезләндерде. * — Бүлдермә! — диде ул,—Син үзең дә, углың Корыч-Тимер д > < төшеп калганнардан түгел. Юкка барга кыерсыттырып тормассыз. - Корыч-Тимер үзе бәйләнмәсә, Алмыш ханның атаклы алыбына шун- £ дый таза иргә бәйләнергә кемнең йөрәге җитсен?! — Үзе бәйләнгән, үзе! Корыч-Тимер башлаган, ханым!—диде = Юлай, сүзгә катышып Алып-Тархан, ярсып, билендәге бөктәсенә тотынды. — Белеп сөйләш, бакырчы! — диде ул, Юлайга ташланмакчы булып * Алмыш хан урыныннан торды, кулына кылычын алды. — Үзара кыйнашкан, ызгышкан угланнарның башын чабарга, дигән түрә юк!—диде ул —Ханга ялган сөйләүченең башын кисәргә, дигән түрә бар. Сии кайсын яклыйсың, Алып-Тархан? Эшнең болайга китүен күреп, Алып-Тархан өнсез калды, бөктәсен кыныга тыкты да, маңгаен идәнгә орды, кинәт кенә күз яшьләрен түгеп, ялынырга тотынды: — Кичер, ханым! Углымны мин ялгыш аңлаганмын,— диде. Аннан күрмәкче, Юлай белән Котылмыш га башларын җиргә ордылар. Җиң очлары белән авыз читен сөртеп, бил каешын төзәтмәләп, Алмыш хан урынына утырды — Күпме көч түгеп, күпме төн йокыларын калдырып... күпме кан коеп мин Чулман буен тез чүктереп кайттым,— диде ул, сүзгә башлап.— Анда йөргәндә минем күпме эшемә монда талау килде! Чулман- ны алдым — торасы» калдым Күпме алыпларым, бөркетләрем юкка чыкты! Оямны торгызырга мина акча кирәк, акча! Син бирәсеңме үз акчаңны, үз байлыгыңны, Алып-Тархан? Сез бирәсезме, чүлмәкче Котылмыш, бакырчы Юлай? Мин әле сездән лә алырмын анысы Ж.нде кат тирегезне тунармын әле мин сезнең' I ик миңа җиде кат тире генә дә аз Мина ун кат, йөз кат гире кирәк! Тотыш угланның башы елына ун мең тора. Сезнең угланнарыгызның башы күпмешәр тора? — Минем углым—җннүче!— лиле Алып-Тархан. күкрәген киереп. — Әйе. үтерелгән ике алыптан сон! — 1ИДе Алмыш хан.— Тотыш аннан көчлерәк, белеклерәк. Синеке, алып булса да. җилкуар, эшлексез, — Кичер, ханым, ялгыш миндә,— диде Юлай, тагын баш орып. — Кичер, ханым,— диде Котылмыш та, ашыгып Алып-Тархан да икенче кат шул ук сүзләрне кабатлады. АУ» X* 10. 44 — Мин сезне кичерәм,— диде хан, тынычланып — Колагыгызга киртеп куегыз: моннан сон минем тотыкларыма тел тидерәсе, кул күтәрәсе булмагыз. Тотыклар алар шул ук болгарлар Болгар түрәсе алар өчен дә, сезнең өчен дә бер. _ _ Аталар, оятлы йөзләрен яшереп, кызарынып, өйләренә кайтып киттеләр. Бик кыен, үкенечле булса да, аларга ханның әйткәне белән килешергә туры килде. Тик Корыч-Тнмернен генә берни белән килешәсе килмәде. Алмыш ханны ул чын-чынлап Тотышның башын чаптырыр, дип уйлаган иде. Атасы кайтып сөйләгәч, ул моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Аның күңелендә коточкыч бер көч белән Тотыштан, булдыксыз атасыннан, Алмыш ханнан, барлык кешеләрдәй үч алу теләге туды. Шул көннән соң ул бары шул теләге белән генә яши башлады. X Тотышның өйгә кайтасы килмәде. Өйгә кайтты исә, анда аны кемдер сагалап, көтеп торадыр шикелле тоелды. Су кереп чыккач, алар Торымтай белән икәүләп Әсән буендагы куаклар арасында йөрделәр, кура жиләге ашадылар. Төштән соң күк йөзен кара болытлар каплап алды. Көнне кисәк кенә караңгылатып жибәрде. Түбә өстендә Куар оган, ачулы мыгырданып, биек таулардан ташлар тәгәрәтте, явыз айналарны куалап, утлы кылыч белән селтәнде. Шуннан соң коеп яңгыр яварга тотынды. Тотыш үзенең колы белән яңгыр туктаганчы агач төбендә көтеп утырды. Аларның тирмәләре түгәрәкләнеп, балдак эчендә балдак булып утырган хан урдасының иң читенә — тышкы «балдакка», төн ягына урнашкан иде. Өйләренә алар болын ягыннан кайттылар, шуңа күрә аларга тирмәләр арасыннан үтәргә туры килмәде. Алар кайтып жит- кәндә якгыр инде туктаган иде, аның урынына, көн караңгылана башлаган иде. Үзләре тирмәсенә бер йөз адым чамасы калгач, Торымтай барган жирендә туктап калды. — Карале! — диде ул, Тотышның тирмәсенә күрсәтеп. Тотыш та туктады, аптырап, үз күзенә үзе ышанмыйча, сыек караңгылык аша, үз өе ягына карап тора башлады. Анда, аныкы булырга тиешле тирмәдән, күккә шәбәеп төтен үрләп ята иде. — Учак сүнмәде микәнни? — диде ул Торымтайга. — Безнең өй түгел бу,— диде Торымтай, икеләнеп.— Әллә яшен ташы төшкәнме соң, тьфү, тьфү! — Сөйләнмә! — диде Тотыш.— Учакта утын калгандыр. Ул тизрәк өенә ашыкты. Аның бу серле төтен чыганагын тизрәк үз күзләре белән күрәсе килде. «Яшен ташы . яшен ташы...» дип уйлады ул, эсселе-суыклы булып. Булмас ла. Яшен булса, иң элек Алмыш хан тирмәсен сугарга тиеш. Тәңредән, Куардан йөз чөергән башка кешеләрнекен сугарга тиеш. Аларны сукмаган. Әнә тирмәсе, күкне каплап, кукыраеп, масаеп урда уртасында утыра. «Яшен башта Алмыш хан тирмәсен сугарга тиеш», дигән уй Тотышны бераз тынычландыра төште. Югыйсә, яшен суккан булса, анда инде бөтен нәрсә юкка чыкты дигән сүз булачак! Хан урдасы, яшен CVKKSH өйнең кешесе белән үзен генә калдырып, шундук күченеп китәчәк. Ана беркем якын килмәячәк, аңа беркем ашарга-эчәргә бирмәячәк. Барлык кеше аннан баш тартачак, шулай итеп, ул үзеннән-үзе кеше булудан, тотык булудан, Күрән би углы Тотыш булудан туктаячак. О, ул чагында... аның янына төнлә бары ач бүреләр генә киләчәк! Әйе, бу аның өе иде. Коты алынган Торымтайның үзен тотып калыр га тырышуына да карамастан Тотыш йөгереп диярлек ишек янына килде, тартып ишекне ачты. Учак янында кемнедер күреп, ул чак-чак кына артына авып китмәде Анын актыннан ук өйгә килеп кергән Торымтай да учак янындагы кешене күреп алды. Икесе дә, ачык ишектән кереп түргә узарга кыймыйча. чакырылмаган кунакка карап тооуларында булдылар — Аппак ич! —диде кинәт Торымтай, кычкырып. Шулай диде дә, телен тешләп, тынып калды, куркып як-ягына каранды. Тирмәләр бер-берсеннән ерак урнашкан иде, аннары ярым караңгы булганга, якын тирәлә беркем күренми иде. — Әйттем исә кайттым! — диде Торымтай, пышылдап, кабаланып — Минем күзем күрмәде, жирдә яткан таш күрде. Минем күзем күрмәде, агып яткан су күрде. Минем күзем күрмәде, исеп киткән жил күрде' Ул үзалдына сөйләнә-сөйләнә. сак кына атлап, каядыр китеп барды Анын бу сөйләнүләрен дә, кинәт тынып, юашланып калуын да Тотыш акламады. — Аппак шул!—диде ул, куанып, өенә кереп. Ул учак янына килде, ишеккә ярты беләирәк торган кызны кочып алды, аның күзләренә карады. Кыз тыелып кына көлеп куйды, кайнар битен яның юеш. салкын битенә тидерде, аның озын чәчләреннән тамган яңгыр тамчыларын учына жыйды. Кинәт ул йомшап, авыраеп кал гандай булды Үченең беләкләрендә, күкрәгендә Тотыш аның шул йомшаклыгын, исерткеч кайнарлыгын тонды. — Син — минеке! — Диле ул.— Аппагым, ишетәсеңме, син минеке' Нинди куаныч! Bv көннәрдә шундый сагындым мин сине Кызның ярым йомык, сөрмәле күзләре ачылып китте. Ул аңа исе китеп, елмаеп карап торды ла, шаяртып: — Түгел,—диде. Ул Тотышның кочагыннан бялык кебек шома гына чыкты да. башын .гәләп алды. — Әйт әле, нишләп син минеке түгел дә, нишләп мин синеке5 — диде беркатлы егет, кашын жыерып. Кыз аңа телен күрсәтте. — Син Алмыш хян кызы булган өченме? — диде Тотыш. — Әйтмим! — диде Аппак, үчекләшеп. — Ник? — Юри! Килмә, ярямый! — Нәрсә ярамый5 —диде Тотыш. Тычканга ташланган мәче кебек ул бер генә ыргылды да кызны япядан эләктереп алды, кочагына кысты — Тотыш, үтерәсең! — диде кыз. чыркылдап. — Әйтәсеңме, юкмы? — диде Тотыш. — Жибәрсән, әйтәм.— диде кыз. Тотыш аны ипләп кенә йомшак киезгә бастырды _ Син — тиле,—диде кыз. яратып, үз итеп —Син минеке булмаезн. өең лә минеке булмасые. Үзе югында чит кеше өенә керү ярамаганны- гын беләгендер5 Сорамыйча мерү — Шул ук угрылык. — Син болан да угры кебек,— дкде Тотыш. ЭТИЛ СУЫ АКА ГОРУРчайкап, битенә төшкән чәчләрен артка ташлады — Мин синеке түгел, син--минеке! — диде кыз. көлеп Аның боляй сөйләнүе тотык егетнең кирәкмәгәндә мин мннлеген кытыклап куйды. — Нишләп алай? — диде ул, сагяеп. Кыз, берни әйтмичә, егеткә бер өздереп карап алды да серле генә көлеп куйды, идәнгә төшкән бүреген алып киле. Шуннан сон, куенындагы күнчегеннән кечкенә көзге алып ул учактагы ут яктысына якын килде, көзгегә карый карый төзәнгән арада Тотыш ягына да күз төшер- — «Кебек* белән «бугай» ат койрыгында гына була,— диде кыз, көлеп. — Чын. Минем янга син бары караңгы төшкәч кенә, кеше күрмәгәндә генә киләсең,— диде Тотыш — Беркайчан да без кеше алдында очраша алмабыз микәнни? Беркайчан да без бергә бул^ алмабыз микәнни? Кыз. йөзендәге елмаюын сүндереп, тынып калды. _ — Әйдә ул турыда сөйләшмик? — диде ул бераздан, уйчан гына. XI Тотыш юеш киемнәрен салып идәнгә ташлады да шәрә килеш учак алдына килеп утырды. — Киен,—диде кыз. үтенеп —Торымтай килеп керер әллә. — Керсә, ни булган? — диде Тотыш, исе китеп. — Ярамый, киен,— диде кыз. Тотыш, сүз тыңлап, өстенә коры киемнәрен киде. Ул әле генә Торымтайның «Аппак!» дип кычкырып җибәрүен, никтер куркып тизрәк чыгып китүен күз алдына китерде. Ана монда ниндидер сер бар шикелле тоелды. — Син.. Торымтайдан карыкмыйсындыр ич? — диде ул кызга.— Әллә Торымтай синнән куркамы соң? — Мин сина әйттем: мин чумаклар йоласын тотам,—диде Аппак. — Беләм,— диде егет. — Менә шул. гарәпләр йоласы буенча, ир кеше алдында хатын-кыз битен каплап йөрергә тиеш, ди, үз ире булмаган ирләр белән очрашмаска тиеш, ди. — Битен каплагач, аны ничек таныйлар соң? — диде Тотыш, шаккатып.— Очрашмыйча кешеләр ничек торалар сон? — Мин аны үзем дә аңламыйм—диде Аппак.—Мулла шулай куша. Атам сонгы көннәрдә мулладан да арттыра башлады. Мулла әйтә, ирләр белән хатынкызлар бергәләп су керергә, мунча керергә тиеш түгел, ди. шәрә килеш берберсенә күренергә тиеш түгел, ди. Анысы ярамый, монысы ярамый. Барысы да хатын-кызга ярамый! Көн дә мулла безне җыя да шундый нәрсәләр өйрәтә. Аннары гарәпчә укырга-язарга өйрәтә. — Кызык. Авырмы? — Авыр Мин бернәрсә дә аңламыйм,— диде Аппак, көлеп — Мулланың юан корсагын, майлы күзләрен күрдемме, берни башка керми — сине уйлап тик утырам. — Мин муллага охшаганмынмыни? — Юк1 — диде кыз, көләргә тотынып.— Син шундый булсаң, нинди ямьсез булырыең! — Беләсеңме, син өйрән! Язарга да, укырга да өйрән. Миңа да өйрәтерсең,— диде Тотыш, чын-чынлап кызыксыну белән — Гарәпчә белекләр күп Йолалары җайсыз булса да. алар үзләре бик башлы, ди. Минем ишеткәнем бар. Беләсеңме, аларча өйрәнсәң, Багдадка, Мисырга барырга була. — Ник барасың анда? — диде кыз. күңелсезләнгәндәй итеп — Кызык итеп. Минем барлык җирләрне күрәсем килә: Румны. Бохараны, Хәрәземне... — Әй лә. кызык түгел,— диде кыз, балаларча киреләнеп, иркәләнеп.— Телләрен дә, язуларын да өйрәнәсем килми. Башта син өйрән, аннары миңа өйрәтерсең — Кемнән? — Ага-базарда сатучылар бетмәгән. Таныштырырмын,— диде Аппак.- Яратмыйм шул мулланы. Үзе хатын-кыз ирләргә карамаска тиеш, ди, үзе гел миңа карый, башка кызларга карый. — Сина карый? Нигә аны элегрәк әйтмәдең? — диде Тотыш, йодрыкларын йомарлап. — Нәрсә дип әйтергә? — диде Аппак, исе китеп. — Мин аны! —диде Тотыш, мыгырданып.— Алар барысы да оятсыз- ф лар... көньяктан килгән ирләр... Беркайчан хатын-кыз күрмәгән кебек кыланалар. с. — Шуның өчен дә көнләшәсенме? — диде кыз. — Юк, мин көнләшмим,— диде егет.— Минем ачу килә. Юк мин куркам, шикләнәм бугай. — Нәрсәдән, кемнән куркасың? Корыч-Тимердәнме, аның атасын- < нанмы? 3 — Көлмә,— диде Тотыш ачусыз гына.— Мин инде аны онытып та u бетергәнмен. — Син онытсаң да, мин онытмадым,— диде Аппак, эчке бер борчылу § белән.—Шуңа да ашыгып килдем менә. Нишләдең... нишләдегез анда? КорычТимернен кем икәнлеген, кем углы икәнлеген беләсеңме син? ♦ — Беләм,—диде Тотыш, караңгы чырай белән.— Икенче бәйләнә м калса, мин аны!., мин аны... нишлә геремне үзем дә белмим. Ни генә < булмасын, мин аннан үземне кыеңсыггырып тормам Мин аны чебен £ кебек, таракан кебек сыгачакмын! Мин аны он итәчәкмен! — Син нинди усал. Тотыш! —диде кыз, сокланып — Шулай да car- * рак булырга кирәк. Син мондагы кешеләрне дә. йолаларны, түрәләрне = дә белмисең. — Иола... түрә! — диде Тотыш, ачудан йомарланган йодрыкларын ? селтәп.— Илгә яу килсә, яуга каршы сугышырга була. Өстенә бүре * ташлана икән, аның белән дә сугышырга була. «Килмешәк.» дип сине s берәрсе мыскыллый икән, аны жиргә күтәреп орырга була. Пола, түрә юлына аркылы төшсә, ул чагында нишләргә? Берни эшләп булмый Башыңны иеп, килешергә тиеш буласың Мин инде күптән уйланам ул турыда. Мин күктәге тәңрегә инанам, жир, су, урман, ут учак ияләренә... жил-даныл, яңгыр, яшен... жәй, кыш. яз, көз ияләренә . ажунда була алган барлык ияләргә табынам! — Мулла әйтә: жир, су, урман ияләре, айналар, өрәкләр, албастылар юк, ди, бары бер алла гына бар. ди. — Күрдеңме, әнә алар йоласы бөтенләй башкача! — лиле Тотыш, никтер кыза башлап,— Гарәпләр дә безнең кебек кеше. Тажнкләр дә. румнар, хытайлар... ар. чирмеш, урыс — барысы да ике аяклы, ике куллы кеше. Телләре башка да, йолалары башка. Мепә шуны аңламыйм мин —барлык кеше өчен жир дә. күк тә, ай-йоллызлар ла бер булган иик аларның йолалары гына төрлечә сон? Ник берәүгә яраган икенче берәүгә ярамый? Гарәпләр... чумаклар өчен әнә берберенә йөзне күрсәтү дә язык, безнең өчен — түгел. Ник болан бу? Кайсы моның чын? Бармы ажунда чын йола? Әллә болар барысы да бер саташу гынамы? — Мин' белмим,— диде Аппак -( ин әллә нинди сүт.кр сөйлисен. Тотыш. Мин куркам Мин тәңредән куркам, ияләрдән куркам — Син чумак ич —аллаңнан курык,—диде Тотыш, көлемсерәп. — Мин барысыннан да куркам. Тотыш,— диде кыз,—Курку минем каныма сеңгән. Мулла әйткәннәр исемә төшсә, кайчакларда котларым алына ияләр ни әйтер, дим, ташлаган, оныткан өчен тәнрс таш белән бәреп үтермәсме, дим. Күңелемнән минем беркайчан да атабаба йоласыннан баш тартканым юк. Син алай тәңрегә, йолага тел тилермә. Тотыш. — Мин тел тидермим,—диде егет — Мин аңламыйм, мин аптырыйм. Минемчә, йолаларның яхшысы бар, яманы бар Урлашырга, кеше үтерергә ярамый —яхшы йола Ирләр, хатын-кызлар бер-берсенә битләрен күрсәтмәскә дигәне — яман йола. — Әйе шул,— диде Аппак, килешеп.— Мин синнән йөз яшермим ич. Аны мин дә яхшы йола димим. — Шулай да син миңа киенергә кушасың! — Торымтай күрмәсен дим... — Минеме? — диде Тотыш. — Безне,— диде кыз. Тотыш, әйтергә сүз таба алмыйча, аптырап, күңелсезләнеп утырды. Нәрсә сон бу? Нинди серле, яшерен нәрсә бар соң монда?! — Атаңнан... ханнан курыксаң, мин әле аңларыем,—диде ул. әкрен генә сүзгә башлап.— Билгеле, хан кызы теләсә кем белән йөрергә тиеш түгелдер инде ул. Билгеле, ата кеше, хан булган кеше үз кызының ниндидер тотык белән очрашуын, яратышып йөрүен теләмәс. Анысы аңлашыла кебек. Ник Торымтайдан да яшеренергә? Ник?! Менә монысы аңлашылмый. Ник син, чумак йоласын яман дип уйлап та, үзең минем белән янәшә, минем белән бергә башка кешеләргә күренүдән куркасың? Н••ң|ләп син, кешеләрдән генә түгел, көннән, кояштан куркасын? Әлеге дә баягы мин тотык булган өченме, «килмешәк» булган өченме? — Юк, юк, Тотыш! — диде Аппак, куркып, аның муеныннан кочып.— Ни сөйлисең?! Ташка язмаганны!.: — Алайса, син мине кызганып... алдап йөрисең? — Юк, Тотыш! — Нәрсә, тагын «йола»мыни? — диде Тотыш, мыскыл белән. — Әйе, йола,— диде кыз. — Йола?! Чынмы2 Алда да йола, артта да йола, уңда да, сулда да! Төкерәм мин йолаларга! Төкерәм! — дип кычкырды Тотыш,—Мине яратудан тыя торган, мине ашаудан-эчүдән, күрүдән, ишетүдән тыя торган... минем кулларымны, аякларымны богаулап ташлый торган барлык йолаларга, инануларга төкерәм мин! — Тотыш, тукта!—диде кыз, чыркылдап, коты алынып. — Туктамыйм! — диде егет, ярсып.— Мина тын Җитми, миңа иркенлек җитми! Канатлар кирәк миңа—тәңре катына күккә менәм, болай яши дә, ярата да алмыйм! — Язык, язык! — диде кыз, дер-дер калтыранып. Колакларын ике кулы белән томалап, ул ишеккә ташланды. XII Тотыш аның артыннан китеп тормады Эзләргә чыкса да, ул инде аны таба алмас иде. Тапканда да. ни ассу? ’? Үз кочагында чагында да ул аны үзенеке итеп тоя алмый. Аның өчен Аппак бар да, юк та. Ул ан^1—Тотышны — ярата да. яратмый да кебек. Ул буй җитмәслек агач башындагы матур алма шикелле. Аны алып булмый, кулга тотып булмый. Ике арада күзгә күренмәгән ниндидер киртә ята. Ул әйткәнчә, йола гынамы монда, әллә тагын бүтән нәрсә дә бармы? Төптән уйлап караганда, монда әллә нинди аптырар нәрсә дә юк. Хан кызы була торып, нишләп әле ул аны... тотыкны .. каяндыр урман арасыннан килгән бер томананы яратканлыгын башкаларга сиздерергә тиеш? Торымтай — шул ук озын колак. Сизсә, атасы аны шундук берәр бигәме, чит илнең берәр ханынамы кияүгә тотып бирәчәк! Әйе, әйе! Чынлап та, сиздермәскә кирәк! Ничек тә кеше-карага сиздермәскә кирәк. Килсен генә, яратсын гына! Үз-үзенә урын таба алмыйча, үкенеп, пошынып ул тирмәдән чыкты. Теге чактагы кебек ул аны эзпәп каядыр китеп бармады. Бик үк теләмичә генә Торымтай тирмәсенә юнәлде. — Аппакны күрмәдеңме?—диДе ул айа. Ассу файда. Торымтай, берни эндәшмичә, үзенен учагын дөрләтеп жибәрде, учак тирәсендәге чүлмәкләрен бер тирәгәрәк утыртып куйды. — Аппакны күрмәдеңме^— диде Тотыш тагын, соравын кабатлап: — йокы да килми,— диде кол, чукрак кеше сыман үз алдына сөйләнеп. — Нәрсә мыгырдыйсын син? — диде Тотыш, аның кисек колагына күзе төшеп —Ник әйтмисең — Аппакның чыгып киткәнен күрмәдеч- ме дим? — Нинди Аппак? — диде Торымтай —Мин бернинди Аппакны күрмәдем. — Баягынак та күрмәденме? — диде Тотыш юри генә, сынап карау өчен генә. — Күрмәдем,— диде кол чын-чынлап. — Син нәрсә, шаштыңмы әллә?! Әллә мине тилегә саныйсынмы? — диде Тотыш, үз колагына үзе ышанмаыйча. — Юк, синен тирмәдә мин баягынак та, әле дә синнән башка беркемне күрмәдем,— диде Торымтай, кабатлап. — Алайса, минем янга Аппак булып албасты килеп йөридер? — Тфү, гфү! Минем колак ишетмәде, җирдә яткан таш ишетте...— диде Торымтай, такмакларга тотынып. — Сез барыгыз да миннән нидер яшерәсез! — диде Тотыш, колның таршысЫна килен.— Нәрсә? Әйтәсенме. юкмы’ — Син юкка кызасың. Тотыш,—днде кол ачусыз гына — Синен тирмәдә минем синнән башка беркемне күргәнем юк. — Син инде аны әйттең. — Әйттем,—диде Торымтай, килешеп,—Син монда яна кеше йоланы, түрәне белмисең. — Син дә шул ук сүзне сөйлисенме?! — Сөйләмичә! Балыксыз күл булмас, йоласыз ит булмас Поляга. Түрәгә, ханга буйсынмаган кешенең башын чабалар Иртәгә кыэгут була — онытмадыңмы? — Онытмадым,— диде Тотыш кинәт сүрелеп, төшенке генә. Торымтай яныннан ул тагын ля ныграк пошыну, борчылу белән чыкты. Адым саен түрә. Йола, хан Билгеле. Акбүредә дә йола, түрәбяр иде, тик анда ул үзен андый нәрсәләрдән ничектер көчлерәк сизә шикелле иде Көчле \к сизмәгәндә дә, ул алярдян курыкмый иле \ндя бары- сы лй — урман, сулар да. ияләр дә якынрак, аңлаешлырак иде Монда л ч Шул ук җир. шул ук күк. тик моидя. кая гына барсаң да. ни генә эШЛәсәң Лә, күзгә күренмәгән ниндидер коймага барып төртеләсең еТотык өчен шулай булырга тиештер дә инде»,— дип уйлады ул бераздан. тагын үз уйларына үзе каршы килеп Моннан соң ул чынчан да саграк булырга тиеш, алдын артын карап йөрергә тиеш Тик Икенче көнне үк ул үз үзенә биргән сүзен онытып ташлады Ул тагым саксызлык эшләде. Кызгутта, бөтен кеше аЛдмнДа, хан алдында яшь чәчәнне яклап, сандувач!» дип ул кычкырды. Шулай ук «күктән кПЛЯе!» дигән сүзләр Дә аның авызыннан чыкты Якын тирәдәге кешеләрнең барысы да диярлек ул икәнен к>реп. ишетеп тордылар Алай гына да түгел. Алмыш хан >зе дә. жаваҗ тирәсендәге башкалар да аның кычкыруын күреп ишетеп калдылар. Тик беркемнең дә: «Тотыш кычкырды!» дип әйтергә теле бармады. Кы.згутгян соң аны хан янына чакырдылар «Үлемем шушыдыр», дип уйлады башсыз егег, шүрли калып Алмыш хан ана, көмеш аякка салып, агу урыныма сычук бирде, аннары, тыныч булырга тырышып, судга бншлады. — Totum углан,— диде,— күреп торам, син чыннан дя бүреләр токымымнан Мкәнсса. Шуңа күрә ошыйсын да син миңа! — Шуңа?!— диде Тотыш ышанмыйча. — Шуңа.— диде Алмыш хан,— Мина куйлар түгел, бүреләр кирәк. Кулга ияләшкән бүреләр... — .Анысы инде булмас, ханым!—диде яшь егет, әтәчләнеп. — Мин сиңа ат бирергә, үзеңнең коралларыңны кайтарырга боердым, Тотыш углач,— диде Алмыш хан.— Корал сина кирәк булыр. Тик, кара аны, кеше арасында саграк бул: — Ханым! Чынлапмы?!—диде Тотыш елмаеп, аягына басып. — .Минем көтүдән үзен теләгән атны сайлап алырсың,— диде хан. — Изгелегеңне мәңге онытмам, ханым! Бай бул, тәңре сиңа күп яшь бирсен! — диде куанычыннан нишләргә белмәгән егет. XIII Таң атар-атмас борын Тотыш тирмәсе янына ханның баш көтүчесе Утамыш килеп туктады. Җәен-көзен, төнен-көнен кырда-болында үткәргәнгә, аның жил кисеп бетергән җыерчыклы йөзе, корымланган чүлмәк төбе кебек, кара янып чыккан иде. Башына ул колакчынлы төлке бүрек, аякларына — озын кунычлы күн итекләр кигән иде. Үзе атланган атзын ике ягына да иярләнгән ике ат таккан иде. Иң элек ул Торымтайны уятты. — Тотыш утлан кирәкте. Уят аны.— диде, карлыккан тавыш белән, пышылдап.— Көтүгә барабыз. Үзенә ат сайлар. Ханның боерыгы... Иртәнге чык күтәрелгәнче тотарга кирәкте. Торымтай ханның боерыгын белә иде. Ул тиз генә Тотышны кереп уятты. Тотыш аны-моны аңлап өлгергәнче, өйгә Утамыш көтүче килеп керде. — Тор, киен. Тиз бул, углым,—диде ул. сүзне кыска тотып.—Ат сайларга барабыз. Чык күтәрелгәнче. йокысы ачылып җитмәгән Тотышның күз аллары яктырып китте. Ул берни сорашып, карулашып тормады, тиз арада киенеп тә алды, көтүче карт артыннан ияреп тышка да чыкты. Утамыш аңа үзе белән алып килгән атның яшьрәген, көрән төстәгессн бирде. Торымтай киң янбашлы ала биягә атланды. Алар, чыклы үләндә яшькелт эзләр калдырып, кояш чыгышына таба юл тоттылар. Иртәнге күренеш искиткеч иде. Иксез-чиксез болын өстендә. Этил аръягындагы сызылып кына күренгән күксел калку ярлар өстендә, ул яктагы урман буйларында йокымсырап иртәнге тынлык ята. Җирнен куе үлән белән, түмгәкләр белән капланган түбәнрәк урыннарында, ястык-ястык булып аксыл томаннар кабарып күренә. Шулай ук кайбер урман аныклыкларында да, куаклар арасында да гөргәк-төргәк томан кисәкләре эләгеп калган. Чикерткәләр әле уянмаган. Аның урынына әле анда, әле монда сыздырыпсыздырып сандугачлар сайрый, бытбылдыклар кычкыра. Шулай ла бөтен җирдә, бөтен ажунда олы, серле бер тынлык саклана. Күктән иңгән бу иртәнге тынлык та. сандугачлар сайравы, бытбылдыклар кычкыруы да Тотышка бик-бик таныш иде. Чык күтәрелгәнче, кояш чыкканчы дип, шушылай ат өстендә тирбәлә-тирбәлә каядыр барулар да. йокымсыраган аяк-кулларның авырлыгы да, салкынча тын алудан күкрәктә әкренләп-әкренләп күтәрелә барган җиңеллек тойгысы да — барысы да, барысы да таныш. Шулай да монда—җирдә, күктә, бөтен тирә-якта ниндидер яңа төрле киңлек-иркенлек бар, ниндидер яна төрле куаныч-сөеяеч бар шикелле Бер карасаң, монда бөтен нәрсә җырлап-көйләп тора сыман, икенче бер карасаң — ниндидер әйтелмәгән моң-сагыш бар. гүзәллек, күркәмлек бар сыман. Чык тамчыларына күмелеп утырган үлән сабакларын, ак. сары, күк чәчәкләрне, сандугачларны кызганудан, яратудан, ниндидер, кайсыдыр бик якын кешеңне сагынудан, кайчандыр күңелеңне өтеп алган яшерен әрнү, кимсенү той- гылпрын искә төшерүдән үзәген өзгәләнеп елыйсы да килә, шул ук мәлдә каядыр күккә, биеккә ашасы да килә шикелле иде Шулай моңланып, уйланып барганда ул үзеяен кичәгенәк «санду- вач!> дип кычкырган үз тавышын ишеткәндәй булды. Гүзәллек, серлелек югалды. Тирә-як көтмәгәндә салкынаеп, шыксызланып калды. Билгесез куанычлар, моңсагышлар белән тибрәнгән күңелне, ачы таш булып, эткеч без булып, чын кызгану тойгысы көйдереп алды. Бозылган, канаты ♦ ^аерылган сандугач белән чагыштыр! анда, күзгә күренмәгән сандугач- а «тарның сайравы моңсыз, күңелсез булып тоелды Алар сөйләшмичә шактый ара киттеләр Хан урдасы утырган болын о да, болын читендәге таллыклар да артта калды Алар сирәк-мирәк куаклар белән, язгы гашу алып килгән ботак-сатаклы, тамырлы агачлар - белән чүпләнгән икенче бер болынга килеп чыктылар. Тирә-я-.га нинди- * дер вак күлләр, камышлыклар күренеп калды Алда жи< кыңгырау ~ тавышлары ишетелде. Көтүгә барыл житәргә инде күп калмаган иде, ° ахрысы. 5 Менә Этил ягыннан беренче талган жил исеп куйды. Шомырт, кара £ зелпе куаклары, бер-берсе белән исәнләшкән сыман, жинелчә генә талпынышып алдылар Каяндыр борыннарга әчкелтем төтен исе килеп ♦ бәрелде. Атларның аяклары астыннан, куе үлән арасыннан, ыргытылган * таш сыман булып, чәчрәп кошлар очып чыкгы Шул ук мәлдә тәбәнәк < калкулыклар, урманнар артыннан кояшның сөңге башаклары күренгән- н дәй булды. Утамыш, киек куалаган аучы сыман, ашыгып тагын юртты- £ ра бирде. Күп тә үтмәде, тәбәнәк куаклар да, жир өстенә сузылып яткан “ тамырлы агачлар да артта калды. Алда искиткеч киңлек, иркенлек к ачылды Монда болынның иге-чиге юк иде. Ут-үлән монда куерак, йом- = шаграк. Шушы иксез чиксез киң болынны тутырып, елкы көтүе утлап л йөри Куаклыктан бер ярты чакрым чамасы арырак, тирә-ягын яшел я камышлар әйләндереп алган түгәрәк күл буенда көтүчеләрнең киез тирмәләре күренә иде. Куаклар арасыннан килеп чыккан җайдакларны иң элек этләр сизеп алды Этләр өргән танышка атлар да башларын калкытып карадылар, колакларын үрә торгызып, борын тишекләрен киереп, ят исләрне иснәделәр. кешнәп жибәрделәр. Тотышның Көрәне дә аларга каршы сузып кына кешнәп куйды — Исәнләшәләр,—диде Утамыш —Этләр белән атлар кешедән белеклерәк. Алар әнә бер берсен танып та алдылар, көтүчеләр әле күренми. — Әнә берсе күренде,— диде Торымтай Чыннан да, тирмәләр ягыннан болай таба бер атлы кеше килә иде. Бу яшь Сер көтүче булып чыкты — Барыгыз да аманмы? — диде Утамыш яшь көтүчегә, якынайгач. — Ам онбыз, Утамыш баба,—диде яшь көтүче Шулай дигәндә ул кызыксынып Тотышко карап алды, ничектер үз итеп, ягымлы итеп елмайды да, кырт кына борылып, кире чапты Өрә- «рә аның артыннан этләр дә иярде — Менә сезгә Тотыш углан,—диде Утамыш, көтүчеләр янына килеп житкәч — Кояш чыга, балалар. Чык күтәрелгәнче тотып бирергә кирәк берәр тулпарны. Корыкка эл жтергәнче бәкәлдә чык суы кибеп өлгермә сә, атланган ат чыктай жинел, жнлдәй жнтез, арысландай көчле була. — Тотабыз, Утамыш баба! — Була ул! — диештеләр кәгүчеләр, ияр бетендә төз. нык утырган алып егеткә караштырып. — Мин үзем тотармын Корык бирегез дә — диде Тотыш — Тотарсың, тотарсың, углан,— диде Утамыш — Шулай дз булыш ыый булмас. — Минем булышчым бар,—диде Тотыш.—Каян икәнен күрсәтегез дә корык бирегез. — Күрсәтәсе юк,—диде Утамыш, яшь егетнең узсүзлеген ошатмыйча.— Көтү — янында. Алмыш ханның иң яхшы атлары шушында. Чапкын өчен, яу өчен симертелә. Ияр күрмәгәннәре дә, күргәннәре дә бар. Кайсын сайлыйсың? — Мин үзем белермен, Утамыш баба,— диде Тотыш,—Корык бирәсезме миңа, юкмы? Аның мондый кирелеген күреп, көтүче башының чынчынлап йөзе җимерелде. — Ай-яй! — диде ул, телен шартлатып.— Утамыш кебек көтүче бөтен Болгарда юк. Алмыш хан башта минем белән киңәшә. Син соң ханнан да белеклерәкмени, углан? — Ат тоту өчен хан булуның кирәге юк, Утамыш баба,—диде Тотыш тыныч кына.— Үзең әйттең: сайлап алырсың, дидең. Ханның да боерыгы шундый. Ник аяк чаласың? — Аяк чалган кеше юк, Тотыш углан,—диде Утамыш, йомшарып.— Әйтәм генә. Бар, кайсын телисең, шунысын сайла. Шулай да тиз кыймылда. Бирегез аңа корың! Читтәрәк торган көтүчеләрнең берсе, Утамыш авызыннан «корык» сүзе чыгар-чыкмас, искәрмәстән Тотыш кулына җыелган аркан ыргытты. Тотыш көтүчәнең селтәнүен, күрүдән бигрәк, тоеп алды. Ялт кына борылды да кулын сузды, читкә очып барган аркан төргәген эләкгереп тә алды. Чит егетне сынарга чамалаган көтүченең, шулай ук аның янындагы башкаларның күз карашларында соклану билгесе чагылып китте. Торган саен ныграк үртәлә барган Утамыш та кинәт тынып калды. — Ак юл сиңа, углан,— диде ул, мыгырданып. Торымтай белән Тотыш күлдән ераклашкач исә, ул ачуыннан тузына башлады. — Карап карарбыз, ниндиен тотарсың икән!—диде, төкеренеп.— Утамышны өйрәтүче табылган! Акбүре кергене! Урман арасыннан, аюлар яныннан килеп чыгалар да шулар, болгарлар алдында борын чөяргә тотыналар. — Арканны нинди шәп тотты!—диде көтүчеләрнең берсе, телен шартлатып. — Чәкән алпагытны шул чәнчелдергән ич инде!—диде икенчесе. — Чәнчелдергән! — диде Утамыш, үртәлеп.— Алып-Тархан углы кебек бер селәгәйдер әле. — Ә-ә! — диде шунда бер көтүче.—Корыч-Тимерне ул билсез калдырган. — Орышта Корыч-Тимер үзен чак-чак кына чәнчеп үтермәгән! — диде Утамыш ачу белән. — Үчен кайтарган инде.— диде икенче көтүче. — Барыгыз, читтән генә күзәтеп йөрегез — көтүне куркыгып. таратып бетермәсеннәр анда,— диде Утамыш. — Таратсалар, үзебез җыярбыз,—диде яшь көтүче.—Тотыш алыпны бөтен Болгар мактап сөйли — ул гына танырга теләми, имеш! — Ярар, телләшмә! — диде Утамыш, кырт кисеп.— Бар, эшегездә булыгыз. Көтүчеләр якында гына утлап йөргән иярле атларын тогын алдылар да, атланып, кайсы кая китеп бардылар. XIV Көтү бик зур иде. Меңләгән яшь, таза атлар, күз күреме җитмәслек киң болынны иңләп, таралып, иркенләп йөриләр иде. Аларның кайберләре, муеннарын сузып, каршы искән җилдә ниндидер үзләренә генә таныш исләрне тоталар; кайберләре, койрыкларын селтәп, тынычсызланып. биеп, уйнаклап, башкалар арасында туктаусыз йөренеп торалар. Кайберләре, көтмәгәндә берәрсе белән очрашып, куркып-өркеп бер-бер- сен иснәштерәләр. икенче берәүләре, чиный-чиный. мышный-мышный. каты тояклары белән дөпдөп бәреп, үзара чын-чынлап яу ясап яталар. Үзара тибешүчеләрдән арырак, икенче берәүләре, шаянраклары, .матур башларын алга сузып, озын ялларын җилфердәтеп, койрыкларын күтәреп. бер-берсен узыша-узыша, «качышлы уйныйлар». * Монда күк атлар да. акбүзләр дә, кара-туры, коба-турылар да. җи- £ рәннәр дә, колалар да, алалар да, кашкалар да — барысы да, барысы 5 да бар иде. Кайбер атларның койрыклары юри озын көе калдырылган. ь кайберләренеке, киресенчә, кыска итеп киселгән иде. Күз тимәсен, урман S иясе, саз иясе бозмасын өчен, кайсыбер атларның ялларына, койрык- < ларына төрле төстәге чүпрәкләр тагылган иде. 3 Күзләре уттай янып торган, яфрак селкенсә дә. колаклары үрә тор- С ган сизгер яшь байталлар, яшь айгырлар, чит кешеләр якынлашу белән, 5 шундук читкә китеп бардылар я булмаса, күптәнге танышларын күр- = гән сыман, бернинди тартынусыз яннарына килделәр, атларын исән- ’ ләштерделәр: әрсезрәкләре, арттан калмыйча, койрык булып тагылып « йөрделәр. х Атлар күп иде, бик күп иде. Аларны җентекләп карау өчен бер көн * түгел, биш көн кирәк булыр иде Баш көтүче әнә биш көн түгел, бер н күлем дә бирми — тизрәк, тизрәк, ди. чык күтәрелгәнче, ди Кара, нинди ” белекле! Кем уйлап тапкандыр үл «чык күтәрелгәнче»не?! Тотыш атын кызу атлатып барды Аңа атларның берсе дә ныклап “ торып ошамады. Көр, чибәр атларның ул әле берсенең, әле икенчесенең м кимчелеген тапты. Кайсының төсен, кайсының башын, аягын, кайсының = билен яратмады. Күңеленнән ул үзенә коштай җиңел, корычтай чыдам. £ ялкындай җитез ат эзләде. Ни әйтсән дә, ул аның үз аты булачак! Ике = ел буена ул аның иң якын юлдашы, кадашы булачак. Шулай булгач, ничек инде ул ашыкпошык сайласын аны! Як-ягына карана-карана, күзәтә күзәтә ул болынның әле бер җиренә, әле икенче җиренә барып чыкты Юк. ана ошаган ат очрамагач очрамады. Ул арада кояш күтәрелгәннән күтәрелә барды, көн җылынды, чыклар кипте. Чәчәкләрдән татлы исләр бөркелә башлады Этил ягыннан искән талкын җил үзе белән бал исе. су исе алып килде Меңләгән, ун меңләгән тояклар таптаган, шулай да таптап, тигезләп бетерә алмаган биек үләннәр арасында берөзлексез чикерткәләр чәкелдаде, кошлар сайрады. Аҗун уянды, чын чынлап уянды Яшь егетнең чырае бозылганнан бозыла барды Утамышныи сүзләренә бик үк ышанмаса да. шулай да аның «чык күтәрелгәнче»се күңелен тырнап, эчен пошырып тик торды — Волай ашыгырга ярамый,—диде ул. атын туктатып,—Ашыйсы да килә. Әйдә кире борылабыз Гөшгән соң яхшылан карарбыз. Алар борылдылар да түгәрәк күл ягына карап киттеләр. — Тапмадыгызмыни? — диде Утамыш, аларның буш кул белән ки лүен күреп — Тапмадык.— диде Тотыш. — Иртәгә иртәрәк карап карарсың танан.—диде Утамыш, ашыгып - Әйдәгез, ащарга утырыгыз Кояш югары - ашаган югале Тотыш атны кешәнлип утларга җибәрде I орым гай белән алар күлдә битләрен. кулларын юдылар, учак янына, киез мстеиә килеп утырды лар. Утамышнык ише, озын киндер күлмәк итәген биленә кыстырып куйган шадра хатын, агач табакка салып, пешкән балык, ботка китерде. тулып, бүлтәеп юрган турсык китерде — Без ашадык. Сез генә калдыгыз. Әндәтез, җигешегез,— днде хатын Тотыш белән Торымтайга. Кунаклар ашаган-эчкән арада Утамыш. аякларын чирәм өстенә сузып җибәргән килеш, үзенең иярен төзәткәләде. — Якын-тирәдә кан коелдымы, бүре җыела,— дип сөйләнде ул үзалдына.— Төннәрен көтүгә киләләр. Бүген төне буе шулар белән сугышып чыктык. Бишесен үтердек. Бер байталны талаганнар. * Тотыш аның шулай әкрен генә сөйләнеп утыруына бөтенләй колак салмады Шулай да бүреләр белән сугышу турындагы сүзләрне ул ишетеп калды. Шундук ул үзенен изге нарат янындагы төнге сугышын исенә төшерде. Нинди башсыз булган ул! Атасы булмаса, Утташ кам инде күптән алын башын ашаган булыр иде. Атай, анай!.. Кайда икән алар’ Өйдә микән, исән микән алар? Уйлый микән алар үзләренең игелексез у гылларын? Шулай уйланып утырганда аның күзенә бер нәрсә чалынып калды. Күлмәк итәген биленә — эч тун бөрмәсенә кыстырып куйган шадра хатын, кулына тоткан чүлмәген ничектер качыргандай кыланып, якындагы куаклыкка кереп чыкты. — Булдымы, туйдыгызмы? — диде Утамыш, эшеннән аерылып, кунаклар я!ына карап.— Бал куйганыек та, булуы җитмәгән. Р!ртәгә авыз итәрсез инде. «Тизрәк кайтарып җибәрмәкче була»,— дип уйлады Тотыш, яратмыйча. Бераз тынып утыргач, алар яңадан атларына атландылар. «Тагын бер әйләнеп чыгарга кирәк»,— дип уйлады Тотыш, ныклы бер уйга килеп. — Ярый, алайса, углан.— диде Утамыш. саубуллашырга ашыгып.— Иртәгә иртәрәк үзегез килерсез, мин барып алганны көтеп ятмассыз. — Сау бул, Утамыш баба,— диде Тотыш, кузгалып. Ул, урда ягына китәсе урынга, көтү ягына юнәлде. Баш көтүче, моны күреп, тынычсызлана башлады. Авызын ачып, нидер әйтергә дә итте, әйтә алмады. Куаклык буйлап китеп барган Тотыш кинәт сулга каерды, тар аралыктан андагы әрәмә эченә кереп китте. «Эх!» диде Утамыш көтүче, ырылдауга охшаш бер өн чьи арып. Кулына күсәк алды да ашыгып Тотыш артыннан йөгерде. XV Куаклык эчендәге кечкенә аланда утлап йөргән атны Тотыш бөтенләй искәрмәстән күреп алды. Ат тышаулы иде. Нукта тезгене тышауга тарттырып бәйләнгән. Шуңа күрә ат, теләсә дә, теләмәсә дә, башын калкытмыйча, шушы аланда гына утларга тиеш. Тотыш якынрак килде, караштыра башлады. Тышаулы ат. чит кеше килүен сизеп, ашавыннан туктады, колакларын шомаргты. башын калкытырга тырышып карады. Ул озын, нечкә торыклы, киң күкрәкле иде. Анын йомры, нечкә биле, янбашлары сыгылып, уйнаклап тора иде. Ялы. койрыгы яхшылап киселгән, таралган. Бу Тимеркүк искиткеч сылу иде! — Кашка! — диде Тогыш, аның маңгаендагы ак йолдызын күреп. Сикереп ул атыннан төште, Тимеркүкнең нуктасыннан эләктереп алды, тезген очын чишеп җибәрде дә ипләп кенә, иркәләп кенә атнын күкрәгеннән, муеныннан сыйпалый башлады. Маңгаендагы кашкасы белән генә түгел, үзенең буй-сыны белән, уз-үзен тотышы, күз карашлары белән ул Тотышның йолыкка чалынган йолдыз-кашкасына охшаган иде! Тотыш бар нәрсәсен онытып Тимеркүкне сыйпалаганда, аланга, агарынып. Утамыш көтүче килеп җитте. — Бүре талаган! Бүре талаган! — дип кычкырды ул ерактан ук, тыны бетеп. — Мика бу ошый —диде Тотыш, елмаеп. — Бүре талаган диләр счна! — дип кычкырды Утамыш, күсәге белән кизәнеп. Кабаланудан ул туры төзи алмады — күсәк Тотышка тимәде, бары Тимеркүкне генә өркетте. Утамыш, тиле сыман, атның муенына асылынды. — Бүре талаган, бүре талаган! — дип сөйләнде ул, бер үк сүзләрне ♦ кабатлап. — Кай җирен талаган? Берни күрмим — диде Тотыш — Талаган, талаган! — диде Утамыш. атның нуктасыннан кысып 5 тотып,— Ярамый! Булмый! Бирмим! — Таласын. Мин шушы агны алам.— диде Тотыш, үзсүзләнеп— = Ярасын үзем төзәтермен — Кит! Якын килмә! — дип кычкырды Утамыш, күсәген яңадан 5 кулына алып. w Тотыш атның бер ягында, Утамыш икенче ягында иде. Тотыш, телә- 5 сә, билгеле, атка сикереп атланган да булыр иде Ул атланмады. Ул 5 каушабрак калды. Утамыш эре сөякле, каты куллы иде. Анда тыелгысыз көч котырына иде. ♦ — Ярар, бирмәсәң бирмә,— диде ул, кире чигенгәндәй итеп,—Ханга х житкерә.м. Торымтай, танык бул: хан боерыгын үтәмәде. — Танык! Танык! Хан боерыгын үтәмәде! — дип кычкырды To- £ рымтай. Тотыш, Тимеркүкнен нуктасын ычкындырды да, читкә китеп барган _ иярле аты янына ашыкты. Иярле ат аланның икенче башында ашанып < тора иде. Тотыш, атына атланганда, куаклар арасында шалаш сыман * нәрсә күреп, тоткарланып калды. Аягын өз шгедәй кире алып, кызык- = сынып, ул әлеге яшерен куыш янына килде. Агач ботакларыннан корыштырган шалашта, яка чабылган печәндә = бер кеше ята иде. Ул, ахрысы, чирле иде. Өстенә анын юка тун ябып куйганнар, авызы турысына ак яулык каплаганнар иде. Пик шулай кеше күзеннән яшерделәр икән сон аны? Шалашы тәбәнәк кенә —ерактан түгел, якыннан да күрерлек түгел. Тотышның якынлашуын күреп, шалаштагы кеше ыңгырашып куйды, калкынгандай итте. Шунда анын авызын каплаган яулыгы бер читкә шуышты Тотыш, куркуданмы, таң калуданмы, чак чак кына кычкырып җибәрмәде: яшерен шалашта Бәкәч чәчән ята иде! Аның иреннәре күпкән, авызы ярым ачык иде. — Сан-ду-у-ваач!—диде Тотыш, исе китеп —Менә кайда икән синең ояң! Аның янына ашыгып тагын Угамыш килеп җитте. — Кит моннан, кит, Тотыш углан!—диде ул, үтенеч сизелгән бер йомшаклык белән — Ярамый. Савыксын, борчыма. Бәкәч чәчән, күрәсең, янына кешеләр килүенә куанып, көчәнеп уры ныннан торды, ниндидер кызканыч бер тавыш белән мөгердәп, ярым йомык күзләрен киереп ачты да Готышка текәлде. Аның бу күз карашы — соклану да, нидер үтенү дә. әрнү дә белдергән моңлы күз карашы тотык егетне тетрәндереп җибәрде. — Кузгалма, балам, тыныч кына ят,— диде Утамыш, яралы сандугачның авыз тирәсендәге чебеннәрне куып Аңа каршы чәчән ннндидер өн чыгарды. Тотышка төртеп күрсәгә- Күрсәтә, чандыр кулы белән селтәнеп-селтәнеп алды — аның бу селтәнүен кылыч белән чабу, сөңге белән кадау дип аңларга була нде Шун нан соң ул Тотышка үзенең балаларныкы шикелле кечкенә кулын сузды. Готыш ипләп кенә аның йомшак, көчсез кулын кысты. — Тотыш углан була бу, балам,—диде Утамыш. никтер каушаган дай игеп. Бәкәч чәчән, белгәнлеген анлатып, көтүчегә баш какты, күзләре белән елмаеп куйды. — Шулаймыни? — диде Утамыш.— Син каян беләсең аны, Тотыш углан? — Беләм инде,— диде Тотыш, чәчәннең үзен тануына аптырап.— Аны бөтен Болгар белә... нишләп белмәскә! — Кичер мине, углан,— диде Утамыш көтүче, читкә борылып, күз яшьләрен сөртеп — Тимеркүкне мин аңа... үзебезнең сандугачка ата- ганыем Күз алдында булсын, юанып ятсын дип янына җибәргәнием Синең кебек ул да атны таный, ярата. Теләсәң ал, миндә тагын икенчесе бар. — Юк, Утамыш баба!—диде Тотыш, билен язып.— Болай булгач, мин Тимеркүктән баш тартам. Син миңа, булмаса, шул икенчесен бир. XVI Шулай да ул урдага Тимеркүккә атланып кайтты йолдыз кашкалы байталны аңа Утамыш түгел, Бәкәч чәчән бирде. Тотыш атны алса да алды, алмаса да алды. Бары тик Бәкәч чәчәннең, баш тартканын күреп, йөзе үзгәргәч кенә ул үзенең икеләнүен җиңә алды Төрле ымлыклар, кул болгаулар белән Бәкәч аңа Тимеркүкне бүләк иткәнлеген аңлатты. Бүләктән баш тартмыйлар, диде, яхшы ат миннән бигрәк сиңа кулайрак, диде. Юл буена Тотыш уйланып кайтты. Моңарчы ул бары үзе турында гына, үзенең язмышы турыңда гына уйланса, бүген ул башкалар турында уйланды Үзенең кордащы, яшь егет аңа оик-бик кызганыч булып тоелды. Ник шул тикле күңеленә якын алды сон әле ул илгизәр чәчәннең авыр язмышын3 Җырулары шулай тиз арада күнел кылын чиртеп өлгердеме, әллә аның кызгуттагы кыюлыгы күңелен биләдеме? Ни генә булмасын, яшь чәчән язмышында ул үз язмышын күргәндәй булды. Урдага кайтып җитү белән, аның каршысыңа каяндыр шар ку зле юан гына бер .кеше килеп чыкты. Ул үзен Алмыш ханның агычысы 1 дип белдерде. — Сиңа, Тотыш алып, шаенны 2 кайтарып бирергә, дигән боерык бар,— диде ул түбәнчелек белән Тотыш аның артыннан иярде. Алар хан тирмәсенә якын урнашкан бер зур гына тирмә ярына килделәр. Агычы, билбавына тагылган ачкыч ларын бармаклары белән аралаштырып, арадан берсен тотты да калын ишектәге зур йозакны ачты, эчкә кереп китте. Ул Тотышның сөңгесен, күбәсен, калканын чыгарып җиргә куйды, аннары җәясен, уклыгын, иярен алып чыкты. Үз коралларын күрер. Тотышның йөзе балкып китте. Ул шундук үзенең сөңгесен, калканын кулыңа алмакчы булды. — Башта кулыңны куй,—диде агычы - Яза беләсеңме? Менә бу тузга тамганны куй. «Шаемны Алмыш ханнан алдым. Тотыш», дип язып куйды яшь егет, үзенә бирелгән туз кисәгенә. Агычы анын шома, җинел язуына исе китеп карап торды. — Син әле шулай язу таягы белән дә селтәнә беләсең икән! — диде ул. — Беләм шул,— диде Тотыш. — Беләге бар — берне егар, белеме бар — меңне егар! Сиңа битекче булыр1а< диде агычы. Тотыш биргән барчакны калтасына салып куеп. Битекче? Нигә? — диде Тотыш болай гына, артык суз куеотасы килмичә генә. IX X А I ы ч ы — хәзинәче. X а й — сугыш кирәк-яраклары. — Бнтекченен эше изгерәк. Сез, алыплар, кеше үтерәсез. Кеше үтерү — язык. Алмыш хан әнә төрек иҗекләре язылган абакларны, билге- ташларны юкка чыгармакчы була, ди. Сонгы сүзләрен ул Тотышка якын ук килеп, пышылдап диярлек әйтте. Әйтте дә сакчылар ягына кырын күз карашы ташлап алды, көрсенеп куйды. — Син монда яңа кеше шул әле,—диде аннары, үз итеп —Син әле куп нәрсәне аңламыйсың. Бозылды ажун, бозылды тормыш. Ханның, биләрнең балаларын җыеп әнә гарәпчә укыталар, төрек нжегенең көне төкәнде. Ничек түзә моңа тәңре?! Уйласаң, башлар әйләнә. Кичә менә Бәкәчтән дә колак кактык. Бозылды улус, бозылды ханнар. Тотыш анын кайгылы сүзләрен бик үк тынламады. Сөенеченнән нишләргә белмичә ул үзенең киемнәрен киде, билен буды. Аннары ул атына атланды, алпаклы башын югары тотып, биек тирмәләр арасыннан үз өенә юл тотты. Көне буена ул үзендә бер куанычлы җиңеллек тойды Әйтерсең, аңа инде бүтән берни дә кирәкми иде. Әйтерсең, аның инде барлык теләкләре тормышка ашкан иде. Көне буена ул '(зенең Тимеркүге белән булды: Әсән буена барып ул аны су кертте, юды, кыргычлады, анын ялларын, койрыкларын тарады. Аты белән эшен бетергәч, ул үзенең ко ралларына тотынды — ышкыды ялтыратты, кайрады.. Ул арада кояш та баеды. Җир өстенә кнчке талгынлык саркый башлады. Ышкыйсы, тазартасы, гөзәтәсе эшләре беткәч, Тогыш бушанып калгандай булды, өенә керде дә, тезләрен кочаклап, кызу учак каршы- сына утырды — Корал тотып кая барырмын икән соң мни? — диде ул, үзалдына сөйләнеп. — Миңа инде су керергә барганда да кылыч күгәреп йөрергә туры килер микәнни? Кинәт аңа күңелсез булып китте. Тнмеркүк тә, кораллары да, киемнәре дә— бөтен нәрсә аңа кирәксез булып, чит. ят булып тоелды Чыннан да, ник сөенде соң әле ул көне буена? Кемгә каршы сугышачак, кем өчен сугышачак соң ул? «Сандувач»ның телен кистергән хан өченме, әллә аның кызы өченме?!. Ах, шулай ук яратмый микәнни ул аны? Тимеркүккә атланып кайтканны күрде микән? Чын күңелдән яратса, билгеле, күрер нде, каршы- сына чыгар иде, котлар иде. Ни языгы бар моның? Юк, чыкмады, котламады. Аның өчен, аңа күренү өчен атланып йөрде түгелме соң ул өйләр арасында? Кайда булыр ул көндез? Баш калкытмый мулла алдында укып утырамы, әллә соң Этил буенда кызлар уенындамы > «Уйламаска кирәк моннан сон. Хан кызы белән готык арасында беркайчан да чын яратышу булмаячакэ,— дип уйлады ул. Учак яныннан торды да. Тимеркүкне күрәсе килеп, тышка чыкты. Торымтайның Җирәнкәе белән углан йөргән тышаулы аты янына килде. Бүген ул беркемне дә көтмәде. Җиргә җәелгән киез өстенә сузылып ятты да еракта янган йолдызларга текәлде Тиздән аңа монда да күңелсез була башлады Ул яңадан өенә керде, йокларга ятты. Күзен йомып та өлгермәде, ишек тарткан таныш ишетеп, сикереп урыныннан торды Эчке бер сизенү белән ул аның Аппак булырга тиешлеген аңдай алды — Кер! — диде ул. эчтән ишек бавын чишеп. Ишекне ачып җибәргән иде, тимер киемнәрен чылтыратып, чатыр эченә караңгыдан ниндидер кораллы нр агылып килеп керде Тотыш артка чигенде Шул ук мәлдә ул, үзенең кылычын, калканын исенә төшереп, ятагы янына омтылды — Кузгалма!—ДНДе кораллы нр, боерып. Аның бу куркыныч тавышында көлемсерәү ишетелеп киткәндәй булды. Тогыш кинәг телсез калды. Сүрелеп барган учак яктысында ул кораллы ирнең буй-сынын күздән кичерде, карлыккан, йокылы бер тавыш белән: — Син кем? — диде. Кораллы ир, битлеген артка ташлап, көлеп җибәрде. 1 отышка бик- бик кыен булып китте. — Сиңа ни кирәк? —диде ул, каушавын яшерергә тырышып, ясалма бер усаллык белән. — Син кирәк!—диде Аппак, көлә-көлә. — Төн уртасында... кеше өенә басып керергә...— дип мыгырданган булды Тотыш. — Үз өемә керү... басып керү түгел,— диде Аппак. — Атаң өенә дип белсәң генә...— диде Тотыш, чеметтереп. Аппак, башына суккан сыман, тынып калды, коралларын идәнгә куйды да алпагына тотынды. — Авыр, үлә яздым,—дип сөйләнде ул. Шуннан соң ул көйрәп яткан учак янына килде, учакка утын өстәде дә чәчләрен төзәткәләргә тотынды. — Кичер мине, Тотыш,—диде ул.—Үзең «кер» дидең ич. Ник тагын авызыңны күптердең? Киен, әйдә киттек. — Кая? . ш — Кая булса да! Оялмыйча йоклап ятмакчы буласыңмы? Җәйге төн шундый матур? Синең инде атын, коралың бар... Теге көнне әллә нәрсәләр әйтеп минем күңелемне кырдың да, мин бик борчылдым. Әнә, карар йөзем дә калмаган. Карале, мин бик ямьсезләнмәгәнменме? Ут яктысында ул Тотышка әле бер як битен, әле икенче як битен күрсәтте, ак тешләрен юри ыржайтып, ясалма бер елмаю белән елмаеп алды. — Син — гүзәл!— диде Тотыш, күңелендәге бозны йотып.— Шулай да мин аңламыйм ник киендең ул киемнәрне? Нишләп болай килдең? Кая бармакчы буласың? — Баргач күрерсең,— диде Аппак, серле итеп. Ул алпагын яңадан башына киде. — Болай матурмы? Чын ир булдыммы? — Булдың! — диде Тотыш. — Коралларыңны ал, Тимеркүккә атлан,— диде кыз. — Син күрдеңмени! Тимеркүккә атланып йөргәнне син күрдеңмени?! — диде Тотыш. — Күрдем, —диде кыз.— Әйдә, киенәсеңме, юкмы? •— Киенәм!—диде Тотыш. Бераздан алар, атларын әкрен генә атлатып, сөңгеләрен югары тотып, караңгылыкка кереп юк булдылар. Хан урдасын саклаучы төнге каравылчылар да шулай, сөңгеләрен югары күтәреп, икешәрләп йөриләр иде. XVII — Мин сине бүген килерсең дип уйламадым,— диде Тотыш, кычкырып. Аппак үрелеп каты гына аның беләгенә орынып алды. — Шаулама!—диде ул, пышылдап.— Әкренрәк. Үзем әйтермен. Ул үзенең нәрсә әйтергә теләвен әйтеп бетермәде. Тотыштан читкә-, рәк китте. Алар, каядыр ашыккан атларын тыя төшеп, урдадан ераклаша бардылар. Якында гына башын калкытмыйча, ниндидер ялгыз ат ашанып йөри иде. шунда ук ялгыз ат янында ялгыз кеше басып тора иде. «Торымтай ич'» дип уйлады Тотыш. Ул аңа берни эндәшмәде, бары атлар гына, җиңелчә кешнәп, бер-берсенә тавыш бирделәр. Алар Әсән буена, таллыклар арасына барып чыктылар. Уңда да. сулда да — куаклар арасында ниндидер карачкылар күренгәндәй булды, ат мышнаган, тимер чыңлаган тавышлар ишетелеп китте. — Ник килдек монда?—диде Тотыш, пышылдап. — Үзем беләм,—диде кыз.—Миннән калышма. Шаулама. Комлы сөзәк ярдан Аппак беренче булып төште. Берни сорашмыйча, берни аңламыйча, Тотыш анык артыннан иярде. Таллыкта да, яр буенда да аларга беркем очрамады. Шулай да Аппак атын әле булса сак атлатырга тырышты. Тавыш-тынсыз гына алар, карачкылар кебек, суга керделәр. Бу төштә елганың төбе ташлы иде Атлар аягы астында таш шакылдаганы, шаулап су акканы ишетелеп торды. Елга уртасында * Аппак атын эчерергә туктады. Тимеркүк тә туктап эчәргә тотынды. х Атларны эчергәч, алар яңадан кузгалып киттеләр, икенче як ярга чык- ? тылар да, караңгы, текә ярдан өскә менделәр. Монда тирәяк урманлы g иде. Урманда да Аппак шактый сөйләшми барды. Бары тик ниндидер «. ачыклыкка килеп чыккач кына ул шаулатып бер тын алды да тыелып кына көлеп куйды. — Уф, шундый курыктым! — диде ул, йөрәген тотып —Таллыкта... * бездән уң якта... икәү торып калды Күрдеңме? — Күрмәдем,—диде Тотыш,—Торымтайдан башка мин беркемне = күрмәдем. ' 3 — Тотып карале: нинди тибә! — диде Аппак, аның сүзен тыңламыйча. * Тотыш, үрелеп, кызның йөрәк турысына кулын куйды: аның йөрәге * чыннан да кош кебек талпынып, ашкынып тибә иде. * — Сиңа күңеллеме монда? — диде кыз, биек агач башларына, агач - араларындагы караңгылыкка каранып. е — Күңелле!—диде Тотыш —Шулай да мин Этил буена барырыем - Мин төнге елганы яратам. < — Мин дә!—диде Аппак.— Кечкенә чакта без барадырыек кич су * буена. Үскәч менә булмый. Әле бүредән, әле юлбасардан куркасын. Г — Безгә бүре дә, юлбасар да чыкмас,—диде Тотыш,— Киттекме? * — Юк, ул якта каравыл көчле,—диде Аппак.—Монда — урман. 5 Әсән. Монда тынычрак. Мин юлны белам. Урда турысын узгач, каравыл юк. Тик безгә кире елга буена төшәргә туры килә. Алар шулай иттеләр дә. ЯНадан Әсән буена чыктылар да ниндидер аланнар аша киттеләр. Аппакның әйтүенә караганда, төнге каравыл бу якка чыкмый иде, шулай да алар бу якны да күзәтәләр иде. Алар ничек тә тавыш-тынсыз барырга тырыштылар. Бер-ике җирдә аларга елга аръягында я гулы учаклар, учак тирәсендәге кешеләр күренеп калды Менә учаклар да, учак тирәсендәге карачкылар да ерагайды. Ул арада җирне каплап яткан куе караңгылык сыеклана башлады. Юлчылар ниндидер сөзәк яр буенда туктап калдылар. Кайдадыр якында гына өздереп-өздереп сандугач сайрады, әллә яр астында, әллә теге яктагы сазлыкта бакалар кычкырды. Тезгеннәрнең бушаюын сизеп, атлар сусыл үлән умырдылар. — Монда аулак,— диде Аппак.—Мин арыдым Кием авыр. — Әйдә, төшик,— диде Тотыш. Алар атларыннан төштеләр дә киемнәрен, коралларын салып куйдылар, аякларын салындырып, яр буенә утырдылар. — Мин менә шундый яр буенда утырырга яратам,—диде Аппак, егетнең кулыннан тотып алып.— Беләсеңме, төнлә әллә ничек ., бөтен нәрсә серле, моңлы... агачлар да, елга да. Әтнлне мин бик үк яратып җиткермим,— диде ул, әлерәп кенә үзе әйткән үз сүзләренә үзе үк каршы килен.—Мина менә шушындый кечкенә елгалар ошый. Этил кнн, тирән, якын бардын исә. таргып алыр сыман. Монда миңа бөтен нәрсә таныш, якын. Шушы төштәй астарак, теге якта — кура җиләклеге. Көндез без анда җиләккә барабыз. — Миңа зур сулар ошый,—диде Тотыш, уйчан гына — Пөзә белсәк, бер су да куркыныч түгел. Минем төнлә Чулманны йөзеп чыкканым бар J. «к. у.» м зо. 63 — Төнлә дисенме?! — диде Аппак, куркь ергә ярамый — су иясе тота. — Бездә дә шулай куркыталар., бала-чаганы,—диде Тотыш, көлеп.— Сынап карамакчы булдым. Юри. Беренче көнне сай жирдә генә йөздем. Күнегә төшкәч, ераккарак йөзеп бардым. Бер көнне тоным да икенче якка йөзеп киттем. — Беркем дә тотмадымы? — Юк,—диде Тотыш,—Балыкчылар төнлә балык тоталар ич! Салчылар төнлә сал белән агалар ич! Аларны тотмагач, ник мине генә тотсын! — Сөйләмә, мин куркам,—диде кыз, дерелдәп. — Кемнән? Миннән курыкмыйсындыр ич? — Курыкмыйм,— диде кыз.— Юк, кайчагында куркам. Син мине яратмассың шикелле. Мин яраткан кебек. Чынлап. Мин сине теге орышта беренче күргәч тә... юк, син Чәкән алпагытны дөмектергәч тә ярата башладым шикелле. Алай да түгел. Мин синен турыда уйлый башладым. Беләсеңме, Чәкән Алпагыттан куркадырыем мин. Ул мине үзенә хатынлыкка сораган. Син мине ике тапкыр үлемнән коткардың, Тотыш! — Син мине шуның өчен генә яратасыңмы? — диде Тотыш. — Әйе, шуның өчен дә,— диде кыз.— Аның өчен генә дә түгел. Белмим. Мин синнән башка тора алмыйм. Мин гел сине уйлыйм, Тотыш. Карале, син мине мәңге яратырсың микән? — Мәңге! — диде Тотыш, нык итеп, кызны күкрәгенә кысып. — Инде үлсәм дә үкенмим! —диде кыз, кайнар пышылдап. XVIII Төн карасы чынлап тарала башлаганчы алар кузгалып киттеләр. Килгән юллары аларны урда ягына алып кайтты. Алар икенче, өченче көнне дә, атларына атланып, шулай Әсән аръягына чыктылар, киң болыннарда, караңгы аланнарда йөрделәр, шаярып атларын узыштырдылар. Төнлә аларны беркем борчымады, беркем уңайсызламады. Тотыш кызның бары караңгы төшкәч кенә, кеше аягы басылгач кына үз янына килүенә инде аптырамады да, борчылмады да. Болай ана күңеллерәк тә тоелды. Көндез ул Ага- базарга барды. Этил буенда йөрде, балык тотты, су керде, кич караңгы төшү белән, түземсезләнеп, яшерен очрашуны көтә башлады. Очрашкач алар бер-берсенә көндез күргән нәрсәләре турында сөйләделәр, бер- берсен яратулары турында, беркайчан да, берничек тә берберсен ташлашмаулары турында антлар бирделәр. — Карале, Тотыш,— диде бер көнне Аппак, ничектер уйчанланып.— Мин картайгач, ямьсезләнгәч, син яшь хатын алмассыңмы? — Син миңа картаймассың кебек,— диде Тотыш, кызның кайнар, йомшак кул аркасын иркәләп.— Синең белән бергә булганда без беркайчан да картаймабыз да... үлмәбез дә шикелле, Аппагым! — Тотыш, нигә шундый сүзләр сөйлисең? — диде кыз, пошынып.— Үлми торган кеше булмый. Тәңре генә, ияләр генә үлемсез. — Алай дип әйтүнең ни языгы бар? — диде Тотыш—Мин яшь, көчле. Буем җитсә, берәм-берәм йолдызлар чүпләрием мин... синең өчен! — Тагын! — диде кыз, шелтә белән. Күзләре белән генә елмаеп, егет аның сылу йөзенә карап торды. Ипләп кенә аның биленнән кочып алды, аның кайнар иреннәренә үрелде, үпте. Сандугачлар кинәт тынып калды, йолдызлар күзләрен йомдылар. Бөтен тирәяк — каралҗым болыннар, күлләр, куаклыклар, артта калкып утырган калын урман, ике яшь йөрәкнең куанычлы тибешен тыңлап, оялчан гына тынып калдылар. — Син мине языклы иттең,—диде кыз, ярым ачык иреннәрен көчкә кыймылдатып — Юк әле. итмәдем,— диде егет, шаянланып. Шашкын бер көчкә буйсынып, ул аягына басты, кызны кул очына күтәрде, сабый бала тибрәткәндәй, бер-ике тапкыр селкетте дә, туп шикелле итеп күккә чөйде, тотып алды. — Күрдеңме, чак-чак кына очырмадым! — диде ул, мактанып. — Шулай да син әйтмәдең: миннән башка хатын алырсыңмы? —диде Аппак. — Син дә әйтмәдең: кайчан без бергә булырбыз? — диде Тотыш. — Мин әйттем: сштең тотыклыгың бетми торып, атам мине сиңа бирмәячәк. — Бирсә әле! — диде Тотыш, кинәт уйчанланып. — Әйдә онытыйк ул турыда? — диде Аппак.— Тик торганда кирәкмәгән нәрсә сөйли башлыйсың. — Минем эчем поша. .Күнелдә әллә нинди төен бар,—диде Тотыш.— Ник тотыклык беткәнне көтәргә? Барыбер түгелмени? Әйт; атаң каршы килмәсә, син үзең... бүгеннән үк чыгарыенмы? — Әйе,— диде кыз. башын иеп — Чынмы?—диде Тотыш, кызның алдына тезләнеп. — Чын. — Антмы? — Ант! — днде кыз, бернинди икеләнүсез — Инде ышанасынмы? — Ышанам! — диде Тотыш. — Алайса, син дә әйт: бары мине генә, мине генә яратырсыңмы, башка беркемне дә алмассыңмы? — Алмам!—диде Тотыш, нык итеп.— Синнән башка беркемне дә яратмам! — Беркайчан дамы? — Беркайчан да! — Зур көчкә, байлыкка ия булсаң дамы? — Кем генә булсам да! — Болгар ханы булсаң дамы? — О-о!.. Болгар ханы булсам да! — Хазар каганы булсаң дамы? — Хазар каганы булсам да! — диде Тотыш, елмаеп. — Ант ит син дә! — диде Аппак. Тотыш кылычын тартып алды, салкын тимерне үпте дә- — Олуг тәңрем, ишетәсеңме!—диде.—Ак бүре ыруының изге ияләре. ишетәсезме?! Җирем-сүым, күгем... бөек Этил. Чулман, ишетәсезме, күрәсезме?!. Алланы әйтәбезме? — диде ул кинәт, Аппакның чумак икәнлеген исенә төшереп. — Алла ишетмәс. Ул еракта,— диде кыз. * Тотыш, алланы әйтмичә генә, ант сүзләрен ялгап китте: — ...Мин ант итәм,— днде.— Алмыш хан кызы Аппак алдында, сезнең алда мин ант итәм: синнән башка, Аппак, мин беркемне дә яратмам, өйләнгәч бары синең белән генә торырмын, сине генә ишем, кадашым, хатыным дип белермен! Шушы ашымны бозсам, торган җиремдә җир Йотсын, яшен суксын! Антын әйтеп бетергәч, аңа кинәт бик тә эссе булып китте. Суларга аңа тын җитмәгәндәй булды. Үз үзен ул әле генә бик зур лш, бик изге, яшерен бер эш эшләгән кебек тойды. Аны ниндидер олыгаю катыш курку, эчке бер тетрәнү тойгысы биләп алды. Алай-болай ашын бозса? Аның Тәңкәсе да бар ич әле! Тәңкә .. Әле генә үзен тулысыңча өлешле дип уйлаган егетнең күңелен усал бер корг кимерә башлады. Тәңкә, Тәңкә! Ана да ант бирмәде микән әле ул? Юк бугай. Алар бернинди антлар бир , •; . 1Шмадылар да алар. Әллә нәрсә генә булды ул. Бөтенләй уйламаган җирдән... тилелек, сабыйлык... — Инде күңелем чыннан да тынычланды,— диде Аппак, җиңел сулап.— Күпме көтәргә туры килсә дә, син — минеке, мин — синеке, иеме? — Ие,—диде Тотыш. Аппак та, тынычландым, дисә дә, аның да күңелендә бер төен калды. Ул әлегә бу турыда уйламаска тырышты. XIX Бүген алар яктыра башлаганны сизмичәрәк калдылар, ахрысы. Кайту ягына борылганда, җир өстендәге караңгылык инде таралган, болыннар, урманнар, күк йөзе тан алды йокысына чумып, тынып-изрәп ята иде. Алар атларын кызулый төштеләр. Таныш куаклыкларны, ауган карамаларны узып киттеләр дә куе таллыкка килеп керделәр. Таллыкны чыккач болын башланырга тиеш иде. Таллык урынында кайчандыр үтеп булмаслык сазлык булган. Инде ул кипкән. Көтү йөреп, арасыннан юл ясап бетергән. Алар куе таллар арасындагы тар гына ачыклыктан, көтү сукмагыннан киттеләр. Сукмак тар булганга, ике ат сыймады — Тотыш алдан барды, Аппак, бераз җир калышып, арттан килде. Таллык авызына якынлашып килгәндә, Тимеркүк кинәт тынычсызлана башлады— як-ягына каранды, пошкырып-пошкырып алды. «Бүре микәнни?» — дип уйлады Тотыш, сөңгесен җайлабрак тотып. Аппакны көтеп ул атын тыя төште. — Нәрсә бар? — диде кыз. Атта йөрүдән, иртәнге салкынлыктан аның бит очлары алсуланган иде, шаян күзләреннән, иртәнге кояш яруклары сыман, тыелгысыз сөю, сөенеч чаткылары бөркелә иде. Тотыш аның чык тамчылары белән юылган болын чәчкәседәй алсу, күркәм йөзенә елмаеп бер карады да, шауламаска, тыныч булырга кушып, кулын күтәргәндәй итте. Шуннан соң ул, тезгенне җыя төшеп, сак кына яңадан кузгалып китте. Алда шылт иткән тавыш та ишетелмәде. — Нәрсәгә исең китте соң? — дигән булды Тотыш, туктаусыз пошкырынган, тынычсызланган атына эндәшеп.— Беркем юк, котың алынмасын! Ул моны, аттан бигрәк, Аппакны тынычландыру өчен әйтте бугай. Үзе ул уяулыгын аз гына да киметмәде. Ат, билгеле, тикмәгә генә пошкырынмый иде, алда ни дә булса булырга тиеш иде. Шулай булып чыкты да. Таллык бетеп, тәбәнәк калкулыктан менеп килгәндә, алда, як-якта ниндидер атлылар күренде. Алар алты-жиде кеше иде, барысы да кораллы, тимер киемле иде. Болар төнге каравылчылар булырга тиеш иде. Тотыш каршысына беренче булып килеп җиткән кораллы ир, әтәчләнеп, битлеген күтәрмичә: — Ым?—дип кычкырды. Тотыш каушап калды: ул ымны оныткан иде. Ул арада башкалар да килеп җиттеләр, сөңгеләрен җайлап, юлга аркылы төштеләр дә көтә башладылар. — Әһә, белмисез? — диде ым сораган ир, усал итеп, сөенеп. Тотыш аны тавышыннан танып алды. Каушау, аптырау шундук кыргый бер ярсу белән алышынды. Ул кизәнеп сөңгесен Корыч-Тимергә тондырыйм дигәндә генә, арттан Аппак килеп, аның беләгеннән тотып алды. — Тотыш, ярамый!—диде ул, куркып, ялварып. Тотыш, аның үтенеченә буйсынып, сөңге башагын түбән иде. — Кистән! — диде Аппак, ымны әйтеп. Корыч-Тимер битлеген ачып жибәрде. Тотышка туры карап, живуче төс белән шаркылдап көләргә тотынды. — Тотышмы? Тотыш! Тотыш белән Аппак! Төнге каравылчылар! Җибәрегез, китсеннәр! Аның сүзләреннән Тотыш берни акламады. Ул бары үзенең көчкә тыелып торуын гына, Аппак ирек бирсә, бер карамый үзенең ягысына ташланачагын гына аңлады. Ник туктатты ул аны, ник тота ул аны? ♦ Кырын күзе белән генә ул Аппакка карап алды — Барыгыз, бар, ник туктадыгыз? — диде Корыч-Тимер, көлеп, атын > читкә борып. 5 Җиңүче булып сөйләнсә дә, ул Тотыш кулындагы сөңгедән күзен < алмады. Узып китәргә юл биргән булып, әкрен генә читкә каерды. Баш = калар да аннан күрмәкче атларын читкә бордылар, ике ара шактый _ ераклашкач кына: нишләр икән болар, дигән сыман, читтән генә карап, £ көтеп тора башладылар — Тотыш... беттек! — диде Аппак, пышылдап, алга узып. — Бетмәдек! — диде Тотыш — Инк туктаттың?! — Беттек, беттек! — диде Аппак, дер-дер калтыранып. — Иә алар, йә без! — диде Тотыш. ♦ Күз ачып йомган арада ул ияреннән калыкты, ике аягы белән дә * өзәшегә ныгытып басты да, сөңгесен Корыч-Тимергә ыргытты. Сөңге < тимәде КорычТимер, жирнс-күкнс калтыратып: — Уйнаш!—дип кычкырып җибәрде.— Тотыш — Аппак уйнаш! ® Атын борып ул урда ягына чапты Башкалар да, «уйнаш!» дип кыч _ кыра кычкыра, атларын куалап, урда ягына ашыктылар Йоклап яткан ~ җир күкрәген дер селкетеп, дөп-дөп бәргән ат тояклары да, куркып * таллыктан очын чыккан кошлар да — барысы да: — Уйнаш! Уйнаш! — дип кычкырдылар. Тотыш куа китте. Арттарак калган бер нрне ул ук белән яралады, икенчесенең атын аксатты. Корыч-Тимерне ук та, Тнмеркүк тә куып җитә алмады. XX Болгар кешеләрен Тотыш юньләп белмэеә дә, болгарлар аның үзен яхшы ук беләләр иде. Аның атагы Әсән буйларына, Ага-базар якларына үзеннән элегрәк килеп житте. Кеше арасына чыкмыйча, көннәрен, төннәрен ялгыз башы чатырда үткәргән Тотыш үзе турында сөйләнелгән сүзләрнең берсен дә ишетмәде. Ишеткән булса, ул билгеле, к\п кенә яңалыклар белгән булыр иде. Беркемгә күренмичә, яшеренеп йөрибез, дип уйласалар да, аларнык икәүләшеп, төше каравыл булып Йөрүләре күпләргә билгеле иде Адай гына да түгел, хан кызының яралы тотык янына барып йөрүен инде теге чакта ук, Чулман буеннан кайтып килгәндә үк сизеп алганнар иде Алар* ның бер-берсен яратышулары Алмыш хан белән Айкый хатыннан башка беркем өчен дә сер түгел иде, ахрысы. Тик шулай да бу турыда — Аппак белән Тотышның бергә очрашулары турында да, икәүләшеп болыннарда, урманнарда йөруләре турында дә ачыктан-ачык әйтергә я булмаса ханга җиткерергә беркемнең дә башына килмәде. Иик дигәндә, болгар йоласы буенча, кояш баеганнан алып кояш чыкканчыга тикле чит ир белән чит хатын-кыз бергә очрашса уйнаш санала иде. Уйнаш өчен исә, нрне дә, хатынны да — кем булуларына да карамастан! — аяккулл арын чабып, тураклап үтерәләр иде болгарда әле моңарчы хан кызы гүзәл Аппакның да, атаклы яшь алын Тотышның да үлемен теләүче кеше юк иде. Андый кеше мен.» иГилди Корыч Гнмер аларны үзенең кешеләре белән ике төн күзәтеп йөрде. Инде менә каптылар үзләре дә! Баш тартып карасыннар! Таныклар җитәрлек. Уяныгыз чыларны! Баш кисүче, кайра балтаңны! Уяныгыз кешеләр, җыелыгыз киң языга — уйнаш, уйнаш! Урдага карап чапканда Корыч-Тимернең күңеленә шундыйрак уйлар килде Тирмәләр арасына килеп кергәч тә ул чынлап та кешеләрне кычкырып йокыларыннан уятмакчы булды. Шулай да эчке бер тавыш аны бу тилелектән тыеп калды. Башкаларның чабылган күл-аяклары турында уйлаганда ул үз башын да онытып җибәрмәде. Кояш чыкмый торып тиктомалга урданы, димәк, ханны да йокысыннан уяткан өчен ана бик каты эләгәчәк иде. Ханны, урданы исә теләсә кайчан бары яу килгәндә генә, йортка-илгә талау, кыран килгәндә генә уятырга ярый иде, анда да әле чит кеше түгел — өй-агасы я булмаса ханның үз кешеләре, сакчылары гына уята ала иде. Аннары, нинди генә үчлекле, мин-минлекле булмасын, Корыч-Тимер дә Аппакның — хан кызы, Тотышның — хан тотыгы икәнлеген исеннән чыгара алмады. Ул, упкын аша сикерергә укталып та, сикерә алмыйча, упкын кырыенда тукталып калган кеше сыман, шып туктады. Кире борылды. «Keii тусын»,— дип уйлады ул, көтәргә булып. Аппак белән Тотыш та шулайрак уйладылар Аларга да тизрәк көн туу, кешеләрнең, бигрәк тә ханның уянуы кирәк иде. Аппак Тотышка барысын да сөйләп, аңлатып бирде. Егетнең йөзен кайгысагыш биләп алды. Менә ни өчен Аппак бары төнлә генә килгән икән аның янына! Менә ни өчен Торымтай аларны бөтенләй күрмәмешкә салынган икән! Көндез хан кызына тотык белән очрашырга түрә кушмый, төнлә очрашырга йола кушмый! Хан кызы, хан балалары тотык белән бернинди бәйләнешкә кермәскә тиешләр. Ах, менә нинди кеше икән ул тотык! — Ник башта ук әйтмәдең?! — диде ул, ачынып. — Мин курыктым,— диде Аппак.— Белсәң, мине яратмассың, дип, ташларсың, дип курыктым. — Инде менә бергәләп үләргә туры килә,— диде егет, үкенү сиздереп.— Безне йола үтерә. Иң зур ягым Корыч-Тимер дә түгел,— йола! Мин менә тагын шуны аңладым. Мин... без ниндидер күзгә күренмәгән арканнар белән уратып алынганбыз, бәйләп ташланганбыз. Үз иркебез белән без тел дә кыймылдата алмыйбыз. Тәңрем, син бирдеңме андый йолаларны кешеләргә, әллә алар үзләре уйлап тапканмы?! Миңа күрергә ярамый — алайса, ник миңа күз бирдең? Миңа сөйләшергә ярамый — алайса, ник миңа тел бирдең? Миңа йөрергә ярамый — алайса, ник мина аяк-кул бирдең?! Миңа сөяргә ярамый — алайса, ник син минем канымны кайнар иттең?! Юк, минем әле үләсем килми! Минем әле яшисем килә, сөеклем белән бергә куанасым килә, тәңрем! Коткар безне, коткар языклы балаларыңны! — Тизрәк, тизрәк! — диде Аппак, Тотышны ашыктырып.—Мин әле ышанам Ничек тә атамны алданрак күрергә кирәк. Алар ашыктылар. Үлемгә ашыгалар идеме алар, иреккәме — беркем дә белмәде. XXI Болгар җирендә таң атып кояш чыгу белән, төрле яктан урдага кешеләр килә башлады. Берәүләр якындагы авыллардан, көтүлекләрдән килделәр, икенче берәүләр ерак илләрдән сату итеп кайтып, хан янына йомышларын йомышларга ашыктылар. Өченчеләре, киресенчә, чит илләрдән, чит җирләрдән килеп монда нинди дә булса эш эшләргә уйладылар — шунын өчен йорт башына күренергә кирәк таптылар. Ханда йомышы-табышы булган кайберәүләр, аның янына эләгә алмыйча, үрда читендә чатыр корып, ничә көн инде төн куналар иде. Каравылчылар кешеләрне урдага берәм берәм карап, тикшереп керттеләр. Теркәүче яза барды, терки барды. Соңыннан хан ашап- эчеп, үзенең зур тирмәсендәге биек түренә чыгып утыргач, хан агасы * ана кемнәр килүен, нинди йомышлар белән килүен җиткереп торды. Аппакның Тотыш белән бергәләп керергә теләвен ишеткәч, Алмыш хан, аңлап җитмәгәндәй: — Минем каршыгамы?— диде. — Әйе, ханым,— диде хан-агасы — Анда тагын Алып-Тархан углы < Корыч-Тимер алып та килгән. Никтер кызган, бик ашыгыч, ди, мине алданрак керт, ди. — Корыч-Тимер сүрелә төшсен Әйт. керсен кызым,—диде хан. g Аппак үзе генә кермәде. Кул^а-кул тотынышып, ку ркып-өркеп, < кыюсыз гына алар икәүләп керделәр Керделәр дә, ары барырга батырлыклары җитмичә, ишек төбендәге йомшак паласка тезләнделәр. — Синең үзеңне генә керә дигәннәрне, кызым,—диде хан, мондый * күренешне бик үк ошатмыйча. ч — Мин икебезне дә әйттем, атам,— диде Аппак. — Торыгыз. Килегез бире,—диде хан. Алзр тордылар, алгарак уздылар, тагын тезләнделәр. Хан. чатыр- ♦ дагы барлык кешегә чыгып китәргә кушып, кулын селтәде. Хан-агасы, х битекчел.ф, сакчылар тавыш-тынсыз гына юк булдылар. < — Атам!—диде Аппак, эчке бер омтылыш белән, ялвару белән.— £ Без сиңа зур йомыш белән кердек — тыңлыйсыңмы безне? — Сөйлә, тыңлыйм, кызым,-диде хан. — Атам,—диде Аппак, барлык батырлыгын җыеп — Атам! Мин * Тотышны яратам, Тотыш . мине... Без өйләнешергә булдык — ирек х бир безгә! = Хл атасының кырыс йөзенә 'бер генә күтәрелеп карады да тынып „ калды. Тотышның беләгенә тотынган көе, тынын кысып, бар нәрсәсен - оныгын көтә башлады. Уттай янган дүрт күз, тораташка, абакка, потка текәлгәндәй, куркып, ялварып, түрдә угырган ханга текәлде. Болгар кешеләре генә түгел, хан үзе лә күп нәрсәне белә иде Яшерен шымчылар аңа барысын да җиткереп торалар иде. Аппакның Тотыш белән бери булуына ул ничектер бармак аша карады, хан кызына нишләсә дә килешә, диебрәк карады Аннары, андый нәрсәләр белән булашырга бу арада аның җае да булмады Башка кайгылар Да баштан ашкан иде! Нәрсә, көймәсе комга терәлме микәнни? Тотыш белән Аппак... Тотыш. Аҗундасы барлык алтынкөмешкә торырлы.ч Аппак әнә кемне сайлаган! Алмыш ханның тотыгын, кем белә, әллә углын сайлаган! Иа тәңре, йа алла, кирәгеннән артык яратмый ммкән ул үзенең Аппагын? Кирәгеннән артык ирек бирмәде микән ул аңа? — Өйләнергә? — диде ул кабатлап, төшенеп җитмәгән сыман. — Әйе, атам,— диде Аппак. — Син, кызым, үзеңнең кем икәнлегенне онытып җибәргәнсең, ахрысы,— диде хан, авыр, салмак сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарып. — Юк, атам,—диде Аппак, тынгысыз бер кабалану белән — Син бу сүзләрне мина түгел, Тотышка әйтәсең Тотыш мине үлемнән кот карды! Мине саклап ул унлап казаякны ү герде. Ул минем өчен, синең өчен сугышты. Ышанмасаң. күргән ирләр әйгер — Мин ышанам,— днде хан. коры гына.— Мин барысын да беләм — Беләсеңмени?! — днде Тотыш, куанып, сүзгә катышып. Хан. эндәшмәскә кушын, ана кул гына селтәде. — Беләм,—днде хан, кабатлап —Тик шулай да син үзеңне үлем нән коткарган теләсә кемгә кияүгә чыга алмыйсың, кызым. J Канатасы — вәзир. — Тотыш теләсә кем түгел, атам,— диде ш кына.—Тотыш — би углы. — Тотыш —Алмыш ханның тотыгы,— диде хан. — Мин аны яратам, атам! —диде кыз, учактагы ялкындай кызарынып.— Синең миңа әйткән сүзең бар: яраткан кешеңә генә бирермен, дидең. Исендәме? — Исемдә,— диде хан, теләмичә генә,—Мин синең Тотышны яратуыңа каршы түгел. Өйләнешүгә килгәндә.. — Ханым! Атам! — диде ]отыш, түзмичә.— Күктәге тәңре белән, җирдәгес\ дагы изге ияләр белән ант итеп әйтәм: аяк астында тузан булырмын, кая куйсаң, шунда торырмын, кая җибәрсәң, шунда барырмын! Ягиларыңны себерел түгәрмен, Хазар каганын юк итәрмен! Барлык абаклар белән, атаманам белән, изге Чул.ман белән, изге Этил белән ант итәм! Күк кылычым белән ант итәм. Бир миңа Аппакны! — Миңа синең антларың да, тузан булуың да кирәкми, Тотыш углан,— диде хан салкын гына.—Син беләсең булыр: Аппак, минем кебек үк, абакларга да, ияләргә дә табынмый. Ул бары бер аллага 1 абына. Мосылман түрәсе буенча ул бары мосылман яисә, каралар әйткәнчә, чумак йоласын тоткан кешегә генә чыга ала. — Син каршы килмәсәң, мин яңадан ата-баба йоласына кайтырыем, атам,— диде Аппак. — Менә монысы инде үлгәндә дә булмас!—диде хан, тавышын көчәйтеп.— Үткәнгә кире кайту юк. Этил кирегә акмаган кебек, сина да, миңа да, бөтен Болгар йортка да кирегә кайту юк. — Аппак кемгә табынса, мин дә шуңа табынырмын, ханым!—диде Тотыш, күп уйлап тормыйча. — Шулаймы? — диде хан, үчекләшкән сыман, көлемсерәгәндәй ител.— Атаң-анаң, ыруың, ни әйтер икән соң? — Кирәк икән, атамнан-анамнан, ыруымнан баш тартырмын, ханым!— диде күзе-башы акайган егет. — Хы,— дип куйды Алмыш хан, авызын кыйшайтып.— Нинди кызу канлы син. Тотыш углан! Атасыз-анасыз, ырусыз кем булырсың икән соң син? Ничек яшәрсең ажунда? Кол булып, йолкыш булып? — Аппак белән бергә булсам, кол булсам да, йолкыш булсам да миңа барыбер! — Миңа барыбер түгел,— диде хан.— Мин кызымны тотыкка да, колга да, йолкышка да бирә алмыйм. Сау булыгыз, угланнар. Ул, сонгы сүзләрен әйтеп, урыныннан тормакчы булды. Аппак белән Тотыш, үз колакларына үзләре ышанмыйча, каттылар да калдылар. •— Атай! —диде кинәт Аппак, чыркылдап, ап-ак агарынып. Аяцрә баскан ата кеше, күңеле йомшап, кире урынына утырды. — Нәрсә тагын?—диде ул, икеләнгәндәй итеп.— Әйтәсе сүзең калдымы, кызым? — Әйтәсе сүзем шул гына, атам,— диде Аппак, еламсырап.— Бар ышаныч синдә, атам! Безне бергә күрделәр. Корыч-Тимер... тозак.. Кызган мине, атам! Алмыш ханның кара сакал-мыек баскан киң йөзен кара болыт каплап алды. Усал очкыннар бөркегән усал күзләре калын кашлары астында күмелеп кала язды. Киң, авыр күкрәге, тимерче күрегедәй, гыж-гыж килеп, бер төште, бер күтәрелде. Баскан килеш, авыр йодрыкларын йомарлап, ул языклы яшьләргә карап торды. Кызына кычкырудан үз- үзен көчкә тыеп, кире урынына утырды. ' — Тыңлагыз, сүзем шул: —диде авыр гына сүзгә башлап,—Тотыш үзе, атасы-анасы, ыруы гарәп йоласына күчсә, тиешле калымын түләгәч, ике елдан соң өйләнешерсез. Ак юл сезгә, балалар