Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Туган җирем
Әнкәй мина тәмле-татлы сүзләр Өйрәтмәгән сабый чагымнан.
Яратуы күкрәк сөте белән һәр балага тигез салынган.
Олы хисләр — күнел түрләрендә.
Тел очында йөрсә, жил алыр. Яратуың артык тирән булса. «Яратам» дип әйтү бик авыр.
Авылымны өзелеп сөям диеп, Сөйләп йөрми авыл кешесе. Чәчә. ура. илне туендыра,— Яратуның шунда көчлесе.
Болыннарым сагына, печән житсә. Кырлар чакыра урак өстендә.
Печән исе. кара икмәк тәме Сеңеп калган ана сөтеннән.
Басуларның булды көйгән чагы, — Кем кайгыдан качып котылган? Кырны баскан әче әрем тәме Күз яшьләре белән йотылган.
Туын үскән җирем. эчкән суым. Сулар һавам—туган як кынам! Күпме балан яуда башын салды Шүшы җирдә яшәү хакына.
Үлгәннәрнең калган гомерләре Ал таңнарга кушылып кабына. Таңнар яктылыгы күкелдәргә Ана сөте белән салына.
Мәкер
Күз алдыма кара елан булып Килә иде мәкер элгәре.
Мона чаклы ничек белмәгәнмен Аның битлек киеп йөргәнен.
Битлекнең дә кияр гел янасын. Чакырганны көтмәс, килгәләр. Авыр чакта, йомшак куллар булып. Чәчләреңнән сыйпап иркәләр.
Көчле булсаң, зарлы ялгыз хатын Иңнәреңә кайгы бушатыр.
Кырыс булсаң, моңлы жырлар булып Күңелеңне тәмам йомшартыр.
Я килер ул сылу яшь кыз булып.
Күз яшьләре мөлдерәп тамарлар,— Эретеп, йөрәгеңә үткәч кенә Кара елан булып чагарга.
Ничә тапкыр күңел тәрәзәсен Танымыйча ачтым мәкергә.
— Ышанмагыз моңлы-зарлыга,—дип. Телем бармый ләкин әйтергә.
Гөнаһсыз жан бәлки чын булырда Кабатланмас моңлы җыр булыр? Чагылудан арган йөрәгемнең Югалтуы тагы да зур булыр.
Таш
Җилләр исеп, болыт куергач та Роза тажы кебек коелмас,— Кырым ярларыннан истәлеккә Алып кайтам сиңа чуерташ.
Карарсың да ташка, я көләрсең, Я ташларсың берәр тартмага Ә мин күрдем анын йолдызларга Атылганын үткән атнада.
Ул үзе дә гади бер таш түгел,— Күптән сүнгән йолдыз затыннан. Караңгылык жирне каплаганда. Якты бер нур булып атылган.
Шул мизгелдә җирдә кемдер туган, Ана күчкән йолдыз гомере. Жирдәгеләр утка мохтаҗ, чакта Кешеләргә якты нур биреп
йолдыз сүнгән. Ташкыннарга тишеп, Чуерташка инде әверелгән.
Гомер узган саен, таш тәнендә Сурәтләнә барган дәверләр.
Карлы таулар — ташның аркасында, Тау башында — болан мөгезе. Кара болыт әнә якынлаша. Яулар баса Кара диңгезне.
Упкын аша очып, чаптар атлар Таудан төшә быргы тавышына, һәр авазы илнең, һәр ярасы Ярылып калган җирнең ташында
Ә йолдызлар җирдән күренмәсэ, Кук йөзендә болыт куергач, Давыл куба, диңгез ярдан чыга, һаваларга атыла чуерташ.