Логотип Казан Утлары
Юмореска

АВЫРТМАС БАШКА


Күршем Даут базга егылып аягын сындырды. Ул сөртенгән такта ның бер башы
минем маңгайга кундырыр дип һич уема килмәгән иде.
Башта Даут, бик сызланып-сыкранып, больницада ятты. Аннары бераз чатанлап
йөрде дә берничә айга пенсиягә чыгардылар үзен. Күршем еш кына минем янга,
конторага килеп утырырга гадәтләнде.
— Өйдә эч поша, малай. Биредә кеше күрермен, сүз ишетермен, ичмасам, — ди.
Каршы килмәдем. Кабинетта буш урындыклар җитәрлек. Утыра бирсен шунда.
Ул көй дә килеп утыра. Бушрак вакытлар әрәмгә үтми хәзер. Даут анекдотлар сибә.
Ул үзе мичче иде. Мин кабинеттан чыкмый гына бу борынгы һөнәрнең нечкәлекләренә
төшендем. Даут миңа мичләрнең сызымнарына кадәр сызып күрсәтте. Кабинет миче
тузсын гына, үзем сүтеп чыгарам...
Чистара, купшылана төште Даут. Өстенә лавсан костюм киеп, капрон галстук
бәйләп куйды. Ябык гәүдәсе түгәрәкләнеп, олысымак төс алды. Алсу яңаклы тулы
йөзенә кап-кара мыек үстереп жнбәрде һәм... һич искәртмәстән минем штаттан тыш
урынбасарга әйләнеп китте.
Әйтик, берәрсе минем янга йомыш белән керә. Билгеле, кайчак аптырап, башны
кашырга керешәсең. Шунда, һич кичекмәстән, почмакта кукыраеп утырган Даут телгә
килә.
— Менә болай итсәк, ничегрәк булыр икән? — ди ул һәм төпле генә тәкъдим
әйтеп куя. Иң кыен хәлләрдә дә аптырап калмый бит. Ә йомыш белән килгән кеше инде
аңа таба борыла. Алар мәсьәләне уртага салып хәл итә башлыйлар. Даутның районда
белмәгән кешесе, кермәгән оешмасы юк икән. Ул хуҗа кеше шикелле эре генә кыяфәт
белән телефонга килә. Берәүләрне юмалый, икенчеләрне тиргәп, куркытып ала.
Баллый-борычлый, әмма мәсьәләне хәл итә.
Мин иркенләп тәмәке тартам. Ярый әле, йомышчылар рәхмәтне миңа да әйтергә
онытмыйлар...
Ялга киткәндә, кабинет ачкычын аңа калдырырга туры килде. •
— Оешмабыз кечкенә, әмма эше зур бит аның, күрше. Мин монда күз -колак
булырмын, — ди. — Ә син борчылма, теләгәнчә ял ит, — ди.
Әле үзем Кавказда курортта. Ләкин теләгәнчә үк ял итеп булмый. Иягәдер күңел
борчыла. Кичә төш күрдем. Кабинетымда икәнмен, имеш. Даут минем өстәл артында
утыра. Ә мин җиң сызганып, ак алъяпкыч бәйлә п, кабинетта бик зур мич чыгарам,
имеш...