Логотип Казан Утлары
Роман

ХУҖАЛАР

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
РОМАН
1
Башкала ерак калды.
Карга күмелеп утырган авыллар, тимер юл буена сыенган бәләкәй станцалар утлы күзләре белән җемелдәп төн эченнән чапкан поездны зарыгып көтеп алалар да, аның сәлам дә бирми китүенә үпкәләгәндәй, тавышсыз-тынсыз артка йөгерәләр.
Вагон чайкала. Тәгәрмәчләр тукылдый. Каяндыр югарыдан әкрен генә радио сөйли. Ул, гүя, төнге авазларның барысын бергә җыеп, бала бишеге янына баскан анадай, пассажирларны йокыга әзерли.
Арслан йоклый алмый. Куллары белән иягенә таянып, тәрәзә баенда, бәләкәй өстәл янында утыра. Күптән утыра инде: чемоданыннан юл киемнәрен дә алып кими, вагон чайкалудан түгелеп, суынып беткән чәенә дә кагылмый.
Мәскәүдән аның белән бергә утырып чыккан Камил Мөстәкыймов — партиянең шәһәр комитеты секретаре — иптәшләрен эзләп күрше вагонга киткән иде, әле һаман кайтканы юк. Арслан белә — алар анда күңел ачалар. Кайткач — эш муеннан, буш вакыттан файдаланып калырга кирәк.
Арслан бүген үзе дә, начальник икәнен онытып, «тузан коеп» алырга каршы килмәс иде. Ләкин аңардан читләшәләр, аның шешә белән дус булмавын белгән көннән бирле, аны компанияләренә алмыйлар
Чөйдә портфель эленеп кайта. Вагон чайкалган саен шап-шоп стенага бәрелгән әнә шул калын сары портфельдә Арсланның челпәрәмә килгән өметләре кайта...
Моннан ике ел элек Арслан Кынгыраулы Чишмә мәйданын кабул итеп алган иде. Күз күреме җитмәс киң ялан. Үзәннәрдә авыллар яши, чишмәләр ага, елга тугайларында көтүләр йөри... Нефть эзләүче разведчиклар килде, унбиш километр саен бер скважина куеп, кул-аяк тимәгән яңа мәйданның запасын барлап чыктылар. Нефть белгечләре әйтте: Кынгыраулы Чишмә ел саен дүрт миллион тонна нефть биреп барачак.
Гыйльми институт яңа мәйданны эшкәртүнең проектын төзеп бирде. Проектта бер нәрсә —әрәмгә яна торган газ искә алынмаган, йөзләгән скважинаның газы корым булып күккә оча, күгелҗем томан булып үзәннәргә җыела. Нишләтәбез аны?
Дөнья галимнәре исәпләп чыгарган — егерменче гасыр уртасына жир шарының нефть запасы җитмеш миллиард тонна калган. Күрер күзгә бик зур сан бу, ләкин ул запас планетага утыз биш елга гына җитәчәк. Арслан — ун ел нефть эшендә, ун ел буе промыселларда газ яна. Гади бер бораулаучы яки бурмастер булып эшләгән чакта аның әрәм янган газга каршы көрәшердәй көче юк иде. Хәзер ул — производство командиры, яшәп килгән хуҗасызлык белән килешсә, аның тигез урында түмгәк булып утыруыннан кемгә файда?
Кынгыраулы Чишмә яклары урманга ярлы, утынга ярлы; борын- борыинан монда агач кытлыгы, йортларны сөяннән, усактан салганнар, өйне салам ягып, кизәк ягып җылытканнар.
Яна промыселларның ике меңнән артык операторы авылларда яши. Кышкы салкын нртәләрдә, Кынгыраулы Чишмәнең төрле якларыннан — җитмеш ике авылдан — операторлар җир маен суыртырга дип скважиналар янына җыела. Аларның тормышын ямьлерәк итәсе иде бит. Авыллар бөтәйде хәзер — гаражлар, клублар, таш мәктәпләр салына. Ал арны җылытасы, аларга җан өрәсе бар.
Промыселларда газ яна.
Нефть калаларында кышын яшел кәбестә юк. помидор, кыяр юк. Саласы иде гигант теплица, рәхәтләндерәсе иде калаларны яшелчәгә. Авылларда яшәүче нефтьчеләр ягулыкка тилмерә. Зәңгәр баллоннарга тутырып, өләшәсе иде өйләргә Яна промыселларның бәрәкәтле газын.
Кынгыраулы Чишмә мәйданына завод саласы иде. Европа масштабындагы завод түгел, Союз күләмендәге заводка да исәп тотарга кирәкми. Газ-компрессор заводы Яна промыселларның үз газын эшкәртердәй генә...
Арслан Кәлимәтпең Техник китапханәсеннән материаллар сайлап алды, илнең төрле өлкәләрендә эшләүче зур белгечләр, инженер-төзү- челәр белән хат язышып озаклап киңәште һәм, тәвәккәлләп, Идарә проектчыларына монарчы күрелмәгән яна эш тапшырды. Башта бик дулкынланып тотынганнар иде. тора-бара күңелләре сүрелде. Чөнки бу эшнең барып чыгачагына бернинди өмет тә юк. завод бюджетка кертелмәгән иде.
Арслан бер елдан Яна промыселлар идарәсенең техсоветын җыйды. Идарәнең баш инженеры, файдалы эш дигәндә җанын ярып бирергә әзер торучы Вадим Сергеевич Золотухин, беренче булып каршы чыкты. Чамасыз кайнар табигатьле бу кеше сикереп урыныннан торды да юка кылыч борынына элеп куйган тар кысалы күзлеген йолкып алды.
— Арслан Шәвәлиевич! Акылыгызга килегез. Кем безгә завод чаклы завод салырга рөхсәт бирсен?' Бу бит көлке! Кешеләрне юкка өметләндермик, буш хыяллар белән башларын әйләндермик, — диде.
— Башкалар ни уйлый? — диде Арслан, сабыр гына.
Өч кеше дәшмәде. Баш технолог Шәйхеразимов. җилкәсен җыерып, уңайсызланып елмайды.
— Белмим... бу хәл минем башыма сыймый. Моны, минемчә, без түгел, совнархоз, һич югы, «Татнефть> берләшмәсе күтәрергә тиеш иде.
Арсланны берләшмәдә дә якламадылар.
— Сабыр итик, иптәш Гобәйдуллин. Партия бездән әлегә завод ♦
сорамый, нефть сорый, — диделәр. ь
Берьюлы ике оешмада кире кагылу Арсланны уңайсыз хәлгә ките- S реп куйды. Ул үзен ялгыз итеп, ярдәмчесез итеп тойды. Кычытмаган S җирне кашып йөри, диделәр аның турында. Золотухин эшне куертып > җибәрде, төп вазифабызны онытабыз, эшчеләр кайгысын кайгыртырга м вакыт! ♦
Арслан башта түзде. Әмма уң кулы булырга тиешле баш инженер- а ның нефтьчеләрдә кирәкмәгән ярсыну уятуы аны партком секретаре ° Таҗи Вилданов белән киңәшеп карарга мәҗбүр итте. Таҗи — аз сүз- л ле кеше. Артыгын сөйләмәс, акыл сатмас. Урта мәктәпне бетерг -н х көннән промыселларда ул: беренче торбаларын салышкан, беренче * факелларын кабызган, фонтан асларында калып, нефтькә коенган е Заманында ул экономист булырга җыенып йөрде. Институтка китәсе “ елны кулбашын имгәтеп, озак кына авырып ятты, аннан терелүгә сукыр < эчәгесен кисеп алдылар Ул арада яше чыкты. Институтны да. практн- u каны да — барысын бергә промыселларда узарга туры килде аңа. Арсланны якласа әнә шул Таҗи яклый, әгәр инде ул да кирәксез дип таба икән — күңелдә йөрткән хыяллар белән саубуллашырга туры килә.
Сөйләшү партком бүлмәсендә булды Очлы терсәкләре белән өстәлгә таянып, ләм-мим бер сүз дәшмичә, Вилданов аны ярты сәгать буе тынлап утырды. Парторгның какча йөзенә, теләктәшлек-мазар белдермәгән ярым йомык күзләренә карап. Арслан үкенә башлады Нигә сөйли соң әле ул? Таҗи йоклап утыра түгелме соң?
Юк, Таҗи йокламаган иде Беравык дәшми торгач, гади генә итеп әйтте:
— Золотухинга тимәгез. Намуслы инженер ул. Кеше просто арыган- ун ел сугыша инде, ирешкәне — вак-төяк. Борчылмаска, канатсыз яшәргә өйрәттеләр безне. Еллар буе. Бик озак
Тагын сүзсез калды. Арсланның күзләренә карады.
— Проект тирәсендә кешеләрне бик озак азапладың шул. Гайрәтләрен чигердең Проектны хәзер директив органнарга тапшырырга вакыт. Шуңарчы безгә бер нәрсәне ачыкларга кирәк: нинди акчага салабыз заводны? Җидееллыкның бюджеты инде расланган. Дәүләт безгә акча бирмәячәк бпт.
— Узган елны экономияләгән бер миллион акчабыз бар.
— Менә монысы — чып сөйләшү Димәк, без дәүләт кесәсенә кермибез Завод күпмегә төшәчәк — чама белән исәпләдеңме?
— Документларны күп актардым, белгечләр белән сөйләштем, ике миллионнан да артмас, диделәр.
— Ә калган бер миллионны каян алабыз^
— Әгәр партоешма булышып, яшьләрне, комсомолны күгәрсәк, хәрәкәт сез фондларны худка җибәрергә була
— Бик хуп. Ә эшне кемнән башлыйбыз?
— Госкомнтсттан.
— Юк. иң элек, минемчә, проектны Институтка биреп тикшертеп алырга һәм тиешле оешмалардан раслатырга кирәк. Шуннан соң гына без югарыдан рөхсәт ала алабыз Үз көчебез белән башкарып чыгуга бик нык басым ясарга кирәк.
Институт төзәтмәләр керткән нроскгны башта нефть берләшмәсе карады, аннан ул совнархозга күчте. Совнархоз күршедә генә бу i
бер хәл иде, ул бит әнә кайда — Куйбышевта ук. Теләгән чагыңда ялт кына барып керә дә, тиз генә сөйләшә дә алмыйсың.
Документлар Куйбышевта өч ай ятты.
Баш инженер Золотухинга да мәшәкатьләнергә туры килде. Ул, ике мәртәбә махсус командировка алып, Куйбышевка барып кайтырга мәҗбүр булды. Икенче баруында ризасызлык аның йөзенә үк чыккан, ул тагын завод салудан баш тартыр дәрәҗәгә җиткән иде инде.
Ничек булса булды, тырыша торгач, документлар Главкага барып керде. Керде дә тоткарланып калды.
Шалтыратып та карадылар, хат язып та сорадылар, җавап килми дә килми.
Ул арада Кыңгыраулы Чишмә мәйданын бораулый да башладылар. Тәҗрибәле карт мастер Лотфулла Дияров үз җаена, ашыкмый гына эшләсә дә, яңадан-яңа скважиналар өлгертеп кенә тора. Арслан сизеп йөри: озакламый «хәрәкәтсез фонд» исемлегендә йөри торган, ягъни бораулап бетерүгә авызын томалап куйган скважиналар саны күзгә күренеп артачак. Ә алар Яңа промыселлар идарәсенең нефть чыгару планына керәләр, бер сүз белән әйткәндә, промыселны артка сөйри башлаячаклар. Лотфулла агай янына аның улы Булат Дияров та кушылып, рәттән ике скважинаны рекорд белән тәмамлагач, Арсланның күңеленә шом төште.
Яна скважинаны товар паркларына тоташтырырга, җир астыннан торбалар сузарга, нефть кудыру станцалары салырга кирәк. Завод кайгысы арткы планга күчте.
Арслан аңлый: ил зур, нефть берләшмәләре күп. Госкомитетта алар кайгысы гынамыни!? Ләкин эш көтә, кешеләр тынгысызлана.
Бигрәк тә Золотухин борчыла. Бер уйласаң — баш инженер хаклы. Завод проектына кул куеп биргәннән соң. Яна промыселлар идарәсенә газ җитештерү планы да өстәделәр. Бер ел узды, — завод юк, газ планы каргыш булып өстә асылынып тора. Премияне кистеләр. Кешеләрнең кесә ягына сукты бу. ризасызлыкны көчәйтте.
Бәйрәм демонстрацияләрендә аларны хәзер иң артка куялар. Эшчеләр гарьләнә, Арслан ягына ымлап, тонык кына гүлиләр иде.
Арслан үз карамагындагы барлык телефоннарны худка җибәреп, нефть берләшмәсеннән дә гозерләнеп әйттерә торгач, ниһаять, аны Госкомитетка чакырып алдылар.
Каушап һәм дулкынланып юлга чыкты Арслан. Кайчандыр, сугыш вакытында, Белоруссия урманнарында партизан булып йөргән чакта, разведкага барыр алдыннан шундыйрак хис кичерә торган иде ул. Төн эченә чумып, үзенә йөкләнгән сугышчан задание белән күзгә-күз калгач кына каушау ничектер үзеннән-үзе бетә, тез буыннары ныгый, аның бөтен барлыгын тәвәккәллек һәм ышаныч биләп ала торган иде. Ләкин алар ул чакта өчме-дүртме егет бергә йөриләр, янәшә баруларын, бер-берсенә кирәк булуларын сизеп торалар, ә бүген ул ялгызы, аның алдында, тынлыгы белән куркытып, Госкомитетның соры таш бинасы калкып тора.
Биек түшәмле ят бер кабинетта аны илле яшьләр тирәсендәге калку буйлы, пөхтә киемле кеше каршы алды. Арслан күрешергә дип кулын сузганда, бер генә мизгелгә туктап, гаҗәпләнеп калды. Аның каршы- сында кайчандыр Кәлимәттә шау-шу куптарып, Кәрим Тимбиков үлеменнән соң эшеннән алынган Николай Николаевич Кожанов басып тора иде. Никадәр үзгәргән ул: яңак сеңгерләре бүртеп чыга торган усал, кырыс йөзе түгәрәкләнә төшкән; кайчан карама тырпаеп, тузгып торган тыңлаусыз чәчләре шома итеп, майлап таралган; өстенә кигән киеме дә кайчандыр партработниклар Сталиннан күчереп алган ярым хәрби китель түгел, күзләрне иркәли торган нәфис йон костюм иде.
Кабинетның хужасы, Арсланның йөзенә бәреп чыккан гажәпләнүне күреп, дустанә елмаеп күреште:
— Саумы, коллега? Күрәм: сез гаҗәпләнеп калдыгыз.
— Николай Николаевич... Мин сезнең Мәскәүдә икәнегезне ишеткән идем, ләкин, беләсезме... монда очрашырбыз дип...
— Уйламаган идегезме? ♦
— Чын әгәр. ь
Кожанов дала җилләре кискән кара тут йөзле Арсланның бетон 3 багана кебек нык, таза гәүдәсен үлчәп-сынап күздән кичерде дә өстәл 2 яныннан урын тәкъдим итте. Буровой гөрелтеләре эчендә калган әллә £ кайчангы гаугалы тормышын күңел төбеннән актарып, Кәлимәт туры: да сораша башлады. Сорашыр нәрсәсе күп иде аның. Ни дисәң дә, * гомеренең алтын чагын ул анда, Татарстанның беренче нефть мәйдан- ® нарында, үткәрде, көчен һәм белемен кызганмыйча, нефть чирәмен 2 күтәреште — илдәге иң зур бораулау трестының управляющие булды. * Аны куып җибәрделәр. Госкомнтеттагы шушы урынын ул гаять зур * тырышлык белән яулап алды. Менә инде аның кул астында эшләгән ** япь-яшь егетләр олы кыяфәткә кергәннәр, чәчләренә чал куна башла- * ган. Әле күптәнмени ул аны эшкә кабул иткән иде. аның белән бергә с. кар көртләре эченнән чыга алмый яткан вахта автобусларын этешкән < иде. Бүген аның каршысында—зур бер производствоның командиры."* Әллә ниләр куптарып, завод даулап йөри. Дәвере шулай — кешеләрне чәчләреннән тартып үстерә. Тик әле аңа сабыр итәргә туры килер. Завод — кечкенә нәрсә түгел. Ордым-бәрдем генә салып булмый анс ..
— Күңелсез хәбәр әйтергә туры килә бит, иптәш Гобәйдуллин,— диде Кожанов, уңайсызланып.
— Ничек?! — Арслан бөтен гәүдәсе белән алга сөрлекте. — Яраксызмыни безнең проект?
— Проект әйбәт. Материаль база юк, туганкай.
— Без бит дәүләттән акча сорамыйбыз.
— Белом. Завод салу белән генә эш бетми. Заводтан торбалар сузарга, әзер газны каядыр кудырырга кирәк. Торбаны Трансевропа таләп итә—«Дуслык> магистрале. Кстати, ул сездән башлана — Кәлимәттән. Менә шулай, коллега, сабыр итеп торырга туры килер.
— Кайчанга чаклы?
Анысын инде Кожанов әйтә алмый. Бәлки бер ел, бәлки биш ел узып китәр, һәрхәлдә, өметне өзмәскә кирәк. Җитәр вакыт — хәбәр итәрбез.
Арслан, мөмкин хәтле сабыр булырга тырышып, заводның бик тә. бик тә кирәклеген, нефть чыгаручыларның тормышы яхшырачагын дәлилләп аңлата башлады. Кожановның чырае кырысланды, сөйләшү беткәнне аңлатып, ул урыныннан торды.
Арслан шаккатып, гаҗиз булып, аптырап калды. Сүгенә белә торган булса, ул бәлки Кожановка берәр усал сүз әйтүдән дә тартынмас иде, ләкин сүгенә белми иде шул. Үпкәсен, рәнҗешен эченә йотып, Госки- мнтстның соры ташлы салкын бинасыннан чыгып китте.
...һәм менә аның челпәрәмә килгән өметләре чөйдә эленеп кайга. Юк. ул Кожановка үпкәләми. Кем ул Кожанов? Заман үзгәргән саен төсен үзгәртеп торучы. Кичә ул гадәттән тыш комиссар киемендә иде. нефтьче егетләр белән яңак сеңгерләрен биетеп, өстәл сугып сөйләш» иде. бүген итагатьле интеллигенг костюмы киеп алган, сүзен үлчәп кенә, елмаеп кына сөйли. Аңар нәрсә — инструкция ни кушса, шуны үтп, никадәр төгәлрәк үтәсә, шулкадәр тынычрак яши.
Промыселларда газ яна. Еллар буена. Моңа кем җавап бирә? Гомумән, кайчан да булса җавап бирүче булырмы?
Арслан, башын куллары белән кысып, озак кына тын утырды. Нефтьче операторларның тормышын күңеллерәк, мәгънәлерәк игү
хыялларының юкка чыгуын, әрәмгә янган газ кебек, төпсез бушлыкка, күккә очуын уйлап, көрсенеп куйды. Сугыш вакыты, Белоруссия урманнарында партизан булып йөргән чаклары тагын исенә төште. Эзенең һәм иптәшләренең гомерен кыл өстенә куеп, хәтәр операцияләргә баруы, дошман эшелоннарын тау астына тәгәрәтеп, илне һәлакәттән коткарышуы турында уйлады. Ул чакта аңар ышаналар, аны яклыйлар иде. Нәрсә хакына эшләде соң ул аларны? Әнә шул Кыңгыраулы Чишмә мәйданнары, яңа заводлар салу хакына түгелмени? Бүген алар рөхсәт итмиләр. Бу хәл аның башына сыймый, аның намусын рәнҗетә, күңелен газаплый иде.
Авыз эченнән күңелле бер көй көйләп, Камил Мөстәкыймов кайтты.1 Өстәл буенда бөкрәеп утыр!ан юлдашына.
— Моңаябызмы, Арслан Шәвәлиевич?.. — диде.
Арслан дәшмәгәч, тавышсыз гына чишенеп, салкын одеял эченә кереп ятты.
Поезд ниндидер бәләкәй станцадан узды, ахрысы, күз иярмәс тизлек белән сары утлар йөгерешә башлады, тәгәрмәчләр такылдады. Арслан ритмлы тукылдаган тәгәрмәчләр тавышын тыңлап утырды. Алар. гүя. аны үртиләр, башкалага бардыңмы, эш кырмакчы булдыңмы? — диләр.
«Кыр-дың-мы? Кыр-дың-мы? Кыр-дың-мы?*— дип тукылдыйлар тәгәрмәчләр.
2
Арсланны өендә дә күңелсезлек көтә иде Ләкин ул күтелсезлек башта караңгы чырайлы булып түгел, ташып торган шатлык булып килде.
— Арсланым минем, юлбарысым! Рәхмәтләр яусын сиңа! Күктән көткәнне җирдән бирде! Рәхмәтләр яусын! — дип. Сәгыйдә аны, ишектән кайтып керүгә, ашкынып муеныннан кочаклады.
Арсланның бер кулында чемодан, икенче кулында портфеле белән төргәкләре иде. Ул аларны идәнгә куярга да, кулында тотып торырга да белми, Сәгыйдә, анар сүз әйтергә дә ирек бирмичә, шатлык-сөенечен өермәдәй өереп, берьюлы бушата иде.
— Гомер буе хыялланып йөрдем. Балалар рәхәтләнер инде. Ул матурлыгы! Ул йомшаклыгы! Түшәк тә түшәк, ул да түшәк! Рәхәтләнер балаларым. Ышанасым килми. Билләһи менә, чын әгәр' Ничек башыңа килде ул синең, ничек әйтеп калдыра белдең?! Кил әле. үбнм әле бер үзеңне! Сагыныплар беттем бит инде! Арсланым минем, юлбарысым!
Арслан берни аңламый иде әле. Өстенә бизәкле чуар халат киеп алган, куе кара чәчләрен маңгай өстеннән ак тасма белән җыеп бәйләгән Сәгыйдә аны кулыннан җитәкләп алды да йөгертеп диярлек залга алып керде. Арслан тик хәзер генә аңлап алды, зал идәнен тутырып, зур бер келәм җәелеп ята. Келәм залга байларча төс кертеп җибәргән, аңа карап торулары ук күңелле. Арслан аптырап калды —- аның беркемгә дә заказ биргәне юк бит. Хатынының шатлыгын берьюлы бозмас өчен, ул ипләп кенә келәмне кем китергәнен сораша башлады.
— Гозәеров абый алып килде. Арслан Шәвәлпевнчнең туган көненә, ди.. Кырык яшь — зур бәйрәм, түгәрәк дата, ди...
— Кайчан китерде?
— Кичә. Балаларны бакчадан алып кайтып кына тора идем. Ике кеше келәм күтәреп керделәр.
«Туган көн икәнне кем әйткән, кырык яшь тулганны каян белә?—. дип күңе. .сз генә уйлап алды Арслан. — Менә син тамаша. Бу бәладән ничек котылырга инде?»
Сәгыйдә иренең кәефе киткәнен шундук аңлап алды.
— Нигә, Арслан, әллә китерергә кушмагап ядепче?— диде
— Тукта .. Мин аның белән сөйләшим эле, — дип, Арслан телефон трубкасына үрелде.
Сәгыйдәнеи йөзе очлаебрак китте. Ул. муенын сузып, нре сөйләшкәнне тыңлап тора башлады.
— Гозәеров кирәк иде. Әһә' Ислам агай, үзегезме1 Гобәйдуллнн ♦ борчый әле сезне Рәхмәт. Гөрли дим, гөрли башкала. Йомыш бар иде ь сездә Юк, болай гына әйтә торган түгел. Безгә килеп чыгыгыз әле г Әйе Мәскәүдән алып кайткан күчтәнәчем да бар..
Телефоннан килергә ризалык бирделәр. Арслан трубканы элде дә, 5 гаепле кеше сыман, уңайсыз гына елмаеп .
— Сәгыйдә, табын әзерләргә туры килә инде, кунак чакырдым,—диде. ' ®
Сүз тыңлау чан, ирен хөрмәтләп яшәргә күнеккән Сәгыйдәнеи х Арслан Мәскәүдән кайтышка дип пешергән ризыгы күп ил-. Табын * әзерлн-әзерлн, Мәскәү хәлләрен сораштырды
— Юллар уңмады — диде Арслан, аңлатып тормас өчен чемодан- '
нан бүләкләрен чыгара башлады. -
Ак җирлеккә яшел бизәк төшерелгән, өф итеп өрсәң очып китәрдәй - җиңел җәйге күлмәкне хатынына тоттырды Сәгыйдә, көзге каршына * килеп, күлмәкне иңенә салып карады, кулы белән сыпырды; Арсланны әллә ии арада үбеп алды һәм тагын кухня ягына йөгерде Улы Рәфикъ- ка Арслан бөке белән ата торган пистолет, кызы Әлфиягә күзен йома белә торган курчак, табын янына булыр дип, Сәгыйдә заказы буенча, Мәскәү конфетлары, кыйммәтле кызыл балык алып кайткан иде
Сәгыйд » уз нәүбәтендә Арслан кайтышка дип кичә үк пешереп куйган тавыгын, вак бәлешен холодильннктаи чыгарып, җылытасын җылы- . тып, тәлпнкә-тәлинкә өстәл өстенә тезеп кунды. /
— У-у! Күбрәк булмыймы бу, әнисе? — диде Арслан, елмаеп.
Сугыштан кайткач, биш сл буена заводта эшләү, аннары нефтьче булып, буровойда көннәр буе коры-сары ашап йөрү аны рнзык-мазарга талымсыз булырга өйрәткән иде.
Идарә башлыгы булганнан сон, промыселларга чыгып, көннәр буена нефть чыгаручы операторлар арасында йөргән чакта да ул кырга ризык-мазар алып чыкмын, нефтьчеләр белән бергә «күмәк казаннан» ашарга ярата иде.
Менә хәзер әллә ни арада өстәлгә килеп утырган шул хәтле рнзык- нигьмәтпе күргәч, аңа хәтта уңайсыз булып китте.
Зал белән кухня арасында яшь киленнәр кебек җилкенеп, ихлас күңелдән йөгереп йөргән чуар халатлы хатыны — чак сизелердәй юаная башлаган, дөресрәге — бәхетле тигез тормыштан, сабыр холыклы, ягымлы нр белән яшәүдән тулышып кына киткән Сәгыйдә, бүген аңа аеруча якын, аеруча үз иде Ул аны сагынган, гел күрәсе, ү» янында тотасы, иркәлисе-назлыйсы килә иде. Арсланның дулкынлануы Сәгый- дәгәдә күчге, Сәгыйдәнеи күңелендә дә сүз белән әйтеп булмый торган якты бер тойгы, яратасы һәм яратыласы килү тойгысы уятты.
Табын әзерләнеп бетүгә, Гозәеров та килеп җитте. Ишекне сак кына шакып, тыйнак кына килеп керде ул. Кергән мәлгә ашыгып түргә узмады, ишек төбендә туктап, өйдә кемнәр барын чамалап алды Чакырылган кунак үзе генә икәнлегенә төшенгәч, аның кара мыеклы чз' ) йөзенә елмаю чыкты. Әдәп әчеп бераз кыстатып, тагар гадәте буенча, чамасын белен кенә ялындырып, заманча җыйнак, элегант пальтосын, яшь тюлень мехыннан тегелгән бүреген салып, чөйгә элде. Тик очлы башлы чит ил ботинкасын салуга эш терәлгәч, ул чак сизелерлек икеләнде Ана шундук Сәгыйдә ярдәмгә килде аяктан салыр»а кирәк түгеллеген әйтеп, аны кыен хәлдән коткарды
— Сәгыйдә дөрес әйтә, узыгыз, Ислам агай, — диде Арслан.
Шуннан сон Гозәеров артык кыстатып тормады. Ишек төбендәге коры чүпрәккә бик җентекләп аягын сөртте дә, Арсланга ияреп, зал ягына узды. Аның суыктан алсуланган кара-кучкыл йөзенә канәгатьлек билгесе җәелде. Ул кичә китергән зур, затлы келәм, бөтен өйне балкытып, идәндә ята! Аның тырышлыгын аңлаганнар! Болай булгач, сорыйсын аяк терәп сорарга була.
Алар тик хәзер генә кул биреп күрештеләр. Гозәеров Арсланнын дәү кытыршы кулын кысты. Идарә башлыгының кулы каты иде. «Моның белән чамалап сөйләшергә кирәк», — дип уйлады Гозәеров.
Арслан кунагын табын янына чакырды.
Чуклы калын эскәтер ябылган түгәрәк өстәл өстендәге дефицит азыкларга, чит ил этикеткасы ябыштырылган җәлпәк шешәле коньякка күз сирпеп алгач, Гозәеровның ышанычы арта төште: яратканнар аның бүләген, юкса шул хәтле үз итеп каршы алырлар идемени? Гобәй- дуллинны ул бернинди мактауга да, бернинди бүләккә дә исе китми торган усал начальник дип кенә ишетә белә иде. ОРСта эшләүче дуслары әйттеләр аңа, кара аны, Ислам, Гобәйдуллнн сине келәмең-ниен белән милициягә илтеп бирергә мужыт, диделәр, һи, белә инде ул, Гозәеров, сәүдә эшендә бер ел гына эшләве түгел, җүнле җимгә капмаган балыкның булганы юк әле. Тик җим салуның җаен белергә, тупас кыйланмаска гына кирәк... Ә бу юлы Гозәевровка чуртанның бик зурысы капты, шәһәрнең ярты байлыгы аның кулында. Теләсә ул сине солтан итә, теләмәсә олтан итә.
Табын янында Гозәеров үзен бик тыйнак һәм әдәпле тотты. Коньяк аның күрмәгән шәрабы түгел. Кирәк дип әйтәләр икән, бүген үк, сәгате-минуты белән таба ул аны. Сине зурлап чакырулары үзе ни тора!
Гозәеров сөйләвен дә күп сөйләмәде, матур гына елмаеп, Арслан Шәвәлиевичны тыңлап, аның сүзен генә жүпләп утырды. Мәскәү хәлләрен сорашкан чагында, начальникның юлы уңмаганга чын күңелдән борчылды, хәтта Мәскәү түрәләре адресына берничә усал сүз әйтүдән дә тартынмады. Тормыштан бик аерылганнар бит алар Мәскәүләр, кабинетларының дүрт стенасыннан башканы белмиләр, янәсе...
Коньякны бәләкәй рюмка белән ашыкмый гына эчтеләр. Гозәеров Арслан Шәвәлиевичнең коньяк сайлый белүен мактады. Шушындый шәрабны югарыдагы сәүдә оешмалары нефть шәһәренә, гомумән, башкаладан ерактагы калаларга бик сызланып кына җибәрәләр, дип үкенеч белдерде. Югыйсә, азмы бездә йөзем җимеше, азмы бездә аның осталары! Өйрәтергә иде бит нефтьчеләрне рюмка тотарга. Юкса нәрсә килеп чыга? Стаканлап Бөгелмә аракысын чөмерәләр дә, айныткычка эләгеп, үзләре дә хур булып бетәләр, предприятие башлыкларына да тел-теш тия. Шуның аркасында семьяда күпме низаг, күпме күңелсезлек!
Арслан, аның сүзен хуплагандай, баш кагып куйды. Бу исә үз нәүбәтендә Гозәеровның кыюлыгын тагын да арттыра төште. Кәлимәттә әле сәүдә эшенең тиешле югарылыкка куелмавын, ашханәләрдә чисталык җитмәвен, китап киоскларының аз булуын сөйләп алды. Ул менә ничә мәртәбәләр шул хакта горисполком утырышында сүз кузгатты, тыңлаган чакта килешкән кебек тә булалар, карарын да чыгаралар, сессия узып киттеме, тагын барысы онытыла. Ә ни өчен онытыла? ОРСта күңел биреп эшләгән акыллы җитәкче юк. Әнә Краснодуров заманында Кәлимәттә барысы да бар иде, ите-мае да җитә, элемлекнсң дә дүрт-биш төрлесен алырга була иде. Краснодуровның бездән китеп, Түбән Камада эшли башлавы булды — Кәлимәттә җүнле нәрсә калмады. Кеше кайда гына эшләмәсен, үз эшенең остасы булырга тиеш. Краснодуров эш рәтен белә иде, дуслары да күп иде. Советлар Союзы
тулы иде аның дуслары. Бүген аның ике вагон кофесы сатылмый ятамы —ул аны әрәм итеп торгызмый шул инде. Ул аны шундук Мәскәүгә озата, ә Мәскәүдә, үзегез дә беләсез, кофесыз тора алмый бит халык. Товар ятмаска тиеш, товар ятса — чери, бозыла, халыкка да, дәүләт кесәсенә дә зыян булып төшә...
Арслан аиың йөзенә сыный төшеп карады. Инде илле яшьләрдән u узып киткән бу кешенең чырае яшь иде әле. Коньяктан һәм ышанып < сөйләүдән ул тагын да алсуланыбрак киткән, юклы-барлы бер-ике £ җыерчыгы да язылган, төз борыны, куе кара кашлары, борын астын- > дагы бармак бите чаклы гына килешле кара мыегы, ара-тнрә уңайсыз- х ланыбрак елмаюы — барысы әйбәт тәэсир калдыралар, шуның өстәвенә ♦ Арслан аның үз эшен белеп, яратып эшләвем дә ишеткән иде. Аны менә = хәзер пенсиягә чыгачак ОРС начальнигы урынына куйсаң да начар о булмас иде, тик бер ягы бар: гаделме ул? Тырышып йөрүе җылы урын ~ өчен, баер өчен, үз кесәсен калынайтыр өчен генә түгелме? м
Сүз әкренләп шул якка таба борылды.
— Гафу итегез, сер булмаса, ОРСка кемне куярга уйлыйсыз, * Арслан Шәвәлиевич?— диде Гозәсров, сүз җаен китереп.
«Хәйләкәр. Минем кылны тартып карамакчы», — дип уйлады Арс- < лан, ләкин уен бүлдермәде.
— Горком кемне тәкъдим итәр бит,— диде.
Гозәеров кулына тоткан рюмканы чәкешергә дип китергән җиреннән кире куйды, ничектер алга иелә төшеп.
— Анысы инде, Арслан Шәвәлиевич, яшерен-батырын түгел. ОРС начальнигын горком куймый, идарә начальнигы куя Ни к дигәндә, шәһәр сәүдәсе нефтьчеләргә хезмәт итә, — диде. — Беләсезме, Арслан Шәвәлиевич, шәһәрне әйбәт тәэмин иткәнебез юк. Әгәр дә сез ризалык бирсәгез...
— Ләкин мин бик усал бит, рәхимсез, — диде Арслан, аның тел төбен аңлап.
— Усал кеше — гадел кеше була ул, Арслан Шәвәлиевич.
— Әйе, мин гаделлек ягында. Гаделлек ягында мин,— дип, Арслан кинәт кенә өстәл яныннан кузгалды. — Ислам агай, сез миңа турысын гына әйтегез әле: бу келәмнең чын бәясе күпме тора?
Гозәеров болай ук маңгайга терәп биргән сорауны көтмәгән иде, бер генә мәлгә ул тотлыгып калды Нәкъ менә кирәкмәс чакта тотлыгуның, ык-мык килеп торуның шәп түгеллеген, ниндидер астыртын мәгънәсе барлыгын начальник аңлар дип уйлап, тизрәк җавап бирергә ашыкты:
— Сез сорамагыз, мин әйтмим инде аны, Арслан Шәвәлиевич.
— Ә нигә? —диде Арслан —Аның ни гаебе бар?
— Бүләкнең бит бәясен сорамыйлар, Арслан Шәвәлиевич Бүләккә сөенәләр генә. Бикәчеңә дә бик ошады. Ул бит болай. Сезгә кем генә килми, авторитет дигән нәрсә бит ул акыллы булудан гына килми, яши белүдән дә килә. Мәскәүдән дә, Казаннан да түрә-кара килми тормас. Аларны бит конторда гына түгел, өеңдә дә кабул итәсе була. Келәмсез йорт бит ул, ничектер, нурсызрак...
— Анысы дөрес, — диде Арслан. — Келәм миңа кирәк иде. Юк, түрәләргә күрсәтергә түгел. Балалар идәндә уйнарга яраталар. Ә идән суык. Күпме тора бу келәм?
— Юк ла инде, Арслан Шәвәлиевич, булмаганны... Әйтеп торам бит: бүләккә акча алмыйлар. Кырык яшендә шундый бер бүләк тә алмагач, кая сезнең авторитетыгыз?
— Юк, шулай да сез аның бәясен әйтегез, — диде Арслан үзсүзлә- иеп. — мин бит, Ислам агай, үз бәямнең күпмерәк торганын белергә тиеш...
Гозәеров баштарак. Арслан бик төпченә башлагач, шүрләбрәк калган иде. Азмыни хәзер кызыл авызланып кыланучылар. Тотар да өстевд акыра башлар.
Ләкин идарә начальнигы сүзен әйтеп бетерүгә матур гына итеп елмаеп куйгач, Гозәеровның эченә жылы йөгерде.
— Инде алай дип әйтәсез икән, Арслан Шәвәлиевич, бәясе күпме' тора икәнен белергә телисез икән, списать иткән товар дип ялгыша күрмәгез, складтагы иң шәп коверны китердем мин сезгә. Бәясе моның инвентарь исемлегендә чистогоном биш йөз дә житмеш бер сум тора.
— Сезнең хезмәт хакыгыз күпме? йөз житмеш биш сум бугай, хәтерем ялгышмаса?
— Бик дөрес әйтәсез, Арслан Шәвәлиевич, бер йөз дә житмеш биш сум.
Арслан башын чайкап куйды.
— Сезгә бит бу келәмнең бәясен өч ел буе түләп барырга туры киләчәк.
Гозәеров — Арсланнарга килгәннән бирле беренче мәртәбә — жәе- леп бер елмайды: кара мыегы астыннан ак тешләре жемелдәшеп күренделәр.
— Их, Арслан Шәвәлиевич, сез мине ул хәтле үк төшеп калган кеше дип уйламагыз. Кемнең соң бүләкне хезмәт хакына алганы бар! Азмы әрәм булган товар. Табигый зыянга дип биргәне дә житә бит аның. Сезгә бер келәм харам булмас: ил байлыгы артсын дип, көне-төне чиегез чыга лабаса!
— Яхшы алайса, рәхмәт, — диде Арслан, Гозәеровның кулын кысып. Ислам ага чак кына кычкырмый түзеп калды. Арсланның кулы шундый каты иде.— Рәхмәт, агай, зурладыгыз, — диде тагын бер тапкыр. — Көтмәгән идем сездән. Моны ничек алып килдегез соң? Авырдыр бит бу? Ким дигәндә, биш пот бардыр?
— Бик дөрес әйтәсез, Арслан Шәвәлиевич, биш поттан биш кенә килога ким бу. — диде Гозәеров. — Япа-ялгызың гына күтәреп алып килерлек түгел. Кая ул! Автобуска салып алып килдем. Җиңел машинага салып караган идем, сыймый, автобус чакыртырга туры килде.
Ул рәхәтләнеп бер көлде. Ләкин аңа көлүеннән капыл гына туктарга туры килде.
— Яхшы! — диде идарә башлыгы, бик кинәт җитдиләнеп. — Сез моны, Ислам агай, төреп алыгыз да, каян алган булсагыз, шул урынына илтеп куегыз.
— Шаяртмасагыз иде...
— Шаяру бетте! — Арсланның күзләре кысыла төштеләр.
Гозәеров та елмаерга дип җәелгән авызын җыеп алды Кинәт бөркү булып китте аңа, чигә турысында бер тамыры тартыша башлады.
— Алган җирегезгә илтеп куегыз. — диде Арслан, сабыр гына.— Алдан ук кисәтеп куям, тагын бер мәртәбә андый эш эшләгәнегезне белсәм, шундук судка бирәм.
Гозәеровның кара мыеклы алсу йөзе кәфен кебек агарды.
3
Сәгыйдә төне буе елап чыкты.
Гозәеровның үртәлеп һәм соң дәрәҗәдә рәнҗеп, келәмне күтәреп чыгып китүе. Арсланның, тәрәзә яңагына сөялеп, салкын бер рәхимсезлек белән аның артыннан карап калуы — Сәгыйдәнең бар дөньясын айкап ташлады.
Башта ул түзде. Балалар бакчасына барып, Рәфнгы белән Әлфиясен алып кайтты. Аларга Мәскәү күчтәнәчләрен бирде. Иренен тешләп, кичке ашны әзерләде, тамакларын туйдырып, балаларын йоклатты, шун
нан сон үзләренә урын жәеп, сүзсез-нисез генә караватка менеп ятты. Арсланны чакырмады, ана хәерле төн дә, тәмле төшләр дә теләмәде Арслан үзе килер, дип көтте. Әй, көтеп тә карады соң аның килеп гафу үтенүен!
Кысылып кына калган ишек ярыгыннан зал якның уты төшә, Арслан әллә китап укый, әллә язулары белән утыра — селкенеп тә кара- * мый иде.
Сәгыйдәнең күнсле тулып, ташып китте. Ә нинди начарлык эшләде < әле ул аңа? Шулай күрәләтә мыскыл итәләрмени? Соң ул бит аның £ ничек сөенгәнен күреп торды лабаса! Ярар. Гозәеров келәмне аңа яла- х гайланып, аны үз ягына аудару теләге белән дә китерсен, ди. Шунын ф өчен ныгытып кына бер тиргәргә дә, тиешле бәясен түләп, алып калыр- _ га иде. Харап булган инде, ул гына бик гадел, ул гына тигезли “ дөньяны! х
Ята торгач, ул үзенең ялгыш фикер йөртүен, иренең бик җаваплы £ урында эшләвен уйлый башлады Әгәр ул үзе аның урынында булса < һәм хәзер ире хәлендә калса, нишләр иде? Хакы бармы сон аның е Арсланга үпкә белдерергә? Юк, барыбер артыгын кыланды Арслан. = Ярар, Ислам агай хаклы да булмасын, аны сатып алырга да теләсен. нигә шул хәтле рәхимсез рәвештә аңардан көләргә, аның серләрен - ачтырып бетергәнче коньяк эчеп, сайрап утырырга?
Ни өчендер аның гел Гозәеровны яклыйсы килә, ул аны кызгана, аның янына үзен куеп, үзен дә үләр чиккә җитеп кызгана иде... Әгәр менә хәзер Арслан аның янына килеп, аңардан гафу үтенсә, ул инде күнгән тынычланган булыр иде, бодай гына тынычлана алмый шул инде. Жылак капчыгы ычкындымы — хатын-кыз тиз генә җылаудан туктый беләмени ул...
Үз-үзеп һәм Гозәеровны кызганып, тавышсыз гына күз яше коен ята торгач, Сәгыйдә арыды, йокымсырагандай булды, күпмедер вакыт узгач, ямьсез төшләр күреп, саташып уянды.
Аннары бөтенләй күзенә йокы кермәде.
Юк, ул Арсланны барыбер хаклы түгел дип тапты Тнк бу юлы инде аның күңеле бераз йомшый төшкән, ул аның белән бергә үткәргән кыз чакларын, Арсланның больницага эләккән вакытларын исенә төшергән иде.
Туктале, ул чакта да соң аны, фельдшер кызны, Арсланның һәрнәрсәгә аек һәм гадел карый белүе, гадилеге тарткан иде түгелме соң’ Ул бит аның күңел киңлеген, ихлас һәм туры булуын җизнәләре Кәримнәрдә рекорд бәйрәме үткәргән чакта ук сизеп алган иде Мине таныштыр әле дип апасы Мөнәвәрәгә ялынган иде. Апасы моңаеп кына авыр сулап куйгач, алайса мин үзем танышам, берегез дә кирәк түгел, дигән лде. Больницада ул аның аягы төзәлүен эчке бер зарыгу, хәвеф һәм борчу белән көтте. Ялгыш ялганмагае, аксак булып калмагае дип борчылды. Беренче мәртәбә бинтны кисәргә килгәч, яңгырга эләккән ндс Әй рәхәт, җылы яңгыр булган иде ул, Сәгыйдә җеп бөртекләренә чаклы чыланган, суга төшкән чебеш хәлендә калган иде Ыңгырашып җибәрер дәрәҗәдә чын итеп күз алдына китерде ул бәхетле көннәрен Капка төбенә чыгып утырган Арсланны, аның таза, яшь йөзен, кара чәчләрен, тыныч-сабыр йөзен күз алдына китерде Аның беләгенә хәл а җылымса яңгыр тамчысы тамгандай булды, күңелен айкап, Арсланның өздереп карый торган кара күзләре чагылып кнгге Ләкин шундук күңелен икенче бер тойгы, алдану һәм рәнҗү тойгысы биләп алды Беләгенә тамган җылы яңгыр аның күз яше иде, Арслан хәзер аныц хәлен дә белергә теләми, гафу да үтенми, зал ягында китапларына багының утыра.
Өйләнешеп тора башлагач та шактый ук авыр бер тойгы кичереп алган иде Сәгыйдә. Бер ел уздымы икән, артыкмы, ул кинәт Арсланның аны үзе кебек үк өзелеп яратмавын, жаны-тәне белән сөймәвен, итагатьле һәм ихтирамлы гына булып йөрүен сизеп алды. һай. авыр да булган иде дә соң ул чакта' Әгәр шул хис гомер буена китсә, Арслан аңа карата нхтирамлы-битараф булып кына калса, ул түзмәс, анын тынгы белмәс кайнар жаны жавап хисе эзләп талпыныр, алар гомерлеккә бергә була алмаслар иде. Ул чакта инде Сәгыйдә беренче баласына авырлы иде. Әле һаман больницада эшли, эштән соң һавада күбрәк булырга тырыша, әллә больницада кайбер гарип туган балалар белән очрашкангамы, котлары алынып, баласының исән-сау тууын көтә иде.
Таза булып, нык булып туды аларның уллары. Больницадан алып кайтырга Арслан такси яллап килгән иде. Үзе белән бергә эшләүче врач кызлар аны шау-гөр килеп озатып калдылар.
Арслан Сәгыйдә кайтышка балалар караваты алып куйган иде. Рәфикъны шунда юрганы белән салдылар, бәби каршы алырга килүчеләр төрле-төрле шалтыравыклар китергәннәр иде, караватка аркылы каеш тактылар да каешка шалтыравык попугайны элеп куйдылар.
— Энекәем лә! Шалтыравыкны күрә! — дип сокланып әйтеп куйды Фәйрүзә апалары. — Билләһидер менә, карап ята бит ул, шайтан баласы!
— Ннчево! Шалтыравыкны күрмәсә, каешны күрер, — диде Арслан, елмаеп.
Ата белән ананы бала бәйли диләр, дөрес икән. Арслан гаҗәеп дәрәҗәдә бала җанлы ата булып чыкты. Ул эштән кайтуга Рәфикъны күтәреп ала да үчтекләп сикертә, сакаугланып әллә ниләр сөйләнә, тәмам хикмәтләнеп бетә иде. Рәфикъ мүкәләп йөри башлагач. Арсланның да тормышы идәнгә күчте: ул да мүкәләп йөри, ат булып кешни, ә Рәфикъ аның муенына атланып, әтисен өзлексез куалап тора иде. Аннары Әлфия туды.
Күңелләрне нечкәртердәй ул көн менә хәзер Сәгыйдәнең күз алдыннан барлык матурлыгы, барлык рәхәтлекләре белән үтеп китте.
...Сәгыйдә инде соңгы көннәрен йөри, аның битенә мул булып сары тут төшкән, иреннәре күпереп, калынаеп киткән, кыяфәте моңсу, сабыр- тыенкы булып калган иде. Вахтадан кайткан Арсланга ашарга әзерләп бетергәч, Сәгыйдә Рәфикъны йоклатырга дип йокы бүлмәсенә чыкты. Дүрт яшь тулып узган иде инде ул чакта Рәфикъка. Башка малайлар кебек, Рәфикъ та песи ярата иде. Бу юлы да ул Мияубикәсен юрган астына алып яткан. Сәгыйдә, песи баласын алмакчы булып, караватка үрелде.
— йокласын инде, әнием, — диде Рәфикъ.
— Юк, улым, йокламасын, йоны коела аның, авызыңа керер.
— йокласын, әнием, аяк очына гына куям, авызыма китермим.
Сәгыйдә песидән Рәфикъның күңелен биздермэкче булып:
— Менә песи белән күп уйнасаң, больницага салырмын әле үзеңне,— диде. — йоклаган чакта юкка гына тешеңне шыкырдатмый тор-
гаясындыр әле син, эчендә корт бардыр әле. Песя корты утыра тор» гамдыр.
— Ә анда сон бүтән малайлар бармы, больницада? — диде Рәфикъ, шүрләп.
— Синең кебек песи белән уйный торган малайлар бар.
— Нишлиләр алар анда?
Ашыйлар, йоклыйлар. Врач аларга дару эчертә.
— Ник?
— Кортлары коелсын дип.
— Ә анда рәсем ясыйлармы?
— Рәсем дә ясыйлар.
— Ә син минем янгакилерсеңме? в
— Килми булмас. °
— Кайчан? £
— Төш вакытында. Аннары — кичен, эштән соң.
— Нәрсә алып килерсең? <
— Мәмиләр. в
— Ә мин сине кочаклап үбәрмен, яме.
— Барасыңмыни больницага? <
— Син бар дисәң, барам... — диде Рәфикъ һәм кинәт башка сүзгә «күчте: — Әни, әни, ә нигә мин бер үзем?
Улының соңгы сүзләрен ишетеп, бала караваты янына Арслан да килеп житте.
— Ничек бер үзен? — диде ул, улына төбәлеп.
— Равилнең Фәрите, Фәридәсе бар Рөстәмнең — Мансуры. Ә мин бер үзем...
— Ә сиңа кирәкме сон алар? —диде Арслан, Сәгыйдәгә күз кысып.
— Кирәк. Бер малай. Я Фәрит, я Мансур шикелле.
— Ә сеңел булса?
— Әйсм, кызлар кирәкми.
— Ник?
— Кызлар жылак була. Фәридә гел жылый әнә.
— Улым, аны сайлап алып булмый бит. Больницада кемне бирәләр, шуны аласың. Әниең әнә кыз алам дип барган иде, сине биреп жнбәр- деләр.
— Юк, малай бирсеннәр...
Сәгыйдәгә больницада малай бирмәделәр, кыз бирделәр Кыз балага тыны-көне бетеп сөенде Арслан. Сөенче алырга чыккан нянкене кочаклап үбеп, ана берьюлы егерме биш сум акча тоттырган, дип кереп әйттеләр Сәгыйдәгә.
ХУҖАЛАР
Әнисе белән сеңелесен алмага больницага Рәфикъ та килде. Сецеле- сенә ул шалтыравык попугай белән койрыгын күтәреп, авызын ачып торган маэмай алып килгән иде. Тәтиләрне Рәфикъ үзе күтәреп килде һәм, берәүгә дә бирмичә, үзе күтәреп кайтты.
Рәфикъ сеңелесен бик яратты. Аңардан да битәр әти кеше яратты кызын. Арсланның шатлыгы эченә сыймый, эштән кайткан чакларда да елмаеп кайтып керә, Сәгыйдәнең хатын-кызга хас вак-төяк капризларын олы жанлылык белән, карышмый-нитми үти иде. Сәгыйдә кинәт сизеп алды, Арсланның балаларга булган мәхәббәте, коры саламга дөрләгән ут шикелле, аның үзенә, Сәгыйдәгә күчте. И бәхетле дә сизгән иде соң ул чакта Сәгыйдә үзен!
Әйе, бүгенгә тикле шулай иде. Иркәләүгә, әйткән бер сүзнең үтәлүенә күнегеп беткән Сәгыйдәгә бик кыен булды бу келәм вакыйгасы. Арсланның ул гадел кеше, исәп-хисап мәсьәләсендә четерек кеше, әйткән жиреннән өзеп чыгара торган нык кеше икәнен онытып жнбәргән иде шул. Аның иң зур теләген кисәк өзеп төшерү, сөенечен рәхимсез рәвештә, бер селтәнүдә алып ташлау бик авыр булды аңа.
«Әллә яратмый башладымы икән? — дип шомланды Сәгыйдә,— әллә арага берәрсе килеп кердеме?» Кинәт, күңеленә ут салып, апасы Мөнәвәрә күз алдына килде. Әллә арага ул килеп кердеме? Ничек инде }л керсен, аның бит безгә жиде ел килгәне юк. Менә шул шул: килгәне юк. Ә нигә килми ул? Берни дә булмаса, килер иде. Туйга да килмәде, балалар тугач та күренмәде, котлау хатлары язып, бәбәй ашларын юлаучы кешеләр аркылы гына жибәреп ята. 10к, монда нидер бар, шик бар монда. Ул бит Кәлимәттән нибарысы утыз-кырык чакрым ары бер авылда яши, зур юл өстендәге мәктәптә укытып ята, бер килмәсә, бер килер иде, килми калмас иде, нидер бар монда, нидер бар, бар...
...Арслан бу вакытта сагынып кайткан хатыны белән очрашуның ямен бетерүенә үкенеп утыра иде. Ул үзен, хатынының кадерле муенсасын йолкып алып, аның күз алдында аяк астына салып таптагандай, уңайсыз хис итте. Аның Сәгыйдәне юатасы, «Кайгырма, әнисе, келәмне мин сиңа иртәгә үзем алып кайтып бирермен», — дип әйтәсе килде. Ләкин әйтә алмады, ул арыган, аның үзенең дә зур сөенечен, Сәгыйдә келәме кебек, кулыннан тартып алдылар бит. Арслан шушы сәгатьтә үк хатынын юата алмаячагын аңлап, Сәгыйдәнең йоклап киткәнен көтеп утырды.
Ләкин Сәгыйдәнең йокысы качкан иде. Ул бик озак ирен көтеп ятты, көтеп-көтеп тә, ире килмәгәч, урыныннан торып, зал якка чыкты. Эче жу итеп китте. Арслан анда юк иде. Тиз генә кухняга керде, карады, анда да юк: бөтенләй куркуга төшеп, балалар бүлмәсенә керде, исе китте: Арслан, бала кебек бөгәрләнеп, улы Рәфикъ янында йоклап ята иде...
4
Иртәнге чәйне сүзсез генә эчтеләр. Сәгыйдә берничә мәртәбә иренә үпкә сүзләрен, кимсенүле авыр тойгыларын белдерергә жыенган иде, ләкин үзен тыеп кала алды. «Юк, барыбер әйтергә, аның да жанын әрнетерлек итеп гауга чыгарырга кирәк әле», — дигән үчлекле уй аның күңелендә сакланып калды.
Беләсе иде, хәзер менә шушы минутта, аның тастымаллар бөркәп, барлык хәсиятен китереп пешергән хуш исле куе чәен эчкән чакта, кашларын жыерып, нәрсә уйлый ул? Нәрсә уйласын, аны тиргидер. Гомер-гомергә мал-мөлкәткә ябыштың, ди торгандыр. Нигә, әллә мин келәм өстенә келәм сорыйммы? Берәүнең дә артыгын чыгарып ташлаганы юк. Матур киемне кем яратмый? Затлы келәмнәр жәелгән өйгә кайтып керү кемгә рәхәт түгел? Барысы да мал жыя, начальник хатын
нарының олысы да, кечесе дә. Нигә Сәгыйдәгә генә күктән ннгән фәрештә булып кыланырга?
Ләкин Арслан бу минутта келәм хакында да, келәмгә бәйләнешле кичәге вакыйга хакында да уйламый, ул аны инде оныткан иде. Болар инде артта, еракта калды. Әллә кайчан булган бер вакыйга кебек, күңелнең төпкелендә томан пәрдәсе белән капланып бара иде. Хәзер ♦ идарә башлыгын ярты сәгатьтән шәһәр комитетының беренче секретаре ь Корбанов белән булачак очрашу борчый иде. Ни дип әйтер ул ана? 5 Тажи Вилданов та түземсезләнеп көтәдер. Алар ни дип әйтер? Золо- £ тухин да көтәдер. Ул инде бу күңелсез хәбәрне артык исе дә китеп * кабул итмәс. Ә идарәнең гади операторлары, инженерлары ни диярләр? . Алар да бит шул ук Корбанов, шул ук Вилданов кебек, яхшы хәбәр * ишетергә телиләр. Бүгенме, иртәгәме, һич югы, ярты елдан, бер елдан- “ мы, өйләребезгә газ керер, поселокларыбызга җан өретер дип өметлә- = иеп торалар. Аларга нәрсә дияргә? Юкка өметләнгәнсез, мин булдык- * сыз җитәкче булып чыктым, югарыда сүземне үткәрә алмадым, үзем * башлаган эшне үзем җимереп кайттым дияргәме?
Шул хакта уйлары куера барган саен, ана өй эче тарая, чәйнең дә 2 тәме юк, хатыны Сәгыйдәнең дә артык тырышып пудраланган йөзе ь сөйкемсез булып тоела башлады. Арслан, эчә башлаган чәен эчеп < бетермичә, урыныннан торды.
— Нишләвең бу, әтисе, эчеп бетер инде чәеңне! — диде аңар Сәгыйдә.
Арслан дәшмәде. Сүзсез генә тәрәзә буена килеп басты. Тәрәзәдән каршыдагы ике катлы таш йортның кыегы күренә, аның теге ягында корымдай куе кара төтен ургылып-ургылып күккә күтәрелә иде.
«Яз җитә, эшләгән гөнаһларыбыз берәм-берәм җир өстенә чыга,— дип уйлады Гобәйдуллнн, борчылып. — Ничек туктатырга шул нефть түгүне?»
Арслан тнз генә өстенә киенде, бәхетсез проект салынган калын сары портфелен кулына алды. Ишек төбенә жнткәч, дәшми-нитми чыгып китүне уңайсыз санап, хатыныннан
— Бүген кич дежурствога барасың бармы? — дип сорады
— Барасым юк. Нигә? —диде йокысыз үткәргән төннән соң күз төпләре җилсенгән Сәгыйдә.
— Кинога билет алып кайтыйммы?
Сәгыйдәнең күңеле тулды. Баш кагып кына билет алырга мөмкин икәнне аңлатты. Арслан аны үзенә тартып китерде дә, яшьле күзләреннән үбеп, ашыгып чыгып китте.
Урамга чыккач, күкрәк тутырып, иркенләп бер сулыш алды. Зәгъфран тавы өстендәге күгелжем урманга, ерактагы вышка силуэтларына карап торды. Болыглы соры күк фонында алар тоныкланып күренәләр иде. Кары эри башлаган Зәй тугайларыннан дымлы жил исә, төтен исләрен алып килә. Нефтьчеләр шәһәре көндәлек мәшәкате белән яши йөк машиналары доңгырдап чаба, автобуслар гөжләп уза, тротуарның ике ягыннан, соры бетон коймалар буеннан, брезент киемле кешеләр эшкә ашыгалар иде.
Арслан бер генә мәлгә кай якка юл тотарга белми икеләнебрәк калды Хәзер үк эшенә китәргәме, әллә шәһәр комитетына кереп чыгаргамы3 Әгәр идарәгә китсә, шофер Бәхетгәрәевне чакырырга кирәк — Яна промыселлар идарәсе Кәлнмәттән кырык чакрымнар ары урнашкан. Тик анык әле бүген, менә шушы сәгатьтә үк. анда барасы килми. Бару белән Золотухин кереп җитәчәк Ике арада нинди сөйләшү буласы билгеле инде Арслан кискен бер карарга килде: Золотухин би ә очрашканчы Нәҗип Корбановны күрергә, шәһәр комитетының беренче секретарена күңелне бушатырга да, нишлим дип, киңәш сорарга Аннары инде Золотухин белән сөйләшү җиңелрәк булыр
Ашыкмый гына шәһәр комитетына таба китте. Юлда барганда идарә эше белән бәйле уйларын уйлады. Аны тау чаклы эш кәгә. Юллар өзелгәнче иң зур фонтанлы җиде скважинаны капиталь ремонттан чыгарасы бар. Кар астына су төштеме — ремонт вышкалары, авыр агрегатлар ачык кыр өстендә батып калачаклар. Нефть бирми торган кысыр скважиналарың белән тутырып кара аннары планны! Өстәвенә Кыңгыраулы Чишмә мәйданында борауланган яна скважиналар авызларын томалаган килеш торалар. Аларны әле кайчан товар паркларына тоташтырасың... Эш муеннан! Мәшәкать мәңге дә бетәчәк түгел.
Арслан уйлый торгач, үзе өчен бер хакыйкатьне ачыклады: фонтан атмый торган скважиналар да, капиталь ремонт та, язгы кыр өстендә тракторларның йөри алмавы да — болар бер быел гына килеп туган мәшәкатьләр түгел. Ел саен, ай саен кабатланып, өстәлеп торалар алар. Арсланның иң зур хыялы тормышка ашмады — алар шуңа аеру-ча зур булып күренәләр бугай...
шәһәр комитетының кабул итү бүлмәсендә секретарь кыз Әнисә, баш өстенә кибән чаклы итеп өйгән җирән буяулы чәчләрен рәтли- рәтли, балаларча беркатлы, якты күзләрен балкытып, аны олылап каршы алды, ләкин шундук йөзе үзгәреп:
— Их, Арслан Шәвәлиевич, вакытсызрак килдегез, Нәҗип Идрисович пленумга әзерләнә, берәүне дә кертмәскә кушты,—диде.
Арсланның киңчә кара тут йөзеннән соры күләгә узып китте. Менә син бәхетсезгә вакытсыз. Ул, бер кулына сары портфелен, икенче кулына йөнтәс зур бүреген тотып, кием элгеченә карап, уңайсызланып басып тора иде әле. Кабинетыннан Корбанов үзе килеп чыкты. Аның җыерчыклар белән буразналанган йөзе тонык иде. Арслан бер күз сирпүдә Корбановның үз уйлары белән яшәвен сизеп алды. Аңа күренергә, исәнләшергә ашыкмады. Корбанов Әнисәгә тиз генә нидер әйтте дә, үзенә кереп китим дигәндә, Гобәйдуллинны күреп алды.
— Арслан! Саумы, туганкай! Минем янгамы?
— Менә ни... Сезгә дип килү иде дә, — диде Арслан, аңа кул биреп күрешкәндә. — Менә бит әле Әнисә туташ әйтә...
Корбанов, Әнисәгә карап, рөхсәт сораган сыман елмайды. Гобәйдуллинны үзе белән кабинетына алып кереп китте.
— Чишен, әнә элгечкә эл пальтоңны, — диде ул, стена буйлап бик күп урындыклар тезгән кабинетына килеп кергәч. — Я, кил, сөйлә, ниләр җимереп кайттың?
Арслан, аның каршысына килеп утыргач, үзен әле генә тәртип бозып тотылган малай кебек хис итеп:
— Җимердем шул... — дип әйтеп куйды.
Корбанов чуалып төшкән чал чәчләрен кулы белән баскалап һәм идарә начальнигына бөтен барлыгы белән төбәлеп:
— Я. сөйлә, сөйлә. Баштан ук сөйлә, — диде.
Гобәйдуллин аңа Мәскәүдә Кожанов белән булган очрашуны баштанаяк сөйләп бирде. Корбанов сагая төшеп, тамырлары бүрткән зур кулларын өстәл өстенә куеп, тыенкы гына тыңлап утырды.
Беренче секретарь теге елларны да Кожановның тормыш принциплары белән бигүк килешеп бармый иде. Николай Николаевич Кәлимәт- кә корыч дисциплина алып килде. Масштаблылыкка, ил күләмендәге данга дәгъва кылды. Тик аның колач киңлеге үз мәнфәгатенә, карьерачылыкка нигезләнгән булып чыкты. Девон скважиналарын бораулауда баш әйләнгеч рекордлар куйган Кәрим Тимбиковның фаҗигале үлеменнән сон Кожановка яшь нефтьчеләр каласын ташлап китәргә туры килде. Кәлимәт шәһәр комитеты аңа Союздагы иң зур бораулау тресты белән җитәкчелек итүне алга таба да ышанып тапшыра алмады. Кожановның трест җитәкчелегеннән алынуын ул чакта Корбанов үзе таләп итте. Менә хәзер кая барып урнашкан икән. Бу аның, постыннан
файдаланып, инициативаны буарга теләвеме? Әллә Кәлимәт башлыкла- рыннан үч алуымы?
Шушы урында Корбановның күз алдында кара урман һәм шул урман аланында кара-каршы очрашкан ике арслан килен басты. Алар- нын берсе — кайчандыр сугышып хәлсезләнгән, ләкин хәйләкәр булып калган карт арслан, ул көч җыйнарга, хәл алырга өлгергән; тагы да * бер мәртәбә сугышып, тәүге атаманлык хокукын алырга тели; икенче- 5 сс —яшь, көчле, ләкин әле хәйлә-мазарны белми, сугышса да булган J көче һәм үз-үзенә нык ышануы белән гадел сугыша торган арслан. * Карап карарбыз, кайсы җинеп чыгар? Й
Корбанов өстәл өстендә яткан трубкасын алып, озаклап ана тәмәке ф тутырды, ут кабызды һәм тирән итеп эчкә бер төтен алгач, Арслан а Гобәйдуллинга сәленке чал кашлары астыннан сөзеп карап, әти кеше о кебек салмак, ягымлы тавыш белән сүз башлады =
— Синең бик әйбәт бер ялгышың бар, Арслан туган Син мока * кадәр бөтен нәрсәне үзем генә башкарып чыгам, дип уйлап йөрден < Горкомны борчырга теләмәдең. Яшьлегенә, энергияңә таяндың, ахыр ө килеп, югарыда утыручыларның гаделлегенә исәп тоттың. Ләкин алай = гына булмый. Без барыбыз да заман продукциясе. Үзебездә заманның < плюсларын һәм минусларын йөртәбез. Ин кирәк урында ялгышабыз - Хикмәт Кожановга гына түгел. Аның урынында бүтән кеше утырса да, сине борып кайтарган булыр иде. Хикмәт безнең үзебездә, мәсьәләне зур итеп, дәлилләп куя белмәвебездә Хәзер инде завод салып кына котылып булмый. Яна промыселлар өчен өр-яна шәһәр салырга кирәк. Көн саен Кәлим эттән илле чакрым читкә китеп эшләү, эш вакытыннан тыш ике сәгатьне юлда әрәмгә үткәрү — бу бит хуҗаларча түгел. Ярый, нефтьчеләр моңарчы түзделәр, ди, моннан сон да түзмәсләр бит. Менә, мисал өчен, сине генә алыйк. Идарәдән кайтып киткәннән сон, хуҗалыгыңда ниләр булганны белеп торасынмы син? Оператор халкының нинди уйлар белән яшәгәнен беләсеңме?
— Белмим шул, — диде Арслан, аның белән килешеп.
— Монысы — мәсьәләнең бер ягы. Икенче кыенлык — операторларның бер тирәдә оешып эшләмәве. Ничек уйлыйсың, алар тамаклары туйганга гына риза булып яшәрләрме? Балаларын музыка мәктәпләрендә, рәсем мәктәпләрендә, ниһаять, спорт мәктәпләрендә укытасылары килмәсмени аларның? Бүген дәшмәгәч тә, иртәгә дә дәшми торырлар дигән сүз түгел әле бу. Текучка күпме синдә? — диде Корбанов кинәт кенә.
— Эшчеләрнең өчтән бер өлеше ел саен алышынып тора.
— Менә шул шул. Эшне яратмаганга гына китми бит алар. Уңай- лырак шартлар эзләп китә. Балаларының язмышын уйлап. Үзәк Комитет ни өчен яна калаларда сәнгать мәктәпләре ачуны көн тәртибенә куйды? Тормыш моны үзе таләп итә. Гади генә бер мисал алыйк. Сиңа проектчы белгеч кирәк. Талантлы зур белгеч. Син аны, алтын таулары вәгъдә итеп, Мәскәүдән чакырып китердең, ди. Хезмәт хакын да артык түләргә вәгъдә бирәсең, квартирның да ип шәбенә урнаштырам, дисең. Ул инде синең белән килешеп тә бетте кебек. Тик азактан, сүз уңаенда гына сорап куя- музыка мәктәбе бармы? Юк! Ә рәсем мәктәбе? Юк! Белгечең синең борыла да китә, ярый, бигайбә, сау булып торыгыз! — ди.
Корбанов трубкасын озак итеп суырды, башын кырын салып уйланып торгач, әйтте:
— Менә шулай, Арслан туган. Производствода син эшеңне комплекслап алын барасың. Завод салу мәсьәләсендә дә комплекслап уйляргя кирәк. Шәһәр салсак —заводның кирәклеген тормыш үзе көн тәртибенә китереп хуячяк.
— Шәһәр салырга рөхсәт итәләрме сон?
— Мин иртәгә обком пленумына китәм. Беренче секретарьга хәлләрне җиткерермен. Алар синең инициативаңны беләләр, эшеңне күзәтеп баралар.
— Чынмы? Кем әйтте икән аларга?
— Сүз иясе белән йөрми. Кем әйтсә дә барыбер түгелмени?
— Гафу итегез. Завод салуга ничек карыйлар?
— Ул хакта сүз бер ел буе бара инде. Шәһәрнең дә проектын әзерлиләр.
Арсланга кинәт күңелсез булып китте.
— Димәк, минем нервы туздырып йөрүем бушка булып чыкты...
— Нишләп. Проектыңны бракка чыгармаганнардыр бит?
— Юк. Проектны әйбәт диделәр.
— Шулай булгач, тагын ни кирәк? Завод салырга рөхсәт алу белән проектны худка җибәрергә була. Әгәр бик беләсең килсә, серне ачыйм инде, әнә шул синең завод салу идеяң шәһәр салу идеясен дә китереп тудырды. Ләкин син бик тиз сөенергә ашыкма әле, үзең пешергән ботканы үзеңә ашарга туры килмәгәе. Завод салырга килсә бер-ике белгеч килер, төп кадрларны үзеңдә әзерләрсең. Ташчылар, бетончылар, свар-щиклар турында бүгеннән үк уйлый башла. Бәлки, кыска сроклы курслар ачарсыз. Партоешма секретаре Вилданов белән киңәш. Кыскасы — белгечләрең әзер булып торсын. Аңладыңмы?
— Аңладым, Нәҗип агай, — диде Арслан һәм, дулкынланудан рәхмәт әйтергә дә онытып, ашыгып урыныннан кузгалды. Ишек янына җиткәч, Корбанов аны кире чакырып алды.
— Бер генә минут. Парткомның отчет-сайлау җыелышын кайчанга билгеләдегез?
— Апрель урталарына дип торабыз.
— Сузасыз, егеткәем.
— Сузылды шул, Нәҗип агай. Мәскәүдән күңелле хәбәр алып кайтып булмасмы дип көткән идек.
— Ярый, хәерле булсын. Сездә җыелыш үткәрүне без Мөстәкый- мовка тапшырдык. Аның сиңа әйтәсе сүзе бар бугай, кереп чык әлс.
Мөстәкыймов белән сөйләшү Арсланның сөенеченә күләгә төшерде. Камилнең өстендә инәдән-җептән генә чыккан өр-яңа кара костюм, энҗе сипкәндәй елтырап торган синтетик галстук, ак синтетик күлмәк иде. Киенеп йөрүгә бигүк вакыты калмаган Арслан, секретарь белән күрешкән чакта: «Кешеләр кием кайгыртырга да вакыт таба. .», — дип уйлап өлгерде.
Мөстәкыймов аңар йомышын әйтергә ашыкмады. Башта бик иркенләп йорт хәлләрен сорашты Бала-чагалар исән-саумы, Сәгыйдә килен бик сагынмаганмы, янәсе.
«Нигә бик җәелә әле бу, йомшак җәеп катыга салырга җыенамы әллә?» — дип уйлады Арслан, аның бик тырышып кырылган зәңгәрсу йомры иякләренә күз төшереп.
Мөстәкыймов, маңгай турысыннан уймакланып коела башлаган йомшак коңгырт чәчләрен көмеш кысалы тарак белән тарый-тарый:
— Яналык булырга тора бит әле сезнең идарәдә, Арслан Шәвә- лиевич, — диде һәм Арсланның пинжәк якасына кунган бер чүпне алып ташлады.
Алар кара-каршы басып сөйләшәләр иде.
— Нинди яңалык ул?
— Сездә отчет-сайлау җыелышы үткәрәбез.
— Бу бит яңалык түгел, Камил Сәләховнч. Җыелышка без күптән әзерләнәбез. Аннары.. Минемчә, ул хакта партком секретаре белән сөйләшергә кирәктер.
— Әлбәттә, әлбәттә! Тик, беләсезме, сезнең үзегез белән генә, ип
тәшләрчә киңәшеп яласы бар иде. Секретарегызны алыштырырга ниятләп торабыз бит.
— Кем белән? Нигә? —диде Арслан, сәерсенеп.
Мөстәкыймов, йөзендәге елмаюны сүндермичә, гап-гади бер хәбәр әйткәндәй:
— Казаннан килгән секретарь белән, — диде.
— Ну-уу? —диде Арслан, баягыдан да битәр гаҗәпләнеп. — Ә нигә, партком секретарьларын Казанда әзерлиләрмени?
Мөстәкыймов, ашыгуы сәбәпле саксыз сүз ычкындырганын аңлап, иренен тешләде. Кемгә-кемгә, Арслан Гобәйдуллинга ул әйтер сүзен алдап бик нык уйлап, анда да җаен китереп, ипләп кенә әйтергә тиеш ф иде. Гобәйдуллпн — төпле акыллы, үзсүзле кеше. Мөстәкыймовтан яше белән дә өлкәнрәк, дөньяны да күп күргән. Ярты сүздән Мөстәкыймов- “ нын тәкъдимен юкка чыгарып, кибәк урынына очырып җибәрүе мөм- = кин. Җитмәсә, Мәскәүдә килеп чыккан уцышсызлыгы... Аның хәзер * күнеле төшкәй чагы. Ләкин инде бер әйтеп ычкындыргач, чигенү’ юлы < юк. Мөстәкыймов анар партия ихтыярын тага да белергә тиеш. 9
— Шаяртуыгызны аңлыйм, Арслан Шәвәлиевич. Секретарьларны з Казанда әзерләмиләр, билгеле. Алар халык арасыннан үсеп чыгалар,— дип, ул баштагы саксызлыгын йомшартырга уйлады. ь.
— Соң шулай булгач3 — диде Арслан.
— Безгә аны обком җибәрә.
— Партком секретаре итеп куегыз, дип әйтәмени обком?
— Куегыз дими, эшкә урнаштырыгыз, ди.
— Менә шул шул. Бу — бөтенләй башка мәсьәлә. Сез бит. Камил Сәләхович, бик яхшы беләсез, бездә халык ярата торган секретарь бар.
Мөстәкыймов сүзсез калды. Гобәйдуллннны күндереп булмаячагын ул әнә шул ике авыз суз алышудан ук аңлап, аны өстәл янына чакырды, утырыйк әле, диде. Моның белән күз бәйләш сукыр тәкә уннарга ярамый, дип фикер йөртте Мөстәкыймов, — ачыктан-ачык сөйләшсәң генә теләгеңә ирешеп була.
— Сез инде, Арслан Шәвәлиевич, каршы килмәгез. Урнаштыргач, әйбәт урынга урнаштырыйк. Әлеге иптәш -фамилиясе Гәрәйшин аның, Хәким Солтанонич — өлкә комитетында инструктор булып эшләгән, кстати, промышленность буенча. Характеристикасы әйбәт. Заманында югары партия мәктәбен бетергән.
— Нигә килә соң ул безгә?
— Тормышка якынрак буласы килә. Казаннан шалтыратып әйттеләр, Кәлпмәттә урнаштыра күрегез, сезгә ышанабыз, диделәр. Минем урында, мәсәлән, сез үзегез нишли алган булыр идегез?
— Минме? Мни әйткән булыр идем: килсен, яңа шәһәр белән танышсын, берәр ел рядовой эшт^эшләп күрсәтсен, кая куярга икәнен күз күрер, дияр идем.
— Сез һаман шаяртасыз, Арслан Шәвәлиевич.
— Юк, шаяртмыйм. Минем эштә шаярту мөмкин түгел. Горком бездән нефть сорый, обком бездән нефть сорый. Цека шулай ук.. Ә ул нефтьне чыгарачак кешеләрне кем тәрбияләргә тиеш? Партоешма түгелмени? Шулай булгач, партком секретаре итеп кемне сайлау мәсьәләсен безнең үзебезгә, нефтьчеләргә калдырыгыз инде.
— Бу сезнең соңгы сүзме?
— Хикмәт минем сүздә түгел. Идарә коммунистлары аны сайламаслар бит. Хәзер инде «остазыбыз», «даһи юлбашчыбыз» дип торган дәвер узды һәркем үз башы, үз акылы белән уйлап карый ала \ит кем файдалы, кем аның мәнфәгатен күзәтә—шуны сайлый Г.»р>й1. '« бәлки бик тә әйбәт кешедер, ләкин бит без аны белмибез Виллаиоя — безнең үз кешебез, иефтьче-оператордан күтәрелгән партработник.
ХУҖАЛАР
Кстати, ул да партия мәктәбе бетергән. Эшчеләр телен белә, хуҗалыкны белә, экономия буенча теләсә нинди белгечнең авызын каплый ала. Внлданов — талантлы егет!
— Ә андый талантлы егетләр бер сезгә генә кирәк дип уйлыйсызмыни? Әгәр без аны иң авыр участокка, Зур промыселлар идарәсенә күчерсәк.
— Сез аны теләсә кая күчереп йөртә аласыз. Ләкин үз ихтыярыгызны тагар өчен генә аны бездән тартып алу гаделлек булырмы соц? Минемчә, монда коммунист намусы да исәпкә алынырга тиеш.
Мөстәкыймов тагын сүзсез калды, Гобәйдуллинның тагын бик акыллы итеп мәсьәләне үз файдасына борып куюына кәефе китте. Җиңелүен сиздермәс өчен, папирос алып кабызды, тирән итеп эчкә төтен суыруга, коточкыч арыганлыгын тойды.
Заманында, партиянең шәһәр комитеты секретаре булганга кадәр, Мөстәкыймов лектор булып эшләгән иде. Була иде шундый аудиторияләр, уртак сүз таба алмый аптырыйсың, сәгать ярым лекция сөйләп төшкәнче, көннәр буе таш ваткандай арыйсың. Хәзер дә ул үзен шулай- рак хис итте.
— Ярый, иптәш Гобәйдуллин, сүз көрәштермик. Уйлагыз. Иптәшләр белән киңәшегез. Мин иртәгә кадәр көтә алам.
— Юк, Камил Сәләхович, иртәгә калдыруның мәгънәсе юк. Таҗи Вилданов өчен мин теш-тырнагым белән сугышачакмын.
— Туктагыз әле, нигә сез Вилдановка ябышып ятасыз?
— Тажи минем күзләрем. Кем инде үз иркеннән күзләрен чукып чыгарырга риза булсын?!
— Көч сынашырга телисезме? — Мөстәкыймов сабыр булырга тырышып елмайды — Ярый алайса, Арслан Шәвәлиевич, әйдәгез, сынашып карыйк. Сайлау үткәрергә мин үзем киләм.
5
Золотухин белән очрашу көтелмәгәнчә килеп чыкты.
Арслан үзенең кабинетына килеп, урынбасарларыннан идарә хәлләрен, үзе Мәскәүдә йөргәндә ниләр булганны сораштырырга җыенып кына тора иде, кабинет ишеге бик хәтәр җилләнеп ачылды да атылып* бәрелеп баш инженер килеп керде. Аның төсе качкан, галстугы кыйшайган, пиджак чабулары җилферди һәм ул пиджак эченнән чыгып китәрдәй булып ярсына иде.
— Нәрсә бу?! Бу ниткән безобразие? Без кая барабыз? Нигә безне борыныбыздан тартып йөртәләр? Адым саен этлек! Дәшми дигәч тә, нигә безне аңгырага саныйлар?
— Ни булган, Вадим Сергеевич? Тынычланыгыз әле, утырыгыз, исәнмесез?
— Утыртмагыз инде, Арслан Шәвәлиевич. Мине күп утырттылар инде, җитәр! Моның бер чиге булырга тиештер бит? Этлек өстенә этлек! Я миңа бүген үк расчет бирегез, я минем кушканнарым үтәлсен...
— Утырыгыз, — диде Арслан, нык итеп.
Золотухин урындыкны дөбердәтеп аның каршысына килеп утырды. Ул авыр мышный, иреннәре дерелди, күзлек пыялалары елтыр-елтыр килә иде. Кесәсеннән кулъяулыгын тартып алып калку зур маңгаен сөртергә тотынды.
— Я, сөйләгез, ни булган?
— Әдәм әйтеп әдәм ышанмас! Мин йөз егерме станокка заказ бнрәм — берләшмәдән яртысын сызып кайтаралар. Алты йөз парафин кыргычына заказ бирәм —яртысын сызып ташлыйлар. Бу ни дигән сүз? Мин юри сорыйммыни аларны? Олы башым белән алдашып язаммыни?
йөз егерме станок сораганмын икән, димәк, киләсе елга йөз егерме станок кирәк дигән суз. Кынгыраулы мәйданы сафка керә, элекке мәй- даннарнын күпме скважинасына капремонт үткәрәсе бар Ә алар мә сиңа— заказның яртысын сызып ташлыйлар. Безобразие! Көпә-көндез алдашырга чакыралар. Мин, идарәнең баш инженеры, йөз егерме станок алырга теләсәм, ике мәртәбә артык заказ бирергә тиешмени? Ил ♦ буйлап шулай алдаша башласак, кая китә ул аннары... ь
— Анладым, Вадим Сергеевич. Борчылмагыз, берләшмә началь- п
нигы Асылгәрәев белән үзем сөйләшермен, сез биргән заказны алырга £ тырышырбыз. Я, нинди яңалыклар белән сөендерәсез’ £
— Нинди яңалык белән сөендерик? Авария юк. Капремонттан ике
скважина чыкты — фонтан аталар. Тагын икесенә тотындык. Кыңгы * раулы Чишмәнең кайбер корылмаларын сала башларга вакыт. Тат- ® нефтестрой белән сөйләштем — риза булдылар. 2
— Менә монысы өчен рәхмәт. Дөрес иткәнсез. *
— Рәхмәте торып торсын — завод нишләде? Сез миңа шуны әйтегез. *
— Госкомитет үткәрмәде заводны.
Тынычланып житә язган Золотухин тагын ут кебек кабынып китте: £
— Их, Арслан Шәвәлиевич, әйттем мин сезгә, юк белән булаш- ь
мыйк, эшчеләр кайгысын кайгыртып кына яшик, дидем. Була торган < эшмени ул завод! u
— Паникага бирелергә нртә, Вадим Сергеевич Тамчы тама-тама таш яра. Кулыбызда зур власть булмаса да, зур һөнәр бар безнең: нервы боза беләбез. Тенкәләренә тими торып, туктау юк әле. Алар бездән я завод салдырып, я урыныбыздан алып кына котыла алалар.
— Ну, үзегезгә карагыз инде... — Золотухин, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь алып, кәефсез генә өстәлгә салды.
— Нәрсә бу? —диде Арслан.
— Штат кыскарту турында күрсәтмә. Безнең бер инженерны күпсенәләр. Сез, әлбәттә, мине кыскартырсыз дип ышанам.
Золотухин күзлеген салды, унып беткән аксыл кашларын күтәрде: балаларча беркатлы, чиста зәңгәр күзләр өметсезлек белән идарә башлыгына төбәлделәр. Гобәйдуллин шундук партком секретареның сүзләрен искә төшерде «Золотухин — намуслы инженер Ул арыган, сугышыр көче калмаган. Ун ел буе ирешкәне — вак-төяк». Димәк, аның кычкырынуы энергиясе ташып торганнан түгел, арыганнан, нервысы тузганнан.
Начальникның күңеленнән хәвефле уй узды: «Я хода, ул үзе дә, Золотухин кебек, арып, ярты юлда туктап калыр микәнни?»
— Ни өчен сезне кыскартырга? — диде Арслан, төшенке уйларын куып.
— Каныгызга тоз күп салдым. Ж.ас чыкканда файдаланып калыгыз. Мин дә котылырмын, сезгә дә тынычрак булыр
Гобәйдуллин аңа төбәп карады. Сүзен өзел, нык итеп әйтте:
— Минем артык инженерым юк. йокыгыз туймаган булса, барыгыз, Вадим Сергеевич, салкын су белән башыгызны чылатыгыз да кирәкле эш белән шөгыльләнегез.
Золотухинның тамагына төер утырды Дулкынлануын идарә начальнигына күрсәтмәс өчен, ул тәрәзәгә таба борылып урамга карап тора башлады. Артык гасабилы булуына ул үзе дә үкенә иде. Күпме күңел- ссзлеккә очрады ул шуның аркасында, ничәмә-ничә кат тәүбә итте! Юк, ташлый алмый шул гадәтен. Кайнарлык аңар көньяктан йогып кайтты Мәскәү институтын тәмамлагач, аны Төркмәнстанга, нефть эшенә жибәргәннәр иде Көньяк кояшыннан каралып, какланып, үз кеше булып китте ул Бу якларның ихлас күңелле, аз гына гаделсезлеккә дә түзеп тора алмау чан, ярсу табигатьле кешеләрен аңа байтак вакыт хуҗалык исәпләренә өйрәтергә туры килде. Шулардай үзенә дә тынгы
сызлык, кайнарлык йогып калды. Бәлки ул гомер буена шунда яшәр, з\р бәхетен шунда табар иде, ләкин врачлар әйттеләр, сезгә көньякта калырга ярамый, кан басымыгыз югары, һәлак балачаксыз, диделәр. Ул Татарстанга күчте. Икенче Бакунин аяусыз темпы аны үз өермәсенә бөтереп алды — тәмәке төтененә тулган бөркү кабинетлар, өзлексез каулап торган зур эшләр аның ысланган битен агартты, маңгай чәчен койды, әмма кайнарлыгын бетерә алмады. Ул аңлый: хәзер йөрәк заманы түгел, акыл заманы, автомашиналар заманы. Ләкин юк, тыныч кала алмый, аз гына гаделсезлек тә аның жанын айкап, бавырын тамак төбенә менгереп җиткерә шул...
Арслан аягүрә басты.
— Мин хәзер промыселларга китәм. Калганын, Вадим Сергеевич, иртәгә сөйләшербез. Әгәр мәшәкать дип санамасагыз, юл уңаенда шофер Бәхетгәрәевкә генә дәшеп китегезче. Ул кызлар янында әкият сөйләп утыра булыр...
Золотухин, күзлеген кулына тотып, аркасын бөкрәйтеп чыгып китте.
Бер минуттан ишек төбенә күн тужуркалы кара егет мут елмаеп кереп басты:
— Тыңлаем сезне, иптәш начальник!
— Алмачуарың әзерме, Атнабай?
— Әзер, иптәш начальник: солысы ашатылган, суы эчертелгән, көмеш камчым кулымда. Кая тиклем илтергә боерасыз?
— Промыселларга, көне буена чыгабыз. Бензиның җитәрлек булсын, заправкага барып кил.
Арслан үзе белән Тажи Вилдановны алып чыккан арада, Атнабай бензин салып килде. Аның мутланып йомгалаган кысык күзләреннән, калын иренле дәү авызын жыя алмыйча, гел елмаеп сөйләшүеннән идарәдә эшләүче кызлар «тынгы белмәс дала баласының» юлга жыен- ганын белеп алдылар.
— Әй, копченый колбаса, авызыңны бик жәймә, драндулетынның тәгәрмәчләре коелып калмасын!
— Кызлар, кызлар, Атнабайга ашъяулык бирегез, машинасының сөякләрен җыеп алып кайтыр, ха-ха-ха!
Кызларның шаяртулары юкка түгел, юл йөрүне ярата иде Атнабай. Үз гомерендә (ана хәзер егерме җиде яшь —ул инде дөньяда бик күп яшәгән!) берничә һөнәр алмаштырырга өлгергән ул: башта шофер булды, буровойда верховой булды, менә дигән бораулаучы булып җитеште, мастер итәбез дип кенә торганда, кинәт буровой белән исәп-хисапны өзеп, Башкортстанга кайтып китте. Кемдер, үзе белән бергә эшләгән бораулаучы егетләрдән берсе күреп кайткан, «тынгы белмәс дала баласы» филармония артистлары труппасында курайчы булып йөри, кызлардан аңа чәчәк ява, имеш. Тагын бер ел үттеме икән, юкмы — Атнабай янә Кәлимәттә пәйда булды. Бу юлы ул буровойга кайтмаган, иң яраткан эшенә, машина йөртүгә алынган. «Ашыгыч ярдәм» машинасының ачкычын бармагында болгап, кызларга күз кыскалап, елмаеп йөри, чакырган бер җиргә сәгате-минуты белән барып җитә иде. Усал телләр әйттеләр, Атнабай өйләнгән, «сөекле сөяге» аны ташлап, бүтән берәүгә кияүгә чыккан, Кәлимәткә ул хәсрәтен онытырга дип кайткан, имеш. «Сөекле сөяк» турындагы имеш-мимешиең күпмесе дөрес, күпме- се ялган, берәү дә ачык кына әйтә алмады. Әмма егетнең Кәлимәткә япа-ялгыз кайтуы хак иде. Табигатькә гашыйк бу егет өйдә бикләнеп яши алмый, төннәрен больницада, «ашыгыч ярдәм» машинасында дежур торса, көндезләрен елга тугайларына чыгып югала, урманнарда йөри, әллә ниткән кәкре-бөкре агач тамырлары жыеп, шуларның барысын кочагы белән өенә ташый иде.
Арслан Яна промыселлар идарәсендә начальник булып эшли башла-
гач, аны —күптәнге дустын —үзенә шофер итеп чакырды. Бәхетгәрәев бер шарт куйды:
— Арслан Шәвәлиевич. алама бер гадәтем бар. Кызлар күрсәм,
күңелем кузгала. Юл буенда тилмереп басып калган кызларны утыртмый китү үлем белән бер .мина. Әгәр буш урынга кызларны утыртып йөртүгә каршы килмәсәгез, биш куллап риза, — диде ул. *
Арслан, мыек астыннан көлеп, беравык Атнабайга карап торды. ь Теге заманнарда, моннан ун ел элек, үзен Бөгелмәдән алып кайткан < киң күңелле, шаян табигатьле Атнабай иде бу.
— Ярый, салу гадәтең өстәлмәгән булса, килешәбез, — диде.
Шул көннән Атнабай — идарә машинасында. Көн дими, төн дими, яңгыр дими, буран дими — «алмачуар» әзер, көмеш камчы кулында! Әйт кенә, боер гына!
Начальник белән партком секретаре да киенеп чыктылар. Таза гәү- = дәле Арслан янында Таҗи чебеш кенә. Идарә башлыгы чатырдатып * бер кысып алса, партком секретареның җаны чыгарга тора, шулкадәр < дә юка гәүдәле Таҗи Внлданов. Атнабай кайчагында аптырап та кал- галый, шундый өтек кенә кешенең авторитеты кай төшенә эләгеп тора I икән? Нефтьче-операторлар әйтә, акыл йөртә Таҗины, гәүдә йөрт- х ми. диләр. <
Юлчылар газикның түренә үк кереп утырдылар.
Атнабай «алмачуарын» бик тиз кузгатып, иң якын юлдан кырга алып чыкты, һәм, иелә төшеп, чабыш тизлегенә кинәнгән башкорт җайдагы сыман, машинаны тигез асфальг өстеннән җил уйнатып алып китте.
Күгелҗем урман өсләреннән башларын сузган ерак вышкалар, март кояшының күз камаштыргыч яктысыннан балкып утырган көмеш чаннар, товар парклары, цемент төяп чыккан галәмәт дәү платформалар, челтәр баганалар, чарпылышып беткән электр чыбыклары аның бөтен барлыгын биләп алдылар. Бу басуларга ул моннан ун ел элек кайткан иде. Япа-ялгызы, буш урынга, буш басуга. Кызык, ул чакта да аны шушы романтик табигатьле башкорт егете Атнабай алып кайтты, хәзер дә ул йөртә. Теләге кабул булды егетнең; Арслан — хәзер зур бер пред приятиеиең хуҗасы — сөенергәме шуңа? Кая ул! Бораулаучы булган чагында җаны тыныч иде аның; буровоеңны беләсең дә тормоз тотканны беләсең. Бурмастер чакта да ул бер бригаданың, нибары егерме бер кешесенең язмышы өчен генә кайгыра иде. Ә хәзер аның карамагында өч меңнән артык нефтьче. Заводтагы кебек бер түбә астында гына җыелып яшәми бит әле алар: яртысы — шәһәрд». яртысы — авылларда. Кирәк чакта җыеп кара син а.тарны, эшкә чыкмаса — нигә чыкмаган- лыгын белеп кара. Аларны укытасы, белемле итәсе, аларны» ял вакытларын оештырасы бар. Җитмәсә, партком секретарен алыштырабыз дип торалар. Таҗи кешеләрне белә, эшне белә, бу басуларның һәр сукмагы анар таныш. Алсалар, үкенечле булачак...
Арсланның кәефе кырылды. Нигә дип әле алар Мөстәкыймов кубызына биергә тиешләр? Нигә дип ул уз ихтыярын өлкә комитеты нссме i- нән тага? Нигә партия демократиясен боза? Юк, үлсәц_ул, Хреллн, бирмә Внлдановны...
Каршыда ак таштан салынган ике катлы озын ак бина һәм түбәсенә төрле яклардан бик күп чыбыклар килеп тоташкан диспетчерлык пункты күренде.
Арслан, шоферның җилкәсенә җиңелчә кагылып:
— Туктыйбыз,—диде.
Машинадан башта җиңел сөякле Внлданов сикереп төште, аны i артыннан базык гәүдәле Гобәйдуллнн ашыкмый гына килеп чыкты
Промысел бинасы яшел рәшәткә белән уратып алынган. Урга бер җирдә зур парадный капка, капка буенда ук плакат: кара бомба тек.к-
булып бик дәү нефть тамчысы төшеп килә һәм эре хәрефле язу: «Тукта, укып кит!» дип чакыра иде.
Туктап укыдылар. Плакат хәбәр итә: әгәр минутына бер генә тамчы нефть тамып торса да, елына 230 килограмм сыек ягулык әрәм була.
— Синең эшме? — диде Арслан партком секретарена.
— Идеясе минеке. Плакат акылга гына түгел, хискә дә тәэсир итәргә тиеш. Формасын тапканнар, молодцы!
Капкадан эчкә уздылар. Промысел ихатасының яртысын диярлек яшь алма бакчасы алып тора. Аякларына озын кунычлы резин итекләр кигән, кулларына зур кайчылар тоткан ике хатын-кыз алмагачларның артык чыбыкларын кисеп йөриләр. Зур гына кара күзлек киеп, авыз- борынын марля белән урап куйган резин плащлы кеше пульверизатор белән агачларга агу сиптерә, тузан булып очкан яшел сыекча, кояш нурыннан кабынып, аллы-гөлле төсләр белән балкый, жәйге җылы яңгырдан соң күкне иңләп алган салават күперен хәтерләтә иде.
Арслан адымнарын кызулата төшкән Таҗига яннан кырын күз салып алды. Таҗи канәгать — авыз колак артында. Шулай булмыйча соң! Промыселларны бакчага күмү идеясен ул күтәреп чыкты. Операторлар белән бергә балчыкка батып, алмагач чокырларын казышты, питомниклардан яшь үрентеләрне белеште. Эшчеләр башта мыгырдандылар, дегет чокырында ничек инде алмагач үссен, ни чыкмаса бездән чыга, диделәр. Язын яшь бакча яшел яфраклары белән лепелдәп утыра башлагач, барысы да сөенде, инде менә хәзер аларны кушып торасы да юк, үзләре белеп эшлиләр. «Кешеләрдә дәрт сүнмәсен, инициативаны якларга кирәк,— дип уйлады Арслан. — Кеше табигатькә якынайган саен йомшаграк күңелле була. Юкса нефть тә план, план да нефть»...
— Хезмәтегез җиңел булсын, туганнар!
— Язны башлап җибәрдекме?
Хатын-кызлар яктырып исәнләштеләр. Аларның берсе, яулыгын өч- келләп бәйләгәне — урта яшьләрдәге татар хатыны, икенчесе, тамак астыннан китереп чуар косынка бәйләгәне — сары чәчле рус кызы иде.
— Я. быел алма алырга уйлыйсызмы инде?
— Насыйп булса, исәп юк түгел иде, Арслан Шәвәлиевич.
— Кая куеп бетерерсез икән, бакчагыз зур күренә.
Татар хатыны авызын бөреп елмайды. Рус кызы, оялып-нитеп тормастан, алар каршысына ук килеп басты:
— Алмасы гына булсын, урынын табарбыз!—диде.
Промысел мөдире Сапожниковны аппарат-передатчик янында очраттылар. Торна кебек озын буйлы, мазутка буялып беткән кыска ак тунлы, икс-өч көн инде сзкал-мыегы кырылмаган, утыз яшьләр тирәсендәге кырыс чырайлы кеше, аппарат трубкасын әле авызына якын ук китерел, кемгәдер, күренмәгән бер кешегә дәшә, әле трубканы колагы яныннан кул озынлыгы арага куя да тыңлап тора, әнә шул чагында трубкадан, радио сөйләгән төсле, көчле калын тавыш кычкыра башлый:
— Басым аз. Батырма насос төшереп ятабыз. Сиртмәле дисезме? Юк, ул бармас...
Читтән килгән кеше монда сүзнең ни турында барганын да аңламас иде. Әйтерсең лә, бөтенләй башка дөньядан, ниндидер күз күрмәс патшалыктан килгән кешеләр үзләре генә белгән телдә, жир астының буйсынмас көчләрен, тылсымлы сүзләр белән буйсындырып, кешегә хезмәт иттерергә телиләр.
Сапожников кунаклар белән баш кагып кына исәнләште. Буш кулы белән, утырыгыз дип, ишарә ясады — сүзеннән туктамады. Бөтен промыселның хәлләре турында төрле участоклардан хәбәр алгач кына, аппаратын калдырып, кунаклар янына килде, берәм-берәм күрешеп чыкты.
— Нинди яңалыклар белән сөендерәсез, Андрей Иванович?
Яна начальникның кыскалык яратуына күнеккәннәр иде ннде. Сапожников та кирәген генә әйтеп бирде:
— Яналык шул: квартал планын тутыра яздык. «805* белән «607*
ремонттан чыктылар. Сиртмәлеләр нормальный эшли. Ә менә батырма ♦ насослар... в.
— Нефть түгү дә булгалаган икән.
— Булды бераз... S
— Яндырасызмы?
— Яндырмый, кая к\ясың аны, түгелгән нефтьне колхозларга сатып
булмый бит, Арслан Шәвәлиевнч. *
Сапожников, идарә начальнигының кашлары җыерылуын, сабыр а йөзеннән соры күләгә узып китүен күреп, тынып калды.
Тажи промысел парторгын эзләп, кызыл почмакка китте. Атнабай > кызлар янына «теш агартырга», мутланырга китеп барды. Промысел * мөдире белән идарә начальнигы, үз эшләре турында сөйләшә-сөйләшә, < товар паркыннан әйләнеп кайттылар. ®
Сапожников Арсланны төшке ашны бергә ашыйк дип чакырган иде. Г тегесе әдәп белән генә баш тартты, барасы, карыйсы урыннары күп < иде әле. *
Икенче промысел мөдире Борис Смельчанскнй начальствоны капка гәбенә үк чыгып каршы алды. Гобәйдуллинның промыселларны карап йөрүен ул идарәгә шалтыратып белгән иде. Кояш күрмәгән ак чырайлы, галстуклы бу кеше үз-үзен тотышы белән дә, чиста-пөхтә киенүе белән дә Сапожниковтан бик нык аерылып тора иде. Ул бер нәрсәдән дә зарланмады, идарәдән бернинди ярдәм дә сорамады, артистларныкы сыман тигез салмак тавыш белән, үзен ифрат дәрәжәдә тыныч һәм бәйсез тотып, сораган бер сорауга төгәл жаваплар биреп торды.
Саубуллашып китеп баргач, Арслан кинәт Тажидан сорап куйды
— Ниндирәк кеше Смельчанскнй? Өч ел эшлим инде, анлый алганым юк.
— Минемчә, ул бик чак кеше. Партком белән дәгъвага керми. /Кыелышларда берәүне дә тәнкыйтьләми.
— Операторлар белән мөгамәләсе ничек?
— Начар димәс идем, һәрхәлдә, аңардан зарланмыйлар. Узган айда пи күп нефтьне ул бирде бит.
— Анысы шулай... ләкин баш геолог аңардан бигүк канәгать түгел.
— Нигә?
— Байпас белән шаяра икән. Скважиналарның режимын боза. Ремонтка да исе китми: хәрәкәтсез фонды арга бара. Ремонт бригадаларында югары белемле бер генә инженеры да юк, тәкъдим нтәм — алмый.
— Сәер кеше... — Тажи гамак астын кашып куйды.— Кичә аның өстеннән хатыны жалу белән килгән иде.
Арслан сагая калды.
— Хатын-кыз белән шаяра мәллә?
— Ул кадэресен әйтү кыен. Курортка үзе генә китәргә йөри, ди.
— Соң... китсә?
— Биш ел буена япа-ялгызы йөри.
•— Кайда ял итә?
— Кырымда...
— Карале, Тажи, — диде Арслан, беркавым дәшми баргач —Кешенең гаилә тормышына тыгылу уңайсыз, ләкин Смельчанскийның участоктагы эшен партбюрода бер тыңлап аласыз мәллә? Үзең беләсен, фонтаннар заманы узып бара, тиешенчә нефть алыйк, тиешенчә план тутырыйк дисәк, скважиналарны көзге кебек тотарга тиешле без. Ә ул нигәдер ремонтны күп ясата. Ничек чыгара ул нефтьне* Моннан бер генә нәгижә ясап була: димәк, гадел юл белән чыгармый.
— Әйдә, бер участогына керәбез, — диде Таҗи. — Башта үз күзебез белән күреп ышаныйк. Аннары бюрода отчетын куйсаң да булыр.
— Икенче участокка бор, — диде Арслан, Атнабайга карамый гына.
Участок өе буш булып чыкты. Почмактагы бүлмәдә, аппаратлар янында башына берет, өстенә зәңгәр халат кигән яшь бер кыз гына утыра иде. Арслан ишекне ачып карау белән аппаратчы кыз дөбердәп урыныннан торды, кычкырып сөйләп торган микрофонны басты.
- Сөйләшегез, сөйләш,— диде Арслан, кулы белән ишарә ясап.
Кыз яңадан урынына барып утырды. Якадан микрофонның кычкырып сөйләгән тавышы ишетелде.
— Гөлниса, акыллым, ишетәсеңме? Участок начальнигына, Габдул- линга әйт әле...
— Апа, ни... Габдуллин юк бит монда. Килмәде ул бүген.
Микрофоннан ирләрчә бик хәтәр сүгенгән тавыш ишетелде. Диспетчер кыз микрофон чыбыгын тиз генә өзде дә, кып-кызыл булып кызарып, Арсланга урын тәкъдим итә башлады.
— Гафу итегез. Арслан Шәвәлиевич. Ни .. утырыгыз.
— Борчылмагыз, Гөлниса. Кем белән сөйләштегез әле сез?
— Өлкән оператор... Кыз сөйләшүченең кем икәнен әйтергә бер генә мәлгә икеләнеп алды да: — Фәйрүзә апа белән,—диде.
— Диярова беләнме?
— Әйе, — диде Гөлниса, куркып.
— Нигә бик тузына Фәйрүзә апаң?
— Аптырадык инде, Арслан Шәвәлиевич... Промыселга автомат чыгырлар куймый интектерәләр. Участок начальнигы Габдуллин абый чатыр чаба, автомат чыгыр складта да юк икән. Шуны эзләп үзәк складка китте.
Диспетчыр кыз яныннан чыккач, Арслан Таҗига:
— Участок начальнигы Габдуллинны беләсеңме? — диде.
— Нигә белмәскә! Узган ел гына техникум бетереп килде бит. Кайнар егет. Комсомолец.
— Нигә соң Гөлниса аны абый ди?
— Хөрмәт итеп әйтүедер. Габдуллин операторларының хәлен җиңеләйтү өчен складтан складка чаба.
— Фәйрүзә апа кайсы яктарак эшли? Барып булыр микән анда?
— Анысын инде Атнабайдан сорарга кирәк.
Атнабай йөзен чытып кына барырга риза булды. Юллар монда чоңгыл-чоңгыл булып казылып беткән иде. Бер тын баргач, трактор эзеннән урман эченә кереп киттеләр. Атнабай партком секретаре белән идарә начальнигының, ат өстендә чапкандай, утырган җирләреннән сикереп-сикереп китүләрен тоеп, үзалдына елмаеп бара башлады:
— Ни булды сиңа, Атнабай, әллә син безнең башны тишәргә уйлыйсыңмы?— диде Арслан, ачусыз гына.
— Юлмыни бу! Ресурлар сынса күрерсез әле менә.
— Сукранма, Атнабай. Мин сине аена бер генә мәртәбә мондый юллардан йөртәм. Бер айдан «Волга» кайтачак Кызлар йөртергә була сиңа. Ни дисәң дә, «Волга» бу караңгы «Газик» түгел инде. Кругом пыяла — ялт итеп тора.
— Аның монысы да кара көнгә ярап тора. Кызлар утыртып урманга чәчәк җыярга кереп чыгасың. «Волга» нәрсә ул! ’ Аның белән опера театрына гына чабарга ярый.
— Менә «Кәлимәт—Казан» трассасы салынып бетсә, гел шулай итәрбез. Операларга, тантаналы җыелышларга йөрербез Бераз гына түз инде,— диде Арслан, шаяртып.
Урман аланында, яфраксыз язгы шәрә агачлар арасында, көмеш буявы белән елтырап ак чаң — мерник күренде. Атнабай машинасын урман читенә туктатты.
Арслан трап-мерниктан башлап сузылган кара торбага тотынып беркавым тынлап торды Торбадан гөжләп нефть акканы ишетелә иде. Арслан, буровойда эшләп йөргән чакларын искә төшереп: <Менә ул жирнея кан тамыры, Тажи дус!» — димәкче иде, мерник янында кулына озын саплы щетка тоткан хатын-кызны күреп, әйтми калды Әлеге хатын башына шакмаклы шәл бөркәнгән, телогрейкасының якалары1. * чишеп җибәргән дә. ирләрчә нык кул белән, селтәнеп-селтәнеп, көмеш - чаңны юып ята. күрәсең, күптән түгел генә мерннктан нефть ташыган ч булган. Урман аланына туктаган машинаны һәм торба буенда сөйләшеп 2 торган начальствоны күреп, ул тизрәк мерник артына шылды. £
— Кая качасыз, чыгыгыз монда!—диде Арслан. — Гөнаһыгызны
яшермәкче буласызмы? *
Оператор хатын, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә. мерник артыннан ки- ® леп чыкты. Ул инде, щеткасын куеп калдырган, кояшта янган һәм ~ тырышып эшләүдән алсуланып киткән тугәрәк йөзенә беркадәр каушау * бәреп чыккан, кара күзләре бимазалы елтырыйлар иде.
— Нефть түктеңме?— диде Арслан, кырыс кына һәм каршысын..
атлаган хатынның Фәйрүзә апасы икәнен танып, тотлыгыбрак калды. £ Ике арада килеп туган уңайсыз тынлыкны бетерергә теләп булса кирәк, £ Тажи оператор хатын белән күрешергә ашыкты <
— Исәнлекме. Фәйрүзә апа''
— Ару гына әле. Таҗетдин
Арслан да апасына кулын сузды. Кулының дегеткә буялуын, дөресрәге апасы аның кулын юри буявын аңлап, иренен кысты.
— Я, сөйлә, ни хәлләр? — диде ул, тонык кына.
— Үзенә барырга тора идем әле, начальник энем Юкса, бик эрәеп киттең. Мәскәү юлыннан кайтып кермисең. Промыселларны онының!
— йомыш төштеме? — диде Арслан, сүзне зурга җибәрмәс өчен. Таҗи алдында ул апасының ярсынып китүен теләми иде.
— йомыш төште. — диде Фәйрүзә, күзләрен уйнатып. — йөгәнләп алып килмәкче идем сине.
— Ну. ну, чамалап! — диде Арслан һәм партком секретаре ягына күз сирпеп алды. Таҗи, ике туган арасындагы сүзне тыңлап тормас өчен, чыгыр будкасына таба китеп барды. Фәйрүзә аны күзләре белән озатып калды да:
— Кайчан бирәсез сораганны’ Өегезгә барып тавыш куптарганны көтәсезме? — дип күтәрелеп бәрелде. — Кайчан акылга өйрәтәсез ул Смельчанскнйны?
— Ну, нәрсә бар, нәрсә?! Аңлатып сөйлә. — диде Арслан
— Әдәм рәтле әйткәнне аңламыйсызмыни сез! Жыландай телемне чыгарып әйттем, автомат чыгыр куйсыннар дидем. Көне буена кул чыгыры әйләндереп куллар кабарып бетә. Нефть түгелсә — оператор! Скважина туктаса — оператор' Бишенче разрядлы башым белән дүрт скважина карап йөрим Автомат куйсагыз, унны карар идем, уникене
— - Баганалар утыртылган бит инде, чыгыры да булыр.
Сүрелә башлаган Фәйрүзәне янә котыртып җибәрергә шул сүз җитә калды
— Багана! Нәрсә ул багана — начальник кебек кукыраеп утыра бирә Минем өчен чыгыр әйләндерми. Сезгә нәрсә —план тула, премия килә...
— Планы да бит тулмый әле аның, апа
— Авызың белән кош тотып йөрсәң тулмас ул. энем, — диде Фәйрүзә. юашлана төшеп — Усаллык җитми синдә Синең урыныңда мин булсаммы, мин булсам, синең ул Смельчанскинларыңа оператор халкының маңгай тире белән шаярырга ирек куймас ид.-м мин
Арслан, апасы белән күңеленнән килешсә дә. теләгеңне үтәрбез, дип әйтергә ашыкмады. Коры вәгъдә белән генә эш барып чыкмаячак.
икенче промыселны бүгеннән үк махсус контроль астына алырга кв рәк булыр.
Фәйрүзә белән уңайсызланып кына саубуллашты да машина яным' китеп барды. Тажи ике туган арасында зур сүз булганны Арсланның чырае караңгыланудан ук аңлады.
Күкне болыт каплый башлады. Сизелерлек суытты. Эрегән жир дымы, машина жиле белән кушылып, ачык тәрәзә аша эчкә үти, керә иде.
— Өченче промыселга керәбезме? — диде Атнабай, урманнй чыккач.
Арслан өчен Тажи жавап бирде:
— Анда эшләр түзәрлек. Егетләр нык анда, каты куллы. Безнеа күрсәтмәләрдән башка да ерып чыгарлар, — диде Вплданов, елмаеп.- Сез Мәскәүдә чакта барган идем әле мин аларга.
— Нишләдегез?
— Парторглары белән сөйләштем. Сессияләр җитә бит, кичке тех* нпкумда, урта мәктәптә укучыларны имтиханга әзерли башлыйсы бар. Сменаларны җайлап яталар. Кыенга туры киләчәк аларга. Булдыра алсак, ярдәм итәсе иде.
Арслан үзе янында бәләкәй генә булып, башын пальто якасына яшеребрәк утырган Таҗига сыный төшеп карады. Машина тәрәзәсеннән бәреп кергән жил юка пальто гына кигән Таҗины да туңдыра бугай, аның борыны зәңгәрләнгән, каядыр еракка төбәлгән күзләре малахай бүрек астыннан елтырап күренә. Ихлас күңелле бу кешене аңардан алырлар микәнни? Шул сорау ничә тапкыр инде аның күңеленә килде. Әллә Мөстәкыймов әйткәнне аңа сиздереп куяргамы? Отчет докладына ныграк әзерләнер. Арслан берничә мәртәбә әитәм-әйтәм дип талпынды, ләкин ул уеннан шундук кире кайтты. Юк, алай әйбәт булмас. Коммунистлар ничек тели, шулай эшләсеннәр. Акыллары булса, Вилдановны җибәрмәс өчен сугышырга тиешләр алар...
Завод салынырга тиешле урында машинадан төштеләр. Әле кары эремәгән зур гына мәйдан дүрт ягына бетон багана утыртылып, бүлеп алынган, кар астыннан чыгып калган былтыргы әремнәр, алабута сабаклары язгы җилдән чайкалалар, кар өстен чуарлаган күн итек эзләре монда алардан башка да кемнәрнеңдер килеп йөрүен әйтеп тора иде.
Сүзсез генә бетон баганалар яныннан урап кайттылар, сүзсез генә машинага утырдылар. Аларның кичерешләрен аңлаган Атнабай бер генә шаян сүз дә әйтмәде, руле өстенә ятып, машинаны куды.
Юл чатында бер төркем операторлар җыелып тора иде. Арслан машинаны туктатырга кушты. Төштеләр. Җыелып торучылар туңганнар, көчәя башлаган җилгә яннарын куеп, брезент бияләйләрен" шап- шоп бәреп, туктаусыз таптаналар, яшьрәкләре бер-берсенең аркасына шапылдатып сугып алалар иде.
Идарә башлыгы белән партком секретарен тыенкы гына каршыладылар. Теләр-теләмәс кенә исәнләштеләр. Зур күн итекле, шадра битле абзый идарә начальнигына йөнтәс кашлары астыннан усал итеп карап алды. Сезнең эш җайлы, янәсе, машина үз кулыгызда, утырдың — чыктың, ә менә без сигез сәгать буена җил оясында йөрдек, арка шыбыр су, машинаның безне алмага килергә исәбендә дә юк әле.
— Нәрсә, иптәшләр, вахта машинасы көтәбезме? — диде Арслан, сүз башлау өчен.
— Юк, вертолет көтәбез, — диде бер егет, авыз ерып.
— Начальство аэропорт салдыра икән дип ишеттек, — диде икенчесе.
Аны шундук күтәреп алдылар.
— Кеше җанын эт җанына да күрмиләр!
— Кайчан бетә инде бу тәртипсезлек’!
— Беркайчан да бетәсе юк аның!—диде аякларын киң аерып баскан шадра оператор һәм катлы-катлы итеп сүгенеп ташлады.
Арслан әшәке сүзне күтәрә алмый иде.
— Сүгенмәвегезне сорыйм,— диде Внлданов, аның ул гадәтен белгәнгә күрә. ' ♦
Шадра оператор күзләрен кыса төште, элеккесеннән дә битәр күтә- - релеп бәрелде:
— Каян килгән нәфис колаклы чиновниклар! Ишетәсегез килмәсә, 5 вакытында транспорт бирегез. Чыккансыз бит әнә киерелеп утырып. *
— Әйтеп бетерегез, — диде Арслан.
— Нәрсәсен әйтәсең аның! Нәрсәсен?! Эш булса — рабучий класс ♦ Сузләре дә табылып тора: галиҗәнап! Материаль байлык тудыручы! я Җәмгыятьнең тоткасы! Рәхәте — түрәләргә! Коттежы да машинасы, ® курорты да дачасы! Кайчан бетәр бу гаделсезлек?
Кинәт бик тын булып калды. *
Эшчеләр ни буласын көтеп, идарә начальнигына төбәлделәр. Арслан * ашыкмый гына шадра оператор янына килде.
— Мин сезие аңлыйм. Әгәр бар да житешле булса, сез дә, мин дә £ монда басып тормас идек. — Ул кисәк кенә Атнабайга дәште, тегесе < ашыгып машинадан жиргә сикерде. — Иптәш Бәхетгәрәев, машинага u ун кеше сыямы?
— Автоинспекция бәйләнмәсә, сыя, иптәш начальник.
— Анысы өчен мин жавап бирәм. Эшчеләрне хәзер үк шәһәргә илтеп куй!
Беренче рейска олырак яшьтәгеләр утырдылар. Атнабай, бәйге көтеп зарыккан чаптар кебек, машинаны бик хәтәр кузгатып алды да әллә ни арада күздән дә югалды. Зур бер җәнҗал чыгасын көтеп, шул тамашага әзерләнгән ике егет, дәгъваның шулай тиз бетүенә риза булмагандай, сүзсез калдылар. Инде ярсуы басыла башлаган шадра оператор начальство күзеннән чнткәрәк киту не кулай курде...
Бәхетгәрәевнең җитез машинасы операторларны икенче рейска алып киткәннән соң да әле вахта машинасы — өстен брезент белән бөркәгән грузотакси — егерме минутлар чамасы сонлап килде.
Өстенә күн тужурка кигән, машина приборлары янына ялангач актрисалар ябыштырган, «сулагай» йөрергә гадәтләнгән Дугннцев үзен көтеп торучыларның бүген нигәдер икәү генә булуларына аптырап, машинасыннан төште. Көтелмәгән хәвеф барын бавыры белән сизде ул. Каршысына ашыгып килгән ике начальниктан котылу өчен, күңеленнән сылтау эзли башлады.
— Путевка! — диде Гобәйдуллин, бер генә сүз белән.
Шофер тужурка кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарып бирде. Арслан путевканы бик җентекләп карады.
— Төп-төгәл сәгать өчкә килеп җитәргә тиеш идегезме?
— Мин бит, иптәш начальник... — дип аклана башлаган иде, Арслан аны тагын ярты сүздә өзде.
— Мин сорыйм өчтә килеп җитәргә тиеш идегезме?
— Өчтә, иптәш начальник...
— Хәзер ипчә? Икс минуттан биш туламы?
— Мин бит, иптәш начальник...
— Сез ике сәгатькә кичегеп килдегез. Хәзер кайтып китә аласыз.
— Ә сез кайтмыйсызмыни? — диде Дугннцев. Ул тагын акланырга титынмакчы иде, Арслан кырт кына кисеп.
— Сүз бетте. Юлыңда бул!—диде
Дугнннев лап-лоп атлап, машинасы янына барды, ишекне ачкан чакта әллә ничек таеп, егыла язып калды, ашыгып кабинасына утырды, машинасын үкертеп китеп барды.
Матур башланган көннең шулай күңелсез бетүе Арсланның да, парторг Вилдановның да кәефен алган, шушы хәлендә аларның шәһәрп кайтып керәселәре килми, күңелдәгене бераз гына булса да бушатам килә иде. Аннары әле алар бүген көне буена тамакларына да ашаш ганнар иде.
— Әллә берәр урман аланына алып керәсеңме? — диде Арслаң эшчеләрне шәһәргә илтеп кайткан Атнабайга карап.
Шоферның җилләр кискән кара-кучкыл чибәр йөзенә берьюлы ике кояш чыкты. Андый сүзне Атнабайга гына әйт инде. Урман аланы дигәндә, ул җанын ярып бирергә әзер.
— Була ул, Арслан Шәвәлиевич. Аланның иң матурын, ни яктысын табам мин сезгә.
һәм менә Атнабайның «алмачуары» язгы урман аланында. Биреда кар күп әле, тирә-як, каеннар чуарлыгы белән дә кушылып, ап-ак булып күренә, күзләрне әлҗе-мәлҗе китерә. Атнабай машинасыннан брезент алып, кар өстенә җәйде. Бер читтәрәк карны чистартып, таган асты, учак ягып, чәй кайнатырга куйды, бәрәңге күмде.
Арслан, тезләрен кочаклап, утка карап утыра, ә Таҗи — аңар күпые генә урын кирәк, — брезент өстенә бөтенләй сузылып ятып, бик тәмлй тәмәке тарта иде.
— Ну, Атнабай, яшерми генә әйт әле: «скорый» да эшләү шәпме, идарә машинасындамы? — диде Таҗи, бүген сикерткән казылмаларны исенә төшереп.
— О-о! Сез юкка көләсез, Таҗи абый. «Ашыгыч ярдәм» хәтәр шәп ярдәм ул. Төн. Бөтен кеше йоклый, син уяу. Бер кешенең бер кайгысы юк, син бүген тагын кем авырып китәр икән дип ут йотып утырасың. Ул гынамы! Миңа өч мәртәбә кендек әбисе, ике мәртәбә врач-акушерка булырга туры килде. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, ди. мин дә өйрәнеп алдым ул эшкә. Үзегез беләсегез, ул якка, хатын-кыз мәсьәләсенә. батырлык бар минем, ул-бу булмагае дип куркып тормаем. Авыруны бит аны, ягъни йөкле еңгәйне шәһәрдән генә түгел, ерак авыллардан да алып кайтырга туры килә. Кайчагында яныңда врач та булмый, йөкле еңгәй ул сиңа идарә конторасы түгел, — диде Атнабай, Арслан Гобәйдуллинга төрттереп.—Анда, агаем, бүген вакыт юк, иртәгә килерсез, иртәгә вакытым юк, берсекөнгә килерсез дип кире борып ебәреЯ булмай. Яшь гражданин дөньяга килергә тели икән, килә инде ул, синнән дә, миннән дә рөхсәт сорамай, кәгазь подписать иткәнне дә көтеп тормай, тупырдап кына килә. Бер вакытны шулай утыз чакрымдагы бер авылга ебәрделәр үземне. Төн. Дөнья үлеп йоклый. «Алмачуар» җан кисәгемне чабышка барган кебек куып, ухылдап барып кердем: кан эчендә ята йөкле енгәй, акушерка дигәнебез, унҗиде яшьлек кыз, мәктәпне бетереп кенә кайткан, бала табып карамаган үзе, таптырып та карамаган, менә шул унҗиде яшьлек яшел кыз йөкле енгәй бала тапкан чакта кендеген ашыгыбрак тарткан да, кан киткән. Алып чыктым боларны юлга, акушерка кызны да, еңгәйнен ирен дә машинага утыртып алып чыктым, и куам, күзгә ак-кара күренмәй, изге пигамбәр Мөхәммәт Галиәссәламнәрне исемә төшсрәм, ходаем, мин әйтәм, түз, сңгәм, түз, җитәбез, җитәбез, шулай дөнья җан-фәрман чабып, Кәлнмәткә җитеп киләдериек, юл өстендә үк ап-ак бер нәрсә ята. Тормозга бастым, туктарга птенәм, күреп алдым — бер капчык он. Калада ипи бетеп торган чак, шәп булды әле бу, дим, төшеп алырга да, күтәреп машинага салырга гына бит инде, квартир хуҗасы төче коймак ашатып кына яткырасы; агаем, юк, күңел тартыша, алма, ди, шайтан котырта, ал. ди. Җиңдем шайтан иблисне, туктап җитмәдем, тагын полный худ бирдем дә чаптым Кәлнмәткә. Китереп больницага
тапшырдым, карадылар, аһ иттеләр, уколлар да кададылар, үзләре белгән әллә ниткән әкәмәтләрне кыландырдылар. Лнына килде еңгәй, икенче көнне сөйләшәләр, ак халатлы докторларым, могжиза, могжиза. диләр. Тагын өч кенә минут соңга калса, үләсе икән, диләр. Ә минем чәч төпләрем чымыр-чымыр килә: я ходаем, изге пигамбәр Мөхәммәт Галиәссәлам, мин аны өч кенә минутка соңгарып китерсәм, йөкле еңгәй ♦ I вәссәлам буласы икән. Онны ал.маенча дөрес эшләгәнмен... а.
Икенче көнне тагын шул юлдан үтәргә туры килде. Бу юлы туктат- * тым «алмачуарны», төшеп карадым, капчык юк, онны алып киткәннәр, g бәлкем, ул он да булмагандыр, бәлкем, шикәр булгандыр. Мина эләк- Й мәде ул, бүтән берәүгә эләкте, мин аңа үкенмәем, аның каравы йөкле . еңгәм исән калды...
Атнабай сүзеннән туктап, учакны рәтләде, чыбык белән кәшәләп, бер " 'бәрәңгене тартып чыгарды, бәрәңге инде бер ягыннан күмерләнгән, = икенче ягыннан пешмәгән иде әле, тагын ипләп кенә күмеп куйгач. * I үзеннән тагын нидер сөйләүне көтеп, аның авызына карап утырган < Арслан белән Тажига елмаеп куйды да, гадәтенчә, көйлерәк тавыш е белән, ашыкмый гына сөйләп алып китте: =
— йөкле ецгәйләр генә түгел, үзем дә ике мәртәбә әҗәл авызыннан < калдым. Шулай бервакыт Иске Кәлимәт ягыннан авыру бер картны ь. алып кайтам. Яман әшәке тайгак бозлавык. Карасам — каршыга әкәмәт дәү йөк машинасы килә. Күреп торам — минем өскә шуыша бу. Машинаны күпер читенә кыса барам, кыса барам, теге аның саен минем өскә, арада нибары ярты метр калып бара Тая теге имансыз, үкереп минем өскә килә. Чытырдатып күземне йомам, беттек, мин әйтәм! Сизәм, пидер чытырдады, машина күпер өстеннән очып, лапылдап жиргә төшеп утырды. Айнып киттем. Карыйм — баш исән, гәүдә исән, муенымда — бәләкәй бала. Машинадан чыктым, машинаның ян канаты яньчелгән, арткы ишеге ачылып киткән, урыныннан кыл да кыймылдый алмый яткан авыру карт, шуышып, носилкадан урамга чыгып бара...
— Ну-уу? —диде Тажи, муенын сузып.— Каян килә диген кешегә үлем алдыннан шундый көч?
— Мин дә аптыраем аңа, —дип, Атнабай башын чайкап куйды — Жан иясе тереклек итәргә шул тиклем, тырыша, инде күзен йома, инде соңгы сулышын ала дисең, әз генә ярдәм кулы суздыңмы, тагын тернәкләнеп китә. Сез әйтәсегез, ничек син анда, «ашыгыч ярдәм» машинасында эшләдең, дисегез. Әнә шул аз гына булса да ярдәмем тимәсме дип эшләдем. Ату берәр тун йөрәге минем урында утырып торса, көн үтсенгә, яки акча кнлеенгә йөри башласа, нә.мә була ул аннары Кеше машина түгел бит, ватылды, иртәгә төзәтермен, дип калдырып бул- май аны.
«Шулай шул, — дип күңеленнән килеште Тажи Внлданов —Кешеләр белән эшләүнең бөтен авырлыгы да шунда шул ул...>
7
Внлданов Девон урамы чатында машинадан төште. Арслан саубуллашкан чакта үз итеп әйтте:
— Тажи дус, автотранспорт конторасыннан белешә алмассыңмы, Дугинцев нигә соңгарып килде икән? Әгәр инде вакытың булмаса, минем урынбасар Заһитзадәгә булса да әйтеп кунчы. Дугинцев сулагай йөргән булса, жәзасыз калдырырга ярамый аны. Күрдеңме, эшчеләр ничек ярсыналар
Внлданов, риза икәнлеген белдереп, баш какты
— Үзем дә тикшергән булыр идем, әни авырып тора минем, бүген
8.,К. У *М8. М
кич әниләргә барып кайтырбыз дигән идем. Сәгыйдә төгәл кайтып житәргә кушты. — диде Арслан, гафу үтенгән сыман.
— Борчылма, Арслан Шәвәлиевич, җиренә җиткерермен.
Вилданов машина чаттан борылганчы баскан жиреннән кузгалмый карап торды, аннары ашыкмый гына урам буйлап китте.
Кичке шәһәр үз тормышы белән яши — тәрәзәләрдә утлар яна. каяндыр музыка ишетелә. Көннәр жылына башлаганмы — халык урамга сибелгән. Шаулап сөйләшәләр, көлешәләр, төркем-төркем булып яшьләр узып китәләр. Тажи базар капкасы төбендә бер төркем малайның күгәрченнәр турында бәхәсләшеп торганнарын ишетте. Элек Кәли- мәттә күгәрчен юк иде. Димәк. Кәлимәт чын шәһәргә әйләнеп бара — күгәрчен ияләшү шуның билгесе инде ул Әнә биш катлы яна йорт өлгерә. Тәрәзә саен кәкре торба тыгып, урам якка чыгарып куйганнар, торбалардан төтен ургый Бөтен өй тәрәзә-авызларына трубка кабып, тәмәке төтәтеп утыра төсле. Аның белән янәшә икенче бер йортнын стеналарын өяләр. Күтәрү кранында прожектор яна. кран муенын борган чакта, прожектор уты каршы яктагы биш катлы йортның стенасына килеп төшә һәм бик дәү күләгә бөтен урамны иңләп, әкрен гена шуышып уза. икенче бер йортның күләгәсе белән барып кушыла...
Кәлимәт бик якын Таҗига. Әллә яңалыгы, әллә яшьләрнең күплеге— аны гел дулкынландырып тора Ихтимал, ул хәзер иске шәһәрдә яши дә алмас иде. Менә шушы урам тутырып барган егетләрдә, әнә шул күгәрчен туйдырган малайларда, күтәрү кранының түбәсендә янган прожектор утларында аның да яшьлеге бар. Ул яңа каланы, тынгысыз таш каланы Тажиның. Арсланның хыяллары, өметләре юктан бар иттеләр. Борынгы художниклар җиргә чүгеп беткән салам түбәле мужик йортларыннан гуманизм эзләгәннәр, бер якка янтайган сыңар тәрәзәле йорт аларның күңелләрен нечкәртеп, күзләреннән яшь китерә алган. Хәзерге яшьләрне андый әвеш-түеш каралтылар белән шаккатыра алмыйсың. Янага. яктыга, биеккә омтылалар алар, һәр заманның үз зәвыгы, үз омтылышлары...
Таҗи уйлары белән мавыгып ишетми калды, анар кемдер сәлам биреп китте. Бераздан гына аңына барып житте ул бит исәнләшүчегә жавап бирмәде. Бу аның өчен бик сәер бер кыргыйлык иде. Кире борылды. Нәкъ шул мизгелдә сәлам бирүче егет тә борылып карады. Беренче промыселның операторы Суфиев икән.
— Мәхмүт! — дип дәште парторг.
— Исәнмесез, абый! — Мәхмүт кире борылып килде. — Дәшми киткәч, әллә сез миңа ачуланасызмы дип торам.
— Нигә ачуланыйм икән. Ачуланырлык эңиэшләмәгәнсеңдер бит?
Суфиев кинәт кызарды, борынын тартып куйды, аның сөрмәле зур күзләрендә каушау чагылды: алар тынычсызланып елтырыйлар иде. Шуны парторг та сизгәнне аңлап, Мәхмүт тагын да ныграк каушады, кинәт башыннан кепкасын йолкып алып, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртергә тотынды.
Мәхмүт унынчыны бетергәннән соң промыселга килеп, өйләнеп, бик тиз күзгә күренә башлаган оператор иде. Сөйләшү сәләте булганга. Тажи аны агитаторлык эшенә тарта, үстерергә тырыша иде. Шушы арада аны промыселның башлангыч партоешмасында партиягә кабул итәргә тиешләр иде. Егетнең һич көтмәгәндә каушавын күреп, Тажи үзе дә уңайсызланып калды.
— Нәрсә. Мәхмүт, әллә берәр күңелсезлек килеп чыктымы?
— И, әйтмә инде. Тажи абый...
— Нишләп? Әллә алмадылармы?
сы— Әй, син лаеклы түгел, диләр. Коммунист исемен Пычрата- H. — диләр.
— Ни булды сон?
— Вәсилә белән аерылдык бит.
— Ни булды? — диде Тажн, аптырап — Бик чатур яши идегез бит әле.
— Әни карчык белән тыныша алмадылар.
— Ә син ике бозауга кибәк аера белмәдеңме5
— Белмәдем шул... ♦
— Бәлки, сәбәбе ул түгелдер? Бәлки, син хатыныңны яратмыйсындыр? .
— Нишләп яратмыйм ди! — Мәхмүт партком секретаре алдында S
шуны авыз күтәреп әйтеп торсына кинәт бик уңайсызланып, күн итек 5 башы белән җиргә сызыклар сызарга кереште. — Тату яши алма-х дык шул... — ’ ♦
— Әллә әниең авырыймы? х
— Юк, әни сау-сәламәт. о
— Әниең белән килешә алмаганга гына аерылдыгызмы?
— Әни белән араны өзсәм дә, партиядә торырга лаек кеше бул и
мае идем. <
— Синең әле кая барышың? ө
— Вәсиләләргә. Әйбәтләп әйтсәм, бәлки кайтыр.
— Беләсеңме, нәрсә, Мәхмүт, давай, без башта сезгә барыйк. Син < һаман Иске Кәлимәттә торасың бит, энеме5 Үзегезнең йорттамы? -
— Шунда инде. Үзебезнең бер иске куыш булганга, квартир бирми тилмертәләр бит. Әллә кайчан чыгып киткән булыр идем дә Минем генә кулдамыни ул
— Вәсилә кайчан кнтте?
— Бер атна була инде...
— Нишләп соң моңарчы мина әйтми йөрисен аны?
— Әй, абый, кыен бит ул, сезнең эшегез ул гынамыни!
— Юк, әйтү кирәк иде. Партия рекомендациясен мин бирдем түгелме соң сиңа?
Мәхмүт дәшмәде, иренен тешләп, тагын күн итек башына төбәлде
«Юк, хәзер сүз озайтып тору мәгънәсезлек, — дип уйлады партком секретаре. — Өйләренә барыйм әле, үз күзем белән күрим Нигә тыныша алмадылар икән?»
— Киттек, — диде Таҗи анар — Өеңне карап кайтыйк әле
Беренче номерлы автобус аларны Иске К элим әткә илтеп куйды. Раймаг янында автобустан төшкәч, уңга борылып, үзәнлеккә таба киттеләр. Кечерәк бер күпер аркылы чыгып, машиналар актарып бетергән шактый ук былчырак бер урамга килеп керделәр Тажига бала чагы берьюлы килеп бөркелгәндәй булды: урам ярым караңгы, капка- коймалы өйләрдә сары утлар жемелдәшә, кайдадыр этләр өрә иде.
— Гобәйдуллиннар ягында торасыз икән, — диде Тажи, корырак урыннан барырга тырышып.
— Арслан Шәвәлиевнчлар хәзер монда тормыйлар бит.
— Элек монда торалар иде. Әтиләре әле дә шушында яшн. Әнә теге аргы урамда Анда, бәлки, аулаграктыр, машиналар күп йөрми торгандыр.
— Әй, абый, машинаның йөрмәгән жире юк инде аның хәзер Ике йортка бер шофер. Урамнарның элә-танагын калдырмадылар инде. яралар да керәләр. Ичмасам, таш жәйсәләр .
Түбәсен шифер белән япкан кечерәк бер йортның капкасыннан эчкә уздылар Ишек алдын тәрәзәдән төшкән уг кына яктырта — кая кереп батасынмы белерлек түгел иде
— Кесә фонарең юкмы5 — диде Тали
— Абый, курыкмагыз, таш жәйдем мин ишек алдына Минем арттан барыгыз.
Таҗи рәшәткә буйлап бара торгач, ниндидер бер каралты яныннан узды, каяндыр эчтән мышнаган, печән күшәгән тонык тавыш ишетелде. «Сыер да асрыйлар, ахрысы», — дип уйлады Таҗи.
Чолан ишеген шакуга, ялт итеп ишек башында ут кабынды. Өстенә плюш жнкет кигән, башына бизәкле яулык бөркәнеп, яулык өстеннән бүрек бастырып куйган илле яшьләр тирәсендәге нык гәүдәле бер апа килеп чыкты. Кыеклап төшкән ут яктысында Таҗи аның бер генә мизгел каушап, аптырап калганын күрде. Апа башындагы бизәкле зур яулыгы белән авыз читен каплаштырып, өйгә үтәргә чакырды.
— Әни, бу безнең Таҗи абый, партком секретаре, ничек яшәгәнне карарга килде,—диде аңар Мәхмүт.
— Ә, шулаймыни? Бик әйбәт, бик әйбәт, кунакның килеп торганы яхшы. Тормышларыбыз алай зарланырлык түгел, — дип, авыз читен әле һаман яулыгы белән каплаган көе, апа Таҗины эчкә үтәргә кыстады, өйгә килеп керүгә, кучкар өстендә торган бәләкәй ак самавырны алып, аңар тиз генә су салды, телеп куйган бер көлтә чырага ут кабызып, торбасыннан төшерде дә кече учак төнлегенә торбаны тыгып куйды.
Ул самавыры белән кайнашкан арада Таҗи өй эчен күздән үткәреп алырга өлгерде. Күпертеп җыйган, өстенә ак мендәр өеп, ак челтәр каплаган зур гына тимер карават, тәрәзәсез стена ягында шәһәр йортларында була торганча зур шифоньер, әйбәт урындыклар, зур приемник— бу йортта шактый ук мул тормышлы кешеләр яшәгәнне әйтеп тора иде. Ә иң күзгә ташланганы тагын шул: мич ап-ак итеп агартыл- ган, идәннәр сап-сары итеп юылган, сайгаклар өстенә кулдан суккан озынча паласлар җәелгән: тәрәзә төпләрендәге яран гөлләр инде чәчәк атарга да Өлгергәннәр. Үтә чисталык, пөхтәлек күзгә бәрелеп тора иде бу өйдә. Күрәсең, Вәсилә — уңган килен булгандыр. Әллә каенана кулы белән эшләнә микән болар?
— Киленегез Вәсилә кайда соң? — диде Таҗи, табын янына утыргач, белмәмешкә салынып.
Әни карчык чәй агызган җиреннән кинәт туктап калды.
— И-и, хәзерге яшьләрнең серкәсе бер дә су күтәрми бит, китеп барган булды әле, кыланчык, — диде әни кеше. Бу юлы ул нигәдер авызын яулыгы белән капларга онытып, бик җитез сөйләп алып китте: — Без дә килен булып яшәдек, каенана ни әйтер икән дип, авызына гына карап торганыек. Хәзер заманасы бүтән шул: килен әнәтерәк сыер караудан җиксенеп, иптәш кызлары янына убши торакка китеп барган булды.
— Сыер да асрыйсызмыни? — диде Таҗи.
— Асраган булабыз: сыйлы көнең сыер белән дигәндәй, минем инде битун күтәреп, кибеттән сөт эзләп йөрер заманнарым узган, үзебезнеке булсын дип тырышкан көнне лә...
— Сыерны кем сава соң?
— Килен сава торганые. Ул киткәннән бирле аптыраган, сыерыбыз бик көйсез, мине якын да китерми, әллә инде үземне ятсына, әллә шунда карт кешенең бармакларын килештерми дигәндәй, тыпырчынгандай итенә... Бик кыйты китерде әле киленебез китеп...
— Сыерга курмы каян табасыз соң? — диде Таҗи, аларның хәленә кереп.
— Шул инде, килен тырышадырые. Бәрәңге бакчабыз бар, Иске Кәлимәттән калган.
— Күпме?
— Күпме дип, күп түгел... егерме сутый диләрме...
— Егерме биш, — диде Мәхмүт, әнисен төзәтеп.
— Ел саен бәрәңге утыртасызмы?
.— Ел саен утыртабыз инде Ел саен утыртмасан. сыерга кирәк бит. Чи килеш тә турай бирәдерие килен, пешереп, онга туглап та бирә торганые Ул киткәннән бирле ике кулсыз калдым менә.
— Кайтыр чамасы бармы сон? Киленегезне әйтәм.
— Кайтырмы дип... ашаган җиренә сыер да кайта бит. Көенә кил- * гәч, кайтмый кая барсын, кайтыр, аллаһы боерса.
— Кайтмаса? — диде Таҗи кинәт кенә. <
— Кайтмаса, ни хәл итмәк кирәк? Дөньяның кендеге анар гына 5
терәлмәгәндер. Үзенә үпкәләр тагын... Өйләнер Мәхмүт; төшеп калган х малай түгел бит, буе-сыны бар, кулында һөнәре, уч тутырып акча и ала,— диде әни кеше. Ул сөйләгәндә Мәхмүт кысылмады, әмма бу ф сүзләрне авыр кичергәнлеге аның тирә-якка тәгәрәшә башлаган сөрмәле зур күзләреннән күренеп тора иде ®
— Алай икән... — диде Таҗи, мәгънәле итеп. =
— Шулайрак шул, — дип, әни кеше дә көрсенеп куйды һәм, кинәт *
исенә төшеп, авыз читен яулыгы белән каплады. <
Өйдә барысы өчен дә кыен бер тынлык урнашты. е
Таҗи бер нәрсәне бик яхшы аңлап алды: бу йортта Вәсиләне аг = урынына җиккәннәр. Ул көне буе промыселда эшли, кичке техникумда - укый —анысы да җиткән бит инде. Юк. өйгә кайткач, ул әле идән * юа, кер юа, мунча яга, бәрәңге бакчасы казый, бәрәңге ала, сыерның ~ ашарына пешерә, сыерны сава. Моңа ат көче булган килен дә түзә алмас. Ул, әлбәттә, шуларга түзә алмый киткән, ире ягыннан яклау тапмаган.
Таҗи күңеленә килгән уйны ачыклап бетерү өчен әни кешегә түгел, аның улына сорау бирде
— Я. Мәхмүт, нишләргә исәп?
— Менә тагын барып сөйләшәм инде, — диде Мәхмүт, уңайсызланып.
— Сөйләшү аз монда. Син шуны әйт кайчан Вәсиләгә кеше итеп карый башлыйсың?
— Ничек кеше итеп?
— Синең үзеңнең өч смена эшләгәнен бармы’
Мәхмүт дәшмәде.
Аның өчен әнисе бик ашыгып сөйләп алып китте
— Әй, балакаем, көфер сүз сөйләмәсәнә, булмаганны' Өч смена дип инде... Яшь чагында эш нәрсә ул. Мин үзем дә булышырые.м, олыгайдым бит менә...
— Сезгә ничә яшь, апа? Гафу итегез.
— Олы инде мин.
— Шулай да? —диде Таҗи, аның хәтерен калдырмаска тырышын.
— Илле бер тулды инде быел
Таҗи гаҗәпләнүдән хәтта сызгырып куйды.
— Соң бит сезгә әле, апа, пенсиягә чыгарга да дүрт ел бар. Ә сез инде картлар исемлегенә керергә чамалап торасыз. Мнн менә әниемнең төпчек баласы, әни авылда яши минем, анар хәзер җитмеш яшь, өй эшләрен УЛ эшли әле.
— Юк инде, балакаем, мнн Мәхмүтемне әтисез үстердем Хәзергесе заманда закунда да әйтелмәгән әтн-әннне каксыннар дип. Минем дә инде картаймыш көнемдә түр башында утырырга хакым бардыр
Тур башында утырырга хакыгыз бар.— диде Ви.панов. — Ләкин киленегезне укудан туктатырга хакыгыз юк — Таҗи эчә торган чәен эчеп бетермичә, урыныннан торды — Менә мнн партком секретаре, яшьләрне укырга өндәп йөрим, ә сез аларны укудан аерасыз булып чыга Бу эш сезнең кебек олы кешегә килешеп бетәрме сон?
Карчыкның кем икәнлеген абайлап алганга күрә. Таҗи ана тәмле тел белән аңлату мөмкин түгеллеген төшенеп, закон сүзләрен дә кушып,
бераз өркетмәкче булды. Ләкин аның беркатлы ул хәйләсе барып чыкмады.
Карчык Таҗидан хәйләкәррәк иде.
— Соң инде, балакаем, мин әйбер әйтәммени, үз көннәрен үзләре күрсеннәр, мин ничек тә үз көнемне үзем күрермен, — диде ул, малае белән килененең бүген урамга чыгып китә алмаслыкларына ишарәләп.— Ике иңем, бер түбәм дигәндәй, дүрт яклары кыйбла. — Сүзен әйтеп бетергәч, көлемсери биреп, я, син моңа ни дип әйтерсең икән дигәндәй, Таҗига төбәп карап тора башлады,—Бирегез үзләренә әйбәт фатир, газлы, ванналы. Берүк китә генә күрсеннәр...
Аның хәйләсен сизеп алган Таҗи якын арада операторлардан кемнәргә һәм кайданрак квартир биреләчәген күңеленнән барлап чыкты. Кемнәрнең әле тагын бераз түзә алачагын исәпләде. Андый кешеләр бар иде. һәм шуннан соң ул Мәхмүтнең әнисенә аның үзеннән дә битәр төбәп карады:
— Яхшы алайса, апа, без промыселдан улыгыз белән киленегезгә квартир бирәбез.
— Кайчанрак? — диде әни кеше.
— Бер айдан квартирлы булырлар.
Бер айдан ук квартир биреп булмаячагын белә иде партком секретаре, ләкин ул моны хәйләкәр каенананың табигатен ачыклап бетерү өчен әйтте.
— Бәрәкалла, бик шәп! — диде әни кеше — Үз көннәрен үзләре күрсеннәр. Тик аның бит, балакаем, бер ягы бар, картаймыш көнендә әнисен япа-ялгыз калдырып киткән өчен, партиунныйлар Мәхмүтнең башыннан сыйпарлар микән соң? Фатир алу белән генә эш бетми бит әле... Сез, алайсам, бик әйбәт уй белән йөрисез, болай булгачыннан, минем улымны, әниеңне ташлап кит, дип котыртырга килгәнсез икән, бәрәкалла...
— Юк, апа, бик ялгышасыз, мин сезнең улыгызны да, киленегезне дә котыртмыйм, котырта торган булсам, мин Мәхмүтне судка биргән булыр идем.
— Бәрәкалла, ни өчен?
— Вәсиләне эксплуатацияләгән өчен. Көнлекче хәлендә яшәткән өчен. Сез әле үз көчегездә. Пенсиягә чыкканчы да дүрт ел эшләрлеге- гез бар. Бу йортны дөбердәтеп алып бара аласыз. Улыгыз сезне ташлар дип тә юкка борчыласыз. Ул сезгә ярдәм итеп торыр. Кышлыкка >тын кайтарырга дисәгез, ул ягына без машина бирербез. Идарә ярдәм итәр. Аңлашылдымы?
Шушы чандыр гына, бөтерчек чаклы гына кешенең, җитмәсә тел очы белән сакаурак итеп сөйләшә торган адәмнең шулкадәр кинәт һәм көтмәгәндә үзен төп башына утырта алуына исе-акылы киткән каенана, ни дип тә җавап бирергә гаҗиз булып:
— Ярый инде, бик рәхмәт инде, аңлашылмаган кая инде...— дип кенә әйтә алды.
Таҗи, саубуллашып, өйдән чыгып китте.
Аның артыннан ияреп Мәхмүт тә чыкты. Ул каушаган, йөзендә шатлык-сөенеч тә бар, бераз гына хәвефләнү, ышанып жит.мәү дә бар кебек. Партком секретареның җиңеннән тотып алганын да абайламыйча:
— Рәхмәт яусын, абый, квартир чыннан да була инде, имә? — дип сүз башлаган иде. Таҗиның өйдә, олы кеше янында көч-хәл белән тыеп торган нервысы кинәт котырып китте:
— Нәрсәсе рәхмәт? Нәрсәсе?!—дип кычкырып диярлек әйтеп салды — Ни өчен сине ун ел буе укыттылар, комсомолда тәрбияләделәр?! Ә?! Ник дәшмисең? Бер әниеңә аңлатып бирә алмагач! Күрәләтә, икәүләшеп, ярдәмчесез Вәсиләне төпкә җигеп, каезлыйсызмы? Бик шәп
аңлыйсың икән син намус дигән нәрсәне! Имеш, аны әнисен ташлап китсә, халык гаеп итәчәк! Табылган монда аналарга хөрмәтле кеше! Ә хатының? Ул да бит ана буласы кеше! Менә нәрсә. Мәхмүт, — ул, кызып киткәненә үкенгәндәй, әкренрәк сөйли башлады: — Әниең синең бик үткен, законга да бик остарган. Бел аны, Вәсиләне рәнҗетсәң, миннән рәхим-шәфкать көтмә. Ишеттеңме? Бүген үк барып сөйләш ♦ хатының белән. Җәлил урамындагы яңа йортны файдалануга тапшы- - рырга торабыз. Мин партком белән сөйләшеп карармын. Ышандыра $ алсам — синең бәхет. Ярый, бар, кер өеңә, тынычландыр әниеңне, олы £ кешегә катырак орындым бугай... 5
Таҗи кайтышлый Арсланнарга керде. Мәхмүт мәсьәләсен кузгатыр- га яхшысынмады. Исәбе —шофер Дугинцев хакында белешә алмавын * әйтеп чыгу гына иде. а
Арслан ул турыда сөйләшеп куйган икән инде. я
— Автохуҗалык директоры Ивашкинны күрдем. Әниләрдән кай-> тышлый урамда үзе очрады,— диде ул, Таҗины тынычландырып. *
— Сон?
— Тәртипсез егет булып чыкты. Инде ике мәртәбә иптәшләр судын- 2
да тикшергәннәр. Грузотаксига төял Чупай карьерыннан таш алып X кайткан. <
— Үзенәмени? “
— йорт салучы частникка.
— Нишләтә инде ул аны?
— Кем?
— Ивашкин
— Судка бирә.
— Иптәшләр судынамы?
— Нишләп? Халык судына Бүтән шоферларга да сабак булыр. Юкса бик узына башладылар. Егерме операторны ике сәгать буена суыкта бастырып торуны чүпкә дә санамыйлар.
— Үзебездә дә гаеп бар. Арслан Шәвәлневич. Барлык цехларның да төгәл эшләвең таләп итә алганыбыз юк. Контора башлыкларын партбюрога чакырып сөйләшми булмас, — диде Таҗи һәм. таба белән чыжылдап торган күкәй тәбәсе күтәреп чыгып килгән Сәгыйдәне күреп, китәргә ашыга башлады.
Арслан белән Сәгыйдә, ирле-хатынлы, ай-ваена карамый, аны табын янына утырттылар.
— Бик авыр көй булды бүген, — диде Арслан. — Әйдә берәр йөз грамм тотыйк булмаса...
Төнге сәгать уннарда, саубуллашып чыккан чакта, Таҗи Арсланга әйтте:
— Әллә, мин әйтәм, Арслан Шәвәлневич. Дугинцев мәсьәләсендә иптәшләр суды белән чикләнәбезме!1 Соңгы тапкыр Бала-чагасы күп бит.
Арслан моңсу гына елмайды.
— Усал да, нечкә дә күңелле кеше син, Таҗи,— диде.
8
Гобәйдуллин промыселларны әйләнеп кайтканнан сон ерактагы һәм якындагы бурычларын билгеләде. Ерактагы бурыч — завод һәм шәһәр салу хакында төзүчеләр белән сөйләшә башлау иде. (Корбанов белән очрашканнан соң аның ышанычы кабат ныгыды.) Ә якындагы, кичектергесез бурыч — идарәнең нефть чыгару планнарын, хәрәкәтсез фонд ларын барлау, операторларның көнкүрешен яхшырту чараларына кере шү иде. Беренче квартал тәмамлау алдында тора, итәк-чабуны бик нык
жыярга кирәк, юкса эшчеләр арасында ризасызлык көчәеп бара, шуның өстәвенә парткомның отчет-сай- лау җыелышы борын төбендә, идарә коммунистлары еллык отчетка тулы әзерлек белән килергә тиешләр.
Теге чакта Мөстәкыймов белән аяк терәп сөйләшсә дә, җыелыш көне якынлаша барган саен, Гобәйдул- линның хәвефләнүе арта, Вилда- новның партком секретаре булып калу-калмавы аны бик борчый иде. Хәлләрне ачыклау өчен ул урынбасарларын рапортка чакырып алды.
Баш механик Гайдуков рапорт вакытында Күлле Чатыр авылы янындагы ЭЛОУ корылмасының бер мичендә «хлопок» булганны хәбәр итте. Болай җиңел генә әйтелсә дә, бу — шактый ук куркыныч хәл, «хлопок» дигәннәре мичтә шартлау булган, димәк, установка эштән чыккан дигән сүз иде.
Арслан, авария булган корылманы үз күзләре белән күрергә теләп, бер минут кичекми Атнабайны чакырып алды. «Бәла өстенә бәла, аны төзәткәнче тагын күпме вакыт әрәмгә үтәчәк»,— дип уйлады Гобәйлуллин юлда барганда. Ләкин бәла ул көткәнчә зур булып чыкмады. .Мичнең өске көймәсен генә умырып аткан, эшчеләр имгәнмәгән иде. Сварщиклар инде установканы ремонтлап яталар, бер-ике көннән ул тагын сафка басачак.
Ләкин шушы сәяхәт Арсланның болай да көйсез тормышына тагын да зуррак борчу алып килеп, аның җан тынычлыгын бик озакка бозып куйды. Ул бер атна чамасы хатыны Сәгыйдә алдында үзен уңайсыз тоеп, балалары алдында кыенсынып, эченә бикләнеп яшәде.
Эш болай булды.
ЭЛОУдан өйгә кайтып барганда көн бозылды, жирне-күкне бер итеп, дөньяны тоташ соры пәрдә белән томалап, ябалак-ябалак кар ява башлады. Машинаның каршы тәрәзәсенә кар шундый күп сырыша, Атнабайның пыяланы сөртер өчен бик әйбәтләп корып куйган стрелкасы ничаклы тырышса да, аны сөртеп бетерә алмый, шуңа күрә тизлекне бик нык киметеп, машинаны үз җаена гына алып барырга, өстәвенә, Атнабайның үзенә әледән-әле машинадан төшеп, кар ябышкан тәрәзәне чүпрәк белән сөртеп алырга туры килә иде.
Күлле Чатырга өч-дүрт чакрымнар кала, юлда бөкрәя төшеп атлаган хатын-кыз күренде. Бәхетгәрәев янәшә утырып кайткан тонык йөзле начальнигына күз спрпеп алды: нишлибез, юлчыны утыртабызмы? Арслан баш кагып кына ризалык белдерде. Туктадылар. Атнабай, ишеген ачып, килүче хатынны көтеп алды. Юлаучы — әллә машина туктаганны сизмәде инде — һаман да бөкрәя төшкән көйгә, йөзен кулы белән каплап, каршыдан бәреп яуган карга каршы атлый бирә иде әле, — Әй, апасы, утырасызмы? — дип дәште аңа Атнабай.
Юлчы туктады. Аның өстендә яшькелт пальто, башында ак шәл иде.
Шәл читләренә һәм йөзенә сырышкан юеш карны кулы белән сыпыра- сыпыра, дәшүчегә таба борылды.
Тәрәзәдән карап торган Арсланның йөрәге чыгардай булып тибәргә тотынды. Машинага таба Мөнәвәрә атлый иде. Хатын машинага кереп утырды.
— Мөнәвәрә... — диде Арслан, әкрен генә. ♦
Мөнәвәрә башын күтәрде. Юеш кардай мәк чәчәге төсле алсу- ь ланган озынча сабыр йөзендә озын кара керфекләре тетрәнеп китте, г Үзе дә сизмәстән, ул алга сөрлекте, кысылган иреннәре арасыннан 1 гаҗиз булып бер сүз тышка бәреп чыкты:
— Арслан! Я ходай! Бу нинди көтелмәгән очрашу’
— Ә без... кайтып киләбез менә. Саумы, Мөнәвәрә! Нич» ел бит *
Әйдә, күрешик хет. =
Мөнәвәрә, утыргычына ябышкандай, кузгалмады. Аннары кинәт 2 аңына килеп, юешләнгән йон перчаткасын салырга азаплана баш 1ады. > каушавыннан ул аны тиз генә салып бетерә алмый, тешләре белән * тарта иде. Шушы күренешкә шаһит булып юрган Атнабай, уңайсыз- * ланып, машинасын үкертеп алды.
«Менә ипидәй очрашулар да була. Бу инде бүгенге авариядән хәтәр- Z рәк», дип уйлады ул, Арсланнын әллә кайчангы яшьлек мәхәббәтен < исенә төшереп. Ул үзе дә анардан ким дулкынланмый иде бу минутта. u Арслан белән Мөнәвәрә ягына борылып карарга батырчылык итмичә, руле өс генә ятып, әле генә күргән гүзәллекне, тетрәнеп киткән озын кара керфекләрне, зур булып ачылган күзләрне, хыялый төш сыман, куз алдыннан үткәрде.
— Кузгалдыкмы? — диде әкрен генә, һәм алар кузгалдылар Шул минуттан башлап, ул тәрәзәне сөртергә, машинаны сак кына алып барырга икәнен онытты.
Күлле Чатырның урта бер җирендә, ниндидер бер йорт янында Арслан машинаны туктатырга кушты. Атнабай туктатты. Ләкин Мөнәвәрә машинадан чыгарга ашыкмады.
Атнабай Арслан бүген рульдә үзе генә булмавына укенсп куйды. Әгәр үзе генә булса, алар менә хәзер җаннары туйганчы сөйләшә алырлар иде. Болай ул анардан уңайсызлана виде, билгеле. Машинаны читкә алып китәргә ниндәй сылтау табарга сон?
Ничаклы гына түзәргә тырышса да, ул алар ягына карамый булдыра алмады Дөресрәге, ул Мөнәвәрәгә күз төшерми булдыра алмады Мөнәвәрәнең йөзен ачып җибәргән ап-ак шәле, чамадан тыш уңайсызланып һәм каушап, дәү гәүдәле Арслан янында тыенкы гына утырып торуы Атнабайның бик тиз тәэсирләнүчән ку целен ут кебек өтеп алды
Атнабай алдан чыгып, Мөнәвәрә ягындагы ишекне ачты
— Рәхим итегез, — диде.
— Дустым... — диде ана Арслан, уңайсызланып. — Без бер ярты сәгатькә генә туктый алмыйбызмы' Мөнәвәрә өйләренә чакыра, кермә- сәи— кыен . Сәгыйдәнен апасы бит.
— Ул турыда ниндәй сүз булуы мөмкин. «Алмачуарымның» солысы да бетеп бара, иртән заправкага барырга оныта биреп кнлгәйнем,— диде Атабай, аны ярты сүздән аңлап.
— Юк. син әллә ниткән сәбәпләр эзләп маташма, керсәк, бергә керәбез.
— Ярый, ярый, үзенә ничек уңай, шулай эшлә.
Мөнәвәрә, ишек алдына кереп, зур капканын бастырыгын алды. Машинаны #чкә кертен куйдылар Ишек алдының кары бик чиста итеп көрәлгән. Верандалап салынган чолан буенда, баскыч күтәрмәсендә, озын саплы себерке белән агач көрәк тора, бүрәнә җекләре ак балчык белән сыланган алты почмаклы өннең зәңгәр бу яулы тәрәзәләре биек
һәм зур иде. Алар аякларын каккалап, баскыч төбендә таптанган арада болдырга төенчек чаклы гына гәүдәле, озын чуар күлмәгенең итәкләрен бөрмәсенә кыстырып куйган бер карчык килеп чыкты, кулларын каш өстенә куеп, төбәлеп карап алды да:
— Бәрәкалла! Кияү түгелме соң?! Арслангали, синме, балакаем? — дип, ике кулын берьюлы сузып, күрешергә килә башлады. — Менә син, агай, тамаша, менә син, агай! Ничекләр килеп чыгасы иттең?!
— Киявеңнең исендә дә юк иде әле, урамнан узып та кермәскә чамалый,— дип Мөнәвәрә, башын кыңгыррак салып, йомшак көйле тавышы белән әкрен генә көлеп куйды.
Өйгә керделәр.
— Түргә узыгыз, түргә, — диде Мөнәвәрәнең әнисе Мәйсәрә түти, алгы бүлмәнең пыялалы зур ишеген ачып.— Менә, кияү, бездә өн житкездек бит әле. Өй котларга да килә алмадыгыз.
Түр бүлмәдә Атнабайның күзенә беренче булып ташланган нәрсә — өйнең яртысын диярлек алып торган, ап-ак итеп агарткан зур мич булды. Пөхтә дә тоталар соң авылда мичләрне. Кучкарга бәләкәй ак самавыр куеп, өстен челтәр белән япканнар, каршыда — ике тәрәзә арасында зур көзге, стена буенда диван, шифоньер, тәрәзә төпләрендә яран гөлләре тезелеп тора иде. Уңган киленле татар өйләрендә була торган чиста-пөхтәлек, күкрәкне киңәйтә торган әйбәт саф һава Атнабайны ниндидер аулак һәм тыныч бер дөньяга алып кергәндәй булды.
Мәйсәрә түти белән Мөнәвәрә, мич буенда кайнашып, самавыр куеп жибәрделәр. Учакка ягып, шундук нәрсәдер чаж-чож кыздыра да башладылар.
— Белмәдем бит киләсегезне, жылкы итеннән аш пешереп куйган булырыем, быел яшь ат алып суйдык, — дип сөйләнде Мөнәвәрәнең әнисе. Аның кызыныкы төсле озынчарак йөзенә, ирен читләренә мул булып жыерчыклар кунган, ләкин ул картлык билгеләре аның мөлаемлыгын, ихласлыгын, эчкерсезлеген киметмәгәннәр, тагын да арттыра төшкәннәр иде.
— Сәгыйдәнең хәлләре ничек? Авырмыйсыгызмы? Рәфикъ белән Әлфия зур үскәннәрдер инде, әбиләрен бик сагынмыйлармы? Үзем менә үлепләр дә сагынам инде шуларны, исемә төшкән саен, үзәкләрем өзелеп китә. Югыйсәң, ерак аралар да түгел инде, килмисез бит, килмисез. Мөнәвәрә балалары дәү булдылар инде, минем итәктән төштеләр, дәү булгачыннан әби тирәсендә бик чуалмыйлар икән шул ул, үз дөньялары үзләре белән була икән аларның, — дип. әллә ни арада күңел тойгыларын, сагышларын бушатып ташлады Мәйсәрә түти, ул арада Атнабайның да кем икәнен, кайда эшләгәннәрен сорашып алырга өлгерде.
Атнабай үзен Арсланның шоферы дип кыска гына аңлатты. Ул бөтен күңеле белән Мөнәвәрәгә төбәлгән, Мөнәвәрәдән күзләрен ала алмый иде. Аның сизелмәс дәрәжәдә йомшак-нәфис атлап йөрүләре, Арсланга күтәрелеп карарга да базмыйча, табынга ризык куеп-куеп китүләре, күбрәк Атнабайга дәшеп, аны кыстаулары, маңгай турысыннан кысып, артка чөеп бәйләгән челтәр читле ап-ак яулыгы, ялкын сулап торган йөзе, дәшкән чакта уңайсызлана биреп елмаюы һәм вакыт-вакыт бит уртасының уймакланып чокыраюы, барыннан да бигрәк, тойгы белән тулып, көйрәп торган озын кара керфекле зур күзләре— болар барысы Атнабайны акылыннан яздыралар иде.
Шоферының өзлексез гашыйк булып тора алу гадәтен белгәнгә, әни карчык алдында аны хәзерге ахмак хәленнән коткарырга теләп, Арслан жнтди генә дәште:
— Аша син, Атнабай, аша. Юллар начар, тайгак, я берәр чокырга аударып куярсың...
— Аусак, бергә авабыз инде, Арслан абый! — дип, көтмәгәндә көлеп җибәрде Атнабай.
— Аллам сакласын, андый көфер сүзне уйнап та әйтмә, улым,— диде Мәйсәрә түти һәм авыз эченнән генә догасын укып алды.
Арсланның бу йортта, Мөнәвәрә янында, озаклап утырасы, анын белән сөйләшәсе, һич югы, янында булуын тоеп торасы килә иде, ләкин, ♦ бердән, әбисе, икенчедән, шоферы Атнабайдан уңайсызланып, ул кузгала башлады. Мәйсәрә түти тагын хафага калды.
— Әбәү, нишләвең бу, кияү? Күргән күк тә булмадык бит әле. Нишләп соң кунып китмисегез, машина үз кулыңда бит. Менә хәзер җылкы * итеннән аш салам, мичкә бәлеш куям...
— Юк, әби, рәхмәт, икенче килербез.
— Алайсам, иркенләп килегез, яме. Парлап килегез, балаларны а алып. Машина бит үз кулыңда, түрә-карага ялынып йөрисе түгел. — 2 Шундук Атнабайга таба борылды: — Син, улым, Атнабай дидеңме әле * атыңны, башкорт ягыннан дидеңме әле, ай алла, бик рәхмәт, бик * әйбәт. Син, улым, төя дә алып чык машинаңа Арслангали белән Сәгый- ' дәне, балаларын да калдырма, яме. И, Рәфигым белән Әлфиямне Z сагындым, бер күрергә тилмертеп үтерәсез бит инде. Мөнәвәрәгә ничә>^- £ ничә мәртәбәләр әйттем, барыйк әле Кәлимәткә, дидем. Бушамый шул, < бер дә генә бушый алмый. Кышын мәктәптә балалар укытып көне уза, “ җәйләрен менә өй салып мәшәкатьләндек..
Мәйсәрә түти киявен капка төбенә кадәр озатып куйды Үз итеп, якын итеп, үзәкләре өзелеп, кунакка чакырды, әмма ул Арсланның бу йортка килүе нинди күңел тетрәнүләре белән бәйләнгәнен белми иде шул, белсә, менә хәзер, урамга чыкмыйча, өйдә генә саубуллашып калырга теләгән кызы Мөнәвәрәне, бу ниткән яңа гадәт тагын, ку накны шулай озаталармыни, дип тә тормас иде.
Арслан Мөнәвәрә белән баш иеп кенә саубуллашты, әбисе янында озаграк юанды. Мәйсәрә түтинең киявен озатканда күзләре дымланды, каршы алгандагы кебек, бәләкәй ябык кулын каш өстенә куеп, капка төбендә моңаеп басып калды.
Бик озак тын кайттылар. Авыл ераклашып, машина асфальт юлга килеп чыккач, Атнабай авыр итеп бер көрсенде.
— Ниндәй гүзәллек әрәм ята. Юкка син аның сеңелесенә өйләнгәнсең, Арслан абый, — диде.
— Гөнаһлы уйларга өстерәмә син мине. Атнабай. Бар кеше дә синең кебек, адым саен гашыйк булып тормый бит.
— Аңар гашыйк булмаган кеше таш йөрәк
Арсланга болай да авыр иде. Мөнәвәрәнең ул ничек тетрәп китүен, ничек каушавын һәм, яшь кызлар төсле, алсуга кабынуын күз алдыннан үткәреп кайта иде. Шоферы аның ачылган ярасына тоз сипкәч, түзмәде:
— Ә нигә өйләнмисең син, Атнабай? Картаясың бит инде,— дип. сагышлы уйларыннан котылырга теләп, сүзне икенчегә борып җибәрде.
— Әй, өйләнгән идем лә мин...— диде Агнабай, уфтанып.
— Сон?
— Уңмадым хатыннан, ташлап китте. Үзем ише простой эшче-мазар түгел, укымышлы кызга өйләнеп хур булдым,— диде Атнабай, машина рулен катырак кысып.
— Дөресен генә әйткәндә, Уфада танышып кайткан идем. Артист булып йөргән заманнарда. Салаватка килеп, бораулау конторасына шофер булып ялландым, арттан хат җибәрә бу: фәлән дә фәсмәтән, тагу яшәрбез, теге дә бу. Кайтсам, Салаватка — дөнья тулы үзем ише акны ак, караны кара дип танучылар. Ә бу укымышлы, юристлар инстн- ту тын бетергән кыз. Әллә нәмә эшләп күңелгә ятмай бу минем Эре бәрәңге ашаган кебек эреләнә башласа, дип уйлаем, Мәсьәләне берь
юлы төреп куярга да монын белән араны өзәргә исәп. Юк, агаем, бу миннән остарак булып чыкты. Каян белгән диген, минем инәй карчыкка хат язып җибәргән, и күчтәнәчләр. Корткаларның күңел кылы нечкә бит ул, каныкты бит инәй: кызы да бик инсафлы күренә, үзе яшь, үзе
— Җаныңа тисәләр, булдырасың икән аны.
— Соң шуннан?
— Нәрсә шуннан — аерылдык. Тагын ярты ел уздымы икән, моны ялган хөкемдә тоттылар. Взятка алган. Өстәвенә, кайсыдыр бер трестның кара мыеклы, яшь кенә инженер белән урманга да барып кайтканнар Гөнаһ шомлыгы — мотоцикл бишегендә моның судья печәте төшеп калмасынмы! Ул хакта шәһәр газетасында фельетон чыкты. Минем галим-голәмәмне дөбердәтеп судьялыктан алдылар, япмадылар. Катын-кыз булуы мишәйт итте. Ни дисәң дә, кызганыч бит, аннары теге кара мыек та яптырмас өчен акчаны күп түккән, диделәр. Мин һаман әүвәлгечә: машинада мәш киләм, буровойга боргычлап торба ташыйм, алдынгылар арасында алма булып йөрим Шулай да бер мәртәбә очраштык без аерылган бичәкәем белән. Буровойга бара идем, күземә күренәме әллә дип торам, юл чатында минем сөеклем басып тора — йөрәк түзмәде, туктадым. Кабина ишегенә ятып елай, нишләттек син мине, ди. «Елама да, сыктама да, Чибәркәем, алгы көнең тарында аек акыл белән уйлап кара инде, — дидем. — Безнең юллар аерым, минем барыр юлым ерак, сау бул, бигайбә!» Киттем. Ул шунда басып калды. Бераз баргач, борылып карадым, һаман шунда басып тора кайсы юлдан китәргә белмәй икеләнә бугай...
Арслан рулен чытырдатып кыскан Атнабайга кырын күз салды. Егетнең йөзе уйчан, күзләре моңсу иде. Мәзәгрәк итеп сөйләсә дә, хатыны белән килеп чыккан драмасы чын иде, ахрысы. «Аңламассың хатын- кыз күңелен. Берсе алма кебек яшьлеген исерек ир белән үткәрә, тукмала, җәнҗалларга түзә. Икенчесенә Атнабай кебек акыллы егет’та
чибәр, үзе интеллигентный, ди. Гомер буе театрда уйнап, ннтеллигент- ныйның кем икәнен белеп бетергән кеше инде минем инәй. Ә атай минем — гомер буена мазутка буялып йөргән кеше, ягъни инәй кара- шынча интеллигент түгел. Әллә нәмәгә йомшаклык күрсәттем, инәй карчыкка яхшылык эшлисем килде, тоттым да өйләндем моңар: Салаватта квартир бирделәр. Туйлар ясадык — торабыз. Шәһәрдә сүзем үтми торган егет түгелмен: таныш-белештән тәмле сүзне кызганмыйча, нотариаль конторага эшкә урнаштырдым. Эшләр худта безнең, югый- сәң, пар күгәрченнәр кебек, гөрләшеп кенә торабыз. Үзем дә төшеп калганнардан түгел, буровойга боргычлап торба ташыйм, алдынгылар арасында алма булып йөримен. Укымышлы галим-голәмәнең дә эш бик тыныч, хезмәт иясе сыйныфына төрле белешмәләр биреп, җылы тыныч бүлмәдә рәхәтләнеп кенә утырасы. Юк, адәм баласы рәхәткә чыдай алмый, михнәткә генә чыдай бит ул. Әйле-шәйле бер ел тордык микән, өге-җөге айлар узып та китте. Судьялыкка керәм ди минем сөекле сөягем. Юк, мин әйтәм, кермәйсең. Керәм, ди, керәм булгач, керәм, ди. Ярар, дидем, керсен, ләкин, агаем, дөресен әйтим, теләмәй генә бит күңел: адәм баласына тиешле-тиешсез закон чыгарып, нахакка яптырып утыра башласа — вөҗдан дигәнең выжылдый инде, көйле машина кебек. Ярар, керде бу, ярым-йорты ярты ел эшләдеме икән, минем укымышлы бичәкәем мебель алмаштыра, минем белән театрларга барырга хурлана. Юк, хурлануын үземә әйтмәй, мин бит сукыр түгел, күреп йөримен. Бер көнне үзәген үзәккә аерып әйттем: хватит! Укымышлы бичәкәем статьялар белән генә авызны томалай, бер дә харап. Ә минем статья бик кыска, рульне бик капыл бора торган. Өстәл артыннан тордым да өстәлне судьясы-ние белән аудардым да җибәрдем.
— Ну-уу?—диде Арслан, гаҗәпләнеп. — Син шул эшне булдырдыңмы?
ошамый... Һич аңламассың... — дип монаеп уйлады Арслан. — Менә бит нинди зур яра калдырган. Төзәлсә бик хуп, төзәлми торган яралар да була бит...»
9
Арслан белән очрашканның иртәгесен Мөнәвәрә, ниндидер сөенече ♦ бар сыман, җиңеләеп уянды. Тәрәзә пәрдәләрен ачып җибәргәч, аһ итте — урамда ялт иткән аяз иртә! Өй түрендәге яшь бакча бәллүрдән ? коеп куйган төсле. Юка боз элпәсенә төренгән сәрби куаклары, яшь £ каеннар һәм миләш чыбыклары, кояшның иртәнге нурларыннан аллы- £ гөлле төсләргә кереп, күз явын алып балкыйлар, күңелнең әллә кайчангы истәлекләрен кузгаталар иде. *
Мөнәвәрә түзмәде, җилкәсенә шәлен салып, бакчага чыкты. Көн ® шундый аяз, сулавы шундый җиңел, дөнья шундый да тын, әйтерсең, ° кичә буран булмаган, ябалак кар да яумаган! Миләш чыбыгыннан > сары түшле бер кошчык пырылдап очты. Селкенеп калган чыбык, зын- * лап, күршесенә килеп орынды Күршесе күршесенә хәбәр итте, һәм менә өй яны бакчасында гаҗәеп нәфис кыңгырау бик озак зыңлап $ торды. Дөресрәге, ул аваз күптән сүнде инде, аның кайтавазы, яңгырап £ һәм тирәнәеп, Мөнәвәрә күңелендә кабатлана. <
Яз җиткән ләбаса! Дөнья артыннан куып, сизми дә калган ул — яз җиткән! һавада чәер исе, өянке бөреләре исе, җылынган тупыл кабыгы һәм дымсу кар исе. Гомер-гомергә, адәм балалары белә башлаганнан бирле, мәңгелек яшәештән килгән инстинкт, табигатьнең каядыр өндәү, каядыр чакыру-ашкындыру инстинкты Мөнәвәрәнең дә күңелен кузгатып, күптәнге сагышларын яңартып җибәрде
. Саташулы авыр көннәрдән соң, Кәримнең каберен Кәлимәттә кал* дырып, өенең тәрәзәләренә аркылы такта кадаклап чыгып киткәннән соң, җиде ел вакыт узды Аккан сулар, искән җилләр белән санасаң гына да күпме гомер! Аның инде олы улы — Әнвәре җиденче класста укый, төпчек кызы — Миләүшәсе быел бишне бетерә. Әйе, Кәлнмәттән алга-артка карамыйча, дөньясын каргап һәм йөрәккә мәңгелек үкенүләр төяп, качып диярлек чыгып киткән көннәрдән соң җиде ел вакыт узган.
Җиде ел! Җиде кыш, җиде җәй, җиде көз һәм җиде яз бит ул! Бик күп, бик куп гомер, һәрхәлдә, баштан үткәннәрне, үтәчәкләрне уйлар бизмәненә салып карарга җитәрлек вакыт Дөньяга ник туганың, ник яшәвең турында уйлап карарлык вакыт. Ә андый уйлар бәхетле тигез тормыштан түгел, сагышлы, җәрәхәтле йөрәктән туалар.
Җиде ел Мөнәвәрәнең холкындагы күп нәрсәне үзгәртте Юашлыгын алып ташлады Ихтыярсызлыгын. Кәримсез үткән җиде ел Мөнәвәрәне яңабаштан сүтеп җыйды Авылда ул йорт җиткезде. Утын хәстәре артыннан чапты. Балаларын киендерү, укыту, аларның зәвыкларын билгеле бер якка юнәлдерү — барысы аның өстендә иде. Үзе укыта торган фән — ана теле белән дә эш шома гына бармады. Машина заманы, техника заманы, зур ачышлар һәм тетрәүләр заманы аның укучыларын, укучыларының әтз-аналарын төрлечә уйлап карарга мәҗбур итә. Алар, без татарча укып ерак китә алырбыз микән соң? Институтларга керә алырбызмы? дип борчылалар иде. Моның өчен нң әүвәл туган телеңнең мәгънәсен, зурлыгын, газизлеген син үзең аңларга тиеш, аннары гына син аны бүтәннәргә аңлата аласың. Татарстанны нефть иле, химия иле, иген иле, диләр. Әмма иген белән, нефть елгалары белән, дөнья күләменә чыккан машиналарың белән генә бөтен бер халыкны аңлатып буламы? Англияне Шекспир ватаны дип беләләр, Польша дип әйтү белән күз алдына Шопен килеп баса. Австрия кебек уч төбе чаклы гына илне дөньяга танытучы — Моцарт. Димәк, халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат — аның күңел байлыгы, теле.
сәнгате. Балаларга мисал итеп Мөнәвәрә Тукайны. Муса Жәлиляе китереп куйды. Татарстан — дөнья өчен ип әүвәл Тукай ватаны, Җәлил ватаны, Сәйдәш һәм Яруллин ватаны. Тукай да, Җәлил дә дөнья җәүһәрләренә килеп кушылган хәзинәләрен татар телендә иҗат иткәннәр. Сәйдәш белән Яруллин татар халкының күңел байлыгын туплап, алмаз кебек эшкәртеп, зур дөньяга чыгарып җибәргәннәр. Шуларны аңлау Мөнәвәрәнең эшләгән эшен мәгънәлерәк итте. Бу да аның Кәримнән башка яшәгән елларда үз башы, үз акылы белән ирешкән зур бер уңышы иде.
Гомумән, дөнья алып бару бөтенләе белән үз башына калгач, тормыш аны җебеп тормаска, үз хакын даулый белергә, гаделлек һәм гаделсезлекләр турында уйлап карарга өйрәтте.
Яшь һәм чибәр тол хатыннын кичке ут яктысына очып килгән көяз күбәләкләр дә булмады түгел. Мәктәпнең биология укытучысы, тасма телле Таһирҗан бер төнне аңа дөньяның яратылышын аңлатырга килгән иде. Күңел рәнҗеткеч шул вакыйгадан соң, Мөнәвәрә төне буе елап, гарьләнеп чыкты. Иртәгесен үтереп башы авыртты, дөньяда торасы килмәде. Мәктәпкә дәрес бирергә дә бара алмады. Үзенә карата кем дә булса тупас мөгамәлә кылыр дип ул башына да китерми иде.
Тора-бара тормыш аны Таһирҗан кебек әрсез ирләр һөҗүменнән саклана белергә дә өйрәтте: ир-ат белән япа-ялгызы күзгә-күз карап сөйләшергә туры килгәндә, ул андый адәмнәрнең кинаяләрен аңламаганга салыша, тиле кебек, аптырап тик тора; теләген аңлата алмаудан гаҗиз булган, тирләп-пешеп чыккан әрсез адәм, бу сантый хатынга ник бәйләнүенә үкенеп, үзен-үзе тиргәп кайтып китә торган иде. Шулай да мәктәптә аны аңлаган, аның кадерен белгән берәү бар, ул кеше — Сөнгать Хафизов — аның белән беркайчан да дорфа сөйләшми, киная- мазарга урын калдырмый, түбәнчелек белән, ихтирам белән, олылап сөйләшә, аның керсез сафлыгы алдында баш ия иде. Әллә икесе дә бер үк фәнне — ана телен укытканга, әллә холыклары белән тумыштан ук басынкы табигатьле булганга — алар бер-берен ярты сүздән аңлый алалар, педсовет утырышларында Мөнәвәрәне урынсызга рәнҗетсәләр, Сөнгать аны яклап чыга иде. Ятим үскәнгәме — моң-зарны күңеленә күп җыйган егет иде Сөнгать. Күзләре аның бик мәгънәле, рәнҗешне дә, сөенечне дә әллә каян әйтеп торалар; андый төпсез кара күзләр, үзәгеңә үтәрдәй итеп карый ала торган һәм дөньяның барлык сөенечен берьюлы җыеп елмая белә торган сабыр күзләр бер генә кешедә — Арслан Гобәйдуллинда гына бар иде. Әнә шул уртак охшашлыкны табу Мөнәвәрәнең күңел юанычына әйләнде, йөрәк ярасын киметергә, сагышларын баса төшәргә ярап куйды.
Сөнгать мәктәпкә башка укытучылардан алданрак килә, үзе җитәкли торган алтынчы «а» классының бүлмәсен карап чыга, аларнын журналларын алып, кичәге көнге өлгерешләрен тикшерә, үз фәне өчен көне буена җитәрлек күргәзмә әсбаплар әзерләп йөри һәм... Мөнәвәрәне көтә. Мөнәвәрә моны сизенә, Сөнгать белән япа-ялгызы очрашмас өчен, дәресләр башланыр алдыннан гына килергә тырыша, саф тойгыларын кеше теленә кертеп ямьсезлисе килми иде.
Сөнгатьнең булдыклылыгы көннән-көн ачыла барды. Яна ел стенгазетасын ул бик күп шаржлар, карикатуралар, эпиграммалар белән бизәп чыгарды, яңа ел кичәсенә дөньяда булмаган мәзәк маскалар ясап алып килде. Шуларның барысы өстенә ул җыр җырларга да оста икән. Тик ул беркайчан да кычкырып җырламый, башын кыңгыр салып, акрын гына, уйланып кына җырлый, юк, ул хәтта җырламый да, гүя аның күңел тойгылары чак сизелерлек ачылган иреннәре арасыннан моң булып агылып кына торалар иде.
Сөнгать Мөнәвәрә эшли торган мәктәпкә, Күлле Чатыр авылына, узган ел килде. Аның моңлы җырын Мөнәвәрә яңа ел кичәсендә ишетте.
һәм шул квннән башлап аның йөрәгендә Арслан белән янәшә Свисать образы да яши башлады.
Әйе. кичәге көнгә чаклы шулай иде. Әмма кичә, һич көтмәгәндә, ж иде ел күрешми торганнан соң, яшьлек мәхәббәте белән кабат очрашу Мөнәвәрәнең моңлы күңелен айкап алды.
Бүген ул мәктәпкә янарып һәм сафланып, кичәге бик аз вакытлы, ф ифрат та кадерле очрашуын уйлап килде. Укытучылар бүл г--е янында _ Сөнгатьне очраткач, уңайсызланып исәнләште. Дәрес биргән чакта, < берничә мәртәбә Арсланны исенә төшерде, Сөнгатькә карата гаделсез- < лек эшләгән сыман тоеп, үз-үзен битәрләде.
Мәктәптән алар бергә кайттылар. Сөнгать, искерә төшкән дәү кара * портфелен картларча култык астына кыстырып, баскыч твбендә аны ф көтеп тора иде.
— Мөнәвәрә, белмисезме, сезнең яктагы китапханә эш ти микән э
бүген? —диде Сөнгать. Ул, гадәттәгечә, каушаган, тавышы да, моңсу я кара күзләре дә бимазалырак иде. *
— Белмим шул, бәлки, эшли торгандыр, — диде Мөнәвәрә, ачык <
кына жавап бирмичә. 9
— Бергә барсам, каршы килмәссезме? з
Күңеленнән Сөнгатьнең бармавын бик теләсә дә, кырт кисеп сөй- - ләшә торган гадәте булмаганга. Мөнәвәрә каршы килмәде Алар сөйләш- ■_ ми генә янәшә атладылар. Мәктәптән чыккан бала-чага урамга сибелгән иде. Каршы очраганнары, укытучыларына юл биреп, читкә тайпылдылар, аларны куып житкән Таһирҗан, бөтен урамга яңгыратып:
— Кайтабызмы? — дип дәшеп узды.
Көн күзләрне камаштырырдай кояшлы иде. Иртәнге бәллүр бозлар инде эреп юкка чыкканнар, иңкүлектән, Зәй тугайлары ягыннан дымсу жил исә башлаган; йорт буйларында, сыртларын кояшка куеп, сыерлар кызынып тора; карт-коры капка төпләрен көри, бала-чага гөрләвекләргә ермаклар ерып мәш килә —яз кояшы тереклек иясен үз яктысына чакырып чыгарган иде.
Китапханә яныннан узып киттеләр. Сөнгать анда керергә кирәклеген онытты, Мөнәвәрә аның исенә төшерергә уңайсызланды. Мөнәвәрәләр капкасы турысына жнткәч, тиз генә кире борылмакчы иде, капка төбендә кулын каш өстенә куеп аларны көтеп торган Мәйсәрә түтине күргәч, ихтыярсыз туктап калды
— Исәнмесез, Мәйсәрә гүти, таза-сау гына яшисезме? — дигән бу т- ды Сөнгать, сүзсез калмас өчен.
— Алланың биргәненә шөкер, узендә ни хәлләр бар, улым’ —диде Мәйсәрә түти, аның шулай дәшүенә күңеле булып
Исәнләшү белән үк борылып китеп булмый бит инде Юкса, Мәйсәрә түтинең: «Көпә-көндез бу тәти кош нишләп йөри әле минем кызым тирәсендә?» — дип уйлавы бар Шул уй башына килү белән, Сөнгать каушады, китапханәне онытып китүенә үкенеп, әдәп өчен генә булса да. бераз сөйләшеп торырга булды. Ул арада Мөнәвәрә йортка ук кереп киткән, улы беләнме, кем беләндер сөйләшкән тавышы инде капканын теге ягыннан ишетелә иде.
Мәйсәрә түти Сөнгать белән саубуллашырга ашыкмады. Җиләктәй яшь гомерен үзе дә япа-ялгыз үткәргәнлектән, Мөнәвәрәнең дә япь-яшь көенә сагыш эчендә саргаюын теләми иде ул. йокысыз яткан төннәрендә: «йа раббем, минем балам кемнән ким, бир шуңа акыллы бер кияү», — дип, иң изге теләкләрен теләп ята иде Ә монда асыл кош үзе килеп эләкте. Мәйсәрә түти, Сөнгатьнең сөйләшү рәвешләрен үк яратып.
— Кая ашыгасың, балам, әйдә, өйгә кер, өебез бик иркен, тормышыбызны күреп китәрсең, яңа өй салгач кергәнең юк бит әле, — диде.
— II, Мәйсәрә түти, өн котлап алып килгән күчтәнәчем юк шул минем,— диде Сөнгать, тагын да ныграк уңайсызланып.
Мөнәвәрә ул кадәресен үк көтмәгән иде, ул мәктәпкә киеп йөри торган платье-костюмын алыштырырга керешкән иде инде, капкадан әнисе белән сөйләшә-сөйләшә кереп килгән Сөнгатьне күргәч, каушап тиз генә гөлбәчкә йөгерде.
— Мөмкинме? — дип, башта Сөнгатьнең калынрак тавышы ишетелде, аңа: «Мөмкин булмыенча соң», — дип гөлдерәп кенә Мәйсәрә түти җавап бирде, аннары икәүләп, тупырдашып, өйгә үк килеп керделәр. Кергән кунакны куып чыгарып булмый: Мөнәвәрә самавыр кайнатырга, өстәл әзерләргә булды, ләкин Мәйсәрә түти аны самавырга якын да китермәде, әнә кунагың белән сөйләш, үзем карармын, үзем әзерләрмен дип, гөлбәч белән өстәл арасында ду килеп йөри башлады. Бер чыгуында Мөнәвәрә аның башында бүрек урынына өр-яңа шәльяулык та күреп алгач, нишли бу әни, әллә, ходаем, мине кияүгә бирергә җыенамы дип, уңайсызланып уйлады.
Чәйнең берәр чынаягын өчәү бергә эчтеләр. Аннары Мәйсәрә түти, юк йомышын бар итеп, ерак чишмәгә суга китеп барды. Әнвәр лапас астында, дөньясын онытып, кар көри, Миләүшәнең отряд сборы икән, ул атылып-бәрелеп кайтып керде дә, сумкасын бер почмакка ыргытып, бер сынык ипи белән колбаса кисәге генә алып, тагын чыгып йөгерде.
Мөнәвәрә белән Сөнгать табын янында икәүдән-икәү генә торып калдылар. Уңайсыз тынлык урнашты. Сөнгать сүзгә оста егет түгел иде, ул яна өйнең сап-сары матчасына, тәрәзә төбендәге яран гөлләргә, почмактагы фикуска һәм ярты өйне алып торган зур мичкә күз төшереп алгач, алай гына да өйдәге уңайсыз тынлык бетмәгәч, тиледән туры хәбәр дигәндәй, эчендәгесен әйтте дә салды:
— Менә без икәү генә калдык тагын...
— Әйе шул... — диде Мөнәвәрә һәм кып-кызыл булып кызарынды. Күңеленнән ул Сөнгатьнең тизрәк китүен, аны бу авыр газаптан коткаруын тели, әмма тегесе, үч иткәндәй, китәргә ашыкмый иде. Дөресен генә әйткәндә, аның Мөнәвәрәгә әйтер с\'зе бар, әгәр ул аны менә хәзер Мөнәвәрә белән икәүдән-икәү генә, аулакта чакта әйтмәсә, гомер дә, үлгәндә дә әйтә алачак түгел Мөнәвәрә моны сизенә һәм нәкъ менә шул сүзне ишетүдән, уттан курыккандай, курка иде. Акылы белән ул Сөнгатьнең әйбәт егет икәнен дә белә, аның ихласлыгын ихтирам да итә, әмма аңар Арслан белән бер генә очрашу, ярты сәгать кенә бергә утыру, хәтта бергә утыру түгел, күреп кенә калу да бетмәс-төкәнмәс бәхет китерә иде. Ни гомерләр үзен тыеп, хисләрен яшереп яшәде бит ул, сеңелесен күрер өчен генә булса да Арсланнарга бармады. Хисләренең сүнә баруы белән килешеп беткән иде инде ул. Истәлеккә әйләнеп барган хисне Арслан тагын чынга әйләндерде! Нигә шулай соң бу?
— Нинди күчтәнәч ди ул. Кунак үзе — күчтәнәч. Хәзерге заманда бер генә нәрсәгә дә мохтаҗлык юк, ашыйм дисәң — ашы, киим дисән — киеме... Юк, юк, булмаганны, синнән кем күчтәнәч өмет иткән. Еллар гына имин торсын, диген. Атың ничек әле? Ә, Сөнгатьмени, ә, ийе бит әле. Мөнәвәрә әйткәние шул. Сөнгатулла буласың инде, безненчәләп әйткәндә. Мөнәвәрә кызым белән бергә эшлисең бит әле, әйеме? Бик әйбәт, бирсен ходай. Әти-әниең бармы? Мондагымы? — дип. Мәйсәрә түти Сөнгатьнең тормышын, нәсел-нәсәбәсен дә сорашып алды. Ул арада үз балаларына да керешеп китте. — Бик уңдым кызларымнан, бик уңдым, — диде. — Каладагы Сәгыйдәм дә бик булыша, киявем Арслав да бик үз итә. Әле менә кичә нарушим машина яллап килгән кияү. Мөнәвәрәм әни дип өзгәләнеп тора, өрмәгән җиргә дә утыртмый инде менә, бик кече күңелле Мөнәвәрәм... — Мәйсәрә түти, оста яучы кебек, читләтеп-читләтеп кенә, кызын «булачак кияүгә» мактапмы-мактый. Аның да тавышы Мөнәвәрәнеке төсле йомшак, күңелне оетып, үз ягына аудара торган көйле тавыш. Кермәс җиреннән керергә туры килде Сөнгатькә.
Нигә Арслан белән бер генә күрешү дә анын бар дөньясын айкап сала’ Сөнгать кичә Арслан утырган урында утыра иде Мөнәвәрә күңеленнән аларнын икесен янәшә куеп карады. Кинәт ул бер хакыйкатькә төшенеп алды: Арслан көчле рухлы кеше, ул сине канат астына сыендыра, ул сине теләсә нинди бәладән коткара ала; хатын-кызга, бигрәк тә ф Мөнәвәрә кебек үтә нечкә күнелле. моңлы һәм ярдәмчесез кешегә бу х бик мөһим иде. Сөнгать үзе өчен дә сүзен әйтә алмый, үзен дә яклый 5 алыр дәрәҗәдә түгел. <
Уңайсыз тынлык күңелне баса башлагач, Мөнәвәрә озын кара кер- S фекләрен сирпел, Сөнгатькә күтәрелеп карады. Сөнгатьнең күңелен * яндырып алды бу караш, аның башында бер уй да, бер генә акыллы ♦ фикер дә калмады, теле аңкавына ябышты. Ул авыр итеп көрсенде дә, а тагын, тиледән туры хәбәр дигәндәй:
— Кемнәр бәхетенә шулай чибәр булдың син, Мөнәвәрә5 — диде. “
Бу сүздән Мөнәвәрәнең бөтенләй кәефе китте. «Күзгә карап мактар- х лык примитив кешемени соң мин? — дип уйлады. — Арслан да булды < кичә, андый сүз әйтмәде. Әйтәме соң! Табигать анар күңелмен бик сиз- ө герен биргән шул...» =
Сөнгатьне җавапсыз калдыру аның әйткәннәрен чынга алу бу- < лыр иде. -
— Сез мине уңайсыз хәлгә куясыз, Сөнгать. — диде Мөнәвәрә, елмаерга тырышып.—Дуслар алай сөйләшмиләр. Без бит дуслар, дөресме?
Әйтеп бетерүгә аның керфекләре тетрәнеп китте, Сөнгатькә хәтта алардан җил килеп бәрелгәндәй булды. Егет урынсыз сүз әйткәненә сои дәрәҗәдә үкенеп:
— Ярый, мин ни... нигә мин ни... — дип борын астыннан ботка пешереп алды да, гафу үтенеп, кайтып китте.
Мөнәвәрә ул киткәч, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, иркен сулап куйды. Сөнгатьнең портфелен култык астына кыстырып, картларча алга иелә төшеп, урамнан баруын тәрәзә аша озак кына карап торды, аннары сандыгын ачып, язгы пальтосын алырга, киемнәрен җилләтергә уйлады. Шулай да егетнең ихлас күңелдән әйткән сүзләрен киредән үзенә кайтарып бирү һәм аның нәүмизләнеп китеп баруы — күңел түрендә юшкын булып утырып калдылар Нишли ала соң ул, нишли ала? Бәлки Сөнгать аңар, мин сине яратам, дип әйтергә килгәндер, бергә булыйк дип сүз башлавыдыр . Ләкин бит аның күңеле генә түгел, Мөнәвәрә күңеле дә бар бит әле...
Идәндәге палас өстендә утырган килеш, аякларын күлмәк итәге астына яшереп, сандыгын актарырга кереште, анар язгы пальтосын алырга кирәк, пальто, үч иткәндәй, аста ук калган, хәзер бөтен сандыкның астын өскә китермичә аңа җитеп булырлык түгел иде. Актара торгач, ул мавыгып китте, киемнәрен кулына алып, аларның кайчан тегелгәнен, кайларда киеп йөргәнен күңеленнән барлый башлады. Күптәнге истәлекләре кузгалып, аны тәүге көче белән дулкынландырдылар, йон кофтасының бер кесәсеннән конвертланган хат килеп чыкты. Мөнәвәрә, нидер сизенеп, конвертны тиз генә ертты да укый башлады. Хаг Кәлимәтнең элекке комсомол секретаре Галимә Әсфәндияровага атап язылган, ләкин җибәрелми калган иде Укыган саен, Мөнәвәрәнең йөрәге көчлерәк җилкенә, истәлекләре берсен-берсе кысрыклап, яңара башладылар.
«...Галимә апа, мин хәзер Кәрим белән аерылышу чигендә торам. Миңа аның белән кавышуның тарихын язып тору кирәкми, мин сезнең сүзегезгә ышанып, яратмаган кешемә тормышка чыктым Тормыш! У. нинди зур мәгънәле сүз, ләкин ул вакытта мин аңар бик җиңел кара ганмын, хәер, кыз вакытта бар кеше дә шулай буладыр, торып карамагач. каян беләсең ди аны. Менә сез торып караган кеше идегез, сез димләгәч, мин риза булдым. Тормышыбызны гел якты итеп, бәхетле
4. ,К. УЛ N 8
49
итеп күз алдыма китердем. Киресенчә килеп чыкты. Кәрим белая жүнле-рәтле сүз сөйләшеп булмый, аның бит рухи дөньясы юк. Бар белгәне буровой да аракы. Биш-алты ел торып, безнең уртак тел таба алганыбыз да юк әле. Кайчагында күңелемә каһәрле уйлар да килә: ил өчен Кәримнең физик көче генә кирәк микәнни соң? Нигә аның рухи тормышы белән берәү дә кызыксынмый? Тагын шунысын әйтим: акча жәлләми, мин нәрсә алырга теләсәм дә каршы килми. Димәк, тормышның бөтен кызыгы акча дип карый. Дөресме бу? Миңа акча түгел, тормышны уртаклашып яшәүче кеше кирәк. Балаларыма чын әти булырдай кеше. Дөрес, аерылсам да мин андый кешене табармын дип уйламыйм, бер үк балаларга дөньяда ике ата булмыйдыр ул. Әгәр без аерылыша-нитә калсак, халык мине гаепләячәк, мин моны сизеп йөрим, кеше синең эчеңне ярып карый алмый бит ул. Ул тышкы күренештән чыгып кына эш йөртә. Ә тышкы күренеш начар түгел безнең.
Галимә апа, сезгә хат язуымның сәбәбе менә шул иде. Әйтмичә аерылсам, сез мине ачуланырсыз, гаепләрсез, дидем, безне кавыштыручы сез бит.
Соңгы үтенечем, зинһар, бу хакта газета материалына караган кебек карамагыз, эш кәгазьләрегез янына да теркәп куймагыз. Туганнарча киңәш сорап язган хат дип карагыз.
Сәлам белән — Мөнәвәрә. 16 сентябрь, 54 ел».
Мөнәвәрә хатны тәрәзә янында яктыга тотып укыды да, көрсенеп, конверты эченә кире тыкты. Конвертны кая куярга белмичә, кулында бераз әвәләгәч, кирәкле документлары саклана торган шкатулкага, Кәрим белән язылышкан таныклама кәгазе янына салып куйды.
Күптәнге көннәр, Кәлимәттә яшәгән хәсрәтле чаклар, эңгер томанына уралып, күз алдына килделәр. Кәрим инде күптән жир куенында. Язмыш Галимә Әсфәндиярованы хезмәт баскычыннан күтәрә-күтәрә, Казан каласына чаклы илтеп житкерде дә Кремльдә хөкүмәт йортына куйды. Аның исеме хатын-кыз бәйрәмнәрендә, Татарстанның тугай көнендә өлкә газетасы битләрендә зур титуллар белән басылды, һәм кинәт юкка чыкты. Баскыч түбәсе бик биек, анда тотынып тору өчен бик зур ихтыяр көче һәм рухи чыныккан булу кирәк, ахрысы, әзерлексез кешеләр анда озак тотынып тора алмыйлар, күрәсең...
Хат кузгаткан тойгыларын тәртипкә китермәкче булып, Мөнәвәрә комсомол секретаре Әсфәндиярованы, үзенең элекке димчесен искә төшерергә, аның күңелендә утырып калган сурәтен барларга теләде. Бик тонык, бик сүлпән иде ул сурәт, хат килеп чыкмаса. бәлки, инде бөтенләй дә онытылган булыр иде. Ә менә Кәрим аның каршысына зур булып, язмыш корбаны булып килеп басты.
Мөнәвәрә көннең калган ягын, арып хәлдән тайганчы, киемнәр жилләтеп, өй җыештырып, балаларының тамакларын туйдырып үткәрде. Гәүдәсен тота алмаслык дәрәҗәгә җитеп арыгач, урын өстенә ауды. Бүген үзен озата килгән Сөнгать турында уйлады. «Әгәр ул миңа тәкъдим ясаса, кияүгә чыгар идемме икән?» — дип уйлады. Уйлары нигәдер җавапсыз калдылар. Аның күз алдына бик тә якын, шул ук вакытта хыял ирешә алмаслык ерак Арслан сурәте килеп басты.’Ябалак кар яуган юл өстендә ничек очрашуларын, Арсланның ничек өздереп каравын, ләкин хисләрен сүз белән әйтмәвен, аның әнисе алдында ничек тыйнак һәм тыенкы булуын уйлап ятты. Күңелендәге сөенечне яз гына алып килмәгән, Арслан да алып килгән икән бит аның. Ул моны танымаска, үз-үзен алдарга юкка азаплана... Үзен бәхетле тоеп, елмаеп йоклап китте ул. Төшендә ул Арслан белән Сөнгатьне күрде. Рәхәт җылы яңгыр ява, тегеләр, кулга-кул тотынып, урамда йөриләр, өсләре манма су булган, имеш. Уянгач, мендәрен тотып карады, мендәре юеш, ул, димәк, төшендә елаган һәм хәзер дә әле елап ята иде...
(Дәвамы бар )